• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР, ЯКИ

     Иясез язмышлар хакында бәян

                     Кешенең иң бәхетле чагы — бала чагы.

                     Үлемнән иң ерак чагы бит аның…

                                                       Әнкәй сүзләре

                                  1

    Поезддан төшкән бу кешегә беркем дә игътибар итмәде. Гадәти юлчылардан берни белән дә аерылмый кебек иде ул: күп киелүдән күркәмлеген җуйган, төсе уңа башлаган яшел костюмнан, шакмаклы күлмәктән. Аның өстенә иске фасондагы галстук таккан. Кулында күп ышкылудан, бәрелүдән почмаклары кырыла башлаган кара чемодан… Шулай да нәрсәсе беләндер башкалардан нык аерылып та тора ул. Нәрсәсе белән аерыла соң? Ә! Аңлашылды… Үтә дә гамьле-борчулы, хәтта кайгылы иде аның йөзе. Юк–юк, бәла-каза яисә үлем-китем кайгысы түгел бу. Ниндидер эчке моң, эчке гамь-сагыш бәреп чыккан иде аның йөзенә. Җыйнак кына мыек җибәргән, тыйнак кына, әмма ыспай итеп чәчен кистергән бу юлчыга кырык биш яшьләр чамасы булыр. Үзе укымышлы-зыялы кешегә охшый — ак, чиста йөзен бизәп торган яшькелт-зәңгәр күзләре читендәге берничә җыерчыктан кала картаю чалымы күренми. Бу күзләр җирән чәчләренә ай-һай килешеп тора тагы… Бераз сәеррәк йөри: берничә адым атлый да җилкәсен сикертеп куя, атлый да сикертеп куя. Әйтерсең аркасында авыр йөк бар, ул шул йөкне ара-тирә рәтләп, җайлап куя… Аның иңендә канатлар бар кебек, гүя ул бара-бара да шул канатларын барлап ала. Очар иде — очалмый, нидер аска, җиргә тартып, басып тора. Ниндидер авырлык бар аның иңендә. Ә бәлки, күңелендәдер?

    Бөтен, имин, әйбәт тормышта яшәгән булырга тиеш ул. Шулай да аның йөзенә чыккан теге моңсулык, сагыш-гамь күңелгә тынгылык бирми: нидер борчый бу кешене, нәрсәдер аның күңел тынычлыгын алган, шушы “нәрсәдер” җанын туктаусыз бимазалап, изалап тора, йөрәген әрнетә… Бәхет белән өмет — кардәшләр, әмма өмет белән сагыш та — туганнар. Шуларның өчесеннән язмыш туа. Бу кешенең язмышы да гади-гадәти түгел, ахры. Рухы арыган кешеләр белән гел шулай була — бөтен кыяфәтләре сәламәтлек, пөхтәлек бөркеп торса да, андыйлар башкалар күзенә бәхетсез булып күренәләр…

    Әмма кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була!

    Бәхетнең кардәше — өмет.

    Рух нык булганда гына кеше күңелендә өмет туа һәм яши ала. Өмет бар икән, әгәр дә чын икән, ихлас икән, ул бервакытта да кешене алдамый.

    Авыл юлына төшкән бу бәхетсез Хода бәндәсенең һәр ым–хәрәкәтендә әнә шул чын, ихлас өмет нуры бөркелеп тора иде…

    Бу юл аны кая алып бара? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Бәхеткәдер… Бәхеткә, бәхеткә! Бәхеткә алып баручы юл — үзе бәхет инде. Чынлыкта бәхет үзе юк, бәхеткә илтүче юл гына бар.

    Әйе, бәхет эзләүче бәхетледән дә бәхетлерәк…

    Ярар. Укучы ихтыярын башкача сынамыйм. Бу гамьле кешенең исеме — Сәүбән. Ул ерак каладан туган авылына кайтып бара. Унсигез ел кайтмаган ул туган нигезенә. Менә хәзер кайтып бара. Ялгызы гына кайта. Юк-юк, әллә ниләр уйламагыз. Гаиләсе бар аның: хатыны, үсеп җиткән малае бар. Бу хакта бер сөйләр әле ул сезгә. Ә хәзер аның вакыты юк. Ул борчылып уйлана. Шулай борчылып, тәүлек буе поездда кайтты, менә хәзер дә — авыл юлына төшкәч тә — күңелен җыеп ала алмый, уйлана да уйлана, сызлана да сызлана…

    Уен эшмени — унсигез ел бит!.. Авылдан чыгып киткәндә үсмер бала гына иде әле ул. Борынына ис, күңеленә хис керә башлаган малай иде. Кайда калган ул чаклар — бала чаклар — бал чаклар?!

    Кайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: “Алла безгә биргән рухны нык сагына”, — дигән. Әйбәт, изге җанлы, күркәм рухлы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә катына бик иртә китеп баруы шуның белән аңлатыла булса кирәк. Яман ниятле явыз бәндәләрдә рух бик тиз тузып-таушалып бетә икән — ни гаҗәп! Андыйлар гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә озак яшиләр. Туган җир белән дә шулай. Изге җанлы, саф рухлы балаларын Туган җир һәрвакыт сагынып яши, үзенә чакырып, ымсындырып тора. Кызык, балачак белән дә нәкъ шулай икән. Балачак та гел сагышта, гел гамьдә. Кеше алдагы тормышында ниләр генә эшләмәсен, аның бөтен ният-хыяллары, кылган эш-гамәлләре һәм, әлбәттә инде, эчке рухияте дә бала чагы ихтыярында кала. Ничәмә-ничә мәртәбәләр сыналган фал — кеше үзенең туган җирен, туган нигезен, бала чагын сагынмый башлый икән, дөресрәге, аны туган җире, туган нигезе, бала чагы сагындырмый башлый икән, димәк, аңа нидер булган, ул үзенең рухи орбитасыннан ычкынган, бала чагыннан ук килгән гомер юлыннан читкә тайпылган, кыйбласын югалткан, Иблис коткысына бирелгән…

    Сәүбән белән дә шулай булды, ахры. Ул кайдадыр, кайчандыр ялгышты. Гомер юлының бик мөһим бер борылышында читкә каерылып кереп китте дә… юлдан язды, сукмагын югалтты… Бөтен көчен, сәләтен салып тырышса да, әллә ни кыра алмады: эше җиңел бирелсә дә, хезмәтендә зур уңышларга ирешмәде, гаилә тормышыннан канәгать булса да, бәхеткә бөтенәймәде. Менә хәзер ул, гаиләсен, яшәгән йортын һәм күпьеллык хезмәтен ташлап, авылына — туган йортына, газиз ялгыз әнкәсе янына кайтып бара.

    Озак еллардан соң балачакка кайту рәхәт тә, кыен да икән. Хәтта… куркыныч та! Чөнки кеше бала чагына ике очракта гына кайта: нәрсәдәндер качканда яисә бик мөһим бер әйберен эзләгәндә… Сәүбән кистереп кенә әйтә алмый: качып кайтамы ул, әллә күңеле теләгәнне эзләп кайтамы? Бу, бәлки, ул чаклы мөһим дә түгелдер. Иң мөһиме — ул кайта. Кайтмаска ант итеп киткән җиренә кайта. Бәхиллек алмыйча киткән нигезенә кайта. Саубуллашмый-нитми киткән әнкәсе янына кайта… Ни өчен кайтамы? Моның сәбәбе бар. Ул авырды, үлемнең күзенә карады… Шул үлем әҗәле аңа туры карап әйтте: “Кайт бар, авылыңа кайт, гомер, нәсел йолдызыңны рәнҗетергә теләмәсәң, нәселеңне югалтасың килмәсә, кайт, кайт!” — диде.

    Юк, башта ук үлемне искә алып, укучының нәзберек, нәзакәтле күңелен өркетмим әле. Сәүбәннең гомер таңында матуррак хатирәләр дә булган бит. Нигә шулар хакында сөйләмәскә?!

    Әй ул чаклар! Әй ул тиле чаклар!.. Нәрсә генә булды соң әле ул вакытта? Хәзер инде хәтергә дә төшереп бетерә алмассың…

    Артыграк яратты шул ул Сәвиясен. Баштарак бөтенесе дә әйбәт, матур иде. Төннәр буе озатышып йөрүләр дисеңме, татлы үбешүләр, онытылып сөешүләр дисеңме… Сөеп үбешкәндә җаннар алмашына, диләрме әле? Мәхәббәт мөнбәренә басып, алар бер мәртәбә генә “җан алмашмадылар”. Җан белән бергә иң кадерле, иң газиз серләр дә, ант-вәгъдәләр дә алмашынды…

    Ләкин болары кызык түгел әле. Болары — һәр гашыйк пар белән була торган хәлләр… Сәүбән белән Сәвия бер-берсенә тартылган көннән алып мавыктыргыч шөгыль уйлап таптылар: бер-берсе белән йолдызлар аша сөйләшә башладылар. Ничекме? Сарманай авылыннан бер чакрым ераклыкта Кала-тау бар. Ә-ә-әнә ул. Бу тау итәгендә юкәләр үсә. Шул юкәләрнең берсен сайлап алалар да, икесе ике ягына сөялеп басып, күктәге йолдызларга багып “сөйләшәләр”... Бигрәк тә Чулпан йолдыз аша тиз “аңлашалар”…

    — Сәүбән, син кем булыр идең?

    Сәүбән дәшми, бары тик йолдызга карап җавап уйлый.

    Сәвия аның җавабын үзенчә юраган була:

    — Очучы буласыңмы?

    — Әйе! Белдең…

    — Сәүбән, синең хыялың бармы?

    Үзе тагын йолдызга карап юрый:

    — Бар, бар синең хыялың!.. Синең хыялың… Синең хыялың… Җиргә, менә шушы Кала-тауга, өстән, күк катыннан карыйсың килә, шулаймы?

    — Юк, белмәдең… Минем сине үбәсем килә!..

    — Ә син хәрәмләшмә! Дөресен әйттемме, дөресме? Йә инде…

    — Дөрес-дөрес, үпкәләмә яме, мин бит шаяртып кына…

    — Сәүбән, ә син кемне яратасың?

    Сәүбән дәшми. Сәвиянең карашлары төнге күктә. Ул килештереп уйланган була. Белмәгәнгә салыша. Аның юри белмәгәнен Сәүбән дә сизеп тора. Шуңа да юри ашыктыра:

    —Йә инде, әйт инде.Чулпан йолдыз берни дә сөйләшмиме әллә?..

    — Чулпан әйтә… Чулпан әйтә… Ул берни дә әйтми, Сәүбән…— Кинәт Сәвиянең тавышы каядыр убылып төшеп китә.

    Сәүбән барыбер ышанмый. Көлә, шаяра. Ә Сәвия шаярудан узган. Аның йөзе инде көлми, күзләре дә көлми. Алар төнге күктә, шомланып карап торалар.

    — Чулпан дәшми, Сәүбән…

    Сәүбән Сәвиянең шаярмаганын аңлый, качып торган җиреннән чыга.

    — Ничек инде — дәшми?..

    — Дәшми…

    — “Сәвия” дип тә әйтмиме?

    — Әйтми…

    Сәүбән аны үзенең киң кочагына ала, яңакларыннан, чәченнән назлап сөя, маңгаеннан үбеп ала.

    — Ул бездән көнләшә, Сәвия. Безнең бәхетебездән көнләшә…

    — Әйдә, кайтып китик, үпкәләмик без аңа. Янсын шунда ялгызы гына, шул кирәк аңа…

    Инде кайту юлына төшкәч, Сәвия, Сәүбәннең каршына ук килеп, капыл сорап куя:

    — Сәүбән, син мине яратасыңмы?

    — Яратам, Сәвия…

    — Чынлапмы?

    — Чынлап… Миңа сине ярату җиңел, чөнки син искиткеч чибәр, Сәвия!..

    Ул төнне Чулпанның дәшмәве юкка булмаган икән.

    Озакламый аларның тормышында бөтенесе дә буталды, өмет-хыяллары чәлпәрәмә килде, күңел савытлары томаланып, карашлары төссезләнеп, яшәүләренең яме, назларының тәме бетте… Сәүбәннең сөю-мәхәббәтеннән дә ачыну катыш әрнү генә, рәнҗү генә торып калды; ул гомер йомгагының очын, язмышының иясен югалтты…

    Ул көнне Сәүбән кичке уенга соңрак чыкты. Авиация институтына барырга әзерләнә иде ул. Казанда яшәүче Хөрмәт абыйсы бик кирәкле китап табып җибәргән, шуның белән мавыгып, вакыт узганын сизми дә калган.

    Сарманай авылы яшьләре иртә яздан башлап көз ахырына кадәр инеш буендагы Сабантуй яланына кичке уенга чыгалар. Элегрәк мондый уеннар һәр татар авылында булган. Ә менә сарманайлылар бу матур йоланы бүген дә онытмаганнар.

    Яр буенда хәтфә кебек җәелеп яткан җете яшел чирәмлектә очып-очып биеп китәләр!.. Башта ялгызаклар чиратлашып бии, аннары парлы биюләр китә… Ахырдан уен күмәк биюләр белән тәмамлана…

    Күмәк биюләрнең иң кызган вакытында төшеп җитте Сәүбән инеш буена. Төшүен төште, әмма Сәвиясен таба алмады. Ян-ягына каранып эзләнгән арада, Зәлифә исемле күрше кызы аны җилтерәтеп түгәрәк эченә алып кереп тә китте, ике кулыннан тотып, үз тирәсендә әйләндерергә кереште. Сәүбән каршы килмәде, көне буе өйдә утырып ойый башлаган аякларын үз иркенә җибәрде — бию дигән тылсым ихтыярына тапшырды…

    Бөтерелеп, дәртләнеп күпме биегәннәрдер, кайсыдыр бер мизгелдә Сәүбән тагын Сәвиясен исенә төшерде. Ул инде түгәрәктән чыкмакчы да булган иде, әле ярый бию тукталып калды, яшьләр таралыша башладылар.

    Сәүбән Сәвиянең юклыгын нәрсәгә юрарга да белмәде. Бу юлы да уйланып, аптырап озак торырга туры килмәде, Зәлифә аны тагын култыклап алды да сөйрәп диярлек авылга алып кайтып китте.

    — Әйдә кайтабыз, булмаган Сәвияңне көтеп торма,— диде ул.

    — Булдымы соң ул бүген?

    — Анысын инде үзеннән сора, күршекәем…

    Шулай икәүләшеп кайтып киттеләр. Зәлифә җәһәт кенә Сәүбәнне култыклап алды. Егет читкә тайпылып караган иде дә, кызый аның беләгенә тагын да ныграк ябышты. Дөресен генә әйткәндә, Сәүбәннең үзенә дә яшьлеге ташып торган, дәртле, чая күрше кызының кайнар беләген тоеп бару рәхәт иде…

    Тел бистәсе буларак даны чыккан Зәлифә озак көттермәде:

    — Борыныңа чиерттеме Сәвияң?!

    — Нигә алай дисең?

    — Кайда соң ул, йә әйт, кайда?

    — Кайда булсын, кайтып киткәндер…

    — Китте ди сиңа!

    — Йә, башны тинтерәтмә әле, болай да көне буе формула ятлап чиләнгән баш ул.

    — Чиләнәсе көннәрең алда әле…

    — Әллә ничек сөйләшәсең син бүген, Зәлифә, ичмаса, син дә үртәмәле җанны…

    — Йә, бетте-бетте. Мин бит шаяртып кына…

    Бераз сөйләшмичә бардылар. Зәлифә башын Сәүбәннең кулбашына салды. Үзе астыртын елмая.

    — Безнең болай барганны күреп калсалар, ә, Сәүбән?

    — Чынлап та, Зәлифә, кыланма әле, җитте сиңа…

    Сәүбән бу сүзләрне әйтүен әйтте, әмма Зәлифәнең башын читкә алып куймады. Аңа рәхәт иде. Сәвия андый түгел бит. Кайтканда якын да китерми үзенә, үзе дә якын килми. Юкә янында гына сөйдерә, үптерә… Кыргыйлык җитәрлек аңарда… Шушы ымсындыруы, үзенә тартып торуы белән, һаман саен янына якын җибәрмәве белән яраттырды да инде ул Сәүбәнне.

    Төн пәрдәсен ертып бара торгач (бүген йолдызлар да аз, ә менә Чулпан үз урынында, тик бераз моңсурак кына), Зәлифәләрнең капка төбенә килеп җиттеләр. Әмма, алдан ук сүз куешкан шикелле, алар бу таныш зәңгәр капканы узып киттеләр. Сәүбәннәр турысында да сүз катучы булмады, ниндидер бер яшерен көч, тылсым-гипноз бу ике яшь йөрәкне алга — хәтәр билгесезлеккә әйдәп алып китте…

    Чынлыкта алар арасында берни дә юк бит: уртак хис тә, уртак хыяллар да, вәгъдәләр дә… Кечкенәдән бергә тәгәрәшеп үскән ике яшүсмернең соңгы мәртәбә урам уравы, шул рәвешле матур итеп хушлашуы гына иде бу.

    Их, алай гына булса!

    Теге яшерен көч юкка алып бармаган икән аларны. Сәүбәннең матур яшьлегенә, ихлас мәхәббәтенә, саф хисләренә киртә кую өчен этеп-төртеп китергән икән аны монда дөм караңгы төннең кара рухы!

    Инеш яры буенда бер-берсенә сыенышып утырган бу парны алар ерактан ук күреп килделәр. Зәлифә нәрсә уйлагандыр, Сәүбәннең күңеленә шунда ук сәер бер тойгы үрмәләп керде. Керде дә, иң нечкә бер урынны сайлап, кетер-кетер кимерә башлады.

    Авызларына су кабып бара бирделәр. Сәүбән кире борылырга да уйлаган иде. Зәлифә көләр дип курыкты. Күрше кызы белән китеп барганнан ни була соң?! Сәвия генә күрмәсен, ул инде көлеп кенә калмас, әллә нәрсәләр уйлап, мәңге кичермәслек итеп үпкәләр.

    Сәүбән тоеп, сизеп килде — нидер булыр кебек. Әнә бит йөрәге ничек тынгысызлана: әле кирәгеннән артык кага башлый, әле шып туктап кала.

    Шомлануы юкка булмаган икән. Яр башында, тын гына агып яткан кичке инешкә карап, югары оч атаманы Рәмис янында аның Сәвиясе утыра иде!..

    Шуннан соң нәрсә булганын Сәүбән ачык кына хәтерләми. Сәвия белән күзгә–күз карашып, берникадәр телсез калып торганын гына чамалый:

    — Сәүбән?..

    — Сәвия?..

    Аннары ул үзеннән әллә никадәр көчлерәк, “төптән чыккан” Рәмискә барып ябышкан. Ул кичне алар кара канга батып сугышканнар. Елап шешенеп беткән Сәвияне Зәлифә алып кайтып киткән. Сәүбән һаман Рәмискә сикергән, тегесе аны тәпәләп торган. Авылны үз кулында тоткан Рәмиснең күзе чыга язган, кулы каймыккан, тавышка йөгереп килеп җиткән авыл егетләре Сәүбәннең кара янып беткән кул-аякларын бәйләп, өенә кайтарып ташлаганнар…

    Сәүбән икенче көнне таң белән читкә абыйсы янына чыгып китте. Күгәргән, кара янган йөзен пинжәк якасына яшереп, авылдан чыгып барган Сәүбән артыннан көтүче Хәләф карт белән күршедәге Май әби генә сәерсенеп карап калдылар…

    Сәүбән Сәвиянең сафлыгына ышанмыйча китте. Ә ышаныч булмаса… Ә бит ышаныч хисләр тибрәлешенә генә бәйләнгән булырга тиеш түгел. Ышанычның төп тамыры йөрәккә түгел, акылга барып тоташа. Бу вакыт Сәүбәннең акылы томаланган, йөрәге үпкә ташы белән басылган чак иде. Ул вакытта үз-үзе белән күп тарткалашты Сәүбән.

    Бәхәс болайрак тәмамланды:

    — Ә син беләсеңме, аң хакимлек итә, хис идарә итә…

    — Ничек-ничек?

    — Аң хакимлек итә, хис идарә итә.

    — Шулай булып чыга икән…

    Шул китүдән ул бүтән кайтмады, Казандагы Хәйдәр абыйсы янына барып сыенды. Теләгән урынына укырга керде. Аны тәмамлагач, авиация заводына эшкә урнашты.

    Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Сәүбән дә бөтен гомерен ялгызлыкта үткәрә алмый иде, әлбәттә. Шуңа күрә ул табигать биргән олы бүләкне кабул итте. Өйләнде. Малайлары туды. Фатир алды.

    Юк шул, Сәвияне тиз генә оныта алмады ул. Дөресрәге, бер тамчы да оныта алмады. Кызык та, кызганыч та: бик озак эзләп, Сәвия исемле кызга өйләнде. Үз итеп, үзенчә яратып, күңеленә якын алып өйләнде. Хәләленең йөзе, күзләре, хәтта гәүдә-сыны да авылда калган Сәвиясен хәтерләтә. Тавышы да йомшак, бәрхет тавыш, элекке Сәвиясе белгән җырларны да яратып җырлый иде кәләш.

    Тик… матур хисләр туса да, Ходай Тәгалә кавыштырган кешеләрдә генә була торган мәхәббәт багланышы урнаша алмады алар арасында.

    Эчтән ирекле булмаган кеше тыштан ирекле була алмый. Сәүбән дә эчтән кол булып яшәде. Сагышының, үпкә-рәнҗешләренең колы булып гомер кичерде. Шуңа күрә ул тормыш-яшәешендә дә ачылып, канат җәеп җибәрә алмады кебек…

    Әнкәсе килгәләп, абыйсы кайткалап торса да, Сәүбән авылда калган Сәвиясе хакында бер кәлимә сүз сөйләшмәде, сорашмады. Бервакыт әнкәсе шул хакта сүз каткач:

    — Әнкәй, җитте, Сәвия минем өчен юк инде. Мин дә аның өчен юк!— диде дә кырт кисте.

    Шуннан соң бу хакта сүз булмады.

    Сәүбән тиле түгел. Ул бик яхшы аңлап яшәде. Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала. (Ә аның кайтканы да юк.) Туган җир бер генә, чөнки гомер дә бер генә. (Ә ул әллә ничә гомергә ия кеше кебек яши.) Иң ярлы кеше — туган җирсез кеше. (Ул иң ярлы кеше булып чыга, чөнки ул туган җиреннән баш тартырга маташа.) Читтә йөргән кеше — бер җирдә дә яшәми. (Чөнки аның кайтыр урыны, димәк, яшәр җире юк.) Туган җирен яраткан кеше генә хатын-кызны чын-чынлап сөя, ярата ала. (Димәк, ул чын сөюдән дә мәхрүм?) Ватан — мәхәббәт кенә түгел, Ватан ул — язмыш! Ә язмыш — җаваплылык дигән сүз! (Димәк, ул тормыш-яшәеш җаваплылыгыннан да баш тарткан булып чыга…) Туган җирнең чын улы булу өчен, соң дәрәҗәдә ихлас булу кирәк! (Димәк, ул ихлас тормыш белән дә яшәми?!) Иң мөһиме: Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! (Ә ул аны онытырга тырышты…)

    Сәүбән туган җир белән бәйле бөтен төшенчәләрнең дә әхлакый категория булуын, вөҗдан, иман, хакыйкать, сафлык белән тугандаш булуын бик белә. Әле бит тагын да югарырак — милли, сәяси мәгънәләре дә бар бу төшенчәләрнең. Әйе-әйе, Ватанпәрвәр булу өчен башта Ватанлы булу кирәк!

    Аннары… Туган җир төшенчәсе язмыш мәгънәсенә дә ия әле! Туган җиреңдә үткәнең дә, киләчәгең дә бар, ә чит-ят җирдә бүгенгедән, хәзергедән башка берни дә юк…

    Сәүбән боларның барысын да аңлый, белә, тоя иде…

                                  2

    Түр басу очында авыл капкасы күренде. “Басу капкасы” дип тә йөртәләр аны. Һаман да шул икән. Җил-яңгырдан караеп беткән ике имән багана. Алар өстенә шундый ук имән киртә сузылган. Янәшәдә генә ялгыз тупыл агачы. Сәүбән чыгып киткәндә беләк калынлыгында калган бу агач хәзер әнә колачка сыярлык булып үскән. Шунда ук озын эскәмия. Элегрәк армиягә алынган егетләр, шушы эскәмиягә тезелешеп утырып, соңгы мәртәбә тәмәке көйрәтәләр, авыл белән хушлашалар иде. Хәзер ул буш, әлегә призыв юк… Ялгыша икән — кемдер бар анда, әнә бер малай утыра. Авыл малае. Ак күлмәктән, киң сатин ыштан-чалбардан, җирән-коңгырт чәчләре ерактан ук тырпаеп, балкып тора.

    Сәүбән аның йөзен ачык кына күрә алмый әле. Тик сизенә: аз гына сипкеллерәк, бер кашында тар гына яра җөе бар. Кышын кәшәкә уйнарга яраткан малайларда була андый тамгалар. Сәүбәннең үзендә дә бар. Яшәгән еллар бу җөйне куе каш астына яшереп куйган куюын… Әмма уң каш астындагы буй сызыкны барыбер күрәләр, шул юк кына нәрсә хакында сорашып ялыктыралар…

    Тагын шуны сизеп килә Сәүбән: кайдадыр күргән кебек ул бу малайны. Тик кайда? Таныш, әмма күргәне юк… Бәлки, күргәне дә бардыр? Юк ла… Унсигез ел кайтмый йөреп, каян күрсен ди… Тиле…

    Малай-шалай дип тормаска, барып күрешергә кирәк. Ни дисәң дә, авылның беренче кешесе бит әле ул. Сарманай үзе менә шушы малай кыяфәтенә кереп каршы алырга чыккандыр, бәлки?

    — Исәнме-саумы, энекәш?!

    — Исән-сау әле… Үзең саумы?

    — Аллага шөкер…

    Малайга якынрак килгәч, сәерсенеп, хәтта дертләп үк китте Сәүбән. Чынлап та кайдадыр күргәне бар аның бу авыл баласын… Тик кайда, кайда? Кайчан? Кайда, кайчан күрә алсын?! Сәүбән авылдан чыгып киткәч туган сабый ласа ул. Сәер… Бик сәер!..

    Күзләре! Күзләре тагын да сәеррәк. Чәчләре дә сәер. Җип-җирән! Сәүбәннеке кебек… Шулай да күзләре аеруча сәер! Әйе! Бу малайның күз карашлары аның яшенә, сабыйлыгына һич кенә дә туры килми иде! Олыларча, акыллы караш. Сәүбәннең бер танышы әйтергә ярата иде: “Мудрый караш”. Озын-озак гомер яшәгән, күпне күргән, күпне татыган кеше генә шулай карый: гамьле, моңсу, шул ук вакытта ышанычлы, төпле итеп… Иң мөһиме, сынап карау бар бу күзләрдә. Хәтта шикләнү, шомлану бар. Юк, шомлану ук түгел, сагаю бар…

    Сәүбән тагын шуны тойды, бу күзләргә карау белән, җаныңны куеныңа кысып, әллә кая — уйлар-хатирәләр өермәсенә ияреп, күңелнең иң ерак төпкелләренә убылып төшеп китәсең… Төшкәндә яр-кыя читенә тотынып калырга телисең, тырмашасың, чәбәләнәсең, әмма барыбер төшәсең, төшәсең…

    Сәүбән дә малай чагында шушы эскәмиядә утырырга ярата иде. Әткәсенең кайтуын көтте ул. Әнкәсе әйтә иде: “Әткәң бик еракта шул… Әйбәт булсаң, тәүфыйклы-тәртипле булсаң, әнкәңне, өлкәннәрне, укытучыларыңны тыңласаң, ялкау булмасаң, кайтыр ул, кайтыр…” Сәүбән ышанды. Тәртипле булырга, уңган булырга тырышты. Укуын болай да яхшы укыды. Бу яклап куркыныч юк иде.

    Соңыннан гына белде: аның әткәсе шул ук авылда башка гаилә белән яши икән. Әмма моңа карап кына Сәүбән тәртипсезләнеп, әнкәсен санга сукмыйча йөрмәде, аның төп ярдәмчесе булып калды. Авылдан чыгып киткәнче өй-нигезне үз кулында тотты. Хәйдәр абыйсы, сигезенчене тәмамлау белән, төзелеш техникумына укырга китеп барган иде шул…

    — Син кем малае?

    — Рәмзиянеке.

    — Әткәң кем?

    — Әтием юк минем.

    — Алай да буламыни?

    — Булмый да соң… Безнең белән тормый ул. Самига апаларда яши… Яшәде…

    — Нишләп — “яшәде”?

    — Үлде ул.

    — Шулаймыни?

    Сәүбәннең дөм караңгы хәтер чоланында тагын челт итеп ут кабынды: тукта-тукта… аның әткәсе дә Самига апалар гаиләсендә бит! Ә?! Әнкәсе дә Рәмзия исемле… Нәрсә бу? Нинди хикмәтле малай? Нинди дөнья галәмәте?

    — Кызы-ы-ык… Тагын туганнарың бармы соң синең?

    — Хәйдәр абый бар. Бетте шуның белән…

    — Ә?!

    Шикле-шөбһәле уйларны тәртипкә салу өчен, таянычын-кыйбласын югалтып як-якка карана башлаган уй-зиһенне ниндидер кысага кертү өчен бер генә сорау бирәсе калды:

    — Исемең ничек соң синең?

    — Сәүбән.

    Сәүбән аң-зиһенен күңел савытына, хәтер кысасына куып кертә алмый калды, көтелмәгән хәлләрдән башы әйләнеп, шып итеп теге малай янына эскәмиягә утырды.

    — Бәй… Бәй, син бит… Син бит мин буласың…

    — Әйе, син булам.

    — Мин? Кит моннан! Юләр сатма! Син нәрсә, мине юләр дип белдеңме әллә? Йә, әйт хәзер үк — кем малае син? Әткәң-әнкәң кем? Беренче очраган кеше белән шулай шаярырга ярыймыни?! Бала чакта без дә шаярта идек, ну бу чаклы…

    — Мин шаяртмыйм…

    — Шаяртмыйсың? Шаяртмыйсың ди… Кара син аны, малай актыгын, каяндыр белеп алган да, юри шаярып утыра.

    — Шаяртмыйм дидем бит инде. Ныклабрак кара. Менә — кара, кара! Син түгелмени? Бишенчедә районга сабантуйга баргач төшкән карточкаңны хәтерлисеңме? Шул вакыттагы син инде мин!..

    Сәүбән шаклар катты: шул? Нишләргә дә белмичә, торып китте, арлы-бирле йөренде, ара-тирә, теге малай каршында тукталып, сынап карап торды, тагын йөренде… Үзе, тиле бәндә кебек, мәгънәсез, бәйләнешсез сүзләр сөйләнде:

    — Бишенчедә дисеңме? Әйе шул, бишенчедә чыгып киткән идем… Аннары… Аннары институт… Әнкәй, Сәвия, Хәйдәр… Ә-ә!.. Ул сабантуйда Хәләф абый аты җиңде… Аннары Рәмис батыр калды… Сәвия белән икесе яр буенда… Ну кызык иттем үзен: канга батырганчы кыйнадым… Шәп булды… Бишенчедә мин Сәвияне белми идем әле… Ул сигезенчедә укырга килде… Юк ла, килмәде. Мин аны күрмичә генә йөрдем бугай… Аннары өч ел бергә. Бер җан кебек… Рәмис… Сабантуй батыры Рәмис… Мин киттем, алар бергә калдылар…

    — Рәмис белән калмады ул.

    — Ә?! Син кем? Син мондамыни әле? Көш моннан! Фу! Кеше кыяфәтендәге Иблистер син! Мине юри диванага сабыштырып, җанны тартып алмакчы буласыңдыр… Барып чыкмас ниятең, яман рух! Кит моннан! Китәсеңме, юкмы? Көш-ш!..

    Әмма теге малай кыймшанмады да. Гайрәтне чигерерлек дәрәҗәдә тыныч иде ул. Җитмәсә, һаман бер сүзне тукый:

    — Рәмис белән калмады Сәвия.

    — Син беләсеңме, мин беләмме, Рәмис белән калды ул. Үзем күрдем!

    — Юк дигәч, юк. Рәмис белән калмады. Син сукыр идең ул вакытта. Күңелең сукыр иде. Син хәзер дә сукыр. Мин синең күзләреңне ачарга, җаныңны сафларга килдем.

    — Һы, кем соң син ул кадәр?

    — Мин — синең бала чагың.

    — Ә? Кем-кем?

    — Бала чагың, дим бит…

    — Андый исем дә буламыни?

    — Исем түгел ул. Балачак, балачак инде, белдеңме? Ә безнең исемнәр бер үк — Сәүбән! Сәү-бән!

    — Ярар соң, ярар. Мин бит бер сүз дә әйтмим. — Сәүбән сүзне ничек бар шулай калдырырга булды. Чөнки ул барыбер берни дә аңламый иде. Шулай да авыз эченнән генә мыгырдап куймыйча түзә алмады.— Менә әкәмәт…

    Авылга кадәр янәшә кайттылар. Бер тамчы сүз сөйләшмәделәр. Сәүбәннең аңына-исенә киләсе бар иде. Әмма басу капкасы буенда булган хәл шулкадәр хыялый-әкияти бер могҗиза кебек иде, Сәүбән үз бәгыренең әллә кайсы җире белән генә тоя-сизенә башлады: нидер булды, гайре табигый вакыйга булды; һәм ул әле озак вакытлар үзенең яңа халәтенә ышанмый, дөресрәге, ышана алмый яшәячәк. Төш кенә булуы да мөмкин бит. Әллә беләкне чеметеп караргамы? Авырта… Санап караргамы? Бер, ике, өч… җиде… ун… Ун… җиде… өч, ике, бер… Дөрес санала бит, чукынчык!

    Авылга якынайган саен, Сәүбәннең йөрәге тынгысызланды, ешрак типте. Атылып чыгам-чыгам дип типте. Ничек кенә типсә дә, хуҗасы аны тынычландырыр чара тапмады.

    Туган авылыннан чыгып киткәнгә дә әнә күпме вакыт үткән бит! Һәркемгә мәгълүм: Вакыт канатында сагыш бар, сагышта — өмет, өметтә — югалту, югалтуда — кайгы, кайгыда — өметсезлек, чарасызлык… Менә бит ул ничек! Кайда монда дөреслек? Хакыйкать кайда? Вакытны да, хакыйкатьне дә күреп, тотып карап булмый. Тоеп кына була. Тоемың булса инде… Сәүбән әнә шул тоемын югалта язды, ахры.

    Унсигез ел үткән дә киткән…

    Ул арада дөнья ничек үзгәрде! Сарманай да, аның кешеләре дә үзгәргән булырга тиеш…

    Сәүбән үзе дә элеккеге авыл малае түгел инде.

    Юк ла, вакыт кешене үзгәртми, аны камилләштерә генә. Бәхетсез чагыбызның күбрәк булуына вакыт гаепле түгел. Шулай ук Күк тә, Галәм дә, йолдызлар да, Кояш та гаепле түгел. Әнә илаһи боҗра булып тәгәри дә тәгәри ул ут йомгагы…

    Ә бит һәркемнең “тормыш боҗрасы” бар. Акыллы, мәхәббәтле һәм талантлы кешеләр кулында ул “вакыт тәгәрмәче”нә әверелә, бу тәгәрмәч зуррак һәм куәтлерәк булган саен кеше гомере дә озынрак һәм әһәмиятлерәк була…

    Сәүбәннең шул “яшәеш боҗрасы” ватылды, ахры. Туган җирдән аерылуны бәхеттән аерылу белән, яшәештән аерылу белән генә чагыштырырга мөмкин бит. Ә ул үзен туган авылы өчен үлгән дип исәпли иде…

    Тормышта иң хәтәре — тереләй үлү. Әлбәттә, үлгәч тә озын-озак гомер кичерергә мөмкин. Сәүбән, үлеп үк бетмәсә дә, чын-чынлап яши дә алмады, ахры…

    Табигатьтә төп канун: үлем — гомернең башы. Үлемнән соң һәрвакыт яшәү килә…

    Әллә?.. Әллә бу малай аның яңадан тууына ишарә микән?

    Сәүбән, барган җиреннән артына борылып карады — һаман барамы, калмаганмы? Юкка чыкмаганмы?

    Бара… Олыларча тыныч, салмак… Һәм акыллы! Һәрхәлдә, Сәүбәннән акыллырак. Ул моны әллә кайсы җире белән тоя, сизә… Шуңа күрә сөйләшергә дә шикләнә, хәтта курка…

    Баш җитмәслек хәл бит. “Мин синең бала чагың”, — диме? Менә дигән малай — шундый таныш, шундый акыллы, мөлаем… Тагын… тагын… шундый газиз!

                                  3

    Сәүбән юлны бераз онытып та җибәргән, ахры. Ләкин бер нәрсәне ул төгәл белә: басу капкасыннан авылга кадәр шактый барасы… Бала чакта бу ара шундый ерак булып күренә иде, әле дә хәтерли, малайлар белән бу якларга бер мәртәбә генә килеп китеп була иде. Бу яклар дигәнең Кала-тау була инде. Басу капкасына тимичә дә Кала-тауга барып була булуын. Бу яктан кызыграк… Кала-тауга килгәндә инде… Ул авыл малайларын кызыктырып, ымсындырып, чакырып торган иң гаҗәеп, иң серле урын булгандыр…

    Әнә ул бер читтә, тонык кына шәүлә булып, артка таба шуыша. Уң кулында — урманнар, куаклыклар, әрәмәлек, инеш буе. Ә сулда — таулар рәте. Урта бер җирдә серле дә, шомлы да Кала-тау үзе калыккан…

    Сәүбәннең бу тауны күрмәгәненә төгәл унсигез ел. Нигә гаҗәпләнергә, аның авылга кайтмаганына да шулай ук бит. Кача-поса шушы юлдан чыгып киткән иде ул. Бу хакта хәзер уйлыйсы да килми аның… Әнә Кала-таудан оят…

    Сәүбән инде бөтенләй башка кеше. Олыгая башлаган, басынкыланган, күпмедер акыл утырган, күпмедер акылын җуйган, әмма бәхетен таба алмыйча иза чиккән, газаплы-гамьле бер бәндә. Туган җиреннән мәхрүм кала язган үксез җан. Борынгылар әйткән бит: туган җирнең ямен татып карыйсың килсә, читтә яшәп кара, туган җирнең ямен тоеп яшисең килсә, туган илеңдә тор, дигәннәр. Ягъни туган җир — сагыну өчен түгел, яшәү өчен! Әллә ни аерма да юк — “тату” һәм “тою”… Сәүбән аңлый — аның язмышына “тату” төшкән. Шулай да ул бик озак аерылып торганнан соң кабат кайтып бара. Тату өчен түгел, тою өчен, яшәү өчен кайта. Тоя алырмы? Ул тойса, туган җире аны тоярмы? Шушы Кала-тау аны тоярмы, кабул итәрме, үзенә якын җибәрерме? Әнә бит Кала-тау да бераз чүккән кебек. Ә элек нинди мәһабәт, биек булып күренә иде ул!

    — Бер дә чүкмәгән, син үзең үскәнгә шулай тәбәнәк булып күренә ул…

    Сәүбән, сискәнеп, тавыш килгән якка борылып карады. Артыннан баягы таныш малай килә иде. Һы, шул арада оныта язган ул бу сәер җан иясен. Ярар, иярсә иярсен. Хәзер Сәүбәнгә барыбер. Ул бөтенесенә дә әзер. Унсигез ел элек кайтмаска ант итеп киткән кеше кайтып килә икән, тагын нәрсә булмас?! Авылга кайткач күз күрер, кем икәнен бик тиз ачыкларбыз…

    Сәүбән малайның сүзләренә игътибар итмәде. Дөресрәге, игътибар итмәгәнгә салышты. Ул бөтен ихтыяри көче белән бу яңа танышын онытырга, аны күңел дөньясыннан гына түгел, күз алдыннан да алып атырга тырышты… Ул, теләсә-теләмәсә дә, уйлары белән тагын шул каһәрле санга әйләнеп кайтты: унсигез ел бит! Унсигез ел!.. Әйләнеп кайтуын кайтты, әмма ниндидер бер вакыйгага, хатирәгә эләгеп, ябышып кала алмый иза чикте, башында уйнап йөргән уй гарасатына аның аң-зиһене генә ирешерлек түгел иде.

    …Вакыт һәрвакыт алга бара. Аның артыннан өлгерә алмаганнар ялгыз кала. Сәүбән дә кайсыдыр бер мизгелдә вакыт арбасыннан төшеп калды, ахры.

    …Үткән гомер үзенең максаты белән бәяләнә. Максаты белән мәгънәле ул. Сәүбәннең гомере максатсыз булды. Ә мәгънәсе булдымы?

    …Гомер яшәвең белән түгел, яшәвеңне тоюың белән кызык. Сәүбән яшәде, әмма яшәвен тоймады.

    …Яшәү — үзгәрү генә түгел, үз-үзең булып калу да. Сәүбән үзен югалта язды, ахры.

    …Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган изгелекләр белән үлчәнә. Сәүбән начарлыклар кылып яшәмәде, әмма ул изгелекләр дә кылмады!

    …Син яшәгән гомерне синнән башка беркем дә яши алмый.

    …Һәр гомер үз язмышын иҗат итә. Бу иҗатның төп шарты — көрәш. Көрәш тукталдымы — гомер үлә башлый… Унсигез ел элек Сәүбән дә үз бәхете өчен көрәшүдән баш тартты. Тормыш агымына буйсынды. Вакыт белән Очраклылык ихтыярында калып, иҗаттан, көрәштән китте…

    Әйе, дөньяда ике бөек тиран мәгълүм — Вакыт һәм Очраклылык! Сәүбән аларның икесеннән дә күп шулпа эчте. Көчләп эчермәделәр, үзе эчте. Шуңа күрә беркемгә дә үпкәләми ул.

    …Кайчакта мең акыл хатасын төзәтүгә караганда бер хис хатасын төзәтү авыррак. Сәүбән дә үз хисләрендә бер ялгышты, һәм берәгәйле ялгышты. Шул ялгышуы аркасында Сәвиясеннән колак какты, язмышын ятим, гарип итте.

    Ә бит кеше туганда ук бәхетле булып туа. Әнә шул бирелгән бәхетне саклап калу — кеше тормышының асыл мәгънәсе. Сәүбән үзенә бирелгән бәхетне саклап кала алмады.

    …Чынлыкта, бәхет көрәш аша килә. Башкалар белән көрәшмәсәң, үз-үзең белән көрәшәсең. Сәүбәннең сагыштан, борчулардан, авырулардан арыган күңелендә әнә шул көрәш бара иде. Ә бәлки?.. Аның артыннан тотам да калмый ияреп килүче бу сәер малай — аның икенче асылыдыр? Бер кешедә ике “мин” яши диләр бит? Әйтик, берсе аның чын, ихлас “мин”, икенчесе — коткы таратучы, җан-бәгырьгә тоз салып торучы дошман “мин”. Шул ике “мин” тарткалашмыймы әллә?

    — Тарткалаша ди… Әкият чыгарып барма әле! Әйттем бит инде: мин — синең бала чагың. Син моның белән килешергә тиеш. Югыйсә сиңа да, миңа да бик авыр булачак…

    Бу гайре табигый хәлдән тәннәре чымырдап барса да, Сәүбән артына борылып карамады. Кайдадыр янәшәдә генә бала чагының кеше кыяфәтендә атлап килүе мөмкинме соң? Юк, әлбәттә!

    Сәүбән тагын үзенең күңеленә кереп бикләнде. Артыннан ишетелгән тавышка җавап бирсә, шунда ук зиһененнән язар, тилеләнер, диванага сабышыр кебек иде ул… Әмма аның күңелен кузгаткан тормыш фәлсәфәсе дә ниндидер гайре табигый, хәтта илаһи яктылык белән өртелгән, яктыртылган иде.

    …Гомерне ярты-йорты яшәп була, әмма аны ике мәртәбә яшәп булмый. Сәүбән дә үз тормышының ярты-йортысын яшәгән инде…

    …Кешегә гомер бүләк итеп түгел, бурыч итеп бирелә. Сәүбәнгә дә бурычын түләргә күптән вакыт, ә ул һаман бурыч җыеп йөри…

    …Гомер газап та түгел, ләззәт тә түгел. Гомер — олы эш; Сәүбән аны намус белән башкарырга һәм ахырына җиткерергә тиеш!..

    …Гомер — үткән көннәр түгел, гомер ул — истә калган көннәр… Сәүбән гомере — үткән көннәр генә, ахры…

    …Гомер, бер бөртек тә чәчелмичә, җыелып бара. Сәүбән үз хәтереннән ни дә булса алып атырга теләсә дә, булдыра алмас иде…

    — Ә нигә, алайса, мине — бала чагыңны оныттың?

    Аның чуалчык уйларын тагын теге малай тавышы бүлде. Сәүбән, үзе дә сизмәстән:

    — Кем? Минме? Мин оныттыммы? — дип ычкындырды, ялт итеп артына борылды. Сатин ыштанлы җирән чәчле малай берничә адым гына читтәрәк басып тора иде.

    Сәүбәннең чын-чынлап ачуы килә башлады. Ничек котылырга бу каһәрдән? Берәр сихер, зәхмәт эшеме бу? Тизрәк авылга җитәсе иде, бу мәзәк хәлләрне онытасы иде!.. “Их, Кала-тау! Син дә сагаеп күзәтәсең бугай бу маҗараларны… Йә, тынычландыр инде мине, асылыма кайтар… Кала-тау...”

    Сәүбән кызу-кызу адымнар белән ары китте. Ул үз артыннан мыштым гына ияреп килүче малай хакында ничек тә онытырга тырышты, үзен көчләп диярлек малай чагыннан калган хатирәләр дәрьясына алып кереп китте. Ә Сәүбәннең бала чагына кагылышлы иң гаҗәеп хәлләр шушы Кала-тау белән бәйләнгән иде.

    Иң кызыгы һәм гаҗәбе Кала-тауның түбәсе, очы булгандыр. Дөресрәге, бу тауның түбәсе бөтенләй дә юк иде. Ниндидер могҗиза белән аның очын кисеп алып, өстен тигезләп, “сыпырып” куйганнар диярсең… Җитмәсә, Кала-тауның әнә шул өске ягына тигез, шома таш түшәлгән. Чып-чын аэродром инде!

    — Булмый торсын әле!.. Беләсеңме күпме тарта хәзерге самолетлар? Йөз тонна!

    Сәүбән, таныш тавыш ишетеп, йөзен чытты. Әмма күтәрелеп бәрелмәде, хәтта дәшмәде дә… Ул тагын Кала-тау ягына карап алды. Коткарса ул гына коткарыр бу афәттән. Тәмам тилеләнеп, акылны җуйганчы дип, Сәүбән бөтен җан-күңеле белән балачак хатирәләренә ябышты. Бу хатирәләрнең үзәгендә Кала-тау иде. Әнә бит ул ничек аерылып тора. Ул хәтта тауларга охшамаган да.

    Башкалары үз түбәләре белән күк пәрдәсен төртеп тишмәкче булып югарыга үрелгәннәр, Кала-тау гына, арада иң биеге булуына карамастан, әкияти бер җанвар кебек бөгәрләнеп җиргә яткан да йокыга талган… Ниндидер серле дә, шомлы да манзара бу. Менә ул уяныр да үкереп-бакырып, тирә-яктагы тауларны, урманнарны әвәрә китереп торып басар кебек…

    Ни генә сөйләшмиләр иде бу Кала-тау хакында!

    Әле дә хәтерендә, түбән очта бер карт яши иде. Ай-һай сәер карт иде ул. Пәри кызы белән сөешеп “диванага калган” дигән сүзләр дә йөрде. Исеме ничек соң әле? Рәхмиме, әллә Хәсмиме?..

    — Хөсни. — Монысын янында барган теге малай әйтте.

    Сәүбән бу юлы да аны үз күңеленә артык якын җибәрмәскә тырышты, тыныч кына сөйләшә башлады:

    — Ә, әйе, Хөсни… Туктале, каян беләсең син аны, ул бит мин бәләкәй чакта ук каядыр китеп югалган иде?

    — Белмәскә, шул синең бала чагың бит инде мин. Һаман ышанмаган буласың. Бигрәк сәер кеше син… Үз-үзеңне танымыйсың…

    Малайның бераз үпкәләбрәк әйткән сүзләре Сәүбәннең күңел түренә шом йөгертсә дә, ул һаман әле сер бирмәскә тырышты. “Бәласеннән башаяк, башка дәшмәскә кирәк, җавап биргән саен, сихер үзенә тартучан була”,— дип уйлап алды да кабат баягы уйларының тигез ызанына килеп төште.

    …Менә шул Хөсни карт авызыннан чыга иде бөтен хикмәтле сүзләр. Кич яланга ат сакларга чыккач, бөтен урам малайларын үз тирәсенә җыеп ала да сөйли башлый үзенең әкиятләрен…

    Имеш, бу Кала-тау — кеше кулы белән өелгән тау. Әйе-әйе, элек булмаган мондый тау. Тик аны җир кешеләре дә өймәгән. Күктән төшкән кешеләр күтәргән аны.

    — Күктән төшкән? Ничек төшкәннәр соң алар?

    — Күктә дә кешеләр яшимени?

    — Булмас ла… Ялгандыр бу…

    Хөсни тыныч кына дәвам итә.

    — Бу кешеләр галәмнән корабларга утырып төшкәннәр. Кала-тау өстендәге мәйдан аларның чуен кораблары төшә торган урын булган.

    — Каян, каян төшкәннәр соң алар?— дип түземсезләнә кемдер?

    — Каян булсын, Айдандыр инде. Иң якыны Ай бит, — ди икенчесе.

    Хөсни карт, башын чөеп, бераз вакыт төпсез күккә карап тора да әйтеп куя:

    — Чулпан йолдыздан килгәннәр алар.

    — Таң йолдызыннанмы?

    — Көтүче йолдызыннанмы?

    — Зөһрәдәнме?

    — Әйе, Зөһрәдән. Ул йолдызда яшәүчеләрнең башында Зөһрә-ана тора. Менә шул Зөһрә-ананың оныклары төшкән безнең Кала-тау буена…

    — Ә нигә Кала-тау дип аталган соң ул? Анда бит бернинди дә шәһәр юк?— Теге түземсез малай һаман төпченепме-төпченә…

    — Әйттем бит инде: бу урында элек тау булмаган, — дип, сүзен дәвам итә Хөсни. Учак уты яктысында ул үзенең җыерчыклы йөзләре белән әллә нинди серле, әкияти затка охшап тора. Әмма малайлар бу заттан курыкмыйлар. Чөнки аның самими, изге күңелле бер Хода бәндәсе булуын үзләренең сабый күңелләре белән тоеп беләләр.— Балчык ташып тау өеп куялар башта. Аннары өстенә таш түшиләр, кораб төшәр өчен мәйдан ясыйлар.

    — Шуннан, шуннан?.. Шуннан соң шәһәр төзиләрме?

    — Туктале син, Хәбип малае. Кума атны ул кадәр. Төн озын, барысын да берәмтекләп сөйләрмен. Тыңлагыз гына… Сез тыңларга, хәтердә калдырырга тиеш боларны. Бу изге тау тарихын, авылыбыз тарихын киләчәккә илтергә тиеш кешеләр бит сез. Ныклап тыңлагыз. Мин сөйләгәннәрнең бер бөртеген дә түкми-чәчми хәтер сандыгыгызга салып барыгыз…

    Малайларга Хөсни карт сөйләгәннәрнең барысы да аңлашылып бетми. Әмма аның мавыктыргыч әкият-риваятьләрен тыңлау бик тә кызык, рәхәт. Тик… бераз шомлырак кына. Үзләре дә сизмәстән, малайлар бер-берсенә сыенышыбрак утыралар, ара-тирә Кала-тау ягына да караштыралар…

    Хөсни картка тыңлаучы гына булсын. Әле генә шул могҗизалар эчендә булып кайткан диярсең, ышандырып, үзе әйтмешли, берәмтекләп сөйләп бара…

    — Галәмнән төшкән кешеләр ә-ә-нә теге әрәмәлек буйларында шәһәр төзи башлыйлар. Әмма җир кешеләренең явызлыгын белмиләр әле алар. Төзеп кенә бетерәләр, җирдәге кыргый затлар бу шәһәргә һөҗүм итәләр, аны яндырып, пыр туздырып китәләр. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Зөһрә-ана оныклары шәһәрләрен тау эченә салырга булалар…

    — Хәзер дә бармы ул шәһәр?

    — Хәзер дә бар, безнең Кала-тау эчендә гүзәл шәһәр бар…

    Аның бар икәнен Сәүбән үзе дә белә. Әнә бит әнкәсе тиргәгән саен: “Йөрмә шул тауга, эчендәге рухлары чыгып, сихерләп дивана ясарлар”,— дип тирги. Рухлар шул ук кешеләр бит инде. Ә кеше булган җирдә йә авыл, йә шәһәр була да була инде. Тагын шунысы да бар: тау эчендә авыл булалмый. Авылның бит аның басулары, кырлары, күлләре, чишмәләре, таллыклары, сайрар кошлары була. Ә шәһәр гел таштан төзелә. Тау эченә таш өю берни түгел лә ул…

    Алдагы көннәрдә ат сакларга чыкмаган, шуның аркасында риваятьнең башын ишетмәгән бер малай сорап куя:

    — Каян төшкәннәр соң алар?

    Хөсни карт, һич иренмичә, риваятен яңабаштан сөйли башлый:

    — Бердәнбер көнне Кала-тау башындагы мәйданга Чулпан йолдызыннан кораб килеп төшә, аңардан кешеләр коела. Су кебек зәңгәр күзле, җирән чәчле, ди, үзләре…

    Кемдер дәшми булдыра алмый:

    — Безнең кебекме? Безнең авылда бөтен кешенең күзе зәңгәр… Чәче дә җирән…

    — Менә-менә!.. Башлы малай булырсың, казаның әйбәт кайный… Менә шул Чулпан йолдыздан килгән кешеләр безнең авылга нигез салган да инде.

    Малайлар шаулашып алалар:

    — Уһу! Вәт шә-ә-әп!..

    — Ничек инде?

    — Без… без йолдыздан төшкәнмени?

    Хөсни карттан сора гына, ул шунда ук мавыгып сөйли башлый:

    — Әйе, Сарманай — менә шул зәңгәр күзле, әлиф кебек төз, зифа кешеләр авылы. Ызначит, без галәм затлары булып чыгабыз…

    — Нигә алар кире очып китмәгәннәр соң?

    — Нәрсәдер булган инде. Трактор да, матай да ватыла бит, галәм корабы да мәңгелек түгел, ызначит.

    — Кая булган соң ул кораб?

    — Бөтен хикмәт тә шунда шул: ул кораб юкка чыккан. Тау эченә яшерелгәндер дигән фараз сүзләр йөри йөрүен… Тик менә Кала-тау эченә кереп караган кеше юк әлегә…

    …Сәүбән, уйлар дулкынында салмак кына бара торгач, әллә кайсы тоемы белән, үзенең ялгыз калуын сизде. Кырт артына борылып карады. Әһә! Әнә ул малай. Тагын да арткарак калган. Мыштым гына булса да килүен килә үзе. Әллә үпкәләгән инде…

    — Әй, адаш, кил әле монда җәтрәк!

    Малай аңа карап кына адымын кызулатмады, дәшми-нитми килүендә булды. Бераз сабыр иткәннән соң, Сәүбән түземсезләнеп һәм малайның хәленә керергә тырышып сораша башлады:

    — Нишләп артка каласың? Ардыңмы әллә? Әйдә, бергә кайтабыз, миңа да, сиңа да күңеллерәк булыр…

    Малай һаман дәшмәде. Ул инде Сәүбән белән тигезләште, аннары, керфек тә какмыйча, авызын турсайткан килеш, килгән җайга узып та китте.

    “Да-а… малайны чынлап та үпкәләттем бугай”,— дип уйлап алды Сәүбән. Бала вакытта үл үзе дә бик үпкәчел булды. Берәрсе кирәкмәгән сүз әйтеп рәнҗетсә, хәзер үпкәләргә тора иде. Юк, какканга-сукканга әллә ни игътибар итми, ә менә авыр сүзне, бигрәк тә нахакны һәм ялганны күңеле күтәрми иде. Мондый чакта ул эченә бикләнә дә авылдан чыгып китә… Башта ындыр артлап кына инеш буена төшә, аннары Яман кул чокыры буйлап Кала-тауның текә ягына чыга. Нәкъ шул җирдә, стена кебек шома кыя астында урнашкан да инде “Кала-тау” дигән җанварның ыржаеп торган авызы… Сәүбән бу “җанвар”дан һич курыкмый, киресенчә, аның янында тынычланып калгандай була. Үпкә-рәнҗешләр юкка чыга, нахак сүздән тәмам изаланган, менә-менә очып чыгар төсле тибенеп яткан йөрәге дә, үз эзенә төшеп, салмак кына тибә башлый, күңеле дә үз урынына утыра, карашлары җылынып, йөзе яктырып, нурланып китә.

    “Җанвар авызы” дигәне тау куышы, мәгарә була инде.

    Ниндидер сихер, тылсым бар, ахры, бу тау куышы тирәсендә. Бәлки, якындагы чишмә буеннан киләдер бу тылсым?

    — Ул чишмәне онытмагансың икән әле…

    Янәшә барган малайның кинәт әңгәмәгә кушылып китүе Сәүбәнне сөендерде. Аның эченә җылы йөгерде. Ул юлдашына сиздермәслек итеп кенә елмаеп куйды. Кеше рәнҗеше — иң хәтәр әйбер бит. Бигрәк тә балалар рәнҗешеннән сак булырга кирәк. “Җанга кара тап булып ята торган әйбер ул”,— ди иде аның әбисе. Әбисе тагын әйтә иде: “Һәр җанда бар ул кара таплар. Аларга тимәсәң, кузгатмасаң, берни дә булмас, әгәр тисәң инде, җаның олтанга әверелер, дөньяң күмер кебек каралыр”,— ди иде мәрхүмә…

    — Ник онытыйм, онытмадым… Исемен дә хәтерлим әле — Рух чишмәсе.

    — Онытмагансың…

    — Изге әйберне онытып буламыни?

    — Изге дип тормыйлар, оныталар бит әле.

    Сәүбән сагаеп калды. Нәрсәгә төрттереп булыша бу малай.

    — Юк, син турысын әйт, сүзеңне уратып йөртмә. Кем оныта? Мин онытаммы?

    — Мин бит әле “син онытасың” димәдем…

    — Юк, “син онытасың” дип әйткән кебек әйттең!

    — Алайга калгач, син дә онытасың.

    — Йә, сөйлә…

    — Менә безнең әнкәбез изге кешеме?

    — Изге… Аннан да изгерәк зат юк минем өчен!

    — Шулай булгач, нигә унсигез ел буе янына кайтмый йөрдең? Ник бер мәртәбә булса да кайтып, ике пүлән утынын ярып, коймасын рәтләп яисә бакчасын казып китмәдең? Ә? Хәтердә, истә тоту онытмау түгел әле. Кайтып хәлен белеп йөрү, булышып тору ул онытмау дигән нәрсә…

    Малай дөресен сөйли иде. Сәүбәнгә оят булып китте. Шулай да ул акланыр өчен ниндидер сүзләр, дәлилләр уйлап табарга тырышты:

    — Әнкәйне мин ел саен ике-өч мәртәбә үз яныма чакырып, кунак итеп, тәрбияләп тордым. Әле ике ай элек кенә булып китте…

    Малайга бу дәлилләр бөтенләй дә тәэсир итмәде. Ул тагын да уйчанланыбрак баягы сүзен кабатлады:

    — Хәтерләү, истә тоту онытмау түгел әле. Әйттем бит инде… Онытмау ул — туган туфрактан, изге туфрактан, изге чишмәләрдән аерылмый яшәү дигән сүз.

    — Ә мин аерылдыммы?

    — Аерылдың…

    — Син каян беләсең соң, малай актыгы?! Миңа акыл өйрәтеп барган буласың…

    — Алай сөйләшмә, сиңа килешми… Беләсең килсә, син минем кебек чакта әдәплерәк, акыллырак идең. Хәзер әллә нишләгәнсең… Дөньяга ачуың чыккан… Җиреңнән, суыңнан, чишмәңнән аерылып, бик озак яшәдең шул син.

    Сәүбән аңлап барды. Бу — гади малай түгел. Ходай Тәгалә җибәргән бер рухи зат, ахры, ул. Тагын да тирәнгәрәк кереп уйларга курыкты ул. Авылына барып җиткәнче йә диванага сабышыр… Иң яхшысы — кабаттан бала чакның матур хатирәләренә кайту, сүзне шул вакытның гүзәл мизгелләренә таба борып җибәрү.

    — Ә син хәтерлисеңме ул Рух чишмәсен?

    — Хәтерләмәскә, син минем кебек чакта ул чишмә буенда күп йөрдең…

    — Шуннан, шуннан?..

    — Утырган да шуган! Ул чишмәнең бик сәер яклары бар. Йә, әйтеп кара, нинди сәерлеге бар аның?

    Сәүбән моны белә иде. Ул, сөенеп, елмаеп җибәрде. Аннары, кинәт уйчанланып әйтеп куйды:

    — Җәйнең бер көнендә канлы яше белән елый ул…

    — Улагы тулып аккан кызыл суны канлы яшь дип уйлыйлар…

    — Улагына да сыймый иде хәтта… Балчыгын кыйнап-кыйнап, ярларына бәреп-бәреп ага иде ул…

    — Ул “тау каны”н карарга халык җыела…

    — Шулай да якын килергә, ул суга тотынырга куркалар иде…

    — Ул канлы суга кычыткан чыпчыгы төшеп үлгәнен Хәләф абзый күргән булган…

    — Хәтерлим әле, мин ул суга бармагымны тидереп карадым. Берни булмады. Тырнагы гына төште. Ярты елдан яңа тырнак үсә башлады. Менә, менә кара… Сизелми дә хәтта…

    — Бер көн, бер төн акканнан соң, канлы су агудан туктый. Шуннан соң башлана да инде сәер галәмәтләр…

    — Нәрсә-нәрсә?— Сәүбәннең бу сүзне ишеткәне юк иде.

    — Галәмәтләр димен. Әкәмәт хәлләр дигән сүз инде.

    — Шулай диген син аны. Теге… ни… тауның зәһәр тавышлар чыгарып ыңгырашуын, елавын, сыктавын әйтәсеңме?

    — Монысын да онытмагансың…

    — Әби әйтә иде: “Тәңребез туган көнне шулай була”, — ди торган иде. Беләсеңме, Күк-Тәңре җәй көне, июнь уртасында туган бит…

    — Анысын мин дә беләм, синең әби минем әби ич инде… Сабантуй бәйрәме Тәңренең туган көнен бәйрәм итү булып чыга, имеш… Кешеләр шулай җитезлектә, егәрлектә һәм батырлыкта Тәңрегә тиңләшергә телиләр, ди. Аны хөрмәтлиләр, алкышлыйлар, ди.

    — Ә, искә төште, шулай бит әле. Июньнең иң озын көнендә туган Күк Тәңресе. Тәңре туган көнне мактап, Кояш та күктә бик озак торган, имеш.

    — Ә Тәңренең хатыны кем, беләсеңме?

    — Юк, белмим.— Сәүбән, бала чакта белгәннәрен зиһене аша кичереп, бөтен хәтерен эшкә җикте. Исенә төшерә алмады.

    — Оныткансың… Иң кирәген оныткансың, нәсел йомгагының очын югалткансың…

    — Юк ла, хәзер искә төшә ул… Яле, бераз әйтеп җибәр…

    — Әйтмим, бу әйберне үзең искә төшерергә тиеш. Шулай иткәндә генә син аны башкача онытмаячаксың.

    Сәүбән кыен хәлдә калды. Нәсел йомгагының гына түгел, хәтер йомгагының да очын югалткан иде ул. Шул очны табып тартып кына җибәрәсе дә соң… Хәзер сүтелеп китәр кебек…

    Хөсни карт сөйли иде. Иң беренче булып күк йөзе туган, ди иде. Күкнең иясе — Тәңре. Калган бөтен нәрсә — шул Тәңре тудырган дөнья. Ләкин бит Тәңре үзе генә дөньяны ярата алмый. Аңа хатын кирәк. Бөтен планеталар арасында бердәнбер хатын-кыз планета — йолдыз бар икән. Ул — Чулпан, ягъни Венера. Күк-Тәңре менә шул Чулпан-Венерага ярәшкән дә инде. Чулпан-Венера безнеңчә Зөһрә-ана була. Ә Зөһрә-ананың оныклары, Җиргә төшеп, безнең авылга нигез салганнар…

    — Уф!.. — дип куйды Сәүбән. — Искә төште.

    — Йәле, әйтеп кара.

    — Безнең Зөһрә-анага өйләнгән ул.

    — Ярый, бөтенләй өметсез түгел икән әле син.

    — Рәхмәт инде.

    — Кала-тау тавышланганда, бөтен тирә-як дер калтырап тора иде, ә?

    — Шул искә төшсә, әле дә тәннәрем чымырдый башлый…

    — Ә үзең тауның шул вакытын ярата идең…

    — Әллә син чынлап та сихерче сыңарымы?.. Боларның барысын да каян беләсең? Теленә салынып тора дисәм, мин әйткәннең-уйлаганның тап өстенә басып барасың…

    — Әйттем бит инде, — мин синең бала чагың, малай вакытың гына… менә кара: бөтенесе дә туры килә: яра җөе дә, күзләрем, чәчләрем дә… — Малай үзенең йөзенә-битенә, күзләренә, чәчләренә төртеп күрсәтә башлады.

    — Анысы шулай да соң…

    — Исемем дә, сүзләрем дә туры килә. Инде тагын ничек ышандырыйм сине?

    — Мин дивана түгел лә! Нишләп, ничек минем әллә кайчангы бала чагым кеше сурәтенә кереп йөрсен ди?! Әйтсәм, адәм көләр…

    — Алайса, син генә белгән бер серне ачыйммы?

    — Әһә! Менә хәзер тотам мин сине! Яле, кеше белмәгән нинди серем бар минем?

    — Йә, әйт инде, әйт! Юри кыланасыңдыр әле…

    — Тыңла алайса. Без йөрергә яраткан чишмә өстендә генә, тауны тишеп, мәгарә кереп китә. Шул мәгарә авызында, эчкәрәк кергәч, бер тар тишек бар. Исеңә төштеме? Менә шул тишектән бераз шуышып баргач, олы бүлмәгә килеп чыгасың… Синең беркем белми торган серең әнә шул мәгарә бүлмәсе иде.

    — Белдең…

    — Хәтерлисеңме, анда сәке сыман урын бар иде. Кипкән печән ташып, шул сәке өстенә түшәк тә әмәлләдең әле…

    — Хәтерлим…

    Хәтерләмиме соң! Сәүбән барысын да ап-аяз хәтерли. Теге тишектән суырылып кергән яктылык мәгарәнең эчен тонык кына яктыртып тора иде. Бу бүлмәдә ул бала чагының иң моңсу, шулай ук иң бәхетле мизгелләрен кичерде. Күңеле үпкә-зардан, рәнҗештән әрнегән вакытта, шушында килеп, үзенчә юанып, олыларча сагышланып-уйланып, сәкесендә чалкан төшеп ята иде ул. Тигез-шома итеп кырылган таш стеналарга, гөмбәзләнеп уелган түшәмгә төбәлеп ятасың да ятасың… Сәүбән ике сәер хәлне бик ачык хәтерли: күз керфекләрен йомшак кына иркәләп, борын эчләрен рәхәт кытыклап, тәмле җил йөри. Әйе-әйе, тәмле-татлы җил! Алмагач чәчәгенең тәме бар иде бу җилдә… Сәүбән белә: үтәли юл булмаса, җил йөрми. Димәк, Сәүбән бүлмәсеннән соң да мәгарә дәвам итә. Унынчыда укыганда бу юлны, ниһаять, тапты ул. Стенадан ыржаеп торган тишекне киңәйтеп, эчкәрәк кереп карады. Тагын ике бүлмә барлыгын белде. Тик анда дөм караңгы иде. Кабызган чыра бик тиз сүнеп бетә, аннары, Сәүбәнгә эчкәрәк керүнең кирәге дә юк иде. Аның үз бүлмәсе бар, үз сере, үз дөньясы бар… Икенче могҗиза да шул тау куышы белән бәйләнгән. Сәүбәннең күп мәртәбәләр искә алганы булды: Кала-тауның йөрәге тибә иде. Кешенең йөрәк тибешенә охшамаган иде бу саңгырау тавыш: дөп-дөп… дөп-дөп… дөп-дөп… Бер дөпелдәвек белән икенчесе арасында әллә күпме вакыт бар. Унга кадәр генә санап булгандыр, мөгаен…

    — Тауның йөрәге типкәндә, бөтен дөнья селкенеп куя иде…

    Янында барган малайның сүзгә кушылуы Сәүбәнне айнытып җибәрде. “Карале, минем бөтен уйлаган уйны укып бара бу”,— дип уйлап алды ул. Барысын да каян беләдер?

    — Барысын да беләсең тагы… Тик мин барыбер берни дә аңламыйм: кем соң син? Йә?.. Үзең уйлап кара: балачак, сабый вакыт кире кайта алмый бит инде. Ул үткән, яшәлгән! Яшәлгән и вәссәлам! Кире кайта алмый ул, по-ни-ма-ешь!..

    Малайның җавабы үтә дә сәер иде:

    — Кайта шул… Кеше, бала чагым үтте дә онытылды, хәтер чоңгылларына матур һәм гыйбрәтле истәлек булып төшеп, югалып калды, дип уйлый. Һәм ялгыша!.. Аның бала чагы гел янында, гел янәшә йөри… Ничек күрсен ул аны! Тормыш ваклыкларыннан аның күңеле сөрсегән, җаны изаланган, йөрәге җәрәхәтләнгән, бәгыре каткан була. Күзендәге яшәү нуры, өмет нуры тоныкланган, йөз суы кипкән була…

    — Инде аңа китсә, менә мин күрәм бит…

    — Күрүчеләр дә бар… Күңел сафлыгын, ихлас хисләрен, мәхәббәтен югалтмаган кешегә ап-ачык булып күренә ул — балачак, бал чак…

    — Мин… Мин — әйбәт кешемени?

    — Ничек дим инде… Әйттем бит, син начар кеше түгел. Әйбәтлегеңә килгәндә… Бу яклап шактый ышандырасың бар әле. Күңелеңне, җан-рухыңны, йөрәгеңне сынап, барлык уйларыңны тагын бер мәртәбә яңартып чыгасың бар.

    “Кара ничек матур сөйләшә, берәр акыл иясе диярсең”,— дип уйлап өлгерде Сәүбән. Үзе ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тоеп, бертында әйтеп куйды:

    — Барыбер рәхәт миңа. Бөтенләй үк беткән кеше түгел икәнмен бит…

    Сәүбән моны үзе дә белә. Ихтыярсыз, йомшак рухлы, шактый куркак кеше булса да, ул таш йөрәкләрдән яисә чүпрәк җаннардан түгел. Сәүбән үзендә элеккеге авыл рухын, авылда яшәгән чакларыннан килүче ихлас хисләрне, самими тойгыларны, эчкерсез мәхәббәтне аермачык тоя. Дөресрәге, нәкъ шулар аны тормыш баткаклыгыннан һәм чарасызлыктан, төшенкелектән саклап калды да…

    Шәһәрдәге Сәвиясе балага авырлы иде. Тулгак вакытлары җиткән. Сәүбән аның тирәсендә бөтерелеп кенә йөри: тегесен китерә, монысын алып кайта… Юк, бу хәлләр элгәрерәк башланды. Өйләнешеп бергә тора башлагач ук, Сәүбән үзенең бәхетсез икәнен аңлаган иде инде.

    Аларның өч ел балалары булмады. “Бала — мәхәббәт җимеше” дигән сүздә дөреслек бар икән. Сәүбән бик еш уйлана иде: “Аерылырга кирәк, аерылырга кирәк… Балабыз да юк… Икебез дә яңабаштан тормыш корырбыз…”

    Һәм менә — Сәвия балага узды. Баштарак Сәүбән аңышмады. Хатынына бала табарга вакыт җиткәч кенә җаны чыгырыннан ычкынды. Бала булачак бит! Аларның уртак бәгырь җимеше туачак! Бер-берсен яратмаган ике җанны мәңгелеккә бәйләп куячак! Әле аерылышырга, яңа тормыш корырга, бәхетле булырга ниндидер өмет бар иде. Хәзер ул өмет тә бетте, сүнде…

    Өметсез кеше — бәхетсез кеше. Сәүбән эчә башлады. Көннәр буе юкка чыгып, югалып йөрде. Әллә нинди дуслар тапты, пычрак подвалларда, ташландык йортларда кунып калган чаклары да күп булды. Ул көннән-көн тормышның төбенә таба тәгәрәде. Сәвиясе, битен яшь белән юып, йөрәген өзгәләп, күңелен әрнетеп, тумас борын туачак сабыеның җанын имгәтеп, ялгызы өйдә изаланып ятты. Ачыргаланып кычкыра-кычкыра, иңри-иңри мендәр төйгән чаклары да еш булды аның…

    Менә шундый ямьсез көннәрнең берсендә Сәүбән, “баш төзәтерлек” кенә акча табу нияте белән, кайчандыр авылдан ияреп килгән иске чемоданын ачты. Ачты да артына егылып китә язды… Кыршылып, таушалып беткән чемодан эченнән мәтрүшкә-бөтнек исе, авыл исе аңкып килеп чыкты! Сәүбән шаша язды! Юк, башта әле ул айныды, аннары гына шашар дәрәҗәгә җитте. Рух чишмәсе буеннан алып кайтып киптерелгән мәтрүшкә сихере үзенекен эшләде: Сәүбән элекке, ихлас хәленә, керсез күңел ярларына кайтып төште. Ул шунда ук басынкыланып-моңсуланып калды. Әмма ул бер нәрсәне күңеленә нык кабул иткән иде: тормыш дәвам итә, кан, нәсел дәвам итә! Ул үз язмышын онытып, бөтен барлыгын, омтылышларын, хыялларын туачак баласына багышларга, аның бәхете өчен җанын да, тәнен дә аямый яшәргә тиеш! Бу — авыл фәлсәфәсе. Бу фәлсәфәдә кемдер чикләнгәнлек, хилафлык күрер, әмма бу фәлсәфә — дөньядагы иң кешелекле һәм шәфкатьле тәгълиматларның берсе! Чөнки ул киләчәк яклы. Кеше үзенең нәсел дәвамы өчен шәхси тормышын, хәтта бәхетле язмышын корбан итә белергә тиеш! Бу — Табигать кануны, әмма бу — Кешелек кануны да! Сәүбән бөтен кешелек өчен җавап биреп бетерә алмый, әлбәттә… Әмма авыл өчен әйтә ала: авылда мондый фидакарьлек бар әле, шуңа да авыл шәһәргә караганда тазарак, иплерәк, өметлерәк…

    Авылның чын рухы менә шушындый мәтрүшкә, бөтнек исләренә, шифалы чишмәләр суына, талгын җил сулышына сеңгән. Сәүбән моны яхшы белә хәзер. Үз язмышында татып белә…

    — Йә, җитәр сиңа, артык нык тирәнгә төшәсең… Барсын да кузгатма. Авылыңа кайтып барасың бит. Әле монда да күңелеңә авыр таш булып ятардай хәлләр күп булыр. Мин моны сизеп торам…

    — Мин дә сизәм…— Сәүбән инде янында барган малай белән үз итеп, кадерле кешесе, туганы итеп сөйләшә башлаган иде.— Минем монда да җанга тияр нәрсәләр күп шул. Кичә генә киткән кеше түгел бит… Унсигез елга катлап-катлап, сылап-сылап, ничә мәртәбәләр генә түшәлгәндер инде бу аяусыз вакыт тузаны?..

    — Дөресме шул: йөрәгеңдә җәрәхәтне вакыт тузаны да, тормыш юшкыны да каплап, томалап куя алмады бит. Шуңа да менә кайтып барасың…

    — Анысы дөрес, адаш энекәш… Ул җәрәхәтнең исеме — Сә-ви-я…

    — Күрәсең киләме?— Малай сак кына, Сәүбәннең күңелен кузгатмасам ярар иде дигән кебек сагаеп-сакланып кына сорады.

    — Бик килә!

    — Шулайдыр дигән идем аны…

    — Мин аны бик еш төшемдә күрә идем. Тик… үтә дә сәер итеп, серле итеп күрә идем.

    — Ничек?

    — Беләсеңме, элекке яшь вакытын түгел, мин аның хәзерге вакытын күрә идем.

    — Кызык… Син чынлап та сәер кеше.

    — Нигә мин генә, син дә сәер, димәк. Син бит минем бала чагым! Дөрес булса…

    — Шулай булып чыга шул…

    — Ә син хәтерлисеңме, Сәвия белән бәйле тагын бер серем бар минем. Әгәр син минем бала чагым икән, ул серне белергә тиеш.

    Сәүбән янәшәсендә барган малайга әллә нәрсә булды. Ул үз эченә йомылып, хәтта бераз чүгеп, кечерәеп калды. Маңгайларын җыерып та, йөзен чытып, күзләрен йомгалап та уйланды, әмма җавап бирерлек сүз тапмады. Сәүбәнгә шул гына кирәк иде. Ул, үртәүле тавыш белән:

    — Нәрсә, рәт беттеме?— дип сорады.

    — Белмим, билләһи, белмим…

    — Ә үзең!.. Мактанган буласың… Барысын да беләм, имеш…

    — Көлмә. Үзеңнән көләсең. Мин бит синең бала чагың.

    — Алайса, нигә авызыңа су каптың? Нигә телеңне тешләдең? Нигә, нигә?

    — Ул сер сезнең гыйшык-мыйшык белән бәйләнгәндер әле.

    — Әйе шул! Җылына башлады…

    — Җылынасы-нитәсе юк, мин барыбер белмим.

    — Нишләп?

    — Мәхәббәт — бала чактан өстен. Мәхәббәт башланган урында мин үләм. Мәхәббәт — язмыш мәсьәләсе, ә мин… мин… сафлык мәсьәләсе…

    — Ярый, ышандырдың ди… Үзең башлы гына булып чыктың, малай. Логикаң шәп синең.

    — Йә, әйт инде, нинди сер ул?

    — Ә-ә, кызыкмы? Тыңла, алайса, сер итеп кенә сөйлим.

    — Ак ант, кара ант? Билләһи газыйм, бу серемне ачсам, җанымнан языйм...

    — Син бит минем антны әйтәсең.

    — Бәй, мин кем соң?

    Сәүбән бот чабып куйды.

    — Һи, тагын онытканмын… Һич кенә дә күнегә алмыйм әле бу сихер шаукымына. Менә шул, тыңла. Син беләсең инде, Рух чишмәсеннән авыл ягына бераз баргач, тау башына юкәләр рәте менеп китә. Кем утырткандыр аны, Ходай үзе генә беләдер, әмма бик сәер агачлык ул. Бер рәт булып өскә менеп китә дә, тауны урап, боргаланып-боргаланып, аргы якка барып төшә. Ул төшкән урында тагын бер мәгарә башлана. Хикмәт анда түгел. Хикмәт бу яктагы беренче юкә агачында.

    — Сәвиянең ни катнашы бар аңа?

    — Бар шул. Без икәү бик еш килә идек Рух чишмәсе буена. Аның суын эчеп, бер-беребезгә сибешеп, матур минутлар кичерә идек. Аннары өсне-башны салып кибенәбез…

    — Ничек инде?

    — Шулай, якындагы теге юкә агачына барабыз да өскә үрмәлибез. Бераз менгәч, агач ябалдашлары безне авыл күзеннән, якында гына йөргән көтүчеләрдән, печәнчеләрдән, юлчылардан яшереп куя. Менә шунда без чишенеп ташлыйбыз да күлмәкләребезне ботак-чатакка тезеп эләбез…

    — Сез бигрәк инде… Оятсызлар кебек кылангансыз…

    — Үзем дә аптырыйм, бер дә оят түгел иде безгә. Мин Сәвиягә тимәдем, рәнҗетмәдем. Әмма мин аны һушны югалтырлык дәрәҗәгә җитеп назлый идем… Беренче мәртәбә күкрәкләреннән шунда үптем… Салкын бөркеп, калтыранып торган күкрәк алмаларын борыным белән назлый-назлый үптем… Шытып, күпереп килүче бодай бөртеген иреннәремә алып, шулай назлап капкан килеш: “Мин сине яратам!”— дип пышылдый идем… Чәчләренә, кашларына, керфекләренә, кыенсынудан алсуланган бит, ияк очларына, кулбаш-янбашларына, күкрәк төймәләренә кунган көмеш тамчылар бүген дә күз алдымда… Кендек уймагында да шундый ук көмеш тамчы. Менә ул тамчы, ниндидер җан иңеп, шул оясыннан йөгереп чыга да аска, тагын да серлерәк, сихерлерәк дөньяга таба тәгәри…

    — Син, чынлап та, бәхетнең нинди икәнен белеп калгансың…

    — Юк, ялгышасың, мин бәхетнең нинди икәнен белми калдым, ә менә сөю-мәхәббәтне бөтен матурлыгында татып белдем.

    — Син хаклы… Мең мәртәбә хаклы!

    … Авылга җитеп киләләр иде инде. Сәүбән, сискәнеп диярлек, бер сәер уйга барып төртелде: “Бу малайны минем белән күрсәләр? Нәрсә дип әйтермен соң? Көләрләр…”

    Малай-Сәүбән, әлбәттә, аның бу уйларын белеп бара иде. Ул җавабын көттермәде:

    — Йә, юләр сатма. Мине синнән башка беркем күрми. Бер кеше икәү була алмый бит инде!

    — Ә?..

                                  4

    “Туган туфрак” дигән сүз дөрес икән. Туган авылына, йорт-нигезенә якынлашкан саен, Сәүбәннең йөрәге ныграк җилкенә барды. Баштарак, йөрергәме-юкмы, дигән кебегрәк тибенеп яткан йөрәк, бераздан эчке бер талпыну белән сулкылдарга кереште, аннары чабып-йөгереп үк китте, ниһаять, авыл читендәге инеш аша салынган агач күперне чыгуга, ярсып-ярсып, ярылырдай булып тибә башлады. Унсигез ел аз гомер түгел шул… Бигрәк тә туган туфрактан аерылган кеше өчен… “Туган туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый, балам”, — ди иде әнкәсе.

    Яз көне булды бу хәл. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укучы Сәүбән, яланда йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген чокып алды да, кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйды. Аның өчен бакчаларындагы иң яхшы туфракны алып керде, көн саен диярлек су сибеп тора башлады.

    Юлда кайтканда шиңә башлаган гөл тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп-яшелләнеп китте. Туфрак килеште үзенә — бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады...

    Сәүбән шатлыгыннан очып диярлек йөрде. Бу гөл чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә иде ул.

    Кинәт гөлгә әллә ни булды. Берничә көн эчендә чәчәк таҗларын коеп бетереп шиңә башлады. Башта яфрак очларын саргайтты, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште…

    Сәүбән нишләргә белмәде, һаман су сипте, гөлнең төбен йомшартты, кояшлырак урынга күчереп куйды. Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде.

    Шунда ул әнкәсенә дәште:

    — Әнкәй, карале, матур гөлебез үлә бит, нишлибез инде хәзер?..

    — Нишли дә алмыйсың, улым. Туфрагы килешмәгәндер, туфрагы. Туган туфракка ни җитә, — дип, уйчан гына әйтеп куйды әнкәсе.

    “Кеше — табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Ул, туган якларыннан аерылып, нинди генә җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим сизә, моңсулана, боега…

    Балаларда картлар акылы була икән. Гөлне үз яланына илткәндә, Сәүбән әнә шул хакта уйланып барды.

    Сәүбән уй очын төйнәп бетереп һушын җыеп алырга өлгерми калды, үр тыкрыгыннан Май әби килеп чыкты… Май әби! Әй, Май әби! Синме бу? Син шул… Үзгәргән… Үзгәрмәгән! Юк, иң дөресе: үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә.

    — Исәнлек-саулыкмы, Май әби!

    Май әби Сәүбәнгә игътибар итмәде. Колакка электән үк катырак иде ул. Әнә бит Сәүбәнне ишетмәде дә, әллә иске көянтәсен, әллә карт сөякләрен шыгырдата-шыгырдата, болай да бөкре гәүдәсен тагын да алгарак ташлап, һаман баруында булды.

    — Май әби, исәнме-саумы!— Бу юлы Сәүбән тавышын кызганмады.

    Ниһаять, Май әби, үзенең уй-гамь дөньясыннан аерылып, башын күтәрде, әмма бөкресе шул килеш калды.

    — Аллага шөкер, исәнлектә гомер сөрәбез, рәхмәт, балам, матур сөйләшүең өчен.

    — Ни хәлләрдә генә торасың, Май әби?

    — Хәлләребез Ходай кулында инде… Язганны күрмичә, кара гүргә кереп булмый, балам. Менә һаман җан асрыйм әле… Кем соң син, балам? Бер дә күргән-ниткән кешегә охшамагансың.

    — Ныклабрак кара әле, Май әби, кемгә охшаганмын соң?

    Май әбигә тулы чиләкләр асылынган көянтәне күтәреп тору кыен иде. Ул, болай да җыерчык сарган йөзен тагын җыера төшеп, Сәүбәнне як-яклап тикшерә башлады. Бу юлы Сәүбән шуны искәрде: Май әбинең башы үрелеп-үрелеп караганда, бөкре гәүдә һаман үз урынында кала, бу хәл карчыкны мескен, зәгыйфь итеп күрсәтә. Сәүбәннең моңа күңеле сызлый, әмма ул аңа берничек тә ярдәм итә алмый иде.

    — Кем диим икән соң? Бер дә күзгә таныш кеше түгел, гаепләмә, балакаем, колаклар гына түгел, күзләр дә ялгышалар хәзер.

    — Ә менә бу малайны таныйсыңмы?

    — Кемне тагы?— Карчык, көянтәле бөкре гәүдәсен кузгатмыйча гына, башын боргалый башлады. Сәүбән дә тирә-ягын барлады. Ул читтәрәк елмаеп басып торган таныш малайны бик тиз эзләп тапты.

    — Әнә теге малайны…

    — И-и, балам, ни дигән сүз инде ул?! Җаны чыгарга торган карт әбиең белән шаярып торасың тагын… — Май әби, күңеле борчылып, чын-чынлап китәргә җыенды.

    Сәүбән бер малайга, бер Май әбигә карап торды да, тәмам төшенеп җитте. Малай аны алдамаган, басу капкасы төбендә аңа чып-чын балалыгы, дөресрәге, бала чагының рухы, рәвеше, образ-сурәте очраган. Һәм ул аныкы гына! Ул гына күрә аны!

    Йөрәге шартлар хәлгә килеп җиткән Сәүбән тәмам каушап төште, ул хәтта теге малайга кабат күтәрелеп карарга курыкты.

    Шыгырдый-шыгырдый кайтыр сукмагына төшкән Май әбинең кызганыч хәле, ниһаять, аны айнытып җибәрде. Сәүбән, үзен-үзе белештермичә, йөгереп барып, аның көянтәсенә барып ябышты…

    — Әйдә, үзем озатып куям, Май әби. Мин бит Сәүбән, танымыйсыңмыни. Сәү-бән! Рәмзия малае. Әйе-әйе, кече малае. Таныдыңмы? Әйдә, бергә кайтабыз… Без бит күршеләр, өегезгә үк озатып куям…

    — И-и, балам-балакаччаем! Син Рәмзия улы буласыңмыни? Теге, китеп югалган улымы? Җирле, танымадым… Югалган җан — уылган җан шул… Синең, балам, йөз нурың да, җан нурың да уалгандыр… Алай озак йөрергә ярыймыни читтә?.. Туган җиргә кайткач, һәр туксан яшьлек карттан алып тугыз яшьлек балага кадәр танырлык итеп яшәргә кирәк, балам. Әле миңа туксан юк, ә мин инде сине танымыйм…

    Сәүбәнгә оят, бик тә оят иде бу сүзләрне ишетү. Ул боларның авылга кайткач ишетәчәк авыр сүзләрнең башы гына, яратып әйткәне генә булуын аңлады.

    Икәүләп авыл урамына керделәр. Сәүбәннең күптән көянтә-чиләк тотканы юк иде. Ул шактый суны түгеп-чәчеп бетерде, шулай да сер бирмәде, иреннәрен күгәрткәнче тешләп, Май әби артыннан кайтуында булды. Җитмәсә, теге малай да күз көеге булып бара. Сәүбән аңа сыңар күзе белән генә карап ала. Дәшми. Шушы дәшмәве белән үзенең үпкәсен белдерәсе килә. Чынлап та, ни дип ул юлга аркылы төшеп, күңел кузгатып, җан үртәп йөри? Кем кушкан аңа? Кем чакырган аны?

    Әле ярый җилкәсендә авыр көянтә бар. Югыйсә Сәүбән, күңеленә тулышкан үпкә-ачуыннан кабарып, өскә күтәрелеп китәр иде, яисә, шулай үпкәсенә тулыша-тулыша, шартлап чәлпәрәмә килер хәлгә җитәр иде…

    Сәүбән аңламый түгел, барысын да аңлый. Бу малайның, ягъни бала чагының бернинди гаебе дә юк. Ул бит үзе. Ул үз-үзенә генә үпкәли, рәнҗи ала. Теләсә, кичерә… Теләмәсә — юк… Әйдә йөрсен. Бер уйлаганда, аның булуы, янында йөрүе ярап тора. Япа-ялгыз кеше бит ул; бер иптәш тә булмаса, нишләр иде? Ә бу малай — иптәш кенә түгел, акыллы, зиһенле, һушлы, иманлы бер зат. Әнә бит ничек итеп ул Сәүбәннең җанын талкыды, йөрәген ярсытты, күңел хатирәләрен кузгатты. Бер дә зыянга булмады бугай… Бу малай очрамаса, әзерлексез-нисез килеш ничек итеп кайтып керер иде ул авылына? Көтелмәгән хисләрдән, кичерешләрдән йөрәге шартлар иде дә әрнүле күзәнәкләре белән Кала-тау итәген тутырыр иде.

    Кеше — шаккатыргыч дәрәҗәдә сәер зат. Байлыгы, малы китсә, җаны сызып борчыла, ә мәгънәсез үткән көннәре хакында уйларга вакыт тапмый. Сәүбәннең дә мәгънәсез үткән тормыш көннәре күп булды. Аның бу битарафлыгына ис-акыллар китәрлек… Басу капкасы төбендә очраган сәер малай исә аны, ниһаять, уйланырга мәҗбүр итте.

    Менә алар Май әбиләр турына җиттеләр. Сәүбән үз уйларын уйлаган арада, күрше карчыгы авыл хәлләрен сөйләп, үзенең карлыккан тавышы белән аның җанын өшетеп кайтты. Сәүбән әбине тыңламады да. Шушы берничә минутта аның уй йомгагы балалык елларын урап кайтырга өлгергән иде…

    Менә шушы яшел чирәмлеккә тезелеп утырырлар иде. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка. Май әби аларга сый чыгарыр иде. Кара икмәккә калын итеп ягылган атланмайның бераз баллырак, бераз төчерәк тәмен әле дә тел очында йөртә Сәүбән. Май әбинең исем-кушаматы да шушы “май табыны”ннан калган, ахры. Ә, юк… Чынлыкта бу исемнең тарихы борынгылыкка китә. Сәүбәннең укыганы бар: Тәңренең Умай исемле сөйгәнен — Гомер алиһәсен татарлар “Май әби” дип йөрткәннәр. Кендек иясе, нәсел иясе, гомер иясе буларак билгеле ул. Күршеләре Май әби дә тирә-яктагы бөтен бала-чаганың кендеген кискән кеше ләса… Сарманай авылында андый әби-бабайлар тагын бар әле. Ак бабай, Ак әби, Бал әбиләр бар, Алма бабай, Чия бабай, хәтта Шомырт әби белән Җиләк апа, Шире бабай белән Өлге бабай да бар авылда. Сәүбән аларның исемнәрен хәзер төгәл генә аңлата да алмый. Бу әбиләр-бабайлар, үзләренең исемнәрен аклар өчен, балаларга иң соңгы бал-майларын чыгарып бирәләр, алма-чия уңмаган елны, читтән алып кайтып булса да, балаларны алма-чия белән сыйлыйлар. Бу да — авыл рухы. Авыл гадәте. Аның матурлыгы, кирәк икән — бәхете!

    Сәүбән үз капкаларын шакыганда, Май әби, рәхмәтләр укый-укый, күрше өйалды эченә кереп бара, ә малай кыяфәтендәге бала чагы таралган томан кебек каядыр очып юкка чыккан иде…

    “Их, рәнҗеттем, үпкәләттем бугай, — дип уйлап алды Сәүбән, — башка килмәс микәнни? Ияләшә башлагач кына…” Әмма бу хакта озаклап уйланып торырга вакыт юк иде, өй эченнән әнкәсенең үтә дә таныш, газиз, ягымлы тавышы ишетелде:

    — Кем у-ул? Капка ачы-ы-ык!.. Көпә-көндез капка бикләп тотарга без урыс чирмеше түгел лә…

    Сәүбән унсигез елдан соң беренче тапкыр җил-яңгырда төсен югалткан, инде какшап-имгәнеп беткән урам капкаларын ачып керде; аны нык кына таушалган, имгәнеп, ян-якка авыша башлаган иске йорт каршы алды. Бу караңгы, шыксыз дөньяда бердәнбер олы куаныч — ишектән үрелеп карап торучы әнкәсенең көләч йөзе иде.

    Ике ай элек кенә ике атналап бергә яшәп алсалар да, ана белән бала бик озак аерылыша алмыйча күрешеп-кочаклашып тордылар. Туган нигездәге күрешү бит бу, ана белән баланың илаһи күрешү йоласы. Ун ел күрешмәгәннәр диярсең… Авылда туып үскән укучы аңлар: бу ана белән баланың гадәти күрешүе генә түгел, бала белән туган йортның, туган нигезнең, бу нигездә калган рухларның, кендек канының, улын көтеп, көннәр, төннәр буе намазлык өстендә утырган ана догаларының күрешүе дә иде.

    Күтәрмә-болдыр, өйалды идәннәрен шыгырдата-шыгырдата өйгә керделәр. Рәмзия бертуктаусыз улының аркасыннан сөйде. Аннары, үзен үзе тирги-тирги, самавырга барып ябышты:

    — И-и, улым кайткан да эш бетте түгел бит әле. Кая чәй куйыйм, юлдан арып кайткансыңдыр. Хәер, хәзер өлгерә ул безнең самавыр… Сөеп кенә кайнатам мин аны…

    Сәүбән исә аның гомер буе авыр эш эшләп арыган, ябык-арык кулбашларыннан килеп тотты:

    — Әнкәй бәгърем, әйдә, иң элек өй, нәсел рухларына дога кылыйк. Миннән булмас, белгән догаларыңны үзең укы. Тик… кычкырып укы яме. Минем колакка да керсен, күптән ишеткәнем юк инде моңлы дога авазын. Әйдә, әнкәй…

    Рәмзия үзенең кыен хәлдә калганын аңлады. Үз улы булса да, Сәүбән алдында нык каушады, әмма әйтәсе сүзенең тәмен югалтмады:

    — И-и, үз улым алдында оятка калдым бит. Өйгә керүгә үк Хода сүзен искә төшерергә тиеш идем югыйсә. Улым үземнән акыллырак, иманлырак булып чыкты. Ана белән бала бер олы җан инде. Синең әйтүең — минем әйтүем. Рәхмәт, улым. Нигезеңә матур керәсең, иманлы күңелеңне җәеп керәсең… Әйдә, менә шушында утырышыйк. Менә бу шәмаил ягы кыйбла як булыр.

    Ана белән бала ак мич янындагы эскәмиягә янәшә утырдылар, аннары, кулларын алга кушырып, бер мәлгә тынып калдылар. Бераздан өй эчен дога авазы күмде. Рәмзиянең моңлы-ягымлы тавышы бүген аеруча мәгънәле, шул ук вакытта эчке бер тетрәнү белән яңгырый иде: “Әгүзе билләһи минәшшәйтаннир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим”. (Рәмзиянең һәр догадан соң аның мәгънәсен әйтеп куя торган гадәте бар. Бу юлы да ул әйткән догаларын ана телендә аңлатып барды.) Рәхәттән сөрелмеш шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынамын. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кыйлучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм… “Аллаһүммә һуввин гәләйнә һазас-сафара үәтуи ганна бугдаһу. Аллаһүммә аңтәс-сахибу фиссафари үәл-халифату фил-әһли, Аллаһүммә иннии әгүзү бикә миувагсаа-ис-сафари үә кә-абатиль-маңзари үә сууиль-муңкаләби фил-мали үәл-әһли үәл–уаләди…” Әй Аллаһы! Бу сәфәрне безгә җиңел кылдың… (Рәмзия бу доганы баштан үткән эш итеп аңлата, “кыл” дигән теләк урынына “кылдың” дип, рәхмәт белдереп сөйли иде.) Һәм юлыбызны тиз һәм хәвефсез иттең! Әй Аллаһы! Юлларыбызда үзең юлдаш бул һәм тормышыбызда гаиләдәшләребезгә сакчы-ярдәмче бул! Аллаһы! Мин Үзеңнән ярдәм сорыйм: бу сәфәрнең кыенлыгыннан коткарырга, авырлыклардан сакларга һәм сәламәтлегемә, гаиләдәшләремә, балаларыма зарар килүдән сакларга булыш. И Аллам! Барысы өчен дә мең рәхмәтләр Үзеңә! Амин!”

    Дога — һәркем өчен ачык гамәл. Догадан кала, кеше күзеннән яшеребрәк, качыбрак эшләнә торган гамәлләр дә бар. Ана белән бала арасындагы җылы, матур мөнәсәбәтләрне шуңа күрә тәфсилләп язып тормыйм. Аларның бергә әвәрә килеп самавыр яңартуларын, табын әзерләп, чөкердәшеп, озаклап чәй эчүләрен, иске фотосурәтләр карап, әле көлеп-елмаеп, әле моңсуланып утыруларын нечкә күңелле, тоемчан укучы болай да сизенгәндер…

    Әмма ике нәрсә хакында укучыга түкми-чәчми әйтергә тиешмен. Сәүбән кайчан да булса анасыннан атасы хакында һәм Сәвия хакында сораячак иде. Бүген ул сорамас кебек. Аның шәһәр ваклыкларыннан арыган рухы, мәхәббәтсез тормыштан талчыккан җаны туган нигезендә бераз хәл җыярга, күңел утыртырга тиеш. Авылсыз узган унсигез ел гомеренең тыгыз йомгагын сүтеп җибәрү җиңел түгел, моңа күпмедер вакыт кирәк иде…

    Малае янында бераз юангач, Рәмзия, мунча ягарга, кош-корт карарга дип, тышка чыгып китте. Сәүбән, бер кочак фотосурәт тотып, ялгызы утырып калды. Ләкин аның фотолар карыйсы килмәде. Аларда әрнүле хатирәләрдән башка берни дә юк. Сәүбән үзенә бик кызык шөгыль тапты: урам як тәрәзә янына утырды да авылны күзәтә башлады.

    Иң элек ул урам башындагы иясез ватык арбага игътибар итте. Аның бер тәгәрмәчен кемдер салдырып алып киткән. Алдагы тәртәләре дә юкка чыккан. Гарипләнеп бер якка янтайган бу арбада Сәүбән үзен таныгандай итте. Аның да язмыш тәртәләре кайдадыр югалган, тормыш арбасының бер генә түгел, ике, өч тәгәрмәче ватылып, төшеп калган. Ул да менә хәзер яралы, гарип рухын дәваларга авылына кайтып егылды. Табармы ул монда берәр дәва? Йөрәк түрендә гомере буе йөрткән сагыш төерен сүтә алырмы? Ничә еллар күңелен әрнетеп торган сызлавыктан котыла алырмы?

    Әнә кемдер килә. Таныш, түгел… Таныш! Бу бит Әнисә апасы! Башлангычта укыткан Әнисә апасы… Бер үзгәрмәгән… Әнә ничек җил-җил атлап килә, очып йөргән кебек йөри. Мәктәптә каникуллар чоры хәзер. Кая бара икән? Кая барса да барыбер түгелмени… Иң мөһиме, ул исән-сау, һаман элеккечә тере, җитез, якын, кадерле…

    Мәктәптә укытучылардан уңды Сәүбән. Әмма укытучыларның әйбәтлегенә ул үзе сәбәпче иде. Аңа уку җиңел бирелде. Сәүбәннең яшь, тәҗрибәсез зиһене белән Ходай Тәгалә яисә ниндидер изге рухлар идарә итеп торган шикелле. Өй эшен эшләмәгән чакларында да аның начар җавап биргәне, начар билге алганы булмады. Ниндидер илаһи бер көч аның колагына дөрес җавапны пышылдап торган кебек иде. Чыгарылыш сынаулары вакытында Сәүбән тагын бер мәртәбә аптырады. Билет алып утыргач, күзен йомып, хәтерен бер урынга җыеп китерүе була, бөтен укыганы исенә төшә дә куя. Экрандагы сурәт кебек, йомык күз алдында балкып-сүнеп тора башлый… Китап укыганда аның һәр бите, фоторәсем кебек, күңеленә төшеп кала, кирәк чакта, шул битне хәтер төпкеленнән эзләп табу кыен булмый. Әнкәсе Сәүбәнгә гел әйтә иде:

    — И-и, улым! Бигрәкләр дә җиңел бирелә сиңа уку. Хәерлегә генә булсын! Җиңел килгән җиңел китә бит. Килгәч-килгәч, белем сиңа китмәслек булып килсен!.. Миннән теләк шул, — ди иде.

    Әллә инде Рәмзиянең улын беренче сыйныфка илткәндә теләгән теләге кабул булды? Ул вакытта: “Ярабби! Улыма тел ачкычлары бир!” — дип теләгән иде ул.

    Ләкин Сәүбән бер нәрсә хакында кешегә әйтергә курка. Аңа кемдер даими булышып тора. Аның зиһененә мәктәптән, институттан башка да каяндыр аң-белем, өстәмә мәгълүмат килеп тора. Баштарак ул моңа гаҗәпләнә иде. Хәзер аптырамый инде. Димәк, кемгәдер шулай кирәк. Ходай Тәгаләгәме, Күк-галәмгәме, табигатькәме, әллә Хөсни карт риваятьләрендәге Зөһрә-анагамы?

    Урамнан, ике бозау куып, Нигъмәт бабай узды. Бозаулары көр күренә. Димәк, өч сыер асрый бу карт. Иң гади авыл арифметикасы: ике сыерга ике бозау, узган елгы бер бозауны иткә суялар, бер тана бозау нәселгә калдырыла, киләсе елга бозылыбрак киткән сыерны суеп, әлеге башмакны савымга куялар. Шул рәвешле абзарда һәрвакыт өч эре мал тора. Алар тирәсендә ике бозау, өч-дүрт сарык бөтерелә…

    Нигъмәт карт — түбән оч белән астурамның Ак бабае. Әйе, авылларда Ак бабай, Ак әби дигән могтәбәр затлар яши әле. Алар мулла да, авыл советы да түгел. Алар — шушы төбәкнең рухи җитәкчеләре, йоланы, милли рухны, әдәпне, тарихны саклаучылар. Мондый картларны беркем дә сайлап куймый, алар бу вазифага гомер буе эшләгән изгелекләре, матур гамәлләре аркасында ирешәләр.

    Нигъмәт Ак бабайның да һәр әйткән сүзе мәгънәле, иманлы һәм тормышчан иде. Сәүбән аның һәр сүзен яшәү кануны итеп кабул итә, күңелендә бөртекләп саклап тота. Әле дә хәтерендә, чыгарылыш сынауларыннан соң, яшьләргә фатиха бирү өчен, мәктәпкә Ак бабай килгән иде. Ул, һәрбер баланың кулын кысып, аларның колагына теләк-дога әйтеп чыкты. Сәүбәнгә нәүбәт җиткәч, Нигъмәт карт, аның колагына үрелеп: “Чит-ят аллаларга табынма, үзең салган юлдан абынма”, — дип пышылдады.

    Ак бабай картайган. Аякларын өстерәбрәк атлый. Шулай да нык әле. Гәүдәсе төз, туры, сыны зифа. Ап-ак сакал-мыеклары йөзенә мөлаемлык, нурлы-иманлы төс биреп торалар. “Иртәгә кереп чыгарга кирәк булыр. Нык кына эләгәчәк үзеннән. Әмма ул хаклы булачак”, — дип уйлап алды Сәүбән. Кемгә үпкәләп кайтмый йөрде соң ул? Кемгә нәрсә исбатларга тырышты? Моңардан кемгә җиңеллек килде? Әнкәсенәме, үзенәме? Бәлки… Юк-юк, әлегә Сәвия хакында уйламаячак ул…

    Сәвия хакындагы уйларыннан арынырга теләп, Сәүбән урамнан шул уйларын ияртеп җибәрерлек җан иясе эзләде. Һәм тапты! Ул әлеге дә баягы Май әби иде.

    Чишмәдән алып кайткан шифалы судан чәй кайнатып, тамак кибүен басып чыккан Май әби бу юлы түбән очка ашыга иде. Әмма ул бик ерак китә алмады, урам чирәмендә үлән чемчеп йөргән яшькелт-сары каз бәбкәләре тезелешеп аның артыннан иярделәр. Май әби аларны кире куа башлады. Оясыз үскән каз бәбкәләрендә азык табучы ана артыннан иярү инстинкты көчле иде, күпме генә куса да, Май әби аларны капка төбендә калдыра алмады. Ниһаять, тәмам арып-алҗып, ул биш бөртек инкубатор бәбкәсен элекке урыннарында оялатты да кабат өенә кереп китте. Сәүбән, үзе дә сизмәстән, кычкырып көлеп җибәрде…

    — Кызыкмы?

    — Ә?..

    Сәүбән, сискәнеп, артына борылып карады. Ишек катында аның бала чагы — кечкенә Сәүбән басып тора иде. Сөенергәме, көенергәме — Сәүбән әлегә анык кына белми, шулай да, малайны күргәч, аңа рәхәт булып китте. Ялгызлык, күңел тынгысызлыгы, андагы сагышлы авыртыну шулкадәр ялкыткан, Сәүбән ишектән теләсә кем килеп керсә дә, кочаклап каршы алырга риза иде бу минутта. Ә бу малай — теләсә кем түгел, үзенең газиз бала чагы!

    — Кая юкка чыктың син? Әллә үпкәләдеңме?

    — Юк ла… Әнкәй сине каршы алганда, күзне майландырып тормыйм, дидем. Йә көнләшеп куярмын...

    — Ә мин сине үпкәләттем дип уйлаган идем…

    — Юк ла, мин бит рух. Рухлар үпкәләми, алар ачулана гына.

    — Син мине ачуланмыйсыңмы?

    — Юк.

    — Димәк, мин бөтенләй үк беткән кеше түгел әле?

    — Тагын шул буразнага төштең… Мактатасың киләме?

    — Йә, ярый-ярый… Шаярмакчы гына идем…

    — Ә беләсеңме, кешенең әйбәтлеге ярата белүе белән билгеләнә, бәяләнә. Ә син ярата беләсең. Тәрәзәдән карап торуыңда да ярату бар бит синең. Ярата белү сәләтеңне югалтмагансың син. Ярата белгән кеше начар кеше була алмый…

    — Ә бит ярата белгән кеше — сагышлы кеше…

    — Юк, бу башкачарак… Сагына белмәгән кеше ярата да белми. Сагыш — сөю бишеге. Ярату хисе сагышта гына сынала, чыныга, үсә ала. Мәхәббәттән бәхеткә юл — сагыш аша гына!

    — Димәк, сагышлы кеше — әйбәт кеше.

    — Шулай. Сагына белүче кеше — яхшы кеше. Чөнки бу хис ярату, хөрмәт, итагать хисеннән соң гына туа ала. А–а, синдә сагыш бар…

    — Карале, миңа ошый башладың әле син. Баштарак бер дә ошамаган идең. Хәзер күрәсе килеп кенә тора…

    — Син дә миңа ошыйсың. Башта мәнсез-мәгънәсез бер адәм заты булып тоелдың, билләһи. Хәзер ярыйсы… Әйдә, дуслашыйкмы?

    — Әйдә соң!.. Мә бишне!

    — Мә бишне!

    Сәүбән, кул сугышыр өчен, бармакларны җәеп, учын алга сузды. Бала Сәүбән дә үзенең нәни учын өскә күтәрде. Әмма учка уч туры килмәде, нәни уч, олы кул-бармаклар аша үтеп, аска төшеп китте…

    Сәүбән каршында чын мәгънәсендә илаһи рух басып тора иде.

                                  5

    Сәүбән соңгы — өченче әтәч тавышына да уянмады. Әнкәсе җәеп биргән ап-ак түшәккә чумып, мәрткә киткән кеше кебек изрәп йоклады да йоклады. Яшькелт-зәңгәр күзләренең шар ачык булуы гына куркыта, шомландыра. Рәмзия, тыштан урап кергән саен, малае ягына карый: күзләре һаман ачык. Догаларын укый-укый тагын чыгып китә. Авылда мәшәкать җитәрлек бит: көтүе, кош-корты, ишегалды, бакчасы… Шулай да, тышта бераз юангач, Рәмзия тагын ашыгып килеп керә, тагын малае ягына күз ташлый. Һаман элекке хәл: Сәүбән су төсле күзләрен томрандырып карап ята!

    Рәмзия белеп бетерми шул: Сәүбән чынлап та “мәрт йокысы” белән йоклап ята. “Үлем йокысы” дигән сүз ул. Мондый йокы вакытында кешенең җаны үзе белән булмый. Кайдадыр очып йөри. Әмма күзгә күренеп-беленеп тормаган нурлар аша йокы иясенә үзе булган урыннардан сурәтләр җибәреп тора. Кешеләр бу хәлне “төш” диләр. Менә әле дә Сәүбән төш күреп ята.

    Күзләр — кешенең иң серле-сихерле урыны. Якты дөньяга ишек. Бу — шулай. Әмма күзләрнең сихри асылы, илаһи хасияте моның белән генә бетми әле. Күзләр һәрвакыт, һәрдаим җан карамагында, җан ихтыярында булган. Кеше җаны шушы күзләр аша хәрәкәтләнә. Күзләр — җан юлы, җан сукмагы… Халыкта “җансыз күзләр” дигән сүз йөри. Кеше үлгәч, җаны чыккач, иң беренче итеп аның күзләрен йомдырып куялар. Җан тәслим иткән, җаны башка кайтмаячак дигән сүз бу. “Күз саклау — җан саклау”, “Күзсез калу — җансыз калу” дигән әйтемнәрдә дә бар “күз-җан” тәгълиматы.

    Кеше күзенә нур йөгерсә, карашларына якты балкыш кунса, аңа “җанланды, җан керде” диләр. Тагын бер борынгы йола: баласының яисә сөйгәненең күзеннән үпкәндә кеше һәрвакыт: “Җаным!” яисә: “Җанкисәгем!”, “Җанашым!”— дип әйтергә тиеш. Бу — катгый таләп. Борынгы йола.

    Кайбер төбәкләрдә, уянган кешегә карата: “Җан төбе белән уянды”, — диләр, икенче бер урында: “Җанны эретә торган күз карашы”, — дип, матурайтып әйтәләр.

    Кешегә йотлыгып карап торуны да татарлар “күз ату” диләр. Шуны ук икенче бер урында “күңел ату”, “җан ату” дип үзгәртәләр. Гашыйк булу, ярату белән бәйле мондый әйтемнәр дә шушы “җан-күз тәгълиматы”ннан килеп чыга түгелме?

    Ниһаять, “күңел күзе”, “җан күзе” дигән сүз бар. Бу сүз ике төшенчәне турыдан-туры бәйләп куя. Сәүбән дә менә шушы күңел күзе белән, җан күзе белән карап ята. Күзе бар, ул шар ачык, ә менә җаны кайдадыр йөри, иясенә кайтырга уйламый да…

    Рәмзия үзе уйлана, үзе һаман борчыла. Ул инде курка да башлады. Сәүбәненә бер-бер хәл булмасын тагы… Менә ул, якын ук килеп, малаеның ачык күзләренә карап тора, аны йомдырмакчы була… Ана кешегә: “Ярамый, күзләренә тия күрмә! Күзләрен йомдырсаң, харап итәсең, җаныннан мәхрүм калдырасың, аңа кабат кайту өчен юлны ябасың, ярамый, тимә!”— дип әйтәсе, юк, әйтәсе генә түгел, бөтен көчкә иңрәп кычкырасы килә.

    Кайсыдыр тоемы белән Рәмзия моны үзе дә белә. Йокылы ачык күзләрне йомдырырга, куркытырга, хәтта уятырга да ярамый. Шуңа күрә ул малаен уятмый, күңеле ничек кенә өзгәләнсә дә, кагылмый, дәшми… Ул йомшак кына тамак кырып ала да, иң моңлы бер җырны сайлап, көйли башлый. Бу көйне, бу җырны тоячак, ишетәчәк аның малае! Ишетәчәк тә җанын кабат үзенә чакырып алачак, җаны белән бергә үзе дә якты дөньяга, авылына, нигезенә, әнкәсе янына кайтачак…

    Төш — кешегә Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләкләрнең берсе. Төш вакытында Кеше үзенең хыял чикләрен узып китә һәм хыял каршында үзенең никадәр мескен булуын аңлый. Аллаһы Тәгалә Кешегә төшне аның Кеше генә булуын искәртү өчен биргән.

    Сәүбәннең җаны бу мәлдә Кала-тау янындагы чишмә буенда кош очыра иде. Ул төшендә аермачык күреп ятты: унөч-ундүрт яшьлек чаклары. Рух чишмәсе буенда кош базары… Нинди генә кош юк анда! Алар Сәүбәнне сырып алганнар. Кайсы кая куна ала — шунда куна… Сәүбән үзе ике учын да алга сузган. Учларында да кошлар… Берсе килеп куна, икенчесе очып китә, аның урынына өченчесе килә...

    Сәүбәннең күзе чишмә читендә ялгызы басып торган нәни кошчыкка төшә. Нигә ул ялгызы? Нигә ул очмый? Сәүбән аңа якынрак бармакчы була. Теге кошчык читкәрәк очып китә… Менә ул чишмәдән су капмакчы була. Улакның очына ук килеп куна. Ургылып-ургылып аккан агымга нәни томшыгын төртә. Шул мәлдә үк, көчле агымга эләгеп, аска — чишмә казанына төшеп китә. “Ах! Харап булды!”— дип уйлап өлгерә Сәүбән. Йөгереп барып кулына ала… “Исән, исән икән бәгърем!” Сәүбән аны сулышы белән киптерә, терелтә, дәвалый башлый… Бераздан кошчыкка җан керә, шул арада ул инде Сәүбәнгә дә ияләшеп ала, аның учында тыныч кына утыра, канатларын чистарта, башын әле бер якка, әле икенче якка янтайтып, коткаручысын күзәтә, аннары, чырылдап рәхмәт әйтә дә каядыр очып китә…

    Бер дә “каядыр” түгел, кайчандыр Сәүбән белән Сәвиянең “мәхәббәт мөнбәре” булган юкәгә табан очкан икән ул. Шул юкә агачының иң урта бер ботагына барып кунган… Нур булып кунган… Юк, бу нур — бөтенләй башка төрле яктылык… Сәвиясе бит бу! Сөйгәне! Нишләптер ул тәнсез, киемсез, тоташ нур гына, йолдыз кебек, Кояш кебек… Ләкин ул чын Сәвия! Нур булса да ул — чын! Ул… ул — фәрештә! Әнә Сәүбәнне үзенә чакыра. “Әйдә, минем янга очып мен!”— ди… Сәүбәнгә шул җитә кала, ул каяндыр пәйда булган канатларын җилпеп очып китә… Әмма ерак китә алмый, чирәмгә егылып төшә. Баксаң, аның иңендә сыңар канат кына икән… Шунда ук аның каршында Хөсни карт йөзе пәйда була. Ул авызын ачмыйча, иреннәрен кыймылдатмыйча гына нидер сөйли. Ничек була инде — үзе дәшми, үзе сөйли?! Төш бит бу, төш! Төштә бөтен нәрсә дә булырга мөмкин ләса. Хөсни картның һәр сүзен Сәүбән үз хәтеренә бөртекләп теркәп барды…

    “Кеше — бер канатлы фәрештә. Ә очар өчен пар канат кирәк. Кеше бөтен гомере буе әнә шул икенче канатын эзли. Ул еш кына янәшә яшәрдәй кеше дә таба, әмма бу кеше аңа очар канат куя алмый. Һәм ул, шушы җир тормышына риза булып, җир кануннарына буйсынып яши башлый... Үзенең икенче канатын эзләүдән туктый, бирешә, җиңелә... Шул чакта ул, язмыш юлыннан тайпылып, читкә, бөтенләй икенче якка борылып китә... Кеше үзенең парын тапканчы йөрергә, эзләргә, көрәшергә тиеш…”

    Шул сүзләрне әйтүгә, Хөсни картның сурәте юкка чыга, Сәүбән каршында тагын теге карт юкә, аның яшеллеген нурлап торучы Сәвия пәйда була.

    Сәүбән юкәгә таба тагын бер мәртәбә талпынып карый. Бу юлы ул иңендә тигезлек, җиңеллек тоя, талпына башлый, әллә җанын, әллә канатларын җилпи-җилпи очып китә, берничә омтылуда юкә очына — нурдан коелган Сәвиясе янына барып куна…

    — Сәвия, ничек тордың?— ди Сәүбән.

    — Мин бит Сәвия түгел, мин аның фәрештәсе генә, — ди теге нурланыш.

    — Барыбер түгелмени?

    — Барыбер түгел. Менә син дә чын Сәүбән түгел бит. Син аның җаны, рухи фәрештәсе генә.

    — Сәвия дә төш күреп ятамыни?

    — Әйе, Сәвия дә төш күрә… Ул бүген көтүгә сыерын чыгарырга да онытты хәтта…

    — Ул хәзер шатмы?

    — Шат. Әнә сине төштә күреп елмая…

    — Чибәрме ул?

    — Чибәр, бик чибәр.

    — Бит очындагы “мәхәббәт боҗрасы” да шул укмы?

    — Шул ук… Тик аның тирәсенә бер-ике җыерчык кына өстәлде.

    — Чәчләре дә бөдрәме?

    — Бөдрә-бөдрә… Тик… бу бөдрәлектә ак чәчләр күп хәзер…

    — Миндә дә бар алар…

    — Моны Сәвия белә…

    — Каян белә ул?

    — Син күргән төшне ул да күреп ята ич…

    — Ә, шулай бит әле. Әйт әле, мин бик картмы? Күрсә, Сәвия миннән курыкмасмы? Гайрәте чикмәсме? Ә?

    — Бигрәк бала инде син! Ярата ул сине, ярата… Син бүген дә аның өчен иң гүзәл, иң кадерле җан иясе… Сәвия сине югалтса да, өметен югалтмады. Чөнки ул Сәүбәнен югалтуны кайгы итеп түгел, сагыш итеп кабул итте. Ә сагышта һәрвакыт өмет була, кайгыда — юк… Син аның сагышы, өмете, Сәүбән…

    — Мин аңа китергән җәфалардан соң да шулай уйлыймы?

    — Кеше булса, рәнҗер иде. Синең Сәвияң дөньяга фәрештә итеп яратылган шул…

    — Үзең әле генә “Аның фәрештәсе мин” дигән идең…

    — И-и, беркатлы җан! Фәрештәләр ике төрле: күк фәрештәләре, ягъни рухи фәрештәләр булган кебек, җир фәрештәләре дә була. Сәвия менә шул җир фәрештәсе. Алар үпкәли, рәнҗи белмиләр, алар тоташ изгелектән торалар…

    — Ә мин кем? Мин фәрештәме?

    — Синме? Син беркем дә түгел.

    — Ничек инде? Фәрештә булмасам, кешедер бит? Әллә… кеше дә түгелме?

    — Кеше, кеше… Тик син җир кешесе түгел… Син — каяндыр очып килгән галәми нәсел кешесе.

    — Хөсни бабай “Зөһрә-ана нәселе Чулпаннан — яшел планетадан килгән” ди. Без әнә шул Чулпан-Венера кешеләре булабыз, ахры… Безнең күзләр дә яшел-зәңгәр бит…

    — Белмим. Мин җир кешеләрен генә таныйм. Сәвия — җир кызы. Ә мин — аның рухи чагылышы, яклаучысы, фәрештәсе.

    — Сәвияне күрәсе иде! Булыш әле миңа!

    — Анысы Ходай эше. Вакыты җиткәч, күрешерсез… Ә хәзер миңа китәргә вакыт…

    — Аз гына тор инде… Китмә инде!

    — Китәргә кирәк. Әнә Сәвия уянып ята… Урамнан Сәүбән кереп килә. Ул шаулап кергәндә, Сәвия уяначак, ул уянганчы, мин аның ачык күзләре аша күңел түренә кереп калырга тиеш… Соңга калсам — эш харап… Йә, сау бул. Әле без күрешәчәкбез.

    — Күрешәбезме? Тагын күрешәбезме?

    — Күрешәбез. Хуш…

    — Хуш, Сәвия…

    Юкә агачында Сәүбәннең җаны үзе генә калды. Үзе генә түгел икән. Аның борын төбендә генә, бер яшь ботакта, баягы кошчык талпына; ул, үзенчә сайрый-сайрый, Сәүбәнгә нидер әйтмәкче, аңлатмакчы була. Тик Сәүбәннең җаны аны аңламый…

    Шунда аның колагында Сәвия фәрештәсенең соңгы сүзләре яңгырап тора башлый: “Урамнан Сәүбән кереп килә. Ул шаулап кергәндә, Сәвия уяначак…” Кем хакында әйтте ул, нинди Сәүбән, каян, нигә керә?.. Әллә? Аның иясе, торып, Сәвияләргә таба киттеме? Тизрәк кайтырга кирәк, кайтырга, кайтырга…

    Әмма Сәүбәннең җаны тиз генә кайтып китә алмады әле. Сәвиянең фәрештәсе аны үз янына очыртып алып менсә дә, юкәдән ул ялгызы үрмәләп төшәргә тиеш иде. Төшкәч тә, чишмә буенда беренче пәйда булган урынын таба алмый иза чикте. Аны тапкач, үзе генә белгән догасын укыды да иясенә кайтып китте…

    …Рәмзия Сәүбәннең йомык күзләрен шундук күреп алды. “Җаны кайткан, күңеле тынычланган, барысы да әйбәт”, — дип уйланды ул, һәм йокыдан уянырга тырышып яткан улының колагына иелде…

                                  

    6

    Сәүбән уянмаган иде әле. Әмма ул әнкәсенең җырын ишетте. Күргән сәер төше генә аңа ныклап айнырга, зиһенен җыярга, күзен ачарга ирек бирми… Әнкәсе исә җырлый да җырлый…

    Рәмзиянең беркайчан да сәхнәгә чыгып җырлаганы юк. Әмма Сәүбән аның җырчы икәнен белә. Ул икмәк пешергәндә җырларга ярата иде. Мичтән гәрәбәдәй янып пешкән икмәкләрне алганда, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый да җырлый… Юк, артык моңлы-сагышлы да түгел ул җыр, ничектер күңелләрне җилкендерерлек, җанны дәртләндерерлек, йөрәкне ярсытырлык өмет җыры иде… Рәмзия тагын сөт аертканда җырлый. Бераз оеп китеп, карашларын еракларга — өмет-хыялларына төбәп, сепарат сабын салмак кына әйләндерә дә әйләндерә… Ап-ак тамчылар, чиләктән чәчрәп китеп, ялгыш аның кара-кучкыл (кояш астында күп эшләгәннән ул) йөзенә, тамырлары калкып чыккан кулларына килеп куналар. Кайчакта Сәүбән: “Аның чәчләре дә шул сөт аклыгыннан түгел микән?”— дип уйлап куя иде… Ул чаклардан күпме вакыт узган! Ә әнкәсе һаман җырлавын ташламаган… Җырласын иде, бервакытта да җырын, көен өзмәсен иде! Җыр ул — җан тавышы, җан авазы бит…

    Сәүбән ярым уяулы килеш ята бирде. Ул инде әнкәсенең карашын тоя, җан тибрәнешен тоя, хәтта сулышын-тынын тоя… Әнә әнкәсе аның өстенә иелә, колагына изге-хикмәтле сүзләр пышылдый: “Мәтә… Тикә… Умма… Йәрсә… Иллә… Әнни… Һүнни…”

    Сәүбән дертләп китте. Нинди таныш сүзләр! Юк, гадәти сүзләр түгел алар, дога сүзләре! Ниндидер могҗиза, тылсым белән бәйле дога сүзләре. Сәүбән бу доганың каян килүен дә, нәрсә аңлатуын да белми. Аны беркем белми. Коръән догасы түгел ул. Әмма Сарманайда бу доганы һәр туган бала колагына пышылдыйлар, шулай кырык көн буе пышылдап, әйтеп-яңгыратып торалар. Шулай эшләгәндә ул баланың аң-зиһененә, җан-күңеленә мәңгелеккә кереп кала, аны шушы серле доганың иясе итә, имеш… Сәүбән, үзенең малае тугач та, кырык көн буе шушы доганы кычкырып торды, Сәвиянең “Нинди сихер кертеп булашасың?” дигәненә карамады, ата-баба йоласын җиренә җиткезеп үтәде.

    Сәүбән күзләрен ачканда, Рәмзия баягы “Җидегән чишмә” көен көйләп йөри иде. Ул инде өстәл әзерләгән, өй эчен дә ялт иттереп җыештырып, балкытып куйган. Җәй уртасы булса да, мичкә яккан. Үзе генә белгән тәмле ашларын пешерәдер, мөгаен…

    Сәүбәннең тиз генә торып китәсе килмәде. Аның күз алдыннан сәер төше, анда үзенең канатланып очып йөрүе, Сәвиянең илаһи рухы белән очрашуы озак китмәде әле. Ул элек тә “канатлы төшләр”не еш күрә иде. Тормышта да ул артык хыялый, җирдән күтәрелебрәк, очыбрак яшәде шикелле… Чынлап та, ул күпмедер күк кешесе, ахры, күренми торган канатлары бар, ахры, аның. Артык хыялый ул… Элегрәк бигрәк тә очынып, хыялыйланып яши иде. Хәзер бераз басылды басылуын. Әмма хыялыйлыгы барыбер бетмәде. Хыяллары да җирнеке түгел, хәтта күкнеке дә түгел… Бөтенләй өченче дөньядан бугай ул. Сәүбән моны тоймый, төгәл белә! Җан-күңел түрендә ниндидер билгесез “күк сагышы”, юк, күк кенә түгел, “галәм сагышы” саклап яши ул. Бу сагыш, бу моң һич бетми, киресенчә, елдан-ел көчәя генә…

    Сәүбән бик еш уйлый: башка юлдан кереп китсә, ул бөтенләй әллә кем — йә бер моңлы җырчы, композитор, яки язучы, шагыйрь булыр иде. Мәшһүр җырчы, мәшһүр шагыйрь булыр иде! Шулай булса, аңа яшәү җиңелрәк тоелыр иде. Гомере буе күңел кылларында чыңлап, гүзәл, әмма үтә дә сагышлы-гамьле дөньялыкка чыгарып җибәрер иде дә, бушанып, җиңеләеп калыр иде… Үз тормышын математика, техника белән бәйләгән Сәүбән бу гамьне тышка чыгара алмый изалана; аны тормыш авырлыгы, яшәеш мәшәкатьләре белән бастырып куйган да, онытырга тырышып, хәтта белмәмешкә салышып яши... Әмма ул бер нәрсәне төгәл белә: кайчандыр бу сагышлы гамь аның күңел, җан түреннән бәреп чыгачак, бөтен дөньяны, тирә-юньне шыплап тутырачак һәм, үз дулкынына ияртеп, Сәүбәнне бөтенләй башка тарафка алып китәчәк…

    “Торырга кирәк, югыйсә болай ятып шашарга була”, — дип уйлап алды Сәүбән. Кулларын юрган астыннан чыгарып, як-якка җәеп салды. Нәкъ канатлар кебек булды. “Их, менә хәзер калкынып, очып китәсе иде, әнкәйне кочып аласы иде!.. Канатлар кирәк шул, чын канатлар кирәк…”

    Шунда, әллә каян гына, бала чакта әнкәсе өйрәткән бер шигырь исенә төште. Рәмзия аны Сәүбәнгә кайсыдыр бәйрәмдә сөйләр өчен ятлаткан иде.

    Әллә нинди җитди уйлар

    Борчый безнең Саматны.

    — Әни, әни, кара әле,

    Бөтен нәрсә канатлы!

    Һәрбер күбәләктә бар ул,

    Һәрбер кошта бар канат.

    Сандугачта, карлыгачта,

    Акчарлакта, сыерчыкта…

    Өлгереп булмый санап.

    Самолетта да канат бар,

    Кораб канаты — җилкән.

    Яңгыр канаты — болытлар,

    Галәм канаты җилдән…

    Кояшның канаты — нурлар,

    Агачта яфрак — канат.

    Кинәт… уйланып ала да

    Йөгереп килә Самат:

    — Әни, әни, әйт әле, — ди, —

    Кеше канаты нинди?

    Әнисе, малаен кочып:

    — Минем канатым — син, — ди.

    Сәүбән, шигырьнең соңгы юлларын такмаклый-такмаклый, сикереп торып, мич артында булышучы әнкәсе янына килде.

    — Әнкәем минем! Шундый татлы итеп йоклаганмын!.. Бик күптәннән болай ял иткәнем юк иде… Рәхмәт сиңа!..

    Рәмзия улының аркасыннан сөеп куйды:

    — И-и, балакаччаем, үз нигезеңдә бит син. Нигез рухлары сине таныган, үз иткән. Кабул иткән — шуңа да әйбәт йоклагансың… Әйдә, юынып ал да чәй өстәленә җитеш. Аннары урамга чыгып керерсең, йөреп кайтырсың…

    — Ярый, әнкәй, мин хәзер… — Сәүбән йөгереп диярлек тышка чыгып китте. Ишегалдына килеп чыгуга, каршы як койма буенда яткан бүрәнә өстендә утыручы бала Сәүбәнгә барып төртелде. Сәүбән аны онытыбрак җибәргән иде, шуңа да сискәнеп, дертләп китте, ә малай кымшанмады да.

    — Ну йоклап та карыйсың син… Кояш төшлеккә җитеп килә бит инде. Оятың бармы синең, юкмы? Әнкәй дә борчылып бетте. Бер-бер хәл булмагае дип курыкты…

    — Үзе бер сүз дә әйтмәде болай…

    — Әнкәй безнең шундый, күңелендәген һич кешегә сиздермәс…

    — Үзең ничек соң?

    — Ярый ла… Миңа ни булсын… Сиңа әйбәт булса, миңа да әйбәт, сиңа начар икән — миңа начар…

    — Бүген кая барабыз, нишлибез?

    — Бар, башта капкалап чык, миндә берничә уй бар, карарбыз…

    Сәүбән кое янындагы чиләктә җылына башлаган суда пош-пош килеп юынды да кулларына, битләренә кунган су тамчыларын тирә-якка чәчә-чәчә йөгереп кереп китте.

    Бала Сәүбән аның артыннан йөзен чытып карап калды.

    Сәүбән өстәл артында уйланып утырды: “Бала чагы аны иң элек кая алып барыр? Төгәл өч җиргә барасылары бар — әткәсе янына, Сәвия янына, Кала-тауга… Кайсын сайлар? Кайсы мөһимрәк?”

    Иң кыены — Сәвия янына бару. Бик күрәсе килә! Аның малае бар икәнен белә Сәүбән. Ире бардырмы — төгәл генә белми. Әнкәсе бервакыт шул хакта сүз каткач, Сәүбән аны шып туктатты:

    — Җитте, әнкәй, минем өчен Сәвия юк инде,— дип кырт кисте.

    Шуннан башлап Рәмзия дә дәшми. “Ярасына кагылмыйм” дидер инде…

    Ә күрергә кирәк! Сәвия белән күрешергә, сөйләшергә, аңлашырга кайтты ласа ул. Сәүбән тирәнгәрәк кереп уйларга курка, ә менә Сәвия белән очрашу хакындагы карары нык.

    Иң бөек кануннар — йөрәк кануннары. Әмма алар һәрчак дөрес булып чыкмый. Сәүбән дә йөрәк кушуы буенча чыгып китте Сарманайдан. Ләкин ул чакта йөрәге хаклы булгандыр дип кем әйтә ала?

    Ул өйдән килеп чыкканда, бала Сәүбән һаман шул урынында утыра иде. Элеккечә җитди, кырыс. Хәтта бераз көлке дә… Сәүбән авызын учлары белән каплап көлгәндәй итте. Малай күзеннән бу гамәл дә читтә калмады:

    — Нәрсә көләсең? Үзеңнән көләсең бит, абзый кеше…

    — Артык җитди инде син. Бераз балаларча кылан әле, мин бит бала чакта терекөмеш кебек идем…

    — Аның каравы хәзер әнә сагыз кебек сузыласың. Авылга кайткач кына бераз җан керде…

    — Анысы дөрес. Син булганга ул. Синең янда миңа тынычрак, рәхәтрәк. Син минем бала чагым гына түгел, иманым да, күңел тынычлыгым да, өметем дә, киләчәгем дә…

    — Йә, ярый, күп төчеләнмә. Әйдә чәчләреңне тара да киттек.

    — Кая киттек?— Сәүбән җитдиләнде. Ныклап уйламаган килеш, Сәвия янына гына алып китмәсен иде…

    — Кая булсын, Ак бабай янына. Аның сүзе — авыл сүзе, аның фатихасы — авыл фатихасы, кайтуыңа икенче көн, ә син һаман әле туган җирең белән аңышмыйча йөрисең.

    Сәүбән өчен бу тәкъдим һич яңалык түгел. Ак бабай хакында ул үзе дә уйлап куйган иде. Акыллы малай булды бу, Сәүбәннең борынына чиертте.

    — Әйдә киттек…

    — Әйбәт кенә бар, качкын-угры кебек ашыкма. Син үз авылыңда йөрисең.

    Адымын кызулаткан Сәүбән тигез, салмак эзгә төште. Чынлап та, кая йөгерә ул? Кемнән кача? Кемне куа?

    Ак бабай аларны, әй, аны инде — Сәүбәнне — ачык йөз белән, көлеп-елмаеп каршы алды. Кәҗә сакалын сыпыра-сыпыра килеп, ипләп, җайлап күреште.

    — Исәнме-саумы, олан? Сәүбән буласың бит? Әйдә, менә шунда утыр, бер дога кылып алыйк…

    Утырып дога кылдылар. Ак бабай дин эшләренә дә оста икән — бер тоткарлыксыз, матур итеп укып куйды.

    — Ишеттем-ишеттем… Кайтканыңны кичә үк ишеттем. Килүеңне дә көтебрәк тордым…

    — Әйе, кайткан идем шул. Шактый читтә яшәлгән. Озаграк кайтмаган саен, кайту кыенлаша икән… Менә тәвәккәлләп кайттым… Соңга калганчы кайтып калыйм, куып җибәрмәсләр әле, дидем…

    — Ничек соң анда — калада, диюем — хәлләр?

    — Ничек дип… Һәркем үз ягына тарткалый… Ә юрган кыска… Шул.

    — Гаиләң бармы?

    — Бар. Хатыным бар. Малаем үсә.

    — Эшеңнән ризамы?

    — Шул эшкә дип укыгач, риза инде. Без самолет агрегатлары чыгарабыз.

    — Эшең күк белән бәйләнгән икән… Ә җаның, күңелең ни-нәрсә белән бәйләнгән соң?

    — Күңелдә барысы да бар, Ак бабай…

    — Ул күк белән бәйләнгәнме, җир беләнме? Очамы? Әллә җирдә йөгерәме? Сөйрәлеп кенә йөриме?

    — Күңелме? — Ак бабайның сәер сөйләшүеннән Сәүбән бераз аптырабрак калган иде.

    — Әйе, күңелең, җаның, барлык хасиятләрең…

    — Без барыбыз да җир кешеләре инде, Ак бабай…

    — Җирдә син бәхетлеме?

    — Эшемнән канәгать, гаиләм… әйбәт кенә… — Сәүбән, “гаиләм” дигәч, бераз төртелеп торды.

    — Алайса, тормышың бөтен, күңелең тыныч инде синең?

    — Тормышым бөтен, ә менә күңелем тыныч түгел, Ак бабай, яшермим.

    — Тормыш урамы яман җилләргә һәрвакыт ачык, күңел белән дә шулай, олан. Ә син тормышыңның беренче юл чатында ук каршы җилгә бирешкәнсең. Шуңа күрә дә гомерең буе күңелеңә тынычлык таба алмый йөргәнсең… Гомерең буе шуның ачысын ашап яшәгәнсең…

    — Бик кыен булды шул ул вакытта… Үпкәне, рәнҗүне баса алмадым.

    Нигъмәт карт торып йөреп китте. Аннары, кискен борылып, кулындагы чыбыгы белән күккә таба күрсәтте:

    — Әллә кошларга очу җиңелме? Йә, җиңелме? Әмма алар аңа карап кына җиргә төшмиләр бит! Ә син, олан, җирдә яшәп тә төшкәнсең… Бу якты дөньяда яшәү — шушы дөньяны ярату ул. Шуңа күрә зарланма. Яшисең икән, димәк ки, бу дөньяда яшәү сиңа ошый. Барысы да җайга төшәр. Зарланма, олан…

    Ак бабай Сәүбәнгә каты бәрелә иде. Әмма Сәүбән аңа бер тамчы да үпкәләмәде. Хак дөресен сөйли лә ул. Тик бер әйбер генә аны борчып тора. Ул бит боларның барысын да аңлады инде, ник шулкадәр орыша соң аны Ак бабай?

    Сәүбән, ярдәм сорап, өйалды басмасына кунаклаган бала чагына карады. Тегесе иңбашын селкетеп куйды да: “Мин дә берни аңламыйм”, — дигән йөз чыгарды.

    — Мин барысын да аңладым, Ак бабай. Үз дуамаллыгым белән күп кешеләргә борчу, аһ-зар, күңел тынычсызлыгы китергәнмен… Кайберләрен бәхетсез дә иткәнмен… Инде миңа нишләргә, йә, әйт? Кайту авыр булыр дигән идем. Кайту әллә ни авыр түгел, иң авыры кайткач икән аның… Миңа нык авыр, Ак бабай. Шактый тәртә җимергәнмен бит мин…

    — Кайгы-сагыш татымаган кеше яшәү ләззәтенең чын тәмен белә алмый, олан…

    Сәүбән телен тешләде. Чөнки Ак бабай дөресен сөйли иде.

    — Озакка кайттыңмы соң?

    — Күңелем утырганчы торам әле.

    — Ә шәһәрдәге газизләрең?

    — Алар мине ничек тә аңлар. Әллә аларга җиңелме? Чынлап та, алар янына тыныч күңел, саф, якты җан белән кайтасым килә.

    — Мин сине аңлыйм, олан. Син дөрес уйлыйсың. Башкаларны бәхетле итү өчен үзеңнең дә бәхетле булуың кирәк шул. Тагын шуны онытма, олан: мәхәббәт белән нәфрәт бер үк нәрсә, тик… берсе аның — мәхәббәт, икенчесе — нәфрәт кенә. Әмма алар бер үк нәрсә!

    Сәүбәндә бу кадәресен аңларлык зиһен егәрлеге юк иде. Ул сүзгә кушылмады, баш кагу белән чикләнде. Ак бабай образлы-кинаяле сүзен дәвам итте:

    — Кеше үзенең гомерен мәңге яшәргә килгән кебек яшәргә тиеш. Үткәнеңне, бала чагыңны, яшьлегеңне онытма, алардан аерылма. Үткәнең сине саклап калачак. Унсигез ел иленә кайтмаган кеше — иң соңгы кеше, иң беткән кеше ул. Ә син әле беткәнгә охшамагансың. Ниндидер могҗиза булганын тоям, бик әйбәт фәрештәгә юлыккансың син, шуны күрәм…

    — Әйе, Ак бабай, мин бала чагым белән очраштым.

    — Шулаймы? — Нигъмәт карт Сәүбәнгә мәгънәле итеп, әмма бераз шикләнебрәк карап куйды.— Нинди ул — бала чагың?

    — Беләсеңме, Ак бабай, ул үзе иң гадәти балалар кебек, әмма аңарда йөз яшьлек картлар акылы бар.— Сәүбән үзе сөйли, үзе өйалды баскычында утыручы бала чагын күзәтә. Тегесе исә, киеренке бер халәттә, җитди кыяфәткә кереп, тын алырга да куркып утыра.— Баштарак мин аңардан курыктым. Ышанмадым. Ул минем өчен барысын да эшләде — үз хасиятләремә төшенергә, кешелек асылыма кайтырга булышты. Иң мөһиме — ничә еллар буе каткан күңелемне эретте, җанымны иркәләде… Аннары… Аннары ул миңа элеккеге саф, самими, изге мәхәббәт хисләрен кайтарды, мине бәхеткә ымсындырды, киләчәккә өметләндерде, яшәүгә үсендерде… — Сәүбән баштарак тыныч, салмак кына тавыш белән сөйләсә дә, тора-бара эчке дулкынлануын яшереп тора алмый башлады. Бераздан дулкынлану тетрәнүгә, тетрәнү ярсынуга күчте. Озак көттермәде — Сәүбәннең элеккеге җан борчылуларыннан айнып, котылып кына килә торган күзләреннән беренче яшь бөртеге атылып чыкты…

    — Мин барысын да аңладым, олан. Баштарак каты бәрелүем өчен ачуланма. Ачулансаң да үпкәм юк. Мин аларны чын күңелемнән әйттем. Син бу тормышта ниндидер илаһи вазифа башкарасың, олан. Мин бу вазифа хакында ни дә булса әйтә алмыйм, әмма аның олы эш, изге эш икәнен беләм. Ул изге бурыч сиңа төшкән икән, безнең өчен дә әйтеп бетергесез зур горурлык. Тагын шуны әйтәм: бу минутта син үзеңнең җан-парәң, күңел офыкларың, яшәү мәгънәң белән миңа караганда өстәрәк торасың. Чөнки син илаһи рухлар белән аралашасың, якты дөнья чиген үтеп, илаһи кырда яшисең…

    Ак бабайдан кайтканда, Сәүбән бала чагы белән сөйләшмәде. Тегесе дә ләм-мим. Чынлап та, Ак бабай аларның икесен дә төбе-чиге булмаган уй чоңгылына атты, ахры. Сәүбәннең үзен бер генә сорау борчый: “Бала чагының рухи заты белән аралашканны каян белде соң ул?” Үзе үк җавап та бирергә тырышты: “Ник белмәскә, шуңа да Ак бабай бит инде ул. Ә Ак бабайлар мондый әйберләрне белергә тиеш, күрәсең…”

    Сәүбән өенә кереп тормады, кайткан уңайга, ындыр артлап, инеш буйлап Кала-тауга таба китте. Күңеле тансыклаган тынычлыкны ул шунда гына таба алыр кебек иде.

    Малай Сәүбән дә мыштым гына аңа иярде. Аның күңеленә дә ниндидер борчу-гамь кергән, ахры.

    Сәүбән карап-күзәтеп барды: авыл шактый үзгәргән. Таш йортлар күбәйгән. Аерым хуҗалык йортлары матурайган, әмма авыл үзе бетәшкән — урамнары чүп-чар белән тулган, елга-инеш буйларына тирес өйгәннәр. Үзгәртеп кору җилләредер инде: фермадагы элекке төзек, агарып-балкып торган биналар бушап калган, аларның тәрәзәләре ватылып, ишекләре каерылып беткән. Аның каравы авылда ике мәчет манарасы калыккан. “Мәчетләр салып кую гына иманлылык билгесе булса, эшләр бер дә әйбәт түгел”,— дип уйлап алды ул. Бөтен хуҗалык җимерелеп, элекке колхоз милке таралып-тузып ятканда, яисә инеш буйлары чүп-чар өеме белән күмелгәндә, нинди иманлылык, рухи яңару, чистарыну хакында сүз алып барырга мөмкиндер…

    — Ак бабайлар ни карыйдыр…— Бу сүзләрне янәшә барган бала чагы Сәүбәннең авызыннан өзеп алып әйтте.

    — Әйе шул, картлар ни карый икән?

    — Беләсеңме, мәктәп тә сигезьеллыкка әйләнде бит бездә.

    — Да?

    — Балалар аз, бөтенләй башлангычка калмагае әле… Исеңдәме, без укыганда, ягъни сез укыганда, мәктәп гөрләп тора иде, ә?!

    — Хәтерлим: беренче сыйныфта укыганда, Әнисә апа, һәрберебезне бастырып, кем булырга теләвебезне сорап чыкты. Мин үрә бастым да, Космонавт булам, дидем. Бөтен бала көлде. Әнисә апа да көлде.

    Шулай да:

    — Космонавт булыр өчен бик күп укырга кирәк, укысаң — булдырасың,— дип җөпләп куйды.

    Сыйныф укучылары арасында космонавт булырга теләүче мин генә булганмын икән. Икенче көнне әнкәйне урамда очратып: “Сәүбәнегез мактанчыграк, үзен башкалардан өстен куерга тырыша”,— дигән. Мин моңа бик рәнҗегән идем.

    — Ул бит синең сәер төшләрең хакында белми иде.

    — Синең дә хәтереңдәме алар?

    — Төннәр буе күк, галәм, космос белән хыялланып чыга идең син. Әллә нинди яшел, зәңгәр, көмеш йолдызларга оча идең. Аларда безнең кебек үк кешеләр яши, тик күзләре яшькелт-зәңгәр, чәчләре җирән… Менә синеке кебек…

    — Синеке кебек тә…

    — Карале, без дә шул йолдызлардан микән әллә? Хөсни бабай да шулай ди.

    — Син бит рух, илаһи зат, моны гына белергә тиештер…

    — Юк, мин — синең рухың. Мин үзем дә шул галәм рухлары ихтыярында яшим. Алар белән бер очракта гына аралаша алам мин.

    — Кайчан?

    — Синең белән минем арада тулы гармония урнашкач.

    — Шуннан?

    — Шул: без икебез тәмам тәңгәлләшеп, аңлашып беткәч, күңелләребез, җаннарыбыз, уй-хисләребез тәмам сафланып, омтылышларыбыз уртак максатка юнәлгәч кенә миңа галәм ишеге ачылачак…

    — Син очып китәчәксеңме?

    — Юк ла, минем өчен, юк минем өчен генә түгел, синең өчен дә күк капусы ачылачак, һәм без галәм серләре сакланган илаһи дөньяга атлап керәчәкбез… Андагы тереклек цивилизацияләрен ачачакбыз, кайчандыр ватаныбыз булган йолдызларны күрәчәкбез.

    — Мин дә очармынмы?

    — Юк, син оча алмыйсың. Мин синең күзләрең булырмын…

    — Синең, алайса, Кала-тау серенә дә катнашың бар?

    — Юк, дидем бит инде. Мин — синең рухың, синең бала чагың гына.

    — Аңлашылды…

    Бераз тын бардылар. Һәркемнең үз кайгысы иде. Беренче булып тагын малай сүз катты:

    — Нигә Сәвия хакында сорамыйсың? Ул да мәктәптә укыта бит. Аның малае да шунда укый.

    — Нәрсә сорашыйм инде. Дөресен генә әйткәндә, мин аңардан куркам.

    — Куркырлык та шул.

    — Йә, син дә өркетми тор!

    — Чынында шулай. Мин рухи зат булып та куркам әле аңардан. Сиңа бик рәнҗегән диләр бит аны…

    Сәвия хакында сүз ябышмады. Моны аңлап, икесе дә бу темадан шундук читкә тайпылдылар, юк-бар сөйләшеп кенә бара башладылар.

    Шулай сөйләшә-сөйләшә исемсез инешне атлап чыктылар, үргә менеп, Кала-тауга таба киттеләр. Әмма шактый барасы бар иде әле, шуны истә тотып, ял итәргә булдылар, бердәм рәвештә, ах-ух килеп, келәм кебек чирәм өстенә тәгәрәделәр.

    Сәүбән карашларын күккә текәп тын калды. Бүгенге күк ниндидер сихри күренешне хәтерләтә. Ниндидер шомлы-караңгы болытлар йөзә… Ә көн үзе аяз!.. Чынлап та, ниндидер мәгънәле күренеш бу: унсигез ел вакыт эчендә болытлар тәмам картайган, ә Кояш шул килеш калган! Гүя Сәүбәннең бар өмете болытларга сарылып киткән, ә якты хыяллары якты килеш торып калган…

    Бу күкнең төбе бармы? Болытлар артында, кояш артында ни бар? Сәүбән кечкенә чагында бер кызык күнегү уйлап тапкан иде. Хәзер шуны исенә төшерде: чытырдатып күзләрен йомды, күңел түреннән җанын суырып алды, аннары күзләрен шар ачып, шул җанын тышка, күккә чыгарып җибәрде… Җан очты, очты… Бүген күргән төштәге кебек. Тик бу юлы ул күккә, галәмгә очты. Башта дөнья караңгылана барды, аннары кабат яктырды, бераздан тоташ балкыш-нурга күмелде.. Сәүбән алдында олы йолдыз-планета барлыкка килде. Ул олы, мәһабәт күз алмаларына охшаган иде…

    Шунда әллә каян гына җил-гарасат килеп чыкты да Сәүбәнне бөтереп очыртып алып китте. Ул каршы торырга тырышып карады, әмма бу “йолдыз җиле” аның иркен чикләп, ихтыярын үзенә буйсындырып куйган иде инде.

    …Сәүбән үз битенә кемнеңдер кагылуын тоеп, айнып китте, күзләрен чылт-чылт йомып, кабат ачты. Ә-кә-мәт! Аның йөзе каршында шар кебек күзләре белән сөзәрдәй булып, кап-кара сыер басып тора иде!

    Сәүбән үзен-үзе белештермичә сикереп торды. Менә хыялый түгел диген, ә? Сыер күзләрен планета дип белеп, саташып ята ласа!

    Малай чагы да көлемсерәп утыра. Сәүбәннең аңа ачуы чыкты. Тапкан көләр кеше. Үзе рух булгач та... Аңа рәхәт — йоклыйсы да юк, ашыйсы да юк, борчыласы да, куркасы да юк… Армый да, ичмасам…

    Сәүбәнгә хәзер унбиш-уналты яшь түгел. Ул чакта бу араны “эһ” тә дими йөгереп үтә иде. Хәзер бит ир уртасы булып бара. Шулай да тизрәк кузгалырга кирәк. Әле кайтасы да бар…

    Бу юлы алар кызурак бардылар. Инешне күздән югалтмыйча бара торгач, Кала-тау астындагы чишмәгә бик тиз килеп чыктылар. Инеш дигәннәре шул чишмәдән агып чыккан су була инде.

    Ерактан ук Кала-тауның мәһабәтлегенә, олпатлыгына сокланып килде Сәүбән. Очындагы “китек” тә шул килеш. Анда ук менеп булмас. Их, күрәсе килә дә соң андагы “аэродромны”! Авылда шактый юанасы булыр, бер махсус килеп китәр әле. Ә хәзер чишмәгә, бары тик чишмәгә генә!

    Мәгарә авызы ерактан ук караеп, бераз шомландырып каршы алды. Элек бер дә болай түгел иде: әнә ничек куркыныч кыяфәттә икән тауның бу ягы. Чынлап та олпат бер җанварга охшаган ул. Әлеге җанвар “җан бар”га әверелеп, үкереп-бакырып торып басар да бөтен тирә-юньне пыр туздырып ташлар кебек…

    Сәүбән белә: озак күрми торганга гына шулай ул. Күз бер күнеккәч, бу шом бетәчәк, күңелгә якын бер тау булып кына калачак.

    Рух чишмәсенең челтерәвек агышын Сәүбән ерактан ук ишетеп, килә-килешкә аптырап калды. Чишмә тирә-ягындагы сазлык киңәйгән, инеш, киресенчә, тарайган, янындагы таллык сирәкләнгән, аның тирәсендәге чирәмлек пычранган. Агышы шул ук, ярсып-ярсып, тулгак тоткан кебек ага. Улагы да шул, әмма шактый тузган, кителеп, яньчелеп беткән. Бу агач улакны бик борынгыга юрыйлар иде, имеш, Пугач яулары вакытында ук шушы улак булган… Патша гаскәрләреннән качып, Салават Юлай егетләре өч көн шушы чишмә буенда яткан дигән сүзләр дә йөри.

    Сәүбән йөгереп килеп чишмә алдына тезләнде, улактан агып төшкән суга учларын куйды. Аннары шул учларындагы суны үзенең битенә, чәчләренә сирпеде. Ниндидер сихергә эләккән кебек, беравык телсез калып, таш сындай катып торды ул. Аның тәне буйлап ниндидер рәхәт дулкын йөгерде. Бу дулкын берочтан Сәүбәннең җанын, бәгырен дә тылсымга төреп, сафлап, иркәләп узгандай булды… Ул шушы мизгел өчен генә булса да авылга кайтырга тиеш иде. Сәүбән моны хәзер ап-ачык төшенде.

    Юлда шактый сусаган иде, Сәүбән йотлыга-йотлыга су эчте. Бала Сәүбәнне дә чакырып караган иде, тегесе елмаеп кына куйды: юкка үртәмә, янәсе…

    Сәүбән, чишмә читендәге камышлык буена чыгып, аяк киемнәрен салды, ялантәпи калып, малайларча сикергәләргә, кыланырга тотынды. Аның кәефе шәп иде. Шул шәплек белән ул юкәлеккә китте. Сәүбән аларны бүген төшендә күргән иде инде. Ә-әнә теге ботакта ул Сәвиясенең фәрештәсе белән басып торды. Аның үзенең дә рухы гына килгән иде шул…

    Сәүбән мәгарәгә бармады. Озак кына карап-күзәтеп торды да, чирәмгә утырып, кайтырга җыена башлады. “Килермен әле, Кала-тауга махсус көн багышлыйм, Ходай кушса…” дип юатты ул үзен. Ә чынында ул мәгарә эченә керергә, хәтта аңа якын барырга да шикләнде. “Нәрсә булмас, бу тауның изге рухлары хәзер инде мине танымыйлардыр да… Үртәп йөрмим, үзем дә әлегә үртәлмим”,— диде ул.

    — Син хаклы, бүген кермә. Тау әле сиңа күнекмәгән, ияләшмәгән. Оныткан. Мин моны тоеп, белеп торам.

    — Әйт әле, алайса, Кала-тауның рухлары, ияләре бармы?

    — Бөтен нәрсәнең дә рухы, иясе була. Кала-тауның рухы — кара рух. Хәтерлисеңме, бу чишмәне дә элек “Кара рух чишмәсе” дип йөрткәннәр. Хәзер генә, балалар курыкмасын дип, Рух чишмәсе дип калдырдылар.

    — Ул Кара рух хакында Хөсни бабайның ниндидер риваяте дә бар иде.

    — Бар иде. Имеш, җәй көннәрендә, эңгер вакытында, ул шәүлә шушы мәгарә авызыннан килеп чыга икән дә бөтен иңкүлекләрне, үзәнлекләрне айкап йөри икән. Юлында берәрсе очраса, сихерләп, үзе белән тау куышына ала икән…

    — Бала вакытта, менә синең кебек чакта минем күргәнем булды ул рухны. Тик… мин күргәне ап-ак иде…

    — Ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Ак шәүлә булып, томан кебек йөри торганы да бар, имеш. Анысы Кара рухның кызы була инде.

    — Бервакыт Сәвия белән икәүләп үзебезнең юкә агачы төбендә гәп сатып утырабыз. Кинәт яңгыр ява башламасынмы?! Без, өскәрәк үрмәләп, куыш сыман җиргә кереп утырдык. Шул вакыт мәгарә ишегеннән ап-ак шәүлә, дөресрәге, зифа кыз гәүдәсе килеп чыкты. Ул кешеләр кебек атламый, аякларын шуыштырып барган кебек йөзеп бара иде… Без өнсез калдык. Теге ак шәүлә чишмә буена килде дә, аның улагына төбәп, куллары белән берничә кискен ишарә ясады. Гаҗәп хәл: чишмә суы ярсып агуыннан туктады, тыйнак-салмак кына йөгерергә кереште. Аннары бу рух озак кына Сарманайга таба карап торды һәм, нидер исенә төшкән кебек, ашыгып-кабаланып мәгарә эченә кереп китте.

    Сәүбән бу тау эчендә ниндидер сер яшерелгәнен бик яхшы белә. Ул сер аның үзе белән дә бәйләнгән, ахры. Бервакыт аскы басу очындагы наратны яшен сукты. Бозау эзләргә чыккан Сәүбән нәкъ шул нарат төбендә басып тора иде. Яшен ташы Сәүбәнгә дә кагылып узды. Җитмәсә, өстенә авыр ботак төшеп имгәтә язды. Ул аңын югалтып, җан очырып ята иде инде. Шул вакыт ниндидер ак шәүлә аны күтәреп алды да авыл читенә илтеп куйды. Сәүбәнне бик тиз күреп алып, өенә кертеп куйдылар.

    Икенче мәртәбә кышкы буранда адашты ул. Кая барырга белмичә, тәмам хәлдән тайды, тезләренә төшеп: “Бетүем шушы икән, хет берәрсе килеп чыгып, мәетемне генә тапсалар ярар иде”,— дип уйлагандай итте. Аннары якты дөнья белән саубуллаша башлады.

    Менә шунда ул бер ут күреп алды. Авыл өйләренә алынган тонык ут кебек, Сәүбәнне биш-алты чакрымлап артыннан ияртеп барды ул. Авыл урамына килеп керүгә, кар астына күмелеп калгандай, кинәт юкка чыкты…

    Шул хәлләрне искә төшереп, Сәүбән тагын да ныграк шомланды. Ул чын-чынлап кайту ягына кузгалды. Чишмә буендагы камышлыкны тагын бер мәртәбә бармак очлары белән сыпырып узды. “Чишмә керфеге кебек икән болар”, — дип уйланды Сәүбән, һәм үзенең образлы табышына сөенеп елмайды.

    Кайтыр юл һәрвакыт кыскарак була. Алар — ике Сәүбән — юлда тын гына, сөйләшмичә генә кайттылар. Авылга кергәч кенә малай сорап куйды:

    — Баруын бардың, әмма җаныңа барыбер тынычлык тапмадың… Шулаймы?

    — Шулай, син хаклы, — дип, моңсу гына җавап кайтарды Сәүбән.

    — Борчылма, тынычланыр көннәрең алдадыр. Бер көндә генә күңелне тынычландырып, иманны яңартып булмыйдыр ул…

    — Кайткач, әткәй янына барам, бәлки, шунда юанырмын, тынычланырмын…

    — Барма, йөрмә, әткәй хәзер безнең өчен тарих булып кына калды. Аның үз гаиләсе…

    — Барыбер барам, күрәм, сөйләшәм! Һәм сорыйм: ни өчен ташлаган ул безне? Ялгыз хатынны ике баласы белән ник урам чатында ташлап калдырган, ә?

    — Ташлаган-ташлаган инде… Хәзер кайтарып алып булмый. Яңартма үткәндәге җәрәхәтләрне. Үзеңә үк авыр булачак.

    — Син хаклыдыр, әмма мин бер мәртәбә әткәйне күреп калырга, аның күзенә туры карарга тиеш! “Нигә син безне ташладың?” дип сорарга тиеш!

    — Юк, сорый алмассың шул инде…

    — Нигә?

    — Безнең әткәй моннан ике ел элек дөнья куйды…

    — Ә?..

                                  7

    Сәүбәннең үз әткәсе белән булган тарихка кагыласы килмәгән иде. Ә кагылырга туры килә. Аның үлеме-вафаты шуны сорый. Үлем барысын да тигезли бит ул. Кала-тау буеннан кайткач, түшәккә чалкан төшеп, кич буе әткәсен уйлап ятты Сәүбән.

    Рәмзия аның янында:

    — Авырмагансыңдыр бит, балам?— дип бөтерелә башлаган иде, Сәүбән кырт кисте:

    — Юк, әнкәй, бер җирем дә авыртмый. Арытты гына, бераз ятып алыйм әле.

    Барысын да әллә каян аңлап торган Рәмзия, улын ялгыз калдырып, тышка, ишегалдына чыгарга җыенды. Шунда тагын Сәүбәннең “теле ачылды”:

    — Әнкәй…

    — Әү, балам.

    — Әткәй үлдемени?

    Рәмзия бер мәлгә телсез калды. Ул бу сорауны көтмәгән иде, ахры. Шулай да үзен бик тиз кулга алды.

    — Үлде шул, балам. Ике ел элек җирләдек…

    — Ничек үлде ул?

    — Җиңеләебрәк киткән иде, зиһене саташып үлде. Шулай язган булгандыр инде.

    — Сөйлә әле, әнкәй, барысын да сөйлә. Ничек яшәде ул, ничек үлде?..

    — Сәлимәдән дә ике малае булды. Тач синең кебек ике малай. Бер ата бит, гаҗәп түгел. Зәп-зәңгәр күзле бу малайларны миңа булышырга еш җибәрә иде әткәң. Үзе килми иде. Күзгә дә күренмичә яшәде ул. Соңгы елларда ялгызы интекте, тик барыбер баш иеп, ярдәм сорап, миңа килмәде.

    — Нишләп ялгызы яшәде соң ул?

    — Балаларын читкә озатып бетергәч, Сәлимә җир куенына керде. Теге хәтәр авыру бар бит әле? Ярты ел дигәндә шул авыру Сәлимәне якты дөньядан алып та китте. Мин ул хатын белән фермада бергә эшләдем. Зәбир хакында бер начар сүз дә сөйләмәде ул…

    — Әнкәй, әткәй нигә китте бездән? Туп кебек ике баласын, сөйгән хатынын ташлап ник китте? Сезнең матур мәхәббәтегез хакында ниләр генә сөйләмиләр иде бит?..

    — Ә-ә, син аны әйтәсеңме? Сөйләрлек хәлләр булды шул…— Бераз уйчанланып торганнан соң, Рәмзия тагын дәртләнеп сөйләп китте: — Сабантуй көнне булды бу хәл. Аз гына төшереп алган Зәбир бөтен кеше алдында:

    — Рәмзия, миңа кияүгә чык, — дип кулымны сорады.

    Мин ялындырган булам:

    — Юк, — мин әйтәм, — очраган бер кешегә кияүгә чыга алмыйм мин. Башта егетлегеңне күрсәт, аннары карарбыз, — дим.

    — Шуннан, шуннан?..

    — Шуннан ни, Зәбиргә җитә калды. Кала-тауга күрсәтеп: “Телисеңме, синең өчен Кала-тау кыясыннан очып төшәм”, — ди бу. Халык көлә башлады. Мин дә көләм. Очып төшмәсен беләм бит инде. Шунда Зәбиргә әллә нәрсә булды. Мин моны мәңгегә онытмаячакмын. Мәйдан уртасына чыкты да, чирәмгә тезләнеп, ике кулын өскә күтәрде ул. Үзе дә күккә төбәлде. Мин аны мондый хәлдә башка бервакытта да күрмәдем. Бу минутта ул күк белән сөйләшкән кебек иде…

    — Аннары нәрсә булды? Сикердеме?

    — Сикерде…

    — Ничек инде?

    — Томырылып йөгереп барды да тауга үрмәләп менеп китте. Бөтен халык, таң калып, аны күзәтә башлады. Кала-тау кыясының биеклеген беләсең, шактый азапланды әткәң. Шулай да бик тиз менеп җитте. Кыя өстендә тагын теге сәер йоланы башкарды. Аннары текә стенаның читенә үк килеп басты. Халык шаулаша, йөгерешә башлады. Кемдер җөпләп, хуплап кычкыра, кемдер тыярга тырыша…

    — Йә, әнкәй, әйт инде, сикердеме?

    — Шулай басып торган килеш кулларын ике якка җәеп җибәрде дә, бер адым алга — бушлыкка атлап, убылып төшеп китте. Сабантуй мәйданы аһ итте.

    — Бернәрсә дә булмадымы?

    — Син беләсең инде: кыя төбен таллык яшереп тора. Нәрсә булганын башта белмәдек. Йөгерешеп килә башлаган идек, тагын бер мәртәбә аһ итеп туктап калдык. Кемнәрдер, куркып, кирегә дә йөгерә башлады. Мин дә үз күзләремә ышанмыйча торам. Таллык артыннан, берни булмагандай көлеп-елмаеп, әткәң чыгып килә. Ул туп-туры миңа төбәп килде дә тагын теге сорауны бирде: “Хәзер инде миңа кияүгә чыгасыңмы, Рәмзия?” Мин риза булып баш кактым…

    — Матур тарих… Әкияткә охшаган, әмма бик тә матур тарих.

    — Бөтен халык алдында булган чын хәл бу, балам. Шушы вакыйгадан соң аңа шикләнебрәк тә карый башладылар. “Сихер белә”, “күк белән аралаша” дигән сүзләр дә күп йөрде.

    — Кызык бу…

    — Әткәң белән мин сигез ел яшәдем. Үкенмим мин бу тормышка. Тик ул бик сәер кеше иде, балам. Төннәрен Кала-тауга чыгып йөри, күк белән саташа иде. Аннары, тагын бер нәрсә хакында әйтмәкче булам. Кешеләр белән сөйләшкән кебек, күк белән сөйләшә иде ул.

    — Ничек инде — күк белән?

    — Әйе, берәр нәрсә булса, күккә бага иде, күккә дәшә иде әткәң.

    — Ходай Тәгаләне исенә төшергәндер…

    — Юк, Ходайга әйтелгән сүзләр түгел иде бу. Ниндидер йолдыз белән сөйләшә иде ул… Шул сәерлеге мине дә куркыта иде. Шуңа да мин аны үз күңелемә якын җибәрә алмадым… Эчеп кайтканда: “Син бит җир кешесе, шуңа да мине аңламыйсың”,— дип ачулана иде.

    — Сине рәнҗетмәдеме соң?

    — Юк-юк, шулай дип әйтеп куя да йолдызлары янына чыгып китә… Таңда гына кайтып керә иде. Керә-керешкә: “Җидегән йолдыз койрыгы белән таң яктысына борылды. Безнең Чулпан Кояшны каршы алырга калды”, — дип сөйләнә иде…

    — Әнкәй, Кала-тау кыясында ничек исән калган соң ул? Бу бит чып-чын әкият!

    — Юк, балам. Мин сиңа чын дөресен сөйләдем. Әйтсәм әйтим инде: күренми торган канатлары бар иде әткәңнең. Ул җир өстендә дә очып йөргән кебек йөри иде. Менә ул бара-бара да җир өстеннән күтәрелеп китә, бераз очып барганнан соң, тагын гөнаһлы җиргә төшә… Җир кешесе түгел иде, ахры, ул…

    — Мин аны аңлыйм, әнкәй…

    — Сәлимә дә җир кешесе булмагандыр. Ул да зәңгәр күзле, бөдрә, җирән чәчле иде. Әткәң кебек үк хыялый бер хатын… Шуңа күрә дә алар бер-берсенә тартылганнардыр, дип уйлыйм.

    — Әнкәй, әткәй әйбәт кеше идеме?

    — Гөнаһсыз бер бәндә иде әткәң. Әмма үтә дә бәхетсез кеше иде…

    — Нигә алай дисең?

    — Мине нык яратты ул. Ә мин аны аңламадым. Хәзер булса аңлар идем. Ул вакытта аңламадым… Әткәң үзен аңлаган кешене эзләде. Тапты. Әмма аны ярата алмады, мәрхүм.

    — Мин аны төшемдә бик еш күрә идем. Гел бертөрле күрә идем. “Үчтеки-үчтеки” уйнатканда, мине күккә чөеп җибәрә дә үрелеп тотып ала. Ә мин ул чөйгән саен өскәрәк, югарырак очам… Йөзен хәтерләмим, ә менә кулларын, беләкләрен, хәтта күзләрен дә аермачык хәтерлим…

    — Бала җанлы кеше иде шул әткәң...

    — Җан очырганда, әткәй янында берәрсе булганмы?

    — Мин булдым.

    — Си-и-ин?

    — Әйе, мин. Бер дә гаҗәп түгел. Балаларымның атасы бит ул. Үләр сәгате җиткәч, үзе чакыртып алды. Ике малае белән янәшә басып озаттым мин аны ахирәт дөньясына.

    — Бик нык ялгышып йөрдеме?

    — Юк, алай зыянга түгел. Бер-ике мәртәбә егылып имгәнде, шул гына. Һаман “очам, очам” дип хыялланды, мәрхүм. Шулай “оча-оча”, кул-аягын сындырып бетерде. Өлкәнәя башлагач, бик кәефсез йөрде. Кеше белән аралашмас, сөйләшмәс булды. Бер очрашканда серле сөйләшеп торды… “Канатларым сынды минем, Рәмзия, канатсыз калдым… Син минем пар канатым булгансың… Синсез оча алмыйм мин. Хәзер оча да алмыйм, җирдә дә йөри белмим…” — ди бу.

    — Бик акыллы, һушлы кеше булган икән әткәй. Гади адәм баласы булмаган… Акыл ияләре кебек сөйләшкән бит.

    — Гади кеше түгел иде шул. Бик серле тамгалар белән хыялланып яшәде. “Бисмилла”сыз кыл да кыймылдатмады, ә үзе әллә нинди мәҗүси тамгаларга табынды. Озынаеп киткән шакмакка түгәрәк-боҗра төшерелгән тамгасы бар иде. Бөтен әйберләргә: чиләк-тазга, көрәк-сәнәккә шул билгене уя иде. “Нәсел тамгасы бу, нәсел йолдызыннан ук килгән”, — дип тә җибәрә. Мин көлә идем. “Нинди йолдыз ул?! Синең Йолдыз әнә абзарда мөгрәп тора”, — димен. Ул вакытта безнең сыер “Йолдыз” исемле иде.

    — Җан тәслим кылганда берәр сүз әйттеме?

    — “Очам, — диде, — хәзер очып китәм, анда мине каршы алырга җыендылар инде”, — диде. Ул бит берни белән авырмады, ятты да үлеп китте. “Зәхмәт авыруы” тигән, дип сөйләнделәр. Үлгәндә үзе бик һушлы булды. Күз карашлары да саф, чиста иде, әле дә хәтеремдә — зәңгәр күз алмалары томырылып карап торалар. Миңа алар хәтта сөйләшә кебек тоелды. “Үзебез белән алып китәр идек, сиңа ярамый, син бит Җир заты”, — диләр иде алар. Мин ул чакта үземнән-үзем шикләнеп куйдым. “Саташа башладым бугай, колагыма әллә нинди серле-сихерле авазлар ишетелә башлады”, — дип, җиде мәртәбә тоташтан “Фатиха” сүрәсен укыдым. Аны җиде чыгу бер “Коръән” чыгуга тиң диләр бит.

    — Күзләрен дә син йомдырдыңмы?

    — Олы малаена куштым. Аптырап бетте ул. Йомдыра гына, әткәсенең күзләре тагын ачыла, йомдыра — тагын ачыла… Әллә инде үләсе килми китте, әллә җаны шулай озак, ялындырып кына чыкты…

    — Әнкәй, тагын бер сорау биримме?

    — Бир, бир, балам. Күңелеңдә калмасын.

    — Әткәй безнең хакта сорашмадымы?

    — Сорашмады… Теге вакытта Хәйдәр абыең аңа ямьсез сүзләр әйтеп рәнҗеткәч, сезнең хакта сорашмас булды. Ә син киттең дә югалдың. Күреп тормагач, онытып та җибәргәндер инде… Шулай да бервакыт сине искә алды ул. Һәрвакыттагыча, әллә ничек серле сөйләште. “Безнең нәсел сере кече малаеңда кала”, — диде ул. “Безнең малайда” димәде, “малаеңда” диде. Мин моңа нык үртәлдем. Шул үртәлү аркасында аның әйткән сүзләренең мәгънәсенә дә төшенеп җитмәдем. Ниндидер бик мәгънәле сүз әйтергә теләде бугай әткәң ул вакытта.

    — Әнкәй, сиңа да сер түгелдер: безнең нәселдә чынлап та олы сер бар бит, әйеме?

    — Әйе, балам, син дә төшенгәнсең икән…

    — Нинди сер ул, әнкәй?

    Шул вакыт өйалдында чиләкләр шалтыраган, көянтә, уклау, җилпуч ише нәрсәләр ауган тавышлар ишетелде. Рәмзия кискен генә торып басты. Сәүбән дә таянып торган мендәрләрен рәтли башлады. “Нинди галәмәт бу?”— дип уйларга өлгерә алмый калдылар, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, ишектән күрше Зәлифә килеп керде.

    — Кеше кереп йөрмәсен дигәннәрдер инде, бөтен ишек буена чиләк тезеп чыкканнар… Өй ияләрегезне котыртып куйдыгызмы әллә, көянтә белән кыйнап кертәләр бит, хәерсезләр…

    Менә ул, усал сөйләнә-сөйләнә, тупсаны атлап керде, кергән җайга ишеген дә ябып тормыйча түргә узды, аннары бу гөнаһ шомлыгын күреп, телсез, һушсыз калган ана белән балага кулларын сузып килә башлады. Йөзендәге зәһәр ачуны кояш кебек якты елмаю алыштырды:

    — И-и, Сәүбәнкәем кайткан икән. Сагындырып кына йөрисең, малай… Сине күрмәгәнгә күпме инде хәзер? У-һу!.. Ул арада ике иргә барып кайттым бит инде, малай. Әле “афисиаль” генә икәү. Сине көтәм-көтәм дә тагын барып кайтам, көтеп карыйм да тагын китәм… Һи-һи-һи… Йә, ярый, мин шундыйрак инде, аптырама, сүзгә кеше кесәсенә кереп йөрмим. Нихәл соң, күрше?

    — Ярыйсы гына…

    — Ир кеше “ярыйсы гына” дип торырга тиеш түгел! “Шәп!” диген! Шулай түгелмени, Рәмзия апа?

    — Шулайдыр инде, Зәлифә акыллым, син ирләрне күбрәк беләсең.

    — Беләм шул. Кияүгә чыкканда барысы да шәп була, ярты елдан чүпрәккә әйләнеп, җебеп төшәләр. Күтләренә тибеп, кире кайтарып җибәрәм мин андыйларны!

    Зәлифәнең җилләнеп-һаваланып килеп керүе Сәүбәнне куандырмады. Элеккеге күңелсезлекләрнең Зәлифәдән башлануын онытырлыкмыни! Ул култыклап инеш буена алып төшмәгән булса, Сәвияне Рәмис белән күрмәгән булса, Сәүбән мөшкел хәлдә калмас иде … Билләһи, калмас иде! “Исән-сау”лап күрешсә дә, бу хатын аның өчен иң хәтәр, иң куркыныч бер зат булып күренде.

    — Ярый, сез сөйләшә торыгыз, мин сарыкларны ябып керим,— дип, Рәмзия ашыгып чыгып китте. Зәлифәгә шул гына кирәк иде. Ул тыгыз күлмәк изүеннән шуып чыгам-чыгам дип бүртеп торган күкрәкләрен терәп диярлек, Сәүбәннең янына ук килеп басты. Сәүбән моңа әллә ни игътибар итмәде, борылып, түшәккә утырды.

    — Миннән куркасыңмы әллә, Сәүбән?

    — Куркам шул, кабып йотарсың дип куркам.

    — Дөрес куркасың, минем кабып йота торган җирем дә бар. Һи-һи-һи…

    Зәлифәнең төче көлүеннән, дорфа кыланышларыннан Сәүбәннең гайрәте чигеп, хәтта косасы килеп торды. Тегесе тагын да ныграк узынды.

    — Хәтерлисеңме, инештә яп-ялангач килеш икәү су кергән идек?..

    — Бала гына идек бит әле анда…

    — Бала-бала, ә истә кала! Син минем бөтен җиремне әйләндергәләп-әйләндергәләп караган идең. Кытык килеп, үлә язган идем, малай, ул чакта… Һи-һи-һи…

    — Безгә бит ул чакта дүрт кенә яшь иде, ә син хәзер килеп шул беркатлы вакытларны авыз тутырып сөйләп торган буласың…

    — Бер дә бала булмаганбыз. Минем кызыл чәчәгем сиңа бик ошаган иде… Синдәге “камыр бармакны” да шактый тарткаладым мин ул көнне. Һи-һи-һи…

    — Йә, җитте сиңа! Без хәзер бала түгел, әйдә башка нәрсә турында сөйләшәбез.

    — Ә-ә, анысы турындамы? Ул вакытта анысы юк иде шул әле. Ә хәзер бар, мулдан, зурдан… Китер әле кулыңны… — Зәлифә Сәүбәннең кул беләзегеннән тотып алды да аны тын-сулыш ритмы белән дулкынланып, күтәрелеп-төшеп торган ярым шәрә күкрәге өстенә куйды.— Менә ул…

    Сәүбән башта аңышмады. Җылы, йомшак тәндә изрәп эри башлаган бармакларын кузгатырлык та егәрлек тапмады ул. Шул хәлсез, егәрсез кулы Зәлифәнең күлмәк изүен аерып эчке якка төшә башлагач кына айнып китте.

    — Менә ул… Йомшак, җылы, мәхәббәтле урын… — дип сөйләнде Зәлифә. Үзе, күзләрен йомып, башын артка ташлап, хискә бирелеп, тәэсирләнеп тора бирде.

    Сәүбән кулын кискен тартып алды да өстәлнең икенче ягына чыгып басты, үзе тотлыга-тотлыга сөйләнде:

    — Син нишлисең, Зәлифә? Без бит күршеләр. Күршең белән алай шаярма! Күрше хакы гына түгел, Тәңре хакы да бар, оятсызланма, бар, чыгып кит моннан!..

    — Кара, кара!.. Чиртмәс борын чыр-чыр киләсең, нәрсә, син ир түгелме әллә? Хатын-кыз имиеннән шүрләп төштең… Син хатын-кызны егып салып, өстенә атланып утырып көчлә, вәт булырсың чын ир! Чәпчемә, киттем, синнән рәт чыкмасын яшьтән үк белә идем, хәзер дә шул җебек икәнсең. Яшә шулай хатын-кыз бот арасындагы чүпрәк булып!.. Бик кирәгең барые!

    Зәлифә җилләнеп чыгып китте, Сәүбән, авыр сулап, гөрселдәп түшәккә ауды. Бу җенле хатыннан котылуына ул ышанып бетә алмый иде әле…

    Зәлифә хакында нәрсә уйларга да белмәде Сәүбән. Кемдер язган бит: “Үзең белән аралашкан кешедә бер генә уңай сыйфат та тапмасаң, син аның бала чагы турында уйла. Ул сиңа элеккечә ямьсез күренмәс”, — дигән. Сәүбән Зәлифәнең бала чагын белә. Мөлаем, күңелчән кыз иде ул вакытта. Шуңа да аның начар уйлыйсы килми бу хатын хакында. Дөресрәге, бөтенләй дә уйлыйсы килми…

    Ичмасам, әнкәсе дә юк бит янында… Ул булса, әйтер иде: “И балам,— дияр иде,— исәрнең таягы кырык, берсе тимәсә берсе тия. Үртәлмә дә, үпкәләмә дә син аңа, исәр бит ул. Андый хатыннар ир белән дә, ирсез дә тора алмыйлар. Ләкин алар да без яшәгән Кояш астында яшиләр. Шуны онытма, улым…” — дияр иде.

    — Әйтәсен әйттеме сөекле күршең?

    Сәүбән үз янәшәсендә пәйда булган бала чагына сөенеп бетә алмады. Шундук сикереп торды. Ул инде күптән төшенгән иде: ялгыз калуы гына була, ниндидер афәткә очрый да тора…

    — Син кайда йөрисең? Яндарак бул әле. Син юкта башым бәладән чыкмый.

    — Мин бит сине әнкәй белән калдырдым. Әткәй хакында сөйләшергә тиеш идегез сез. Каян килеп кергәндер бу тәмугъ кисәве?..

    — Теге вакытта да яшь бәгыремә тозны шул кәнтәй хатын учлап сипкән иде…

    — Сөйләштегезме соң?

    — Зәлифә беләнме?

    — Юк ла, әнкәй белән.

    — Эх, энекәш… Әйбәт кеше булган безнең әткәй… Ә мин белмәгәнмен… Күрешеп, сөйләшеп каласы иде дә…

    — Бу дөньяда гел шулай була: әйбәт кешеләр белән сөйләшергә, аңлашырга соңга калабыз…

    — Рухи зат килеш зарланып торган буласың…

    — Рухи булсам да, мин синең чагылышың гына бит… Синең күңелең әрнесә, минеке дә әрни, җаның көйсә — минеке дә көя… Әткәй-әнкәйләр дә бер безнең, аларның язмышы турыдан-туры безнең язмышка килеп кагыла…

    — Туктале, энекәш, син бит мин уйлаганны уйлыйсың…

    — Әйттем бит инде, без бер үк заттан; син шул затның физик һәм физиологик чагылышы, ә мин аның рухи сурәте. Уйлар безнең бер үк…

    — Димәк, син минем язмышта әткәй язмышының кабатланып килүен беләсең?

    — Беләм…

    — Моның бик аянычлы булуын да беләсеңме?

    — Анысын да беләм…

    — Ник миңа бу хакта башта ук әйтмәдең? Ник?

    — Мин аны әйтергә тиеш тә түгел. Син яшәү мәгънәсенә үзең төшенергә хокуклы, ә мин моңа шартлар тудырырга, рухыңа ныклык, омтылышларыңа максат бирергә тиеш. Аңладыңмы?

    Сәүбән дәшмәде. Ул барысын да аңлады, әлбәттә. Әмма бу аңлаудан гына аның хәле җиңеләя торганнардан түгел.

    Ул, түшәктә яткан килеш, эчтән көеп, үрсәләнеп әйтеп куйды:

    — Әткәйнең язмышы да иясен таба алмаган, минеке дә иясез, мәгънәсез булып чыкты. Ниндидер бер кысага, максатка сыеша алмыйча, бәргәләнеп-сугылып йөрде бугай ул…

    — Ни сөйлисең син? Нинди иясез язмышлар хакында сөйлисең?

    — Беләсеңме, иптәш бала Сәүбән, бу гөнаһлы җир өстендә кешеләр яши, дөресрәге, җаннар яши. Аларның һәрберсенең иясе, хуҗасы бар. Кемнеке — Ходай, Аллаһы Тәгалә, кемнеке — Тәңре-хан, ягъни мәсәлән, Күк-Тәңре, өченче җанныкы, язмышныкы — Табигать Галиҗанәп, дүртенченеке — Кояш… Җирдә — язмышлар хәрәкәте. Андагы җаннар “Яшәү боҗрасы” буйлап әйләнәләр дә әйләнәләр… Ә беләсеңме, бу хәрәкәткә, бу “Яшәү боҗрасы”на эләкмәгән, рас килмәгән, ярашмаган җаннар, язмышлар бар әле. Иясез язмышлар. Минем язмыш — әнә шундый язмыш. Әткәйнеке дә шундый булган…

    — Мин аңлыйм сине… Рух булып та, Бала чагың булып та аңлыйм… Тик син бу кадәр бетеренмә. Моңа баш бетәрлек сәбәп юк. Синең моңа хакың да юк.

    — Ничек булмасын? Мин — бәхетсез бер җан!.. Бу азмыни?! Хакыма, хокукыма килгәндә… Кешенең нәрсәгә хаклы булуын аның язмыш иясе билгели. Ә минем андый иям юк…

    — Төссез тормышыңны, йомшак рухыңны, ихтыярсыз теләк-ниятләреңне аклар өчен җайлы сәбәп уйлап тапкансың син! Бик уңай шул: иясе юк, имеш… Тап син аны! Эзлә! Үзең эзлә! Күктән, йолдызлардан көтеп утырма! Син бит көчле идең, акыллы, белемле, зиһенле идең!.. Сиңа бөтен нәрсә җиңел бирелә иде! Җирең-суың, табигатең, йолдызларың сиңа булышып, көч, егәрлек, зиһен һәм рухи ныклык биреп тора иде. Җирдә хакыйкый тормышны җайга салу өчен илаһият сине сайлаган иде. Кая ул сиңа исраф ителгән бетмәс-төкәнмәс рухи егәрлек, илаһилык?.. Шушы вак дөньяда түгеп-чәчеп бетердеңме? Пәйгамбәр булыр урынына түшәктә җан сыгып, күңел сөрсетеп ятучы бер бәндәгә әверелдеңме?

    — Син дә тиргәмә инде мине, Сәүбән… Бала чагым минем…

    — Бер дә тиргәмәм дигән идем, чыгырдан чыгуымны сизми дә калганмын. Кичер, яме…

    — Миңа авыр, моңсу, күңелсез… Мин моны рухи зәгыйфьлектән әйтмим, аек акылым, тере рухым булганга әйтәм. Үзең уйлап кара: әткәй үз гаиләсендә бәхетсез булган. Үзе яраткан кеше белән аңлаша алмаган, аңлашканын яратмаган… Мин дә үземчә яратам хатынымны… Әмма ул мине аңламый… Аңламый! Ишетәсеңме?! Йөрәгем авылдагы Сәвиягә — моннан унсигез ел элек зәңгәр күзләрен тутырып карап калган гүзәл сылуга тартыла, аңа ымсына… Ул гына мине аңлаячак, кабул итәчәк, кичерәчәк… Тик мин хәзер үк, шушы минутта ук әйтә алам: аның белән мин бервакытта да бәхетле була алмаячакмын…

    — Ни өчен, беләсеңме?

    — Юк, белмим! Ул кадәрен беләсем дә килми…

    — Чөнки син мәхәббәтеңә хыянәт иттең. Мәхәббәт — шул ук иман. Мәхәббәттә дә, иманда да хыянәт кичерелми…

    — Каты әйттең син…

    — Тагы да ныграк әйтимме?

    — Йә?

    — Ярату гына әле бәхетле булу дигән сүз түгел. Ярату өчен матур йөрәк булу да җитсә, бәхетле булу өчен батыр йөрәк кирәк. Ә синең йөрәгең, матур булса да, куркак иде. Сиңа батыррак булырга кирәк.

    — Беләм дә соң… Их, белсәң иде син!.. Миңа шундый кыен хәзер… Минем хәзер нишләргә белми торган чак бит… Әткәй исән булса, иң беренче аңа барыр идем… Юк шул, ичмасам, ул да ташлап киткән…

    Сәүбән, үрсәләнеп, йөзен учлары белән каплап, пөхтә итеп җыештырып куелган түшәк өстенә ауды.

                                  8

    Бүген Сәүбән әйбәт йоклады. Әмма төш күрүдән барыбер котыла алмады. Ниндидер матур, төсле төш иде ул. Бүлмә… Сыйныф булмәсе… Әнисә апалары дәрес алып бара. Бер партада икәү утыра — бала Сәүбән һәм... тагын бер Сәүбән! Өлкәнәя башлаган, ир уртасына җитеп килүче олпат кеше! Укытучы шигырь язарга кушкан. Ике Сәүбән бер-берсеннән күчерә-күчерә шигырь язалар. Аннары үрә катып җавап бирәләр, язган шигырьләрен укыйлар...

    тәмамы

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх