• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ОЧА ТОРГАН КЕШЕЛӘР, ЯКИ

    Беренче булып малай Сәүбән баса.

    Баса да, чатнатып, дөнья яңгыратып сөйли башлый:

    Көн дә төштә очып йөрим,

    Кош кебек очам, имеш!

    Белмим, ничек очамдыр мин

    Канатсыз-нисез килеш…

    Иртән торуга ук тоям:

    Сызлый бөтен иңнәрем.

    Очам инде, очам, чөнки

    Каз йоныннан мендәрем!

    Малай укып бетерә дә тәртипле генә, мыштым мәче кебек, урынына утыра. Хәзер өлкән Сәүбәнгә чират.

    Аның тавышы инде карлыкканрак, әмма яңгырашы белән бала Сәүбән тавышына бик тә охшаш:

    Гомеремне бер кош кебек яшим,

    Кошлар кебек, күккә ярсынам.

    Күзләремдә йолдыз балкышлары,

    Иңнәремдә канат бар сыман…

    Атлап түгел, очып йөрим, ахры,

    Төннәр буе сызлый иңнәрем.

    Мин чыннан да коштыр, юри генә

    Кеше булып йөргән көннәрем…

    Сәүбән, чыннан да, иңнәре, кулбашлары сызлап уянды. Әллә кичә күп йөрелгән, әллә төштәге “очып йөрүләр” галәмәте бу…

    Күзләре йомык килеш, Ходай Тәгалә бүләк иткән алдагы якты көн хакында уйланып ятты Сәүбән. Кичә кич балачак рухы белән булган сөйләшү исенә төште. Үзеннән-үзе оялып куйды. Күңелен шомлы уй тырнап үтте: “Инде бөтенләй дә кул селтәде микән? Килмәс микән?” Шул вакыт күз кабакларын ялт итеп ачып җибәрде, башын калкытып, өй эчен тикшереп чыкты. Бала Сәүбән бүлмәдә юк иде.

    Сәүбәнгә күңелсез булып китте, аның җаны тынгысызланды, йөрәге еш-еш тибә башлады. Инде нишләр ул? Бу тормышта бердәнбер таянычы, рухи кыйбласы, хәтта иманы, дине шул малай иде бит… Ничек ияләшкән иде ул аңа. Хәтта ярата, сөя башлаган иде… Иң аянычлысы: аның язмышында әле бер генә авыр йомгак та сүтелмәгән, бер генә авыр мәсьәлә дә хәл ителмәгән… Иң авырына — Сәвия белән бәйлесенә әле кагылмаган да ул…

    Сәүбән йөрәге сызылып капланып ятты да мендәрен кыйный башлады.

    — Саташасыңмы әллә, балам?

    Сәүбән бәргәләнүеннән туктады, әмма битен мендәр йөзеннән кубарып алмады.

    Рәмзия малаен йоклый дип уйлады булса кирәк, аяк очларына гына басып килде дә йомшак кына итеп Сәүбәннең иңбашына кагылды.

    — Балам, тор инде, тор. Анда синең янга бер малай килгән. Көттермә, бар, чык…

    Сәүбән сискәнеп китте. Кискен башын калкытты, шундый ук кискенлек, өлгерлек белән ал ягына әйләнеп торып утырды.

    — Нинди малай ул, әнкәй? Ни сөйлисең син?

    Табын карап йөргән Рәмзия бераз көлемсерәп сүз башлады:

    — Бер малай шунда, чыккач үзең күрерсең… Күземә күренә дип торам, тач синең бала чагың инде. Кай арада үсеп җиткән диген син аны?!

    — Әнкәй, мин саташаммы, әллә син саташасыңмы, бернинди таныш малаем да юк минем монда. Мин бит унсигез ел кайтмаган кеше, көләсеңме әллә, әнкәй бәгърем?..

    — Юк, юк, көлмим… Шаяртып кына сөйләшәм. Чынлап та, бик матур бер малай сораша сине. Ачы таң белән нинди йомышы төшкәндер… Урам эскәмиясендә утыра… Әнә, ышанмасаң, тәрәзәдән карап ал.

    “Әллә теге рухым кеше күзенә күренеп йөри башлаганмы?” — дип уйлады Сәүбән. Йөрәге жу итеп китте. Әгәр шулай икән, ничектер чыгарга кирәк бу кыен хәлдән…

    Сәүбән тәрәзәгә бармады. Чөйдән җәйге күлмәген үрелеп алды да, изүен төймәли-төймәли, тышка чыгып китте. Нидер сизенгән кебек, Рәмзия башта өстәлдәге ризыклар өстенә чигүле япмасын каплады, аннары утырды…

    Баштарак урамга килеп чыккан Сәүбән, күзләре яңа кояш нурларына чагылып, берни дә күрмәде. Күз алдындагы зәңгәр боҗралар юылып, урамны, койма буен шәйләрлек булгач кына капка читендәге утыргычка таба борылды. Аның каршында әлеге дә баягы балачак рухы басып тора иде. Тукта! Рухмы соң ул! Әнкәсе күргән бит…

    — С-с-син… Син кем?

    Малай, үз алдында басып торган Сәүбәнгә сынаулы караш ташлап, әмма шактый ышанычлы аһәң белән:

    — Сәүбән, — дип җавап кайтарды.

    — Син… Син минем балачак рухыммы? — Сәүбән шундук мөгезеннән эләктермәкче булды.

    — Нинди рух? Мин шушы авыл малае Сәүбән.

    — Сәүбән? Нигә Сәүбән?

    — Әнием шулай кушкан.

    — Синең әниең кем соң?

    — Сәвия.

    — Сәвия? Итекчеләр урамында яшәүче Сәвияме?

    — Әйе.

    — Алайса, әйдә утыр, сөйләшик. Әйдә, күрешик башта. Мә бишне.

    Кул сугыштылар. Сәүбән моны юри эшләде. Кул сугышу вакытында тәмам аңлап җитте: бу малай — аның рухы түгел. Әллә ул кеше рәвешенә кереп йөри аламы? Әнә бит бөтен киемнәре, йөзе-бите, чәчләре, иң мөһиме — күзләре, карашлары охшаш… Әле кичә кич кенә сөйләшкән бала чагының коеп куйган нөсхәсе! Шулай да сак булырга кирәк. Ниндидер хикмәтле сер бар монда.

    — Әткәң кем соң синең?

    — Сәүбән…

    — Ничек инде? Әткәң дә Сәүбән исемлеме?

    — Әйе.

    — Менә сиңа пәрәмәч! Бөтен дөнья тулы Сәүбән икән монда!..

    — Юк ла, бездә генә ул исем. Синең белән миндә генә…

    — Ә… Ә әткәң?

    — Син минем әткәм буласың инде. Шуңа да күрергә килдем…

    — Туктале, тукта... Син бит Сәвия малае!

    — Әйе.

    — Әткәң бармы синең?

    — Бар.

    — Шулай булгач?..

    — Шулай булгач, ни… Син минем әткәм буласың инде. Менә кара: бөтен җиребез белән охшаш без.— Малай түш кесәсеннән ике фотосурәт чыгарып Сәүбәнгә сузды.

    “Нишләргә? Алыргамы-юкмы? Берәр сихер булмасын тагын… Алай дисәң, рух та, дух та, шайтан да түгел бугай бу… Тәүбә-тәүбә… Күзләре дә чын кешенеке: әнә ничек зәңгәрләнеп янып торалар…”

    Сәүбән, эченнән генә “бисмиллалап”, малай сузган сурәтне кулына алды. Алуын алды, әмма егылыплар китә язды. Йөрәге жу итеп, җаны күңел төбенең иң ерак чоңгылларына кереп посты. Посты да, шул ерак чоңгылларның берсеннән бик кадерле бер хатирәне табып, кабат өскә — гүзәл дә, гөнаһлы да дөньяга калыкты. Сәүбән кулындагы сурәтнең берсе беренче сөешү, беренче үбешү, беренче вәгъдәләр билгесе итеп кайчандыр Сәвиягә бүләк ителгән фото иде. Әле дә хәтерендә: сигезенчене тәмамлагач, укуның соңгы көнендә бөтен сыйныф белән кичке уеннар була торган инеш буена төштеләр. Кызлар төрле кызык уеннарга маһир булалар, аларның кайсыдыр: “Һәрберегез бер фото алыгыз, уен вакытында кирәк булачак”,— дигән иде. Сәүбән дә, альбомын актарып, үзенең сурәтен алды. Уеннар, биюләр, шаярулар башланды. Күңел ачуның иң кызган җирендә сыйныфташларына фотосурәтләр алып килергә кушкан кыз, уртага чыгып, әлегә кадәр беркем дә белмәгән уен игълан итте: “Иң элек бөтен фотоларны бергә җыябыз, аннары, аларны шушы өянкегә менеп, аска чәчеп җибәрәбез, соңыннан карыйбыз: кайсы кызның фотосы кайсы егетнекенә якынрак ята — шулар парлашып бииләр… Ахырдан бу парлар фотоларын алмашып, озатышалар… Аңлашылдымы?”

    Шулай эшләделәр дә. Сәүбәннең күзе Сәвиягә күптән төшеп йөри иде. Ул, бөтен күңеле белән, үз сурәтенең Сәвия сурәтенә якын төшүен теләп торды. Күктәге Чулпан йолдызга карап: “Мин теләгәнчә булсын, үтенеп сорыйм!” — диде. Яраткан кешегә фәрештәсе булыша, диләрме, әллә күктәге Чулпанның ярдәме тидеме — Сәүбәннең фотосы Сәвия фотосы белән янәшә ята иде…

    Моннан соң бөтен биюне дә бергә биеделәр. Кайтканда фотоларын алмаштылар, Сәүбән беренче мәртәбә кызлар ирененнән шунда үпте. Сәвиянең оялчан иреннәре, калтыранып торган тәне, рәхәт гаҗәпләнүдән шар ачылган күзләре аның күңелендә якты хатирә булып саклана икән ләбаса…

    Сәүбән, онытылып, кинәт калыккан истәлекләрдән исерә башлавын аңлады. Шулай да үзен кулга ала алды. Иң гаҗәбе шул: ике фотосурәттән дә бер малай карап тора! Тик берсе аның элеккеге сурәт — каралы-аклы, бераз саргая, тоныклана башлаган, икенчесе исә заманча — төсле, матур, нурларын уйнатып-балкытып тора… Ләкин икесендә дә бер үк малай — бала чактагы Сәүбән!

    — Каян алдың минем бу сурәтләрне?

    — Берсе генә синеке аның.

    — Ә берсе кемнеке?

    — Минеке…

    Сәүбәннең тәмам башы катты. Сәвия малае булсын да ди. Сәвия белән яратышсыннар да ди. Ләкин аларның бер мәртәбә дә сөешкәннәре, кавышканнары булмады бит! Алайса, каян килгән бу малай? “Туган бала яраткан кешегә охшый” дигән сүз дөресме әллә? Әллә?.. Әллә Сәвия шул рәвешле аны үзенеке итмәкчеме?

    — Юк, Сәүбән энекәем, минем беркемем дә юк монда. Малаем да, кызым да… Фотолар охшаган дип кенә… Әнкәң җибәрдеме әллә? Бар, кайтып әйт үзенә, нәрсә генә кыланса да, чит кеше баласын үземнеке димәячәкмен… Охшау бер нәрсә, кан икенче нәрсә…

    — Ә җан — өченче нәрсә, әткәй…

    — Нәрсә? Нәрсә беләсең соң син җан хакында?

    — Мин барысын да беләм, әткәй. Мин бит синең малаең. Ә без — акыллы, затлы нәсел. Без кеше белмәгәнне беләбез, кеше тоймаганны тоябыз, шулаймы, әткәй?..

    — Юк дигәч, юк, минем монда малаем юк!

    — Ярый, мин сине аңлыйм, әткәй. Әнкәй алдасын да ди. Сине, мине белгән бөтен кеше берьюлы алдасын!.. Ә менә күк алдамый, әткәй. Күк бит ул! Йолдызлар бит ул! Йолдызлар — җан рәвешләре… Җан алдамый. Мин — синең улың. Бу хакта миңа Кала-тау түбәсендәге якты йолдыз әйтте…

    — Чулпанмы?

    — Әйе..

    Сәүбән күңелендәге хәтер җебенең бер очы һаман әле икенчесенә ялгана алмый интекте. Зиһене тәмам чуалган, күңеле тәмам борчылган иде аның.

    Ул, тиргәнеп, пыр тузынып, өйгә кереп китүдән башка чара тапмады:

    — Юк, барыбер ышанмыйм мин моңа! Сине ниндидер сихер иясе җибәргән. Сиңа ничә яшь хәзер — унмы, уникеме? Ә минем Сәвияне күрмәгәнемә хәзер унсигез ел! Ун-си-гез! Ишетәсеңме? Башны тинтерәтмә, бар, кит моннан! Күземнән югал!..

    Өйгә кергәндә үк үзенең кирәкмәгән, ярамаган бер эш эшләгәнен аңлады ул. Әмма күңеленә кереп утырган Иблис сыңары да җиңел генә бирешергә теләмәде. Бу Иблис аңа бертуктаусыз: “Ул синең малаең түгел, каян килеп синеке булсын, аңа бары унике яшь кенә, күп булса унөчтер… Ә синең инде унсигез ел кайтканың юк…” — дип такылдап тора иде.

    Сәүбән өйгә кергәндә, Рәмзия ялгызы гына чәй табыны артында утыра иде. Сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Тынлык икесе өчен дә авыр иде, — бу аларның сулыш алуларыннан, күз карашларыннан сизелеп тора. Әмма берсе дә беренче булып сүз башларга кыймый. Сәүбән инде белә: әнкәсе капка төбенә кем килгәнен белгән. “Ниндидер малай сорый”, — дип юри генә әйткән. Рәмзия Сәүбәннең бу хакта белүен, әмма сер бирмичә утыруын да белгән. Менә шуңа күрә дә ана белән бала бер-берсенә бераз үпкәләбрәк чәй чөмерәләр…

    Бу җан өшеткеч киеренкелеккә әнкәсе түзмәде, дәррәү кузгалып, мич артындагы җим савытын барып алды да: “Чеп-чеп-чеп…” — дип сөйләнә-сөйләнә, ишегалдына чыгып китте.

    “Нәрсә бу — заговормы? — дип уйланды Сәүбән.— Нинди малай ул? Кем малае? Нигә ул Сәүбәнгә тагыла? Менә сиңа проблема! Сәүбән малае түгел дә түгел — монысы факт. Тик… Шулкадәр дә охшар икән аның бала чагына? Тукта! Сәүбәннең малай чагы кайда соң әле? Әллә шул клоунның галәмәтләреме бу?

    — Кем клоун?

    Сискәнүеннән сикереп үк куйды Сәүбән. Әһә! Менә бит ул. Аякларын бөкләп диван өстендә утыра. Хәзер Сәүбән әйтмәгәнен әйттерәчәк аның…

    — Әйттерми генә тор әле! Бу малайга минем бер катнашым да юк. Мин аның нинди малай икәнен дә белмим…

    — Шулаймы? Белмисеңме?

    — Ышанмыйсыңмы әллә?

    — Ышанмыйм. Син бит рух. Барысын да белергә тиеш.

    — Мин бит илаһи рух түгел. Син уйлау белән күз алдыңа килә торган рухи образ гына. Боларның икесен бутама, яме…

    — Йә инде, үпкәләмә. Аптыраганнан гына сорыйм…

    — Мин бер нәрсәне төгәл әйтә алам сиңа: капка төбендәге малай — синең малай.

    — Ә?.. Син дә шул якка таба борасыңмы атны?..

    — Борасы-нитәсе юк, әле генә син күргән малай — үз малаең.

    — Йә, әкият сатма!

    — Бөтен рухиятем белән тоям мин моны. Тагын шуны тоям: нык үпкәләттең син аны, хәтта рәнҗеттең…

    — Охшаган ул миңа, сүзем юк. Ә арифметиканы кая куясың? Аннары… Аннары Сәвия миннән бала таба алмый.

    — Ник?

    — Чөнки минем аның белән бер мәртәбә дә йоклаганым юк, аңлыйсыңмы син шуны, юкмы?!

    Бала Сәүбән тын калды. Рухи затларга аңлашылмый торган әйберләр дә булыр икән бу фани дөньяда!

    Ике Сәүбән арасындагы бәхәснең бетәсе юк иде, әле ярый ишектән Рәмзия килеп керде. Мәсьәләгә ул бераз ачыклык кертте:

    — И-и, балам, әйтмәм дигән идем, болай булгач, бөтенесен түкми-чәчми сөйләп бирәм. Сәвия сүз алган иде, биргән сүземне аяк астына салырга туры килә. Сөйләмәс идем, авыл өстеннән ниндидер афәт җиле исә башлаганын тоям…

    Үз йөрәген тыңлый белмәгән кеше башкаларны да ишетми. Әнисенә, урамдагы сәер малайга, бөтен дөньяга үртәлеп йөрүче Сәүбән шундыйрак халәттә иде.

    — Әнкәй, нәрсә булды сиңа? Ни сөйлисең син?

    — И улым, былтыр көз Сәвия кереп утырган иде. Мин дә аңа: “Ни сөйлисең син?” — дигән идем. Ә ул миңа әллә нәрсәләр сөйләп бетерде…

    — Нәрсәләр, әнкәй?

    — Имеш, аның синнән баласы бар. Менә шул малае каяндыр сизгән моны. Аңа кеше әйткән, ахры, син — коеп куйган Сәүбән — Рәмзия малае, ягъни мәсәлән, син, дигән. Әнкәң уйнаш итеп тапкан, шәһәрдә очрашып йөриләр икән, фәлән-фәсмәтән… Сәвиянең малае шуңа ышанган. Әнкәсеннән сине таптыра башлаган. Сәвия аптырап йөргән-йөргән дә миңа килгән. Бөтен тарих шул.

    — Миннән баласы бар дип әйттеме, ялгышмыйсыңмы, әнкәй?

    — Әйе, кабатлап та сорадым әле. Кеше ышанмаслык нәрсә бит бу. “Аның баласы” дип, үз туксанын туксанлап тик тора… Менә шундый әкәмәт хәлләр булган иде.

    — Әнкәй, ышансаң — ышан, ышанмасаң — юк, Сәвиядә минем балам юк! Теләсә нәрсә белән ант итәм! — Сәүбән чарасызлыктанмы, әллә билгесез бер шик-шөбһәдәнме, шул шик белән бәйле каушауданмы, кычкыра ук башлаган иде. Аның бу ярсынуы Рәмзиягә дә күчкән кебек булды.

    Ул да:

    — Нишлим соң, балам, нишлим? Синең хакта сүз ишетеп яшәү әллә миңа рәхәт булдымы? — дип өзгәләнде.

    — Нинди сүз ул, әнкәй?

    — Сине һаман Сәвия белән йөри диләр бит… Тегесен дә әйтер идем инде! Малаена да Сәүбән дип кушкан, ичмасам…

    — Шулай диде шул…

    — Мин ул малайны күрүгә ук: “Юньлегә килмәгән бу”, — дип уйлаган идем аны… Шулай булып чыкты да!

    Сәүбән уйчанланды. Тормышта көтелгәнгә караганда көтелмәгән күбрәк. Капка төбендәге малай да шул көтелмәгәннәр рәтенә керә иде. Рәмзия дә сөйләшмәс булды.

    Һаман әле диванда аяк бөкләп утыручы бала Сәүбән рухы гына үз сәгате сукканын сизеп әйтеп куйды:

    — Да-а-а… Ниндидер сер бар монда. Могҗиза бар. Һәм… Фаҗига бар. Мин аны сизәм, тоям, күрәм… Ул Кала-тау белән бәйләнгән. Дөньялыкта усал җилләр уйный, һавада кара болытлар йөзә, йолдызлар тоныклана, кошлар кыяга бәрелеп үлә, сулар агулана, язмышлар иясез кала, кешеләр адаша… Кешеләр генә түгел, рухлар юлдан яза… Яза, яза, яза… Яза-а-а…

    Сәүбәннең күз алдында аның балачак образы, күк томанга әверелеп барып, салмак кына дулкынлана, җәелә һәм, ниһаять, таркалып, чәчелеп бетә…

    Рәмзия боларның берсен дә күрми. Аның күрмәве, белмәве әйбәтрәк тә. Үз башына төшкән күңелсез, ямьсез сынауларга улының хыялый рухы да килеп кушылса, җылы куенында ярсып тибеп ятучы авыру йөрәге урталай ярылыр иде, мөгаен…

    Сәүбәннең җан халәте, җан рухы да шәптән түгел. Бу көтелмәгән хәлләрдән ул тәмам сыгылып төште. Башта тавышын күтәреп, ачыргаланып, үрсәләнеп ярсыса да, соңыннан, берни дә кыла алмасын аңлап, тынды, дәшмәс булды. Аны хәтта балачак рухының чәчелеп юкка чыгуы да артык гаҗәпләндермәде. Ә теге рух исә бу вакытта, өскә — күк югарылыгына күтәрелеп, киң офыкны иңли. Менә ул авылдан Кала-тауга таба китеп баручы бер малайны күреп кала һәм шул якка таба томырылып очып китә…

                                  9

    Укучы үпкәләмәсен, Сәвия хакында сөйләүне һаман кичектереп килдем. Аның хакында сөйләү бик тә, бик тә авыр миңа. Сәвия — мин белгән йөзләрчә, меңнәрчә хатын-кызларның иң бәхетсезе. Аның аянычлы язмышы минем күңелне туктаусыз тырнап торса да, моңа кадәр ни дә булса язарга батырчылык итмәдем.

    Хәзер инде үзәк героем Сәүбәннең язмышы үзенең шундый борылмаларына җитте, алга таба каләм тибрәткәндә Сәвияне берничек тә урап узып булмаячак.

    Бу хатын да төп чыгышы белән Сарманай авылыннан. Авылдагы күпчелек кеше кебек ул да яшькелт-зәңгәр күзле, җирән чәчле. Шундый ук хыялый һәм серле бер зат. Яшьлегендә Сәүбән белән яратышып китүе дә шул серлелегеннән, хыялыйлыгыннан булгандыр. Чөнки алар, кичләрен клубтан яисә инеш буендагы уеннан кайтканда, бер-берсенә күк белән, йолдызлар белән сөйләшә-сөйләшә тартылдылар, бер-берсен йөрәкләренә, бәгырьләренә якын җибәрделәр.

    Ходай Тәгалә кешеләрне дөньяга бер-берләре өчен яраткан. Әмма бу хакта кисәтергә оныткан. Сәвия белән Сәүбән дә үз гомерләрен бу хакта белмичә яшәделәр, ахры.

    Әлбәттә, теге вакытта, яр буенда Рәсим белән янәшә утырган мәлдә, Сәвия бер гөнаһсыз фәрештә-кыз иде, менә хәзер дә, аның тормышында төрледән-төрле, ачылы-төчеле сәер хәлләр әллә ничә кеше гомеренә җитәрлек булса да, ул элеккеге сафлыгын югалтмыйча гомер кичә белде, һәр уңышка сөенеп, һәр шатлыкны бәхет кебек кабул итеп, үзен-үзе үсендереп, өметкә, хыялга ымсындырып яшәде.

    Улы Сәүбән — Сәвия өчен тормышның мәгънәсенә, максатына әверелде. Сафлык, өмет, иман, вөҗдан кебек рухи төшенчәләрне ул әнә шул улының тормышы, аның язмышы аша аңларга өйрәнде.

    Ул бердәнбере Сәүбән язмышының иясез һәм өметсез булуы хакында уйларга да курка, аның күрәселәрен күз алдына китерә дә алмый иде әле.

    Мин Сәвиянең үткәндәге тормышын тәфсилләп сөйләргә җыенмыйм. Вакыты килеп җиткәч, ул барысын да яшьлектәге сөйгәне Сәүбәнгә түкми-чәчми сөйләп бирәчәк. Елый-елый, үксеп-үксеп сөйләячәк. Ә менә бүгенге тормышын, шушы минуттагы кичерешләрен укучыга тизрәк җиткерәсем килә. Чөнки “иясез язмышлар хакындагы кыйссам” үзенең иң кискен борылышына, хәлиткеч вакыйгаларына җитте.

    Ләкин мин Сәвиянең киләчәктәге тормышы хакында сөйләргә дә, бу киләчәкнең вакыт пәрдәсен күтәреп карарга да җыенмыйм. Дөресен генә әйткәндә, мин алдагы язмыш борылмаларын төгәл белеп тә бетермим. Бары тик тоям гына…

    …Сәвия Сәүбәннең кайтуын шул көнне үк ишетте. Күрше Оркыя апага Май әби кереп чыккан икән.

    Тегесе итәгенә ут капкандай йөгереп керде.

    — Ишеттеңме-е-е? Сәүбән кайткан би-и-ит.— Шулай сүзләрнең ахырын сузып сөйләшә ул. Көйләгән, җырлаган кебек. Баштарак, аның сөйләме беренче ишеткән кешенең көләсен китерә. Аннары күнегәсең. Хәтта бу моңлы-көйле тавышны яратасың, озаграк ишетмәсәң, сагына башлыйсың…— Рәмзиянең читкә китеп олаккан малае-ы-ы… Мәрхабә ахирәт күргә-ә-ән…

    Сәвия баштарак аңышмады, уй очын таба алмый интекте. Шулай да “Рәмзия малае кайткан” дигән аермачык хәбәр аның сагышлы күңеленә бик тиз төшеп ятты.

    “Сәүбән кайтканмы? Мәңгегә кайтмас кебек иде бит… Кайткан… Булмас, бу ул түгелдер… Унсигез ел кайтмаган кеше башка кайтмый инде ул… Унсигез ел түзгән кеше калган гомергә генә түзә… Беренче биш ел, ун ел гына кыен, аннары түзәргә өйрәнәсең… Үзеннән белә Сәвия… Кайткан… Алай-болай, кайгы-мазар чакырып кайтармагандыр бит? Юктыр, Рәмзияттәйне көн дә күреп тора, сөбханалла, күзгә ямь бирерлек матур күренә әле… Әллә? Юктыр, юктыр… Сарманайда малае барлыгын каян белсен ул?.. Юктыр. Сорашыр иде, хәбәр итәр иде… Кайту белән йөгереп килер иде… Тукта, нишләп килсен ул? Малае хакында ишетсә дә, ул бит аның могҗизалы тарихын белми… Ачуланып килсә генә инде… Аннары бетте баш… Ачуланып, дөньяда яшәрлекне калдырмаячак… Юк ла, андый ук усал түгел иде лә ул… Күзнең чите белән генә карарга иде үзенә. Үзгәргәнме-юкмы? Үзгәргәндер шул… Унсигез ел буе туган җирсез яшәп кара әле… Бер елы, бер көне дә саргайта аның. Унсигез ел бит, бер буын алмашынган гомер… Бер гомер…”

    — Нәрсә булды сиңа-а-а? Күзеңне акайтып карап катты-ы-ың? Әй ди-и-иим! Әй!

    Сәвия шунда гына үзенең тораташ булып катып торуын, бер тиле яки телсез әпә кеше кебек, аңсыз, сүзсез калуын аңлап алды, үзенчә акланырга кереште:

    — Ә?.. Нәрсә дисе-е-ең, Оркыя апа-а? Сәүбән кайткан дисеңме-е? — Оркыя белән сөйләшеп торган кеше үзеннән-үзе шулай көйли башлый. Шуңа күрә Сәвиянең бу “ы-ы”лап, “э-э”ләп сөйләшүе бер дә Сәүбәннең кайтуын ишетеп диванага калуы түгел, бәлки Оркыя карчыкның көйле, аһәңле сүзенә ияреп китүе генә.— Кайчан кайтка-а-ан? Кем белән кайтка-а-ан? Хатыны, балалары бармы-ы-ы? Рәмзияттәй бик сөенгәндер инде-е?..

    — Сөенгәнде-е-ер, гомергә бер кайткан бит у-у-ул… Әле менә сиңа да әйтим диде-е-ем, кинәт килеп кер-е-еп, акылдан яздырмасын диде-е-ем...

    — Ни сөйлисең син, Оркыя апа-а? Акылдан калдырырлык кем соң ул миңа?

    — Чит-ят кеше түгел лә-ә-ә?

    Шул вакыт урамнан Сәүбән кайтып керде. Оркыя карчык башка сүз озайтып тормады, бөтен әйткәннәрен, әйтәселәрен кабат күңел төенчегенә төйнәп, чыгарга кузгалды.

    Бөтен дөньялары белән бер-берсенә береккән ике җан иясе олы бөтен өйдә япа-ялгыз торып калды. Сәвия, ишек катында нидер сизенеп басып торган малае янына барып, аның иңбашына кагылды, сак кына этеп, аны диван янына алып килде, утыртты, үзе дә янына утырды, шулай кочаклап торган килеш (әйтәсе хәбәргә чыдый алмыйча чыгып йөгерер яисә очып китәр дип курыкты, ахры), күзләренә туры карап, йомшак, ягымлы тавыш белән:

    — Балам, авылга әткәң кайткан…

    Сәүбән бу хәлләрне ничек кабул итәргә — шатланыргамы, борчылыргамы икәнен белми иде булса кирәк, аның тирән, моңсу карашларында әллә ни үзгәреш сизелмәде. Әткәйле тормышның, әткәйле язмышның нинди булуын ул бөтенләй дә белми шул әле.

    Шуңа күрә бары тик:

    — Әткәй кайткан? — дип кабатлап сорау белән чикләнде ул.

    — Әйе, әткәң кайткан. Май әбиең күреп калган. Оркыя әбиеңә сөйләгән. Әле Рәмзия апаңнарда, ди.

    — Нигә аларда? Нишләп безгә кайтмаган?

    — Рәмзия апаңның малае бит ул. Кеше, авылга кайтканда, иң беренче үз нигезенә кагылырга тиеш, шулай итмәсә, аның гомере кыскара, ди… Йә, әткәңнең гомере кыскарсынмы?

    Сәүбән уйчанланды, тәнендә, җанында эчке бер киеренкелек туып, аның уй-хисләренә бушанырга ирек бирми иде. Бөтен тән-җан күзәнәкләре хәрәкәткә килгән мизгел иде бу.

    “Зиһене томаланып, җиңеләеп китмәсен тагын бу”,— дип, Сәвия өйдәге киеренкелекне юкка чыгарырга, малаен авыр уйлардан йолып алырга тырышты:

    — Насыйп иткән булса, безгә дә килер, улым. Әткәң бит ул синең. Ә син аның улы. Белмәсә дә, ата кеше үзенең баласын — бәгырь итен тоярга тиеш… Көтик, яме, килер, килми калмас…

    Малай һаман дәшмәде. Чөнки Сәүбән бу минутта әнкәсеннән акыллырак иде. Ул әнкәсенә караганда ныграк тоя, аңлый, хәтта төгәл белә: әткәй кеше бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә аларга килмәячәк. Тоемга, күңелгә, хискә ышанып булмый. Малае барлыгын белмәгәч, әллә ничек кенә тойса да, килмәячәк ул. Аңа әйтергә, хәбәр итәргә кирәк. Тик әнкәсе әйтергә кушмый. Бервакыт Сәүбән шәһәрдә яшәүче әткәсенә хат язып салмакчы иде. Яза да башлаган иде. Әнкәсенең хөкеме катгый булды: “Әйтмисең дә, язмыйсың да! Вакыт җиткәч күрешерсез, ә хәзер миннән бәхиллек юк!” Сәүбән белә: әнкәсе артык та горур аның. Шул горурлыгы белән гомер буе ялгыз яшәгән дә инде ул. Аннары… Унсигез ел туган йортына кайтмаган кеше өчен кайдадыр гомер сөрүче малаена карата булган күңел хисләре бер тиенгә тормаска мөмкин… Әнкәсе шуннан да шикләнә, ахры… Күңеленең кире кайтуыннан курка…

    Ана белән бала бик озак тын калып утырдылар. Аларның моңа кадәр салмак кына агып яткан тормыш елгасына давыллы дулкын килеп кергән, тик бу дулкынның кайсы ярга таба шаулап йөгереп китүен беркем дә әйтә алмый иде бу минутта.

    Шулай да нәрсәдер әйтергә, нидер кылырга кирәклеген дә белә Сәвия. Әллә берни дә эшләмәскәме? Көтәргә, бары тик көтәргә генә!

    — Сәүбән балам, ул якка барып йөрмә, яме. Килешмәс. Бүгенге белән гомер бетми. Мин синнән бу хакта сорый алмыйм. Әмма сорыйм: әткәң янына барма. Бик барасың килсә дә барма. Ходай Тәгалә бар икән, ул барысын да үз урынына куяр, барысын да җайлар. Безгә дә мәрхәмәтле булыр. Кылган гөнаһларыбыздан изгелекләребез барыбер күбрәктер. Ходай ташламас… Бар, хәзер малайлар янына чык. Болай боегып утырма. Тик… әткәң янына барма, яме?

    — Ярый, бармам…

    Малае чыгып киткәч тә озак кына уйланып утырды Сәвия. Аның уйлары еракка — моннан унсигез ел элек булган күңелсез вакыйгаларга барып тоташты. Сәүбән белән Рәмис сугышкан төн Сәвия тормышында иң кара төн булып калды. Юк нәрсә өчен бит…

    Сәүбән белән Сәвия арасындагы мәхәббәт күз тидерерлек дәрәҗәдә көчле һәм ниндидер илаһи нур белән өртелгән иде. Бу хакта бөтен авыл сөйләде. Инде мең мәртәбә сыналган фал: мондый мәхәббәт озын гомерле булмый. Иң бәхетле чакларында, бергә Казанга китеп, авиация институтына укырга керергә, галәмгә, йолдызларга очучы спутниклар төзүче булырга хыялланып йөргән көннәрендә язмыш юллары аерылды да куйды аларның…

    Ул көнне Сәүбән уенга чыкмады. Сәвия кич буе күрше Рәмис белән биеде. Рәмис төшеп калган егетләрдән түгел. Өченче ел инде сабантуйларда батыр асты кала. Тимерче Зиннәтне дә ала язды быел. Тегесе аяк чалып кына җиңде. Авыл дөм каршы булса да, картлар шурасы тәкәне Зиннәткә бирдерде, ләкин киләсе елда тагын да хәрәмләшсә, батырлыгын алырга карар иттеләр.

    Менә шул Рәмис яшьтән үк Сәвияне ошатты. Әмма Сәвиянең күңелен яулап ала алмады ул. Моңа аның көрәшче булуы да, чибәр йөзе, матур, зифа сыны, калын беләкләре, тулышып, бүртеп торган кулбаш, янбаш мускуллары да, хәтта уңганлыгы-булганлыгы да ярдәм итмәде. Сәвия үз күңелен, йөрәген башкага — югары очта яшәүче Сәүбән исемле егеткә биреп өлгергән иде инде…

    Алар сигезенче сыйныфта укыганда, йолдызлы аяз бер төндә, кичке уен вакытында танышып киттеләр. Августта йолдызлар күп була бит. “Йолдыз яңгыры”— галәмнең иң серле могҗизасыдыр, мөгаен. Җаннар дөньяга ачылган, җаннар сызышкан, җаннар аңлаша торган вакыт бу. Күктәге һәр йолдыз — җирдәге җаннарга сихри ишарә, ә йолдыз атылу — шушы җаннарның тибеше, бәхеткә ымсынуы… Йолдыз атылганда матур теләк теләргә кушалар — аның синеке булуы бар, әгәр шулай икән — теләгең һичшиксез кабул булачак.

    Илаһи матурлыкка омтылу — алдагы мәхәббәтне тою ул. Сәвиянең күңеленә килеп кергән матурлык та олы мәхәббәткә ишарә иде. Әйе шул, яшәеш ул — матурлыкка омтылыш. Акыл бу омтылышны кысаларга гына кертергә тырыша.

    Сәвия уенга барганчы теләк теләп барды. Чөнки адым саен әле анда, әле монда күк йөзеннән йолдыз тамып тора иде… Их, бүген ул бер егетне очратсын иде! Ул чибәр булсын иде! Акыллы булсын иде! Көчле булсын иде! Их!..

    Бу йолдыз яңгырында аның җан кисәге дә нурларын уйнатып алган икән. Шушы кичтә теләге кабул булды Сәвиянең.

    Сәүбән уенга күп катнашмады. Әйбәт бии ул үзе. Иң әйбәт биючеләрнең берсе. Әнә читкәрәк барып баскан да күкне күзәтә. Күкнең мондый “тере”, “җанлы” чагы бик сирәк була шул. Сәүбән аны күреп, күңеленә беркетеп, ятлап калырга тиеш! Төнлә кешенең күз алмалары төсен үзгәртүчән. Сәүбәннең зәңгәр күзләре дә бераз ачылып, ачыкланып, хәтта көмешләнеп киткән. Шушы көмеш күз алмалары белән томырылып, йотлыгып карап тора ул күк диңгезенә… Ә анда… “Йолдыз җиле” уңаена диңгез дулкыннары кебек алтын бөртекләрдән укмашкан сихри йомгаклар әле бер якка тәгәриләр, әле икенче якка йөгереп китәләр… Кайсыдыр бөртек коелып кала, аның урынына яңалары ягыла… Тик бер йолдыз гына, араларында иң яктысы, иң нурлысы, иң җанлысы, беркая да бармый, күкнең бер читенә барып урнашкан да күк диңгезендәге җил-давылны күзәтә; кайчакта борчылган кебек ул, кайчакта көлгән-елмайган кебек… Гөр килгән уен мәйданы читендә басып торган Сәүбән кебек… Ул да әнә шул Чулпан йолдызга баккан да өнсез калган…

    Сәвия аның янына ук килеп басты. Сәүбән сизмәде. Аны бу минутта күк сихереннән беркем дә, берни дә аерып ала алмас иде кебек.

    — Йолдызыңны таптыңмы әллә, Сәүбән?

    Сәүбән кыймшанмады да. Һаман шул килеш җилле-давыллы күк диңгезенә багып торуында булды. Сәвия баштарак, ишетмәде, ахры, дип уйлады. Ишеткән икән!

    Бераздан Сәүбән:

    — Табасы-нитәсе юк. Мин үз йолдызымны күптән беләм. Ул да мине белә… — дип әйтеп куйды. Әмма карашларын барыбер күк йөзеннән тартып алмады.— Ә беләсеңме, җирдәге бөтен гүзәллек күктән, йолдызлардан, кояштан, ә бөтен яхшылык — кешеләрдән…

    Сәвиягә Сәүбәннең җавабы бик сәер тоелды. Ничек инде? Йолдызлар каян белсен ди аны?

    — Йолдызлар сине беләме? Алдыйсыңдыр әле.

    — Йолдызлар барсын да белеп торалар. Менә без аларга карап торабыз. Алар да безне күзәтәләр… Хәтта сөйләшәләр… Тыңларга гына кирәк… Тыңлый белергә кирәк… Күкне тыңлаганың бармы?— Бу юлы Сәүбән йолдыз нурлары тулы мөлдерәмә күзләре белән Сәвиягә борылып карады.

    Әллә инде Сәүбәннең серле җавабыннан, әллә шушы йолдызлы карашыннан, Сәвия аңа гашыйк булды да куйды.

    — Ә синең йолдызың бармы?

    Сәвиянең йолдызы юк иде. Ул күктәге йолдызларның барысына да бертөрле карый. Йолдызлар аны дулкынландыра, уйландыра, хисләнергә, хыялланырга өйрәтә… Әмма аерым гына йолдызы юк. Нишләп булмагандыр? Чынлап та, һәр кешенең йолдызы булырга тиеш ләса. Йолдыз бит “җан” дигән сүз. Ә! Аның әле икенче исеме дә бар — хыял яисә өмет… Хыял үлсә, өмет бетсә — җан да бетә, үлә. Тән кала, ә җан инде юк… Сәвиянең бу хакта каяндыр укыганы да бар.

    — Юк, минем йолдызым юк шул. Ә синең йолдызың нинди, Сәүбән? Исеме бармы аның?

    — Әнә ул Чулпан йолдыз, Венера дип йөртәләр. Иң якты, иң нурлы планета шул була инде. Мин аны кечкенәдән үк беләм. Ул да мине шундук яратты…

    — Әллә ничек сөйләшәсең син, Сәүбән. Башка малайларга охшамагансың…

    — Йолдызлар да бер-берсенә охшамаган бит. Ерактан гына алар шулай бертөсле булып күренәләр. Ә минем планета — иң матуры! Беләсеңме нинди төстә ул? Яшелле-зәңгәрле төсләр бизи аны. Яшел төс — тереклекне, зәңгәре изгелекне белдерә.

    — Син боларны каян беләсең, Сәүбән? Үзең шунда булып кайткан кебек сөйлисең…

    — Булуын булмадым, ләкин һәр көнне төшемдә күрәм. Яп-якын итеп күрәм. Анда нәрсә бар икәнен белмим белүен, әмма нәрсәдер булуын сизеп торам. Самолет биеклегеннән караган кебек карап торам…

    — Кешеләр яшиме анда? Берәрсе бармы?

    — Бар, бар. Мин моны тоям. Мин хәтта алар белән сөйләшәм. Тик күрмим генә. Ә бит күктә ничә йолдыз булса, җирдә шулкадәр нәсел бар. Җирдә ничә кеше яшәсә, шулкадәр тарих, гыйбрәт, язмыш бар.

    — Сәүбән!

    — Нәрсә, Сәвия?

    — Бер әйбер сорасам, ачуланмыйсыңмы?

    — Нәрсә соравыңа карап инде.

    — Юк, син башта әйт: тиргәмәссеңме?

    — Юк ла, тиргәмим.

    — Сәүбән, синең йолдызың минеке дә булсын әле…

    — Һи, шул гынамы? Булсын соң! Анда барыбызга да урын җитә. Аннары… Ул синең йолдыз булырга тиеш тә!

    — Ни өчен алай дисең?

    — Син дә зәңгәр күзле бит. Ә зәңгәр күзле кешеләр Чулпан-Венера белән кардәш, белдеңме?..

    — Ничек кызы-ы-ык… Синең белән шундый кызык, шундый күңелле, әйдә дус булабыз!..

    — Әйдә! Безнең йолдызыбыз да уртак хәзер…

    Дуслык дуслык булып кына калмады, дәртле ымсынуга күчте, ымсыну ярату белән алмашынды, ярату олы мәхәббәткә бөреләнде. Шушы мәхәббәт ихтыярында ике ел үтеп тә киткән. Хәзер Сәвия күрше егете Рәмис белән түгәрәк әйләнә… Начар егет түгел ул үзе. Тик Сәвия яратмый аны.

    — Сәвия, иртәгә мин китәм,— дип, кыюсыз гына сүз башлый Рәмис.

    — Кая?

    — Чаллыга, физкультура институтына.

    — Мин синең өчен бик шат, Рәмис.

    — Син Сәүбән белән Казанга китәсеңме?

    — Әйе, авиация институтына барабыз.

    — Сәвия, мин сине яраттым бит…

    — Беләм, Рәмис. Бу турыда сөйләшмибез, яме. Әйдә дус булып калыйк.

    — Сәвия, әйдә сине бүген мин озатам. Барыбер Сәүбән уенга төшмәде. Беренче һәм соңгы мәртәбә озатуым булыр. Бәйләнеп тә, сөйләнеп тә интектермәскә сүз бирәм. Ант итимме?

    — Юк, кирәкми. Болай да ышанам. Тик… Сәүбән киләм дигән иде, аны күрмичә китә алмыйм мин.— Сәвия як-ягына каранып алды, үзенең Рәмисне дә рәнҗетәсе килмәде.

    Рәмис һаман үз сүзеннән кайтмады.

    — Сәвия, гомердә бер мәртәбә икәү кайтыйк әле. Уен да бетеп килә. Сәүбән дә чыкмас инде. Кайтканда юлда очраса, мин честь биреп китеп барырмын, сез бергә калырсыз. Арагызга керергә җыенмыйм. Кайтыйк бергә, Сәвия, ә?

    — Ярый алайса, киттек…

    Бу кичтә Сәвия Рәмис белән генә түгел, Сәүбән белән дә мәңгелеккә аерылышты.

    Рәмис ел саен җәй кайтып китә. Ел саен Сәвия янына килеп: “Әйдә бергә булабыз, мин бит сине һаман яратам”,— ди. Сәвия дәшми. Көлеп, Рәмиснең сүзен уенга борып җибәрә. Соңгы дүрт елда килгәне юк. Өйләнгән, ди. Авылга кайтканда урамга бик чыгып йөрми, ахры, Сәвиянең күзенә дүрт ел күренгәне юк инде.

    Сәүбән дә юкка чыкты… Китте дә югалды. Сәвия аның кайда укыганын да, өйләнгәнен, малай үстергәнен дә белә белүен, тик күргәне генә юк. Шулай да бер мәртәбә күреп калды ул гомерлек сөйгәнен. Шул күрешүнең истәлеге булып зәңгәр күзле малай калды.

    Ун ел элек туды аның Сәүбәне. Башта Сәүбән түгел иде әле ул. Яңа гына җан кунган бер ит кисәге иде. Бала табу йортыннан чыкканчы ук Сәүбән дип исем кушты. Әйе-әйе, ике дә уйлап тормыйча, яңа туган сабыена әткәсенең исемен бирде, шуның белән тирә-якта гайбәт таралуга сәбәпче булды.

    Яшәү, әлбәттә, көрәштән тора. Әмма көрәш яшәү түгел әле. Сәвия бу хакыйкатьне белми иде.

    …Минзәлә педучилищесын тәмамлап, якындагы бер авыл мәктәбендә башлангычларны укыта башлаган чагы иде. Сәвиянең көмәнле булуы күп кешенең күңеленә тиде. Иң беренче булып, үзе укыткан мәктәп “күтәрелде”. Ике педсоветта “чайкаганнан” соң, йөкле хатынны эштән чыгардылар. Сәвия Сарманайга кайтырга теләмәде, Минзәләгә килеп паспорт өстәленә эшкә керде, аннары, бер әбидә торып, бала тапты һәм, бер елдан соң, ирем белән аерылдым, дип, Сарманайга кайтып төште.

    Ләкин авыл халкы Сәвиягә ышанмады. Сабыйның йөз-бите, гәүдә-сыны Сәүбәннең көзгедәге чагылышы иде…

    Кешеләр Сәвиянең йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, аның Сәүбән белән яшерен сөешүе хакындагы хәбәрләр колактан колакка күп йөрде. Үсә төшкәч, дөньяны таный, зиһене утыра башлагач, бу хакта Сәүбән үзе дә ишетте. Ләкин ничек кенә теле кычытса да, кирәкмәгән сораулар белән әнкәсен тилмертмәде. Ни булса, шул булыр дип, кайчандыр әнкәсенең бу хакта сөйләячәген белеп, тыныч кына яшәде дә яшәде…

    Берничә мәртәбә Рәмзия дә килде.

    — Дөресме шул сүз, Сәвия, Сәүбән минем Сәүбәннең малаемы?

    — Әйе, аның малае. Синең оныгың була.

    Рәмзия моңа бик нык өзгәләнә. Ләкин орылып-бәрелеп, тиргәнеп йөрми.

    — И-и, балалар, балалар…— ди дә, бишек янында казык кебек басып торган Сәвиянең аркасыннан кагып, чыгу ягына юнәлә… Нәрсә дип әйтсен инде аңа Сәвия? Ялганласынмы? Сәүбәннең малае түгел, дисенме? Рәмзия барыбер ике килүендә дә ышанмыйча китте. Әмма аның күңеле һаман матур якка үзгәрә барды. Сәүбәнне шундук үз итте, бәйрәмнәрдә чакырып, сыйлап, кесәсен тәм-том белән тутырып җибәрә торган булды.

    …Сәүбән уеннан бик соң керде. Бүген ул аеруча моңсу, күңелсез, телсез иде. Әзерләп куелган сөтне шапырдатып эчеп куйды да, дәшми-нитми генә, юрганы астына кереп чумды…

    Ярату өчен матур йөрәк кирәк, бәхетле булу өчен батыр йөрәк кирәк. Сәвиянең йөрәге матур иде, әмма батыр түгел иде шул. Ул Сәүбән хакында озаклап уйларга да батырчылык итмәде.

    Икенче көнне дә дөнья үзгәрмәде — Сәүбән Сәвияләргә килмәде. Бала Сәүбән, нидер өмет итеп, урамнарны урап кайтты, аннары Кала-тауга илтүче сукмаклар буенда йөрде, әмма аңа теләгән кешесен күрергә насыйп булмады. Ә бик тә, бик тә күрәсе килә иде аның үз әткәсен!

    Кич өйгә кайткач, уңайлы бер вакыт сайлап, Сәүбән әнкәсенә әйтеп куйды:

    — Бүген дә килмәсә, иртәгә әткәй янына үзем барам.

    Сәвия яңабаштан малаена ялына-ялвара башлады:

    — Йөрмә, балам, киләсе булса, үзе килер… Кеше көлдермә…

    — Әткәй янына бару кеше көлдерүмени?

    — Кем белә инде аны. Килешеп бетмәс дип кенә әйтүем… Бүген аны Кала-тау буенда күргәннәр…

    — Әнкәй, нинди ул?

    — Кала-таумы?

    — Юк ла, әткәйне әйтәм…

    — Ул тач синең кебек, суйган да каплаган. Хәзер үзгәргәндер инде, олыгайгандыр…

    — Син аны һаман яратасыңмы? Көтәсеңме?

    Малаеның ихлас соравыннан Сәвиягә кыен булып китте. Ләкин бу минутта бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрдә оялырлык нәрсә калмаган иде инде.

    Сәвия хисләрен бик тиз җыеп алды:

    — Яратам… Көтәм… Тик аның үз гаиләсе бар шул, улым.

    Сәүбән моны үзе дә белә иде. Белсә дә, бу хакта әнкәсеннән ишетү бик авыр аңа. Әле чыныгып та җитмәгән бала күңеленә күп кирәкмени — шунда Сәүбәннең күзеннән ике бөртек яшь атылып чыкты да, якты дөньяга карап, гаҗәпләнеп, сокланып, чирек мизгел генә эленеп торганнан соң, бер-берсе белән ярыша-ярыша аска — ирен читенә тәгәрәде…

    Сәвиянең дә күзләре дымланган иде.

    Ул күзләрен каплаган яшь пәрдәсе аша малаеның моңсу карашын эзләп тапты һәм, аның колагына иелеп, шундый ук моңсулык белән:

    — Бар, әткәң янына бар… — дип пышылдады.

    Икенче көнне Сәүбән, таң белән, әнкәсе көтү куарга чыгып киткәч, мыштым гына торып, яңа күлмәген табып киде дә өй артлап кына күрше урамга чыкты, әткәсе кайткан йортка — Рәмзияләргә табан китте…

                                  10

    Рәмзиянең үз балалары каршында бу кадәр дә кыен хәлдә калганы юк иде. Тик торганнан, уйламаган-нитмәгән җирдән, таң тишеге белән капка төбенә килеп утырган ниндидер малай-шалай янына чакырып чыгарды бит Сәүбәнен. Олы башын кече итеп, шул камыш буе малай алдында түбәнсенеп йөрсен инде… Тегесе дә: “Рәмзия апа, әткәй чыксын әле”,— дип чатнатып тора бит, ичмасам. Күңеле әллә нишләп китте шул бу минутта. Эреп, җебеп төште, ятим баланы рәнҗетмим, чакырыйм булмаса, бер сөйләшеп алсалар да савапка китәр дип уйлаган иде. Әнә ничек килеп чыкты… Чынында, берни дә килеп чыкмады. Болай да кыенсынып, кимсенеп, үз йөрәген “учына кысып” йөргән Сәүбәннең күңелен тәмам рәнҗетте, ахры, ул… Теге баланың яшь йөрәге ничек түзәдер, аңа да бик авыр булгандыр… Әткәсен юксынып, каңгырып йөргән чагы бит… Бер Рәмзия генә түзәргә тиеш тә, бер ул гына ике арада бәргәләнеп йөрергә мәҗбүр булып чыга… Нишләсен, түзә, ана бит…

    Шундый авыр уйлар белән йөри-йөри, Рәмзия төшке ашны да җиткерде. “Ат караучы Хәләф абзый янына барып киләм”,— дип чыгып киткән Сәүбән кайтмады да кайтмады… Шулкадәр үпкәләде, рәнҗеде микәнни? Әнә бит бала Сәүбән яныннан кергәч, ул тәмам үз эченә йомылды. Дәшми-нитми генә юынды да сыңар кабартма белән ярты чынаяк чәй чөмереп, авыр сулый-сулый чыгып китте. Рәмзия белә: күңеленә тынычлык, җылылык эзләп чыгып китте ул. Әнкәсе бирә алмаган җылылыкны каян гына табар ул? Хәләф карт янындамы? Атлар бирерме аңа бу тынычлыкны? Юаныр өчен атлар ярап торыр торуын… Сәүбән кечкенәдән атлар яратты шул. Йолдыз кашкасыннан егылып, кулын да каймыктырган иде. Барыбер ташламады шул атын. Ике җәй буе ындыр табагында җигелеп эшләделәр… Менә әле дә шул атлар белән мавыгып йөридер. Төшке ашка да кайтмады бит әнә…

    Рәмзия өстәл өстендәге ризыкларны җәймә белән каплаштырды да, “бисмилла”сын әйтеп, ишегалдына чыкты… Әле бер эшкә тотынды, әле икенчесен башлап карады, әмма бүген аның өлгер кулына бер эш тә ябышмады. Ишегалды тулып яткан бер генә эшкә дә күңеле ятмады Рәмзиянең. Чөнки аның күңеле, тәмам изаланып, тотрыксыз, ният-карарсыз бер хәлгә төшкән иде… Аеруча Сәвиянең малае өчен борчылды ул. Аның бернинди дә гаебе юк ласа. Хода бәндәсе бит ул! Саф, чиста, бер гөнаһсыз адәм баласы. Әнә ничек тилмереп йөри, бәгырькәй. Ул малайның сере кайчан да булса беленер беленүен… Ләкин соң булыр, ахры… Ичмасам, Сәвия белән Сәүбән дә бер-берсеннән качып йөриләр. Ни “а”, ни “б” чыкмас авызларыннан… Каян килгән ул малай? Кемнеке ул? Ни өчен Сәүбән исемле? Үз малае булмагач, Сәүбән нигә бу чаклы да нык борчыла соң? Нигә үртәлә?..

    Рәмзия уйлаган уйларының очына да, төбенә дә җитә алмады. Кояш түбәнгә төшә башлаган мәл иде, ул, борчулы уйларына ачыклык кертергә теләп, түбән очка — Сәвияләргә китте. Мәктәп ябык, балалар ялда, кая китсен, өйдәдер әле, дип барып керсә, фаразы рас килде — Сәвия үз бакчасында яңгырдан соң ишелгән түтәл читләрен ныгытып булаша иде.

    — Нихәлләр, Рәмзия апа, нинди җилләр ташлады? — дип, сагаюлы, хәтта шомлы тавыш белән каршы алды аны хуҗабикә.

    — Хәлләр ярыйсы. Уңган кешенең эше дә уңда шул. Уңган булгач, бакчаң да ялт итеп тора әнә…

    — Көлмә инде, Рәмзия апа. Быел бакчага һич өлгереп булмый әле…

    — Болай да бик матур күренә. Кая соң Сәүбәнең? Булышадыр бит?..

    — Булыша, булыша. Гел янымда урала иде, бүген каядыр китеп югалды. Әбәткә дә кайтмады. Сезнең очта күренмәгәндер бит, Рәмзия апа?

    — Күренде шул. Килүем дә шуның өчен.

    Сәвия сагайды. Кулындагы кәтмәнне коймага сөяп, чәчләрен рәтли-рәтли Рәмзиягә таба килә башлады.

    — Бер-бер хәл булмагандыр бит, Рәмзия апа?

    — Әлегә белмим… “Әткәй” дип килгән ул. Ә мин, юләр, шундук чакырып та чыгардым.

    — Чыктымы соң?

    — Әйтәм бит инде, чыгуы юньлелеккә булмады, дим… Колак читен куеп кына тыңладым: бер дә рәтле-чиратлы сөйләшмәделәр. Сүзләренең һич инабәте юк иде… Тегесе: “Син минем әткәем, ә мин — синең улың”,— ди. Монысы һич юл куймый: “Улым Казанда калды. Башка балам юк минем, әтиеңнең кемлеген әниеңнән кайтып сора”,— ди. Синең Сәүбәнең бик үпкәләде, ахры, күзләрен сөртә-сөртә инешкә төшеп китте… Шул китүдән Кала-тауга бармагае дип куркам, аның да зәһәр вакыты җитеп килә, янына барып йөрү әйбәтлеккә түгелдер…

    — Ай Аллам, кайда гына йөри икән ул?! Әйттем мин аңа: “Барма, йөрмә”,— дидем.— Әткәсен бик күрәсе килде шул…

    — Минем Сәүбән чынлап та аның әткәсемени?

    — Аныкы! Рәмзия апа, ышанмасаң, менә шушы кояш белән, якты көн белән, шушы кулларым, күзләрем белән, икмәк белән, иң газиз әйберләрем белән ант итәм: Минем Сәүбән — Сәүбәннең кандаш улы…

    — И-и, Сәвиякәем, хараплар гына иттек алайса малайны!..

    — Алай димәле, Рәмзия апа, бала бит, уен белән мавыгып, дөньясын онытып йөридер әле. Йә Кала-таудагы куышында ятадыр. Бераз үпкәсе килсә, шул оясына китеп юкка чыга торган гадәте бар…

    — Минем Сәүбән дә бәләкәй чагында шул тауга ияләшкән иде. Тырнак очы кадәр дә сүз әйтеп булмый иде үзенә — тота да шунда чыгып йөгерә… Берсендә өч көн эзләдек. Баланың хәлсез гәүдәсен чак күтәреп кайттык…

    — Куркытмале, Рәмзия апа. Сабый түгел лә ул. Кайтыр, кайтыр…

    — Ничек булды соң сезнең? Сәүбән белән, дим? Шуны гел сорарга йөрим. Сәвия балакаем, хак дөресен сөйлә әле, яшермә. Үзеңә дә җиңелрәк булып калыр. Анда Сәүбән өзгәләнә, монда син сер саклап утырасың… Балаң хакына булса да сөйләргә тиеш син. Шул гөнаһ шомлыгы сер ачылса, дөньялар яхшыга үзгәрер кебек…

    — Синең Сәүбәнеңдә бер гаеп тә юк, Рәмзия апа, өзгәләнмә ул кадәр. Ул бит авылда үзенең малае барлыгын белми дә хәтта. Хәзер килеп ничек кабул итсен ул аны?

    — Алай булмый бит, кызым. Очрашмыйча, сөешмичә бала булмый!

    — Бер тапкыр гына очраштык без, Рәмзия апа. Ун ел элек очраштык… Шуннан соң күрешкәнебез юк.

    — Бәрәкалла, ничек алай була инде? Атасына бер тапкыр да күрсәтмичә бала үстереп ятасыңмы? Ни әйтсәң дә, Сәвия кызым, бу бер дә мактана торган эш түгел!

    — Беләм дә соң… Тик нишлим? Үзем теләп алган бәхет… Беркемгә дә үпкәләрлегем юк…

    — Хәзер нишлибез инде, кызым?

    — Өй-каралтыларны бикләштерәм дә Кала-тау ягына барып киләм. Әллә кайда йөрмидер әле, шунда гынадыр. Әйбәтләп аңлатырмын. Сәүбән шикләнмәсен, мин аңа бала тагарга да, үзем тагылырга да җыенмыйм. Ачуланма, Рәмзия апа, куа димә, миңа китәргә кирәк, кайдадыр Сәүбәнем көтеп ятадыр. Тизрәк табып алып кайтыйм әле балакаемны…

    …Рәмзия капкадан кайтып кергәндә, Сәүбән түр бакчадан чыгып килә иде. Кәефе шәп күренә. Хәләф карт янында эше пешкән икән.

    Киң елмаеп, сөенче алырга кереште:

    — Әнкәй, иртәгәгә ат сөйләшеп кайттым, яшел үләнгә менәргә исәп. Саудыра торган сыер кич тә күшәп ятарга тиеш, шулаймы?

    — Шулаен шулай да…

    — Тагы нәрсә булды? Йөзең борчылган, димме? Кем рәнҗетте? Хәзер без аны...

    — Йә, һаваланма, улым. Берни дә булмады. Ә менә сиңа нидер булган. Ник каты кыланасың ул малай белән? Ник рәнҗеттең аны? Хәзер әнә өенә дә кайтмый йөри, әллә кая китеп югалган…

    Сәүбән чыгырыннан чак чыкмады:

    — Тагын шул малаймы? Тагын шулмы? Нинди афәт бу? Унсигез елга бер мәртәбә авылга кайтам, анда да чит бала ияртеп җибәрмәкчеләр… Әнкәем, бәгърем, нинди хәл бу? Берни дә аңламыйм!

    — Сиңа бала таккан кеше юк бит әле. Сабый бала юкка чыккан анда. Аны иң соңгы күргән кеше — син! Ә сиңа ул “әткәй” дип килгән булган. Хәзер аңладыңмы инде?

    — Аңладым да, аңламадым да. Ярый, мин хәзер аны табып гафу үтенәм. Шул кирәкме сиңа? Ә калганы минем өчен мөһим түгел. Чит ояга күкәй салып йөри торган гадәтем юк минем! Шуның белән сүз тәмам, җыелышны ябык дип игълан итәм! Вәссәлам!

    Сәүбән ярсып-куптарылып өйгә кереп китте, Рәмзия аптыраган бер кыяфәттә ишегалды уртасында басып калды. Бераздан, уйларын төйнәп бетереп, авыр сулап куйды да кош-корт җиме салынган тагаракка барып ябышты.

    Бу юлы Рәмзиянең җаны тынычрак иде. Чөнки ул Сәүбәннең күңеленә корт, шик салып куя алды. Бу шик аны бераз вакыт бимазалап торачак та кабат ишегалдына — әнкәсе янына алып чыгачак. Рәмзия моңа шикләнми. Тик соңга гына калмасын иде. Яшь җиткереп килүче балаларның үпкәсе — күңел үпкәсе генә түгел, җан үпкәсе ул. Ә җан белән бәйле һәрнәрсәнең шомлы, куркыныч һәм фаҗигале бетүе мөмкин…

    Сәүбән чыкмады да чыкмады. Көн кичкә авышты. Көтү кайтырга да күп калмады. Рәмзиянең һаман өйгә керәсе килмәде. Ул үҗәтләнеп, эчке бер тоем белән улының чыгуын көтте.

    Ниһаять, инде тәмам өмете өзелә язгач, шыгырдап өй ишеге ачылып китте һәм аннан Сәүбәннең борчулы йөзе күренде:

    — Әнкәй, кайсы якка киткән соң ул малай актыгы?

    Рәмзия теләгенә иреште. Көттеребрәк булса да, Сәүбән ул теләгән сорауны бирде. Елмаеп-көлеп тә җибәрә язды хәтта. Ә көләргә ярамый! Сәүбәннең тәмам ярсыган күңелен үртәргә һич ярамый иде бу минутта.

    — Кала-тауда бер яшерен куышы бар ди аның. Шунда түгел микән, дип сөйләп торды Сәвия.

    Әйткән сүз — очкан кош, диләрме әле? Әйтелгән сүз әйтелгән инде, аны тотып булмый. Инде шул сүз өчен җавап бирәсе калды.

    — Сәвия? Әллә Сәвия янына бардыңмы?

    — Урамда очраган иде, сөйләшеп тордык.

    — Нәрсә сөйләштегез? Мине сөйләштегезме? Әйттем бит инде — минем бала түгел, дидем. Минеке булса — каршы килер идемме соң?

    — Ун ел элек очраштык, ди Сәвия. Сәүбән шул очрашуның истәлеге булып калды, ди.

    — Төшендә күргәндер ул. Йә акылга җиңеләйгәндер…

    — Һич алдаган кебек түгел шул. Тагын бер тапкыр уйлап кара әле, балам. Очрашмадыгызмы?

    — Әнкәй, дим! Ярый, табып бирәм мин сезгә ул малайны! Гафу да үтенәм. Чынлап та, матуррак сөйләшергә кирәк булгандыр… Миңа охшаган икән, исеме дә Сәүбән икән — бу әле минем малай дигән сүз түгел! Әнкәй җаным! Инде сиңа да аңлатырга кирәкмени — йокламыйча бала булмый! Ә минем Сәвияне күргәнем дә, аның белән йоклаганым да юк! — Ярсуы бераз кайткач, тыныч кына сорап куйды: — Шырпы-чыра әзерләле, әнкәй, мин бүген мәгарәгә керәм… Элек әзерләп бирә идең бит. Бераз капкаларга да сал, яме…

                                  11

    Сәвия малаеның Кала-тауга китүен ишеткәч, Сәүбән күңеленең ерак почмагында ниндидер таныш түгел бер хис кузгалды. Бу хискә сөенергәме, көенергәме икәнен белми иде әле ул. Әйе-әйе, ниндидер сәер тойгы бу. Үзе шомлы, үзе өмет кебек якты, ымсындыргыч… Бер сүз белән әйткәндә, Сәүбәннең күңелен шомлы өмет тойгысы тырнап тора башлады.

    Кала-тау — аныкы, Сәүбәннеке генә иде бит. Баксаң, бу тауның тагын бер иясе бар икән. Ятим калып озак моңаймаган, ахры, ул. Изге җан табылган. Сәвиянең Сәүбәнгә охшаган малае… Кала-тауда яшерен куышы бар диме? Сәүбәннең дә куышы бар иде бит. Үпкәләп киткән диме? Сәүбән дә кыен чакларда шунда китеп югала иде. Нигә Сәүбәнне кабатлый бу малай? Аның эзенә басып йөри. Аның гомерен яши. Кем ул? Аның кеме ул? Соңгы вакытта Сәүбәннең колагында һәм күңелендә бу сорау шулкадәр еш яңгырый, ул инде үзе дә шикләнеп уйлап куя: “Әллә чынлап та минем малаймы?” Юк ла, балачак рухы хакында сүз бармый. Чын малае, кандаш малае түгелме дип уйлый Сәүбән. Бәлки, берәр төрле могҗизадыр бу: бик яраткан, сагынышкан кешеләрнең уртак балалары буладыр? Ул сөю-мәхәббәт нурыннан яраладыр? Ә бит алар Сәвия белән бик яратышалар иде!

    Тоймыйча торып, аңлап булмый. Сәүбән шуңа аңламаган да икән. Ул хәзер тоя, бу малайның үз баласы булуын тоя, шуңа да аңлый: моның булуы мөмкин! “Ничек?” дип тә уйламый ул хәзер. Белә, шуның белән вәссәлам!

    Сәүбән үзенең балачак образы, рухы хакында уйланды. Кая китте соң ул? Иртән чәчелеп таралган иде, шуннан бирле күзгә күренгәне юк. Әллә ул кабаттан җыела, рухи образга әверелә, оеша алмый микән? Әллә Сәвиянең малае да шундый ук бер образмы, рухмы?

    Кешене кеше итеп ике әйбер тота: ялганнан курку һәм дөреслектән курыкмау. Бу юлы кайсы очрак соң? Кем алдый? Дөреслек кайда? Кешелеклелек кайда? Сәүбән белә: бу сорауга Сәвия генә төгәл җавап бирә ала. Ниндидер сер бар монда. Ул сер Сәвиядә…

    Барырга кирәк, күрергә кирәк тә соң үзен. “Юк, вакыт җитмәде әле, бераз кичектерим, иртәгә, иртәгә…” — ди торгач, әнә күпме заман узган…

    Өйдә арлы-бирле йөргән Сәүбән үзен кая куярга белмәде. Әнкәсе кертеп биргән юл капчыгына да тотынмады. Төнгә каршы юлга чыгасы килмәде аның. Юк, куркудан да түгел. Караңгыдагы юл — ялгыш юл, ди иде мәрхүмә әбисе. Унсигез ел аяк басмаган сукмакларда адашып йөрүдән шикләнде Сәүбән. Шул ук вакытта Сәвия малаеның язмышы да бик борчый иде аны. Ул малай хәзер Сәүбәннең язмышына аерылмаслык булып береккән иде.

    Рәмзия белән Сәүбән, җәелеп китеп сөйләшмичә генә, кичке чәйне эчтеләр. Сак кына, гафу үтенгән кебек кенә, Сәүбән әнкәсенә Сәвияләрнең хәлен белеп килергә кушты. Янәсе, теге качкын малай кайтканмы-юкмы?

    Рәмзия тиз урап килде. Сәвия өендә юк икән. Ишеге бикле, капкасында — терәү, ди. Ниһаять, Сәүбәннең аңына барып иреште: эшләр шәптән түгел. Малай юкка чыккан, аның артыннан анасы да югалган. Өстәвенә бала чагының образ-рухы да чәчелеп, таркалып күккә очкан…

    Бер ныклы карарга килеп, Сәүбән ишек катына китте. Юл капчыгын алып аркасына киде, ишек яңагына сөялеп торган чыраларны үрелеп алды.

    Тәрәзәдән тышка карап, ниндидер борчулы уйга калган әнкәсенә:

    — Ярый, әнкәй, мин Кала-тауга таба китәм. Кайчан кайтуымны әйтә алмыйм. Бүген-иртәгә кайтмасам, эзләргә чыгыгыз. Сәвияләргә барып йөр, өенә бер-бер хәл булмагае… Аны да эзләгез.

    Рәмзия:

    — Уф, улым, куркытасың син мине, әллә иртәгә иртән генә чыгасыңмы?— дип караса да, Сәүбән үз ниятеннән кире кайтмады. Тагын бер мәртәбә саубуллашты да, ирләрчә нык басып, нинди халәт — шундый таләп дигән кебек, үзенең күңел халәтенә түзә алмыйча, Сәвиянең малаен эзләп чыгып китте…

    Шул элеккеге сукмагы буенча барды ул. Кояш баерга ике-өч сәгать бар иде әле, авыл читендәге кыр-яланнар, үр-чоңгыллар әллә каян күренеп тора. Әмма Сәүбән күпме генә каранса да, күз күреме җирдә хәрәкәт шәйләнмәде: Сәвия дә, аның малае да, җир астына убылган кебек, кинәт гаиб булганнар.

    Инеш буйлап бераз баргач, сөзәк тау менәсе бар. Шул тау итәгенә җитәрәк, Сәүбән аның башында утырган бер яшүсмер баланы күреп алды.

    Сәүбәннең җанын “Әллә шулмы?” дигән уй көйдереп үтте. Ул адымын тизләтте. Чынлап та, үр башында иртән капкалары төбендә очраткан таныш малай утыра иде.

    Барып җитмәс борын, Сәүбән аны шелтәләргә кереште:

    — Әй, малай актыгы! Нишләп утырасың монда? Йәле, марш өеңә! Әниең дөнья бетереп эзләп йөри, хет аның хәленә керер идең. Япа-ялгызың япан тау башында утырмасаң… Ә иртәнге өчен ачуланма, телисеңме, гафу үтенәм… Катырак сөйләштем, үз гаебемне таныйм. Кичер… Синдә дә гаеп бар: беренче күргән кешеңә “әткәй” дип ябышасың… Йә, әйдә кайтыйк, кайта-кайта сөйләшербез, аңлашырбыз, кемнең кем икәнен ачыкларбыз… Без бит ирләр, үпкәләп, кешедән качып йөрү килешми…

    — Ә син үзең бала чакта нинди идең соң?

    — Нинди дип… Синең кебегрәк инде, үпкәләгән чаклар да була иде, яшермим… Ә син алай булма! Егет бул! Ә чын егет әнисен рәнҗетми. Синең качып йөрүең әниеңне рәнҗетү ул… Бир кулыңны, тор, әйдә киттек. Шаккатсыннар әле өйдә…

    — Шаккаттылар ди, көтеп тор… Син нәрсә телеңә салынасың? Мин бит Сәвия малае түгел. Мин — синең бала чагың. Оныттыңмыни?

    — Тфү! Син икән бу!.. Ник башта ук әйтмисең аны? Авыз корытып сөйләнеп торган булам, мин — тиле! Күпме вакытны алдың. Иртән чәчелеп юка чыккач, башка күрмәм дип уйлаган идем инде.

    — Мин бит рухи зат. Мин үле дә түгел, тере дә түгел. Мин — просто яшим!

    — Һич күнегә алмыйм сиңа… Көне буе кайда йөрдең соң?

    — Синең өчен тырышып йөрдем…

    — Ничек итеп?

    — Бәләкәй Сәүбән артыннан йөреп әлсерәп беттем… Кала-тауга җиткәч, адаша яздым…

    — Кала-тауга?

    — Иртән синең яннан киткәч, шул тауга чапты бит ул…

    — Ну, шуннан?

    — Шуннан шул! Чишмә буенда бераз юанды да… Язмышын эзләп китте.

    — Ничек инде?

    — Югалган язмышын эзләп китте…

    — Туктале, болай серле сөйләшмәле син. Нинди язмыш ул? Кая югалган? Ник, ничек югалган?

    — Ничек дип… Һәр кешенең үз язмышы була, ул шул язмышын тапса — бәхетле гомер кичерә, таба алмаса — гомер буе каңгырап, шул иясез калган язмышын эзләп йөри… Аңладыңмы?

    — Аңладым да… Аңламадым да…

    — Димәк, аңладың…

    — Исәнме, саумы ул?

    — Кем?

    — Сәүбән инде! Теге, миңа охшаган малай.

    — Синең малаймы?

    — Син дә шул сүзне сөйлисең… Каян килеп минеке булсын ул?

    — Белмим-белмим… Мин бер генә нәрсәне беләм. Юк, ике нәрсәне беләм икән: ул — синең малай. Һәм ул исән!

    — Кайда соң ул малай?

    — Менә бу хакта әйтә алмыйм, кичерә күр.

    — Әйтергә теләмисеңме? Әллә белмисеңме?

    — Мин әүлия түгел. Мин — синең балачак образың гына. Мин сиңа ышаныч, ныклык бирә алам, җаныңа ихтыяр көче өрә алам, әмма мин тормышыңдагы һәр адымыңны әйтеп, күрсәтеп тора алмыйм. Бу дөрес тә булмас иде. Чөнки кеше үз юлын үзе табарга, үз язмышын үзе тудырырга тиеш. Башкаларга сукырларча ияргән кешеләр күңел тоемнарын бик тиз югалталар.

    — Килешәм. Ышандырдың. Тик бүген бер авыл малаеның язмышы хәл ителә. Шундый хәлиткеч вакытта да дәшми калырсыңмы?

    — Юк, әйтмим. Мондый вакытта язмышлар тагын да зуррак мәгънә алалар. Гомернең кыйммәте, яшәгән көннең әһәмияте арта мондый чакта. Болар синең терелә башлаган җаныңа аеруча кирәк. Сөрсеп, вакланып беткән, авыр сагыштан арыган, тормыштан йөз чөергән җаныңны уятырга, аны яшәүгә, өметкә, мәхәббәткә кайтарырга килдем мин сиңа…

    — Алайса, Сәвия малаеның кайда икәнен әйтмисең инде?

    — Әйтмим.

    — Синең белән вакыт уздырып торган мин юләр! — Сәүбән моны ниндидер ачу катыш үҗәтлек белән әйтте.— Утыр шунда җансыз түмгәк булып! Тик артымнан иярәсе булма! Үзем табам мин аны! Миңа тамашачы кирәкми. Бу — театр да түгел!

    Сәүбән, сикереп торып, чалбар балакларын каккалап алды, аркасындагы капчыгын рәтләде. Аннары кызу адымнар белән янәшәдә генә ярты күкне каплап торган Кала-тауга төбәп китеп барды. Бала чагы исә, ул килгәндә ничек утырган булса, шул килеш, каш та сикертмичә, керфек тә чиертмичә, тау башындагы тораташ кебек, элекке рәвешендә утырып калды. Бу бер үк кешенең бер-берсенә, юк ла, үз-үзенә үпкәләве кебегрәк сәер күренеш иде.

    Сәүбән бара-барышка аста җәелеп яткан болын буйларын күзәтте. Әнә Кала-тау итәгеннән йөгереп менеп киткән юкәләр рәтеннән башланып китә Аймәт уйсулыгы. Бер якта күк алан төсле, исемсез инеш чәбәләнә, икенче якта җыйнак кына әрәмәлек бөдрәләнә. Шул әрәмәлек читендәге калкулыкта — аны “Убыр күкрәге” дип тә йөртәләр — зират… Тукта! Нәрсә бу? Әрәмәлек буенда бер ак тап талпына… Кош дисәң, кош түгел, ат дисәң, ат түгел… Кеше! Кеше бит бу! Әллә?.. Юк, Сәүбән иртән күргән малайга охшамаган… Бу бит тоташ ак! Әллә берәр рух яисә убыр-ут йөриме? Зират тирәсе бит, нәрсә булмас!

    Сәүбән, үзен-үзе белештермичә, шул якка борылды. Бу юлы аны аң-зиһене дә, җан-йөрәге дә йөртми, бу юлы, кулыннан җитәкләп, аны язмыш-тәкъдире йөртә иде, ахры. Маңгай күзе белән күрмәсә дә, күңел күзе белән ап-ачык тоя, күрә ул — бу ак тап (рух, ат, кош, кеше?) теге качкын малай язмышы белән, бәлки, Сәүбәннең үз язмышы белән дә турыдан-туры бәйләнгән...

    Ләкин Сәүбән инеш буена төшеп, аръяктагы калкулыкка күтәрелгәнче, теге аклык каядыр китеп югалган иде инде. Ул артык борчылмады, бер килгәч-килгәч, әрәмәлеккә кереп чыгыйм, теге юньсез малайдан хәбәр-хәтер булмасмы дип, юлын дәвам итте. Әмма әрәмәлек аны телсез, мәнсез кыяфәттә каршы алды. Адашып килеп чыккан җилбәзәк җил кызы гына кайбер куакларның яфракларын тарткалап китә… Ниндидер сәер тынлык. Шомлы тынлык. Яңгыр алдыннан гына була торган тынлык. Юк ла, нинди яңгыр булсын мондый аяз көндә?! Бу шомлы тынлык күршедәге зират ягыннан суырылып, ургылып керә, ахры…

    Сәүбән, җанын алдындагы сихри-шомлы күренештән кубарып алырга теләп, ниндидер котылу чарасы эзләп, авыл ягына колак салды. Аның күңеленә, колагына ерактан тонык кына ишетелеп торган көтү тавышы, мал-туар авазлары кереп тулды. Сәүбәнгә рәхәт булып китте. Ул, җанын учына кысып, авыл ягыннан килүче “тормыш тавышларын” югалтмаска тырышып, тәвәккәл адымнар белән зиратка таба китте. Сәвия малае шунда качып ятмыймы? Ул үзе аңлый иде: Сәвия малае сәбәп кенә. Зиратка ул әткәсенең җан-рухы чакырганга керде, ахры…

    Каберстанда йөргәндә, Сәүбән аптырап йөрде: нигәдер каберләр тәртипсез урнаштырылган, рәтләр-урамнар тигез, матур тезелеп китмәгән монда… Күңелдәге хисләр, хатирәләр кебек…

    Сәүбән, йөри торгач, ниһаять, атасының каберенә килеп чыкты. “Әткәй җаным, син шушында ятасыңмыни? Рухың тынычмы, авыр туфрагың җиңелме, үзең оҗмахтамы?” — дип сораштыра башлады ул, үзе генә белгән җан телендә. “Төн кергәндә нишләп йөрисең монда, улым? Курыкмыйча ничек килә алдың бу әрвахлар бакчасына?” Сәүбән тагын үзе генә белгән телдә җаваплады: “Бер дә йөрмәс идем, әткәй җаным, бүген иртән минем тормышыма бер бала язмышы килеп кагылды. Ниндидер сер бар аңарда, сердән дә бигрәк, сихер бар…” Шул ук тавыш, әтисенең тавышы: “Ул — синең улың, минем оныгым була. Читкә типмә аны, каты сүз әйтеп рәнҗетмә, ул — миңа караганда да, сиңа караганда да өстенрәк, бөегрәк җан, аның сере Кала-тау белән, йолдызлар белән бәйләнгән… Бар, шуннан эзлә ул серне…” Сәүбәндә дә үҗәтлек, әрсезлек җитәрлек икән: “Кала-тау зур бит. Кайсы җиреннән эзлим мин аны? — дип гасабилы, ялварулы тавыш белән сорады ул.— Оныгыңны кайдан эзлим?” Бу юлы аңа беркем дә җавап бирмәде. Теге сәер, таныш булмаган тел дә шул минутта онытылды… Сәүбән бу телнең балачак рухы тарафыннан уйлап чыгарылуын, әткәсенең тавышы шул рух тавышы икәнен, ул рухның кайдадыр якында гына торуын белми калды. Ул: “Хыялланам бугай инде”,— дип борчылып уйланды, китәргә җыена башлады.

    Әткәсенең зәңгәрсу-яшел чирәм каплаган кабере белән саубуллашты, кул кушырып дога укыгандай итте, аннары, карашын куе болытлар җәелә башлаган күккә төбәп, хәтер савытының төбендә “әбиле” бала чагыннан калган “күк арбавын” көйли башлады:

    Күк өстендә йолдыз бар,

    Җирдә җирән кондыз бар…

    Якты йолдыз җиргә бага,

    Күккә бага ялгыз яр…

    Күк йөзендә йолдыз бар,

    Җирдә җирән кондыз бар…

    Якты йолдыз җиргә төшә,

    Күккә менә ялгыз яр…

    Күк йөзендә йолдыз бар,

    Җирдә җирән кондыз бар…

    Якты йолдыз җирдә яши,

    Күктә яши ялгыз яр…

    Зираттан чыга-чыгышка ук күреп алды ул таныш аклыкны. Бу аклык инде күз күреме җирдә — Кала-тауга илтә торган юл буенда җемелди иде. Аның ак күлмәк кигән, ак яулык бәйләгән хатын-кыз булуында бернинди дә шик калмады. “Ярый әле убыр рухы булмады, шундук афәткә юлыктырыр иде бугай, бәласеннән башаяк”, — дип сөйләнә-сөйләнә, Сәүбән адымнарын кызулатты.

    Әрәмәлек буенда, зиратта йөреп, ул шактый вакытын югалтты, күктәге караңгылык куера барып, аның бер як читеннән ургылып килеп чыккан кара болытларның һаман ярсып, әрсезләнеп үрмәләвен күргәч, Сәүбән йөгерә үк башлады. “Ничек тә Кала-тауны, андагы тау куышын карап өлгерергә кирәк. Караңгы төшкәнче, авылга кайтып җитәсе дә бар бит әле”, — дип уйлап алды ул. Күктәге караңгылыкның кичке эңгер генә булмыйча, яңгыр галәмәте дә булуын ул әле белми иде.

    Бу уй аңа әле җәйге кояш нурларын онытып өлгермәгән җылы чигәсенә кунган беренче салкын тамчы белән бергә килде. Сәүбән ышанмады, хәтта бу хакта ныклап уйларга да кыенсынды: “Бусы тагы нәрсә? Юк, булмастыр, каян килсен ул?! Яңгыр алдыннан аз гына җил уйнатып ала. Анысы да булмады…” Чынлап та, теге тамчы ниндидер ялгыз, бәхетсез, саташкан тамчы булып чыкты, ахры. Сәүбән, тынычланып, Кала-тауга илтә торган юл очында җилфердәгән ак күлмәк артыннан, ул ак күлмәккә төрелгән ниндидер бик газиз җанның үзенә якынлыгын, туганлыгын тоеп, йөгерә-атлый баруын дәвам итте…

    Шулай бит ул: буласы нәрсә барыбер була. Күктә ургылып, кайнап торган яңгыр болытлары барыбер бервакыт гөнаһлы җир өстенә шыбырдап коелырга тиеш иде.

    Сәүбән бу юлы аптырамады. Яңгыр тек яңгыр! Авылга ерак. Ничек тә тизрәк Кала-таудагы мәгарә авызына барып җитәргә, яңгыр үтеп киткәнче шунда посып торырга кирәк. Калганы — Ходай Тәгалә кулында…

    Бу минутта Ходай Тәгалә аны оныткан иде: кинәт килеп коя башлаган яңгыр астында Сәүбән бик тиз күшекте, суга төшкән чебеш хәлендә калды, киемнәре дә соңгы җебенә кадәр юешләнде. Ул, капчыгын, андагы азык-төлекне, шырпы ише нәрсәләрне сакларга теләп, якындагы яр буеннан әрекмән яфраклары өзде, аларны капчыгы өстенә ябып, тыгызлап бәйләп куйды.

    Мәгарә авызына юл ерак иде әле. Шактый мышнарга туры килде. Менә ул — инеш, чишмә… Сазлык, камышлык… Юкәләрнең шомлы шәүләсе… Өстә — кыя стена. Ул яңгырда бик куркыныч икән: акрын гына авып барган кебек… Монда инде юл тигез, тапталган… Димәк, мәгарәгә керүчеләр бар. Кемнәр йөри икән монда? Сәвия малаеның килүе хак инде. Анысын белә Сәүбән. Шуңа күрә дә монда инде ул. Шушында гына булса ярар иде… Инде соң бит… Өйгә кайтырга кирәк, җылы өй сагындырды!..

    Сәүбән мәгарә авызына тәмам мышнап, ах-ух килеп барып җитте. Менә хикмәт: җитүен җитте, әмма, керергә чирканып, аның каршында катып калды. Куркумы бу? Нидер тоеп, сизеп, каушап калумы? Үзе дә аңламады. Әмма шуны аермачык белә иде: мәһабәт ерткыч җанвар авызы кебек ыржаеп ачылып торган бу тау куышы тиздән аның үзен генә түгел, аңа газиз булган бүтән җаннарны да кабып йотачак, аларны яңадан-яңа сынауларга дучар итәчәк.

    Өстән койган яңгыр шулкадәр көчле иде, Сәүбән бөтен шик-шөбһәләрен, шомлы уйларын онытып, кайчандыр аның өчен иң изге урыннарның берсе булган тау куышына ничек атлап керүен сизми дә калды. Дөресрәге, кемдер аны аркасыннан этеп-төртеп кертте, ахры.

    Килеп кергән уңайга бөтен гәүдәсе белән селкенеп, кагынып алды. Яңгыр биргән бөтен авырлыкны — дымны, салкынлыкны алып ташларга теләде ул. Ләкин бу дым, бу салкынлык аның тәненә бөтен теше-тырнагы белән ябышкан иде шул.

    Сәүбән иң элек капчыгын салып куйды. Коеп яуса да, кичке яңгыр күк читендәге ак тасманы һаман каплап бетерә алмый әле, шуңа күрә мәгарә алдындагы киң мәйдан шактый ачык шәйләнә. Тегендә-монда агач-такта кисәкләре ята, менә учак урыны да бар. Сәүбәннең куркына башлаган күңеленә җылылык йөгерде: димәк, монда еш булалар, ул кадәр үк куркырлык түгел…

    “Якты чакта учак әзерләп куярга кирәк, — дип уйлады ул. Кибенәсе дә бар бит әле, аннары, хәшәрәт рухлар уттан куркучан булалар…” Үзалдына елмаеп куйды. Һаман шул рухлардан арына алмый икән ул. Күңеленә нидер булды, ахры, аның. Ул бит хәзер рухларны күреп йөри, алар белән сөйләшә, аралаша… Гайре табигый хәл ләса бу! Тукта! Кая китте соң әле теге ак рух? Әй, нинди рух булсын, ак күлмәкле хатын иде лә ул… Әллә чынлап та рух булып чыктымы? Әйтик, Кала-тауның рухы. Сәүбән аны соңгы мәртәбә шушы тау авызына якын гына күргән иде...

    Чынлап та, юк бит… Әнә бөтен җир буш… Хет берәр җан әсәре булсын…

    — Ә мине кая куясың?

    Сәүбән дертләп китте. Коты ботына төште, ботында гына калмыйча, табанына ук төшеп ятты.

    — Син дә йөргән буласың… Куркытып үтерә яздың бит, каһәр!— Сүгенәсе дә килә иде, Сәүбәннең теле әйләнмәде. Ул нидәндер, кемнәндер кыенсынды. Әйе шул, кемдер бар кебек бу мәгарәдә. Кемдер аңа төбәлеп карап тора кебек…

    Капчык эчендәге әйберләр әллә ни юешләнмәгән. Сәүбән иң элек шырпысын эзләп тапты, аннары, ваграк агач ботаклары җыеп, урта бер җиргә учак тергезеп җибәрде.

    — Бар, тик торганчы утын җыеп кайт, бу яңгырның туктарга уйлаганы да юк, өс-башны да киптерәсе бар. Син бит рух, син чыланмыйсың…

    — Нәрсә, көләсеңме әллә миннән? Рухи зат булганга күрә җыя да алмыйм инде мин.

    — Шулай бит әле. — Янында буталып йөрүче малайга нык ачуы чыккан иде Сәүбәннең. Шул гына аның күңелен тынгысыз итте, шуның аркасында гына булмаган малаен эзләп, адәм көлдереп йөри ул… Тукта-тукта… Сәвия малае да шушы тирәдә — якында гына булырга тиеш ләса! Бәлки, ул менә хәзер мәгарә эчендәге караңгылыктан Сәүбәннең сәер кыланмышларын, тиле кеше шикелле үз-үзе белән сөйләшеп йөрүләрен күзәтеп торадыр? Аның башына бер сәер уй килде: әгәр теге малай монда икән инде, Сәүбән аны хәзер кызык итәчәк, мәгарәнең эчке авызына якынрак килеп, юри куркытып караячак…

    — Йөрмә, үзең үк үкенәчәксең.— Моны Сәүбәннең балачак рухы әйтте.

    — Кит әле моннан! Буталма аяк астында!

    — Үзең кара, миннән әйтү булсын…

    Сәүбән, иелеп, учактан бер зур кисәү алды. Аны алгарак сузып, ауга чыккан җанвар кебек сак кына атлап, мәгарәнең тамак төбенәрәк узды. Һәм:

    — Чык аннан, явыз зат, чыкмасаң, утта көйдереп үтерәм, — дип, ярым пышылдап, тамак төбе белән кычкырды…

    Мәгарә тишеге авыр тынлык белән җавап кайтарды. Юк-юк, бу тынлык олы бер бәланең башы гына булган икән. Шунда мәгарә авызының кайсыдыр аралыгыннан: “Ах!” дигән иңрәү авазы ишетелде һәм аның артыннан ук Сәүбәннең аяк астына бер ак шәүлә авып төште. Бу шәүлә — аның кайчандыр җан атып йөргән сөйгәне — Сәвиянең һушсыз гәүдәсе иде…

                                  12

    Укучы колагына әйтәсе килгән бер сүзем бар: Беләсезме, иң озын гомерле мәхәббәт нинди мәхәббәт? Беренче мәхәббәт! Чөнки ул беркайчан да бетми. Сәүбән белән Сәвия дә кайчан да булса очрашуга, аңлашуга, димәк, мәхәббәткә дучар иделәр. Менә ул сәгать сукты.

    Сәвия бик озак аңына килде.

    Ул башта төш күреп ятты. Имеш, ул — әле генә туган сабый — бишектә ята, әнкәсе салмак кына тирбәтә. Бишек әле бер якка, әле икенче якка тайпыла. Шулай тирбәлә торгач, ул бишеге-ние белән әнкәсенең кулыннан ычкынып китә дә… галәм киңлегендә очып йөри башлый. Як-ягында йолдызлар, йолдызлар… Каяндыр йолдыз җиле килеп чыга да бишекне үзе белән уйнатып алып китә. Менә бервакыт ул бер яшькелт-зәңгәр шар өстенә килеп төшә. Зәңгәр шар дигәнең йолдыз-планета икән. Анда да шундый ук йолдызлар, шундый ук урман-кырлар, шундый ук Кала-тау, Рух чишмәсе… Шундый ук кешеләр… Улы Сәүбән дә шунда ук. Кызы-ы-к… Сәүбән инде үсеп җиткән, ә Сәвия үзе бишектә ята, имеш.

    Улы шул бишеккә иелеп сорый:

    — Әнкәй, минем әткәй бармы?

    — Бар, улым, бар синең әткәң. Ул әнә теге койрыклы йолдызда.

    — Нинди йолдыз ул, әнкәй?

    — Җир ул, балам, әткәң әнә шул Җир исемле гүзәл йолдызда яши…

    — Нигә койрыклы соң бу Җир?

    — Койрык түгел, Кояш нурларының чагылышы ул. Җир — Кояш иркәсе, Кояш улы. Ә безнең Чулпан йолдызы — Кояшның сөйгән кызы…

    — Әнкәй, Җиргә еракмы?

    — Ерак, бик ерак…

    — Минем Җиргә барасым килә…

    — Әйдә, бишегемә ябыш! Нык тотын, Җиргә — әткәң йолдызына очабыз…

    Алар тагын очып киттеләр. Яшькелт-зәңгәр планета еракта калды. Төрле төстәге йолдызларны узып, аклы-күкле болытларны кичеп, Җир өстенә килеп төштеләр. Әрәмәлек буендагы иң матур урынга туры килделәр… Әнә гөлҗимеш куаклары, шомырт-балан агачлары, чикләвек, чия рәтләре… Сәүбән шул агачлар арасында уйнап йөри башлады. Зират… Сәүбән шул зират эченә кереп китә дә тагын чыга, кереп китә дә тагын чыга… Ә бер кергәч… Бер кергәч ул чыкмады. Сәвия бик курыкты… Йөгереп барып, зиратны айкап йөри башлады. Юк. Монда ул юк!.. Сәвия, зираттан чыгып, Кала-тауга таба китте. Малае шундадыр кебек тоелды аңа. Ләкин ул тауга барып җитә алмады, коеп яңгыр ява башлады… Якындагы авылга таба борылмакчы булды. Ләкин бу ниятеннән шундук кире кайтты. Чөнки авыл ягыннан аңа таба таныш түгел кеше йөгерә иде. Сәвия бик курыкты. Ул, үзен-үзе белештермичә, Кала-тау алдындагы олы мәгарәгә кереп китте, түргәрәк үтеп, стенадагы бер тар аралыкка посты. Куа торган кеше, яңгыр эченнән атылып чыгып, Сәвия торган тау куышына килеп керде… Караңгыда йөзе күренми, юк ла, күренә икән. Аның йөзе — ниндидер таныш, газиз, кадерле йөз. Бу бит Сәүбән! Сәвиянең бердәнбер улы! Әле генә каядыр китеп югалган Сәүбән бит бу! Нигә карт соң ул? Ир урталары булыр аңа… Йөзен җыерчыклар баса башлаган, чәченә ак кунган, тик… йөзендәге яра җөе генә аныкы түгел… Кем соң бу? Аның малае кайда? Нәрсә булган аңа? Нинди яра җөе ул? Кайда җәрәхәтләнгән? Бервакыт бу таныш йөз якыная, зурая башлый. Зураеп кына калмый, кызара, алсулана… Нәрсәдән бу алсулык, бу кызыллык? Әһә! Ут-учактан төшә икән ул. Җылы… Хәтта эссе! Ә теге таныш йөз, иелеп, якын ук килеп, сынап, үз итеп, яратып карый. Үзе, дога укыган кебек, бертуктаусыз пышылдый. Тик бу дога бер генә сүздән тора.

    — Сәвия… Сәвия… Сәвия…

    — Сәүбән балам… Синме бу?.. — Сәвия малаеның йөзен сыйпамакчы, аны иркәләмәкче, назламакчы була, әмма ни өчендер кулын кузгата алмый… Тормакчы була, тора алмый, нидер әйтмәкче була, теле әйләнми… Шул хәлсез килеш ул кабат үз йолдызына — Чулпан исемле яшькелт-зәңгәр планетага очып китә. Тик бу юлы янында Сәүбәне юк инде, ул әткәсе янында — Җирдә торып калган…

    Тирә-якта йолдыз яңгыры! Әмма бу юлы алар әрнеп сулкылдыйлар, ара-тирә барысы берьюлы ыңгырашып, ахылдап куялар. Бу вакытта бөтен Галәм иңрәп тора кебек:

    — Ыһ!.. Ыһ!..

    …Сәүбән ыңгырашып, саташып яткан Сәвия янында төне буе бөтерелде. Әллә куркудан, әллә бәрелүдән, хатын буынын-сынын гына түгел, аң-зиһенен, һушын да тәмам югалткан иде. Ләкин саташуында өмет бар — бертуктаусыз малаен чакыра, Сәүбәнгә эндәшә, димәк, ул әле тормыштан аерылмаган, язмыштан каерылмаган…

    Сәүбән ара-тирә: “Сәвия, Сәвия!..”— дип дәшеп куя. Уянмасмы, янәсе. Сәвия әлегә йоклый, җиде төн йокылары белән йоклый. Бу йокыдан уятырга ярамый, шуңа күрә Сәүбән көтә. Янып бетә язган учагына утын ташлый, тагын Сәвия янына килеп утыра, аның, айнып, торып утырганын көтә.

    Сәүбәннең өс-башы инде күптән кипкән. Ул үзе дә, учак янында утырып, куырылган борчак кебек була язган. Сәвияне дә учак янына яткырды ул, астына камыш үлән алып кереп түшәде, баш очына капчыгын җәйде. Егылганда ташка төшкән, ахры, башында — нәкъ чигә турысында — кан тамчысы саркып чыккан. Сәүбән аны сөртеп, җәрәхәт урынын чистартып куйды. Хәзер көтәсе генә калды… Сәвия уянганчы, таралып-чәчелеп яткан уйларны җыясы, аны бер бәйләмгә туплап, күңел күчәренә беркетеп куясы калды. Юкса бу көтелмәгән хәлләрдән Сәүбән үзе дә миңгерәүләнер дәрәҗәгә җитте бит…

    …Каршында ярым һушсыз хәлдә пәйда булган Сәвия гәүдәсен ул башта нишләтергә дә белмәде. Кайсыдыр явыз рух дивана итәргә теләп шаяртадыр, дип уйлады Сәүбән.

    Каяндыр килеп чыгып, янында утырган бала чагы гына:

    — Нишләп карап каттың?! Сәвия бит бу, синең яшьлектәге сөйгәнең, безнең сөйгәнебез — Сәвия… Кара аны, тәрбиялә, дәвала, назла… Тиз бул, бар, күтәреп ал, учак янынарак сал. Әнә бит куркуыннан җан очыра язган, мескен… Әйттем мин сиңа, үз башыңа җилкенәсең, дидем… — дип сөйләнде.

    Сәүбән дәшмәде. Каршы дәшәрлеге дә юк иде. Малай кушканча, Сәвиянең элеккечә зифа, җиңел гәүдәсен күтәреп алды да учак янынарак китереп яткырды. Уята башлады…

    Тик аны янындагы бала чагы шундук туктатты:

    — Бераздан үзе уяна ул, хәзергә тыныч кына йокласын. Аның җанын куркытырга, өркетергә ярамый, чынлап та чыгып качуы бар. Әйдә, урын-җир әмәллә, киемнәрен киптер, чишмәдән су алып мен…

    Сәүбәннең күз карашларын Сәвиянең йөз-чырае, суырып алгандай, үзенә тартып алды. Ах итәрлек тә иде шул. Хатынның йөз чалымнары моннан унсигез ел элек ничек булса — шулай калган… Күз читендәге берничә көяз җыерчыкны исәпләмәгәндә… Чәчләре дә шул ук. Бит очындагы “мәхәббәт чокыры”… Ул да шул килеш. Бу “чокыр”га аның чык җыеп эчкәне бар иде. Күзләр нинди икән? Һаман зәңгәрме? Күрәсе иде үзләрен!

    Тукта, нишләп йөри соң ул монда? Шунда гына Сәүбән аңышып алды: аның бит малае югалган, шуны эзләп йөридер. Сәүбән дә шул малайны эзләп чыккан иде бит… Димәк, теге ак тап, ак күлмәк Сәвия булган? Ниһаять, уйларының очы-очка ялгана язды. Тик менә бер нәрсә генә аның акылына сыймады: малай кайда соң? Мәгарә эчендәге оясында булса, мондагы тавышка, ут-учак яктысына күптән чыккан булыр иде… Ә тышта яңгыр ява да ява… Тышта дөм караңгы!..

    Сәүбәннең зиһенен, тынгылык бирмичә, тагын бер уй йөдәтте. Ул аны якын китерергә теләмәсә дә, тегесе һаман үҗәтләнеп, иң алга чыгып, күкрәк киереп тора башлады: “Бәлки, ул малай авылдадыр, өйдәдер инде?”

    Тукта, бу хакта бала чагыннан сорап караса?

    — Сорасы-нитәсе юк, авылда юк ул. Ул — монда. Эзләгез, табыгыз. Тик… ашыгыгыз. Соңга калуыгыз бар.

    — Ни дигән сүз инде бу? Ничек соңга калуыбыз бар? Әйтеп бетер, әйтә башлагач инде…

    — Болай да тиешеннән күбрәк әйттем.

    — Нәрсә әйттең соң? Куркытасың да куркытасың. Шул гына. Мин бит сиңа чит кеше түгел, менә шушы анасы хакына булса да әйт, зинһар!.. Кешеме син, юкмы? Нәрсә, каршыңа тезләнгәнне көтәсеңме? Менә тезләнәм… Хәзер әйтәсеңме?

    — Йә, тор, болай түбәнлеккә төшмә. Син бит — мин. Ә мин кечкенәдән горур идем. Безгә килешми… Әйттем бит инде — малаебыз исән. Ашыгырга кирәк, тауга афәт якынлаша, бәла килә…

    — Тагын куркытасың… Ичмасам, менә Сәвиягә булышыр идең. Син бит рух, рух! Синдә әллә нинди тылсымлы шифалар бар! Булмаса, сәламәтлегемнең бер өлешен ал да Сәвиягә бир, зинһарлап сорыйм, болай калдырма аны…

    — Җитте, әллә нинди гөнаһ сүзләр сөйләмә. Сезнең гомер белән уйнарга мин бит Ходай Тәгалә түгел. Кеше гомере бары тик аның кулында гына, мин берни эшли алмыйм. Әмма Сәвияне аякка бастырам… Үзе торыр дигән идем, вакыт бик аз калды, шуңа күрә, тылсымымны биреп булса да терелтәчәкмен, ләкин беренче һәм соңгы мәртәбә эшлим бу эшне. Кеше, тылсымга күнексә, ихтыяр көчен, яшәү мәгънәсен югалта башлый, омтылышларыннан, көрәштән баш тарта, мескенләнә…

    Сәүбәннең балачак рухы үзенең гайре табигый хезмәтенә кереште: учак янында хәлсез-хәрәкәтсез яткан Сәвия янына килеп, уң кулын алга сузды, бераз шулай тотып торганнан соң, уң якка таба хәрәкәтләндереп, үзе генә күрә торган боҗра буенча әйләндереп йөртә башлады (бәлки, “яшәү боҗрасы”дыр?).

    Шул вакыт Сәвия дертләп, уянгандай итте, калтыранып куйды һәм тора башлады. Сул кулын хатынның түшенә куеп, малай аны кабат яткырды. Сәвия терелгән, уянган инде, әмма күзен ачмаган әле. Күзен ачмыйча торып, кеше аңлы тормышка кайтып җитә алмый. Сәүбән моны үзе дә белә.

    Малай Сәвия гәүдәсе өстендә тоткан учын тагын бер-ике мәртәбә йөртеп алды. Ниһаять, Сәвиянең керфекләре калтыранып куйдылар, әмма әлегә ачылмадылар.

    Малай кул хәрәкәтләрен кызулатты һәм Сәүбәнгә таныш дога сүзләрен пышылдады:

    — Мәтә… Тикә… Умма… Йәрсә… Иллә… Әнни… Һунни…

    Сәвия күзләрен ачты. Зәп-зәңгәр күз алмаларын тәгәрәтеп бөтен тирә-юньне айкап чыкты, бераздан, Сәүбәннең өзелеп, борчылып карап торган карашларына юлыгып, тукталып калды.

    — Сәүбән…

    — Сәвия…

    — Сәүбән, синме бу?

    — Мин бу, Сәвия, мин… Уяндыңмы, терелдеңме? Сиңа терелмичә ярамый, малаеңны табасы бар бит… Сәүбәнеңне…

    — Сәүбәнне? Кайда соң ул? Кая куйдың аны, нишләттең?.. Сәвия, борчылып, тора ук башлады.

    Сәүбән аны сак кына кире яткырды:

    — Ят, ят, Сәвия. Сиңа хәл җыярга кирәк. Сәүбәнеңне табабыз без, менә күрерсең. Иң мөһиме — ул исән. Мин шуны төгәл беләм.

    — Нигә Сәүбәнеңне дисең, Сәүбән? Ул бит синеке дә…

    Сәүбән аны тагын саташа дип уйлады. Тынычландыра башлады. Тегесе һаман үз сүзен тукыды:

    — Синең бала ул, Сәүбән. Ул үзе дә моны белә. “Әткәй янына барам” дип киткән иде… Шул китүеннән кайтмады… Нишләттең аны, нәрсә дидең син аңа?

    — Сәвия, ни сөйлисең син? Каян минем бала булсын ул? Бөтенегез берьюлы шаштыгызмы әллә? Унсигез ел кайтмаган кешенең ун яшьлек малае була аламы, йә, әйт?! Була аламы?

    — Була, Сәүбән, була… Чаллыны исеңә төшер… Стройотряд белән килгән идек… Минзәлә педучилищесы кызларын хәтерлисеңме? Дөм караңгыда ике отряд, берләшеп, дискотека оештырган идек… Аннары бер бүлмәдә икәү генә калдык… Ул илаһи төнне, ул назларны оныттыңмыни?

    Сәүбәннең күңелендә гөлт итеп моннан унбер ел элек булган вакыйгалар балкып-кабынып китте. Бу хәтер балкышыннан ул шашар дәрәҗәгә җитте.

    Әмма каяндыр кырып-себереп:

    — Син идеңмени ул? — дип әйтерлек көч таба алды.

                                  13

    Ул җәйне алар Чаллыдан ерак түгел генә тавык фермасы төзеделәр. Эш ахырына якынлашып килә, һәркемнең кәефе шәп. Кесәдәге өр-яңа иллелек-йөзлекләрнең шыгырдавы ишетелә башлаган вакыт. Бердәнбер көнне отряд буенча: “Бүген кич кызлар кунакка килә!” — дигән хәбәр таралды. Күптән кызлар йөзе күрмәгән егетләр: “Каян, каян?” — дип каңгылдаштылар. “Минзәләдән, педучилищедан”,— дигәч, күпләрнең шунда ук кикрикләре шиңде. “Әллә ни кырып булмый икән, укытучы халкы, битеннән суырып үпсәң дә: “Әнигә әйтәм”, — дип үкереп елый башлый”,— дип, бөтенләй кәефсезләнгәннәре дә булды.

    Шулай да күпләр Минзәлә кызларын каршы алырга хәлләреннән ничек килә шулай әзерләнә башладылар. Эштән иртәрәк кайттылар, яши торган барак идәннәрен, бер-ике сәгать лачкылдатып җебеткәннән соң, гөжелдәтеп юып чыгардылар, карават өстенә җәелгән одеалларның рәсем-сызыкларына кадәр җеп буенча тигезләп чыктылар, бүлмәләрне җилләттеләр, хыялыйраклары якындагы яланнан кыр чәчәкләренә кадәр алып кайтып куйды. Ә үзләрен, үзләрен ничек карадылар! Чәч кисү, чәч ясау, чәч тарау китте, җитү сакал-мыеклар юкка чыкты, әллә күпме одеколон исраф ителде, аяк киемнәренә сөртә торган кремның иң соңгы запаслары юкка чыгарылды… Күлмәкләрнең киң, озын якалысы, тар биллесе, чәчәкле-чачаклысы, чалбар балакларының өстән тараеп төшеп, аста хатын-кыз итәге кебек җәелеп китә торганы…

    Сәүбән дә нык әзерләнде. Иң яхшы киемнәрен чыгарды. Юынды, чистарынды, хушбуйны кызганмады, күршедәге кыр буеннан күгәрчен күзләре өзеп кайтып, суга утыртып куйды.

    Кич җитте, ә кызлар юк та юк. Егетләр, көтә-көтә, бөтен тәмәкеләрен тартып бетерә яздылар, кайберләренең йөзенә “аракы елмаюы” да кунып өлгергән. Кемдер музыка җибәрде, егетләр, кылана-кылана, “тән яза” башладылар. Кызлар белән күрешү насыйп булмаса да, күпләр үзләренең җыештырылган бүлмәләре, чистарынган тәннәре, ымсынып-дәртләнеп алган җаннары өчен чын күңелдән сөенәләр иде.

    Ниһаять, эңгер төште. Тирә-юнь караңгы пәрдә белән капланды. Штаб урнашкан барак өстенә эленгән лампочкадан тонык кына ут төшә, биер өчен билгеләнгән мәйдан ай-йолдыз ихтыярында калган…

    Егетләр һаман таралмыйлар. Егет күңеле сизенә бит ул, әнә трасса ягыннан чиный-чиный бер иске генә машина килеп чыкты да, пырхылдап, штаб каршына ук килеп туктады. Аның ачык әрҗәсеннән, бер-берсе белән шаяра-шаяра, барысы да бертөрле форма кигән, түшләренә орден планкалары кебек бихисап күп значоклар тезгән кызлар коелыша башлады. Алар сикереп төшә тордылар, бер рәткә тезелә тордылар.

    Авиаторлар бу йоланы беләләр иде, — тиз генә җыелышып, икенче якка тезелеп бастылар. Ниһаять, ике отряд та җыелып, тезелеп бетте. Командирларның, бер адым алгарак чыгып, бер-берсен тәбриклисе генә калды.

    — Минзәлә педучилищесының “Чулпан” отрядыннан кайнар… Сәлам!

    — Казан авиация институтының “Икар” отрядыннан космик… Сәлам!

    “Сәлам”нәрен отрядлар хор белән әйттеләр. Аннары танышу башланды. Баштарак отрядлар хакында белешмәләр игълан ителде, аннары командирлар, комиссарлар белән таныштырдылар.

    Егетләр күзләрен ничек кенә чекерәйтеп карасалар да, караңгылыкта беленер-беленмәс басып торучы кызларның йөзен аермачык күрә алмадылар. Бу аларның кәефен бераз җибәрсә дә, бөтенләй кызларсыз биеп йөрүгә караганда әйбәтрәк иде.

    Кызлар сан ягыннан шактый ким иде, шуңа күрә Сәүбән бүген биюгә катнашмаска булды. Кызларның йөзен, сынын, хәрәкәтен күрү бик мөһим иде аның өчен. Ул гел шулай: кешеләрне күзләренә карап якын итә, күзләренә карап ярата йә яратмый. Күзен дә күреп булмаган кыз белән ни дә сөйләшә алмас иде ул. Аның күзләрен, җанын аңлый алмас иде. Чөнки җан күзләр белән сулый, күзләр белән күрә, күзләр белән ярата…

    Музыка башланганчы, ыгы-зыгы киткәнче кереп ятыйм дип кузгалган гына иде, кемдер Сәүбәннең җиңеннән тыйнак кына тарткандай булды. Борылып карамакчы иде, арттан йомшак, назлы кызлар кулы аның күзләрен каплап алды.

    Шундый ук йомшак, назлы тавыш:

    — Чур, карама, син мине күрергә тиеш түгел; бүген мин синең хуҗаң, ә син минем колым булырсың…

    Сәүбән аңына килгәнче, йомшак куллар кай арададыр аның күзләрен яулык белән бәйләп тә куйдылар.

    Сәүбәннең бу хакта да ишеткәне бар. Егетләр-кызлар очрашкан вакытта, кызлар азрак булса, алар, егетләрнең күзләрен бәйләп куялар да теләгән кешеләре белән туйганчы бииләр, имеш…

    Салмак көй куйдылар, Сәүбән баягы кыз белән вальска басты. Салмак бию ритмына йөзеп-биеп киттеләр. Кыз бик матур йөртә, Сәүбәнгә аның авылчан нык, әмма үтә дә назлы кулын тою рәхәт иде. Үзе бии, үзе уйлый: “Шундый җиңел гәүдәле, нечкә билле, зифа сынлы бу кызның күзләре, чәчләре нинди төстә икән?! Тавышы… Ниндидер таныш тавыш!.. Кайдадыр ишеткәне бар, ахры. Тукта, бу бит авылда калган Сәвиясенең тавышы! Кулы да, гәүдәсе дә… Юк ла… Каян килсен ул монда? Үз Сәвиясен танымаска инде… Сәвия үзе дә шундук танып алыр иде. Оныталмый шул ул Сәвиясен — шуңа күрә дә янында биеп йөргән һәр кыз аңа сөйгәне булып күренә, ахры…

    Кыз күп сөйләшмәде. Исемен дә әйтмәде. “Бер матур сер булып калыйм әле тормышыңда”,— диде дә бетерде.

    — Күрмәгәч, матурлыгыңны каян белим соң мин?— дип сөйләнде Сәүбән.

    — Ә синең уйланганың бармы: туган җир — читкә киткән саен матурая, кеше, киресенчә, якынрак килгән саен матурая, шуңа күрә туган җирнең гүзәллеген читкәрәк китеп кара, кешенең гүзәллеген якынрак килеп кара…

    — Фәлсәфәдән башка гына әйтсәң, ничек була инде?

    — Кешенең гүзәллеге күңелдә димәкче идем, бу тормышта күрү-күрмәү мөһим түгел, иң мөһиме — кешенең күңел сыйфатлары, аның асылы, яшәү мәгънәсе…

    — Монысы белән килешәм… Алайса, ник үзең дә күзләреңне япмыйсың?

    — Чөнки мин сине болай да беләм.

    — Ничек?

    — Менә шулай! Мин бит йолдызлар белән сөйләшәм. Алар миңа синең хакта барысын да сөйләп бирделәр.

    — Яле, берәр нәрсә әйтеп кара.

    — Хәзер әйтәм… Син… Син — авыл малае. Анаң белән үскәнсең… Абыең бар… Яшьлегеңдә берәүне сөйгәнсең, әмма, авылыңа рәнҗеп, читкә киткәнсең, яраткан кешеңне бәхетсез иткәнсең…

    — Стоп! Син кем? Боларны каян беләсең?

    — Әйттем бит инде, йолдызлардан, дип…

    — Син әүлиямы әллә?

    — Бәлки, әүлиядыр да…

    — Тагын берәр нәрсә әйтеп кара әле.

    — Синең күзләрең зәңгәр, чәчең җирән…

    — Анысын үзем дә беләм.

    — Битеңдә яра җөе бар…

    — Анысы да күренеп торган җирдә. Әйт әле, минем әткәй бармы?

    — Әткәң бар, әмма ул башка хатын белән яши. Әткәң дә зәп-зәңгәр күзле…

    — Дөрес… Безнең авыл хакында ни әйтә аласың?

    — Авылыгыз читендә олы тау бар. Аның мәгарәләрен бик серле диләр. Күктән кораб төшкән диләр аңа…

    — Чынлап та, син бит бөтенесен дөрес сөйләп барасың? Каян син? Кем син? Берәр җенме әллә? Пәриме?

    — Әйтмим… Шуны гына әйтәм: авылда ялгызын ташлап калдырган сөйгәнең бүген дә япа-ялгыз. Ул һаман сине көтә, сине өзелеп ярата, белдеңме?..

    — Ә мин аны яратмыйм. Ул миңа хыянәт итте.

    — Ничек хыянәт итте?

    — Башка егетләр белән йөри башлады. Минем авылдан чыгып китүемә дә шул хыянәт сәбәп булды…

    — Син әле хыянәтнең нәрсә икәнен белмисең икән.

    — Нәрсә соң ул?

    — Бөтен күңел хыялларын, йөрәк хисләрен таптап-изеп, язмыштан каерылып, илдән аерылып, туган туфракны, нигезне, җир-суны ташлап китү — менә ул чын хыянәт!

    — Оялтмакчы буласыңмы?

    — Юк, аңлатмакчы булам.

    Шулай алар әйләнделәр дә әйләнделәр. Башкалар, заманча биюләргә күчеп, боргаланып-боргаланып сикерә башладылар, ә бу ике җан әллә кайчангы танышлар кебек һаман бер көйгә — күңелләрендә яңгыраган сихри, моңлы бер көйгә салмак кына талпынуларын белделәр. Алар гүя бөтен дөньяларын оныттылар, икәүдән-икәү генә калып, бер-берсенә иң изге, иң садә, иң сагышлы һәм әрнүле серләрен ачалар иде...

    Сәүбәннең күңелендә теге, баягы уй бөтерелә: ничек охшаган ул Сәвиягә! Бик сагынган кешең пәри кызы булып куеныңа керер, диләр бит. Әллә берәр сихер эшеме бу?

    — Син үзең каян соң, исемсез кыз?

    — Мин — Чулпан йолдызыннан.

    — Юк ла, мин отряд исемен сорамыйм, туган авылың кайда, дим.

    — Туган авылым — нәкъ Чулпан йолдызы астында минем. Шуңа күрә безнең авыл өстендә күк матуррак, йолдызлар яктырак… Отрядыбызга да шул исемне куштырдым…

    — Син бик сәер сөйләшәсең, әмма бу сөйләшүең миңа ошый… Син үзең дә миңа бик ошыйсың.

    — Мин сиңа кемнедер хәтерләтәмме?

    — Хәтерләтәсең шул…

    — Кемне?

    — Авылда минем сөйгән кызым бар иде. Кара, бая син үзең шул хакта тел чарлап тордың бит… Минем өчен ул юк инде… Син менә шул кызны хәтерләтәсең… Хәтта тавышларыгыз да охшаган…

    — Әйдә болай итәбез. Бер минутка гына мин сөйгән ярың булам.

    — Бу мөмкин түгел! Хәтта күз алдына китерү дә мөмкин түгел! Ул… ул бик оялчан иде. Ә син әнә ничек чатнап торасың…

    — Ничә ел үткән бит инде, бәлки, ул да бераз кыюлангандыр... Бәлкем, ул да безнең кебек кайдадыр төзелеш отряды белән йөридер…

    — Син бит әүлия, йә, әйтеп кара — йөриме-юкмы?

    — Йөри… Әнә йолдызлар аның юлын сызып күрсәтәләр. Бүген ул бәхетле, әнә йолдызлы күк астында яраткан кешесе белән бию әйләнә…

    — Яраткан кешесе бармы аның?

    — Бар, бар!..

    — Бик тиз оныткан икән мине…

    — Онытмаган ул сине, онытмаган!.. Тиле син! Чын тиле! Шуны да тоймыйсың!..

    — Тоймыйм шул. Аның каравы сине тоям. Син миңа якын, кадерле, газиз… Беренче күрүдә үк гашыйк булуга ышанмый идем… Мин сиңа күрмичә дә гашыйк булдым, ахры…

    — Син миңа күптән гашыйк инде...

    — Тагын серле сөйләшәсең…

    — Бетте-бетте! Башка сөйләшмим.

    — Сөйләшмә. Шушында бетерәбез дә таралышабыз…

    — Биюләр кызып кына бара бит әле…

    — Арыдым мин. Син дә минем күңелне җилкеттең, үткәндәге хисләрне, сагышларны кузгаттың… Үзеңә дә гашыйк булып барам, ә бу бик куркыныч…

    — Син шулай куркак тамыни әле?

    — Мин бер әйбердән генә куркам: алданудан. Бер тапкыр алдандым инде…

    — Тотмыйм, бар, кер. Әйдә мин сине озатып куям.

    — Анысы всегда пожалуйста! Тик бездә дөм караңгы.

    — Ә мин караңгыны яратам!

    — Кара, мин дә төнне яратам бит…

    Сәүбән күзләрен каплап торган яулыкны чишеп, кызга бирде. Хәтсез вакыт капланып торган күз алларында аллы-гөлле боҗралар уйнаша иде.

    Алар, култыклашкан килеш, Сәүбән торган баракка барып керделәр, почмакта басып торган парны өркетмәскә тырышып, сак кына атлап, бүлмәгә уздылар. Сәүбән, кармаланып үзенең түшәген эзләп тапты, дәшми-нитми генә килеп утырды. “Исемсез” кыз ишек төбендә калды.

    — Ярый, мин чыгыйм инде,— диде ул, күпмедер дәшми торганнан соң.

    Сәүбән үзе күптән телсез иде.

    Кызлар белән ялгыз калгач нәрсә эшләргә кирәклеген әлегә белми иде ул. “Бар, чыгып кит”,— дип әйтеп булмый бит инде. Аннары… Чыгарасы да килми аны. Янына утыртып сөясе, иркәлисе, үбәсе килә! Авылда калган Сәвиясенең бөтен чалымнары бар бу кызда, нигә сөймәскә?! Шул Сәвиясенә охшатып сөя ала бит ул аны!

    — Кил әле, утыр…

    — Чыгыйм инде, югалтырлар…

    — Кил әле…

    Кыз тавышка төбәп килеп җиткәндә, Сәүбән аңа үз янында урын әзерләгән иде инде.

    — Килдем…

    — Утыр…

    — Утырдым…

    — Бер сүз әйтсәм, көлмисеңме?

    — Көлмим.

    — Көлмә, яме. Мин сиңа гашыйк булдым.

    — Син дә миңа ошыйсың.

    — Мин сине бик күптәннән беләм кебек, шуңа да кадерле, якын, ахры, син…

    — Мин дә күптәннән беләм… Минем сине сөясем, назлыйсым килә…

    — Минем дә сөясем-сөеләсем килә…

    — Кил мондарак… Кадерлем минем…

    — Кадерлем… Бердәнберем…

    Мәхәббәттә иң мөһим сүзне хатын-кыз әйтә. Сәвия ул сүзне әйтмәде. Дөресрәге, әйтә башлады, әмма әйтеп бетермәде…

    Бу ымсыну, тартылу, бу сөешү, кавышу кинәт үзеннән-үзе килеп чыкты.

    Соңыннан бу хакта Сәүбәннең күп мәртәбәләр уйлаганы булды: кызлар янына барып сүз катарга да кыенсынып йөргән кеше, беренче очрашуда ук ничек итеп түшәк кайгысына бирелде соң? Сәүбәннең бу уйлары билгесезлек белән бәхәс, хәтта көрәш кебек иде. Шуңа күрә дә ул соңыннан бу җан изасына бик кагылырга тырышмады. Кайсы яклап кына килеп уйласа да, бу сорауга барыбер җавап тапмаячак иде ул.

    …Баштарак аларның җаннары тәннәреннән оялыбрак торды. Беренче оялу, тартыну үткәч, алар сөю назларының иң югары катына менделәр. Сәүбән үзен сәер тотты, ничек кенә онытырга тырышса да, Сәвиясенә карата булган ихлас хисләрен һаман күңеленнән тиз генә чыгарып ата алмады. Шуңа күрә баштарак Сәүбәннең үбү-назлары әллә ничек кенә ясалма һәм килбәтсез чыкты бугай… Сәвия үзе үбә, назлый башлагач кына Сәүбәнгә җан, шул җан белән бергә егетлек һәм тәвәккәллек иңде. Бу кичтә Сәвиясен хәтерләткән Минзәлә кызы назның иң мавыктыргыч һәм иң тылсымлы катларына алып менде, аны бәхетле итте, үзе дә бәхеткә тарыды…

    Бу татлы мизгелләрне Сәүбән күңеле белән мәңгелеккә ятлап калды. Тәннәре аша татлы калтырану узды… Наз аның тәнендәге һәр күзәнәгенә үтеп керә, һәр күзәнәген бәхетле итә иде… Кызның тулышкан күкрәкләре ымсындырып, чакырып тора; Сәүбән аларны күрми, әмма бөтен ирлеге белән тоя… Тәннәре киеренкелектән тораташ кебек каткан иде, бу кыенсыну бик тиз узды, сеңерләр, бушанып, тәннәренә татлы сызлану тараттылар…“Мин үземне синең өчен сакладым…” Аның, Сәүбәннең, хәтта кыз авызыннан чыккан бу сәер сүзләр хакында уйларга да вакыты юк иде, ул сөйде, назлады, тагын сөйде… Сәүбән төшенде: күзләрне йомган килеш сулыш алсаң — тәнгә хәл керә! (Бу ачыштан ул рәхәт кычкырып куйды һәм тагын мәхәббәтле кыз гәүдәсе өстенә капланды.) Кызның зәңгәр күзләреннән дә олы, мәһабәт сөю карап тора иде… Чәченнән су исе, чишмә исе, бөтнек исе килә… Ул бу чәчләрне өскә чөеп җибәрә дә суда коенган кебек коена… Бу чәчнең назыннан үләргә генә мөмкин иде… Бу юлы инде аларның тәненә ниндидер татлы сыеклык тулган кебек матур хис тула башлады… Әллә җанына туламы? Бу мизгелдә аның җанын-тәнен — барысын бергә тау кебек авырлык басты. Сәүбән бу минуттан үз язмышына искиткеч зур җаваплылык алуын тойды… Аның өчен бөтен тормыш өр-яңа мәгънәгә ия булган иде. “Менә хәзер үләргә дә була”,— дип уйлады ул. Сәер хәл: аның җаныннан шик-шөбһә, курку качкан… Үз-үзе белән көрәшүдән туктаган иде ул… Аз гына яратып булмый шул. Ярату — йә бар, йә юк… Бар, димәк, ярату көчле; юк, димәк, ул бөтенләй юк! Вәссәлам! Бу хакыйкатьне аңлау Сәүбәнне алдагы котылгысыз бәладән — ихлас күңел дөньясын югалтудан саклап калды, ахры… Бу кавышу минутлары Сәүбән өчен җан һәм тән чистарынуы иде. Чистарынуның бер юлы сагыш булса, аның икенче юлы — кавышу могҗизасы икән! Кавышу мизгеле хакыйкатькә шундый якын тора!

    — Сәүбән, син Аллага ышанасыңмы?

    — Күккәме?

    — Юк, Аллага.

    — Мин Алланы күк кебек, йолдыз кебек күзаллыйм, Сәвия. Шундадыр аның асылы.

    — Юк, Алла ул башка. Ул… ул… зуррак…

    — Аны гына мин дә беләм. Тик барыбер йолдызларда яши кебек ул. Берни дә эшли алмыйм — шулай тоям мин аны…

    — Сәүбән…

    — Әү, Сәвия.

    — Алланың мәгънәсе нидә, беләсеңме?

    — Нидә булсын, изгелектәдер, аннары… көчтәдер. Бөтен нәрсәгә караганда да көчлерәк бит ул.

    — Минемчә, Алланың мәгънәсе көчтә түгел, ә хакыйкатьтә.

    — Нигә алай дисең, Сәвия?

    — Хакыйкать кичерүгә сәләтле, ә көч — юк.

    — Син хаклы, Сәвия…

    …Сәүбән кызның ничек чыгып киткәнен сизми дә калды. Кай арада җыенып өлгергән! Колагына: “Хуш, кадерлем минем, бүләгең өчен рәхмәт, мин мәңгегә синеке! Синеке генә!..” — дип пышылдады да йөгереп чыгып та китте, зәңгәр күзләре, җирән чәче генә күз алдында калды. Әйе, нәкъ Сәүбәннәр авылындагыча: зәңгәр күзле, җирән чәчле. Нәрсә бу? Очраклы хәлме? Их, сорарга онытты бит. Әллә сарманайлыларның берәр туганымы?

    Сәүбән ул кичне оныта алмады. Ниндидер серле, сихри төш булып, хәтеренә ягылып калды. Бу кичтә татыган назларын соңыннан башка кешеләрдән эзләде, таба алмады. Аның бөтен бәхетсезлеге дә шушы кичтән башланды, ахры…

    Аңына килеп, тышка йөгереп чыкканда, кызларның машинасы кузгалырга тора иде инде. Кузов өстенә баскан кызлар арасыннан күпме генә эзләсә дә Сәүбән әле генә аның йөрәгенә кереп кадалган, мәхәббәткә тулышып торган чая кызны таба алмады.

    Сөю — бәйрәм түгел, ә авыр эш һәм олы җаваплылык. Сәүбән моны тоеп белә иде, әмма ул күңелен бу хакыйкатькә ышандырса да, тормышын аңа көйли алмады…

    Кызлар отряды атна саен килеп йөри башлады. Ләкин Сәүбән теге кызны башкача очратмады. Сораштырып та карады: белүче мазар булмады. “Пәри шаярткандыр”,— дигән карарга килеп, Сәүбән бала чактагы догаларын яңартты, бу серле-тылсымлы вакыйганы Ходай Тәгалә сүзе белән йолып калдырырга теләде…

                                  14

    — Син идеңмени ул төнге фәрештә? Ә мин, тиле, “пәри кызы” дип уйлый яздым… Күпме эзләттем мин сине соңыннан!.. Суга төшкән кебек юкка чыктың…

    — Беләм, Сәүбән… Мин бит дивана түгел. Син мине һаман ярата идең, әмма күзләреңдә рәнҗеш күп иде. Бу рәнҗешкә төшеп үләсем килмәде минем. Аннары… Мәхәббәттә горурлыкны югалту — сөйгән кешеңне югалту белән бер дип уйладым ул вакытта. Горур булып калырга тырыштым. Бәлки, башкачарак килеп чыккандыр? Ялганлап, яраткан кешеңнең түш астына яту горурлыкны аяк астына салып таптау белән бердер.

    — Ничек шулай начар уйлый алдың? Ник ачылмадың? Ачылсаң, аңлар идем әле, үзем дә аңлатыр идем... Ә бала? Баланы нигә ятим иттең? Ул бит минеке, Сәвия, шулаймы?

    — Синеке, Сәүбән…

    — Их син, Сәвия!..

    Сәүбән учак янында яткан Сәвияне түшәгендә калдырып, торып китте, арлы-бирле йөренә башлады… Ул бу минутта үзен дә, җанын да, хисләрен дә кая куярга белми газаплана иде.

    Шулай шул, үткәндәге ялгышларны төзәтүгә караганда битәрләү, сүгү җиңелрәк…

    Сәвия хәлсез, әмма күркәмлеген югалтмаган йомшак тавыш белән сөйләп китте:

    — Мин сине әллә каян күреп килдем. Машина әрҗәсеннән сикергәндә дә, рәткә тезелгәндә дә синнән күземне алмадым. Йөгереп барып кочаклыйсым килде, яратасым, шашып үбәсем килде… Түздем. Горурлыгым җибәрмәде. Калганын син үзең дә беләсең…

    — Беләм? Нәрсә беләм соң мин. Берни дә белмәдем мин ул вакытта! Белгән булсам!.. Мәңгегә үземнеке итәр идем, йә… йә куып җибәрер идем…

    — Куар идеңме?

    — Куар идем. Чынлап та, нык үпкәләгән идем мин сиңа. Белмим… Бәлки… кумас та идем. Мин бит сине җанымнан артык күреп яраттым…

    — Мин бик бәхетле идем ул төнне, Сәүбән. Кайтканда, белгән бөтен догаларымны укып, Ходай Тәгаләдән ялварып сорадым: “Сәүбәнемнең баласы тусын иде, ул да Сәүбәнгә охшасын иде, исеме дә Сәүбән булсын иде!” — дип теләдем.

    — Син бигрәк инде. Исемне Ходай Тәгалә куша димени?!

    — Шулай теләдем, һәм теләгем кабул булды, исемен дә Сәүбән дип куштым, димәк, Ходай Тәгаләгә шулай кирәк булган.

    — Баланы ялгызың таптыңмы?

    — Ничек табыйм инде?

    — Иргә чыкмадыңмы дип соравым…

    — Юк, чыкмадым. Хатын түшәгендә беренче йоклавым иде, сездән кайтканда хәлсезләнеп егылганмын, йөзем агарып каткан, күз алмаларым мәрткә тәгәрәгән… Кайтканның икенче көнендә үк хастаханәгә салдылар, аннан отрядка кайтып тормадым — авылга киттем. Каникул көннәрендә, сине сагынып, төннәр буе елап яттым. Балага узганымны белгәч, тагы еладым. Үзем сөенәм, үзем үкереп елыйм…

    — Их син!.. Белдекле баш! Ә мин анда… сине бөтен Минзәлә буенча эзләп йөрим! “Кайда ул кыз, имеш, кайда ул кыз?!” Исемен дә, чуртын да белмим, үзем эзлим! Гүя офыкка барам, барам… Җитеп булмый… Ә үзем беләм: офыкка җитеп булмау офык юк дигән сүз түгел әле… Их син…

    — Ачуланма миңа, Сәүбән, шулай булган, димәк, Ходай шулай теләгән. Көчле йөрәктә генә мәхәббәт матур була. Син көчсез идең ул вакытта. Шул көчсез чагыңда ташлап киттем мин сине…

    — Укуыңны тәмамлый алдыңмы соң?

    — Тәмамладым анысын. Корсагым шактый күпергән иде инде. Белделәр. Соңгы ел булгангадыр, артык бәйләнмәделәр. Кырын карап йөрүче берничә укытучыдан кала, барысы да хәлемә керде. Очраган бер кешедән бала тапмасымны беләләр иде алар…

    — Ә эшкә, эшкә ничек урнаштың?

    — Укуны тәмамлаганчы ук, хат җибәреп, бер башлангыч мәктәптә урын алып калган идем. Июньдә бала табып, сентябрьдә эшкә чыгармын дип уйлаган идем. Мин уйлаганча булып чыкмады. Әллә инде кара күз яшенә манчылып туганга, әллә ятим булып яшисе килмәде, — Сәүбәнем туган көненнән үк каты авырый башлады. Үлә, диделәр. Мин дә озак кына мантый алмадым. Икебезне ике якка аердылар. Үзем чак исән ятам, үзем баламны сорыйм икән. Төннәр буе саташып, мендәр имезеп чыккан чаклар да булган…

    — Их син! Мин бу вакытта бөтен отрядлар буенча эзләп йөрдем. Тагын чыкмаганмы, янәсе. Ә син… үлем авызында гомер кичеп яткансың… Мендәр имезеп… Их!..

    — Көзен эшкә бардым. Мәктәп мине сагаеп каршы алды. Уйнашчы хатын кебек кабул иттеләр. Төпсез чиләк дигән кушамат ябышты. Бу кушаматым укучылар арасына, алар аша бөтен авыл халкына күчте. Кеше почмагының түренә сыйсаң да, күңеленә сыймыйсың, диләрме әле? Ул авыл мине күңеленә сыйдыра алмады. Озакламый эштән чыгардылар, һәм мин, уку елын да бетермичә, Сарманайга кайтып киттем. Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр, диләр бит. Минем өйгә дә кояш кермәде. Кояш урынына Сәүбәнем булды. Бердәнбер көнне әнкәй җан тәслим кылды, тормыш берүземә торып калды. Түз генә!.. Бөтен тарих шул, Сәүбән…

    — Юк, бу — тарихның башы гына әле, Сәвия. Синең чын тарихың Сәүбән белән башлана. Әнә бит нинди егет үстергәнсең!

    — Үсүен үсте дә, менә бәлагә тарыдык бит…

    — Анысын бергә җиңәрбез, Ходай кушса…

    — Җиңәрсез… Болай күз яше сыгып утырсагыз, җиңәрсез…

    Сәүбән шунда гына янында басып торучы бала чагын исенә төшерде.

    — Син нәрсә, көнләшәсеңме әллә? Бу бит минем язмыш! Минем язмыш — синең язмыш та ул. Көнләмә, яме…

    Каршында яткан Сәвияне сискәндереп, Сәүбән үз рухы белән сөйләшә башлаганын сизми дә калды. Тик соң иде инде…

    — Сәүбән? Үз-үзең белән сөйләшәсеңме-е-е? — Сәвия кискен хәрәкәтләр ясап торып утырды, Сәүбәнгә курку тулы күзләре белән карап тора башлады.

    — Юк ла… Минем үз тарихым бар, Сәвия. Менә, авылга кайткач, бала чагымны очраттым…

    — Ничек — бала чагыңны?

    — Әйе, әнә ул әле дә янымда тора.

    — Сәүбән, сиңа ни булды? Ник алай сөйләшәсең?— Сәвия күзләрендәге курку көчәйде. Ул хәтта, тезләрен кочаклап утырган килеш, читкәрәк тайпылгандай булды.

    — Курыкма, Сәвия. Мин тиле дә, дивана да түгел. Ләкин миңа чынлап та нидер булды. Мин чынлап та үземнең бала чагымны очраттым… Һәм шуны аңладым: бала чактан соң Ватан башлана. Балачак кичерсә дә, Ватан кичерми…

    — Сәүбә-ә-ән, әле дә яныңда утырамы ул?

    — Әйе, әнә бит…

    — Нинди ул, матурмы?

    — Балачак ямьсез була димени. Матур, ипле, ләкин артык серьезный. Аннары, бик үпкәчел…

    — Синең кебек икән…

    — Бәй, мин бит инде ул, Сәвия.

    — Тотып карыйм әле, ә, ярыймы?

    — Ярамый, менә монысы инде ярамый.

    — Нигә?

    — Ул бит рух, Сәвия, рухи зат! Аңлыйсыңмы? Аны тотып та, күреп тә булмый.

    — Ә нигә син күрәсең соң?

    — Мин болай уйлыйм: бала чаклары кешеләргә аларның иң авыр чакларында, гомер юлларының иң кискен борылмаларын ураганда килә. Миңа да шундый вакытта килде бугай ул. Авылга кайтып төшүгә, басу капкасы төбендә утырып тора иде инде.

    — Кызы-ы-ык..

    — Мин аны синең Сәүбән белән дә бутадым. Шундый охшашканнар алар…

    Малае телгә керү белән, Сәвия тагын күңелсезләнде. Йөзендәге елмаю чалымнары юкка чыкты, күзләре моңсуланды…

    — Кайда йөри икән инде ул, җанкисәгем минем?

    — Ул исән, ул якында гына, Сәвия, борчылма…

    — Тынычландырасың гына син мине.

    — Юк, чынлап та шулай! Ул исән. Кайдадыр якында гына. Миңа бу хакта бала чагым әйтте.

    — Бала чагың? Каян белә ул?

    — Ул бит рухи зат, Сәвия. Рухлар барысын да беләләр!

    — Белгәч, сорыйк. Сәүбәннең кайда икәнен төгәл генә әйтсен дә, барып алып кайтыйк.

    — Бөтен хикмәт тә шунда: без аны үзебез табарга тиеш, аңлыйсыңмы?

    — Ни өчен, Сәүбән?

    — Чөнки ул безнең язмыш. Һәр кеше үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш…

    — Син бит акыллы кеше, Сәүбән. Сүзләрең дә акыллы синең. Тик мин борчылам, Сәүбәнгә бер-бер хәл булмагае дип борчылам….

    Өзгәләнеп, ачыргаланып сөйли башлаган Сәвия, тылсымлы магнит кебек, Сәүбәнне үзенә тартып дигәндәй алды. Сәүбән, арлы-бирле йөренгән җиреннән, туктап, аның каршына килеп тезләнде һәм хатынның яшькә чыланган йөзен күкрәгенә алды. Сәвиягә шул гына кирәк иде, ахры. Әллә бәрелүдән сызлаган, әллә ялгыш кына уйлаганда да диванага сабыштырырлык гамьле уйлардан әрнегән башын Сәүбәннең җылы куенына төртеп, үксеп елап җибәрде… Юк, малаен югалту кайгысыннан гына еламый иде Сәвия. Ул бу күз яшьләре белән гомере буе җыелган җан ачысын агызып бетерергә тели иде, ахры…

    Учак инде күптән сүнгән. Яңгыр туктаган. Мәгарә авызына таң пәрдәсе эленә башлаган. Сәүбән үзе дә нык арыды. Күп йөрүдән дә, йокысызлыктан да түгел, Сәвиясен, малаен табу шатлыгыннан арыды ул…

    — Ятып, йоклап ал, иртән сиңа хәл-егәр кирәк булачак. — Моны бала чагы әйтте. Сәүбән җавап бирмәде, Сәвияне куркытудан шикләнде. Ә хатын һаман елый, Сәүбәннең күкрәгенә ятып, аның куенына елышып, ике кулы белән кысып кочаклап, сулык-сулык елый да елый…

    Бая әзерләгән түшәк ярап куйды. Сәүбән, сак кына кагылып, Сәвияне үләннән ясалган шул түшәккә яткызды, аннары үзе дә аның янына сузылып ятты, башын үлән мендәргә төртте, аннары, үрелеп, Сәвиянең чигәсеннән үбеп алды… Сәвиягә шул гына кирәк иде: ул кискен генә Сәүбәнне үзенә таба тартты, аны тагын кысып кочаклады, шул кочаклаган килеш тынып калды… Бераздан хатынның сулышы тигезләнде, Сәүбән аның сабыйларча мышнап йоклавына тәэсирләнеп ятты. Йоклавына гына микән? Яшьлегендә күп назлаган зифа, сылу тәннең тагын янында булуын, ләззәткә, шатлыкка, бәхеткә ымсындырып, мәхәббәткә-сөюгә чакырып торуын тойды. Әмма кагылмады. Йокларга ниятләп, чытырдатып күзләрен йомды. Йокы кермәде.

    — Йоклый алмыйсыңмы? Гырлап йоклап китсәң бик сәер булыр иде.

    — Их син!..— Сәүбән авыр сулап куйды. Ул һич аңламады, аның бу авыр сулавы бала чагына эндәшүе идеме, әллә үз-үзенә соңлап әйтелгән шелтә булдымы?

    Мәгарә эчен тагын тынлык басты. Кыя читеннән тамып торган ялгыз тамчы тавышы гына бу сихри тынлыкка җан ишарәсе биреп тора. Кайдадыр кошлар сайрый башлады. Димәк, яңгыр басылган. Таң якынлаша… Ике якта ике кош ярсып-ярсынып бер-берсенә хәбәр бирешәләр… Сак белән Сокның тавышы кебек иде бу.

    Сәүбән, мәгарәнең төпсез түшәменә караган килеш, адрессыз-нисез генә әйтеп куйды:

    — Йә, нишләргә миңа, нишләргә?

    Бала чагының коры, кискен тавышы әмер кебек яңгырады:

    — Яшәргә!— Бу тавыш бераздан, йомшап, ниндидер сихри, серле аһәңгә төренеп, тагын кабатланды: — Яшәргә…

    — Ничек яшәргә?

    — Кеше булып яшәргә. Йөрәгең, җаның тойгандыр — бүгеннән тормышыңның мәгънәсе зурайды, яшәвеңнең максаты киңәйде…

    — Һәм катлауланды,— дип өстәде Сәүбән.

    — Катлауланды, дөрес. Әмма мәгънәсе зурайды! Сиңа хәзер авылдагы улың өчен дә яшәргә туры киләчәк! Менә бу бәхетсез хатынның язмыш юлы да синеке белән янәшә барачак хәзер…

    Сәүбән барысын да аңлый, әлбәттә. Күңеле дә, билгесезлектән, чарасызлыктан түгел, ә тәгаен аңлап, аңышып сызыла, сызлана… Бу сызлану, газаплы сызланудан бигрәк, татлы сызлану иде.

    Менә аның тагын бер малае барлыкка килде. Тагын бер газиз җан… Юк, Сәвия аның хатыны түгел. Ул аның яшьлек рухы, мәхәббәт рухы, бәхет рухы. Рух ул. Күреп булса да, тотып карап булмый торган, сөеп, назлап, үзеңнеке итеп булмый торган рухи зат. Балачак рухы кебек… Әнә бит ул һәр рухи зат, фәрештә-мәләк кебек, гүзәл, саф, илаһи… Ул аның хатыны түгел! Ул — Ходай Тәгалә ихтыяры, Илаһи Күк ишарәсе… Гомумән, бөтен изге, кадерле, җанга якын әйберләр дә — Күк ишарәсе, Күк ымы… Явызлык кына — җирдән…

    “Барыбыз да Күккә кайтасы”,— ди иде аның әбисе. Ягъни мәңгелеккә. Яшибез, нидер исбатларга тырышабыз. Ә бит яшәүнең бөтен мәгънәсе каян килүдә һәм кая китүдә… Изгелек кылуга корылган Мәңгелек Тәгәрмәченең хәрәкәте, Җирдәге ваклыкны, явызлыкны чит-чатка чәчә-чәчә, һаман Тәңре ихтыярын үтәп торачак…

    Шушы Мәңгелек Тәгәрмәченең җиленә өрелеп очасың да очасың… Канатың булса инде… Канатың булмаса, Җир сазлыгына егылып төшәсең, соңгы сулышыңа кадәр шунда тыпырчынып ятасың…

    Бу талпынуның җан үзәге кайда? Мәңгелек Тәгәрмәченең күчәре, Күк белән Җирнең, Тау белән Үлемнең, Әлмисак белән Кыямәтнең уртасы кайда?

    Телдә “Җирнең тарту көче” дигән сүз бар. Бу сүзгә бөтен тереклек дөньясының яшәү мәгънәсе салынган. Ә менә “Күкнең тарту көче” хакында беркемнең дә ныклап уйланганы юк, ахры. Уйланмасалар да, кайбер кешеләр моны бик ачык тоялар, бөтен гомерләрен шушы тоемда, ягъни Күк, Галәм ихтыярында яшиләр. Сәүбән дә шундый кеше, ахры. Ул да канатлы бугай. Бар аның, бар канатлары, пар канатлары!.. Читтә яшәгәндә, ул аларны югалткан кебек иде, ә менә авылга кайткач, ап-ачык тоя башлады: иңнәре үтереп сызлый, канат авырлыгыннан җаны сызлый, бәгыре — канат төбе гел канап тора…

    Бу көннәрдә Җир белән Күк арасын иңләп күп талпынды шул Сәүбән. Авыртыр, сызлар да… Канатлы кешегә, оча торган кешегә бәхет барыбер табыла ул. Сәүбәнгә, бәхет булып, малае Сәүбән табылды. Башта ул рух булып күренде, аннары тормыштан йөгереп керде… Хәзер аның өч малае булды. Тагын өч пар канаты…

    Шәһәрдә калган малае, гаиләсе нишли икән? Шунда Сәүбән күңелендә бер нечкә кыл чыңлап куйды. Оныта язган ласа ул аларны! Ачынып уйланды: күңеленең тагын бер почмагын рәткә, тәртипкә саласы бар икән — гаиләсе урнашкан җирен...

    …Шәһәрдәге Сәвиясенә яратып өйләнде Сәүбән. Озак эзләп, тәмам арып, алҗып килеп тапты ул хәләл хатынын. Әллә шуңа инде, йөрәгенә нык алды ул аны, ихлас җанын биреп, һәрдаим өтәләнеп яши башлады. Яшәмәде, бөтен барлыгын, гомерен багышлады.

    Авылдагы Сәвиясен бар көченә онытырга тырышты ул. “Авыл” дигән олы дөньяның соңгы капкаларын ябып, аңа иң нык йозакларны салды. Ә хәтер чишмәсен олы бер таш белән (шәһәрдә таш күп бит) каплап-томалап куйды. Үткәндәге хатирәләр, азмы-күпме саркып ятса да, элеккечә шаулап-гөрләп акмый иде инде.

    Ләкин Сәүбән авылдан бөтенләйгә котыла алмады. Җирдә яшәп, Күкне танымау, аны күрмәскә тырышу кебек иде аның бу тормышы. Күккә карамау анда Кояш, Ай, йолдызлар, Чулпан юк дигән сүз түгел бит әле. Кояш барыбер яктырта, Ай моңсуландыра, йолдызлар — өмет, хыял, ә Чулпан… яшәү мәгънәсе бирә… Авыл белән дә шулай. Андагы Кояш та, Ай да, йолдызлар да, алар арасындагы Чулпан да һаман бар, һаман яши, аларның барысы да вакыт юлында мәңгелек сәфәрдә… Бу хакта авылдан килеп торган әнкәсе дә, туган йортка кайткалап йөрүче абыйсы да, әллә нигә бер керүче авылдашлары, балачак дуслары да, күктә йөзгән каурый болытлар да (Сәүбән аларны авыл морҗаларыннан чыккан төтенгә охшата), яңгыр да (аңарда Рух чишмәсенең тамчылары да бар кебек), җил дә (авылның тыны-сулышы булса, җил әнә шул тын-сулыш булып килә сыман) — тагын бик күп нәрсәләр “авыл күген” онытырга ирек бирмиләр иде.

    Авылын оныта алмаса да, Сәүбән үзенең беренче мәхәббәтен оныта алды. Онытмаган да булыр иде, Яшәү Гаме дигән олы бер көч аны, бөтереп алып, тормышның урау тыкрыкларына кертеп җибәрде, аннары иң тирән чоңгылларына илтеп ташлады.

    Әйбәт яшәделәр. Яратышып яшәделәр. Үзара хөрмәт белән яшәү генә түгел, мәхәббәт белән өртелгән тормыш иде бу. Ләкин Сәүбән барыбер дә тулысынча бушанып, үткәндәге хисләреннән, хатирәләреннән туарылып яши алмады. “Җан хәтере” дигән нәрсә бар бит, шул булды, ахры, Сәүбән үз җанын “яңа” Сәвиясенә өзеп кенә алып бирә алмады. Эчтә, бик тирәндә сулкылдап, әрнеп яткан бу “җан хәтере” кайчакта “тән хәтере”нә әверелде, кайчакта “аң хәтере” булып тынгысызлады. Әле ул Кала-таудагы юкә кәүсәсендәге “мәхәббәт мөнбәре” булып, әле Чаллыдагы “пәри кызы” кыяфәтендә күз алдына килде.

    Ә бит мәгълүм нәрсә: җан ял итәргә тиеш түгел. Җан бертуктаусыз эшләргә тиеш. Сәүбән исә озак еллар буе җанын эшсез тотты, шуңа да ул вакытсыз картая башлады, ахры…

    Балалары үсеп аякка басканчы сизелер-сизелмәс кенә сызлап яткан бу “хәтер” бигрәк тә соңгы елларда туктаусыз бимазалап интектерде. Йокысы начарланды, булганы да тоташ төштән тора иде.

    Кеше җаны Күк белән Җир арасында талпынып, бәргәләнеп яшәгән кебек, Сәүбән дә күңеле белән Казан — Сарманай арасында талпынды, шул илаһи аралыкта яшәде. Аның өчен Казан тир сеңгән Җир булса, авылы ымсындыргыч изге Күк иде. Канат чыкканчы, иңенә каурый кунганчы оча алмасын Сәүбән белеп яшәде. Әмма ул канатланыр көненең килерен дә төгәл белә иде. Һәм менә ул көн җитте… Күк капусы ачылган, Галәмнән хәбәр, чакыру килгән көн иде ул.

    Сәүбән авырып түшәккә егылды. Нигә, ни өчен — белми дә, сизми дә калды. Белерлек хәле дә юк иде. Төнлә балконга чыгып, йолдызлы күккә карап торырга ярата ул. Төнге күкне яхшы белә. Шул йолдызлар белән сөйләшеп, гәпләшеп йөргән көне иде. Әнә бер читтә Чулпан-Венера калыккан. Бөтен тирә-юньдә йолдызлар сикерешә — теләк теләргә өлгер генә, ә менә Чулпан тирәсендә хәрәкәт сизелми.

    Чулпан янында йолдыз атылу юньлегә түгел. Ул йолдызның шаукымы Җиргә төшә. Җирдә җан яки тән авыруларының көчәюе Чулпан тирәсендәге йолдызларның хәрәкәтенә турыдан-туры бәйләнгән. Шул якта берәр йолдызның атылуы була, кешеләр егәрсез, буынсыз һәм ихтыярсыз калалар, буыннары гына түгел, зиһеннәре дә йомшый башлый, хәтерләре ялгыша, тәкатьләре бушый, күзләре сукырая, телләре тотлыга…

    Сәүбән әнә шундый йолдызга юлыкты. Халыкта аны “йолдыз авыруы” яисә “йолдыз шаукымы” дип йөртәләр. Үз күзләре белән карап, күреп, күңеле белән тоеп, теләп, сорап алгандай алды ул бу авыруны. Гөлт итеп кабынып китте дә, аска — Сәүбән яшәгән Җиргә таба атылды ул йолдыз. Артыннан шырпы сызганнан соң чыга торган ут сызыгы гына чәбәләнеп калды. Шул минутта ук Сәүбән үзендә хәлсезлек сизде. Буыннары тотмас, зиһене эшләмәс булды, теле тотлыгып, иреннәре, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча, ярдәм сорап кычкыргандай ярым ачылган килеш катып калдылар… Сәүбән, гөрселдәп, балкон идәненә авып төште. Тавышка хатыны, малае йөгереп чыкты. Күтәреп өйгә алып керделәр, түшәккә салдылар. Малае, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга дип, күршегә кереп китте.

    Сәвия нишләргә дә белмәде. Ары чапты, бире чапты, әмма Сәүбәннең хәлен җиңеләйтер әмәл тапмады. “Ашыгыч ярдәм” белән килгән табиблар да әллә ни кыра алмадылар — Сәүбәннең тәне, зиһене, рухы бер генә уколны, даруны да кабул итмәде. Авыруны ничек бар шулай носилкага салдылар да аста көтеп торучы машинага алып төшеп киттеләр.

    Сәүбән хастаханәдә өч көн хәрәкәтсез ятты. Ярым йомык күзләренең ара-тирә калкынып куюы тәнендәге чыкмаган җанга ишарәләп торса да, бу көннәрдә ул тере мәет хәлендә яшәде.

    Табиблар диагноз куя алмый интектеләр. Консилиум җыеп, иң яхшы белгечләрне чакырып, әйләндерә-әйләндерә күрсәттеләр. “Психик тетрәнү” дигән сүздән ерак китә алмадылар. Терелергә, аякка басарга берничә ай, бәлки, берничә ел вакыт кирәк булачак, өй шартларында, яхшы тәрбиядә тагын да иртәрәк терелер, диделәр. Терелеп бетмәскә дә мөмкин, гомерлек түшәк иясе, йә аяксыз, телсез калуы бар, акылга да бераз зәгыйфьлек киләчәк, диделәр.

    Сәүбәннең фаҗигасен Сәвия бик авыр кичерде, үз фаҗигасе кебек кабул итте. Әмма өйгә алып чыгарга ашыкмады. Баштарак көн саен килеп йөрсә дә, бераздан көнаралаш, атнага бер генә күренә торган булды. Бер ай чамасы шулай күренгәләп йөрде ул. Ә бердәнбер көнне, Сәүбәнне хастаханәдәге практикант кызлар кулына калдырып, җәй елга бер генә килә, отпуск әрәм була дигән сылтау белән, үсмер малаен ияртеп, җылы якка китеп барды.

    Сәүбән бу көннәрдә ачык тоеп, аңлап яшәде: бөтен нәрсәне югалткан очракта да бер нәрсә һәрвакыт кала — киләчәк. Киләчәк өметтән дә өстенрәк. Ул хыял белән янәшә. Ә Сәүбәннең бервакытта да хыялыннан баш тартканы булмады. Аның бу хыялы бары тик авылы, туган нигезе белән генә бәйләнгән иде.

    Шар кебек күзләрен тәгәрәтеп ятучы Сәүбән үзенең аянычлы, мөшкел хәлен бик тиз аңлап алды. Караучысыз, гаиләсез, кирәксез җан булып өч көн ятканнан соң абыйсы аша әнкәсен чакыртты. Ах-ух килеп, палатага Рәмзия килеп кергәндә, ул йоклап ята иде. “Балам!.. Үлгән!..” — дип, өстенә килеп капланган анасыннан өркеп, аның ачыла башлаган теле кабат тотлыга язды.

    Рәмзия савытларга салып чишмә суы алып килгән. Кала-тау төбендәге Рух чишмәсен изге, суын шифалы диләр бит. Иң элек Сәүбәннең бөтен тәнен шул су белән чылатып юып чыкты. Аннары шул ук суны аз-аз гына каптырып, озак итеп эчерде. Эчерер алдыннан ниндидер үлән яфраклары салып тотты. Әллә әнкәсен күрү куанычыннан, әллә шифалы чишмә суыннан, Сәүбән авырганнан соң беренче мәртәбә йокыга оеды. Тәмам йоклап китәр алдыннан ул әнкәсенең колагына: “Мин… торганда… безнең… авыл… догасын… укы… әле… Кала-тау… догасын… Йолдыз… догасын…” — дип, чак пышылдарга өлгерде.

    Аннары ул төш күрде. Төше бик хикмәтле иде. Бу юлы да ул очып йөрде. Кош булып түгел, кеше булып очты. Менә шәп-шәрә килеш, Галәм иңләп йөри ул: әле бер якка томырылып оча, әле икенче якка тайпыла… Әнә ул таныш яшел планета. Юк, Җир түгел бу. Яшел булса да, түзеп булмаслык эссе анда. Өстен яшел ут каплаган диярсең… Сәүбәннең шул йолдызга якынрак барасы килә. Менә ул, бөтен көчен җыеп, шул яшел эсселеккә томырыла, ләкин якын ук килә алмый, канатларын көйдереп, кабат аска — Җиргә егыла. Төшкәндә, кайсы җире беләндер төрледән-төрле йолдызларга кагылып, бәрелеп китә. Бәрелгән саен, “тишелеп беткән” шәмәхә күк ниндидер сәер аваз белән ыңгырашып куя: “Мәтә… Тикә… Умма… Йәрсә… Иллә… Әнни… Һунни…”

    Сәүбән башта аңышмый, тора-бара исенә, һушына килә: бу бит Сарманайда яңа туган сабый колагына әйтелә торган илаһи дога! Сәүбән санап ята: җиде мәртәбә кабатланды ул. Димәк, ниндидер изге сүзләр бар бу догада. Тылсымлы, шифалы бу доганы Сәүбәннең элек тә ишеткәне бар иде. Авылда чакта еш әйтә иде аны әнкәсе. Бүген әнә тагын шушы сихри дога дулкынында уянып ята. Кабат туып ята. Икенче мәртәбә туа, ахры, ул. Чөнки бу доганы бала туганда гына әйтәләр.

    Ул инде тәмам уянып җитте. Ә менә әнкәсе йоклый. Төне буе улын саклап чыккан ана, таң алдыннан гына, малаеның башы салынган мендәргә маңгаен терәп, йоклап киткән…

    Сәүбәннең тамак төбе ялкынсынып яна. Эче дә яна, башы да, җаны да… Ул үзе дә сизмәстән, кулына ут капкандай, кискен хәрәкәт белән ян өстәлдәге чынаякка — әнкәсе алып килгән чишмә суына үрелде. Көтмәгәндә ничек үрелеп алган булса, шулай ук шыбырдатып эчте дә чынаякны кире куйды. Башта аңышмады. Аннары гына башына барып җитте: ул бит йөри, тота, эчә ала. Сәүбән шунда гына үзенә тәнен хәрәкәткә китерерлек, кул-аякларын йөртерлек тылсым кагылганын, күктәге йолдыздан иңгән сихер шаукымының юкка чыгуын аңлады.

    Әнисен уятмаска теләп, сак кына торып, хәлсезләнгән буыннарын яза-яза, ул акрын гына тышка чыгып китте. Нидер сизенеп уянган Рәмзия бөтен палатага сөрән салды — ачы тавыш күтәрде. Ә Сәүбән бу вакытта, тырышып-тырышып, хастаханә ишегалдындагы чирәмдә кабат йөрергә, дөресрәге, яшәргә, бәлки, очарга өйрәнә иде…

    …Сәүбән йокы аралаш пышылдап кычкыра: “Әнкәй! Әнкәй! Мин йөрим, йөрим!.. Менә аякларым, менә кулларым! Мин йөрим!.. Мин очам!..”

    Укучым, ялгышма, Сәүбән инде шәһәрдәге йокысыннан уянган, чынлап та хастаханә ишегалдында “аяк яза”…

    Хәзер ул үз авылында, үз тавында, бу таудагы мәгарә авызында унсигез ел күрмәгән Сәвиясе белән янәшә йоклап ята. Төш күрә… Төш түгел, шәһәрдәге соңгы гыйбрәтләрне, үзенең авырып терелүе белән бәйле хикмәтле хәлләрне төш итеп кабат күздән кичереп ята, дөресрәге, күңелдән үткәреп, йоклап, юк ла, уянып ята…

    Хастаханә табибларының аптыраулы йөзләрен, дусларының бер өй булып җыелып килүләрен, көлешә-көлешә кич утыруларын күрә ул.

    …Әнкәсе икенче көнне үк авылга кайтып китте. Сәүбән, кайтам да, кайтмыйм да димәде, берьялгызы өйдә калды. Һәм менә, ныклап йөри башлагач, тәмам терелеп, ныгып җиткәч, Сәвияләрнең ялдан кайтуына ике көн калгач, җыенды-күтәренде дә, бөтен дөньясына кул селтәп, авылына, туган йортына, нигезенә кайтып китте.

    Әнә ул юлда үзен-үзе читтән карап бара. Кызык. Тукта! Нәрсә бу? Ниндидер таныш тавыш, дулкынлану… Бала чагының илереп елап калган тавышы яңгырый сыман…

    Бала чагы нигәдер ачыргаланып чакыра кебек аны:

    — Сәүбән…

                                   15

    — Сәүбә-ә-ән! Сәүбә-ә-ән!..

    Ниндидер шомлы, ялварулы тавышка уянып китте Сәүбән. Кемдер аны өзгәләнеп, ачыргаланып чакыра иде. Бу чакыру төштән булды, ахры. Тирә-ягына каранды. Ул бит бүген Сәвия белән бергә мәгарәдә кунды. Юк, төш кенә түгел бу… Әнә бөтен җирдән төтен исе, күмер, көл исе аңкый… Учак сүнгән… Җиргә, табигатькә салкынча дым йөгергән. Җәй уртасы булса да, иртән чык мул төшә… Юк, бу чык түгел, кичәге хәтәр яңгыр юеше… Яңгырдан качып, Сәвия белән икесе шушы мәгарәгә килеп чыктылар, шушында очраштылар бит… Тукта, Сәвия кайда соң?

    — Сәүбә-ә-ән…

    Сәүбән, ниһаять, уянып җитте. Сикереп торып, мәгарә авызына ташланды. Сәвия белән бер-бер хәл булганмы әллә?

    Якты дөньяга уктай атылып чыккан Сәүбәннең башы әйләнеп китте. Ул, иртәнге Кояш балкышына тулышкан көнгә таба бер адым да атлый алмыйча, мәгарә читендәге кыя-ташка барып тотынды. Кала-тау итәгенә җәелеп яткан табигать гүзәллегенә —яңгырдан соң җете яшел төскә кергән тугайлыкка, хатын-кыз күкрәге кебек, инешнең ике ягында күпереп торган пар калкулыкка, кошлар моңына күмелгән таллыкка, кара-көрән тәтиләрен өлгертеп яткан куе камышлыкка сокланып карап торырга Сәүбәннең вакыты юк иде, ул чишмә буенда аптырап, куркынып басып торган Сәвияне борчулы күзләре белән бик тиз эзләп тапты. Иртәнге җиләс җилдә кибенеп өлгергән сукмак буйлап аның янына йөгереп төште.

    — Ни булды, Сәвия?

    — Сәүбән…

    — Ни булды дим?..

    — Сәүбән… Чишмәгә әллә нәрсә булган…

    Сәүбән барысын да аңлады. Кала-тауның үле су чыгарыр вакыты җиткән. Әнә чишмә улагыннан ургылып-ургылып кызыл су ага… Әнә… Ә? Ике үле кош гәүдәсе ята… Мескен тургайлар… Бала гына бит әле үзләре… Әллә? Әллә иртә таңда сайраган кошлармы болар? Рух чишмәсенә агу төшкән… Хәтәр вакыт… Кала-тау сөйләшә башлаганчы, бу тирәдән тизрәк китәргә кирәк. Китә алмыйлар шул алар. Малайлары бар аларның монда. Ул шушы мәгарә эчендә — үзенең яшерен бүлмәсендә булырга тиеш…

    — Шунда ул, шунда, ашыгыгыз, тиз булыгыз. Нинди пошмас җаннар соң сез, ә?

    Сәүбән кинәт янында пәйда булган бала чагының шелтә сүзләрен тыныч кына кабул итте дә Сәвияне ашыктыра башлады:

    — Сәвия, әйдә киттек, Сәүбәнне тизрәк табарга кирәк, монда эшләр хәтәр булачак.— Аннары, учларын җәеп, чишмәдән су алырга барган Сәвиягә бөтен көченә кычкырып җибәрде: — Кагыласы булма! Күрмисеңмени, тау үзенең үле суын чыгара…— Бераздан тыныч кына әйтеп куйды: — Кала-тауның сөйләшер вакыты җитте. Әйдә, киттек…

    Алар җитәкләшеп өскә менеп киттеләр. Менә-менә, бер читтә сүзсез генә басып торган таныш юкәгә күтәрелеп карадылар. Икесенең дә күңелләрендә ниндидер бер хәтер төере кузгалып куйды, ахры, сүз куешкандай, бер-берсенә борылып карадылар. Әгәр шунда өченче бер кеше булса, ул бу ымсынулы карашларда бер генә мәгънә, дөресрәге, гыйбрәт күрер иде: кеше күңеле аккан су кебек — бер дулкынга ике мәртәбә керә алмый. Ул дулкын агып киткән инде. Ләкин, бер үк суга ике мәртәбә кереп булмаса да, бер елганы ике мәртәбә кичеп була. Икенче тапкырында ышанычлырак, кыюрак та кичәсең әле…

    Озаклап тукталып торырга, фәлсәфә куертырга вакыт юк иде… Сәүбән белән Сәвия, кабат сукмакка төшеп, мәгарә авызына килеп чыктылар. Мәһабәт тау аларны кабып йотарга әзер иде…

    Сәүбән, капчыгын алып, кирәк-ярак әйберләрне чыгара башлады. Иң элек бер коры чыра алды, аның башына чүпрәк урап, шул чүпрәкле башына керосин сибеп, ут төртте. Шунда ук ике күмәч алып, берсен Сәвиягә сузды, икенчесен үзе капты…

    Тагын нишлисе калды дип, озак кына таш идәнгә карап торганнан соң, Сәүбән артыннан бер адым да калмыйча ияреп йөрүче бала чагын исенә төшерде. Тик… мәгарә эчендә бу рухи зат күренмәде. Инде тәвәккәлләп кереп китәбез дигәндә генә, әллә каян, стена-кыя эченнән килеп чыкты ул. Өс-башына тузан-ком кунган, үзе арган-талчыккан… Сәүбән артык кызыксынып тормады, бер генә сорау бирде:

    — Вакытыбыз күпме?

    — Тәүлек ярым.

    Сәүбән, үзен-үзе белештермичә, сәгатенә карап алды. Нәкъ иртәнге алты.

    — Өлгерәбезме?

    — Белмим… Мин белмим…

    — Әйдә безнең белән…

    — Сезнең белән керә алмыйм. Тауның үз рухы бар. Ул чит-ят рухларны үзенә кертми…

    — Рух чишмәсе дә аныкымы?

    — Әйе, аныкы. Рух чишмәсе — Кала-тау рухының күз яше булып бәреп чыккан…

    —Үзең кермәсәң кермәссең, тик шуны булса да әйт әле: без исән чыгарбызмы?

    — Бу тау эченә күпме еллар буе кешенең аяк басканы юк. Шуңа күрә аның холкын беркем дә белми. Исән чыгуыгызны юрый алмыйм. Әмма малаегызны табасыз. Монысы — хак дөреслек! Ә хәзер ашыгыгыз. Кала-тау туй итә башлый. Оныттыңмыни, Тәңре көне бит бүген. Тәңре белән Чулпанның кавышкан көне… Шул көнне сагынып елый Кала-тау…

    — Сәүбән, ни булды сиңа, ник дәшмисең? — Монысы Сәвия тавышы. Ул бит Сәүбәннең бала чагын күрми, шуңа да аптырашта калган.

    — Бала чагым белән сөйләшәм, Сәвия. Ул безне ашыктыра…

    — Кайсы якка китәргә уйлыйсың? — Сүзгә тагын бала чагы кушылды.

    — Белмим әле.

    — Үзең минем кебек чакта кайсы мәгарәгә йөри идең — шуңа кер. Ул бит синең кан. Димәк, синең җан, синең аң. Ул да синең кебек уйлый, синең кебек яши. Кешеләрне күрәсең килмәсә, дөньяда яшисең килмәсә, кая барыр идең?

    — Андый чакта минем качар урыным бар иде.

    — Синең урын — аның урыны инде.

    — Шулайдыр шул…

    Үз-үзе белән сөйләшүче Сәүбәнгә сәерсенеп карап торган Сәвия дәшми. “Әллә чынлап та сихер шаукымы эләккәнме моңа?” — дип уйлый ул. Тик баласын табу теләге бөтен шик-шөбһәдән дә өстенрәк, көчлерәк. Ул элекке сөйгәне Сәүбәнне хәтерләткән шушы хыялый бәндә белән тау тишегенә генә түгел, җир тишегенә дә керергә әзер иде бу минутта.

    Сәүбән кулындагы таягына ут кабызды да ян-якта каралып торган бер тар тишеккә якын килде. Ул бала чагында шушы тишектән үрмәләп кереп китә иде. Тезләнеп йөрү кыен түгел, идәненә йомшак, коры ком түшәлгән. Тик башны кискен күтәрергә ярамый — шундук бәреп яньчисең… Үрмәләп, кырык-илле адым барырга кирәк. Аннары коридор киңәя башлый, бормаланып, әле уң якка, әле сул якка тайпыла, ниһаять, тагын да киңәеп, басып барырлык була.

    Сәүбән комдагы эзләрне шундук күреп алды. Утырып хәл алганда, туктаусыз нидер каранды, озак кына эзләнде, колагын мәгарә стенасына куеп, тыңлап торды. Шактый арыган-талчыккан Сәвия боларның әллә ни әһәмиятен күрмәде. Әмма Сәүбән өчен мәгарәдәге һәр таш, һәр ком, тузан бөртеге “телле” иде.

    Иң элек шуңа игътибар итте Сәүбән: бу тишек ике яктан да ачык. Утның яхшы януы, сулышның иркенлеге, һаваның тымызык җил булып йөреп торуы шул хакта сөйли. Стеналардагы таш шүрлекләргә кунган тузан ара-тирә кубарылып-калкынып куя. Димәк, тау эчендә хәрәкәт бар, җан бар. Әлегә бу җан тибеше сизелер-сизелмәс кенә, ул көчәя барган саен, шүрлекләрдәге ком бөтрекләре аска, идәнгә күпләп коела башлаячак.

    Бераз хәл алгач, тагын кузгалдылар. Сөйләшмәделәр. Сүз белән түгел, уй белән, күңел белән сөйләштеләр, ахры. Чынлап та, Сәүбән Сәвиянең бөтен уен белеп барды: малае өчен борчыла ул. “Шунда гына булсын иде!” — ди, догалар укый. Тиздән алар Сәүбәннең яшерен бүлмәсенә җитәчәкләр. Малайлары Сәүбән дә шунда булырга тиеш. Бала чагы әйтте бит. “Ул нәкъ синеңчә уйлый, яши. Димәк, шунда булырга тиеш”,— диде. Булса гына ярар иде. Булмаса, кая барасың тагы… Чуртым белсен!

    Басып бара башлагач, адымнары тизләнде, сулышлары тигезләнде. Чыра яктысында әкияти, сихри балкышка күмелгән, әмма үтә дә шомланып киткән мәгарә эче якты дөньяда яшәр өчен яратылган бу ике Хода бәндәсен һаман ныграк йота бара иде.

    Сәүбәндә куркуның әсәре дә юк. Гүя ул унсигез ел читтә йөрмәгән, әле кичә генә менә шушында үрмәләп йөргән, тик, нәрсәсендер онытып, шуны алырга гына кергән…

    Менә ул! Бу урында бераз тараеп ала да олы, киң бүлмәгә килеп чыга… Икәүләп тагын тезләренә чүктеләр. Бу юлы идән каты иде. Сакланып, ипләп кенә үрмәләргә туры килә. Озак барасы юк, әнә ул караңгы бушлык! Хәтта бераз шүрләтә дә…

    Беренче булып Сәүбән сикереп төште, аңа, тотам да калмыйча, Сәвия иярде. Ул шактый хәлсезләнгән, күтәреп төшергәндә, тәнен җыя алмыйча, Сәүбәннең куенына мәлҗерәп керде дә бетте… Сәүбән аны стена буендагы бер таш өстенә утыртып сөяп куйды. Шуннан соң гына, кулындагы факелын күтәреп, тирә-юньне җентекләп карый башлады. Килә-килешкә үк аңлап алган иде ул — монда беркем дә юк. Чөнки яктылык юк, ут юк! Анысы… Утсыз-нисез дә кереп йөри иде үзе… Юк, монда беркем дә юк… Әмма эзләр бар… Әнә учак урыны, таш өеп, күтәртеп ясалган мич сыман җайланма… Көл суык… Түрдәрәк түшәк булырга тиеш. Әнә ул! Озынча таш өстенә түшәлгән иске киемнәрне күргәч, Сәүбәннең эченә җан керде.

    Ул шундук Сәвиягә эндәште:

    — Кара әле, болар сезнең әйберләрме?

    Сәвия, авыр гына торып, Сәүбән янына килде. Аннары, ярсып-кабынып, түшәккә капланды:

    — Безнеке!.. Безнеке булмыйча!.. Балакаем минем, шушында яттыңмыни?! Кайда син, кайда, ник дәшмисең? Сәүбән, кайда ул?..

    Сәүбән нишләргә дә белмәде. Үзенең күңеле дә урыныннан купкан иде шул.

    — Йә, Сәвия, бетеренмә, табылыр… Кая китсен ул, шушында гына булырга тиеш…

    — Белмим инде, Сәүбән, юк бит, юк!..

    — Юк шул…

    Сәвия түшәк өстендә калды, Сәүбән, мәгарәне ныклабрак өйрәнү өчен, факелын алга сузып, әле бер якка, әле икенче якка омтылды.

    Кинәт!.. Кинәт аның колагына тонык кына бер тавыш ишетелгәндәй булды. Бераздан бу сәер тавыш тагын кабатланды. Сәүбәннең эченә җан керде, тәненә җылы йөгерде. Малайларының язмышы турыдан-туры шушы тавыш белән бәйләнгәндер төсле тоелды аңа.

    Сәүбән йөгереп шул якка барды. Берәр аралык бармы әллә дип, стеналарны карый башлаган иде, кинәт йөз-битен камчы кебек ниндидер салкынлык кисеп үтте. Сәүбән, чирканып, читкә тайпылды. Өстән, түшәмдәге караңгылык эченнән челт-челт итеп тамчы тамып тора иде. Сәүбән факелын өскәрәк күтәрде. Чынлап та, өскә таба бер бушлык иңеп китә, аның шомлы-афәтле бугазыннан ниндидер баулар асылынган… Әллә? Чәч толымнарымы? Бәлки, тау рухының чәч толымнарыдыр ул? Юк ла, тамырлар бит болар, агач тамырлары, юкә тамырлары! Тамчы да шуннан тамып тора икән…

    Сәүбән, учына бераз су җыеп, ирененә тидерде. Чын чишмә суы кебек бу… Юк, төчерәк… Яңгыр суыдыр. Димәк, өстә туфрак калын түгел…

    Мәгарәне өйрәнеп урап чыгам дигәндә генә Сәүбән бер сәер тишеккә тап булды. Кайчандыр ул зуррак булган, хәзер ком-таш белән томаланган, кемнеңдер җитез кулы аны чистартып, кереп-чыгып йөрерлек хәлгә китергән. Сәүбән шул тишеккә керергә булды. Бу хакта әйтү өчен Сәвия янына килде. Капчыгын салып, ике-өч факел чырасы, шырпы алды да, калган бөтен нәрсәне — ризыкларны, көрәк, пычак ише нәрсәләрне Сәвия янында калдырды. Факелны ничек кабызырга икәнен өйрәтте.

    Аннары гына:

    — Мин хәзер урап киләм. Эчтәрәк тагын бер куышлык булырга тиеш, шунда булмагае… Ә син шушында гына көт… Тамак ялгап ал. Эчәм дисәң, әнә анда су тамып тора…

    Инде кереп китәм дигәч кире килеп, капчык каешына бәйләнгән бауны алды. Аннары, күңелеңне төшермә, барысы да тәртиптә булыр дигән кебек Сәвиягә карап баш какты да ярым шуышып, ярым үрмәләп кереп китте.

    Озак барырга туры килмәде. Хәл ала-ала ун минутлар чамасы баргач, басып йөрерлек коридорга шуып төште. Аның стеналары, кеше кулы тигән кебек, тигез, шома итеп кырылган, матурайтып сырлап эшләнгән иде. Баш өстендәге түшәм дә гөмбәзләп уелган. Идәнгә дә бертөрле шома, тигез таш тезелгән… Кинәт… Әллә нәрсә булды. Шул таш идән селкенеп, хәтта калкынып куйгандай итте. Сәүбән үзе дә чайкалып китте һәм, искәрмәстән, стенага барып ябышты. Бу юлы ул аптырамады. Кала-тауның уяныр сәгате җиткәнен белә бит ул. Шуңа күрә дә, бер кулына факел тотып, икенчесе белән мәгарә коридорының кытыршы, әмма гаҗәеп тигез тезелгән ташларына тотына-тотына, алга баруында булды. Күзен идәннән алмады. Тезелгән ташларның кайберләре сикереп чыгарга теләгәндәй өскә калкынып, селкенеп куя, кайберләре, киресенчә, аска иңәргә теләп, эчкә батып-батып китә кебек... Ара-тирә пәйда булган ком өемнәренә кеше эзләре аермачык төшеп калган; бу Сәүбәннең күңелен юата. Юк, ул тоя, хәтта төгәл белә: шушы шомлы, караңгы, салкын таш коридор аны улы янына алып бара. Бала чагында Сәүбән бу коридор хакында сизенә иде, әмма үз куышыннан эчкәрәк керергә шикләнә иде. Кара син аны, улы кыюрак, батыррак булып чыккан ласа! Кая чаклы кереп йөргән бит! Тизрәк барып табасы иде үзен! Әнә Кала-тау холыксызланырга маташа… Их, җанына төшәрлек итеп рәнҗетте шул малаен. Кем белгән бит аны, кем белгән… Минзәлә кызын оныта алмый йөрүе юкка булмаган икән. Үз Сәвиясен танымасын инде, ә? Аңсыз димә инде... Кем белгән бит аны, кем белгән!..

    Шул вакыт таш стена эченнән ниндидер шомлы гүләү тавышы ишетелде. Сәүбән шадра диварга колагын куеп тыңлый башлады. Гүләү көчәйгәннән-көчәя бара, аңа иңрәү, улау, ухылдау тавышлары кушыла… Сәүбән адымнарын тизләтте. Ләкин арыган аяк буыннары аны тыңламый интектерде — адымнары ешайса да, әллә ни кызулый алмады ул. Авыртудан соң ныгып та җитмәгән аяк балтырлары әрнеп калтырана, табаннары кызыша башлады. Ләкин Сәүбән эчке бер тоем белән барды да барды. Аның исәбе буенча, ул инде Кала-тауның үзәгенә җитәргә тиеш иде. Озакламый факел да сүнәчәк, әмма аны алыштырып вакыт әрәм итәсе килми…

    Сәүбән үзенең кая барасын белмичә бара. Җирнең, дөньяның үзәгенә, җан җиренә барган кебек бара. Язмышына барган кебек, үлеменә яисә тууына барган кебек, яшәүнең мәгънәсенә ирешәм дип бара. Бу юлда аның югалган улы — бер сәбәп яисә ым-ишарә генә, ә төп максаты бөтенләй башка — үзенең кемлеген, асылын ачыклау… Кеше үзенең кемлеген белмәсә, каян килүен, кая баруын белмәсә, аңа яшәү кыен, бик кыен. Сәүбән дә үзе хакында бик аз белә, белгәнен дә урау юллардан йөреп, туган туфрагыннан, якыннарыннан, хәтта үз-үзеннән качып йөреп, онытып бетерә язган. Шулай да ул иң кадерле минутларын, иң газиз кешеләрен, күңеленә салып, исән-сау алып чыга алган… Калатау белән бәйле нәсел, күңел серләре, әнкәсе, Сәвиясе, малае, иң мөһиме — бала чагы… Бүген боларның барысы да аның белән, аныкы гына…

    Тик… Барыбер тормышыннан разый түгел ул. Нидер җитми аңа. Шул җитмәгән тормышның нигез-әсасын, язмышының иясен эзләп йөри Сәүбән. Шуны эзләп әнә тау үзәгенә кереп бара… Иң хәтәр вакытта — Кала-тауның ачулы чагында кереп бара. Моның юньлелеккә илтмәсен мәһабәт тауның соңгы тузан бөртегенә кадәр белә. Ә менә Сәүбән моны белергә теләми.

    Ниһаять, бара торган коридор башында яктылык шәүләсе чагылып китте. Әйе-әйе, яктылыкның да шәүләсе була икән. Сәүбән аны аермачык күрде. Ниндидер зәңгәрсу-көмеш нурланыш… Чыра яисә шәм генә түгел бу. Кояш яктысы кебек, яисә берәр йолдыз яктысы… Әллә… Нигъмәт бабай сөйләгән легендалар дөресме? Бәлки, бу тау үзәгенә берәр йолдыз яшерелгәндер?

    Бәлки, җирдәге һәр авыл, һәр шәһәр янында шундый йолдыз бардыр? Алар тау-калкулыклар эченә генә яшерелгәндер? Бу йолдызлар кешеләргә кайсы планетадан очып килгәннәрен искәртеп торадыр?..

    Якынайган саен, Сәүбәннең күңелендә шом артты, әмма, бер үк вакытта, өмет тә, ышаныч та артты. Ул, соңгы көчен җыеп, таш коридорның аргы башында ымсындырып, чакырып торган яктылыкка ашыкты…

                                   16

    Сәүбән “канат” белән туды. Кулларын җилпеп, чәбәләндереп туган балаларга шулай диләр. Әмма ул атасыз туды. Ятимлек аның канат очларын туганда ук кискән иде, шуңа күрә ул, ничек кенә хыялый булмасын, ничек кенә канат җилпергә тырышмасын, теләгәнчә яши, оча алмады… Баштарак ул әтисенең җилкәсенә утырып сабантуйларга йөри алмады, аннары аның белән балыкка, урманга бара алмады, тагын бераздан әткәсе белән җитәкләшеп мәктәпкә бармады, җәй көннәрендә аның эшенә — кырга яисә башка берәр җиргә бармады… Кала-тауга да бармады ул әткәсе белән.

    Бишенче яшькә чыкканда, әнкәсе аны Рух чишмәсенә алып китте. Көне буе шул чишмә тирәсендә йөреп, аның суында юынып, юкә агачы ышыгында табын корып, ял итеп, рәхәт арып-алҗып, кичкә таба гына кайтып егылдылар. Шул көннән ошап калган иде аңа Кала-тау.

    Үскәчрәк бу якларга сыйныфлары белән күмәкләп йөрделәр. Сигез яшендә Сәүбән беренче мәртәбә ялгызы гына килде. Әнкәсеннән качып килде. Һәм гомерлеккә шунда торып калды. Күңеле белән, язмышы белән калды.

    Иң элек ул тар авызлы мәгарә куышын эзләп тапты, каникулында көннәр буе шунда ятты. Аннары эчкәрәк үтә торган юлны чистартты. Ә беркөнне Зәңгәр шар куышлыгына кадәр барып җитте. Бу исемне ул үзе кушты. Чып-чын зәңгәр шар кебек иде бу мәгарә. Әмма шарның эчке ягы кебек… Өстә күзнең явын алып тора торган мәһабәт гөмбәз. Ул яшькелт-зәңгәрсу асылташлар белән бизәлгән. Бу ташлар, электр лампочкалары кебек, бөтен дөньяны балкытып, яктыртып торалар. Ут та, чыра-шәм дә кирәк түгел. Кояшлы көндәге кебек, бөтен дөнья чалт аяз! Тик ниндидер серле ташлар алар. Якын килсәң — иң гадәти таш кебек, читкәрәк китсәң — зәңгәрсу нурларын балкытып яна башлыйлар…

    …Әткәсе кайтканын ишеткәч, Сәүбән каушабрак калды. Әткәйле балалардан ишетеп белә ул: әткәйле булу әйбәт тә, кыен да. Әйбәт, чөнки әткәй булганда, малайлар белән курыкмый сөйләшәсең, бер-бер хәл булса, килеп яклар кеше барлыгын белеп торасың бит… Кыен да, чөнки әткәйләрдә озын, киң каеш була. Менә шул каеш эләгеп елаган малайлар әткәйле булуны ул кадәр мактап бетермиләр… Шулай да Сәүбәнгә кызык иде: ниндирәк ул — әткәй дигән кеше?

    Әнкәсе гел әйтә иде: “Әткәң шәһәрдә яши, космоска оча торган спутниклар төзи”,— ди торган иде. Исемен дә белә. Ничек белмәсен — үзенең исеме бит инде. Нигә дип әткәсенә дә шундый исем кушканнардыр? Үскәч, икесен бутап йөртүләре бар бит. Бутамаслар, аларның фамилияләре туры килми. Ул бит әнкәсенең фамилиясен йөртә. Атасының исеме урынына да әнкәсен атыйлар. Укытучылар журналга “Сәүбән Сәвиевич” дип язганнар әнә… Оятыңнан үләрсең… Хатын-кыз исеме отчество була димени? Хәтта әнкәсенеке кебек матур исем булса да…

    Әнкәсеннән әткәсен күрергә рөхсәт алгач, Сәүбән туп-туры Рәмзия апаларына китте. Бу апа аны бик ярата, күргән саен сөеп китә, төрле тәмле әйберләр ашата, бәрәңге төрмәсе белән чәй дә эчереп чыгарганы бар. Беркем дә булмаганда: “Минем Сәүбәнемә бигрәкләр дә охшагансың. Каплаган да куйган инде. Тач аның бала чагы!” — дип сөя Рәмзия апасы. Бу хакта бөтен авыл белә белүен. Сәүбәннең үзенә дә еш әйтәләр. Тик кемдер яратып әйтә. Кемдер үчекләп китә. Сәүбән аларга игътибар да итми. Алар бит көнләшеп үчеклиләр. Авылдагы бер генә малайның да әтисе космоска оча торган кораб ясамый, ә Сәүбәннең әткәсе ясый! Шуңа күрә дә кайтырга вакыты юк аның. Эше бик тыгыз. Бөтен дөнья, бөтен космос карап тора аңа. Космик корабның иң соңгы шөребенә кадәр ул бора ди бит… Ничек китсен, китә алмый ул аннан…

    Бу юлы кайткан… Авылдаш улын — Сәүбәнне күрәсе килгәндер… Ә нигә ике көн буе аның янына килмичә йөрде соң алайса? Арыгандыр шул. Ничә ел буе кайтмыйча эшләп йөр дә, арыма, имеш… Ничә елга ике көн йокы пүчтәк ул…

    Әткәләре капкасына барып җитүе булды, аның килүен көтеп торган кебек, Рәмзия апасының ялт итеп килеп чыгуы булды. Сәүбән бер сүз дә дәшә алмый калды, аның өчен дә, үзе өчен Рәмзия апасы сөйләде:

    — Килдеңме, балакаем? Ярый, килүең әйбәт булган. Чакырыйммы? Ярый, хәзер чакырып чыгарам мин аны. Күрәсең киләме? Күрәсең килер шул. Бер кан, бер җан бит… Хәзер чакырам мин аны, шунда гына утырып тор, яме. И-и, балакаем, икегезнең дә күңеле купкан вакыт шул… Берәр үз урынына утырырмы ул күңел дигәннәре…

    Сәүбәнгә әткәсе башта ук ошамады. Рәмзия апаларына кайткан бу кеше әткәйләргә бөтенләй дә охшамаган иде. Чит кеше диярсең әллә нинди хулиган малайга акырган кебек акырды-бакырды да пыр тузынып кереп китте… Шул да булдымы әткәй кеше? Ничә ел көткән әткәсе шулмы? Шушы кешегә космосны, йолдызларны ышанып тапшыралармы? Космонавтлар ничек күрми икән? Бу дорфа, усал кеше ясаган космик аппаратка мәңге дә утырмас иде Сәүбән. Юк, бу кеше аның әтисенә охшамаган. Аның әткәсе түгелдер ул. Ялганлап кына йөридер. Әнкәсенең, бөтен авыл халкының башын әйләндерәдер. “Минем андый малаем юк”,— дигән була. Ялынып йөрер ди бугай. Сәүбән андый малайлардан түгел! Моңа кадәр бер малайга да, бер кызыйга ялынганы, ялварганы юк аның!

    Шулай да Сәүбәннең күңеленә әллә нәрсә булды. Елыйсы килде… Бу капка төбеннән, бу урамнан, хәтта авылдан чыгып чабасы, бөтенләйгә качып китәсе килде аның…

    Һәм ул авылдан качып китте. Юк, Сәүбән елак малай түгел. Күңеле ничек кенә әрнесә дә еламады ул. Күзеннән яше генә акты. Бөтен битен тутырып акты да акты… Ә Сәүбән үзе генә белгән сукмак буенча барды да барды… Аяк киемнәрен дә салып тормыйча, инешне ерып чыкты, әрәмәлек, зират аша үтте, аннары Кала-тауга таба китте…

    “Нәрсә ди бит… Андый малаем юк, ди… Булмаса соң, нигә аны кычкырып әйтергә инде… Ишетеп калсалар… Ул аның әткәсе булмаса ни, бу бит әле Сәүбәннең әткәсе юк дигән сүз түгел… Түгел! Бар аның әткәсе, бар, бар! Ул космик кораб кына ясамый, ул… ул… ул үзе оча шул корабта!.. Белдегезме! Ул оча! Ул канатлы!”

    Сәүбән дә төшендә гел очып йөри. Әнкәсе дә: “Канатлы булып тудың”,— ди. Йөргәндә җилкә сикертеп куюын да канатка юрый әнкәсе. Әткәсе дә космоста очып йөргәч, Сәүбән үзе дә канатлы булгач, тагы ни кирәк?!

    Төшендә мең мәртәбә күрде ул әткәсе белән космоста очып йөргәнен… Тик… Нигәдер һаман Рәмзия апаларына кайткан кешегә охшаган була ул кеше… Юк ла, бөтенләй дә охшамаган. Әйбәт, ягымлы, мөлаем иде аның төштәге әткәсе. Бервакыт ул Сәүбәнгә күктән йолдыз алып бирде. Йолдыз да хәйләкәр… Әткәсенең учыннан төшмәкче булып, читкә сикерде.

    Йолдызны икәүләп куа башладылар. Теге барыбер тоттырмады. “Йолдызлар төнге күк өчен яратылган бит, шунда гына торсын, тимик без аңа”,— диде әткәсе. Аның битендә йолдыз кебек яра-җөй калды. Куып йөргәндә, ялгыш йолдыз тиеп киткән икән...

    Сәүбән чишмәдә битен чылатып алды да, ике дә уйлап тормыйча, Кала-тауга, үзенең серле куышына юнәлде. Башта якындагы таш бүлмәсендә хәл җыеп ятты, аннары эчкәреге мәгарәгә кереп китте… Тышта котырып яңгыр яуганын да, мәгарә авызында әткәсе белән әнкәсенең бергә төн уздыруларын да, хәтта Кала-тауның уяна башлавын да тоймады ул.

    Зәңгәр шар уртасында түгәрәк һәм җәлпәк-яссы таш бар. Аңа ниндидер серле хәрефләр, сүзләр дә уелган. Менә шул язулы ташка чалкан төшеп ятарга ярата Сәүбән. Бик серле таш ул. Ике олы сере бар аның. Шул таш өстендә биш кенә минут ятасың, ә чынында бер көн үтеп киткән була… Вакытны кыскарта, “йота” торган могҗизалы таш бу. Икенче могҗизасы да хыялый кинолардан ким түгел. Шул яткан килеш гөмбәзнең иң очына карасаң, гаҗәеп бер күренешкә тап буласың: нәкъ шул урында тар гына ачыклык барлыкка килә һәм шул ачык урыннан бер йолдыз карап тора башлый. Сәүбәннең тау башына менеп тикшергәне булды: бернинди тишек-мазар да юк анда. Ә мәгарә эченнән ул тишек күренә, бу тишек аша теге нурлы йолдыз күренә. Сәүбән аның нинди йолдыз икәнен дә белә. Күктәге иң якты йолдыз ул — Чулпан йолдызы, Венера планетасы.

    Тагын бер хикмәте бар икән әле бу Зәңгәр шарның. Монда бер вакытта да ашыйсы, эчәсе килми. Күпме генә торсаң да, тамагың тук кебек, шулай ук хәлсезлек тә тоймыйсың монда; авырткан урыннар да тиз төзәлә…

    Менә әле дә шул таш өстендә ята Сәүбән. Ни уяу, ни йокылы килеш, ул бер тәүлек ята инде монда. Күзләре гөмбәз очындагы йолдызда. Шунысы кызык — көндез дә, төнлә дә балкый ул йолдыз. Көндез йолдызлар булмый дисезме? Көндез дә була алар. Кояшның нурлы балкышы аларның тонык яктылыгын күрсәтми тора, шул гына.

    Элек Сәүбән йолдызлар хакында бөтенләй башкача фикер йөртә иде. Төнге күктәге йолдызлар, таң тугач, җирдәге кешеләрнең күңелләренә күчеп торалар дип уйлый иде. Ә кич алар тагын күккә калкалар. Бәлки, бу дөрестер дә…

    Кинәт… Гөмбәз очындагы Чулпан йолдызы калтыранып куйды. Галәм дертләп киткән кебек булды. Тагын берничә мәртәбә кабатланды бу тетрәү. Сәүбән, сискәнеп, башын калкытты, аннары, нидер сизенеп, үзе яткан таш йөзенә яңагын куйды, тынын буып тыңлый башлады. Күк түгел, Галәм, йолдыз түгел, Кала-тау тетрәнә иде бу минутта.

    Сәүбән белә: һәр елны җәй уртасында Кала-тау бер “тавышланып” ала. Бу вакытта аңа керергә, хәтта якын да барырга кушмыйлар. Бәла, афәт китерә торган көн бу. Тәңре туган, Алла туган көн. Изге рухларның явыз рухларга — җен-шайтаннарга каршы аяусыз көрәш башлаган көне. Кара рухлар җиңелеп, дөньяга Тәңренең килгән сәгате. Дөресе ничектер, мәгәр Хәләф бабай шулай сөйли иде. Тагын ул сөйли иде: имеш, Сарманай авылында яшәүчеләр күктән очып төшкәннәр, имеш, алар — Тәңре хатыны Чулпан-Зөһрәдән туган җан ияләре…

    Сәүбән үзе боларга ышанып бетми. Әмма Кала-тауны күктән төшкән җан ияләре өйгән булуына ышана. Тау эчен чокып, бу кадәр матур дөнья тудыру өчен бик күп көч, сәләт кирәк бит, ә кешеләр бу хакта белмиләр дә…

    Әнә тагын селкенә. Әнә! Сөйләшә дә башлады… Ризасызлык белдереп, эчтә кемдер ыңгыраша, ухылдый, нәрсәдер карышкан була… Сәүбән тизрәк чыгып китәргә кирәген яхшы белә. Кайчандыр Хөсни исемле карт Кала-тауның “сөйләшкән” вакытында кереп киткән дә бүтән күренмәгән, ди. Чыгарга кирәк, кайтырга кирәк…

    Әмма Сәүбәннең кайтасы килми. “Әткәң әйбәт кеше, ул космоста очу өчен кораблар ясый”,— дип алдап йөргән әнкәсе янына, “Минем андый улым юк!” — дип пыр тузынып кереп киткән әткәсе янына, хәтта күктә бер гаепсез йөзеп йөргән якты Кояш янына, тәмле сулы Рух чишмәсе янына, җәй-көз буе чикләвеге, шомырты белән сыйлый торган әрәмәлек янына да чыгасы, кайтасы килмәде аның. Яшәп карасыннар әле ансыз да… Сагынырлар әле… Юк, Сәүбән үпкәләми. Үпкәләсә дә — бик аз гына… Менә чәнти очы кадәр генә…

    Аңа монда тыныч. Монда сулыш алуы иркен, ашыйсы-эчәсе килми, вакыт та тиз уза… Бер айда олы кеше булып үсәчәк ул. Бөтен кеше шаккатачак аңа… Ялгызына кыен, ямансу булыр дисезме? Юк, кыен да, ямансу да булмаячак. Ул болай да япа-ялгыз бит. Өйдә дә, урамда да, Кала-тауда да, хәтта күңелендә дә…

    Баштарак малайлар: “Төпсез чиләктән төшкән”, — дип үртиләр, уенга катнаштырмыйлар иде, хәзер үзе катышмый. Бик чакырып карыйлар, ә Сәүбән бармый. Ул бөтен уенда да иң остасы, иң җитезе, иң акыллысы, әмма ул юри кушылмый. Тегеләр шундый үртәләләр, ә Сәүбәнгә рәхәт. “Төпсез чиләк” өчен шулай үч ала ул алардан…

    Мәктәптә дә шул ук хәл: ул бөтен балага караганда да яхшырак белә. Әмма беркемгә дә өйрәтми, хәтта күчертми дә. Беренче сыйныфларда кыйнап җәфалаганнарын оныта алмый ул. Якларга әткәсе юк иде шул аның. Шуңа да күбрәк тәпәләнә иде…

    Юк. Сәүбәннең бу тау эченнән чыгасы килми. “Аның йокыга ойый башлаган күңелендә бер генә уй, бер генә теләк әрнеп бөтерелә: “Их, әнә теге йолдызга очасы иде, очасы иде, очасы иде…”

                                   17

    Күңел шундый нәрсә инде: бөтен тән-буыннары хәлдән таеп, кыл өзәрлек егәрлеге калмаган чакта да кешене һаман алга әйди, алга алып бара. Җир асты юлларында йөрүче Сәүбән дә тәмам хәлсезләнде, ул инде үзе бармый, бары тик күңеленә тотынып, ияреп кенә йөри кебек… Күңеленә ияреп тә түгел, канатларын кагынып бара, ахры, ул. Очып бара, ә аяклары таш идәндә сөйрәлеп кенә йөри…

    Табигать башта рәнҗи, аннан гына кичерә. Хәзер Кала-тауның хәтәр ачуланган вакыты… Сәүбәннең, аны санга сукмыйча, күпме гомер читтә йөрүенә пыр тузынамы ул? Әллә улын танымаганга, аннан баш тартып, шул сабыйны рәнҗеткәнгә шулай кыланамы? Белмәссең.

    Ләкин барыбер кичерәчәк ул. Чөнки Табигатьнең йөрәге саф, күңеле чиста. Сәүбән белә: Табигатьне, Галәмне аның кануннарына буйсынып кына аңлап була. Табигать һәрвакыт хаклы, чөнки ул тулысынча Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Шуңа да табигать кешене алдамый. Күп вакытта Кеше үз–үзен алдый һәм… бу алдануын Табигатьтән күрә, аңа сылтый…

    Сәүбән үзе кармаланып бара, үзе уйлана. Уйлары да ургылып килә бит аның иң кирәкмәгән чакта… Алар арасында сабырлык, түземлек хакындагылары да бар. Ах, бик кирәк хәзер Сәүбәнгә түземлек, сабырлык, бик кирәк!..

    Табигатьтәге гармониянең нигезендә сабырлык, түземлек ята шул. Сабыр кеше генә Табигатьне тоя ала, Табигать ритмына яраклашып яши ала. Бу ритмны тоя алган кеше — бәхеткә иң-иң якын торучы кеше. Чөнки бәхет ул ахыр чиктә — күңел тынычлыгы… Хасиятнең иң бөек ноктасы шул…

    Табигатьнең бөеклеге нидәме? Табигать һәрвакыт гүзәл. Хәтта, ялангач, шыксыз, салкын, усал чагында да… Ул кызгануга мохтаҗ түгел. Ул яратуга гына мохтаҗ! Кем мохтаҗ түгел инде аңа… Кеше үзе дә шул табигать баласы бит… Кеше, озын гомерле, имин, бәхетле тормышлы булырга теләсә, табигать барган юлдан барырга тиеш. Дөресе шул: Табигать белән уртак тел тапсаң, ул үзе сиңа туры юл күрсәтәчәк… Тик менә Сәүбәннең генә юлы озынгарак китте… Кайда соң моның очы, башы, төбе, түбәсе, ә?.. Ялгыш юлдан киттеме әллә? Хөрт юлдан… Дию пәрие сукмагыннан… Аларны шушындый мәгарәләрдә яшиләр диләр бит. Монда Дию бар да бар инде! Тау үзәгендәге серле залларны, коридорларны нәрсә белән аңлатасың?.. Бар, бар монда Дию… Элегрәк Кала-тау буенда йөрүче Кара рух хакында күп риваятьләр йөргән. Йөзеп, шуышып йөргән кебек йөри, ди, ул. Үзе бара, ә аяклары асылынып кына тора, тамчы да селкенми, ди… Рух чишмәсенә ятып су эчә, имеш… Бәй, бу чишмәнең исеме дә шул рухтан алынган бит инде…

    Их, ялгышты, хаталанды микәнни Сәүбән? Очы-кырые юк бу баз дөньясының… Ә Табигать хаталарны кичерми… Юк, кичерә ул аларны. Әмма ул, кеше ясаган хаталарны кичерсә дә, аларны онытмый… Менә бит нидә хикмәт!

    Табигатьтәге һәрнәрсәнең җаны бар, аңы бар. Дию, Җен, Шүрәле, Рух, Ия дип йөртәләр генә. Сәүбәнгә ул балачак рухы булып килде, ахры. Табигать кешеләрне кыен хәлгә куймас өчен генә белгертми тора. Ә Сәүбәнне үз итте: аңа белгертте. Ниндидер тылсым бар бу ишарәдә. Сәүбән шулай дип уйлый. Ул әнә бит, бу җанның тибешен тоя, иңрәвен ишетә… Тоя, ишетә дә үз күңеленә ала, шул ритмга көйләнә. Әллә ничек рәхәт булып китә. Яхшылык эшлисе килә… Һәр кешенең күңелендә Табигать салып калдырган игелек яши. Кемдәдер ул өстәрәк ята, кемдәдер бик тирәнгә яшерелгән була. Әмма ул һәркемдә бар!

    Сәүбәндә дә бар ул. Шул игелеге аны авылга алып кайтты, Сәвиясе, малае белән очраштырды, менә хәзер килеп, әллә нинди кыланчык, сәер һәм серле язмышына ияртеп, җир асты юллары буенча тинтерәтеп йөртә!..

    Ярату ул — йөрәк хисләренә аеруча бер мөһимлек, мәгънә һәм максат бирергә теләү… Сәүбән моны белә, әмма бу мәгънә һәм бу максат хакында уйларга курка. Курыкмый да, дөресе — ул моңа әзер түгел. Унсигез ел белән ике көн арасында аерма күбрәк шул… Ике йөрәге бар кебек аның. Әгәр бу дөрес булса, ике йөрәге булса, аларны ике Сәвиягә дә төгәл бүлеп бирер иде… Бер генә шул аның йөрәге… Гомере дә бер генә…

    Шулай изаланып йөри торгач, сәер бер дөньяга, ниндидер зәңгәр мәгарәгә килеп чыгуын сизми дә калды Сәүбән. Нәрсә бу? Нинди сихри дөнья, илаһи тылсым? Нинди яктылык? Төшме бу, өнме? Җир астындагы берәр зәхмәт галәмәтеме? Кояш эченә, йолдыз үзәгенә килеп кергән кебек булды ул. Ә бу хәл төштә генә була ала. Ут-учак та юк, шәмнәр, факеллар да янмый, тирә-юньдә стеналар яна, гөмбәз сыман түшәм дә, күк тә яна, идәннәр дә яна… Гүзәллеккә соклану өчен бер мизгел җитә, гүзәллекнең үзен тудыру өчен гасырлар, дәверләр кирәк булган.

    Зәңгәрсу-яшькелт балкыш… Тизрәк уянырга иде бу төштән, барып табарга иде Сәүбәнне… Кызык әйтелде… Сәүбәнне… Әйе шул, ул үзен-үзе эзләп килде, һәм ул эзләгәнен табарга тиеш!

    Сәүбән ничек кенә тырышса да уяна алмады. Чөнки бу өн иде. Караңгылык үзенекен иткән: зәңгәр дөньяга килеп чыккан Сәүбән, күзе чагылып, керфекләрен ачалмыйча, хәтсез вакыт торды. Күз алмаларын әчетеп, авырттырып килеп бәрелгән бу зәңгәр балкыш бераздан аның җанына үтте, бөтен күңеленә сирпелде, йөрәген җылытты, буыннарына таралды. Шуннан соң гына ул тирә-ягындагы могҗизага тутырып карый алды. Әмма барыбер дә үзен серле төш күрә дип уйлый иде.

    Төш булса да, өн булса да, нидер кылырга тиеш иде ул. Сәүбән сак кына атлап эчкәрәк үтте. Аяк астындагы дулкынланышны тоеп барды. Диңгездәге дулкын өстеннән барамыни! Төш бу, төш… Өн булса, күптән төпкә батып китәр иде… Тукта, нигә төш булсын?! Өн бу! Әнә бит ниндидер сәер гөрелте тавышы ишетелә, бөтен тирә-як гүләп, ухылдап тора… Ә төштә тавышлар юк — анда сурәт кенә, телсез хәрәкәт кенә…

    Сәүбән, мәгарә уртасындагы сәер күренешкә тап булып, тагын бер аптырады: тигез итеп киселгән, шомартылган таш өстендә бер малай ята… Ә? Улы Сәүбән ята?.. Йомгак кебек бөгәрләнеп, хәрәкәтсез, тавыш-тынсыз яткан бу бала ничек килеп эләккән соң монда? Нинди түшәк яисә өстәл бу? Кеше кулы ясаган бит моны!

    Сәүбән малайның йөзен әйләндереп карамакчы булды. Шул вакыт бөтен тирә-юнь калтыранып-селкенеп куйды, Сәүбән үзе дә авып китә язды.

    Таш калкулык читенә тезләнеп, малайны уятырга тотынды:

    — Улым, Сәүбән, тор, тор инде! Моннан тизрәк китәргә кирәк… Улым, Сәүбән, Сәүбән!..

    — Ыһ!.. Кем син? Кайсы йолдыздан?..

    Аң-зиһенен җыя алмый җәфаланган малайның күңеле һаман әле өн белән төш арасында бәргәләнеп йөри, ахры, Сәүбән торгызып утыртканчы, ул шул мәлҗерек хәлендә калды.

    Үзе дә чак-чак аягында, дөресрәге, тезендә торган килеш, Сәүбән малайны күтәреп утыртмакчы булды һәм бертуктаусыз сөйләнде:

    — Йә, уян инде… Тор инде… Әнкәң хакына булса да тор. Тау эчендә ул берүзе калды. Сине көтеп калды. Әнкәңне кызган, Сәүбән!

    Әнкәсе хакындагы сүзләр, ниһаять, Сәүбәнгә тәэсир итте булса кирәк, ул аягын салындырып торып утырды.

    — Әнкәй? Кайда ул? Син кем?

    — Әнкәң тышкы бүлмәдә калды. Мин — синең әткәң…

    — Әткәй? Юк минем әткәй…

    — Бар, бар! Менә ул мин!.. Әйдә тор, тизрәк китик моннан!..

    — Юк, кайтмыйм мин. Кайтасым килми…

    — Ник, улым?

    — Ә-ә-әнә теге йолдыз чакыра мине, — малай гөмбәз очындагы ачыклыкка күрсәтмәкче булды.

    Сәүбән дә күрде ул зәңгәр бушлыкны. Шул бушлыктан үрелеп карап торган Чулпанны да шәйләп калды хәтта…

    Ләкин иң гаҗәбе таш өстәлдәге язу иде. Чокып-уеп язылган бу чөй тамгаларны күргәч, Сәүбән айнып киткәндәй булды. Чөнки бу серле-сихерле таш өстенә латин хәрефләре белән таныш дога сүзләре уелган иде: “Мәтә. Тикә. Умма. Йәрсә. Иллә. Әнни. Һүнни”. Сәүбән үз ачышыннан үзе хыялый була язды. Менә каян килә икән бу сәер дога! Тик… Ни дигән сүз ул? Мәгънәсе ничек? Кем язган аны? Кемгә? Ни өчен?…

    Сәүбәннең башында мең төрле сорау бөтерелде. Әмма аларны тәртипкә салырга, билгеле бер юнәлешкә кертеп җибәрергә җай да, вакыт та юк иде. Ул тагын бала Сәүбәнне ашыктырырга кереште.

    Тегесе дә тәмам айнып, уянып җитте, ахры. Сәүбәнгә дә ияләшеп җитте. Бүтән карышмады, сорашмады, дулкынланып торган идән буйлап, алпан-тилпән килеп, караңгы коридор авызына табан китте. Сәүбән аңа иярде. Малай караңгыда йөреп күнеккән иде, ахры, туктап та тормыйча, шул караңгы бушлыкка кереп юкка чыкты.

    Факелын алга сузып, Сәүбән аның артыннан иярде. Йөгерә-атлый бара торгач, ниһаять, куып җитте. Бу вакытта стена аша ишетелгән гөрелте тагын да көчлерәк яңгырап, ниндидер ерткыч хәшәрәтнең ырылдавын, улавын, ысылдавын хәтерләтә иде. Таш идән әвәрә килеп селкенә, Сәүбәннәрне әле бер як стенага, әле икенче стенага бәрмәкче була. Менә бервакыт ком-тузан коела башлый, өстә нидер кырыла, чытырдый, шартлый, пыран-заран килә. Таш түшәм менә-менә ишелеп төшәр кебек…

    Сәүбән нәрсәгәдер абынып егылды. Читкә барып төшкән факелын капшаган арада, бала Сәүбән, йөгереп килеп, булышмакчы булды.

    Сәүбән аңа кычкырып җибәрде:

    — Бар, йөгер әнкәң янына, йөгер! Мин куып җитәрмен! Әнкәңне тышка алып чыга тор… Бар, бар!.. Миңа карама…

    Малай дәшмәде. “Ярар” дигән кебек баш какты да, әткәсе торып, кузгалып киткән арада, караңгылык эченә кереп юк та булды.

    Стенадагы ташлар калтырана башлагач, Сәүбән хәлнең мөшкел булуын аңлады. Малае белән Сәвиясе генә исән чыга алсын иде. Ә үзе… Үзенә дә берәр җай табылыр әле…

    Сәүбән күпме йөгергәнен дә белми. Әллә ул бер сәгать йөгерә, әллә ике сәгать… Вакытның чамасы югалды. Хәле дә соңгы тамчысына кадәр чыгып бетте. Җаны гына күтәреп бара аның хәлсез гәүдәсен… Иң мөһиме — ул һаман аягында, һаман хәрәкәтләнә, алга бара. Әллә яшәвенә, әллә үлеменә бара, әмма бара, бара!..

    Ниһаять! Менә ул урын. Сәүбән, йөгереп килгән уңайга, стенадан караеп күпереп торган тишеккә кереп китмәкче булды. Әмма, эчкә ике өч адым керү белән, ком-балчык өеменә барып төртелде. Кире чыкты, як-ягына карады. Әллә ялгыштымы? Юк, менә эзләр дә бар. Як-якка бүтән юл юк… Сәүбән, мәгарә авызына кабат кереп, кушучлап ком эшерергә кереште… Шулай берничә адым үтте. Юл ачылмады. Киресенчә, җимерелгән мәгарә эчендә балчык тыгызланды, бөтенләй казып булмас хәлгә килде. Сәүбән шунда гына төп юлның өзелгәнлеген аңлады. Ул, балчык өемендә утырган килеш, кулындагы утка карап уйланып алды: Гомер шушы факел кебек ләса. Артык тиз чапсаң, ул гөлт итеп сүнәчәк… Сәүбән дә шундый хәлдә: тизрәк йөгермәсә — аны тау басачак, артык нык чапса — уты сүнәчәк…

    Кеше өчен иң куркыныч нәрсә — бернидән дә курыкмау. Шуңа күрә, мин үзем, автор буларак, Сәүбәннең Кала-тау эчендәге тетрәнүләрдән куркып калуын гадәти бер хәл итеп кабул иттем. Чөнки мин беләм: Яшәеш, Табигать бервакытта да алдамый. Кеше үзе алдана. Сәүбән белә: Кала-тау аңа мәрхәмәтле. Әмма ул Сәүбәннән риза түгел. Шуны белә торып, Сәүбән аны үртәп, борчып йөри. Кала-тауның бу кыланышларын шуның белән генә аңлатырга мөмкиндер…

    Сәүбән кабат киң коридорга чыкты. Факел янып бетә язган. Ун-унбиш минуттан пыску кисәүгә калачак ул. Шул ара эчендә бу эчке юлны өйрәнергә кирәк — бәлки, тагын берәр коридор бардыр? Сәүбән факелын алга сузды. Ут ялкыны кире якка авышып яна, димәк, бу юлда ниндидер һава агымы йөри. Шул һава сулышы буенча барса, тышка алып чыга торган берәр мәгарә тишегенә юлыгачак, мөгаен. Сәүбәнгә озак барырга туры килмәде, бер тынга хәл алырга тукталган мәлдә, сул як стенадагы бер олы таш кителеп төшеп, аның урынында кеше сыярлык тишек барлыкка килде. Шунда кереп карарга булды Сәүбән. Кысынкы коридор буенча бераз баргач, аяк астында калтыранып торган сукмак өскә менеп китте. Менә рәхмәт: менәргә җиңел булсын өчен, баскычлар да уеп куелган хәтта.

    Сәүбән тәмам хәлдән тайды. Башка вакытта ул, егылып, күптән инде аяк сузган булыр иде. Тауның ара-тирә калтыранып, тетрәнеп алуы аңа көч биреп тора кебек. Юк, бу куркудан туган көч түгел, ничек газизләрен — Сәвиясе белән малаен табу теләгеннән туган көч иде. Ул коткармаса, кем коткарыр бу ике Хода бәндәсен. Малае гына барып җитә алсын иде! Бергә-бергә ничек тә чыгарлар иде әле…

    Сәүбәннең факелы янып бетте. Ул инде капшанып, кармаланып кына менә. Аның бөтен җиренә тузан, ком коела, алдагы сукмак очыннан вак ташлар тәгәрәп төшә…

    Менә берзаман Сәүбәннең кулы дымлы балчыкка кагылды. Ул, куанычтан, йөрәгенең ярылырдай булып тибүен тойды…

    Ул бит җир өстенә якынлашып килә! Дымлы җир — яшәү чыганагы, тормышка юл дигән сүз! Тормышка, яңгырга, күккә, йолдызга юл!.. Ничек сагынды Сәүбән шушы бер көн эчендә зәңгәр күкне, зәңгәр болытларны, зәңгәр киңлекне! Җилне, һаваны сагынды!

    Сәүбәнгә инде менә ничәнче мәртәбә каяндыр көч иңде. Ул ике-өч баскычны бер генә сикереп менә башлады. Аяк асты тайгакланды, стена юешләнде. Җир өстенә дә күп калмады, ахры. Әмма һаман да тирә-юнь дөм караңгы, алда, өстә яктылыкның әсәре дә күренми… Шулай кармаланып менеп барганда, Сәүбән кинәт убылып ниндидер коега төшеп китте. Әмма төшеп кенә калмады, тәкмәчли-тәкмәчли ниндидер сулы чокыр буйлап көн яктысына тәгәрәп килеп чыкты.

    Сәүбән бераз вакыт һушын җыялмыйча ятты. Керфекләрне ачаргамы-юкмы? Ачса, нәрсә көтә аны? Шул ук караңгы базмы? Әллә Кояшмы? Яктылыкмы? Бик озак төште бит ул… Әйе шул, гомер дә тау кебек — озак менәсең, бик тиз төшәсең…

    Бермәл тыны буылып, сулышы өзелеп, сөяк-санагын җыялмыйча ятты. Әлегә Сәүбән сөенергәме-юкмы икәнен белми. Аның сөенерлек тә хәле калмаган иде бугай. Шулай да чайкала-чайкала булса да торып утырды ул. Өс-башына, кул-аякларына күзе төште. Карарлык урыны калмаган. Сынган, имгәнгән җире күренми. Монысы сөендерә. Димәк, аяк басып йөрерлек әле.

    Сәүбән Кала-тау итәгенең нәкъ урта җиренә килеп чыккан икән. Түрдәге кыя ягына шактый урап барасы бар. Бармыйча ярамый. Әнә бит тау һаман котыра, ыңгыраша… Эчендә Дию пәриләре тегермән ташы тәгәрәтеп уйный диярсең…

    Сәүбән, күңеленнән чамалап, Сәвия белән малае чыгарга тиешле мәгарә авызына таба китте. Озак барырга туры килмәде, кыяның нәкъ өстендә пәйда булды. Аска таба үрелеп карады — беркем дә күренмәде. Чишмә буен, юкәлек тирәсен айкап алды — ул тирәдә дә хәрәкәт-мазар күзенә чалынмады.

    Димәк, чыкмаганнар… Чыга алмаганнар… Әллә малай әнкәсе янына барып та җитмәгәнме?

    Сәүбән өстән шуып диярлек төште; төште дә шундук мәгарә авызына йөгерде, иртән үзләре кереп киткән тау куышы каршына килеп тә басты. Кермәкче булып башын иде, кулларын алга сузды. Әмма бу юлы да аның бармаклары ком-балчыкка килеп төртелде. Утта пешкән кебек, Сәүбән кулын җәһәт кенә тартып алды. Аның йөрәге тагын ярсыды, җаны сызылды. Иң кадерле кешеләре тау эчендә бикләнеп калган бит, ничек борчылмыйсың да, ничек өзгәләнмисең ди…

    Сәүбән бу юл-тишекне казып кына чистартып бетерү мөмкин түгеллеген шундук аңлады. Икенче бер чара табарга кирәк булачак. Кая барырга, нишләргә? Их, адәм баласы табигать каршында шулкадәр көчсез, шулкадәр мескен, берничә минут эчендә яшәү белән үлем арасында аерма юыла да куя…

    Үлем булмаса, яшәүнең мәгънәсе булмас иде. Ахыр чиктә, яшәү ул — бертуктаусыз үлеп һәм туып тору. Үлем белән Яшәүнең дәрәҗәләре тигез — алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Үлемнән курыккан кеше яшәүнең тәмен белми.

    Чишмәдән су эчәргә төшкән Сәүбән берни кыла алмады — улактан һаман әле кызыл су ага иде.Ул, соңгы көчен җыеп, якындагы юкә төбенә барып утырды. Аннары, чирәмгә чалкан төшеп ятты да, үзара сөйләшүче юкә ябалдашларына карап тынып калды…

    Уйлары гына бертуктаусыз йөгерә, йөгерә, йөгерә…

    Тау гына бертуктаусыз гүелди, гүелди…

    Ничек коткарырга? Ничек тартып алырга ул газизләрен үлем тырнагыннан? Сәүбән үзе дә чак тере. Ичмасам, эчәргә суы да юк бит аның… Үпкәсе тузанга каткан… Әллә сихер, әллә тау куышында көне буе тузан сулап йөрү галәмәте? Сулавы кыен, уйлавы кыен… Сулышының — ялкын, йөрәгенең салкын чагы…

    Нәрсә генә булмасын, иң мөһиме — ул исән. Кала-тау аңа, мәрхәмәтле булып, иң кыен чакта юл күрсәтте. Димәк, ул аны кичерде… Барысын да кичерде… Тукта, нигә аны кичерде соң әле? Нигә аны гына кичерде ул? Ә Сәвиясен, малаен нигә йолып алып калды, нигә аларга мәрхәмәтен кызганды? Әллә бу кичерү Сәүбәннең гөнаһларын аклау бәрабәренәме? Алар бит Сәүбән генә түгел… Әгәр фәрештәләрнең фәрештәсе булса, Сәвия — әнә шул фәрештә инде… Әллә?.. Сәүбәннең бу кайтуы сынау өчен генәме? Аны тагын бер мәртәбә сыныйлармы? Нигә “тагын”? Беренче һәм… соңгы мәртәбә…

    Юк, болай ятарга ярамый. Торырга кирәк, нидер эшләргә кирәк! Соңга калуы бар… Әнә ничек үкерә бит тау зәхмәте… Инде кайттым дигәч кенә, эзләгәнне таптым дигәч кенә…

    Сәүбән карт юкәнең кытыршы тәненә ябыша-ябыша торып басты. Үрелеп, берничә яфракны өзеп алды да авызына капты, иренеп кенә чәйни башлады. Юкә яфрагы ачы, әмма ул шифалы: сусауны да баса, тәнгә хәл дә кертә. Сәүбән бу хакта онытмаган икән әле.

    — Рәхмәт… Әле дә син бар… Әйт әле, юкә, нишләргә миңа, кая барырга? — Сәүбән үзенең юкә белән сөйләшә башлавын сизми дә калды.— Син бит безнең сөешкән чакларны, матур яшьлегебезне күрдең, йолдызлы күккә ымсындырдың, бишегеңдә тибрәттең, кеше күзеннән яшереп иркәләдең… Хәзер дә бер ярдәм итче, юкә?.. Их, юкә…

    Әгәр бар икән, әгәр дә ул чын икән, ихлас икән, өмет бервакытта да кешене алдамый.

    Кеше рухи көчне җиргә карап түгел, зәңгәр күккә карап ала. Хыялга, идеалга, максатка омтылыш — шәхеслек билгесе. Шушы минутта җир белән күк арасында бәргәләнгән Сәүбән үзен беренче мәртәбә шәхес итеп тойды.

    Көтмәгәндә бер сәер хәл булып алды. Каяндыр көчле җил чыгып, юкәнең куе ябалдашларын шаулатып йолкый башлады. Бераздан бу җил янәшәдә торган икенче юкәгә күчте, аннары өченчесенә, дүртенчесенә… Бишенчесенә… Шулай шау-шу куптарып, юкәдән юкәгә күчә барып, бу адашкан җил тау башына менеп китте һәм аның бөкресе артына төшеп югалды…

    Сәүбәннең караңгы мәгарә дөньясында йөреп томалана башлаган аңы ахылдап кузгалып куйгандай булды, бераздан, уянып, тернәкләнә башлады. Ничек ул моны элек күрмәгән, тоймаган: бу юкәләр рәтендә ниндидер сер бар… Бу бит… Бу бит мәгарә юлы! Борынгылар мәгарә юлын шулай билгеләгәннәр! Юкәләр рәте — махсус билге, тамга, ишарә!..

    — Дөрес. Тап өстенә бастың.

    Сәүбән, сискәнеп, артына борылып карады. Аның янында бер малай басып тора иде.

    — Син кем?

    — Тау эчендә акылыңны калдырып чыктыңмы әллә? Кереп киткәндә кем озатып калды соң сине?

    Сәүбән “бала чагым бит бу” дип уйларга өлгермәде, малай тагын:

    — Бүтән онытма, ату үпкәләп куюым бар, үзең беләсең мине… — дип, борынын мышкылдатып куйды.

    — Син минем хәлләрне беләсең алайса…

    — Беләм.

    — Берүзем генә чыктым шул… Үзем калып, хет алар чыксын иде…

    — Син миңа ошадың анда… Батыр кеше син. Мин хәтта горурланып тордым.

    — Ярдәм генә итмәдең.

    — Бу хакта сөйләшмәскә сүз куештык бит инде. Ату үпкәлим…

    — Бетте-бетте! Син — рух, рух, рух, рух!.. Син — фәрештә, идеал! Ә мин — кеше, беләсеңме, кеше! Ке-ше! Мин фәрештә түгел! Минем Сәвиям белән Сәүбәнем үлеп ята анда!.. Тыныч кына сөйләшә алмыйм мин… Минем… Менә шушы юкәне йолкып атасым килә! Шушы тауны җимереп, актарып ташлыйсым килә!.. Минем… хәтта үләсем килә!.. Белдеңме? Ә син… җанны үртәп торган буласың… Үпкәлим, имеш. Үпкәлә! Бар! Кит! Олак! Мин сине чакырып китермәдем, үзең килдең… Үзең кит тә!..

    Тезләренә төшеп, елый-елый, йодрыклары белән җир төйгән Сәүбәнгә карап, малай бер сүз эндәшмәде. Ул үз теләгенә ирешкән иде: Сәүбәнне елатып, мәгарә тузаны белән укмашып каткан бәгырен эретеп җибәрде ул…

    Сәүбән озак үксемәде. Бу минутта аның яшәү тизлеге бөтенләй бүтән кимәлдә, башка чамада иде шул. Ул бая гына күңеленә килеп кергән юкәләр рәтенә кабат әйләнеп кайтты. Баштарак тонык, ерак образ булып кына туган бу юкәлек тора-бара ышанычка, яшәү мәгънәсенә һәм, ниһаять, өмет чыганагына әверелде…

    Сәүбән, кинәт тынычланып, тезләнеп торган җиреннән кыя тауга, аның да юкәләр рәте менеп киткән ягына күтәрелеп карады.

    — Дөрес уйлыйсың, мәгарә юлы ул.

    — Анысын беләм.

    — Белгәч, уйла…

    — Өстән төшеп булырмы, дип уйлыйм.

    — Була, нишләп булмасын.

    — Кайсы урында икәнен ничек белим соң?

    — Уйла, уйла…

    — Уйлыйм да соң… Аз гына әйтеп җибәр инде, ә?

    — Ярый алайса, тыңла: өстә — иң аста, аста — иң өстә, — нәрсә ул? Шуны белсәң — юлны табарсың…

    “Менә сиңа мә! Үзем сорап алдым, сер бирергә ярамый,— дип уйлады Сәүбән. — Нәрсә булыр бу? Өстә — иң аста, аста — иң өстә… Тау дисәң инде… Өстә… Аста… Юк, тау түгел… Агач… Агач та түгел… Нишләп агач булмасын?! Агач! Агач тамырлары!”

    Сәүбән үз ачышына сөенеп бетә алмады. Хәзер агач тамырларын Сәвияләр белән бәйләп куясы гына калды. Ничек бәйләргә соң? Ничек? Тамырлар… Агач тамырлары… Шунда Сәүбәннең күпне күргән, күпне кичергән башына “уй сукты”: бу бит юкә тамырлары! Шушы юкә тамырлары. Бу уй артыннан хәтеренә яктылык сирпелде: Сәвия калган мәгарә түшәмендә агач тамырлары асылынып тора иде. Алар бит шушы юкәләрнең җир астындагы тамырлары!

    Менә кайда икән хикмәт! Тик ничек бәйләргә соң бу юкә агачларын Сәвияләр калган мәгарәгә? Әнә юкәләр рәте тау өстенә менеп бара. Өскә менгәннәре кабат бер иңкүлеккә, чокырга төшеп хәл җыйгандай итәләр дә тагын югары үрмәлиләр… Мәгарә түшәмендә асылынып торган тамырлар әнә шул иңкүлектәге юкәләрнеке булырга тиеш. Сәүбән моңа шикләнми хәзер. Бу хакта бала чагыннан сорап карарга кирәк әле. Кайда соң ул?

    Сәүбән тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Бала чагы күренмәде. “Тагын китеп югалган. Нинди тиктормас малай булды инде бу”,— дип уйлады ул. Үзе һәрвакыт чишмә янында була торган сынык саплы көрәкне барып алды, аннары, бил каешына тагылган бауны барлап, кояшта кибеп каткан кылганнарга тотына-тотына, Кала-тауга менеп китте…

    Аяклары атламас булып карышса да, Сәүбән үзенчә бик тиз менәргә тырышты. Һәр минуты кадерле. Калтыранып, үкереп ярсыган тау эчендә нинди җаннар өзелеп ята бит. Иң газиз, иң саф җаннар! Алар булмаса, Сәүбән гомере дә бөтен мәгънәсен югалтачак, пар канатлары сыначак. Сәүбәннең пар канатлары — Сәвиясе белән малае. Соңгы көннәрдә шушы пар канат аны яшәтә, җирдән күтәребрәк, ниндидер хыялый дөньяда очыртып йөртә…

    Күктән эзләгән җирдән табар, диләрме?

    Сәүбән үрмәли-үрмәли өскә менеп җиткәндә, уйсулыкта үсеп утырган ике юкә арасында әлеге дә баягы аның бала чагы басып тора иде.

    — Си-и-ин?

    — Мин, кем булсын тагы…

    Төксе генә сүз алыштылар. Сәүбән, килгән уңайга, малайны узып китте дә уйсурак бер урында казый да башлады. Казыган саен, көрәге каты тамырга төртелә. Сәүбән, ухылдап, аны кисеп ата, тагын казый, тагын кисә…

    — Тамырын кисмә, ул сиңа кирәк булачак әле… — Моны янәшәдә басып торган малай кисәге әйтте.

    — Нәрсәгә кирәк соң ул?

    — Балчыкны тотып тора бит ул. Ишелеп төшеп, харап буласың бит.

    “Әһә, димәк, мин дөрес казыйм, юкса бала чагы бу кадәр кыланып торган булыр иде микән?” — дип уйлады Сәүбән.

    — Әле күп бармы?

    — Кабер тирәнлеге казыйсың бар әле…

    — Кит әле, дивана! Сине тыңлап торган мин дивана!

    Сәүбән казыды да казыды. Ул инде, аралап, тамырларны кисмичә калдыра башлады. Чынлап та, кеше тирәнлеге казыган иде, бу “кабер”гә әллә кайсы гына ерынтыктан шыбырдап су агып төште. Их, читтәнрәк аласы калган икән көрәкне! Әнә ул су төшеп китә торган тишек. Су сеңеп юк була, димәк, каядыр аска агып төшеп китә.

    Сәүбән үзе казыган “кабер”нең шул тишекле ягын ярсып “кимерергә” тотынды. Дымланып яткан су юлына тизрәк төшмәкче булды ул. Куркыта да бераз. Ишелеп төшеп китсәң? Сәүбән көрәк белән саграк кылана башлады, җыелган балчыкны да өскә көрәк белән түгел, кушучлап атты… Үзле балчык көрәккә сылана, аякка ябыша, әмма Сәүбән моңа әллә ни әһәмият бирми, тауның зәһәр гөрелтесен шомланып тыңлый-тыңлый, үҗәтләнеп казый да казый… Көрәккә ябышкан балчыкны теге зур ташка кагып төшерә.

    Озакламый Сәүбән казыган җир үзе дә мәгарә тишегенә охшый башлады.

    Кала-тау аның Сәвиясен, малаен тирәнгә яшергән булып чыкты… “Гомер буе күрми яшәдең, инде тагын беразга түзәрсең”, — дигән кебек, мыскыллап көлә, ахры, ул.

    Инде бөтенесенә кул селтим дигәндә генә Сәүбәннең кыска саплы көрәге эчкә батып китте, җанына җылы йөгерде. “Менә ул куышлык, менә ул яшәү һәм өмет дөньясына туры юл… Туры микән? Урауның да уравы, ахры, бу…” — дип, көрсенеп уйланды Сәүбән, Сәвияләрне ябып тоткан мәгарәне табуына ышанмыйча…

    Дөрес сизенгән икән. Бернинди тау куышы да юк монда. Юеш балчык, ләм эченнән ниндидер таш, агач кисәкләре актарылып чыкты. Бу йомры таш ни тагы? Ай-ай-ай… Агач та, таш та түгел, кеше сөякләре бит болар! Менә аяк чатлары, кул чуклары, баш сөяге…

    Бермәл аңышмыйча торган Сәүбән, нишләгәнен дә белештермичә, көрәген атып бәреп, өскә сикереп чыкты… “Инде мәет кенә җитмәгән иде… Нинди афәт артыннан афәт соң бу, гөнаһ шомлыгы!..” — дип тиргәнеп алгач кына күңелендә җиңеллек тойды ул.

    Шунда гына басып торган бала чагы да озак көттермәде:

    — Ник мендең? Нәрсә булды? Сөяк күргәнең юкмы әллә?

    — Кеше… Кеше сөяге бит ул…

    — Сөяге генә шул. Аның җаны да, сихер шаукымы да йә җиргә иңеп, йә күккә очып беткән инде.

    — Бетсә ни… Әллә нинди зәхмәтле кеше булгандыр әле…

    — Кем дип уйлыйсың соң?

    — Каян белим мин аны?

    — Сарманайда Кала-тауга китеп бер генә кеше югалды, син аны беләсең?

    — Әйе.

    — Каян төшкән соң ул бу кадәр җир астына?

    — Төшмәгән, менгән.

    — Ничек?

    — Ул монда Кала-тау сөйләшкән вакытта килде. Тауның серен бик беләсе килгән иде.

    — Белдеме соң?

    — Белде. Аны инде син дә, малаең Сәүбән дә белә. Тауның зәһәре төште Хөсни картка. Шуңа да тау аны үзендә йолып алып калды. Стенага баскыч ясап, түшәмгә кадәр менүен менде карт, хәтта өскә юл да казый башлады. Ләкин күп китә алмады. Тау аны үзе чокыган ярыкка кысып үтерде…

    — Мине кысмасмы соң, әнә бит ничек үкерә…

    — Юк, сине үз итте ул, гаҗәп хәл… Аннары… Рухи зат буларак, мин аңардан бик нык үтенеп сорадым. Фәрештәдәй Сәвияң, изге ирән кебек балаң өчен бөтен тылсымымны чәчеп ялвардым. Ул мине аңлады…

    — Рәхмәт сиңа…

    — Рәхмәт әйтмә, мин моны синең өчен түгел, Сәвия белән аның малае өчен эшләдем.

    — Табармынмы мин аларны?

    — Табасың киләме соң?

    — Көләсеңме әллә?

    — Ник һаман күзле бүкән кебек басып торасың, алай булгач? Казы, казы!..

    Сәүбән юеш чокырга кабат сикереп төште дә, ниндидер кыргый бер ярсу белән ухылдый-ухылдый, ыңгыраша-ыңгыраша, казырга кереште. Сөякләрне бер якка җыеп куйды, өзек-өзек кенә хәтерендә калган “Ясин” догасын укыды…

    Агач тамырлар вакланып, коры-сары ташлар чыга башлагач, Сәүбәнгә җан керде. Инде күп калмаска тиеш, мәгарәнең эчке стенасыннан тырпаеп чыгып торган ташларның игезәге бит болар. “Тагын бер төртәм дә, тагын бер төртәм дә…” — дип казый торгач, тагын берничә көрәк калынлыгы җир үтте ул. Мәет тә әллә кайда өстә калды. Чокыр тишеге дә адәм буе җитмәслек җирдә хәзер. Казылган балчыкны да учы белән генә алып чөя ул.

    Сәүбәннең күңеленә тагын салкын шом кереп тулды. Читкә киттеме әллә? Тагын нинди зәхмәт шаяра аның язмышы белән? Нинди сихер талкый аның баш бирмәс җанын?

    Сәүбән, тәмам хәлсезләнеп, чокыр төбенә утырды. Өскә күтәрелеп карады. Хәзер теләсә дә менә алмый инде ул анда кадәр… Бердәнбер юл кала — аска, җирнең бәгыренә төшкәнче, җан җиренә җитеп егылганчы, эчәгесенә уралып үлгәнче аска! Бары тик аска…

                                   18

    Сәвия Сәүбәннең кулларын үз иңеннән алып куярга кыймыйча озак ятты. Күңеленә тулышкан уйларын тәртипкә салыр өчен уңайлы вакыт иде.

    Сәвия бик моңсу иде бу минутта. Гел шулай була: чиксез бәхет белән чиксез бәхетсезлек очрашкан урында моң туа. Мәгарә авызындагы мәйданчык — әнә шундый серле-сихерле моң бишеге булып чыкты.

    Сәүбәннең авылга кайтуына ул һаман күнегеп бетә алмый әле. Инде менә күрештеләр, аңлаштылар да, бер түшәктә янәшә яталар. Әмма Сәвия барыбер күнегә алмый аңа. Үз дә ул, ят та… Кайчандыр бәгыреннән өзелеп төшеп калган шул ук җан югыйсә. Юктыр. Хәзер килеп кенә ялгана алмас…

    Унсигез ел — күбрәк шул. Бу вакыт эчендә иң олы йөрәк тә күңел хисләрен түкми-чәчми саклап кала алмас иде, мөгаен. Хисләр шактый тузган… Ә менә сагыш шул килеш. Сәвиянең сагышы үзгәрмәде. Ун елда да, унсигез елда да саф, садә килеш калды… Чөнки сагыш ярату ачысы гына түгел, мәхәббәт иркәсе генә түгел, ул — киңрәк төшенчә! Сәвиянең гомерлек сагышы да Сәүбәнне сагынудан, юксынудан яисә аны өзелеп көтүдән генә тормады, бу сагышка матур хатирәләр дә, якты хыяллар да, өмет чаткысы да, язмышның изге-илаһи ым-ишарәсе дә, татлы газап та, газаплы бәхет мизгелләре дә, яшькә чыланган түшәк-мендәрләр дә, кояш кунган тәрәзәләр дә — барысы да кереп беткән. Бу сагышка улы, уллары Сәүбән дә матур гына кереп урнашкан…

    Мәхәббәт — бәгырь җимеше. Аны өзсәң, бәгырь дә өзелә. Бәгырь өзелсә — өмет өзелә. Сәвиянең бәгыре исән-сау булып чыкты…

    Ярату — аңлаешлы, җайлы, төгәл хис. Чөнки аз гына, бераз гына яисә өлешчә генә яратып булмый. Яратуның кануны катгый: йә яратасың, йә юк. Калганы — күңел көязлеге генә… Сагыш катлаулырак… Сагыш ул — үз-үзең белән көрәш, җан диалектикасы. Шушы көрәштән саф, садә килеш, горур килеш, кәпрәймичә яисә түбәнлеккә төшмичә чыга алсаң — син чын, ихлас кеше. Шул сагыш сазлыгына кереп батсаң — бетәсең; синең гарип күңелең, һәр авырлык алдында тезләнеп, аңа баш ияргә генә тора…

    Сәвия сагыну афәтеннән кешелеген югалтмыйча котыла алды. Сагыш күлмәгеннән елгыр гына шуып чыкты да үз язмышын үзе кора башлады. Авыр хисләрдән арынырга улы Сәүбән булышты. Баштарак бала мәшәкате, бала назы аның ике кулын, җан-күңелен буш тотмады, аннары кеше гайбәте күңелен катырды, соңга табарак сөю сагышы белән бәйле бөтен хисләре, бер йомгакка укмашып, хәтеренең иң ерак почмагына тәгәрәп төшеп китте. Сәүбәннең кайту хәбәре генә ул авыр йомгакны селкетә дә, кузгата да алмады. Ә менә малаеның үз әткәсен эзләп китүе, аннары үпкәләп юкка чыгуы Сәвиянең күңелен кузгатып җибәрде, ахры. Әмма ул белми иде әле: арыган рух, сагышны күтәрсә дә, бәхетне күтәрә алмый. Сәвиянең арыган, алҗыган рухы да бер мәлгә аптырап калган кебек булды…

    Сәүбәннең Кала-тауда булуын күңеле белән сизенеп белә иде ул. Туры шунда барды. Әмма мәгарәнең эченә үк керергә кыюлыгы җитмәде.

    “Сәүбә-ә-ән, улы-ы-ым!..” — дип, берничә мәртәбә кычкырып карады да, Рух чишмәсе янына утырып, басынкы гына җыр сузды:

    Күңелемдә һаман сөю яши,

    Мин һаман да өзелеп яратам.

    Чишмә суы гел бәхеткә юрый,

    Чишмә суларыннан юратам…

    Бу чишмә дигәннәре дөньяда исең-акылың китәрлек бер могҗизадыр. Әнә бит ничек тибеп-тибеп ага. Йөрәк кебек…

    Йөрәгемә таулар, кодрәт биреп,

    Горурлыгын җанга иңдергән.

    Җан-күңелнең асыл сыйфатларын

    Чишмә суы аша сеңдергән…

    Каян килеп керде соң әле бу җыр аның теленә? Әллә нинди сәер җыр ул…

    Суларыңны хушлап торган таулар

    Туганнарча якын, кадерле.

    Күктән җиргә төшкән йолдызларга

    Бишекме ул, әллә каберме?

    Күк йөзенең ачы күз яшьләре

    Бәреп чыккан, диләр, таллыктан…

    Ятим язмышларны сыендырып,

    Йолдыз саен бер тау калыккан…

    Сәвия үз күңелендә тибрәлеп торган әлеге җырның каян килгәнен хәтерләми… Бу мөһим дә түгелдер. Иң мөһиме — ул җыр бар. Димәк, күңеле буш түгел, аның рухы, җаны фани дөнья белән матур багланышта яши… Җыр бит ул — чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган сихри басма, күпер… Кеше, җырга, моңга тартылган саен, үз кадерен ныграк белә бара. Кешенең кадере булмаса, иң матур хыяллар да бернигә тормый.

    Сәвия үзенә-үзе аптырады: баксаң, ул такта күпердән чыгып бара… Ниндидер тылсымлы көч алып бара, ахры, аны… Әллә ул Сәүбәннең әрәмәлектә булуын сизеп барамы? Нәрсә чакыра, кем әйдәп йөртә аны? Әйдәп, чакырыпмы, әллә куалап йөртәме? Әнә кемдер чынлап та куалый аны. Кем ул? Кешеме, әллә рухи затмы?

    Сәвиянең күңеленә шом йөгерде. Ул, әрәмәлектән чыгып, зиратка керде. Анда тагын да куркынычрак иде. Күктәге болытларның әвәрә килеп тулгана башлавын да Сәвия әйбәткә юрый алмады. Ул, зираттан чыгып, кабат Кала-тау мәгарәсенә таба йөгерде.

    Авылга юл ябык, бердәнбер юаныч шунда — малаен үзенә алган Кала-тауда кебек тоелды аңа. Теге адәм заты да аның артыннан калмыйча бара. Шулай, энә-җептәй тагылышып, алар тау куышына җиттеләр. Яңгыр ява башлады… Моннан соңгы вакыйгалар Сәвия өчен сихри төш кебек кенә…

    …Сәвия тагын чишмә тавышына игътибар итте. “Чишмә төсле чылтырап, бар моңнарны уяттың…” диясе килде аның. Ничектер үзгә чылтырый ул бүген. Ара-тирә ике кош сайрап ала. Сандугачлар түгелме? Юктыр, сандугач булса да, карлыккан тавышлысыдыр… Чишмә буендагы таллыкка бүген алар хуҗа, күрәсең. Ләкин бу кошлар озак сайрый алмадылар, тындылар, ниндидер шомлы хәл аларны, куркытып, куып җибәрде, ахры…

    Сәвиянең аң-зиһенендә тагын берничә нарасый уй бөтерелде.

    Әлбәттә, Сәвия хәзер дә Сәүбәнне ярата. Сәүбән дә аны ярата. Бу аның бөтен табигатеннән, эш-гамәленнән күренеп тора. Алар бу яратулары белән бәхетле түгелмени? Бәхетнең гомере кыска, әмма аны кеше гомере белән генә үлчәп бетереп булмыйдыр. Сәвия белән Сәүбән мәхәббәтенең, бәхетенең гомере күпме соң? Әгәр алар бәхетле икән, бу бәхетнең гомере нинди?

    Сәүбәннең кулын сак кына читкә этәреп, Сәвия торып утырды, чәчләрен рәтләде, яулыгын кысып бәйләде. Башы, бөтен тәне, сызлавык белән капланган кебек, әрнеп тора. Чишмә суында юынсаң, сызлаулар бетәр кебек тоелды аңа…

    Моннан соңгы вакыйгаларны да Сәвия төшендә яшәгән кебек яшәде. Агуланып, кан косып ятучы чишмә… Юкә төбендә үз-үзе белән сөйләшеп йөрүче Сәүбән… Мәгарә тишегенә үрмәләп кереп китүләре… Ялгыз калуы…

    …Тау төпкеленнән килүче шомлы гөрелтене тыңлап озак ятты Сәвия. Ул Сәүбән калдырган ризыкларга кагылмады, аларны җыеп, төйнәп, кабат капчыкка салып куйды. Бераз хәл кергәндәй иткәч, торып, тирә-ягын өйрәнә башлады. Тамчы тамып торган почмакка барып, учына су җыеп эчте. Шул урыннан ерак та түгел ниндидер баскыч менеп китә. Ул инде кителеп, җимерелеп бетә язган. Каядыр бара бит ул… Әнә өстә асылып торган, тау гөрелдәп куйган саен селкенеп, кузгалып ала торган ике мәһабәт ташка барып төртелә… Ары юл юк… Сәер… Бәлки, ул баскыч та түгелдер… Ниндидер сихри тамгадыр, тылсымлы ишарәдер?

    Шушы серле, шомлы тау куышына килеп йөргән икән аның Сәүбәне… Ничек курыкмыйча йөргәндер… Атасы да гел килә иде… Әнә бит ничек курыкмыйча кереп китте… Ничек кермәсен, газиз баласын, үз канын эзләп йөри бит ул… Ходай җан биргәнгә юнь бирер, дигәннәр. Бер җай чыгар әле, бер җай чыгар… Исән-сау гына булсыннар инде. Әнә бит ничек котырына Кала-тау…

    Сәвия тагын түшәгенә барып утырды. Учларын алга кушырып озак итеп дога укыды. Әмма барыбер тынычлана алмады. Күңеле шомланып сизенә: нидер булыр кебек, нидер булыр…

    “Их, Сәүбәнгә ияреп китәсе калган икән”, — дип уйлады Сәвия. — Хет берәр файдам тияр иде…”

    Өйдә калган мал-туары да җан-бәгырен әрнетеп тора. Ичмасам, сыеры савылмыйча ята… Кичә күрше апалары керткәндер кертүен, бүген көтүгә кем чыгарыр инде? Кем куар?

    Шул вакыт, җан әсәре табан астына төшеп ятарлык итеп, көчле иңрәү, хәтта шартлау тавышы ишетелде. Тау ишелгәндәй, мәгарә җимерелеп төшкәндәй булды. “Бетәм бугай, бетәбез бугай”,— дип уйлап өлгерде Сәвия. Нәкъ шул вакытта тыштан керә торган мәгарә юлыннан тузан болыты атылып чыкты һәм уртасында Сәвия басып торган таш бүлмәне томалап та куйды. Томан бераз сүрелә башлагач, Сәвия сак кына таныш мәгарә авызына таба китте һәм… ах итте: шул арада мәгарә тишеге алсу-күк тау балчыгына дыңгычлап тутырып куелган иде.

    Сәвия, буыннары алынып, таш сәкегә утырды. Озак кына һушын җыя алмыйча торды. Тузан томаны басылган кебек, аның күңелендә чәбәләнгән шомлы уйлар да күңел төбенә утыра башладылар һәм “Җир астында калдыкмы әллә?” дигән хәтәр сорау булып укмаштылар…

    Сәвиянең моңа һаман ышанасы килмәде. Афәт бөркеп, тасыраеп карап торган тау тишегенә кабат-кабат барды, андагы балчыкны үзенә таба эшереп карады. Аннары, шул таш сәкесенә утырып, мескенлегенә, үксезлегенә түзә алмыйча елап җибәрде…

    Хатын-кыз елавы иң ачы, иң авыр әйбердер бу дөньяда. Сезне дә, укучыларым, Сәвиянең күз яшьләренә кагылдырасым килми. Бик озак елады ул. Аның бу елавы каргыш та, ачыну-көенү дә, кайгы шаукымы да түгел, бер изге дога кебек иде… Һәм бу доганы җир, тау, табигать ияләре генә түгел, күктәге Ходай да, галәмдәге йолдызлар да ишетергә тиеш иде. Ишетеп кенә калмыйча, изгелек белән җавап бирергә тиешләр иде. Җавап озак көттермәде, ул малае белән Сәүбән кереп киткән тишектән “Әнкәй! Әнкәй!..” дигән зәгыйфь, хәлсез тавыш булып килеп иреште…

    Газиз җир: “Иелгәнгә генә бирермен”,— дигән. Бу өметкә дә, хәтта бәхеткә дә кагыла…

    Тонык кына янган чыра утында иелә-сарыла елап утыручы Сәвия башта бу тавышны ишетмәде. Борчулы уйлары белән аның колагы томаланган, күңеле ярсынган иде шул. Ләкин изгелек, бер киләм дисә, үзәкләрне өздереп, кайгы пәрдәләрен ертып керә ул. Бу юлы да шулай булды. Ниһаять, Сәвия ишетте ул тавышны, ишетте!.. Ишетеп кенә дә калмады, тойды, күңеленә, күңеле аша язмышына алды. Малаеның чакыруы булып ишетелгән бу тере тавыш әле генә аның күңелен басып киткән кайгы ташын җир катламы аша тышка бәреп чыгарды…

    — Әнкәй, әнкәй…

    — Әү, балам!..

    Сәвия, атылып-бәрелеп, бая Сәүбән белән малае кереп киткән тар тишеккә омтылды.

    — Балакаем! Син кайда?..

    — Әнкәй… Тартып ал мине…

    Сәүбән үзе күренми. Әмма ул кайдадыр якында гына. Нәрсәдер булган аңа… Үзе генә чыга алмыймыни?

    Нәрсә булган аңа, нәрсә, нәрсә?..

    Сәвия, ут та алып тормыйча, караңгы тишеккә үрмәләп кереп китте. Әмма күп китә алмады, кабер салкынлыгы сеңгән балчык, таш өслегенә килеп төртелде. “Ай,— дип өзгәләнде Сәвия,— әллә бу юл да томаланганмы? Ә Сәүбәне кайда? Ник дәшми ул?..”

    — Әнкәй…

    — Син кайда, балам?..

    — Мин өстәрәк… Менә… кулымнан тот… Мине… җир басты… Әнкәй… әткәй эчтә калды…

    “Әткәй” диме? “Әткәй” ди бит! Их, Сәүбән, Сәүбән, үз башыбызга җилкендек бугай без…

    Сәвия, ашыгып-кабаланып, алдындагы комны эшерә башлады. Ниһаять, ул, кармаланып үрмәли торгач, улы Сәүбәннең нәни учларына юлыкты, аларны, мәңге җибәрмәслек итеп, кысып тотып алды…

    Балчык астында басылып калган Сәүбән бераздан кыймылдап куйды, әнкәсе булышлыгы белән гәүдәсен өскә чыгарды. Аннары, тырыша-тырмаша торгач, үзе дә суырылып, шуышып чыкты…

    — Әнкәй…

    — Балам…

    Алар — ана белән бала — шул тар гына караңгы тау тишегендә, хәлсез гәүдәләре белән бер-берсенә сыенышып, үксеп елап җибәрделәр. Алар түккән күз яше шулкадәр күп иде, бу яшь ташкыны, чишмә булып, җир астыннан өскә бәреп чыгар сыман иде. Бу бер-берсен табу шатлыгы булып бәреп чыккан сөенеч яшеме, әллә әткәләрен югалту ачысы булып аккан кайгы яшеме — белү мөмкин түгел иде.

                                  19

    — Нәрсә эшләп утырасың анда? Ник казымыйсың?

    Сәүбән, өстән ишетелгән тавышка сискәнеп, күтәрелеп карады. Анда аның җанын үртәп, әлеге дә баягы бала чагы басып тора иде.

    Сәүбәннең күңелендә дөнья гаме бетеп барган чак. Ул акыллы, белдекле булып кыланучы, ялганчы бу малайга җавап бирүне кирәк тапмады…

    — Нишләп утырасың дим?.. Әй!..

    Сәүбән кыймылдамый утыруында булды. Өстәге малайга бу бер дә ошамады, ахры. Ул ах-ух килеп ризасызлыгын белдереп алды да каядыр читкә китеп утырды. Сәүбән тагын ялгызы калды. Аның бәгырен бер генә сорау кимерә иде: “Ялгышты микәнни?” Өстә үпкәләп йөрүче малайга да әллә ни ачуы килми аның, юк-юк… Шул бала–чагага ышанып йөрүе өчен үзен-үзе сүкте Сәүбән.

    Ул белә: кара уйлар җанны каралта. Шуңа күрә Сәүбән бала чагыннан бөтенләй үк аерылып бетәргә теләмәде.

    — Шушында гомерем өзеләме әллә? Әй, син!..

    — Юк. Кеше гомере — мәңгелекнең кечерәйтелгән моделе генә. Ә мәңгелек үлми. Димәк, кеше дә үлми…— Бала Сәүбән үзе күренми, әмма тавышы колак төбендә генә яңгыраган кебек…

    — Алайса әйт әле: мин җиңәчәкменме?

    — Кеше җиңү өчен туа. Әмма һәр җиңгән саен ул бераз үлә…

    — Сөендердең…

    — Син, абзый кеше, өч әйберне исеңдә калдыр. Кеше үзгәрмәскә мөмкин, әмма ул яхшырак була ала. Кеше үзен күпмегә бәяли, ул шулкадәр тора. Кеше үзен яратырга мәҗбүр итә алмый, әмма хөрмәтләргә мәҗбүр итә ала.

    — Боларның барысы да миңа карыймы?

    Бу юлы инде җавап әллә каян тау төпкеленнән ишетелде:

    — Сиңа карый. Чөнки син — Күк җибәргән зат…

    …Агач тамырлары нык вакланды, берсен берсенә ялгап, толымга үрерлек булдылар. Бу куандыра. Чөнки мәгарә түшәменнән асылынып торган агач тамырлары да шул калынлыкта иде. Димәк, күп калмаган…

    “Исән-сау гына булсыннар,— дип уйлады Сәүбән үзалдына,— Сәвияләр белән бер-бер хәл булса, чыкмыйм, өстән туфрак ишеп төшерәм дә капланып үләм, Хөсни карт янында урын җитәр әле…”

    Сөю белән үлем бөтен кешене дә тигезли, диләр. Мәхәббәте алдында бер мәртәбә рухын сынап исән калган иде инде Сәүбән. Менә хәзер дә үлем каршында тора ул. Газизләре җир астында калып һәлак булса, аның тормышы үлем афәтенә әвереләчәк…

    Сәүбәнгә тетрәнеп, калтыранып торган тау үзе ярдәм итте. Билгеле бер ритмга көйләнеп тетрәнгән тау кайсыдыр бер мизгелдә Сәүбән алдындагы ташларны селкетеп куйды. Калганына кеше кулының да көче җитә иде. Сәүбән кечерәк ташны каерып, читкәрәк тәгәрәтте дә, аның урынында пәйда булган тишеккә кулын тыкты. Сәүбәннең кулы бушлыкта, олы, киң мәгарә өстендә асылып калды…

    Сәүбән аска үрелеп карады. Эчтә дөм караңгылык иде.

    — Эһе-һей!..

    Мәгарә эчендә тонык кына җавап ишетелде. Ләкин Сәүбән тавышының кайтавазы түгел иде бу. “Димәк, кемдер бар”,— дип уйлады Сәүбән.

    — Сәвия! Сәүбән!

    Тынлык. Кабер тынлыгы. Сәүбән сорауны кабатларга булды:

    — Сәвия! Сәүбән!

    — Кем син? Җенме, кешеме?

    — Кеше мин, кеше. Ә син кем?

    — Мин… Сәвия…

    — Сәвия!.. Сәүбән андамы?

    — Монда, монда… Син чынлап та Сәүбәнме? Бүленеп калдың дип курыккан идек…

    — Калган идем, чыктым… Сез ничек анда?

    — Икебез дә исән, Сәүбәнне генә бераз баскан… Бөтен җирдән балчык, таш коела. Сәүбән, тизрәк ал безне моннан…

    — Хәзер алам. Менә бу бауның очын тотыгыз. Тоттыгызмы?

    — Сәүбән, монда ниндидер баскыч та бар…

    — Мин тартып алырмын, ә сез шул баскычтан менәргә тырышыгыз. Башта Сәүбәнне бәйләп җибәр…

    Сөйләшкәнчә, тар тишеккә кысыла-кысыла, башта Сәүбән менде. Аны танырлык түгел, бөтен җире көлдәй тузанга манчылган, йөзенә, кулларына үзле балчык сыланган… Күзләре тоныкланып калган. Әллә куркудан, әллә арудан, әллә инде балчык басу вакытындагы тетрәнүдән бераз миңгерәүләнгән сыман.

    Сәүбән малаен әле тезенә, әле кулбашына бастыра-бастыра, өскә менгереп җибәрде. Арканны кабат мәгарә эченә төшерде. Сәвияне чыгару җиңел булмады. Икесе дә нык арыганнар, куркынганнар, исән калу сөенеченнән, бер-берсе белән очрашу шатлыгыннан нык кына дулкынланалар да…

    Сәвияне күтәргәч алар бик озак бер-берсенә сыенышып, кочаклашып тордылар. Танымаслык булып пычранган, кабер балчыгына буялып беткән бу ике тере гәүдә шушы минутта дөньяның иң саф җан ияләре, аның иң изге кешеләре булгандыр, мөгаен.

    Сәүбән белән Сәвия кочаклашып басып торган җир кинәт бик нык калтырана башлады. Стенадагы балчык түземсезләнеп, коелырга, ишелергә тотынды… Афәт Сәүбән белән Сәвияне шушы тар чокырда да эзләп тапкан иде.

    Иң тәүдә Сәвияне күтәрделәр. Малайлары өстән булышып торды. Сәүбән үзе бик тиз сикереп чыкты. Әле бая гына шушы кое төбендә каңгырап гомер үткәрер кебек иде, хәзер килеп, әнә сикерде дә чыкты. Аның өскә чыгуы булды, кое-чокыр, гөрселдәп, эчке якка ишелеп тә төште… Бу гөрселдәү шулкадәр көчле булды, астагы мәгарә бөтенләй ишелеп төшеп китте, ахры. Аяк астындагы җир дә, аска убыла барып, уйсулык чирәмендә хәл җыеп ятучы өч җан иясен үзенә йотмакчы иде бугай…

    Арыган, талчыккан, пычракка батып беткән, тәмам бетәшкән бу өч җан моны сизмәделәр, бер-берсенә сыенышып, сөйләшмичә-нитмичә, күзләрен дә ачып карарга шикләнеп, исән калуларын, җир афәтеннән котылуларын әлегә тоеп, аңлап та җитмичә, тын гына яттылар да яттылар. Юк-юк, алар җир афәтенең сулышын тоялар инде.Әмма кузгала гына алмыйлар. Ниндидер сихри көч аларны тау өстенә ябыштырып, беркетеп куйган кебек…

    Шунда дүртенче зат пәйда була. Аның да исеме Сәүбән. Аңа да ун яшьләр чамасы. Ул да шушы авылдан. Чирәмдә чалкан төшеп ятучы шушы ике Сәүбәнгә бик тә, бик тә охшаган ул. Менә шул сихри зат өлкән Сәүбән янына килә. Чөнки ул аның белән генә аралаша, сөйләшә ала… Чөнки ул — Сәүбәннең бала чагы, балачак рухы.

    — Тор, тор! Афәт килә, тау ишелә! Бар, тизрәк төшеп кит моннан! Балаңны, Сәвияңне ал да кит! Тор, тор!..

    Сәүбән аны ишетә. Әмма Кала-тау шаукымы, аның белән бергә ниндидер чит-ят язмыш шаукымы көчлерәк, ахры. Аннан котылырга вакыт кирәк. Бәлки, бер мизгел, бер сәгать яисә бер көн, хәтта бер гомер кирәктер? Моны беркем дә белми. Белсә дә Сәүбәннең балачак рухы гына белә.

    Шуңа да ул әнә борчылып, өтәләнеп йөри:

    — Тор, нишләп ятасың! Харап итәр өчен коткардыңмыни бу газизләреңне? Тор!

    Бу юлы Сәүбән сикереп үк тора.

    — Ә? Син кем? Без кайда? Болар кемнәр?

    Иясенең мондый һушсызлыгын, миңгерәүлеген бала рух шундук кичерә, сабырлык, түземлек белән кабат аңлата башлый:

    — Тауга афәт килә. Барыгыз, төшеп китегез. Ашыгыгыз, йөгерегез, очыгыз!..

    Сәүбән тирә-ягына күз сала. Тау итәкләрен рәшә пәрдәсе томалап алган… Юк, бу рәшә түгел. Тау үзе шулай дулкынланып тора икән… Ара-тирә бу дулкыннар аска иңеп-убылып китәләр дә тау тәнендә җәрәхәтләр барлыкка китерәләр. Алар инде якында гына, әнә-әнә ике-өч ыргылудан килеп тә җитәчәкләр, Сәүбәннәрне “эһ” тә дими умырып йотачаклар…

    Сәүбән аңкы-миңке торган Сәвияне, арудан-талчыгуданмы, басылуданмы — аңсыз-телсез калган малаен ашыктыра башлады, әле берсе янына, әле икенчесе янына килеп, аңнарына китерергә, торгызырга, тормышка кайтарырга, бу хәтәр дөньядан йолып алырга теләде… Сәвиянең битен-йөзен чәбәкләгәндә: “Сулышымның бер өлеше бит син, уйларымның бер өлеше, гомеремнең бер өлеше, мөһим өлеше”,— дип пышылдады. Сәүбән янына килгәндә дә: “Минем үз серемне кайтарасым килә. Син — минем серем. Кайт миңа, серем булып кайт!..” — дип сөйләнде.

    Аннары, бу ике Хода бәндәсен җитәкләп, тау читенә, кыя башына таба йөгерде. Аларның өчәүләп йөгергәнен күргән кеше әлеге күренешне тилелеккә, диваналыкка юрар иде, билләһи!..

    Бәлки, юрамас та иде. Аларның бүтән чаралары, башка юллары юк лабаса… Атлаган саен тормышлары җимерелә барган кебек… Тик торсаң да убыласың, котылгысыз упкынга очасың... Тик торганчы йөгерү әйбәтрәк, йөгерүгә караганда очу әйбәтрәк... Шуңа күрә дә алар йөгерәләр. Шуңа күрә дә... очалар! Арттан куып килүче тау афәтенең салкын сулышын тоеп йөгерүче Сәүбән үз зиһенендә бик тә сәер һәм кыргый бер уй чагылуын тойды: “Очарга! Очарга!..”

    Ник очмаска?! Әнә теге вакытта, сабантуй көнне, әткәсе дә очкан… Оча торган нәсел бит алар! Йолдыз нәселе. Улы Сәүбән дә шул ук нәселдән, Сәвия дә… Очарга! Күккә китәргә! Күккә егылырга! Юк, күккә атылырга!

    Кулга кул тотынышып йөгерүче өч җан Кала-тау читенә якынлашып килә иде инде, алар каршында Сәүбәннең бала-чагы кабат пәйда булды. Ул кыяның чит-чатына баскан да ниндидер серле, сихерле тавыш белән үрсәләнеп кычкыра, чакыра:

    — Килегез!.. Килегез!.. Очыгыз!.. Очыгыз!..

    Сәүбән шунда ук әлеге тавыш сихеренә эләкте һәм юлын кырт кына кыяга таба борды, Сәвия белән малаен да үзеннән калдырмады… Ул бу минутта бик җитди иде. Ләкин бу җитдилек артында ниндидер җиңеллек, яктылык, хәтта бәхет бар кебек. Бәхетнең гомере кыска, әмма аны кеше гомере белән генә үлчәп бетереп булмый, Сәүбәнне, аның Сәвиясен, малаен бәхетле дип буламы? Әгәр бәхетле икән, бу бәхетнең киләчәге нинди?

                                   20

    Изге кешеләр — табигатьтән, яхшы кешеләр тормыштан туа, диләр.

    Очу сәләте кешеләргә бирелмәгән. Кешеләрне очмый, диләр. Әмма мин моңа ышанмыйм. Кеше оча ала, аның да пар канаты бар… Күге бар, кояшы-йолдызы бар… Хыялы, өмете бар… Мин, бу сүзләремне дәлилләп, кырыкка ярылырга уйламыйм, минем белән риза булмаганнар үзләре дәлил эзләсен. Кешеләрнең канатсыз, күксез, йолдызсыз, хыялсыз булуына ышандырсын!

    Мин үз геройларымның канатлы булуына ышанам. Мин хәтта бу хакта төгәл беләм! Хәтта күрәм! Әнә ул Кала-тау түбәсендә җилпенеп торучы канат… Әйе-әйе, Сәүбәннең пар канаты — шул балалык рухы — Ак рух була да инде.

    Бераздан үзегез дә күрерсез — бу өч җан соңгы мәртәбә талпынып алыр да күккә — болытлар янына очып китәр… Аларны җир өстеннән Сәүбәннең бала чагы үз сихер-ихтыяры белән кубарып алып китәр… Әмма бу хакта алардан башка беркем, беркем белмәячәк… Чөнки кешенең балачак рухы да, аның күңел, җан канатлары да — фани дөнья сере, илаһи дөнья ишарәсе, Тәңре, Күк, йолдызлар бүләге…

    — Без кая ашыгабыз, Сәүбән?

    — Язмышыбызны эзләргә чыктык, Сәвия…

    — Кайда соң ул —безнең язмыш?

    — Белмим, Сәвия, язмышыбызның иясез булуын гына беләм…

    — Язмышның да иясе буламыни?

    — Була, Сәвия… Ул кайдадыр күктә, йолдызда яши…

    — Кайсы йолдызда, Сәүбән? Чулпандамы?

    — Әйе…

    — Нигә бу чаклы йөгерәбез соң без, Сәүбән? Кая йөгерәбез?

    — Анда безне канатлы бала чагыбыз көтә…

    — Кыядан егылып төшсәк?

    — Юк, егылмыйбыз. Безнең бит канатларыбыз бар…

    — Нинди канатлар, Сәүбән? Мин берни дә күрмим, тоймыйм…

    — Һи, күрергә, тоярга теләмисең генә син… Менә алар — безнең канатлар — синең яндагысы — малаебыз… Минем яктагысы — бала чагым…

    — Тагын шул әкиятең икән…

    — Әкият түгел ул, Сәвия…

    — Арыдым мин, Сәүбән. Сәүбән дә арыды…

    — Арымадым мин…

    — Әнә бит, арымадым, ди…

    — Ә мин арыдым…

    — Тагын бераз гына түз инде, Сәвия…

    — Аяк буыннарым тотмый, Сәүбән…

    — Ә син йөгермә, оч…

    — Очам да соң…

    — Әнә кыяны күрәсеңме?

    — Күрәм… Ниндидер малай да бар анда…

    — Син аны да күрәсеңмени?

    — Күрәм…

    — Ә син күрәсеңме, улым?

    — Мин дә күрәм…

    — Ул малай — минем бала чагым…

    — Ничек инде?..

    — Ничек инде?..

    — Бала чагымның илаһи рухы ул… Шул безгә канат бирәчәк… Ныклап тотынышыгыз… Менә шулай… Хәзер очабыз…

    — Сәүбән, безнең белән нәрсә булыр?

    — Берни булмас…

    — Без үләрбезме, калырбызмы?

    — Һәрнәрсәдә тормыш бар, ә тормышта туу бар, үлем бар, димәк, ул кайчан да булса бер үләчәк…

    — Ә без үләрбезме?

    — Яшибез әле, Сәвия… Бөтен нәрсә үлеп бетсә дә, галәм белән нәсел калачак…

    — Әткәй, әнкәй, килеп җиттек!..

    — Сәүбән, калдырма мине...

    — Оча-а-абыз…

    Кыя читендә пәйда булган өч җанның өчесе дә, бердәй алга омтылып, алларындагы хәтәр бушлыкка ыргылдылар… Ләкин бу өч җан, аска егылып төшәр урынга, ниндидер илаһи, рухи көч ихтыяры белән, күктә очып, хәтта йөзеп йөри башладылар. Алар каршында гаҗәеп матур, серле манзара ачылды: югары оч урамыннан бер төркем кеше йөгереп чыкты да Сабантуй мәйданына таба килә башлады. Өстән бөтенесе дә аермачык күренеп тора: әнә иң алдан Сәүбәннең әнкәсе Рәмзия йөгерә. Ул билендәге онлы алъяпкычын да салып тормаган — ниндидер борчу-гаме аны япан кырга алып чыккан. Аның артыннан ук титаклый-титаклый Май әби килә. Бүген аның бөкресе тураебрак киткән, кулындагы таягы да, таянып йөрү өчен түгел, кырдагы каты камылны аралап бару өчен алынган диярсең… Зәлифә дә шунда гына. Ул, Май әбинең авызына керердәй булып, ләчтит сатып бара, кемнеңдер гайбәтен сөйли… Ярый ла әйбәт гайбәт булса… Әнә Хәләф карт та ияргән… Ул, борчылып, ара-тирә Кала-тауга карап ала, нәрсәгәдер аптырагандай, башын чайкап куя. Тау ягыннан килүче тонык, әмма шомлы гөрелте тынгылык бирми бугай аңа… Рәмзиядән бер адым да артта калмаска тырышып, җил-җил атлап, бер таныш түгел хатын килә. Нишләп таныш булмасын? Сәүбәннең шәһәрдәге хатыны Сәвия бит бу! Янында малае да бар. Ул малай бик кызык икән… Үзе йөгерә, үзе тирә-ягын кызыксынып күзәтә. Аның бит бер тапкыр да авылда булганы юк. Шуңа да һәрнәрсә мавыктыргыч бер могҗиза булып күренә аңа…

    Тагын кемнәрдер килә… Араларында бер-ике бала-чага да бар. Ә-ә-әнә тагын бер малай… Анысы читтәрәк — басу капкасы төбендәге эскәмиядә утыра. Берәр якынының кайтуын көтеп утырадыр… Авылына, яшьлегенә рәнҗеп киткән кешеләр күп шул әле…

    Их без, җирдә яшәүчеләр, шуны гел онытабыз: Бала чактан соң Ватан башлана. Балачак кичерсә дә, Ватан кичерми…

    Кала-тау кыясыннан күтәрелгән өч җан очты да очты… Очсыннар… Аларның бүген оча торган көннәре. Әйе-әйе, кешеләр тормышында шундый көннәр була — оча торган көннәр. Бу көннәрдә аларның язмышлары хәл ителә, тормышлары көтелмәгән урам-тыкрыкларга кереп китә, яшәүләре яңа мәгънә ала… Йөрәкләрендә яшәү дәрте уяна, күңелләренә сафлык, миһербанлык ягыла, күзләренә нур, беләкләренә егәрлек куна…

    Тауның тәбәнәге булмый. Тау биек һәм биегрәк кенә була. Бу җан ияләре белән дә шулай.

    Ыңгырашып, иңрәп, Кала-тауга таба йөгерүче кешеләр төркеме аларны күрми. Чөнки бу кешеләрнең карашларын, күңелләрен җир гаме, җир кайгысы томалап алган. Ә җир кайгысы кеше өчен күк капусын яба, аның хыялларын сүндерә, канатларын кисә… Кала–тауга таба йөгерүче кешеләрдә “күк тоемы”на, “күк сагышы”на, “күк гаме”нә караганда “җир тоемы”, “җир сагышы”, “җир гаме” көчлерәк. Шуңа да алар күтәрелеп китә алмыйлар…

    Кала-тау кыясыннан сикергән өч җан исә һаман очты да очты... Кулга кул тотынышып, карашларын офык читенә төбәп, хыялларын канат итеп җәеп, күк сулышының салмак дулкынында тирбәлеп очтылар алар. Сез дә, укучыларым, офык читенә күтәрелеп карагыз. Көпә-көндез күк катына балкып килеп чыккан Чулпан йолдызының яшькелт-зәңгәрсу карашын күреп таң калырсыз…

    2001

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)






    ← назад   ↑ наверх