• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?

    Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә “пазик”ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым:

    — Берәр кая барасызмы әллә?

    Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кайда йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы…

    Кыз сискәнеп китте. Әмма минем якка борылып та карамады, юл читендә уңышка тулышып утыручы иген басуларына карап баруында булды.

    Әйттем бит, мин автобуста тыныч кына утыра алмыйм, дип…

    — Әллә телебезне йоттыкмы?

    Кыз бу юлы дертләп, калтыранып ук куйды, карашларын басу-кырлардан алып, тәрәзәне яртылаш каплап торган пәрдәгә терәде. Мин, тиле, үземне-үзем белештермичә:

    — Әллә күзләребез дә күрми инде? — дип әйтеп куйдым.

    Шуның белән сүз бетте. Әйттем бит: караңгы чырайлы бер кызый, тамчы да кызыгы юк…

    Бераз баргач, күршем үзе сүз башлады:

    — Быел җәй матур, әйеме?

    Бу юлы мин сискәнеп киттем. Моңа кадәр тел төбендә кытыкланып торган көлкенең әсәре дә калмады.

    Күңелгә ниндидер серле, хәтта бераз шомлырак тойгы килеп керде: “Гади кыз түгел бу, ай-һай гади түгел…”

    — Матур… Хәтта гүзәл… Кинодагы кебек.

    — Кинода болай ук матур булмый. Мондагы матурлык чын, ихлас, изге… Аннары… хуш исле…

    — Шулай шул, бөтен тәмле ис тә, бөтен матур хис тә бар безнең табигатьтә. Безнең яклар матур, матур бит?

    — Әйе…

    Кыз моңсуланып калгандай булды. Мин дә җитдиләнә барам. Юлдашымның һаман әле бу якка борылып карамавы җанны үрти… Кем ул, нинди кыз? Кая бара? Яисә каян кайта? Кемнәре бар аның? Нәсел-нәсәбе кем? Яраткан кешесе, сөйгән яры бармы?

    Күршем элеккеге төсен югалткан тәрәзә пәрдәсен соңӘгы көрчегенә кадәр тартып куйган; үзе тәрәзәдән артка таба йөгерүче урманның күзләрне камаштырырлык яшеллегенә шаккатып, исе китеп бара…

    — Агачлар саргаерга уйламыйлар да… Әйбәт бу…

    — Нигә алай дисең? — Минем кызны сөйләндерәсем, аның белән бәйле серләрне ачасым килә иде.

    — Нигәме? Көз соң киләчәк. Әнә бит кояш ничек балкый…

    Барысы да ул әйткәнчә — дөрес…

    Ләкин нигә өнәми, нигә санга сукмый соң әле ул мине? Нигә миңа таба борылып карамый? Мин кергәндә ничек булса, һаман шулай, гүя күңелен табигатькә бәйләп куйган да дөнья гаменнән бөтенләйгә ваз кичкән…

    Бу авыр халәттән тизрәк котыласым килде.

    — Соңгы кояш бу, аннары көз киләчәк… Соңгы булганга шулай кыздыра…

    — Соңгы? Соңгымыни?

    Кызның кабатлап соравына җавап биреп тормадым, тагын телемә салындым:

    — Кояшның йөзен күргән кеше — бәхетле кеше, диләр. Ә син бәхетлеме?

    — Минме?

    Карале, бу кызый сорауга сорау белән сөйләшә башлады түгелме? Ә тавышы шундый матур. Хәтта көйле, моңлы… Йөзе дә яктырып, алсуланып киткәндәй булды. Чибәр генә үзе. Ә менә күзләре нинди төстә икән? Шушы кырлар, урманнар кебек яшелме, зәңгәрме? Шушы сөрелгән басу кебек чем-карамы? Әллә шушы күк йөзе кебек… күкме? Нинди төстә генә булса да, матурдыр, нурлыдыр, мәхәббәтледер алар… Чын! Ихлас! Маңгай күзӘләрем күрмәсә дә, күңел күзем аермачык күрә, тоя аның карашларын. Ә күңел күзе мине бервакытта да алдаганы юк әле.

    Шул вакыт минем иләсләнеп, нечкәреп киткән күңелемдә таныш түгел, дөресрәге, кайчандыр бик үз булып, инде онытылып беткән бер хис калкынып куйды. “Әллә бу кыз миңа ошый башладымы? Әллә?.. Әллә мин аңа гашыйк булып бараммы? Сөюгә сусаган җан-бәгырь шундук тоя бит ул үзенең язмыш борылмаларын?! Бу юлы да күңел үз теләгәнен очратса?..”

    Сөйкемле юлдашым белән сөйләшәсем килеп кенә тора. Күзләрен күрсәтмәсә күрсәтмәсен, йөзләрен ачмаса ачмасын, тик дәшсен генә, сөйләшсен генә… Күңел күзләре белән аңлашырбыз — шул да җитә миңа…

    — Сезнең исем шундый матур!..

    — Матур? Каян беләсез?

    — Беләм. Матур кешенең исеме дә матур була…

    — Матур. Үземә дә ошый.

    — Әйттем бит. Аннары… Кешенең исеменә аның бөтен язмышы язылган ди бит…

    — Беләм. Зөһрә мин… Төн алиһәсе дигән сүз. Әбием шулай ди…

    — Төн алиһәсе… Матур! Әмма сагышлы.

    — Ә сез кем?

    — Мин — Ильяс.

    — Ильяс? Изге исем.

    — Изге. Исемнән генә торса, миңа повезло.

    Бераз сөйләшми бардык. Сөйләшкәннәрне тагын бер мәртәбә йөрәк аша үткәреп, күңелгә аласы, хәтергә сеңдереп куясы бар иде.

    Бу юлы Зөһрә сүз башлады. Йөзен тәрәзәдән алмыйча гына көйләп куйды:

    — Бу вакытта таулар биегәя…

    Безнең юл, чынлап та, биек-биек үрләрне әйләнеп уза иде. Зөһрә шуларга карап әйтә инде…

    — Нигә алай дисең?

    — Чөнки бу вакытта кояш тәбәнәкләнә…

    Дөрес бит бу! Бу чорда кояш түбәнгәрәк төшә, шуңа да кырлар, урманнар саргая, игеннәр өлгерә, кешеләр матурая, яхшыра…

    Юк, гади генә кыз түгел бу, билләһи, зиһенле кыз, серле кыз.

    Күңелдәге хисләр, уйлар ташкыны мине бөтереп киләӘчәккә таба алып китте…

    Их, югалтышмаска иде безгә! Ничек рәхәт миңа аның белән! Җайлы! Җиңел! Мин аны җаным-тәнем белән тоям, күңел күзем белән күрәм, язмышым белән… сагынам. Әйе-әйе, мин инде аны сагындым да. Аерылышасымны белеп, бу аерылуның ничек авыр буласын тоеп, алдан ук сагындым…

    Ул арада автобус, тузан болыты куптарып, таныш авылга килеп керде. Чыжылдап, тукталыш икәнен искәртеп торучы япа-ялгыз багана каршына килеп туктады. Багана янында ике шәүлә чагылып китте: икесе дә бердәй ябык гәүдәле карт белән карчык каршы алды безне.

    Нишләп йөриләр алар монда? Үзләре утырмыйлар да. Ачык ишектән үрелеп, минем якка карап алдылар. Нишләп минем якка булсын? Безнең якка…

    — Зөһрә, балам… — Карчыкның мамыктан да җиңел, җилдән дә йомшак тавышы бөтен автобус эчен сихри бер халәткә салды. Бу сихри моң артыннан ук күңелләргә ниндидер билгесез шом үрмәләп керә башлады…

    Шофер да түзем икән. Һаман тора, ишеген киереп ачкан да тора… Минем аңа хәтта ачуым килә башлады. Нигә бу кадәр торырга инде? Ишегеңне тиз генә яп та кит тә бар. Чыкмый бит Зөһрә, чыкмый!.. Кузгалмый да, керфек тә какмый…

    Гомергә, язмышка тиң тагын бер мизгел узып китте. Тәрәзәдән тышка карап утырган Зөһрә салмак кына тора башлады. Аның белән бергә күңелем дә кузгалды. Шушы кыска гына сәфәрдә йөрәгемә кереп өлгергән бу кыз җан тынгысызлыгы, җан сызлавы булып әверелгән иде шул…

    Менә ул, карашын тәрәзәдән алмыйча гына, нәзек, зифа бармаклары белән утыргычның йомшак мендәрләрен капшый-капшый, чыгу ягына кузгалды. Мин юл бирдем. Үзем дә белештермичә, кызның күзләренә үрелеп карадым. Барыбер күрмәдем! Булмады… Ярсыган күңелемне тынычландыра алмадым.

    — Хушыгыз…

    — Хуш, сау бул, Зөһрә!

    Зөһрә, сак-сак кына атлап, чыгасы килмичә генә, һәр утыргычка ябышып-сарылып, ишеккә таба китте. Мин үзалдыма сөйләнеп куйдым: “Сау бул, төн кызы!..”

    Тукталыштагы карт белән карчык, кулларын сузып, кызны күтәреп диярлек алдылар, җиргә төшерделәр. Зөһрә алар белән елмаеп исәнләште. Ләкин йөзе һаман хәрәкәтсез, гамьсез иде аның. Ул хәтта карт белән карчыкка борылып та карамады, ә күзләре… Күзләре, карашлары ерак офыкның үле бер ноктасында эләгеп, катып калдылар.

    Зөһрә дөм сукыр иде. Шартлар дәрәҗәгә җитеп типкән йөрәгемне тынычландырырга теләп, тел очына килгән беренче сүзләрне пышылдадым: “Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе…”

    Бу минутта үземнең кинәт картаюымны һәм акыллырак була баруымны тойдым…

    Август, 2002

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх