• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Галимҗан Гыйльманов

    ГОМЕР БОҖРАСЫ

    (Моңсу хикәя)

    Әмирҗан карт бүген дә көнен трамвайда үткәрде. Гүя шунда туды, шунда гомер кичерде, шунда соңгы сулышын алды... Гомеренең соңгы елларын ул шулай трамвайларда яшәп үткәрә: иртә белән беренче очраган трамвайга кереп утыра, кичке эңгер төшкәндә генә кайтып китә. Аңа инде трамвай йөртүчеләр дә, кондуктор-контролерлар да, хәтта трамвайда йөрүче халык та күнегеп беткән. Утлы чыбыкларга тотынып йөрүче бу тимер арбаның бер бик кирәкле әйбере кебек ул хәзер.

    Баштарак бик шикләнгәннәр иде. Ялынып-ялварып та карадылар, тиргәп, ачуланып, куып та чыгаргаладылар. “Террорист-мазар түгелме?” – дип, милицияләр дә тикшереп китте. Үз сәерлеге белән Әмирҗан карт күп кешенең канына тоз, җанына борчу салды. Монысы хак.

    Җәйге кич озын. Кайтырга җыенып беткәч тә шактый йөрде әле бу Хода бәндәсе трамвай боҗрасын әйләнеп. Аның күңеле инде күптән сизенә: кичкә табан трамвай юлы озынайган кебек була. Еш кына күңеленә: “Бу юлы ахырга кадәр барып җитә алмас микәнни?” дигән курку да керә.

    Әмирҗан картның “гомер боҗрасы” белән дә нәкъ шулай: барасы җир якынайганнан-якыная, ә барыр юл озынайганнан озыная...

    Аның бүгенге сәер язмышына алып кереп киткән гомер юлы нәкъ шушы урында – “икенче” трамвайда, шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан тукталышта башлана. Шунда тәмамланачак та. Ул моны төгәл белә. Инде менә ничәмә-ничә еллар әйләнә дә килә шушы урынга, әйләнә дә килә... Нәкъ шушы урында ул үзенең мәхәббәтен, язмышын югалтты. Моннан бик күп еллар элек шушы трамвай боҗрасында басып калган иде аның Әминәсе... “Иртәгә шушы урында көт, яме”, - дип елмаеп карап калган иде...

    Алар бер-берсен ике генә көн белеп калдылар. Шушы “икенче” трамвай баскычында таныштылар. Ачык трамвай ишегеннән күбәләк кебек очып килеп кергән ул кызны Әмирҗан көтеп алган кебек каршы алды. Кыз да, кыенсынып тормады, Әмирҗанның кочагына керердәй булып, янәшә менеп басты. Аннары егеткә акча сузды:

    - Билет алып бирегезче, зинһар...

    Бирмиме соң!.. Әмирҗан йөрәген биреп калдырырга да әзер иде бу мәлдә. Ул билет алып бирде бирүен, әмма авыз ачып сүз әйтә алмады, кыюлыгы җитмәде. Кызның ал билбаулы озын ак күлмәге дә, озын, саргылт толымнары да, зәңгәр күзләре, бер карауда әсир итә торган шаукымлы-нурлы карашлары да ниндидер башка дөньяныкы иде. Әмирҗан әлегә бу дөньяны белми, аның әле чынлап гашыйк булганы, яратканы юк...

    Берничә тукталыштан соң кыз, ничек очып кергән булса, шулай ук очып төшеп тә калды. Ул чыгып китүгә трамвай эченәге нур балкышы да сүнде, югалды... Бу фәрештә затының нурлы чагылышы Әмирҗанның күңелендә, язмышында калды...

    Әмирҗан икенче көнне дә, вакытын туры китереп, “икенче” номерлы трамвайга утырды. Тагын килеп кермәсме кичәге бәгырь кисәге?

    Керде шул! Әнә ул – озын итәкле ак күлмәген җилфердәтеп, очыпмы-оча! Шулай очып-очып килде дә ачык ишектән трамвай баскычына менеп тә кунаклады... Әмирҗан чак кына кулын биреп өлгерде... Ярый әле өлгерде, кыз артыннан ук ишекләр ухылдап ябыла да башлады... Егет көчле куллары белән аны үз кочагына тартып алды...

    - Рәхмәт... Гафу итегез, мин сезгә җайсызлыйм бугай...

    - Юк-юк, миңа бик уңай...

    Кеше күплегенә сөенеп бетә алмады Әмирҗан. Башка вакыт булса, бөтен дөньясын битәрләп, бу кысанлыкка үртәлеп барыр иде. Бүген исә аңа халык белән дыңгычлап тутырылган трамвай моңа кадәр таныш булмаган сихри тойгылар бүләк итте.

    - Сез... Сез...

    - Әминә минем исемем....

    - Мин - Әмирҗан. Сез... Әминә... укудан чыктыгыз бугай?..

    - Юк, мин укырга барам гына әле. Ә Сез?

    - Мин инде укуны бетердем... Төзелеш институтында... Ә Сез кайда укыйсыз?

    - “Мед”та. Менә практика тапшырырга барам...

    - Ә иртәгә... иртәгә укыйсызмы? - Әмирҗан, ниндидер бик кыйммәтле әйберен югалтудан курыккандай, әйтеп калырга ашыкты: - Әйдәгез иртәгә дә шушы урында очрашабыз!

    - Мин риза! Тик... шаяртканны яратмыйм мин...

    - Ә мин шаяртмыйм. Кемдер Сезне трамвайда каршы алырга тиештер бит инде... Ул кеше мин булсам, Сез ризамы?

    Икесе дә елмаештылар. Бер-берсенең күзләренә карашып, бермәл тын тордылар... Аннары Әминә Әмирҗанның күңеленә мәңгелеккә уелып калачак сүзләрне әйтте: “Иртәгә үзебезнең тукталышта көт, яме...”

    - Ә практика?

    - Бүген соңгы көн. Аннары – каникуллар!..

    Балаларча кул чәбәкләп алган Әминә тагын да балкып, яктырып китте. Аның самими карашларында: “Миңа күренмичә кайда йөрдең син моңа кадәр?” – дигән сорау чагылып узды...

    Бу – аларның чын-чынлап беренче һәм соңгы очрашулары булды. ...Әмирҗан карт хәтер шаукымыннан айнып бүгенге көнгә кайтканда трамвай Тукай мәйданындагы “боҗра”га якынлашып килә иде. Бу тукталышка җитәрәк ул аеруча җитдиләнә, җыерчыкка баткан йөзе тартылып, яшәреп китә, аның каравы, һәрвакыт дымыланып торган күзләре тагын эчкәрәк батып китә. Бу минутларда аның йөрәге ешрак, ярсыбрак тибә, карашларына өмет, рухына егәрлек иңә...

    Мондый вакытларда трамвайдагылар да, картның халәтен сизенеп булса кирәк, кинәт тынып, басылып калалар. Пышылдап кына билет сорыйлар, ымлап кына сөйләшәләр... Трамвай тикле трамвай да акрыная, рельсларына йомшаграк басарга тырыша... Шулай алар барысы бергә ниндидер хикмәтле мизгелгә, тылсымга, сергә якынлашалар...

    Әмирҗан карт ул “тылсым”ны беренче булып күрде. Боҗраның Тукай мәйданына килеп кергән өлешендә япа-ялгызы басып тора иде ул сихри зат. “Әминә! Әминә?..Әминә...” Ян тәрәзәгә укталып, урамдагы һәр кешегә төбәлеп карап барган карт, яшьләрчә дәррәү калкынып, торып басты. “Әминә?!. Син бит бу!..” Аның язмыш аһы булып яңгыраган, ишетел-ишетелмәс кенә әйтелгән сүзләрен тирә-юньдәге халык шундук ишетеп алды, бер-берсенә пышылдашып, бу хакта трамвай йөртүчегә хәбәр җибәрде.

    Трамвай, гомердә булмаганча, урам уртасында тукталып калды. Аның белән белән бергә дөньядагы хәрәкәт, тормыш тукталды. Гүя кешелекнең “яшәеш боҗрасы” күчәреннән чыкты, кендегеннән ычкынды... Бераздан шаулап ачылган ишекләр белән бергә тагын тормыш башланды, “яшәеш боҗрасы” үз күчәренә керде... Вагон эчедәге халык, як-якка тайпылып, Әмирҗан карт утыргычыннан ишеккә кадәр юл ачты. Бу гаҗәеп хәлнең шаһиты булган адәм балалары, бер мизгел эчендә бөтен булган гөнаһларыннан, керләреннән, гамьнәреннән арынып, иманнарына, хәтерләренә, хыялларына кайттылар... Дөньяга изгелек иңгән мәл иде бу...

    Әмирҗан карт, тәрәзәдән күзләрен алмыйча гына, әзерләп куелган аралыктан ишеккә таба китте. Ишек катына җитәрәк сөрлегә язды, аның илаһи дулкынланудан җиңеләеп калган гәүдәсен көчле куллар тотып алды, шул килеш, күтәреп диярлек аны урамга чыгарып куйдылар...

    Менә ул бервакыт, юл өстендә туктап калган трамвайга карап, нишләргә белмичә аптырап торучы кыз каршында пәйда булды.

    - Әминә!..

    Озын итәкле ап-ак күлмәк кигән, саргылт чәч толымын түш өстенә салган, якты йөзле, зәңгәр күзле кызый исә, әллә трамвай тәрәзәләренә ябырылып, ишек баскычларына асылынып карап торган кешеләрдән куркынып, әллә бөтен йөз-битен җыерчык басып та мөлаемлелеген югалтмаган сәер карттан шикләнеп, читкәрәк тайпылды.

    - Әминә! Әминә...

    Кызның гаҗәпләнүдән зур булып ачылган зәңгәр күзләрендәге куркуны бераздан кызыксыну алыштырды. Ул хәтта тыйнак кына елмаеп куйды:

    - Бабай, Сез ялгыштыгыз. Мин бит Әминә түгел...

    - Әминә, нишләп Әминә булмасын?.. Менә бит – күлмәгең дә шул, чәчләрең дә... Үзең дә...

    - Күмәгемне әбием тектерде, сиңа килешә, диде... Чәчләремне дә әбием үрде... Бабакай, Сез мине кем беләндер бутыйсыз...

    - Беркем белән дә бутамыйм... Син бу, син, Әминә... Оныттыңмы әллә? Кичә без шушы урында очрашырга сүз куешкан идек, исеңдәме?

    - Сез ялгышасыз, бабакай. Мин беркем белән дә очрашырга сүз куешмадым. Кичә мин әбием белән зиратка бардым, бабам каберенә чәчәк салдым, аннары туганнар каберлегендәге исемлек янында тордык, таныш исем эзләдек... Аның яшьлектә сөйгән егете сугышта үлеп калган... Алар очрашырга сүз куешканнар, ә егете килмәгән, ул көнне сугыш башланган... Әбием әйтә: “Сугышка китмәгән булса, килер иде, сугышта үлмәгән булса, табар иде”, - ди...

    Каушавыннанмы, үзенең Әминә түгеллеген ничек тә расларга теләпме, тотлыга-тотлыга кичәге хәлләрне тәфсилләп сөйләргә керешкән кызны Әмирҗан карт күңел иңрәве белән бүлде:

    - Әминә!.. Әминә... Ни сөйлисең Син? Менә бит мин – исән! Менә без икебез дә исән-сау! Мин сине күпме эзләдем, Әминә!.. Менә таптым... Нигә танымаган буласың, ник шаяртасың?

    - Шаяртырга уйлаганым да юк. Бабакай, мин Әминә түгел! – Шунда кызга әллә нәрсә булды. Ул, кинәт тотлыгып, тукталып калды. – Бәлки Сезгә минем әбием кирәктер? Менә ул Әминә исемле. Ә, бабакай?

    - Нинди әби? Нинди Әминә? Миңа син кирәк, син минем Әминәм... Әйдә минем белән... Мин сине шулкадәр озак эзләдем...

    Кыз инде дәшми. Күк кебек зәңгәрсу, саф күзләрен тутырып, елардай булып карап тик тора. Кай арададыр картның кытыршы учларына барып кергән йомшак, зифа кулларын тартып алырга да кыюлыгы җитми аның.

    Авыр хәлдән аларның икесен дә трамвай халкы коткарды. Бу ике Хода бәндәсен кай арада гына уратып-сырып алганнар диген!..

    - Әмирҗан бабай, әйдәгез, утырыгыз трамвайга... Табылыр эзләгән кешегез, бер табылмаса, бер табылыр... Охшаган кешеләр күп бит алар, Сезнеке дә табылыр... Әйдәгез инде утырыйк - әнә, бөтен юлны каплаганбыз, болай ярамый бит...

    Бер һаман әле зиһенен җыя алмыйча газапланган кызга, бер каршысында өзгәләнеп ялваручы кондуктор хатынга карап торганнан соң, Әмирҗан карт трамвайга утырырга булды. Менә ул, сөялгә каткан учларыннан кызның мамыктай кулларын теләмичә генә бушатты да, кырт борылып, трамвай ишегенә юнәлде. Ул арада баягы көчле куллар аның җиңел гәүдәсен ике яктан җәһәт кенә эләктереп, күтәреп диярлек трамвай ишегеннән алып кереп киттеләр, үз утыргычына илтеп куйдылар...

    Картның һаман әле урамдагы тылсымнан аерыласы килмәде. Тәрәзәгә төбәлеп баккан килеш, ул һаман сөйләнде, үгетләде, ялварып-ялварып кызның кичерүен сорады... Ләкин: “Нәрсә булды бу?”, - дип, һаман әле урам уртасында кыймшанмый басып торган кыз аның сүзләрен ишетми иде инде...

    - Әминә... Ачуланма миңа...Мин ул вакытта килә алмадым... Каһәр төшкере сугыш башлану белән, икенче көнне үк фронтка киттем... Өйгә килеп алдылар... Ачуланма миңа, Әминә, мин Синең алда бик гаепле...

    Трамвай эчендә сәер тынлык урнашты. Замана арбасы, гүя, бу юлы рельслар буенча даңгыр-доңгыр шуышып бармый, бәлки тавыш-тынсыз гына оча... Аның белән бергә трамвайдагы халык оча, үз хыялларында, уй-хатирәләрендә оча, язмыш орбиталарында, гомер боҗраларында очып йөри...

    Әмирҗан карт та оча. Ул инде тынычланган. Берни дәшми-нитми, башын аска игән дә, йокымсырап тик бара.

    Юк, ул йокламый. Ул уйлый. Бу хакта бөтен трамвай халкы белә. Бу хакта бөтен дөнья белә...

    “Ник танымадың мине? Мин бит шундый көтеп алдым бу очрашуны!..

    Ә син шундый ук яшь, чибәр, газиз... Ә үзең миңа “бабай” дисең... Әйе шул, мин инде озын гомер яшәдем. Сине эзли-эзли картайдым... Шуңа да син миңа үз әбиеңне димлисеңдер... Сиңа охшаса, ул да чибәрдер... Синең әбиең дә минем яшьтәдер... Ә бәлки мин эзләгән кеше – синең әбиеңдер?.. Ул да “Әминә” исемле бит... Йа Хода! Шул, шул бит минем Әминәм! Ә син, син, кызый, аның оныгы гына!..”

    Бу көтелмәгән ачыштан Әмирҗан картның йөрәге, тибүдән баш тарткандай, кысылып, сыкранып куйды. Әмма бераз чыгымчылап торганнан соң, тагын ашыгып йөреп китте. Чөнки ул белә: тукталырга ярамый! Хәзер бигрәк тә ярамый! Алда яңа гомер боҗрасы көтә. Бу гомердә аның яшьлек мәхәббәте - Әминәсе бар, Әминәсенең оныгы – мөлаем йөзендә, зифа буй-сынында, игелекле холкында әбисенең яшьлек образын йөртүче оныгы бар! Аз гына мәшәкатьләнергә туры киләчәк килүен: шушы иге-чиге булмаган трамвай боҗрасында ничек тә эзләп табарга тиеш ул аларны. Шул гына!

    21 июль, 2008 ел.

  • Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса (Хикәя)
  • Өндәге төш (Новелла)
  • Очрашу (Хикәя)
  • Тәртипсез малай (Хикәя)
  • Ясимә ятимә түгел (Хикәя)
  • Уен (Антихикәя)
  • Кыска хикәяләр (Цикл)
  • Илаһи көн (Тарихи хикәя)
  • Төнге кош (Хикәя)
  • «Педагог» (Хикәя)
  • Хак чишмәсе (Хикәя)
  • Туй котлавы (Хикәя-диалог)
  • Саташу (Хикәя)
  • Битлек (Новелла)
  • Чуар колак (Хикәя)
  • Кубарылу (Хикәя)
  • «Алтылы» (Тормыштан алынган хикәя)
  • Минем янга атлар килде... (Хикәя)
  • Туган көнсез малай (Хикәя)
  • Туй төне (Новелла)
  • Жан сурәте (Хикәя)
  • Сукыр язмыш (Хикәя)
  • Тамга (Хикәя)
  • Күзләр хакында хикәят (Фронтовик хатирәсе)
  • Степан рухына дога (Тормыштан алынган хикәя)
  • Үч хәтере (Хикәя)
  • “Сезгә хатын-кыз кирәкме?” (Хикәя)
  • Юл читендәге авыл (Хикәя)
  • Сынау – сыналу ул... (Хикәя)
  • Пәйгамбәрләр күпме яши? (Хикәя)
  • Кара төн (Кыйсса)
  • Өченче ишек (Хикәя)
  • Карындаш (Хикәя)
  • Йөрәк чире (Хикәя)
  • Кара каз (Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)
  • Ходай бүләге (Бәян)
  • Дөнья чигендәге очрашу (Хикәя)
  • Күн итек кыйссасы (Хикәя)
  • Яшел тутый (Новелла)
  • Әнизәр (Хикәя)
  • Борылыш (Хикәя)
  • Җир астыннан юллар бар (Хикәя)
  • «Нимес» (Хикәя)
  • Тәкъдиргә юл (Хикәя)
  • Тәкъдирдән узмыш (Новелла)
  • Алдакчы тукран (Балаларга шигырьләр)
  • Күңелем сурәте (Шигырьләр, җырлар)
  • «Сәгадәт» бәхет дигән сүз (Хикәя)
  • Чәчәк сатучы егет (Хикәя)
  • «Похоронка» (Хикәя)
  • Йодрык (Хикәя)
  • Йолдыз (Новелла)
  • Лифтта (Хикәя)
  • Сөйгәнемнең исеме сиринә (Новелла)
  • Җир астындагы язмышлар (Хикәя)
  • Йорт иясе (Хикәя)
  • Гомер боҗрасы (Моңсу хикәя)
  • Кияү киче (Новелла)
  • Төнге күбәләк (Хикәя)
  • Шаһит (Хикәя)
  • Албастылар (хыялый кыйсса)
  • Оча торган кешеләр (бәян)
  • Язмышның туган көне (Повесть)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Бөкре (Бәян)
  • Шартлау (Повесть)
  • Табылдык хатлар (Повесть)
  • Тимерче (Кыйсса)
  • Аллалар кайда яши? (Бәян)
  • Бала хакы (Бәян)
  • Сагышың булса, суга сал (Повесть)
  • Эт елы (Бәян)
  • Соңгы сугыш (Бәян)
  • Әткәйнең сугыш көндәлеге (Повесть-хатирә)
  • Җанбалык (Повесть)
  • Күрәзә (Повесть)
  • Фәрештә (Повесть)
  • Мөсәллим карт догалары (Хикәя)
  • Гөлләр дә елый (Хикәя)
  • Күңел күзең күрәме? (Хикәя)
  • Артист (Хикәя)
  • 1 нче июнь (Новелла)
  • Авылдаш (Хикәя)
  • Алтын кыйссасы (Хикәя)
  • Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах (Хикәя)
  • Балта остасы (Новелла)
  • Бәхет юлда яши (Хикәя)
  • Булат нигә йокламый? (Моңсу хикәя)
  • Ана сүзе (Хикәя)
  • Исемең ничек, Гадел? (Повесть)
  • Тозлы яңгыр (Гыйбрәтле кыйсса)
  • Хак (Бәян)
  • Әрем исе (Хикәя)
  • Гомер эзләү (Новелла)




  • ← назад   ↑ наверх