• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гариф Гобай

    Гариф Гобәй (1907-1983)
    Маякчы кызы.

    Агыйделдә таң ата.
    Рухны күтәрә, дәрт уята, тәнгә көч бирә торган салкынча таң. Агыйдел таңы.
    Тын. Бик тын. Күктә соңгы йолдызлар сүнә. Куаклар артындагы түгәрәк күлдә ана үрдәк, бак-бак килеп, балаларын йокыдан уята.
    Әнә Агыйдел – үзе турында бик күп җырлар җырлаткан, әкиятләр сөйләткән ямьле Агыйдел! Аның өстеннән акрын гына сыек томан күтәрелә. Су читендә ялгыз көймә. Ул салмак кына чайкала. Ә әнә тегендә, Агыйделнең аргы як читендәге сирәк камышлыкта, түшен тәкәббер киереп, шул ук вакытта бик сакланып, аккош йөзә.
    Илсөяр, шуларның барысына да сокланып карап торды да, әкрен генә әйтеп куйды:
    – Шундый матур, әти, шундый матур тышта...
    Бу вакытта Мәрдән абзый киенеп беткән иде инде. Ул, әкрен генә килеп, тәрәзәдән карады һәм кызына эндәште:
    – У-у, матур икән шул, – диде ул, – әйдә, акыллым, минем белән, маяк сүндерергә...
    – Әйдә, әти.
    Минут үтүгә, алар Агыйдел ярына чыгып бастылар. Илсөяр, шатланып, иркен сулады. Иркәләнеп, әтисенең биленә башын куйды.
    – Таң атканда бигрәк тә матур инде безнең бу Агыйдел, әти, әйеме?
    – Әйе шул, кызым.
    – Ә-әнә теге буйлар нинди матур булып кызарып килә. Кояш шуннан чыга, әйе бит, әтием?
    – Әйе, кызым.
    – Кәмәш әби ялганлаган. Аны солдатлар күсәк белән каерып чыгармый, әйе бит, әтием?
    Мәрдән абзый көлде. Илсөяр дә көлде; аннан әтисен ярның куерак чирәмле урынына җитәкләп килде дә сөенеп әйтеп куйды:
    – Шунда утырып торыйк, әти... Бераз гына...
    Ата белән кыз куе үләнле текә ярдан аякларын салындырып утырдылар да, сөйләшеп табигатьнең ямен җибәрүдән курыккандай, тынып калдылар.
    Әнә ничек сизелер-сизелмәс кенә таң сызыла. Офык читендә, бер карасаң, бөтерелеп килгән диңгез дулкыннары төсле, бер карасаң, эрүсәгән* кар өемчекләре төсле чал болыт. Болыттан арттарак – түгәрәк ай, аңардан әз генә өстә, күктәге йолдызлар арасында, иң зур, иң якты йолдыз – Чулпан йолдызы. Аның тын Идел өстенә төшкән шәүләсе, алтын багана булып, су төбенә сузылган. Әз генә җил исеп, су өсте шадраланып киткәндә, шәүлә киртләч-киртләч булып сына, әллә ничә җирдән өзелә. Су өсте тынгач, шунда ук бик шома алтын багана булып, тагын Агыйдел төбенә сузыла.
    Көнчыгыш ягы алсулана, торган саен агара бара ул. Агыйделнең ике ягы буйлап тезелеп киткән яшел, кызыл маяк утлары хәзер тоныграк булып күренәләр. Ай батып барган яктан һавага ике көтү үрдәк күтәрелгәне күренә. Үрдәк көтүенә каршы бер йолдыз атыла. Йолдыз, күз ачып йомганчы үтеп китеп, офыкта югала. Аның эзе берникадәр вакыт һавада сызылып тора. Ә үрдәкләр, канатларын шапылдатып, үзара әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, камышлыкка карап очалар. Баягы аккош, чакырылган кебек кинәт борылып, камышлык эченә кереп югала.
    Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. Агыйделнең сыек яшел суы инде үз төсенә керә. Аның борылыштагы ташларга бәрелә-сугыла агуы хәзер аеруча матур булып күренә башлый. Берсен-берсе кабатламый торган ямьле күренешләр берсен-берсе әнә шулай алмаштырып торалар. Аларның һәр үткәне кызганыч, һәр яңасы үткәненнән матур.
    Әз генә җил исеп китә.
    Илсөяр җиңел генә дерелдәп куя һәм, әтисенең куенына сыена төшеп, әкрен генә эндәшә:
    – Әти!
    – Нәрсә, акыллым?
    Илсөяр бик текә ярдан түбәнгә күрсәтә:
    – Әти, менә бу су ага да ага. Ничек бер дә бетми соң ул, әти?
    – Ничек бетми? Һем-м... Ничек әйтергә соң сиңа? Бакчы, безнең тирәдә генә дә ни тикле чишмә бар. Ә бөтен Агыйдел буенда! Тагын елгалар бик күп. Шулар барысы, барысы Агыйделгә агып төшәләр дә бер су булып – зур су булып агалар.
    – Ә кая ага соң бу Агыйдел, әти?
    – Камага, кызым.
    – Ә Кама кая ага?
    – Иделгә.
    – Ә Идел?
    – Идел... Идел – диңгезгә.
    – Ә ул кая коя?
    – Анысын инде син, кызым, Андрей дәдәңнән сора. Ул укыган кеше, белә. Ә мин, кызым, укымаган, белмим. Менә әле син Совет чыккач, бер кыш булса да укып калдың. Кызыллар илдән акларны сөреп чыгаргач, тагын укырсың...
    Кыз әтисенә елыша төште һәм, берәрсе ишетмәсен дигән сыман, авызын әтисенең колагына якын китереп пышылдап куйды:
    – Ә акларны кайчан сөреп чыгарырлар соң, әти?
    – Тиз, кызым, тиз...
    Кызын тынычландырыр өчен генә әйтмәде Мәрдән азый. Агыйдел буеннан аклар табан ялтыратырга күп калмаган иде инде. Туп тавышлары гел якыная баралар һәм: «Аклар бүген-иртәгә Агыйделдән шыла икән», – дигән хәбәрләр дә йөри башлаган иде.
    Мәрдән абзыйның тавышы тынып та бетмәде, хәбәрне дөресләргә ашыккан шикелле, еракта, бик еракта, ике-өч тапкыр туп гөрселдәде. Илсөяр, күтәрелеп, әтисенә карады:
    – Кызыллар, әйе бит, әтием?
    – Шулар, кызым.
    – Монда киләләр, әйе бит, әтием?
    – Әлбәттә, кызым.
    Әле генә төн караңгылыгын тишеп, су өстен яктыртып торган яшел һәм кызыл утлы маяклар көчсезләнеп калдылар. Хәзер аларның утлары түгел, кызыл һәм яшел буяулы воронкалары гына күренә, шәүләләре агым суда җиңел генә чайкала иде.
    Мәрдән абзый әкрен генә урыныннан торды:
    – Әйдә, кызым, ишкәкләрне ал. Маякларны сүндереп меник. Әле дә тикмәгә яналар. Бөтен төнгә бер пароход үтми. Ә менә сугыш беткәч, күрерсең... О-о... анда, кызым, эш бүтән булыр, түбәннән пароход күренеп өлгермәс, югарыдан икенчеләре килеп чыгар. Ул да түгел, дөп-дөп буксир, көймәләр... тагын пароход, тагын көймәләр.
    – Ә аннан соң гел кызыллар гына булып торырмы?
    – Гел, кызым.
    – Әйдә, әти.
    Илсөяр, сикерә-сикерә ярдан төшеп, көймәгә керде дә көзгедәй тигез су өстенә ишкәкләрен әкрен генә салып ишә башлады.
    Мәрдән абзый белән Илсөяр берничә маякка кадәр сөйләшмичә бардылар.
    Икенче маякны сүндергәч, көймә агымга түбән борылды. Илсөяр, ишкәген ташлап, маңгаена төшкән чәч учмаларын яулык читенә кыстырды. Тагы бер тапкыр иште дә ишкәкләрен кулларыннан җибәрде.
    Соңгы маякны сүндерергә килгәндә, кызарып чыккан кояшның беренче алтын нурлары тын Агыйдел өстенә җәелде. Нәкъ шул чакта Илсөяр көн дә шушы вакытта ишетә торган ягымлы, иркә тавыш ишетте:
    – Илсөяр-әр!
    – ...Әнә бабаң да торган, кызым.
    Илсөяр, күтәрелеп, биек ярга карады...
    – Баба-кай-й, – дип тавыш бирде Илсөяр һәм, ашыгып-ашыгып, ярга таба ишә башлады. Көймә озын борыны белән бик тиз ярга килеп бәрелде. Илсөяр, көймә туктап җитәр-җитмәс атылып чыгып, текә ярдан өскә таба үрмәләде.
    Менеп җиткәч, Мәрдән абзый шикелле үк кара күзле, ләкин шактый кечерәк буйлы, көләч йөзле кешенең муенына сарылды.
    – Әйбәт йокладыңмы, бабакай?
    – Аю кебек, кызым.
    – Балыкка, әйе, бабакай?
    – Тоттырса...
    Бикмүш бабай – Мәрдән абзыйның атасы. Карт инде ул – җитмешкә җитеп килә. Ул шул гомеренең күп өлешен Урал шахталарында күмер чабып үткәрде. Картаеп эшкә ярамый башлагач, аны хуҗалары куып чыгардылар... Йөри-йөри менә шушы Агыйдел ярларына килеп чыга ул. Шул көннән башлап, Мәрдән абзый, Илсөяр, Бикмүш бабай – өчәү бергә яши башлыйлар. Шул көннән башлап, Илсөяр белән Бикмүш бабай, Мәрдән абзыйга булышып, җәен балыкка, кышын ауга йөреп үткәрәләр. Бикмүш бабай Илсөяргә шахта турында, шахтадагы йөзләрчә күмер тузаны сеңгән кешеләр, аларның хуҗаларга каршы баш күтәрүләре турында сөйли. Шулай үтә аларның соңгы еллары.
    Сораулар һәм биремнәр.
    1. Табигатьне тасвирлаган урыннарны аерып алып укыгыз, чагыштыруларны табыгыз. Алар әдәби әсәрдә ни өчен кулланылалар икәнен аңлатып карагыз.
    2. Илсөяр «су кая ага», «ул ничек агып бетми», «кояш ничек чыга» дип сораулар бирә. Бу аның нинди сыйфаты турында сөйли? Ә сез үзегез Илсөяргә ничек җавап бирер идегез?
    3. Илсөяр, аның әтисе, бабасы турында ниләр аңладыгыз? Аларның үзара мөнәсәбәтләре ничек тасвирланган?
    4. Сезнең таң атканны күргәнегез бармы? Ул нинди булып исегездә калды?
    5. Табигатьне тасвирлаган урыннарны ятлагыз.
    Кунак бабай.
    Илсөяр өйгә йөгереп килеп кергәндә, анда ниндидер бер ят бабай утыра иде.
    Кыз аны күрүгә бусагада туктап калды. Ят бабай да, сүзен бүлеп, бер мизгел Илсөяргә карап торды. Аннары, тагы Мәрдән абзыйга таба борылып, ярар дигән мәгънәдә, чак кына ияк кагып куйды. Мәрдән абзый да какты ияген, Илсөяр бу ымлашуларда ниндидер сер барын сизде. Бу сернең бая бабасы белән әтисе арасындагы пышылдашуларның дәвамы икәнен дә сизде ул, тик мәгънәсенә төшенә алмады. Менә ят бабай тагы Илсөяргә таба борылды:
    – Я, нихәл, тәти кыз?
    Илсөяр эндәшмәде.
    – Абау, әллә инде су кергәндә телен чуртан балык тешләп алган?..
    Илсөяр, уңайсызланып, башын түбән иде.
    – Тешләмәгән.
    – Алай, яхшы... – дип елмайды бабай һәм, билендәге путасын бушатып, куеныннан зур гына бер кызыл алма чыгарды.
    – Мәле, акыллым. Я, кил инде, тартынма, – диде ул һәм алманы Илсөяргә сузды.
    Илсөяр ят бабайның кулына күз кырые белән генә карап торды да, кыюсыз гына атлап килеп, алманы алды.
    – Рәхмәт, бабай...
    Ләкин Илсөяр шулхәтле әкрен әйтте, ят бабай аның сүзләрен бөтенләй ишетмәде, бары тик авызы кыймылдавын гына күреп калды.
    – Я, Илсөяр... Балык шәп чиртәме?
    Чиртми дисәң, булдыксыз дип көләр, чиртә дисәң, ялган була. Шуңа күрә Илсөяр ни дип тә җавап бирмәде. Әйбер эзләгән булып, өстәлгә таба китте.
    Ят бабай:
    – Белдем инде, мин килгәнне яратмаган икән, шуңа сөйләшми... китәм алайса, – дигән булды һәм, менә сиңа кирәк булса, чыгып та китте.
    Илсөяр, уңайсызланып, идәнгә ашъяулык җәеп торган әтисе янына тезләнде.
    – Әтием...
    – Юк, кызым, шаярта ул. Хәзер керә...
    – Ә нинди кеше соң ул?
    – Юлаучы. Каенсарга бара. Юл адашып кергән. Менә чәй эчкәч, үзен урманга, Каенсар юлына тикле озатып куярсың.
    – Абау, шунда хәтле дә бара белмимени?
    – Белми. Бу як кешесе түгел ул, ерактан килә.
    – Ә-ә... алайса мин аны Каенсарга ук илтеп куйыйм, әти, тау аша гына.
    – Ярамый... Таулар аша йөрергә йөрәгем шәп түгел, ди.
    – Ә-ә, – диде Илсөяр һәм, әтисе кулындагы икмәкне алып, ашъяулыкка турый башлады.
    Чәй өлгерде.
    Чәй өлгерүгә, китмәдем инде, берәр ай торгач, бәлки сөйләшә башлар әле дигән булып, кунак бабай да әйләнеп керде. Ул да түгел, Бикмүш бабай кайтып җитте. Тәрәзә төбендә битен юып маташкан соры песи – Фатыйма, сикереп төшеп, Бикмүш бабайны гадәтенчә мыраулап каршы алды.
    – Шул синлек кенә булды да... – Бикмүш бабай җепкә тезгән кечкенә-кечкенә өч чабакны идәнгә ыргытты. Балыклар тыпырчынырга тотындылар. Песи, песиләргә генә хас осталык белән, балыклар өстенә ташланды.
    – Чиртми, шельма* , – диде Бикмүш бабай. Ул киез эшләпәсен чөйгә элде дә табын янына тезләнде. – Чиртми... Кунакны балык белән сыйлармын дигән идем. Булмады инде, бигайбә* , кем...
    Кунак, икмәк телеменә тоз сибә-сибә, Бикмүш бабайга таба борылды:
    – Зарар юк... – диде ул һәм чәен тәлинкәгә салды да ашык-пошык шопырырга тотынды.
    Бар да сүзсез калдылар. Ә Илсөяр кунакның да, әтисенең дә, бабасының да һәрбер хәрәкәтен күзәтеп утырды.
    «Ник әти үзе дә эчми, нигә кунак бабайга шулхәтле исләре киткән? Әти нигә бертуктаусыз керә-чыга йөри? Ә кунак бабай нигә шулай ашыга?»
    Әйе, кунак бик ашыга иде. Ул, авызын пешерә-пешерә тагын бер чынаяк чәй эчте дә, тиз генә торып, чөйдән котомкасын алды.
    Мәрдән абзый да, Бикмүш бабай да никтер кунакны кыстамадылар. Илсөяр өчен монысы да сәер иде. Ә Мәрдән абзый, кунак артыннан ук торып, аның белән чыгып киткәч, Илсөяр тагын да аптырый төште.
    Һәрбер нәрсәне күрергә, белергә яраткан Илсөяр алар артыннан чыкмакчы булып, ишеккә килде. Тик, ят бабайдан уңайсызланып, кире борылды. Ләкин бу аның тынычлануы түгел иде әле. Кыз, шул турыда сораштырырга дип, бабасы янына килде, әмма өлгерә алмый калды. Кунак белән әтисе бик тиз әйләнеп керделәр. Кунак чәй эчкәндәге шикелле ашык-пошык тәмәке төрде дә путасын кысып бәйләде.
    – Вакыт, – диде ул, – Илсөяр озатыр дисең, Мәрдән?
    – Озата, озата... – диде Мәрдән абзый. Аннары, Илсөярнең башыннан сыйпап, көлемсерәде.
    – Кунак бабаңны бик әйбәтләп озат, яме, кызым.
    – Җә, әти.
    – Җә булса бар, чабаталарыңны ки, аннан туры өйгә кайт. Андрей дәдәңә* кереп торма. Соңга калырсың.
    – Җә, әти.
    Бикмүш бабай, башын тәрәзәдән сузып, кояшка карап алды да:
    – Бераз ял итеп алсаң да була иде әле. Бик иртә кузгалдың, кунак, – диде.
    – Вакыт. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
    – Анысы да дөрес. Болай сез иртәнге салкын белән урманга да җитсәгез кирәк.
    – Илсөяр атын ничек куар бит...
    «Нинди сәер бабай соң бу? Нинди ат булсын безнең?» Ул арада кунак эшләпәсен басып киде дә, тиз-тиз атлап, өйдән чыкты.
    – Ярый, хушыгыз, сыегыз өчен рәхмәт. Әйдә, акыллым...
    – Хәерле юл, туган.
    Кунак башта әкрен генә барды, өй яныннан ераклашкач, хәйран тибеш* атлый башлады, ә инде өй күздән югалганда, яшенә карата искиткеч җиңел атлый иде. Гәүдәсе кармак шикелле бөгелеп килгән. Чәче дә, сакалы да җитен төсле ак.
    Кашларына хәтле агарып беткән. Бикмүш бабайдан бик күп карт булса кирәк. Ә ничек җитез! Илсөяр, бабасы белән берәр җиргә барырга чыкса, аны көтеп ала-ала аптырап бетә, ә моның артыннан тиз-тиз атлап та өлгерүе кыен.
    Кунак бабай урманга кергәнче сөйләшмичә барды. Тик, урманга кереп, Илсөяр юлдан читкә өстери башлагач кына, тавышы чыкты аның.
    – Юл сулда калды ич, Илсөяр!
    – Моннан турырак...
    – Әһә. Ә адашмабызмы соң?
    Илсөяр кунак бабайга ияләнеп килә иде инде. Шуңа күрә ул, иркенәеп, әтисе һәм бабасы белән сөйләшә торган телдә җавап бирүдән дә тартынмады.
    – Фу, – диде ул. Бу Илсөярнең: «Мондый гына юллардан йөргәне бар инде апаңның, мин монда күземне бәйләп җибәрсәләр дә адашмыйм» диюе иде. Кунак бабай да бу «фу»дан шундыйрак мәгънә аңлады булса кирәк, бер дә шикләнмичә, юлсыз җирдән атлый башлады. Тик алда алан күренгәч, сорап куйды:
    – Еракмы әле, акыллым?
    – Әти, биш чакрым, ди.
    – Ул да шушыннан йөримени?
    – Эһе.
    – Син монда еш буласыңмыни?
    – Эһе.
    – Нишләп?
    – Андрей дәдәләргә киләм.
    – Кем соң ул Андрей дядя?
    – Каравылчы, урман каравылчысы.
    – Ул да сезгә киләме?
    – Эһе.
    – Ә монда, урманда, бер ялгызың йөрергә курыкмыйсыңмы соң?
    – Фу...
    Урман эче караңгыланганнан-караңгылана барды. Аланның бу ягында тагы да караңгылана төште. Хәзер урман шулкадәр куе иде, безнең юлчыларга аллы-артлы барырга туры килде. Илсөяр алдан, бабай арттан. Өстә агач тармаклары бер-берсе белән шулкадәр чәлмәшеп* беткән, аларның куе яфраклары арасыннан көн яктысы урыны-урыны белән генә үтә алган иде. Шуңа күрә юлчылар каяндыр килеп чыккан болытны да сизмәделәр, бары күле корыган икенче бер аланга килеп чыккач кына күрделәр.
    Кунак бабай, урман өстенә тияр-тимәс йөзгән тоташ соры болытка карап:
    – Оһо... Бөтенләй каплап алган ич бу, – диде һәм шунда ук Илсөярне юатырлык берәр сүз әйтмәкче булды. Чөнки ул, Илсөярне яңгырдан куркып борчыла башлар, дип шикләнде. Ә Илсөяр юеш көл шикелле соры болытларга күтәрелеп карады да шатланып куйды:
    – Әй, күңелле була да соң хәзер!..
    – Яңгыр? Күңелле?
    Җил исеп китте, агач башлары шаулашып куйдылар.
    – И-и, алайса яңгыр яуганда урманда булганың юк икән әле синең. Мин бит яшенле яңгырны әйтәм...
    Кунак бабай гаҗәпләнүеннән берникадәр вакыт эндәшми торды, аннан әйтеп куйды:
    – Юк шул.
    – Ә минем бар... Бик күп.
    – Булган кыз икәнсең син алайса.
    – Һе.
    Юлчылар, шулай бара торгач, кайчандыр яшен сугып сындырган, кәүсәсенең бер ягы күмергә әйләнгән юан имән янына килеп чыктылар. Имән яныннан сулга таба бер сукмак киткән иде. Ят бабай шул сукмакка чыкты да таныш әйберсенә караган күк карап торды һәм Илсөяргә болай дип эндәште:
    – Минем юлга шушы сукмак чыгамы?
    – Шушы сукмак.
    – Ә каравылчы йорты әнә шундамы?
    – Әйе, бабай, – диде Илсөяр һәм, тагын нидер әйтергә теләп авызын ачкан ие, ят бабай аны бүлде.
    – Бик шәп, – диде ул. – Рәхмәт, кызым. Мин хәзер юлны үзем дә табармын инде. Бар, кайт, күгәрченем.
    Әбә-әү... Илсөяр бит әле кунакның исемен дә, яшен дә, Каенсарга нишләп баруын да белмәде. Балаларын, аларның исемнәрен дә сораша алмый калды. Бу турыда ул, яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгыр ява башлагач, берәр имән куышын эзләп кереп утырганда сорашырмын, дип уйлаган иде. Күк күкрәмәде шул, яшен яшьнәмәде, яңгыр да рәхәтләндереп яумады.
    Кунак бабай Илсөярнең йомшак сары чәчләрен сыйпады да, куеныннан алып, аңа тагын бер алма бирде, һәм тиз-тиз атлап китеп барды.
    – Хуш, күгәрченем.
    Әллә ничек күңелсез, моңсу булып китте Илсөяргә. Ул берникадәр вакыт аптырап карап торды да сәер бабайга дәште.
    – Нәрсә, күгәрченем?
    Илсөяр, тагын бераз озатыйммы әллә, димәкче булган иде дә, уңайсызланып:
    – Адашмассыңмы соң, бабай? – диде.
    – Юк, юк, кызым... Бар, кайт инде, кайт...
    Илсөяр каравылчы өенә, бик якын булса да, кереп тормады, чөнки әле аның, Салавычка барып, катык алып кайтасы бар. Аннан бүген иртәрәк ятып йокларга кирәк. Иртәгә бит аны әтисе тауга алып менә. Анда әтисе ниндидер серле нәрсә күрсәтергә булды. Илсөяр шуңа күрә ашыга-ашыга кирегә атлады. Шулай да, каравылчының кызы күренмиме икән дип артына борылып карады һәм... Менә сиңа кирәк булса... Кунак бабай, як-ягына каранып алды да, сакланып кына кире борылды. Һәм... Каенсарга таба түгел, каравылчы өенә таба китте. Илсөяр яшен сугып көйдергән имән төбенә чүгәләде. Кунак бабай тагын як-ягына каранып алды да йөгерергә үк тотынды.
    – Менә сиңа кирәк булса, – диде Илсөяр үзенә үзе, – нинди сәер кеше соң бу? Юлбасармы әллә югыйсә? Юлаучы диюе ялган булдымы? Андрей дәдәдә үче бармы әллә моның? Үтерергә килгәнме әллә ул Андрей дәдәне.
    Илсөяр курыкты, шулай да беләсе килү куркуны җиңде. Ул, агачларга яшеренә-поса, шикле бабай артыннан күзәтеп бара башлады.
    Ләкин бабай урман каравылчысы өчен Илсөяр уйлаганча куркыныч кеше түгел икән. Ул, каравылчы өенә җиткәндә, үз ишегалдына кайтып кергән хуҗа шикелле, иркен атлый иде. Каравылчы да, тәрәзәсен ачып, бабайга дусларча елмайды. Менә алар өй түрендә очраштылар да, күптәнге дуслар шикелле, кул кысышып күрештеләр, ашык-пошык нәрсәдер сөйләштеләр, аннан әкрен генә урман куелыгына кереп югалдылар. Илсөярдә курку кимеде кимүен, ләкин сәер бабай тагын да серләнә төште. Һәм Илсөяр, аучы җәнлек артыннан күзәткән шикелле, бабай белән Андрей дәдәне күзәтә башлады.
    Илсөяр алардан егерме-утыз адым гына калып бара. Аптырый, йөди ул, башында төрле сораулар туа һәм аларның берсенә дә җавап таба алмый. Ул бары бер генә нәрсәне белә:
    – Каенсарга бармый бу. Безне алдаган. Андрей дәдә белән аның берәр яшерен эше бар... Әһ-һәәә, белдем инде... алар берәр күмелгән хәзинә беләләрдер... Шуны казырга баралар...
    Илсөярнең исенә кайчандыр бер узгынчы әби сөйләп киткән әкият төште. Анда да бит, шушындый ук бер кара урманда, агач төбеннән ике кеше җиде сандык алтын казып алалар. Аларның да бит берсе нәкъ шушындый үзе бөкре, үзе җитез карт була, икенчесе...
    Ләкин менә сиңа кирәк булса... шикле бабай путасын чиште, чиште дә иске чикмәнен, озын киндер күлмәген салды. Һәм... (Илсөярнең йөрәге бер тын тибүеннән туктап торды, аннан бик еш тибә башлады. Башын саклап калырга теләгән сыман, иңбашларына яшеренде.) Шикле бабай – шомырт кара чәчле, озынча алсу яңаклы, типсә тимер өзәрдәй таза бер егеткә әйләнде. Аның ак чәче, ак сакалы, чал кашы – парик булган икән. Ә бөкресе бер иске бүрек имеш...
    Менә Андрей дәдә, ул салып ташлаган сәләмәләрне җыеп алды да өйгә таба китте. Әлеге кеше исә бераз барды да, җирдән бер таяк алып, корган наратка бик каты итеп ике тапкыр сукты... Шунда ук әллә кайдан мылтыклы бер башкорт килеп чыкты. Башында кырпулы* бәрхет бүрек, ак күлмәк өстеннән җиңсез казаки* кигән. Аякта читек, тез астыннан нечкә каеш белән кысып бәйләнгән. Башкорт сәер кеше белән кочаклашып күреште. Аннан тиз генә башкорт килгән якка таба китеп югалдылар.
    Илсөяр куркуыннан бер мизгел кузгала алмыйча торды; тынычлана төшкәч, кача-поса чигенергә тотынды. Бераз чигенгәч, тагын туктап калды. Артта, бабай булып йөргән кеше белән мылтыклы башкорт киткән якта, ат кешнәгән тавышлар ишетелде. Илсөяр тагын берничә адым чигенде, аннан, бөтен көчен биреп, олы юлга таба йөгерергә тотынды...
    ...Менә ул йөгереп килгән уңайга бөтен гәүдәсе белән өйалды ишегенә килеп бәрелде. Һәм ике куллап дөбердәтергә тотынды.
    – Кем бар?
    Илсөяр дөбердәтә генә алды. Һәм ишек ачылуга Бикмүш бабайның алдына капланып елый башлады.
    – Чү нәрсә булды сиңа? – диде Бикмүш бабай, ә Илсөярнең бите тырналган, күлмәк җиңе ертылган икәнен күргәч, бөтенләй куркуга төште.
    Тавышка будкадан чыккан Мәрдән абзый да шул сорауны кабатлады:
    – Ни булды? Сөйлә тизрәк?
    Илсөяр әле һаман сөйләшерлек хәлдә түгел иде.
    – Куркытканнар баланы, – диде Бикмүш бабай. Ул Илсөяргә чүмеч белән су китерде. Илсөяр салкын су эчкәч, бераз җиңеләеп киткән шикелле булды. Ул башта тотлыга-тотлыга аклар турында сөйләп бирде, аннары «кунак бабай» турында сөйләргә кереште.
    – Теге кунак бабай безне алдаган, чистый юлбасар икән ул.
    Билгеле, Илсөярнең сүзләренә берсе дә ышанмады. Шулай да кызның ни өчен шулай дип әйтүен беләселәре килә иде.
    – Ник алай дисең, кызым!
    Илсөяр ул кеше белән үзенең кая кадәр барганын, аның белән ниләр сөйләшкәнен, ниләр күргәнен сөйләп бирде һәм сүзен шулай бетерде:
    – Юлбасарның да юлбасары... Сакал-мыегы, чәче – бөтенесе алдау булган. Йолкуына, җыенысы кубып чыкты... Анда алар бик күп, унлап, йөзләп бардыр. Безгә килгән кеше башлыклары, ахрысы. Көтеп торалар икән үзен, күренүенә күтәреп кенә алдылар.
    Мәрдән абзый Илсөяр сөйләгәндә чыдарга тырышып караса да, булдыра алмады, көлеп җибәрде. Бабасы да көлде. Алар көлгәч, Илсөяр өчен сер тагын да тирәнәя төште. Карады да катты ул аларга. Әтисе исә, көлүеннән туктап, һәрвакыттагыча уйчан кыяфәткә керде. Һәм, Илсөяр каршысына тезләнеп, болай диде:
    – Син – акыллы кыз, мин сиңа ышанам. Минем монда сөйләгәннәремне дә, урманда күргәннәреңне дә беркемгә, һичкайда әйтмәссең, яме? Тынычлан. Бернәрсә дә юк, кызым. Безгә килгән кунак та, аның иптәшләре дә начар кешеләр түгел, яхшы кешеләр... Ә калганын соңыннан сөйләрмен...
    Ата шулай диде дә тиз генә өйгә кереп китте. Ишек ачылып ябылганда Илсөяр өй эчендә биш-алты кеше күреп калды. Аларның берсе, кыек якалы кара сатин күлмәк кигәне, озын сары чәчлесе, әкрен генә нидер сөйли, башкалар йотлыгып тыңлый иделәр. Илсөяр өчен өйгә күпләп-күпләп кеше җыйналу да, аларның кайчакларда төннең-төн буена шулай сөйләшеп утырулары да яңалык түгел иде. Шуңа күрә ул аларга артык әһәмият бирмәде. Аны хәзер икенче бернәрсә – кунакның үзе өчен һаман да серле булып калуы, һәм атасының әйтеп бетермәгән сүзләре кызыксындырды.
    Яхшы кешеләр... ә кемнәр соң алар яхшы кешеләр? Кыяфәтен алыштырып йөрүче яшь егет кем ул? Алар анда – урманда нишлиләр? Әти нигә анысын әйтмәде?
    Сораулар һәм биремнәр.
    1. Кунак бабай ни өчен башта ук Илсөяргә сәер булып күренә?
    2. Әтисе ни өчен кунак бабайны үзе озатмый, бу эшне кызына куша икән?
    3. Кунак бабайның «сере» нәрсәдә? Сез аны аңладыгызмы?
    4. Илсөярнең гаять кызыксынучанлыгы, һәрбер нәрсәне күрергә, белергә яратуы бүлекнең кайсы урыннарында ачык күренә? Шул урыннарны табып, укып күрсәтегез.
    5. Илсөяр өчен җавапсыз калган сорауларга сез ничек җавап бирер идегез? Кемнәр ул яхшы кешеләр? Кунак бабай кем булып чыга?
    Урманга, партизаннарга.
    – Әйдә, кызым, будкага керик әле...
    Мәрдән абзый Илсөярне будкага кертеп җибәрде. Аның артыннан үзе дә кереп, тәрәзәгә килде. Бераз карап торды да, кызына болай диде:
    – Мин сиңа бер эш тапшырырга уйлыйм, кызым. Зур эш... Бик зур. Сиңа хәзер урманга барырга туры килә. Теге «кунак бабаң» янына...
    Илсөяр җиңелчә генә калтыранып куйды. Мәрдән абзый аны тынычландырырга ашыкты.
    – Ә син курыкма, кызым, «кунак бабаң» (инде сиңа дөресен әйтергә була) партизан ул – партизаннар командиры. Урманда аны каршы алган иптәшләре дә – партизаннар, кызылармеецлар шикелле үк, ярлы халык өчен сугышып йөрүче кешеләр...
    Мәрдән абзый, сүзен бүлеп, тиз генә тәрәзәгә килде. Узып баручы солдатларга карап алды да киң җилкәсе белән тәрәзәне томалады.
    – Бар... Бүген үзең күргәннәрнең барысын да «кунак бабаңа» сөйләп бир. Дүрт йөз солдат диген. Тирә-як авыллар ярдәмгә киләчәк диген. Бар, кызым, ашык, – диде.
    Илсөяр тагын калтыранып куйды. Бу юлы «кунак бабай»дан куркып түгел, йомышның артык җаваплы булуыннан, әтисенең урманга шундый зур сер алып барырга кушуыннан куркып калтыранды ул. Аның күзләре зур булып ачылдылар, кыз ни дип тә җавап кайтара алмады. Мәрдән абзый Илсөярне тынычландыру өчен елмаеп куйды. Һәм, кызының биленнән тотып, башы түшәмгә тигәнче күтәрде:
    – Я, кызым, нигә бик уйга калдың?
    Илсөяр җавап кайтармады. Мәрдән абзый, аны идәнгә төшереп, йомшак чәченнән сыйпады.
    – Кыюрак, кыюрак бул, кызым. Илсөяр аяк очларына карады.
    – Мин... мин кыю, әти. Мин хәзер...
    – Менә шулай... Бар, хәерле юл. Кулыңа кечкенә тырысыңны ал. Солдат-мазар очрап сорашырга тотынса, урманга гөмбәгә барам диярсең. Синең өчен иң кирәклесе – үзеңне тыныч тоту, каушамау. Ләкин кара, бик тиз йөр, кызым. Әз генә соңга калуның да бөтен эшне бозуы мөмкин.
    Илсөяр, өстенә йөкләнгән бурычны ничек үтәргә, партизаннарга нәрсә сөйләргә, юлда кеше очраса, ничек узып китәргә кирәк икәнен күз алдына китерә-китерә ишектән чыкканда, кояш кызуы сүрелеп килә иде инде...
    Илсөяр, будка почмагыннан борылып чыккач та, ике солдатның, штыклы мылтыкларын алга каратып, тар сукмак буйлап кара-каршы йөреп торганнарын күрде. Күрде дә кинәт туктап калды. Аның аяклары, бик озак авырып яткан кешенеке кебек, хәлсезләнеп киттеләр. Илсөяр алга атларга теләде, ә аяклары буйсынмадылар.
    Курыкты Илсөяр. Кая барганымны сизгәннәрдер дип уйлады. Әнә, аяклары Илсөяргә таба атлау өчен күтәрелделәр дә бугай... Әнә, берсе, эләктең бит, кызый, хәзер, күлмәгеңне салдырып, шомпол* белән ярабыз да, кул-аягыңны бәйләп, трюмга* төшереп ташлыйбыз дияргә авыз ачты бугай...
    Илсөяр каушады, аның колак яфракларына кадәр кызышты... Юк, ул түзә алмас, менә хәзер кычкырып елап җибәрер дә, будкага йөгереп керер...
    Шул чакта, кулындагы кечкенә тырысы исенә төшеп, Илсөяр иркен сулап куйды һәм артына яшерелгән тырысны беләгенә киде. Болай иткәч, куркуы басыла төште. Тагы бераздан, гөмбәгә баргандагыча иркен атлап, кузгалып китте. Солдатлар, тотып алу түгел, кая барасың дип сорап та тормадылар.
    Илсөяр башка вакытларда гөмбәгә килсә – беренче гөмбәне тырысына салганчы, җиләккә килсә – беренче җиләкне өзеп капканчы, урман каравылчысының кызы Аня янына кереп, соңгы көннәрнең яңалыкларын сөйләшеп чыга, аның белән уйный иде. Тик бүген Илсөяр бу турыда уйлап та карамады. Урман каравылчысы үзе өйдә юк, ә кызына очрап юлы бүленүдән куркып, читтәнрәк үтте.
    Беркөн «кунак бабай» белән аерылышкан җирдә ул әкрен генә сызгырырга тиеш иде. Илсөяр, туктап, як-ягына каранды, аннары сул кулының ике бармагын иреннәренә китерде:
    – Фю-у!..
    Илсөярнең баш очында гына тырышып-тырышып агач чукып маташкан кызгылт түшле тукран, чукуыннан туктап, акыллы күзләре белән аска карады. Әллә Илсөярне күрмәде, әллә күреп әһәмият бирмәде, шунда ук озын томшыгы белән яңадан чукырга тотынды. Ә сызгыруга каршы җавап кайтаручы булмады.
    – Әкрен чыкты, – диде Илсөяр, – ишетмәделәр. Ул бер-ике адым алга атлады да тагын сызгырып җибәрде. Көчле нечкә тавыш, агачларга бәрелә-сугыла, еракларга китеп тынды. Тукран бу юлы аска карап та тормады, канатларын киң җәеп югары күтәрелде дә бик тиз күздән югалды. Ә җавап кайтаручы тагын булмады...
    Илсөяр, артык тавыш чыгарудан куркып, әкрен генә унбиш адым алга атлады. Тагын тынып калды. Һаман бер тавыш та юк. Әллә арып туктады, әллә тамагы туйды – тукран тавышы да бетте инде. Әйтерсең Илсөяр бөтен урмандга берүзе калды, әйтерсең барлык кош-кортлар да, җәнлекләр дә дәррәү йокыга талдылар, ә партизаннарның барысын берьюлы җир йотты...
    Илсөяр шулай уйланып барган җиреннән кинәт туктап калды, җиргә кадәр иелде дә ашыга-ашыга нидер карый башлады. Нечкә озын бармаклары бертуктаусыз кыймылдадылар. Әллә баягы, әллә бүтән бер тукран якында гына, тук-тук итеп, агач чукый башлады. Тик Илсөяр моны ишетмәде. Ул тезләре белән шуыша-шуыша нидер эзләде, тикшерде...
    Менә ул, иге-чиге булмаган ком сахрасында озак эзләп йөргәннән соң, яланаяклары белән салкын чишмәгә баскан юлаучы шикелле, шатланып кычкырып җибәрде:
    – Эз!..
    Һәм, янында кеше булып, шуны ышандырырга тырышкан сыман сөйләнеп куйды:
    – Эз! Эзләр! Яңа эзләр, болайга таба киткәннәр! Ә менә болары – ат аягы эзләре...
    Илсөяр эз буенча алга йөгерде. Бераз йөгергәч, җиргә ятып тыңлады. Бу юлы ул үзеннән ерак түгел аяк тавышлары ишетте. Һәм сызгыру өчен бармакларын иреннәренә китерде. Нәкъ шул чакта аның алдына, җир астыннан үсеп чыктылар диярсең, ике кеше килеп басты. Илсөяр, сизмәстән елан койрыгына баскан кеше кебек чытаеп* , артына чигенде.
    Сораулар һәм биремнәр.
    1. Илсөяргә әтисе нинди эш тапшыра? Ни өчен аны зур эш дип әйтә?
    2. Илсөярнең кичерешләрен сөйләгез: ул нәрсәдән курка, ничек итеп үзен тынычландыра? Аның батыр йөрәкле булуын ничек исбатлар идегез?
    3. Илсөяр партизаннарны ничек эзләп таба?
    4. Ә сез урманда курыкмыйча һәм адашмыйча йөри аласызмы? Аның өчен нәрсәләр белергә кирәк?
    Әти ашыгырга кушты.
    – Тукта, кулларыңны күтәр!
    Илсөярнең йөрәге, күкрәген бәреп чыгарга җыенган кебек, дөп-дөп тибәргә тотынды.
    – Беттем, – диде ул эченнән генә һәм шунда ук тынычланып китте. Бу кешеләрнең озынча йон бүрекләрендә югарыдан түбәнгә таба кыеклап сузылган өр-яңа кызыл тасмалар күрде. (Сәер дә инде: кызыл лента, мылтык, ә аякта чабата.) Кызыл тасмалылар бер-берсенә карашып алдылар да Илсөяргә таба сузылган штыкларын кырыйга бордылар.
    – Син кем? – диде аларның берсе һәм, Илсөярнең куркырлык кеше түгел икәнен күреп, тавышын түбәнәйтте.
    – Нишләп син, туташкай, берүзең урманда сызгырып йөрисең?
    Икенчесе «сак булу зыян итмәс» дигән сыман, Илсөярне тагын бер кат күзләреннән кичерде дә сорауны кабатлады. Тәмам тынычланып җиткән Илсөяр:
    – Миңа Костин абый кирәк иде... – диде. Кешеләр тагын бер берсенә карашып алдылар. Кешеләрнең берсе, колакларына ышанасы килмәгән кебек, бик гаҗәпләнеп сорау бирде:
    – Костин иптәш кирәк?
    – Әйе, абый.
    – Ә нигә ул сиңа?
    Илсөяр, күптән таныш кешеләр белән гади нәрсәләр турында сөйләшкәндәгечә, тыныч кына әйтеп куйды:
    – Шулай, кирәк инде ... Мине тизрәк Костин абый янына алып барыгыз әле.
    Кешеләр тагын бер-берсенә карашып алдылар. Аларның берсе башын чайкап куйды да, тәмәке янчыгын чыгарды. Илсөяр, боларның бик үк ашыгырга уйламауларын күргәч, тагын әйтеп куйды:
    – Миңа бик тиз кирәк... Мин ашыгыч эш белән...
    – Ашыгыч эш белән?
    Кызыл тасмалылар күз карашлары белән үзара сөйләшеп алдылар. Тәмәке янчыгы чыгарганы төрүеннән туктап тамак кырды, моны ишетеп, күз ачып йомганчы каяндыр тагын ике кеше килеп чыкты. Боларның аркасында кыска мылтык булып, билләрендә кылыч, кулларында камчы иде. Алар Илсөяргә карап алдылар да килгән юлларына ашыгып китеп бардылар...
    Озак та үтмәде, ат аягы тавышы ишетелде. Илсөяр һәм кызыл тасмалылар борылып карадылар. Атлылар икәү булып, икесе дә ун-унбиш адым читтә туктап калдылар. Шомырт кара ат өстендә килгән кеше, тиз генә төшеп, Илсөяргә таба атлады.
    – Һи, Һи, мин кемне күрәм!
    Илсөяр әле кайчан гына үзе чәй ясап эчергән һәм урманга озатып куйган «кунак бабай»ны бик тиз таныды. Аның өстендә хәзер күн пиджак, билендә киң каеш, аягында күн итек.
    Киң каешына наган кыстырылган. Тик теге юлы, иптәшләре янына җиткәнче, бу киемнәрнең барысын да яшереп торган сәләмәләре һәм ап-ак чәче белән сакалы гына юк иде.
    Илсөяр, шатланып, аның каршына йөгерде. Кул биреп күреште дә, аның колагына үрелеп, атасы әйтергә кушканнарны пышылдады һәм, ишетмиләрме икән дип шикләнеп, як-ягына күз йөртеп чыкты да, аяк очларына басып, тагы Костин колагына үрелде.
    – Нәрсә?! – диде гаҗәпләнгән Костин.
    Илсөяр тагын пышылдады һәм шуннан соң барысы да ишетерлек итеп әйтте:
    – Әти ашыгырга, бик тә ашыгырга кушты.
    Банданы тар-мар итәргә!
    Костинның йөзе үзгәреп китте, күзләре усалланды, маңгае җыерчыкланды. Ул, Илсөярне әйдәп, атлар янына алып килде һәм башыннан сыйпады.
    – Рәхмәт, Илсөяр, рәхмәт, акыллым. Без бер сәгатьтән анда булырбыз, – диде һәм:-Кил, мин сине атландырыйм, арыгансың, – диде.
    – Мин үзем... – диде Илсөяр һәм Костин аты шикелле үк шомырт кара атка менеп атланды да аяклары белән ияр өзәңгеләрен эзләргә тотынды. Аяклары җитмәгәч, каушап, әле уңга, әле сулга янтайды. Илсөяргә карап торган партизаннар үзара елмаешып алдылар. Берсе сөйләнеп куйды:
    – Бик аз гына үсәсең калган икән, тәти кыз.
    Илсөяр ялт итеп иелеп аска карады. Анда, Илсөяр атланган ат янында, бик яшь башкорт егете басып тора иде. Ул, яшьлеге белән генә түгел, кием-салымы белән дә башкалардан аерылып тора иде: өстендә кыска гына кара пиджак, төймәләре җиз, ялтырап торалар, башында кара козыреклы зәңгәр фуражка. Озынча күзләре кап-кара, чәче дә кара, кашы да. Егет бераз елмаеп торды да, тиз генә килеп, Илсөяр атланган атны авызлыклады. Аннан соң өзәңгеләрен Илсөяр аякларына чаклап кыскартты.
    Костин яшь партизанга эндәште:
    – Сиңа бераз тәпиләргә туры килер, Өметбаев. Күрәсең, кунак... – диде ул һәм атына сикереп менде.
    – Есть, тәпиләргә!
    Атлар кузгалып киттеләр. Берникадәр араны юлсыз җирдән баргач, сирәк үскән нарат агачлары арасыннан үтә башладылар. Алда коры агач ботаклары шартлап сынган тавышлар һәм тәртипсез атланган аяк тавышлары ишетелде.
    – Һоп-лә-ә!
    Костинның аты, сөлек шикелле сузылып, тавышлар ишетелгән якка ыргылды, һәм, бер минут үтүгә, алар отряд янына килеп чыктылар. Костин отрядка туктарга кушты.
    Урманга сибелеп баручы җәяүле партизаннар һәм алар алдындагы атлылар туктап калдылар.
    Костин, ияр өзәңгеләрендә бераз күтәрелә төшеп, бер карауда бөтен отрядка күз йөртеп алды да:
    – Иптәш Храбрый, иптәш Солтанов, минем янга! – диде. Ике кара ат, отрядтан аерылып, бик тиз генә Костин янына килеп җитте.
    – Тыңлыйбыз, иптәш командир.
    Партизаннар отрядының командиры Костин Илсөяр китергән яңалыкны кыска гына итеп аңлатты да, әле Храбрыйга, әле Солтановка карап, алардан җавап көтте.
    – Ничек уйлыйсың, иптәш Храбрый?
    – Барырга кирәк.
    – Иптәш Солтанов?
    – Барырга! Банданы камап алып тар-мар итәргә!
    – Дөрес уйлыйсыз, командирлар... – диде Костин һәм агач кобуралы зур маузерын терсәге белән барлап алды да атын отрядка таба борды:
    – Шаһи абзый!
    – Әү-ү!
    – Монда кил!
    Отрядтан аерылып, Костин янына бер карт крестьян йөгереп килде. Костин аңарга шыпырт кына:
    – Әйдә, Шаһи абзый, отрядны олы юлга алып чык, – диде. Һәм шунда ук команда бирде: «Отряд, минем арттан!»
    Отряд, берьюлы кузгалып, командиры һәм Шаһи абзый артыннан китеп барды.
    Ярты чакрым чамасы баруга, отряд олы юлга чыкты. Монда Костин партизаннарга поход юнәлешенең үзгәргәнлеген аңлатты һәм өчәрләп тезелергә команда бирде. Үзе җиде-сигез адым алга чыкты. Аның бер ягында пехота командиры Храбрый, ә артында, ярсыган атын көчкә-көчкә тыеп, атлы взвод командиры Солтанов тора иде.
    – Отряд, смирна-а!..
    Бу вакытта Илсөяр, эскадрон командиры аты төсле үк ярсу ат өстендә отряд эченнән үзе атланган ат иясен – җиз төймәле яшь партизанны эзли иде...
    Гомуми команда белән йөрергә өйрәнгән Юлбарыс отряд артыннан ыргылды; ул пехотаны тиз генә узып китеп, атлы взвод белән бер сафта чаба башлады.
    – Беттем, – диде Илсөяр, – ташлап калдыра инде... Ләкин акыллы Юлбарыс Илсөярне ташламады. Атлы взводны узып, Костин янына – һәрвакытта йөри торган урынына җиткәч тә, тыныч кына юырта башлады...
    Менә Илсөярнең шәрә аякларына, бөтен гәүдәсенә салкын җил килеп бәрелде. Кыз ат ялына тияр-тимәс барган башын әкрен генә күтәреп карады. Бу инде урман авызы булып, алда, кичке эңгер-меңгергә төренеп, Агыйдел буеның киң яшел кыры җәелеп ята иде. Илсөяр өенә – әтисе, бабасы янына кайтып җиткән кебек шатланып куйды:
    – И-и... ничек тиз...
    Урман эчендә лап-лоп басып килгән аяк тавышлары ишетелде. Костин, тиз генә сикереп торып, урман авызына таба китте. Илсөяр дә аның артыннан йөгерде. Урман авызыннан пехота килеп чыкты. Костин команда бирде:
    – Стой! Ялга! Тәмәке тартмаска!
    Костин, бөтен отрядны үз янына җыеп, алда торган бурычны аңлатып бирде:
    – ...Дошманның ниндие алдында торганыбыз, ничек хәрәкәт итәргә кирәклек аңлашылгандыр, иптәшләр. Үзебездән дүрт-биш өлеш күп һәм яхшы коралланган, явызлыкның чигенә чыккан банда белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә һәр партизанга тапкырлык һәм, хәзер мин сезгә сөйләгәнчә, хәйлә белән эш итәргә туры киләчәк. Ярдагы сакны юк итүгә кадәр булган план һәм шартлы сигналлар сезгә билгеле. Хәзер юлга чыгабыз. Иптәш Өметбаев, минем янга!..
    Сораулар.
    1. Партизаннарны Илсөяр нинди билгеләре буенча танып ала? Аларның киемнәре, кыяфәтләре ничек тасвирланган?
    2. Илсөяр кунак абый – Костин белән ничек очраша, ул кем булып чыга?
    3. Илсөяр партизаннар арасында үзен ничек хис итә? Партизаннарның аңа мөнәсәбәтләре нинди? Илсөярнең тагын нинди осталыгын күрдегез?
    4. Отряд нинди максат белән, кая юнәлә? Сез партизаннар турында ниләр беләсез?
    Һөҗүм алдыннан.
    Будкага җитәрәк, йөз-йөз илле адымда бик күп тармаклы, куе яфраклы бер карт имән бар. Ярты сәгать үтүгә, шул имән төбенә ике кеше шуышып килде. Кешеләр имән ышыгында башларын күтәреп як-якка карап алдылар да, корбаны өстенә барган мәчеләрдәй, сакланып кына имән буйлап өскә үрмәләделәр. Боларның берсе – Костин, икенчесе Илсөяр иде.
    Илсөяр куе яфраклы ботакларны як-якка аерды да командирның колагына пышылдады:
    – Менә моннан кара, Костин абый, моннан бөтенесе дә күренә, – диде. – Әнә безнең өй. Әнә, әнә часовойлар* да. Әнә тегендәрәк тагын өчесе. Күрдеңме? Чүгәләгәннәр бугай. Берсе әрле-бирле йөреп тора...
    Костин Илсөяр күрсәткәннәрне бинокль аша карап алды да картасына нидер сызгалады.
    – Яхшы. Бар да яхшы, – диде ул, аннан картасын сумкасына салды. – Син биредә кал, акыллым, тирә-юньне күзәтә тор, күргәнеңне миңа сөйләрсең; мин хәзер киләм, – дип өстәде, һәм, тиен шикелле ботактан ботакка күчеп, тиз генә төшеп тә китте. Төшүенә, күләгәдәй тавышсыз иелеп, җиргә ятты һәм килгән якка таба шуыша башлады.
    Костин киткәч, Илсөяр, күзләре талганчы, часовойларны күзәтеп торды. Керфеккә керфек какмады ул. Аннан әз генә түбәнге тармакка төште дә күкрәге белән кәүсәгә сөялде. Бары шунда гына үзенең бик каты арыганлыгын сизде. Күзләре ихтыярсыз йомыла башладылар. Җитмәсә (ул бит әле бүген бер нәрсә ашамаган), ашыйсы, бигрәк тә эчәсе килә иде.
    Башка вакыт аңа игътибар итмәс иде. Хәзер аның колагына көмеш тавышлы чишмә чылтыраганы ишетелде. Бу шул инде, Илсөярнең иң яраткан чишмәсе. Илсөяр аны карап кына тора. Берәр җәнлек-фәлән килеп пычратмасын дип, былтыр аңа бабасы белән яшь каеннардан киртә тоттылар. Бик матур. Тирә-ягы шәрә иде – кәс җәйделәр. Сукмагына ком сиптеләр.
    Илсөяр, авызын шул чишмәгә куеп торгандагы кебек итеп, иреннәрен ялап куйды. Ай, бигрәк салкын, бигрәк тәмле чишмә шул ул... Аннан соң Илсөяр будка морҗасыннан төтен чыкканын күрде һәм, йокысы килүдән күзе әчетсә дә, озаклап шул якка карап торды. «Кичтән бабай ипи изгән иде, шуны пешерә торгандыр... Кабартмасы да була инде аның алайса...» дип уйлады ул һәм аның күз алдында әле генә мичтән чыккан зур-зур кайнар ипиләр, зур чуен эчендә зур-зур бәрәңгеләр гәүдәләнеп, тамагын кытыкладылар... Менә Илсөяргә бабасы күпереп, кызарып пешкән зур бер арыш кабартмасы алып бирде. Илсөяр үз кулы белән тыгылып, чуеннан зур бер бәрәңге алып тоз сипте дә иреннәренә китерде... Илсөяр, чыннан да ашагандагы шикелле итеп, авызын чәпелдәтеп куйды. Ләкин бу, әлбәттә, хыял гына иде. Илсөяр, төкереген йотып, күзләрен йомды һәм хыял эчендә йоклап китүдән куркып, күзләрен ачты. Часовойларга карап алды ул, әле чүгәләде, әле басты, ничек кенә булса да Костин килгәнче йокламыйча түзәргә тырышты. Ләкин йокы барыбер үзенекен итте. Йокы Илсөяргә әле болай, әле тегеләй һөҗүм итте – күзен йомдыртты, иснәтте, ниһаять, кызны җиңде.
    Аның күз алдында әллә нинди аңлашылмаган әйберләр, ике башлы кешеләр, тагын әллә нәрсәләр йөри башлады. Теге кызыл сакаллы кечкенә офицер, кабан тешләрен ыржайтып көлеп торды да, кинәт кашларын җыерып, Илсөярнең маңгаена штык* белән кадады, Илсөяр штыкны тиз генә тотып алды һәм... чак кына егылып төшми калды – уянып киткәндә аның бер аягы имәннән ычкынган, ә сул кулында, әлбәттә, Кызыл сакал штыгы түгел, озынборын иде.
    Нәкъ шул чак имән төбендә нидер кыштырдады. Илсөяр күзләрен уып ачты да аска карады. Анда Костин һәм тагын бер кеше менеп килә, бу бер кеше – Илсөяр аның атына атланганга күрә, урман буенча җәяү чапкан яшь партизан Өметбаев иде.
    Командир, күзләрен бинокленнән алып, иркен сулап куй ды. Аннан соң шыпырт кына:
    – Чиста, чиста эшлиләр егетләр! Молодцы! – диде дә, тиз генә сикерде. – Әйдәгез!
    Илсөяр имәннән төшүенә сузылып ятты. Командир, иелеп, аның иңбашыннан сөеп эндәште:
    – Тор, – диде ул, көлемсерәп, – хәзер инде сезнең өйгә кадәр җырлап барырга була. Часовойлар юк ителде, сеңлем.
    Илсөяр һичнәрсә аңламады. Ничек юк ителде, кем юк итте аларны?
    Командир, кесәсеннән ак яулык чыгарып, югары күтәрде. Имәннән унбиш-егерме саженьда түш белән шуып килүче отряд җирдән калыкты һәм, эре-эре атлап, имән төбенә таба килә башлады.
    – Минем арттан, – диде Костин аларга һәм, Илсөярне әйдәп, будкага таба китеп барды.
    Будкага җитәрәк, отрядны Мәрдән абзый каршы алды. Аның кулында өстенә казаки каплаган фонарь иде. Мәрдән абзый, кызын кочып сөйгәннән соң, командир белән исәнләште дә:
    – Тугыз йөз төтенле* дүрт авыл күтәрелде. Халык моннан өч чакрымдагы Сазлы күл буена җыйналды. Сигнал булуга килеп җитәчәк, – диде.
    – Ничә кеше?
    – Дүрт йөзгә тулмыймы икән...
    – Шәп, шәп. Ә корал ягы ничек?
    – Корал... Анысы юграк шул, иптәш командир.
    – Зарар юк. Сигнал бир!
    Мәрдән абзый пароходка арты белән әйләнде дә фонарь өстендәге казакины ачып җибәрде. Зәңгәр ут берәр секундка тирә-якны яктыртып торды, аннары сүнде.
    – Шаһи абзый, Ивашин, Хәсән! – Барыгыз, авылдашларыгызны каршы алыгыз,- диде командир һәм инде будка янына җитеп килгән отрядка җиргә ятарга кушты, үзе Мәрдән абзый белән өйалдына кереп китте. Бу вакытта Илсөяр бая будка тирәсендә калган сакчыларны карап йөри иде.
    Часовойлар кырылып җирдә яталар. Барысының да куллары артка каерылып бәйләнгән. Кайсының авызында үзенең фуражкасы, кайберсенекенә дыңгычлап чирәм тыгылган иде. Һәркайсының янында, мылтыклар, наганнар тотып, таза-таза партизаннар басып тора иде...
    Һөҗүм.
    Хәрәкәтсез калып тыңлаган партизаннар кузгалышып куйдылар. Тик берсе дә тынлыкны бозмады. Командир Мәрдән абзыйга кулы белән ишарә ясады. Мәрдән абзый, «ярый» дигән сыман, башын иде дә ярга таба китеп югалды. Костин фуражкасын салып чирәмгә куйды һәм, җиргә утырып, тиз-тиз генә итекләрен салырга тотынды. Барлык партизаннар да командирлары артыннан аякларын чишенә башладылар. Озак та үтмәде, партизаннар, яланбаш, яланаяк калып, түшләре белән шуыша-шуыша, ярдан төшеп киттеләр. Партизаннар ярдан төшеп китүгә, әрәмәлектә кара болыт шикелле халык төркеме күренде. Әрәмәлекне чыгуга, аларның да күбесе ярга таба шуыша башлады. Илсөяр, әтисе кушуы буенча, бабасы янына кереп ишекне бикләде.
    – Бабай, – диде ул, бусагадан атлауга, – кара, нишләп караңгыда утырасың? Ут кабыз, бабакай.
    Агыйделгә каршы тәрәзә төбендә Бикмүш бабай кыймылдап куйды. Дәшмәде.
    – Бабай, утны...
    – Ярамый... – диде Бикмүш бабай, – ут кабызырга ярамый. Кил, җылытыйм үзеңне, туңгансың.
    Илсөяр, сүзсез генә килеп, бабасының куенына керде.
    – Ә мин, бабай, партизаннарны эзләп йөргәндә...
    – Тсс, соңыннан... Әнә кара!
    Илсөяр Агыйделгә карады. Анда ул су читеннән аерылып китеп барган бер көймә күрде. Көймәдә Мәрдән абзый булып бик әкрен ишеп бара, идәнендә бер кызыл, бер зәңгәр фонарь җемелди иде.
    – Әбәү, әти бу вакытта фонарьлар белән нишләп йөри икән?
    – Тонык яналар ич, маякларның фонарьларын алыштырырга уйлаган, күрәсең...
    Бикмүш бабай дөрес әйтте, ләкин фонарьларның ни өчен тонык янганнарын, Мәрдән абзыйның аларны ни өчен алмаштырып йөргәнен әйтмәде.
    Илсөяр, күзләрен көймәдән алып, пароходка карады. Капитан күперчегендә эчпошыргыч тонык сары ут яктысында кинәт бер солдат калыкты. Солдат, ике-өч атлауга, пароход кырыена килеп җитте.
    – Кем килә? – дип кабатлады ул. Мәрдән абзый, башын күтәреп:
    – Бу мин, маякчы, дус кеше, – диде.
    Солдат, син булсаң ярый дигән сыман итеп, кире борылды һәм күздән югалды. Мәрдән абзый тиз-тиз ишеп килде дә тонык янган зәңгәр маякны алыштырды. Аннары кызылы янына – пароход койрыгына килде.
    Теге солдат тагы калыкты һәм, пароход кырыена килеп, көймәгә таба иелде. Ахрысы, тартырга сорады, Мәрдән абзый солдатка янчык ыргытты. Солдат капитан күперчегендә әлеге саргылт утлы фонарь янына китеп тәмәке төрде дә, янчыкны кире бирү өчен, тагын Мәрдән абзый янына килеп иелде. Нәкъ шул вакытта солдат артында бер партизан пәйда булды*. (Ул Мәрдән абзыйның көймәсе артына посып килгән иде.) Менә партизанның кулында пычак ялтырап китте һәм солдат, җил аударган көлтә кебек, бер тавышсыз авып төште.
    Нәкъ шул чакта ярдан төшеп комлыкны үткән партизаннар, мылтыкларын баш очларына күтәреп, әкрен генә суга керә башладылар.
    Мәрдән абзый пароходка якын килү хәйләсе белән генә алыштырылган маякларны тиз генә килеп бөтенләй сүндерде. Маяклар сүнүгә, пароходның тирә-ягы караңгыланып китте. Озак та үтмәде, Мәрдән абзый пароход түбәсендә күренде. Будка тәрәзәсеннән карап торган Илсөяр белән Бикмүш бабай тонык ут яктысында аның, сакчы солдатка кадаган кыю партизан белән бергәләп, пулеметны баскычка таба борып куйганын күрделәр.
    Менә халык та су читенә килеп җитте.
    Кешеләр, кайсы чишенеп, кайсы чишенмичә генә, тиз-тиз суга кереп киттеләр һәм, партизаннардан күрмәкче, судан башларын гына калкытып, пароходка таба бара башладылар.
    Болар барысы да Илсөяргә кызык булып тоелды. Аның хәзер генә булып үткәннәрнең барысын да яңадан күреп үткәрәсе килде һәм әкренләп тәрәзәдән тышка таба сузыла барды. Ул күзләре белән пароходтан әтисен, часовойга пычак белән кадаган кыю партизанны эзләде, ләкин берсен дә таба алмады. Пароходта әле сугышмыйлар, аннан һаман да иренеп шыңшыган гармонь белән исерек җыр гына ишетелә иде.
    Байтак вакыт үткәч, пароходның түбәнге палубасында партизаннар күренә башлады. Алар анда ишәйгәннән-ишәя бардылар. Бераздан партизаннар һәм крестьяннар пароходның түбәсендә дә күренделәр. Кинәт «ура» тавышы яңгырап китте. Бер-бер артлы атылган мылтык тавышлары ишетелде. Пароход түбәсеннән көлтә хәтле ут бөркелде, туп булгандыр, бик каты гөрселдәде. Мондый гөрселдәүне Илсөярнең беркайчан да ишеткәне юк иде әле. Кыз, куркып, артына чигенде, гөрселдәү кабатланмагач, тагын тәрәзәдән тышка таба шуыша башлады. Бикмүш бабай аны иңнәреннән тотып туктатты.
    – Ярамый, кызым. Моны безнекеләр ата. Хәзер, мөгаен, кара-каршы атыш башланыр, – диде ул һәм Илсөярне тәрәзәдән читкә өстерәде.
    Менә монысын инде Илсөярнең бик үк тыңлыйсы килмәде. Бабасы өстерәгән саен ул аякларын катырак терәде. Күңеле тышта, пароходта иде аның. Мылтык, «ура» тавышлары аны шунда чакырды. Һәм Илсөяр бабасына ялынырга тотынды:
    – Бабай дим, бераз гына карап керим инде!
    – Ташла... Әллә син аны мәзәк эш дип беләсеңме? Һе... сугыш ич ул.
    – Сугы-ыш!..
    Пароходта кабат «ура» тавышлары ишетелү белән, Илсөяр тагын тыпырчынырга кереште.
    – Бабай, дим, бабакай гынам, җибәр инде, ә, бәгырькәй генәм. Иртәгә үзеңә урманнан бик күп итеп миләш җыеп алып кайтыр идем, бабакай гынам...
    – Шаулама, ялгыш пуля килеп тисә үзеңә...
    – Бабай, дим, зинһар җибәр инде, ә? Мин хәзер керәм... Бер әйбер белән керәм.
    Бикмүш бабай эндәшмәгәч, күндереп булыр күк күреп, балаларча беркатлылык белән аны кызыктыра башлады.
    – Әй миләш, бабай, быел урманда! Үзе чикләвек хәтле эре, үзе кызыл... Ә исе тагы...
    – Һе.
    – Бик күп итеп җыеп алып кайтырмын, яме, бабай?
    – Я.
    Илсөяр, инде күнде бугай дип, чөйдән кыска бишмәтен ала башлады. Бикмүш бабай аның кулын тотты.
    – Ә юк, йөрмисең, кызым. Бик тәмле итеп кабартма пешердем, мичтә әнә. Чәй дә шунда. Кайнар килеш ашап эч тә ят, арыгансың.
    Юк инде, болай булмады. Илсөярнең нәни генә хәйлә капчыгы бар иде, шуны чишеп җибәрде. Башта ул кабартманы алып ашады (кабартма дөрестән дә тәмле иде, Илсөяр ярата торган – асты кетердәп тора торган), аннан кинәт исенә төшкән булып, бабасын битәрләгән булып, эт өчен кайнар суда апара болгата башлады. «Аны көне буе ач тоткан. Үлмәсә ярый әле менә...» - дигән булды ул.
    Чыннан да эт көнозын ач килеш куышта бикләнеп ята икән ич... Монысына инде бабасы да каршы килә алмады. Илсөяр бишмәтен киде, чиләген алды да, бәхәсләшеп торырга урын калдырмый торган итеп, ишеккә килде. Бикмүш бабай:
    – Ләкин, кызым, берүк, су читенә төшмә, ярдан бар, – дип кычкырып калды.
    Сораулар һәм биремнәр.
    1. Партизаннар һөҗүмгә ничек әзерләнәләр? Илсөяр аларга ничек ярдәм итә?
    2. Илсөярнең күзәтү «постында» торгандагы хәлен тасвирлаган урынга игътибар итегез. Ул ни өчен «постын» ташлап китми?
    3. Аклар утырган пароходка партизаннар белән бергә тагын кемнәр һөҗүм итә?
    4. Партизаннар пароходка ничек үтеп керә алалар? Аларга кем ярдәм итә, нинди хәйлә уйлап тапкан булалар?
    5. Илсөяр аклар пароходына һөҗүмне кайдан карап тора? Аның нигә яр буена чыгасы килә? Бабасына ничек дип ялына? Ахырыда нинди хәйлә кора?
    6. Илсөяр сезнең күз алдына килдеме, ул сезгә ошадымы? Илсөярдә нинди сыйфатлар бар, шулар турында сөйләгез.
    7. «Маякчы кызы» әсәрен өйдә тулысынча укып чыгыгыз.
    «МАЯКЧЫ КЫЗЫ» БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?
    Ямьле Агыйдел буенда, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан бәләкәй генә йортта бер гаилә яши. Мәрдән абзый маякларны карап, төннәрен аларның утын кабызып, көндезләрен сүндереп тора, давыл аларны аудармасын, пароходлар сайга утырмасын дип кайгырта. Аның хезмәте кирәкле, әһәмиятле булса да, әсәрдә сөйләнгән сүз аның үзе турында түгел, күбрәк кызы Илсөяр турында. Дөрес, Мәрдән абзый турында да без күп нәрсә белеп өлгерәбез. Ул бердәнбер куанычы булган кызын бик ярата. Алар бергәләп Агыйделдә таң каршылыйлар, су керәләр, Мәрдән абзый кызының бетмәс-төкәнмәс сорауларына җаваплар таба. Иң әһәмиятлесе – ул Илсөярнең үзе кебек көчле, куркусыз булып, хәзердән үк яхшы белән яманны, рәхимсезлек белән шәфкатьлелекне аера белә торган булып үсүен тели. Алар бик кырыс елларда, куркыныч вакыйгалар уртасында яшиләр. Менә шундый вакытта да кызы югалып, каушап калмаска, гаделлек җиңсен өчен кулыннан килгән кадәр тырышырга тиеш дип саный Мәрдән абзый. Ул безнең хәтердә ягымлы, кайгыртучан ата булып та, партизаннарга бик зур ярдәм күрсәтүче акыллы, кирәк вакытта хәйләкәр дә була белгән көчле, ышанычлы кеше булып кала.
    Мәрдән абзыйның үз әтисе – Бикмүш бабай да бездә бик җылы хисләр уята. Улының авыр хезмәтен җиңеләйтеп, оныгының бик якын дусты булып яши бабай. Сез игътибар иттегезме: аның кулыннан килмәгән эше юк. Кирәк булса, ул маякларны карый белә; аучы да һәм балыкчы да ул; өй эчендә хатын-кызлар башкара торган эшләрне дә оста гына эшләп бара. Аның пешергән ипи, кабартмаларының тәмен язучы шундый оста тасвирлап бирә, безнең дә авыздан сулар килә.
    Менә шундый ике яклаучысы, кайгыртучысы бар Илсөярнең. Ул үзе дә аларны гаҗәеп ярата, һәр кушканнарын үтәп, аларның тормышын булдыра алган кадәр җиңеләйтеп, ярдәм итеп яшәргә тырыша. Моны ул бик табигый итеп, бары шулай гына булырга тиеш дип санап эшли. Шуңа күрә аларның бер-берсенә мөнәсәбәте безне сокландыра, тормышта менә шулай булырга тиеш, яшәүнең матурлыгы – әнә шулай бербереңне яратып, кайгыртып яшәүдә икән дип, тагын бер тапкыр нәтиҗә ясап куясың.
    Илсөяр үзе дә исеме кебек үк матур бала булып истә кала. Карагыз сез аның шул яшьтән үзен тормышның хуҗасы итеп тоеп яшәвен. Ул табигатьне – Агыйделне, тауларны-болыннарны ярата, урманда исә үзен бөтенләй өйләрендәге кебек хис итә. Табигать тә Илсөярне ярата бит: аннан бер матурлыгын, бер серен, бер хәзинәсен дә яшерми, әйтерсең лә ул – зур бер җан иясе, шушы бәләкәй кызны иркәләп, тәмле җимешләре белән сыйлап, аны саклап үстерә. Илсөярнең куркусыз булуы нәкъ менә табигать белән дус булуыннан киләдер инде: урманнан, караңгыдан, ерак юллардан курыкмау Илсөярне чыннан да табигатьнең бәләкәй бер хуҗасы итеп күрсәтә.
    Әтисе белән бабакаена да бик кирәк Илсөяр. Ул кайгыртып тормаса, аларга сыенып, иркәләнеп алмаса, Мәрдән абзый белән Бикмүш бабайның тормышы бик күңелсез, кояш нурыннан мәхрүм калган кебек җансыз булыр иде. Аннан соң Илсөяр гел олылар эше булган, хәтәр һәм куркыныч вакыйгаларга да катнашып китә бит әле. Таныш булмаган кешеләр янында баштарак каушап калса да, тиз ияләшә, ничек ярдәм итәргә кирәклеген тиз төшенеп ала. Илсөярне бизи торган бик матур сыйфат – аның башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүе. Бу һәрчак, һәркемгә кирәкле сыйфатны Илсөярнең чыныккан характеры дип әйтә алабыз. Җаваплылык хисе – аның, бая әйткәнчә, тормышта хуҗа булып яшәве бит инде. Әсәрдә моның мисаллары белән без еш очраштык: урманда партизаннарны тапмыйча кайтмый, көне буе ашамаган икәнлеген дә онытып, партизаннарга ярдәм итеп йөри.
    Илсөярнең тагын бер сыйфатына игътибар итми калмагансыздыр. Ул гаять кызыксынучан, тиктормас характерлы кыз. «Кунак бабай»ның кем икәнен белү өчен, бик куркыныч булса да, артыннан күзәтеп бара, аклар пароходына һөҗүм вакытында да, ничек итсә итә, якынрак барып карарга җаен таба.
    Сүзне «маякчы кызы» булу җиңелме дигән сорау белән башлаган идек. Сезнеңчә ничек? Илсөяр генә булып, иркәләнеп кенә, әтисе белән бабасына салынып кына яшәргә өйрәнгән булса, гражданнар сугышы вакыйгалары эчендә калган бу 12 -13 яшьлек кызга, әлбәттә, бик кыен булыр, ул әллә нинди фаҗигале хәлләрдә калыр иде. Хикмәт тә аның маякчы кызы булуында; ул үзе турында уйлаудан бигрәк, беренче чиратта, әтисенә зыян килмәсен, бабасына җиңелрәк булсын дип тырыша. Олы җаваплылык хисе аңа иң кыен вакытларда да ярдәмгә килә.
    Әсәрнең матурлыгы – менә шундый зур нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә торган нәни батырлыкта. Исегездәдер, Габдулла Тукайның да шул яшьтәге тормышын батырлык дигән идек. Күрәсең, батырлыкның олысы-кечкенәсе булмый торгандыр. Озын юллар да бит бер адымнан башланып китә!

    * Эрүсәгән – эреп, кечерәеп калган.
    * Шельма – шайтан (шаяртыбрак ачуланып әйтү).

    (Әсәрдән өзекләр.)

    * Бигайбә – гаеп итмә.
    * Дәдә – русча дядя (абзый) сүзен татарчалатып әйтү.
    * Тибеш – кызу, тиз.
    * Чәлмәшеп – чуалып, чәбәләнеп.
    * Кырпулы – чите мех белән әйләндереп алган.
    * Казаки – кечерәк кенә утыртма якалы өске кием.
    * Шомпол – винтовка көпшәсен чистарта торган махсус тимерчыбык.
    * Трюм – пароходның әйберләр тутыра торган аскы өлеше.
    * Чытаеп – сискәнеп, куркып.
    * Часовой – сакта торучы.
    * Штык – мылтык башына беркетелгән хәнҗәр, үткен очлы тимер.
    * Төтенле авыл – морҗалы, ягъни кеше яши торган йортлы авыл.
    * Пәйда булды – күренде, кайдандыр килеп чыкты.




    ← назад   ↑ наверх