• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Аяз Гыйләҗев

    ТӘРӘЗӘЛӘР

    Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин аның шәенө генә барырга тырышып акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй,
    проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да,
    нигәдер оялып кына:
    — Кара әле, ничаклы тәрәзәләр! — ди ул.
    Мин күтәрелеп карыйм да, бая өзелгән сүзне ялгап, аңа сорау бирәм:
    — Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме? Ул һаман үзенекен сөйли:
    — Тәрәзәләрне көндез түгел, төнлә, караңгыда карарга кирәк. Кичләрен алар үзләре нур сибәләр! Тәрәзәдә ут бар икән, димәк, анда тормыш, тереклек бар!.. Мин кичләтеп кенә шушы проспекттан бер урап кайтырга яратам.
    Без бара-бара әлеге исемсез мәйданга барып җитәбез. Каяндыр сулдан, әле салынып та бетмәгән йортлар арасыннан, шау-гөр сөйләшеп, бер төркем кешеләр килеп чыга. Ул, кемнедер эзләгән сыман, төркемне көтеп туктап кала. Чыннан да, кешеләр безнең турыга килеп җитүгә, арадан бер егет аерылып чыгып кычкырып җибәрә:
    — Фәхриев абый!
    — Исәнме, Һади,— ди ул, тыныч кына.
    — Алтынчы йортны тапшырдык. Бүген күченеп килә дә башладылар. Безне өй туена чакырдылар... Кызык!
    Алар тагын бер-ике сүз алыштылар, тик сүзсез торган чакларында ныграк аңлаштылар бугай, туктаусыз елмайдылар.
    Егет Фәхриев абыйсы янына керергә вәгъдә бирде дә иптәшләре артыннан йөгерде.
    Егет киткәч, ул, миңа таба борылды:
    — Пенсиядә күңелсез түгелме, дип сорадыңмы әле бая?
    — Әйе.
    — Мәгънәле сорау!.. Күңелсезме, юкмы?.. Гомерең ничек узган бит. Эштән туктагач, уйланырга вакыт кала! Гомерең ничек үткән бит, менә нәрсәдә эш... Һади бу. Пыялачы егет! Сөйлимме аның турында?
    Без ябалдашлары чак кына гөжләшкән яшь агачлар астына кереп утырдык. Шунда ул, проспекттагы тәрәзәләргә карый-карый, Һади турында сөйләде. Бу хикәяне шуннан алып яздым.


    1

    Өстәлгә ике тәлинкә, юка гына итеп туралган ипи телемнәре һәм ике кашык куелган. Берсе зуррак, икенчесе кечкенә — сабы бөгелеп, кыегаеп беткән алюмин кашык. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесеңдәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган.
    Бүлмәдә тып-тын.
    «Челтер-р!» иттереп тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
    Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты...
    Маһирә, ярым караңгы коридордан якты көнгә чыккач, беравык берни дә аермый торды. Күзе, ияләшә төшкәч, иң элек ямь-яшел мүк үсеп кутырлаган таш стеналар арасында почмакка поскан улы Һадига төште. Адашып калган хәлсез чебине сырып алган дәү каргалар кебек, аны биш-алты хатын-кыз урап алган. Каргалар башында дәү козгын — кер-
    фексез күзле, юантык гәүдәле, беренче катта яшәүче инженер Сәйфул-лин хатыны Өммегөлсем икән. Ул язгы судан калган таш кебек йомры, итләч йодрыкларын йомарлап, киң халат итәкләрен, җиңнәрен җилфердәтеп Һади өстенә очып-очып куна: малай туплы уйнаганда ялгыш алар-ның тәрәзәләрен ваткан икән.
    Усал телле булулары белән тирә-юнь йортларында дан алган хатыннар, кулларына туп кадәр туп дәлил булып кергәч, бөтенләй тугарылганнар. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаепләрне куркудан дер-дер калтырап торган малай өстенә өяләр генә. Әллә кайчангы, кадимдәге хәлләр, югалган кер баулары, онытылып беткән сыңар галошлар, сөткә төшкән тычканнар, ниндидер велосипед тәгәрмәчләре дә телгә алына.
    — Башыбызга кара хәсрәт булды инде! — дип, Өммегөлсемнең чәрелдәве аермачык ишетелеп китә.
    Һади еламый, ул кечерәйгәннән-кечерәя һәм күгәргән стенага сеңә генә бара. Яңак һәм борын тирәләрендә төрле түгәрәкләр ясап әйләнгәләгән йодрыклар артыннан күзе дә иярми аның... Кыйнамасыннар гына!.. Кыйный башласалар, берәрсенең корсагына баш белән төртергә дә камалыштан ычкынырга кирәк!..
    Шул чагында малай башын күтәреп карый һәм өметсезләнеп нәни йодрыкларын йомарлый: ычкынып кая барырсың? Бөтен тирә-якта уннарча тәрәзәләр ишегалдына караганнар. Ух, бөтенесен ватып-кырып, томалап бетерәсе иде шуларның! Кинәнә-кинәнә, рәхәтләнеп кырыр иде ул аларны! Иркенләп уйнар хәл юк, йә берсеннән, йә икенчесеннән ачулы берәр кеше сузыла да:«Әй, кая чабасыз? Тәрәзә ватарсыз! Керләрне пычратмагыз! Чокырга төшмәгез! Тегеләй итегез! Болай итмәгез!» дип кычкырына башлый.
    Һади ул минутларда хатыннарга түгел, тәрәзәләргә ныграк ачулы иде...
    Хатыннар кыйнамадылар. Базмадылармы, яхшысынмадылармы, белеп булмый. Арттагы рәтләрдә торучыларның «Ятим бала бит, нинди тәрбия күрә ул!» дигән кызгану катнаш әрнүләре аларны тыйлыктырып тордымы, сукмадылар. Менә алар тез күмәче бәрелүдән бераз аксабрак килүче Маһирәне күреп алдылар. Малай бөкрәеп, кечерәеп бер кырыйда торып калды, каргалар яңа табышка — Маһирәгә ташландылар. Тавыш көчәйде, «П» хәрефе төсле итеп салынган бәләкәй ишегалды йортның өч ягыннан да уннарча тәрәзәләр ачылды. Тузган чәчләр, чәбәләнгән сакал-мыеклар ишегалдына сузылды:
    — Тагын Маһирә малаемы?
    Сүз дә юк: ишегаддындагылар барысы да Һадины беләләр иде...
    Ярты сәгатьтән Маһирә җилкәсенә зур агач тартма күтәргән берәүне ияртеп кайтып керде. Аңа ватык өлгене күрсәтте дә, беркемгә дә эндәшмичә, өенә кереп китте.
    Пыялачы, тартмасын ишегалды уртасында үскән бердәнбер агач янындагы өстәлдә калдырып, ашыкмыйча гына ватык тәрәзә янына килде. Чалбар кесәсеннән өтерге сыман әйбер чыгарып, рам җегенә кысылышып торган пыяла кисәкләрен кырып төшерде. Ишегалдының төрле почмакларына таралышкан бала-чага, уеннарын бүлеп, аны сырып алды. Баштарак кыяр-кыймас кына каранып торган Һади да тыгыз рәт булып баскан малайлар янына килде. Ул пыялачыга да, аны ияртеп кайткан әнисенә дә ачулы иде. Томалап, баягы кебек мендәр белән, каплап куясы иде ул Сөйфуллиннарның өлгеләрен!
    Ватык өлгене үлчәгәч, пыялачы тартмасыннан бер табак пыяла алып өстәлгә куйды. Үлчәде, кесәсеннән шомарып беткән күн савытка салынган бер әйбер тартып чыгаргач, алдарак торган малайлар:
    — Алмаз, алмаз! — дип пышылдаштылар.
    Пыялачы, малайларга күтәрелеп карап, калын тавыш белән:
    — Кайсыгыз ватты? — дип сорады. Берничә малай Һадины алгарак эттеләр:
    — Менә, менә ул ватты!
    Пыялачы да кыйнарга җыенмый икән. Ул сүзсез генә башын чайкады һәм кисәргә әзерләнде. Шул чагында гына Һади аның сул кулының юклыгын күреп алды. Менә ул кисек беләге белән пыяланы кысты, чак кына янтайды һәм уң кулындагы алмаз белән «чыж-ж» иттереп йөртеп алды. Пыяла керт иттереп киселгәч кенә, Һади җиңел сулады.
    Тагын бер эздән керт иттергәч, пыялачы алмазын яшерде һәм Сәйфуллиннар тәрәзәсе янына китте. Малайлар төркем булып аңа иярделәр, Һади да алардан калмады. Башта аның күзе гел пыялачыда булды. Тора-бара ул кинәт Сәйфуллиннарның өй эчен, радиоалгыч янына баскан олы малайларын күрде. Бозыласың, әшәке малайларга иярәсең, дип, әниләре балаларын ишегалдына чыгармый иде. Ул да Һадины күрде, таный икән, телен чыгарып күрсәтте. Теле дәү, Һадиның ямаулы кызыл бияләе хәтле бар икән... Улының кем белән булашуын күргәч, Өммегөлсем зарлана-зарлана пәрдәләрен тартып куйды.
    Ул арада ишектән, буш чиләк тотып, Маһирә килеп чыкты. Ул да пыялачы янына килде. Авыр сулап алъяпкыч кесәсеннән унлык акча чыгарды. Пыялачы акчаны алгач, кая куярга аптыраган шикелле, кулында әвәләгән арада, Маһирә ялгыз яшәвен, үзенең кондуктор булып эшләвен, Һадины көндезләрен генә түгел, төннәрен дә ялгыз калдырырга туры килүен, күзәтү җитмәвен сөйләп зарланып алды.
    Тормышта бик сирәк зарлана торган әнисенең бөтенләй чит-ят кешегә, җитмәсә, пыялачыга үз нужасын сөйләвен ишетеп үртәлгән Һади бер читкәрәк китте. Әнисенә карамаска тырышты ул. Өй кыегына кунган күгәрченнәргә күз салган булды, дүрткел бәләкәй күк йөзеннән үтеп барган сыек болытларга үрелеп карады.
    Ул борылып караганда, пыялачы эшен бетереп, коралларын җыештырып тора, әнисе сыңар чиләк белән бөгелә-сыгыла су күтәреп кереп бара иде. Менә Маһирә бая Һадины кысрыклаган почмакка җитте. Эсседән эреп түбәдән аккан сумалалар чуарлаган шома ташлар арасында зәңгәр сәдәфне күреп алды. Ул чиләген куймыйча гына сөдәфкә үрелде, вакытсызрак өлкәнлек өретелгән йөзенә саран гына кызыллык йөгерде. Тол хатынның күңеле тулды, ул каптыр-кыптыр атлый-атлый тар ишеккә кереп югалды...
    Бу бәләкәй сәдөфнең Маһирә өчен зур тарихы бар. Өйләнешкән елны ук ире Әхтәри, сигезенче мартка дип, Маһирәгә зәңгәр күлмәк бүләк иткән иде. Шул күлмәкнең җиң очында иде инде ул сәдөф. «Бигрәк яратам, карчык, шушы күлмәгеңне!» дия торган иде Әхтәри. Ләкин алар-ның бергә яшәү гомерләре аз булды. Әхтәри сугышка китеп барды. Маһирә сугыш елларында күп кыенлыклар, кысанлыклар кичереп, артык-портык әйберләрен генә түгел, рәешкә асраган кием-салымын базарга илтсә дә, зәңгәр күлмәген бик кадерләп саклады. Ел саен яз да, көз дә җилләтеп алып керде. Әхтәридөн дүрт ел эчендә сирәк кенә килеп торган өчпочмаклы кадерле хатлар белән саклады ул аны.
    Кырык дүртнең көзеңдә яраланган Әхтәри, тылдагы госпитальдән фронтка үтеп барышлый, туган шәһәрендә бераз кунак булып чыкты.
    Ире кайткан көннәрдә Маһирә зәңгәр күлмәген киеп җиңеләеп, яшәреп йөрде... Төш кебек кенә булып калган бу кыска очрашуның өн икәнлеген раслап аларның уллары Һади туды. Үзе кебек үк зур күзле, олырак авызлы томрап торган улы дөньяга килгәндә, Әхтәри Берлин янында, бәләкәй генә зиратта, чит илнең салкын туфрагында ята иде инде...
    Озак көтте Маһирә ирен. Зәңгәр күлмәген әллә ничә яз җилләре, көзнең саран кояшлары киптерделәр. Кояш-яңгырдан уңып беткән кырык төенле кер бавында җилләтергә соңгы елларда нибары шул зәңгәр күлмәк кенә калды. Түзмәде Маһирә, соңгы өметләрен яндырып, ул күлмәген дә кия башлады. «Исән-аман кайтып җитсә, әллә нинди күлмәкләр юнәтә торган ир әле!» — дип юатты ул үзен. Зәңгәр күлмәк тузып, итәкләре, җиңнәре сизри башлагач, Маһирә аңардан вак-вак капчыклар текте. Әхтөри ранный булып ятмыймы, берәр җирдән хәбәре килмәсме, дип, соңгы акчаларына сатып алып шул капчыкларга кипкән өрекләр, урман чикләвекләре тутырып тотты.
    Өрекләр ашалды, чикләвекләрнең истәлеге булып урындык башларында бәләкәй чокырлар калды. Чикләвекләр белән тәгәрәп Маһирәнең улы үсте. Зәңгәр капчыклар тузып, өстәл сөрткеч тастымалларга өйләнделәр. Тик җиң очындагы сәдәфләрне саклый иде Маһирә. Улы үсә төшкәч, күз алдында булсын, дип, аның күлмәк изүенә таккан иде ул аларны. Бала ананы аңлыймыни соң ул?! Әнә бит, югарыга караган да каткан... Маһирәнең улына рәнҗисе бик килде, тик теле әйләнмәде, ул, күлмәк итәкләренә су чайпалта-чайпалта, ачы кәбестә исе аңкыган ярым караңгы коридорлар, кухнялар аша үтеп, бүлмәсенә кереп югалды.
    Пыялачы эшен бетергәч, йөнтәс кашларын күтәреп, малайларга карап торды. Аннары ишегалдына күз салды. Тар иде ишегалды, ә малайлар бик күп, артык күп иде...
    Авыр тимер капкалары як-якка кыйшайган таш баганалар янына барып җиткәч, пыялачы тагын артына борылып карады. Башка балалар кайсы кая таралышканнар, нидер кычкырышып уйнап маташалар, борыны купшакланган, дәү күзле, олырак авызлы малай гына, кулын зурларча артка куеп, аңа карап тора иде. Ямаулы күлмәгенең ачык изүеннән ябык күкрәк сөякләре күренеп тора.
    — Әй, малай! Монда кил әле!
    Һади, сәерсенеп, як-ягына каранып алды.
    — Син инде, син!
    Капка янына килгәч, пыялачы күрде: малайның аяклары чебиләп беткән. Пыялачы тын гына аңа карап торды да бая Маһирәдән алган унлыкны малайга сузды:
    — Бар, әниеңә кертеп бир.
    — Кирәкми, абый.
    — Ал инде, ал!
    — Алмыйм. Мин озакламый үзем эшли башлыйм.
    Пыялачы көчләп диярлек малайга унлыкны тоттырды, һәм кабаланып, урамдагы ыгы-зыгы арасына кереп югалды. Ара-тирә аның киң җилкәсенә менеп кунаклаган дәү тартма гына күренеп китте.
    Унлыкны учына йомарлап, малай шактый озак басып торды. Кызган ташлар кайракланган аяк табаннарын рәхәт кенә иркәлиләр иде. Ул Сәйфуллиннар турысына күз салды, тузан кунарга .өлгермәгән яңа өлге ялтырап, башкалардан аерылып тора иде.
    Ул ишегалдына атлауга, ачык тәрәзәләрдән шөпшә кебек озын бармаклар сузылдылар:
    — Әнә сугыш чукмары кайтып бара!
    — Әнә тәрәзә ватучы!..
    Дәшми-тынмый гына үтеп китәргә уйлаган Һади ике кызны комга төртеп екты, алар акыра башлагач, унлыкны кысып тотып, чатыр-чотыр чабып икенче катка менеп китте.
    Бусагада юаш кына басып торган улын Маһирә кочаклап ук алды. Шелтәләргә теләде, булдыра алмады. Муенына тамган кайнар тамчылардан сискәнеп китте малай.
    — Җылама, өни! Моннан болай ватмам шуларның тәрәзәләрен,— диде ул.
    — Әй, улым, улым! Бигрәк тар шул уйнар урыннарыгыз... Маһирәнең күзе улының аягы яныңда яткан унлыкка төште.
    — Бу нәрсә тагын?
    — Теге абый бирде.
    Таный аны Маһирә, таный... Щул унлык икән шул... Ананың күңеле тагын да нечкәрә төште, ул Һадины тагын да кысыбрак кочаклады:
    — Алай шукланырга ярамый бит, улым... Ярамый. Әтиең дә яратмас! Кояшның чыгуын да, баюын да ишегалдында бер чагында да күреп булмый. Әмма караңгылык бер ашыкса, бик тиз иңеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп утлар алдыра. Кемнәрдер эштән кайталар, кемнәрдер эшкә бара, ишегалдында зурлар хәрәкәте.
    Кич җитүгә, Маһирәнең тынычсызлыгы арта төшә: баланың өстеннән бикләп, төнге сменага эшкә барырга кирәк. Ул шыпырт кына аңа ашарга-эчөргә әзерли, саран гына сүзләр белән аны үгетләргә керешә:
    —Ары-бире сугылма, тамагыңа аша да ятып йокла!
    Әнисенең аяк тавышлары тынуга, Һади ипи белән сөтне ялт иттерде дә салкын су белән генә чынаяк чокырын юып куйды. Шуның белән эш, мавыгулар бетеп тә китте. Ул әрле-бирле йөренде, карават астыннан тычкан тәбесе тартып чыгарды, кире куйды һәм урынга менеп ятты.
    Кайдадыр еракта зыңгылдап трамвайлар узды. Күкне шаулатып самолет үтте. Әмма ул арыган иде, авызын тәмләп чәпедцәтә-чәпеддөтә җәйрәп, рәхәтләнеп йокыга да китте.
    Шәһәр уртасына утырган ишле кешеле бу йортның башка тәрәзәләрендә дә берәм-берәм утлар сүнде. Доминочылар китүгә, ишегалдына парлылар кайтты. Алар караңгырак почмакларга, аулаграк урыннарга басып үбешәләр. Ап-ак пәрдәләр эленгән тәрәзәләр аларга кул болгый. Белеп кенә булмый, хуплыйлармы алар парлыларны, әллә ашыкмаска өндәп кисәтәләрме? Егет кызны ныграк кочаклый һәм тәрәзәләр ишетмәслек итеп кенә:
    — Бүлмә тапкач та өйләнешәбез, җаным!—дип пышылдый...

    2

    Һади кызган май исенә уянып китте. Яп-якты! Әнисе, эштән кайтып, майлы таба тирәсендә булаша. Малай, сикереп торган уңайга бер-ике коймакны элдерде дә, томырылып, баскычтан төшә башлады. Күрше карчыгы су алып менә икән, җан-фәрманга атылып төшкән Һади бүксәсе белән чиләккә барып та бәрелде. Карчык сукранып тормады, ябык йодрыгы белән малайның җилкәсенә генә кундырды. Һади шул шәпкә ишегалдына атылып чыкты.
    Тик юеш чалбар белән кеше күзенә күренергә ярамый... Ул тиз генә Сәйфуллиннар тәрәзәсен карап килергә һәм өйгә керергә ниятләде. Ишегалды уртасына җитүгә, аның күзе кичтән доминочылардан калган таякка төште. Юан, шоп-шома, әйбәт таяк... Тукта әле. Бу таяктан уенчык тәрәзә рамы ясап җибәрсәң!.. Пыяла да тапсаң...
    Ул як-ягына каранды да, таякны элдереп, һәрвакыт ачык авызлы ишеккә чумды. Коймак тирәсендә әвәрә булып йөрүче Маһирә күрми дә калды, малай таякны ялт итеп карават астына шудырды. Күрмәве хәерлерәк, йә ачулана башлар... Тәрәзәне Һади әнисе югында ясап куяр... Соңыннан, әзер булгач кына күрсәтер. Менә мактар инде өнисе!
    Ашап-эчеп алгач, Маһирә йокларга ятты. Шуны гына көтеп торган Һади таякка ябышты, тырышып-тырмашып аны дүрткә ярды һәм эшкә кереште.
    Дөп-дөп йөргән аяк тавышлары Маһирәне тәмле йокысыннан уяттылар. Күзен ачса, бусага янында дүрт-биш кеше басып тора. Идәндә йомычкаларга, чыраларга күмелеп, киселгән чәнчә бармагын кысып, улы Һади утыра.
    — Менә күр инде!
    — Шул малай актыгы алгандыр, дип әйтемме мин сезгә?
    — Нәрсә булды тагын?— дип сорады Маһирә, карават башындагы яулыкка үрелеп.
    — Нәрсә булсын! Менә Сәмигулла абзый таягын ишегалдында калдырган. Синең малаең шуны урлаган.
    Юаш, басынкы Сәмигулла карт бер читтәрәк тора һәм бу шау-шуны кузгатуына үкенгән сыман сакалын тарткалый иде.
    — Син, Өммегөлсем килен, алай димә әле... Сабый кызыккандыр да алгандыр, диген.
    — Мин тәрәзә ясыйм,— диде малай, зур күзләрен мөлдерәтеп. Өммегөлсем дәррәү чәрелдәп кычкырды:
    — Ясый, һе, кара әле берәүләрне!
    — Син тәрәзәләрне вата гына беләсен!
    — Синең ишеләрдөн гомергә игелек буласы юк!
    Ачык тәрәзә турысына бөтен ишегалды җыелды. Сәмигулла акрын гына Маһирәләрдән чыгып китсә дә, ярсыган хатыннар тиз генә тыела алмадылар. Малай, әнисенең яшь белән чыланган яңакларына карап, калтыравыклы тавыш белән:
    — Мин чыннан да тәрәзә ясыйм, әни. Менә рамнары. Менә...—диде. Ниһаять, бүлмә тын кала. Маһирә улының киселгән бармагын ак чүпрәк белән бәйли, аның яшь тулы күзләрен күреп кочаклап үзе дә елап җибәрә:
    — Алай ярамый бит инде, улым! Ярамый...
    Кич белән Маһирә тагын эшкә китә. Малай аның җыенуын сүзсез генә күзәтеп торды да:
    — Әни, бүген ишекне бикләмә инде. Мин ишегалдында аз гына уйныйм да керәм,— диде.
    — Ярамый, улым.
    Маһирә бер шешә сөт белән бер кисәк ипине сумкасына салды.
    — Әни...
    — Ярамый, улым...
    — Печтик кенә, нәни генә уйныйм.
    — Азга гына түз инде. Менә ике көннән көндезге сменага күчәм. Үзеңне Ботан бакчасына алып барырмын. Арысланнар китергәннәр, ди.
    — Арысланнар? Әй, читлектә бит алар!— Малай өметсезләнеп ишеккә карый, нәни йодрыкларын йомарлап күз тирәләрен уа. Менә теге якта йозак чылтырый һәм Маһирә апа соңгы кат улына эндәшә:
    — Улым, әйбәт кенә бул.
    Менә ул почмактагы ярыкка ачкычны яшерә, баскыч араталары ямьсез шыгырдыйлар.
    Ишегалдына чыккач, Маһирә тәрәзәгә күтәрелеп карады. Юк, Һади үпкәләгән, күренми...
    Күңелсез кич җитә. Һади өйләнә, тулгана, мендәрен изеп бетерә, тик йокы һаман килми. Урамда чыр-чу, чыңгылдап трамвайлар үтеп китә. Менә күрше карчыгы да кереп килә. Малай атылып ишек янына бара.
    — Апа-у!
    — Нәрсә бар?— дип сорый кырыс тавыш.
    — Почмакта, примус астындагы ярыкта ачкыч бар. Ишекне генә ач инде, апа.
    — Кая барасың?
    — Монда гына, монда гына, апа! Аяк тавышлары ерагая:
    — Өендә генә утыр!
    Малай, кеше үткәнен көтеп^ колагын ишек ярыгына куеп, бик озак бусагада утыра. Тырнаклары белән ишекне тырнап чиртеп карый.
    Тәрәзәдән айлы төн бүлмәгә карый. Тамчылы гөлнең хисапсыз күп алкалары көмештән коелгандай ялтырыйлар. Шундый көмеш алкаларын булсын икән дә шул арны әниеңә бүләк итсәң икән!.. Малай бер тамчыны өзеп алып учында уып карый. Аннары гөл чүлмәкләрен бер кырыйга этеп, түше белән тәрәзә төбенә ята.
    Тәрәзәләрдә бер-бер артлы утлар сүнәләр. Почмакларда егетләр, кызлар торалар. Малайның дәрте, теләкләре күкрәгенә сыймый, аның бу тәрәзәләр белән чуарланган ишегалдыннан читкә, еракка китәсе, теләгәнчә уйныйсы, чабасы, йөгерәсе килә. Ашыгып ишеккә килә, ябык иңнәре белән этеп карый. Аннары, ачуы кабарып, мич алдыннан ярты кирпеч табып ала, тәрәзә каршысына килә. Каршыдагы сары тәрәзәдә кемнәрнеңдер шәүләләре уйный. Малай тешләрен кыса да бар көченә кирпеч кисәген тәрәзәгә тондыра... Шәүләләр куркышып сикерәләр...
    «Челтер-р!» иттереп пыяла коелган тавыш яңгырый. Кемнәрдер тап-топ чаба башлыйлар. Ярты сәгать үтөр-үтмәстән ишегалдында милиция сыбызгысы яңгырый.
    Малай карават астында бөгәрләнеп ята. Ишек бикле шул, ача алмыйсыз!.. Ә ачкычның кайда икәнен ул сезгә гомердә дә әйтмәс!..

    3

    Маһирә икенче көнне улын урамга бөтенләй чыгармады. Ана баласы өчен чын-чынлап куркуга төште. Әллә ишегалдындагыларның сүзе раска чыгамы, хулиган, башкисәр булып үсәме әллә аның улы? Өй эчендә ифрат тындаулы, хәленнән килгәнчә әнисенә булышып, ярдәмләшеп йөрүче бала ишегалдъйга чыккач нигә үзгәрә?..
    Балалар бакчасына урнаштыра алмады шул ул аны!
    Яңа квартира да кайчан бирерләр әле. Ни дисәң дә, кысан булса да, торыр куышыгыз бар, диләр...
    Ә тол калып, мең хәсрәт белән күз текәп үстергән бердәнберең юньсез булып чыкса, нишләрсең? Нинди чараларын күрергә, нишләргә инде ялгыз анага?..
    Һади, әнисе алдында гаебен сизенеп, тын гына юнышып утыра. Утыра торгач, аның түземе бетеп китте, малай киерелгөләде, сузылгалады, тәрәзә яныннан әйләнеп килде. Каршыдагы квартирага пыялачының килүен көтә иде ул. Әллә аның оста кулы, әллә аталарча ягымлы карашы малайның йөрәгенә кереп калган иде.
    Пыялачы төш вакытында гына килде. Каршы квартирада хәрәкәт башлануыннан сизде моны малай. Әнисе ял итәргә яткан иде. Ул, аңа сиздермәскә тырышып, тәрәзә янына килде һәм пәрдә почмагын ачып күзәтә башлады. Менә тәрәзә ачылды, менә ике кул сузылды. Менә пыялачының башы күренде. Ул түгел лә бу!
    Малайга кинәт кенә күңелсез булып китте. Кичәге абый нигә килмәгән инде? Ай-яй оста эшли иде! Монысы аның кебек үк булдыра алмый торгандыр әле, мөгаен. Берәр почмакта ярык калдырыр да китәр әле менә. Монысының да алмазы шулай ялтырый микән? Юк, кичәге абый кебек керт итеп кенә кисеп төшерә алмас бу, тотынуы ук башка бит тегенең. Их, шул абыйга ияреп, йорттан йортка пыяла куеп йөрисе иде!
    Үз башына килгән бу дуамал фикердән малай тынычлыгын җуйды. Гөл сабакларын сындыра-сындыра, тәрәзә төбенә үк менеп, пыялачының ялтыр-йолтыр маташканын карап тора башлады. Теге абый ник килмәде, дип кычкырыргамы әллә? Әнисе уяныр инде...
    Пыялачы эшен бетереп, тәрәзәне ябып куйды. Һадига кызык та бетте. Ул яңадан чыралары, йомычкалары янына килеп утырды. Аның эче поша, кулы кычыта, аяк табаннары кымырҗып тора иде. Ул нөүмизләнеп ишеккә карап алды. Әнисе иртән: «Ишетсен колагың, бусаганы атлап чыгасы булма!» — дип кисәткән иде.
    Ялт итеп кенә чыгып, теге абый турында сорашып керсә? Әнисе сизми дә кала ич!
    Һоп лә! Баскыч араталары шыгырдарга да өлгерми калдылар. Һади, бала-чага өерен ерып, уртагарак чыкты да күрше кызыннан:
    — Пыялачы абый сездә чәй эчеп утырамы әллә?— дип сорады.
    — Белдең,— диде кыз.— Ул әллә кайчан китте инде.
    Малай бер секунд уйланып тормастан капкага йөгерде. Пыялачы урамда да күренмәде. Сорап кала алмавына әрнегән малай кичәге абый киткән якка карап чаба башлады.
    Сулуы кабынды, урам ташлары ялан тәпине чагып авырттырдылар. Һади әллә никадәр абыйларны, апаларны куып узды, тик җилкәсенә агач тартма утырткан кеше күренмәде.
    Бер бакча янындагы су сатучы янына җиткәч, малай тукталды. Кипшергән иреннәрен ялаштырып карап торды да кеше юграк вакытта су сатучы янына килде.
    — Апа, пыялачылар кайда эшли, белмисезме?
    — Нинди пыялачылар?
    — Тәрәзә пыяласы куючылар.
    — Каян белим ди мин? Әнә тегендә йортлар салалар, шунда эшлиләрдер.
    Малай, башын иеп, борынын тартты:
    — Апа, буямыйча гына бер стакан су эчерт әле.
    — Акчаң бармы? - Юк.
    Хатын, сыек кына кызартып, малайга бер стакан су сузды:
    — Әтиеңнән алгач, килеп түләрсең. Малай йотлыгып суны эчеп бетерде:
    — Озакламый үзем эшли башлыйм мин! -Әллә?
    — Рәхмәт!
    Һади чаба-чаба тукталышка килеп җитте.
    Иң кирәген — йортлар сала торган җиргә трамвай белән барып булуын ул белеп алган иде инде.
    Шактый бардылар. Вагондагы кешеләр әллә ничә кат алышындылар. Ахыргы тукталышта Һади төшеп калды. Зур-зур күтәрү краннарын, дәү-дөү йортларны, әллә нинди машиналарны күргәч, малай авызын ачып катты да калды.
    Йортларның инде салынып бетеп килгәннәре дә, ярты юлдашлары да бар иде. Машинага төялгән кызлар Һадига кул болгап кычкырып уздылар. Йортлардагы йөзләрчә тәрәзәләрне күргәч, ул бөтенләй югалып калды. Тәрәзәләрдә кешеләр, өстә кешеләр, аста кешеләр... Исемен дә белмәгән килеш пыялачыны каян эзләп табарсың монда? Былтыр Ботан бакчасында әнисеннән аерылып калып та аһ иткән иде. Халык та күпме генә иде әле анда...
    Кая барып керергә белмичә, ул ары-бире сугылды, экскаваторның эшен карап торды. Якында гына үз исемен ишеткәч, малай сискәнеп китте.
    — Һади, нишлисең монда?
    Караса, Сәйфуллин икән. Малай, шүрләп, артка чигенә башлады.
    — Тукта, тукта! Нигә килдең монда?
    Һади ычкынып чаба башлады, абынып егылды. Сәйфуллин көлеп җибәрде:
    — Кая качасың, жүлөр?! Мондарак кил. Ни эзлисең, әйт?
    Малай ык-мык итте дә сөйләп бирде. Малайның йомышын белгәч, ишегалдында бик кырыс, куркыныч булып күренгән Сәйфуллин озак кына көлде, аннары анлатып бирде. Шәһәр уртасында «Ремстройконтора» дигән бер урын бар икән, ватылган өлгеләрне шундагы пыялачылар куя икән. Сәйфуллин төшендереп кенә калмады, малайны үзе белән ияртеп китте, трамвайчыларга дип атап салына торган йортны күрсәтте, соңыннан, үтеп баручы машиналарны туктатып, малайны шуңа утыртып та җибәрде.
    Бәхет бер килсә килә бит ул! Һади контора алдына кадәр гөжт иттереп машинада утырып килде. Рәхмәт әйтеп төшеп калды. Кызганыч, малайлар күрмәде! Сөйләсәң, ышанмаслар!.. Ә Сәйфуллин тәрәзә өчен орышмады да, бары:
    — Син тәрәзә кырып йөрмә инде алай. Дәү үскәнсең бит,— дип кенә куйды...
    Контора ишегеннән керүгә, аны тәбәнәк кенә бер бабай туктатты.
    — Әй, әй! Кая барасың, малай?
    — Миңа пыялачы абый кирәк иде.
    — Ә-ә, тәрәзәгезне кырдыңмы?
    — Юк, болай гына.
    Карт шунда ук кырысланды:
    — Болай гына монда килеп йөрмиләр. Бар, бар! Чык! Һади киреләнде:
    — Чыкмыйм,— диде ул.— Миңа пыялачы абый кирәк.
    — Вәт, Ходай кошы! Кайсысы кирәк? Алар моңда унлап, йөзләп! Карт бераз гына арттыра иде. Малай пыялачының кыяфәтен сөйләп биргәч, ул башын чайкады һәм, ачы төтенле челемен суыра-суыра, уңга кереп китте. Бераздан кире чыкты һәм эндәшмичә генә үз урынына — барьер артына кереп утырды. Малай сораулы күзләре белән аңа текәлде.
    — Юк ул бүген. Килмәгән. Килми дә. Ишеттеңме? Фәхриев абыең була инде ул.
    — Кайда соң ул?
    — Больницага кергән.
    — Больницага?
    — Әйе. Пыяла куярга барган икән дә, синең кебек бер тузга язмаганы ул менгән баскычны аударып җибәргән. Аягын сындырган Фәхриев.
    — Бабай,— диде Һади, еламсырап,— кайсы больницада икән?
    — Мин каян белим.
    — Бабакай...
    — Бар, бар, мыек чуалтып йөрмә әле монда.
    Карт, ачуланып, аралыгына кереп китте. Аралык артыңдагы гыжылдавык сәгать дүртне сукты! Сәгать дүрт! Әнисенең эшкә китәр чагы җитә! Һади баскан урынында тыпырчынды.
    — Китмәдеңмени әле син?
    Малайның яшьле күзләрен күреп, карт, сукрана-сукрана, тагын уңга кереп китте.
    — Җиденче больницада. Беләсеңме, теге Чкалов урамында. Очучы Чкаловны беләсеңме?..
    Больницада Һадины бөтенләй санга алмадылар. Кертү кая ул, якын да җибәрмиләр, усал-усал апалар куып ук чыгардылар. Тагын әйләнеп керде Һади. Апалар бу юлы кумадылар, аның чебиле аякларын бер-берсенә күрсәтө-күрсәтә көлештеләр. Кемең ул Фәхриев, әтиеңме, фәлән-фәсмәтән дип сораштылар. Ул арада эчке бүлмәләрнең берсеннән өлкәнрәк хатын чыкты. Аны күргәч, мондагылар авызларын җыйдылар. Шул апа Һадины Фәхриев янына кертергә кушты.
    Бүлмәдә иң элек ул зуп-зур тәрәзәләрне күрде. Ай-яй олы! Ишегалды ап-ачык күренеп тора! Ишегалдыңда агачлар, чәчәк түтәлләре.
    Ә менә Фәхриев абый да монда! Ул аркасын мендәргә терәп яткан да елмаеп карап тора. Бер аягын әллә ниләр белән бәйләп, урап бетергәннәр.
    — Бер малай, дигәч, кем икән, дип аптыраган идем. Син икәнсең,— диде ул, исе китмичә генә.
    Ул кар кебек ак җәймәләр арасыннан кытыршы, дәү кулын чыгарып малайның кояшта уңган җитү чәчен сыйпады.
    — Килдеңме?
    — Килдем.
    Малай кат-кат борынын тартып куйды.
    — Ни атлы әле син?
    — Һади.
    Малай пыялачыга туп-туры карады.
    — Ә син Фәхриев абый. Пыялачы тагын көлемсерәде.
    — Авыртамы, абый?
    — Печтик кенә. Кул ныграк авырткан иде.
    — Анысын кайда кистеләр?
    — Анысын... Берлин янында.
    Малай, Берлин дигәнен ишеткәч, тагын ишегалды якка карады. Анда түтәлләр арасында ак халат кигән хатыннар йөриләр иде. Баягылар түгелме? Күреп Һадины ачуланмаслармы?
    — Ай-яй тәрәзәләре зур! — диде малай, шаккатып.— Нигә болай олы иткәннәр инде?
    — Зур,— диде пыялачы, малайның башыннан сыйпап.— Сиңа ошамыймы әллә? Яратмыйсыңмы?
    Малай яратмавын раслап башын чайкады. Аларның ишегалдында мондый зур тәрәзәләр булса, бөтенләй аптыраш булыр иде. Пыялачы исә үзе янында кечкенә малай утырганын онытып җибәрдеме, әллә уйланып яткан фикерләрен әйтергә җай чыктымы, тәрәзәләргә карап сөйли башлады.
    — Әйбәт ул зур тәрәзәләр!.. Бүлмәләр якты була. Аннары тыш та апачык күренеп тора. Тәрәзә каршында бакча да булса, ә, Һади!.. Кешене тышкы дөнья белән бәйли бит ул тәрәзә... Шуның өчен зур булсыннар алар. Тәрәзә алларында бакчалар, гөлләр булсын...
    Малай эндәшмәде, ул, мышык-мышык борынын тартып, пыялачыдан күзен алмый иде. Менә пыялачы тумбочка өстеннән бер телем ипи алып аңа тоттырды:
    — Аша, ачыккансыңдыр.
    Һади, ап-ак тешләрен икмәккә батырып:
    — Тәмле! — диде.
    Икмәк телеме күз ачып йомганчы юкка чыкты. Пыялачы тагын аның башыннан сыйпады.
    — Ә хәзер бар, кайт инде. Әниең көтә торгандыр!
    — Мин иртәгә тагын килимме? Минем синең белән эшлисем килә, Фөхриев абый...
    Пыялачы сүзсез генә башын иде.
    Һади, халат итәкләренә уралып, коридорга ташланды. Әнисе югалткандыр инде аны! Фәхриев абыйсы:
    — Ишек пыялаларын ватма! — дип кычкырып калды. Малай халык белән кысыла-кысыла вагонга керде. Кондуктор билет алырга кушкач, эре генә:
    — Минем әни үзе кондуктор,— дип җибәрде.
    Аңа тимәделәр. Менә ул вагон почмагынарак басты да әнисен дә, тизрәк кайтырга кирәклеген дә онытып, ике яклап артта кала торган йортларга карады. Үзе дә сизмәстән йортларның тәрәзәләрен саный башлады ул. Менә бер йорт... Аста сигез тәрәзәсе бар. Монысында унбиш... Тик бик кечкенәләр... Алар бакчага да, шып-шыр ишегалдына да, урамга да карыйлар.
    Ә Фәхриев абый, тәрәзәләр бакчага карасыннар, ди... Шул абый кебек булсаң иде ул! Аягын авыртмый дип юри генә әйткәндер әле, мөгаен... Авырта инде анысы! Әле менә Һадиның бармагы гына киселгән иде... Шуның кебек пыяла куеп йөрсәң иде... Бакча ягы тәрәзәләренә...
    Трамвай туктаусыз зыңгылдый, селкенә, малай исә ике кулы белән дә чытырдатып ябышкан да үзе яныннан артка чигенүче йортларның тәрәзәләрен саный. Бүген тәрәзәләр аңа ниндидер әкиятләр дөньясын ачучы бәхет капкалары булып тоелалар. Ул йотлыгып, бирелеп карый һәм үз капка төпләрендә моңаеп, аптырап басып торучы әнисен дә күрмичә зыңгылдап үтеп китә...

    1960
    Аяз Мирсаитович Гилязов
    Окна, рассказ (на татарском языке)




    ← назад   ↑ наверх