• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    СОҢГЫ СУГЫШ

    (Бәян)

    Ходай Тәгалә әйтте: “Мин бер халыкның да хәлен үзгәртмәм, әгәр ул үзенең хәлен үзе үзгәртмәсә”,— диде.

    Хәдис

    Пролог

    Зәкәрия карт үләргә җыенды. Шомландырса да, үлем куркытмый аны. Ул озын, бәхетле гомер кичерде. Бәхетне ничек аңлыйсың бит... Аны тигез гаиләдә туу, үсү дип тә, яшьлек бүләк иткән матур мәхәббәт дип тә, бөтен гаилә яисә балалар исәнлеге дип тә, хәтәр сугыш сынавы үтеп, җиңү яулау яисә шул җиңүләрдән соң туган җиреңә тугры хезмәт итү дип тә аңларга мөмкин. Зәкәрия күпне күрде, күпне кичерде, кешедән калмады — партиясенә дә керде, соңгы гомерендә мәчет карты да булып йөрде. Иң мөһиме, хәләле Өммегөлсем белән ике ул, бер кыз үстереп, ил каршында да, табигать каршында да төп бурычын үтәде. Дөрес анысы, ата-баба гадәтенчә, башка чыгарып, улларын үз янында, җирдә калдыра алмады. Авылда хәзер эш юк, колхоз таралды, тирә-як басуларны шәһәр байларының икешәр, өчәр катлы йортлары тутырды. Шуңа да малайлар якындагы Яр-Чынлы шәһәренә китеп урнаштылар, кызлары аталарын, аналарын карап калды. Анысының үз язмышы, үз гыйбрәте — байлар йортында җыештыручы булып йөргәндә, кияүгә чыкмыйча гына бала тапты. Кай арада үсеп җиткән диген — оныгы Камиләгә дә унҗиде яшь инде. Ул да, мәктәпне тәмамлауга, шәһәргә китәргә чамалап тора.

    Зәкәрия карт үләргә җыенды. Карчыгы китеп барганга да ярты ел узган икән. Әле дә хәтерендә: Өммегөлсемнән соң яшәүнең кызыгы беткән кебек булды. Кинәт кенә күктә кояш сүнде, күңелдә дәрт бетте, тәннән дәрман китте... Янында кызы Наилә белән оныгы булмаса, нишләр иде икән ул; бу кадәр озак яшәмәс тә иде, мөгаен... Зәкәрия аларны үзе дә бик ярата. Шәһәргә китеп, бизнес дигән җиргә кереп, елга бер-ике мәртәбә генә кайтып киткәләгән улларына караганда да ныграк ярата. Әллә шул ярату үлемгә бирми тора микән аны? Мәхәббәт үлемгә караганда зуррак бит...

    Зәкәрия карт үләргә җыенды. Аның якын кордашлары күптән Аллаһ катына китеп бетте инде. Элек, урам тутырып, орден-медальләрен зыңгылдатып, мәктәпкә очрашуга баралар иде. Авылның бердәнбер ветераны ул хәзер. Соңгы елларда Җинү көнендә кәнсәләр алдында торган таш һәйкәл янына ул япа-ялгызы чыга, чүп үләне сарган сукмакта таптанып тора-тора да тын гына кайтып китә...

    Нишләп ялгызы булсын?! Бу вакытта аны бала-чагалар сырып ала. Янәшәсендә каяндыр кояшта уңган, кыршылып беткән пилотка табып кигән Гадел булыр. Бу күрше малае белә-белгәннән бирле аның тирәсендә бөтерелә. Зәкәрия карт аның анасын да, атасын да хәтерләп, күзаллап бетерә алмый. Ниндидер үтә дә акыллы, иманлы малай ул. Олыларча акыллы, җитди. Көлми дә, хәтта елмаймый да, ахры. Әллә Ходай Тәгалә ишарәсе булып яшәүче бер изге зат ул? Гаделлек, изгелек булып яшәүче... Исеме дә Гадел бит аның...

    Зәкәрия карт үләргә җыенды. Юк, ул үлемнән курыкмый. Үткән сугышта күп мәртәбәләр әҗәл белән күзгә-күз очрашкан өчен генә түгел. Ул үзенең бик карт күңеле белән тоя, хәтта аңлый: һәр туу — хакыйкатьне раслау ул, һәр үлем дә шулай ук хакыйкатьне раслау гына. Яшәү — үлемгә әзерләнү генә, башка берни дә түгел. Аннары... үлем котылгысыз бит. Шуңа күрә аннан куркырга һич ярамый. Курку үзе канны киптерә, гомерне өзә... Нигә куркырга? Үлү дә — яшәүнең бер мизгеле бит!

    Үлем көтеп яткан Зәкәрия картның бу дөньяга үпкәсе юк. Ничек яшәлгән — шулай яшәлгән. Кыен чаклар булган икән — барысына да үзе сәбәпче, әйбәт чаклар булган икән — аның рәхәтен дә үзе күрә. Үпкәләргә ярамый, кем әйтмешли, үлгәч, үпкәле кешенең җаны күчеп китә алмый җәфалана, ди...

    Зәкәрия картның бу дөньяга үпкәсе юк. Ләкин аның бу дөнья өчен бирәсе йөрәге, җаны бар... Зәкәрия карт үләргә җыенды. Баштарак акрын-акрын гына йөрештерсә дә, хәзер бөтенләй түшәк иясенә әверелде. Көненә берәр мәртәбә ишек катына барып килә дә дога китаплары белән юанып тик ята. Ара-тирә генә, ишек башына кыстырылган кайракка күзе төшеп: “Быел печән дә әзерләнми калды, яланнарым көтә-көтә зар-интизар булып беткәннәрдер инде”, — дип уфтанып куя.

    Кайчакта күршедәге карт-карчык кереп чыга яисә мәчет хәзрәтләре хәл белергә килеп җитә... Барысы да бер үк сорауны бирәләр, бер үк сүзне сөйлиләр... Аларның һәр сүзе Зәкәрия картка: “Кайчан китәсең инде, кайчан үләсең?” дигән кебек ишетелә, шуңа да ул кеше керүен бик өнәп бетерми. Кемдер әйткән бит: “Мәңгелек юлы ялгызлыкны ярата”, — дигән.

    Наилә әйбәт. Камилә дә “дәү әтием” дип өзелеп-өзгәләнеп тора. Ләкин ул өйдә сирәк була. Яшьлек бит, күңелнең иләсләнгән чагы, аның үз юлы, үз язмышы дигәндәй...

    Зәкәрия үләргә җыенды. Ул, мөгаен, шулай тыныч кына, үз җае белән мәңгелек юлына китеп тә барган булыр иде. Күптән түгел генә аның күңеленә һәм тормышына яңа гамь, борчу килеп ияләште. Әллә шул борчу аңа бу якты дөньядан кубарылып китәргә ирек бирми торамы?

    Соңгы вакытларда күршедәге ялан-басуларда барлыкка килгән “Поле чудес” яшьләре Акбүре авылының тынычлыгын алдылар. Әле берсен кыйнап китәләр, әле икенчесенә ябышалар... Түбән очтагы ике кызны бозганнар дигән хәбәрләр дә чыкты.

    Зәкәрия картны үлем шикләндерми. Ул инде үләргә әзерләнеп бетте. Кызы Наилә, оныгы Камилә өчен, күршедәге Гадел өчен, тагын бик күпләр өчен өтәләнә ул...

    Милиция дә чакыртып карадылар. Якын-тирәдәге ун авылга берүзе күз-колак булып йөрүче участковый: “Нишләп тә булмый, начальник балалары!” — дип, җилкә сикертүдән узмады. Сиксән йорттан торган, тузып-таралып бетә язган Акбүре авылы балаларының язмышы көне-төне исереп, азынып-тузынып йөрүче шәһәр малайлары кулында калган бер мәлдә, Зәкәрия карт юлга җыенып бетте. Ләкин күңеле нидер сизенеп, һаман әле торып, кузгалып китәргә кыймыйча, үткәннәрен уйлап, тормышының ачысын-төчесен хәтереннән уздырып, җылы, йомшак түшәгендә ята бирде.

    1. Хәтәр

    Зәкәрия сугышның авызында булды. Разведчик-диверсант иде ул. Ярты сугышны дошман тылында йөреп үткәрде. Күп мәртәбәләр үлем белән күзгә-күз очрашты, әмма ниндидер тылсым аны бәла-казалардан саклап килде.

    Кырык өченче елда аңа Герой бирә яздылар. Ике айлык “сәяхәт”тән кайтып керүләре булды, берничә разведчикны алгы сызыкка — һөҗүм оештырырга килеп чыккан Жуков янына чакыртып алдылар. Жуковның үзен туры китерә алмаса да, фронт штабында Зәкәрияне Герой исеменә тәкъдим иттеләр. Хәтта, сорашып, әллә күпме документ тутырдылар. Ләкин барыбер бирмәделәр. Сугышчан Кызыл Байрак ордены килде. Дөрес анысы, аның белән рейдта йөргән Себер урысы Иван Соколик Алтын Йолдызын тагып йөри башлагач, кыенсынып, хәтта кимсенеп куйгалый иде Зәкәрия. Соколик дустын тынычландырмакчы була: “Син, Захар, миңа караганда геройрак, просто татарларга хәзер бирмиләр икән, шул хакта яшерен күрсәтмә килгән...” — ди.

    Соколик аңа тагын бер серне ачты. Ул элгәрерәк тә: “Диверсант кешеләр күзенә күренергә тиеш түгел. Бер адәм затына гына күренсә дә, ул инде диверсанттан разведчикка әверелә”, — ди торган иде. Кайсыдыр рейдтан соң ул бик борчылып йөрде. Зәкәрия сораша башлагач, барысын сөйләп бирде.

    “Беләсеңме, — диде ул, утлы күзләрен Зәкәриянең җанына кадәр батырып, — без ничә кешенең җанын кыйдык бу юлы?”

    Зәкәриядә исәп-хисап төгәл иде. Ничә фашист дөмеккәнлеге, ничә эшелон сафтан чыкканлыгы, күпме күпер җимерелгәнлеге хакында ул шундук әйтеп бирде.

    “Ә-ә, юк шул, — диде Иван... бармагын өскә күтәреп, — корбаннар моның белән генә бетми әле. Безне күреп, белеп, танып калган, хәтта безне каршы алган кешеләрнең дә юк ителгәнен беләсеңме соң син?”

    Зәкәрия аңламыйчарак торды. “Ничек инде? Безне кундырып чыгарган Степан дәдәй белән Марфа апаны да, озатып җибәреп, каршы алган сержант Самойловны да, башкаларны да үзебезнекеләр үк юк иткәнме?”

    “Әйе. Законы шундый”.

    Зәкәрия нишләргә дә белмәде. Ары бәрелде, бире сугылды, ниһаять, үзен-үзе күралмас хәлгә килде. Сугышның никадәр хәтәр икәнен белә иде ул. Әмма бу чаклы канечкеч һәм кешелексез булыр дип башына да китерә алмаган иде.

    Зәкәриянең фронт капчыгында һәрвакыт көмеш көпшәле трофей револьвер йөрде. Иван Соколик белән сөйләшкәннән соң, шул револьверын алып, ничә мәртәбәләр генә аның салкын көпшәсе белән чигәсен капшап карамагандыр… Барыбер курокка баса алмады. Авызын ыржайтып торган сугышка тагын бер корбан бүләк итәргә теләмәде ул. Хәзер дә шул револьвер, киндер чүпрәккә төрелгән килеш, чормадагы яшерен шүрлектә ята...

    Күрше малае килеп кергәндә, Зәкәрия картның күз карашларыннан сугыш шәүләсе китеп тә өлгермәгән иде әле.

    — Бабакай, беләсеңме, бүген сугыш булачак. Әнә җыелалар инде. Авыл малайлары “Поле чудес” бандасы белән бәрелешәчәк... Вот кызык, ә?

    Зәкәрия карт берни дә аңламады. Әмма авылның ниндидер бәлагә, хәтәргә юлыкканын күңеленең иң нечкә, нәзберек кыллары белән шундук сизенеп алды.

    Терсәкләренә таянып, торып утырмакчы булды. Хәле җитмәде. Тыны кысылып, тау кебек ястык өстенә шуып төште. Гадел килеп булыша башлагач, тагын бер мәртәбә көчәнеп карады, барыбер сөялеп утырудан ары уза алмады.

    — Нинди сугыш? Кайда? Кем белән?

    Гадел, һәр сүзгә басым ясап, һич иренмичә кабат сөйләп бирде.

    — Һай-ай-ай... Нинди нәмәрсә бу? Нинди кыямәт? Туктатырга кирәк моны! Кая, бир әле миңа чөйдәге сырманы, тизрәк чыгып, акылларына күндерик үзләрен!.. Яле, бир, әнә, әнә... Шунсын!

    Зәкәрия картның сырмасын китергәндә Гадел ялваргандай әйтеп куйды:

    — Сиңа ярамый, бабакай, син авырыйсың... Ярамый...

    — Ярамаса ярамый, ярамыйга карамый, ди идек без бәләкәй чакларда. Чыкмый булмый, балам. Башкалар да чыгарга тиеш. Чик куелырга тиеш бу хәтәргә...

    — Бабакай, “Поле чудес”ларның кораллары да бар, ди. Атып үтерсәләр?.. Алар уйлап тормый, ата да куя... Беркөнне Илдарларның мунча бурасына атып уйнаганнар. Бозауларының аягына тигән... Суярга туры килгән...

    Зәкәрия карт тагын да ныграк сагайды, хәтта, башын артка ташлап, берара тынсыз калып торды.

    Аннары кискен генә башын калкытты:

    — Алайса... бигрәк тә чыгарга кирәк!..

    Ләкин ул урамга чыга алмады. Бүген тән көче, аңа ияреп җан егәрлеге дә, үч иткәндәй, әллә кая гына китеп югалган иде.

    Кичке якта Гадел тагын ишек катында пәйда булды.

    Бу юлы ул шатлыгын кая куярга белмичә, авызын колагына кадәр ерып килеп керде.

    — Бабакай, безнекеләр җиңде! Тегеләр чак качып котылдылар. Мылтыклары да бар иде. Барыбер курыктылар...

    Зәкәрия карт Гадел алып килгән шатлыклы хәбәргә куанмады. Хәтта җавап та бирмәде. Бөтен җан-йөрәге белән ыңгырашып кына куйды. Чөнки ул белә иде: җиңелгән явызлык тагын да хәтәррәк. Чын сугыш, хәтәр сугыш әле алда. Ул башлана гына...

    Сугыш... Һаман сугыш... Кайчан бетә инде бу сугышлар... Мылтыклары да бар диме? Юк, бу сугыш тегесенә караганда күп мәртәбә хәтәррәк. Бу сугышны синнән соң яшәргә тиешле яңа буын үзе башлый. Димәк, киләчәк белән сугышырга туры киләчәк... Мондый сугышның мәгънәсе юк, мәгънәсе генә түгел, чиге юк, фронты юк. Әмма аның кануны шул ук: явызлык белән акыл көрәшен бары тик рух кына хәл итә ала. Әйе, явызлыкны акыл гына каплап куя алмый. Әмма сугышта рух җиңә. Шуңа күрә дә сугышта рух — язмышка тиң. Ходай Тәгалә дисезме? Рух ул — Ходай Тәгаләнең ихтыяры, әмма Үзе түгел! Чөнки Ходай Тәгалә җәза бирми, бары тик искәртә генә, кисәтә, куркыта гына...

    Зәкәрия карт тыштан сөтле чиләк күтәреп килеп кергән Наиләне үз янына чакырып алды.

    — Кызым, якынрак кил әле... Камилә кайда?

    — Кайда булсын, урамдадыр... Үзишләре беләндер... Айрат янындадыр...

    — Нинди Айрат? Кем ул?

    — Кем булсын, классташы. Икенче ел инде дус булып йөриләр. Әйбәт егет.

    Сүзгә шунда мыштым гына утырган Гадел кушылды:

    — Беләсеңме, бабакай, Айрат абый булмаса, безенекеләр җиңә дә алмас иде. Ул берүзе өч малайны чүмәләгә өеп куйды...

    Зәкәрия карт сүзен бетермәгән икән әле.

    — Камиләгә әйт, еракка чыгып йөрмәсен. Айрат та сак йөрсен. Хәтәр көннәр килә, сак булсыннар... Сакланганны гына саклармын, дигән бит...

    — Ярый, әткәй, әйтермен. Соңгы вакытта бигрәк соңга калып кайта әле ул. Үзем дә нык кына тиргәрмен дип тора идем, син дә әйткәч, үзәгенә үтәрлек итеп сөйләшермен. Бер-бер хәл кылып куймасыннар тагы. Әллә нинди хәтәр хәлләр башланды бит авылда. Тиле чаклары, һич кенә дә алларын-артларын карап йөри белмиләр...

    Зәкәрия картның сизгер йөрәге ялгышмаган булып чыкты. Ике-өч көн яра-җәрәхәтләрен ялап, йөрәкләрен ярсытып ятканнан соң, “Поле чудес”ның бандит егетләре кабат Акбүре авылына ябырылдылар. Иң элек авыл читендәге ташландык өй янды. Аннары авыл кешеләренең абзар-куралары, мунча-келәтләре төтен булып күккә оча башлады. Ниһаять, беренче кан да коелды — сагалап торып, Айратны имгәткәнче кыйнадылар, кешелектән чыгарып ташладылар. Аның хәлсез, буынсыз тәнен машинага салып, шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр.

    Ул көнне Камилә елап-шешенеп кайтып керде. Керде дә тоташ бер тәүлек түшәгендә капланып ятты. Зәкәрия карт бу юлы оныгын юатмады, хәтта керфеген дә күтәреп карамады. Камиләнең үзе сүз башлаячагын белә иде ул.

    Шулай булды да. Бераз тынычланган, күңел ярсуларын җинеп, гамьле дөньяга кайткан кыз килеп эндәшкәндә, карт оебрак ята иде.

    — Дәү әтием, ә, дәү әтием!.. Син йокламыйсыңмы? Юкмы?

    — Юк, йокламыйм.

    — Күзләрең йомык бит...

    — Күзләрем йомык булса да, күңелем ачык минем... Барыгызны да күреп, тоеп торам...

    — Дәү әтием...

    — Кызым... мин барысын да беләм. Сиңа бу араларда өйдә генә утырырга туры киләчәк...

    — Нигә алай дисең, дәү әтием? Ә Айратның үчен кем кайтара? Без малайлар белән уйлаштык инде...

    — Кызым, бүтән болай сөйләшмә, ташла бу ниятеңне. Үчнең күзләре юк. Ул — дөм сукыр. Шуңа күрә, ялгыш кына кагылса да, ул шундук харап итәчәк.

    — Нишләргә соң миңа? Безгә нишләргә? Ә, дәү әтием? — Кыз тынычланырга уйламады да. Аның әрнүле, рәнҗүле карашларында чарасызлык чаткылары беленә башлаган иде инде.

    — Түзәргә. Сабыр итәргә. Көтәргә. Бу хәл барыбер бер бетәргә тиеш. Дөнья тынычланырга тиеш...

    — Дәү әтием! Син кайсы гасырда яшисең? Нинди дөньяда яшисең? Нинди сабырлык хакында сөйлисең син?! Авылда йортлар яна, малайлар имгәнә, кызлар урамга чыгарга курка... Ә син, түзәргә кирәк, дисең... Болай тик утырсак, бу җирдә берни дә калмаячак. Нидер эшләргә кирәк, нидер кылырга кирәк, беләсеңме, болай ярамый!

    Бу юлы да оныгының йөрәк ярсулары картның күңелен кузгата алмады.

    — Милиция берни эшли алмаганны, без нишли алабыз соң, кызым? Мин нишли алам? Менә бит кыймылдарга да хәлем юк...

    — Авыл малайлары барыбер сугышачак, дәү әтием. Айратның булмавы гына тотып тора. Ул булмагач, көчебез нык кимеде хәзер... — Бераз тын калып, моңсуланып торганнан соң, Камилә тагын башын күтәрде. Аның күзләрендә ике бөртек яшь һәм... көчле рух чаткысы бар иде. — Менә син, дәү әтием, илебезне яклап сугышып йөргәнсең. Бер дә, түзәргә кирәк, дип уйламагансың. Бу шундый ук сугыш. Шундый ук хәтәр сугыш. Акбүре — безнең ил. Шуңа да без аны сакларга, якларга тиеш... Бу бит бик борынгы авыл, беренче татарлар шушыннан чыккан. Мәктәптә шулай сөйләделәр...

    — Әйе, без бүре нәселеннән. Ләкин барыбер дөрес түгел бу. Сугышу дөрес түгел. Өйләр яндырып, мылтыктан атып, кеше имгәтеп йөрү дөрес түгел. Монда фронт юк бит. Фашистлар да юк. Кем өчен, нәрсә өчен соң бу сугыш? Менә син, ил өчен, авыл өчен, дисең... Кайда ул син әйткән ил? Колхозны бетереп, басуларны ташландык хәлгә китергән ил — илме инде? Ярты халкы читтә, калган яртысы эчеп ята. Мәктәбен бетерделәр, балалар бакчасын кибеткә әйләндерделәр... Нинди ил бу, нинди ватан? Нәрсә өчен сугышырга? Әйт, нәрсә өчен? Кем өчен?

    — Нәрсә өчен булсын? Аңлашыла бит инде...

    — Нәрсә аңлашыла?

    — Нәрсә дип... Белмим... Мин белмим, дәү әтием!.. Бу сугышның нинди сугыш булуын белмим!..

    Бу юлы авыл малайлары җиңелде. “Поле чудес”тан төшкән утызлап малай Акбүре авылында бер кич, бер төн буе пәри туе ясап йөрделәр. Күп өйләрнең капкалары каерылды, тәрәзәләре ватылды, качып котыла алмаган унлап малай түшәк иясе булды, түбән очта торучы кызны, төне буе мәсхәрәләп, иртән генә кайтарып җибәргәннәр...

    Аннары, болытларын куертып, хәтәр яңгыр килде.

    Авыл өстен генә түгел, акбүрелеләрнең күңел күген дә кара хәсрәт басты... Бала-чагасыннан башлап карт-корысына кадәр кайсы кая качып беттеләр — кем, капкасына аркылы такта кагып, шәһәргә улларына китеп барды, кем күрше авылларга — туган-тумачасына сыенды... Болай да сирәкләнеп калган көтү бөтенләй чыгудан туктады, ярым җимерек ферма абзарлары бикләп куелды, ике-өч скотник, эчкә ябылып, арык малларын карап, начар көмешкәдән миңгерәүләнеп, көне-төне шунда яттылар...

    Теге каһәрле төн белән генә чикләнмичә, Акбүре нәселеннән булган халыкны эзәрлекләүче әтрәк-әләмнәр һәр кичтә, авылга төшеп, әвәрә килеп йөри башладылар, меңнәрчә ел буе табигый дөнья белән дә, илаһи дөнья белән дә тату яшәгән татар авылына бер атна эчендә хуҗа булып өлгерделәр.

    Зәкәрия картта бүтән кайгы — үлем кайгысы иде. Ул бу көннәрдә әҗәл белән якалашып ятты. Әҗәл аңа үткән сугыштагы фашист-мәлгуньнәр булып та, полицайлар, сатлыкҗаннар яисә үз солдатларын күрәләтә үлемгә җибәрүче генераллар булып та төшенә керә иде. Ә бер төшендә әҗәл аңа авыл читендәге “Поле чудес” ягыннан үрмәләп килде. Елгыр, җитез хәрәкәтләр белән кача-поса килүче бу илаһи хәшәрәт аеруча нык гайрәтен чигәрде Зәкәриянең.

    Кем генә килсә дә, барыбер картны чит-ят дөньяга китәргә күндерә алмады. Бер кулына печәнгә йөртә торган кайрагын, икенчесенә трофей револьверын тоткан килеш, ишек яңагына терсәген терәп, карышты да карышты ул...

    Шулай да бу дөньядан бөтенләй аерылып җитмәгән әле аның күңеле. Зиһене ачылыбрак киткән мәлләрдә, шундук Наиләне яисә Камиләне чакырып ала, сораша башлый, ишеткән борчулы хәлләрне эченнән кичереп, йөзен чытып куя, ләкин, ләммим сүз дәшмичә, башын артка ташлап, көннән-көн тоныклана барган күзләрен йома... Дөнья карты булса да, үлемгә, димәк, хакыйкатькә бүтәннәргә караганда якынрак торса да, Зәкәрия карт әлегә нишләргә, ни кылырга икәнен белми. Шулай да ниндидер рухи ныклык һәм тәвәккәллек аның авыру тәнендә изаланып, үрсәләнеп яшәгән җанына көннән-көн күбрәк иңә бара иде. Мондый көч-егәрлек һәм тәвәккәллек, хәтта үҗәтлек, моңа кадәр булса да, бары тик соңгы Ватан сугышында, немец илбасарларына каршы сугышып йөргәндә генә шулай аермачык һәм максатлы булгандыр.

    Дөресен генә әйткәндә, Зәкәрия карт үткән сугыштан ераклашкан саен аңа ныграк якыная бара иде...

    2. Көчләү

    “Поле чудес” малайларының һөҗүме һаман ешайды, алай гына да түгел, көннән-көн миһербансызрак, хәтәррәк була барды. Яклаучысыз калган йортларны эзәрлекләү, талау белән генә чикләнмичә, алар ялгызак хатын-кызларга, хәтта үсмер балаларга ябыша башладылар.

    Бердән бер көнне Наилә ачы күз яшьләре белән елап, шешенеп кайтып керде. Башта, берни дәшми-нитми, мунча ягарга чыгып китте, аннары ниндидер үлән суы кайнатып эчте. Кичкә табан, бераз тынычлангач, барысын да сөйләп бирде. Ул өй караучы булып эшләгән йорттагы бай малае, тагын ике дустын да котыртып, аны көчләп, мәсхәрәләп җибәргән. Наилә бу хәшәрәтләр астына ятмаган да булыр иде, тегеләр аның колагына: “Югыйсә кызыңны чиратка салабыз”, — дип тукып торганнар.

    Зәкәрия карт Наиләнең хәбәрен авыр кабул итте. Ләкин барыбер ике дөнья чигендә яшәгән килеш калды. Үлмәде дә, терелмәде дә. Ходайдан сабырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек сорап, догаларын укып ятты.

    Кызына:

    — Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, кызым. Ничек тә түзәргә тырыш. Камилә хакына булса да түзәргә туры килә...

    Наилә Ходай Тәгалә хакында ишетергә дә теләмәде:

    — Күргәч, ни өчен бу хәтәр хәлләргә тыныч кына карап тора алайса? Чынлап та бармы соң ул? Әллә юкмы? Булса, хет аз гына булса да мәрхәмәтен күрсәтер иде!..

    — Алай димә, кызым. Гөнаһысына кермә. Боларның барысын да сынау итеп кенә кабул ит. Илаһи Ходаебыз үзе яраткан, сөйгән адәмнәрне генә сыный ул...

    Наиләнең хәлләрен Камиләгә сиздермәделәр. Элеккечә тыныч кына, кеше күзенә бәрелмичә, кеше теленә кермичә яшәүләрендә булдылар. Наилә, башын тотып, өч көн, өч төн түшәктә ятты да, “Поле чудес”тагы эшеннән чыгып, шәһәргә китә торган юл буена сөт, бәрәңге, алма сатарга чыгып утырды.

    Кеше тәнен җәрәхәтләү, мәсхәрәләү белән генә чикләнмичә, “Поле чудес” бандитлары утлы корал белән шаяра башладылар. Баштарак каз, үрдәк ише йорт кош-кортлары күпләп кырылды, аннары көтүдәге ике мәхлук сыер кан коеп егылды, ниһаять, бердән бер көнне Чатан Шәмсиләр йортына “адашкан пуля” килеп керде, өй хуҗасының янбашын яралады. Җәйге кыска төннәрдә авыл артындагы имәнлектә мылтыктан атышкан тавышлар гадәти хәлгә әверелде, бу тавышлардан аптырап, авыл тавыклары күкәй салудан туктадылар, сыерлар кысыр калдылар...

    Зәкәрия картның өйдә кадере бетте. Кызы да, оныгы да үлем көтеп яткан карт янында сирәк булалар, булганда да, эшләрен тиз-тиз генә бетереп, үз борчуларына төелеп китеп баралар. Бигрәк тә Наиләсе үз эченә йомылды, ул көннәр буе урамнан кайтып кермәде. Бәрәңге сата алмаган көннәрендә дә борчылмады, бер уч акча тотып кергән чакларда да әллә ни аһ итмәде... Яшәсәм дә яшим, яшәмәсәм дә яшим дигән кебек, тормышның ямен югалтып, дулкын өстендәге йомычкадай, салмак һәм хәсрәтле язмыш белән яшәвендә булды.

    Зәкәрия карт кызы белән берничә мәртәбә сөйләшергә тырышып карады. Ләкин Наиләнең күңелен дә, тәнен дә, телен дә җан сызланулары ныклап ябып-томалап куйган иде. Кызы белән берни дә барып чыкмагач, Зәкәрия карт оныгына күчте, дога сүзе белән дә, әфсен-төфсен белән дә аны бәла-казадан, бәхетсезлектән аралап, саклап калырга теләде.

    — Куль әгузе бираббил-фәләк. Миң шәрри мә халәк. Уә мин шәрри гасикыйн изә уәкаб. Уә мин шәррин-нәфәсәти фил-гөкадө...

    Камилә көлә генә:

    — Дәү әтием, бу догада нәрсә хакында сүз барганын беләсеңме соң?

    Дәү әти булган кеше бу догада нәрсә хакында сүз барганын төгәл генә белми иде. Алай ук укымышлы түгел шул ул. Бу дога сүзенең яман күз тиюдән укыла торган дога икәнен генә белә Зәкәрия карт...

    — Уә мин шәрри хәсидин изә хәсәдә. Көль әгузе бираббин-нәс. Мәликин-нәс. Иләһин-нәс. Мин шәррил-уәсуәсил-ханнәс. Әлләзи йүуасвису фи судурин-нәс. Минәл-җиннәти уән-нәс.

    Камиләгә тутырып карарга да курка Зәкәрия карт. Күздә ниләр булмас. Нәрсә генә күрмәгән бит алар шушы су кебек гомердә...

    Бигрәк чибәр шул кызый. Өммегөлсемгә — дәү әнисенә тартымрак. Ул да авылда бер кыз иде. Барыбер каратты аны Зәкәрия. Болынга печән чабарга төшкәч каратты. Авылның беренче чалгычы егете бул да каратма, имеш... Үзе еландай елышып килде, минсиңайтим... Ходай Тәгалә бар ул, бар. Әнә бит оныгы Камилә сурәтендә булса да күз алдында йөртә хәләлен...

    Бәхете генә булсын инде. Айратны кыйнап ташлагач, бераз басынкыланып калды, ямансулап йөри башлады ул. Әллә... Әллә берәр юньсезлекне, бәла-казаны алдан сизеп борчыламы?

    Зәкәрия карт авыр уйларын тизрәк төйнәп куярга ашыкты.

    Менә ул, йоласына туры китереп, “яман күз” догасыннан соң өч тапкыр укылырга тиешле “Фәләк” һәм “Ән-Нәс” сүрәләрен күңеленнән үткәрде дә көзге каршында боргаланып торган Камиләгә эндәште:

    — Балакай, берәр кая җыендыңмы әллә? Соң бит инде, кара аны...

    — Әле без бу вакытта яши генә башлыйбыз, дәү әтием. Борчылма, яме. Синең укыган догаларың мине бөтен-бөтен әшәкелекләрдән саклар, менә күрерсең дә торырсың... — Чыгып китәм дигәндә генә, ишек катына җиткән Камилә тагын бер мәртәбә дәү әтисен ирештереп алды. — Бүген иске клуб каршында дискотека була, әйдә, минем белән чыгасыңмы?

    Камилә, гомердә булмаганча, көлә-шаяра чыгып китте, аның артында ишек ябылырга өлгермәде, Гадел килеп керде. Керде дә, исәнләшеп тә тормыйча, Зәкәрия картның аяк очына килеп утырды.

    — Нәрсә, бию буламыни бүген?

    Малайның җавабы баш кагудан узмады.

    — Ыһы.

    — “Дискәтик” дигәне нинди нәрсә соң аның?

    — Әй... Селкенеп торалар шунда...

    — Сиңа ошамыймыни?

    — Юк, ошамый.

    — Алай икән... Авылда ниләр бар соң?

    — Һаман шул инде. “Поле чудес”лардан куркып яталар.

    — Һаман атышалармы?

    — Атышалар... Кичә үр буеннан мәчет аена атып уйнаганнар. Пуля тиеп, манара башындагы ай кыйбла яктан читкә борылган, ди... Бер дә әйбәт нәрсә түгел, ди, бу... Хаммас абый менеп төзәтмәкче булган, егылып төшеп билен кузгаткан... Бүтән менүче булмаган... Хәзер картлар мәчеткә барырга да куркалар икән. Кичә җомга намазы да булмый калган. Ае кыйблага карамагач, дөрес булмый, ди...

    — Мәхшәр көн шушы була микәнни?

    — Минем әби дә шулай ди. Бабакай, нәрсә соң ул — мәхшәр? Ә кыямәт, ахырзаман нәрсә? Шул вакытта бөтен кеше җирдән кубарыла, ди, дөресме шул? Әби әйтә, гөнаһлар күп булганга шулай була, ди... Барыбыз да кубарылып китсәк, җир нишләр? Ә, бабакай?

    Зәкәрия карт күрше малаена җавап кайтарганчы, иң элек эченнән ихлас сөенеп куйды. Аның кебек борчылып яшәүче тагын бер җан иясе бар икән әле. Юк-юк, гади малай-шалай гына түгел, бәлки, ниндидер акыл иясенә, пәйгамбәри затка тиң адәм баласыдыр бу... Ходай Тәгалә сабыйлар теле белән сөйләшә, диләр иде, шушылай була икән...

    — Һи, мәхшәрне күрергә язмасын, балам. Изге китап сүзе булса да, тормыш мантыйгына бер дә сыешып бетми ул. Күңел теләгән нәрсә түгел, диюем. Ходаебызның куркытып кукы кебек кенә... Ә бит ул бик акыллы; мин сезгә кысылмыйм, үз хәлегезне үзегез күрегез, ди. Мин бары тик сезнең күңелләрегезне иман нуры белән яктыртам, сез шул иман яктысында үз язмышыгызны үзегез хәл итегез, ди... Белмим шул, мәчет аена мылтыктан ата башлагач, адәм баласын иман нуры гына коткара алыр микән? Ходай үзе төшсә дә авырга туры киләчәк әле монда... Төшмәс шул, аның үзенең дә гайрәте чигеп барадыр инде бу адәм балаларыннан...

    Гаделгә Зәкәрия картны аңлау кыенрак иде бугай.

    Шулай да ул, бөтен дөньяны сискәндереп, дөрес сорау бирде:

    — Алла әйбәт булгач, нигә соң Ул “Поле чудес” малайларын тыймый? Нигә күрми ул аларның нәрсә эшләгәнен?

    — Шулай сыный ул үзенең адәми затларын. Җирдә үк Сират күпере аша үткәреп карый…

    — Кемне? Безнеме? Әллә “Поле чудес”тагыларнымы?

    Бу юлы Зәкәрия карт аптырабрак калды. Шулай шул, кемне күбрәк сыный соң Ходай Тәгалә? Акбүрелеләрнеме, әллә теге килмешәк әтрәк-әләмнәрнеме?

    Бу сорауны җавапсыз калдыруың хәерлерәктер. Зәкәрия карт бик яхшы аңлый: илаһи сынау кешенең канын кою, җанын кыю аша эшләнергә тиеш түгел. Һәр кыелган җан — ул инде үзе үк җәза, йә гыйбрәт, йә… искәртү!

    Зәкәрия картның хәле авыраеп китте. Ул борчулы уйлардан, борчулы тормыштан тәмам арыган иде.

    Шулай да, хәлсез сулышын җыеп, соңгы сорауны бирә алды:

    — Нинди йомышың бар иде соң, балам?

    — Камилә апа хакында әйтергә кергән идем.

    — Нәрсә булган Камилә апаңа? — Карт дөньяның үзе кебек авыр керфекләрен күтәрде.

    — Аңа “кара кәрт” чыккан, дип сөйләнделәр. “Поле чудес”тагылар авылга хәбәр җибәргәннәр. Шуны әйтергә кергән идем...

    “Кара кәрт”нең нәрсә икәнлеген аңлап бетермәсә дә, Зәкәрия карт үзенең догалы, Аллаһлы күңеленә ниндидер билгесез, үтә дә шомлы, хәтәр бер шаукымның ургылып керә баруын тойды. Ул, тагын нидер сорамакчы булып, чыгып киткән Гадел артыннан кузгалып, торып утырмакчы булган иде дә, буынсыз, тынсыз калып, тагын түшәгенә авып төште. Үзенең уйларында булса да нидер кылырга, каядыр барырга, кемгәдер зарланырга, кемнәндер ярдәм сорарга теләде. Авылларына, гаиләсенә төшкән афәт гүя аның кадакланган кебек үлем түшәгендә ятуыннан тора кебек иде.

    Зәкәрия карт бу юлы да төне буе саташып чыкты. Ләкин ул бүген чын разведчик кебек тавыш-тын чыгармыйча, эчтән генә кичереп, борчылып, үрсәләнеп ятты, шуңа күрә дә аның күңел ярсуларын чоланда урын әмәлләгән Наилә дә, мәчет бакчасында исерек байбәтчәләрнең җирәнгеч тәннәре астында бәргәләнгән Камилә дә ишетми калды...

    Зәкәрия төне буе, үзенең фронтташ дусты Иван Соколик белән бергә, бөтен ялан-кырны тутырып килүче немец-фашистларга каршы атышып чыкты. Ябырылып килүче дошманның иге-чиге юк, шуңа да карамастан Зәкәрия белән Иван үз траншеяларыннан чигенмиләр, окоп каршында калыккан һәр фашистны берәмләп чүпли торалар...

    Шул вакыт Зәкәрияләр янына каяндыр Камилә килеп чыкмасынмы?! Өс-башы, йөз-битләре канга, пычракка буялып беткән. Үзе хәлсез тавыш белән: “Әйдә инде, дәү әтием, кайтыйк, мин шундый арыдым, авырдым, кайтыйк инде!” — ди. Зәкәрия әйтә, имеш: “Әнә бит, әле күпме дошманны дөмектерәсе бар, ничек кайтыйм инде?” — ди. Камилә берни дә әйтми, окоп читенә чүгәләп, яшьле керфекләрен йома...

    ...Кызның мәсхәрәләнгән, көчләнгән гәүдәсен иртә белән мәчет артыннан табып алдылар. Җаны чыгам-чыгам дип торган сылу тәнне шундук, машинага төяп, Яр-Чынлыга озаттылар, аңа ияреп, Наилә дә хастаханәгә китеп барды. Зәкәрия карт, мәңгелек белән күзгә-күз карашып, япа-ялгызы торды да калды. Аның үлемгә бу кадәр якын килгәне юк иде әле. Соңгы сәгате сугар алдыннан адәм баласына илаһи көч кереп ала, диләр, дөрес икән, Зәкәрия карт та, оныгы хакында ишетү белән, шундук сикереп торып утырды, бушап, котсызланып калган өй эчен бер мәртәбә сөзеп, күздән кичереп чыкты да, җәһәт кенә кузгалып, киенә башлады...

    3. Фронт

    Зәкәрия карт, яшьрәк чагында, Җиңү көне җитү белән, сугыштан киеп кайткан, күп юудан агарып-уңып беткән гимнастеркасын киеп чыга иде. Бүген ул шул гимнастеркасын эзләп тапты. Түрдә эленеп торган яңа костюмыннан орден-медальләрен салдырып, шул гимнастеркасына күчереп такты. Биленә солдат каешын буып, чал башына тараебрак калган пилоткасын киеп куйгач, чып-чын фронтовикка охшады да куйды Зәкәрия карт. Ул бу минутта көчләнеп ташланган оныгы хакында да, җәберләнгән, бәхетсезлеккә дучар ителгән кызы, мәсхәрәләнгән, түбәнлеккә төшерелгән авылы, бүре нәселеннән килеп тә, эт типкесендә яшәүче татары, шул татарның иң борынгы бишеге булган туган җире хакында да уйларга тырышмады. Зәкәрия картның нәфрәт тулы йөрәгендә үч гаме генә калган иде. Иң мөһиме, ул бу минутта нәрсә эшләргә кирәген төгәл белә иде. Дошманының кем икәнен белә. Чын сугыштагы кебек!

    Менә ул түшәк читенә утырып бераз хәл алды, сулышын тигезләгәндәй итте, аннары, тиз-тиз генә чоланга чыгып, чормага менеп китте, сугыштан алып кайткан револьверын эзләп тапты, аны сөрткәли-сөрткәли тагын өйгә керде. Стенада эленеп торган сурәтләр каршына килеп басты. Үрелеп, кытыршы, авыр эштән чатланып, гарипләнеп беткән бармаклары белән Өммегөлсемнең фотосын сыйпап куйды, аннары бишесе бергә төшкән “бәхетле фото”га озаклап карап торды. Буыннары йомшап, тагын түшәгенә чүкте, тәне белән түгел, күбрәк җаны, күңеле белән хәл җыйды...

    Зәкәрия карт бу минутта дога укырга кирәклеген белә иде, ләкин ул бүген Аллаһы белән аралашырга теләмәде, дөресен генә әйткәндә, ул Аңа үпкәле, хәтта ачулы иде. Аныңча, шулкадәр догада утыруына, Ходай Тәгалә аңа һәм аның гаиләсенә мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк булырга тиеш иде, бәхетле үк итмәсә дә, аларны бөтенлектә һәм иминлектә яшәтергә тиеш иде... Картның сугыш гаме томалаган күңелендә илаһи хисләргә урын юк иде, ләкин бу әле аның күңелен иман ташлап киткән дигән сүз түгел; ул илаһи тойгы бары тик авыр үч, бетмәс-төкәнмәс нәфрәт хисе белән томаланып, бастырып куелган хәлдә иде.

    Бил каешына револьверын кыстырып, аркасына юл капчыгы асып урамга чыгып баручы Зәкәрия картка әлеге дә баягы Гадел очрады.

    Ул үлем түшәгендә ятучы картны хәрби киемнәрдә күреп, тәмам каушап калды, хәтта, бер як читкә тайпылып, аны үткәреп җибәрде, шуннан соң гына, ис-акылына килеп:

    — Бабакай, син кая? — дип сорый алды.

    Картның тавышы көр, карары нык иде:

    — Фронтка, балам, фронтка!

    Гадел инде иркенәеп сөйләшерлек хәлгә килгән.

    — Сугыш күптән беткән бит инде, бабакай, шуны да белмисеңмени? Фашистлар юк хәзер...

    — Фашистлар беткән, менә сугыш бетмәгән...

    — Бабакай, шундый кызык! Мине дә иярт әле,ә?

    — Сиңа ярамый. Син яшь әле. Бар, өеңә кайт, сөйләндереп вакытымны алма...

    Һәркемнең үз юлы шул, үз язмышы. Аны адәми зат кына билгели алмый.

    Зәкәрия карт нык адымнар белән фронтка чыгып китте, бераз арткарак калып, аңа Гадел иярде. Алар, бер-берсенә бәйләнгән кебек, Акбүре авылының үрге ягына чыктылар, язгы су төшкәндә убылып, яргаланып калган ерганак-ярлар янына килеп чыктылар. Авылның чиге нәкъ шушыннан үтә. Окоп-траншеяларны хәтерләткән бу кара чокырлар үзләре үк сугышка чакырып торган кебек, гүя алар сугышның нәрсә икәнен беләләр, ул гына да түгел, аны сагынып көтәләр...

    Бер елны Казаннан археологлар килеп, җәй буе казынып ятканнар иде. Нәкъ шушы чокырларда әллә күпме чүлмәк ватыклары, ук очлары, пычак, хәнҗәр ише әйберләр таптылар. Бүре башы, аның артыннан ук бүре тешләреннән тезелгән дисбе килеп чыккач, үзләренчә нәтиҗә ясадылар. “Акбүре нәселе шушында сугышкан, димәк, бу авыл — татарның иң борынгы иле”, — диделәр.

    Зәкәрия карт үзе артыннан ияреп килүче малайга күзләрен кысып, болай да сырланып беткән йөзен тагын да ныграк җыерып карап-карап алса да, аны кире борып җибәрергә кыймады. Аннары ул белә иде: сугышта иптәш кирәк, дөресрәге, япьтәш кирәк. Үткән сугышта Зәкәриянең Ваня дусты — Иван Соколигы бар иде. Гадел аның белән тиңләшә алмый, әлбәттә. Әмма батырлыкта, зирәклектә аңардан ким дә түгел...

    Фронтовик, чын окопны хәтерләткән, чирәмлекне кеше буе чокып кергән бер уйсу ярны сайлап алды да урнашу ягын кайгырта башлады: үрелеп күзәтү өчен аяк астына кәсләр түшәде, “окоп” алдына да берничә кәс куйды. Анысы бруствер була инде. Күзәтү пунктларында шулай була иде — шушы ике кәс арасындагы ачыклыктан көннәр буе дошман позицияләрен күзәтеп ятасың, минсиңайтим, күзләр чәчрәп чыгардай була, билләһи!

    Позиция мәсьәләсен хәл итеп бетергәч кенә Зәкәрия карт билендәге каешын салды, көмеш көпшәле трофей револьверын яр читендәге чирәмлеккә куйды, кулъяулыкка төрелгән бер уч патронын да шунда ук урнаштырды.

    Янәшәдәге яр читендә утырган Гадел барысын да аңлап-төшенеп алган, күрәсең, бераз мыштым гына карап-күзәтеп торгач, Зәкәрия картның каршына ук килеп, олыларча әйтеп куйды:

    — Әле алар йоклыйлар. Кичке якта гына торып чыгалар...

    Карт гүя ишетмәде дә. Ул үзенең сугышчан позициясен камилләштерү белән мәшгуль иде.

    Малай аның дәшмәвен аңлашу билгесе итеп кабул итте, ахры, тәмам үз булып, Зәкәрия картка фронтташ, көрәштәш булып сөйләп китте.

    — Бездә ау мылтыгы бар. Әйткәйдән калган. Аның унике патроны да бар. “Финка” да бар, анысын үзем таптым, көтү көткәндә. “Поле чудес” малайларыннан төшеп калган. Апкилимме? — Инде сүзе беткәч, тагын җанланып, картның револьверына ишарәләп әйтеп куйды. — Моның белән генә каршы торып булмаячак. Аларда корал — менә моннан! — Гадел нәни учларын баш түбәсенә кадәр күтәрде. — Кирәк икән, үзем дә ата беләм мин...

    Карт бу юлы да дәшмәде. Ул үз тирәсендә бөтерелеп йөргән бу күрше малаен ишетми дә кебек. Аның бөтен күңеле, күз карашлары авыл читеннән үк башланып киткән “Поле Чудес” бистәсендә. Биек коймалар артыннан берсен-берсе узып калыккан бу ике-өч катлы йортларда ниндидер котсыз, яман затлар яши кебек. Алар кинәт кенә килеп чыгарлар да бистә белән авыл арасындагы барлы-юклы бер чакрымны чабып үтеп, мең ел торган Акбүре иленә ябырылырлар сыман... Юк, бу юлы тиз генә ала алмаслар. Наиләне дә, Камиләне дә, башкаларны да бүтән бирмәячәк аларга Зәкәрия! Ул бүгеннән явызлыкка, вәхшилеккә, кешелексезлеккә каршы сугыш ачты. Явызлык белән иминлек арасында, үлем белән яшәү арасында фронт бар хәзер. Утлы позиция бар... Бу фронт белән гвардия сержанты, биш сугышчан орден, җиде медаль кавалеры, разведчик, “смертник” Зәкәрия Вәлиәхмәтов командалык итә. Аның командасында кеше күп түгел. Дөресрәге, ул үзе генә. Аннары Гадел исемле малай бар. Ул фронт командующиена әйбәт ярдәмче була ала. Их, Иван Соколик булса! Ыһ та итмәс иде Зәкәрия, дошманына туры карап яуга күтәрелер иде. Исән микән ул? Бер күрешеп, сөйләшеп тә булмады, ичмасам. Сугыштан соң бергә кайтканнар иде югыйсә. Казанда юллары аерылды, Ваня Төмән ягына китеп барды, Зәкәрия — үз авылына. Адреслар да алмашканнар иде, язмыштыр инде,— ул язулы кәгазьне Казан вокзалында очраган иң беренче патруль алып калды. Шикле адрес, янәсе. Төмәнгә барып, нинди диверсия корырга йөрисең, янәсе. “Дустымның адресы ул”,— дип тә карады. Ышанмадылар. Бер көн каталажкада тоттылар да, частеннан уңай хәбәр алгач, чыгарып җибәрделәр. Тик барыбер адреслы кәгазьне бирмәделәр. Хәтта укытмадылар да. Бер күз төшерү белән исендә калдырыр иде югыйсә…

    Зәкәрия карт уйларын уйлап бетерә алмый калды, каяндыр Гаделнең йомшак, әмма олыларча җитди тавышы ишетелде:

    — Бабакай, мин авылга кайтып килдем. Синең хакта Ибраһим абзый белән Исмәгыйль абыйга да әйттем. Аларның малайларына да “кара кәрт” чыккан…

    — Син боларны каян беләсең соң, малай актыгы?! — Гаделнең белдекле булып кылануы, ниндидер сәер мавыгу белән “үлем уены”на керә баруы Зәкәрия картны шактый ук үрти башлаган иде.

    — Каян булсын, бөтен кеше сөйли… Менә әткәйнең мылтыгын да алып килдем, “финка”ны да… Кирәге чыгар әле…

    Бу юлы “фронт командующие” малайны ачуланмады, авыр мылтыкны алып, затворын тартып карады, көпшәләрен тикшерде, курокка басып алды, аннары бруствер өстенә — револьверы белән янәшә куйды, Гадел сузып торган патроннар янчыгын да, дәшми-нитми генә алып, мылтык белән револьвер арасына урнаштырды. “Финка”ны алмады, кире малайның үзенә бирде. Эшнең аңа кадәр үк барып җитмәячәген белә иде ул.

    Тагын бер мәртәбә үзенең сугышчан позициясен күзаллап, өйрәнеп чыкканнан соң, Зәкәрия карт, окоп читенә чүгеп, аркасын үлем салкынлыгы бөркеп торган кызыл балчыкка терәде…

    Соңгы ун-унбиш елда беренче мәртәбә аның үтереп ашыйсы килде. Ул кесәсенә тыгылды, юл капчыгын капшап чыкты, әмма ирен читенә куярлык та ризык таба алмады…

    — Гадел балам, ашарга юнәтәсе иде безгә.

    — Ә мин юнәттем инде. — Гадел шунда ук аркасындагы мәктәп сумкасын салып чирәм өстенә куйды, тезләнеп, актарынырга кереште, сөт тутырылган шешә, берничә пешкән йомырка, кабыклы бәрәңге һәм кыяр-помидорлар чыгарып куйды. Иң ахырдан кып-кызыл ике алма алды. Окоп эченә тәмле, хәтта татлы табигать исе, яшәү исе таралды…

    Зәкәрия карт бәхетле иде. Аның иреннәренә ризык тәме кайтты. Ул бу минутта яланга җил алып килгән бөтен хуш исләрне дә сизә, яшәүнең ямен, дөньяның гамен тоя башлаган иде…

    Көч-егәрлеге, дәрт-дәрманы, яшьлеге шулай кабат кайттымы әллә? Әллә рәнҗетелгән якыннары арасындагы җан һәм кан багланышлары шулай аның гомерен озайттымы? Әллә... Әллә күңелен томалап алган чиксез, чамасыз нәфрәт, дошманнарыннан үч алу тойгысы аны көчле, бәхетле итәме?

    Зәкәрия картның күңел ярларында бу тойгыларның барысы да бар, ә менә илаһи догалар аша иңә торган изгелек әлеге давыллы, шаукымлы күңел дәрьясының иң ерак чоңгылларына төшеп яткан иде...

    Кеше тормышында шундый минутлар була: бервакыт ул төштәге кебек кенә яши башлый. Зәкәрия карт белән дә шулай булды, ахры. Корал тотып “фронтка” чыкканнан бирле ул гүя үз тормышы белән яшәми, икенче бер адәм баласының язмыш юлына төшеп, бөтенләй чит-ят гомер яшәп ята... Шуңа күрәдерме, Наилә белән Камилә дә бик борчымый кебек аны, бары тик авылга каныккан бандитлар өере белән канлы, хәлиткеч сугыш гаме, көрәшкә генә түгел, җиңүгә ымсыну хисе яшәтә, ахры.

    Гадел сакта торган арада, Зәкәрия карт, “окоп” читенә чүгәләп, черем итеп алды.

    Ләкин “фронт командующие”на озак юанырга туры килмәде, “часовой” аны сак кына төрткәли башлады:

    — Бабакай... Киләләр...

    Зәкәрия шушы хәбәрне көтеп кенә торган диярсең, яшьләрчә җәһәт кенә сикереп торып, гимнастерка чабуларын тарткалый башлады, изү төймәләрен эләктерде, пилоткасын рәтләде. Аннары “окоп” алдында яткан коралларын сыйпаштырып алды, шуннан соң гына карашларын “Поле чудес” ягына күчерде.

    Баштарак ул беркемне дә күрмәде. “Поле чудес”ның мәһабәт йортлары бөтен офыкны шыплап тутырып, томалап куйганнар иде. Шул мәлдә Зәкәрия картның зиһенен бер сукбай уй сызып үтте: “Бүгенге байлар йортларын ни өчен тау кадәр итеп салалар икән дисәм, әйе шул, күп бүлмәле, иркен, якты булсын өчен түгелдер, бүтәннәр алар янында үзләрен кечкенә итеп, мескен итеп, түбәнсетеп тойсыннар өчендер...”

    Әнә алар... Унлап егет, кулларындагы шешәләрдән сыра чөмерә-чөмерә, йөз кешелек шау-шу, ыгы-зыгы куптарып, авылга алып керә торган бердәнбер юл буенча киләләр иде.

    Бу гайре табигый күренештән Зәкәрия карт йөзен чытып куйды. Аннары яр читенә таянып калкынды да “фронт сызыгы”н күзәтә башлады.

    Карап торышка шундый ук адәм балалары — авыл малайларыннан берни белән дә аерылмыйлар. Ә кыланмышлары... Кыланмышларында адәми затларның әсәре дә юк. Барыбер алар да инсан нәселеннән, аларның да өйләрендә өзелеп көтеп торучы аналары бардыр, зур, җаваплы эшләрдә эшләүче аталары бардыр, сөйгән ярлары, дус-ишләре, яраткан шөгыльләре, укый торган китаплары, җырлый торган җырлары, хыяллары бардыр...

    Ә бәлки... болар өчен бер генә изге әйбер дә калмагандыр?..

    Шул вакыт каяндыр җир төпкеленнән, әллә күк катыннанмы, оныгы Камиләнең кайтаваз кебек кенә тавышы ишетелгәндәй булды. “Кызганма син аларны, — ди иде бу тавыш. — Алар мине төне буе интектереп, газаплап чыктылар, сафтин-саф тәнемне, ихластин-ихлас җанымны мәсхәрәләделәр... Алар яшәргә тиеш түгел, дәү әтием... Ходай эшли алмаганны үзең эшлә — дөмектер шуларны. Минем хакка дөмектер. Ялварып, ялынып сорыйм...”

    Зәкәрия, үзен-үзе белештермичә, җәһәт кенә револьверын алып, дошман ягына төбәп тә куйды. Ләкин шундук, кулы пешкәндәй, кире тартып алды, утлы коралын чирәмгә ташлады. Аннары, окоп төбенә тезләнеп, якында гына яткан чыбык сыныгын алды да очына ак кулъяулыгын бәйли башлады. Менә ул бәйләп бетерде, торып басты, кабат револьверын алды, аны баш очына күтәреп, һавага атып җибәрде. Шуннан соң гына, ак кулъяулык бәйләнгән чыбыкны болгап, окоп читенә менәргә талпына башлады. Бу кадәресенә түзеп торган Гадел аның янына йөгереп килеп тә җитте.

    — Китер, бабакай, үзем сөйләшергә барам. Сиңа ярамый...

    — Нишләп ярамасын?! Менә сиңа ярамый. Син бала гына әле. Бәласеннән баш-аяк...

    — Сиңа ярамый! — Малай олыларча үҗәт иде. — Син китсәң, “фронт” буш кала. Аннары... командирлар парламентер була алмый. Кинода күргәнем бар — дошман белән сөйләшергә гел аларның ярдәмчеләре йөри.

    — Анысы шулай... Курыкмыйсыңмы соң?

    — Ник куркыйм ди... Мин аларны болай да көн саен күреп торам. Нәрсә дип әйтергә соң?

    — Нәрсәме? — Зәкәрия карт кешелекләрен югалткан бу яшьләр өеренә ни-нәрсә әйтергә икәнен әлегә белеп бетерми иде. Мылтык аткан тавышка сискәнеп, юл очында туктап калган дошманга төбәлгән килеш, ниһаять, нәрсә әйтергә кирәклеген уйлап тапты.— Акбүрене фронтовик Зәкәрия Вәлиәхмәтов саклый, әйбәтлек белән кире үзләренең “Чудес”ларына кайтып китсеннәр. И бүтән монда күренмәсеннәр. Шулай дип әйт, Зәкәрия Вәлиәхмәтов тора, диген. Гвардия сержанты, диген... Аңладыңмы? Нәрсә сөйләргә онытмассыңмы? Яле, әйтеп кара!

    — Аңладым инде, бабакай, нәрсәсен кабатлап торырга аның... Вакыт та юк, әнә тегеләр бу таба килә башладылар... Тизрәк бир ак флагны, киттем...

    — Гадел балам, сак кылан, яме. Синең белән минем җаным да китә. — Җиргә тезләнеп, Зәкәрия карт малайның күзләренә тутырып карады. — Теге сугышта булса, мин сине үз отрядыма алыр идем, ей-богу, боец... Гадел...

    — Рядовой Гадел Исламов!

    — Рядовой Гадел Исламов...

    — Разрешите идти?

    — Разрешаю...

    — Есть!

    “Поле чудес” егетләре очына ак чүпрәк бәйләнгән таяк күтәреп килүче малайны сәерсенеп каршы алдылар. Шулай да килгән уңайга куып та җибәрмәделәр. Күренеп тора: Гадел сүзне сөйләшә белә. Ләкин килмешәк егетләрнең түземлеге чиксез-чамасыз түгел иде, ахры, алар берәм-берәм дә, парлап та малайга уктала башладылар. Кайсыдыр, кесәсеннән пистолет чыгарып, янап та куйды. Ниһаять, сүз алып барганы, атаманнарыдыр инде, Гаделне төрткәли башлады, бер-ике мәртәбә суккалап та алды. Гадел аңа игътибар да итмәгән кебек, авылга төбәп күрсәтә-күрсәтә, үз сүзен сөйләвендә булды.

    Ниһаять, ул кайту ягына борылды. Аның артыннан кемдер шаркылдап көлеп, кемдер сүгенеп, янап калды. Ә берсе, Гадел бераз китү белән, пистолетын алып, малай артыннан ата башлады. Гадел “Зәкәрия фронты”на таба йөгерергә тотынды.

    Бу хәлгә “фронт” битараф кала алмый иде инде. Зәкәрия карт револьверын төбәп атып җибәрде. Гадел артыннан атып калган егет, сул кулы белән уң янбашын тотып, сыгылып төште. Аның янына башкалар йөгереп килде. Яралы дусларын килгән юллары буенча “Поле чудес”ка таба алып та киттеләр. Үзләре, авыл ягына карап, йодрык күрсәтә-күрсәтә кычкырырга, янарга да онытмадылар...

    Бераздан авыл белән бистә арасында үлем тынлыгы урнашты.

    — Кайтып киттеләр... — Шунда Гадел үзенең исән икәнлеген сиздереп куйды.

    Карт, сискәнеп, малайга табан борылды, җәһәт кенә кузгалып, аның сипкелле йөзен күкрәгенә кысты, аркасыннан сөеп тәкрарлый башлады:

    — Сугыш әле башлана гына... Башлана гына... Башлана гына...

    Зәкәрия карт белә: яралы ерткыч хәтәррәк. Сугышның башы гына әле бу, фаҗигаләрнең башы гына...

    Чынлап та, ярты сәгатьләп вакыт үтәр-үтмәс, әллә кайлардан гына берәмтекләп тә, төркем-төркем дә “Поле чудес” капкасы янына ир-егетләр җыела башлады. Күбесенең кулында мылтык, обрез ише кораллар, тимер кисәкләре, күсәк тотканнар да бар...

    Менә алар, өч төркемгә бүленеп, иелә-бөгелә Зәкәрия белән Гадел тоткан “фронт сызыгы”на табан килә башладылар. Егермеләп булыр...

    — Егерме өч. — Гадел санап та өлгергән икән.

    Зәкәрия хәлнең мөшкел булуын аңлап алган иде инде. Аның ул кадәр патроны да юк. Ул чаклы патронны атасы да килми аның. Әнә берсен яралады да инде. Исән калса гына ярар иде. Акылга утырса, шул җитә. Юк, болар акылга утырырга охшамаганнар. Әнә бит ничек киләләр. Сугышта “СС” дивизиясе солдатлары гына шулай акырып-бакырып киләләр иде.

    Урталыктагы төркемне башы кырып алынган, киң җилкәле бер егет алып килә. Аның кычкырып команда бирүе аермачык ишетелеп тора.

    — Уратып алыгыз, уратып!.. Исән калдырмагыз, үзе казыган окобына тереләй күмегез!

    Зәкәрия карт, озаклап төбәп торды да курокка басты. Теге атаманга охшаганы, чалгы белән чапкандай, җиргә кыелып төште... Чәчрәп барып төшкән башлыкларын күреп, калганнар бермәлгә каушап, тукталып калдылар, әмма шундук, кем ятып, кем тезләнеп, тәртипсез рәвештә атарга керештеләр.

    Берничә пуля Зәкәрия картның колак очыннан гына сызгырып үтте. Ул моңа әллә ни игътибар итмәде. Ләкин, кызыксынуын баса алмыйча, үрелеп ялан ягына карарга маташкан Гаделне ярның төбенә үк төртеп төшерде.

    Атыш кызганнан-кыза барды. Зәкәрия карт, бөтен шартын китереп, позициясен алыштырды. Ике атып, тагын бер дошманны җиргә чүгәргә мәҗбүр итте. “Их, бер патрон әрәм китте”,— дип баш чайкап куйды.

    Сугышта һәрвакыт шулай: рух җиңә, кеше җиңелә. Егермеләп дошманга берүзе каршы тора алмаячагын белә Зәкәрия карт. Бу сугышның соңгы сугыш булуын аңлый. Шуңа да ул үзен тыныч тотты. Түшәктә ыңгыраша-ыңгыраша җан биргәнче, дошман белән көрәшеп башны салу — мең мәртәбә әйбәтрәк!..

    Кинәт кайдадыр якында гына — авылның уң як очында — мылтык аткан тавыш ишетелде. Зәкәрия карт шундук чамалап алды — авыл ягыннан аталар. Димәк, Акбүрене якларга тагын кемдер чыккан…

    — Ибраһим абзый бу, әйттем бит, ул да кушылачак, дип… Хәзер барып киләм.

    Гадел, тирән ярга ышыкланып, уң як күршедәге “фронт”ка китеп барды, Зәкәрия исә, атып, тагын бер әзмәверне җиргә кадалдырды.

    Ул арада сул якта да кемдер ата башлады. “Монысы Исмәгыйль булырга тиеш,— дип уйлап алды карт.— Аларның йортҗире шул якта... Молодец Гадел! Тыңлата алган бит, ышандыра алган!”

    Шул вакыт Зәкәрия картның култык астын нидер чәнчеп алды. Карт ыһ итеп куйды да тагын фронт гаменә бирелде, инде шактый якынаеп өлгергән дошманга соңгы патроннарын атты. Аннары кулына Гадел күтәреп килгән ау мылтыгын алды. Әмма берничә мәртәбә атуга, аяк астында җир убыла башлады; менә ул хәлсезләнеп “окоп” читенә чүгәләде, карашларын кызыл кабер балчыгына төбәп тынып калды.

    Юкка чыгып торган Гадел килеп җитмәсә, нишләр иде икән ул? Шулай япа-ялгызы чокыр төбендә җан очырган булыр иде, мөгаен. Янында Гаделнең кабат пәйда булуы Зәкәрия картка хәл кертеп җибәрде. Ул тырыша-тырмаша кабат торып басты, мылтыгына үрелде...

    Сулышын тигезли алмый торган Гадел “рапорт” бирергә ашыкты:

    — Бабакай... Иптәш... сержант... Рөхсәт... итегез...

    — Ниләр бар анда, балам? “Фронт” нишли, нык торамы? — Зәкәрия картның тавышы хәлсез иде.

    — “Фронт” үз урынында... иптәш сержант... Ибраһим... абзый белән Исмәгыйль абыйлар үз “окоп”ларында геройларча сугышалар. Бөтен авыл белә бу хакта. Озакламый халык сугышка кузгалачак. Хәзер ду килеп корал җыялар...

    — Менә монысы кирәкмәс иде. Күрәләтә ут эченә керү кирәкмәс. Безгә ярый — без фронтовиклар... Бар, кайтып әйт үзләренә, бу якта ялгыш та күренмәсеннәр...

    — Бабакай, ни сөйлисең син?! Патронсыз-нисез сугышып була димени? Менә Исмәгыйль абый ике патрон бирде, бүтән бирә алмыйм, диде...

    Гадел тагын каядыр китеп барды. Зәкәрия карт кабат үз урынына басты, ун-унбиш адым читтәрәк кенә мылтыгын төзәп булашкан таза гәүдәле, тулы битле, кысык күзле егеткә атып җибәрде. Атуын атты, әмма үзе дә, буынсыз булып, “окоп” төбенә шуып төшеп китте... Шулай һәр аткан саен аның хәләл каны, каны белән бергә яшәү көче дә кабат кайтмаслык булып чыгып бара иде...

    Гомердә булмаганча, Зәкәрия картның бик тә, бик тә яшисе килде. Бу соңгы сугыш аның карт, авыру тәнендә, арыган, талчыккан, гаҗизләнгән күңелендә шулкадәр көчле яшәү дәрте уяткан иде, дымлы,салкын чокыр төбендә канга батып утырган килеш, кызы Наилә, оныгы Камилә, шәһәрдә уллары белән узачак бәхетле гомерен күз алдына китерергә тырышты...

    Шул мәлдә вакыт тукталып калды һәм серле, сихри мәңгелек башланды... Ә мәңгелектә кеше гел бәхетле. Үлеп барган фронтовик карт бу минутта үзенең никадәр бәхетле булуын белми дә, тоймый да иде. Ул көрәштәшләре Ибраһим белән Исмәгыйльнең “Поле чудес” бандитлары тарафыннан атылып үтерелүләре хакында белмәве белән бәхетле иде. Авыл тыкрыкларының берсендә күзенә пуля кереп, канга батып яткан, соңрак дөм сукыр калачак Гадел хакында белмәве белән дә бәхетле иде ул. Шулай ук оныгы Камиләнең аңына килә алмыйча җан тәслим кылуын, кызы Наиләнең, акылыннан язып, тилеләр йортына җибәрелүен, анда санитарлар тарафыннан көчләнеп, өченче каттан ыргытылуын белмәве белән дә бик бәхетле иде. Меңьеллык Акбүренең, перспективасыз авыл дип, җир йөзеннән мәңгелеккә юк ителүен, халкының көчләп Яр-Чынлыдагы иске тулай торакларга күчерелүен, авыл урынына затлы коттеджлар төзелүен дә күрми, белми калды Зәкәрия карт. Ул шуның белән дә бәхетле иде...

    Эпилог

    Кайчандыр Акбүре авылы торган үр куенында бүген дә ике истәлекле урын бар. Икесе дә авылның чит-ят куллар кагыла алмый торган бердәнбер җирендә — иске зират эченә урнашкан. Аларның берсе — каберстандагы мәһабәт мәрмәр таш. Аның төн кебек кара йөзлегенә, чокып: “Татарның иң борынгы авылы” дип язылган. Шунда ук тагын язу: “Татар яугирләренең Явыз Иванга каршы соңгы сугышлары булган урын”.

    Икенче истәлек ташы фронтовик, гвардия сержанты Зәкәрия Вәлиәхмәтов истәлегенә, аның кабере өстенә куелган. Җыйнак кына ак таш. Язуы да бар: “Дошман белән алышта һәлак булган соңгы ветеран Вәлиәхмәтов Зәкәрия Мөхәммәтгали улы” диелгән.

    Бу кабергә еш кына өч ир кеше кайта. Аларның икесе — гүр иясенең үзенә бик охшаганнары — аңлашыладыр, мәрхүмнең үз уллары. Өченчесе — кара күзлек киеп, кулына озын таяк тотканы — кайчандыр шушы авылны яклап сугышка чыккан Гадел исемле малай булыр. Хәзер кем ул? Кайда? Ничек? Янына барып сорашасы килә. Әмма үтә дә җитди ул, хәтта усал да кебек... Бу начар түгел. Түгел! Әле усал булырга туры киләчәк. Әле күпме сугышлар булачак, күпме соңгы сугышлар!.. Батырлык, тәвәккәллек, үҗәтлек бик тә кирәк булачак татарга.

    Күзләр дисезме? Татарның маңгай күзе күптән сукыр инде. Ләкин аның күңел күзе маңгай күзләреннән дә әйбәтрәк күрә, әйбәтрәк тоя... Аның моңлы, гамьле булуы да шуннан килә, күрәсең...

    Бердәнбер көнне бу өч кешегә дүртенче берәү — ап-ак чәчле, шундый ук ак, куе мыеклы, зирәк, әмма моңсу карашлы карт килеп кушылды. Фронтовик. Ветеран. Герой. Түшендәге орден-медальләрнең исәбе-хисабы юк. Инде аңлашылгандыр, Зәкәрия Вәлиәхмәтовның фронтташ дусты Иван Соколик бу. Соңгы юлга чыгып китәр алдыннан, җан дусты белән саубуллашу өчен, кайчандыр күңел дәфтәренә язып куйган адресын табып, мең чакрым ара үтеп килгән. Килгән дә монда булган хәлләрне ишетеп таң калган. Аның күзләреннән туктаусыз яшь ага. Бу яшьтә күз яше буламыни, дисезме? Яшь түгел ул, җан ул, җан! Күз яше булып җаны суырылып ага аның, гомере ага...

    Менә ул, тирә-яктагыларны сискәндереп, кызу-кызу чишенә башлады. Плащын салды, шарфын чишеп элде... Ботак-чатаклы бармаклары белән нәкъ күкрәк өстендә балкып торган Алтын Йолдызны эзләп тапты, аны җәһәт кенә ычкындырып, Зәкәрия Вәлиәхмәтовны үз куенына алган чирәм җир йөзлегенә куйды. Һәм җан тавышы белән иң кирәкле сүзләрне әйтте:

    Прости меня, друг! Я хочу к тебе!

    2005

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх