• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    МӨСӘЛЛИМ КАРТ ДОГАЛАРЫ

    1

    Өлфәтнең гомере руль артында үтте. Менә егерме биш ел инде ул Казан шәһәре белән район арасында талпына. Баштарак кечкенә “пазик”та эшләде, аннары олырак “ЛАЗ” бирделәр, хәзер әнә тау кадәрле “Икарус”та җилдерә. Бу гомер эчендә олы юлда ниләр генә булмады да нинди генә гыйбрәтләргә очрамады ул?! Ачы буранда юл югалтып, исән калу өчен, бөтен тәгәрмәчләрне ягып төн чыгу дисеңме, урман эченнән чыгып утырган мари хатыныннан бала таптыру дисеңме, хәтәр яңгыр вакытында, яшен ташы кереп, автобуста утлы зилзилә куптаруы, әмма, беркемгә дә зыян китермичә, ачык тәрәзәдән кабат чыгып китүе дисеңме… Ләкин шулкадәр вакыт автобуста эшләү дәверендә Өлфәтнең хәтерендә калган иң олы могҗиза — Биектау авылыннан Мөсәллим карт булгандыр… Менә, ичмасам, могҗиза дисәң дә могҗиза ул. Уйлап карагыз — егерме биш ел буе, һәр шимбәнең иртәнге сәгатьләрендә, Арча ягыннан Биектауга кергән чатта кул күтәреп утыра, Казанга килеп җитүгә төшеп кала, кире кайтканда тагын шушы ук автобуска каршы чыга. Кулында берничә кирпеч икмәк салынган җыйнак капчык булыр. Икмәк исләре аңкытып килеп керер, түр ишек янындагы ялгыз утыргычка утырыр, капчыгын ипләп кенә тез өстенә салыр, аннары, машина алдыннан йөгерүче юлга төбәлеп, тирән уйга калыр… Ара-тирә генә куен кесәсеннән күн тышлы юка дәфтәрен алыр, шуннан нидер укып, иреннәрен медер-медер китереп барыр, бераздан тагын юл гаменә бирелер…

    Шундый сәер карт ул! Юк, хәзер алай ук сәер дә тоелмый инде. Элгәрерәк елларда бу Хода бәндәсенә күнегә, ияләшә алмыйча интекте Өлфәт. Әллә нинди гамьле-сагышлы, ничектер үз эченә бикләнеп яши торган карт, ахры, ул. Киемнәре дә сәер — ничә еллар буе шул күк җиләнен салмас, аягында иске генә күн читек, аның өстеннән шундый ук күн чүәк киеп куяр… Иң кызыгы — аның йөз-чырае; бу чырай егерме биш ел буе бер тамчы да үзгәрмәде бугай — сөт кебек ак, җыйнак, мөлаем сакал-мыек, шомырт кебек чем-кара төймә күзләр, ул төймәӘләр өстендә — кыйгачлап киткән ак кашлар… Кыска, тигез итеп алынган ак чәче өстеннән шәмәхә төстәге бәрхет түбәтәен киеп куя, кышын бу түбәтәйне туза башлаган солдат бүреге, ә җиләнен кыска тун алыштыра. Тагын… Сакал-мыегына чорналган юка һәм киртләч иреннәре, әкиятләрдәге изге затларда гына була торган кылыч борыны аның мөлаем, матур йөзен бер дә бозмыйлар, киресенчә, ниндидер үзгәлек, гайре табигыйлек биреп торалар…

    Чынлап та, ниндидер изге карт булды, ахры, ул. Башкалар кебек зарланмый, үртәлми, беркемне дә сүкми, гайбәт сатмый… Аның үз дөньясы, үз гаме… Йөзендәге аклык, чисталык, сафлык бу “могҗиза”ның күңеленнән, җаныннан саркып чыга — Өлфәт моны бик күп еллар элек үк тойды. “Авыл мулласы, имамы яисә аның ак бабае, аксакал карты булырга тиеш бу” дип уйлап куйган иде ул вакытта. Әллә бу гөнаһлы җир заты булмыйча, кешеләрне рәткә кертер өчен, аларга аз гына булса да илаһи шаукым, ахирәт гаме бирер өчен җибәрелгән Хода илчесе яисә берәр изге фәрештәме ул? Ә бит нинди тыныч, итагатьле, кешелекле… Иманлы. Ул булганда, җан тынычлана, күңел үз урынына утыра, йөрәктәге, бәгырьдәге ташлар эри…

    Шулай да бөтенләй үк күк кешесе, илаһи зат түгел, ахры, ул. Әнә җир белән, кешеләр белән аерылмаслык итеп бәйләп куя торган бер дәлил бар. Аны күрми калу мөмкин түгел! Түшенә беркетелгән ялтыравыклы медаль — үткән сугыш билгесе… Кайсыдыр Җиңү бәйрәӘмендә һәр фронтовикка биреп чыкканнар иде аны. Димәк, бу карт та хәтәр сугышта булган, шушы җиребез өчен, илебез, халкыбыз өчен хәләл канын койган. Шулай булгач, нинди изге-илаһи карт инде ул…

    Мөсәллим исемле бу картны җир гаме, кешелек хәяты белән турыдан-туры бәйләгән икенче бер нәрсә — ул кулындагы капчык булгандыр. Өч-дүрт кирпеч ипи салынган бу капчык Өлфәтнең күз алдында берничә мәртәбә тузып өлгерде, бер-ике ай элек кенә аңа тагын бер уч кадәрле ямау кунды. Нигә сер булсын? Бәлки, ул ялгызы гына яшидер, ипи салырга кешесе юктыр? Хатыны вафаттыр, ә балалары читтә гомер сөрәдер? Ярты авыл шундый бит хәзер. Бәлки… Бәлки, бу карт күп мал асрыйдыр? Өлфәтнең ишеткәне дә, күргәне дә бар — хәзер кеше абзардагы дуңгызын да шәһәрдән алып кайткан күмәч белән туйдыра… Юк ла, Мөсәллим карт алай эшләмәс. Ялгыз җан бу. Хәтта… япа-ялгыз!

    Өлфәт тагын бер нәрсәгә игътибар итте: Биектау картының күп эшләүдән яргаланып, сөялләнеп беткән учлары, йомры буынтыклы бармаклары да кара җирдә хезмәт иткән адәм затыныкы иде. Ул бармакларны, кан тамырлары бүртеп өскә калыккан нечкә беләкләрне күргәч, әле берничә минут элек кенә күңелдә калкып алган сәер уйлардан оялып куясың…

    Шулай да бу кеше — гадәти генә татар кешесе түгел. Әйе-әйе, беренче күргән көннәрдән үк Өлфәт аның татар булуына шикләнмәде. Карт белән бергә кергән кешеләр: “Мөсәллим абзый! Әйдә, кил, утыр…” — дип, чат татарча өзгәләнеп торалар әнә. Карт үзе сөйләшми. Баш кагып кына рәхмәт әйтә дә бушаган урынга килеп утыра. Аннары Өлфәт аны үзе чакыра башлады. Ишек янындагы урынны, вак-төяк әйберләрен куеп, Биектауга кадәр саклап алып килә дә, юлда Мөсәллим карт күренүгә, тиз-тиз генә бушатырга керешә… Карт үзе дә моңа бик тиз күнекте: ишектән керү белән, як-ягына каранып та тормыйча, шул бушаган урынга җәелеп утыра, янына берәр баланы чакыра, аннары кулына күн дәфтәрен ала…

    Әнә шул дәфтәр серле итә дә инде бу картны. Көрән тышлы әлеге күн дәфтәрен һич кенә дә кулыннан төшерми шул ул. “Догалык түгел микән?” — дип уйлаганы булды Өлфәтнең. Чөнки изге-илаһи догаларны гына шулай кадерләп тоталар, шулай бирелеп, ниндидер серле-сихерле, ахирәти дөньяга китеп, онытылып укыйлар…

    Әйе… Еллар узу белән бу картта күп нәрсә үзгәрде — киемнәре дә тузды, алышынды, йөз-битенә аклык кунды, шулай ук юл да, урманнар, авыллар да, хәтта дөнья үзе дә үзгәрде, алышынды… Ә менә Мөсәллим карт кулындагы күн дәфтәр шул килеш калды. Тагын… теге сорау калды: “Ниләр язылган икән бу серле дәфтәргә?”

    2

    Өлфәт Мөсәллим картны берничә мәртәбә сөйләндерергә тырышып карады. Әмма моңардан берни дә барып чыкмады. Өлфәт: “Нихәл, абзый?” — ди. Карт: “Ходайга шөкер”, — ди. Өлфәт: “Бүген көн кызу”, — ди. Карт моңа: “Кызуга түзеп була, салкыны хәтәр”, — ди. Шуның белән вәссәлам! Һич кенә дә сөйләшеп китә алмыйлар. Унбиш-егерме ел эчендә күп булса унбиш-егерме минутлык сүз җыелгандыр.

    Ә менә соңгы берничә елда Мөсәллим картның “теле ачылды”. Ул сөйләшә башлады. Барыбер күп сөйләшми, әмма йомгак сүткән кебек матур, йомшак тавышы белән, сүз артыннан сүз тезеп, уй йомгагын сүтә дә сүтә…

    Бөтен хикмәт Җиңү бәйрәмендә, ямьле, кояшлы май көнендә килеп чыкты. Ул көнне Мөсәллим карт үзенең ипи капчыгын алмаган иде. Өстенә дә рәтлерәк киенгән, хәтта түшенә дә, берне генә түгел, дүрт медаль таккан!

    Исәнләшкәч, хәл-әхвәлләр белешкәч:

    — Кайсы фронтта сугыштыгыз соң, Мөсәллим абзый? — дип сорап куйды Өлфәт.

    Карт мондый сорауны көтмәгән иде булса кирәк. Сискәнеп башын күтәрде. Бер мәлгә, тын калып, Өлфәтнең күзенә керердәй булып карап торды. Аннары, авыр сулап, бөтен күңелен, җанын, тәнен бушатып җибәрде:

    — Минем фронт теге якта булды, туганкай… — Үзе, шул үзе әйткән фронтны күзләгәндәй, юл очындагы офыкка төбәлде…

    Өлфәт шунда ук аңлап алды: бу карт пленда, тоткынлыкта булган икән. Инде нишләргә — тагын да сорашыргамы, кагылыргамы аның бу хәтәр ярасына? Әллә телне тешләргәме? Сүз башлагач, сорашасы да килә. Әмма… Картның бәгыренә дә бик төшәсе килми… Әнә бит ничек сискәнде. Күзләрен күрсәң иде!..

    Бөтенләй көтмәгәнчә килеп чыкты, сүзне Мөсәллим карт үзе дәвам итте:

    — Сугышка керү белән барып каптым. Нәрсә эшлисең иске мылтык белән, аңа өстәп бирелгән биш патрон белән?! Соңгы патронымны атканымны хәтерлим. Кинәт янымда җир кубарылды, мин мәрткә очтым… Фашистның иң хәтәр лагерьларын күрергә туры килде. Өч мәртәбә качтым. Тоттылар… Эттән талаттылар… Бер мәртәбә стенага терәп аттылар. Анда да йөрәккә тидерә алмадылар, исән калдым… Шул лагерьлар минем фронтым булды…

    — Ничек котыла алдың соң ул мәхшәрдән?

    — Дөрес әйтәсең, мәхшәрнең дә мәхшәре инде ул плен дигәннәре… Поляк партизаннары килеп коткарды. Тәнемдә җаным гына эленеп тора иде…

    — Мөсәллим абзый, анда, тегендә, иң кыены нәрсә булды? Кыйналумы, этләреме, әллә ачлыкмы?

    — Юк, туганкай, кыйналуга да, эт талавына да түзеп, хәтта күнегеп була. Ачлыкны да тоймый башлыйсың берзаман… Ашау эләккәндә генә ачлык хәтәр бит ул. Пленда иң кыены — хатын-кызлар…

    — Ничек инде?

    — Юк ла, ул турыда әйтмим. Безнең бараклар янәшәӘсендә хатын-кызлар барагы бар иде. Ирләр лагерена хатын-кызлар нигә кирәк булган дисеңме? Юк, белмисең. Ныграк тотын, рулеңне кулдан ычкындыра күрмә. Фашистларның хайвани ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тоталар иде аларны… Хатын-кызлар ягында ашау да әйбәтрәк иде. Немец офицерлары шуннан хатын-кызларны алдырып торалар, бик сирәкләр генә кире әйләнеп кайта. Аларның канга баткан, кыйналып, тешләнеп, ботарланып беткән гәүдәләрен барак алдына китереп ташлыйлар… Офицерлардан соң бу гөнаһсыз кызларны әзмәвер солдатларга бирәләр, шуңа да сакчылар йортыннан күпләр исән чыкмый. Шушы хәлгә ике катлы тимерчыбык койма аша карап торабыз… Меңәрләгән ир-ат каршында ыңгырашып ята өзгәләнеп беткән җансыз гәүдә… Их… Үләселәр килә шул чакта!.. Бу хәлгә чыдый алмыйча, чәнечкеле чыбыкка ташланган тоткыннар да булды. Аларны шундук атып төшерәләр. Мин дә ташландым. Тидерә алмадылар, үзебезнекеләр тартып алды…

    — Хәтәр хәлләр булган икән… Сугышның бу фронты хакында берни дә белмибез бит без…

    — Белмәгез дә, кирәкми дә… Йөрәгегезне бетермәгез…

    Мөсәллим карт төшеп калды. Өлфәт исә әле генә күңелендә барлыкка килгән авырлык белән торып калды. Ике төрле хис кичерә иде ул. Иң элек картның аңа, нәкъ менә аңа күңелен ачуына сөенде ул. Ләкин Өлфәт бу сөйләӘшүдән соң үз күңеленә яңа гамь, яңа, әлегә таныш түгел уйлар өермәсе алуын да бик яхшы төшенә иде. Шулай булып чыкты да — очрашкан саен, сүзгә-сүз ялганып, әңгәмә дәвам итте. Бер ачыла башлаган карт үзе дә туктый алмады — ничәмә-ничә еллар буе күңел төпкелләрендә асраган уй-хатирәләрен түгеп бетерергә, бу авырлыктан күңелен бушатырга тиеш иде. Шулай итеп, аларның икесе өчен дә өр-яңа дөнья ачылды. Алар көннән-көн бер-берсенә якынайдылар, үз була бардылар.

    Бер сөйләшү вакытында хатын-кызлар барагында Вәрисә исемле татар кызы булуы, Мөсәллимнең читтән генә аңа мәхәббәт тотып йөрүе ачыкланды. Донецк тирәсеннән куып китерелгән бу кыз белән чәнечкеле койма аша сөйләшеп, хәбәрләшеп торган ул. Чибәр булган Вәрисә. Шуңа күрә дә еш чакыралар икән аны офицерлар. Әмма солдатларга бирмиләр. Үзләре өчен генә тоталар.

    Бервакыт офицерлар йортына барудан баш тарта Вәрисә. Андый очраклар булгалый икән. Мондый кызлар озак яшәми. Аларның үз җәзасы. “Отказник”ларны ирләр барагына алып килеп көчлиләр. Бөтен ир-ат әсирләр алдында. Егермеләп солдат, коридор ясап, ике рәткә тезелеп баса. Уртага куелган өстәл өстенә җәзага тартылган хатын-кызны йөзтүбән яткырып бәйләп куялар. Аннары чиратлап үзләренең кара эшләрен башлыйлар… Мондый җәзадан соң хатын-кыз исән калмый… Мондый җәзадан соң ир-атларның да йөрәге исән калмый…

    Бердәнбер көнне Мөсәллимнәр барагына Вәрисәне сөйрәп алып киләләр. Алып киләләр дә, кызның кыйналудан күгәреп беткән шәрә гәүдәсен өстәлгә капландырып бәйләп куялар… Барактагылар Мөсәллим белән Вәрисә арасындагы хәлләрне яхшы белә. Алдан ук хәсӘтәрлек күреп, Мөсәллимне өске кат түшәккә бәйләп ыргыталар да, авызына чүпрәк тутырып, өстенә иске-москы ташлыйлар. Мөсәллим үзе берни дә күрми. Әмма ул Вәрисәсенең зарлы-каргышлы тавышын, ачыргаланып-өзгәләнеп ыңгырашуын, сүнә барган карашы белән тирә-якта җыелып торган әсирләр арасыннан Мөсәллимне эзләвен, аның соңгы сулышын, аһын күңеле-җаны белән тетрәнеп тоя… Шушы тетрәнү, шушы тоем аны гомере буе эзәрлекли, шушы тоем аны үтерми дә, исән-имин дә яшәтми…

    Вәрисәсез калган Мөсәллим үзе дә якты дөньядан ваз кичә. Үлем эзли, әҗәл чакыра, әмма, үч иткәндәй, әҗәл аны үзенә алырга теләми, изаланып, җәзаланып яшә әле, дигән кебек, усал елмая да читкә китеп бара…

    Бервакыт ул баракта ялгызы кала. Ерак почмакта үлем көтеп яткан мишәр карты исәпкә керми. Аның татар икәнен белми әле Мөсәллим. Чүпрәк-чапрактан элмәкӘле бау ясап, аны түшәмдәге чөйгә элеп, асылынырга йөргән Мөсәллим янында көтмәгәндә-уйламаганда пәйда була ул. Каян хәл-егәрлек алган диген. Ай буе кузгалмыйча, кеше кулыннан эчеп-ашап яткан, сөяк-тактага калган бу шәүлә, чын Хозыр-Ильяс булып, Мөсәллим каршында басып тора, имеш!..

    — Нишлисең син, Хода бәндәсе?

    Ярым үлек картның берни булмагандай янында басып торуына әллә ни аптырамый Мөсәллим. Аны мишәрӘчәләп әйтелгән татар сөйләме ныграк сискәндерә.

    — Мин… Мин…

    — Үлем чакырасыңмы? Сәгатең сукмаган килеш якты дөнья белән саубуллашасыңмы?

    — Кем син?

    — Кем дип уйлыйсың соң?

    — Мине алырга килгән Газраил түгелдер бит?

    — Кем-кем, ә Газраил түгел…

    — Алайса кем соң?

    — Нижгар мишәре мин. Хәбибрахман дигән кеше.

    — Сине үлә диләр иде бит…

    — Минем янга үлем бүген киләчәк… Ә син кеше өлешенә кермәкче буласың…

    — Яшисем килми минем, беләсеңме шуны, юкмы?! Фашист пулясыннан да үләсем килми!..

    — Беләм мин синең тарихны…

    — Белгәч… Яшәр идеңме соң син шуннан соң? Ул кыз бит миңа рәнҗеп китте...

    — Рәнҗемәде ул сиңа. “Минем өчен дә яшә, икебез өчен дә яшә”, — дип, шушы фани дөньяны васыять итеп китте…

    — Син каян беләсең моны?

    — Беләм… Мин — үләсе кеше. Ә үләр алдыннан адәми зат теге дөнья белән аралаша. Мин ул кызның йөрәк тавышын, җан сагышын ишеттем, тойдым. Ул сиңа шушы сугышка, шушы фаҗигаләргә, үлемнәргә үч итеп яшәргә кушты…

    — Шулаймы, чынлап әйтәсеңме?

    — Ходай каршына барырга торган кеше ялганлый аламы, йә әйт?..

    — Чынлап шулай дидеме?

    — Шулай диде. Син аның өчен дә, башка бик күпләр өчен дә, менә минем өчен дә яшәргә тиеш, олан. Син — нык егет. Татарлар — чыдам халык. Ярсуыңны, ачуыңны басып тота алсаң, исән калырга тиеш кеше син. Миннән әманәт шул. Үлем турында уйлама, яшәү турында кайгырт. Минем бу сүзләрем генә рухыңны ныгыта алмаса, менә гомерем буе үзем белән йөрткән, ата-бабалардан әманәт-ядкарь булып тапшырылып килгән догалык дәфтәрен калдырам… Яшәп булмаслык кыен чакларыңда тот та шушы дәфтәрне ачып укый башла. Күңелеңне тынычландырыр, рухыңны ныгытыр, иманыңны саклар, өметеңне кайтарыр догалар шунда булыр…

    Шулай ди дә Хәбибрахман карт куеныннан күн кенәгә чыгарып бирә. Аннары, хәлсез аякларын чак-чак өстерәп, үз почмагына китә, түшәгенә ятып, җан тәслим кыла. Мөсәллим, аның артыннан барып, күзләрен йомдыра, кулларын, аяк-санакларын җыеп, аны соңгы юлга әзерли… Хәбибрахман картның мәете өстендә ул шушы серле һәм изге дәфтәрдән беренче “дога”ны укый: “Үлемгә әзерлән, әмма яшәү турында кайгырт…”

    3

    Мөсәллим исән кала. Әсир мишәр картының “Догалыгы” аның күңел көзгесенә, иман шартына әверелә, һәрдаим саклап, яклап тора. Саргаеп, майланып беткән кәгазь битләренә матур гарәп хәрефләре белән тезелгән тигез юллар Мөсәллимнең язмыш тамгасына, яшәү, гомер мәгънәсенә әверелә.

    “Кеше дә тамырлы булырга тиеш. Кешенең тамыры — иман”.

    “Нәрсә ул ирек? Ирек ул — Аллаһы Тәгаләгә буйсыну”.

    “Кеше изгелек кылганда да, явызлык кылганда да, беркем күрми дип уйлый. Кеше бервакытта да ялгыз түгел. Аның янында һәрвакыт Ходай Тәгалә тора…”

    “Нәрсә өчен яшәгәнен аңлаган кешене җиңеп булмый”.

    “Шулай яшәргә кирәк: кешеләр белән аралашканда, синең җаныңнан фәрештә очып чыксын”.

    Поляк партизаннары азат иткәч, Мөсәллим һөҗүм итеп баручы совет гаскәрләренә кушыла. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү яулап, ялгыз анасы янына кайткан егетне өйдә яңа сынау көтә — фашист тоткынлыгын искә төшереп, аны тагын зинданга ябып куялар. Сигез ел буе лагерьдан лагерьга күчеп йөргән Мөсәллим теге догалык дәфтәрен дә үзеннән калдырмый. Ничек кенә яшереп йөртми ул аны! Бөтен догалыкны яттан белсә дә, югалтырга теләми, ул югалса, иманыннан, ышанычыннан, өметеннән, хәтта гомереннән мәхрүм калыр кебек тоела аңа. Могҗиза да шунда — кыен хәлдә калган чакта шул дәфтәрдән берәр хикмәтле сүз пышылдау да җитә. Афәт кагылмый, кайгы-бәла урап уза, өмет ташламый…

    “Ышануда өмет нуры яши…”

    “Өмет һәрвакыт бәхет булып туа…”

    “Кешедә өмет иң ахырдан үлә. Аннан соң гына аның җаны үлә…”

    Совет лагерьларында да шул ук хәл: хатын-кыз заты төрмә сакчылары, надзирательләр, конвойлар итеге астында яши. Андагы кимсетелүләр, җәберләнүләр дисеңме, төрмә башлыкларының майга лакылдап торган гәүдәләре астында изелүләр дисеңме… Баш бирмәгәннәрне уголовниклардан, “блатной”лардан көчләтәләр… Кайсыдыр баракка өч көнгә ташланган бер кызның үлеменнән соң сәяси тоткыннар баш күтәрәләр. Бөтенесе белән бергә Мөсәллимне дә сыпырып алып чыгып киӘтәләр. Совет палачлары фашистлар эшләмәгәнне эшлиләр: тоткыннарның җан җирләрен, нәсел капчыкларын өстәлгә салып төяләр… Чыдый алмаганнар стенага ыргый, маңгайларын ташка ора, шулай гомерләреннән ваз кичәләр, чыдаганнар, җан җирләре корып, нәселсез кала… Мөсәллим дә, ике атна буе, аяксыз-буынсыз килеш, кан эчендә ята. Барактагы бер яһүд карты ниндидер дәвалар белән аның гомерен саклап кала калуын, әмма ирлек гайрәтен кайтара алмый инде… Бу юлы да күн дәфтәрдәге хикмәтле сүз тынычландыра. Мөсәллим аны күңеленә уеп язып куя: “Нәфрәтеңне кешелеклегеңнән өстен куйма. Нәфрәт — коллык хисе. Һәр нәфрәтӘләнү кешене бераз үтерә. Һәр каргыш кешене күпләп үтерә…”

    Лагерьдан кайткач та, реабилитацияләнгәч тә озак еллар буе милиция каршында хисап тотып яши ул. Төпле генә бер эшкә урнаша алмый. Алам дип тә тормыйлар. Киез итек басып, тун тегеп, колхоздагы төзелеш эшләрендә катнашып гомер үткәрә. Баштарак шикләнебрәк йөрсәләр дә, тора-бара ул авылның иң хөрмәтле картына, аксакалына әверелә. Яңа төзелгән мәчеттә имам урынына баса. Әмма күңелен Коръән Кәрим белән ныклап бәйләп куйгач та, Мөсәллим гомере буе йөрәге янында йөрткән “Догалар”ыннан аерылмый, аны, Корьән сүрәләре белән бер күреп, өенең дә, күңеленең дә иң түр шүрлегендә тота…

    “Тормышта кешегә иң авыр бирелгән нәрсә — хакыйкать белән сөйләшергә өйрәнү…”

    “Кешегә дөреслек иң элек үзе өчен кирәк!”

    Өйләнми. Авылның менә дигән кызларын димләп карыйлар. Үз хәлен үзе генә белә Мөсәллим. Әмма… Җан җире сау булса да өйләнмәс иде ул. Фашистлар ботарлап ташлаган Вәрисәнең кайгылы йөзе өнендә дә, төшендә дә тынгылык бирми йөдәтә… Мескен әнисе төннәр буе улының түшәге янында утырып чыга. Төш шаукымыннан җан очырыр яисә дивана булып калыр дип шикләнә ул.

    Әнисен җирләгәч, Мөсәллим бөтенләй үз күңеленә кереп бикләнә. Халык белән аз аралаша, замана борчуларыннан, сәясәттән ерак тора. Авыл кешеләре киңәш-табыш итәргә килгәлиләр. Кемгәдер догалык-бөти язып бирә, кемгәдер шәмаил-тугра ясый, кемнедер хәтәр авырудан өшкереп имләгәндәй итә, кемнеңдер югалган әйберен эзләп, язмышын юрап, китап ача… Мулла булып йөргән бу серле картның сәер гамәлләренә халык бөтенләй дә үртәлми, аның саф, иманлы күңеленә ышанып, тынгысыз җаны, авыру тәне белән бергә, үзенең изге хисләрен, газиз язмышын да рәхәтләнеп тапшыра… Ә һәр язмышка җавап бар, һәр борчуга дәва бар, һәр күңелгә яраклы дога-сүз бар…

    “Яхшылыкны кимсеткән чагында, явызлык ишек төӘбендә посып торыр…”

    “Сабый язмышы хакыйкатьтән өстен…”

    “Бала чагыннан үсеп чыккан кешедә өмет бар… Балалыгын югалткан кеше кешелеген дә тиз югалтыр…”

    “Хыянәт-ялганны кичерү гомер кичерүгә караганда да авыр”.

    “Һәр язмыш бәхетле булып туа…”

    “Аерылышу өчен мең сәбәп табу да кыен түгел, очрашу өчен бер сәбәп табу да кыен…”

    “Кешедәге иң мөһим сыйфат — кешелеклелек…”

    Өлфәт соңгы берничә елда Мөсәллим картка шулкадәр күнекте, аның белән очрашасы килеп, шимбә көннәрен түземсезлек белән көтеп ала башлады. Язмышының кайсыдыр ягы белән Мөсәллим карт язмышына бәйләнә баруын тойды ул. Мөсәллим карт белән ныграк аралашкан саен, үз тормышы, яшәеше хакында күбрәк уйланды.

    Менә ул да яшәгән булып яши. Нигә “яшәгән булып”? Әйбәт яши ул! Һәрхәлдә, башкалардан бер ким җире дә юк. Хатыны Нурия белән ике малай үстерәләр. Авылдагы әти-әниләренә булышып торалар. Бакчалары бар. Иске генә булса да, “Москвич”лары йөреп тора. Иң мөһиме — тупылдап торган ике малай үстерәләр. Өлфәт тоя гына түгел, төгәл белә: ул үз гомерен шушы малайларга багышлады, алар өчен яши, алар өчен көн дими, төн дими, баранка әйләндерә…

    Ләкин… Олы кеше гомере өчен бу гына аз түгелме? Кеше балаларыннан, гаиләсеннән кала, үз асылын, үз җанын да кайгыртып, туктаусыз тәрбияләп, камилләштереп яшәргә тиеш түгелме соң? Кеше булу — ир яисә ата булу гына түгел бит әле… Һәр кеше бераз гына рухи зат, хәтта пәйгамбәр булырга тиеш түгелме? Дөньялыкта үз урынын табып, кешеләр арасында изге исемен калдырып, теге дөньяга гына түгел, мәңгелеккә китәргә тиештер ләса ул? Моның өчен янәшә гомер кичерүче адәми затларга ныклык бирерлек, аларны рухландырырлык, өметләндерерлек, тәртипкә, әхлакка, иманга күндерерлек сүз-догалар белергә, бу догаларны укырга, әйтергә өйрәнергә кирәктер? Кешенең якты дөньядагы максаты гомер сөрү генә түгел бит (әнә сөрү сүзе үзе үк аның карашын җиргә кадаклап куя), кешенең максаты — кешелеккә генә түгел, изгелеккә ирешү дә…

    4

    Менә айдан артык инде Мөсәллим карт юлга чыкмый. Өлфәт нәрсә уйларга да белмәде. Вакытын, көнен үзгәрткәнме, әллә авырып киткәнме? Картның урыны буш йөри. Өлфәт аңа беркемне дә утыртмый.

    Бүген ул тәвәккәлләде. Әйбәт кенә җай да чыкты. Кире кайтканда кеше күп түгел иде. Арткы урындыкта бер-беренә сыенышып утырган ике яшь җилкенчәк белән шәһәргә сөт алып килеп саткан бер авыл апасы гына. Өлфәт аларның ризалыгын алды да Биектау станциясенә төшә торган юл чатында автобусын туктатты. Төшеп, үткән-сүткән кешеләрдән сораша башлады.

    Мөсәллим картны авылда яхшы беләләр иде. Ул яшәгән урамны әйбәт итеп өйрәтеп җибәрделәр. Шулай да Өлфәт бер нәрсәгә игътибар итте. Кешеләр, Мөсәллим карт хакында ишетү белән, ничектер сагаеп калалар, бер-берләренә карап алалар да, картның кайда яшәгәнен аңлаткач, артыгын сөйләшмичә, тизрәк китү ягын карыйлар.

    Мөсәллим карт йортына җитәрәк:

    — Мөсәллим абзый өйдә микән? — дип сорады Өлфәт. Апа телсез калды, аннары, авыз эченнән нидер мыгырдый-мыгырдый, җавап та биреп тормыйча, сихердән качкан кебек, ашыгып үз юлына китеп барды… Өлфәт тагын да ныграк сәерсенде. Шул апа белән очрашудан калган аптыраулы йөзен тәбәнәк кенә йортның кечкенә капкасына тыкты. Ишегалдында җан әсәре күренмәде. Тавыш-мазар да ишетелми. Әмма ишек ачык, ишек төбендә берничә пар кәвеш тезелеп тора.

    Өлфәт кыюсыз гына ихата түренә үтте, өй ишегенә якынлашты. Аның машина исеннән, бензин исеннән котылып кына килгән борынына тәмле аш-су исе килеп бәрелде. Ниндидер сәер тойгы биләп алды Өлфәтнең күңелен. Япа-ялгыз яшәгән карт өендә ниндидер мәҗлес барамы? Ай-һай серле, хәтта шомлы бу дөнья… Хәзер ачылачак ул сер… Менә шушы ишектән керәсе дә…

    Ләкин өй эченә барып кергәч тә, сер ачылмады. Киресенчә, Өлфәт үз алдында пәйда булган күренештән егылып китә язды. Исәнләшергә дә онытты, ахры. Өйдәге манзара, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә шомлы иде. Бүлмә уртасында озын өстәл куелган. Аның тирәсендә, кулларын догага кушырып, егермеләп карт утыра. ТүрӘдә кайсыдыр чалымнары белән Мөсәллим картны хәтерӘләткән чандыр хәзрәт менеп кунаклаган. Ул, күзләрен йомып, эченнән генә ниндидер дога укый иде булса кирәк. Шулкадәр үз күңеленә кереп киткән, дога шаукымына бирелгән, хәтта Өлфәтнең керүенә керфек тә какмады. Аның каравы калганнар, бердәй булып, чакырылмаган кунакка табан борылдылар. Алар арасында Мөсәллим карт юк иде. Өлфәт, ниндидер кыштырдау ишетеп, ярты өй эчен алып торган мич ышыгына күз салды. Анда яулыкларын артка бөреп бәйләгән ике әбекәй казан тирәсендә аш-су мәшәкате белән йөри иде…

    — Мөсәллим абзый монда торамы? — Ниһаять, Өлфәт, бөтен егәрен җыеп сорап карамакчы, шул сорауга ияреп килгән җавап белән бу сәер, сихри дөньядан җир дөньясына, гамьле, борчулы, Мөсәллим картлы хәятка кайтмакчы булды.

    Әмма сихри-әкияти тормыш һаман дәвам итте, Өлфәтне тагын да ныграк шомландырып, өстәлнең түр башындарак утырган бер кечкенә карт, сак кына торып, ишеккә таба килә башлады.

    — Син Өлфәтме?

    — Өлфәт…

    Төш, сихер шаукымы Өлфәтне инде куркытмый, бары тик, ниндидер сәер, билгесез тойгы булып, салкын уй булып, күңеленең эченәрәк керә бара иде:“Каян белә ул мине? Мин кайда? Нинди пәри туе бу? Мөсәллим карт дигәннәре чынлап та җен-пәриләр затыннан булганмы әллә? Әгәр шулай икән, бетте баш…”

    — Без сине көттек… Автобус шоферы Өлфәт бит син?

    — Әйе… Мөсәллим абзыйны эзлим мин…

    — Мөсәллим хәзрәт вафат булды. Бүген — кырыгы.

    — Кырыгы? Үлдемени ул?

    — Үлмәде, вафат булды, Ходай Тәгалә катына китте.

    — Нишләп үлде? Ничек вафат булды ул?

    — Ятты да җан тәслим кылды… Авырып, сырхаулап беркемне дә интектермәде мәрхүм. Интектерер кешесе дә юк иде аның…

    Өлфәт, тизрәк саубуллашып, бу шомлы өйдән чыгып китәргә теләде. Ишеккә таба борылды.

    — Хушыгыз…

    — Бер генә минут сабыр ит, олан. Без сине көттек. Мөсәллим хәзрәт вафаты алдыннан сине телгә алды. “Автобуста эшләүче Өлфәт керергә тиеш. Шуңа бирегез”, — дип, менә шушы дәфтәрне калдырды. “Кырыгымда көтегез”, — диде…

    — Мин белеп килмәдем…

    — Белеп килдең син, олан, акылың, зиһенең белән түгел, йөрәгең белән тоеп, белеп килдең. Аң-белем дөнья кулында булса, җан-йөрәк Ходай Тәгалә кулында, олан, шуны онытма…

    Өлфәт теге карт сузган күн дәфтәрне кулына алды да, рәхмәт әйтеп тә, саубуллашып та тормыйча, тышка атылып чыкты. Урамда беркем дә юк. Як-ягына каранып, берара сулыш алып, ис җыеп торды, аннары, йөгерә-атлый, урам башында калган автобусына таба китте. Бераз баргач, кулындагы күн дәфтәрне исенә төшерде, кискен туктап, аның очраклы бер битен ачты. Укып китте: “Һәр кешедә бәхетле рух яши. Кешене рәнҗетсәң, бу рух тирәнгә төшеп яшеренә. Кешене сөйсәң, дәртләндерсәң, өметләндерсәң, аның бәхетле рухы шунда ук өскә калка, үзен дә, хәятны да куандыра…”

    Өлфәт тагын ачты, тагын укыды, тагын, тагын…

    Менә иң соңгы бит. Аңа шәмәхә кара белән ап-ачык итеп: “Һәр яңа буынның гомере алдагы буынга караганда мөһимрәк, озынрак, чөнки һәр кеше үлгәннәр өчен дә яшәргә, аларның гомерен дәвам итәргә тиеш”, — дип язып куелган иде.

    Декабрь, 2001

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх