• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ӘТКӘЙНЕҢ СУГЫШ КӨНДӘЛЕГЕ

    (Повесть-хатирә)

    * * *

    Минем әткәй — сугыш баласы. Яшьтән ятим калып, сугыш авылының бөтен кыенлыкларын җилкәсендә татыган кеше. Сугыш чорында күргән авырлыклар хакында сөйләргә яратмый ул, ара-тирә генә, бигрәк тә үткәннәр хакында уйланып, моңаеп утырганда, кинәт ачылып китә, малайларын үз тирәсенә җыеп, күңелен түгә башлый…

    Бу хатирәләр әнә шул моңсу, әмма үтә дә изге минутлардан җыелып калганнар.

    Автор

    1. Кара акчарлак буламы?

    Безнең авыл сугыш башланачагын белә иде. Борын-борынгыдан шул мәгълүм: хәтәр яу алдыннан төрле хикмәтле хәлләр башлана икән. Кандай кызарып кояш баеган чакта, аулак юлларда, кешеләр каршына ак кием кигән чибәр затлар очрый башлый. Үлем, Әҗәл шулай чыга, имеш. Еш кына ул матур кыз кыяфәтендә була, ди. Кырык беренче елның җәй башында күрше авылдагы Мәмәт картка шундый бер чибәркәй очрап, сугыш булачагын әйтеп киткәч, халык берара гөжләп алды. Кешеләр күңеленә “Халыклар атасы иптәш Сталин да туктата алмас микәнни бу сугышны?” дигән шик керә башлады…

    Миңа — унике яшьлек малайга да килеп күренде ул “сугыш хәбәрчесе”. Яманкул чокырындагы күлгә балык тотарга барган идем. Агыйдел ягыннан акчарлаклар кергәли ул күлгә. Бу юлы да берничәсе очкалап үтте; балык күзлиләр инде, беләм. Ләкин суга тигән кош күренми. Бик сәер тоталар бүген үзләрен. Ниндидер сер бар монда…

    Ул серне мин бик тиз шәйләп алдым. Чем-кара акчарлак иде ул. Дөресе — “карачарлак”. Бөтен кош шуның тирәсендә бөтерелә. Ниндидер шаукымы, сихере бар кебек аның. Тавышы да икенчерәк, шомлырак димме — ничектер карлыгып, ярсынып чыга…

    Акчарлакларда балык кайгысы юк иде. Алар ниндидер уен уйнаган кебек кыланалар, гүя серле бер йола башкаралар… Үч иткәндәй, бүген балыгы да эләкми… Әллә анысына да шушы сәер кош сәбәпчеме?

    Өйгә кайткач, бу хакта әнкәйгә сөйләдем. Әнкәй бер сүз дәшмәде. Әткәйгә әйткән икән.

    Әткәй, кичен бергә җыелгач, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

    — Фәүзия, әзерләнә башларга кирәк, бүген-иртәгә сугыш башланачак…

    Нәкъ бер атнадан сугыш башланды. Тагын бер атнадан әткәйне алып киттеләр. Теге кара акчарлак бүтән күренмәде. Кесәмә таш та алып йөри башлаган идем югыйсә… Сугыш хакында хәбәр итәр өчен күрше-тирә авылларга китеп барды, ахры…

    2. Әткәйнең җиз камчысы

    Әткәй авылда бригадир булып эшли иде. Ул минем хәтердә кара туры аты белән, аннары җиз саплы камчысы белән калган…

    Китәргә җыенып беткәч, әткәй әнкәй белән икебезне үз янына чакырып алды. Нишләптер иң элек миңа эндәште ул.

    — Улым, Хәмитҗан, син хәзер өйдә минем урынга каласың. Өйне кара, әнкәңне сакла. Кысыбрак тотсагыз, берәр елга җитәрлек ризык бар, калганын эшләп юнәтерсез…

    Әткәй бик күп нәрсәләр хакында сөйләде. Ничек хуҗа булырга, мал карарга, авыр чакта кемгә барырга… Сугышның авыр, озак буласын да әйтте...

    Үзем тыңлаган булам, ә күзләрем әткәйнең итек кунычында. Аннан теге затлы камчының җиз сабы күренеп тора!.. Калдырмас микәнни? Үзе белән фронтка алып китәр микәнни? Ә үлеп калса? Бу камчы әрәм була бит!..

    Гөнаһлы уйларның иге-чиге юк. Ә әткәй сөйли дә сөйли. Әнкәйгә мине карарга куша, миңа әнкәйне карарга куша…

    Ниһаять, кузгалырга вакыт җитте. Утырып дога кылдылар. Мине урталарына утырттылар… Әнкәй елый башлады. Әткәй әнкәйнең елаганын яратмый, ә бу юлы бер сүз дә әйтмәде…

    Әткәй сугышка китте, күзләрне камаштырып торган җиз саплы камчысын да үзе белән алып китте. Ул камчы беренче төнне үк төшемә керде. Имеш, әткәй миңа шул камчыны сузып тора. Мин алмыйм. “Үзеңә булсын, дошманнарны камчыларга кирәк булыр”,— дим…

    Иртән торуга, басуга эшкә киттем. Без ул көнне борчак басуында пакус әйләндерергә тиеш идек. Үзем эшлим, үзем кичә генә әткәйләр киткән басу капкасы ягына карап алам. Әткәй бөтенләй дә сугышка китмәгәндер, һаман әле шул басу капкасы төбендә басып торадыр кебек…

    Шул вакыт капка баганасында ниндидер нур балкып китте. Бу нур балкышы, күз карашларым аша суырылып килеп, җаным янына ук төшеп ятты! Нинди нур бу, нинди балкыш? Ике җәпле таягымны бер читкә аттым да, җаныма килеп иңгән серле балкыш янына киттем. Тыным-сулышым бетеп барып җиткәнче югалмады, сүрелмәде ул нур. Менә ун, биш адым калды… Инде үрелеп аласы гына, шул нурны алып, өметле, бәхетле буласы гына калды!

    Юк, шундук үрелеп ала алмадым әле. Баскан урынымда туктап, катып калдым. Басу капкасының уң баганасында әткәемнең нурлы җиз камчысы эленеп тора иде!

    3. “Җан” җанны саклый

    Сугыш башланып, берничә атна үтүгә үк, авылга “кара кәгазь”ләр килә башлады. Түбән очтан киткән Зиннәтулланың җаны иң беренче булып кыелды. Ул чик буенда хезмәт итә иде. Бөтен авыл җыелып кайгырды. Аннары Ислам, Гомәр абыйлар һәлак булдылар. Аларга да еладык. Кайгыга күнегәсең икән. Үлем хәбәрләре күбрәк килгән саен, азрак елыйбыз. Бераздан яшь түкмичә, үз эчләребезгә бикләнеп, борчылып, шомланып яши башладык…

    Сугыш афәте кергәнгә ярты ел үтте. Авыл унсигез кешесен югалтты. Әлегә әткәйдән хәбәр юк. Баштарак кош теледәй генә ике хаты килгән иде, аннары килмәс булды. Күңелебезне төшермибез. “Кара кәгазь” юк бит — шуңа да җан сөенә.

    Ә беркөнне тагын да куанычлырак хәлгә тап булдык. Без әнкәй белән фермада ат җигеп эшли идек. Шулай төшке ашка кайтып киләбез. Астурам чатындагы кое тирәсендә җыелып торган хатын-кызлар янына тукталдык. Әнкәй сүзгә кушылып китте, мин пар бөркеп торган атымның аркалыгын бушатырга керештем.

    Күршедәге Хәтирә карчыкның сүзе мине сикәндереп җибәрде.

    — Ирләрегезгә “җан” кушып сөйләшегез, “җан” җанны саклый, ди ул…

    — Ничек инде? Ничек? — диештеләр хатыннар.

    — Ничек булсын, ирләрегезнең исемнәрен әйткәндә “җан” дип өстәп куегыз. Менә синең ирең ни исемле? Фәхриме? Хәзер Фәхриҗан дип сөйләш. Синеке Сабирҗан булыр, ә синеке — Мөхәммәтҗан…

    — Ә минеке, минеке ничек була инде? Бер дә телгә килешә алмый бит?..

    — Вилме?

    Әйтсәм әйтим, Вил абыйның исемен Ленин бабай исем-фамилиясенең беренче хәрефләреннән алып куйган булганнар.

    — Вил… Вилҗан булыр.

    — Андый исем буламыни?

    — Булыр, булмый кая китсен. “Җан” барлык исемгә дә килешә ул…

    Шунда әнкәй сүзгә кушылды:

    — Хәтирә апа, минем Рәхимҗаныма “җан” кушарга кирәкме?

    — Юк, аның үзенең “җан”ы бар бит.

    Чынлап та, бу “җан” дигәннәре кешене саклый икән. Минем әткәйдә дә “җан” бар — шуңа да ул исән! Безнең авылда сугышка киткән Сәлимҗан, Галимҗан, Тимерҗаннар да исән… “Җан” кергән бер генә кеше дә үлмәгән булып чыкты. Шул көннән башлап, фронттагы бөтен ир-атлар да “җан”лы булдылар, хикмәти Хода, “кара кәгазь”ләр килү дә тукталды.

    Урамдагы сөйләшүләрдән көләсе килгән чаклар да була иде.

    — Хәят апа, синең Сөләйманҗаннан хәбәр юкмы әле? — дип сорый Мәймүнә дигән хатын.

    — Юк шул әле, синең Фуатҗаның ни яза соң? Безнекеләрне күрмәгәнме?

    — Сезнекеләрне күрмәгән. Ә менә күрше авылдагы Сәйярҗан белән райондагы Билалҗанны күргән…

    Юк, “җан” дип әйтү генә сугыштагыларны саклап бетерә алмады. Язгы чәчүгә әзерләнеп йөргән көннәрдә Хәят апаның ире Сөләйман хакында кайгылы хәбәр килде. Бу юлы инде Сөләйманҗан дип тормадылар, ничек бар шулай— Сөләйман дип кенә сөйләштеләр…

    Беренче май бәйрәменә авыл тагын өч кешесен югалтты. Ләкин моңа карап кына халык “җан” кушып сөйләшүдән туктамады. Барыбер өметле иде бу сүз.Ә сугыш вакытында өмет бик кирәк, шунсыз исән калам димә…

    Минем әткәйдән “кара кәгазъ” килмәде. Әнә шул “җан”ы саклагандыр инде… Тик… ул әйләнеп тә кайтмады… “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килде. Хәбәрсез югалу үлү дигән сүз түгел бит әле. Бәлки, исәндер, бәлки, исәндер дип, сугыш беткәнче өметләнеп яшәдек. Әнкәй, әткәйне телгә алганда еш кына “Рәхимҗан-җан” дип тә әйткәли иде. Бик яшәтәсе килгәндер шул.

    Ике “җан” да кайтара алмады әткәебезне. Ул шул ике җан арасында, дөресрәге, ике дөнья чатында, авылга кайту юлында япа-ялгызы торып калды, ахры…

    4. Атны кайсы яктан җигәләр?

    Сугыш елларында ун яшьләре тулган малайлар атта эшләделәр. Җәйге, көзге басу алар карамагында булды.

    Безнең якта атлар күп. Сугыш беткәнче аларның төп өлешен саклап кала алдык. Ун-унбиш яшьлек малайлар ул гайрәтле атларны тыңлата алгандырмы, юкмы — хәтерләмим, анысы хәзер мөһим дә түгел. Иң мөһиме, авылда атны яхшы белгән абзыйлар булган. Шакир карт әнә шундый “ат җене кагылган” бер кеше иде.

    Сәерлеге дә бар. Атта эшләр өчен җибәрелгән малайлардан сынау алырга ярата ул.

    — Атны кайсы яктан җигә башлыйлар соң? — дип сорый ул, мышык-мышык борынын тартып, каршысында басып торучы малайдан. Тегесе ык-мык килеп тора башласа, ике дә уйламыйча: — Бар, белеп кил, — дип өенә кайтарып җибәрә.

    Икенче берәүдән:

    — Яхшы атны ничек беләләр? — дип сорый.

    Моны күп малай белми. Ә мин беләм. Кайсы яктан җигә башларга икәнен дә беләм. Әткәйдән беләм. Сул яктан. Яхшы атны исә суга кертеп сыныйлар. Затлы ат бервакытта да үзе эчә торган суга йомышламый, түзә, ярга чыккач кына бушана. Суга сигән атның кадере дә юк, андый ат бозылган ат була.

    Беренче мәртәбә фермаларга ат алырга килгәч, Шакир карт миннән берни дә сорамады. Мин аның сынавына әзер идем, ә ул сорамады. Якындагы алмачуар янында күпме генә булашсам да, сорамады. Күңелем төште — әллә бирмәскә уйлыймы?

    — Ошыймы? — дип сорады ул, алмачуар ягына ымлап.

    — Ошый…— дип суздым мин, янымдагы атның яңагыннан сыйпап.

    — Шуны җигәрсең, килешәсез дә бугай… Бар, лапастан әйберләрен кереп ал…

    Шулай эшләп киттем. Атларны яратам мин. Алар кешеләрне аңлыйлар. Сөйләшә генә белмиләр. Дуслыкны аңлыйлар. Кадерлиләр…

    Сугыш тәмамланыр елны авылдагы атларга Шакир карт белән икәү хуҗа булып калдык. Бу Хода бәндәсе мине үзенә ярдәмче итеп алды.

    Шунда, бер җаен туры китереп, сораша башладым:

    — Әйт әле, Ак бабай, нигә теге вакытта миннән берни дә сорамадың? — дидем.

    Ә ул тиз генә җавап бирмәде. Тәмәкесен төреп, кабызып җибәрде. Утарда тибенеп йөргән яшь тайларны барлап алды…

    Шуннан соң гына, беренче герман сугышыннан ук телгәләнеп кайткан ямьсез иреннәре белән матур елмаеп әйтеп куйды:

    — Син, Хәмитҗан балам, сынауны үткән идең инде. Хәтерлисеңме, капкадан керүгә, иң элек Алмачуар янына бардың… Аны тыныч кына узып китә алмадың… Шунда аңлап алдым: син атларны яратасың. Сорап-нитеп торуның кирәге дә юк иде…

    Сугыш вакытында безнең авыл сыер җикмәде. Шакир картның атлары барысын да җиренә җиткезеп эшләде. Безне, сугыш чоры малайларын кеше итүдә дә Ак бабайның өлеше зур булды. Ул һәр терлек иясенә, бигрәк тә атларга кеше белән тигез карарга өйрәтте…

    Җиңүне генә күрә алмады. Кырык бишенче елның апрелендә, басу карап йөргәндә, минем Алмачуар өстендә җан очырды бу изге карт.

    5. Фронттан хатлар

    Сугыш авылы өчен иң якты, кадерле минутлар фронттан килгән хатлар белән бәйләнгән. Безнең авылда кич утырып хат уку гадәте бар иде. Кайбер апалар өй борынча йөреп укыйлар. Кайчакта авыл буйлап өчпочмаклы хат үзе генә китә. Иясенә урап кайтканчы ул таушалып, теткәләнеп беткән була иде.

    Фронт хатларын укуның үз йоласы бар. Аны тиз генә укый башламыйлар. Иң элек дога кылалар, укыгач та тиз генә таралышмыйлар, хатны язган кеше хакында сөйләшеп утыралар. Кем хакындадыр начар дип әйткәннәрен ишеткәнем булмады, фронттагыларны әйбәт яктан гына искә алалар иде.

    Аннары ничек җавап язу хакында киңәшәләр. Кемнәрдән сәлам әйтергә, кемнәрдән әйтмәскә… Хат ахырында җыр булырга тиеш. Монысы мәҗбүри. Анысын да киңәшеп язалар. Кабатланган булырга тиеш түгел. Яңа җыр сорап Өммегөлсем карчыкка яисә шул ук Шакир картка баралар.

    Мин әнкәйләрнең кемгә нәрсә язганнарын инде хәтерләп бетерә алмыйм, әмма фронттан килгән хатлардагы юллар йөрәгемә мәңгегә уелып калдылар. Хәзер шул хакта еш уйланам: ул хатларның ияләре үзләренең хисләре, уйлары, мәхәббәтләре һәм нәфрәтләре белән чын әдипләрдән бер дә ким булмаганнар; алардагы ихлас, бөек хисләр талантлы язучыларның талантлы әсәрләрендә дә сирәк очрыйдыр…

    Түбән очта яшәп, гомере буе басудан кайтып кермәгән Чыпчык Мөхәммәтенең язганнары әле дә күңелемне дулкынландырып тора…

    “Монда хәлләр мөшкел. Куркыныч, — дип язган иде ул хатында. — Куркып чигенүчеләр күп. Чигенү — хыянәт белән бер. Мин сугыштан, үлемнән курыкмыйм, хыянәттән куркам. Хыянәт итеп иманымны сатсам, кешелегемне югалтсам, Агыйдел елгасы дулкынланганда, үрелеп яңагыма сугар кебек… Кайтып кергәндә, бакчабыз түрендәге шомырт куагы йөземә чабып җибәрер кебек… Әнкәй, минем өчен оялып, кешегә туры карый алмас, шул оялуы белән күңелемне, җанымны яңаклар кебек…”

    Мин тагын шуңа игътибар иттем. Гади генә авыл кешеләре дә туган ил, туган җир хакында матур итеп, тәэсирләнеп яза беләләр иде. Әткәйнең икенче, соңгы хатындагы юлларны мәңге онытасым юк. Безне сагынуы хакында әйткәч, ул туган ил хакында болай дип язып куйган: “Туган ил дөньяның кайсыдыр тарафында түгел, ул йөрәк янында, җан түрендә яши икән”, — дигән.

    Шулай да нык истә калганы язылып бетмәгән хат булгандыр. Ул хат пожар урамында яшәүче Гайфулла абыйдан килгән иде. Бөтен авыл белән укыдык. Хикмәт шунда ки, бу хатның ахыры юк, ярты сүздә өзелеп калган… Ничек алай килеп чыккандыр — бу хакта кем генә әйтә алыр икән. Сугышның бер сере булып калды ул хат. Ә Гайфулла агай үзе әйләнеп кайтмады, үле хәбәре дә килмәде…

    6. Туганлык

    Фронттан беренче кеше кырык беренче елның октябрендә кайтты. Ике аяксыз, бер кулсыз Галләм абзый иде ул. Авылга аны бер хәрби кеше китереп куйды. Кечкенә агач йорт алдына бөтен авыл җыелды. Ләкин безгә — малайларга чират тигәнче бер атналап вакыт узды. Шулай да, ничек кирәк алай хатыны Сания апаны килештереп, Галләм абзый янына керә алдык.

    Без дәррәү килеп кергәндә, ул түшәктә йокымсырап ята иде. Сискәнеп уянды да, сыңар беләгенә таянып, торып утырмакчы булды. Ләкин теләгенә ирешә алмады, шуып, кабат элекке урынына төшеп ятты.

    Килеп күрешкән булдык. Рәтен белеп бетермәсәк тә, фронт хәлләрен сорашырга керештек. Галләм абзыйның нәрсә сөйләгәннәре хәзер хәтердә калмаган инде. Бер кош хакындагы гыйбрәтле хикәяте генә истә.

    Яраланып сугыш кырында калган Галләм абзый бомба чокырында бер тәүлек аңсыз ята. Якын-тирәдә теленә салырлык үлән дә булмый. Шул вакыт аның янына бер урман күгәрчене ияләшә. Баштарак ул бу үлеп барган адәм баласын карап, күзәтеп кенә тора. Аннары юкка чыга, тагын очып килә. Килә дә Галләмнең кибеп-яргаланып беткән иреннәренә томшыгын тидерә. Ул бер тамчы суның тәмен яралы солдат шундук тоеп ала, башын калкыта, күкрәгендә басып торган кошка рәхмәт әйтмәкче була… Кош көне буе томшыгында су ташый, ара-тирә суалчан, бөҗәк яисә җимеш бөртеге алып килә… Галләм берсен дә кире какмый, шулай аңа хәл керә башлый.

    Урман күгәрчене икенче көнне дә яралы яныннан китми. Өченче көнне дә армый-талмый су, ризык ташый…

    Һөҗүмгә баручы солдатлар килеп тапканда, Галләм янында таныш кош булмый инде. Ходай Тәгалә изге ният итеп җибәргән бу җан иясе үзенең газиз балаларын туендырырга китеп баргандыр шул…

    Галләм абзый протез белән йөрергә бик тиз өйрәнде, басу-кырларга су илтте, төшке аш ташыды…

    Күпме беләм, шул гомерендә ул гел кошлар белән сөйләшеп йөрде. Кулында бер телем ипи булса, яртысын, сындырып, шул канатлы дусларына бирә иде…

    Галләм карт тарихыннан мин шуны аңладым. Сугыш кешеләр гаме генә түгел икән. Бөтен тереклек тоя икән аны, бөтен тереклек аңа каршы көрәшкә күтәрелә икән… Сугыш вакытында табигатьтәге һәр җан бөртеге, тереклек иясе берләшә, туганлаша, шуңа да тормыш, игелек, изгелек һәрчак үлемнән өстен булып кала…

    7. Күңел күзе

    Кырык икенче елга чыккач, югары очта торучы Оркыя апалар “кара кәгазь” алдылар. Гадәттәгечә, тол хатынны юатырга туганнары җыелды. Безгә чыбык очы туры килгәнгә, әнкәй дә, әнкәйгә ияреп мин дә, кар ера-ера югары очка киттек. Күршеләрендә торучы Ак бабай да шунда булып чыкты. Тагын берничә хатын-кыз, бала-чага бар иде.

    Без барып кергәндә тыныч кына сөйләшеп утыралар иде. Мине бигрәк тә Оркыя апа аптыратты. Аптырарсың да, ире сугышта үлгән, ә ул, исе дә китмичә, елмаеп сөйләшеп утыра!

    Кулында — Вәлиәхмәтенең сурәте. Фронтка баргач төшеп җибәргән булган. Хәрби киемнән. Елмаеп карап тора. Оркыя апаның сүзләре дә шул хакта.

    — Әнә ничек көлеп тора бит ул җанкисәккәем!.. Җиңеп чыккан диярсең! Мондый кеше үлә димени?! Ялгышканнар гына ул, күңелем сизә, күңел күзем күрә… Үлмәгән ул, үлмәгән!

    Аңа башкалар кушыла.

    Ахырдан Ак бабай төгәлләп куя:

    — Исән булса кайтыр, балам, кайтыр, кая китсен ул. Рәхмәт үзеңә, ышанып көтә беләсең, көтсәң, кайта ди ул… Көт, синең Вәлиәхмәтең дә кайтыр…

    Кайтканда, юллар Ак бабай белән бергә туры килде. Ул вакытта аның әйткән сүзләре әле дә истә. “Үлгән кеше сурәтенә болай карамыйлар… Чынлап та исән микән әллә?” — дигән иде ул.

    Ходай шаһит, Вәлиәхмәт абый исән булып чыкты. Үлде дип яу кырында калдырып киткәннәр, ә ул госпитальгә эләккән. Башта хаты килде, аннары, Берлинны алып, елмаеп үзе кайтып төште…

    Бу вакыйгадан соң авыл халкы “кара кәгазь”ләргә бөтенләй башкача карый башлады. Ирләре сугышта үлеп калган кайбер хатыннарның Оркыя апа янына юратырга йөрүләре хакында да имеш-мимешләр ишетелгәләп калды.

    8. Җирдән аерылган — җиңелгән

    Кырык икенче елның сабан туен шомланып көтеп алдык.

    Чәчүләр әйбәт кенә узды, уңышлар шытып чыкты, авыл печәнгә төшәргә әзерләнә башлады. Кышын нык кына арыкланган маллар көрәйде, тартылып, үсеп киткән малайларның бит очларына ит кунды.

    Безнең авылда яшьтән үк даннары чыккан ике көрәшче егет бар. Наил белән Равилне бөтен тирә-як белә. Быел аларның бигрәк тә җаваплы еллары. Көзгә аларга повестка киләчәк. Димәк, соңгы сабантуйлары. Җиңүгә кадәр соңгысы.

    Язгы чәчү бетәр-бетмәс, Наил эшкә чыкмый башлады. Авырыйм дигән булып, өендә әнисенең майлы коймагын ашап ятты. Көзен сугышка китәсе булгач, беркем бер сүз әйтә алмады. Наилнең, эштән качып, сабан туена әзерләнүен бөтен авыл белә иде. Моны Наил үзе дә яшермәде. “Сугышка китсәм дә, әнкәйгә тәкә калдырып китәм”, — дип мактанып йөрде.

    Равил әнисе белән генә тора. Тормышны җигелеп тартучы егет ул. Әнисә апа соңгы вакытта авырыбрак йөри, шуңа да Равилгә икеләтә тырышырга туры килә. Аның ябык чандыр гәүдәсенә карап, бер дә көрәшче дип уйламассың. Ләкин бөтен кеше белә: Равилнең көче тәнендә түгел, йөрәгендә!

    Сабантуйдагы ямансулык җанны өшетерлек иде. “Сугыш ни, Сабантуй ни…” дип йөрүчеләр күп булды. Мәйданда күбрәк хатын-кызлар, яшүсмерләр, бала-чагалар. Карт-корылар күренгәли. “Кара кәгазь” килгән йортлардан бөтенләй чыкмаганнар.

    Колхоз рәисе Чулак Солтан мәйданны Сталинга рәхмәт әйтеп, фронттагыларга җиңү теләп ачып җибәрде. Чәчүдәге алдынгыларны котлады, кемгә сабын, кемгә чүпрәк-чапрак өләште.

    Чабыш-мазар булмады. Атларны болынга төшәргә саклыйлар. Уен-көлке дә бер читтә җыелып торган кыз-кыркынның чыркылдашуыннан узмады. Һәркем көрәшне көтә иде. Ул бөтен уеннар уйналып беткәч кенә башлана.

    Менә мәйдан уртасында Наил белән Равил генә торып калды. Алар сөлгеләрен беләкләренә урап, бер-берсенә текәлеп, түгәрәк буенча әйләнеп чыктылар, шулай “соңгы алыш” йоласын башкардылар.

    Баштарак Наил көчлерәк кебек иде. Раилне күтәрә дә куя, күтәрә дә куя. Әмма, янтаеп, тәгәрәтеп җибәрә алмый. Равил, чәчрәп барып төштем дигәндә генә, мәче җитезлеге белән ике аягына тора да баса, тора да баса… Ул үзе әлегә көчәнеп булашмый, ниндидер җай көтеп йөри…

    Наил арый башлады. Өйдә ятып, түгәрәкләнеп, бүртеп киткән гәүдәдә егәрлек озак тормый шул. Ә ябык, чандыр Равил һаман шул килеш — җитез, өлгер, елгыр… Менә ул бер ике мәртәбә Наилнең билен тотып, аны күтәрергә тырышып карады. Тегесе, тезләрен як-якка аерып, бөтен гәүдәсе белән җир өстенә сузылды. Ләкин җир аңа ярдәм итә алмады. Равил Наилнең биленнән шундый итеп кысып тотты, теге хәтта кычкырып куйды. Ул арада Равил, каерылып, Наилне җирдән куптарып алды, аннары, уң якка янтаеп, баш аша чөеп җибәрде. Наил авыр гәүдәсе белән чирәм өстенә чәчрәп барып төште. Мәйдан халкы, аягүрә басып, аһ итеп куйды.

    Янымда басып торган Шакир картның фәлсәфәсе мине сискәндереп җибәрде.

    — Җирдән аерылган кешенең көче китә шул,— диде ул.

    9. Икмәк исе

    Кырык икенче елның кышында ачлыкның нәрсә икәнен танып белдек. Авылда шешенеп берничә кеше үлде.

    Колхозда уңыш та ярыйсы гына булган иде югыйсә. Ләкин бөтен ашлыкны фронтка алдылар. Келәтләрдә вак-төяк фураж белән орлык ашлыгы гына торып калды. Анысын да агулап куялар. Агулы орлык ашап, сугыш елларында күп кеше эчен бозды, сәламәтлеген бетерде.

    Ачлык безне дә урап узмады. Өйдә икмәк, он бетте. Бәрәңге суына алабута ипиен җебетеп ашыйбыз. Җитмәсә, авырып киттем. Юньле-рәтле киеме дә юк бит аның, салкын җил, кыска сырмадан кереп, тәнне генә түгел, йөрәкне, җанны өшетә…

    Әткәйдән хат килми, әнкәй елый да елый, ә мин авырып, саташып ятам… Дарулар юк, үлән суы эчәм, җимеш кайнатмасы кабам, әнкәй каяндыр бер кашык бал табып кайткан. Аны кабып чәй эчкәч, тәнем кызыша башлады, манма тиргә баттым. Әнкәй өстемне алыштырды. Ничә көнгә беренче мәртәбә басылып йоклап киттем.Төш күрдем. Әткәй белән әнкәй өстәл артында утыралар, имеш. Мин дә шунда. Әткәй ипи кисә. Бер кисәген миңа бирә. Мин бу икмәк телемен олы итеп кабам да аш чөмерәм. Шунда берничә ипи валчыгы кулымдагы сыныгымнан кубарылып өстәл өстенә төшеп китә, аннары идәнгә тәгәри… Әткәй, кулындагы икмәген сак кына өстәлгә куеп, идәндә яткан ипи валчыкларын учына җыеп ала да стена бурасындагы ярыкка кыстырып чыга. Әткәйме, әнкәйме — кайсыдыр әйтә кебек: “Идәнгә төшкән ипи валчыгын җыеп алып, стена ярыгына кыстырсаң, ачлык килми!” — ди.

    Ул икмәкнең тәмен аермачык тоям. Үзем йоклыйм, үзем тоям… Әнкәйнең:“Аша, балам, аша, икмәк хәл кертә ул”,— дигән ягымлы тавышын ишетәм.

    Бу ягымлы тавышка ияреп, үземнең ач дөньяма кайтам. Янымда әнкәй утыра, кулында агач кашык.

    — Әнкәй?

    — Әйдәле, кап, балам, икмәк хәл кертә ул…

    Шунда гына агач кашыктагы икмәк измәсен күреп алам, дөресрәге, сизеп, тоеп алам! Юк, юк, сугыш чоры икмәге түгел бу! Сугышка кадәрге икмәктән генә шундый татлы, хуш ис килә иде!..

    Шушы ике-өч кашык ипи, чынлап та, миңа хәл кертеп җибәрде. Башымны калкытып торып утырдым.

    Бер җаен туры китереп, әнкәйдән сораша башладым:

    — Әнкәй, әйт әле… Каян бу ипи?

    — Каян дип… Бура ярыгыннан, балам… Идәнгә төшкән ипи валчыкларын кыстырып бара идек бит!.. Шуннан…

    Минем елыйсым килде, һәм мин, каһәрле сугыш башлангач, беренче мәртәбә рәхәтләнеп, үксеп еладым.

    10. “Әмрикә паегы”

    Бу сүзем, ирен сугышка озатып, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгызы торып калган Зөләйха апа хакында.

    Әйттем бит инде, ачлык безнең авылга сугышның икенче кышында ук килеп җитте. Өй борынча йөри-йөри, беркөнне ул Зөләйха апаларга да барып кергән. Әнкәй бервакыт эштән кайткач: “Зөләйха апаң шешенгән”, — диде. Бу миңа “Зөләйха апаң үлгән” дигән хәбәр булып ишетелде, йөрәгемне авырттырды. Чөнки авылда шешенеп үлүчеләр бар иде инде. Үзара сөйләшеп, бер-ике уч борчак оны илтергә булдык. Ләкин әнкәйнең, күңелсез генә: “Барыбер балаларына бирәчәк инде, үзе авызына да алмаячак”,— дип әйтеп куюы минем яшь йөрәгемне тагын да ныграк тетрәндерде. Шуны аңладым: Зөләйха апа бөтен тапкан ризыгын, үзе ашамыйча, балаларына биреп барган. Хәзер аның ашыйсы да килмидер инде. Чөнки ачтан шешенгән кеше бервакыт ризык тәмен, ризык исен сизми башлый, тамагы тук кебек хис итә… Андыйларның тәннәренә басып-басып карыйлар. Бармак очы белән баскалаган тән тиресе, үз урынына кайтмыйча, чокырланып кала икән, димәк, бу кеше үлем ачлыгына дучар.

    Боларын соңыннан гына белдем: Зөләйха апаны кәнсәләргә чакырып алганнар. Нык кына ачуланганнар.

    — Син нәрсә, фронтовик хатыны?! — дигәннәр. — Безне хур итмәкче буласыңмы? Ирең фронтта батырларча һәлак булып калды, хәзер үзең, балалар дип, бер тәгам ризык капмыйча җан тәслим кылмакчы буласыңмы? Фронтовик хатынын ачтан үтергән өчен беләсеңме безгә нәрсә булачак? Син бит үзеңне түгел, безне кабергә кертәсең, бөтен илгә, Сталин партиясенә, җиңүгә тап төшерәсең! — дип, сугышның иң зур авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән юлбашчыбызның исемен әйтүгә кадәр барып җиткәннәр.

    Зөләйха апа нәрсә әйтсен. Күз яшьләрен мелт-мелт тамызып, тик басып торган. Аннары, хәлсезләнеп, мич алдына өеп куелган утын өстенә егылган…

    Зөләйха апаларга “Әмрикә паегы” билгеләделәр. Төсле пакетларда бирелә торган бу тары боткасы аның үзен дә, дүрт баласын да үлемнән коткарып калды. Ул паек безгә дә эләккәләде әле. Шул “Әмрикә” дигән сүз тартып китергәндер инде. Аларның ботка пешергән вакытларын чамалап килеп керсәк, Зөләйха апа безгә берәр кашык чит ил күчтәнәче каптырып чыгара иде. Тәмле иде ул ботка! Майлы иде! Хәтта баллы иде! Аның тәме хәзер дә тел очында. Ләкин теге бал тәме генә онытылган… Сугыш ачысы “Әмрикә паегы”ның татлы тәмен тәмам оныттырган иде.

    Ә Зөләйха апаның балалары үсеп кеше булдылар. Хәзер бер малае Америкада тора. Анда яшәү рәхәт икән. Ләкин авылын, туган җирен бик сагына, ди…

    11. Көч — йөрәктә!

    1944 елның ахырында авылда тагын ике фронтовик пәйда булды. Берсенең кайтканын сизмәдек тә. Пожар урамындагы Кәрлә Гарәфи иде ул.

    Әнкәйнең эшкә китешли генә:

    — Гарәфи абыең кайткан, диләр, сорашып аласы иде, әтиеңне күрмәгәнме? — дигән сүзенә баштарак игътибар да итмәдем.

    Чөнки мин бу кешене бөтенләй дә белмим. Ул сугышка кадәр үк шахтага күмер чабарга чыгып киткән булган. Авылдан озатылмагач, аның кайтуына әллә ни аһ итмәделәр. Хәтта: “Фронтта булды микән?” — дип шикләнүчеләр дә табылды. Сәбәбен эзләп торасы да юк — гимнастеркадан аны беркем дә күрмәгән.

    Ул вакытта фронттан кайткан һәр кеше хәрби киемнән йөри иде. Берничә көн орден-медальләрен дә салмый. Өй борынча йөреп, хәл-әхвәл белешеп чыкканнан соң, кәнсәләрдән эш-“нәрәт” алгач кына сандыкка салып куела ул орденнар, погоннар.

    Аннары… Буе да бик кечкенә иде шул Гарәфи абыйның. “Кәрлә Гарәфи” дип юкка гына атамаганнардыр. Юри янына басып караганым булды — миннән чак кына калкурак… Буена да түзәр идең, холкы белән бик юаш иде ул. Аның, “ур-ра” кычкырып, баш очына беләк буе граната күтәреп, немецларның “тигр”ларына каршы һөҗүмгә баруын берничек тә күз алдына китерә алмый идек.

    Үзеннән дә фронт хакында бер авыз сүз чыкмады. Гүя сугышта бөтенләй булмаган да… Бу хәл безне — фронтовик малайларын — нык кына үртәде; сугышта үлеп калган әтиләр өчен ялганчы Кәрләдән үч аласы килә башлады.

    Кечкенә буена, юаш холкына карамыйча, Гарәфи абыйны тегермәнгә куйдылар. Әйбәт тегермәнче иде ул. Тегермәннең туктап, ватылып торганын хәтерләмим. “Гарәфи тегермәненең оны әйбәт, тәмле, туклыклы”, — дигән сүз дә чыкты бервакыт. Үзе кадәр капчыкларны “эһ” тә итми күтәреп алып кереп китә иде. Карт-корыга бик булыша иде, ятим балаларга качырып кына берәр уч он өләшкәне дә булгалады.

    Без аның тырыш, игелекле, гадел булуы хакында бик уйланмый идек шул. Ачлыктан, авыр эштән нык кына миңгерәүләнгән башларыбызда бер генә сорау бөтерелә иде: “Фронтта булганмы, юкмы? Булса — ярый, булмаса — эләгәчәк үзенә…”

    Һәм эләкте дә.

    Кырык бишнең апрель ахырлары. Кәрлә Гарәфинең атта эшләп йөргән чагы иде. Чәчүгә ашлык ташыйбыз. Егетләр “алдакчы Кәрлә” атының аркалык һәм тәртә бауларын кискәннәр. Тау менгәндә өзелерлек итеп кенә калдырганнар. Чынлап та, үр тавын менгәндә орлык тулы арба, аттан аерылып, кирегә — аска таба төшә башлый. Гарәфи күп уйлап тормый, артка йөгереп чыга да тәгәрмәч астына ята, шулай итеп, егерме биш пот ашлыкны Яман Күл чокыры сазлыгына батудан саклап кала…

    Кешеләр килеп тапканда, арба тәгәрмәченең тимер кыршавы, Кәрлә Гарәфинең сул беләген имгәтеп, кабыргалары арасына кереп кысылган була.

    Җиңү көнендә ул авырткан кулын кара чүпрәккә асып чыкты. Чып-чын фронтовик кебек. Шушы көнне без аны беренче мәртәбә гимнастеркадан күрдек. Күрдек тә… телсез калдык. Аңсыз, җансыз кала яздык хәтта. Гарәфи солдат түшендәге орден-медальләрнең исәбе-хисабы юк иде. Минем бу чаклы орденны аңа кадәр дә, аннан соң да бер кеше түшендә дә күргәнем булмады.

    Без ул көнне Гарәфи абыйдан ерактарак йөрергә тырыштык. Оят иде безгә, бик тә оят иде. Ул көнне генә түгел, бөтен гомеребез буе оялып, кыенсынып яшәдек бу “кәрлә герой”дан. Безнең өчен олы бер гыйбрәт булып калды ул. Шул вакыттан мин гомерлеккә аңлап калдым: көч — беләктә түгел, көч йөрәктә икән! Исемен генә хәтерләмим, кайсыдыр шагыйрьнең шигыре бик тә туры килә Кәрлә Гарәфи тарихына:

    Йөрәк бит ул,

    Йөрәк бит ул, —

    Йодрык кадәрле генә.

    Ләкин аны тоя ала

    Олы бәгырьле генә.

    Бәгырьдән үсә йодрык —

    Шуңа кадерле бит ул.

    Йодрык кына булса да,

    Йөрәк кадәрле бит ул!

    12. “Тәртипсез” малай

    Ничек кенә авыр булмасын, мәктәптә дәресләр тукталмады. Уку көннәре кыскарды, сәгатьләр кыскарды, әмма мәктәп ябылмады. Суык та, ачлык та үзәкләрне өзә, әмма ел әйләнәсендә колхоз эшен җигелеп тартучы авыл малайлары киләчәктә укуның никадәр кирәклеген аңлыйлар иде.

    Безнең мәктәптә дә әйбәт укучылар, шулай ук начар укучылар, тәртипле балалар, шулай ук тәртип бозучылар бар иде. Бигрәк тә Зөфәр исемле малай нык җәфалады укытучыларны. Йә урамда җен булып каршыларына чыга, урындыкларына су түгеп куя, аркаларына ямьсез сүзләр язып элә, алар кебек кыланып, кәмит күрсәтеп йөри…

    Безнең класста укыган Зөфәрне мин дә яхшы беләм. Тәртипсез булса да, гадел малай ул. Уйнаганда да, эштә дә хәрәмләшми. Дус та була белә. Ә менә мәктәпне атлап керүгә “җене кузгала”, билләһи!

    Бер вакыйгадан соң мәктәптә аңа мөнәсәбәт үзгәрде. Хәтта ул үзе дә үзгәрде. Шул хакта бөртекләп сөйләмәкче булам.

    Ботаника дәресе иде. Зәмзәмия апа керә. Исеме матур булса да, үзе бик усал апа. Сүзне сүзгә сорап җанны ала. Бигрәк тә Зөфәргә каныга. Зөфәр китап сүзләрен яратмый, үләннәр хакында үз сүзләре белән, үзенчә сөйли.

    Беркөнне Зәмзәмия апа Зөфәрне “тотты”. Иң арткы партада астан гына нидер эшләп утыра иде ул.

    Укытучы аның иелгән башын күреп калды да:

    — Сәфәргалиев! — дип кычкырды.

    Зөфәр шундук башын күтәрде, сикереп торып, үрә катты. Ул арада идәнгә нәрсәдер шапылдап төшеп китте.

    Зөфәр төшкән әйберен иелеп алмакчы булган иде, Зәмзәмия апаның чәрелдәвек тавышы аны кабат үрә бастырды:

    — Сәфәргалиев! Такта янына чык!

    Зөфәр болай да артык озын, алга сузылып йөрүче гәүдәсен тагын да бөкрәйтебрәк такта янына узды, класс ягына борылып, теләсәгез нишләтегез дигән кебек, башын иде.

    Зәмзәмия апа, дәрес хакында тәмам онытып, бөтен усал сүзләр белән Зөфәрне тиргәргә кереште.

    — Син нәрсә, малай актыгы! Управа табылмас дип уйлыйсыңмы әллә? Мәктәптән кудырып, колхозның тирес базында башыңны черетәм бит, каһәр суккыры нәрсә!

    Без, әлбәттә, аңлыйбыз, аңларга тырышабыз. Зәмзәмия апаның ире сугышта үлгән. Сугышта үлгән кешенең хатыны кычкыра да аладыр. Әмма Зөфәрнең әтисе дә сугышта һәлак булган бит. Менә монысын аңлап бетерә алмыйбыз.

    Ул арада класс ишегендә мәктәп директоры Нәзиров агай күренде. Коридорда барганда ишетеп калган, күрәсең…

    — Нинди тавыш монда? Нәрсә булды?

    — Нәрсә булсын, әнә, һаман шул Сәфәргалиев инде…

    — Тагын нәрсә?

    — Дәрес вакытында астан гына кирәкмәгән эшләр эшләп утыра…

    Нәзиров агай Зөфәргә табан борылды.

    — Нинди эш ул?

    Зөфәр дәшмәде.

    — Нинди эш дим, малай актыгы!

    Зөфәр һаман дәшмәде.

    Бу юлы Нәзиров агай үзе барып тикшерергә булды. Зөфәрнең партасы астыннан калын гына китап тартып чыгарды.

    Озак кына ул китапның тышына карап торды, актаргалап чыкты, аннары, такта ягына борылып:

    — Зөфәр бит әле? — дип сорады.

    — Әйе… — Бу юлы Зөфәргә җан керде.

    — Менә шул, Зөфәр туган, сиңа бик мөһим задание бирелә. Тиз арада шушы китабыңны укып чык та класс белән әңгәмә үткәр. Аңладыңмы?

    Нәзиров агай, Зөфәрнең җавабын да көтеп тормыйча, кызу-кызу атлап чыгып китте, ә без, дәррәү килеп, теге серле китап өстенә ябырылдык. Зөфәрнең биш чатлы йолдыз тырналган партасында “Дошманны ничек җиңәргә?” дигән китап ята иде.

    13. Мәхәббәтнең күзләре ачык

    Кырык өченче елның язында фронттан Маннур абый кайтып төште. Бөтен җире дә таза, сау, тик күзләре генә күрми.

    Аның Зәйтүнә исемле сөйгән кызы бар иде. Маннур абыйның авылга кайтуы хакында ишетүгә, иң элек шул Зәйтүнә йөгереп килеп җиткән. Маннур абый аны кире каккан. “Минем кебек имгәк сиңа нигә кирәк?” — дигән.

    Зәйтүнә апа елап чыгып киткән. Бераз вакыттан соң тагын килгән. “Әйдә өйләнешик, матур дөнья корыйк, балалар табыйк. Шулар синең күзләрең булыр”, — дигән.

    Маннур аны тагын куып чыгарган.

    Зәйтүнә тагын килгән, тагын, тагын…

    Бик яраткан ди ул Маннур абыйны. Маннур үзе дә яраткан. Түзмәгән, ризалыгын биргән.

    Боларын мин ишетеп кенә беләм. Ә менә туйда үзем булдым. Кияү егетләренә ияреп, уйнап-җырлап йөрдем, Маннур абый белән Зәйтүнә апаны “кияү келәте”нә дә үзем кертеп җибәрдем.

    Туйдан соң әнкәйләр, пышан-пышан, серле сүзләр сөйләшә башладылар.

    — Зәйтүнәнең назы килешкән…

    — Маннурның күзләре яктырган…

    — Нинди кошы, шундый чәчәге…

    Соңрак барысы да ачыкланды: туй төненнән соң Маннур абыйның күзе ачыла башлаган икән. Беренче балалары туганда, ул урамда таяксыз-нисез йөри ала иде инде.

    Иманым камил, Маннур абый белән Зәйтүнә апаның бу бәхетле тарихы сугыш афәтенә дучар булган бала чагымның иң матур хатирәседер.

    14. Изгелеккә биш адым

    Кырык өченче елның җәендә авылда Гайфи-пожарник пәйда булды. Фронттан түгел, төрмәдән кайтты ул. Сугышка кадәр үк, колхоз амбарына ут төрткән өчен, ун елга хөкем ителгән булган. “Пожарник” кушаматы да шуннан калган.

    Эшкә минем янга билгеләделәр. Икебез ике атта, бер олау булып, кырдан ашлык ташыйбыз. Мин аңа төяргә булышам. Бер кулында өч бармагы юк, шуңа да капчык авызын бөтереп тота алмый ул. Гайфи минем әле генә ияләштерә башлаган атымны тыярга булыша. Турайгыр миңа баласытып карый, чыгымчылап интектерә, ә Гайфидән шүрли, ул күренү белән, шундук шым була.

    Гайфи-пожарник күп сөйләшми, төрмә хакында бөтенләй дә ләм–мим. Рәхәт булмагандыр шул — аның бер колагы китек, ә йөз-бите тоташ җөйдән тора. Басынкы холыклы бу кешене һич кенә дә җинаятьче дип уйламассың. Игелеклелек, итагатьлелек аның холкында гына түгел, бөтен эш-гамәлләрендә, әйткән сүзендә, күз карашында бар иде.

    Ике-өч ай янәшә эшләп, мин аның белән бер мәртәбә генә ныклап сөйләшеп алдым. Бу сөйләшүдән шуны аңладым: ул, чынлап та, колхоз амбарына ут төрткән булган. Кулак дип, келәтеннән соңгы икмәген алып чыгып киткәч, кызган баштан барган да төрткән…

    — Дөрес эшләмәдем, ике капчык бодайга үч итеп, бөтен авыл игенен яндырырга тиеш түгел идем, — дип сөйләнде Гайфи.

    Үзенчә философ иде ул. Тәүбә итүнең асыл мәгънәсен мин аңардан аңлап-төшенеп калдым.

    — Явызлыктан изгелеккә биш кенә адым, — ди иде Гайфи-пожарник. — Беренчесе — үз гаебеңне тану; икенчесе — үз алдыңда тәүбә итү; өченчесе — якыннарың алдында тәүбә итү; дүртенчесе — Ходай каршында тәүбә итү; бишенчесе — шул ук урында кабат пәйда булсаң, бөтенләй башка төрле гамәл кылу…

    Ходай Тәгалә сынавымы, әллә язмыш шаяруы булдымы — игенне ышыгына кертеп бетергәч кенә колхоз амбарларында янгын чыкты. Без, Гайфи белән икәү, якындагы басудан, колхоз кетәклегенә дип, кибәк җыеп йөри идек. Шундук торып чаптык. Ут ерак китә алмаган әле. Гайфи, ике дә уйлап тормыйча, төтенләнеп яткан амбарның такталарын каерырга кереште, мин ут дөрләгән почмакка туфрак ата башладым. Ул арада Гайфи эчкә кереп китте, бераздан, башын тыгып: “Авылга йөгер, мин монда утның юлын бүлә торам”, — дип кычкырды.

    Без җыелып килеп җиткәндә, амбардагы янгын басылган иде инде, Гайфи генә исән чыга алмады. Аның үле гәүдәсен җимерелеп, ишелеп төшкән стена бүрәнәләре арасыннан көчкә генә табып алдылар…

    Күңелем ничек кенә әрнесә дә, андагы бер якты уйга һич кенә дә каршы килә алмадым: “Гайфи-пожарник изгелеккә табан ясаган соңгы — бишенче адымын да чын кешеләрчә үти алды…”

    15. Ятимлек

    Авылда ятимнәр күбәйгәннән-күбәя барды. Баштарак берәм-берәм генә булып, аларны җай чыккан саен жәлләп, сөеп, үсендереп китә торган булсалар, соңрак, һәр ике баланың берсе әтисез калгач, исләренә дә алмый башладылар…

    Ятимлек белән бергә авылда начар гадәтләр дә пәйда булды. Әтиләре исән балалар белән ятимнәр арасында “сугыш чыкты”. Берәм-берәм дә, күмәкләп тә бәргәләшмичә, төрткәләшмичә узып китә алмыйлар иде.

    Иң кыены минем кебек малайларга төште. Безне ятим дип тә әйтеп булмый, әтиләребезнең исән булуы да шикле — “хәбәрсез югалганнар”. Шулай да, без еш кына әтилеләр янына елыша идек. Ятим буласы килмәгәнгәдер инде.

    Баштарак ятимнәргә күбрәк, ныграк эләкте. Ятимнәрнең саны арткан саен, әтилеләргә төшем күбрәк төшә башлады. Күзләрем шешенеп, йөз-битләрем кара янып, кешедән качып өйдә яткан чакларым күп булды. Әмма түзә идем, әтиле булу барыбер рәхәтрәк иде.

    Бервакыт мин ятим булмавыма бик нык үкендем. Югары оч ятимнәре — Сәлим белән Вилдан — мине бер өемгә өеп, тукмап киттеләр.

    Суккан саен, типкән саен: “Монысы әткәй өчен, әткәй өчен, әткәй өчен!” — дип тәкрарлыйлар, җитмәсә. Ак бабай күреп аермаса, бу ике әзмәвер егет минем күзне чыгаралар яисә кулсыз-аяксыз итәләр иде. Кәмит карагандай, уратып алып, егермеләп бала карап тора. Күбесе ятимнәр. Минем дә ятим буласым килде. Азчылык булып яшәү бик авыр бит, күпчелек булу җиңелрәк, җайлырак. Кайгы, хәсрәт, ятимлек, күз яше, каргыш күбрәк иде шул безнең авылда… Әле бит кырык өченче ел гына… Сугыш бетәргә тагын ике ел бар!..

    Ятимнәрдән коткарып калган Ак бабай минем өчен Хозыр Ильясның үзе белән бер иде. Аның бу көнне әйткәннәрен авыл малайлары бик озакка исләрендә калдырганнардыр.

    — Нәрсә бүлешәсез? — дип сорады Ак бабай, өчебезне өч якка тарткалап.

    — Аның әтисе исән… — дип мыгырданды Сәлим. Үзе һаман миңа уктала…

    — Шуннан? Әтисе исән булу гаепмени? Синең әтиең юк инде. Аның әтисе дә үлсә, кем азат итәр илебезне? Кем җиңәр дошманны? Ә? Кем?

    — Ятим мин, ятим!.. — Сәлимнең ярсып акланырга тырышуы Ак бабайны тәмам чыгырыннан чыгарды.

    — Тукта, адәм баласы! Алма үзеңә авырлык! Гөнаһлар алма! Юк ул ятимлек! Юк! Башын яуда салган аталарның урынын Ходай Тәгалә үзе ала. Синең атаң — Ходай үзе, белдеңме? Син бу балага караганда өстенрәк, көчлерәк! Акланма! Кешегә бүтән кул күтәрмә! Ходайны, атаңны рәнҗетәсең килмәсә, күтәрмә!

    16. Ясмин чәчәге

    Күршедәге Мәрьям апаның өч улы да фронтта. Әлегә өчесе дә исән. Кырык өченче елның салкын кышында беренче шомлы хәбәр килде. Почта аша түгел, төш аша… Мәрьям апа олы малае Сабитны төшендә күргән икән. Начар күргән. Бура бурап йөри ди… Бура — үлемгә. Анысын бөтен кеше дә белә.

    Бу хәбәр бөтен авылны тетрәндерде. Әле дә истә — 13 гыйнвар көн иде. Кешеләр Мәрьям апаларга җыела башладылар. Әнкәйгә ияреп, мин дә кердем. Кем кушылып елый, кем юата, кем, дәшмичә, үз күңеленә бикләнеп, бер читтә тора…

    Хәтирә карчык та шунда. Ул күп сөйләшми, еламый да. Дога укып тик утыра. Менә ул догаларын укып бетерде дә, битен сыпырып, Мәрьям апа янына килде.

    Аннары, балалар сөйгән кебек, аркасыннан кагып куйды:

    — Бик бетеренмәле, бик елама… Болай елап утырсаң, Сабитыңның җанын өркетерсең… Өч көннән кайтачак ул… Тәрәзәңә киләчәк, көт, көт, — диде.

    Күңелгә кереп калды бит бу сүзләр.

    Икенче көнне иртән күзне ачуга ук әнкәйдән сорыйм:

    — Сабит абыйның җаны кайтмаганмы әле?

    Әнкәй аңламый. Үз мәшәкатьләре, үз кайгысы белән башы каткан.

    — Нигә, кичә Хәтирә әби әйтте бит, тәрәзәгә җаны киләчәк, диде…

    — Ә-ә, аны әйтәсеңме? Төш кенә бит ул, балам. Өзелеп көткән кеше бөтен нәрсәне дә күңеленә якын кабул итә башлый, шул гына…

    — Алайса, нигә чынлап еладылар соң?

    — Күзләрдәге ачы яшьне күпме саклап йөртеп була инде. Бер елап, бушанып алу ярый ул, балам…

    — Син дә шуңа гына елыйсыңмы?

    — Минме? Карәле, ачы таң белән сорау алып булаша, малай актыгы! Бар, тор тизрәк, мәктәбеңә соңга каласың!..

    Әнкәй минем сорауга җавап бирмәде. Ә мин болай да беләм. Авыл апалары бушаныр өчен генә еламыйлар, чын-чынлап елыйлар. Сугышта бөтенесе дә чын.

    Әнкәй миннән качып кына Мәрьям апаларга кереп чыкты. Дәшмәде. Димәк, Сабит абыйның җаны килмәгән әле. Килсә, әйтми калмас иде. Иртәрәктер шул. Хәтирә әби: “Өч көннән киләчәк”, — диде бит.

    Ишеткәнем бар. Үлгән кешеләрнең җаны күбәләк йә кош булып кайта. Мондый салкын кышта нинди күбәләк инде ул?! Нинди кош?! Сирәк-мирәк кенә күзгә чалына торган ала каргалар, йә булмаса күк күгәрченнәр булуы бар… Ә менә чыпчык халкы җитәрлек… Ләкин… алар бит мондагылар, алар күз алдында, аларда бернинди сер дә юк… Ә җан белән бәйле бөтен нәрсә дә серле, хәтта сихерле булырга тиештер ул.

    Икенче көнне дә кайтмады Сабит абыйның җаны. Өченче көнне дә… Кеше кызык бит ул. Аны сер тарта. Шушы сер авыл кешеләрен кабат Мәрьям апаларга җыя башлады. Без дә кердек.

    Мәрьям апа бүген тыныч. Хәтта күңелчәнрәк тә әле. Көлеп, елмаеп сөйләшә. Тәрәзәсенә бернинди җан әсәре дә килмәгән, шуңа тыныч ул. Сабиты үлмәгән аның, Сабиты исән!

    Шунда күзем тәрәз төбендәге ясмин гөленә төште. Бу матур гөл бүген бик сәер, хәтта серле димме?.. Аның куе яшел яфраклары арасында җете ак төстәге бер чәчәк балкып тора. Сер шунда икән. Кыш көнендә ясмин чәчәк атмый, дигән булалар тагы…

    Мин әнкәйнең сырма чабуыннан тартам:

    — Әнкәй, карале, ясмин чәчәк аткан…

    — Тс-с, дәшмә… Мин дә күрдем аны… Хәтирә карчык та, башкалар да күрде…

    — Ә Мәрьям апа?..

    — Ул… Ул күрмәде әле…

    Шул килеш таралыштык. Ике атнадан Сабит абыйның “кара кәгазе” килде. Тагын җыелдык. Акка кара белән чатнатып язып куйганнар: “Сезнең улыгыз Имамов Сабит 13 гыйнвар көнне дошманга каршы алып барылган каты сугышларда батырларча һәлак булды”, — дигәннәр…

    17. Бүре фәлсәфәсе

    Быел кыш зәһәр дә салкын килде. Карлы-буранлы, давыллы булды. Шулай да, күңелләр күтәренке иде. Сталинград янындагы җиңү җан түренә җылы булып ятты. 22 дивизиясе белән камалышта калган Паулюска Гитлер да ярдәм итә алмады. Ак бабайның әйткәннәре һәрвакыттагыча образлы иде. “Капкынга эләккән бүре үз аягын чәйнәп өзде”, — диде ул.

    Без аның бу сүзен тагын бер вакыйгадан соң искә төшердек.

    Бүреләр күп булды ул кышны. Күп малның башына җиттеләр бу явызлар. Баш бүрене тота алмыйча кыш үтә язды. Яшьрәкләре эләгә, әмма өер башы һаман исән кала. Шунсын тотмыйча, бу афәттән котылып булмаячак.

    Февраль ахырларында анысы да эләкте. Гыйбрәт өчен, тиресен тунап, кәнсәләр алдындагы койма башына элеп куйдылар.

    Тик нишләптер малларга һөҗүм тукталмады. Әле түбән, әле югары очтан, әле фермадан сарыклар һаман югала торды, ә явыз буран дошман бүреләрнең эзен кырып-себереп яисә күмеп куя иде. “Тагын берәр бүре ияләште микәнни?” — дип, аптырап бетте халык. Сак та, каравыл да куеп карадылар. Капкыннарның да иң шәбен юнәттеләр, бүрене кулга төшерә алмадылар.

    Йомгак җепнең барыбер бер очы чыга, диләр бит. Бу юлы да шулай булды. Сарык фермасына куелган иң хәтәр капкыннарның берсенә килеп эләкте теге дошман. Эләгеп бетмәде бетүен, әмма кеше дә булмас инде — аягын чәйнәп качкан. Соры тәре!

    Ак бабайның: “Капкынга эләксә, бүре аягын чәйнәп өзә”, — дигән сүзләре шул вакытта искә төште дә.

    Ләкин яралы бүре беркайда да табылмады. Бүресе түгел, эзе дә күренмәде хәтта! Тамып барган кан авыл башында гына торган Бүре Хәтмиләрдән уза алмаган.

    Хәтми дигәннән, аны районга алып киттеләр. Аягы шешенеп бозыла башлаган, ди. Ә “Бүре” кушаматы шуннан калган — кирәкмәгән җиргә борын тыгып, җайсызрак яткан әйберләрне сорамыйча ала торган гадәте бар аның. Бу юлы да тиешсез җиргә тыгылгандыр, аяксыз кала язган бит әнә…

    Ә? Бүре дигәннәре шул үзе булса? Бүре Хәтми!

    Бу уй миңа берничә көн тынгылык бирми йөдәтте. Ләкин кемгә дә булса ачылырга җөрьәт итмәдем, хәтта әнкәйгә дә әйтмәдем.

    Күңелемне бүреләр тырнап йөргән бервакытта, Хәтмиләр йортына тентү белән керделәр, бик күп сарык ите алдылар. Үзен авылга кайтарып тормадылар, ун елга ябып та куйдылар. Ә бозык аягын кискәннәр, бүтән урлашып йөрмәсен, дигәннәрдер инде.

    18. Тимерҗан һәм аның командасы

    Аркадий Гайдарның мәгълүм повестен җитәкчебез Фәһимә апа бөтен класс алдында кычкырып укыды. Безгә ул бик ошады. Үзебез дә шундый ярдәм командалары төзергә булдык.

    Безнең мәктәптә берничә команда бар иде инде. Шул командалар белән яшелләргә һәм кызылларга бүленеп, кыш буе “сугышып” йөрдек. Теләп түгел, күбрәк өстән, районнан кушканга. Ләкин барыбер кызык иде, агач мылтык күтәреп, “ура” кычкырып басуларда йөргәндә фронттагы әткәйләрне күз алдына китерә идек; бу мәлдә без аларга ничектер якыная идек, аларның күңелен, гамен, сагышын тоя идек, аларны ныграк аңлый идек… Нәкъ алар кебек, җиңгәндә — шатланып бүрекләрне чөябез, җиңелгәндә — качып кына елыйбыз. Бер генә өстенлегебез булгандыр — “үтерсәләр” дә, кабат терелеп, өйгә — әнкәйләрнең җылы өйрәсен чөмерергә кайтып китә идек…

    Ә менә ярдәм командалары белән эш башкача тора. Уллары, ирләре сугышта үлеп калган ялгыз аналарга, карт-корыларга үзләре сизмәгәндә генә ярдәм итәргә тиеш идек без. Класс командасының башлыгы итеп Тимерҗанны куйдык. Исеме туры килгәнгә куйдык, югыйсә аннан да лаеклырак малайлар бар иде. Башта ук шундый карарга килдек: командада малайлар гына булырга тиеш. Кызларга ышаныч юк. Алар караңгыдан куркалар, этләрдән, ата казлардан, ябалак тавышыннан, капка шыгырдавыннан, тагын әллә нәрсәләрдән куркалар… Көчләре дә чамалырак, озакка чыгып та йөри алмыйлар — өйдә эләгәчәк…

    Кызлар ялынып-ялварып сорап карасалар да, алмадык. Бигрәк тә Нәсимә җанга тиде. Бу кыз миңа ошый. Ул үзе дә матур итеп, яратып карый. Шуңа да: “Нәсимәне генә алыйк инде”,— дигән идем, Тимерҗан кырт кисте: “Юк, дигәч, юк! Аяк астында буталып йөрмәсен! Фррнттагы кебек булырга тиеш. Ә фронтта кызларга урын юк! Сугыштагы кебек — игелек һәм көч!”

    Тимерҗанның соңгы сүзе команданың девизына әверелде. Шундук план төзедек, кемнәргә нинди ярдәм күрсәтү хакында киңәшләштек. Иң элек сугышка өч малаен җибәргән Миңниса апага барырга булдык. Аның кары көрәлмәгән, көчле буран абзар түбәсендәге саламны очырып алып киткән, утыны беткән…

    Хәтирә карчыкка, Мәймүнә әбигә, Зәйнәп апага, Кирам бабайларга ярдәм кирәк. Кемнең капкасы ауган, кемнең саламы беткән, кемнең бәрәңгесе туңган, утыны ярылмаган… Барысын да исәпкә алып чыктык. Бер кич җыелып, катыргыдан йолдызлар кистек, аларны кызылга буядык, икенче төнне бу йолдызларны солдаткаларның, уллары фронтта һәлак булган әби-бабайларның капкаларына кагып чыктык.

    Миңниса апада эшне бик тиз бетердек. Беркем дә сизми калды. Хәтта утынын да юнәттек. Һәр кеше үз өеннән икешәр утын агачы алып килеп, Миңниса апаның ишеге төбенә әйбәтләп өеп куйдык.

    Зәйнәп апаларда да озак маташмадык. Төнге уникедә, эшне тәмамлап, өйгә кайтып ауган идек инде. Ә менә Мәймүнә әбиләрдә галәмәт хәлгә очрадык: без кача-поса барып кергәндә, әбекәйнең ишегалдында кар көрәлгән, күтәрмә баскычы төбенә су китереп куелган, утыны өелгән иде. Без шунда ук аңлап алдык: авылда тагын бер ярдәм командасы барлыкка килгән.

    Бу хакта күп уйлап тормадык, эшләребезне дәвам иттек. Ләкин теге серле команда гел генә безнең юлга аркылы төшә, без барасы йортны әллә каян гына белеп, андагы эшне бетереп куя, безгә, кулларыбызны селтәп, кайтып китәргә генә кала.

    Тимерҗан берничә малайдан разведчиклар группасы оештырып җибәрде. Ләкин файдасы булмады. Күз уңыннан югалып торган берничә сәгать эчендә без барасы картларның эшләре ниндидер җен шаукымы белән эшләнә дә куя.

    Малайларга әйтмичә генә үзем разведкага чыгарга булдым. Берничә төн йокламасам йокламадым, әмма эзләренә төштем тегеләрнең. Көн төнгә авышкан чак иде. Миннән ике өй аша торган Нәсимәләрдән бер малай чыкты да, кача-поса, түбән очка таба китте. Кем бу? Нинди шайтан ияләшкән Нәсимәләргә? Ну тотсам! Мин — аның артыннан. Ул ашыга, мин ашыгам, ул йөгерә, мин йөгерәм, шулай йөгерә-йөгерә, авыл башындагы тәбәнәк кенә өйгә барып җитүебезне сизми дә калдык. Теге малай мәче кебек мыштым гына эчкә кереп китте, мин якындагы көрт артына постым. Каяндыр тагын ике малай килеп чыкты, тагын, тагын…

    Мин барып кергәндә, малайлар киемен киенгән унлап кыз-кыркын Мәймүнә әбинең ишегалдын көрәп бетерәләр иде инде.

    Нәсимәне шундук танып алдым. Ул да мине күреп алды. Бик чибәр иде бу көнне Нәсимә. Аның алсу йөзләреннән тотып, сыйпап карыйсы килә хәтта…

    — Хәми-ит? Нишләп йөрисең монда?

    — Менә… килдем әле… булышырга…— Каушавымны ничек кенә сиздермәскә тырышсам да, барып чыкмады. Шундук мине сырып алдылар, оялтырга керештеләр.

    — Качып кызлар карап йөрү әйбәт эшме инде?

    — Кайсыбыз артыннан килде-е-ең?

    — Нәсимә, карале, малакаем, сиңа ничек карап тора!

    Нәсимә исә шаярырга уйламады да.

    Очлы күзләре белән җаныма үтәрдәй булып, үзенекен тукыды:

    — Нишләп йөрисең монда?

    — Разведкага килдем. Ник бездән яшереп команда оештырдыгыз?

    Нәсимә сорауга сорау белән җавап бирде:

    — Ә нигә үзегезгә алмадыгыз?

    — Дөрес эшләдек.

    — Без дә дөрес эшләдек.

    — Дөресме, түгелме — иртәгә карарбыз…

    Шунда Нәсимәгә нидер булды.

    Ул кинәт йомшап китте, елардай булып, миңа ялына башлады:

    — Хәмит, ярар инде, әйтмә инде… Сүз бирәбез — моннан соң сез барасы йортларга кермибез. Әйтмисеңме?

    Нишлим соң? Ошый ул миңа! Шуңа да каршы килә алмадым. Ык-мык итеп булса да, Нәсимәләрнең серен ачмаска сүз бирдем.

    …Җиңү көнендә мин аны беренче мәртәбә озата бардым. Ике өй аша гына торган Нәсимәләргә бик тиз барып җиттек. Нәрсә хакында сөйләштекме? Әнә шул кырык өченче елның кышында ярдәм командалары төзеп йөрүебез хакында, нәрсә хакында булсын…

    19. Чулак Сафыйның үлеме

    Кырык дүртенче елның җәе Сафый исемле кешенең үлеме белән истә алган. Аның тарихы болай.

    Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы — сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән Украина татары. Хатыны исә, холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр.

    Ташландык бер өйгә урнашып яши башладылар болар. Сафый бик тә уңган кеше булып чыкты. Хәленнән килгән, көче җиткән барлык эшне дә эшләде — фермада мал карады, көтү көтте, ашлык сукты. Өенә кайтса да, йокларга гына. Яисә үзләре үстереп җибәргән яшелчә бакчасында казынырга.

    Килүләренә бер-ике ай үтмәгәндер, Сафыйлар хакында тирә-юньдә белмәгән кеше юк иде инде. Әйе, бик саран кешеләр иде алар. Ике ел яшәп, ике ел буе байлык җыйдылар. Эш көненә тигән аз гына ашлыкларын да сатып җибәргәннәр, дип сөйләнде халык. Бар булган киемнәрен, өй җиһазларын да талчукка илтеп бетерделәр. Бакчаларында күкрәп уңган кыяр-помидорларны да авыз итмәделәр бугай алар. Һаман шул базарга чыгардылар…

    Авыл кешеләре, очраган саен, Сафыйның сөяккә калган балаларын кызганып, аларга берәр кыерчык булса да икмәк биргәлиләр иде. Колхоз, мәктәп җитәкчеләре Сафыйны берничә мәртәбә идарәгә чакыртып та сөйләшкәннәр, ди…

    Бердән бер көнне Сафый авырып китте. Ферма юлында хәлсезләнеп егылып яткан килеш тапканнар. Әмма ул түшәктә озак юанмады, берничә көннән тагын эшкә чыкты.

    Инде бөтенләй эшкә ярамый башлагач, Сафый чүпрәк-чапрак, тимер-томыр, сөяк, көл җыю эшенә кереште. Шулай ул өч ел буе акча туплады.

    Сугыш уты дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне баштарак авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан тәмам бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, “әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы” диючеләр дә табылды. Кабат авылда пәйда булган Сафыйны кешеләр таный да алмадылар: беренче тапкыр ул елмаеп йөри башлады.

    Кырык дүртенче елның җәй уртасында Сафый дөнья куйды. “Ач яшәде, үзен-үзе харап итте”, — дип сөйләнде халык. Бер-ике авыл картыннан башка аның каберенә баручы да булмады. Кызык итеп кенә без берничә авыл малае барып карап тордык.

    Сафый үлгәч, украин хатыны озак тормады — балаларын ияртеп, үз туган якларына кайтып китте.

    …Инде сугыш тәмамланган иде, авылга каяндыр пөхтә киенгән хәрби кеше килеп төште. Күкрәге орден-медаль белән тулы бу гвардия капитаны Чулак Сафыйны эзли иде.

    Халык сагаеп калды. Шулай да, кунакны зиратка алып барырга булдылар.

    Кич зур җыелыш җыелды. Хәрби кеше сөйләячәген ишетеп, бөтен авыл клубка кереп тулды. Комсыз Сафыйның язмышы кемне генә кызыксындырмагандыр ул чакта.

    Бар халыкны гаҗәпләндереп, хәрби кеше сүзен Сафыйга рәхмәт әйтүдән башлады. Баксаң, комсызлыгы белән даны чыккан Сафый, акча җыеп, бер танк сатып алган да фронтка җибәргән икән. Дөресрәге, ул танкны әлеге капитанның кулына тапшырган. Ике ел буе танк дошманнарны кырган, Берлинга барып җиткән…

    Хәрби кеше сөйләде дә сөйләде. Ә зал үкседе дә үкседе. Шулай төнге уникегә кадәр…

    Ул көнне авылда төне буе ут янып чыкты. Җеназасында яткан Сафыйның ябык чыраена беленер-беленмәс кенә төшеп калган елмаю һәркемнең күңелен сыкрата, елата иде…

    20. Дивана Даян

    Даян абый авылга акылын җуеп кайтты. Контузияләнеп дошман кулына төшкәч, берничә ел фашист концлагерьларында булган, диләр. Шунда акылыннан мәхрүм калып исәрләнгән дә инде.

    Кайчакларда зиһене ачылып китә иде мескенкәйнең. Дошман тылында күргәннәрен шунда сорашып кала идек.

    Мин аны аеруча якын иттем. “Хәбәрсез югалганнар”ның фашист тоткынлыгында булырга мөмкинлеге хакында ишетеп белә идем инде. Бәлки, Даян абзый минем әткәйне күргәндер? Шул хакта сорашасым килде. Ләкин “Дивана Даян” белән сөйләшү бик кыен булып чыкты. Чак кына зиһененә кайтса да, ул шундук елый башлый, калтыранып, тетрәнеп үкси дә үкси… Бигрәк тә бала елаган тавыш ишетсә нишләргә белми, бәрелеп-сугылып йөри, җиргә ятып ауный яисә, ике колагын учлары белән каплап, җан-фәрманга читкә чаба… Соңыннан чамалап белдек — аларның бараклары яшь балалар тутырылган үлем бараклары белән янәшә булган икән…

    Әткәйнең исемен ишетү белән, ул сискәнеп, айнып киткәндәй була, күзләрен шар ачып, офыкка төбәлә… Аннары тагын елый башлый, кулларын селти-селти нидер әйтмәкче була, шулай кемнеңдер каядыр китүен белдерә. Соңрак мин аны аңлый башладым. Дивана Даян минем әткәйнең качуы хакында сөйләмәкче була бит.

    Аның балалар теле белән:

    — Яхимҗан… Тачты, тачты!.. — дип тәкрарлавы миңа еш кына: “Рәхимҗан исән, исән!” — дип ишетелә иде…

    Әнкәйгә дә әйттем. Әнкәй дә сорашып карады. Шул ук “тачты, тачты”. Акылын җуйган бу Хода бәндәсе безгә хәбәрсез югалган әткәебез белән ниндидер серле-сихерле күпер кебек тоелды. Шуңа да без аны үз иттек, булдыра алган кадәр карадык, тәрбияләдек. Бервакытта да ач-ялангач булмады ул.

    Әткәйне бик сагынган вакытларда мин аның янына бара идем дә шул ук сорауны бирә идем:

    — Рәхимҗанны күрмәдеңме?

    Ә ул безнең өчен дога сүзләре булып, илаһи аять булып әверелгән шул ук сүзләрне кабатлый:

    — Яхимҗан… Тачты, тачты…

    Миңа рәхәт булып китә. Димәк, качкан минем әткәй, дошман тикле дошман кулыннан качкан! Димәк, ул юлда, ул кайтачак, һичшиксез кайтачак!

    21. Китап “җене” кагылган Герой

    Кәрлә Гарәфи белән бер чордарак кайткан икенче кеше — югары урамда торучы Мирсалих абый. Менә ул чын фронтовик ичмасам! Фронтка да авылдан китте. Әле дә хәтеремдә: аның әнисе — безнең чыбык очы Сания апа — улының сугышка китүе уңае белән, бөтен туган-тумачаны, күрше күләнне җыйган иде. Әнигә ияреп мин дә мендем. Шундагы бер кызык күренеш хәтердә калган. Кемдер ишектән килеп керде дә түр сәке өстенә берничә йомырка тәгәрәтеп җибәрде.

    Үзе имләп өшкергән кебек:

    — Шушы йомырка кебек бөтен кайтсын, сау кайтсын,— дип теләк тели башлады.

    Өйдә мин бу йоланы бик еш кабатлый идем. Әнием күкәй пешереп биргән саен, аны иң элек түшәктә тәгәрәтәм. “Әтием шушы күкәй кебек бөтен кайтсын, исән-имин кайтсын”,— дим, теләкләр телим.

    Бу йоланы җиренә җиткереп башкара алмадыммы, әтием кайтмады, ә менә Мирсалих абый кайтты. Без моңа да сөендек, чөнки хәләл туганыбыз кайтты бит, авылыбызны тотардай кеше кайтты…

    Герой булып кайтты. Дөрес анысы, безнең авылыбыздан Алтын Йолдызлы геройлар чыкмады. Бер Мирсалих абый гына чын геройларга тиңләнә ала иде. Чөнки аның өч Дан ордены бар. Закон буенча, Дан орденының тулы кавалерлары Геройларга тиңләштереләләр. Без моны әлегә белми идек. Әмма, күңелебез, йөрәгебез белән тоеп, Мирсалих абыйның бәясен, абруен бик югары тота идек.

    Ә бәлки, сәбәп бөтенләй башка нәрсәдә булгандыр? Әйтик…

    Мирсалих абый шәп балта остасы иде. Шуңа күрә дә аны агач эшенә куйдылар. Сугыш ахырына колхоз хуҗалыгы, амбарлар, фермалар нык кына тузды, шуларны рәткә китерәсе бар иде. Мирсалих абый агачны яхшы таный. Мин гомеремдә урман белән, агач белән аңлаша белгән андый кешене бүтән күрмәдем. Ул безне дә “агач теле”нә өйрәтте.

    Әле дә хәтеремдә, Мирсалих абый утын агачларын берничә төркемгә бүлә иде: мунча миченә кара чыршы әйбәт икән. Аның күмере күп, ялкыны аз, мунча миченә күмер кирәк бит! Ә өй миченә имән, каен шәп. Мунчага имән, каен яксаң, ис тиячәк, көт тә тор.

    Имәннән балта саплап утыручы малайларны орыша иде Мирсалих абый.

    — Кулыгыз яңгырый бит, картлык көнегездә кулсыз-беләксез каласыз! — ди иде.

    Балта сабына иң әйбәте — өрәңге. Ә менә элмә агачы дуга бөгәргә, тәгәрмәч тугымына, чана табанына әйбәт!

    Аш-су өчен дә агачларның рәте бар икән. Бу хакта да Мирсалих абыйдан ишетеп белдек. Безнең авылда әле дә кабартмаларны — ак чыршы утыны, коймакны тал чыбыгы, сөян, зирек утыны ягып пешерәләр.

    Шулай да, Мирсалих абыйның авыл балалары алдындагы абруе аның данлыклы китапханәсе белән бәйләнгәндер дип уйлыйм. Әйе, аңа китап “җене” кагылган иде. Сугыш афәте дә өркетеп чыгара алмаган аның бу “җенен”.

    Улы кайткач, Сания апа сөйләнгән, имеш:

    — Сугышка китап төяп китте, сугыштан да китап төяп кайтты,— дигән.

    Аның фронттан кайтып төшүен әле хәтерлим. Районнан бер “полуторка”га төялеп кайтты ул. Биш-алты әрҗә бушаттылар. Шул көнне үк халык арасында: “Саниянең олы улы ниместән трофей алып кайткан, гел алтын-көмеш икән”,— дигән сүз таралды. “Трофей” дигән сүзне белә идек инде, ә менә биш-алты капчык алтынны күз алдына китерү кыен иде.

    Китап булып чыкты ул алтын дигәннәре. Беренче баруда ук исем-акылым китеп кайттым. Сания апаларның бөтен стеналары китап белән тулган. Ниндие генә юк! Гарәпнеке дә, яңалифтәгесе дә, урыс хәрефе белән дә. Урысның үз китаплары да күп, хәтта немец телендәгеләр дә бар. Шиллер, Һейне дигән язучыларны мин беренче мәртәбә Мирсалих абыйдан ишеттем.

    Олы-олы география атласлары да шунда ук сөяп куелган. Бер кечкенә шүрлектә шырпы кабы кадәр генә китапчыклар. Кәгазь, катыргы тышлылары янында күн, чүпрәк, хәтта агач, фанера белән тышланганнары да бар. Ә берсен… Калай кап эчендәгесен тотып карыйсы килде. Мирсалих абый читкә борылган арада, бармак очы белән генә кагылып алдым. Урта бер җирендә тишек бар икән… Һава керсен өчендер инде…

    — Ә-ә, кызыкмы? Мине ул үлемнән саклап калды… Түш кесәмдә йөртә идем…

    Сискәнеп киттем. Мирсалих абый үлем хакында сөйли бит. Ул сөйли, мин калай савытны әйләндереп-әйләндереп карыйм. Пуля тишеге шушы микәнни? Китабы да тишек. Үтәли чыккан икән. Үтәли чыккач, ничек исән калган соң ул?

    Мирсалих абый каяндыр минем уйларымны белгән.

    — Ничек исән калган дип уйлыйсыңмы? Менә шушы калай савыт фашист пулясының хәлен алган да инде. Йөрәккә кадәр керергә көче калмаган явызның. Бер атна госпитальдә китап укып яттым, шул булды.

    Авыл клубындагы китапханәдә китаплар күп түгел. Бөтен авыл китапка Мирсалих абыйларга йөри. Мирсалих абыйга бу ошый. Үзе кебек үк китап белән җенләнүчеләргә ул хәбәр җибәрергә дә онытмый: яңа китап бар, янәсе… Һәр биргән китабын язып бара, укып кире китергәч, тагын билгеләп куя.

    Миңа, минем тирәдә йөргән тагын бер-ике малайга, китап укып торасы да юк. Китапларның эчтәлеген Мирсалих абый бер иренмичә сөйләп бирә. Юк, анысын… үзебез дә ала идек. Өйгә бер генә китап алырга ярый. “Укып бетергәч, тагын килерсең, китап килеп алганны ярата”, — ди иде ул.

    Кайчакта “китапханәче” өйдә булмый. “Уфасында тагын китап эзләп йөридер”, — дип каршы ала Сания апа. Бер-ике тапкыр Казанга барганын да хәтерлим. Без инде беләбез, чын күңелебездән ымсынып көтәбез, Мирсалих абый каядыр барып кайтса, авылыбыз тагын берничә айга китапка бөтенәячәк, китап сүзе белән рухын, ышанычын ныгытачак, өметен озынайтачак, күңелен тынычландырачак…

    Кызганыч, Мирсалих абыйдан үз батырлыклары хакында сорашып калмаганмын. Үзе дә бик тыйнак булган, ахры. Хәйләкәр булган… Китап геройларының батырлыклары турында сөйләп, ул үз күргәннәре, үз кичергәннәре хакында бер авыз сүз дә әйтми киткән.

    22. Соңгы кыш

    Кырык бишенче елның февраль кышы бик авыр килде. Әткәй һаман кайтмады. Күпләрнең әтиләре кайтмады. Авыл тәмам бөлгенлеккә төште.

    Дүрт еллык сугыш адәм балаларының иң соңгы ризык-тәгамнәрен тартып алды, соңгы бәрәңге тимер мич калаена куеп кыздырылды. Соңгы уч оннан боламык уып ашалды… Ягарга утын бетте, өй-тирә, абзар-кура яраксыз хәлгә килде. Кешеләр соңгы мал-туарларын суя башладылар.

    Әмма атларга тимәделәр. Колхозда сыер малларының рәте-чираты юк иде, ә менә атларның саны кимемәде. Сугыш бетәсен беләбез инде. Сугыштан соң колхозларны күтәрергә кирәк булачак алар.

    Авылда атларга хөрмәт болай да зурдан иде. Бер вакыйгадан соң бахбайларга илаһи җан ияләренә караган кебек карый башладык.

    Февральнең гарасатлы-давыллы бер иртәсендә авылга шомлы хәбәр таралды. Астурам Хәлимә апаның Ильяс исемле кече малае югалган! Кичә кич түбән очтагы әбиләренә чыгып киткән булган. Иртә белән Хәлимә апа күңеле сизенеп барып керсә, Ильяс юк ди! Менә шуннан соң кыямәт купкан да инде. Хәлимә апаның йөрәге тоткан, күрше-күлән, урамдагы хәтәр буранга карамыйча, эзләргә чыгып киткән. Кәнсәләрдән килеп, безне дә эзләүче төркемнәргә куштылар.

    Кемнеңдер башына җиткән: атларга атланып, кырга чыгып карарга булганнар. Адашып, авылдан ук чыгып китмәгәнме?

    Шунда тагын бер күңелсез хәбәр мәгълүм булды. Пожарка лапасыннан иң яхшы биш атны урлаганнар. Бүрәнә киртәләрне, такта стенаны җимереп кергәннәр… Чәчүгә төшәргә вакыт җитәрәк кенә иң таза биш атның югалуы колхоз өчен әйтеп-аңлатып бетереп булмый торган афәт иде. Бу бәла хакында ишетеп, Ильясны эзләргә чыккан төркемнәр, бер-бер артлы, саманнан эшләнгән пожар ихатасына җыела башладылар.

    Кайгырып ни кыласың? Адәм баласының җаны барыбер кыйммәтрәк. Ильясны табарга кирәк, атлар моннан хәтәррәк буранны да күтәрә, ә менә адәм баласы өчен бу карлы давыл үлем белән бер.

    Буран басылмый да басылмый. Шулай да кузгалырга кирәк. Эчтә дә буран котыра. Иртәннән бирле бер тәгам ризык капкан юк. Ничек тә тизрәк теге малай актыгын табарга да җылы өйгә кайтып егылырга…

    Шул вакыт күзем пожар утарының бер почмагына өелгән салам чүмәләсенә төште. Ул урында буран аеруча нык котыра. Әнә никадәр өйгән инде ул кар тавын! Туктале! Нишләп монда ике тау соң? Анда бер генә чүмәлә иде бит! Мин моны төгәл беләм. Шакир бабайга булышырга килгәндә ул якта мең тапкыр булганым бар…

    Бер өемнән төтен чыккан кебек. Берәр нәрсә янамы әллә? Кар янамы? Бәй, кар янамыни? Кар өеменең тап урта бер җиреннән дулкын-дулкын пар күтәрелә. Сәер, хәтта серле күренеш…

    Бу хакта янымда басып торган абзыйларга әйттем. Миннән аермалы буларак, алар шундук аңлап алдылар. Йөгерешеп барып, пар-бу бөркеп торган кар өемен көрәргә керештеләр.

    Беренче ат күренүгә үк мин төшенә башладым. Башларын иеп, түгәрәкләнеп баскан биш ат уртасында, салам өстендә йөз-битен алсуландырып яткан Ильясны күргәч, тәмам аңлап җиттем: атлар, сабый баланың бәлагә таруын сизенеп, утарларын җимереп чыкканнар да, аңа туңарга, өшергә ирек бирмичә, төне буе, кайнар тыннары белән җылы өреп торганнар…

    Аңын җуйган, әмма тормыштан ваз кичмәгән Ильясны күтәреп алып кайтып киттеләр, ә бөтен тәннәрен бозлы бәс сарган атларны иң кара көннәргә дип калдырылган затлы солы белән туйганчы сыйладылар.

    Сугышның соңгы кышы авыр килде. Әмма, алдагы кышлардан аермалы буларак, бу кышта авыл бер генә кешесен дә югалтмады. Мин моның сәбәбен беләм: җиңүнең якынлыгын тоеп, тәгаен яшәүгә, язга омтыла иде халык.

    23. Ак бабай

    Бу сүзем Ак бабай хакында.

    Әйе, һәр татар авылында шундый бер Ак бабай була. Авылның старостасы, мулласы, кирәк икән, пәйгамбәре, иң акыллы кешесе. Безнең авылда шундый кешеләрнең берсе — Хәтмулла карт. Ике улын сугышка озатып, икесен дә “хәбәрсез югалткан” бу карт үзенең Рәхимә абыстае белән бергә сугыш чоры татар авылын бөтен килеш, саф, иманлы килеш саклап калуда төп эшне башкарды, дисәм дә хакыйкатькә хилафлык килмәс.

    Безнең Ак бабай чын Ак бабай иде. Ул үзенең күңелен, акылын беркемгә дә көчләп такмый, кеше күзенә кереп, яшәргә өйрәтеп тә йөрми, бары тик якын кеше булып, туган булып янәшәдә яши. Аның бу яшәве үзе үк авыл тормышына мәгънә, ямь бирә, күңелгә рухи көч, өмет, дәрт өсти.

    Гадәттә Ак бабай иң кыен чакларда пәйда була.

    Кырык икенче елга чыкканда кышның авыр килүе хакында әйткән идем инде. Бер бөртек икмәк валчыгына зар-интизар булып яшәгән вакыт бу. Дошман һаман илнең эченәрәк керә, үлем хәбәрләре ешая, күбәя, авылда ачтан, суыктан үлүчеләр арта… Менә шул мәлдә ягылмаган клубта колхозның җыелышы бара. Партия күрсәтмәләре укыла. Шул күрсәтмәләр буенча акыллы карарлар кабул ителә…

    Дөресен генә әйткәндә, бу күрсәтмә-карарларга халыкның исе дә китми. Аның инде күңеле төшкән, рухы сына башлаган, киләчәккә өмете сүрелгән…

    Менә шул минутта залдан Хәтмулла карт, ягъни безнең Ак бабай торып баса. Һәм үзенең йомшак, бәрхет тавышы белән бөтен дөньяны җылытып, акыллы сүзен башлый.

    — Җәмәгать, мине дә тыңлагыз әле… Авыр, бик авыр. Афәт бөтен яклап та үрмәләп керергә тора… Тәннәр генә түгел, җаннар өши… Кеше җаны кыела, адәм җаны кыела торган вакыт… Бу кадәр авыр сынауның кеше башына төшкәне юк әле. Сүзем дә әнә шул турыда. Ходай Тәгалә җибәргән сынау дип кабул итик без бу кыенлыкларны. Һәм шуны онытмыйк: Ходай Тәгалә адәм баласына җиңә алырлык сынаулар гына җибәрә. Ходай язган булса, бу сынауны да үтәрбез, ничек тә үтәрбез, күңелебезне төшермик, йөрәгебезне юкка ярсытмыйк, газиз туганнарым минем!..

    Бөтен авыл өчен әйтә алам: Ак бабайның бу сүзләре безне ары табан яшәтеп алып китте. Яшәүгә дәрт, киләчәккә өмет уятты. Иң мөһиме, һәр кеше Ходай Тәгалә тарафыннан үз күңелләренә иңдерелгән иманның көчен тойды, шул тоем аша рухын ныгытты.

    Икенче бер вакытта мәктәпкә чакырдылар Ак бабайны. Шундый авыр вакытта да укуның кирәклеге хакында сөйләгәч, ул барыбызны да сискәндерерлек бер сүз ычкындырды. Ул сүзне башка берәр кеше әйтсә, елмаеп-көлеп кенә үткәреп җибәрер идек, Ак бабай әйткәч, күңелебезгә алып, мәңгелеккә җан түренә салып куйдык.

    — Балалар, — диде ул, җанны иркәли торган ягымлы тавышы белән, — уку ул — Ходай Тәгалә ихтыяры. Коръән Кәрим дә: “Укырга, укырга һәм укырга!” — дип, өч мәртәбә тәкрарлап әйткән…

    Сугыш чорында төшнең кадере күбәйде, мәгънәсе артты. Кешеләр бөтен өметләре сүнгәндә дә фал, юрау, төш кебек сихер хасиятләренә ябышып, чарасызлыктан котылып калырга теләделәр. Ләкин ни хикмәттер гел киресе килеп чыга иде: төшләргә һаман кайгы-хәсрәт керә, фалчылар, китапчылар сагыш, күз яше ача; юраучы-ырымчыларда да куандырырлык нәрсә юк — югалту, югалту, югалту…

    Ак бабай боларның барсына түзеп яшәде-яшәде дә, бер җаен туры китереп, халыкка үз сүзен игълан итте:

    — Җәмәгать, — диде ул, — дога теле белән сөйләшер урында юк нәрсә белән баш катырмагыз… Төшнең муены нечкә аның, кая таба барып юрасаң, шул булачак. Шуңа күрә нәрсә генә күрсәгез дә әйбәткә юрагыз!..

    Ак бабай безне түземлеккә өйрәтте, сабырлыкка күндерде. “Сабырлык тар сукмак кебек: аның бер ягында — бәхет, икенче ягында — сагыш”, — ди торган иде ул.

    Ул безнең күңелдә тормышка, киләчәккә ышаныч, хәтта инану уятты. Аның: “Ышаныч — инануга, инану иманга нигез”, — дигән сүзләре соңыннан да күпләр өчен яшәү шарты булып калгандыр.

    Ак бабай, безнең кебек, мыек төрткән егетләрне, кешеләрне аңларга гына түгел, аларның ялгышларын, хаталарын кичерә белергә дә күндерде. Бүген миңа яшәү җиңел, чөнки ул кырык бишенче елның апрель кичендә үк, иренмичә, әллә нинди иләс-миләс уйлар, һавалы хисләр, тәшвишле идеяләр белән шыплап тулган яшь башыма кешенең асылы, рухи хасияте кеше булуның асылы хакында аңлатып, төшендереп куйды.

    — Балакай, Рух дигәннәре иң элек авыр йөк тартучы ат кебек була, — дип, салмак кына сүз башлады ул, кайбер таныш-белешләрем хакындагы зарларымны тыңлагач, — аннары үз юлында бөтен нәрсәне юк итеп, чистартып йөрүче арысланга әверелә, соңыннан гына саф, керсез, гөнаһсыз бала рәвешенә керә, яши, үсә, камилләшә. Син, балакай, боларның барысын да үтәргә тиеш, шуларны үткәндә генә син теләгәнеңә ирешә алачаксың, чын кеше булачаксың…

    Тагын бер айдан, Җиңү көненә ун көн калгач, Ак бабай җан тәслим кылды. Бөтен авыл белән кадерләп озаттык. Еламадык, яшь түкмәдек, тынычлап озаттык, чөнки Ак бабабызның ахирәт иясе буласын без төгәл белә идек. Аның изгелеген мәңгелеккә күңелләребезгә салып куйдык, хәтеребездән, догабыздан өзмәскә сүз бирдек.

    Хәтмулла картның урынын Шакир бабай алды. Аны без элек тә Ак бабай дип әйткәли идек. Бераз борчылыбрак киткән күңелебез тагын тынычланды: бу изге бәндә дә ат кебек нык рухлы, арыслан кебек батыр, сабый бала кебек саф, гөнаһсыз зат иде.

    24. Җиңү байрагы нинди төстә?

    Авылга Җиңү көтмәгәндә килде. Күңелдән көтсәк тә, аның нинди икәнен белмәгәч, бик ышанып бетми идек әле. Сугышка нык кына күнегелгән иде шул.

    Мин малайлар белән көтүдә идем. Шул ук Вилдан, Сәлим, Әсхәт, Зөфәр… Авылның көтүе зур түгел, әмма сыерларның холыксыз чагы бу. Кышкы ачлыктан соң кинәт кенә яшел чирәмгә баскан сыер халкы шулай бер-ике атна тилеләнеп ала. Олырак малайларны, чәчүдән аерып, көтүгә куялар. Минем көтүче булып китүемнең тарихы әнә шундый.

    Бу көнне көтүне саклап калып булмады. Ничек кенә тырышсак та, төшке якта ук ярты малдан колак кактык, көн кичке якка авышканда, ике-өч сыер белән торып калдык. Шул үшән сыерларны куып авылга кайтып китүдән башка чара юк иде.

    Нык кына эләгер дип уйлаган идек, киресенчә, безне шатланып каршы алдылар. Урамда очраган һәр апа: “Чукынып китсен сыерлары, Җиңү бит, Җиңү!” — дип, аркадан кагып, сөеп китә иде. Капка төпләрендә мөгрәп торган сыерлар да: “Җиңү! Җиңү!” — диләр кебек. Гүя алар Бөек Җиңүне тоеп, белеп алданрак кайтканнар, бөтен дөнья бәйрәм иткәндә нишләп йөрисез яланда дип үпкәләрен дә белдерәләр әле…

    Халык кәнсәләр алдына җыела башлаган. Колхоз рәисе Чулак Солтан белән ата коммунист Әхмәтгалиләр бер-бер артлы речь тоталар.

    Мин эчкәрәк үттем. Шатланасы килә, әмма күңелдәге төер якты хисләрнең ташып чыгуына юл бирми тора. Их, әткәй дә кайтса!.. Кайтмады шул, кайтмады…

    Шул вакыт кәнсәләр түбәсендәге озын колгага күзем төште. Белә-белгәннән бирле анда кызыл флаг эленеп тора иде. Хәзер ул юк. Кышкы буран алып киткән аны. Күпме эзләп тә таба алмадык. Ә флаг кирәк. Җиңү көнендә флаг булырга тиеш!

    Мин ымлап кына малайларны җыеп алдым. Бер читкә китеп киңәшләшә башладык. Каян кызыл ситсы табарга? Кемдә бар?

    Шунда Сәлим әйтеп куйды:

    — Миндә былтыр Сабан туенда көрәшеп алган сөлге бар барын, аңа кызыл чигү дә төшкән, ярармы?

    — Юк, бармый. Барыбер ак ул. Без бит аклар түгел, без — кызыллар. Ничек тә кызыл чүпрәк табарга кирәк.

    — Нигә бармасын, бара! — Минем башта бик сәер, әмма үтә дә дөрес уй туды. — Канга буйыйбыз да эләбез! Безнең әтиләр сугышта әнә күпме кан түккәннәр әле, бер уч каннан гына үлмәбез, шулаймы, егетләр?

    Башта аптырап, каушап калсалар да, бу фикерне малайлар шундук күтәреп алдылар. Сәлим өенә йөгерде, башкалар кызып-кызып ничек кан чыгару хакында гәпләшә башладылар. Йөзләре алсуланган, күзләрендә нур уйный. Һәркем ниндидер таныш түгел халәт кичерә. Кан белән бәйле һәрнәрсә изге бит — моны малайлар да сизенәләр, шуңа да йөзләре җитди, күңелләре күтәренке.

    Үткен пәкегә кытлык юк: сугыш чоры малайларының һәрберсендә кечкенә пәке йөри. Шунсыз булмый. Сугыш бара бит — кирәге чыгып куюы мөмкин.

    Уч төбенә төртеп, һәркем үзенең хәләл канын тамыза башлады. Ул арада Сәлим килеп җитте.

    Җиңү флагы кызарганнан кызара барды. Бу комач кисәген сөлге дип уйламыйсың да хәзер. Аңа авыл малайларының җылы каны сеңгән. Алар өчен фронт кебек бу. Кан коела икән, димәк, көрәш, димәк, фронт!

    Байрак әзер булды. Кинодагыча, һәр малай аны, учларына алып, үбеп чыкты, аның алдында тезләнеп башын иде. Шуннан соң гына эләргә киттек.

    Халык һаман да урамда әле. Кемдер гармун уйный. Кемдер җырлый, кемдер елый… Җиңү көне шушындый була икән… Җиңү шулай була икән…

    Шобага тоттык. Сәлим белән Зөфәргә чыкты. Дөрес чыкты, Сәлимнең көрәшеп алган үз сөлгесе бит ул. Ә Зөфәр — мәктәптә малайлардан оештырылган хәрби отрядның командиры. Ул соңгы ике елда безне хәрби күнегүләргә өйрәтте, политинформация сәгатен алып барды…

    Егетләр Җиңү флагын бөтен кеше карап торганда, көчле алкышлар астында элделәр. Кул чабып, алкышлап торган апалар арасында күзләрен сөрткәләп алучылар күп иде. Хәтта кайчандыр фронтта булып, имгәнеп кайткан ир-атлар да йөзләрен сыпыргалап алалар…

    Нәсимә дә елый… Янына барып, башыннан сыйпыйсым, юатасым килде. Ул да мине күрде. Күз яшьләре аша елмаеп куйды. Без, оялышып, икебез ике якка китеп бардык.

    Мин әнкәй янына килеп бастым. Кулбашына башымны салдым.

    Аннары, үзалдыма әйткән кебек кенә әйтеп куйдым:

    — Сугыш бетте, әнкәй, иң авыры артта калды, әйеме?

    Әнкәй, яшьле күзләрен миннән бер тамчы да яшермичә, Җиңү флагына төбәлгән килеш, битараф кына әйтеп куйды:

    — Иң авыры башлана гына әле, балам…

    2005

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх