• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    БАЛА ХАКЫ

    (Бәян)

    1

    Әхияр картның күзенә йокы кермәде. Ул, хастаханәдән чыкканнан бирле, төшке якта, өйлә намазыннан соң, бераз йоклап, черем итеп ала. Бүген оеп, онытылып китә алмады. Күзләрен генә йома, каршына моннан ун ел элек армиядә үлгән оныгы килә дә баса. “Дәү әти, — дип әйтә кебек ул. — Син мине онытмадыңмы әле? Онытма, яме. Мин синең кебек герой була алмадым… Бер орденсыз-нисез җир куенына кердем. Монда барысы да тигез, ә менә синең янда беркем дә юк… Үлгән чагыңда, соңгы йотым су салып бирергә оныгың да булмаячак бит…”

    Газизнең мәетен күрү белән, атасы да, анасы да буынсыз калдылар. Бер ай эчендә бер-бер артлы йөрәк өянәгеннән китеп тә бардылар. Бала хакы ай-һай кыйммәт шул ул… Борынгы заманның бер шәүләсе булып, Әхияр карт берьялгызы торып калды. Ул да бик сырхау. Соңгы юлга чыгарга да күп калмагандыр шул… Әле яшәргә булыр иде. Яшәүнең кызыгы гына бетте… “Яшәүнең кызыгы бетсә, гомер бетә”, — ди иде аның фронтташ дусты. Беренче яуда ук башын салды мескенкәй. Ә менә ул — гвардия сержанты Хаков Әхияр Рамазанович — сугыш беткәннең 60 нчы елында да яшәп ята… Әллә? Әллә ул инде күптән үлгәнме? Бу тормышны яшәү дип атап булмыйдыр, бәлки?

    Әхияр карт, болай уйланып-изаланып ятуның чынлап та мәгънәсез булуын аңлап, торып утырды, иң беренче эләккән сырмасын ябынып, башына кояшта уңа башлаган эшләпәсен киеп, урамга чыгып китте. Ерак йөрмәде, хәтәр авырудан калган хәлсезлек үзен сиздерә әле… Ул, йортлары каршындагы мәйданны аркылы үтеп, аулак бакчага барып керде, иң беренче эскәмиягә килеп утырды. Башын артка ташлап, күзләрен йомды…

    …Ниндидер сәер тынлык. “Үлем тынлыгы” дигән сүз бар. Әнә шундый үлем тынлыгы, кабер тынлыгы бу… Ә бит яшисе иде әле, ай яшисе иде… Тормыш белән бәйләп торучы, яшәүгә дәрт, тәнгә дәрман бирүче кыллар, моңнар күбрәк булса иде! Өзелеп, тузып бетмәгән шундый берничә генә кыл чыңлап торса да, яшәүгә, тормышка теше-тырнагы, җаны-бәгыре белән ябышыр иде ул!

    Шул вакыт Әхияр картның күңел түрендә, җан үзәгендә нидер тартылып, хәтта чәнчеп куйгандай булды. Әһә, теге тормыш кылларының берсе бу… Яшәүгә ымсындыра торган, гомер хакына бәрабәр чың… Ләкин бу чың аныкы түгел, ул кайдадыр читтәрәк… Аның кайтавазы гына тормыш яраларыннан яргаланып беткән күңел ярларына килеп бәрелә.

    Әхияр карт күзләрен ачты. Тирә-ягына каранды. Бакчада беркем дә юк. Чынлап та, кая китеп беткән бу халык? Эштә микәнни? Челлә дисәң, дөресрәк булыр… Әнә теге сабыйны исәпкә алмасаң, бөтен дөнья тоташ сурәт кебек катып калган… Туктале… Теге чың шул сабый ягыннан килә түгелме соң? Нинди чың ул? Нинди сабый? Нишләп йөри ул монда берьялгызы? Аның ата-анасы кайда? Язмышы кайда?

    Карт янәшә эскәмиядә уйнап утыручы 7— 8 яшьлек малайга таба борылып утырды. Җентекләп күзәтә башлады.

    Малай бик тере, хәрәкәтчән күренә. Үз буе кадәр утыргычка бер менә, бер төшә, әле, кулларын як-якка җәеп, кош кебек очып китә, әле, утыргычка атланып, атта чаба башлый. Аннары, кинәт уеныннан тукталып, бакча ишеге янында торган белдерүләр тактасына төбәлеп тынып кала… Менә ул сикереп тора да шул такта янына йөгерә, тырышып-тырышып, иҗекләп укый башлый. “Кем-гә эт ки-рәк?”, “Мә-че са-там, а-ла-сыз-мы?”, “Тутый кош бар, те-лә-гән ке-ше шу-шы ад-рес бу-ен-ча кил-сен…”, “Фа-тир са-там, кем а-ла?”, “Фа-тир…”, “Фа-тир…”

    Фатир хакындагы белдерүләр иң күбе булып чыкты. Малай аларны укып тиз ялыкты, шундук үзенең эскәмиясенә килеп утырды. Тагын баягы уенына бирелде…

    Кеше юк дисәң дә, кеше бар икән. Әнә бер карт оныгын җитәкләп узып китте. Алар күздән югалганчы, малай тын да алырга куркып торды. Болай да үзен кая куярга белмичә йөргән бу кечкенә адәм баласы тагын да моңсуланып, күңелсезләнеп калгандай булды. Кояшта янып, матураеп киткән йөзе, туры, зифа борыны, кызларда гына була торган ай кашлары, алсу, сусыл иреннәре кешеләргә илаһи ым буларак кына бирелә торган күксел зур күзләре бу малайны яратмас җиреңнән яраттыралар иде. Пөхтә чәчләре, пөхтә киемнәре исә аның хәлле, ипле генә гаиләдән булуын хәбәр итеп торалар.

    Белдерүләр тактасы янына килеп баскан ул кешене беренче булып малай күрде. Аның, уенын ташлап, әлеге өлкән генә кешегә йотлыгып карап торуы Әхияр картка кызык тоелды. “Гадәти малай түгел бу, монысы аңлашыла. Тик… нәрсә кирәк аңа бу белдерүләр тактасында? Кемнедер эзлиме, берәрсен югалтканмы? Алай дисәң, бер дә урам малаена охшамаган…”

    Ул арада теге кеше, белдерү кәгазен ябыштырып китеп барды. Малайга шул гына кирәк икән — ул, сикереп торып, бакча ишегенә таба йөгерде. Саргая башлаган кәгазьләр арасында берьялгызы агарып, балкып торучы кәгазьне җентекләп өйрәнә башлады…

    Малай бу белдерүдән дә теләгәнен таба алмады, ахры, олыларча авыр-авыр атлап, кабат үзенең утыргычына юнәлде…

    Берәр сәгать вакыт эчендә белдерүләр тактасына тагын берничә кәгазь ябыштырып киттеләр. Һәр яңа белдерү саен, күршедәге малай, һич иренмичә, бакча алдына бара, яңа белдерү белән танышып, тагын үз урынына килә.

    Әхияр карт инде төгәл белә: бу малай ниндидер белдерү, игълан көтеп утыра. Бик сирәк очрый торган, хәтта бик сәер белдерү булырга тиеш ул. Әллә сорашып караргамы? Уйлап кына сүз башларга кирәк. Бу баланың күңеле бик нечкә, бик нәзберек булырга охшаган. Әхияр үзе дә балаларны ярата. Тик күптән аралашканы юк. Оныгы аннан бер тотам да калмый ияреп үсте. “Кемне күбрәк яратасың?” — дип сорасалар, ике дә уйламыйча: “Дәтине!” — дип җавап бирә иде. “Дәү әти” дигән сүзе инде ул аның.

    Әхияр картны аяклары үзләреннән–үзләре малай янына алып киттеләр. Күңеленә тартылган җан кылы үзенекен эшләде — картны шушы таныш түгел язмыш иясенә — кечкенә адәм баласына — мәңгелеккә беркетеп куйды.

    — Исемең ничек, олан?

    — Ә? Минемме?

    — Синеке булмый минеке булмас бит… Монда бүтән беркем дә юк.

    — Газиз… Ә синеке?

    Әхияр сискәнеп үк китте. “Газиз” диме? Оныгының исемен әйтеп тора ласа! Каян туры килә диген, ә? Бер үк җәрәхәткә ике мәртәбә кагылган кебек бу…

    — Ә синеке?

    — Әхияр мин. Әхияр бабаң булам.

    — Алдыйсың. Андый исем булмый… Минем ишеткәнем юк.

    — Син ишетмәгән, белмәгән әйберләр ай-һай күп булыр, олан. Хәтта мин ишетмәгән, мин белмәгән нәрсәләр дә бар әле бу дөньяда.

    — Нәрсә дигән сүз ул — Ах-яр…

    — Әхиярмы? Хәерләр дигән сүз. Хәерле, изге әйберләр, ягъни мәсәлән…

    — “Хәерле”, “изге” — нәрсә соң ул?

    — Ходай кушканча яшәү дигән сүз.

    — Ә, аңладым. Син — ангел…

    Бераз тын калып, сөйләшми утырдылар. Малай эскәмия тирәсендә, машина булып, тырылдап йөрде, Әхияр карт исә аны каш астыннан гына күзәтте. Аның колагында һаман әле Газизнең соңгы сүзләре яңгырап тора иде: “Ә, аңладым… Ангел…”

    Нәрсә генә аңлады икән соң бу бала кисәге? Ходай кушканча яшәү хакында ни белә ул? Шул гомер яшәп, Әхияр карт үзе дә белеп, аңлап бетерми әле Ходай ихтыярын.

    Ул арада тагын берәү белдерү ябыштырып китте. Сәләмә генә киемнәр киенгән карт урам чатына кереп китү белән, Газиз белдерүләр тактасына йөгерде. Ләкин шундук урап та килде. Башын салындырган, кашларын җыерган, иреннәрен бүлтәйткән…

    — Нәрсә карыйсың син анда?

    — Ә?

    — Белдерүләр тактасыннан нәрсә карыйсың, дим. Берәр нәрсә эзлисеңме? Берәрсен көтәсеңме?

    — Юк, болай гына…

    — Әйтмәсәң әйтмә, сер икән, сер булып калсын…

    — Сер түгел…

    — Алайса әйт.

    — Минем бабам юк. Дәү әтием дә юк. Дәү әтисез кыен… Берәр бабай кеше “Миңа онык кирәк, берәр малайга дәү әти булыр идем” дип язса, шундук риза булыр идем… Ышанмыйсыңмы әллә?

    — Ышанам, нигә ышанмаска?!

    — Ышанмыйсың… Көләсең генә…

    — Көлмим, көлмим… Дәү әтисез малайдан көләләр димени?! Күптән эзлисеңме?

    — Күптән… Йөз ел!

    Әхияр карт елмаеп куйды. Аның күзләрендә хәйләкәр нурлар биеште.

    — Әйтәм бит көләсең дип…

    — Бу юлы яшермим, көләм… Мин синнән дә яшь булып чыгам бит. Шуңа көләм…

    — Сиңа ничә яшь?

    — Сиксән.

    — Сиксән?!

    — Әйе, йөзгә нәкъ егерме ел тулмый.

    — Беләм, беләм, мин инде санарга өйрәндем. Йөздән сиксәнне алгач, егерме кала. Мин инде икенче класска күчтем. Гел бишлегә укыйм.

    — Тырышасыңмы?

    — Тырышам. Өйдә минем барысы да әйбәт. Әни дә бар, компьютер да… Дәү әти генә юк. Ә ул миңа бик кирәк…

    — Әтиең юкмыни?

    — Бар. Килеп йөри. Ләкин ул бит дәү әти түгел, әти генә. Ә миңа дәү әти кирәк! Мин беләм. Кайдадыр берәр дәү әтигә минем кебек малай кирәктер… Менә синең оныгың бармы?

    — Бар иде…

    — Үлдеме?

    — Үлде.

    — Сиңа тагын онык кирәк түгелме?

    Әхияр карт бу кадәресен үк көтмәгән иде. Нинди бала бу? Бала түгел, Ходай үзе сөйләшәме әллә шушы бала теле белән? Бала хакы — иң зур хак, диләр бит. Әллә Ходай Тәгалә Әхиярны шул хак хакында искәртеп, аңа берәр яшерен ым бирәме?

    Әхияр Газизнең соравын җавапсыз калдырды. Малай да бүтән сорамады, уен гаменә бирелде.

    “Дәү әти кирәк” ди бит… Үзенә онык эзләп йөрүче берәр бабай чыкмасмы дип көтә инде балакай… Көләсе дә килә, елыйсы да… Күбрәк елыйсы килә… Нидер булган бу дөньяга, бу кешегә нидер булган. Балалар дәү әти эзләп йөриләр… Аталар балаларын ташлыйлар… Илне сакларга киткән егетләрнең үле гәүдәсе тимер табутларда кайта…

    …Алар саубуллашмадылар. Карт кеше белән бала кеше, бер-беренең йөзен, күз карашларын ятлап алып калырга телгәндәй, сынабрак карашып тордылар да, җәһәт кенә кузгалып, икесе ике якка китеп бардылар. Хастаханәдән соң Әхиярга күп, озак йөрү кыен шул. Авыруыннан арынып кына килә торган ябык, хәлсез тән түшәк сорый. Малайны да аңларга була — көне буе бакча капкасы төбендә утырып, бер генә өметле белдерүгә дә очрый алмады бит. Шуңа да күңелсез ул, ялгыз, хәтта бәхетсез… Чөнки аның дәү әтисе юк, тормышка өйрәтүче, яшәүгә күнектерүче, иманга күндерүче, рух тәрбияләүче кешесе юк…

    Әхияр карт шулай уйлады. Дөрес уйлады. Гомумән, ул бүген үзенең хакыйкатькә якынаюын, изгерәк була баруын тойды. Бүген Ходай Тәгалә аңа яшәү хакын, бала хакын аңларлык көч-куәт, зиһен бирде…

    2

    Бакча буенда очраган малай Әхияр картның тынычлыгын алды. Шулай килеп чыкты инде, Газизнең күңел тынычсызлыгын ул бөтенләе белән үзенә кабул итте, шул авыр йөк белән яши башлады. Дәү әти эзләүче бала хакында уйламый калган көне булмагандыр аның. Кайчакта, сабырсызланып, таныш бакчага чыгып китә, сәгатьләр буе түземсезләнеп көтеп утыра, әмма Газиз күренми дә күренми. Әхияр карт, авыру тәне белән калтыранып ютәлли-ютәлли, кире кайтып китә…

    Ялгыз кеше бит. Ялгыз кеше ялсыз кеше инде ул. Әхияр карт та тынгысыз яши, бер минутка да күңел борчуларыннан арына алмый. Һаман шул мәрхүм оныгы күз алдына килеп баса. Газиз, күзләрен мөлдерәтеп карап: “Яшәгән кебек тә булмадым,— ди. Аннары, бераз сынап карап торгач: — Кайтам әле мин… Юк, җаным, рухым белән генә түгел. Рухым белән мин болай да синең янда. Шул җанымны, рухымны берәр газиз затка төреп кайтачакмын әле… Дәү әти, көт, яме… Кайтам мин, кайтам…” — дип өзгәләнә.

    Кем кайтсын инде ул яклардан?! Бер эләккәч, кайту-китү юк инде ул…

    Ә кем белә? Кем белә бу Ходайның ихтыярын? Бөтен нәрсә аның кулында, аның мәрхәмәтендә бит… Беркайчан беркем белән булмаган эшне эшләр дә куяр — Әхияр исемле татар картына оныгын кайтарыр да җибәрер. Ялгызы гына күңелен газаплап, бәгырен телгәләп ятмасын, иш булсын, иптәш булсын, дияр…

    Бәлки инде, җибәргәндер дә… Әнә теге Газиз исемле малай кебек, аның Газизе дә, дөнья бетереп, дәү әтисен — Әхияр картны эзләп йөридер…

    Әллә? Әллә ул бала — аның оныгымы? Исемнәре дә бер бит хәтта… Оныгы Газизнең җан-рухы шушы кечкенә кеше җисеменә төренеп килмәгән дип, кем әйтә ала? Беркем дә әйтә алмый. Менә ничек каерылып борыла дөнья күчәре!

    Әхияр карт үз уйларыннан үзе куркып китте. Күңелендәге тынгысызлык ниндидер таныш та, таныш түгел дә моңга, аннары шомга әверелде… Әгәр чынлап та шулай булып чыкса? Урамда белдерүләр карап йөргән Газиз аның оныгы булса? Алайса… ник танымады ул үзенең оныгын? Ник күңеленә, тормышына ала алмады? Шул танымавы белән аны рәнҗетте, кыерсытты…

    Кинәт, гөлт итеп, Әхияр картның зиһенендә бер якты уй кабынып китте. Бу уй, бераз серле нур булып балкып торганнан соң, күңеленең иң төбенә бер шифалы җылылык, өмет булып төшеп ятты…

    Әгәр ул бөтен шәһәр буенча белдерүләр элеп чыкса? Ул белдерүгә “Мин — Әхияр карт — үземә онык булырдай малай эзлим” дип язса? Газиз исемле бала аны укыса? Белдерүдә күрсәтелгән адрес буенча килеп тапса?.. Алар бер-берсен танып, шатланып яши башларлар иде… Бәхетле булырлар иде…

    Әхияр карт бу уйларыннан дәртләнеп, канатланып китте. Сызланулары онытылды. Җан тынгысызлыгын күңел мәшәкатьләре алыштырды. Ул соңгы елларда беренче мәртәбә хыялга бирелде, үзенең киләчәге, яшәеше һәм язмышы хакында уйланды. Күңел төбендә пыскып яткан өмет, бәхет кебек изге төшенчәләрне өскәрәк калкытып, әзерләп куйды…

    Кәгазь-каләмнәр әмәлләп, өстәл артына килеп урнашкач та бик озак уйланып, күңелен кирәкле көйгә көйләп утырды әле ул. Изге ниятләр алдыннан укыла торган догаларын исенә төшерде. Ата-бабалар йоласын да онытмады. “Саваплы эш — аяклы эш, кулдан йөрмәсен, юлдан йөрсен”,— дип, әфсенле ырымын да укып куйды.

    Әхияр картның күптән инде кулына каләм алганы юк. Кәкре-бөкре чыккан хәрефләргә карап, ул ниятеннән кире кайтырга да уйлаган иде, әмма дәртләнеп, яшәреп киткән йөрәге бу хакта ишетергә дә теләмәде — каләмен аның катып, сөялләнеп беткән бармакларына беркетеп, ябыштырып ук куйды.

    Бер көне белдерүләр язып үтте. Икенче көнне үк урамга чыгып китмәде әле. Көне буе хәл җыйды, көч туплады, аннары тагын шул хәл: бертуктаусыз уйланды, монсуланды, шомланды…

    Ниһаять, тәвәккәлләде. Сәфәрен Газиз исемле малайны очраткан бакчадан башлады. Таныш белдерүләр тактасына берьюлы ике кәгазь ябыштырып куйды. Бераз эскәмиядә утырып торды, хәл алды. Аннары тагын кузгалды. Акрын гына кыштыр-кыштыр йөри торгач, төш вакыты җитте, ул арада яңгыр явып үтте, кайдадыр йоклап яткан көзге җил дә, уянып, аяк астындагы яфракларны тузгытып йөри башлады.

    Белдерүләрнең яртысы ябыштырылмаган иде әле. Әхияр карт кире борылырга булды. Көчәя барган салкын җил дә аны өенә таба куган кебек иде. Ачык изүенә кереп, авыру йөрәгенә үрмәләп булашучы суыктан сакланырга теләп, Әхияр карт үзенең якасына үрелгән генә иде, хәлсез бармаклары арасында тыпырчынган кәгазь кисәкләре, бер-бер артлы шуышып чыгып, очына-очына юеш урамга таралдылар… Карт моңа сөенде генә. Мәшәкать калмады. Инде тынычлынып кайтып китәргә дә була. Ходай язган булса, ябыштырган кадәресе дә җитәр. Язмаса, бөтен шәһәр урамын кәгазь белән түшәп чыксаң да табылмаячак аның Газизе.

    Белдерү язып элгәч, күңеле урынына утырыр, җаны бераз тынычланыр дип уйлаган иде Әхияр карт. Ә бөтенләй киресе килеп чыкты: аның өчен авыр көтү чоры башланды. Кешене борчуга салып, чиргә сабыштыра, аны вакытсыз картайта торган нәрсә ул — көтү… Әхияр карт моны белә. Оныгыннан бер ай хәбәр килми торгач, көтә-көтә ярты гомерләреннән мәхрүм калдылар. Кая ярты гомер генә булсын. Газизнең ата-анасы, Әхиярның ялгызын гына калдырып, бөтенләй үк китеп бардылар. Ахирәттә очрашсалар ярый да бит… Әллә очрашмадылар микән? Әнә бит Газиз, кайтам, ди…

    Әхияр карт, күңелендәге гөнаһлы уйларны читкәрәк куарга тырышып, догаларына ябышты. Белгәннәрен кат-кат укыды. Чынлап та, бераз җиңелрәк булып китте. Күңеле уйнаклап, иләсләнеп алды. Әхияр карт, кармаланып, мендәрләрен барлады, терсәге белән йомшак түшәккә таянып, күзләрен йомды… Аның бик тә, бик тә мәрхүм оныгын — Газизне күрәсе килә иде. Шулай йоклап китәр алдыннан ниндидер серле сурәттә, рәшә, томан кебек кенә килеп китә ул дәү әтисе янына…

    Ләкин бу юлы Әхияр карт йокыга китә алмый калды. Оныгын да күреп өлгермәде. Ишек шакыдылар…

    3

    Әхияр картның белдерүен тотып кергән беренче кеше аның күршесе иде. Трампаркта эшләүче Мирзаһит эштән кайтып бара икән. Юл буендагы белдерүләр баганасына да ялгыш кына караган. Үз йортларының адресын күргәч, кызыксынып укый башлаган…

    — Син нәрсә, Әхияр абзый, бераз тегеләйме әллә? Кем шундый белдерү яза инде…

    — Мин…

    — Ну, син. Шуннан?

    — Мирзаһит балам, сез өйләнешкәнгә ничә ел инде? — Әхияр картның соравы Мирзаһитны гына түгел, картның үзен дә аптырашка калдырды. Нигә сорарга җөрьәт итте соң әле бу хакта? Ниндидер мәгънә салып бирде ләса ул бу сорауны…

    Ниһаять, Мирзаһитның “теле ачылды”:

    — Биш ел була инде. Нигә сорыйсың әле бу хакта, Әхияр абзый?

    — Бала кирәк сезгә, бала… Баласы тугач кына кеше үзенең чын гомерен яши башлый.

    — Аңынчы яшәмимени ул?

    — Юк, яшәргә әзерләнә генә.

    — Димәк, мин әле яшәмим?

    — Юк, яшәмисең.

    — Кызык бу… — Бераз уйланып торгач, моңсу гына әйтеп куйды: — Ә бит дөрес әйтәсең… Башта уку дидек, аннары фатир булсын дидек, фатир алганга да ике ел… Бала хакын хакламагач, нинди яшәү ул?! Ай дөрес тә кеше син, Әхияр абзый… Урынсыз сүзләрем өчен ачуланма, яме…

    — Юк, юк, Мирзаһит балам, ачуланмыйм…

    — Моны нишләтим соң? Кире илтеп ябыштырыйммы?

    — Йөрмә, балам. Алар бик күп… Күрәсе кеше күрерлек кенә бар…

    Икенче кеше дә Әхияр картның көткәне түгел иде. Журналист. Яңа гына укуын тәмамлап, яшьләр газетасында эшли башлаган. Шаккатыргыч мәкаләләр язып, кеше башын катырып йөри икән.

    Оялып-нитеп тә тормыйча:

    — Ничек шундый хәлгә төштегез? — дип сорады ул. Күзләрендә дә шул ук үҗәтлек: “Менә хәзер мин сине бөтен дөньяга фашлыйм, картлач, бөтен кеше алдында рисвай итәм!..”

    — Кызым, сиңа ничә яшь? — дип сорады аңардан Әхияр карт.

    — Егерме бер. А что?

    — Ата-анаң бармы?

    — Бар. А что?

    — Әби-бабаң бармы?

    — Бар. А что, что?

    — Так шту… шул: кайчан соңгы мәртәбә кайтып, якыннарыңның хәлләрен белдең?

    — Былтыр…

    — Бик ерак яшиләрмени?

    — Чаллыда.

    — Ерак икән шул. Мин аңлыйм сине. Син — яшь, бөтен дөньяны алдыңа тезләндерәсең килә, шулаймы? Тик менә әти-әниләрең, әби-бабаларың аңлый микән? Монда йөреп зерәгә вакыт үткәргәнче, бар — өеңә, газизләрең янына кайтып кил, ичмасам…

    Кыз каушап калды. Хәтта елар дәрәҗәгә җитте. Әмма бик тиз үзен кулга алды.

    — Кичерегез мине. Зинһар, кичерегез! — диде дә йөгереп диярлек чыгып китте.

    Шуннан соң бик озак кеше килми торды. Дәү әти эзләп йөрүче беренче бала өченче көнгә чыккач кына килеп керде. Кулында — таныш язу.

    Җирән чәчле, йөз-битен эре сипкел баскан бу малай исәнләшеп-нитеп тә тормыйча, шәрран ярып әйтте дә салды:

    — Дәү әти шушында торамы?

    — Шушындасын, шушында да… Син кем буласың соң?

    — Марат мин. Миңа дәү әти кирәк.

    — Дәү әтиең юкмыни синең?

    — Бар.

    — Булгач, ник килдең?

    — Икәү булсын. Бүләкләр дә, тәмле әйберләр дә икеләтә эләгә бит. Әйдә, киттек!..

    — Сиңа дәү әти тәмле әйберләр, бүләкләр бирсен өчен генә кирәкмени?

    — Ә тагын нәрсәгә кирәк ул?!

    — Белмим тагы… Күңел өчен… Бергә борчылу өчен, бергә шатлану өчен… Бергә яшәү өчен кирәк!

    — Бергә яшәргә минем әнием бар. Дәү әти караңгы бүлмәдә үзе генә яши… Пенсиясенә бүләкләр, күчтәнәчләр ала. Шуңа гына тотабыз без аны.

    — Мин дә шунда — караңгы бүлмәдә яшәрменме?

    — Әйе, тагын бер карават куеп була анда…

    — И балакаем, мин сезгә бармам инде. Мин бит үз оныгымны таптым. Газиз исемле малайны… Шуңа күрә, мин синеке була алмыйм, ачуланма, яме? Аннары синең бер бабаң бар бит инде. Аңлап торам, әйбәттер ул, игелекледер. Сине яратадыр, көтәдер.. Дәү әти бер генә була ул, аның кадерен бел, һәр сүзеннән, һәр киңәшеннән мәгънә табарга тырыш…

    Малай борчылырга, ачуланырга уйламады да. Ул, берни булмагандай:

    — Алайса, мин киттем. Пока! — диде дә чыгу ягына юнәлде.

    Әхияр карт, бу хәлләргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә баскан урынында каккан казык кебек торып калды.

    Бер-бер артлы тагын өч малай керде. Берсенең балалар бакчасына йөрисе килми икән, икенчесе балыкка йөрергә иптәш эзли, өченчесе әбисен жәлләп килгән. “Әбиемә бабай кирәк”, — дип чатнатып әйтеп тора.

    Әхияр карт боларын елмаеп каршы алды, аннары, чәй белән сыйлап, үзенчә матур киңәшләр биреп, җөпләп-юмалап озатып җибәрде.

    Аннары ике хатын керде. Бер-берсенә охшамаган ике хатын. Ике ана. Бердәнбер охшаш яклары — икесе дә малайларын ялгыз үстерәләр. Тагын бер уртак яклары бар икән. Ничек туры килә диген — икесе дә Луиза исемле, малайлары да бер исемдә — Рөстәм…

    Беренче Луиза, килеп керү белән, исәнләшеп тә тормыйча түргә узды, бүлмә бетереп эзләнеп йөри башлады.

    — Синмени инде ул теге белдерүне язган карт? Дәү әти… Нәрсәң бар соң синең? Әллә нәрсәң юк икән, банкка салдыңмы әллә бар байлыгыңны? Җә, ник сүләшмисең, синнән сорыйлар бит…

    — Нәрсә кирәк сезгә? Кем кирәк? — Әхияр карт, гомердә булмаганча, үртәлә башлады. Шулай да булдыра алган кадәр итагатьлелек сакларга тырышты. — Сез үзегез кем?

    — Мин? Мин Луиза булам. Менә шушы белдерүең буенча килдем. Күреп торам — монда рәт чыкмаячак… Бар җирең дә йолкыш — фатирың да, үзең дә… Эш хакы биреп кенә котылып булмас, ашатырга да туры киләчәк сине…

    Әхияр карт барысын да аңлады. Бу хатынның баласына дәү әти кирәк. Бабай, ягъни мәсәлән. Няня. Каравылчы. Иптәш, япьтәш зат…

    — Аягымны да атламас идем бу әтрәк-әләм оясына. Бала хакы дип кенә йөрүем. — Хатын, йөзләрен чытып, тирә-ягына чирканып карана-карана, сөйләнүендә булды. — Рөстәм таптырганга гына… Кибеттә сатыла торган нәрсә түгел шул, тиз генә табармын димә!.. Ну, нишлибез, картлач?

    Әхияр карт бу сорауны ишетмәде. Дөресрәге, ишетмәмешкә салышты. Аннары, бөтен исен-акылын җыеп, ана кешегә әйтелергә мөмкин иң авыр сүзне әйтте.

    — Син бит малаеңны яратмыйсың… Шуны беләсеңме? — диде.

    — Нәрсә-ә-ә?

    Хатын, шартлар дәрәҗәгә җитеп кабарынып-бүртенде дә пыр тузып чыгып китте… Әхияр карт аның артыннан бәрелеп-сугылып калган ишеккә кагылырга өлгермәде, арткы яктан тыйнак кына кыңгырауга бастылар. Ишек ниндидер сихер ярдәме белән үзеннән-үзе ачылып китте, Әхияр карт каршында фәрештә кебек мөлаем бер ханым пәйда булды… Әле бая гына чыгып киткән Луизадан соң һәр хатын-кыз фәрештә булып күренәдер шул… Ә бит чынлап та фәрештәгә охшаган бу хатын — башына, уранып, ап-ак яулык бәйләгән, өстендә — акка буй-буй яшькелт сызыклар төшерелгән озын күлмәк… Йөзе дә ап-ак, карашы да, елмаюы да ап-ачык…

    — Син кем?

    — Луиза…

    Әхияр карт сискәнеп үк китте, үзе дә сизмәстән:

    — Малаең Рөстәм исемлеме? — дип сорап куйды.

    — Әйе… Каян белдегез?.. Нигә килгәнне дә беләсезме әллә?

    — Беләм. Син Рөстәм исемле малайга дәү әти эзләп йөрисең, шулаймы?

    — Әйе… Каян белдегез?

    — Әнә бит минем белдерү кулыгызда.

    — Ай Алла, күрсәтергә онытып торам икән әле… Рөстәмгә дәү әти дип килгән идем шул. Кайта да ямансулый, кайта да ямансулый… “Нәрсә булды?” — дип сорагач: — “Дәү әти кирәк”, —ди. Әтисез үсә ул. Әти дияргә кыенсына, дәү әти кирәк, дигән була. Иптәш кирәк аңа, ир заты кирәк.

    — Алай икән… Ә ирең кайда соң? Рөстәмнең әтисен әйтәм…

    — Юк ул… Еракта. Күрше урамда гына яшәсә дә, күңелдән бик еракта…

    — Син үз күңелең хакында әйтәсеңме?

    — Әйе…

    — Әле бит бала күңеле бар. Аның хакында кем кайгыртыр? Ирең улы хакында беләме соң?

    — Белә… Ярата да ул аны… Мин китермим. Теләмим… Бик нык түбәнсетте ул мине, кимсетте…

    — Ничек? Ничек кимсетте?

    — Үзенең анасын миннән өстен куйды.

    — Алай икән… Ана хакы белән бала хакы бары тик Ходай Тәгалә ихтыярында, диләр. Мин… Мин бер сүз дә әйтә алмыйм… Син дә үзең генә хәл итә алмыйсың балаң хакын… Луиза бит әле? Менә шул, Луиза балам: синең Рөстәмеңә әти кирәк. Ә ул инде бар. Шуңа күрә, аңа дәү әти эзләп йөрмә, кайт та уйлан, нык уйлан. Үз язмышың хакында гына түгел, баланың язмышы хакында да уйлан. Күңелеңне изгелеккә көйлә. Яшәү мәгънәсе нәфрәттә түгел, мәхәббәттә… Онытма… Миннән сүз шул…

    Луиза сүзнең бөтенләй башка якка кереп китүенә аптырабрак калган иде. Ләкин Әхияр картның сүзләрен дә кире какмады. Тыйнак кына рәхмәт әйтеп, китәргә җыенды. Ләкин, ишек катына җиткәч, кинәт туктап калды, борылып карарга кыймыйча гына, баядан бирле күңелен борчып торган соңгы сорауны бирде:

    — Ә сез ничек? Сезнең белән нәрсә булыр? Үзегез генә калырсызмы?

    — Син, кызым, минем өчен борчылма. Минем оныгым табылды. — Әхияр карт теле белән үзе түгел, гүя аның күңел моңнары, йөрәк ярсулары, уй-хыяллары, хәтта язмышы сөйләшә иде. — Мин шул оныгымны көтәм. Газиземне көтәм… Килә ул, килә… Килми кая барсын… Ә син бар кайт, кызым, өеңдә Рөстәмең көтәдер. Ходай сабырлыклар бирсен, догасыннан ташламасын…

    — Рәхмәт, изге кеше. Үзегезгә дә шуны ук телим. Сезгә сабырлык күбрәк тә кирәк әле, күңелем шуны сизә…

    4

    Әхияр картның даны бөтен тирә-якка таралды. Кемдер чынлап та “дәү әти” эзләп килде, кемдер, бу сәер хәлләрдән кызык табып, “акылга җиңеләя башлаган карт”ны күрәсе килеп кенә керде. Андыйлар озак тормыйлар. Ә менә “әти” яисә “дәү әти” дип килгәннәр озаклап утыралар. Әхияр карт каршында үз тормышларын, хәта язмышларын ачып салалар, аңардан ниндидер илаһи ым, ишарә көтәләр, аннары, дус булып, якын бер кеше яисә ахири затлар булып аерылышалар… Күпләр кабат киләләр, малайлар, кызлар авыру Әхиярдан тиз туялар, ә менә аларның әти-әниләре һаман ташламыйлар, ничек кенә булса да ярдәм итәргә, картның моңсу дөньясына булдыра алган кадәр ямь бирергә тырышалар.

    Шулай ике атна, өч атна, ай узды. Хәтәр авыру Әхияр картны кузгалмаслык итеп түшәгенә “кадаклап куйды”. Көнгә берничә мәртәбә тәрәзә янына барып килә алса, бик әйбәт инде. Анда да бармас иде, Газизен карыйсы бар. Газизем урамнан урап китәр дә күрми калырмын дип курка Әхияр карт. Инде аның янына килүчеләр дә азайды. Бөтен карап торганы — күршеләр. Әле дә алар ташламый — сөтен, ипиен кертәләр, ашарына пешереп куялар, врачка йөгерәләр. Бигрәк тә Мирзаһит нык бөтерелде…

    Тиздән Газиз исемле малай белән бәйле өметләре үлем, теге дөнья хакындагы шомлы уйлары астында басылып, томаланып калды. Сүнеп-сүрелеп үк бетмәсә дә, ул малайның йөз-сурәте һаман тоныклана, төссезләнә барды.

    Әхияр карт үләргә әзерләнде. Аның соңгы юлга чыгарга әзерләнеп беткән хәләл җаны каршына мәрхүм оныгы ешрак килә башлады. Бу юлы ул дәшми, сөйләшми. Моңсу йөзләре белән дәү әтисенә карап тик тора. Әхияр үзе генә сөйләшә.

    — И улым, бер дә әйбәт түгел әле минем хәлем. Ни яшәп булмый, ни үлеп булмый дигәндәй… Син дә һаман кайтып җитә алмыйсың… Өметем, дәртем уянып, күңелем күтәрелеп алган иде дә, менә тагын өзелде, сүнде, — дип зарлана ул алдында ап-ак томан булып эленеп торган Газиз-җанга. Бераз сулышы җиңеләйгәч, хәл алгач, сорап куя: — Син белмисеңме соң аның кайда икәнлеген? Килергә, табарга тиеш ул мине. Мин бит ул килмичә үлә алмыйм, беләсеңме шуны?! Үлеп китәрмен дә, ул килеп җитәр... Алдакчы булып калырмын… Син бит рух, син белергә тиеш… Килерме ул, юкмы?

    Газиз-җан дәшми. Аның ап-ак йөзе тагы да агарып, моңсуланып китә. Аннары сыеклана, тоныклана башлый, бераздан, таралып, бөтенләй юкка чыга.

    — Димәк, син дә белмисең…

    …Беркөнне Әхияр карт бөтен күршеләрен үз янына җыйды. Аның ап-ак түшәктә ап-ак юрганга төренеп ятучы ап-ак йөзе бу дөньяныкы түгел иде инде. Ниндидер сихри, серле мәкам белән әйтелгән сүзләре дә бүтән дөньяныкы иде.

    — Мең рәхмәт сезгә… Мин китәрмен инде… Юлда чагымда догаларыгыздан ташламагыз… Мин киткәч, Газиз исемле малай килер… Бу йортны аңа тапшырыгыз… Ул… Ул — минем оныгым булыр… Бала хакы — Ходай хакы… Ходай хакы өчен сорыйм, ярдәм итегез аңа… Ә хәзер… барыгыз, чыгыгыз… Үземне генә калдырыгыз… Хушыгыз… Бәхил булыгыз… Үлемтеккә дигән акча — баш очымда…

    Картның үтә дә сәер сүзләреннән аптырабрак калган халык бераз тын торды, аннары, бер-беренә карашып аңлашкандай иткәч, акрын гына кузгалыша башлады. Кешеләр, ишек ягына борылгач та, каерылып, чын булдымы соң бу дигән кебек, күзләрен йомып, ап-ак иреннәрен кыймылдатып, үз эченнән дога укып ятучы картка карап-карап алдылар. Чын иде бу. Чын әкият иде. Ләкин әкият моның белән генә бетмәде, шул вакыт ачык ишектән, кешеләрне аралап, дәшми-нитми генә бер малай килеп керде. Кулында — бөгәрләнеп, тузып беткән белдерү кәгазе…

    Менә ул, килеп кергән уңайга, кабаланып түргә — Әхияр карт яткан түшәк очына узды. Аннары, үзенең кояшта янып каралган кулларын юрган өстендә яткан ап-ак беләкләргә куйды да Әхияр карт, аның изге җанлы күршеләре, бөтен кешелек, бөтен дөнья тилмереп көткән серле сүзләрне әйтте: “Дәү әти…”

    2004

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх