• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    КИЯҮ КИЧЕ

    (Новелла)

    ххх

    Рәхилә кияү катына керергә әзерләнеп бетте. Юк, туйлап-зурлап кияүгә чыгуга башта ук каршы булды ул. Яше башыннан ашмаса, һаман да чыкмас иде әле. Кирәк булганга чыга. Утыз өч яшь бит инде. Ялгыз каласы килми. Бер әйбәт кешегә пар булып, бала табып, шул балага бөтен гомерен багышларга уйлады ул.

    Читтән, Украина ягыннан югары очка кайткан татар кешесе кулын сораткач, Рәхилә озак уйлап тормады, риза булды. Әмма катгый шартын да белдерде. «Мин аның белән «кияү киче»ннән соң гына танышачакмын, – диде. – Шунсыз якын килмәсен. Хәтта исемен дә беләсем килми. Яши-яши танышырбыз да, белешербез дә... Шуңа риза булса, мин риза...»

    Шулай иттеләр дә. Кодалашып, димләшеп тормадылар, бер-берсенә күренмичә генә никах укыттылар, бүләкләр алмаштылар. Нәкыя җиңгәсе, бик мөһим хәбәр әйтергә теләп, берничә мәртәбә авызын ачып караган иде, Рәхилә шундык кырт кисте:

    – Кирәкми! Шуны гына әйт: әйбәт кешеме ул?

    – Әйбәт, әйбәт... Хәрби хезмәттә йөргән, ди... Сугышын да күргән... Семьясы булмаган, яшьли сөйгән кешесен оныта алмаган, имеш...

    – Алары кирәкми... Әйбәт булгач, шул җиткән... Калганын күз күрер...

    ххх

    Рәхиләнең булачак ирен күрәсе килмәгәненә беркем дә аптырамады. Чөнки беләләр: аның хәле хәл. Шул гомер яшәп, ул үзе дә әлегә кадәр яшьлек мәхәббәтен оныта алмый, тәненә дә, җанына да беркемне якын җибәрми... Аның тарихын авылда төгәл белүче юк... Шул гына мәгълүм: Рәхилә, үсеп буй җиткергән чибәр кыз, бер җәйне югары очка кунакка кайткан Василга гашыйк була. Васил үзе дә кызны үз итә. Шулай дуслашып китәләр, аралаша башлыйлар. Дуслык тиздән яратуга, аннары олы мәхәббәткә үсә... Шулай ел саен очрашып торалар болар. Җәй җитүгә, Васил кайтып төшә, Рәхилә аны бөтен күңел җылысы белән көтеп ала, яшьлегенең бәхетле минутларында сөю-назын бирә, йөрәген ача...

    Вәгъдәләр бирешеп, киләчәктә бергә булырга сүз куешып үткәргән соңгы җәйдән соң да унбиш еллап вакыт үтеп китә. Баштарак Рәхилә Василны көтә. Өзелеп, изаланып көтә. Хәтта, мәктәпне тәмамлагач, укырга китми, фермада кала. «Васил кайтып төшәр дә, мине тапмыйча, тагын китеп барыр», – дигән, имеш. Ләкин Васил кайтмый да кайтмый. Рәхилә, ниһаять, өметен өзә, күңелен катыра да, үз эченә йомылып, ябылып яши башлый.

    ххх

    Тагын күпмедер вакыт уза. Кышның бер буранлы көнендә Василдан берьюлы өч хат килеп төшә... Ул көн Рәхиләнең күңелендә бик озакка торып калды. Чөнки бу көнне ул Василнең хатларын утка якты. Шул хатлар белән бергә яшьлек хыялларын, суынып бетә язган мәхәббәтенең соңгы кыйпылчыкларын да якты... Әмма бу ут янында барыбер җылынып китә алмады.

    Рәхилә һаман үзенең үҗәтлегенә барды, кайчандыр өзелеп сөеп йөргән кешесенең һәр килгән хатын утка яга торды, шуның белән күңелендәге сагышлы-гамьле авыртуларны, үпкә-зарны алып атарга, үзенең ярсынган җанын тынычландырырга теләде, ахры.

    Бердәнбер көнне хатлар килүдән туктады. Рәхилә шунда гына бераз тынычлангандай булды. Бөтен күңелен, күңеле белән бергә гомерен дә шул арада картаерга өлгергән ата-анасына һәм фермадагы сыерларына багышлады.

    ххх

    Хәзер Рәхилә белә: ул вакытта Василга җавап бирмичә ул ялгышты. Ичмасам, хатларын да сакламады бит... Ни хәл итәсең: шулай язгандыр инде. Ул үз тормышында гел авыр юллар эзләде, яшәеш дәрьяларының да иң хәтәренә юлыкты. Ә сагыш дәрьясына бер төшеп алгач, тиз генә чыгам димә икән...

    «Их, Васил, Васил, – дип уйлый Рәхилә еш кына. – Нишләдек без синең белән? Син кайларда хәзер? Бармы соң син? Бармы?»

    Шулай да, Рәхилә өчен тагын бер юл калган иде әле: ул тормышында очраган иң беренче әйбәт кешегә кияүгә чыгарга булды... Менә, кияү янына керер алдыннан, үз тормышы һәм язмышы хакында соңгы мәртәбә уйланып утыра...

    Нәкыя җиңгәсе чакырып дәшкәч, Рәхилә сискәнеп торып басты, күлмәгенең киң итәкләрен таратып җибәрде, чәчен төзәтте, күз төпләренә куна башлаган җыерчыкларын, сыпырып алырга теләгәндәй, сыйпап-сөеп куйды...

    ххх

    Нәкыя җиңгәсенең түшәге йомшак, җайлы булып чыкты. Кияү бик итагатьле, әйбәт кеше икән. Бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, дөм караңгыда бер-берсен күрмәсәләр дә, аның дәртле тәнен, ихлас күңелен тоймый мөмкин түгел иде. Рәхилә авыртуны сизмәде дә. Әллә шомлы куркынудан, әллә рәхәт ымсынудан – ул бик тиз онытылып китте, күзләрен йомып, янында яткан тулы бәдәнле, киң, тыгыз күкрәкле, яшәү дәрте ташып торган ир-ат ихтыярына бирелде...

    ххх

    Рәхиләне, тәрәзә өлгеләре аркылы үтеп, әллә котларга теләп, әллә аның сихри халәтеннән көнләшеп, бер урында эләгеп калган кояш уятты. Хатын, кояшка җавап итеп, башын калкытты, әмма рәхәт сулкылдап торган тәнен кузгатмады. Шулай да, бер якка янтаеп, янәшәсендәге тәрәзәдән тышка – ихата ягына үрелеп карады... Анда, бакча коймасы буенда урнашкан бура кое янында, матур шәрә тәне белән бөтен дөньяны бизәп, үтә дә таныш, газиз бер кеше юынырга су юнәтеп йөри иде.

    – Васил...

    20 апрель, 2003ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх