• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ЭТ ЕЛЫ

    (Бәян)

    1

    Вахит, подъезддан чыгып барганда, ниндидер кара, йомшак төргәккә абынды. Тыштагы зәһәр суыктан качып, җылыга кергән урам эте булып чыкты ул. Бөгәрләнеп ишек төбендә яткан тере йомгак чыелдап сикереп торды да, бәрелә-сугыла, салкын пар бөркеп торган ярым ачык ишектән җан көченә тышка атылды…

    Кәефе юк иде Вахитның. Яңа елны каршы алганнан соң беренче көнне эшкә бару — тән һәм җан газабы гына булмыйча, тәмуг газаплары белән бердер. Мең-миллион мәртәбә сыналган фал бу.

    Шундук Вахитның хәтерендә кичәге мәҗлес яңарды. “Син өйләнмәгән, шуңа күрә синдә “хатын синдромы” юк”,— дип, Рәдиф дусты бөтен таныш-белешен аңа җыйган иде. Ике тәүлек буе ишеге ябылып тормады, өстәлдән аракы, закуска өзелмәде, кочактагы кызларның йөз-сурәтләре, альбом битләре ачылып ябылган кебек, туктаусыз алышынып торды… Барысы да бертөрле, бер йөзле… Шулар арасында берсе генә аерылып тора иде. Ул кыз кич буе Рәдифнең кочагында утырды. Нык кына төшереп алган Рәдиф аны күршесендәге егеткә димли башлагач, кискен генә торып, җилләнеп-тузынып чыгып китте. Шуннан соң бүтән күренмәде…

    Тагын нәрсәләр булды соң? Рәдифнең тосты хәтерендә калган. “Маймыл елын маймыл кыяфәтендә каршы алырга кушалар, белеп торыгыз! Маймыл булгач, маймыл булсын, маймыл елы өчен!” — дип кычкырган иде ул. “Маймыл тосты”ннан соң чынлап та Вахитка әллә нәрсә булды: дөнья терәүләре каядыр авыша башлады, аяк астында җир убылып китте, вакыт төшенчәсе үзенең мәгънәсен югалтты…

    Уянып, көчкә-көчкә күз кабакларын ачканда, Вахитның тирә-ягында беркем дә калмаган иде инде. Ул, өйдәге тәртипсезлекне күреп, йөзен чытып куйды да, торып, эшкә барырга җыена башлады. Төне буе җырлап, телевизордагы җырчының тавышы беткән, авызын ачкалап, мыскыллап тора кебек анысы да…

    Баш төзәтергә бер йотым аракы тапмаган Вахитка, үртәлеп: “Маймыл елы түгел, эт елы булды бу!” — дип, бөтен зәһәрен чыгарып сүгенәсе генә калды…

    Урамда кеше күп түгел. Әллә суыктан, әллә кичәге авыр тәэсирдән качарга тырышып, башларын якалары эченә яшергән шәүләләргә карап, Вахитның көләсе килде. Ләкин көлмәде, хәтта елмаймады да. Үзенең дә шундый кыяфәтттә булуын уйлап, йөзен тагын да эчкәрәк яшерде…

    Урам аша чыгып, якындагы паркка барып кергәч, Вахитның күңелендә үткән бәйрәм тойгысы кабат яңарды. Телисеңме–теләмисеңме, күзгә бәреп кереп тора бу тойгы. Кая карама шартлаткыч калдыклары, ылыс ботаклары, ялтыравык кәгазьләре белән күзләрне камаштырып ятучы шешәләр… Вахит, аларга игътибар итмәскә тырышып, кистереп кенә паркның аргы ягына ашыкты. Кистереп дигәч тә, үзләре генә белгән ис һәм хис буенча йөрүче этләр сукмагына кереп китте ул.

    Юкка керде. Вахит моны ун адымлап ара үткәч кенә аңлады. Белә иде бит ул урманда — бүре, урамда эт сукмагына керергә ярамаганлыгын!

    Вахитның күңеленә килеп кергән шом артыннан ук курку пәйда булды, курку исә этләрнең үзләрен чакырып китерде.

    Сукмакның ике як очында пәйда булып, үз биләмәләренә сораусыз кергән адәм затына ярсып өрә-өрә, томырылып чабып килүче бу бозау кадәрле этләрдән котылып, исән калып булмавы көн кебек ачык иде. Вахитның аң-зиһене томаланып китте, ләкин аңа кадәр: “Этләрдән таланып, шушында җан тәслим кылырмын микәнни?” — дип уйлап өлгерде әле ул.

    Аң-зиһене артыннан ук йөрәге тибүдән туктады, йөрәгеннән соң аяк буыннары көч-егәрлеген югалтты. Вахит, бу ике зәһәр ерткычка каршы тора алмаячагын сизенеп, терсәкләре белән йөзен каплады да эт йоннары белән укмашып каткан сукмак карына сузылып ятты…

    Ис-акылыннан язса да, йөрәге тибүдән туктаса да, Вахит үзе белән булачак фаҗигане күз алдына китерерлек хәлдә иде. Менә этләрнең берсе, алданрак килеп җиткәне, аның җилкәсенә тешләрен батырачак, як-якка тарткалый башлаячак. Икенчесе ботларына, җан җиренә ябышачак…

    “Их, өйләнеп, башлы-күзле булырга өлгермәдең, ичмасам,— дип, үзен-үзе битәрләде Вахит.— Кешечә яши дә алмадың. Авылда әнкәң ялгызы калды. Кайтып, хәлен дә белмәдең. “Яңа елга кайта алмассыңмы, балам, газга түләргә чыгарлык та хәлем юк”, — дип язган иде бит ул соңгы хатында… Күзгә генә зыян килмәсен. Җан тамыры гына шартлап өзелмәсен. Бугазга да якын җибәрергә ярамый. Калганы төзәлер… Хотя… Жәл… Пальто яңа иде; икенчесен алу өчен тагын ярты ел ипи белән суда утырырга туры киләчәк…

    Нишләп бер җире дә авыртмый соң әле аның? Нишләп беркем дә йолкымый, тешләми? Әллә?.. Әллә бер тешләүдә өзделәрме аның бугазын, җанын? Эһ тә итми, ахирәткә үк китеп бардымы? Көт тә тор! Ахирәтне әзерләп куйганнар ди сиңа? Кичә генә өч-дүрт кыз белән түшәк уртаклаш та… Алар үзләре теләп кергәннәр бит дип кенә акланып булмый анда… Үз башың, үз күтең кайда? Кешенекен тикшергән буласың… Аннары… ишек төбендәге мескен этне тибеп очырдың… Әллә ул рәнҗемәгән, каргамаган дисеңме? Бәлки әле, бу әзмәвердәй этләр шул кечкенә җан иясенең каргышы булып чабып килгәннәрдер?”

    Вахитның җаны урыныннан купкан, ә ул үзе барысына, хәтта үлемгә дә әзерләнеп беткән иде. Вакыт туктаган урында мәңгелек башлана, диләр бит. Вахит өчен вакыт туктады. Ләкин үлем килмәде дә килмәде. Вахит инде өч мәртәбә үлеп терелде, дөньяның һәр аһәңен Әҗәл тавышына охшатып, тетрәнеп ятты. Үлем генә түгел, этләр үзләре дә юкка чыктылар. Тирә-якны үлем тынлыгы басты… тынлыгы бар, үлеме генә юк…

    Вахит тагын бераз капланып түзеп ятты да, терсәкләрен, учларын бушатып, дөньяга колакларын ачты.

    Исән… Галәм тавышларын ишетә икән, димәк исән… Кайдадыр кар шыгырдый, кайдадыр кош очып үтте, куак ботаклары шыбырдашты… Якын-тирәдә этләрнең барлыгы-юклыгы да сизелми. Тукта, нәрсә бу? Дөнья тавышларына охшамаган авазлар ишетә түгелме? Кайтаваз кебек кенә, бакча һавасында ниндидер ягымлы, серле тавышлар тибрәнеп тора…

    — Мин сине югалттым… Мин сине сагындым…

    — Мин дә югалттым… Мин дә сагындым…

    — Син кайда йөрдең соң?

    — Шәһәрнең аргы башына барган идем, ошамады, безнең бакча әйбәтрәк…

    — Моннан соң бервакытта да алай эшләмә, яме, ташлама мине… Кичә төнлә куркып үлә яздым. Таңга кадәр шарт та шорт атып чыктылар. Төтен исенә буылып үлә яздым, җитмәсә, шешә атып, янбашымны авырттырдылар…

    — Әйдә бүтән бер дә аерылышмыйбыз…

    — Әйдә…

    Вахитка кызык булып китте. Шундук башын калкытты. Гаҗәеп хәл: тирә-якта беркем дә юк иде. Урамга барып тоташа торган сукмак башында гына ике эт бер-берсен иснәшеп, назлашып уйныйлар. Койрыкларын тырпайтып, алгы аякларын күтәреп, карда ава-түнә уйнап йөргән бу этләрне Вахит шундук танып алды. Менә нәрсәдә икән хикмәт — алар бит бер-берсен сагынышып шулай томырылып чапканнар. Туктале, алайса кем сөйләшә соң монда?

    Вахит сикереп торып утырганын сизми дә калды, шул утырган килеш, тагын бер мәртәбә бакчаны сөзеп карап чыкты. Аннары, башын як-якка чайкап, шушы берничә минут эчендә башына ишелеп төшкән авыр шаукымнан котылырга теләде… Котыла алмады. Баягы сәер тавышлар аның зиһенен һаман иләсләндереп тора иде.

    — Әйдә минем белән, кичә мин тәмле калҗа таптым; синең өчен яшереп куйдым.

    — Рәхмәт… Минем инде ике көн тамагыма бер сынык сөяк капканым юк…

    — Кешеләр — чыршыга гыйбадәт кылып, олы туй үткәрүчеләр бит, сиңа бәйрәм өстәленнән берни дә эләкмәдемени?

    — Юк шул. Мин йөргән урамда кешеләр өелеп сугыштылар. Чыршы туе түгел, кан туе булды анда. Шуңа да кире кайттым…

    Шул исәнгерәгән килеш эшенә барып җиткән Вахитны кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган белдерү көтә иде. Анда бәйрәмнәргә тагын ике көн өстәлүе, дөресрәге, бу көннәрнең ял көннәренә күчүе хакында хәбәр ителгән иде.

    Вахит сүгенә-сүгенә кире кайтып китте. Ләкин бу юлы бакчаны урап узарга, ул шаукымлы җирдән ераграк йөрергә булды. Яшәгән йорты ике-өч урам аша гына булса да, аякларын көчкә сөйрәп, автобус тукталышына килеп басты.

    Сәер көн бүген — урамда беркем дә юк. Дөресрәге, кеше заты юк. Ниндидер хәрәкәткә күзе ияреп китсә, карашлары шундук урамда иснәнеп йөрүче этләргә барып төртелә. “Карале, Яңа елдан соң урамнарга иң элек этләр чыга икән… Иртәннән башлап этләр белән үтте гомере… Нәрсә инде бу? Чынлап та, “этләр елы”на берәр ишарәме әллә? Быел да юньле тормыш булмас микәнни?..”

    Вахит, чабу астыннан суык үтеп керә башлавын сизенеп, сикергәләргә, кулларын болгарга кереште. Үзе ара-тирә, башын якасыннан чыгармыйча гына бер якка янтаеп, күккә карап ала. Ә бит көн кояшлы! Яз кояшы түгел түгелен. Әмма кояш бар. Аяз яктысы, хәтта күзләрне чагылдырырлык нурлары бар. “Эт кояшы” диләр андый кояшны халыкта. Тфү! Теленә тагын этләр килеп керде, нинди галәмәт инде бу!

    — Юкка көтәсең, әле яңарак кына китте.

    — Шулаймы? — Вахит, тавыш иясенә җавап бирү өчен артына борылды. Нәрсә бу? Тукталышта бүтән бер кеше мазар да күренмәде. Колагына гына ишетеләме? Бәйрәм махмыры күңелне буташтырамы? Шулайдыр… Яңа ел мәҗлесләренең исерек томаны чыгып бетмәгән, күрәсең…

    — Кайта торсаң да була, шактый көтәргә туры киләчәк.

    Шул ук тавыш. Тавыш бар, кешесе юк. Акылга җиңеләюнең башы шушыдыр инде…

    Вахит ары бәрелде, бире сугылды, тукталыш будкасын җентекләп карап чыкты, әмма эскәмия астында посып утырган йөнтәс, кара эттән башка беркемне дә күрмәде.

    — Син сөйләшмисеңдер бит?

    — Мин сөйләшәм…

    Вахит артына егылып китә язды. Әллә суыктан, әллә куркудан калтыранып утырган шушы кечкенә урам эте кеше теле белән сөйләшсен әле! Үзе, кыенсынган кебек, башын аска игән дә, күз караларын гына өскә тәгәрәтеп, адәм карашлары белән карап тора!

    Изгелеккә дәлил кирәкми. Әллә бер илаһи ым, ишарәме бу? Изге ишарә… Ходай үз ихтыярын балалар аша, хәтта җәнлекләр аша белдерә, ди бит… Юктыр, бер дә изге фалга охшамаган бу җан иясе. Үзе котсыз, үзе… кара! Ә менә шайтан коткысы булырга мөмкин…

    Тәмам акылдан язганчы, Вахит сөйләшүне кулайрак күрде. Сөйләшү, аңлашу аша гына күңелне исән-имин саклап калып булачак. Ул моңа төшенеп өлгергән иде инде.

    — Син кем?

    — Кем булсын, эт…

    Карале, бу чынлап та сөйләшә бит! Тик… кешеләр кебек авызын ачып сөйләшми, күңеле, җан-рухы белән генә сөйләшә, аралаша… Әллә?.. Күңеле белән генә түгел, күз карашлары белән сөйләшәме? Авылда әйтәләр иде бит: рухлар авыз ачып сөйләшмиләр, күзләре белән генә сөйләшәләр, диләр иде. Рухларның кара этләр кыяфәтенә кереп йөргәнен дә белә Вахит, бик белә…

    — Эт икәнеңне күреп торам. Каян килдең, дим?

    — Без таныш инде. Иртән очрашкан идек, хәтерлисеңме?

    — Хәтерлим… Син идеңмени ул?.. Кичер, брат, кәеф юк чак иде. Аннары… мин сине күрмәдем бит… Кичә ныграк бәйрәм ителгән…

    — Мин сиңа ачуланмыйм…

    — Ачулансаң да була… Матур килеп чыкмады…. — Вахитка иртәнге хәлләр өчен бик кыен иде. Ул гомерендә беренче мәртәбә үзеннән-үзе оялып куйды…

    — Аңлыйм мин сине. Син бит кеше, ә мин — эт кенә…

    — Шулай да син кем? Эт кенә түгел, монысы хак. Безнең телне каян беләсең? Хикмәт кемдә — синдәме, миндәме?

    — Серме? Үзеңдә… Ул серне син үзең төшенергә тиеш. Бүтән берни дә әйтә алмыйм.

    — Ну бит син сөйләшәсең!

    — Юк, син ишетәсең!

    — Мин берни дә аңламыйм.

    — Нәрсәсен аңламыйсың инде? Әйттем бит: хикмәт үзеңдә, этләрне ишетә, аңлый белүеңдә…

    — Сез дә кешеләр кебек уйлыйсызмыни?

    — Һәр тереклек иясендә уй бар.

    — Димәк, аң бар. Зиһен бар.

    — Аң бар, әйе, Тик сез моны танырга теләмисез.

    — Ну бит… Павлов нәрсә ди…

    — Әйе, рефлекс, ди… Терекленең асылын рефлекска сылтап аңлатасыз… Ә Дөнья белән идарә итүче, аны оештырып, тәртипкә салып торучы Аңны кая куясың? Дөньяның үз җанвары бар, беләсең килсә…

    — Ә? Үз җанвары?

    — Әйе. Бөтен тереклек шул җанвардан туган. Кешеләр дә…

    — Кешеләр дә?

    — Әгәр алай булмаса, сез җанварларга табынып яшәмәс идегез. Алар белән ант итмәс идегез…

    — Син безнең ак барсны әйтәсеңме?

    — Ак барсны да әйтәм.

    — Ул бит эт түгел!

    — Эт. Ул да эт. Борынгы төркиләр аңа кыргый эт буларак табынганнар. Фарсыларда аны әле дә кыргый эт дип йөртәләр. Алар хәтта үз исемнәрен дә шушы барстан алганнар…

    — Алайса, Аллаһы Тәгаләне кая куясың? Дөнья җанвары белән ничек килешә ул?

    — Алла — биектә, аң һәм зиһен җитмәслек урында. Ә Дөнья җанвары безнең янда. Ул Аллаһының эте кебек. Аллаһы нәрсә кушса — шуны эшли.

    — Димәк, ул — Аллаһы Тәгаләнең ихтыяры?

    — Әйе. Ихтыяры, куллары, күзләре…

    — Син боларның барысын да каян беләсең? Син бит эт кенә, урам эте…

    Вахит үзенең тагын кешелегенә кайтырга, кешеләргә хас булганча, тәкәбберләнә баруына төшенеп, кинәт туктап калды. Этнең күзләренә тутырып, хәтта үтенеп, ялварып карады.

    — Гафу… теләп әйтмәдем…

    Ә эт аның тәкәбберлегенә игътибар да итмәгән булып чыкты.

    — Каянмы? И сез, кешеләр… Күңелегез тар сезнең, карашыгыз тар. Дөньягыз тар. Тар булмаса, уйлап карар идегез: җир йөзендәге бөтен тереклек сездән алдарак барлыкка килгән. Димәк, ул сезгә караганда күбрәк күргән…

    — Акыллырак димәкче буласыңмы?

    — Акыллырак та. Ә син… урам эте, дисең…

    — Әйттем бит инде, гафу, дидем. Тагын бер тапкыр гафу… Бөтен кешеләр өчен, кешелек өчен гафу…

    — Ярый, гафу иттем дип уйла…

    — Рәхмәт…

    Вахит, ниндидер шау-шу ишетеп, айнып киткәндәй булды, тирә-ягына күз салды. Автобус килергә вакыт җиткәндер — тукталышка шактый кеше җыелып өлгергән. Урам эте белән сөйләшеп торучы ир кеше бик сәер тоелгандыр шул — тукталышның Вахит басып торган өлеше бөтенләй буш иде.

    — Синең торыр урының юкмы?

    — Минем өем — урам.

    — Әйдә минем белән яшә.

    — Юк, син минем белән аралашырга әзер түгел әле.

    — Гафу үтендем бит инде. Тагын ни кирәк?!

    — Әйттем бит, әзер түгел дип… Вакыты җиткәч сөйләшербез… Ә хәзер бар, үз юлыңда бул, автобусың килә…

    Вахит өенә чак-чак кайтып егылды, бер тәүлеккә якын баш калкытмыйча йоклады.

    Торып, өен җыештырырга кереште. Кичә булган хәлләр белән бәйле уйлары зиһен капкачын төртеп торса да, Вахит бирешмәде, вак-төяк уйларын күңеленә якын алмыйча гына, фатирын тәртипкә китерде, аннары, уттан качкандай кабаланып, Рәдиф янына чыгып китте. Аңа Яңа ел бәйрәменнән соң күргән, кичергән сәер хәлләр хакында берсен дә калдырмыйча, бөртекләп сөйләп бирде.

    Тегесе аптырамады.

    — Ныграк җибәргәнсең, малай. Маймыл елы дигәч тә… Чистый эт булганчы эчкәнбез түлке… Этләр белән сөйләшеп йөрүең дә шуннан гына…— дип, уен сүз белән җавап кайтарды.

    2

    Яңа ел бәйрәменә өстәлгән ике көн бик тиз үтеп китте. Вахит та элеккеге тормышының эзенә бик тиз төште. Телефоннан дуслары белән сөйләшеп чыкты.

    Бәйрәм алдыннан гына үпкәләшкән Зөлфиясе сүз озайтып тормады, турысын әйтте дә салды:

    — Мин Яңа елны икенче кеше белән каршыладым,— диде.

    — Мин дә…— дип, чак-чак әйтеп өлгерде Вахит.

    Шуның белән ике яшь йөрәк арасында төенләнә башлаган язмыш җебе өзелде. Арада олы мәхәббәт булмагач, аерылышу да йөрәккә әллә ни авырлык китерми икән. Кыен, әлбәттә. Әмма чарасызлык, бәхетсезлек үзе юк, аның тойгысы гына бар…

    Эшкә чыгып китәр алдыннан Вахит озак кына көзгегә карап торды. Кыл кебек кара чәчләр, күксел-зәңгәр күзләр, озынча яңаклар һәм киң, итләч борын — боларның барысы да үзенеке түгел кебек… Шулчак: “Үткән тормышымда әллә чынлап та эт булдым микән? — дигән уй сызып үтте Вахитның Яңа елдан соң тернәкләнә башлаган зиһенен. — Кешенең җаны үлми, бары тик бүтән тереклек ияләренә генә күчә, ди бит…”

    Тагын теге сәер, хәтта күңелләрне өшетерлек шомлы хәлләр исенә килеп төште. Иң мөһиме, боларның төш кенә булмаганлыгын төгәл белә Вахит. Димәк, белая горячка. Алай дисәң, бакчадагы этләрне күргәнче берни дә юк иде. Сукмак буенда коты ботына төшеп, үләргә җыенып ятканда, әллә нәрсә булды аңа…

    Вахит, тагын ниндидер шаукымга бирелә башлавын сизенеп, тизрәк чыгып китәргә ашыкты. Бу юлы ул подъезд төбеннән сакланып, каранып үтте. Тагын теге кара эт килеп чыгып, аяк астында буталып калмасын… Юк, таныш эт күренмәде. Вахитка бераз ямансу булып китте. Күңелендә яралып килүче яңа хис-тойгылардан ул хәтта сискәнеп куйды. Аның бу серле, серле генә түгел, сихерле кара этне бик тә, бик тә күрәсе килә иде!

    Бүген урамда кеше күп. Вахитның юлы күрше подъездда торучы малай белән янәшә туры килде. Гадел исемле бу малай, әнисенә ияреп, мәктәпкә барырга чыккан. Үзе чаклы сумкасы шулкадәр авыр, күрәсең, ул алга табан түгел, артка табан бөкрәеп бара… Ләкин һич зарланмый, үзалдына нидер сөйләнеп, көйләп бара-бара да кинәт туктап уйланып тора, аннары тагын әнисе артыннан йөгерә.

    Вахит тукталыш ягына борылды, Гаделләр исә, башкаларга кушылып, мәктәпкә кереп киттеләр. Әмма ерак китә алмады Вахит, зәһәр тиргәш, каргыш тавышлары ишетеп, артына борылып карады.

    — Эттән туган нәрсә! Нишләдең син? Кичә генә юып кидерттем бит! Күрсәтермен мин сиңа күрмәгәнеңне, кайт кына әле, эт җан!..

    Мәктәп юлында тау кадәр портфеле-ние белән сузылып яткан малаен торгызып булашучы хатын Вахитның күзенә иң усал, иң явыз җен-пәриләрнең берсе булып күренде. Үз-үзенә аптырап бетә алмады: мондый әйберләргә һич игътибар итми иде ләса, нишләп күңеле шулкадәр нечкәреп китте соң әле аның?..

    Тукталышта кеше күп. Йөзләрдә бәйрәм чалымнары калмаган, һәркем җитди, хәтта борчулы, гамьле. Вахит, үз күңелендәге тойгыдан котыла алмыйча, җаен табып, тукталыш будкасын урап-әйләнеп чыкты. Кем белә, бәлки, аның таныш эте шушы тирәдә йөридер?..

    Юк, күренмәде… Нишләп күренмәсен, әнә бит ул җылылык трассасы буендагы тимер капкач өстендә йомарланып ята, башын алгы аяклары өстенә куйган килеш, күзләрен йөгертеп, Вахитны күзәтә…

    Бу юлы беренче булып Вахит үзе эндәште. Чөнки ул белә: бәйрәмнән соң булган ялгышулар, саташулар күптән инде үтеп киттеләр, кешеләр — үз урыннарын, этләр үз урыннарын алып, элеккечә яши башладылар. Табигатьнең кануннары, Ходай Тәгаләнең язганнары шундый. Беркем дә үпкәләргә тиеш түгел…

    — Сәлам, дускай… Син ачтыр инде, ә? Менә сиңа бераз ипи, колбаса калдырам. Кич кайтканда тагын карарбыз…

    Вахит, сумкасын ачып, көндезге чәйгә дип салынган икмәк, колбаса, сыр телемнәрен алып, эт яткан җылымса таба читенә куйды. Бүтән сөйләшеп торырга вакыты юк иде, ул үзен-үзе белештермичә, күктән төшкән кебек кенә килеп туктаган автобуска табан укталды.

    — Рәхмәт…

    Стартта алгарак омтылып, үрә катып торучы спортчылар кебек йөгерергә әзерләнгән хәлендә тораташ кебек катып калган Вахит бу мәлдә бер шашып көләрлек, бер акырып еларлык хәлдә иде.

    “Нәрсә-ә-ә? Тагын сөйләшә бит бу эт кисәге? Рәхмәт әйтә… Тилерүем чын булды микәнни?..”

    Вахит, кырт борылып, кабат эт янына килде.

    — Әле генә син дәштеңме? Син рәхмәт әйттеңме?

    — Мин…

    — Бәй, син һаман сөйләшәсеңмени?

    — Автобусың китә.

    — Китсен лә! Җәһәннәмгә олакмыймы шунда!

    — Каргышлы сүз сөйләмә! Үзеңә кире кайтыр…

    — Туктале, син каян шундый акыллы соң әле, каян шулай сөйләшәсең? Син кем? Ник мине саташтырасың? Ник юлыма чыгасың?

    — Мин сине чакырмадым. Кызгансаң, ризыгыңны кире ал…

    Эт башын икенче якка борып ятты, күзләрен йомды. Вахитка кинәт әллә нәрсә булды. Шул күзләр белән бергә, әле ачыла гына башлаган олы, серле, хәтта изге бер дөнья ябылган, йомылган кебек тоелды. Һәм ул, үзен-үзе белештермичә, этнең каршына ук килеп тезләнде.

    — Йә инде, ачуланма. Мине дә аңла. Мин бит кеше. Кеше! Табигатьнең иң акыллы заты! Һәм менә син… Бу минем акылыма сыешалмый, күңелемне тиле-миле итә…

    — Сезнең, кешеләрнең, зиһен офыклары да, күңел дөньялары да томаланып беткән; сез табигать тоемыннан мәхрүм калгансыз, шуңа шулай ул…

    Этнең күзләре генә сөйләшә иде. Бу күпмедер тынычландыра. Чөнки күңел тоемы, күңел багланышлары — илаһи, изге нәрсә; ул адәм балаларына нинди генә халәттә дә акылларын җуярга ирек бирми…

    …Кичке якта алар кайтыр юл чатындагы таныш тукталышта тагын очраштылар. Бу юлы җәяү генә кайттылар. Вахит хәзер ул чаклы шикләнми, адәми затлар белән аралашкан кебек, тыныч кына сөйләшеп бара.

    — Син нинди җан иясе? Каян килдең? Кайсы дөньядан?

    — Шәһәр читендәге авылдан мин. Минем дә хуҗам бар иде. Урамдаш этләрем бар иде. Балаларым бар иде…

    — Балаларың? Син әни этмени? Кайда соң алар?

    — Хуҗам аларны, күзләре ачылмаган килеш, дуңгызларга ашатты… Шуңа киттем дә инде мин аңардан…

    — Кызганыч… Хәзер хуҗаң юкмы?

    — Урам минем хуҗам. Алырга теләүчеләр бар иде. Мин бит начар эт түгел, кешеләр моны сизәләр… Үзем иярмәдем. Сезгә этләрне рәнҗетү берни тормый. Ышанып бетмим мин адәм балаларына… Элекке хуҗам да әйбәт кеше иде, әнә ничек килеп чыкты…

    — Аңлыйм мин сине… Мин үзем дә кайчакта кешеләрне күрә алмаслык хәлгә киләм. Хәтта үз-үземне күрә алмаган чаклар да була…

    Ниһаять, Вахит күптән күңелен борчып-бимазалап торган сорауны бирергә булды. Чөнки бу этнең изге бер фал, Ходай Тәгалә ишарәсе булуына тәмам ышанып җиткән иде ул.

    — Ә нигә мин сине ишетәм? Шуны әйтә аласыңмы? Бу бит юкка түгел, шулаймы?

    — Юкка түгел. Әмма баш җитмәслек хәл дә түгел бу. Табигатьнең саф, ихлас, вакытында бөтен тереклек, җан ияләре дә үзара аралашып, бер-берсенә ияләшеп, ярдәм итешеп яшәгәннәр. Ул вакытта “тереклек теле” дигән тел булган. Тора-бара бу тел онытыла башлаган, табигать ияләре арасында дошманлык арткан, ә кеше үзен бөтен тереклектән, бөтен җанварлардан өстен куя башлаган… Ә бит җанвар сүзе үк, “җан бар” дип искәртеп тора; кеше шул хакта уйланырга да вакыт таба алмый хәтта… Менә сиңа шул тел кайтты. Күп дәверләрдән соң кайтты… Бу —табигать бүләге, илаһи затлар бүләге. Шул ук вакытта искәртү, сынау да. Мин шулай аңлыйм…

    — Ни өчен — сынау?

    — Бу тел җан очып чыгам, очып чыгам дип торганда гына кайта ала. Димәк, син шушы чиктән үтә язып калгансың…

    — Аңлашылды… Димәк, бакчадагы теге этләр дә сөйләшеп уйнап йөргәннәр, ә мин аларны ишеткәнмен? Алайса… мин сине генә түгел, бөтен этләрне дә ишетә алам?

    — Этләрне генә түгел, бөтен тереклек дөньясы сиңа ачык.

    — Алай булгач, мин ник моңа кадәр синнән башка беркемне дә ишетмәдем соң?

    — Ишетергә теләмәгәнгә ишетмәгәнсең, теләсәң — ишетер идең…

    Вахит зиһен борылмаларына килеп өелгән уйлардан тагын кызыша башлады, уй чоңгылларының тагын да тирәнрәгенә таеп төшеп китмәс өчен, ул гадәти тормышка кайтырга булды…

    — Әйдә минем белән яшә. Мин дә ялгыз, син дә… Тамагың тук, яткан урының йомшак, җылы булыр…

    — Юк, без бергә яши алмаячакбыз.

    — Нигә? Ни өчен?

    — Без бергә яшәсәк, син акылдан шашачаксың.

    — Нигә алай дисең?

    — Син тереклек гаменә, дөнья фәлсәфәсенә әзер түгел. Беркөнне килеп, зиһенең дә, күңелең дә дөнья авырлыгын кабул итүдән баш тартачак. Һәм син акылыңнан язачаксың…

    Алар шулай аерылыштылар, бергә яшәмәсәләр дә, көн саен диярлек очрашып, сүз алышып, аралашып йөрделәр. Бөтен нәрсәгә дә бер күнегәсең икән. Бер нәрсәгә генә күнегеп бетә алмады Вахит: бу таныш этнең күзләрендә адәм карашлары бар кебек. Шул карашлар аның күңелен шомландырып, өшетеп торалар, ә уй-ниятләренә, хыялларына моңарчы таныш булмаган мәгънәләр бирәләр иде.

    3

    Вахитның тормышы тагын көйләнеп китте. Фәнни-тикшеренү институтында эш авыр түгел. Вакытында барып, вакытында кайтып китсәң, шул җитә. Статистика фәненә мохтаҗлык күбәйгән саен, Вахитларга да заказлар ешрак килә. Читтән дә эш эләгә. Анысы өстәмә табыш дигән сүз. Вахит үз эшендә иң алдынгылардан санала, шуңа күрә аны бик еш студентлар, укучылар алдында, хәтта гади халык каршында чыгыш ясарга чакыралар. Бөтенесе дә Рәдиф аша эшләнә. Рәдиф эш урыны таба, Вахит лекцияләр укып кайта, акчасын урталай бүләләр. Заманча һәм кулай, иң мөһиме, икесенә дә файдага…

    Туры килүен әйт: беркөнне Вахитны “Эт асраучылар җәмгыяте”нә лекция укырга чакырдылар.

    Рәдиф:

    — Малай, мин сиңа төшемле эш таптым, әйдә, ике сәгать чатнатып укып кайт та айлык эш хакыңны кесәңә салып куй! Әзерләнергә бер тәүлек! — дип килеп әйткәч, Вахит керфек тә какмыйча риза булды; бер көн, бер төн этләр хакындагы саннар белән танышып утырды. Бигрәк тә бер нәрсәгә исе-акылы китте аның. Тикшеренүләргә караганда, җир йөзендә бер кешегә бер эт туры килә икән! Күп тә түгел, аз да түгел: һәр кешегә бер эт. Һәр эткә бер кеше. Сәер бу... Дөрес, әмма сәер... Әллә?.. Кешеләрнең җаны этләр булып яши микән? Бу кадәр тәңгәл килмәсләр иде… Шулайдыр…

    Вахит инде үзенең этен тапты. Һәр кеше үзенең этен тапсын иде дә… Дөньяда гуманлылык мәсьәләсе шундук хәл ителер иде. Кешеләр янәшәсендә, аларның җан дусты, намусы булып, тугрылыкка ишарә булып, бәлки… гыйбрәт булып яшәсеннәр иде бу тереклек ияләре. Ә бит элеккеге йолалар шулкадәр акыллы булганнар, безгә аларга кадәр ай-һай ерак әле... Әле кайчан гына бәхете ишелеп килгән кешегә: “Бүресе улый” яисә... “Эте улый”, — дигәннәр. Эт улаганда сәфәргә чыккан кешенең юлын әйбәткә юраганнар... Ә хәзер ничек? “Этләнеп яшибез”, — дип зарланабыз. “Эттән туган!” — дип сүгәбез. “Ак эт бәласе кара эткә”, — дигән фәлсәфә белән үз-үзебезне тынычландырабыз…

    Вахит, һичшиксез, боларның барысы хакында да үзенең тыңлаучыларына сөйләячәк.

    Гыйбрәтле саннар, җанга төшә торган фактлар күп икән… Һәр туган көчекнең икенчесе үлә, әйе-әйе, тууына ук үлә; кеше асрамасындагы һәр ике этнең берсе югала яисә куып чыгарыла; һәр өч этнең икесе үз үлеме белән үлми; җәй көннәрендә дачаларда кулга ияләштерелгән ун этнең тугызы урман, юл, елга буйларында ташлап калдырыла…

    Дүрт тал агач төбендә

    Кәкре кое сиртмәсе,—

    дип, табышмаклар әйткән халык кая киткән соң? Асрау этләр күбәя барган саен, аларның кадерләре азайган заманда яшибез икән бит…

    “Эт асраучылар җәмгыяте”нә барганчы, Вахит этен Җанбар дип, Җанвар түгел, нәкъ менә Җанбар дип йөртә башлаган иде. Алар инде күптән бергә, иртән дә, кич тә очрашып торалар,үзара сөйләшеп, гәпләшеп йөриләр. Урамда көн күрсә дә, Җанвар Вахитта еш кунак була, озаграк күрешми торса, Вахит аны каян эзләргә икәнен белә…

    Ләкин бу юлы тиз генә таба алмады ул үзенең дустын. Юлда очраган этләрдән дә сорап карады.

    — Юк, күрмәдек. Ул хәзер Акколак белән йөри, — диделәр.

    Хәзер шул гадәтенә керде: берәр эт, мәче яисә кош-мазар күрсә, Вахит сөйләшеп калырга тырыша. Беренчедән, бу кызык. Моңа кадәр беркем кагылмаган табигать серенә, яшәеш серенә кагыла ала бит ул. Ул бит, бөтен кешелектән бер вәкил булып, киек җаннар белән сөйләшә ала! Һичшиксез, бу иҗади миссияне әйбәт итеп, җиренә җиткереп үтәп чыгарга тырышачак ул.

    Әнә миләш куагында бер песнәк утыра. Нигә сөйләшеп карамаска?

    — Исәнме, песнәк?

    — Исәнме… — Кошның чырылдык тавышында борчу бар иде.

    — Нигә борчылдың? Ни булды?

    — Борчылырсың да, ике айдан урманга бала чыгарырга китәбез, ә минем парымны суык бәрде.

    — Икенче бер песнәк юкмыни?

    — Без елга бер генә парлашабыз шул.

    — Аңлыйм. Шундый ук, парын югалткан берәр кош очрар әле, борчылма.

    — Рәхмәт, адәм баласы, әйбәт сүзеңә рәхмәт.

    — Ә ни өчен урманга китәсез? Калыгыз. Сез бит кыш буе кешеләр янында яшисез.

    — Әйе, без март аенда урманга бала чыгарырга китәбез. Салкын көздә генә кайтабыз. Без бит элек-электән урманда яшәгәнбез. Аннары кешеләр янына ияләшкәнбез. Хәзер, электәгечә, безне урман ныграк тарта. Кешеләрдә игелек, миһербанлылык азайды. Күп песнәкләр кышка да урманда калалар хәзер.

    …Ә менә бу мәче шат. Подъезд төбенә чыгып утырган да һәр үткән кешегә елмаеп, аны сәламләп кала. Кешеләр ишетми, ә Вахит ишетә!

    — Минем хуҗам бар, беләсезме, хуҗам бар!

    — Ник ул кадәр шатланасың, элек юк идемени!

    — Элек мин идән астында, балчык базда яшәдем. Хәзер минем өем — җылы фатир.

    — Котлыйм, дускай. Ә син бу тирәдә чем-кара эт белән ак колаклы этнең парлашып киткәнен күрмәдеңме?

    — Күрдем. Алар бик бәхетле иделәр. Ә-ә-әнә теге өйләр артында булырга тиешләр.

    — Рәхмәт, моннан соң хуҗаңны югалтма, фатирыңны да ташлама, яме…

    …Эт кояшында иркәләнеп утыручы ул ике этне Вахит шундук күреп алды. “Эт кояшы” дидеме? Үзе кояшлы, аяз, үзе салкын көнне кешеләр шулай диләр. Нигә икән? Дөреслек бармы монда?

    Бер кояшка, бер этләргә карый Вахит. Алар разый, алар бәхетле! Димәк, “эт кояшы” дигән сүз дөрес!

    Җанбар шундук Вахит янына йөгереп килде, Акколак, горурлыгын саклап, озын, ак колакларын кояшка тырпайтып, урынында калды.

    — Сәлам, дускай!

    — Исәнме… Каян килеп чыктың монда, син бит бу якларда йөрмисең?

    — Сине эзләп килдем.

    — Мине? Ә нигә?

    — Болай гына, күрәсем килде. Сине бәхетле диделәр, дөресме?

    — Дөрес, язга минем балаларым булачак. Алар Акколакка охшаячак.

    — Матур булачаклар икән. Дускай, әйдә болай итәбез, син балаларыңны миндә тап, алар аякка басканчы, кеше булганчы миндә яшә, ә?

    — Рәхмәт. Тик бу миннән генә тормый. Акколак нәрсә әйтә бит әле. Шулай да, нигә эзләдең мине?

    — Болай гына… Болай гына эзләргә ярамыймыни? Сагынырга, юксынырга ярамыймы?

    — Миңа моны аңлау кыен. Барыбер рәхмәт.

    — Әле безгә бик күп нәрсәне аңлау кыен булачак, бик күп нәрсәгә өр-яңадан өйрәнергә туры киләчәк, Җанбар дус…

    …Вахитның лекциясе уңыш казанды. Бигрәк тә бер сорау зур кызыксыну уятты. Ике сәгать буе тыныч кына тыңлап утырган бер егет, кулын күтәреп:

    — Сез этләр белән аңлаша белгән кебек сөйлисез, алар белән сөйләшә беләсезме әллә? — дип сорады.

    Вахит, ике дә уйлап тормыйча:

    — Беләм, мин этләр телен аңлыйм, — дип җавап кайтарды.

    Зал гөжләп куйды.

    Вахитның сүзе бетмәгән иде әле.

    — Ә сез үзегез сөйләшәсезме соң?

    Теге егет як-ягына каранып алды, аннары, йөзенә тыйнак, оялчан кыяфәт чыгарып:

    — Сөйләшәм… — диде.

    Вахитка бер рәхәт, бер кыен булып китте. Рәхәт, чөнки үзе кебек кешеләрнең тагын булуы җанына ниндидер җиңеллек бирә, аны юата, тынычландыра. Кыен, чөнки ул бу егетнең шушы хәлгә, дөресрәге, халәткә нинди авыр тетрәнүләр, драмалар аша ирешүен чамалап, тоеп белә, ә бу аның күңеленә шулай ук авыр тойгылар сала иде.

    Һәм Вахит, ишек ягына тайпылып, тизрәк чыгып китү ягын карады…

    4

    Җанбар белән күбрәк аралашкан саен, Вахит үз күңеленең игелек, изгелек ягына табан үзгәрә баруын ныграк тойды. Ихласлыкка, сафлыкка бик тә сусаган чагы, серлелеккә, илаһилыкка ымсынган мәле иде шул аның…

    Бу үзгәрешләрдән Рәдиф кенә канәгать түгел иде. Вахит, этләр белән сөйләшеп йөри башлагач, дустының халтура лекцияләреннән баш тартты, Рәдиф күңел ачар өчен алып килгән чәчбикәләрне ике дә уйламыйча куып чыгарды...

    Шулай була бит: сафлыкка, бәхеткә ымсынган кайсыдыр бер минутында Ходай Тәгалә үзенең бәндәсен сыный башлый. Әйе, язмыш булган җирдә сынау да күп була. Бу очракта да көн тәртибенә язмыш мәсьәләсе куелып өлгергән иде.

    Эштән кайтып, иртәнге ашын җылытып йөргән чагы иде Вахитның. Кемдер тәрәзә шакыды. Кухнядан йөгереп чыккан уңайга, ишеккә бәрелә язып, туктап калды ул. Кем шакысын?! Ул бит өченче катта яши! Их, авыл гадилеге! Һаман котыла алмый шул авылчанлыгыннан… Имеш, җиргә, кешеләргә якынрак буласы килә…

    Шулай да Вахит тәрәзәгә якынрак барды. Үрелеп карады. Кош… Песнәк… Таныш песнәк бит бу! Миләштәге песнәк!

    Вахит кошлар телен белә, шуңа да белеп, аңлап, әмма бераз шикләнебрәк, күңелендәге беренче, юньле сорауны бирде:

    — Сиңа нәрсә кирәк? Өшедеңмени?

    — Юк-юк, өшемәдем. Мин сиңа бик начар хәбәр алып килдем. Күрше подъездда яшәүче малай коега, базга төште…

    — Кем, кем? Гаделме?

    — Әйе, тизрәк ашык — ул инде өши башлады…

    Песнәк, мөһим хәбәрен ишеттерде дә үз юлына китеп барды, Вахит күңел бакчасына төшкән таш белән берьялгызы торып калды. Нишләргә? Кая барырга? Әлбәттә инде, иң элек Гаделләргә керергә кирәк. Бәлки, ул өендә утырадыр? Песнәк хаталанадыр?

    Вахит барып кергәндә, Гаделнең анасы керләр үтүкләп тора иде.

    Ул аналарга гына хас күңел тоемы белән шундук малае хакында сораша башлады:

    — Гадел? Нәрсә булган? Нишләткәннәр?

    — Юк, юк, борчылмагыз. Берни дә булмады. Әлегә булмады…— Вахит, нәрсә әйтергә белмәгәч, үзеннән-үзе ялганларга кереште. Ләкин шундук ис-акылын җыеп ала алды. — Гадел… ниндидер коега, чокырга төшкән.

    — Нинди кое ул? Кайда? Ничек?

    — Белмим, бер кош килеп әйтте. Гадел бәлагә тарды, ди.

    — Кем? Кошмы? Сез мине тиле дип беләсезме әллә? Кош ничек әйтсен? Аның бит теле юк. Каян белә ул Гадел хакында?

    — Анысы инде караңгы, тик Гаделнең югалуы дөрес. Эзләргә, табарга туры киләчәк. Әйдәгез, киенегез!

    Үзара аңлашканчы тагын күпмедер вакыт үтте. Ана кеше яланөс чыгып йөгерергә дә әзер иде. Вахит аңа киенергә булышты, калтыранган кулларыннан ачкычын алып, ишеген бикләде…

    Урамда аларны Җанбар каршы алды. Ул Гадел белән килеп чыккан кайгылы хәл хакында күптән белә икән.

    — Мин инде якын-тирәдәге этләрдән барысын да белештем. Акколакны гына күрмәдем, ул бу вакытта хуҗабикәсе белән була…

    — Әйдә, тизрәк Гаделне эзләп табарга кирәк безгә! Иртәнгә калдырсак, туңып үләчәк, ашыгыйк!

    Шул җитә калды, Җанбар, иснәнә-иснәнә, үзе генә белгән эз буенча торып чапты, Вахит, Гаделнең анасы белән бергә, якын-тирәдә пар бөркеп торган җылылык коеларын тикшерергә кереште. Юк, Гадел шундук табылмады. Кышкы кич аны еракка, тирәнгә яшергән иде…

    Бераздан ана кеше үз сукмагы белән китеп барды — улын якын-тирәдәге туганнарыннан, таныш-белешләреннән эзләп карарга булды.

    Вахит шомлы хәбәр алып килгән песнәкне, аннары каядыр китеп югалган Җанбарны сүгеп, ике урам чатында япа-ялгызы басып калды…

    Ул арада караңгы төште, тәрәзәләргә ут кунды, урамнардагы фонарьлар да гөлт-гөлт кабына башладылар.

    Вахит, армый-талмый, якын-тирәдәге ишегалларын карап чыкты, аулак ярларны, караңгы почмакларны тикшерде, әмма күрше малаеның эзенә төшә алмады.

    Кинәт кайсыдыр йорт артында тонык кына эт өргән тавыш ишетелде. Вахит, тукталып, бераз тыңлап торды да, шул тавыш килгән якка йөгерде. Юк, тиккә өрми бу эт. Әнә бит ничек ярсынып өзгәләнә. Бер-бер хәл бар анда…

    Бераздан бу ят эт өрүенә тагын бер эт тавышы кушылды. Монысын Вахит әллә каян таный — Җанбарның моңлы тавышы бу. Ул гына шулай, җырлаган кебек, моңга ташып, җан ярсуы белән өрә белә… Бүген бу тавышта шом да бар. Әллә… Гаделне тапканнармы?

    Вахит барып җиткәндә, Җанбар белән Акколак, янәшә басып, бер-берсенә карашып өреп торалар иде. Яннарында тагын кемдер бар… Юк, Гаделнең анасы түгел бу… Кыска ак тун кигән, башына шундый ук ак, җыйнак шәл ябынган бу кыз Акколакның башыннан сыйпап тора. “Акколакның хуҗасы шушы була икән”,— дип уйлап алды Вахит. Шундук Җанбарның әйткәне исенә төште. “Һәр җан иясе парлы булырга тиеш. Әйдә мин сине Акколакның хуҗасы белән таныштырам”, — дигән иде ул бервакыт…

    Туктале, нәрсә бар соң монда? Нигә бу кадәр өзгәләнеп өрәләр соң бу этләр? Әһә, менә кайда икән хикмәт!

    Вахит ул кое тишеген ерактан ук күреп килде. Кичке эңгердә таудай көрт уртасында караеп, ыржаеп торган бу афәт авызы күңелләрне ярыйсы ук шомландырса да, Вахитка күптән таныш иде. Бу урында Гаделнең тау шуып йөргәнен берничә мәртәбә күргәне бар аның. Шуңа гына төшенә алмый — нигә башта ук шушы урынга килергә уйламады икән?..

    Килеп җитүгә үк, Вахит, Акколакның мактаулы хуҗасы белән исәнләшеп тә тормыйча тирән базга төшеп китте. Ул Гаделнең хәлсез гәүдәсен күтәреп менгәндә, кыз һаман шул урында басып тора иде. Ай-айлап, ул шундук Вахитка булышырга кереште. Вахит, кирәкми дигән кебек, башын гына як-якка чайкады да, шул күтәргән килеш, Гаделне өйләренә алып кайтып китте…

    Аның бөтен уйлары Гадел хакында иде. Исәнме ул? Кай җире авырта, кайсы саны имгәнгән? Нәрсә булган?

    Ара-тирә генә, аҗаган кебек балкып, күңелен ят бер уй сызып үтә: “Нинди кыз ул? Аңлашыла — Акколакның хуҗасы… Шундый якты, мөлаем… Әллә күргәне дә бар инде? Таныш йөз… Таныш караш… Тик кайда күрде соң? Кайда?.. Кем ул? Каян?”

    Аннары уйлары белән тагын Гаделгә әйләнеп кайта. Аның ара-тирә ыңгырашып куюы үзәкләрне өзә, хәлне ала, күңелне төшерә… Тизрәк кайтып җитәргә кирәк, коткарырга кирәк… Ашыгырга, ашыгырга!..

    “Исән-сау ул, имгәнмәгән дә… Күбрәк курыккан, шул гына…”

    Вахитка шундук җиңел булып китте: бу бит Җанбар тавышы. Әнә ул янәшә бара — әле бер якка чыга, әле икенче якка, ярдәм итмәкче була, ярдәм генә итә алмый…

    Малай өч көннән аякка басты, урамга чыгып йөри башлады. Сынган-имгәнгән җире юк, Җанбар дөрес әйткән. Егылып төшкәндә, башы бәрелеп, миңгерәүләнгән булган.

    Вахит аны этләр белән еш күрә. Гадел хәзер алар белән кача-поса уйнамый. Чөнки белә: әнисе бүтән тиргәмәячәк. Теге борчулы көндә улын этләр коткарганын ишеткәч, ул бөтен кеше алдында сүз биргән: “Моннан соң этләрне изге җаннар кебек күрәчәкмен”, — дигән, имеш.

    Ә беркөнне урамда сәер күренешкә очрап, Вахитның йөрәге тагын урыныннан куба язды.

    Эштән кайтып килгән чагы иде. Урам чатындагы аулакта ниндидер этләр өерен күреп, Җанбар да юкмы дип, Вахит шул якка китте. Килсә, теге Гадел исемле малай бер чуар эт белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра.

    — Синең исемең ничек?

    — Ничек? Чуарборын?

    — Каян килдең?

    — Ерактан? Ташладылармыни?

    — Миңа дус буласың киләме?

    — Ышанмыйсыңмы?

    — Син миңа ошыйсың. Мин дә ошыйм?

    — Алайса бир кулыңны. Дуслар бер-берсенә кул бирешә бит…

    Карале, бу малай чын-чынлап сөйләшеп утыра ласа! Ул да этләр телен беләме, аңлыймы әллә? Теге көнге егылу галәмәтеме? Барыбер ниндидер сер бар монда…

    Вахит, якынрак килеп, Гаделнең кылларын тарткалап карарга булды.

    — Нихәл!

    — Әйбәт.

    — Сөйләшәсезме?

    — Сөйләшәбез.

    — Нәрсә ди соң?

    — Кем?

    — Менә бу чуаркай.

    — Чуарборын…

    — Матур исем.

    — Үзенә дә ошый.

    — Шулаймы? Үзе әйттеме?

    — Үзе әйтте…

    — Этләр сөйләшә беләмени?

    — Чуарборын сөйләшә…

    — Ничек сөйләшә?

    — Күзләре белән… Ник сорашасың, үзең дә беләсең бит?..

    — Мин дә беләм? Каян? — Вахит малайны юри сөйләштерә иде.

    — Каян булсын, бала чагыңнан. Бала чакта бөтен кеше дә этләр белән сөйләшә, беләсең килсә…

    — Боларны кем әйтте, Гадел?

    — Әнием әйтте. Аның да эте булган. Алар да сөйләшкәннәр. Үлгән ул. Әнием суга батканда коткарып калган, ә үзе… үзе чыга алмаган, батып үлгән…

    — Ничек инде, үзе коткарган, үзе батып үлгән?..

    — Яз көне булган ул; ярга чыгам дигәндә генә боз алып киткән аның Акбаен… Әнием, ул этен сагынып, бик озак елады… Мин дә еладым… беләсеңме, ул да чуар булган. Чуарборын кебек…

    — Алай икән… Сез хәзер ташлашмагыз инде. Бер-берегезне саклагыз. Бер-берегезнең кадерен белегез. Дус булыгыз. Беләсеңме, Гадел, һәр кешенең үз эте булырга тиеш. Өйдә бергә яшәү мәҗбүри дә түгел. Татарларда элек-электән өйдә эт асрау гадәте булмаган. Ләкин һәр кеше эт тоткан. Һәр кеше үзенең эте, дусты барлыгын җаны, күңеле белән тоеп торырга тиеш булган…

    Вахит өенә ашыкты. Артыннан, кайтаваз булып: “Рәхмәт, адәм баласы!” — дигән йомшак, сихри аһәң озытып калды. Бу авыр шәһәр тормышында үзенә дус, юлдаш табып сөенгән Чуарборынның назлы тавышы иде.

    Соңгы очрашу Вахитның күңелен кузгатты. Ул авылын, авылда ялгызы яшәп яткан әнкәсен исенә төшерде. Ләкин авылны бөтенләе белән күңеленә алу өчен, ике араны бәйләп кую өчен аңа ниндидер серле җеп, кыл җитми иде. Вахит аны авырлык белән эзләп тапты. Әмма тапты! Бу серле, сихри җеп, кыл аның сабый җанына беренче рухи тетрәнүләр алып килгән бер хатирәдән гыйбарәт иде…

    5

    Вахит, авылга кайтканчы, юл буе шул гыйбрәтле вакыйганы күңеленнән яңартып, кабат кичереп кайтты.

    Бу вакыйганың төп геройлары — күршедә торучы Ак бабай, Вахитның әнкәсе, Вахит үзе. Ә! Ак бабайның Бүрек исемле эте бар бит әле! Бүрек — ул хәлләрнең иң төп герое.

    Ак бабай зур бакча тота иде. Ул алмалар, чияләр үстереп сата, кыяр-помидорлары да уңа. Авылның күп балаларын кызыктырып тора бу бакча. Ак бабай үзе саран түгел, әмма урлап алган алма тәмлерәк тоелгандыр инде, малайлар Ак бабай бакчасындагы җиләк-җимешләрне урлап ашарга яраталар. Югыйсә, әйбәтләп сорасаң, үзе үстергән байлыкны күпме кирәк шулкадәр төяп чыгара бу изге карт…

    Алмагач ботакларын имгәтеп, түтәл таптап җәфалаган малайларны куркыту өчен, Ак бабай беркөнне эт алып кайтып бәйләде. Бүрек кадәр генә кара эт. Исеме дә Бүрек икән. Кечкенә булса да, бик усал булып чыкты ул. Бакчага керәм дип, коймага гына менәсең, шундук ярсып өрә башлый. Вахит үзе күрмәде күрүен, әмма берничә малайның ыштан балагын да аерып төшергән, диделәр.

    Ләкин Вахитка андый бәла янамый иде. Чөнки ул Бүрек белән беренче көннәрдән үк дуслашып алды. Баштарак алар койма ярыгыннан карашып торалар иде. Аннары сөйләшә башладылар. Нәрсә хакында сөйләшкәннәрен хәзер хәтерләми иде Вахит. Шуны гына әйтә ала: койма артындагы Бүрек аңа бик серле әйберләр хакында сөйли иде. Бу сөйләшүләрдән Вахит бер нәрсәне аңлап алган иде. Бакчага төшкән малайларга Бүрек куркытам, тешлим, кабып йотам дип өрми икән. Тизрәк керегез, минем уйныйсым килә, диюе икән аның…

    Бервакыт Ак бабай капка башына язулы такта кагып куйды. Вахит әлегә укый белми иде, Бүрек тә укый белми. Шуңа күрә алар бу язуның нәрсә белдергәнен аңлый алмадылар. Ул вакытта ук “Бу йортта усал эт яши” дигән язуны таный алсалар, кем белә, язмышлары нинди булыр иде аларның. Ярый әле укый белмәгәннәр. Югыйсә, мин усал икән дип, Бүрек чынлап та усал эткә әверелер иде, ә Вахит аның янына бүтән бер дә кермәс иде…

    Әйе, Вахит, кадагыннан купкан бер койма тактасын читкә этеп куеп, Бүрек янына кереп йөри башлаган иде. Ул этнең йонын тарый, аны исәнләшергә өйрәтә, ә Бүрек, рәхмәт әйтеп, кытыршы телләре белән Вахитның бөтен җирен ялап чыга…

    Беркөнне әнкәсе улының Бүрек белән назланышып утырганын күреп калды. Күреп калды да, юан таяк күтәреп, атылып килеп тә керде. Менә ул, кергән уңайга, эт кочагыннан Вахитны җилтерәтеп тартып алды да җан көченә Бүрекне кыйнарга кереште. Әлбәттә инде, бу хәлгә Бүрек түзмәде, бер җаен китереп, тәпәч тоткан беләкнең иң йомшак җирен тешләп тә алды…

    Шуннан соң нәрсә булганын исенә төшерәсе дә килми Вахитның. Әнкәсе кайтып әйткәч, әткәсе, мылтык алып килеп, ямьсез сүгенә-сүгенә атып үтергән иде аның дустын. Ак бабай белән икесе этнең үле гәүдәсе янында моңаеп басып торуларын хәтерли Вахит. Пуля Бүрекнең күзенә тигән. Ә бит ул нәкъ менә шушы матур күзләр белән сөйләшә иде…

    Бүрекне урман буена илтеп күмгәндә дә бергә булдылар. Ак бабай ул вакытта Вахитка ныклап әйткән иде.

    — Озакламый мин булмам. Бу ялгыз кабер дә караучысыз калыр. Кайда гына булсаң да, кайтып, караштырып, җыештырып тор, балам, — дигән иде. — Этләр — изге җаннар. Алар безгә рәнҗемәсләр. Әмма дөнья, галәм, илаһи затлар рәнҗер, онытма,— дип тә өстәгән иде.

    Вахит авылда озак тормады. Өй тирәләрен, ишегалларын, капка төпләрен кар көртләреннән чистартты, почтага чыгып, газга, утка түләп кайтты, язга кадәр яшәрлек он-шикәр юнәтте, утыннарны барлап, мунча-абзарларны караштырды… Аннары бер көнен урман буенда йөреп үткәрде. Барышлый, зиратка — әткәсе янына кереп чыкты. Ул, Бүрек үлгәч, озак яшәмәде. Икенче кышта ук, урман кискәндә, агачка басылып үлде… Вахит әткәсе янында күп юанмады, тездән кар ярып, якындагы урманга юнәлде.

    Ак бабай белән икесе утырткан куш каенны бик тиз эзләп тапты ул. Бүрек шушы ике каен арасына күмелгән дә инде. Чардуган кебек корылмасы да бар иде. Анысы юк, тузып, коелып төшкән, күрәсең. Җәй кайткач, яңасын корып куярга кирәк…

    — Исәнме, Бүрек… — дип пышылдады Вахит, каен төпләренә төбәлеп.

    Җавап бирүче булмады.

    — Кайтмыйча йөрүем өчен ачуланма, яме. Беләм, мин синең алда да, Ак бабай каршында да нык гаепле. Моннан соң кайтып торырмын, хәлеңне белермен…

    …Авыл үзгәрмәгән, малайлар да шул ук. Этләр дә… Әнә бәләкәй генә Вахитлар үзләренең Бүрекләре белән йөгерешеп уйнап йөриләр, ап-ак кар өстендә әүмәкләшәләр…

    Авылда этләр бар әле. Димәк, иминлек бар, изгелек, игелек бар әле. Бәхет бар… Бу — бик мөһим. Хәзер… китәргә дә була.

    6

    Вахит Акколакның ак тунлы хуҗасы хакында оныта язган иде инде. Бердән бер көнне ул кыз аның каршына үзе килеп чыкты. Бу юлы ул үзе генә иде.

    — Исәнмесез… — Кызның беренче булып исәнләшүе Вахитны тәмам каушатып җибәрде.

    — Сәлам… Сез ачуланмагыз, зинһар… Теге көнне юньләп исәнләшә дә, саубуллаша да алмадым…

    — Нишләп ачуланыйм ди… Ул көнне бала кайгысы иде бит… Этләр килеп тапмаса, нишләр иде икән ул малай? Шуны уйласам, әле дә йөрәгем жу итеп китә. Үзегезгә рәхмәт…

    Җәмилә исемле икән. Якындагы бер мәктәптә инглиз теле укыта. Торган җире дә күршедә генә — Вахит аны өенә кадәр озатып куйды. Ләкин кемнәр белән яшәве хакында сорарга кыенсынды. Ә сорыйсы килә… Кияүдәме ул? Түгелдер. Әнә бит ничек иркен сөйләшә, хәтта: “Чәй эчәргә керегез”, — дип чакырып калды… Йөргән егете бармы? Юктыр, әнә бит ул ничек матур итеп карады… Егете булган кызлар болай өметләнеп һәм өмет биреп, ымсынып һәм ымсындырып, яратып һәм яраттырып, иң мөһиме, киләчәктә сөйгән яр булырга мөмкин кешегә караган кебек, җылы итеп карамыйлар…

    Бәлки, бу чынлык та түгелдер, тоем гынадыр? Бу кадәр чибәр, мөлаем, ачык кызның егете булмый димени?!

    Тагын бер тойгы: кайдадыр күргәне бар шикелле аны. Кызның күзләре дә мин бит сине беләм дип карыйлар.

    Тик кайда, ничек күрештеләр соң алар? Кемдер язган бит: “Үзеңә язган кешене, язмышыңа тигән ярыңны шундук таныйсың, күптән күргән, белгән кебек хис итәсең”, — дигән… Шундый очрактыр бу, башкача булмас…

    Вахит өенә кайтып кергәнче үз-үзен ышандырырга тырышты. Юк, бәхет болай җай гына, җиңел генә килә алмый. Бу очраклы бер күрешү генәдер, кеше бәхетенә сокланып, хәтта көнләшеп карау гынадыр… Их, бәхетнең, дөресрәге, киләчәкнең чиген-чамасын төгәл генә белеп булса икән! Ул чикне белгән очракта бәхет өчен, киләчәк өчен көрәшү җиңелрәк булыр иде…

    Аннары… Вахит әзерме соң ул бәхет дигәннәренә? Бәхеткә үк булмаса да, олы, матур мәхәббәткә әзерме? Ымсыну бәхет түгел бит әле. Бу яңа тойгы ымсыну гына булып калмас дип кем әйтә ала? Ныклап уйлап карасаң, үткән гомереннән сәер төш булып калган сөйгән кызлары әле дә булса аның күңеленнән юылып бетмәгәннәр… Әнә соңгысы — Зөлфиясе дә ерак күңел төпкелендә бармак янап тора: “Кара аны, малай актыгы, әлегә син беркемгә дә карарга тиеш түгел, берәрсенә карасаң — хыянәт булачак”, — ди.

    Шулай да рәхәт бүген Вахитка. Күңелендә ниндидер яңа, матур хисләр кайнаша. Йөрәк түрендә басылып, онытылып яшәүче өмет баш калкыткан кебек булды…

    Өметтән — хыялга, хыялдан бәхеткә ара ерак түгел… Әллә, чынлап та, аны бәхет үзе сынамакчы буламы?

    Әһә! Менә кайда икән хикмәт! Сынауда! Дөресрәге, сыналуда! Вахитның тормыш юлына Җәмиләнең чыгуы, һәм моның Ходай ишарәсе булып җирдә яшәүче этләр булышлыгы белән эшләнүе — әнә шул сынау-сыналу була да инде! Дөресен әйтергә кирәк, үткәндәге сөйгән ярлары белән ул мәхәббәт телендә аңлашырга өйрәнә алмады, ә Җәмилә белән аңлаша алырмы?

    Башында яшен уты кебек уйнаклаган уйлардан тәмам арып-алҗып, Вахит, ниһаять, үз йортына кайтып җитте. Өенә кереп киткәнче, уйланып алды: артык ваклана башлады бугай ул, фәлсәфәгә бирелә башлады…

    — Бер дә фәлсәфә түгел, сиңа күптән шулай бер уйланып алырга кирәк иде.

    Кем бу? Нинди тавыш? Кем укып бара аның күңелен? Ә, Җанбар икән. Күптән күзгә чалынганы юк иде. Акколак белән дуслашып алгач, бөтенләй онытты Вахитны…

    Вахит сер бирмәде.

    — Беләм дә соң… Әлегә безнең арада беркем дә юк. Ә мин инде әллә нәрсәләр уйлап бетердем…

    — Бар, нишләп булмасын. Сез инде табыштыгыз. Ә бу — иң мөһиме. Аннары… син аны беләсең, ул да сине белә, яхшы белә…

    — Белә? Каян белә? Үзем дә сизәм аны…

    — Каян булса да барыбер түгелмени? Үткән белән яшәмә, бүгенге белән яшә.

    — Киләчәк белән яшә димәкче буласыңмы?

    — Юк, киләчәкнең кайчаннан башланганын беркем дә әйтә алмый. Бүген белән яшәргә кирәк, киләчәк ул бүген…

    Күренеп тора, подъезд төбендә тәкәббер кыяфәт чыгарып утырган Җанбарның бик тә сөйләшәсе килә иде. Вахит моны шундук сизеп алды һәм, һич авырсынмыйча, якындагы эскәмияләрнең берсенә барып утырды.

    — Йә, ни әйтмәкче буласың инде? Нинди киләчәк? Нинди бүген? Ул кыз миңа ошый, беләсеңме, ошый, бары тик шул гына!

    — Ошый гына, имеш. Иң мөһиме шул бит инде! Иң кирәге шул!

    Этнең бөтен дөнья гамен җыйган шомырт күзләрендә нур балкып китте… Чын нур! Дөнья нуры!

    “Карале син моны!.. Эт кенә диген инде син аны, ә! Әнә нәрсәләр уйлап йөри икән бит! Әллә?.. Берәр изге рух шушы җан иясе кыяфәтендә каршыга чыктымы? Этләр өчен артык акыллы бу сөйләшү! Кеше белмәгәнне белә, адәм уйламаганны уйлый, сөбханалла!.. Сөбханалламы, әллә гөнаһ шомлыгымы?” Вахит, күңеленә йомылып, тагын үз фәлсәфәсенә кереште… Ләкин Җанбар бу юлы да аны бик тиз гөнаһлы җиргә кайтарды.

    — Андый авыр сүзне әйтмә. Уйлама да. Күңелеңә авырлык аласың… Сагынырсың әле… Минем белән аралашкан чакларыңны юксынырсың… Шуңа күрә рәнҗетмә…

    — Нишләп? Без гомер буе шулай сөйләшеп, аралашып яшәмәбезмени?

    — Юк, әлбәттә. Тиздән безнең тормышларыбыз элекке хәленә кайтачак; ике арадагы шаукымны олы хис, гүзәл гамь алыштырачак…

    — Нинди шаукым? Нинди хис, нинди гамь? Мин берни дә аңламыйм.

    — Мәхәббәт хисе. Сөю хисе. Сөю хисе бөтен хистән дә, бөтен сихер-шаукымнан да өстен!

    — Нинди мәхәббәт? Ни сөйлисең син? Акылыңа кил!..

    — Бөтен дөнья, бөтен тереклек белә бу хакта, озакламый үзең дә беләчәксең: син Акколакның хуҗасы Җәмиләгә гашыйк булдың…

    — Бөтен дөнья белә, мин генә белмим, имеш… Кызык…

    — Син дә беләсең, аңлап-төшенеп кенә җиткермисең әле. Үлеп гашыйк булган кеше үзенең күңел халәтен аңламыйчарак тора, моңа нигә аптырарга?.. Бөтен дөньяга фаш булгач кына төшенә башлый…

    Үзенең күңел халәте хакында Вахит бик яхшы белә, әлбәттә! Юри генә сөйләгән була. Менә шундый матур уен. Шушы уен белән тагын берничә көн, аннары берничә атна узды. Вахит Җәмилә белән һәркөн диярлек күрешеп, очрашып торды. Бәхетләренә, эш сәгатьләре бер тирәдәрәк бетә, юллары да бер үк юл… Хәтта уйлары, хыяллары да охшаш… Язмышлары гына ничектер — анысы караңгы, анысын илаһи ишарә булып яшәүче Җанбар белән Акколак та белеп бетермидер әле…

    Вахит үзенең этләр, мәчеләр белән сөйләшеп йөрүе хакында Җәмиләгә әйтмәде. Кызның дөньяга шаулап ачылган чәчәк кебек күңеленә шом кертүдән курыкты ул. Юкка курыккан икән. Бер вакыйгадан соң ул Җәмиләгә күңелен тәмам чишеп ташлады. Һәм ул моны теләп, яратып эшләде…

    Беркөнне Вахит эшеннән соңга калыбрак чыкты. Җәмилә аны калдырып китмәгән, көткән. Әнә ул, юл читенә чүгәләп, каршы алырга килгән Акколак белән сөйләшеп тора. Әйе-әйе, чын кешеләр кебек, тукталыштагы халыкка да исе китмичә, рәхәтләнеп сөйләшеп тора! Юк анысы, Вахит Җәмиләнең сөйләшүенә аптырамады. Хикмәт башкада: Акколак та кешеләр телендә сөйләшеп тора!

    Вахитның яннарына килеп басканын күрмичәрәк калдылар, онытылып гәпләшүләрендә булдылар.

    — Беләсеңме, Акколак, ул миңа бик якын хәзер; шулкадәр якын күрәм, шушы баскан урынымнан кузгалып та китә алмыйм…

    — Бу нәрсә дигән сүз инде?

    — Бу, Акколак, мәхәббәт була… Бу — ярату дигән сүз…

    — Мәхәббәт? Ярату? Бу хис кешеләргә дә хасмыни? Сез дә безнең кебек ярата беләсезме?

    — Нишләп алай дисең, Акколак? Нигә болай мине рәнҗетәсең?

    — Һич рәнҗетергә уйламыйм. Мәхәббәт — тереклеккә, җан ияләренә генә хас. Ә менә кешеләргә хасмы ул? Минем бераз шигем бар. Якты, изге хис ымсындыра бит ул. Кешеләр дә тартыла аңа, мәхәббәткә ирешеп, күңелләрен сафландырырга, яхшыртырга телиләр… Тик…

    — Нәрсә — тик? Акколак, нәрсә?

    — Тик алар бу хиснең кадерен белмиләр.

    — Тагын рәнҗетмәкче буласыңмы, Акколак?

    — Һич юк. Уйлап кара: мәхәббәтнең асылы — тугрылык. Ә кешеләрдә тугрылык юк. Алар тугры була белмиләр. Мәхәббәттә тугрылык мәҗбүри түгел дип саныйлар алар. Үзләре мәхәббәт уены уйныйлар, хәтта чын-чынлап яраталар да, ә үзләре… Ялган, хыянәт белән яшиләр…

    — Акколак, җитте! Дәшмә бүтән! Син хаклы түгел. Һәрхәлдә, миңа карата, Вахитка карата хаклы түгел!

    — Ярый, шулай булсын. Мин бит синең яклы. Шуңа күрә язмышыңны әйбәткә юрыйм.

    Моңа кадәр тыныч кына яннарында торган Вахит Җәмилә белән Акколак арасындагы киеренкелекне бушатып җибәрмәкче булды:

    — Кем анда минем исемне кушып сөйләшә? Ә? Ну-ка, ну-ка…

    Кыз, сискәнеп, аягүрә торып басты. Акколак та, гаебен таныгандай, койрыкларын җыеп, башын аска иде…

    Вахит һаман шаяруында булды, бу көтелмәгән хәлдән тизрәк котылырга ашыкты:

    — Көтеп тормаска иде, Җәмилә. Әллә?.. Әллә бүтән берәрсен көтәсеңме? Әгәр шулай икән, мин хәзер китәм, күзләреңә бер тутырып карыйм да…

    Шаяру уңышсыз чыкты. Вахит кызны тагын да кыенрак хәлгә куйды. Аның Җәмилә белән бу кадәр туарылып сөйләшкәне юк иде әле.

    Аны кичерделәр. Әнә Җәмилә ничек елмаеп, яратып карап тора… Акколакның карашларында да шик-шөбһә юк…

    Кайтырга чыктылар. Вахит, күңелен ачып, иркенләп сөйләшеп китә алмады. Чөнки аның мәхәббәт хисләреннән нечкәреп, иләсләнеп калган күңелен ят бер тойгы кимерергә керешкән иде: “Әллә Җәмилә дә, минем кебек, тереклек ияләре белән, этләр белән аңлаша аламы? Ул да, Вахит язмышына дучар булып, татлы да, аянычлы да хисләр кичереп яшиме?”

    Ничек кенә теләмәсә дә, Вахит бу хакта дәшмичә кала алмады. Инде кайтып җитәргә дә күп калмаган иде, ул, мәктәптәге бер шаян, тыңлаусыз бала хакында сөйләп барган Җәмиләне бүлеп, кинәт сорап куйды:

    — Бая Акколак белән нәрсә хакында сөйләшеп тора идең, Җәмилә? Әллә этләр телен беләсең инде?

    — И Вахит, минем Акколак, кеше кебек сөйләшә белмәсә дә, мин әйткәннәрнең барысын да аңлый. Үзе сөйләшә белмәсә дә, мин барыбер аның әйтәсен күңелем белән тоям, шуңа да без бик еш сөйләшеп утырабыз…

    — Шулаймыни? Әйбәт бу. Тереклек ияләре бер-берсе белән аралашып, аңлашып яшәргә тиешләр, әйеме? — Вахит үзенең урынсыз бирелгән соравына җиңелрәк, гадирәк мәгънә салмакчы булган иде дә, ләкин сүз җитдиләнеп өлгергән иде инде.

    — Авылга кайткан саен мин әби белән бабай арасындагы бәхәскә тап булам, — дип, карашларын юл сукмагыннан аермыйча гына сөйләп китте Җәмилә. — Минем бабакай этләрне бик ярата, ә әбекәй аларны күралмый.

    — Ни өчен? — Вахит, алгарак чыгып, Җәмиләнең каршына ук килеп басты.

    — Хикмәт тә шунда шул. Әбекәй әйтә: “Коръән буенча, этләр, дуңгызлардан кала, иң пычрак җан ияләре,— ди.— Алар кеше йортында яшәп тә, аның белән бер савыттан ашарга тиеш түгелләр,— ди.— Этнең сулышы да кеше тынына керергә тиеш түгел”,—ди…

    — Шуннан, шуннан? Бабаң моңа нәрсә ди?

    — Нәрсә дисен, ул әбекәйгә Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре белән җавап кайтара.

    — Нинди сүз ул, Җәмилә, әйт инде тизрәк!

    Җәмилә бераз уйланып торды, аннары, чүгәләп, Акколакны сыйпарга, назларга кереште.

    — Имеш, этләрне күралмаган бер хатын булган. Менә шул хатын бер этнең өстенә табак каплап киткән. Теге мескен эткәй күп көннәр буе, шул табак астыннан чыга алмыйча, газапланып иза чиккән, бераз вакыттан соң, ачтан интегеп, тәмам хәлсезләнеп, кибеп үлгән. Ходай Тәгалә әйткән: “Эткә шундый мөгамәләдә булганы өчен мин бу хатынны тәмуг газапларына дучар иттем”,— дигән. Аннары өстәп әйткән: “Урамда сусап йөргән эткә бер йотым су эчергән кешегә мин оҗмахтан урын бирәчәкмен”,— дигән. Менә шундый хәлләр булды бездә. Ләкин бабакай ничек кенә ышандырып сөйләсә дә, әбекәй өйгә эт кертмәде, безне этләр белән уйнатмады…

    — Кызык бу. Карале, Җәмилә, изгелек белән явызлыкның чиге этләр белән янәшә уза микән әллә?

    — Шулай булып чыга. Бер яктан, алар — усаллык символы, икенче яктан, тугрылык, гаделлек һәм көч билгесе…

    Яннарында барган Акколак, бу фәлсәфәгә риза булмыйча, ырылдап куйды, төчкеренергә кереште, аннары, читкә тайпылып, бөтенләй чабып китте… Ләкин ул читтә озак юанмады, ярар, сөйләсәгез сөйләгез инде, түзәм дигән кебек, кабат килеп, башын аска игән кыяфәттә, адәм балалары белән янәшә атлап бара башлады.

    7

    Беркөнне әлеге таныш тукталыш янында барган бер вакыйга Вахитны тирән борчуга салды, хәтта сагаерга мәҗбүр итте.

    Алдан килешеп куелганча, Җәмилә бу көнне дә Вахитны бераз көтеп торырга тиеш иде. Белгән булса… Вахит сөйгәненнән бер сәгать алдан чыгып басар иде…

    Нинди хикмәт булгандыр, бу хәлне Вахит ерактан ук тоеп, хәтта күреп килде. Төптән таза бер бәндә Җәмиләнең тун җиңеннән эләктереп алган да тарткалапмы-тарткалый, каядыр сөйрәп алып китмәкче була. Шунда гына кызыл машинасы тора. Ишекләре ачык. Тукталыштагы кешеләр, читкәрәк китеп, бер төркемгә укмашып торалар. Һәрвакыттагыча, беркемнең дә бу тарткалашка катнашасы килмидер, күрәсең…

    Вахитның җан түрендә бер кыл чиертеп алды — кайсы җире беләндер таныш кебек бу кеше. Хәтта бик тә таныш… Ераграк шул, йөзен күреп булмый… Ышанасы килми… Вахитның танышлары арасында мондый яман затлар юк…

    Вахит үзе, тыны кысылып, үпкәсе шартлар дәрәҗәгә җитеп чаба, үзе бертуктаусыз тукталыш ягына карап кычкыра:

    — Җәмилә-ә-ә! Җәмилә-ә-ә!

    Теге адәм актыгы аны беренче булып ишетте. Җәмиләнең изү якасыннан бөтереп тоткан кулларын бушатып, тавыш килгән якка бераз карап торды, аннары тиз генә машинасына кереп чумды, төтен болыты пошкытып, яңа яуган карда салулый-салулый китеп тә барды…

    Вахит хәле бетеп килеп җиткәндә, Җәмилә, күз яшьләренә төелеп, еламсырап тора иде.

    — Нәрсә булды, Җәмилә? Кем ул? Нәрсә кирәк аңа?

    Җәмилә җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Ул, башын Вахитның күкрәгенә салып, озак кына тынычланды, елап та алды. Кайту юлына төшкәч, сулкылдап сулыш ала-ала, барысын да җентекләп сөйләп бирде.

    Авылдашы, алай гына да түгел, яшь чакта озатышып, сөешеп йөргән егете икән. Кайчандыр, яратам-сөям, дип йөргән-йөргән дә, бер сәбәпсез-нисез, шәһәргә китеп барган, суга төшкән кебек юкка чыккан. Менә хәзер шул егет ун елдан соң күктән төшкән кебек пәйда булган. Беренче тапкыр ул Җәмиләне Яңа ел бәйрәменә кадәр үк күргән.

    Гафу юк, ни юк дигәндәй, урамнан китеп барган Җәмилә янында машинасын туктаткан да:

    — Әйдә Яңа елны бергә каршылыйбыз. Минем шәп компания бар — үкенмәссең,— дигән.

    Җәмиләнең күңеле йомшап киткән, йөрәгендә авылдаш егетенә булган элеккеге матур хисләре баш калкытып куйган. Ул бәйрәмгә баруын барган, әмма бәйрәм вакытында “сөйгәне” аны дуслары кочагына тәкъдим итә башлагач, мәҗлесне ташлап чыгып киткән. Теге бәндә хәзер дә күргән саен бәйләнеп, Җәмиләне үзенә чакырып җәфалый икән…

    Вахит күпме генә белергә тырышса да, Җәмилә бәйләнчек авылдашының исемен әйтмәде. “Сине дә катнаштырырга теләмим”, — дип котылды.

    Вахитка:

    — Берни дә булмас, егетем бар дип әйт, бәйләнеп интектерсәң, егетемә әйтәчәкмен дип әйт, — дип акыл сатудан башка чара калмады.

    Җәмилә аны бөтенләй башкача аңлады.

    — Вахит, нигә алай дисең? Син минем егетеммени?

    — Менә сиңа мә! Ничек егетең булмасын. Бер ай йөрибез бит инде, уйлап кара — бер ай бергә!

    — Син шулай дисең, Вахит. Ә бит безнең бер мәртәбә дә үбешкәнебез юк…

    — Һи, нәрсә карап торабыз соң. Әйдә үбешәбез! Әйдә аңлашабыз…

    — Вахит! Сиңа көлке, ә минем елыйсым килә…

    — Минем дә елыйсым килә, Җәмилә. — Вахит бу юлы бик җитди иде. — Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә үлеп гашыйк булдым, яраттым. Менә сине яраттым. Шуңа күрә дә шатлыктан бер көләсем, бер елыйсым килә! Их син, елагым минем, бәхетем, язмышым минем! Кил әле, бер кысып кочаклыйм үзеңне, бер суырып үбим…

    Бу көнне алар озаклап урамда йөрделәр, күңелләре булганчы сөйләштеләр, сөештеләр, үбештеләр. Әллә каян гына яннарында Җанбар белән Акколак пәйда булды. Җәмилә шундук үз этен тиргәп алды: “Кирәк чакта кайда йөрисең соң син? Хәзер берегез дә кирәкми инде. Барыгыз, кайтыгыз, үбешәсебез бар безнең, шулай бит, сөйгәнем?” — Үзе һаман Вахитның кочагына керә барды.

    Вахит сүз катып дәшәрлек хәлдә түгел иде. Телсез, аңсыз бер бәндә кебек, ул, күзләрен зур ачып, үбешер өчен генә яратылган дәртле, калын иреннәрен турсайтыбрак, ризалыгын биреп башын гына какты.

    Ләкин шул мәлдә үк Җанбарның әйткәннәре Вахитның йөзендә балкыган нурлы елмаюны сыпырып алгандай булды.

    — Син бит аны беләсең… — диде Җанбар, койрыгын тырпайтып. — Әйтимме кем ул?

    — Әйт, әйт, кем ул? Тукта, әйтмә, мин аны үзем табачакмын! Үзем сөйләшәчәкмен!

    — Ярый, синеңчә булсын. Ләкин озакка сузма, аның күңеленә явыз уй керде…

    Әллә каян гына килеп чыкты бу шайтан коткысы! Үзем табам, үзем сөйләшәм, имеш! Каян тапсын, каян сөйләшсен ул, булмаганны! Ичмасам, Җәмиләдән ул егетнең исемен дә әйттерә алмады. Шикләнер, әллә нәрсәләр уйлар дип уйлады… Ник ныклап сорашмады, ник әйттермәде икән аның кем икәнен? Нигә кирәк булды бу тәккәбберлек?

    Шул көннәрдә янына килеп чыккан Рәдиф дусты да юньле-башлы киңәш бирә алмады. Көзге каршында торган килеш, сул як каш читендәге тырналган урынга кәгазь ябыштыра-ябыштыра, фәлсәфә куертудан узмады ул.

    — Хатын-кыз — эт кебек ул. Хатын-кыз ир кешенең дусты булырга тиеш. Тыштан фәрештә кыяфәтендә йөрсә дә, эчке асылы белән ул — хайван зат, үзенә көч кулланганны, көчләгәнне ярата. Шуны көтә дә. Синең урында булсам, мин ул кешене эзләмәс идем. Кстати, Җәмилә сиңа ул кешенең исемен әйттеме?

    — Нишләптер ныклап сорамадым.

    — Сорама да. Үзләре аңлашып, килешеп бетсеннәр. Синең эшең түгел ул…

    — Шулай дисеңме? Рәдиф, син ни әйтсәң дә, күңелем барыбер тыныч түгел минем, беләсеңме шуны?

    — Белмим дә, беләсем дә килми. Бүтән берни дә әйтмим, соңгы сүзем шул: йөргән кызыңның элеккеге гөнаһлары өчен баш катырып йөрмә, болай да дөнья тыныч түгел…

    Әллә шушы сүздән, әллә Җәмиләнең: “Начар белән начар булма”,— дип әйтеп торуыннан Вахит бер күндәм кешегә әверелде, күңеле тәмам тынычланып, сөюнең бөтен ләззәтен татып яши башлады.

    Ләкин Рәдиф ялгышкан булып чыкты. Аңа карап Вахит ялгышты. Вахитка карап — язмыш…

    Бәла аларны февральнең кояшлы бер көнендә килеп тапты. Җәмиләне урладылар.

    Тукталышта очрашырга сүз куешканнар иде, аяк буыннары муртаеп катканчы торса да, Вахит үзенең сөйгәнен көтеп ала алмады. Кайтышлый сугылган иде, кызның өе дә бикле булып чыкты, күршеләре, таныш-белешләре дә күрмәгән…

    Тагын бер шомлы хәбәр: иясе белән бергә Акколак та югалган, хәтта Җанбар да кинәт юкка чыккан, имеш. Бер кичтә Вахит япа-ялгызы торды да калды. Шулай аптырап, гаҗәпләнеп, йортлары каршындагы эскәмиядә моңайганда, аның янына күршедәге Гадел килеп утырды. Бераз ябыгып, үсеп киткәнме? Соңгы вакытларда бу малайның өй тирәсендә күренгәне юк иде шул.

    — Нихәлләр, Гадел? Күренмәдең, әллә тагын берәр чокырга төштеңме?

    Юмор барып чыкмады — моны Вахит үзе дә белә. Ләкин бит… бер кәлимә сүз дәшми утырганчы, нидер сөйләшеп алу әйбәтрәк…

    — Авырдым мин… Бүген беренче көн генә чыктым әле. Урамнарны урап кайттым. Җәмилә апаны кызыл “Жигули”га утыртып алып киттеләр…

    — Ә? Нәрсә дидең? Тагын бер кабатла әле!

    — Җәмилә апаны алып киттеләр.

    — Син күрдеңме? Үзең күрдеңме?

    — Үзем күрдем.

    — Кем алып китте? Үзе утырдымы?

    — Утырырга теләмәгән иде, кулыннан тотып, төрткәләп утырттылар.

    — Кемнәр? Кемнәр дим!..

    — Кемнәр түгел, кем. Беләсең син аны. Сиңа килгәне бар…

    Нәрсә була инде бу? Һич кенә дә башка сыя торган әйбер түгел. Аның бит әле Җәмилә белән бер дустын да таныштырганы булмады… Кызыл “Жигули” диме? Кызыл “Жигули” бер Рәдифтә генә… Ул исключается… Тагын кем? Кем?

    Вахит тагын Гаделне җилтерәтергә тотынды:

    — Исеме ничек иде? Исеме?

    — Белмим, үзең беләсең…

    — Кыяфәте нинди иде соң? Гәүдәсе, йөзе, киеме? Ә?

    — Белмим лә… Мин аны ныклап карап кала алмадым. Тизрәк табыгыз сез аны…

    Вахитның зиһене бөтенләй таралды. Ул, ах-ух килеп, башын тотып ук утырды.

    Нинди серле кеше ул? Нинди дус, таныш? Каян белә ул Җәмиләне? Әллә җенме, пәриме? Нигә көчләп алып киткән ул аның яңа гына күңеленә кереп баручы бәгырь кисәген? Җанбар да күренми, ичмасам, аның белән бергә ни дә уйлап табарлар иде…

    Вахит, шулай дип уйлап кына бетерде, койрыгын болгый-болгый, авызыннан пар-бу бөркеп, әллә каян гына Җанбар килеп чыкты. Килеп чыкты да, телләрен салындырып, иясенең каршына ук барып утырды. Вахит аның алдына тезләнде.

    — Нәрсә булды соң, Җанбар? Нинди хәбәр алып килдең? Нәрсә беләсең?

    — Ә син нәрсә беләсең? — Этнең сорауга сорау белән җавап бирүе Вахитны тәмам чыгарыннан чыгарды.

    — Мин бит синнән сорыйм — нәрсә булды дим! Ярдәм ит миңа, табарга булыш Җәмиләне!

    Үз тавышыннан үзе куркып китте Вахит. Эт тә койрыгын бот арасына кысты… Ул бүтәнчә сүз куертып тормады.

    — Мин Акколакка ияреп барган идем. Барысын да күреп тордым. Машина артыннан чабып бардык. Шәһәр читендәге бистәдә тукталдылар. Акколак шунда калды, мин сине алырга кайттым. Әйдә, җыен тизрәк, каккан казык кебек җебеп утырма…

    Гадел һаман шунда икән әле.

    Ул да торып басты:

    — Ул дөрес әйтә, тизрәк барырга кирәк.

    Вахит ничек сикереп торганын сизми дә калды. Аннары шап итеп кире утырды. Туктале, тукта… Җанбарның нәрсә әйткәнен каян белә соң бу малай актыгы?

    Вахит үзенең борчулы күңелендә баш калкыткан сорауга җавап табып өлгерә алмый калды, тәмам акылдан шаштыра язып, артында Гаделнең сихри тавышы ишетелде:

    — Вахит абый, мине дә үзегез белән алыгыз әле. Мин бит… этләр телен беләм!..

    — Нәрсә? Этләр телен? Беләсең? Каян беләсең?

    — Нишләп белмәскә… Бөтен балалар да белә… Хәтерләмисеңмени?

    Җитмәсә, елмаеп-көлеп торган Җанбар да:

    — Белә, белә, безнең телне белә, — дип үртәгән була…

    Бүтән сорашып, аңлашып торырга вакыт юк иде, Вахит, ияге белән ымлап, малайга үз артыннан иярергә кушты. Һәм алар, өчәүләп, акка чорналган ишегаллары, бакча-аллеялар аша Җәмилә исемле язмышларын эзләп чыгып киттеләр.

    Юлда барганда Вахит Җәмилә хакында уйламаска тырышты. Исән генә булсын, калганында Ходай Тәгалә булышачак, билләһи булышачак… Ә менә Гаделнең сүзен ул күңеленә якын алды, югалтмаслык, онытылмаслык итеп йөрәгенә беркетеп куйды. Ул аптырап уйланды, хәтта үз-үзе белән бәхәсләшә-бәхәсләшә уйланды. “Ничек була инде бу? Җәмилә Акколак белән сөйләшеп йөри. Гадел дә этләр телен аңлый… Бар дөнья этләр белән аңлашып яшәгән бер вакытта Вахит үзен ниндидер бер изге кеше, пәйгамбәри зат итеп тоеп, шуның белән горурланып, кәпрәеп йөрсен инде, ә?! Адәм көлкесе!”

    Җанбар аларны шактый еракка алып китте. Эт артыннан йөгерә-атлый барганда сөйләшмәделәр. Шәһәр өстенә эңгер-меңгер төшкән саен, Вахитның күңелендә шомлы, хәсрәтле тойгылар көчәя, арта барды.

    Менә ул йорт. Биш катлы “хрущевка”. Подъездда кемдер бар. Эт бит бу! Акколак! Акколак утсыз подъездның төпсез караңгылыгыннан йөгереп чыкты да Җанбар янына чабып килде; койрыгын болгап, аны сәламләргә дә онытмады — баштанаяк иснәп, назлап чыкты…

    Вахитка кинәт әллә нәрсә булды. Ул көч-хәл белән ис-акылын җыеп ала алды. Әмма шундук буыннарыннан язды, баскан урынында тораташ кебек катып калды. Алар Рәдиф дусты яшәгән йорт каршында басып торалар иде! Әнә аның кызыл машинасы да тора. Бүлмәсендә ут бар. Пәрдә артында хәрәкәт сиземләнә. Өй эчендә кемнәрдер йөри сыман…

    Рәдиф... Менә кем икән ул — Җәмиләне чарасызлап интектерүче, урлап алып китүче хәерсез бәндә! Менә кем ул аның яшьлек мәхәббәте…

    Тәрәзә артындагы киеренкелекне Вахит шундук сизеп алды. Керергәме, юкмы? Дусты бит ул аның. Күп еллар бергә яшәгән, ачысын-төчесен бергә татыган дусты… Дусты? Нинди дус булсын ул?! Вахитка күңелен багышлаган Җәмилә аның дусты! Җанбар, Акколак аның дусты! Гадел дә дусты! Ә Рәдиф… Дус микән соң ул? Кәсеп, табыш буенча, дөнья мәшәкатьләре буенча танышы, бары тик шул гына. Вахитның лекцияләре, эше, белеме исәбенә яшәүче бер паразит бәндә… Юк, мондый кеше аңа дус була алмый…

    Үзенең ачышыннан нишләргә дә белмәде Вахит. Ары сугылды, бире сугылды, ничек тә Рәдифнең фатирына кермәс өчен сәбәп табарга тырышты. Андый сәбәп табылмады. Хакыйкать чынлыктан күп мәртәбәләр ачы була. Бу инде сыналган фал.

    Рәдиф ишекне озаклап, теләмичә генә ачты. Үз-үзенә охшамаган иде ул бүген. Ачылып китмичә генә күреште, түргә — эчке бүлмәгә дә чакырмады. Йөзендәге, тавышындагы, хәрәкәтләрендәге каушау чалымнарын, ничек кенә тырышса да, яшереп бетерә алмый үзе…

    — Нәрсә кирәк, Вахит?

    — Иң элек кешечә исәнләш, Рәдиф!

    — Нәрсә? Ә, сәлам…

    — Рәдиф, Җәмилә кайда? Күрмәдеңме?

    — Кем? Җәмилә?

    — Ишеттең бит инде, ник сорыйсың?

    — Гафу… Ну, күрсәм нәрсә диярсең?

    — Нишләттең син аны?

    — Сиңа барыбер түгелмени? Яхшы чакта чыгып кит, Вахит. Җәмилә — минем забота.

    — Юк! Синеке генә түгел инде хәзер!

    — Ә? Нәрсә дисең? Җәмилә синеке дә? У-һу-һу…— Рәдиф ямьсез итеп көлеп, шыңшып куйды…— Ә син беләсеңме, иптәш статист, беренче булып ул миңа бирелде. Ике ел буе минеке булды… Атнасына өч тапкыр күрешә идек… Ун елдан соң тагын очраштык. Санап барасыңмы, статист?

    — Рәдиф, җитте сиңа!

    — Юк, җитмәде әле. Яңа елны хәтерлисеңме? Бу елны “эт елы” дип игълан иткән идек. Аннары эт булганчы эчкән идек… Хәтерлисеңме? Анда да бар иде ул…

    Рәдиф теләгенә иреште: Вахитның зиһене ә дигәнче буталып куйды, уйлары чуалды… Ләкин акылыннан да язмады.

    Ул үзенең кайда икәнлеген, ни өчен килгәнлеген төгәл белә иде.

    — Рәдиф, миңа болар кирәкми. Мин боларны беләм инде. Кайчандыр ул сине яраткандыр да. Хәзер дә, бәлки, онытып бетерә алмыйдыр… Ләкин бүген мин аны яратам, ә ул мине ярата, белдеңме?! Ишетәсеңме, яратам!

    — Миннән калган булса дамы?

    — Их, Рәдиф, син бөтенләй кешелек гаменнән ваз кичкәнсең икән. Мәхәббәттә бер генә кеше була — яраткан кеше генә! Калганнары мөһим түгел, аңлыйсыңмы, мөһим түгел!

    — Баш катырмале шул фәлсәфәң белән! Телеңә салынып, күңелеңне тынычландырасың килсә, башка урын эзлә. Бар, кит моннан!

    — Рәдиф, соңгы мәртәбә сорыйм: Җәмилә кайда? Мин аны алырга килдем.

    — Әнә ул эчке бүлмәдә. Алып кит тизрәк. Юкса бер-бер хәл кылып куюым бар… Төрмәгә утырасы килеп тормый әле…

    Вахит атылып-бәрелеп түр бүлмәгә барып кергәндә, Җәмилә бөрешеп диванда утыра иде. Үксеп, шешенеп беткән. Киемнәренең рәте-чираты юк. Бер кулы белән изүеннән бөтереп тоткан да икенче учы белән күзләрен каплаган…

    — Җәмилә!

    Җәмилә кузгалмыйча утыра бирде. Ә үзенең йөзе буйлап, бармак араларыннан саркып, яшь ага…

    — Җәмилә! Син ничек? Ник дәшмисең? Җәмилә!

    — Вахит…

    — Җәмилә… Әйдә, тор, китик моннан тизрәк! Кайтыйк…

    — Юк, якын килмә миңа, Вахит!

    — Нигә, Җәмилә?

    — Мин… Мин сиңа лаек түгел. Рәдиф минем иң саф чагымны алды. Кайчандыр мин аны яраткан идем…

    — Җәмилә!.. Син минем өчен иң саф кеше, иң саф җан! Син — саф җан гына түгел, сафлыкның үзе, белдеңме?!

    Җәмилә, яшь аралаш, олы, матур күзләре белән елмаеп җибәрде. Ул бу минутта бик мөлаем һәм мәхәббәтле иде! Бөтен куркуларын, борчуларын онытып, Вахит та аңа ихлас сөеп карады. Ул беренче мәртәбә үз язмышының Җәмилә язмышына мәңгелеккә береккәнлеген тойды.

    Шайтан коткысы булды, ахры, Вахит, Рәдиф кереп киткән бүлмә ягына ымлап, сорап куйды:

    — Рәнҗеттеме?

    — Юк. Ул да бит мине ярата, үзенчә ярата. Ләкин көчләп яраттырып булмаганын белми… Шул гына…

    …Урамда буран купкан. Аларны кар сарган Акколак белән Җанбар каршы алды. Гадел дә шунда гына икән… Бераз туңган. Бераз курыккан… Адәм баласы бит — хәлне тиз аңлап алды. Елмаеп җибәрде.

    Аннары, этләргә карап, олыларча әйтеп куйды:

    — Ә сез курыккан идегез…

    Акколак белән Җанбарның койрыкларын болгап, шатланып, сөенеп йөрүләрен үзенчә юрады Вахит: бик тә сөйләшәселәре килә боларның. Әнә күз карашлары ук әйтеп тора, нәрсә булды? Хәлләрегез ничек? Сез хәзер бергәме инде? Бүтән аерылышмассызмы? ди. Тукта, ә нигә аларны ишетми соң Вахит? Нигә элеккечә сөйләшә, аралаша алмый? Тоя алмый… Күңелен аларның нәзберек, изге җаннарына көйли алмый…

    Вахит, тезләнеп, Җанбарның хискә, моңга мөлдерәмә тулы, әмма сүзсез күзләренә баккан килеш, дулкынланып сөйләп китте:

    — Менә шундый хәлләр, дускай. Миндә бит хәзер бүтән хис, бүтән тойгы… Тик шуны бел: мин сине бервакытта да ташламаячакмын! Акколакны да ташламаячакбыз. Сезнең балаларыгыз туар, без аларны карашырбыз, кеше итәрбез. Җәмилә белән безнең дә бәбиләребез булыр. Сезнең балалар белән безнең балалар бергә уйнарлар, сөйләшеп, аралашып яшәрләр… Балалар этләр телен аңлый бит. Мин инде синең белән бүтән сөйләшә алмам. Балаларым сөйләшер. Балаларым аша мин дә сөйләшермен… Шунда тагын аңлашырбыз, яме.

    Барысын да аңлаган, төшенгән кебек, Җанбар мөлдерәмә күзләре белән Вахитка карап тора. Гүя әйтә: “Мин сезгә бәхет телим, кешеләр! Мәхәббәт телим. Минем белән сөйләшмәсәгез сөйләшмәгез, тик бер-берегезне генә яратыгыз, бер-берегезнең кадерен белегез, якыннарыгызны ташламагыз, югалтмагыз, рәнҗетмәгез… Онытмагыз: сезнең җаныгызда безнең шәүлә дә бар…”

    2005

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх