• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    САГЫШЫҢ БУЛСА, СУГА САЛ

    (Повесть)

    1

    Дөреслектә, таш таулардан елгалар ага, зур таш ярылса, эченнән су чыга һәм, Аллаһыдан куркып, таулардан таш ярылып төшә…

    Коръән тәфсире”,

    Сыер” сүрәсеннән 74 нче аять

    Сайдәгә әллә нәрсә булды. Болай да үз эченә бикләнеп яшәүче кыз бөтенләй күңеленә йомылды, дәшмәс-сөйләшмәс булды, көннәрен өйдән, авылдан читтә — Җидесу елгасы буенда үткәрә башлады. Элек-электән: “Сагышың булса, суга сал, халык аңламаса, балык аңлар”, — дигәннәр бит. Сайдә дә моң-сагышын суга салырга уйлады, ахры, әмма ни гаҗәп, һәр китүеннән ул тагын да сагышлырак, ямансурак булып кайтты…

    Рәхилә кызын бу сәер гадәтеннән тыярга тырышып карады. “Суны сагышка, диләр, балам, йөрмәле шунда, су җеннәренең алып китүе бар, быел да кар өстендә аларның ялан тәпи эзләрен күргәннәр… Алып китмәсәләр дә, алыштырып, җиңеләйтеп куймагайлары…” — дип, бер генә түгел, йөз мәртәбә әйтте.

    Сайдә аны тыңларга уйламады да. Иртән торуга, җилкапка келәсенә бау ташлап, Җидесу елгасына алып баручы үр сукмакка төшә. Бу сукмак буенда берничә чишмә агып ята. Сайдә аларның һәрберсеннән берәр уч су эчеп китә, гүя ул шулай Җидесуга үзенең киләсен алдан ук хәбәр итеп куя…

    Рәхилә үзенең ана күңеле белән аңлый да соң, — Сайдәсе болай гына, юктан гына йөрми. Язмышын эзләп йөргән кеше генә шулай онытылып, сагышланып йөри ала. Газиз анасын тыңламыйча чыгып китә ала. Язмыш эше бу, язмыш… Бүтән нәрсә түгел.

    Ә бәлки? Бу хакта бик ачылып уйларга кыймаса да, Рәхилә кызындагы үзгәрешләрне тагын бер нәрсәгә юрарга тырышып карады. Кияүгә чыгарга, тормыш корырга вакыты җитмәгән микән аның? Шуңа да яшь күңеле ялкынсынып йөрми микән?

    Ә бит Сайдәгә әле егерме яшь кенә. Ике ел элек мәктәпне тәмамлагач, колхоз фермасында сыер савып йөргән иде. Начар эшләмәде, гел алдынгылар рәтендә булды. Ләкин быел яз колхоз таралды, колхоз белән бергә ферма да таралды. Калган малларны элек тирече булып йөргән Хөсәен сатып алган, диләр. Ул хәзер фермер булып йөри икән.

    Кияүгә сораучылар бар барын. Шул ук Хөсәеннең Рәзил исемле малае Сайдәгә аяк атларга да ирек бирми, йөдәтепме йөдәтә. Шул бәйләнчек аркасында Сайдә Хөсәеннәргә эшкә бармады. Урамда очраганда да аулак почмакка сөйрәп җәфалый бит ул. Югары очтагы Зәйтүнә балага узгач, аның кем икәнлеге ачылды ачылуын… Ләкин бу азгын бәндәне берни эшләтә алмадылар, район прокурорына сыер илтеп котылган, диделәр. Булыр да. Әтисе тоткан малларның итен сату белән шөгыльләнә бит ул. Хәзерге вакытта районда май заводы төзеп ята, ди. Авылга яңа тегермән корырга уйлый, ди…

    Сайдәгә әйтмичә генә, әллә ничә мәртәбә Рәхиләгә дә сүз катып карады Рәзил. Юмалап булашты, янаган кебек тә булды. Берсендә ике капчык бодай китергән, күз дә йоммыйча:

    — Сайдәне бирсәң, байлыкка күмәм, әлегә менә шулар, — дип тора, оятсыз.

    Күмәр дә анысы, тирә-якта бер бай бит ул; тик бер байлык белән генә нишлисең, ярты айлык кына бит ул.

    Рәхиләләрнең оннары бетеп, иписез утырган чаклары иде.

    Кашларын җыерып булса да:

    — Нәрсә эшлим мин бу ашлык белән, аны ничек, кайда тарттырыйм?.. Җидесудагы тегермән туктаганга да бишбылтыр бит инде, — дип сөйләнде.

    Рәзил ике капчык бодайны кире алып китәргә мәҗбүр булды, әмма, ике көннән өч капчык он итеп, кабат китереп куйды…

    Бу хакта Сайдә дә белде. Әнисенә бик нык үпкәләсә дә, дәшмәде. Аның җир белән күк арасында яшәгән вакыты иде шул. Алай гына микән? Шундый адәми җаннар була, алар тормыштан түгел, тумыштан гамьле, сагышлы булалар. Сагыш — аларның гомер юлдашы, җан җылысы, хәтта… рухи таянычы да.

    Сайдә кечкенәдән боек карашлы, моңсу йөзле кыз иде. Кеше күзенә күренеп үсмәде. Өйдә чигү чигеп тик утырды. Сигез яше тулганда, әтисе үлеп китте. Нәрсәдән үлгәнен дә белми калдылар. Бик ярата иде Сайдә үзенең әтисен. Алар икәүләп Җидесуга балыкка йөриләр иде, яр буенда утырганда, әтисе аңа кызыклы тарихлар сөйли иде. Бу тарихлар бер дә әкиятне хәтерләтмиләр, Сайдә аларга бөтен күңеле белән ышана иде. Бигрәк тә Түләк белән Сусылу хакындагысын тыңлаганда, Сайдәнең кечкенә йөрәге ярсып тибә башлый иде…

    Бачман хан — бер хан углы иде, халкы, нигъмәте, акчасы күп, йорты киң иде. Алтмыш егет хезмәтчесе бар иде, һәрберсен баласыдай киендереп, бизәп йөртер иде. Алтмыш беренчесе Миркасыйм углы Түләк атлы иде. Түләкне хан үз катына алды.

    Көннәрдән бер көнне Бачман хан ауга чыкты. Нинди генә кош очса да, аны Түләкнең ябалагы ала торган булды. Алтмыш егет аңа көнләшеп, хөсетләшеп карадылар, атының тоягына үткер тимер кадак суктылар. Хозыр Галәйһиссәлам очрап, Түләккә әйтте: “Әй углым, алтмыш егет, сиңа дошманлык кылып, атың тоягына үткен тимер кадак суктылар. Шушы “Исме әгъзам” догасын укып өшкерсәң, кадаклары төшеп, атыңның аяклары сау булыр”, — диде.

    Иртә булды. Атларына атландылар. Түләк бер күл буена китте. Егетләр хәйлә уйладылар. Берсе Түләк атының йөгәнен алып, икенчесе бик каты итеп камчыларга килештеләр, ат үзенең иясен бәреп-сугып калдырырга тиеш иде.

    Чынлап та, Түләкнең аты алты көн туктамыйча чапты, җиденче көнгә чыккач, ул олы дәрья буена килеп туктады.

    Ул сәгатьтә Түләк үзенең аты туктап калган җирдә бер кызны күрде: йөзе гаять гүзәлдер, кем күрсә, гыйшкыннан җан бирердәй булыр иде. Ул су пәрие Чачдар хан дигән падишаһның Сусылу исемле кызы иде. Бу кыз, Тәүләкнең аты туктаган җиргә килеп, һәр иртәдә чәчен тарар иде. Кыз чәчен тарап утырган вакытта, Түләк, атыннан төшеп, аның янына килде. Кыз тоймады. Чәченең озынлыгы алтмыш карыш бар иде; чәчен ике яңагына салып, тарап утырган вакыты иде. Түләк килеп кызга сәлам бирде. Кыз, чәчен йөзеннән күтәреп, әйләнеп карады, Түләкне күрде, аһ итеп, үзалдына әйтте: “Бу егетне берзаман алдаламасам, ияреп китүем бар”, — диде. Кызның ул сәгатьтә барча тәне калтырады, торырга һич дәрманы калмады. Түләккә ул шундук гашыйк булды…

    Түләк кызга җыру әйтте:

    Инеп килдем атымнан,

    Имде күрәсең үзеңә,

    Сәлам бирдем мин сиңа,

    Айтик күрекле йөзеңә.

    Гашыйк булдым мин сиңа —

    Нәзек зифа буеңа,

    Сүзең әйтче, Сусылу!

    Кыз Түләккә әйтте:

    Мин усалның үзенә

    Гашыйк булма, бай углы;

    Безнең җирләр каты җир,

    Түзалмассың, бай углы;

    Хаста булып үләрсең,

    Кайтып киткел, бай углы! —

    дип, Түләкне калдырып, үзе суга чумды. Алтмыш карыш чәченең алты карышы суга кермәгән иде — Түләк кызның чәчен беләгенә урап алды. Шулай ияреп барып, кыз судан чыкканчы беләгеннән җибәрмәде…”

    Сагышлы кеше ятим үсәргә тиеш, дигәндер инде, Ходай Тәгалә Сайдәнең әтисен бик иртә үзенә алды, аның каравы әнисенә ныграк якынайтты, бер җан, бер тән итеп, бер-берсенә беркетеп-ябыштырып куйды. Бер итеп бетерә алды микән соң? Әнә бит Рәзил белән ничек сөйләшеп, килешеп йөргән аның әнисе… Аны ничек тә аңларга тырыша Сайдә. Ялгыз бит ул. Ә ялгызлык авырудан да, шаукымнан да хәтәррәк…

    Бүген шул хакта уйланып йөрде Сайдә. Ана күңеленә изгелек кыяфәтендә үтеп керергә тырышкан Рәзил хакында. Мәхәббәт хисен, сөйгән ярларны сатып алып була микәнни соң? Мәхәббәт язмыш кебек бит ул, исәп-хисап белән бер уртаклыгы юк аның. Әнә бит Түләк батыр, үзенең мәхәббәте өчен, Сусылуга ияреп, дәрья төбенә үк төшеп киткән, үзен айсыз, көнсез дөньяга дучар иткән. Шулайдыр, мәхәббәт — үзе кояштыр. Бөтен кайгыларны оныттыра, караңгы дөньяларны, уйларны яктырта торган изге кояштыр… Их, килсен иде Сайдәгә дә шундый мәхәббәт! Очрасын иде бер батыр егет! Сайдә аның белән җиде кат күккә дә, җиде кат җир астына да, хәтта, Түләк кебек, су астына да төшеп китәргә риза булыр иде.

    Җидесуның буйларыннан

    Таптым ал кашлы йөзек.

    Су төпләренә төшсәң дә,

    Алып чыгармын йөзеп…

    Сайдә үзалдына җырлап җибәргәнен сизми дә калды. Ул бит әле җырларга ярата! Анысы да әтисеннән. Ул Сайдәгә бик күп җырлар өйрәтеп калдырды. Әтисе кебек, Сайдә дә халык җырларына Җидесуны кушып җырлый. Аны кушсаң, җыр тагын да моңлырак, мәгънәлерәк чыга. Уйлап, борчылып, кайгырып утырасы да юк, бары тик тоясың гына, шушы дөньяны, табигатьне, агачларны, елганы, андагы һәрбер дулкын чайпалышын тоясың… Җыр кешегә шуның өчен кирәк тә — тояр өчен; ә тоем ул — изгелек, илаһилык билгесе…

    Җидесуларны буйласам,

    Буйласам — буйламасам,

    Уйламасам гына йөрим,

    Һуштан язам уйласам…

    Җидесу елгасы — бик кызык, хәтта сәер елга. Камышлы авылын урап чыга да Агыйдел ягына китеп югала ул. Ә менә аның каян агып килгәнен төгәл генә әйтә алмыйлар. Ул якка ерак барырга тырышмыйлар. Куе, кара урман төпкеленнән ургылып килеп чыга, ди ул, шул гына мәгълүм…

    Җидесу сулары кебек

    Тар сулар булмас инде.

    Минем йөрәккәем кебек

    Ярсулар булмас инде.

    Үзе тар гына булса да, тирән һәм гайрәтле елга ул. Җидесу аша йөзеп чыкканда, атлар ага торган булган. Ул үзенә алган адәм балаларының исәбе-хисабы юк, ди. Анда су җеннәре яши дип тә сөйлиләр. Камышлыга килгән зыянны шуңардан күрәләр дә. Су өстеннән салмак кына ага торган томанга төренеп йөри, имеш, бу су рухы. Ә үзе чын кеше кебек, ди…

    Җидесуларда күк томан,

    Җилсез таралыр микән?

    Сагышлар уратып алса,

    Кемнәр аралар икән?

    Бу “су җене”н кайчандыр тегермәнче булып торган Аманулланың өрәге дип тә сөйлиләр. Күргән кешеләр дә бар икән — тач шул тегермәнче, ди… Кайчандыр аны хатыны белән бергә тегермән ташы басып үтергән булган, җиде яшьлек малайлары сәер генә юкка чыккан. Сайдә әле дә хәтерли — бу мәрхүмнәрне аның әтисе белән бер көндә күмделәр… Кешеләр, бер-берсенә пышылдашып: “Бер көндә өч сәер үлем…” — дип сөйләнделәр.

    Сайдә боларның барысын да аермачык хәтерли. Шул вакытлар турында уйлый башласа, йөрәге жу итеп китә, шундук теге тегермәнчеләр белән бәйле шомлы фаҗига исенә төшә… Шуңа күрә дә ул елга буйлап ерак бармый, урман эченәрәк бераз керә дә, Камышлы авылы күренер-күренмәс кенә калгач, тегермәнгә алып бара торган юлдан ярга таба тайпыла, аннары, тезләрен бөкләп, куе, тыгыз булып үскән бәбкә үләненә утыра… Текә ярга сырпалана-сырпалана агучы суга төбәлә… Ара-тирә генә карашларын күтәреп, чәбәләнә-чәбәләнә урман куелыгына кереп киткән елга очына карап ала, үзе дә, күңеле белән шул елга суына ияреп, серле дә, шомлы да Карурманга кереп китә. Әйе, халык аны ничек бар шулай — “Карурман” дип йөртә. Менә шул Карурман эченә Җидесу буйлап ярты чакрымлап кергәч, кыя-тау кебек караеп, тузып, зәгыйфьләнеп, бер якка кыйшайган су тегермәне каршы ала да инде. Елга буйлап тагын да арырак китсәң, җиде инеш суының, бергә кушылып, елга булып ага башлаган урынына җитәсең… Җидесуның атамасы да әнә шул инешләрдән алынган булып чыга.

    Елганың сере моның белән генә бетми әле. Әлеге җиде инеш суы да, җиде яклап, кеше үтә алмаслык куе әрәмәләр, төпсез сазлыклар белән уратып алынган Ябалак тавы төпкелләреннән чабып килеп чыга… Ул таудагы иңкүлекләр, мәгарәләр хакында риваятьләр йөри Камышлыда! Оча торган кеше турындагысы бигрәк тә кызык һәм… куркыныч. Имеш, ул кеше кыяның иң очына менә икән дә, кулларын канат кебек як-якка җәеп, астагы елга куенына башы белән төшеп чума икән. Югалган малларын эзләп йөрүче көтүчеләр күреп калган…

    Ябалак тавына бик йөрергә кушмыйлар. Шулай да бала чагында Сайдә, әтисенә ияреп, берничә мәртәбә шул якларга барган иде. Җиде су бергә кушылган урында елга җәелеп, киңәеп китә. Әнә шул дәрья сыман урында балык күп була торган иде. Тегермән тирәсендәге яр куышлыкларында да балык әйбәт эләгә. Тирә-яктагы күлләрдә дә…

    Әйе-әйе, Җидесу елгасыннан читкәрәк тайпылып, урман куелыгына керсәң, шунда ук күлләр тезмәсенә тап буласың. Ниндиләре генә юк аларның — Сары күл, Ачылы күл, Сагышлы күл, Елак күл, Сакаллы күл, Тулгак күле… Һәр күлнең, һәр исем-атаманың үз тарихы бар. Хәзерге Камышлы кешеләре аларны белеп тә бетермиләр инде. Имеш, бу күлләрнең суы җир астыннан үзара тоташып беткән, алар хәтта Җидесу елгасына кадәр саркып чыгалар, ди… Элегрәк моңа бик ышанмыйлар иде. Ачылы күлдә батып үлгән кунак кызын Җидесудан табып алгач кына моның шулай булуына тәмам ышандылар.

    Тегермән янындагы ике текә яр арасына асылмалы күпер тартылган. Аның да сере бар — һәр язда, кешеләр ул якларга барып җиткәнче, күпернең сынык такталарын, җимерек киртәләрен кемдер төзәтеп, алыштырып куя. Элек бу эшне тегермәнче Аманулла башкарган, хәзер ул аның өрәгенә калган, дип тә сөйлиләр… Тәүбә-тәүбә, Алла сакласын! Иң мөһиме, кешеләр килгәндә, ул күпер йөрергә әзер булып тора, ди…

    …Бүген елга тыныч ага. Өстеннән дулкыннар да йөгерешми, яр читендәге күбек тә калын түгел. Җәй уртасында елга нәкъ шулай була. Җитмәсә, аның кытыршы йөзен тупыл мамыгы сырып алган…

    Ниндидер серле-сихерле, хәтта моңлы, шомлы, шаукымлы мәл бу. Елга өчен генә түгел, күңел өчен дә. Иң мөһиме, Сайдә бу моңны аермачык тоя, сизә. Җаны белән, язмышы белән тоя. Аңлап бетерми, бу әллә ни әһәмиятле дә түгел, тоя гына.

    Шуңа күрә тирән уйларга бирелеп, борчылып уйланмый, бары тик моңлы итеп җырлый гына:

    Җидесуның суы салкын,

    Төбе комлыга күрә;

    Моңлы җаннарны яратам,

    Үзем моңлыга күрә.

    Кичке эңгергә дә күп калмаган. Әмма кайтасы килми. Җидесу буенда тагын утырасы килә, җырлыйсы килә, шушында мәңге каласы килә!..

    Җидесуларны буйлама,

    Бик күп уйлар уйлама;

    Бик күп уй уйлаган бала

    Була икән дивана…

    — Дивана булып каласың бит инде, кызым, йөрмә шул су буйларында дип ничә мәртәбә әйтергә кирәк сиңа?!

    Сайдәне әнисе орыша-орыша каршы алды. Бер сүз дә җавап кайтармыйча, кыз әнисенә булышырга кереште, көтүдән кайткан малларны ябып, сыерларын саварга әзерли башлады. Ләкин Алмакайны саварга туры килмәде — аның имчәгендә бер генә тамчы да сөт юк иде…

    — Сауганнар… — Рәхилә, ниндидер бәлагә тарган кеше кебек, сөмсере коелып, буыннары йомшап, утар коймасына сөялде.

    Авыл көтүендәге сыерларның сөтсез кайтуы хакындагы хәбәрләр моңа кадәр дә ишетелгәли иде. Бу хәлне төрлечә юрап карадылар. Кемдер әлеге хилаф эшне яланда уйнап көн итүче авыл балаларыннан күрде, кемдер урманнарда яткан качкыннар, әтрәк-әләмнәр хакында гәп куертты, өченче берәүләр: “Бу теге Су җененең эше генә, бүтәнчә түгел”, — дип, авыл халкының болай да шик-шөбһәле күңеленә шом җибәрде…

    2

    Ул — Аллаһ — күктән яңгыр иңдерде дә һәр елга үзенең микъдарынча агар булды; кечкенә булса да, зур булса да, елгадагы ташу суы үз өстенә чыккан күбекне күтәреп агар…

    Су — Коръәннең мисалыдыр, әмма күбекләре — батыйль диннең мисалыдыр…”

    Коръән тәфсире”,

    Күк күкрәү” сүрәсеннән 17 нче аять

    Бүген көн аеруча матур. Үзенчә матур. Әле кояшлы, әле яңгырлы. Яңгыр явып китә дә кояш чыга, явып китә дә кояш чыга. Гел шулай — җәйнең тап уртасында шундый берничә көн булып ала. Борынгылар бу мәлне “Тәңре туган көннәр” диләр. Ягъни дөнья яралган көн. Су белән уттан яралган бит ул. Кешеләр дә, бөтен тереклек тә… Шулай да иң беренче су булгандыр. Чөнки бүтән бөтен нәрсәләргә дә җан Тәңребез тарафыннан иңдерелгән, ә су башта ук җанлы булган. “Су — дөньядагы иң тере әйбер,— ди иде Сайдәнең әтисе. — Су — тормышның, яшәүнең нигезе; җан да уттан түгел, судан укмашкандыр әле, әнә бит фәндә язылган: кешенең күпчелек өлеше судан тора, диелгән…”

    Бер чыланып, бер кибенеп Җидесуга таба баручы Сайдә үзенең уйларыннан үзе куркып китте. Куркырлык та, аптырарлык та шул — ул соңгы вакытта дөнья, галәм, кешелек, тереклек гаменә бирелеп, яшәешнең асылы, тормышның мәгънәсе хакында күп уйлана икән. Дөресен генә әйткәндә, ул зур дөнья өчен җаваплылык тоеп яши башлаган икән.

    Кеше якындагы бәхетен, дөресрәге, язмышын тойганда шулай була. Гүя менә хәзер, берничә мизгелдән аның тормыш юлы, кискен борылып, бөтенләй бүтән якка кереп китәчәк, бу юлның очында аны изгелек һәм ихлас мәхәббәт каршы алачак…

    Җидесу буенда Сайдәне юл читендә печән чабып йөрүче Мәннән карт каршы алды. Сайдәләр урамында яшәүче бу карт аларга әтисе ягыннан туган тиешле. Ләкин алар аралашмыйлар. Сайдәнең әтисе аны яратмаган, алар арасында ниндидер серле мөнәсәбәтләр булган. Ул серне мәрхүм үзе белән кабергә алып киткән.

    — Нишләп кенә йөрисең, кызым?

    — Менә су буена төштем әле…

    — Анысын күрәм. Нинди эшең төште, димен…

    — Эшем юк. Болай гына йөрим.

    — Сәер бит бу, балакай. Ялгызың гына су буенда йөрүең, димен.

    — Сәер? Ә нишләп сәер булсын?

    — Хәзер бит без барыбыз да эш кешеләре. Ә син… эшсез генә йөрисең… Шул сәер дә.

    — Бер дә сәер түгел, Мәннән абзый. Мин йөрим, уйлыйм, җырлыйм…

    — Кара аны, балам, урманның да, суның да шаукымы тиеп куя кайчакта адәм баласына. Урман зәхмәте, су сихере кагылмасын, шуңа борчылып әйтүем…

    — Борчылуың өчен рәхмәт, Мәннән абзый. Син дә әни әйткәнне әйтәсең. Бернәрсә дә булмас, бездә табигать әйбәт ул, игелекле, мәрхәмәтле…

    — Шулай була күрсен. Тик… барыбер… озак йөрмә, яме?..

    — Ярар, Мәннән абзый, озак йөрмәм. Сау булып тор…

    Сайдә елга буйлап эчкәрәк керде. Авыл күздән югалып, алда иске су тегермәненең килбәтсез шәүләсе караеп күренә башлады. Ләкин Сайдә бер тамчы да курыкмады, хәтта шикләнмәде дә. Әле урман эченнән, әле елга буендагы үзәнлекләрдән чалгы кайраган тавышлар ишетелеп кала, әле машина-трактор тавышлары гөрләп куя, кайдадыр якында гына көтү йөри. Беренче карашка гына тыныч кебек; искә алып торсаң — бөтен җирдә тормыш кайный, дөнья шаулап тора…

    Сайдә тагын да эчкәрәк керергә булды. Янәшә пар сукмакны хәтерләткән иске арба юлыннан атлый торгач, ул җил-яңгырдан караеп торган мәһабәт тегермәнгә килеп чыкты. Шунда ук алъяпкыч кесәсендә йөргән түгәрәк көзгене капшап куйды. Ялт кына кулына алып, үрелеп карады. Ап-ачык йөзе дә, зур зәңгәрсу күзләре дә, ярым ай кебек зифа кашлары да, тар, матур иреннәре дә, яңгырда чыланып, кояш астында бераз бөдрәләнеп кибә башлаган чәчләре дә үз урынында иде. Хәтта бит очларындагы мәхәббәт чокырлары да кояшлы яңгыр астында уңмаган, юылмаган булып чыкты…

    Кинәт көзгене исенә төшерүе юктан түгел. Бу да әтисеннән калган гадәт. Явыз рухлар, җен-пәриләр куа чыкса, артка ташлап калдыру өчен кирәк ул. Әкиятләрдәге кебек. Ике арага ташласаң, көзге шунда ук үтеп булмаслык дәрья-суга әверелә дә явыз затларның юлын бүлә, сиңа якын җибәрми…

    Дөрестерме, юкмы, әмма Сайдә моңа ышана, үзе белән һәрвакыт көзге йөртә. Аның әтисе бервакытта да ялган сөйләми иде. Шүрәленең судан курыкканын да, өрәкләрдән су сибеп котылып булганын да, күз тиюдән җиде вакыт чишмә суы яисә иртәнге чык белән юынып терелеп булганын ул әтисеннән ишетте. Менә әле дә әтисенең рухы аның белән кебек; ул кызын төрле бәлаләрдән саклап, аралап бара кебек…

    Әтисен исенә төшергәч, Сайдә батыраеп китте. Кара такталары белән өркетеп каршы алган су тегермәне аның күзенә бераздан җимерек алачык булып кына күренә башлады. Аның инде чыгыры юк, ялгашлары тузып, чәчелеп ярда ята. Ишек-тәрәзәләре шар ачык; су эчендәге терәү баганалар янтаеп авып төшкән дә, тегермән диварларын җимереп, эчкә кергән… Тирә-ягында ватык арба тәгәрмәчләре, мичкә кыршаулары, иске-москы такта-киртәләр ята.

    Кошлар күп икән монда. Каргалар… Шулай да иң күбе күгәрченнәр… Араларында аклары да бар. Ак күгәрченнең әйбәткә юралуын Сайдә белә. Шуңа күрәме ул, тагын да ышанычлырак атлап, тегермәнне узып киткәнен сизми дә калды. Тиздән иске ат юлыннан калган пар эз ялгыз сукмакка әверелде. “Кеше йөри икән әле моннан, — дип уйлап куйды Сайдә, тирә-якка шом биреп торган мәһабәт нарат-чыршыларга, биек усакларга игътибар итмәскә тырышып. — Балыкчылар, аучылар йөридер инде. Әллә… рухлар эземе бу? Әнә бит сукмак юлында бер эз дә юк. Кешеләрдән соң эз булырга тиеш иде! Йөргәннәр, ә эз юк… Сәер бу… Нишләп булмасын, әнә бер эз. Сайдә алдыннан гына кемдер ялан тәпи үтеп киткән. Ләкин бала-чага түгел бу. Нишләп? Олылар яланаяк йөрмиме әллә? Кыр сукмагында яисә юл тузанында яланаяк йөрү үзе рәхәт ләса…”

    Сайдә дә чүпрәк чүәкләрен салып кулына тотты. Шунда ук сукмакның дымлы комында, баягы зур эз янында, Сайдәнең ялан тәпиеннән төшеп калган кечкенә тамга пәйда булды.

    Алда Җидесуның туган бишеге — киң дәрья күренде. Елга да, дәрья да тынгысызланып, күбекләнеп ага бүген. Яңгыр явып торган көнне су күбекле була шул. “Кешеләр судан яралса, яман затлар аның күбегеннән барлыкка килгән”, — дип сөйли иде Сайдәнең әтисе.

    Бер сөзәк урынны сайлап, кыз су буена йөгереп төште, аннары, тубыктан суга кереп, аягына килеп сырпаланган дулкыннар назына рәхәтләнеп, түргәрәк узды… Әтисе белән балык тотып утырган урыннарны карап үтте, каршы ярдагы карлыгач ояларын күзәтте…

    Кинәт ява башлаган яңгыр шулай ук кинәт кенә туктап калды. Сайдә, яр башына менеп, якындагы куш каен төбенә барып сыенганчы, манма су булды. Юкка йөгергән икән, ул арада кояш чыгып, бөтен тереклекне өтеп-яндырып алырга теләгәндәй, зәһәр кыздыра башлады. Сайдә, күлмәген салып, каен ботагына элде, үзе, шәрә тәнен кояшка күрсәтергә кыенсынып, каенның җиләс ышыгында урын җайлады…

    Яңгырдан соң су өсте караеп тора. Хәтта кояш та яктыртып бетерә алмый аны. Әкиятләрдә генә сулар сөттәй ак була бит ул… Әкиятләрдә генә сөт дәрьялары була…

    Шунда ук Сайдәнең ниндидер сер-могҗиза сизенеп җилкенә башлаган күңелендә Түләк белән Сусылу хакындагы дастан яңарды.

    Сусылу, Түләкне каратып, үзе суга чумды. Алтмыш карыш чәченең алты карышы суга кермәгән иде — Түләк кызның чәчен үзенең беләгенә урап алды. Шулай барып, кыз судан чыкканчы, беләгеннән җибәрмәде.

    Берзаман Түләк көн, ай күренмәс җиргә чыкты. Бер пулат-сарай торыр. Аның алдыннан бертөрле инешләр агып барыр — берсе балдан, берсе сөттән, берсе нурдан, калган дүртесе судан иде. Түләк кызның чәчен һаман җибәрмәде. Кыз Түләккә әйтте: “Инде син — минеке, мин — синеке, чәчемнән җибәр; мин сарайга керим, түшәк салыйм, аннан соң сине чакырып алыйм”.

    Түләк кызга әйтте:

    Алты көн дә җиде көн

    Атым алып килердер;

    Алдамачы, Сусылу,

    Ай йөзеңнән бер үпми,

    Һич җибәрмәм, Сусылу!

    Аннан соң кыз әйтте:

    Алты көн дә җиде көн

    Атың алып килердер;

    Ашыкмачы, бай углы,

    Бар буем синекедер;

    Сабыр итче, бай углы!

    Кыз шулай дигәч, Түләк аның чәчен җибәрде. Кыз, сарайга кереп, бикләрен төшерде. Шул сәгатьтә сарайның Түләк басып торган җире һавага калыкты, әмма өч көн, өч төн үтсә дә, кыз Түләк янына чыкмады. Түләк намаз өстендә догалар укып әйтте: “Илаһи, бу кызны, кауме-халкы, малы-туары белән бергә, көн эсселеге белән бергә дәрмансыз ит!” — диде.

    Шул сәгатьтә сарай тирәсендә аккан җиде елга да — бер бал елгасы, бер сөт елгасы, бер нур елгасы һәм дүрт саф сулы елга — барысы да тәмам корып беттеләр, һичбер эчәрлек су калмады, тереклек ияләре тәкатьсез булдылар…”

    Сайдә, үзен-үзе белештермичә, үзалдына пышылдап әйтеп куйды: “Җиде су, монда да җиде су!” Аның әтисе дә белгән бу хакта! Шуңа да Сайдәгә Сусылу белән Түләк әкиятен сөйләгән…

    Сайдә уйларының очына чыгып җитә алмады, елга өстендәге күк йөзендә яшен чыбыркысы уйнап алды, аннары бөтенләй икенче яктан — су тегермәне тирәсеннән — галәм арбасы гөрелдәп узды. Ап-аяз көнне яшенле яңгыр башланды. Сайдә, күлмәген аннан-моннан гына эләктереп, каенның куерак ышыгына кереп чумды. Тирә-якны сырып алган сәрби куаклары арасыннан башын чыгарып, Җидесу дәрьясына төбәлде.

    Һәм шунда ук ах итте! Телсез калды. Телсез генә түгел, аңсыз, хәтта җансыз кала язды. Яңгыр тамчылары биюеннән шадраланып, кытыршыланып торган су йөзе буйлап Сайдәгә таба бер сәер җан иясе йөзеп килә иде! Әллә яңгыр пәрдәсе шулай котсыз итеп күрсәтәме аны? Бер нәрсә ап-ачык иде — бөтен су өслеген тутырып таралган озын чәчле, алгарак чыгып торган зур күзле, килбәтсез озын куллы, гәрәбә тәнле бу җан иясенең адәми затлар белән бернинди уртаклыгы да юк иде.

    Әллә яңгырдан, әллә куркудан Сайдә калтырана башлады. Тагын яшен яшьнәде, күк күкрәде.

    Кыз, елга өстеннән күзен алмыйча гына, яшенгә карата әйтелә торган әфсенне исенә төшерде:

    Ялт итте, йолт итте,

    Елгага төшеп китте…

    Тфү, тфү, тфү!

    Елгага төшеп китте…

    Сайдә бер нәрсәне чамалап алган иде: бу гыйбрәтле зат — су заты, бәлки әле аның ияседер, рухыдыр? Су анасыдыр? Риваятьләрдәге кебек, чәчләре ничек озын… Юктыр. Су анасы түгелдер. Әнә бит ул ничек киң алып йөзә, яурыннары калын, аркасындагы мускуллары бөкрәеп өскә калкып чыккан…

    Яңгыр басылгандай булды. Су заты, йөзеп килгән җиреннән кинәт туктап калды, бермәл нәкъ Сайдә басып торган якка, яр буендагы куш каенга төбәлде… Сайдә тын алырга да, күзләрен йомарга да куркып, баскан урынында тораташ кебек катып калды. Су заты тагын бераз карап торса, билләһи, йөрәге ярылып, җан тәслим кылыр иде. Ярый әле теге хәшәрәт, бу якка карап торган килеш, салмак кына су астына чумып китте. Бүтән күренмәде. Һичшиксез бу Су җене иде, юкса ул су астында ничек яши алыр иде?

    Сайдә, куышыннан чыгып, авылга таба йөгерде. Юлда тагын Мәннән карт очрады. Ул аты-ние белән бергә, иске тегермән ышыгында басып тора иде.

    — Нәрсә булды, кызым, җеннәр куамы әллә?

    — Мәннән… абзый… анда… анда… Су җене бар… Үзем күрдем… Елгада йөзеп йөри иде…

    — Ә? Җен дисеңме? Беләм мин ул җенне.

    — Беләсең? Каян беләсең?

    — Күргәнем бар.

    — Ничек инде? Ник бу хакта беркемгә дә әйтмисең?

    — Ни файда?.. Барыбер беркем дә ышанмаячак… Көләчәкләр генә…

    — Нигә көлсеннәр, чын бит ул, чын! Үз күзләрем белән күрдем!..

    — Үзе күрдеме соң сине? Күрсә — әйбәткә түгел.

    — Белмим… Бәлки, күргәндер дә… Бик озак карап торды. Аннары чумып китте… Кем ул, Мәннән абзый, ә? Кем ул?

    — Кем булсын, Ходай бәндәсе…

    — Җен түгелмени?

    — Эчендә кем утырадыр, тыштан кеше ул.

    — Су кызымы?

    — Юк шул, Су егете.

    — Ә? Су егете дә буламыни? Су кызы, Су анасы хакында гына сөйлиләр бит…

    — Артык күп сорашасың син, балакай, әйдә утыр, кайтыйк булмаса… Әнә яңгыр да туктаган…

    Алар кайтканчы сөйләшмәделәр. Карт атын тиргәп кайтты. Сайдә бу гаҗәеп хәлләрне ничек итеп әнисенә сөйләячәге хакында уйлап барды.

    Ләкин аңа бу хакта кемгә дә булса сөйләргә туры килмәде.

    Аерылышырга вакыт җиткәч, Мәннән карт кискен генә әйтеп куйды:

    — Кызым, бу хакта дәшмәвең хәерлерәк. Хәтта әниеңә дә әйтмә. Шулай кирәк.

    Сайдә, каршы әйтеп, сорашып тормады. “Ярар”, — диде дә өенә йөгерде. Җидесуда йөзеп йөргән Су егете хакында беркемгә дә әйтмәде ул. Әнисенә бик әйтәсе килсә дә, телен тешләп түзде; әйтсә, аның үзенең тормышы, язмышы гына түгел, бөтен дөнья кителер, уалыр төсле тоелды аңа.

    3

    Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды…

    Вә ул — Аллаһ — җир өстендә дәрьяларны бар кылды һәм файдаланырга сезгә имкяният бирде…

    Вә ул, җир тетрәсен өчен, аның өстенә мәхкәм тауларны ныгытты вә сезгә елгалар бар кылды, җирдә һәм диндә юллар бар итте; шаять, Аллаһ күрсәткән туры юлдан китәрсез!

    Коръән тәфсире”, “Нәхел”

    (Умарта кортлары) сүрәсенең 4,

    14—15 аятьләре

    Җен-пәри күргән кешенең холкы үзгәрә, диләр иде, дөрес икән. Сайдәне күрше-күлән генә түгел, әнисе дә таный алмады. Аның кызын бер көндә алыштырдылар да куйдылар. Ул Җидесуга бармас булды, моңаеп-сагышланып утырмас булды, әнисеннән бер тотам да калмыйча, көйсез бала кебек ияреп тик йөрде. Моңа кадәр сөйләшмәгәннәрен кире кайтарырга теләгәндәй, бертуктаусыз сөйләнде, мең сорау биреп, әнисен йөдәтеп бетерде.

    — Әнием, әйт әле, син яшь чакта нинди идең?

    — Әнием, син әтиемә яратып чыктыңмы?

    — Әнием, мине каян алдыгыз, кәбестәдәнме, әллә Җидесудан тоттыгызмы?

    — Әнием, мәхәббәт нәрсә ул?

    Иң ахырдан бөтенләй сәер сораулар бирә башлый.

    — Әнием, син җен-пәриләргә ышанасыңмы?

    — Алар нинди була? Акмы, карамы? Күзләре нинди?

    — Шул ук кешеләрдер, әмма алар ниндидер бер могҗиза ярдәмендә табигатьтән туганнардыр, әйеме?

    — Әнием, Су аналары, Су кызлары бар бит, ә менә Су егете буламы, юкмы? Ә?

    Баштагыларына Рәхилә ничек тә җавап бирергә тырыша, ә менә җен-пәриләр хакында сүз чыккач, аптырабрак кала. Бар, дисә, хәвеф-хәтәрдән, кызның күңеленә тәшвиш кертүдән курка. Юк, дисә, хакыйкатькә хилафлык килер кебек. Бар бит алар, бар, моны бөтен кеше белә. Күзгә генә күренеп йөрмиләр. Су кызы булгач, Су егете дә бардыр; ул булмаса, алар нәселләрен ничек дәвам итәрләр иде соң…

    Шуларны уйлый да, Рәхилә кызының соңгы сорауларын җавапсыз калдыра. Ул белми шул, Сайдә аңардан Су егете хакында болай гына сорый, ул аның бар икәнен белә инде, әнисенә караганда да, бүтәннәргә караганда да яхшырак белә. Ул аны күрде, юк, юк, алар бер-берсен күрделәр, таныдылар… Сайдә аны бераз гына ошата да, хәтта ярата да башлады инде… Аның бүгенге күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте, ургылып, ташып торган йөрәк ярсуы шушы ымсындыргыч, серле-сихри тойгы белән бәйләнгән дә…

    Өч көннән Сайдә үзенең элеккеге халәтенә кайтып төште. Элеккечә моңсу-ямансу кызына карап, Рәхиләнең җаны өзгәләнде. Ләкин ул бу юлы да үз җаныннан өзелеп төшкән бәгырь кисәген аңлый алмады. Бу шулай булырга тиеш иде. Ходай Тәгалә табигать кануннарын шулай яраткан инде: кеше үзенең язмышын мәхәббәт булган җирдән эзли, ә мәхәббәт сер булган җирдә яши, сер — табигатьнең асылы. Шул рәвешле кеше үзенең тәкъдирен түгел, язмышын эзләп, кешеләр арасына түгел, иң элек табигатькә, аның серенә, могҗизасына бара. Бигрәк тә бу сергә кагылып, аны тоеп өлгергән булса, ул инде аннан китә алмый, аны табуны, үзенеке итүне тормыш максаты, хәтта яшәү мәгънәсе итеп куя.

    Сайдә белән дә шулай булды. Сер кайда, чынлык шунда, ди бит. Өченче көнгә чыккач, ул, ашык-пошык кына җыенды да, әнисенә дә әйтеп тормыйча, йөгерә-атлый Җидесу буена төшеп китте. Ул хәтта һәр барганда тукталып, суын кабып үтә торган чишмәләргә дә игътибар итеп тормады, иске тегермән яныннан да артык дулкынланмыйча, күңеленә якын алмыйча, шомланмыйча гына узып китте. Таныш куш каенга җиткәнче йөрәгенә кагылмады, күңелен җилкендермәде.

    Ләкин, күзләрен авырттырып, кая ул күзләрен генә, йөрәген авырттырып, күпме генә күзәтсә дә, бу көнне Җидесу дәрьясында Су егете күренмәде.

    Икенче, өченче көннәрне дә Сайдә теләгенә ирешә алмады. Аннары туп-туры Мәннән картларга китте. Карт барысын да белә икән инде.

    Сайдәне күрүгә үк, исәнләшеп тә тормыйча әйтте дә салды:

    — Син, балакай, яңгырлы көнне бар. Яңгыр яуганда чыга ул, диде. Үзе, Сайдәнең, берәр сүз әйтеп, бөтен эшне бозып куюыннан курыккандай, тиз-тиз генә өенә кереп китте.

    Яңгыр озак көттерде. Сайдә, дөньядан ваз кичеп, яшерен уйлары белән яшәде дә яшәде. Рәхилә баштарак борчылып йөргән иде дә, соңрак кызының элеккеге халәтенә, үзенә, асылына кайтуын күреп сөенде генә. Чөнки ул белә, — Сайдәнең күңел халәте — әкиятләрдән, риваятьләрдән күчкән рухи образлар, каһарман йөрәкләр, тетрәндергеч язмышлар…

    Көнсез, кояшсыз илдә су дәрьясы тәмам корыды, эчәргә су калмады, барысы да тәкатьсез булдылар.

    Ул кызның сарае тирәсендә кырык хезмәтче бар иде, барчасы зифа йөзле пәриләр иде. Алар, җыелышып, кыз сараена килделәр, кычкырыштылар. Кыз тәрәзәләрен дә, ишекләрен дә ачмады.

    Бу халыклар Түләкне күреп калдылар, аның бик матур егет булуын белделәр. “Кыз бу егеттән качып бикләнмеш икән, бу хәтәр эш шушы егеттән тора икән! — диделәр.— Инде ни кылмак кирәк, бу хакта кызның атасы Чачдарга барып әйтергә кирәк”.

    Аннан Чачдар ханга барып әйттеләр.

    Чачдар хан ачуланып әйтте: “Ни өчен андагы халыкны һәлак итә ул? Егетне үзе кабул итмәгән булса, ул адәм бу җиргә килер идемени?! Барып кызыма әйтегез: сарайның ишек-тәрәзәсен ачсын, ул егетне үз катына алсын, гозерләр теләсен, дога үтенсен”,— диде.

    Атасы әйткәч, кыз сарайның ишекләрен, тәрәзәләрен ачты. Шул вакыт кызның тәненә кояш яктысы төште һәм, күкрәгеннән кереп, аркасыннан чыкты,— кыз янып үлде. Пулат-сарай да ут эчендә калды. Шунда Түләк сарайга керде, кызны күрде, аның чәченнән урап алды, пулат-сарайның ишегенә сукты — кызның зиһене кайтты. Ул исен җыйды, күзләрен ачты һәм Түләкне күрде…”

    Андый яңгырлар җәйгә бер генә ява. Коеп кына түгел, чиләкләп яуды ул көнне кара яңгыр. Төшкә кадәр урамга да чыга алмады Сайдә. Иртән болай да соңга калып чыккан көтү, таралып, төшлеккә авылга кайта башлады. Алмакайны абзарга кертеп япкач та Сайдә тәрәзә каршында шактый утырды әле.

    Ниһаять, көн ачылгандай булды. Кара яңгыр Агыйдел ягына китеп барды, җир өстенә томан кебек капланып сибәләп торганы Камышлы тирәсендәге урманнарга, әрәмәләргә ябышып калды.

    Сайдә су үткәрми торган япмасын бөркәнде дә үзенең таныш сукмагына төште. Ләкин ул көнне аңа Җидесу ярындагы куш каенга барып җитәргә насыйп булмады. Иске тегермән ышыгында шашлык кыздырып торучы өч исерек егет аның изге юлына аркылы төштеләр. Мондый чакта нишләргә кирәген белми иде Сайдә.

    Егетләрнең:

    — Кая барасың бу яңгырда, әйдә безнең белән генә кал, бергә күңел ачарбыз, — дигән бәйләнчек сүзләренә:

    — Китегез юлдан, юкса бөтен авылга рисвай итәм, — дип янады, аларны оялтмакчы, хәтта куркытмакчы булды.

    Ләкин егетләр курка торганнардан түгел иде. Алар өчесе өч яктан Сайдәгә табан килә башладылар. Берсе кинәт туктап калды:

    — Стоп, егетләр! Бу бит Рәзилнең булачак хәләле. Әйдә китсен үз юлына, бәласеннән баш-аяк!..

    Икенчесе аңа каршы төште:

    — Булса соң! Без белмәдек, и баста! Ә кызы шәп, моны ычкындырырга ярамый… Рәзил үзе дә кызлар ярата, безне аңлар…

    Өченчесе Сайдәнең язмышын тәмам хәл итәргә тиеш иде. Ә аның сүзе кыз файдасына булып чыкмады.

    — Рәзил үзе әйтеп торды, минеке булмаса, тотып сезгә бирәм, чиратка салырсыз, диде. Так что… рөхсәт бар…

    Өч кешелек төркемдә явызлык күбрәк булып чыкты. Шулай да Сайдә аларга караганда көчлерәк иде. Чөнки аның максаты бар, барыр юлы, сукмагы бар, сере бар, могҗизасы бар… Бу серле могҗизага ирешми торып, явызлык кулына бирелә алмый ул, илаһи мәхәббәт ләззәтен татымаган килеш исерек ирләр астына да ята алмый!

    Сайдә, бер якка кискен генә тайпылып, бөтен көченә йөгерә башлады. Ул үзенең авылдан каршы якка — Җидесу култыгына таба йөгерүен бераз баргач кына төшенеп алды. Куучыларның үзләрен күрмәсә дә, аларның аяк тавышларын, сүгенү сүзләрен, ара-тирә, берәр нәрсәгә абынып егылгач, ахылдап сүгенеп куюларын аермачык ишетеп барды. Сайдәнең зиһененә бик авыр барып җитте — ни өчен Карурман эченә, Җидесу дәрьясына таба йөгерә соң ул? Ни өчен авылга кайтмый, ни дип үз афәтенә таба чаба?

    Сайдә бу сорауларга җавап бирә алмый иде. Аның катлаулы тормыш борылмаларыннан тукылган язмышы хакында, әле туып-яралып кына килүче, сәер, әмма саф, изге, бөек мәхәббәте турында Ходай Тәгаләдән башка беркем дә белми иде шул.

    Сайдә, алдын-артын карамыйча, үлеменә барган кебек йөгерде дә йөгерде. Кагылган саен агачлардан сибелеп калган яңгыр чыгына чыланып, манма су булды, тотып калырга теләгәндәй каршына чыккан гөлҗимеш, сәрби куакларына сыдырылып, тырналып бетте, аягы таеп, берничә мәртәбә тайган сукмак ләменә капланып төште, торып тагын йөгерде, тагын егылды, тагын торды… Куркудан онытылган һәм, кайсыдыр егылуында кесәсеннән төшеп калган көзге хакында да белми калды...

    Җидесу дәрьясы ярына килеп чыккан Сайдә, адәм балаларыннан бигрәк, өрәкне хәтерләтә иде. Үзе күз иярмәс тизлектә чаба, үзе эчке бер ачыргалану белән сулкылдап, шыңшып, хәтта чыелдап елый, кемнедер ярдәмгә чакыра, кемнедер сүгә, каргый…

    Менә ул үзенең куш каены белән тигезләште һәм… беренче мәртәбә аны узып китте… Каен исә, туктале, болай тиз генә миңа хыянәт итә алмассың дигән кебек, суларын коя-коя шаулап, җилләнеп алгандай булды; шул вакыт Сайдәнең аягы таеп китте, һәм ул, тотынып калырга теләгәндәй, кулларын як-якка җәеп җибәрде, әмма тотыныр терәк таба алмыйча, текә ярдан аска — Җидесуның күбекләнеп кайнап торган суына егылып төшеп китте…

    Җидесу аңа ят иде; ул Сайдәне, аның кечкенә вакытында әтисе белән килеп йөргән чакларын, һәр килгәнендә, күлмәгеннән бер җеп өзеп: “Алма мине, менә сиңа корбаным”,— дип, аны суга салуын оныткан иде.

    Бу юлы күлмәгеннән җеп өзеп яисә берәр бөртек чәчен алып суга бирергә вакыты булмады аның. Бүген ул, ихлас җанын, саф тәнен яман бәндәләрдән саклап, үлемнең күзенә карап килде…

    Шуңа күрә дә бу юлы Җидесу аңа ярдәм итмәде. Сайдә, ничек ярдан яралы кош сыман очкан булса, шул килеш Җидесуның төбенә төшеп тә китте.

    Су төбенә төшә-төшә, ул егылганда кычкырган соңгы иңрәүле авазын да ишеткән кебек булды хәтта: “А-а-аһ!..”

    Сайдә үз хәлен бик яхшы аңлый иде. Зиһене яшен тизлегендә эшләсә дә, куллары-аяклары аны тыңларга теләмәделәр. Юк-юк, суга батып үләчәген тоеп һич үкенмәде ул. Аның бөтен үкенече, күпме көтеп тә, күпме ымсынып та күрешмичә калган Су егете белән бәйле иде. “Их, күреп тә, сөйләшеп тә калып булмады, ичмасам,— дип уйлады кыз,— аңлашып өлгергән булсам, ул мине бу хәлдә калдырмас та иде…”

    Аннары Түләк белән Сусылу хакында уйлады Сайдә. Менә алар су астында яши алганнар… Бер-берсен ярата, сөя алганнар… Әкиятләрдә генә була шул мондый хәлләр… Ә Сайдә чынбарлыктан, хакыйкатьтән ерагайды. Иң мөһиме, хакыйкать… Аның каравы һәр туу — хакыйкатьне раслау, һәр үлем дә хакыйкатьне раслау, шул гына…

    Сайдәнең, сулышы буылып, зиһене томалана башлады. Гомеренең соңгы мизгелләрен тоеп, ул киң итеп күзләрен ачып җибәрде. Җидесуның караңгы, шомлы төбендә нәрсә күрергә теләгәндер ул, әмма бу карашта ниндидер билгесез өмет чаткысы, алай гына да түгел, илаһи бер ишарә бар иде…

    Бу өмет, бу ишарә Сайдәгә су төбеннән менеп килүче яктылык булып күренде. Ул яктылык йомгагы, як-якка нурларын чәчеп, һаман якыная барды. Тик шунысы гына, бу кояшның нурлары таралган чәч кебек кап-кара иде. Аннары бу кояшның күзләре бар иде, кашлары, калын матур иреннәре, куллары бар иде…

    Менә бервакыт шул көчле куллар Сайдәнең үлеп баручы, хәлсез гәүдәсенә килеп кагылдылар да өскә — җем-җем итеп торган яктылыкка күтәреп алып менеп киттеләр… Әллә тыны-сулышы тәмам бетеп, әллә инде көтелмәгән очрашудан зиһене таралып, Сайдә аңын югалтты һәм илаһи нурдан гына торган бүтән сихри дөньяга китеп барды…

    4

    Әйт: “Корыда һәм суда караңгылыктагы курыкынычлардан сезне кем коткарыр?” Ул Коткаручы заттан түбәнчелек белән әшкәрәдә һәм яшерендә һәлакәтләрдән коткаруын сорыйсыз, әгәр бу һәлакәтләрдән коткарса, әлбәттә, Аллаһыга итагать итеп һәм гыйбадәт кылып шөкер итүчеләрдән булыр идек, дисез…

    Коръән тәфсире”,

    Терлек” сүрәсеннән 63 нче аять

    Сайдәне авыл башындагы чирәмлектән Мәннән карт табып алып кайтты. Кыз җир белән күк арасында калган иде, шулай да инде үлем афәте узган, яшәү өчен көрәштә тереклек җиңгән иде.

    Кыз бертуктаусыз әтисен чакыра, аннары ниндидер Түләк, Сусылу белән сөйләшә, шушы изге сүзләргә ияреп, кабат тормышка кайтмакчы була иде…

    Берзаман кыз исенә килде, күзләрен ачып карады, Түләкне күрде, әйтте: “Әй егет, бу эшне мин нәүмизлегемнән кылмадым. Мин җир-су асты патшасының кызы булам. Бу эшне дә атама фаш булсын дип кенә эшләдем”. Ул янә әйтте: “Әй егет, моңа кадәр эшебез хәтәр иде, хәзер, Хак Тәгаләгә шөкер, эшебез дөрес булды. Атамнан рөхсәт бар, сине җефетлеккә алырга хәбәр килде…”

    Түләк, Сусылуның бу сүзләрен ишетеп, олы мәхәббәт белән кызның муенына кулын салды. Кыз Түләккә әйтте: “Инде минем гаебемне кичер, — диде, — бу эсселектән хәлебез мөшкел булды, инде Хак Тәгаләдән үтенеп дога кыл, ул, гафу кылып, безне бу михнәтләрдән коткарсын. Егет әйтте: “Әй җаным, мәхәббәтем минем, бер сәгатькә генә сабыр бул, мин аулак җиргә барып, Хак Тәгаләдән хаҗәт теләрмен, син теләктә тор”, — диде. Һәм, сарайдан чыгып, ике рәкәгать намаз кылды, “Исме әгъзам” догасына иман китерде, башын сәҗдәгә куйды, әйтте: “Илаһым, барча мөшкел эшләр дә сиңа җиңел торыр; бу кавемгә дә рәхмәт кылып, көн эсселеген китәреп, аларга мәхәббәтле яшәү бир”,— диде. Шул вакытта ягымлы салкын җил исеп, бал дәрьясы, сөт дәрьясы, нур дәрьясы, аннары дүрт яктан су дәрьялары ага башлады. Халыклар туйганчы йоклап, хәл җыеп, өч көннән соң тордылар, мал-туарларын карадылар…

    Шул көннән соң Түләк белән Сусылуның мәхәббәтләре көннән-көн артыграк була барды…”

    Ап-ак түшәк өстендә тормышка кайтырга тырышып, саташып ятучы кызы өчен бигрәк тә Рәхилә өзгәләнде. Аңа күршедән кергән Сания абыстай белән Нәзилә ахирәте кушылдылар. Сания абыстай, ак яулык чылатып, “су ырымы” белән өшкереп-имләп тә алды:

    Синнән — саулык, миннән — яулык,

    Киртә тоттым, казык кактым,

    Име-томы шул булсын!

    Сайдәнең битенә капланган юеш яулыкны чеметеп алып, Нәзилә Җидесуга чыгып йөгерде, ә Рәхилә яулык чылатылган суны бакчаларындагы җиде еллык алмагач төбенә кертеп сипте…

    Бөтен им-том шул булды. Әллә шушы ырымлы йола тәэсир итте, әллә әнисенең ягымлы сүзләрен ишетте, бераздан Сайдә күзләрен ачты, башын калкытты.

    — И балакаем, исән генә булсаң иде инде, зәхмәтләрдән, шаукымнардан арынсаң иде; бер-беребезне кадерләп, бер-беребезгә таяныч булып, бик бәхетле тормышта яшәр идек… Ачсаң иде син күзләреңне, и кызым…

    — Әнием?..

    — Ә? Әү, кызым… Тордыңмы, уяндыңмы?

    — Кайда ул?

    — Кем, кызым? Кем?

    — Түләк… Су төбендәге егет…

    — Белмим, балам… Кемне әйтәсең соң син? Су төбендә кеше яшәми бит…

    Куркынып калтыранган ана, йөрәген авырттырып булса да, кызының сәер сүзенә кушылып китте.

    — Яши, әнием… Ул мине коткарды…

    — Кем иде соң ул, балам?.. Мин берни дә аңламыйм. Нәрсә булды синең белән? Нишләттеләр сине?

    — Мине… Рәзилнең егетләре куды…

    — Сине?.. Мәсхәрә иттеләрме?…

    — Юк… Су егете… Түләк коткарды…

    Рәхилә бүтән каршы эндәшмәде, кызының сүзен җөпләп кенә торды:

    — Бик әйбәт булган, кызым. Нинди изге җан очраган юлыңа… Мең рәхмәтләр аңа… Саулыклар, бәхетләр…

    — Кайда ул, әнием?

    — Белмим шул, балам. Түләк исемле егет безнең авылда юк бит. Сине бәбкә яланыннан Мәннән абзый табып алып кайтты…

    — Мәннән абзый? Ул белә, әнием, ул барысын да белә… Су төбендә яшәүче Түләк хакында да… Минем аның янына барасым килә, аны күрәсем килә, әнием…

    — Мәннән абзыйнымы?

    — Су егетен, Түләкне!

    Рәхиләнең бүтән әйтерлеге дә, түзәрлеге дә калмады.

    Ул:

    — И кызым, бу юлы нинди зәхмәтләр генә кагылды икән үзеңә? Хәерлегә генә булсын иде инде, хәерлегә генә… — диде дә, йөзен итәге белән каплап, кычкырып елап җибәрде.

    Сайдәнең Җидесу буеннан иләс-миләсләнеп кайтуы хакындагы хәбәр шундук бөтен авылга таралды. Камышлы бер атна буе гөжләп торды. Ләкин баштарак кара сихер шаукымы дип кенә уйласалар да, берничә көннән килеп ирешкән хәбәр авылны сагаерга, Сайдә алып кайткан сүзгә ышанырга мәҗбүр итте. Хәбәр шуннан гыйбарәт иде: көтүчеләр Рәзилнең өч куштанын, иске сөзгеч-җылымнарга уралган килеш, Җидесу буендагы куш каен башыннан табып алганнар. Гади авыл кешесе генә күтәреп менгерә торган эш түгел бу. Димәк, рухлар эше. Теге Су рухы хакындагы сүзләр дөрес булып чыга. Рәзилнең хәчтерүшләре һаман да сөйләшә алмыйлар, ди. Күзләрен шардай итеп, ык-мык килеп тик торалар, ди. Аларның телләре ачылгач, хәл ачыкланыр анысы, әлегә Сайдә сөйләгәннәргә ышанырга туры килә; ышанмаган очракта да уйланырга, шикләнергә урын бар монда, гөнаһ шомлыгына каршы…

    Чакыртылган фельдшер хатын Сайдәне озаклап карады, башын селки-селки, кабат-кабат кан басымын, йөрәк тибешен тикшерде.

    Аның сүзе сискәндерерлек дәрәҗәдә сәер иде:

    — Үлеп терелгән бу кызый… Йөрәге туктаган булган. Әнә әле дә ныклап эшләп китә алмый. Болай электрошок кына терелтә ала.— Гаҗәпләнүен яшерә алмыйча, аптырабрак калган фельдшер тагын бер нәрсә хакында сорап куюны кирәк тапты.— Миңа кадәр беркем дә карамаган идеме, “скорый” чакыртмадыгызмы?

    Каян килсен Камышлыга “скорый”?! Аның килмәгәнен фельдшер үзе дә белә. Тик ул үз күзләренә һаман ышана алмый,— бу кызга карата ниндидер көчле шаукым кулланганнар. Шифалы, әйбәт шаукым. Су егете коткарган, Су рухы терелткән дигән сүз дөрес булып чыга микәнни?

    Сайдә бик тиз терелде. Икенче көнне үк аягына басты, өченче көнне урамга чыкты. Һәм шунда ук кешеләрнең шик-шөбһәле, хәтта каһәрле карашы белән очрашты. Монысын һич тә көтмәгән иде ул. Аның нинди гаебе бар соң? Үзенең шундый булуында, табигатьнең, дөньяның шундый булуында нинди гаебе бар? Артыннан күрше урам башында яшәүче Сапый карчык таш атып калгач, Сайдә әнә шул хакта уйланды. Иң кыены алда булган әле — ул тиле-миле карчыкка ияреп, урам балалары да Сайдәгә таш ата башладылар…

    Ул урамга чыкмас, кеше белән аралашмас булды. Үз тарихының шаһиты булган Мәннән карт аңа ничектер якынаеп киткән иде; бер кичне, эңгер-меңгер төшә башлагач, Сайдә кача-поса шул карт янына китте.

    Мәннән карт аны көтеп торган кебек каршы алды, бу юлы да сүзне үзе башлады.

    — Син, кызым, бер дә аптырама. Ничек яшисең, шулай яшә, калганын Ходай Тәгалә үзе җайлап урынына урнаштырып бетерә ул.

    — Кыен миңа яшәү, минем нинди гаебем бар соң?

    — Син бүтәннәргә охшамагансың, кызым, син… син безнең дөнья бәндәсе түгел, күбрәк табигать баласы, шуңа шулай ул…

    — Син үзең дә шундыйрак бугай, Мәннән абзый…

    Мәннән карт бу юлы дәшмәде. Нигә дәшәргә, болай да аңлашылып тора бит… Табигать иясе яисә Хода бәндәсе дисәләр дә, дөрес булыр иде. Шушы сәерлеге аркасында кайчандыр кешеләр аннан ваз кичә язганнар да инде. Бу хакта уйлавы да куркыныч хәзер.

    Аның каравы Сайдә үзенең күңелен әрнетеп торган иң мөһим сүзне әйтте:

    — Мәннән абзый, минем Җидесуга барасым килә, теге Су егетен күреп, рәхмәт әйтәсем килә. Әнием җибәрми, зәхмәт тияр, дивана булырсың, ди…

    — Йөрәгең нәрсә куша, шуны эшлә, балакай, миннән сорама. Бер гомер эчендә болай да күңелемә күп авырлык алдым.

    — Нинди авырлык ул, Мәннән абзый?

    — Бер сөйләрмен әле… Сиңа сөйләргә ярый. Тик… Әлегә иртәрәк.

    Мәннән картның “Йөрәгең нәрсә куша, шуны эшлә” дигән сүзе Сайдәгә “Бар, бар, Җидесудагы ул егет янына бар” дигән кебек ишетелде. Кыз шул көнне үк таныш сукмакка чыкты, тик бу юлы, чишмәләр ягыннан узганда, әтисе өйрәткәнчә:

    Су анасы Сылубикә,

    Су атасы Сөләйман,—

    дип, эчкән суына бәхиллек сорады, йола кушканча, үлән йолкып, ялгашлары буйлап агызды…

    Көн кызу иде. Кояш, кадаклап куелган кебек, көне буе баш өстендә эленеп тора. Бераз яр буендагы куш каен ышыгында юангач, Сайдә су коенып алырга булды. Иң гаҗәбе, аның күңелендә куркуның әсәре дә юк. Үзе дә аптырады. Киресенчә, ул бөтен күңеле, йөрәк ярсуы белән Су егетенең чыгуын теләде. Белгән догаларын укыды, Ходайга ялынды, ялварды, әҗерләр, гозерләр әйтте…

    Су егете күренмәде. Бу көнне дә, икенче, өченче көннәрне дә, аннан соң да күренмәде. Сайдә, тәмам гаҗизләнеп, кабат Мәннән карт янына китте.

    Бу юлы карт аны көлеп-елмаеп каршы алды. Бәхет кошы тотканмыни!

    — Ә беләсеңме, ул бит сине күрә, кызым. Ул сине үз итте, яратты.

    — Каян беләсең боларны, Мәннән абзый?

    — Беләм, ул сиңа зыян эшләми, шуннан беләм. Бүтән берәү булса, күптән бер-бер хәл кылыр иде инде.

    — Ләкин ул бит күренми!..

    — Иң мөһиме, ул сине күңеленә алды, калганы — җиңел эш…

    — Җиңел булгач, ник әйтмәдең соң миңа?

    — Ә син сорамадың…

    — Әйт инде, Мәннән абзый, тизрәк әйт, нишләргә миңа?

    — Йөзегең бармы? Көмеш булсын, кашлы булсын.

    — Бар, бар! Кояш кашлы ярыймы? Әтием бүләк иткән иде.

    — Ярый. Шул йөзегеңне елганың тап урта бер җиренә төшереп җибәр. Калганы Ходай Тәгалә кулында. Аның әле моңа кадәр табигатькә, мәхәббәткә каршы килгәне юк…

    Сайдә йөгереп кайтты да әтисенең истәлеге булып калган йөзекне эзләп алды. Бармагына киеп куйды. Зур көзге каршында әйләнгәләп торды. Аның күңеле күтәренке иде; ул инде эзләгәнен тапкан кебек, бәхетенә тарган кебек кылана иде.

    Әллә шушы кыланмышлары белән үзенә үзе күз тидерде — бүген дә аның янына Су егете чыкмады. Йөзеге генә әрәм булды. Әнисе белсә, җанын алачак инде, монысы хак.

    Сайдә күпме генә көтсә дә, күпме генә Җидесу уртасында йөзеп йөрсә дә — теләгән кешесен (Кешесен? Ә кешеләрдән кайсы җире белән ким соң ул?!) көтеп ала алмады. Су өстендә чакта кинәт кенә кемнеңдер көчле беләкләрен тойган кебек тә була, ләкин, таянам дигәндә генә, терәк тапмыйча, суга чума да китә, чума да китә…

    Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды, Җидесуда япа-ялгызы йөзеп йөрүче бу кызны берәрсе күреп калса, чынлап та тилергән икән мескенкәй дип уйлар иде, мөгаен. Күргәннәрдер дә. Әнә бит әнисенә әйтеп кайтарганнар: “Кызың Су җене белән ярәшкән икән, аның баласы бака булып туачак”, — дигәннәр.

    Сайдә елый-елый кайтып китте. Икенче көнне тагын шул куш каен төбенә килеп утырды. Бу урын аңа шулкадәр якын, кадерле булып китте, бары тик шушы агач төбендә генә ул үзен бәхетле итеп сизә, тоя ала икән бит.

    Сайдә йөгереп килде дә, каен төбенә түшәлгән чирәмлеккә чалкан төшеп, сузылып ятты. Кулларын өскә сузып, ниндидер бер мөһим, изге сүз әйтмәкче булды. Бу сүз белән аның бүгенге бәхете, киләчәктәге язмышы хәл ителер төсле иде.

    Ләкин ул бу матур, изге сүзне уйлап өлгерә алмый калды, аның кулы ниндидер бауда эленеп, балкып торган таныш йөзеккә тиеп китте.

    Сайдә шундук сикереп торды, як-ягына каранды. Беркемне дә күрмәгәч, тагын йөзеге янына килде. Тапкан бит, тапкан! Менә ул — аның кояшлы йөзеге! Әтисенең истәлеге! Ах аны! Ничек хәйләкәр ул! Үзе китермәгән, күрер әле, табар әле дип, шушы каенга элеп киткән!

    Сайдә нишләргә дә белмәде. Ул хәтта биеп, сикергәләп алды. Аннары тиз-тиз генә чишенде дә ярдан йөгереп төшеп китте. Күңел ярсуына түзә алмыйча, йөзеп-йөзеп, чумып-чумып уйный башлады. Үзе күңеленнән генә таныш җырны көйләде:

    Җидесуның буйларыннан

    Таптым ал кашлы йөзек.

    Су төпләренә төшсәм дә,

    Алып чыгарсың кебек…

    Шул вакыт Сайдәнең бәхеткә тулышкан йөрәгендә ниндидер бер мөһим кыл чыңлап куйды. Бу чыңның нәрсәгәдер ым-ишарә булуы көн кебек ачык иде. Һәм Сайдә шушы илаһи ишарәне эзләргә кереште, күл өстен карап чыкты, ерактан сөмрәеп торган Ябалак тау итәкләренә, яр читендәге әрәмәлекләргә, камыш диңгезенә төбәлеп торды, аннары гына каршындагы яр башына күтәрелеп карады һәм… ах итте. Яр өстендә, андагы каенның өченче кәүсәсе булып, бер сәер кеше басып тора иде. Егет кеше. Сәерлеге дә әнә шул егет булуында, ахры. Аның киң кулбашына озын чәче таралып төшкән. Ә кояшта янган тән-гәүдәсе шулкадәр матур һәм камил, ул бары тик әкиятләрдә генә була торган әзмәвердәй каһарманнарны хәтерләтә иде. Биленә капланган тире итәге исә аның борынгы кыргый заманнардан килгән зат булуына тагын бер ишарә иде.

    Ә йөзе… Ә күзләре! Алар шулкадәр тере һәм мәхәббәтле иде, Сайдә шундук үлеп гашыйк булды, аның шушы олы, матур күзләреннән карашларын ала алмыйча интекте. Су егетенең иреннәренә кунган сихри елмаюны күрергә теләде кыз.

    Һәм ул күрде, күрде! Күрде дә тагын бер тапкыр гашыйк булды.

    Сайдә судан чыгып яр башына күтәрелгәнче, егет шулай елмаеп басып торды. Аның йөзендә гаҗәпләнү белән аптырауның әсәре дә юк, гүя ул Сайдәне күптән белә, белү генә түгел, ярата, сөя!..

    — Син кем? — Тамчы да курыкмыйча, шикләнмичә, беренче булып Сайдә сораша башлады.

    Егет җавап бирмәде. Элеккечә елмаеп торуында булды.

    — Рәхмәт, йөзек өчен рәхмәт.— Сайдә бармагындагы йөзегенә төртеп күрсәтте.— Әтиемнең бүләге ул…

    Егет һаман шул килеш тора бирде. Сайдә, үрелеп, бармак очлары белән генә аның бүртеп-кабарып торган беләкләренә, кулбашларына, күкрәкләренә кагылып үтте, аннары чәчләрен сыйпап куйды. Егет тә шуны ук эшләде — Сайдәнең янбашларына, күкрәкләренә, яңакларына учларын куйды, чәчләрен тотып карады.

    Сайдә шундук чамалап алды — бер дә рухларга, җеннәргә охшамаган бу егет. Балыкныкы кебек тәңкәләре дә, баканыкы кебек кул-аяк ярылары да юк, койрыгы-мазары да күренми…

    — Син кем? Исемең ничек? — Сайдә тагын бер мәртәбә сорап карарга булды.

    Егет кинәт җитдиләнде, әмма җавап бирмәде. Нидер әйтергә теләде, әмма шыңшып-ыңгырашып кына куйды.

    Сайдәгә барып җитте — бу егет сөйләшә белми бит! Шулай да кыз аңа үзенең исемен әйтергә булды, шушы исем белән ике арадагы серле-сихерле халәтне мәңгелеккә беркетеп куярга теләде, ахры.

    — Мин — Сай-дә! Сай-дә! — Сайдә уң кулын күкрәге өстенә салды. Егет тә уң кулын үзенең күкрәгенә якын китерде. Нидер әйтергә теләп, матур иреннәрен ачты, тик әйтә алмады, баягы кебек шыңшып, иңрәп кенә куйды.

    Су кешесенең тәмам кәефе китте.

    Ул бермәл, елардай булып, өзгәләнеп-ачыргаланып, Сайдәнең күзләренә карап торды, аннары, кырт борылып, елга ярына таба йөгерде. Шулай йөгереп барган уңайга, бар көченә этенеп кулларын як-якка җәеп җибәрде дә аска очып төшеп китте, артыннан су шапылдаганы гына ишетелеп калды.

    Бу хәлләрдән Сайдә үзе телсез кала язды. Ләкин телсез калса да, хәтта аңсыз-җансыз калса да, ул бүген бик тә, бик тә бәхетле иде!

    5

    Ул — Аллаһ — ике зур суны янәшә агызды, ул суларның берсе эчәргә тәмледер, икенчесе эчәргә ачы һәм тозлыдыр, вә алар арасына пәрдә кылды вә бергә кушылудан тыя торган яшерен көчне араларына куйды.

    Коръән тәфсире”,

    Аеручы” сүрәсеннән 53 нче аять

    Алар көн саен диярлек очраша башладылар. Бер-берсен көтеп, сагынып алалар. Сайдә кайчан гына пәйда булса да, Түләк (егеткә шулай дип исем куштылар) аны шундук килеп таба. Түләкнең үзе генә белгән аулак урыннары бар икән. Күбрәк шунда уйнап йөзделәр, сөйләшеп утырдылар. Дөресен генә әйткәндә, Сайдә сөйли, ә Түләк тыңлый. Ул бит кеше телен аңлый, тик җавап кына кайтара белми. Үзенең исемен әйткәнче дә хәтсез вакыт узды…

    Сайдә аның кем икәнлеген һаман белми — адәм баласымы, әллә берәр рухи затмы, җенме, пәриме? Шулай да кешегә ныграк охшаган ул. Рухи затларның кул, аяк бармаклары йә дүрт, йә алты була, ә бу егетнең бөтен бармаклары да исән-сау, кешеләрнеке төсле. Албастыныкы кебек, култык астында куышлык та юк, Шүрәленеке кебек, аркасында эчке әгъзалары да күренеп тормый. Рухларның күз каралары да, кендекләре дә булмый… Ә Түләкнең бөтен җире дә үз урынында һәм шундый матур, камил!..

    Сайдә әлегә аның кайда яшәгәнен дә, нәрсә ашаганын да белми, сорашырга курка. Ул бары тик аны сагына, аңа бөтен җаны-тәне белән тартыла, ымсына… Чын, ихлас мәхәббәттәге кебек. Ә мәхәббәт ул илаһи әйбер, җирнеке генә түгел… Ходай Тәгалә үзе дә мәхәббәт телендә сөйләшә, ди бит…

    Иң авыры Рәхиләгә төште. Шул хыялый кызы аркасында аңардан бөтен авыл читләште. Ләкин ана кеше бик бетеренмәде, борчылмады. Чөнки аның кызы бәхетле иде. Баласы бәхетле булган ана нигә кайгырып утырсын ди... Шатланырга тиештер ләса...

    Сайдә анасыннан бернәрсә дә яшермәде. Ничек бар — шулай сөйләп барды. Үз уйлары, күңел хисләре, шатлыклары белән уртаклашты. Рәхилә баштарак: “Йөрмә, кызым, бер очы чыгачак моның, юха пәриләре, сылу егет кыяфәтенә кереп, кеше алдап йөриләр, ди, шулай булмасын, кара аны”, — дип кисәтеп торса да, бераздан дәшмәс булды. Кызының мондый шат, бәхетле чагын күргәне юк иде әле аның. Җитмәсә, тегесе ана кеше күңеленә тынычлык, сабырлык бирә торган сүзләр таба белде. Сайдә: “Шундагы көтүче егетләрнең берсе кебек кенә ул, әнием, аның хакында Мәннән абзый да белә, ышанмасаң, үзең сорап кара”, — дигәч, Рәхиләнең күңеле тәмам урынына утырды, Ходай нәрсә язган булса, шул булыр, дип, ул язмышына буйсынып яши башлады.

    Рәхилә тынычланды, ә менә Камышлының үзендә хәтәр җәнҗал туып, көчәеп кенә килә иде. Рәзилнең егетләре, телләре ачылуга, Су җене хакында бөтен күргәннәрен тәфсилләп сөйләп биргәннәр. Сүзе чыккач, күзе дә чыга дигәндәй: авыл кешеләре арасында бу су хәшәрәтен күргән кешеләр дә табыла башлаган. Имеш, ул шулкадәр килбәтсез икән, аны күрүгә, кеше шундук телсез, аңсыз кала икән. Әллә ничә куллы, әллә ничә аяклы бу җеннең маңгаенда бер генә күзе бар, ди, тагын әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр…

    Аның су өстенә кайчан чыгуын да беләләр, имеш. Яңгырлы көнне генә күренә ди ул; соңгы вакытта кояшлы көннәрне дә күргәләгәннәр, нәкъ көндезге сәгатьләрдә үзенең сылу хатыны белән уйнап-уйнап йөри ди теге җен заты…

    Мәннән карт кына әйткән, имеш: “Ничә еллар буе бергә яшәгән бит — зыяны тимәгән, хәзер дә шулай яшәрбез, без тимәсәк, ул да тимәс, борчылырга урын юк”, — дигән. Аңа каршы Рәзил хәбәр тараткан: “Барыбер тотып иманын киям мин аның, авылны өркетеп ятмасын анда”, — дигән. Аңа бүтәннәр кушылган. Кемдер югалган сарыгын, кемдер сыерын исенә төшергән. Хәтта берничә ел элек суда батып үлгән кыз бала фаҗигасен дә шушы Су җененнән күрә башлаганнар.

    Бу хәбәрләр Сайдәнең күңел тынычлыгын алды. Ул хәтта берникадәр вакыт Җидесу буена, Су егете янына бармыйча йөрде. Аның артыннан ияреп барырлар да Түләкне тотып алырлар кебек тоелды аңа.

    Түзмәде. Китте. Түләк аны бик сагынган иде. Ул хәтта сөенеченнән, башын күккә чөеп, иңрәп кычкыра башлады. Егетнең бу кыланышы Сайдәне сискәндереп куйды — хайваннарга гына хас кыргыйлык бар иде аның бу кычкыруында…

    Ләкин Түләк шундук көлеп-елмаеп җибәрде, Сайдәнең бөтен җирен карап, тоткалап чыкты, аннары, ымлап, кызны су коенырга чакырды.

    Сайдәнең суга керәсе килмәде; ул, бер аулак җир табып, Түләкне сөйләшергә өйрәтә башлады.

    — Син — Түләк…

    — Син — Тү-ләк…

    — Син түгел, мин…

    — Син түгел, мин…

    — Юк, син әйтергә тиеш: “Мин — Түләк”, — дияргә тиеш…

    — Мин — Түләк…

    — Ә менә мин — Сайдә.

    — Син… Сай-дә…

    — Менә бит була. Тагын тыңла, исеңдә калдыр: менә бу — су, елга, ә анда — урман, урман артында — авыл, анда — кешеләр…

    Түләк бик талантлы укучы булып чыкты. Берничә атна эчендә ул иң кирәкле сүзләрне белә иде инде. Сайдәгә шулай тоелды. Түләк кайчандыр бу сүзләрне инде белгән булган, хәзер ул аларны исенә генә төшерә. Әнә бит таныш сүз чыккан саен сөенеп куя, балаларча сикергәләп, уйнап ала…

    Сайдә сизенә, хәтта төгәл белә: ниндидер сере, могҗизасы бар бу Су егетенең. Һәм бу сер, бу тарих иң элек кешеләр белән бәйләнгән.

    Әнә бит Түләк үзе үк әйтеп тора.

    — Мин — Түләк,— ди.

    “Кеше” сүзен өйрәнгәч: “Мин — кеше”, — дия башлады. “Тегермән” сүзеннән соң: “Мин — тегермән”, — дип белдерде. Җитмәсә, бер — үзенә, бер — тегермәнгә төртеп күрсәтә. Нәрсә әйтергә тели соң ул — Ходай гына беләдер. Ләкин аның сере тегермән белән дә бәйле; бу көн кебек ачык.

    Сайдә аңа һаман өйрәнеп җитә алмый әле. Егетнең матур, зифа тәне аны әсир итә, дәртле йөрәген ярсыта башлый; ул, үзе дә сизмәстән, Түләкнең тыгыз тәнен иркәләргә, назларга керешә. Ә Түләк… Түләк, Сайдә нәрсә эшли, шуны эшли, Сайдә нәрсә кылана, шуны кылана. Сайдә аның күкрәген сыйпап-назлап куйган иде, Түләк тә аның күкрәк япмасын күтәрде, бармак очлары белән сак кына кагылып, кызның тыгыз күкрәкләрен назларга кереште. Сайдә рәхәтлектән аңын югалта язды. Аның күкрәкләренә егетләр кулының кагылганы юк иде әле. Күзләрен йомып, хатын-кызлар гына татый ала торган татлы назга исереп күпме торгандыр, айнып, уянып киткәндә, Түләк аның бүртеп, зураеп киткән күкрәк очларына иреннәрен тидерер-тидермәс кенә кагылып, үбеп тора иде. Ә үзенең күзләрендә яшь, кешеләрдә генә була торган чып-чын күз яшьләре!

    Нәрсә кичерә икән бу егет? Нәрсә тоя? Ни уйлый ул, исенә төшерергә тырыша? Кем ул? Каян?

    Сайдә, бер бәхетеннән шашып, бер борчылып, Түләкнең җиләс җилдә тузынып очып торган чәчләреннән бөтереп тотты да үзенең сөю, наз тәмен белә башлаган ак-саф күкрәкләрен аның калын, мәхәббәтле иреннәренә таба этте…

    Сайдә Түләкнең кеше булуына ышанып җиткәч тә шикләреннән арына алмады. Бу шик, әлбәттә инде, су белән, елга белән бәйләнгән иде. Кешеләр җирдә яшиләр, ә Түләк нишләптер су заты бит! Ул суда, су астында яши, аның бөтен тормышы су белән бәйләнгән. Сайдә янына да ул судан килеп чыга, Сайдәдән соң да суга кереп югала… Тын алмыйча ничек кенә яшидер? Нәрсә белән тукланадыр?..

    Бер килгәндә Сайдә бу хакта да сүз кузгатты, Түләктән нәрсә дә булса ашарга табуын сорады. Түләк шундук аңлап алды һәм, кулларын канат итеп җәеп, яр башыннан елгага томырылды, чумып, юк та булды. Бик озак торып чыкты ул. Ике сикерүдә ярга менеп тә җитте. Кыз Түләк кулындагы әрекмән яфрагында ысланган балык күреп аһ итте.

    Сайдә кайтып кергәндә, Рәхилә ишек төбендә елап утыра иде.

    — Нәрсә булды, әнием? — дип, шундук йөгереп янына барды.

    — Жәл, теге Су егете жәл… Харап була бит мескен…

    Ярты сәгать элек кенә Түләк белән Җидесуда йөзеп уйнаган Сайдә өчен әнисенең җавабы аяз көндәге яшен кебек булды.

    — Нәрсә-ә? Ни сөйлисең син, әнием?

    — Кызым, авылны акылдан яздырдың бит, шуны да белмисеңмени? Әнә итче Рәзил, синең теге җенеңне тоту өчен, кеше җыя башлаган...

    — Нәрсә сөйлисең син?! Җен түгел ул, әнием, кеше ул, чын кеше! Менә минем кебек, синең кебек…

    — Шулаен шулайдыр да. Кешеләрне моңа ничек ышандырырга соң? Кеше булгач, нигә авылда, үзе кебек кешеләр арасында яшәми соң ул? Нигә суда яши?

    — Белмим, әнием, монысын мин дә белмим. Монысына үзем дә аптырыйм…

    — И бала, бала… Тагын ниләр күрербез икән инде?..

    — Кайчан баралар ди соң?

    — Кая?

    — Ауга, үзең әйттең бит…

    — Иртәгә, кояш төшкелеккә күтәрелгәч кузгалалар, ди. Нәкъ шул вакытта су өстенә чыга, ди бит ул.

    — Әнием, аны ничек тә кисәтергә иде, күрергә иде!

    — Юк, кызым, бу юлы җибәрмим. Өйдә генә утыр! Болай да йөрәгем үз урынында түгел.

    — Әнием!

    — Юк дигәч, юк!

    — Әнием! Мин бит аны яратам, үлеп яратам!.. Мин ансыз яши алмыйм!..

    — Ә?..

    6

    Аллаһ сезгә күктән су иңдерде, ул су белән чәчәккә күмелгән күп җимеш бакчаларын үстерде, ул бакчаларның агачларын үстерү сезгә лаек булмады, ягъни көчегез җитмәде, Аллаһыдан башка тагын бер Илаһы бармы? Әлбәттә, юк, бәлки, алар хак юлдан авыша торган кавемдер”.

    Коръән тәфсире”, “Нәмел” (Кырмыска)

    сүрәсеннән 60 нчы аять

    Су җене хакындагы имеш-мимешләр Камышлы авылын кыл урталай бүлде. Берәүләр, аны эзәрлекләп, табигатьне, илаһиятне үртәмәскә киңәш иттеләр, икенчеләр, бигрәк тә Сапый карчык белән Рәзил яклылар, бу хәшәрәтне кешеләр каршына бастырырга, бастырып кына калмыйча, утта яндырып үтерергә өндәделәр. Шундук олы ауга әзерләнә башладылар, чормада күгәреп яткан ау мылтыкларын чистартып куйдылар, патроннарын тутырдылар, капкыннар, күсәкләр, колгалар юнәттеләр, сөзгеч-җылымнар әзерләделәр.

    Тик ауга кадәр, иң элек Рәхиләләр капкасын килеп кактылар.

    — Һәй, өйдә берәрсе бармы? — Егетләрен урамда калдырып, ишегалдына үткән Рәзилнең тавышында үҗәтлек, хәтта усаллык бар иде.

    — Бар, бар, кем анда? — Рәхилә сыер абзарыннан чыкмыйча гына җавап бирде.

    — Без бу, Рәхилә апа, чыгыгыз әле, сөйләшәсе бар.

    Алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә килеп чыккан Рәхиләнең тавышына шом кунып өлгергән иде инде.

    — Бәй, Рәзил, сөйләштек бит инде, җибәргән оның өчен дә Сайдәдән эләкте, үзегез сөйләшегез, үзегез килешегез инде…

    — Бүген сүз ул турыда түгел, Рәхилә апа.

    — Тагын нәрсә турында, Рәзил?

    — Тегермән суындагы җен хакында, белмәгәнгә салышып тормале, Рәхилә апа.

    — Минем ни эшем бар аңарда?

    — Сезнең эшегез юк, ә менә Сайдәнең эше бар. Ул кайда, өйдәме, чыксын әле…

    Өй ишегендә Сайдә күренүгә, баштарак икесе дә шым булдылар.

    Беренче булып Рәзил сүз башлады.

    — Сине Су җенен күргән диләр.

    — Юк, күргәнем юк…

    — Сине минем өч әтрәк-әләмнән кем коткарды соң?

    — Белмим, күрмәдем…

    — Сайдә, яхшылык белән сөйләп бир барысын да… Юкса…

    — Юкса нәрсә була?

    — Берни дә булмый… Үзең җенгә әвереләсең, шул гына.

    — Ничек инде?

    — Ничекме? Җенгә ярдәм иткән кеше үзе җен булып чыга, шул гына… Әнә Сапый карчыктан сора…

    Бөтен тирә-якта даны чыккан сихерче карчыкның исемен ишетүгә, Рәхилә кызып китте:

    — Сиңа нәрсә кирәк бездән, Рәзил? Уратып-нитеп тормыйча, турысын гына әйт әле!

    — Кызың Сайдә безгә ул җенне тотып бирергә тиеш. Шунда гына авыл каршында йөзе ак булачак. Минем алда да…

    — Синең алда? — Сүзгә тагын Сайдә кушылды. — Син кем соң?

    — Мин синең булачак ирең. Белмәгәнгә салышма. Бүген әле мин сине ала алам. Оятына, гайбәтенә карамыйча алам. Күңелгә нык кереп өлгердең син, кызый… Ә менә иртәгә соң булачак, җенең-ниең белән тотып утка ягачаклар сине. Ялынырсың-ялварырсың, мин булмам.

    — Ялынмам…

    — Ялынырсың. Җаның кадерле булса, ялынырсың. Ә җан кадерле ул…

    — Туктале, малай актыгы, нәрсә сөйләп булашасың син, нинди җен, нинди җан, бирермен мин сиңа җанны, — дип, моңарчы чак-чак түзеп торган Рәхилә кулындагы сәнәген күтәреп Рәзилгә таба килә башлады. — Бар, ычкын моннан яхшы чакта, оныңны да алып кит, мин аның бер тамчысына да тимәдем!

    — Рәхилә апа, туктале, тукта… — Рәзил, сүзнең кирәкмәгән якка кереп китүен аңлап, өтәләнә башлады.

    — Туктамыйм да, нитмим дә… Шушы сәнәк җилкә тамырыңа кунганчы, бар, чыгып кит, бүтән күземә күренәсе булма!

    Рәзил чыгып киткәч тә тиз генә тынычлана алмады ана кеше. “Кара син аны, җен белән башлады, җан белән бетерде”, — дип, шактый вакыт үзалдына сөйләнеп йөрде.

    Сайдәгә дә эләкте.

    — Син генә гаепле, кызый! Шушы яшемдә кеше көлдереп йөрмәс идем мин, җен-җен дип тәкатеңне корытмасаң…

    — Әнием!..

    — Дәшмә миңа! Яратырга кеше беткәндер, суда яшәүче пәри егетенә гашыйк булмасаң!

    — Әнием…

    — Нәрсә, нәрсә? Нәрсә әйтмәкче буласың, нәрсә генә әйтә аласың син, ә? Бөтен авылга рисвай булдык бит, кызым. Аңлыйсыңмы шуны? Моннан соң ничек яшәрбез, шул турыда уйлаганың бармы?

    — Әнием… Мин кеше бит әле… Ничек уйланмыйм ди инде… Ләкин мин аны бик яратам, җанымнан да, гомеремнән дә артык күреп яратам… Аның белән бер-бер хәл булса, ничек яшәрмен соң мин, әнием? — Күңел тетрәнүләренә түзә алмыйча, Сайдә, сулкылдап елый-елый, әнисенең күкрәгенә килеп капланды.

    Гөнаһлы җир тормышының иң хәтәр ярсуларына да чыдам, сабыр ана йөрәге шундук кызын тынычландыра алырлык сүз уйлап тапты:

    — Иртәгә иртүк кузгалырсың, балам, ә хәзер ял ит…

    Нинди ял итү инде ул! Сайдә төне буе иләсләнеп, уйланып ятты. Ул бит хәзер мәхәббәт белән нәфрәт уртасында калды. Мәхәббәт ул — күзеңне йомгач та кояшның балкып калуы, нәфрәт — күзләр шар ачык чакта да көпә-көндез күкне болыт каплап алу… Сайдә мәхәббәткә якынрак тора. Аннары ул Түләк хакында уйланды. Сизә микән ул үзенә бәла якынлашканын? Сизәдер… Табигать иясе бит ул, табигать баласы… Ә табигать барысын да сизә, тоя. Әллә сизмиме? Бөтен дөньясын онытып, Сайдә хакында уйлап ятамы? Мәхәббәт табигать тоемын томалый, диләр бит… Ярата бит ул Сайдәне. Әлегә яратам дип әйтә алмаса да, ярата, сөя! Чын әкиятләрдәге мәхәббәт ияләре кебек…

    Түләк белән кызның мәхәббәтләре көннән-көн арта барды. Кыз Түләккә әйтте: “Әй егет, син миңа рөхсәт бирсәң, һәр иртәдә чыгып, чәчем тарап, йөземне бизәп килер идем”,— диде.

    Егет кызга рөхсәт бирде. Һәр иртәдә кыз аулак җиргә чыгып, чәчен тарап, йөзен бизәп килер иде. Беркөнне Түләк Сусылудан: “Нинди җиргә чыгып чәчең тарыйсың?” — дип сорады. Кыз әйтте: “Кайсы җирдә чәчемнән килеп тоттың, шул җирдә тарармын”,— диде. Шунда Түләк әйтте: “Әй җан мәхәббәте, анда минем атым белән кошымны күрмәссеңме? Кыз әйтте: “Ә син миңа гашыйк булмадыңмыни? Атымнан һәм кошымнан бизәм, дип әйтмәдеңмени?” Түләк кызга әйтте: “Ул көн бүтән көн иде, бу көн янә үзгәрде, күргән булсаң, әйт!” — диде. Кыз Түләккә әйтте:

    Атың аты Җилҗитмәс,

    Аңа җитәр җир кайда!

    Атың торыр ябыгып,

    Кошың торыр боегып,

    Үзең ташлап киттең бит,

    Хәзер нигә сорарсың?

    Шуннан соң Түләк кызга әйтте:

    Атым торыр ул ярда

    Минем өчен зарыгып,

    Айлык җирне бер баскан,

    Ирене-күзе калыгып;

    Атым алып килергә

    Дәрман әйтче, Сусылу,

    Хәлеңнән килер булса,

    Алып килче, Сусылу!

    Түләккә кыз җавап бирде:

    Атың, кошың бу җиргә

    Килеп җитмәс, бай углы,

    Бу хезмәтне кылырга

    Хәлем җитмәс, бай углы.

    Теләгең Хактан теләгең,

    Ашыкмачы, бай углы,

    Ул хезмәтне Хак бирер,

    Кайгырмачы, бай углы!

    Түләк торды, ясигъ намазын кылды, мәхкәм китерде, башын сәҗдәгә куеп әйтте: “Илаһым, барча авыр эшләр сиңа җиңел бирелә: атымны, кошымны шушы җиргә китерсәң, моңа кодрәтең бар! Мин бичараның хәлен белсәң иде!

    Кыз белән ятып торганнар иде, тышта Җилҗитмәс кешнәп җибәрде, кошы чыңгылдап аваз бирде.

    Түләк аларның каршына китте. Ияләрен күрүгә, аты сикергәләп, кошы кагынып куйды — алар шулай сөенечләрен белдерделәр.

    Өч дус тагын бергә яши башладылар.

    Ләкин Түләк янә кыз мәхәббәте белән хаста булды, саргайды, ябыкты — бу аның йөзенә чыкты. Үзе бу хакта белмәде. Кыз, иртә белән, чәчен тарап, бизәнергә чыкканда, Түләк үзен күрсен дип, көзгесен түшәк өстендә калдырды. Түләк кызның көзгесен табып алды, ачып карады, үзенең йөзен күрде: йөзе сап-сары булмыш, яшәү нуры коелмыш иде. Шуннан соң Түләк әйтте: “Аһ, нинди аяныч хәл, хаста булдым, үлем хәленә килдем!” — диде…”

    Авылны чиләк, таба каккан тавышлар уятты. Төрле яктан ишетелгән шомлы авазлар акрынлап иске тегермәнгә илтә торган юл очына җыела башладылар. Кешеләргә, ниндидер шайтан туе башланачагын сизенеп, ярсынган этләр иярде. Сапый карчыкның карлыккан тавышы этләр өрүендәге ыгы-зыгыдан да хәтәррәк булып ишетелә иде.

    Бу кара йөзле, кылыч борынлы карчык, очлаеп алга чыгып торган ияге белән һаваны сөзә-сөзә, үзенең кара ырымын башкара:

    Кортның башын җуяем,

    Баш астына куяем.

    Киләсең булса — кил, гөмбә,

    Китәсең булса — кит, гөмбә;

    Кара диңгез артына

    Бар да төплән син, гөмбә!

    Үзе чиләге төбендәге гөмбә кисәкләрен, башы өзгәләнгән корт калдыкларын җыелган кешеләр өстенә чәчеп йөри, янәсе аларга җеннәр белән алышырлык “көч-куәт кертә…”

    Карурман авызында “шайтан туе” җыела башлаган вакытта, Сайдә иске тегермән яныннан узып бара иде инде. Каршысына кемнеңдер килгәнен ишетеп, ул тегермәннең кытыршы бурасына сыенды. Кулына тәпәч алды. Аны баш очына күтәрде, берәр яман кеше чыкса, сугарга әзерләнде.

    Сугарга туры килмәде. Каяндыр ашыга-ашыга Мәннән карт кайтып килә иде. Аны күрүгә, Сайдә яшеренгән җиреннән чыкты.

    Бу юлы Мәннән карт чынлап та курыкты, ахры.

    Сайдәне танымаганга салышып:

    — Синме соң бу, кызым? — дип сорады.

    — Мин бу, Мәннән абзый, Сайдә. Танымыйсыңмы әллә?

    — Таныйм да соң… Гаепләмә, кызым, бүген олы сихер көне. Кемнең кем кыяфәтендә йөргәнен дә белеп бетермәссең… Сак була күр. Болай ялгызың гына кая китеп барасың әле?

    — Синме соң бу, Мәннән абзый? Әллә берәр җенме? Түләккә куркыныч янаганын үзең дә беләсең бит. Ничек тә хәбәр итәргә иде үзенә, әнә кан исен сизеп котырыналар тегеләр. — Сайдә авыл ягына ымлап күрсәтте.

    — Беләм. Акылсыз малай да түгел үзе. Тик явызлыкны акыл да каплап куя алмый шул. Юлың изге. Тик беркая да барырга кирәк түгел. Ул инде белә.

    — Каян белә?

    — Белә. Калганын сорашма.

    — Син әйтү генә җитми аңа, Мәннән абзый. Ул мине көтә, беләсеңме, мине!

    — Мин Ходай Тәгалә түгел. Бәлки, син хаклыдыр да… Күңелең нәрсә куша, шуны эшлә, алайса… Тик соңыннан үкенәсе генә булма!

    Алар шулай аерылыштылар. Һәркем үз юлыннан — үз язмышына каршы китеп барды, ләкин бу юл аянычлы иде: берничә минуттан Мәннән картны Рәзилнең исерек иярченнәре кыйнап, имгәтеп ташлаячак, ә Сайдә инде бик озак вакытка үзенең туган нигезеннән, газиз анасыннан аерылачак иде…

    “Шайтан туе”, урман өстенә карга өере күтәреп, тегермәнгә якынаеп килә иде инде, Сайдә, үзе генә белгән сукмакка төшеп, Түләк янына ашыкты. Кояш, җирдә барган ыгы-зыгыга игътибар да итмичә, күк гөмбәзенә үзенең нур-канатларын җәеп өлгергән инде, Сайдә белән Түләкнең очраша торган вакытларына да күп калмаган; менә шушы әрәмәлекне үтәсе дә, карт чикләвек куагы төбеннән үзәнлеккә килеп чыгасы гына кала…

    Сайдә, мәхәббәтләренә шаһит булып басып торучы куш каенны үтеп, икесе генә белгән аулак урыннарга юнәлде. Тик яр буйларын, камыш дәрьяларын күпме генә айкап йөрсә дә, Түләкне таба алмады. Аның җанкисәге, сөйгән яры, суга төшкән кебек, кинәт юкка чыккан иде!

    Ул арада, тегермән ягыннан килүче “шайтан туе” тар урман сукмакларыннан куш каен янына саркылып чыга башлады. Сайдә, бу вакытта Ябалак тавы итәгендәге әрәмәлек буенда басып тора иде. Ул шундук яр башында күпереп утырган гөлҗимеш куаклары артына посты, елганы күзәтә башлады. Яр буендагы шау-шуны ишетеп, су өстенә килеп кенә чыкмаса ярар иде аның Түләге... Сайдәнең иң беренче уе шул хакта булды.

    Икенче, өченче, аннан соңгы уйлары да шул хакта гына иде.

    Авылдан килгән халык төркеме куш каен янында калды, Рәзил, берничә егетен ияртеп, яр буен тентергә кереште. Алар мылтыкларын төбәп килеп чыкканда, Сайдә Түләк белән икесе генә белгән яр авызында еларга җитешеп утыра иде; текә балчыгы эшерелеп, үзәнлекне уеп кергән кызыл яр, суга тия язып үсеп утырган яшь таллык аны күзләре аракы сөреме һәм кыргый үч белән томалаган исерекләрдән яшереп-саклап торды. Кемдер яр өстендә сакта калды, бүтәннәр ары киттеләр. Елга буендагы камышлыкта оя корган кошларны өркетеп, берничә мәртәбә мылтыктан аттылар. Сайдәнең куркудан йөрәге ярыла язды. Колагын куеп тыңлап торды. Юк, болай гына аталар икән. “Үзләренең җаннары да аяк табаннарында йөри, ахры,— дип уйлап алды кызый,— әнә бит ничек пошаманга төшкәннәр…”

    — Ялгыз гына йөрмәгез, мылтыгыгыз корылган булсын, — дип кычкырды кемгәдер Рәзил. Бераздан тавышын басыбрак өстәде: — Үлән селкенсә дә атыгыз, юкса үзе җаныгызны алыр…

    — Җеннәрне үлми диләр бит, — дип шөбһәләнде кемдер.

    Аңа икенчесе кушылды:

    — Күзгә күренмичә дә йөриләр, ди, алар…

    — Прекратить панику! — Рәзил төшенкелеккә бирелүчеләрне шундук урыннарына куйды.

    Тагын бер-ике тапкыр мылтыктан аттылар. Елга эчендә ике көймәгә төялеп җылым сөйрәп йөрүчеләр ярдагыларга мылтыктан атып җавап бирделәр. Менә бервакыт моңа кадәр яр читендә эшсез торган этләрне, бәйләреннән чишеп, елга буена өстереп җибәрделәр. Аларның берсе туп-туры Сайдә яшеренгән яр буена чабып килде дә, яшь таллыкка карап, ярсып өрә башлады.

    Сайдәнең тагын бер мәртәбә йөрәге ярыла язды. Ләкин, йөрәге ярылырга өлгерә алмый калды, тирә-яктагы куаклыкта бер-бер артлы мылтык ядрәләре ярыла башлады. Чынлап та, ышаныпмы, әллә кызык өчен генәме, — аучылар, бер-берсен уздыра-уздыра, эт өреп торган яр астына ата башладылар.

    Мылтык тавышлары, этләрнең хәтәр өрүе, исерекләрнең ачы сүгенүе бергә җыелып, Сайдәнең аң-зиһенен томалап алды. Ләкин аның куркынган тәне, кул-аяклары бу минутта бөтенләй аерым, мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган иде инде. Шуңа күрә ул үзенең ничек сикереп торганын, яшеренгән җиреннән йөгереп чыкканын да сизми калды. Өстә торганнар яр астыннан атылып чыккан кызны шундук күреп алдылар, “Әнә ул, әнә ул җен!”, “Тотыгыз, тот!”, “Атыгыз!” — дип кычкырыша башладылар. Тагын мылтык тавышлары яңгырады. Кинәт Сайдәгә, артыннан килеп, башына күсәк белән суккан кебек булды, ул алга таба сөрлегеп, абынып китте, аннары, ухылдап, су читенә капланып егылды…

    Яшәү — үлемгә әзерләнү ул. Әмма үлем куркынычы кешене озаграк яшәтә.

    Сайдәнең аң-зиһене кайта башлады. Зиһене белән бергә йөрәгендәге авырту көчәя барды. Иң беренче аның башына “Менә ничек була икән йөрәк ярылу” дигән уй килде.

    Кемдер Сайдәне йөзе белән борып яткырды.

    — Әһә, эләктеңме!

    — Бәй, кем бу?

    — Су кызы?

    — Су җене?

    — Нинди җен булсын, безнең авыл кызы ласа бу!

    — Рәхилә кызы!

    — Сайдә!

    — Рәзил, синең җенең шушымы?

    — Кемне үтердек без, Рәзил?

    — Нәрсә бу, Рәзил?

    — Берәр сүз әйт, Рәзил, югыйсә үзеңне атып үтерәм!

    Үлеп барган Сайдә Рәзилнең сүзен ишетеп бетерә алмады. Аның каравы яр буендагы мәхшәргә калтыранып уянган агачлар, камышлар, Җидесу ишетте ул каһәрле тавышны.

    — Җитте сезгә, җебек хөрәсәннәр! Төрмәгә утырасыгыз килмәсә, суга төртеп төшерегез дә шуның белән вәссәлам! Барыбер яшәмәячәк ул, йөрәгенә тигән… Ну! Нәрсә карап торасыз?!

    Су буенда нишләргә дә белмичә аптырап торган ирләр, үзләренең кулларын үзләре тоймыйча, Сайдәнең суынырга да өлгермәгән гәүдәсен этә-төртә Җидесуга төшереп җибәрделәр… Кемдер сүгенеп куйды, кемдер белгән догасын укый башлады…

    Йөзенә салкын су бөркелүгә, Сайдә тагын аңына килде, күзләрен ачты. Хәтта уйлап та өлгерде әле: ул инде икенче мәртәбә шулай су төбенә төшеп бара. Беренчесендә аны караңгы су дөньясыннан яктылык, юк, өмет, яшәү, тормыш булып килеп чыккан Түләк коткарган иде, бу юлы кем коткарыр соң? Кем булсын?! Түләк! Аның сөйгәне! Әнә ул, әнә килә дә инде!

    Сайдә су төбеннән кулларын сузып йөзеп килүче таныш йөзне күреп елмаеп җибәрде…

    Бу юлы елмайган килеш үлеп барган Сайдәне Түләкнең көчле куллары өскә — якты дөньяга алып чыкмадылар, киресенчә, каһәрле, гөнаһлы җир йөзендәге яшәештән ераграк яшерергә теләгәндәй, Җидесу төбендәге иң тирән, иң караңгы төпкелләргә алып төшеп киттеләр…

    7

    Ул имансыз дин тотучыларның гамәлләре тирән дәрьяда дулкынланудан барлыкка килгән караңгылык кеби. Ул диңгезне дулкын каплый, ул дулкын өстеннән янә дулкын каплый, вә ул дулкын өстеннән кара болыт каплыйдыр, ошбу караңгылыклар — берсе икенчесенең өстенә караңгылыктыр. Ошбу катлы-катлы караңгылык астында калган кеше, әгәр кулын чыгарса, ифрат караңгылыктан кулын күрергә мөмкин булмас. Аллаһ кемгә иман нурын бирмәсә, әлбәттә, аның иман нуры булмас!

    Коръән тәфсире”, “Нур” сүрәсеннән 40 нчы аять

    Сөйгәне белән су төбенә китеп барган Сайдә авылдагы хәтәр хәлләрне белмәве белән бәхетле иде.

    Су җененә ауга чыккан Рәзил егетләре каршыларына очраган Мәннәнне кыйнап ташладылар. Кабыргалары сынган картны хастаханәгә алып китмәкче булганнар иде, “Үлсәм шушында гына үләм”,— дип, ул үзе теләп өендә калды, аның янына авыл фельдшеры килеп йөри башлады.

    Рәхиләнең су буена дип киткән кызы шул китүдән гаип булды. “Рәзил егетләре мәсхәрәләп суга салгандыр” дигән сүз ишетелеп калган иде дә, Рәзил бу хакта сөйләп йөрүчеләрнең авызын акча белән томалап куйды; акчага килешмәгәннәрен янап-куркытып чыкты.

    Кызын югалткан Рәхилә авырып түшәккә егылды. Бер айлап күршеләре күз-колак булып торды. Аякка баскач та аның авыруы узмады, ул хәтта бераз “җиңеләебрәк” калды. Көннәр буе Җидесу буенда, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, кызын эзләп йөри башлады…

    Рәхиләнең кызын районнан килгән кешеләр дә эзләп карадылар. Милиция киемендәгесе хәлсез хатыннан ике сәгать буе сорау алды. Рәхилә ничек бар шулай сөйләп бирде. Җидесудагы Су егете хакында да, ул мәхшәр көнне Рәзилгә ияргән авыл ирләренең шул егетне ауларга чыгуларын да, Сайдәнең аны кисәтергә, коткарырга китүен дә түкми-чәчми хәбәр итте.

    Култык астына күн папка кыстырып йөрүче милиция кешесе Рәзилне дә, аның иярченнәрен дә берәм-берәм чакыртып сөйләште, әмма гаепләрлек берни дә таба алмады. Шуның белән эш туктатылды. Рәхиләдән башка Сайдәне эзләүче кеше калмады.

    Бердән бер көнне Рәхиләне Мәннән карт чакыртып алды.

    Көннәр көзгә якынлашкан вакыт иде. Августның яңгырлы көнендә пычрак ерып килеп кергән хатынны карт елмаеп каршы алды. Рәхилә үзендә аңа каршы елмаерлык көч таба алмады. Саимә абыстай авыру карты яткан түшәк янына артсыз урындык китереп куйды да үзе каядыр чыгып китте.

    — Рәхилә туганкай, исәнме?.. — Картның күзләрендә җитди уйлар күп иде, ләкин матур елмаюы да һаман югалмады.

    — Саумы, Мәннән абзый. Нигә чакырдың? Мине бит хәзер беркем дә чакырмый. Минем белән беркем дә сөйләшми. Минем арттан “тиле Рәхилә” дип кенә калалар хәзер…

    — Утыр әле, сөйләшәсе бар.

    — Нәрсә хакында, Мәннән абзый?

    — Сайдә хакында…

    Кызының исемен ишетү белән, Рәхилә шундук сагайды, әзерләп куелган урындыкны бер як читкә алып куеп, картның түшәгенә үк барып утырды.

    — Сайдә хакында?

    — Рәхилә туганкай, исән-сау синең кызың. Өзгәләнеп- изаланып яшәмә.

    — Исән? Сайдә исәнме? Кайда ул?

    — Ашыкма, барысын да әйтермен.

    — Әйт инде, Мәннән абзый, әйт тизрәк — бәгыремне телгәләмә! Нәрсә булган аңа? Ник кайтмый ул?

    — Исән ул… Егете янында. Суда яшәүче егете янында.

    — Су җене янындамы?

    — Җен түгел ул, синең ирең белән бер көндә үлгән тегермәнчеләрнең югалган балалары. Бүтән берни дә әйтә алмыйм. Болай да артыгын сөйләдем. Сайдәнең исән булуын гына белдерермен дигән идем…

    — Күрергә буламы аны, ә, Мәннән абзый? Аларны?..

    — Вакыт җиткәч үзләре эзләп табарлар; ә хәзер бар кайт, ял ит, күңелеңне тәртипкә китер…

    — Рәхмәт, Мәннән абзый.

    — Сау бул, кызым. Бирешмә. Ана теләге дәрья төбеннән чыгарыр, диләр бит. Теләгеңнән өзмә…

    — Рәхмәт. — Инде ишеккә барып тотынгач, Рәхилә, кырт борылып, сорап куйды:

    — Мәннән абзый, әйт әле, сез минем Низам белән нигә килешмәдегез, нигә аралашмадыгыз? Туганнар бит сез? Нәрсә булды сезнең арада?

    Карт дәшмәде. Йоклаганга салышып, тын гына ята бирде. Рәхиләгә чыгып китүдән башка юл калмады. Аның инде күңеле күтәренке иде, йөрәге дә үзенең салмак, тигез эзенә төшеп: “Яшә, яшә, яшә”, — дип тибә иде…

    Юк, барыбер тынычланып җитә алмады Рәхилә. Уйларында шик-шөбһәләр, шомнар күп иде әле. “Сайдә хакында Мәннән карт каян белә соң? Аның исән икәнен, әлегә күрешә алмаячакларын, үзләре килеп табачагын каян белә? Әллә?.. Әллә алар янына барып йөриме бу карт шайтан? Ай Аллам! Үзе дә берәр җенме әллә? Теге вакытта Низам әйтә иде бит: “Безнең Мәннән җеннәр белән бәйләнгән. Хәерлегә булсын”, — ди иде. Шуңа да яратышмаганнардыр әле…”

    Рәхилә, яңгыр димәде, җил димәде, һаман да, буш вакыт тигән саен, тегермән артындагы Җидесу буена барып килә иде. Еш кына кулына, төенчек итеп төйнәп, кызының кием-салымнарын, башка вак-төяген алгалый. Берсендә, шул төенчеген куш каен кәүсәсенә элеп, хәл җыеп алмакчы булды. Оетып җибәргән, борчулы уйларына басылып, йоклап киткән… Уянып, күзләрен ачса, каендагы төенчеге юкка чыккан, аның урынында кызының кояш кашлы көмеш йөзеге эленеп тора!..

    Ул көнне бәхетен тапкан кебек куанып, шатланып кайтты Рәхилә. Тагын төенчек төйнәде, тагын куш каенга барды, күренерлек итеп элеп куйды, күзләрен йомды… Бер генә мәртәбә түгел, берничә көн рәттән шулай эшләде… Әмма, ике-өч көннән соң да, ике-өч атнадан соң да аның бу төенчеген килеп алучы булмады…

    Тагын боекты Рәхилә. Үз эченә бикләнде. Йөгереп фермасына барып кайта да, сәгатьләр буе, Карурман ягына карап, капка төбендә утыра яисә, иренең иске япмаларын ябынып, тегермән ягына китеп бара.

    Томанлы бер көн иде. Рәхилә бу көннән бернәрсә дә өмет итмәде. Күнегелгән гадәте буенча гына чыгып китте ул. Алмакае күзгә чалынмасмы, дип чыкты. Төшлеккә кайткан көтүчеләр: “Көтүдән калды, тыңламады”, — дип әйтеп киттеләр…

    Тегермәнгә җитәрәк Рәхиләнең күңеленә, җанын тынгысызлап, бер билгесез шом килеп керде. Моңа кадәр курыкмый иде бит ул бу ярым җимерек су тегермәненнән… Нәрсә булды, нинди шом бу?

    Элек әйтәләр иде: томаннан курыксаң, җырла, “томан әфсенен” җырла, диләр иде. Һәм Рәхилә, кабалана-кабалана бала чагыннан ук хәтеренә төшеп калган шул әфсенне көйли башлады:

    Ак чыбылдык эчендә

    Айны ничек табаем?

    Күк чыбылдык эчендә

    Көнне каян табаем?..

    Рәхилә өчен галәмәт хәлләр башлана гына иде әле.

    Иске тегермән белән тигезләшүгә, аның караңгы диварлары артыннан бер шәрә кеше килеп чыкмасынмы! Кеше дисәң кеше түгел, җен дисәң җен түгел!.. Аның Җидесудан чыккан җен егете булуы турында баштарак Рәхилә уена да китерә алмады әле.

    Ләкин, куркып, исен-акылын да югалтмады ул. Чөнки бу шәрә нәрсә аның каршында ихлас елмаю белән елмаеп басып тора бит. Ул, җен-пәри булган очракта да, кешеләргә начарлык кыла алмыйдыр кебек тоелды Рәхиләгә.

    — Кем син? — дип сорый алды ул бераздан. Рәхиләнең күңеле ниндидер бер матур әкиятнең башланып китүен сизенә башлаган иде инде.

    Матур, зифа тәнле, әмма тәртипсез рәвештә як-якка таралып торган озын кара чәчле егет, уң кулын күкрәгенә куеп, исемен әйтте:

    — Мин — Тү-ләк…

    — Түләк? Сайдә?

    Бу исемне Рәхилә Сайдәдән ишетеп белә иде. Шуңа күрә дә тизрәк кызының исемен әйтергә ашыкты. Ана йөрәге сабырлыгын югалта башлаган мәл иде бу.

    — Сай-дә…— Егет Рәхилә артыннан кабатлады.

    — Сайдә — минем кызым. Кайда ул? Исәнме ул? — Рәхилә түземсезләнеп сораша башлады. Ул хәтта бу сәер затның каршына ук барып басты.

    — Сай-дә — и-сән. Те-ре-лә. А-ңа — әй-бәт…

    — Кайда ул?

    Түләк бераз уйланып торды, аннары, йөзендәге табигый елмаюын саклаган килеш, баш бармагы белән җиргә төртеп күрсәтте.

    — Ан-да.

    — Кайда? Җир астындамы?

    — Әй-йе.

    — Ай Аллам! Тере килеш җир астына кермәсә! Ә ни өчен ул анда? Ник аннан чыкмый? — Рәхилә дә баш бармагы белән җиргә төртеп сораша башлады.

    — Ул… Ул — а-вы-рый… Ме-нә мон-да а-выр-та… А-ңа ат-ты-лар…

    Рәхилә тагын бер аһ итте. Теге вакытта җен атып йөргән Рәзилнең генә канлы эше бу. Үзенә сорап йөри иде, үчен алган икән, кабахәт!

    Күз яшенә мөлдерәмә тулган карашларын кая куярга белмичә тагын бераз таптанып торды әле Рәхилә. Куркуның әсәре дә калмаган. Киресенчә, шундый якын, кадерле булып киткән иде аңа бу егет. Кыенсына гына, кочаклап сөяр иде бер. Кызым өчен рәхмәт, сакла аны, кадерлә, яшәт, дияр иде. Җенгә бер дә охшамаган, нишләп охшасын, тегермәнчеләрнең югалган баласы бит ул…

    Җир астында яшибез, диме? Нинди генә җирдер инде ул? Караңгыдыр, салкындыр… Рәхилә тиз-тиз генә өстен чишенә башлады. Сырмасын, яулыгын салып, Түләккә тоттырды.

    — Мә ал, балакаем. Сайдәгә бирерсең. Өшемәсен. Кирәк булса, тагын китерермен…

    — Ки-рәк-ми. Без-дә бар…

    — Тагын кайчан киләсең?

    — Мән-нән… бе-лә…

    — Ә? Мәннән абзыймы?

    — Әй-йе. Ул бе-лә…

    Шул вакыт агачлар арасында кыштырдаган тавышлар ишетелгәндәй булды. Рәхилә, сискәнеп, шул якка борылып карады. Урман эченнән, агач ботакларындагы яңгыр чыкларын коя-коя, аның көтүдән калган Алмакае килеп чыкты…

    Рәхилә, сөенечен уртаклашырга теләп, Түләк ягына борылды. Ләкин егет урынында юк иде инде. Тегермән ышыгындагы куе томан гына, бөтерелеп, күккә агып китеп бара…

    Мәннән… Низамның абыйсы Мәннән… Менә кемдә ул серләрнең ачкычы… Юк, бу юлы аңардан барысын да сөйләтәчәк!..

    Рәхилә, сыерын лапаска ябып, өстенә икенче сырма киеп чыкты да туп-туры Мәннән картларга китте. Тын-сулышы буылып барып кергәндә, йорт хуҗасы аны көтеп утыра иде инде.

    — Күрештегезме? — Мәннән карт барысын да белә иде.

    — Күрештек…

    — Әйбәт булган.

    — Мәннән абзый, әйт әле, син кем?

    — Ә сиңа кем кирәк, туганкай?

    — Син җенме, әллә кешеме?

    — Тыңла алайса. Аннары үзең хәл итәрсең: җенме мин, әллә…

    Мәннән карт берникадәр вакыт тәрәзәгә карап торды. Күренеп тора: уйлары, хисләре чуар иде аның, тәртипсез иде. Ләкин күңелен тәртипкә салырга вакыты юк, шуңа күрә ничек бар шулай сөйләргә тиеш иде ул.

    — Ул тегермәнчеләр безнең төбәккә Кавказ якларыннан килгәннәр. Татар милләтеннән түгел, балкарлар иде алар. Әмма нәкъ безнеңчә сөйләшәләр. Үзләре үк әйтеп торалар: “Без бер нәселдән, безнең нәсел бабасы — Кубрат хан, — диләр. — Аның “болгар” дигән халкы, өчкә бүленеп, бөтен дөньяга таралган, бер өлеше көнбатышка киткән, бер өлеше көньякта калган, бер өлеше Идел–Кама буйларына килгән”, — дип тә җибәрәләр. Менә шул балкар кешесе тагын әйтә иде: “Бер нәсел кешеләре кан белән генә түгел, су белән дә туганлашкан булалар”, — ди иде.

    Ышандык. Шулайдыр. Без дә су буенда яшибез, су яратабыз бит. Диңгез буенда яшәгән элеккеге нәсел-нәсәбне кан хәтерлидер шул… Бергә яшәп киттек. Аларның байлыклары бар иде, агач юнәтеп, су тегермәне кора башладылар. Бөтен авыл булышты. Онга, икмәккә бөтенәйдек. Килмешәк туганнарыбызга рәхмәтебез иксез-чиксез иде…

    Бервакыт тегермәнчеләр хакында яшерен сүз таралды. Төннәрен кара сихер белән шөгыльләнәләр, имеш. Барып, сиздермичә генә карап торганнар. Кемнең ашлыгын тарталар, шуның оныннан бер уч алып калалар икән дә, өшкереп суга сибәләр икән. Бераздан бу кешенең өендә берәр кеше үлә йә булмаса малы кырыла башлый икән.

    Менә шуннан соң аларны эзәрлекләү башланды. Башлап йөрүчеләр арасында Низам да бар иде. Мин аны тыярга тырышып карадым. Ул: “Коммунизм төзегән бер вакытта кара хорафатларга урын юк, төптән корытырга кирәк аларны”, — дип кенә җибәрә иде. Мин аны хәзер аңларга тырышам, партия әгъзасы булган бит ул, дингә ышанучыларга каршы булган. Минем белән дә шул тегермәнчеләр аркасында сүзгә керде. Ә мин аңламый идем, ничек инде үз халкыңның нигезеннән килгән кешеләр турында начар уйларга мөмкин?

    Әйе, мин алар белән дус идем. Сөйләшеп, гәпләшеп бер генә төн үткәрмәдем. Берара алар янында эшләп тә йөрдем әле.

    Ә беркөнне Низамнар, авыл коммунистлары, җыелып барып тегермәнчеләрне акылга утыртмакчы булганнар. Берни барып чыкмаган. Низам әйткән: “Хәзер үк китмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез”,— дигән. Иртә белән тегермәнче һәм аның хатынын тегермән ташы астында тапканнар.

    Иртән халык җыелганда, тегермәнче исән иде әле.

    Ул бөтен кеше ишетелерлек итеп пышылдады:

    — Үтерүче безнең белән күмеләчәк, — диде. Аннары үз янына мине чакырды: — Улымны табып ал, ләкин кешеләргә бирмә,— диде.

    Ул көнне өч кешене берьюлы күмдек: тегермәнчене, аның хатынын һәм кинәт кенә үлеп киткән Низамны… Боларын үзең дә беләсең…

    Тегермәнченең җиде яшьлек малае суга төшкән кебек юк булды. Ул чыннан да суга төшкән булып чыкты. Җидесуда аулак урын җайлап, мәгарә корып, азык юнәтеп кыш чыккан… Хәле бик авыр иде… Мин аны яз көне генә килеп таптым, кирәк-яраклар бирдем, ут табарга өйрәттем. Ул чын табигать баласы булып үсте. Җен дә, кеше дә түгел, нәкъ менә табигать баласы. Синең Сайдә аңа гашыйк булды. Ә ул — Сайдәгә… Алар хәзер бергә. Рәзил малайлары мине кыйнап ташлаган көнне Сайдәнең йөрәгенә дә утлы ядрә тиде. Аның гомере хәзер шул егет кулында. Әйдә, алар хакына изге догаларыбызны теләп торыйк… И туганкай, барысы да бер җайланыр әле, җайланыр…

    Рәхилә нишләргә дә белмәде. Аның зиһене тәмам буталды, күңеле ярсып җилкенде. Күз алдына әле Низамның үчле йөзе килеп баса, әле тегермәнчеләрнең кайгылы, дөресрәге, ачулы карашлары бәгырен телгәли, әле Түләк исемле табигать баласының сәер, әмма үтә дә ихлас елмаюы пәйда була…

    Кайтышлый Рәхилә, уңгарак тайпылып, янәшәдәге агачлыкка юнәлде, аннары, авыл зурайган саен, уртадарак кала барган зиратка килеп чыкты. Ул хәтта кыенсынып куйды — Низамның кабере каралмаган булып чыкты; ә менә, сихер ияләре дип зираттан читтәрәк күмелгән тегермәнчеләрнең каберендә зәңгәр-күк төсендәге тере чәчәкләр балкып утыра иде!

    8

    Вә Ул — Аллаһ — кешене бер тамчы судан халык кылды, вә аларны ир вә хатын итеп, нәсел-нәсәбен үрчетте; Раббың һәр эшкә кадир булды.

    Коръән тәфсире”,

    Аеручы” сүрәсеннән 54 нче аять

    Сайдә, якты дөньяга, тормышка ничек тә ябышып калырга тырышып, саташып ята. Тормышка ай-һай ерак әле. Шуңа күрә ул иң элек әкият, риваять каһарманнарына эндәшә, ярдәм сорый, алардан әкият белән тормыш арасында эленеп торучы күпер булуларын үтенә…

    Түләк, үлем хастасы булуын сизенеп, төрле уен кораллары ясарга булды. Илаһтан үтенде: “Илаһым, хаҗәтемне син кабул ит. Бу төндә миңа уен сәләте бир. Бу уен коралларына җан бир. Шушы җирдә синең хөкемең белән дучар булдым, уйнап җибәрсәм, күңелем күтәрелер иде”, — диде.

    Ходай Тәгалә аның яклы булды. Аның уйнаганын тыңларга барча халык җыелган иде, һәркем кичен-көндезен Түләк катыннан китмәс булдылар; аның моңлы уены җыелган халыкның күңелен әсир итте.

    Көннәрдән бер көн Түләк үз күңеленнән зарилык кылды: “Әй кәриме рәхим, мин монда пәриләр, кошлар, киекләр, хайван-хәшәрәтләр белән шат булып торам, җил кубып, аның тузаны басып, сурәтең бозылса, мин җеннәр, пәриләр сурәтенә керермен”,— дип зар-зар елады.

    Ул кичне Түләк Сусылу катында ята иде; ул кызга әйтте: “Ни аяныч! Синең зифа сурәтеңә алданып, адәмнәрдән аерылып, нәсәпсез булдым, үләр булдым. Атам-анам кайда? Минем ыру башым Адәм бит!”

    Кыз әйтте: “Әй егет, акылың киттеме әллә? Бу байлык, бу дәүләт кадерен белмисеңме әллә? Бу дәүләтне барлыкка китергән Ходай Тәгаләне оныттыңмы әллә? Аерылганнарны кушу аңа берни тормый…

    Бу сүз белән ул егетнең күңелен юатты. Яттылар. Иртән намазга торгач, күрделәр, алтын тәхетле сарай янында җирдәге кебек тау калыккан, аның тирәсенә урман үскән, киекләр барлыкка килгән…

    Җыелган халыклар сорадылар: “Бу кемнең тавы булыр? Бу нигә болай торыр?” — диделәр.

    Түләк әйтте:

    Минем тавым — Балкан тау,

    Башы һавага чыккан тау!

    Ишеткән киек, елан-хәшәрәтләр, җыелып килеп, башларын түбән салып тыңлар иделәр.

    Бу хакта кызның атасы Чачдар ханга ишетелде. Ул кызы торган сарайдан җиде көнлек һәм җиде төнлек юлда иде. Шушы ераклыктан да хан Түләкнең уеннарына гашыйк булды: эчүдән, ашаудан бизде — диюләрен, пәриләрен алырга җибәрде. Түләкне пәриләр алып китәр булдылар…”

    Сайдә, үзалдына саташып, уянып ята. Ул инде уянган, күзләрен генә ача алмый. Әле ярый күзләрен ачмый, керфекләрен күтәрсә, караңгы, шыксыз мәгарәдә ятуын күреп, аның болай да җәрәхәтләнеп беткән йөрәге, бөтенләй теткәләнеп, өзгәләнеп, тәмам өзлегер иде…

    Бөтен тәне сызлый, хәтта җаны сызлый. Ул нәрсә булганын исенә төшерә алмый, йөрәгендәге авырту аның аңын, зиһенен томалап куйган. Сайдә берәрсен чакырырга уйлый. Тик кемне чакырырга белми генә. Кеме бар соң аның? Түләк белән Сусылу хакында сөйләгән әткәсе бар… Бар иде… Әнкәсе бар. Су егете бар… Түләк… Юк, бу Түләк әкияттән түгел. Җирдән. Юк, судан… Судан! Ул бит Сайдәне су төбенә алып төшеп киткән иде! Ничек исән соң әле ул, әллә су астында тагын берәр җир, тормыш бармы? Теге дастандагы кебек…

    — Ыһ!..

    — Сай-дә!..

    Бу таныш тавышны Сайдәнең ишеткәне бар. Кемнеке икәнен генә хәтерләми… Менә ул тавыш, җилпенеп очып килде дә аның маңгаена кунды, чәченнән сыйпап назлый башлады…

    — Сай-дә…

    Сайдә күзләрен ачты. Аның каршында Түләк утыра иде.

    — Син?..

    — Мин… Түләк…

    — Түләк… Мин кайда? Мин үлдемме?

    — Үл-мә-дең… — Түләк елмаеп куйды.

    — Бу… нинди җир? — Сайдә, башын кузгатмыйча гына, тирә-ягына карана башлады.

    Бу юлы Түләк җавап бирмәде. Каядыр өскә үрелеп, ут кабызды. Юк, лампа түгел иде бу, көн яктысы иде. Тирә-як ачылып, балкып китте. Сайдә, хәлсез карашларына соңгы көчен туплап, бу яңа дөньяны өйрәнә башлады. Иң элек су исен, юеш балчык исен тойды ул. Һәр якта текә яр, хәтта өстә дә яр. Яр? Өстә яр буламыни?! Бу бит тау куышы, мәгарә!

    — Түләк, мин кайда? Бу нинди җир?

    — Бу — мин-нем җир.

    Сайдә тормакчы булды, башын калкытты. Түләк шундук аягүрә басты. Кулы белән ишарәләп, ятарга кушты. Һәм каяндыр агачтан уеп ясалган касә алып, эчәргә кушты. Сайдәнең бик эчәсе килгән иде, шундук йотлыгып эчәргә кереште. Бу чәй дә, су да түгел, ачы да, татлы да түгел иде. Күбрәк үлән катнашмасын хәтерләткән җылы сыеклык Сайдәгә хәл кертеп җибәрде, аның тын-сулышын ачты. Күкрәге турысындагы авырту гына бетмәде.

    Ул, Түләккә таба борылып:

    — Авырта…— диде. Аннары: — Мин үлмимме? — дип сорады.

    Түләк дәшмәде, елмаеп кына куйды. Үрелеп, Сайдә өстендәге япманы ачты. Үзенең шәрә тәнен күреп, Сайдә каушап китте, ләкин, бу караңгы дөньяга каяндыр табып китерелгән ап-ак япманы яңадан өстенә капларлык хәле юк иде аның…

    Шунда гына Сайдә бөтен җир асты дөньясына ачылып яткан күкрәкләре өстендә берничә үги ана яфрагы шәйләп алды. Алар ниндидер ак, үзле балчык белән аның ап-ак түшенә ябыштырып куелганнар иде.

    Сайдә әллә шушы сәер хәлләрдән, әллә җир салкыныннан чирканып, калтыранып куйды. Моны һаман әле янында елмаеп утырган Түләк тә сизде. Егет, сак кына кагылып, Сайдәнең хәлсез гәүдәсен чүпрәк-чапракка төреп куйды, коры печән тутырып эшләнгән киң, калын түшәген рәтләде. Аннары, бер читкә тайпылып, кызарып, мәлҗерәп яткан әзер күмер өстендә учак тергезеп җибәрде. Черт-черт килеп яна башлаган учак яктысында бу сәер дөнья тагын да ачылып, балкып китте, баллы-ачылы эчемлектән соң айнып, терелеп барган Сайдә үзенең яткан урынын тагын да җентекләбрәк өйрәнергә кереште.

    Иркен генә җир өй иде бу. Һәр якта балчык стена. Ишеге булмавы бик сәер. Бер як дивар такта белән тышланган, аңа пөхтә, тигез итеп шүрлекләр эшләп куелган, бу шүрлекләрдә тормыш кирәк-яраклары, табак-савыт, чиләк-чүлмәк әйберләре; янәшәдәге чөйләрдә кием-салым, тире-сары…

    Идәннең Сайдә яткан яртысына такта түшәлгән, күтәртеп эшләнгән сәке, тәбәнәк кенә өстәл тора, бер-ике бүкән күренә. Җир өлешендә учак казаны, аның ике ягына чатлы тәкәләр кадалган, шунда ук әрдәнәләп утын, чыбык-чабык өелгән. Шәүлә булып кына кипкән мүк, печән өемнәре утыра… Өстәге почмакларда камыш, үлән бәйләмнәре, кипкән җиләк-җимеш, гөмбә баулары… Шулай да иң күбе — ысланган балык, кош түшкәләре…

    Әрем катыш тире, ит исе, аннары су, ләм, балык исе бөтен дөньяга тулган. Су! Әйе, кайдадыр якында гына су булырга тиеш! Сайдә тагын бер мәртәбә җир өйне карап, барлап чыкты. Кайдадыр су чылтырый, кайдадыр тамчы тама…

    Әнә ул! Таш бусага янында караеп тора! Кое! Бәке! Нәрсә булса да, су…

    Сайдә тирә-ягына каранып, уйланып арды, күзләрен йомды. Үзе генә түгел, күзе генә түгел, җаны арды аның бу көтелмәгән хәлләрдән…

    Оеп йоклап китте. Төш күреп ята, имеш. Әнисе тәмле әйберләр пешереп йөри. Сөтле ашларны бигрәк тә тәмле пешерә ул; елга бер мәртәбә сөтле умач пешерә. Басуда игеннәр җыелып беткәч, яңа ашлыктан тартылган оннан умач пешергәннәр борынгылар. Әнисе дә шул йоланы онытмый. Ул бит чын татар түгел. Әнисенең әнисен — Сайдәнең дәү әнисен — Хаммат бабасы сугыштан — Болгария җиреннән алып кайткан. Безнең бабалар да болгар булган, син дә болгар бит, дигән дә алып кайткан. Анастасия, Камышлыга кайткач, Әнисә булып киткән. Әнисә дәү әнисе татарчаны бераз ватыбрак сөйләшкән булса, Сайдәнең үз әнисе инде шәп белә, хәтта кайбер ачы телле татар апаларына караганда да матуррак сөйләшә. Менә шул: яңа уңыш оныннан сөтле умач пешерү йоласы Әнисәгә ияреп Болгариядән килгән булган. Әлеге йоланы, мондагы татарлар да үз иткәннәр, аның матур һәм мәгънәле булуын таныганнар…

    Әнисе сөтле умач пешереп йөри, имеш. Сайдәнең борын эчләре кытыклана, кытыкланып кына калмый, ул инде аның тәмен тоя, шифасын авыру тәненә, өзлеккән җанына ала…

    Умач — җан ашы бит ул, Умай-аштан кыскартып әйтелгән. Ә борынгыларда Умай — җан өләшүче, җан савыктыручы алиһә, Тәңренең сөйгән җариясе… Умай-аш кешенең җанын тәрбияли, аны яшәүгә дәртләндерә, тормышка өнди. Ул аңа көч, егәрлек бирә, рухи ныклык бирә.

    “Кызым, тәмлеме?” — дип сорый ана үзенең кызыннан. Сайдә җавап бирә алмый. “Әнием, ашың тәмле булган, мин Умайны тоям, аның көчен үземә алам”, — дип әйтергә тели, әмма дәшә алмый, телсез калып тик тора… Менә хикмәт, ул әнисе биргән ашны кабып-кабып карый, ләкин аның чын тәмен тоймый, тагын каба, барыбер тоймый…

    — Сай-дә, ач авы-зың-ны… Аш кап… Те-ре-лер-сең… Си-ңа а-шар-га ки-рәк…

    Юк, бу аның әнисе түгел. Тавышы да, йөзе дә бүтән кешенеке. Түләкнеке!..

    — А-ша, Сай-дә, а-ша…

    Сайдә Түләк кулындагы агач кашыктан җылы аш каба. Әнисенең сөтле умачын ашый… Менә хәзер ул ашның тәмен аермачык тоя… Үзе ашый, үзе уйлый Сайдә: “Каян килгән монда сөтле умач? Бу җен өненә, тәмуг базына каян килгән? Нинди җир бу? Кем ул — Түләк?

    …Берничә мизгелдән Сайдәгә тагын яшәү тоемы, тормыш гаме кайтты. Ул әле керфекләрен ачып карый алмый, әмма инде ишетә, тоя иде.

    Түләкнең тавышын да беркемнеке белән бутамаячак ул. Тик бу юлы аның тавышы нигәдер калтыранып, хәтта шомланып, куркынып чыга. Кемгәдер эндәшкән кебек…

    — Терелергә тиеш ул, ничек тә терелергә тиеш!

    Ниндидер гөрелдәвек тавыш, үлем төпкеленнән яңгырап чыккан кебек, сузып җавап бирде:

    — Үлек тә түгел, терек тә түге-е-ел… Үлекне терелтеп була-а-а… Терекне яшәтеп була-а-а… Бу адәм баласы ни үлек түгел, ни терек түге-е-ел…

    Түләк тавышы:

    — Син бит бөтен сулар өстеннән хаким! Су — тереклекнең нигезе, асылы һәм мәгънәсе! Су — җирнең каны! Ә кан ул — җан! Су — җирнең җаны, хәтере! Су — барысы да! Су — иң тере нәрсә! Аннан да тере әйбер юк! Ә син… Син, булдыра алмыйм, дисең… Терелт Сайдәне, үтенеп сорыйм, терелт!

    Теге гайре табигый гөрелдәвек тагын телгә килде:

    — Мин барысын да эшләде-е-ем… Бу үлем каршында су көчсез-е-ез…

    — Ничек көчсез? Бөтен нәрсә судан яралган бит! Изгелек чорыннан ук Тәңре судан халыкларны яратты, диелгән. Тәңренең теләге, ихтыяры яратты, дип язылган. Дәрте һәм өмете! Ышанычы һәм үгете! Нәфрәте һәм мәхәббәте! Ана карынында да кеше суда ята, үлгәч тә суда коендыралар… Син — Җирдә иң көчлесе! Син генә терелтә аласың Сайдәне… Әй, Су рухы! Ялварып сорыйм!..

    — Үҗәт, үзсүзле син, Адәм баласы-ы-ы… Җир үҗәтлеге бар синдә-ә-ә.. Шуңа күрә, Җирдән сорап кара, бәлки, ул ярдәм итәр?..

    Түләк тавышы:

    — Әй син, Җир рухы! Терелергә ярдәм ит бу Адәм баласына. Мин аны синең кулга тапшырам.

    Каяндыр өстән, кара җир куеныннан, яңгыравык өн-аваз ишетелде:

    — Син аны үзең белән чагыштырма-а-а… Син безгә якын, без — сиңа… Бу авыру йөрәктә инсаниятнең меңьеллык гөнаһы җыелган, аны бер мизгелдә кире кайтару мөмкин түгел… Күпме үлем ачысы, рәнҗеш, каргыш җыелган! Син миннән ярдәм көтмә, адәм баласы, Җир кадәр Җир булып, мин дә күтәреп, җиңеләйтеп бетерә алмыйм кеше йөрәгенә төшкән авырлыкны…

    — Син бит Җир — безнең туган нигезебез, ә үлгәннән соң — барыр җиребез. Син кодрәтле, уңдырышлы һәм игелекле… Ярдәм ит, зинһар!

    — Мин сиңа соңгы сүземне әйттем, Адәм баласы… Вакытыңны әрәмгә үткәрмә, Илаһи Күккә гыйбадәт кыл, ул ярдәм итсен…

    Түләк тавышы:

    — Күк ерак бит. Арада син бар. Минем карашым да, тавышым да синең аша үтеп чыга алмаячак…

    — Бер мизгелгә генә ачылып, мин сиңа Күкне күрсәтәм. Сорап кал, Күккә җиде елга бер генә ачылам мин…

    Шул вакытта җир тетрәп, калтыранып куйгандай булды. Салкын җил йөгереп узды. Каяндыр өстән сыек томан төшеп җәелде. Салкын, тәннәргә генә түгел, җаннарга үтеп керде…

    Түләкнең тавышы да калтыранып чыкты:

    — Күк-Тәңре!.. Ярдәм ит миңа! Сайдәне терелтә алмасаң, миңа ярдәм ит — аны, минем өчен терелт, тормышыма кайтар!

    — Әй Адәм баласы! Нәрсә бәрабәренә сорыйсың син аңа тормышны?

    — Мәхәббәтебез хакына! Мин сиңа берни дә бирә алмыйм.

    — Гомерең бар… Шуны бир!

    — Гомерем миңа Сайдә белән бәхетле яшәү өчен кирәк!

    — Гомереңне бир!

    — Бирә алмыйм! Минсез нишләр ул?

    — Минем белән булыр.

    — Син көчле, син кодрәтле, әмма ул мине ярата. Сине үз итә, ә мине ярата! Ярдәм ит!

    — Миңа ышану гына җитми, миңа инану кирәк. Ә синдә инану… бар. Мин сиңа ярдәм итәм, Адәм баласы. Иң шифалы һавамны Сайдәгә тормыш сулышы итеп өрәм… Җирне, Суны бәхилләт; Күктә яшәсәм дә, минем көчем иң элек аларда…

    …Сайдә күзләрен ачканда, Түләк, ике кулын өскә сузып, йомык күзләрен җир түшәмгә төбәп, үзе генә белгән телдә гыйбадәт кылып тора иде.

    — Түләк, син нишлисең?

    — Ә? Терелдеңме, Сайдә?

    — Син кемнәр белән сөйләштең, Түләк?

    — Мин Тәңре белән сөйләштем, Җир белән, Су белән сөйләштем, алардан шәфкать сорадым.

    — Җир, Су белән сөйләшеп буламыни, Түләк? Күк белән дә сөйләшеп буламы? Алар теремени?

    — И Сайдә, син бу хакта сорашма. Шуны гына бел: Дөньяда, Галәмдә һәрнәрсә тере, һәрнәрсәнең җаны, рухы, иясе бар. Тик Тәңре генә бердәнбер һәм мәңгелек…

    — Син аларны күрәсеңме, тоясыңмы?

    — Күрәм, тоям, ишетәм.

    — Ә нигә мин күрмим?

    — Син бит кеше, синең күзең сукыр, син чукрак.

    — Ә син кеше түгелмени?

    — Түгел.

    — Кем соң син? Җенме?

    — Мин — Түләк.

    — Түләк, мин хәзер үлмимме?

    — Юк, үлмисең. Син Тәңре бәхиллегенә ирештең. Җир белән Су да сиңа мәрхәмәтле булдылар.

    — Түләк, әйдә мин синең хатының булам. Безнең балаларыбыз туар...

    Түләк дәшмәде. Учак тирәсендә булашты.

    — Түләк, син әйбәт…— Сайдәнең бик тә сөйләшәсе килә иде.

    — Син дә әйбәт, Сайдә.

    — Мин ошыйммы сиңа?

    — Син әйбәт.

    — Яратасыңмы мине?

    — Син әйбәт!

    — Ә мин сине бик тә, бик тә яратам!

    Түләк, торып, Сайдәнең түшәге янына ук килде, елмаеп-сөеп карап торды, аннары, уң кулын учак корымына буялып беткән шәрә күкрәгенә куеп:

    — Мин… Әйбәт! — диде дә, йөгереп барып, өй почмагында ялтырап яткан сулы коега сикерде…

    9

    Дәхи Аллаһ юлларны белергә галәмәтләр —маяклар бар итте, вә адәм балалары кораблар белән диңгездә йөргәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар.

    Коръән тәфсире”,

    Нәкел” сүрәсеннән 16 нчы аять

    Сайдә бик авыр терелде. Тормышка да озак кайтты. Түләк аның яныннан бер минутка китмәде. Соңрак, көнгә бер мәртәбә, үзенең кое юлы буйлап, тышка, Җидесу буена чыгып керә башлады. Бу җир өй читендәге бәке елга өстенә алып чыга торган су юлының авызы икән. Түләк кирәк-яракларны шул су юлы белән алып керә яисә алып чыгып китә… Баштарак порхылдап өскә килеп чыккан Түләктән сискәнеп, куркып, җаннары суырыла иде Сайдәнең. Аннары күнекте. Су тавышына, су исенә, су гаменә күнекте.

    Бу сәер торагына да күнегә башлады Сайдә. Түшәмдәге яктылык бер дә лампа түгел икән, җир өстенә кадәр менә торган уентык тишек икән. Шуңа карап вакыт исәбен дә беләләр: ул ачык торса — көн, томаланса — төн җиткән була.

    Иң кызыгы бу да түгел әле. Түрдәге почмакта бер уентык ярык булып, аның аша эчкәреге бүлмәләргә кереп йөреп була. Ул бүлмәләрнең берсе келәт вазифасын башкара, иң ары торганы — мал абзары. Анда берничә кәҗә яши. Аларны беренче мәртәбә күргәч, Сайдә акылдан шаша язды.

    Ул көнне үзе генә калган иде. Түләк, бер кыр үрдәген ботарлап, учак күмере өстенә элеп куйды да, Сайдә өчен җиләк чәе әзерләде, аннары, гадәтенчә, берни әйтми-нитми, үз коесына төшеп китте. Якты дөньяга, кояшка ишарәләп торган түбә тишегеннән башка берни дә калмады.Ә, калган икән әле! Печән өеме арасында сайрап өзгәләнүче чикерткә бар әле! Ул да үзенең кырын, яланын сагына микән?

    Тагын кемдер бар. Түр почмакның караңгы аралыгыннан ниндидер тавышлар ишетелгән кебек булды. Сайдә сагайды, терсәгенә таянып, башын калкытты. Җир өй эчен түшәмдәге ачык тишек белән учакның тонык уты гына яктыртып бетерә алмый, шуңа да һәр шәүлә, һәр кыштырдау җен-пәри булып күренә. Бу юлы стена эченнән чыннан да бер җен килеп чыкты. Ике мөгезле, кәҗә сакаллы, озын йонлы, үзе ап-ак… Нишләп ак? Җеннәр кара була ди бит… Аһ! Аһ…

    Сайдә бая гына Түләк төшеп киткән коега үзе дә чумарга әзер иде инде, аннан пылт итеп Түләк үзе килеп чыкты. Сайдәнең, ах-ух килеп, шөбһәләнеп ятуын күреп, ул шундук зәхмәтле почмакка таш ыргытты. Җен сыңары, кәҗә кебек кычкыра-кычкыра, кабат стена ярыгына кереп китте, ә Түләк, Сайдә каршына тезләнеп, кызның калтыранган кулларыннан тотты.

    — Җен… җен анда… — Сайдә һаман тынычлана алмый иде әле.

    — Җен түгел, кәҗә ул, кәҗә!

    — Кәҗә! Каян килсен ул монда?

    — Күптән инде. Көнне күргәне юк аның, шуңа да күзләре күрми. Аның әле бәтиләре дә бар…

    Сайдә шунда гына Түләк пешергән сөтле ашны, көн дә берничә мәртәбә эчә торган парлы күбекле сөтне исенә төшерде.

    Тагын берничә атнадан Сайдә аякка басты, өй, хуҗалык эшләрендә Түләккә булыша башлады, учак бөтенләе белән аның карамагына күчте. Түләк күбрәк балык тотып, ау эшләре белән мәшгуль булды, кышка утын әзерләде, печән, орлык, бәрәңге китерде, он, тоз юнәтте. Сайдә аларның каян алынганын белмәде. Түләктән сорарга да кыймады. Бер генә нәрсәгә аптырады ул: ниндидер сихер белән, Түләк алып кайткан әйберләр юешләнмәгән була, югыйсә тар коедан бүтән тышка чыгу юлы да юк бит…

    Сайдә беркөнне кыен хәлдә калды, аннары шул көн өчен Түләктән кыенсынып йөрде. Шушы көн аларны кавыштырды да. Ул, учак янында булашканда, һаман янып бетә алмый азапланган утын кисәвен, кая куярга белмичә, үзе сизмәстән, Түләк чумып йөри торган коега илтеп тыкты. Чыжылдап пар болыты күтәрелде, бөтен бүлмәгә көек исе тулды… Түрдә бүген генә каяндыр алып кайткан такта кисәкләрен урнаштырып йөргән Түләк, кай арада килеп җитеп, кискен хәрәкәтләр белән кисәү агачын тартып алды, Сайдәнең үзен түшәккә таба этеп җибәрде. Аннары, тезләнеп, һаман әле сүнеп бетмәгән кисәүне ипләп кенә бер читкә куйды да, иелеп, маңгаен суга терәде. Күзләрен йомды. Шулай шактый вакыт торды.

    Сайдә Түләкнең мондый чагын беренче мәртәбә күрә иде. Бу кыргый адәмнең кан тамырлары бүртеп чыккан, йөзенә карау да куркыныч иде. Менә ул, башын күтәрмичә генә, Сайдә ягына борылып карады, аннары, кашларын җыерып, сынап торды да… Сайдәнең җан-бәгыре өзелдем дигәндә генә, элеккечә матур, ачык итеп елмаеп җибәрде.

    Сайдә исән калды. Башын артка ташлап йомшак түшәгенә ятты да күзләрен йомды. Түләккә шул гына кирәк булган, — ул мәче җитезлеге белән Сайдә янына килеп җитте, битен кызның куркудан алсулана башлаган йөзенә куйды…

    — Алай эшләмә, Сайдә… Су ачулана… Рәнҗи…

    — Ничек ачулансын, ничек рәнҗесен, су гына бит ул?!

    — Шуңа да рәнҗи ул, су бит ул, су! Кеше генә түгел… Ул кешегә караганда терерәк; аның да тәне авырта, җаны сызлана…

    — Мин берни дә аңламыйм, Түләк. Син әллә нинди дөньяда яшисең. Миңа кыен монда…

    — Бер дә кыен түгел. Суга тияргә ярамый, аңа пычак, сөңге белән кадарга ярамый, төкерергә, ярамый, аны нәҗесләргә ярамый! Аннары… Аңа карап сүгенергә, ялганларга ярамый… Шул гына!

    — Кызык бу. Тик куркыныч…

    — Кешеләрне рәнҗетергә ярамый. Моны бер дә куркыныч димисез бит. Суны да рәнҗетергә ярамый, аның хәтере әйбәт. Усал кешене бер килеп тота ул, барыбер аның соңгы сулышын суырып ала…

    — Мине алмады, тотмады, әйеме. Мин әйбәтмени?

    — Юк, ул синең нинди икәнеңне белми иде әле.

    — Ни өчен мине тотмады соң ул?

    — Минем хакка. Син бит минеке. Ә мине су белә: аның туганы икәнне белә…

    — Мин синекемени, Түләк?

    — Әйе… Су безгә бергә булырга куша. Җир дә, Күк тә бергә булырга куша… Мин моны тоям… Син тоясыңмы?

    Түләк үбешә белми иде. Ул уттай кызу яңагы белән Сайдәнең йөзен, маңгаен, иякләрен иркәләде, күкрәкләрен назлады, үзе дә онытылып назланды. Аннары ул дәрткә тулыша барган тәнендә кызның йомшак кулларын тойды; ул куллар аны сөю-мәхәббәт иленә, бәхетнең җиденче катына чакыралар иде…

    Сайдә барысын да үзе эшләде. Аның мәхәббәткә тоемы көчлерәк, сөю хәрәкәтләре төгәлрәк булып чыкты. Иреннәр иренгә тиюгә, иң элек икесе дә, пар еланнар кебек бер-берсенә сарылып, дәртләрен сынадылар. Иң ахырда ниндидер илаһи көч тәннәреннән соңгы тамчы тирне, дәртләреннән соңгы тамчы майны сыгып чыгарганда, җаннарын алмаштылар…

    Шулай алар су ярдәме белән ирле-хатынлы булдылар, язмыш, тормыш белән генә түгел, тән белән дә, кан белән дә, хәтта җан белән мәңгелеккә туганлаштылар.

    Бу көннәрдә Түләк сирәгрәк чыгып йөри башлады. Табигать асылы белән дәртле бит ул. Табигать улы буларак Түләк тә Сайдә яныннан китмәде, кыз үзе дә аны еракка җибәрмәскә тырышты. Көннәр буе, ашау-эчүләрен онытып, назланышып яткан чаклары күп булды аларның. Бу көннәрдә Түләк сөйгәненә тәмле ризыклар әзерләп бирә, хәтта, келәт ягына чыгып, берничә кәнфит тә алып керде. Сайдә мондагы ризыкларга күнекте инде, үзе дә кипкән, ысланган иттән, балыктан күп нәрсәләр әзерләргә өйрәнде.

    Бер иртәдә Түләк аңа күлмәк бүләк итте. Сайдә куанычыннан сикергәләп куйды. Таман гына икән. Әлбәттә инде, ул Түләктән бу күлмәкне каян алуын сорады. Әнисенеке булуын әйткәч, Сайдә аны кочаклап үпте. Түләккә шул җитә калды, ул хатынын, кулларына күтәреп, бүлмә уртасында зыр-зыр әйләндереп йөртә башлады.

    Аның каравы Сайдә моңсуланды.

    — Нәрсә булды? — дип кат-кат сорады Түләк.

    Башта дәшмичәрәк торган Сайдә, пышылдап кына:

    — Әнием искә төште… — диде.

    Түләк, барысын да аңлыйм дигән кебек, башын аска иеп, сәке читенә утырды. Бераз тын калып тордылар.

    Аннары Сайдә үзе сикереп торды.

    Бармагындагы йөзеген алып Түләккә тоттырды да:

    — Минем исән икәнне белдер, — диде.

    Түләк шундук коега төшеп юк булды. Сайдә ялгызы гына хәтсез моңаеп, уйланып утырды әле. Бик күп һәм төрледән-төрле уйлар уйлады ул бу утыруында. Әмма ялгыш кына да, китәм мин бу җир дөньясыннан, авылга, әнием янына кайтам дип уйламады.

    Табигатьнең серләре күп. Сайдәнең шушы караңгы гүр почмагыннан кабат якты дөньяга, туган нигезенә, газиз анасы янына кайту турында борчылып уйламавы Табигать белән Ходай Тәгалә өчен дә, изге рухлар өчен дә олы сер булып калды.

    Түләк кайтып кергәндә, Сайдә түшәгендә оеп ята иде. Кулына әнисе әзерләп биргән төенчек килеп кергәч, ул сискәнеп, хәтта куркып китте. Өй исләре аңкытып торган түшәк җәймәләрен, зәңгәрсу күлмәген, кашемир яулыгын күкрәгенә кысып, елап алды.

    Түләк аны ничек тә юатырга белмәде. Ахырда уйлап тапты.

    Хатыны каршына килеп тезләнде дә, яшькә чылана башлаган чүпрәк-чапракка күрсәтеп:

    — Миндә болар күп, — диде.

    — Ә? Кайда?

    Хатын-кыз өчен күп кирәкмени? Сайдә борчуларын бик тиз онытты, Түләккә ияреп, келәт ягына кереп китте. Ул бит бу якка бик кереп йөрми, теге юлы кәҗә белән булган хәлләрдән соң, төрле хәшәрәтләр, җеннәр бар кебек тоела аңа бу җир куышында.

    Түләк җыйнак кына ике сандык сөйрәп чыгарды. Аларны, әти-әнисе үлгәч, тегермән чормасыннан алып кайтуын әйтте.

    Сайдәгә шул җитә калды. Сандыктан чыккан пәрдә-чаршауларны, чигүле сөлгеләрне ул шундук өй диварларына элде. Түшәген өр-яңадан көйләп җәйде, өстәлдәге ашъяулыкны, шүрлекләргә эленгән чыбылдыкны алыштырды, түр якка көзге элеп куйды.

    Шыксыз, ямьсез җир куышы шул минутта чып-чын авыл өенә охшады да калды.

    Балага узган көнне Сайдә тагын әнисен исенә төшерде, елап алды. Түләкне хәл белергә җибәрде. Ә ул бик озак торып кайтты. Әллә нәрсәләр уйлап бетерде Сайдә. “Авылга кайткач, Рәзилләр кулына эләктеме әллә?” дигән уй да тынгылык бирми йөдәтте. Көтеп-көтеп тә ала алмагач, Сайдә су юлына төшеп карарга булды. Бу серле урын күптәннән үзенә тартып, кызыктырып тора иде аны.

    Кое төпсез булып чыкты. Су салкын түгел, Сайдә, берничә мәртәбә чумып, астагы юлларны барлады. Ә юл берәү генә иде. Очында көн яктылыгы җем-җем килеп тора. Димәк, бу мәгарәнең авызы Җидесу өстенә чыга.

    Сайдә тәвәккәлләп карарга булды. Әтисенә ияреп елгага йөргәндә, ул су астында да, су өстендә дә бик әйбәтләп йөзәргә өйрәнгән иде. Хәзер шул күнекмәләрне искә төшерергә туры киләчәк…

    Ләкин Сайдә җемелдәп торган яктылыкка тиз генә барып җитә алмады. Хәтта… барган саен ерагайган кебек тоелды аңа бу яктылык… “Әллә кире борылыргамы?” — дип уйлады ул. Юк, ниндидер ымсындыргыч көч Сайдәне һаман алга — теге сәер җемелдәвеккә өндәде.

    Тыны бетеп, зиһене томалана башлагач та өметен сүндермәде ул. Ләкин өмете дә өметсез иде аның: “Кайда соң бу Су рухы, Җир рухы? Күк рухы кайда? Алар ярдәм итәргә тиеш иде бит… Су! Су! Нигә шулкадәр күп син?! Нигә мин су түгел?! Нигә мин кеше?!”

    Шул вакыт суга җан кергән кебек булды. Каяндыр су төбеннән бер бәйләм дулкын йөгереп килеп чыкты да, хәлсезләнгән, тынсыз, буынсыз булып калган Сайдәне күтәреп өскә алып менеп китте. Кинәт өстәге җир селкенеп-калтыранып куйды да як-якка тайпылып, аерылып китте, һәм кеше башы сыярлык кына бушлык, ярык барлыкка килде. Сайдә йотлыгып-йотлыгып һава сулады. Үзен коткарган су белән җиргә, шулай ук татлыдан татлы һавага рәхмәтләр укыды. Ләкин ул сулышын тигезләп, һушын җыеп өлгермәде, су агымы тагын аска тартып алды, озак та үтми Сайдә Җидесу өстендә пәйда булды!

    Ул Түләк белән йөзгә йөз очрашты. Шундук елый-елый иренең киң түшенә барып сарылды.

    — Түләк, мин батып үлә яздым… Су гына коткарды мине, Җир белән Һава коткарды.

    Түләк хатынын күкрәгенә кысты. Баш түбәсеннән үбеп алды.

    — Беләм, миңа бу хакта хәбәр иттеләр инде. Бүтән үзең генә йөрмә, яме.

    — Минем дә чыгасым килә, якты дөньяны күрәсем килә!.. Түләк, аңлыйсыңмы, мин бит кояш астында туган кеше… Өйрәт мине дә, үзең кебек йөзәргә өйрәт!

    — Өйрәтермен, хәзер сиңа да, балага да бик күп һава, якты һава кирәк булачак… Бу дөньяга туганчы ук тоярга тиеш ул шушы киңлекне, Күкне, Кояшны. Ул бит кеше булып туачак, шулаймы, Сайдә?

    — Безнең кебек үк…

    — Юк, минем кебек булуын теләмим. Минем кебек кыргый булмасын, ятим булмасын ул, аннары…

    — Нәрсә — “аннары”, Түләк?

    — Аннары… кешеләр арасында үссен. Чын кеше булу өчен кешеләр арасында үсәргә тиеш ул!

    — И Түләк, уйларга да куркыныч бу хакта…

    — Әйдә керәбез… Син арыгансың инде… Иртәгә чыгарбыз. Мин сиңа ничек тын алмыйча йөзәргә өйрәтермен. Бик җиңел ул… Хәлең, тының бетсә, ана карынындагы кебек, бер мәлгә бөгәрләнеп торырга гына кирәк. Шундук хәл керә, тын-сулыш иркенәя…

    10

    Дөреслектә, сиңа җәннәттә ачлык вә ялангачлык юктыр. Дәхи син анда сусыз булмассың һәм кояш кыздыруына пешмәссең.

    Коръән тәфсире”,

    Та һа” сүрәсеннән 119—120 аятьләр

    Көзге салкыннар башланганчы Түләк белән Сайдә Җидесуга чыгып йөрделәр. Алар булмаган бер яр да, бер күл дә калмагандыр. Ябалак тавына да менделәр. Түләк Ябалак тавының иң биек кыясыннан кош кебек очып төшкәндә, Сайдәнең йөрәге кысылып, сулышы тараеп куя иде… Аннары алар Җидесуның җиде суы кушылган урында йөзеп куыштылар… Шулай да ике нәрсә аларны үз өннәренә бик тиз куып кертте: дөньяга кыш җитеп килә иде. Сайдә карынында яткан бала да җылы сорап тибенә башлады.

    Кышка кергәч, алар кеше кыяфәте алдылар. Сайдә Түләкнең чәчләрен кисте, сакал-мыегын рәтләде, булган байлыкны актарып, аны өр-яңадан киендерде. Үзе дә киенеп алды, ясанып-төзәнеп йөри башлады.

    Чыра яктысында көннәр-төннәр буе сөйләшеп утырган чаклары күп булды, Түләк үзенекен сөйли, Сайдә — үзенекен… Түләккә үзе хакындагы дастан ошады. Ул аны берничә мәртәбә сөйләтте.

    Һәр тыңлаганда аның күзләреннән мөлдерәмә яшь ага, ул бигрәк тә Түләк белән Сусылуның, җир өстенә чыгып, бәхетле гомер итүләре хакындагы җыруны бөтен күңеле белән ихлас кичереп тыңлый иде.

    Чачдар хан, Түләк уйнаганын ишетеп, гашыйк булды.

    Кырык көн эчеп-ашап, бергә булдылар. Аннан соң Түләк еракта калган Сусылуны, Балкан тауны сагынды. Чачдар ханга җырлап:

    Балкан тавым монда юк,

    Ак киегем монда юк,

    Утырып уен уйнарга

    Алтын тәхетем монда юк!

    Җөмлә буе җофары,

    Зифа ярым монда юк… —

    дигән иде, Чачдар хан диюләргә, пәриләргә боерды: “Барыгыз, Түләкнең тавын китерегез!” — диде. Диюләр, пәриләр бардылар. Ләкин Хак Тәгалә Балкан тавын аларга күрсәтмәде, бу сарай янындагы икенче бер тауны бер пәри өстенә салып алып килделәр. Түләк, пәриләрнең ниндидер тау китергәнен күреп:

    Минем тавым ул түгел,

    Алтын тәхетем ул түгел!

    Тауны тауга охшатып,

    Тимер белән коршатып,

    Алып килә торырлар! —

    диде. Аңа Чачдар хан җавап итеп әйтте:

    Тауны тауга охшатып,

    Тимер белән коршатып,

    Торыр монда Түләгем,

    Балкан тауга охшатып.

    Ләкин Түләк, Чачдар хан әйткәннәргә риза булмыйча, үз тавына кайтаруны сорады.

    Чачдар хан пәриләренә әмер кылды: “Барыгыз, ул әйткәнчә эшләгез”, — диде. Падишаһ Түләк белән Сусылуны җир өстенә чыгарып куйдыртты. Алар үзләренең Балкан тауларында күп еллар матур гомер иттеләр…”

    Үз исеме дә шул дастаннан алынганлыгын белгәч, Түләкнең тагын күңеле нечкәрде, күз төпләре дымланды. Ул Сайдәдән тагын, тагын укуын сорады. Кайсыдыр сандык төбендә берничә китап яткан икән, аларны да берничә мәртәбә укып чыктылар. Түләк бик тырыш укучы булып чыкты: һәр тыңлаганын, йөрәгенә якын алып, исендә калдырырга тырыша, күңеленә хуш килсә, очынып-очынып мактый, ошамаса — сабый балалар кебек үпкәли, бәхәсләшә, тиргәшә башлый…

    Бервакыт Сайдә аңа хәреф өйрәтергә булды. Түләк өйрәнеп кенә калмады, белгән хәрефләрен янәшә куеп, иҗекләп укый да башлады. Аннары санарга, кушарга, алырга өйрәнде. Үзе моңа шатланып бетә алмады, ашаудан, эчүдән калды, дөнья гамен онытты; Сайдә әзерләп биргән “парта” артында көннәр буе китап тотып утырды. Үзе, кирәккә-кирәкмәгәнгә дә Сайдәгә бихисап күп сораулар биреп, Дөнья, Галәм, Җир, Яшәеш, кешелек хакында кызыксынды, шул рәвешле көннән-көн тормышка якыная барды…

    Аны бигрәк тә Җирнең түгәрәк булуы аптыратты.

    Ул, Сайдәне бүлә-бүлә:

    — Ә нигә су агып бетми алайса? — дип сорашырга кереште.

    Йоп-йомры Җир шарыннан елга-күлләрнең, дәрьяларның агып, коелып, чәчелеп бетмәвен Сайдә үзе дә аңлатып бирә алмый иде, шуңа күрә ул Түләкнең үз “телендә” җавап бирде:

    — Чөнки Җир белән Су — бертуганнар; алар береккәннәр, бер-берсеннән аерыла алмыйлар… Аерыла башласалар, Күк-Аналары аларны шундук татулаштыра, дуслаштыра…

    Түләк моңа ышана, караңгы җир түшәмгә карап, уйланып, Сайдә сөйләгәннәрне күзаллап утыра.

    Шулай хыялланып утыра-утыра да, үзе дә сизмәстән, җир стенага үрелеп, бер чеметем балчык каба. Бераздан тагын каба, тагын… Су коенган вакытта Сайдәнең искә алганы бар иде инде: Түләк, тамагы ача башласа, кыя төбеннән ак ком учлап ала да иреннәренә куя…

    Бу юлы Сайдә сорамый кала алмады:

    — Түләк, нишлисең син? Әллә балчык ашыйсың инде?

    Түләк кыенсынгандай итте, аннары, иреннәрендә калган балчык тузанын сыпырып куйды да сөйли башлады:

    — Мин шушы балчыкны ашап исән калдым. Хәзер дә ашыйм, тамагым тук, барыбер ашыйм. Миңа ул кирәк, мин хәзер балчык ашамыйча тора алмыйм…

    — Ничек булды ул, сөйләле, Түләк…

    Түләк, бермәл уйга калып торганнан соң, Сайдә хакында бөтенләй оныткан кебек, акрын, салмак кына сөйләп китте:

    — Мин барысын да хәтерлим… Әтиемне, әниемне хәтерлим… Аларга килеп йөргән авыл кешеләрен дә хәтерлим… Мәннән картны… Күзләрен, йөзләрен хәтерлим… Тавышларын… Исемнәрен… Ләкин әнием белән әтиемне үтерткән кешене генә хәтерләмим. Оныттым. Үзен дә, йөзен дә, исемен дә оныттым… Шул кеше янап киткән көнне, юк-юк, төнне әллә нинди кешеләр килеп, әтием белән әниемне тегермән ташы астына салып, аның күчәрен кистеләр… Мин боларның барысын да хәтерлим… Әтиемнең, миңа карап: “Кач, кач, тауга кач!” — дип кычкырганын да хәтерлим…

    Ә мин качмадым. Чормада үзем генә белгән тар бүлмәләр бар иде. Шунда качып калдым. Әтием белән әниемне алып чыгып киткәч, куркып, дер калтырап, ике көн яттым. Аннары, өйдәге вак-төяк әйберләрне төйнәп, ашарга юнәтеп, Ябалак тавына киттем. Өч көн, өч төн качып йөргәннән соң, Җидесуга төштем. Төшеп җитә алмадым, бер ярыкка эләгеп, җирдәге куышлыкка убылып төшеп киттем. Әнә ул тишек… Аннан шуып төшсәң, нәкъ шушы коега эләгәсең… Шуңа күрә дә исән калдым. Үле дә түгел, тере дә түгел — шулай яшәдем. Ашарга ризыгым беткәч, җир кимердем, шушы ләмле суны эчтем. Эчке бүлмәләрне соңыннан казыдым мин, андагы туклыклы чишмәләрне дә соңрак ачтым.

    Балчык ашап, су үләннәре чәйнәп, вак төяк белән, елан, балык тотып, кышны кышладым… Шушы коедан төшеп, елгага алып чыга торган юлны эзләп таптым…

    Аннары Мәннән карт килеп чыкты. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Ут кабызып бирде. Табак-савыт, тоз, сабын китереп торды… Ул — әтиемнең дусты, әйбәт кеше. Әниең белән дә ул сөйләште, аңа синең хакта хәбәр итте. Мин беләм — әниең сине ярата, сагына, көтә. Ул хәзер тыныч, ул… ул терелде инде.

    — Түләк, әнием авырдымыни?

    — Бераз гына авырды, сине сагынып авырды. Хәзер ул үз аңында, үз күңелендә…

    Түләкнең тарихы Сайдәгә бик авыр тәэсир итте. Аны хәтта тулгак тота язды. Түләк үзенең сихере белән, “су догасы” белән генә тынычландыра алды хатынын.

    Ләкин Сайдә барыбер тынычланып бетә алмады, гадәти тормышында торып-торып сорап куя иде ул Түләктән:

    — Ничек яши алдың соң ничәмә-ничә еллар? Үзеңә генә кыен, ямансу булгандыр бит?

    — Баштарак әтиемне, әниемне бик сагына идем, бик елый идем. Тегермән тирәсендә күп йөрдем. Берсендә авыл кешеләре “җен!” “җен!” дип кудылар. Эттән талаттылар. Ул эт белән канга батып сугыштым. Тешләрем белән бугазын өзгәләдем. Аннары, өнемә алып кайтып, бер атна буе учакта итен кыздырдым, тиресен астыма җәйдем…

    Шунда минем күңелемә беренче мәртәбә ау хисе керде. Кыргый киекләр ауларга чыккан төннәрдә буш кайтканым булмады. Тамагым тук, өстем бөтен иде.

    — Ә менә… мине күргәч… мине күргәч нәрсә уйладың? — Сайдә, түземсезләнеп, үзен кызыксындырган иң мөһим сорауны бирде.

    — Сине күптән белә идем. Мин бит авылны яхшы беләм; еш кына, тегермән чормасына менеп, күзәтеп утыра идем. Син гел су буенда үстең. Әтиең белән балыкка йөрдең. Син су коенганда астан карап торган чакларым да булды. Ачуланма, миңа ул вакытта барысы да кызык иде… Хәзер дә кызык… Син бит матур… Хәтта бик матур!..

    — Аннары мине коткардың, шулаймы?

    — Коткара алмадым шул. Мин сине ярга алып чыкканда син үлгән идең инде. Мин салкын тәнеңә сулышымны өреп карадым, сихерләп, йөзеңә су да сиптем, әмма терелтә алмадым… Аннары җир тырнап, үкереп еладым. Су, Җир, Күк ишетте минем бу әрнүле тавышымны. Шундук килеп тә җиттеләр, терелттеләр. Ә миңа сине, күтәреп, авылга кадәр илтеп куясы гына калды. Теге явыз бәндәләрне, өчесен бергә бәйләп, агач башына элеп киттем…

    …Кайчакта Сайдә белән Түләк бөтен кичләрен туачак балалары белән уйнап үткәрәләр. Сайдәнең карынында тибенеп яткан җан-бәгырь кисәге бу ике табигать баласын көннән-көн бер-беренә якынайта бара. Уртак бала, уртак язмышка әверелеп, аларга киләчәкләре хакында уйларга мәҗбүр итә иде.

    Бәхәсне Түләк кузгатып җибәрә:

    — Ул кешеләр арасында, авылда туарга тиеш, — ди.

    Сайдә шундук каршы төшә:

    — Җен баласы дип, таш бәреп китәрләр иде бугай. Юк, үтерсәләр дә авылга кайтмыйм.

    — Аңла син, Сайдә. Без монда кешеләр арасында туганга гына кеше булып калдык… Ә бу җан кисәге шушы караңгы җир тишегендә туса, үзенең кеше икәнен ничек тояр соң? Тәне кешенеке булса да, җаны баканыкы яисә… җен-пәринеке булачак аның…

    Шунда бәхәс тәмамлана. Чөнки Түләк хаклы. Сайдә моны аңлый һәм, йөрәген учына кысып булса да, үзенең авылга кайтачагы, баласын әнисе янында табачагы белән килешә. Бөтен күңеле белән, рухы белән шуңа әзерләнә…

    11

    Фиргавен, үзенең гаскәрен алып, Мусаны тотарга артларыннан куа чыкты; атлы гаскәре белән Муса артыннан коры юл белән диңгезгә керделәр, алар керүгә, диңгез кушылып, һәммәсе һәлак булдылар.

    Коръән тәфсире”,

    Та һа” сүрәсеннән 78 нче аять

    Түләк Җидесуга май аенда чыгып йөри башлады. Иң элек ул Җидесуның ике ярын тоташтырып торган асылмалы күперне рәтләп, төзәтеп кайтты. Бу вакытта Сайдә нык кына тазарып, калынаеп өлгергән иде. Малай булырга охшаган — карынындагы бала, бертуктаусыз бимазалап, әнисенең тәмам тынычлыгын, йокысын алды. Йөгерә дә йөгерә… Кая йөгерәдер ул, кая ашыгадыр?.. Ашыккан җире бер дә аһ итәрлек түгел бит аның — табигатьнең караңгы бер базы, аның хәшәрәтләр, җеннәр яши торган зәхмәтле чокыры… Нишләп йөгерсен ул?! Йөзәдер… Карындагы суны дәрья итеп йөзәдер, әтисе кебек, әнисе кебек, су кошы, юк ла, су кешесе булырга әзерләнәдер…

    Ниһаять, ул сәгать сукты. Авылга җыена башладылар. Дөресен генә әйткәндә, Сайдә өйгә кайтырга күптән җыена башлаган иде инде. Кирәк-яракларны инде әллә кайчан барлап куйган иде, стенадагы көзге өстенә чүпрәк каплап, учакны сүндерәсе генә калды. Нишләптер Түләк кәҗәләрне суймый… Берәр хикмәте бардыр — Сайдә бу хакта башын ватып тормады, аның үз хәле хәл иде…

    Китәсе көнне Түләк суга төшеп менде. Ул шулай рухлар белән саубуллашты, аларның бәхиллекләрен алды. Бер чеметем балчык кабып, су йотып, үзенең йоласын башкарды, тезләнгән килеш кулларын күккә сузып, авыз эченнән нидер укынды…

    Ләкин, Сайдәне гаҗәпкә калдырып, Түләк аны су юлына төшермәде, кире якка — эчкәреге мәгарәгә алып кереп китте. Чишмә бәреп-агып торган җир куышы да, кәҗәләр яшәгән җир абзар да, келәт тә артта калды, ниндидер олы, йомры ташны янтайтып, Түләк тар гына җир ярыгы буйлап тагын да арырак кереп китте. Өске яктан нурлы яктылык сирпелә, шуңа күрә һәр таш кисәге, һәр тузан бөртеге аермачык булып күренеп тора. Сулыш алуы да иркенәйде, димәк, озакламый алар тышкы якка барып чыгачаклар…

    Шулай булды да, Сайдә тирә-ягына каранып, бу сәер юлга күнегеп өлгергәнче, алар, пылт итеп, куе әрәмәлек авызына килеп тә чыктылар.

    — Түләк? — Бу сорауда барысы да бар иде: “Мондый юл да бар идемени? Нигә судан йөртеп интектердең мине? Нигә элегрәк әйтмәдең?” — дип сорамакчы иде Сайдә. Сорамады. Ә Түләк җавап бирмәде. Ул бүген бик борчулы иде. Бу борчу аның йөзенә чыккан, күз-карашларына иңгән, хәтта авыр адымнарына, салмак хәрәкәтләренә күчкән. Нидер сизенеп борчыламы, әллә ничәмә-ничә еллар яшәгән чокырыннан аерыласы килмиме? Аңа бит Сайдәгә караганда да кыенрак,— авыл бу табигать баласын, “су җенен” бик озак үзенә кабул итмәячәк әле. Бу көн кебек ачык. Ләкин бала язмышы, бала хакы дигән нәрсә бөтенесен дә хәл иткән, шуңа күрә дә авылда туып, табигатькә сыгынып яшәгән ике адәм баласы җитәкләшеп үз язмышларына каршы китеп баралар иде.

    Бу юлы алар качып йөрмәделәр, туп-туры юлга чыктылар. Беркем дә очрамады. Очраса да, кешечә киенгән бу яшь парга әллә ни игътибар да итмичә узып китәрләр иде, мөгаен. Әле сөенеп уйланырлар иде: “Карале, туар алдыннан балаларын су буена алып чыкканнар. Су — сагышка һәм изгелеккә. Һичшиксез, бу бала да матур, батыр, таза һәм… моңлы булып үсәчәк”,— диярләр иде.

    Менә алар иске тегермән белән тигезләштеләр. Сөйләшмәделәр. Һәрберсенең үз уе. Әмма нәрсә генә уйласалар да, уйлары бер үк төенгә килеп бәйләнә иде. Бу мәлдә алар бер-берсенә карашып алалар: “Ул иреккә һәм мәхәббәткә лаек!” Бераз баралар да тагын уйлыйлар: “Ул кешеләр арасында яшәргә лаек!” Тагын уйлыйлар: “Ул бәхеткә лаек!” Тагын: “Ул яшәүгә лаек!” Тагын, тагын, тагын… Нәрсә уйласалар да, икесе бер үк уйны уйлыйлар. Балалары якты дөньяга килер алдыннан ата белән ана бер-берсенә аеруча якынаялар, бер-берсен ныграк тоялар, аңлыйлар, диләр. Дөрес икән…

    Дөрес микән? Менә хәзер алар төрлечә уйлыйлар. Сайдә: “Кайтам! Әнием янына, кешеләр янына кайтам!” — дип сөенә, ә Түләк: “Кайтмыйм. Кире китәм. Ят миңа бу дөнья… Үземнекеләрне читтән генә күзәтеп яшәрмен, рухыбыз белән аерылышмыйбыз бит без”, — дип карыша.

    Шулай алар уйларында бер-берсен таба алмыйча аптырыйлар. Аптырап кына калмыйча, тегермән белән авыл уртасында туктап калалар…

    Сайдә Түләк белән нидер булганын шундук аңлап алды.

    — Түләк, ник туктап калдың?

    — Сайдә…

    — Түләк, әйт инде, ник туктадың? — Сайдә борчылып тынгысызлана башлады.

    — Сайдә… — Түләк, тутый кош кебек, һаман бер сүзне тукып тора иде.

    — Нәрсә инде?

    — Мин калам… Син бар. Минем белән булсагыз, сезгә тынгылык бирмәячәкләр. Сезне беләләр, мине белмиләр…

    — Түләк, ни сөйлисең син?

    — Сайдә, мине кешеләр кабул итмәячәк. Мин бит алар өчен “җен”, белдеңме — “җен”! “Су җене”! Минем аркада сезгә дә эләгәчәк. Мин анда үләчәкмен, үлмәсәм дә… үтерәчәкләр… Ә син… Әниең янына кайт, бала тап, шуннан соң күрешербез, безгә нишләргә икәнен әйтерләр.

    — Кемнәр?

    — Су, Җир, Күк…

    Бу юлы Сайдә каршы дәшмәде. Башын Түләкнең түшенә куйды да елап җибәрде.

    Бераз тын тордылар. Аннары, якындагы чишмәдән су учлап, Түләк Сайдәне ырымлап өшкереп алды, аның шактый зураеп, бүртеп киткән корсагын сыйпаштырды.

    Ул арада авыл ягында ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Алар, якынайганнан-якыная барып, менә-менә үр артыннан килеп чыгарлар кебек иде.

    — Бар, Сайдә, син кайт.

    — Түләк!..

    — Бар, Сайдә, бар… Туп-туры өеңә кайт. Беркемнең дә күзенә карама. Шулай кирәк. Әлегә шулай кирәк…

    — Түләк!

    — Сайдә!

    — Без әле бергә яшәячәкбез, Сайдә!

    — Түләк!..

    Шулай аерылыштылар. Сайдә кайтыр юлга төште, Түләк тә, үзенә генә хас җитезлек белән, ә бәлки сихер беләндер, баскан урынында ук юк булды.

    Сайдәгә моңсу булып китте. Ул як-ягына каранып бара бара да бер урында таптанып тора, аннары тагын кузгала. Күңелендәге шомны, куркуны күңелендә йөргән җырлар белән алмакчы, оныттырмакчы була…

    Җидесуга төшим микән,

    Төшеп су алыйм микән;

    Су алганчы, су төбенә

    Төшеп югалыйм микән?

    Җидесуга төшәр идем,

    Ярлары сөзәк булса;

    Кайгысына түзәр идем,

    Сагнуга түзеп булса…

    Бер бәхетсез урын гел бәхетсез була, диләр бит. Бу юлы да шулай булып чыкты. Сайдә ире Түләк белән аерылышкан чишмә яныннан ерак китә алмады, Рәзил һәм аның әзмәвердәй өч иярчене каршына килеп чыкты. Алар юл буендагы бер аланлыкта кәеф-сафа корып утыралар иде. Сайдәне күрүгә, телсез, аңсыз калып, тораташ кебек карап каттылар, аннары, корт чаккандай, дәррәү сикереп тордылар. Кайберләре бер-ике адым арткарак та чүгеп куйды әле. Аракы үзенекен итте, исерек бәндәләр, хәмер томанын аралап, бу гайре табигый хәлне күңелләренә якын алып бетерә алмадылар, күзләрен акайтып, Сайдәгә таба килә башладылар.

    Сайдә бу минутта нишләргә кирәген белми иде. Шуңа күрә юлын дәвам итте. Ләкин ул, адымын күпме генә кызулатса да, исерекләр төркемен узып китә алмады, тегеләр, яланны кистереп чыгып, аның каршына тезелешеп бастылар.

    — Син кем? — дип сорады аягында чак-чак басып торганы.

    — Сайдә.

    — Сайдә? — Иптәшләрен як-якка этә-төртә, Рәзил алгарак чыкты,— син Сайдәме?

    — Сайдә, Рәхилә кызы! Рәзил, танымыйсыңмыни?

    — Белмим, белмим… Сайдә юк бит инде… Ул үлде… Суга батты…

    Рәзилне хуплап, теге лаякыл исереге тагы алга чәчрәп чыкты:

    — Без бит сине… теге ни… атып үтердек! Өрәктер син, җендер, албастыдыр… Тфү-тфү!..

    Рәзил маңгаена берне тондырганчы теге тынмады. Ләкин Рәзилнең күңеленә корт булып керәчәк сүз әйтелгән иде инде.

    — Син… чыннан да өрәкме әллә?

    — Рәзил, юк нәрсә белән булашма, җибәр мине, кайтыйм, әнием көтәдер…

    — Әйт, син Сайдәнең өрәгеме?

    — Теләсә нәрсә уйла, җибәр генә. Менә бала табарга торам, рәнҗетмә мине, зинһар… Шушы бала хакына булса да җибәр…

    — Сайдә булгач, кайда яттың соң моңа кадәр? — Рәзил тынычланган кебек күренде; Сайдә, алдын-артын уйламыйча, болай да шик-шөбһәгә төшкән исерекләрне сагайтырлык шомлы сүзләр ычкындырды:

    — Җир астында.

    — Җир астында? — Рәзил, йөзен чытып, баш чайкап куйды.— Алайса син чынлап та өрәк инде. Былтыр көз үлгән Сайдәнең өрәге…

    — Әрвах булып чыга бу… — Арттан кемдер болай да дөрләп киткән утка май сипте…

    Барыбер соңгы сүзне Рәзил әйтте:

    — Юк, җибәрмибез. Без сине хәзер авылдан араларга тиеш. Без сине хәзер…

    Аны хуплап кычкырдылар:

    — Утта яндырабыз…

    — Күкрәгенә усак чөй кагабыз…

    — Корсагын ярабыз…

    — Җенен чыгарабыз…

    — Аңынчы әле кети-кети уйнап алабыз…

    Сайдә Рәзилнең мәрхәмәтлелегенә ышана иде әле.

    — Шушы якты дөнья хакына, туачак балам хакына тимәгез миңа!.. Рәзил, син бит мине ярата идең, җибәр мине, зинһар, әнием янына җибәр!..

    — Әниеңә инде син кирәк түгел. Ул иң элек акылдан язды, акылы кайткач, дингә бирелде. Нәрсәгә аңа тере өрәк? Ул хәзер фәрештәләр белән генә сөйләшеп утыра…

    — Сез бит мөселманнар, нигә болай кыланасыз, Рәзил?..

    — Юк, без — җен, шайтан, шулаймы, егетләр?

    — Ихахайлап көлеп торган Рәзилгә карап, Сайдә барысын да аңлады: бу имансыз, шәфкатьсез бәндәдән мәрхәмәт көтеп булмаячак. Шулай да Мәннән карт бар бит әле. Сабантуйларда авыл җыеннарында иң түрдә утыручы бу карт авыл малайлары өчен Хозыр Ильяс белән бер иде.

    — Рәзил, Мәннән бабайдан сора, ул минем ничек югалуымны, ничек табылуымны белә… Рәзил, ышанмасаң, бар, чакырт үзен. Телисеңме, әйдә бергә кайтабыз, сорыйбыз…

    — Теге җенле Мәннәннәнме? Без аның бер кирәген биргән идек инде. Хәзер дә күп сорамабыз. Кара син аны, җеннәр белән сөйләшә икән, диләр иде, дөрес икән… Беркөн әйтеп торган була бит әле — янәсе минем исем ошамый аңа, “Рәзил” дигән сүз Коръән телендә “шайтан” дигәнне белдерә, имеш… Исемеңә җисемең туры килгән, дигән була, тере үләксә!..

    — Рәзил, син шаштыңмы әллә? Нәрсә булды сиңа, ник тотасың мине?

    — Барыбер бер кулга эләгәсең, дигән идем бит… Менә эләктең дә… Үзең эләкмәсәң, рухың эләкте, өрәгең, әрвахың… Ну-ка, егетләр!

    Рәзилнең ияге белән Сайдәгә күрсәтеп ым кагуы булды, өч яктан өч ир килеп, авырлы хатынның кулларын каера да башладылар. Аннары, шул кулларыннан, чабуларыннан, чәчләреннән сөйрәп диярлек якындагы имән агачына алып киттеләр; аркасы белән терәп, шул имәнгә бәйләп куйдылар.

    — Рәзил, гөнаһ эш эшлисең… Тумаган баланы үтергән кеше явыз рухлар үлеме белән үләчәк, ди… Акылыңа кил, Рәзил!..

    Сайдәнең иң соңгы сүзләре шул булды. Алары да бала хакына гына, Ходай Тәгаләдән мәрхәмәт өмет итеп кенә әйтелде.

    Ул арада кайсыдыр айный башлады, ахры, әллә, чынлап та, анысының күңеленә Ходай сулышының җиле килеп җиттеме, Сайдә каршында җенләнеп йөрүче Рәзил алдына килеп басты.

    — Рәзил, ә бу хатын дөрестән дә чын булса, тере булса? Бәласеннән башаяк, әллә җибәрәбезме?

    — Юк, җибәрмибез! Кем булса да, хәзер барыбер инде. Сайдәне үлгән дип беләләр… Так что… Борчылма юк өчен, гөнаһысы үземә булыр, мин барыбер шайтан бит… Ә, егетләр?

    Аңа кушылып, калганнар көлде.

    Сайдәнең үкереп-үрсәләнеп елыйсы килде. Елый алмады. Аның, хәл-егәре киткән, эче авырта башлаган иде инде.

    — Сапый карчыкны чакыртырга кирәк, ул өрәкләрне таный белә…

    Рәзил кырт кисте:

    — Нәрсәгә безгә ул тиле-миле карчык? Аны гына мин үзем дә беләм: җен-пәриләрнең кендекләре булмый. Аннары… култык асларындагы тишектән бөтен эчләре күренеп тора…

    Рәзил, бер ныклы карарга килеп, бөтен гәүдәсе белән алга сыгылып төшкән Сайдә янына килде дә, үзенең егетләрен генә түгел, бөтен аланны, андагы имәннәрне, шомырт куакларын, язгы чәчәкләрне таң калдырып, бичара хатынның күлмәк изүен аерып төшерде.

    Сайдә аһылдап, ыңгырашып куйды. Башын күтәргәндәй итте. Аның агарган чыраенда бер генә теләк, үтенеч бар иде: “Тизрәк бетсен бу мәхшәр, Рәзил, озак җәфалама мине, интектермә, зинһар!..”

    Бераздан тагын ыңгырашып куйды. Юк, бу юлы ул агач артына каерылып бәйләнгән куллары авыртудан да, сөйрәп китергәндә тартылып, өзгәләнеп беткән чәч төпләре әрнүдән дә түгел, бәлки, сөт төшеп тулыша башлаган күкрәкләре сызлавына түзә алмыйча ыңгыраша иде.

    Сайдәнең авырлы килеш тә зифалыгын югалтмаган тәненә ябышкан күлмәгеннән иреккә чыккан сөттәй ак, йомры күкрәкләре һаман әле аракы сөременнән иләс-миләс йөргән егетләрне айнытып җибәргәндәй булды. Алар, өерелеп, Сайдә белән Рәзил торган агач янына җыелдылар. Кемдер, якынрак барып, Сайдәнең изүен, сырма чабуларын киңрәк ачып җибәрде һәм шакшы куллары белән хатынның күкрәк алмаларына барып тотынды…

    — Әй син, мавыкма, иң элек кендеген кара… Бармы? — Рәзилнең җикеренеп эндәшүе булды, тегесе кулларын аскарак шуыштырды.

    — Бар, кендеге урынында. Тагын астанрак караргамы?

    Теленә салына башлаган егетне бер як читкә этәреп, Рәзил үзе дә Сайдәнең ак, саф тәнен капшап чыкты, тагын бер мәртәбә кендеген карады, култык асларын тикшерде… Аннары башын тотып, җиргә утырды.

    — Мин берни дә аңламыйм, аңламыйм, аңламыйм!.. Үлде бит ул, үлде, су төбенә китте! Аңламыйм!.. — Җир төеп, башын як-якка чайкап утырган Рәзил, сикереп торып, Сайдәнең бугазыннан барып тотты. — Җен бит син, өрәк бит, шулаймы? Өрәк бит? Өрәк бит?.. — Шундук егетләренә борылып: — Хәзер үк усак чөй әзерләгез, чыбык-чабык җыеп китерегез! — дип кычкырды.

    Бөтенесе дә аңлап алдылар: Рәзил Сайдәне, йөрәгенә усак чөй кагып, утта яндырмакчы була!

    Егетләрнең берсе, айныграгы, Рәзилгә каршы килеп булашты:

    — Рәзил, кирәкмәс монысы… Теге юлы да милициягә чакыртып тинтерәттеләр. Әйдә, бераз сыйпаштырабыз да… китсен үз юлына.

    — Юк! Җен тек җен! Убыр тек убыр! Без юк итмәсәк, хәзер ул үзе безне харап итәчәк!..

    — Рәзил, кешеләрдән качып эшләмик без моны… Качып эшләмик… Авыл рөхсәте кирәк. Мокруха бит бу…

    — Җитте!.. Җебеп утырма син дә, бар, үзем җавап бирәм дидем бит инде, усёк?

    — Усёк… Миңа барыбер… Тик авырлы ул, беләсеңме? Бала хакын кая куясың? Бала гаепле түгел бит, Рәзил…

    — Гаепле! Җеннең баласы да җен! Димәк, гаепле! Өрәк өрәкне чакыра, ди, тизрәк эшен бетерергә кирәк, югыйсә, аның зарын ишетеп, тирә-яктагы бөтен алама рухлар җыела башлар. Ягез, тотыгыз!

    Сайдәне җиргә егып салдылар, ботын ботка, кулын кулга аерып куйдылар. Алан читендә, йөкле корсагын өскә күпертеп, чалкан төшеп яткан шәрә хатынны күреп, кояш тоныкланды, җил исүдән туктады, чәчәкләр башларын иделәр, язгы кошлар сайраудан яздылар… “Нәрсә бу? Нинди кыямәт? Нинди мәхшәр? Дөнья бетәме әллә? Табигать ияләре, дөнья ияләре ник дәшми? Бу фаҗигане туктатыр өчен күк нигә берни дә кылмый? Карынында бала йөрткән ананы үтергән бәндәләрне ничек җир тота, ничек су тота?” — дип борчылып уйланалар кебек алар…

    Тукта, Җидесу аланындагы бу җен туен Табигать күрдеме, ишеттеме әллә? Әллә Күк күрдеме, ишеттеме? Җир, Су ишеттеме? Кинәт су ягыннан, күпереп үсеп утырган гөлҗимеш куаклары ягыннан, кайтаваз кебек кенә, ниндидер сәер авазлар ишетелә башлады: “У-лу-лу-лу-лу!.. У-лу-лу-лу-лу!..”

    Кулына усак казык тотып, Сәйдәнең хәрәкәтсез гәүдәсе өстенә иелгән Рәзил үзен-үзе белештермичә сикереп торды, як-ягына каранды, аннары елга буена текәлеп катып калды. Табигать, аның кан тамырларыннан агып ятучы су үз шаукымы белән бу явыз бәндәне буынсыз итте, аны хәтәр җинаятьтән йолып калырга теләде…

    Теге сәер тавыш тагын кабатланды. Тагын, тагын… Кабатланып кына калмады, һаман көчәя барды, якыная барды…

    Менә ул тавыш, мәһабәт гәүдәле, шәрә тәнле алып ир кыяфәтенә кереп, яр читендә пәйда булды, аннары, чәчләрендәге су тамчыларын як-якка чәчрәтеп башын чайкады да, күккә карап, тагын бер мәртәбә кычкырып куйды: “У-лу-лу-лу-лу!..”

    Бу шәрә тәнле кыргый затның Камышлы халкы телендә йөргән “су җене” булуы шушы язгы, кояшлы көн кебек ачык иде. Әмма, ачык дип кенә, аландагылар баскан урыннарыннан кузгалып китә алмадылар әле. Риваятьләрдәге каһарманнар кебек, судан калыккан Түләкнең кан төшкән, дөньяга чәчрәп чыгардай булып ачылган шардай күзләренә карап ялгыштылар алар. Шул сихри күзләр бу явызларның бөтен егәрлекләрен, аң-зиһеннәрен, хәтта җаннарын суырып алган кебек булды.

    Ул арада Түләк, ике-өч сикерүдә, үлән арасында яткан хатыны янына килеп җитте, килгән уңайга ук, аны беләкләренә күтәреп, тегермән юлына кереп юк булды…

    Иң элек Рәзилгә җан керде. Ул, кулындагы казык белән суккалап, башкаларны “уята” башлады. Аннары, шул казыгын баш очында болгый-болгый, Түләк белән Сайдә киткән якка йөгерде. Аның артыннан ава-түнә калганнар кузгалды…

    …Рәзилнең усак казык белән Җидесу ярына кадап куелган гәүдәсен икенче көнне генә табып алдылар. Калган егетләрнең эзләре аермачык булып елга эченә кереп китә. “Су җене”нең кара эше бу”, — дигән карарга килде Камышлы халкы. Моннан соң бу якларга бик якын килмәскә тырыштылар. Юл ялгышып, адашып килеп чыккан адәмнәр генә, су буенда бала җитәкләп йөргән “су җене” белән “су анасын” күреп, тизрәк авылга кайтып китү ягын карыйлар иде. Мәннән карт белән Рәхилә Җидесуга курыкмыйча баралар, шунда көннәр буе югалып йөриләр дә кичкә таба гына авылга кайтып керәләр.

    Аларның бу сәер гадәтен авыл кешеләре үзләренчә фараз кылды. Әлбәттә инде, һәрвакыттагыча, начарга юрадылар, алар хакында төрле имеш-мимешләр таратып, мир каршында рисвай иттеләр: әле капкаларына дегет буядылар, әле тәрәзәләренә кара мәче мәете ташлап өркеттеләр.

    Кешеләрне шул кимсетте: Мәннән карт белән Рәхиләнең йөзләре тыныч, күңелләре көр иде. Чөнки бу Ходай бәндәләре төгәл белә: тереклек — кешелек кенә түгел әле ул. Кешелек үзе дә авыл дөньясы белән генә чикләнми; дөнья — киң һәм мәрхәмәтле, юмарт һәм бай, бөтен һәм матур ул…

    Су кешене тынычландыра, шуңа да: “Сагышың булса, суга сал”,— диләр.

    Мәннән карт белән Рәхилә дә бөтен сагышларын суга салдылар, үзләре Ходай Тәгаләгә сыендылар, шуңа күрә алардан да бәхетлерәк кеше юк хәзер Камышлыда. Рәхилә теле белән җырланган җырларда гына ана күңеленең ерак төпкелләрендә яшеренеп яткан тирән сагышка серле ишарә бар кебек:

    Җидесуга төшәр идем,

    Ярлары сөзәк булса;

    Кайгысына түзәр идем,

    Сагнуга түзеп булса…

    2005

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх