• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ФӘРЕШТӘ

    1

    Бүгенге табышын барлый-барлый, Йосыфның башы катты. “Барлыгы унике сыра шешәсе җыелган. Бишесе караңгы төстә, алары кыйммәтрәк тора. Биш мәртәбә 1 сум 10 тиен… 5 сум 50 тиен була; җидесе — 80шәр тиенлек. Менә сиңа 5 сум 60 тиен. Аракы шешәләре күбрәк. Шулай булмыйча, аракыны сырага караганда күбрәк эчәләр… Егерме ике шешә. Бөкегә көйләнгәннәре ун шешә. Димәк, 10 сум. Калган уникесе — 9 сум 60 тиенлек… Җәмгысы күпме була инде? 30 сум… 70 тиен… Моңа ипи алырга була, вак балык, кефир, тәмәке… Шуның белән вәссәлам! Юк, бүген хәл алай ук начар түгел. Тамагы туячак, тәмәкесе булачак… Бу азмыни?! Төштән соң базар тирәсендә кайнашып алыр… Ул тирәдә барыбер нидер чәлергә мөмкин… Анысы кичкелеккә…”

    Йосыф ике авыр төенчеген ике кулына җайлап тотты да, шул төенчекләрдән башларын сузып торган шешәӘләрен шылтырата-шылтырата, урамның каршы ягында урнашкан азык-төлек кибетенә таба китте. Аның бер почмагында эчемлекләрдән бушаган савыт-сабаны кабул итү өчен махсус бүлек ачканнар. Йосыф кебек эшсез сукбайларга җан асрарга булышучы бердәнбер изге урын шушы була инде. Менә хәзер дә ул шушы урынга барыр, канга тулышкан, кызыл йөзле, таза әзмәвер затның алдына шешәләрен тезеп куяр, аның майга бүртенгән бармакларыннан таушалып беткән өч унлык, тагын 50 тиен акча алыр (бу әзмәвер ир һәр сукбайдан, ни өчен икәнен әйтеп тә тормыйча, 20 тиен тотып кала), аннары күршедәге кибеткә керер, бер көнгә тамагын бөтенәйтер, тормышын көйләр… Шулай үзенең гомерен дәвам иттерер…

    Юк, Йосыф бомж түгел. Аның әйбәтме-начармы фатиры бар, туган ягы, авылы бар, туган-тумачасы, газиз әнкәсе бар, яхшы гына танышлары, иптәшләре бар. Эше генә юк. Эше дә бар иде. Тормышы да, хыяллары да, күзе төшеп йөргән кызы да бар иде. Кайсыдыр бер мәлдә нидер булды аның белән, Йосыф үзе дә ныклап аңлап бетерә алмый калды. Бердәнбер көнне ихтыяр көче төкәнеп, күңеле җебеде, яшәүнең ямен, тормышның мәгънәсен югалтты… Кыскасы, рухы какшады. Эчкечелеккә бирелеп китте, эшен ташлады, урамга чыкты… Ә урамда юньсез дуслар тиз табыла икән…

    Нәрсә булды соң, нәрсә? Нәрсә булды?.. Ул вакытта нәрсәдер булды. Тик нәрсә? “Перестройка” диделәр. Янәсе, үзгәртеп, дөресрәге, җимереп, яңадан коралар!.. Иң элек партия бетте, профсоюз… Аннары ваучерлар белән алдадылар, эш хакын бирми башладылар, кибетләр бушап калды… Кибетләр генә түгел, күңелләр, җаннар бушап калды ул вакытта. Күп кешеләр эшсез, ашсыз калды. Күпләр урамга чыкты. Йосыф та чыкты. Яратып йөргән кызы, аңа кулын селтәп, авылга кайтып китте, әнкәсе, авылдан килеп, аны иманга китереп караган иде, ямьсез сүзләр белән куып кына чыгарды…

    Аракы сөременнән, айныткычларның камера ишекләӘре тавышыннан озак айныды ул. Шулай да айныды. Бервакыт эчүен дә ташлады, яңа “дусларын” да онытты… Әмма сөйгәнен, эшен кире кайтара алмады. Менә хәзер ялгыз башы кечкенә фатирында яшәп ята. Көннән-көн дөньяга өмете, үзенә хөрмәте кими… Күңеле суына… Әле ярый күршесендә Фәүзия әби бар. Әле ярый урам бар… Эчүчеләр бар. Димәк, шешәләр бар…

    Йосыф уйлый торган уен төйнәп бетерә алмады. Җил искән кебек кенә, каршысына кемдер очрап, бәрелеп диярлек узып китте. Узып кына китмәде, дәшеп китте...

    — Саумы…

    Кем булды бу? Йосыф башын күтәрде, борылып карады. Узып киткән “җил-кеше” дә артына борылды. Сәләмә генә киемнәргә төренгән малай кисәге икән. Ун яшьләр чамасы булыр… Күренеп тора — урам малае. Соңгы елларда андый сукбай балалар күбәйде. Ләкин бу малай бүтәннәргә охшамаган. Беренче карашка шундый ук урам малае кебек… Тик йөзе… Йөзе олы бәндәләрнеке… Күзләрендә — йөзьеллык тормыш гаме. Йөзендә дә… Хәтта җыерчыклар да бар. Әмма борчу юк, кайгы юк. Гамьле нур бар, ә борчу юк… Сәер бу, ай-һай сәер…

    “Исәнме-саумы… Әлегә исән, әлегә сау…”

    Йосыф, башын чайкый-чайкый, юлын дәвам итте. Әмма ерак китә алмады, каяндыр ажгырып килеп чыккан йөк машинасы, әллә нинди тәмуг тавышлары чыгарып, кычкыртып җибәрде. Йосыф үзе машинаны күрмәде, аның күңеле, күңеле белән бергә күзләре дә теге сукбай малай артыннан ияреп киткән иде, дөресен генә әйткәндә, тагын бер мәртәбә читкә борылып карарга аның вакыты да, егәре дә юк иде.

    Резина тәгәрмәчләрнең асфальт өстендә ачы чыелдап шуыша башлавыннан барысын да төшенде Йосыф: ул хәтәр бәлагә, афәткә юлыккан иде. Теге малай очрамаса, юлны чыгып өлгергән иде, билләһи!.. Хәзер соң инде…

    Үз хәлен чамалап алган Йосыф бер якка да тайпылмады, киң урам уртасында басып торган килеш, кулларындагы төенчекләренә чат ябышып, яңакларын авырттырганчы тешләрен кысып, инде бүтән ачмаска теләӘгәндәй, чытырдатып күзләрен йомды… Шул вакыт йөрәк турысында җиңелчә генә чәнчү барлыкка килде. “Әһә, — дип уйлап алды Йосыф, — җан очып чыгып китәргә җыена башлады…” Ул тел очына килеп эләккән беренче дога кисәген укынырга кереште: “Әмәнтә билләһи вәм йәү миләхири вәлкадәри хайриһи вә шәрриһи минәллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти…”

    Кайчандыр күрше Фәүзия карчык өйрәткән шушы дога белән Йосыф тәмам үләргә әзерләнеп бетте. Ул инде, дога белән генә чикләнмичә, аның асыл мәгънәсен дә үзенең томалана башлаган зиһене аша үткәреп өлгерде: “Инандым Аллаһы Тәгаләгә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә дәхи ахирәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһы Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң янә терелүгә…”

    Инде машина аңа килеп бәрелгән булырга тиеш. Ул үлгән булырга тиеш… Шулай үләләр икән. Ә кайда теге фәрештә? Исеме ничек соң әле аның? Әй, ничек булса да ярамыймы? Аның исемен белүдән ни файда? Ә бәлки… бәлки, ул үзе, үлеп, фәрештәгә әверелгәндер? Ул үзе фәрештәдер, изге рухтыр? Юктыр… Җир йөзендә юньле, тәртипле, фәрештә булырлык тормыш белән яшәмәде ул… Берәрсенә берәр изгелек кылдымы? Юк. Берәрсен берәр бәладән йолып кала алдымы? Юк. Хет берәр теләгенә ирешә алдымы? Юк. Юк һәм мең мәртәбә юк! Мәхәббәтен җуйды, анасын рәнҗетте — бары тик шул гына. Адәм көлкесе!.. Бөтен күк дөньясы көләр инде үзеннән… Их, кешечә яшәп булмады, юк, булмады…

    Бернинди бәрелү, имгәнү, авыртыну тоймаса да, ӘЙосыф, ниһаять, үзенең үлүенә ышанып җитте. Йөрәге турысындагы чәнчү кимеде, бераздан ул бөтенләй бетте. Җиңеләеп, бушанып калган тән-гәүдә менә-менә очып китәр кебек… Әле ярый кулларында төенчекләр бар…

    Йосыфның бу караңгы, буш, салкын дөньядан тизрәк китәсе, качасы килде. Тик менә ничек котылырга бу үлем караңгылыгыннан, гөнаһ шомлыгыннан? Ничек инде “ничек”? Күзләрне ачасы да котыласы! Ул бит әле һаман да күзләрен йомып тора. Ачарга кирәк аларны… Юк! Ачмаячак! Керфек тә кагып карамаячак. Бик шомлы, котсыз, хәтта газаплы диләр бит үлемнең теге ягын… Йосыфның зиһенендә кабат теге дога яңарды: “Инандым… үлгәннән соң янә терелүгә…”

    Шушы дога белән аның күзләре каерылып ачылып киттеләр. Һәм… шаклар катудан тагын бер мәртәбә мәрткә китә яздылар. Йосыфның күз алдында шул ук урам җәйрәп ята иде! Ул буп-буш. Ниндидер сәер тынлык. “Теге дөньяда да мондый урамнар бар икән”, — дип уйлап алды Йосыф. Әллә?.. Ул ике дөнья бер-берсенең чагылышы гына микән? Шулайдыр… Әнә бит нинди илаһи тынлык… Матур, гүзәл дөнья… Гел изге эшләр генә эшлисе килеп тора… Сәер халәт… Сөенечле мизгел… Сөенерлек шул: Йосыфка үлемнең әйбәте, игелеклесе насыйп булды бит…

    Әнә урамның аргы башында ниндидер җанлылык пәйда булды. Аның кайсыдыр чатыннан атылып-бәрелеп тагын бер машина чыгып килә иде. Шул ук минутта күршедәге кибеттән ап-ак киемгә төренгән татар әбисе бүселеп килеп чыкты. Йосыфның болай да иләс-миләс күңеленә ниндидер билгесез шом йөгерде: болар белән бер-бер хәл булмагае… Шунда ук аның ерак күңел төпкелендә бер сәер тойгы баш калкытты. Бу инде күптән онытылып беткән җаваплылык хисе иде. Йосыф, үзен-үзе белештермичә, кабат кибет ягына борылды, әбигә таба китте.

    — Әбекәй, шунда гына торыгыз, хәзер үзем чыгарып куям…

    Әби ишетте, тротуар читендә туктап калды, көтә башлады.

    Машина гөрелдәп узып китте, Йосыф, кулындагы төенчекләрен юл читенә куеп, карчыкның беләгеннән килеп тотты.

    — И-и, рәхмәт төшкере. Ходай Тәгалә җибәргән кебек булды бу. Гел шушы урында гына чыга алмый җәфаланам. Йортым теге якта бит минем, ә кибет бу якта… Рәхмәт яусын үзеңә, балам… Бер рәхмәт мең бәладән коткара ул…

    — Рәхмәт, рәхмәт, әбекәй… — Әбинең рәхмәтенә каршы Йосыф үзе дә рәхмәт укый башлады, уң кулын күкрәк турысына куеп, берничә мәртәбә башын да игәләп алды… Сәер, мондый гадәте юк иде ләса. Йә, ярый, савабы булыр, берәр игелек булып кайтыр, нигә аның өчен аптырарга?!

    Кире урап чыкканда, Йосыфның төенчекләре тирәсендә бер урам сукбае мәш килеп йөри иде.

    — Син нишлисең? Кем син?

    — Минме? Мин… Ибрай… Ибраһим. Шешә җыям… Менә, Ходайның рәхмәте, әллә күпме шешә таптым…

    Ходайны телгә алдымы? Ә үзендә иманның әсәре дә калмаган… Көн кызуыннан, урам тузаныннан караеп каткан, шешенеп беткән йөзендә, нурсыз күзләрендә бер генә уй: “Каян эчәргә табарга?..”

    Шулай да Йосыф бу Хода бәндәсенә һич үртәлмәде. Ачуланып та булашмады. Киресенчә, аның күңелендә теләктәшлек, шәфкатьлелек хисе уянды. Үзе дә аптырады: бу кешегә ярдәм итсә, үлгән җиреннән кабат терелер, якты дөньяга кайтыр кебек иде…

    — Шулаймы?.. Әйбәт булган… Менә шулайрак, ипләбрәк тот, яме. Аракыга якын барма, ичмасам, бүген тамагыңны туйдыр…

    — Рәхмәт, туган…

    Шулай итеп, Йосыф бер минутта бернәрсәсез калды, ярты көнлек хезмәте юкка чыкты, азмы-күпме табышыннан да колак какты. Ләкин ни хикмәт аның күңелендә бер тамчы үкенеч тә юк иде. Хәтта сөенеп тә куйды әле: бүген бер сукбайның тамагы тук булачак!

    Йосыф үзен танымады. Нәрсәдер булды аның белән. Күңелендәге яңа шаукымга җавап табарга теләгәндәй, ул ары бәрелде, бире бәрелде, аннары якындагы бер эскәӘмиягә барып утырды да башын учлары белән тотып тынып калды. Шулай шактый утырды. Юк, бу юлы уй гаменә бирелмәде ул. Үлгән-беткән. Ниндидер сәер дөнья… Үткәндәге гөнаһлы дөньяның чалыш чагылышы… Моңа кадәр яшәлгәне дә мәгънәсез булды. Моннан соңгысы да мәгънәсез… Анысы хак — изге, илаһи… Ходай каршында… Әмма мәгънәсез… Сөйгәннәрнең рәнҗешеннән соң, аналарның фатихасыннан башка барыбер мәгънәсез…

    Шул вакыт Йосыфның игътибарын кайсыдыр тыкрыктан бәрелеп-сугылып килеп чыккан исерек тавыш җәлеп итте. Акырып-бакырып килүче бу бәндәне ул шундук танып алды. Бая гына: “Рәхмәт, туган”, — дип, мөлаем елмаеп калган сукбай урам буйлатып пәри туе ясап килә иде.

    Йосыф тагын бер мәртәбә акылын җуя язды. Җирдә бит ул! Гөнаһлы җирдә! Шул ук урам. Шул ук аракы кибетләре. Шул ук исерекләр… Йа Хода! Ул исән, исән! Тик… Кем соң ул хәзер? Кем?..

    Йосыф, башын талкыган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, сикереп торып, өенә ашыкты. Юл уңаеннан, ниндидер теләнчегә соңгы тиеннәрен биреп китте, каерылып ташланган ишек төбендә бөрешеп утырган аксак күгәрченгә кесәсенең кайсыдыр читендә йөргән берничә бөртек көнбагыш сипте, сынган юкә агачының кәүсәсен турайтып, үлән камылы белән бәйләп куйды…

    2

    Йосыф үз өендә сирәк була. Кайтса да, кунарга гына кайта. Шуңа күрә аны бик карамый да. Шулай күнеккән, шулай аңа ярый, хәтта ошый да. Ләкин ул бүген өенә оялып-кыенсынып, бераз җирәнебрәк керде. Караңгы, котсыз бүлмәсенә озак кына карап торды. Аннары җәһәт кенә хәрәкәтләр белән җыештырырга кереште. Төнгә кадәр чистартты ул үз бүлмәсен. Аннары үзе юынды. Иң ахырдан тәмләп чәй эчте.

    Тәрәзә артында таң беленеп килә иде инде. Ниндидер сихри, илаһи таң иде бу. Алсу да түгел. Көмешсу-ак таң… Димәк, изге таң, игелекле, өметле таң… Йосыф авылдан әнкәсе биреп җибәргән, озак еллар шкаф өстендә яткан шәмаилне исенә төшерде, аны, эзләп табып, ишек башына элеп куйды. Әллә таң яктылыгыннан, әллә шушы шәмаил нурыннан өй эче, чынлап та, ачылып, яктырып киткәндәй булды. Йосыф тынычланып тәрәзә янындагы урындыкка килеп утырды. Тын, җансыз урамга карап, уйлар гаменә бирелде…

    Һаман шул сорау: нәрсә булды аның белән? Дөнья белән нәрсә булды? Нәрсәдер булды бит… Тик нәрсә булды соң? Халыкта “иманга кайту”, “ипкә килү” дигән сүз бар, шундыйрак нәрсә кебек бу… Яшәүнең мәгънәсе барлыкка килде, ахры… Менә бит — аңа хәзер өенең чиста, пөхтә булуы мөһим, күңеленең тыныч булуы, хәтта сызылып таң атуы да бик мөһим. Һәрнәрсәдә аның катнашы бар кебек. Һәм киресенчә дә — һәрнәрсәнең аңарда эше, гаме бар сыман…

    Шул вакыт, өзелердәй булып суырылып, күңеленә авылда яшәгән газиз анасы хакындагы уйлар килеп керде. Ничек ул анда? Бердәнбер улына рәнҗеп ята микән? Кайтып килергә кирәк. Шуннан соң яши башларга да мөмкин. Ятим, үги кеше кебек күпме гомер итәргә була?! Гомер итү түгел бу, гомер сөрү. Әнә ничек белеп әйткәнӘнәр — “гомер сөрү” дигәннәр. Иң авыр эш бит ул — җир сөрү, иген игү. Гомер сөрү, димәк, авыр тормыш белән яшәү, интегеп яшәү…

    Тәрәзә төбендә утырган Йосыф ул малайны шундук шәйләп алды. Подъезд төбендәге чүп савытында нидер эзләнеп, чокчынып йөри иде бу бала кисәге. Тукта-тукта… Таныш ласа ул!.. Кайдадыр очраганы бар аның Йосыфка. Тик кайда? Кайда? Кайда гына булса да, очравы хак…

    Йосыф кичке “уборка”дан калган чүп-чарны күтәреп чыкканда, теге малай һаман әле чүп савытында казына иде. Ул инде бозыла башлаган бер банан табып алган, икенче кулына эчелеп бетмәгән сыра шешәсе тоткан…

    Ишекләрне шыгырдатып килеп чыккан Йосыфка күтәрелеп тә карамады ул. Йокыдан айнып җитмәгән, эчкә баткан күзләрен таң ягына ташлап, очкынландырып, балкытып алды да арты белән борылып басты.

    — Син кем?

    Малай дәшмәде. Ишетмәмешкә салышты. Әллә чынлап та ишетмәдеме? Йосыф якынрак килде. Кулындагы чүп-чарны зур тимер савыт эченә төшереп җибәрде.

    — Сәлам! — Йосыфның малайны үзенә таба каратасы, сөйләндерәсе килә иде.

    — Саумы…

    Әһә! Таныш тавыш бит бу! Таныш исәнләшү: “Саумы…” Ул бу сүзне кайчандыр бер ишетте инде. Әйе, кичә, урамда, кибеткә шешә тапшырырга барганда җилләнеп узып киткән иде аны бу малай. Менә тагы очраштылар… Сәер, бик сәер бу… Малае да сәер… Исәнләшүе дә… Танышы диярсең… Ә бәлки, таныштыр?

    — Әй, энекәш! Син кем буласың?

    Малай телен йотып торуында булды.

    — Әйдә миңа чәй эчәргә…

    Малай һаман “телсез” иде.

    — Әйдә миңа кереп чыгабыз, чәй суына анда… Үземә генә күңелсез…

    Малай сер бирмичә торуында булды.

    — Йә, керәсеңме? Мин киттем.

    — Син… Син Йосыфмы?

    Йосыф керә торган җиреннән кире борылды.

    — Әйе.

    — Алайса, керәм…

    — Әйдә, калма…

    Нәрсә диде? “Йосыф” дидеме. Каян белә ул аның исемен? Монысы бигрәк тә гаҗәп…

    Малайның кинәт кенә сорап куюы сәер тоелса да, Йосыф дәшмәде, салмак кына борылып, үз өенә юнәлде. Артында чаштыр-чоштыр килгән аяк тавышы аның күңеленә җылылык һәм тынычлык биреп тора иде.

    Йосыф иң элек малайга юынырга кушты. Тегеннән-моннан табып, чиста киемнәр бирде. Бераз зуррак булсалар да, килешеп куйды тагы, үз вакытында Йосыф чиста эшләрдә эшләп, затлы гына кием-салым җыеп өлгергән иде шул. Хәзер генә ул киемгә талымсызланды…

    Бар булганы белән чәй эчтеләр. Сөйләшмәделәр. Дөресрәге, күзләре-карашлары белән генә сөйләшеп утырдылар. Малай өй эчен өйрәнде. Йосыф — малайны… Шушы сабый йөзендә ничәмә-ничә генә яра җөе бар икән? Йосыф иң элек шул аркылы-торкылы җөйләргә игътибар итте. “Күпне күргән икән бу малай, ай-һай күпне татыган”, — дип уйлап алды ул. Күрүен күргән, әмма күңел көрлеген, хыялыйлыгын югалтмаган. Әнә бит үзе өй эчен күзәтә, ә күзләрендә… Балкыш! Ут! Очкын! Бигрәк тә ишек башында эленеп торган шәмаилгә озак карап торды ул. Аннары барып төзәтеп элде. Йосыф шәмаилне астын-өстен бутап элгән икән…

    — Исемең ничек?

    Малай үзе элеп килгән шәмаилдән күзен алмыйча гына җавап бирде:

    — Баки. — “А” хәрефенә басым ясап, ниндидер чит-ят телдә әйтте ул бу исемне.

    — Ягъни, безнеңчә, Бакый була инде. Ягъни “мәңгелек” дигән сүз…

    — Миңа барыбер…

    — Сиңа ничә яшь?

    — Белмим…

    — Каян соң син?

    — Белмим.

    — Берәр якын кешең, туганың бармы?

    — Бар иде, үлде.

    — Кем ул?

    — Ихтыяр бабай. Шундый исемле карт. Мин аны Ак бабай дип йөртә идем.

    — Ни өчен?

    — Бөтен җире дә ак иде аның. Сакалы, мыегы… чәче дә… киеме дә…

    — Йә, сөйләле аның хакында.

    — Нәрсә сөйлим соң?

    — Кем иде ул? Каян? Ничек үлде? Кабере кайда?

    — Кабере еракта… Урманда… Беркем дә белми.

    — Ничек инде?

    — Бер олы шәһәр читендә яшәдек. Урман эчендәге йортта. Мине ул табып алган. Ләкин ул бик карт иде. Каберен үзе казыды… Аннары ятып үлде. Үлгәндә әйтте: “Мәетемне шул чокырга төшер, — диде. — Күмеп куй”, — диде. Аннары Казанга, татар иленә барырга кушты. “Татарлар әйбәт кешеләр. Шулар арасында яшә”, — диде. Менә мин шушында яшим. Ихтыяр бабай әйткән җирӘдә…

    — Алай икән… Ә нигә детдомга кермисең?

    — Теләмим… Анда кыйныйлар. Строй белән йөрӘтәләр… Укол кадыйлар…

    Тагын тын калдылар. Чәй күптән эчелеп беткән. Әмма сүз бетмәгән әле. Моны икесе дә бик яхшы беләләр. Тик нинди сүз соң ул?

    Ниһаять, Йосыфның һаман ачыла, чистарына барган күңеле ул сүзне эзләп тапты:

    — Әйдә, минем өйдә яшә.

    — Ә? Ю-у-ук…

    — Нигә?

    — Синең караватың бер генә. Мин алай яшәп карадым инде. Бөтен кеше дә мине үзе янына йокларга яткыра…

    — Мин бит бөтен кеше дә түгел.

    — Беләм, син Йосыф.

    — Әйт әле, Бакый, бая ник минем исемне сорадың?

    — Сине әйбәт диләр.

    — Шулай булгач, әйдә бергә яшибез.

    Бакый бераз уйланып торды.

    — Минем үземнең караватым булырмы соң?

    — Булыр, нишләп булмасын! Бар инде ул. Шкаф артында гына тора.

    — Ярый, мин риза…

    Шул вакыт күршедәге Фәүзия карчык килеп керде. Ул да иртә торучан. Һәр көн таңда, кеше-мазар йөри башлаганчы, күгәрченнәргә җим чыгара ул. Ниндидер малай ияртеп кереп килүче Йосыфны күреп калган икән. Көтелмәгән кунакка таба серле генә карап алды да сузып сорап куйды:

    — Кемне апкердең син, Йосыф бала-а-ам?..

    — Бакый бу, Фәүзия әби, ул хәзер миндә яшәячәк.

    Карчык тагын бер мәртәбә күтәрелеп бакты. Бер тын сынап карап торды. Аннары, стенадагы сурәтләр белән мәшгуль малайга ымлап, Йосыфның колагына үрелде.

    — Балам, бу сабыйның күзләре бүтәнчә карыйлар…

    — Ничек инде?

    — Кешечә түгел дим…

    — Йә инде, Фәүзия апа, әллә нәрсә уйлап чыгарма. Кешечә булмый, нинди булсын инде?!

    — Җә, бетте-бетте… Әйттем исә кайттым. Нык уйладыңмы соң? Син аңа кирәкме?

    — Мин аңа кирәктерме — белмим, ә ул миңа кирәк!

    Шулай яшәп киттеләр. Бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Йосыф Бакыйның бер гадәтенә генә күнегеп бетә алмады. Малай бик иртә тора. Шәһәр уянганчы ук тора да тышка чыгып китә, әллә күпме шешә җыеп кайта. Аның каравы көндезләрен изрәп йоклый. Кичке якта тагын дөньяга чыга. Таныш кибетләрдә вак-төяк эш белешеп йөри, булганда — иң кыен, җайсыз эшләрдән дә тайчынмый.

    Йосыф аның бу тормышын үзгәртергә тырышып карады, әмма Бакый һаман үзенекен итте, Йосыф торганчы, урам дөньясына сәяхәт кылып кайта торган булды. Шулай да ул Йосыфның бер сүзен тыңлады: көн саен берничә сәгатен китап тотып үткәрә башлады. Бөтен гомерен урамда уздырган бу малай берникадәр укый-яза белә иде инде, кушу-алуны да чамалый, зиһене дә яхшы эшли.

    Йосыф үзе дә эшкә урнашты. Ерак китмәде — ишегалдында урам себерергә кереште. Хәзер ул Бакый артыннан ук тора. Чәйләп алгач, коралларын тотып, шалтыр-шолтыр урамга чыгып китә, себеркесен урам ташы өстеннән салмак кына шудырып, җыештыра башлый. Кайчагында аңа Бакый килеп кушыла. Әллә каян гына килеп чыга ул. Йосыфның искәргәне бар: мәче кебек тавыш-тынсыз гына йөри белә Бакый. Җил кебек, тын кебек…

    Тиздән алар өчәү, дүртәү булдылар. Бердәнбер көнне Йосыф күшегеп беткән, хәлсез мәче баласы тотып керде. Озак та үтмәде, Бакый аксак эт күтәреп кайтты. Тормышлары тагын да бөтенәеп, ямьләнеп киткәндәй булды. Шулай озак, бик озак дәвам итәр иде, мөгаен, әмма бер таңда аларның бу тыйнак, әмма үзенчә бәхетле тормышларына ургылып, яңа гамь һәм яңа хис килеп керде…

    3

    Ул көнне Йосыф иртәрәк чыкты. Хәтта “таң кошы” Бакый да нишләптер йоклап калды. Язгы чүп-чар күптән җыелып беткән, көзге яфракка ерак әле. Йөре шунда берәм-сәрәм төпчек җыеп… Шулай үз биләмәләрен җентекләп карап чыкты Йосыф. Ярты сәгатьтән эшен төгәлӘләп бетерде. Өйгә керәсе килмәде. Юк, йокысы качканнан гына түгел, ниндидер билгесез сәбәп бар иде моңа. Ул һаман аптырап бетә алмый: урамда машина бәреп китә язган көннән соң аның күңеле тирә-юнь тормыштагы һәр борчуга, һәр үзгәрешкә сизгеррәк була башлады. Менә бүген дә нидер сизенеп чыкты бит ул. Кемгәдер ярдәм кирәктер, кемдер бәлагә тарыгандыр кебек…

    Йосыф күрше балалар бакчасы янына барып килде. Куе чаганнар ышыгына куелган эскәмиядә утырып торды. Тагын торып китте. Шуны төгәл белә иде: ничек тә эзләп табарга тиеш ул бәлагә тарыган бу җан иясен. Олактырылган мәчеме, рәнҗетелгән көчекме яисә кош баласымы, яисә берәр үксез бәндә кисәгеме — кем генә булса да, ул бүген Йосыфның язмышына кагылмый үтмәячәк…

    Йосыф ул җансыз гәүдәне якындагы куаклык арасыннан табып алды. Шәрә бот-чатларын як-якка аерып ятучы бу хатын-кыз гәүдәсен күргәч, аның болай да чак-чак эленеп торган җаны тәмам өзелеп төшә язды. Каядыр торып йөгермәкче, бу хәтәр җирдән качып китмәкче булды. Ләкин гәүдәнең: “Ыһ!” — дип, бөтен җан ачысы белән ыңгырашып куюы аны шундук айнытып җибәрде, шушы гөнаһлы дөньяга кабат кайтарды.

    Йосыф һаман хәрәкәтсез ятучы гәүдәгә якынрак килде. Өс киемнәре ертылып, пычранып беткән бу Хода бәндәсенең карарлык җире калмаган иде. Кан да бар. Бигрәк тә башындагы җәрәхәте, гайрәтне чигерерлек булып, укмашып каткан. Чигә турысыннан кан саркып тора, ул тасма булып агып төшә дә кызның шәрә күкрәкләрен буйый, шул рәвешле, аларны кеше күзеннән капламакчы, яшермәкче була. Әллә? Әллә күгәреп, тырналып беткән тәнендәге авыртуларны җиңеләйтергә телиме?

    Чем-кара чәчле, кыйгач кашлы, матур йөзле, кайсыдыр чит-ят дөньядан төшкән бу кызга тиз генә барып тотынырга курыкты әле Йосыф. Үлгән булса? Юктыр. Хәле хәл булса да, үлмәгән әле ул. Әнә йөзендәге алсулык һаман әле күзләрне камаштырып, җаннарны ымсындырып тора… Тик менә зәңгәргә буялган иреннәре генә бик сәер. Йосыф күбрәк әнә шул иреннәрдән шикләнде. Кыз тагын бер мәртәбә аһылдап куйгач кына, ул, бөтен җан көчен җыеп, Ходай Тәгалә сынавы итеп җибәрелгән канлы, хәлсез гәүдә өстенә барып капланды…

    Бакый тәрәзәдән күреп калган, ахры. Йосыфның кемнедер күтәреп килүен күреп, ул подъезд ишегеннән атылып килеп чыкты. Шулай бер-берсенә ярдәм итешә-итешә, алар кызны түр караватка кертеп салдылар. Кыйналган, җәрәхәтләнгән гәүдәне чүпрәк-чапракка төреп тә куйдылар. Йосыф кызның пульсын тикшерде, күкрәгенә колагын куйды, сулышын тыңлады. Аннары гына, исән булуына ышанып җиткәч кенә, җәрәхәтләрен юарга, бәйләргә кереште. Бакый су китерде, төн кебек зәңгәр иреннәргә берничә тамчы су тамызды. Дымга сусаган иреннәр шундук терелеп киттеләр, бер-берсеннән аерылып, су, бик күп итеп су сорый башладылар. Бакый аларга кирәк кадәр су эчерде.

    Кызга хәл кергәндәй булды. Аның озын, матур керфекләре ниндидер сихри ритмда тибрәнеп алдылар да ачылып киттеләр. Аннары тагын йомылдылар. Тагын ачылдылар… Бу юлы инде йомылырга, ябылырга теләмәӘделәр, бөтен хәл-егәрлекләрен туплап, шул ачылган килеш калтыранып тора башладылар.

    — Мин… кайда?..

    Йосыф үз өендә булуын да онытып каушап төште, тирә-ягына каранды. Нәрсә дисен инде ул? Шулай да нидер җавап бирергә кирәк. Әлеге җаваптан бу җәберләнгән кызның исәнлеге, гомере, хәтта бөтен язмышы торадыр кебек…

    — Син… син… әйбәт җирдә… Борчылма…

    — Кайда?..

    — Бездә…

    — Син… Кем? Василмы? Юк… Син Васил түгел!..Фәрештәме?

    — Мин? Мин… Йосыф…

    — Фәрештә…

    — Ярый-ярый, шулай булсын. Хәлләрең ничек соң?

    — Хәлләрем… әйбәт…

    — Әйбәт булгач, тереләсең, үлмисең әле…

    — Мин… әле үлмәдеммени?

    — Юк-юк, син үлмәдең, син яшисең әле!

    — Алдашма… Мин үлдем инде…

    — Исән син, исән!

    — Исән кешегә фәрештә килә димени?!

    — Димәк, килә…

    — Ә син кем? — Кыз башын сузып торган Бакыйны күреп калды.

    Бакый каушамады, кызның алдына ук килеп басты. Ләкин ләм-мим бер сүз эндәшмәде.

    — Син дә фәрештәме?

    — Фәрештә-фәрештә… Кем булсын… Ә син күп сөйӘләшмә, күзләреңне йом да йокларга тырыш. Хәзер без күршедәге Фәүзия апаны чакырабыз, ул сине әйбәтләп карар, тәрбияләр, аякка бастырыр… Ә без… тәмле чәй пешерербез… Шулай бит, Бакый? Бар, йөгер Фәүзия әбиеңә! Озак торма, чакырып кына кер… Бар.

    — Бакый… Фәрештә… — Кызның үз туксаны туксан иде. Саташып, үзалдына сөйләнеп ятучы яңа танышына Йосыф инде аптырамады, һаман аның тирәсендә бөтерелде. Ләкин ул бу кадәр кыен хәлдә калган хатын-кыз белән нишләргә кирәген белми иде. Җылы су салынган табак белән ак сөлге күтәреп, түшәк янында таптанып тик торды.

    Менә кыз тынып калгандай булды. Күренеп тора — сулышы тигезләнде, йомылган керфекләре дә калтыранмый инде, кысылган иреннәре дә тулышып, матураеп киткән.

    — Мине… кыйнадылар… — Баксаң, кыз үз аңында, үз телендә икән. — Җәберләделәр. Төне буе җәфаладылар… — Ул сулкылдап елый башлады. — Мин бит… тәнемне сатып көн күрдем. Бу юлы… әшәке кешеләргә эләктем… Бер көтү ир мыскыл итте… Ник үлмәдем икән шунда?.. Ник исән калдым икән?.. Ник? Ник?.. Әллә… әллә үлдемме? Син бит… Йосыф… Фәрештә… Шулаймы?

    — Юк. Беренчедән, Йосыф фәрештә түгел, пәйгамбәр. Икенчедән, син исән. Мин дә синең кебек үк кеше, аңладыңмы?

    — Юк. Син минем кебек түгел…

    — Ну, булды-булды… Менә бераз хәл алырсың да өеңә кайтып китәрсең… Озатып куярбыз.

    — Өем юк минем.

    — Ничек инде?! Һәр кешенең торыр урыны, өе була.

    — Мин бит авыл кызы. Егетемә ияреп килдем. Василга. Ә ул… ул мине сатып җибәрде. Үзем кебек кызлар белән яшәдем. Яшәү түгел бу… Эт тормышы…

    Шул вакыт шаулап Фәүзия карчык белән Бакый килеп керделәр. Күрше әбисе исәнләшеп тә тормыйча түргә үтте, аннары кыз өстендәге җәймәне ачып карады да, бераз тел шартлатып, баш чайкап торганнан соң:

    — Барыгыз, бар, чыгыгыз. Үзем чакырып алырмын. Сезнең кирәгегез юк монда. Барыгыз!.. — дип куа башлады.

    Йосыф белән Бакый карышып азапланмадылар, берсен берсе этә-төртә урамга ашыктылар. Артларыннан күрше карчыгының ягымлы аһәңе иярергә тырышып карады:

    — Исемең ничек соң, кызым?

    Шунда ук түшәк иясенең хәлсез тавышы тонык кына яңгырап китте:

    — Рәмилә…

    4

    Рәмиләнең җәрәхәтләре җитди булып чыкты. Аңа хәтта күршедәге бер таныш табибны чакырырга туры килде. Ул нәрсә эшләсен, киңәшләрен бирде дә чыгып китте. “Хастаханәгә салырга кирәк”, — дип авызын гына ачкан иде, Рәмилә кырт кисте: “Үлсәм үләм, бармыйм!” — диде. Фәүзия карчык та: “Барысын да үзем эш итеп бетерермен, бер дә борчылма, кызым, даруларыңны яз да үз юлыңда бул”, — дип, врач хатынны көйләп-чөйләп чыгарып җибәрде.

    Дүртәүләп утырып калдылар. Дүрт бөртек җан. Дүрт ятим, дүрт үги. Дүрт санында өмет бар барын. Ул бит дүрт тарафны, тормыш нигезенең дүрт почмагын белдерә… Калганы сагышлы…

    — Ничек тә яшәрбез әле… — Бу сүзләрне Йосыф әйтте. Ышанып, хәтта инанып әйтте.

    Калганнар дәррәү аңа таба борылып карадылар. Һәрберсенең күз карашында сорау. Һәркемнең үз соравы:

    — Мине улың кебек, энең кебек күрерсеңме?

    — Ә минем язмышыма кем булып керәсең? Туганым яисә ирем, сөяркәм булыпмы? Әллә фәрештә булыпмы?

    — Син бу адәм балаларын үзеңә белеп, аңлап якынайтасыңмы?

    — Йә, булдымы? Яшь түгеп тормыйбыз. Барысы да җайланыр әле, Ходай кушса…

    Бу юлы Йосыф үзенең сүзенә Ходайны өстәп куйды. Илаһи ихтыярдан күп нәрсә торганын белеп кыстырды ул аны. Шуның белән тынычланып калгандай булды. Аңа карап, башкалар да тынычландылар.

    Беренче төндә үк Рәмиләгә кызу капты. Кызышып кына калмыйча, ул ыңгырашып, иңрәп бәргәләнә башлады, аңын югалтты, һуштан язды. Иң алдан Йосыф үзе уянды. Уянды да, хәлнең мөшкел икәнен аңлап алу белән, күршедәге Фәүзия карчыкка йөгерде. Ул кабат килеп кергәндә, бөтен өй ниндидер илаһи бер яктылыкка, нурга, дөресрәге, сихри күренешкә тулган иде. Ә ул күренеш шуннан гыйбарәт: Бакый түр карават янында басып тора. Үзенең күзләре йомык. Иң гаҗәбе шул: малайның артында ук нур көлтәсе тибрәнеп тора. Әллә офыкта беленеп килүче таңның ерак чагылышы, әллә, чынлап та, сихри канатлармы алар?

    Ипләп кенә барып, йоклап басып торган Бакыйны, ике яктан җитәкләп, үз түшәгенә таба алып киттеләр. Яткырдылар. Өстенә юрганын яптылар. Шуннан соң гына кабат Рәмилә түшәгенә килеп чүгәләделәр. Менә хикмәт: аның инде кызуы басылган, йөрәгендәге ялкынсыну юкка чыккан. Берни булмагандай, изрәп йоклап ята…

    Шулай яшәп киттеләр. Йорттагылар өчен бик сәер тоелгандыр бу “гаилә”. Сәер булса да, чып-чын гаилә иде бу. Йосыф — аның башлыгы, ни дисәң дә, ир заты. Рәмилә, торып йөри башлау белән, өй мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Бакый да хәзер ачы таң белән тормый. Аңа яңа карават әмәлләделәр, чөнки аның урынында Йосыф йоклый башлады. Ә Йосыф урынында — Рәмилә. Ул кайчакта Фәүзия карчыкта кунып кала, әмма барыбер “төп йорты”на — Йосыф бүлмәсенә кайтып яши. Рәмилә аны көлеп “фәрештәм” дип йөртә. Ягымлы итеп, яратып әйтә. Әмма Йосыф моңа әллә ни игътибар итми, дөресӘрәге, игътибар итмәгән булып кылана. Чынында ул бу кызыйны үз күңеленә якын җибәрергә курка. Үзенә ышанмыймы, әллә Рәмиләдән шикләнәме — төгәл генә әйтә дә алмый. Ни дисәң дә, Рәмиләнең үткәне мактанырлык түгел бит. Анысы… үзе дә оҗмахтан чыкмаган.

    Нәрсә булыр алар белән? Бергә булсалар яисә бергә булмасалар — нәрсә булыр? Бергә барыбер ышанычлырак, өметлерәк, игелеклерәк кебек бу тормыш…

    Яшәү фәлсәфәсенә иң элек Рәмилә төшенде, ахры. Иң элек ул тартылды Йосыфка. Бер таңда, Бакый үз юлы белән чыгып киткәч, Йосыф янына килде дә ятты. Йосыф аның йомшак, кайнарланып, кызышып торган күкрәкләрен тоеп уянды. Бу ымсындыргыч, хәтта исерткеч якынлыктан исен-акылын җуя барган ир заты бер генә сүз әйтә алды:

    — Рәмилә…

    — Йосыф… Фәрештәм минем… Кил миңа, мин сине бүген бәхетле итәм…

    — Рәмилә… — Йосыф гүя бүтән сүз белми иде. Шулай да аның зиһенендә әлегә бик аңлашылып бетми торган, әмма үтә дә таныш бер тойгы барлыкка килде. “Иң элек күңел белән яратырга кирәк, җан белән, йөрәк белән... Аннары гына тән белән... Бу дөрес түгел, түгел... Тән ләззәте җанны үги итә, аны рәнҗетә…”

    — Рәмилә… Кирәкми, бар үз урыныңа ят…

    — Ярар соң… Бергә җылырак булыр дигән идем. Өшедем мин, Йосыф…

    Бердәнбер көнне, көлешеп утырган чакта, Бакый әйтеп куймасынмы:

    — Ә нигә сез өйләнешмисез?

    Баштарак бу сорауны аңламадылар. Аңышканда соң иде инде: Бакый торып киткән, ә Фәүзия карчык эт белән мәчегә ризык салып йөри. Шулай да Рәмилә Бакыйның соравына җавап бирүне кирәк тапты:

    — Фәрештәләр өйләнми бит…

    Йосыф Рәмиләнең мәхәббәтле күзләренә тутырып карады да елмаеп куйды. Хуплап та, каршы килеп тә сүз әйтмәде.

    Шунда ук бөтенесе онытылды. Һәркем үз эшенә кереште.

    Аларның тыйнак кына тормышларында һәркемгә эш бар иде. Бакый үзенең урамдагы маршруты буенча китте. Йосыф якындагы кибеткә юнәлде. Соңгы вакытта ул анда йөк ташучы булып та хезмәт итә. Акча алмый, азык-төлек әйберләре хакына эшли. Рәмилә табылган һәр ризыкның кадерен, тәмен белә. Пешермәгән әйберсе юк. Хәтта күпне күргән, күпне яшәгән Фәүзия карчык та, аш-су дигәндә, аның янына киңәшкә керә…

    Бакыйның сәер, әмма үтә дә табигый соравы Йосыфка тынгылык бирмәде.

    Ә бит малай сизенгән! Йосыф күңелендәге үзгәрешне сизенгән! Әйе, ул Рәмиләгә башка күзләр белән карый хәзер. Фәрештә күзләре белән түгел, гашыйк күзләре белән! Кызның курчакныкы кебек сылу йөз-бите яисә коеп куйган зифа буе гына түгел, күңеле әсир итте аны. Тик бу күңелгә ул үзе барырга тиеш, беренче җан хәрәкәтен, күңел ымын үзе ясарга тиеш!

    Йосыф Рәмиләнең үткәндәге тормышы хакында уйланмаска тырыша. Ул хәтта теге, Рәмилә аның янына килеп яткандагы таң хакындагы хатирәләрне дә гел читкә куып тора. Уйласа соң! Уйласа ни була! Үткән-беткән, җилгә очкан! Ялгышкан бит ул, һәр адәм баласы кебек ялгышкан… Ялгышмаган да, авыр сынау үткән. Болай уйлау яхшырак, болай уйлау күңелне тынычландыра, сабырландыра…

    Әллә? Әллә ул Йосыфның үзенә сынау итеп җибәрелӘгәнме? Әллә бу кыз үзе фәрештәме? Аның үткәндәге тормышы уйлап кына чыгарылганмы? Мондый да саф күңелле, ихлас җанлы кыз, үз тәнен сатып, шуңардан кәсеп ясап яши аламы? Алай яшәгәнче, ут йотып яши ул…

    Күңелеңә күрә көнең, диләр бит. Йосыфның тормышына да менә шундый сәер, әмма үтә дә рәхәт гамь керде. Бу гамьнең исеме “Рәмилә” иде. Нигә өйләнмәскә?! Ул бит әле тормыш арбасыннан төшеп калмаган. Барысы да үз урынында — йөрәге дә, аяк-куллары да, башы да, башкасы да… Тик менә нидер булды аның белән. Нидер булды… Әллә, чынлап та, фәрештә сыңарына әверелдеме? Фәрештәләр өчен мәхәббәт хисе ят бит. Дөресрәге, алар бөтен дөньяны, барлык адәми затны берьюлы яраталар, тигез яраталар… Алар өчен сөйгән яр юк. Сөйгән яр — гөнаһ дигән сүз… Алай дисәң… Кемнедер бөтен дөньядан өстен күреп ярату гөнаһ түгелмени?

    Йосыф үз уйларында ялгышып бетте. Бер генә уй, аермачык булып, аның зиһененә саташырга ирек бирми тора иде: “Әллә ул, чынлап та, ярата башладымы, гашыйк булдымы?” Йосыф иң элек кеше бит. Ул да ярата ала, ул да яратырга тиеш! Юк ла, мәхәббәт зарури түгел, мәхәббәт ул — бүләк. Йосыф күңелендәге яңа хис тә, бәлки, аның бөтен күргән-кичергәннәре өчен бүләкӘтер?

    Бүген кибеттә ару гына эш эләкте. Акчасы да әйбәт төште. Йосыф бөтен тапканына азык-төлек сатып алды да өенә ашыкты. Аның тизрәк кайтасы, Рәмиләне сөендерәсе, кызның матур, мәхәббәтле күзләренә мөлдерәмә тутырып карыйсы килде. Иртәнге сөйләшү исенә төшеп, ул тагын бер мәртәбә күңеленә беркетеп куйды: “Ничек тә аңлашырга кирәк Рәмилә белән. Бүген үк…”

    Рәмилә өйдә юк иде. Көне буе булмаган. Бакый да, Фәүзия әби дә берни әйтә алмыйлар. Бакый гына олыларча гамь белән: “Югалтмыйча табып булмый”, — дип сөйләнеп куйды. Йосыф бу сүзләрне бик үк аңлап бетерә алмады. Аңларга, сорашырга вакыты да юк иде. Ул анда бәрелде, монда сугылды, әмма бу очракта нишләргә киӘрәклеген белми изаланды. Рәмилә хакында начар уйларга теләмәсә дә, Йосыфның күңелендә давыл купкан иде инде... Бәлагә тарымаганмы? Нишләткәннәр? Каян эзӘләргә?

    Ләкин эзләп торырга туры килмәде, Рәмилә, авызын ерып, үзе кайтып керде. Бик күңелчән иде ул. Әллә бераз эчкән дә инде?.. Исерек бит бу! Шәрә аяк-ботларын ялтыратып, гөрселдәп караватына килеп утырмасынмы?! Йомры, матур күкрәкләре ачык изүеннән тулышып төшеп китә язды хәтта…

    — Йә, көтмәдегезме?

    — Рәмилә? Ни булды сиңа? Син каян болай?

    — Минме? Мин… тормыштан!

    — Нинди тормыштан?

    — Ә сиңа нигә ул? Син бит тормышның нәрсә икәнен белмисең… Белергә дә теләмисең… Син бит… фәрештә! Кеше кайгысы ят сиңа, ят, белдеңме?

    — Рәмилә, ни сөйлисең син?

    — Нәрсә, дога гына укып утырыр дип уйладыгызмы?

    — Ярый, шулай да булсын ди. Ә менә бу тормыш тормышмы?

    — Юк… Бусы да тормыш түгел… Минем үләсем килә… Әллә кайчан үләргә иде миңа!.. Нигә коткардың син мине, Йосыф?

    Рәмилә өстәлгә капланып еларга тотынды. Йосыф бераз сәерсенеп карап торды да кызның янына килеп тынычландыра, юата башлады, башыннан, чәченнән сыйпады, яшьләрен сөртте, аркасыннан кагып куйды.

    — Барысы да җайланыр, Рәмилә. Йә, тынычлан инде… Елама, күз яше белән яшь гомер агып чыга, диләр бит, елама… әйдә, ят, бераз ял итеп ал, аннары сөйләшербез, яме…

    Бакый да өзгәләнеп торды. Чәй ясап китерде, түшәк әзерләде, ахырдан, Рәмиләнең колагына иелеп, нидер пышылдады… Аның нәрсә әйткәнен Йосыф ишетмәде, әмма әйбәт сүз булгандыр ул. Әнә бит Рәмилә шундук тынычланып калды, ниндидер сихри бер ихтыярга буйсынган кеше кебек, дәшми-нитми генә башын калкытты, тирә-ягына каранды, торып чишенә башлады…

    Шул ятудан таңга кадәр уянмады Рәмилә. Икенче көнне бөтенләй башка кеше булып торды ул. Йөзенә моңсулык ягылды, күзләренә сагыш кереп тулды, елмаймас-көлмәс булды, хәтта сөйләшмәс булды…

    Йосыф үзе дә үзгәрде, ахры. Юк, бу — ике җанның бер-берсеннән читләшүе түгел. Киресенчә, алар бер-берсенә тагын да ныграк якынайганнар иде. Соңгы гамь, борчу, хәтта шом аларның болай да зәгыйфь, арыган күӘңелләрен тагын да ныграк аптыраткан һәм талчыктырган иде… Шул гына.

    Бу үзгәрешне Бакый да сизенде. Ул өлкән дусларына игътибарлырак, итагатьлерәк булырга тырышты. Күбрәк Рәмилә янында бөтерелде. Читтән күзәтеп торган кеше аларны ана белән бала дип уйлар иде, чын күңелдән куаӘныр иде. Тагын шул да мәгълүм булсын: берсе — ана назына, икенчесе гаилә җылысына сусаган ике җан бөртеге янында өченче берәү үзен кая куярга белмичә җәфалана. Бу әллә каян сизелеп тора. Өй җыештырып йөргәндә дә, табын әзерләгәндә дә, ул теге ике җанга кысылмый, алардан читтә йөри, дөресрәге, бөтенләй китеп тә бетми, бик үк якын да килми…

    Рәмиләдән бигрәк, аны Бакый аптыратты. Шушы нәни генә адәм заты, үзе дә ятим, үги, бәхетсез бала кисәге, “ә” дигәнче Рәмиләне үзгәртте дә куйды. Тормышка, яшәүгә кайтарды. Һәр иртәдә кереп, хәлләрен белеп чыга торган Фәүзия карчык та Йосыфның колагына:

    — Нәрсә булган бу балага? Бигрәк мәхәббәтле күренә бүген… — дип, серле пышылдап чыгып китте.

    5

    Бакыйның акылы үз яшенә караганда өлкәнрәк булып чыкты. Бер кичне ул Йосыф белән Рәмиләгә тантаналы рәвештә:

    — Бүген мин Фәүзия әбидә кунам. Ул миңа РәхимӘҗан бабайның орденнарын күрсәтәчәк, — дип белдерде.

    Йосыф белән Рәмилә җәһәт кенә бер-берсенә карашып алдылар. Әлбәттә, алар бик яхшы аңлыйлар иде: Бакый атасы белән анасы урынына йөргән бу ике кешене аулакта калдырырга тели.

    Тели икән, ярый, шулай булсын. Йосыф та, Рәмилә дә сүзсез генә риза булдылар. Әмма кавышырга да, бәхетле булырга да ашыкмадылар. Икесе ике караватта сөйләшеп тик яттылар. Ниндидер серле, хәтта сәер сөйләшү иде бу.

    — Йосыф, син Ходай Тәгаләгә ышанасыңмы?

    — Белмим… Бер-ике дога беләм белүен… Алар мине тынычландыралар…

    — Ә мин ышанам. Элек ышанмый идем. Кешенең кадере булмаган җирдә Алла булмый дип уйлый идем. Синең белән очрашканнан соң ышанам. Синдә Ходайның катнашы бар… Ходайның илчесе, фәрештәсе кебек син…

    — Түгел шул! Ничә мәртәбә әйтергә була. Мин фәрештә түгел! Мин — кеше. Берничә ай элек күрсәң иде син мине…

    — Юк, син күк фәрештәсе түгел, син — кешеләр арасында яши торган фәрештә. Синең кебекләр юк хәзер… — Бераз дәшми торганнан соң, Рәмилә сорап куйды: — Ә бер ай элек син нинди идең? Кем идең?

    — Шундый ук кеше идем анысы… Урамда шешә җыеп көн күрә идем. Бомжлардан берни белән дә аерылмый идем…

    — Ни сөйлисең син, Йосыф? Юри шаяртасыңмы?

    — Шаяртасы гына калды инде… Беркөнне урам уртасында машина бәреп китә язды. Шул минутта әллә нәрсә булды миңа. Урамны ташладым, эчүне ташладым… Дөнья бөтенләй башка төсләрдә күренә башлады. Кешеләр үзгәрде. Бакыйны таптым. Менә сине таптым…

    — Шулай булгач, Ходай Тәгалә бар бит инде?

    — Белмим… Бәлки, бардыр да. Нәкъ шул көнне мин аны бераз тоеп калдым бугай.

    Күпмедер тын яттылар. Бераздан тагын Рәмилә тыйнак кына дәште:

    — Йосыф…

    — Нәрсә?

    — Теге көн өчен ачуланма яме. Мин бит сиңа үч итеп чыгып киттем. Тиле димә инде, ә? Күпме яшәп, бер мәртәбә дә якын килмәдең бит. Мин кеше түгел диярсең… Шуңа үртәлдем. Хәтта гарьләндем. Хәзер аңлыйм инде: син хаклы булгансың, дөрес эшләгәнсең…

    — Кайчан ничек дөрес булганын кем генә белә инде?..

    — Ә бит мин ул көнне начар эшләр эшләмәдем. Беркем белән дә булмадым…

    — Кирәкми, Рәмилә…

    — Юк, кирәк, Йосыф, кирәк. Син моны белергә тиеш — синең белән янәшә яшәгәндә, мин беркемгә дә тәнемне һәм намусымны сатмаячакмын… Шуны бел…

    — Мин моны беләм. Әйдә бу турыда сөйләшмибез. Болай да аңлашыла бит…

    — Тагын бер нәрсә сорыйм әле, Йосыф?

    — Сора.

    — Бакый сиңа кем ул? Малаеңмы? Синең гаиләң, хатының бар идеме? Фәүзия карчык берни дә әйтми. “Үзеннән сора” ди.

    — Юк, минем гаиләм юк. Бакыйны урамнан алып кердем. Ләкин ул минем энем кебек, малаем кебек…

    — Теге машина бәрә язган көннән соң үзеңә алдыңмы?

    — Әйе.

    — Ул көн чынлап та сәер көн булган икән. Мин үзем дә шул көнгә рәхмәт әйтергә тиештер әле…

    — Бакый — әйбәт малай. Тик ул чын тормышта яшәргә күнекмәгән. Өйрәнеп кенә килә.

    — Барыбер серле ул…

    — Сер бар, килешәм. Тик ул сер аның тормышында түгел, рухында. Эчке асылында.

    — Кемдә генә юк икән соң ул серләр…

    Рәмиләнең уфтануына әллә ни игътибар итмичә, Йосыф Бакый хакындагы сүзен дәвам итте:

    — Документлары да булса!.. Анысын юнәтергә туры киләчәк. Мәктәпкә әзерлисе бар… Моңа минем генә көӘчем җитмәячәк. Проблема шунда. Аннары… Кайчан да булса ул мине ташлап китәчәк…

    — Ә? Нигә?

    — Тагын урамга китәчәк…

    — Кайчан? Нигә?

    — Сизәм мин моны, беләм. Әмма ачык кына берни дә әйтә алмыйм…

    — Сизәсеңме?.. Әйтәм бит — изге заттыр син…

    — Көлмә инде, Рәмилә. Бу бик җитди әйбер. Бакыйның урамга китүе…

    — Үзем карашырмын. Мине якын итә бит ул…

    — Анысы шулай. Анысы өчен рәхмәт. Тик син авылга кайтып китәрсең бит.

    — Кем әйтә аны?

    — Әниең анда ялгызы гына нишләр? Югалткандыр да инде…

    — Ә сине югалтмаганнармы?

    — Син хаклы, Рәмилә. Биреләм…

    — Юк, Йосыф, кайтмыйм әле мин авылга. Әнием янына бәхетле булып кайтасым килә. Яраткан кешем белән бергә…

    — Васил беләнме?

    — Ә? Син каян беләсең аны?

    — Бәлагә эләккән көнне ычкындырдың бу исемне. Мин аны синең егетең дип уйладым.

    — Юк, Васил минем өчен үлде инде… Беркөнне урамда очраттым үзен. Күңелемнең сыңар кылы да кузгалмады. Бәгырем тәмам каткан икән аңа… Шуны аңладым.

    — Ә ул?

    — Улмы?.. “Киләм әле, — дигән була, — үземнеке итәм, — ди, — тиз генә котыла алмассың миннән, — ди… — Бурычың калды, түләргә туры киләчәк” дип тә янады…

    — Нинди бурыч ул?

    — Әй, сөйлисе дә килми инде…

    — Сөйлә, Рәмилә, сөйлә. Эчеңдә берни дә калмасын.

    — Бурыч дип… Төрмәдән алып калды ул мине. Ачка койрык чәнчеп йөргәндә, бер кибеттән балык консервасы чәлгән идем. Акча өчен кеше астына ятасы килмәгән иде… Барыбер яттым. Шул Васил яткызды. Үзенә кирәк кешеләрдән күп издерде ул минем тәнне… Бер генә түгел, мең мәртәбә арттырып түләдем инде мин аңа бурычымны…

    Еларга җитешеп сөйләгән Рәмиләгә нәрсә әйтергә дә, аны ничек юатырга да белмәде Йосыф. Болай икәнен белсә, сорашмас та, сөйләшмәс тә иде... Соң инде...

    Бераз сөйләшмичә яттылар.

    — Йосыф…

    — Әү.

    — Синең үләсең килгәне бармы?

    — Юктыр, пожалуй…

    — Минем бар. Күп мәртәбәләр…

    — Рәмилә, әйдә бу турыда сөйләшмибез.

    — Ярый.

    Тынлык. Уйларга гына чыдар хәл юк…

    — Йосыф…

    — Әү.

    — Ә үлеп сөйгәнең бармы синең?

    — Юктыр…

    — Бөтенләй сөйгәнең юкмыни?

    — Бар, әлбәттә. Син бит үлеп дидең…

    — Минем бар. Мәхәббәт үлемгә караганда әйбәтрәк, шулаймы?

    Йосыф дәшмәде. Дөрестән дә, ул бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмый иде. Аның әле чын-чынлап сөеп тә, үлеп тә караганы юк…

    Шулай сөйләшеп, икесе ике түшәктә таң аттырдылар. Ах, ничек кирәк иде аларга бу төн, бу таң! Бигрәк тә Йосыфка кирәк иде. Аннан да бигрәк Рәмилә мохтаҗ иде аңа!

    Бакый кергәндә, алар һаман шулай гәпләшеп яталар иде. Малай аларга игътибар итеп тормады, тиз-тиз генә киенде дә, арка капчыгын кулына бөтереп тотып, ишеккә таба китте.

    — Бакый… — Ниндидер мөһим хәбәр белдерергә теләгәндәй, Йосыфның тавышы көр һәм ышанычлы чыга иде. — Бакый!

    — Ә?..

    — Без Рәмилә апаң белән өйләнешәбез.

    — Шулаймы? Ә, Рәмилә апа?..

    — Белмим… — Йосыфның сүзе Рәмилә өчен дә көтелмәгән иде. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде. — Йосыф абыең әйткәч, шулайдыр инде…

    — Мин кайда яшәрмен соң? — Бу уңайсыз сорауны ничек бирүен сизми дә калды Бакый.

    — Синме? Бәй, син безнең белән яшәрсең. Без бит хәзер бер гаилә кебек. Шулаймы, Рәмилә?

    — Беркая да җибәрмибез, кая ул! Синсез без нишләрбез?!

    — Мин тагын да тәртиплерәк булырмын, яме, Рәмилә апа?

    — Булмый гына кара! — Рәмилә торып Бакыйны кочаклап ук алды.

    Малай озак назланырга теләмәде, моңа күнекмәгән дә иде ул, тиз-тиз генә киенеп урамга чыгып китте. Йосыф, җәһәт кенә торып, Рәмилә үз янына әзерләп өлгергән җылы урынга кереп чумды.

    — Рәмилә…

    — Йосыф…

    — Үлеп яратам бугай мин сине…

    — Мин дә…

    6

    Васил үз сүзендә торды — беркөн килеп, начар сүзләр белән битәрләп, хәтта куркытып китте. Әмма Рәмилә, ул куркыта, яный дип кенә, үз тормышыннан ваз кичмәде, Йосыф белән яши бирде. Ул инде эшкә урнашты, күршедәге ашханәгә пешекче ярдәмчесе булып керде. Тегесе-монысы кайтып торгач, тамаклары тагын да бөтенәеп, тәмләнеп китте.

    Бакый да үзгәрде. Ачы таң белән шешә җыеп йөрүен ташламаса да, ул инде урамга чыгып, хәер эстәп яисә кибетләрдәге исерек грузчикларга ялланып йөрми. Мәктәпкә барырга әзерләнә. Аның белән күбрәк Рәмилә шөгыльләнә. Бик сәләтле малай булып чыкты ул. Өйрәтәсе дә юк. Ул өйрәнгән булып кылана гына. Өйрәтә генә башлыйсың, ул инде аны күптән төшенгән, белгән була!.. Менә бит нинди хикмәтләр!

    Йосыф һаман урам себерә, еш кына аңа Бакый да булыша. Иртән-иртүк чыгып китә дә Рәмилә торып, чәй әзерләп, эшкә барырга җыенып беткәндә генә кайта. Яисә кайталар…

    Ә беркөнне Йосыфны әзмәвердәй ир-егетләр чорнап алды. Чыгып эшли генә башлаган иде. Урамнарның кешесез, җансыз чагы, җиләс һава талгын гына исеп, иркәләп тора… Офыктан кояш үзенең барлыгын сиздерә генә башлаган мәл. Әллә каян гына ак “девятка” пылт итеп килеп чыкты да Йосыфка килеп бәрелдем дигәндә генә шып туктап калды. Өч кеше төште. Руль артындагысы урынында утырып калды.

    — Йосыф? — Әзмәвернең иң олысы, күзләрен алартып, Йосыфка укталды.

    — Йосыф. Шуннан?

    — Шуннан шул: Рәмиләне кире кайтар. Безнең иң күп табыш бирә торган кыз иде ул…

    — Һи-һи-һи… Кыз имеш… — Монысын янәшәдә басып торган икенче берәү әйтте.

    Йосыф баштарак каушап калса да, бераздан, һушын җыеп, сөйләшерлек хәлгә килде.

    — Син… Василмы?

    — Васил. Ну?

    — Васил, әйдә башта ук килешеп куйыйк. Рәмилә әйбер түгел. Ул — кеше. Шуңа күрә дә кешеләрчә хәл итик…

    — Кеше? Нинди кеше? Проститутка ул, фахишә, урам кызы!

    — Юк, ул — кеше. Ул — минем хатыным, хәләл җефетем, аңладыгызмы?

    — Вот дела… Ну дает девка!..

    — Дает шул. Моннан соң килеп йөрмәгез. Рәмилә бүтән сезнең янга кайтмаячак.

    — Посмотрим… Дөнья төрле якка боргалана ул. Шул вакытта әле борыны белән, әле койрыгы белән бәреп ала. Ипләп сөйләш син, егет!

    — Сөйләшәсе-нитәсе юк. Барыгыз, үз юлыгызда булыгыз. Мин Рәмиләне сезгә бирмәячәкмен.

    — Ә Син кем соң безгә әмер бирергә? Алла, что ли?

    — Алла түгел. Әмма “фәрештә” диләр мине.

    — Фәрештә? “Ангел”, значит? Что за кликуха? Из какой “моталки”?

    — Әйдәгез әйбәтлек белән аерылышабыз.

    — Әйбәтлек белән? Ну-ка, егетләр, тотып карагыз әле, чынлап та, фәрештә микән бу бәндә?

    Читтәрәк басып торган ике әзмәвер егет Йосыфны төрткәли башладылар. Йосыф каршы торырга тырышып карады. Ләкин көчләр тигез түгел иде. Шулай да егетләр эшне артык зурга җибәрмәделәр, тагын берәр сугып чыктылар да элекке урыннарына барып бастылар.

    — Киртләп куй колагыңа — Рәмиләне бирмәсәң, фәрештә дип тормабыз, менә шушы чаганга бер җиреңнән асып куярбыз!

    Егетләр ничек пәйда булсалар, шулай кинәт кенә юкка да чыктылар. Йосыф, сызлаган яңагын тотып, берьялгызы урам уртасында басып калды.

    Ул бу очракта нишләргә икәнен белеп бетерми иде. Исен җыеп, уйларын бер урынга туплаганчы, шактый вакыт узды. “Рәмилә ничек анда? Тизрәк Рәмиләне күрергә кирәк!” — аның зиһенендә бөтерелгән беренче тере уй шул булды.

    Кергәндә Бакый белән бәрелеште. Бәй, ул урамда булырга тиеш иде ләса!

    Күктән төшкән кебек кенә пәйда булган малай сөзеп, әмма яратып карады. Йосыф хәтта икесе арасында ниндидер җылы дулкынланыш тойды. Бу күңел дулкыннары әле бер ярга, әле икенче ярга килеп бәреләләр дә моңлы, әмма тавышсыз, тынсыз аһәң чыгаралар… Бу серле-сихерле аһәң, һичшиксез, язмыш белән, бәлки әле тәкъдирнең үзе белән дә бәйле иде…

    — Син шундый батыр!..

    — Көләсеңме?

    — Көлмим. Бирешмәдең бит, ә?

    — Карап тордыңмы?

    — Әйе.

    — Ник булышмадың?

    — Ярамый иде.

    — Ярамый? Нигә?

    — Белмим. Хәзер синең күңелең чиста, мин дә тыныч…

    — Нәрсә сөйлисең син? Аңламыйм…

    — Аңлагач кызыгы калмый. Ярар, мин киттем. Өйдә Рәмилә үзе генә. Бар кер, ялгызын озак тотма, алыштырып куюлары бар…

    Рәмиләгә нәрсә булсын! Йомшак түшәгендә елан кебек бөгәрләнеп, изрәп йоклап ята. Йоклаганда ул бигрәк тә матур. Йосыфның моны күп мәртәбәләр искәргәне бар. Шушы кадерле, газиз бәгырь кисәген кабат бандитлар кулына бирсенме?! Үлсә үлә, әмма аны үзеннән читкә җибәрмәячәк!

    Йосыф тиз генә чишенеп атты да Рәмилә янына кереп чумды. Тегесе, уянып, күзләрен ачмый гына: “Фәрештәм минем”, — дип пышылдады, аннары кысып кочаклап алды.

    Бу кадәр дә ымсынып, дәрткә тулышып сөешкәне юк иде әле Йосыфның. Ниндидер үзенчә матур, истәлекле иртә булды бу. Кайнар сөю сорап, йөз-битләрен алсуландырып ятучы Рәмилә үзе фәрештәләрнең фәрештәсе кебек иде. Аның назга, мәхәббәткә сусаган тәне язгы гөрләвек кебек ташып акты, ә Йосыф, шушы язгы ташкында бер дулкын булып, бертуктаусыз үзенең күңел ярларын, дөресрәге, язмыш ярларын кагып торды. Ул бүген чып-чын кеше иде. Чөнки бүген аның күңелендә, илаһи-изге уйлар янәшәсендә, дөнья, яшәү гаме белән тирән борчу да бар иде…

    7

    Ходай җәза бирми, куркыта гына, диләр. Әйе, ул Йосыфны да нык кисәтте, куркытты. Нәрсә өченме? Анысы мөһим дә түгел. Иң мөһиме, Йосыф күктән ишарә алды. “Дөрес яшисеңме?” — дигән сорау алды. Пәйгамбәр исемен йөртсә дә, беркемгә тырнак очы кадәр начарлык кылмаса да, ул инде Ходай теленә керде, Ходай ихтыярыннан ычкына язды…

    Чынлап та, Бакый язмышын, Рәмилә язмышын хәл итәргә кем соң әле ул?! Берәр илаһи затмы? Ходай илчесеме? Диванамы? Бүген аның җаны нинди кануннар буенча яши соң?

    Бернидән дә курыкмаган кеше беркемне дә яратмый. Хак сүз бу. Дөнья чаклы ук карт тормыш тарафыннан мең мәртәбә расланган факт. Йосыф та бермәл куркып калды, әмма, күпме курыкса, шулкадәр ныграк яратты да.

    Күкләр ташкын мәхәббәткә, сөю хисенә каршы, дип кем әйткән? Коръәнме?

    Беренчедән, күк бөтен мәхәббәткә дә каршы түгел. Ходайга булган мәхәббәтне кая куясың? Икенчедән, Коръән таный: эчендә мәхәббәт булмаган кеше игелек кыла алмый. Кемгәдер игелек кылу өчен, мөселман заты иң элек ул кешене яратырга, сөяргә тиеш. Менә бит нидә хикмәт!

    Ә билгеле хәдис нәрсә ди? “Бер-берсен яратучыларга бер җирдә дә кысан булмас”, — ди. Күрдегезме? Мәхәббәт җиргә, кешеләр арасына төште. Ә менә бу хәдис: “Кеше үз яратканы белән булырга тиеш”. Ихлас сөюгә гимн ләса бу! Ирекле, хөр сөюгә мәдхия! Шушы ташкын һәм хөр хисләре бәрабәренә, ничек кенә эчтән янса да, Йосыф Васил белән очрашуы хакында Рәмиләгә әйтмәде. Борчуларын зурга җибәрмим, аның болай да изаланып, арып-талчыгып беткән җанын тагын бер кат талкымыйм дип уйлады.

    Ләкин кешелек тормышы шулай корылган инде — бер борчу артыннан икенчесе, өченчесе килә дә җитә… Бу юлы да шулай булды, Васил белән ямьсез сөйләшү онытылып та бетмәгән иде әле, инде Рәмилә кайдадыр югалып йөри башлады. Аның соңгарак калып кайтуларына Йосыф баштарак игътибар итмәскә тырышты, әмма бердәнбер көнне, кайдадыр кунып кайткач, хатыны белән ныклап сөйләшергә булды. Ныклап дип, кайда кунганын белеште, шул гына. Рәмилә төксе генә:

    — Дус кызларымда кундым, — дип җавап бирде. Күзләреннән күренеп тора — күңелендәге җавабы бөтенләй башкача. Борчулы һәм аһлы…

    — Ярар алайса, — дигән булды Йосыф. — Бер сүзем дә юк, тик син, зинһар, мине бу хакта кисәтеп куй, яме?..

    — Кисәтермен…

    Гаиләдәге беренче ыгы-зыгы шунда төгәлләнде. Тагын элеккечә, күнегелгән, гадәти тормыш белән яши башладылар. Рәмилә вакытында кайта торган булды. Еш кына Бакый белән бергә кайтып керәләр. Бакыйны тыңлый ул. Әллә Бакый аны тыңламыймы?! Ничек кенә булмасын, алар нык кына килешеп киттеләр. Нәкъ шул Бакый аркасында Рәмилә бик тиз өй, гаилә гаменә кайтӘты. Йосыф өчен бу көн кебек ачык. Ниндидер сер дә бар монда: янәшәсендә Бакый булмаганда, Рәмиләнең болай да боеграк күз-карашларына ниндидер таныш түгел моң, юк, моң гына түгел, гамь, хәтта шом ягыла…

    Моң ул, мәгълүм булганча, яраланган кош кебек. Яраланган кош та, оясыннан читкәрәк китеп, мәңгелек кыяга ташлана… Бердәнбер көнне Рәмилә дә шул моң-кош канатында каядыр китеп югалды. Фәүзия карчык та, Бакый да ни-нәрсә әйтергә белмәделәр. Бер көн, ике көн, өч көн кайтмады “юньсез хатын”. Йосыф Рәмиләнең бөтен танышларын йөреп, сорашып чыкты, эшендә булды… Юк, эшендә дә күренмәгән, дус-иптәш кызларында да кунмаган…

    “Берәр бәлагә юлыктымы? Әллә элеккеге тормышына әйләнеп кайттымы?” — дип, эченнән күпме генә өзгәләнсә дә, Йосыф Рәмиләне каян тотып эзли башларга икәнен белми иде. Васил хакында уйлады уйлавын… Тик… бу хакта Рәмилә барыбер әйтер иде, берәр ничек хәбәр итәр иде…

    Йосыфның иң үртәлгәне шул булды: “фәрештә” дип йөртәләр бит үзен! Фәрештә, пычагым! Күңел капусы ачылган, имеш, дөнья белән аңышып яши, имеш… Кайда аның фәрештәлек тоемы? Илаһи сыйфатлары, сихри егәрлеге кайда? Булганы да биш былтыр элек беткән, сүнгән, сүрелгән, юылган… Чөнки… чөнки фәрештәлек белән мәхәббәт хисе берничек тә янәшә яши алмыйлар. Фәрештәлек ул — күккә иман китерү дигән сүз. Мәхәббәт исә — яраткан-сөйгән кешегә гомереңне, язмышыңны, ахыр килеп, хисеңне, зиһенеңне, иманыңны багышлау дигән сүз. Ә Йосыф яратты, Рәмиләне фәрештәлегеннән дә артыграк күрде…

    Иртән эшен бетергәч, Йосыф, борчулы башын алып, тагын хатынын эзләп чыгып китте. Бу авыр хәлне моңа кадәр читтән генә карап-күзәтеп йөргән Бакый да аңа иярде. Ул да нык борчыла, ахры. Рәмиләнең кайту-кайтмавына аның язмышы турыдан-туры бәйләнгән кебек борчыла. Тик дәшми. Ник дәшмидер? Нәрсәдер беләме, сизенәме? Ә күзләрендә… тагын теге моң. Рәмилә күзләрендәге моң… сагыш. Рәмилә күзләре белән карый ласа бу малай! Менә әкәмәт!

    — Син, Бакый, бар, үз юлың белән йөреп кайт. Малайларыңнан сораш. Шундый-шундый кешене табарга иде, диген. Ә мин… үзем генә… яме?

    — Ярар…

    Шулай хәл иттеләр: Йосыф бер якка, Бакый икенче якка чыгып китте. Кичкә кадәр кафе-рестораннарда, эреле-ваклы кибет тирәләрендә йөрде, хәтта базарга кереп чыкты, вокзалда булды. Үткән-сүткәндә, хастаханәләргә дә күз салды, милиция бүлекләренә дә тукталды. Юк. Күргән-белгән кеше юк… Су төбенә киткән кебек юкка чыкты Рәмилә. “Инде кая барыйм икән?” — дип, Казансу яры буендагы комлыкта, иксез-чиксез халык уртасында басып торган чагында, аны әллә нинди хикмәтле юллар белән Бакый килеп тапты.

    Ничек килеп табуында Ходай кулы уйнамый калмагандыр, әмма малайның алып килгән хәбәре коточкыч дәрәҗәдә җирнеке иде:

    — Рәмилә апа… притонда.

    — Ә? Нәрсә? Кайда? — Йосыф чактан гына телен тешләмичә, аңын югалтмыйча калды. Бу хәбәр аның зиһенендә: “Рәмилә үлгән”, — дигән кебегрәк яңгырый иде…

    — Васил янында… Аны… аны… Ул берни дә белми…

    — Ничек инде белми?

    — Үз аңында түгел ул… Наркота белән напичкали. Аннан чыгу кыен. Мин уже пробовал…

    — Син нәрсә сөйлисең, Бакый? Нинди притон? Нинди наркота? Рәмилә кайда, дип сорыйм бит мин синнән!.. Ә син… “напичкали”, имеш… “Уже пробовал”, имеш… Әйдә, күрсәт, нинди җир ул?! Ну тапсам!.. Яндырам!.. БетеӘрәм!..

    Йосыф үз гомерендә беренче мәртәбә чыгырыннан чыкты. Моңарчы бу кадәр борчылганы, ярсыганы булмагандыр аның. Бу минутта ул үзе дә иләс-миләс хәлдә, ахры. Бераз каушабрак калган Бакый, ниһаять, һушын җыеп, аны тынычландырырга кереште:

    — Борчылма инде, Йосыф абый… Фәрештә абый…

    — Күп телеңә салынма! Фәрештә, имеш!.. Бер Рәмиләне саклый алмадык, шул хәлгә төшердек… Их!.. Иблис без моннан соң, аңлыйсыңмы? Иблис!

    — Йосыф абый…

    — Нәрсә тагы?

    — Син бара тор. Үзәк мунча артындагы ике катлы сары йортта ул… Кызыл кнопкалы ишек…

    — Ә син?

    — Мин соңрак килеп җитәрмен.

    — Качасыңмы? Курыктыңмы? Ә?!

    — Мин бөтенләй дә курыкмыйм, курка белмим… Барысы да тәртиптә булыр, Йосыф абый…

    Йосыф олылар акылындагы бу малай белән сүз көрәштереп тормады. “Яшьләр үзәге” каршындагы троллейбус тукталышына таба йөгерде. Тыны бетеп чабып килсә дә, шактый вакыт таптанып торды. Троллейбуслар каядыр китеп югалдылар да кабат күренмәделәр, сирәк-мирәк үтеп торган җиңел машиналар да туктарга теләмәделәр. Йосыф, юл очыннан кирәкле троллейбусны көтеп ала алмагач, каршындагы биек йортка күтәрелеп бакты: “Шулкадәр халык берьюлы нишләп утыралардыр? Рәмилә кебекләр хакында, Бакыйлар, Йосыфлар хакында язсыннар иде дә бит… гыйбрәт итеп… Шул гыйбӘрәтне укып, кеше оялыр иде, кыенсыныр иде, бүтән ямьсез гамәлләр кылмаска тырышыр иде… Нишләп кенә утыралардыр шулкадәр халык?!” Йосыф, маңгаен җыеӘрып, тагын бер мәртәбә газета-журнал нәшриятына күтәрелеп карады. Аннары троллейбусны бирергә тиеш урам очына соңгы мәртәбә күз ташлады да Казансу ярларын, юк-юк, ярсыз, үрсез күңел ярларын тоташтырып торган күпергә таба йөгерде.

    Йосыф үзе йөгерә, үзе бертуктаусыз тәкрарлый: “Рәмилә, нишләдең син, Рәмилә?.. Без бит бардан юк булган, юктан бар булган җаннар, үлеп кабат туган кешеләр… Үз кадеребезне белергә тиеш идек ләса… Ник үз кадереңне белмәдең? Ник үз бәяңне төшердең? Ник, ник?..”

    Менә ул мунча! Менә ул йорт. Менә ул ишек… Кызыл төймә… Йосыф, килгән уңайга бөтен ачуын сыңар бармагына туплап, Иблис күзе кебек тырпаеп торган кызыл төймәгә басты. Эчке якта моңсу көй яңгырады. Шомлы тынлыктан соң ниндидер тимер бик шылтырап төште, аннары, авыр ыңгырашып, ишек ачыла башлады. Бераздан ишек аралыгыннан гадәттән тыш зур ике шәрә күкрәк тәгәрәп килеп чыкты. Кызыл халат изүеннән бүлтәеп, төшәм-төшәм дип торган күкрәкләр артыннан ук, шешенеп, әллә эчүдән, әллә кыйналудан күз төпләренә зәңгәр шәүләләр ягылган таза хатын күренде. Урыс марҗасы икән.

    — От кого?

    — Рәмилә мондамы?

    — От кого, спрашиваю…

    — Где Рәмилә?

    — Нет такой…

    Шунда гына Йосыфның башына “сукты” — ул бит Василдан килгән булып кылана ала! Рәмилә булган җирдә Васил булмый калмас…

    — А если от Василя?

    — От Василя?

    — Әйе, Василдан мин…

    — Отвечай человеческим языком! А то не пущу!

    — Как еще?

    — Тебе не понятно, татарский пес? По-русски, значит!..

    — От Василя я. К Рамиле… — Бу исерек марҗаны бәреп үтерәсе килсә дә чыдады Йосыф, соңгы тамчы сабырӘлыгын җыеп түзде, Рәмиләсе хакына түзде… Ләкин теге гайре табигый күкрәкләр иясе дә нидер сизенеп өлгергән иде, ахры.

    — Не пущу, она занята.

    — Что с ней?

    — Ничего. Обойдется. Ну, прощай…

    — Нет, пустите!

    Хатын бүтән дәшмәде, бу үҗәт “татар көчеге”нә тагын бер мәртәбә акаеп карады да ике куллап ишекне ябарга кереште. Ишек Йосыф яклы булып чыкты, тиз генә ябылырга теләмәде, тупсага чат ябышып, ыңгыраша-ыңгыраша, исерек марҗа белән тарткалаша башлады.

    — Мать твою!

    Хатынның әшәке сүзләре Йосыфның кайнар канына агу булып төштеләр.

    — Әле син минем әнкәй белән булашасыңмы?! Мин син мөртәт белән сөйләшеп торган булам тагы!.. Ну нет!..

    Ябылып бетмәгән ишеккә аягын куеп өлгергән Йосыф, очсыз аракы катыш бозык одеколон исләре аңкытып торган май түшкәсен бөтен көченә этеп җибәреп, эчкә үтте. Марҗа хатыны кайдадыр бәрелеп-сугылып калды, үзе түрдәге тонык яктылыкка төбәп китте. Бераздан ниндидер иләмсез озын, шыксыз, салкынча коридорга килеп чыкты. Як-якта ишекләр тезелеп киткән. Һәр ишек башында — фонарь. Кайберләрендә тонык кына кызгылт ут яна, ә кайберләрендә — шәмәхә-зәңгәр яктылык…

    Бу утларның мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, Йосыф бер әйберне анык төшенеп барды: аның Рәмиләсе шушында булырга тиеш, шушы бүлмәләрнең берсендә… Исән генә булсын иде, исән генә булсын… Калганы — Йосыф эше. Аякка бастырачак ул аны, кешелегенә кайтарачак. Моннан соң бервакытта да үзеннән читкә җибәрмәячәк, күз алдыннан югалтмаячак!..

    Йосыф бермәл тукталып уйланып торды да, бөтен ачуын кушып, иң беренче ишеккә төртеп җибәрде. Баштарак аңыша алмады. Аннары, күзе ияләшкәч, күргәннәреннән күзләре чәчрәп чыга язды. Чәчрәп чыкмаслыкмыни, түр караватта тау чаклы бер ир кеп-кечкенә кыз баланы җәфалап ята. Кыз сулкылдап елый, аның инде еларлык та хәле калмаган, ә манма тиргә баткан әзмәвер зат, ах-ух килеп, үзенең эшен эшли… Кемнәр болар? Нинди кыз бу? Аның ата-анасы кайда? Сөйгәне кайда? Язмышы кайда? Рәмилә… Ә Рәмилә кайда?

    Әле оешып та бетмәгән сабый тәнен изеп-әвәләп ятучы әлеге котсыз бәндәгә нәфрәте никадәр көчле булса да, тизрәк Рәмиләне табу теләге җиңде, Йосыф бу пычрак дөньядан кире атылып чыгып, күрше бүлмә ишегенә ташланды. Андагы хәлләр дә беренчесеннән арурак түгел иде… Таза гәүдәле, нык бәдәнле, шәп-шәрә өч ир-егет, шундый ук япа-ялангач бер хатын өстенә ябырылып, үзләренең хайвани ихтыяҗларын башкаралар. Кайда баш? Кайда аяк? Кайда кул, тагын кайда нәрсә икәнен карап торырга вакыты юк иде, Йосыф афәт бөркеп торган коридор буйлап ары китте. Бертуктаусыз ялкынсынып торган күңеле кушкан бер бүлмәгә барып та керде.

    Ниһаять, теләгәнен тапты! Караңгы почмактагы киң түшәктә, ботларын-чатларын як-якка ташлап, Рәмиләнең җансыз гәүдәсе ята иде…

    Йосыф авызыннан сөенеч катыш көенечтән торган бер бөртек сүз атылып чыкты:

    — Рәмилә-ә-ә!..

    Баштарак сөенеч җиңгән кебек иде: “Менә бит ул — Рәмилә! Табылды! Табылды!..” Соңыннан көенечле курку баш калкытты: “Нәрсә булган? Исәнме ул?”

    Исән, исән… Исәнгерәп, иләсләнеп ятса да, Рәмилә, Йосыфны күрүгә, шундук телгә килде, әмма урыныннан кузгалмады, кузгалырга теләмәде дә, кузгала да алмый иде, ахры:

    — Фәрештәм… Тагын таптың мине… Син — чын фәрештә бит… Алып кит мине моннан… Мин шундый арыдым… Минем башым сызлый, бөтен җирем сызлый, җаным сызлый…

    — Их сине!.. Нишлисең син монда? Ни булды? Кем рәнҗетте? Кем ул?..

    — И Йосыф… Киләсем килеп килдеммени мин монда… “Килмәсәң, фәрештәңне дөмектерәбез”, — дип куркыттылар… Синең өчен куркып килдем… Ә алар мине кешелектән чыгардылар… Мин үкенмим… Иң мөһиме — син исән! Ә минем тән барысына да күнеккән инде, бөтенесен дә күтәрә ул…

    — Ни сөйлисең син, Рәмилә?! Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы үзең?

    — Анысы шулай… Дөрес түгел бу… Тән түзсә дә, җан түзми икән, Йосыф… Үләргә уйлаган идем, үлеп тә булмады, ичмасам… Откачали…

    — Рәмилә!..

    — Тс-с-с!.. Дәшмә. Кирәкми. Үзем сөйлим. Син бит мине тагын таптың, Йосыф… Фәрештәм… Ярый әле таптың…

    — Юк, Рәмилә, сине Бакый килеп тапты…

    — Бакый? Әле кайда соң ул?

    — Хәзер килә ул, көт азрак… Их, җаный, шулай эшлиләрме инде?! Ник бу хакта миңа әйтмәдең, ник яшердең? Берәр нәрсә уйлап тапкан булыр идек әле!..

    — Василны син белмисең… Ул теләгәнен барыбер ала… Ул афәт ияртеп йөри…

    — Рәмилә, әйдә, тор, тизрәк китик бу шакшы урыннан, ә?

    Рәмиләнең кыл кыймылдатырлык та хәле юк иде. Ул бары әрнеп елый гына ала иде.

    — Йосыф, мин дә шакшы бит… Син хәзер минем белән булмассың инде… Васил… минем элеккеге егетем… бөтен үчен алды — иң әшәке, иң хайван ирләр астына салды…

    — Йә, бетеренмә, Рәмилә. Тәнне юып, чистартып була. Ә менә җанны… Җаның пычранмасын, Рәмилә!..

    — Җаным саф минем, Йосыф. Җанны саклап калдым.

    — Шулай булгач, бер дә кайгырма. Оныт бу хәлләрне. Мин дә онытырмын. Онытырга тырышырмын…

    Йосыф сөйләнә-сөйләнә Рәмиләне киендерергә кереште. Чәчләрен тарады. Һаман әле буыннарын җыеп ала алмаган хатын, кыенсынуыннан нишләргә дә белмичә, Йосыфка күзләрен мөлдерәтеп тик утырды… Тагын елый башлады.

    — Ниндидер таблеткалар бирделәр, көчләп хәмер эчерделәр… Дүрт ир мине аракы белән коендырды… Шул аракыны тәнемнән ялап чыктылар. Шуннан авырып калдым мин, Йосыф. Әллә нәрсә булды миңа. Сихерләделәр бугай…

    — Фәүзия апа хәзер аякка бастыра сине, кайтыйк кына әле… Ә ул сихер кайтару йолаларын белә…

    Ләкин тиз генә кайтып китәргә насыйп булмады аларга. Аннан-моннан гына киенеп, бер-беренә тотынышып, якты коридорга килеп чыгулары булды, алларында ике таза егет иярткән Васил пәйда булды.

    — Кая?!

    — Васил? — Куркуыннан Рәмиләнең аяк буыннары йомшап китте, ул акрын гына аска чүгә башлады.

    — Менә… тагын очраштык… — Бу сүзләрне Йосыф әйтте. Бу сүздә борчу күбәйгән, ә элеккеге сөенеч, Рәмиләне табудан калган сөенеч, әллә кая китеп югалган иде. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды, озак сүз куертып тормыйча, Рәмиләне култыклап алды да ишеккә таба омтылды.

    Ләкин аның юлына Васил аркылы төште.

    — Кая?!

    — Кая булсын, өйгә!

    — Мин сиңа бер әйттем бит инде. Күземә күренмә, дидем.

    — Ә син ни кылганыңны беләсеңме соң? Нишләттең Рәмиләне?! Кит юлдан! Юкса үлгәнче өзешәм!.. Мин сездән курыкмыйм!..

    Йосыф, Рәмиләне бер як читтә калдырып, Василга таба укталмакчы гына булган иде, кемдер тышкы ишекне җан-фәрманга дөбердәтә башлады. Васил, читтә тәмәке көйӘрәтеп торган марҗа хатынга таба ымлап:

    — Клиент пришел, наверное, пусть подождет, — дип җикерде.

    Хатын бик тиз урап килде. Шул арада аның йөзеннән, күзләреннән иң соңгы кешелек сыйфатлары да юкка чыккан иде.

    — Вася, там…

    — Нәрсә, Маруся?

    — Там… пришли…

    — Кто? Кто пришел?

    — Пацаны…

    — Кто? Прогони их!

    — Их много… Они тебя просят, Вася…

    — Что за черт?

    Маруся дәшмәде, арткарак чигенеп, якындагы бер бүлмәгә кереп шылды. Васил, як-ягында торган егетләрен аралап, тышкы ишеккә китте. Йосыф белән Рәмилә дә, дәррәү кузгалып, бер-берсенә ярдәм итешә-итешә, аның артыннан иярделәр. Яннарында торган егетләрнең берсе җиңеннән тотып калырга теләгән иде, Йосыф, кискен генә омтылып, аны стенага сылап калдырды, иптәшенә ярдәмгә кузгала башлаган икенчесенең борынына йодрыгын терәп куйды.

    Алар кулга-кул тотынышып яктылыкка — ишегалдына килеп чыкканда, Васил, алдында пәйда булган манзарага шаккатып, тораташ кебек катып тора иде. Шаклар да катарсың шул! Бөтен ишегалдын ун-унбиш яшьлек бала-чага сырып алган. Йөзләп кенә булыр… Бәлки, меңдер, миллиондыр… Күренеп тора: болар — урамда яшәүче балалар. Бала диярлекләре дә юк. Йөзләрендә — өлкәннәр чырае, ирләр гаме…

    — Йосыф! Рәмилә апа!

    Барысы да тавыш килгән якка борылдылар. Яшүсмерләр төркеме эченнән Бакый килеп чыкты да Йосыф белән Рәмиләгә таба томырылып килә башлады.

    — Бакый! — Рәмиләгә шундук җан керде. — Синме бу? Син җыйдыңмы бу кадәр халыкны?

    — Безнекеләр алар. Ышанычлы егетләр. Үзең ничек соң, Рәмилә апа?

    — Әйбәт… Хәзер инде әйбәт…

    — Мин сине килмәссең дип уйлаган идем инде, — ниһаять, Йосыфка да җан керде.

    — Алай начар уйлама кеше турында, син бит ангел…

    — Кайсыгыз Васил була? — Малайлар төркеменнән тагын берәү аерылып чыкты. Ул башкалар арасында олырак һәм акыллырак күренә. Төскә-биткә дә чиста, пөхтә һәм матур үзе…

    — Ну, мин…

    — Менә шул, Васил, бүген үк Казаннан китеп олагасың. Бүтән күземә күренмисең!

    — Посмотрим…

    — Алаймы? — Егет кискен генә Йосыфлар ягына таба борылды. — Сез барыгыз, кайтыгыз, ә безнең сөйләшәсе бар икән әле монда…

    Өчәүләп кайтып киттеләр. Ул көнне мунча буенда нәрсә булганын белми калдылар. Беләселәре дә килмәде. Шуны гына искәрделәр: Васил бүтән күренмәде. Фәүзия карчык, мунчага барган җиреннән, теге кызыл төймәле йортның ишегендә аркылы-торкылы кадакланган такталар күреп кайткан. Шул!

    8

    Тагын яшәп киттеләр. Башларына төшкән җәфа-борчуларны тиз генә оныта алмадылар. Бигрәк тә Рәмилә бу юлы тормышка авыр кайтты. Фәүзия карчык булмаса, шулай иңке-миңке килеш күпме йөрер иде икән. Ниндидер догалар укып, ачы үлән сулары эчереп, бу күрше әбисе аның башындагы, берочтан канындагы шаукымны куып чыгара алды.

    Ләкин, элеккечә бергә яшәсәләр дә, Рәмилә Йосыфны үзенә якын җибәрмәде. Тегесе берничә мәртәбә юмалап караган иде дә:

    — Кагылма… Мин әле сафланып җитмәдем, — дип кырт кисте.

    Йосыф аны ашыктырмады, битәрләмәде. Барысын да Ходай ихтыярына калдырды.

    Өйдә Бакыйның абруе бермә-бер артты. Ул бит Рәмилә апасын олы бәладән йолып калды, Йосыфны хәтәр кайгыдан арындырды. Ничек хөрмәтләмисең дә, ничек кадерләмисең ди?! Бала бала инде — Бакый үзе дә үсенеп китте хәтта, бераз гына көйләтә, назландыра башлады. Әмма элеккеге гадәтен барыбер ташламады — ачы таң белән, Йосыф белән Рәмиләне аулакта калдырып, берничә сәгать урамда йөреп керә торган булды.

    Әйтүемчә, Йосыф белән Рәмилә ирле-хатынлы кебек тә түгелләр. Икесе ике түшәктә ах-ух килеп ятып калалар…

    Беренче булып түземлеген Рәмилә җуйды. Бер таңда Бакыйның чыгып китүен көтебрәк торды да көяз мәче кебек мыштым гына Йосыф янына килеп ятты.

    Соңгы көннәрдә аның күңеле күтәренке йөрде шул. Авылдан, әнисеннән хат алды. Җавап хаты. Йосыф белән тора башлау белән язып җибәргән иде. Бик матур хат. Сабыр хат. Бакый хакында гына аңлап җитмәгән әнисе. “Балалы иргә чыктыңмыни? Бик холыксыз түгелме соң баласы? Ятим бала йә Иблис сыңары була, йә гөнаһсыз фәрештә була. Шуны онытма, кызым…” — дигән.

    Тагын бер куаныч: яңа эшкә керде, күршедәге кибеткә сатучы ярдәмчесе булып урнашты. Көн саен арып-талып, әмма көлеп-елмаеп кайта башлады. Өйгә генә түгел, Йосыф Рәмиләнең тормышка, яшәүгә кайтуына сөенеп бетә алмады, әмма… әмма хәләленең күзләрендә чагылган моңсулык нуры хәзер дә җанны өшетерлек иде әле.

    Рәмилә, аркасын куеп, елыша-елыша, Йосыфның кочагына ук кереп бетте.

    — Алдың белән борыл, Рәмилә.

    — Ярамый…

    — Болай бит йөзеңне күрмим, матур күзләреңне күрмим. Борыл инде!

    — Ярамый дигәч ярамый. Син карасаң да, мин синең күзләреңә карый алмыйм, Йосыф. “Гөнаһлы җанны фәрештәнең күз карашы да үтерә”, — ди иде әбием. Мин шуңа да карамыйм. Үләсем килми минем, яшисем килә!.. Моннан соң бервакытта да күзләреңә тутырып карый алмаячакмын, ачуланма, яме, бәгърем… Юк-юк, үлүдән дә курыкмыйм мин, миңа оят, Йосыф…

    — И юләрем минем! Юкка борчыласың икән. Син минем өчен һәрвакыт саф күңелле, тугры йөрәкле, саф җанлы кеше булдың. Шулай булып каласың да. Чөнки син бу хәтәр адымга минем өчен, минем язмышым өчен баргансың… Мин күбрәк гөнаһлы монда…

    — Йосыф, дәшмә!

    — Дәшәм, ник дәшмим ди?! Минем сине шундый сөясем, назлыйсым килә!.. Тоймыйсыңмыни, тулышып шартлыйм бит инде…

    — Дәшмә, дәшмә! — Рәмилә борылып зифа бармакларын Йосыфның иреннәренә куйды. — Әйдә, шушылай гына ярат…

    — Ә?

    — Әйе, менә шулай, шулай…

    — Рәмилә…

    — Әү, бәгърем…

    — Син шундый тәмле!..

    — Йосыф…

    — Әү, бәгърем.

    — Миңа беренче мәртәбә шулкадәр рәхәт!..

    — Миңа да…

    — Мин сине шундый сагындым!

    — Мин дә…

    — Мин сине шундый яратам!

    — Мин дә…

    Бу таңда алар беренче мәртәбә мәхәббәттә аңлаштылар, беркемнән курыкмыйча, шикләнмичә, оялмыйча, кыенсынмыйча, туйганчы сөештеләр, назлаштылар, бәхетнең әллә ничә катларына менеп төштеләр… Рәмилә, Йосыфның назларыннан исереп, “бүтән йөзеңә, күзеңә карамыйм” дигән антын да онытты хәтта. Бер-берсеннән күзләрен, күзләрен генә түгел, тәннәрен, тәннәрен генә түгел, җаннарын аерып ала алмыйча, ишектән шаулап Фәүзия карчык килеп кергәнче юандылар шулай. Күрше әбисе яңа гына сөешеп тукталган, тын-сулышларын да тигезләп өлгермәгән бу ике кайнар җаннан кыенсынырга уйламады да, кулындагы төргәген өстәлгә куеп, яшьләр янына килеп тә утырды. Сүзе, чынлап та, бик мөһим булып чыкты. Бүген таңда күргән төшен юрап йөрүе икән… Ә таңда күргән төш — изге төш ул!

    — И-и, кызым. Би-и-ик мәгънәле төш күрдем бит әле. Сөбханалла-машалла, бигрәкләр дә изге төшкә, сихри фалга охшаган ул. Тыңлале… Күк тутырып казлар оча, имеш. Менә шул казлар төркеменнән бер каз аерылып төшә башламасынмы?! Үзе төшә, үзе ачыргаланып кычкыра, минсиңайтим… Шундый да моңлы итеп кычкыра инде, аңлап кына булмый — өзгәләнеп, рәнҗеп кычкырамы, әллә сөенеп, шатланып кычкырамы?.. Менә ул төште-төште дә, канатларын җәеп, ямь-яшел чирәмлек өстеннән йөгереп китте. Ә чирәмлекнең аргы башында син торасың, кызым…

    — Әбекәй, нәрсә була инде бу?

    — Туктале, кызым, бүлмә, иң мөһиме алда әле. Алдыңа йөгереп килгән менә шул каз кинәт кенә Бакыйга әверелде дә куйды, гөнаһ шомлыгы…

    — Әбәү, нәрсә сөйлисең син, Фәүзия әби? Безнең Бакыйга әверелдеме?

    — Әйе шул, бөтен хикмәт тә шунда. Бөтен төшне аңладым, ә менә Бакый хакындагысына төшенә алмадым.

    — Кызык, Йосыф, әйеме? “Төшенә” сүзе төштән алынган микән әллә?

    — Ә нәрсә аңладың соң, Фәүзия апа? — Монысын инде түземсезләнеп торып ук утырган Йосыф сорады.

    — Нәрсәнеме? — Фәүзия карчык, әйтергәме-юкмы дигән кебек, карашларын билгесезлеккә төбәп, бераз уйланып торгандай итте дә, ныклы карарга килеп, җәһәт кенә әйтеп куйды: — Балага узгансың син, кызым, бала китерәчәксең. Шул.

    Әлбәттә, күрше карчыгының сәер төшенә, бигрәк тә аның юрамышына Йосыф та, Рәмилә дә ышанмадылар. Бер-берсенә карашып, көлеп торган яшьләргә карап, Фәүзия карчык тәмам пошаманга төште:

    — Нәрсә, ышанмыйсызмыни? Ходай Тәгалә ымына, күкнең ишарәсенә ышанмыйсызмы?

    — Фәүзия апа, моңарчы нигә бирмәгән соң ул безгә бала дигәннәрен? — Йосыф үз соравыннан үзе куркып куйды.

    Ләкин соң иде инде, сүз очкан иде, барасы җиренә барып җиткән иде… Күрше карчыгының җавабы хакыйкатьнең үзе булып яңгырады:

    — Бәй, сөешә белмәгәнсездер, яратышу, назлашу җитмәгәндер? “Бала бит ул… Бала ул матур сүздән туа”, — ди иде безнең инәкәебез… Сиңа, кызым, хәзер сакланырга кирәк, өзлегеп куйма тагы…

    Фәүзия карчыкның төше рас килде: озакламый Рәмилә үзенең балага узуын, авырлы калуын аңлады.

    Шул шатлыгыннан әбекәйгә бәби сые кертеп чыкты. Аларның ягында умач ашын шулай дип йөртәләр. Умач — умай аш, ягъни мәсәлән. Шул умачны элек-электән кендек әбисе булачак карчыкка биргәннәр, аның аша борынгы “кендек анасын”, “корсак анасын” — Умай исемле изге рухны бәхилләгәннәр. Шул аш йоласын үтәгән очракта гына Умай-ана рухы туачак баланы кырык көн буе һәм яңа туган баланы тагын кырык көн буе үз яклавы астында, үз мәрхәмәтендә яшәтә, имеш…

    Туачак бала хакындагы хәбәргә иң куанганы Бакый булгандыр. Шулай булмый ни — аңа бер иптәш булачак бит! Беркөнне ул уенчык алып кайткан. Каян алгандыр — анысын сораган кеше юк. Балчыктан катырып ясалган ат иде ул. Томырылып чабып барган бу атның канатлары да бар әле. Кыскасы, тулпар ат. Бакый шул атны алып кайтты да, дәшми-нитми генә, Рәмиләгә китереп тоттырды. Үзе бәхет тапкан кеше кебек елмая… Бу изге малайны кысып кочасы, сөеп назлыйсы килде Рәмиләнең. Шулай итте дә.

    — Һи-и, апаеңа апкайттыңмыни бу канатлы атны? Канатлы булсын, бәхетле булсын дисең инде алайса? Малай булсын дисең инде? Йосыф, ә, Йосыф, Бакый малай ди бит әле, малай сорый… — Бу юлы Рәмилә Йосыфка таба каерылды.

    Йосыф та үз ролен оста башкарды:

    — Малай дигәч, малай булыр! Проблема юк! ӘйтелӘгән — эшләнгән!

    Бу сөйләшүдән соң Рәмилә белән Бакый бик еш гәпләшеп, серләшеп утыра торган булдылар. Бервакыт Бакый сорап куйды:

    — Синең әниең бармы?

    — Бар, нигә сорыйсың?

    — Бер дә әниеңне сөйләмисең. Әниең юк кебек яшисең…

    — Әнием ерак шул. Авылда. Гел генә кайтып булмый.

    — Ә синең бер дә кайтканың юк.

    — Юк шул… Кыенсынам мин аңардан, оялам.

    — Тормышың өчен ояласыңмы?

    — Юк, бүгенгесе өчен оялмыйм, үткәндәгесе өчен бик тә оят миңа…

    — Бу сәбәп түгел. Мин әниемне бөтенләй белмим. Ә ул гел минем янда. Мин аны һәрвакыт уйлап йөрим. Кайчакта сөйләшәм дә… Кайчакта ул үзе миңа дәшә… Аны мин үзем генә ишетәм…

    — Нәрсә ди?

    — Сорама. Бу хакта мин беркемгә дә әйтмәячәкмен. Бу — сер. Белдеңме?

    — Ярый-ярый, сорамыйм. Сер булу — өмет булу дигән сүз. Серең бар икән — өметең бар… — Бераз паузадан соң Рәмилә тагын Бакыйның аркасыннан кагып куйды: — Рәхмәт сиңа, Бакый…

    — Нәрсә өчен?

    — Әниеңне искә алып яшәвең өчен рәхмәт. Үзең бәләкәй булсаң да, олы җанлы кеше син, Бакый…

    — Их, янда да булса, бөтенләй башка төрле яшәр идем мин!

    — Ничек итеп? Нигә алай дисең? Без сине рәнҗетәбезме?

    — Юк-юк. Сез миңа бик әйбәт карыйсыз. Тик… барыбер әниле буласы килә!

    Рәмилә уйчанланып калды.

    — Кызык…

    — Нәрсәсе кызык?

    — Кызык шул. Синең әниең юк, ә син аны тоясың. Минем әнием бар, мин аны тоймыйм…

    — Тоясың син аны, тойганыңны аңламыйсың гына.

    — Тоймасам да аптырамыйм… Миңа да ана назы бик эләкмәде шул. Әтиебез эчкече иде. Әнине нык җәфалады. Әниебез аның ачуын бездән ала иде. Әти үлгәч, бер атна да тормый, икенче иргә китеп барды. Үзебезнең көнебезне үзебез күрдек… Шул чактан ук күңел катып калгандыр, мөгаен. Юкса мин дә тояр идем әниемне, аның өчен борчылыр идем, кайгырыр идем…

    Бераз тын тордылар.

    — Син балаңны яратасыңмы? — Бакыйның көтелмәгән соравыннан Рәмилә сискәнеп үк китте.

    — Ничек инде? Тумаган бит әле ул.

    — Юк, син аны хәзердән үк яратырга тиеш, тугач соң була ул…

    — Нигә алай дисең, Бакый? Әллә ничек сөйләшәсең син…

    — Бер дә әллә ничек түгел. Уйлап кара: менә туды ди ул бала. Сиңа ошамады ди. Син аны ташларсыңмы?

    — Кит моннан, нишләп ошамаска тиеш әле ул?!

    — Тиеш түгел… Тик… шулай да була. Менә мин ошамаган бит…

    — Бакый, бер дә борчылма, яме. Мин аны бервакытта да ташламаячакмын! Беләсеңме, мин аны инде яратам. Газиз балам бит ул, тән күзәнәгем, җан кисәгем!

    — Рәмилә апа.

    — Әү, акыллым.

    — Аны инде мин дә яратам бугай…

    — Кемне?

    — Туачак балаңны…

    Рәмилә моңа берничек тә җавап кайтармады. Бары тик, үз кочагына тартып алып, иң якын туганын яисә газиз баласын сөйгән кебек, сөеп үпте генә.

    Бу сөйләшүдән соң Бакый Рәмиләгә тагын да ныграк якынайды. Дөресрәге, Рәмилә аңа якынайды, бергә чагында үз кочагыннан чыгармады, сүз белән генә түгел, тәмле ризыклар белән дә сыйлады, туачак балага исем сайлаганда, аны гел генә үз янында тотты. “Менә бусы ошыймы? Ә бусы?” — дип интектереп бетерде.

    Бакыйның җавабы бөтенесен дә аптырашка калдырды.

    — Минем исемне бирегез, Бакый дип кушыгыз! — дип чатнатып әйтеп салды ул.

    — Нигә алай дисең, Бакый? Синдә андый бер исем бар бит инде…

    — Алайса сорамагыз. Сез сорадыгыз, мин җавап бирдем.

    — Шулай да әйт әле, нигә “Бакый”?

    — Әйбәт исем, “мәңгелек” дигән сүз. Кешеләрдә шундый исем дә булырга тиеш.

    — Синдә бар бит…

    — Мин… мин кеше түгел…

    — Ә? Кем соң син? — Бакый Йосыфны тәмам чыгырыннан чыгара язды.

    — Көлмәссезме соң?

    — Юк, нидән көлик без?

    — Мин — фәрештә… Мин сезне тормышка кайтару өчен килдем… Бер урам малае булып килдем…

    — Фу-у, җитди сүз сөйли дип торам тагы, — Рәмилә, киң елмаеп, җиңел сулап куйды.

    Йосыф та бу сәер әңгәмәне уенга борды:

    — Мин бит ул фәрештә! Мин ул күк илчесе! Бүтәннәр исемен үзләштермә, пон-ни-маешь!

    Менә шундый гыйбрәтле сөйләшү булып алды юктан бар булган гаилә эчендә. Беренче мәртәбә шулай серле, әмма ихлас сөйләштеләр алар. Һәм… соңгы мәртәбә.

    9

    Әйе шул, бу матур, көйле тормыш озакка бармады, беркөн иртән чыгып киткән җиреннән Бакый кайтмады. Берәр таныш малае белән кунып калгандыр дип фараз кылдылар. Әмма Бакый икенче, өченче көнне дә күренмәде, суга төшкән кебек юк булды.

    Ниндидер хәтәр бәлагә юрарга кыймадылар, кайтыр, кайтыр дип, һаман көтеп, сагынып яши бирделәр.

    Ул арада алмашлап иң элек Йосыфлар ягына, аннары Рәмиләләр ягына кунакка кайтып килделәр. Фәүзия карчык өй саклап калды. Ничек кенә өметләнеп килсәләр дә, аларны күрше әбисенең күңелсез хәбәре каршы алды:

    — Юк, балалар, Бакыебыз күзгә-башка күренмәде. — Аннары, шикләнгән кебек, бераз сынап карап торды да кискен генә сорап куйды:

    — Рәнҗетмәгәнсездер бит үзен? Сабый күңеле өрфия кебек ул, бүген бар, иртәгә юк…

    — Нишләп рәнҗетик ди, Фәүзия әби, ни сөйлисең син? Барысы да синең күз алдыңда бит… Бу сүзләрең белән син үзең безне рәнҗетәсең, хәзер үк кире ал… Үз балабыз кебек күрдек, әнә Ходай шаһит, шулаймы, Йосыф?

    — Шулаен шулай…

    — Нигә алай дисең, Йосыф, нигә күңелемә шик кертәӘсең?

    — Шулаен шулай да… Мин менә нәрсә хакында уйлыйм: безнең бит үзебезнең сабыебыз туачак. Бакый, шуны уйлап, боларга артык авыз, артык кашык булмыйм дип чыгып китмәде микән дим.

    — Карале, улым, синдә пәйгамбәр акыллары бар ласа? Рәмиләнең фәрештә диюе дөрестер, ахры. Нәкъ шулай уйлаган ул, балакаем. Үзе бала булса да, акылы җитмеш җиде яшьлек аның… Инде кайларда гына йөридер, мескенкәем…

    Йосыф бу атнасын да Бакыйны эзләп үткәрде. Арып, талчыгып, ябыгып бетте, көннәр буе урамнарда йөреп, элеккеге хәленә — сукбай тормышына төшеп бетә язды… Кул селтәргә дә уйлаган иде. Уеннан шундук кире кайтты. Өйдә Рәмилә борчылып, елап утыра, күршедә Фәүзия карчык кайгыга калган. Бөтен өй, ишегалды, урам белә хәзер бу хакта. Ләкин Бакыйның кайда икәнен генә белүӘче кеше юк.

    Йосыф, Рәмиләне эзләп баргач, үзәк мунча янында очрашкан малайлар төркемен табарга булды. Алар белергә тиеш. Бигрәк тә теге озын буйлы егет беләдер. Ул бит урам малайларының башлыгы, атаманы. Аның кушаматы да Атаман булып чыкты. Ләкин ул да берни әйтә алмады. Йосыфның өч көн буе шәһәр урамы буйлап аны эзләп, сорашып йөрүе генә әрәмгә калды.

    — Теге вакытта безне җыеп алып барган малайны әйтәсезме? Без аны беренче мәртәбә һәм соңгы мәртәбә шунда күрдек. Кем соң ул? Кем генә булса да, серле малай. Бер генә карый, шундук ышандыра… Ләкин әйбәткә, хәтта изге җанга охшаган. Нәрсә булган аңа?

    — Белмим шул. Югалды ул. Юкка чыкты…

    Менә сиңа мә! Урам малае булып йөргән Бакыйны урам малайлары белмиләр дә икән әле! Ниндидер сер бар монда. Хәтта… сихер бар… Ә бит ул бу хакта үзе әйтте: “Мин — фәрештә, урам малае булып килдем”, — диде.

    Йосыф үз уеннан үзе куркып китте. Әмма Бакыйдан ваз кичмәде, эзләвен дәвам итте. Ниһаять, ул исерекләр белән тулы бер кабакта Василны очратты. Исәнләшеп тә тормыйча, Бакый хакында сорашты. Теге шундук “йоннарын тырпайтты”:

    — Нәрсә миңа бәйләнәсең? Рәмиләң дә, теге көчегең дә үзеңә булсын… Юк, күрмәдем, күрәсем дә килми! Мин хәзер эшлим. Эшләгәнемне эчәм. Имею право! Понятно?

    Йосыф барысын да аңлады. Василның гаебе юклыгын да, Бакыйның серле рәвештә генә юкка чыгуын да, Бакый белән бергә үз бәгыренең бер кисәге кителеп төшүен дә төшенде. Төшенде һәм язмыш шаяруы итеп җанына алды. Бу вакытта аның күңел кылларында һаман теге тавыш яңгырап торды: “Мин сезне тормышка кайтарырга килдем…”

    10

    Йосыф кайтып керүгә, Рәмилә барысын да аңлап алды — Бакый табылмаган. Шуңа күрә дә җанын үртәп сорашып тормады, чәй өстәле әзерләргә кереште. Ләкин Йосыф үз тамагындагы төердән ничек тә бушанырга тиеш иде:

    — Бакыйны югалттык, Рәмилә…

    Рәмилә шаккатырлык дәрәҗәдә тыныч һәм сабыр иде.

    — Без югалтсак, башкалар табар. Дөнья шулай югалтулардан, табышлардан тора инде, нишлисең... Бер дә борчылма, Йосыф...

    — Бар, Фәүзия апаны чакырып кер, бу хәбәр икебезгә генә авыррак, өчебезгә бүлик, ичмасам…

    Рәмилә торырга дип кузгалган гына иде, җил-давыл уйнатып, ишектән Фәүзия карчык үзе килеп керде.

    — Балакайларым, илаһи шаукымга тап булдым бит әле, Ходай Тәгалә ымына юлыктым, сөбханалла-машалла… Черем итеп кенә алам дигән идем, биш минут кына ятып тордым югыйсә, әллә нинди хикмәтләр күреп бетердем…

    — Фәүзия апа, нәрсә булды сиңа? Нинди шаукым? Нинди хикмәт? Аңлатып сөйлә әле, ә, Фәүзия апа?!

    — Нәрсәсен сөйлисең инде аның, төшемдә Бакый белән сөйләштем. Шул. И Ходаем, догаларыңнан гына ташлама, зинһар…

    — Ничек күрдең, ничек? Сөйлә инде, Фәүзия әби. — Рәмилә түземсезләнеп күрше карчыгының каршына ук барып басты.

    — Хәзер сөйлим. Утырып тын алыйм инде бераз. Хәзер, кызым, ашыктырма, яме… Уф!..

    — Әбекәй, син тагын кыр казлары күрдеңме?

    Йосыфның соравы күрше карчыгын телсез калдыра язды.

    — Каян беләсең син аны? Бу юлы да кыр казлары иде шул. Әүлиядыр син, балам, фәрештәдер…

    — Фәрештә булсам, Бакыйның кайда икәнен белер идем… Түгел шул…

    — Тыңлале, Рәмиләкәем. Безнең Бакый менә шул кыр казларына карап торды-торды да, янбашыннан үсеп чыккан канатларын җилпеп, очып менеп китте. Җирдән кузгалганчы, әйтәсен әйтеп өлгерде… “Ачуланмагыз миңа. Йосыф белән Рәмилә орышмасыннар. Аларны мин өзелеп яратам. Аларның яратуын да тоям. Әмма миңа китәргә кирәк, вакытым чыкты”, — ди. Күңелемнән генә: “Кая китәсең?” — дип сорыйм. Ул пышылдап җавап бирә: “Килгән җиремә китәм, җаннар үлеп туа торган җиргә”, — ди… Менә нинди изге төш күрдем мин, балакайлар. Гомеренә бер мәртәбә генә күрә адәм баласы андый төшләрне.

    — Чынлап та, хикмәтле төш бу, монда Бакыйдан хәбәр бар. Ул исән, әмма башка дөньяда, бүтән халәттә, бүтән язмышта. Шул гына. — Тыныч кына сөйләнеп торучы Йосыфның күңеле тулды. Рәмиләнең күзләреннән яшьләр күптән дәрья булып ага иде.

    Җил бертөрле иссә дә, һәр агач үзенчә шаулый, диләр бит. Фәүзия карчык еламый, ул бөтен барлыгы белән догалар ихтыярына бирелгән, Бакыйның изге рухын кыстырып, Ходайга үтенә, ялвара. Түбәнсенми, бары тик үтенә, ялвара гына.

    Өй эчендә тагын тынлык урнашты. Сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Һәркемнең үз уе, үз гаме.

    “Кайда ялгыштык соң без? — дип өзгәләнде Йосыф. — Кайда сынаттык?”

    “Миннән яхшы ана чыкмас инде. Бер Бакыйны да тотып кала алмадым”, — дип уйланды Рәмилә.

    “Бакыйның кем булуын әйтергәме-юкмы? Әйтсәң, яшәүләренең мәгънәсе үзгәрәчәк, җирдән кубып, бер күккә табынып яшәячәкләр. Ә җирдән аерылырга ярамый, һич ярамый… Шуңа күрә әйтмим, хак дөресен әйтмим, — дип уйлады дога телен белә торган күрше карчыгы һәм дәшми калды. Тагын өстәп-өстәп уйланды: — Серле-хикмәтле димә инде бу дөньяны. Адәм балалары гына хуҗа түгел шул аңа…”

    Аннары һәркайсы үз юлына таралды. Рәмилә үзе эшли торган кибеткә кереп китте: Фәүзия карчык төшке намазына ашыкты, ә Йосыф, кайчандыр Бакый җыеп кайтӘкан, хәзергә кадәр бер почмакны тутырып торган шешәләрне алып, савыт-саба кабул итү пунктына юнәлде. Менә ул кайчандыр Бакыйны күреп калган урам чатына җитте, ажгырып килгән машиналарның үтеп китүен көтеп торды, аннары гына аргы якка юл алды. Шул гадәте һаман калган икән әле. Ул үзе атлый, үзе тапшырасы шешәләргә тия торган акчаны исәпләп бара. “Ун аракы шешәсе… Сигез сыра шешәсе… Җәмгысы… 25 сум 60 тиен акча керәчәк…”

    Юлның аргы башыннан үкереп килүче машинаны Йосыф шәйләмичәрәк калды. Аның акча гаменә бирелгән күңеле өчен әллә каян акырып килүче бу тимер тавы ай-һай кечкенә һәм әһәмиятсез бернәрсә булып тоелгандыр шул… Күрде, барыбер күрде! Нинди афәткә табан баруын аңлап, Йосыф кире борылды, тротуарга чыгып, сабыр гына көтә башлады.

    Ә менә аның белән бергә кузгалган урам сукбае күрмәде, ишетмәде, хәтта Йосыфның ачыргаланып, өзгәләнеп кычкыруына да игътибар итмәде, үз үлеменә табан баруын дәвам итте. Ә үлем һаман якынайды. Аның белән бергә, каршы яктан чыгып килүче малай да һаман якынайды. Ниндидер серле багланыш бар иде бу ике арада. Йосыф моны шундук сизде. Малай белән машина уртасында басып калган ир заты, ниһаять, нинди хәлдә калуын аңлап шып туктады, башта каушады, аннары калтыранып күзләрен йомды, тынып калды. Юк, Йосыф аның күзләрен күрмәде, тойды гына.

    Шул вакыт ниндидер хикмәтле хәлләр башланып китте. Каршы яктан чыгып килүче малай “ә” дигәнче теге сукбай янында пәйда булды, аның өстенә капланды, шул капланып, ябырылып торган арада, үлем булып килгән олы машина выжылдап үтеп китте, бик тиз арада күздән дә югалды. Урам уртасында басып торган ир кеше бу хәлдән бик озак айныды. Исән калуына ышанмады бугай, үзенең кул-беләкләрен, аякларын, хәтта йөз-битләрен тотып-капшап карый башлады.

    Йосыф бу манзарага шаклар катып карап торды. Ләкин якын бармады. Ул инде аңлап өлгергән иде: һәр кеше хакыйкатькә үз акылы һәм үз язмышы белән ирешергә тиеш. Бу юлда кеше-бәндәләрне фәрештәләре генә ташламасын да, аларга кайгы, бәла генә кагылмасын… Хакыйкатьнең юлы бер генә. Бу юл, мәгълүм булганча, игелеклелек, сабырлык һәм мәхәббәт аша уза. Шуңа да чын, ихлас, миһербанлы һәм мәңгелек ул!

    Июль, 2003

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх