• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы

    (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)

    Мин үземне белә-белгәннән бирле мәктәптә сочинение язарга яраттым. Икенче-өченче сыйныфта укыганда шигырьләр дә “маташтырдым” әле. Кайсысын “Мурзилка”га, кайсыларын “Пионерская правдага” җибәрдем. Берсен дә басмадылар, алар турында фикерләре белән уртаклашучы акыл ияләре дә табылмады. Аның каравы бу ягым турында ишетеп алган авылдаш малайлар теләсә кайда туктатып миннән шигырьләремне сөйләтергә теләделәр. Мин андый адымга барырлык кыю түгел идем.

    Әйтергә кирәк, лирик “талантымның” кирәге күп еллар үткәч кенә кирәк булып чыкты. Сабантуй белән концерт-кичә программаларына рифмаланган юллар кирәк булганда, мин аларны читтән эзләп интекми идем, ике-өч минуттан табадан төшкән коймактай чыга бардылар, сәхнәдән яңгырый тордылар. Һәм бер генә кеше тарафыннан да исләрендә калмый тордылар, чөнки аларның кыйммәте “шуның гына кадәр иде”. Кыскасы, мәртәбәле каләм ияләренең шедеврлараннан бик ерак иде минем рифмаланган сүз тезмәләрем.

    1982 елда институтны бетергәннән соң мине районыбызның бер авылына укытырга җибәрделәр. Ул мәктәп үзенең ялкау һәм тыңлаусыз укучылары һәм бик еш алмашынып торучы укытучылары белән аерылып тора иде, калган авыл халкы исә “бик күңелле тормыш” алып бару ягында иде.Мин, балачагымнан ук гәдәтләнгәнчә, периодик басмаларны бик күп укый идем. “Татарстан яшьләре” аерым урынны алып торды. Алабугада укыган елларымда үзем дуслашкан авылдан килеп укыган егет-кызлар барысы да ул матбаганы “эчәләр” һәм байтак кына мәкәләне “энәсеннән җебенә чаклы юып” чыгалар иде. Аеруча анда-санда чыгып килүче “Сердәш” сәхифәсе...

    ... Шунда басылган бер мәкәләгә мин озак уйлап тормастан фикерләремне язып җибәрдем. Анда сүз минем студент елларындагы бер танышым турында бара иде. Ул Алабуга мәдәният училищесыннан соң чит авыл клубында эшләгән вакытта авыл яшьләре белән “аңлашылмаучылык” нәтиҗәсендә үтерелгән була. Шунда мин җиңелчә генә “җирле авыл яшьләре” белән килеп эшләүче кешеләр арасындагы мөгәмәләне тасвирлап язган идем.

    Материалымны газета өчен әзерләгән хезмәткәрләр “тырышлыгы” белән мин дә анда “яңгырадым” һәм аны ник язганыма үкенеп бетә алмадым. Мәкәләмнең төп фикерләренең берсе- имештер миңа да җирле халык вәкилләре “үлем белән янаганнар” булып чыкты. Һичъюгында ул авылда шулай аңлаган байтак егет-кыз табылды. Шулай итеп, миңа алар белән аралашу өчен бөтенләй рәт калмаган иде. Һәм мин үзем өчен бер нәтиҗә чыгардым- бүтән андый проблемалы темаларга язмаска, бигерәк тә “Татарстан яшҗләренә”..

    Бу авыл мәктәбен икенче авылныкына алыштыруымның сәбәпләренең шулай итеп берсе әлеге дә баягы “кайтаваз мәкәләм” булды.

    Икенче авылда мине авыл егет-кызлары колач җәеп каршы алды. Мәктәп директоры минем язганымны укыган булып чыккан һәм мине район гәҗитенә язарга кыстады. Сылтаулары да чыкты. Авыл арасында булган ниндидер вакыйгалар турында, анда мәктәп укучыларының һәм укытучыларының актив катнашулары турында. Гәдәти мактау материалы. Соңыннан әткәм-әнкәм мине мыскыллауларына “коендырдылар” гына. Язганнарымның күпме өлеше чын дөреслеккә туры килә, имеш? Кайчаннан башлап әле аларның малае куштаннар рәтенә килеп керде, имеш? Шул ук Сарман гәҗитендә әлегә чаклы укыган шундый ук чеп-чи мәкәләләр белән чагыштырдылар һәм минем бүтән андый нәрсә язарлыгымны калдырмадылар.

    Ул арада мин килеп чыккан акчасызлыктан- ул авылда бөтен дәресләрне дә диярлек директорның гаиләсе, кода-кодачалары һәм куштаннары алып бара иде- мин Чаллыга чыгып киттем. Бер ел мәктәп белән кичке институтта укытып алганнан соң КамАЗ социологиясенә ике елга эшкә урнаштым. Берсеннән берсе кызык тикшеренүләр әзерләп үткәрергә насыйп булды. Һәм һәр тикшеренү нәтиҗәсе буларак “справка” исеме астында бик җитди документ пәйда була торган иде.

    Кирәк бит, шуларның берсен- ул партия һәм профсоюз оешмаларының производство коллективларының эшендә тоткан чын урыны һәм уйнаган роле турында иде- “Рабочий КамАЗа” күптираҗлы газетасы өчен бик тиз генә вакыт эчендә әзерләргә куштылар. Ул материал бер санның ярты урынын биләде һәм минем даным шаулап алды. Ә бу 1989 ел иде. Совет властенең үзгәреп корылуының азагына ике ел калган иде. Социологиянең һәм иҗтимагый фикер алышуларның “гөҗләп торган” вакыты.

    Аннан ары мин зур шәһәрдән “тәмам туеп” кечкенә бистәмә кайтып, анда чыга торган күптираҗлы газетага вакытлыча эшкә урнаштым. “Әлепне таяктан” аера белгән гәҗит мөхәррире минем һәр язмамнан озын озак көлеп, аларны төзәтеп, миңа төкереген чәчә-чәчә стенгазета белән хикәя арасында нинди аерма булуы турында “төшендерә” торган иде.

    Шул вакыт, газетадагы эш урынымны кадровый партработник өчен бушатырга мәҗбүр иттеләр. Газетадан мин һич борчылмыйча китеп бардым. Һәм үч итеп, анда басылып өлгермәгән материалларымны район гәҗите белән “Нефтяник Татарстана”га биреп бастырдым. Бер елдан язмыш ялгыш кына мине яңадан бер лирик материал ярдәмендә “Татарстан яшьләре” белән бәйләп алды. Мин анда чиксез якты һәм аңлаешсыз “беренче мәхәббәт” темасына тукталган идем. Материалны мин аноним рәвештә, бистәмне дә атамыйча җибәрүемә карамастан, авторның кем икәнен барлык танышларым да бик тиз ачыклады. Ул елларда мин әле кешеләрдән оялу сәләтен югалтмаган идем. Дөресрәге, мин кирәгеннәе күпкә артык оялчан идем, шуңа күрә мин үземә күңелемнән “бүтән алай эшләмәскә” ант бирдем.

    Ул арада мин яңадан эшкә мәктәпкә урнаштым, монысында үзебезнең бистәнекенә, үзем кайчандыр тәмамлап чыкканына. Аттестация билгеләделәр. Газета-җурналларда да басылу файда итәчәк икән!

    Әнкәй-мәрхүмә: “Булдыра алганыңны яшереп ятма инде, тик кеше җирәнеп кала торган гына булмасын!”- диде. Мин дә: “Бик акыллы булып кыланган буласың, әнкәй! Кайдан килгән критикесса?! Җайлы диеп уйласаң, язып кара соң!”- диеп каршы төшәргә батырчылык иттем. Ул елмайды гына.

    Шул ук кичне почта тартмасыннан “Азат хатын” (әллә инде ул “Сөембикәгә әйләнгән иде микән?) алып укыдык. Гәдәтләнгәнгәнчә, байтак кына нәрсәләрен кычкырып. Шунда без әлеге мәртәбәле басманың үзенең укучылары арасында кечкенә анкета сыман нәрсә иглан итүе турында укып алдык. “Күпме еллар алдырасыгыз, нәрсәбез белән сезгә ошыйбыз, кайсы авторларыбызның язмаларын аеруча яратып укыйсыгыз?” Иң кызыклы язма җибәргән укучыларны кечкенә генә сюрприз да көтәчәк имеш. Мин әнкәйгә күз кыстым.

    Әткәй белән энекәш йокларга барып ятканнан соң- мин гәдәтемчә төнге берләргә чаклы телевизор алдында “серәеп” утырулы-ятулы хәлдә - бүлмәмә әнкәй килеп керде.

    - Урлаткычың бар мы, улым?”

    - Нинди урлаткыч?

    - Копировка!

    - Бар иде бугай. Җете-кызыл төстә. “Бара мы”?

    - “Йөгерә”, улым!

    “Әллә ычкынган инде бу?! Төн уртасында! Пистолет сорап алса да, болай ук аптыраган булмас идем”- диеп уйлап куйдым үзем.

    - Аңлатып бирергә бер дә теләмисеңме, әнкәй?

    - Нәрсәне, улым?

    - Урлаугычны ниең өчен сораганыңны?

    - Урлаткыч, диген, улым!- әнкәй серле итеп елмаеп җибәрде һәм миңа күз кысты.- Мин дә бүләк өчен көрәшеп карарга булдым әле!

    - Аңлатып сөйләргә авыр инде сиңа, төн уртасы бит!

    - “Азат хатынга” язып җибәрәм дә и бүләк алам, улым!

    - Син чынлап та “ычкынган”, ахырысы! Син генә язасың ди анда. Барлык язып җибәрүчегә дә “чыгарып тоттыралар “ ди анда приз дигәннәрен!

    - Картаеп беткән анаңнан көлмә әле болай ук, улым!

    - Ярар, әнкәй! Мин бит “яратып кына”! Миннән сиңа тагын ни дә булса кирәк ме?

    - Ике почта конверты да табылса...

    - Берочтан икене язып җибәрмәкче мени?

    - Булса, бир, булмаса, иртәгә почтадан...

    - Берәү генә әнкәй. Маркасыз, ярты тиенлеге берничәсе ята анда. Бүген пичәтләп куярсың, дәресләр арасында иртәгә почтага барып ябыштырып җибәрермен, әгәр дә миңа ышанып тапшырсаң...

    - Менә монысы инде артык. Маркасыз конвертка урлаткытан чыккан битен тыгып, үзең генә белә торган җиргә яшереп куярсың да, вакыты җитү белән, бергәләп ачып укырбыз.

    Нәрсә микән әнкәйнең күңелендә? Нәрсәләр диеп язып бетермәкче микән инде? Ярый, кем белә, ә бәлки “Азат хатыннан” укып та чыгарга насыйп булыр әле?! Ну, мамочка дает! Әле бит әле нәрсәгә булса да өметләнгән сыман үзе!..

    ... Әнкәйнең язмасын яңа ел тирәләрендә чыккан санда бирделәр. Кичке аш әзерләгән җиреннән ул бүленеп тормады. Мин дә “Азат хатынны” зал өстәленә генә куйдым да дәрес планнарым белән телевизорым каршысына барып утырдым. Ул арада алтыдагы Мәскәү яңалыклары башланды. Минем янәшәмә әткәй килеп чүгәләде. Кухнядан чыккан әнкәй чуар җурналны күреп алды. Актарынырга тотынды. Бер айкап чыкты бу, ике, өч! Әткәй дә моңа шикләнеп карап куйды.

    - Улым, чыгар теге конвертыңны!

    - Аңламадым, әнкәй!

    - Теге кичтә урлаткычтан...

    - Хәзер!

    - Ринат улым, син дә чык әле безнең янга. Свидетелем будешь!

    Әнкәй кычкырып теге кичтә язган мәкәләне укыды, мин урлаткычтан “тикшереп бардым”. Бер өтерен дә төшереп калдырмыйча, бер сүзен дә үзгәртмичә биргәннәр бит, шайтаннар! Әнкәйнең йөзе балкый иде! Әткәй аптырап утырды. Энекәш берни дә аңламыйча торганнан соң: “Маладис, әнкәй!”- диде.

    - Тукта әле, карчык! Кайчан әле мин сине “Азат хатын” укыганың өчен ачуланганым булды?- диде ниһаять әткәй.

    - Мавыгып киткәнмен, аталары! Язучылар бит гел булганны гына язмыйлар, үзләреннән дә өстәп җибәрәләр! Син беләсең бит!

    - Ниеңә дип язган булдың инде син бу пүчтәкне?

    - Малаеңнан сора, әнә!- әнкәй миңа ымлады.

    Миңа барысын да аңлатып бирергә туры килде. Барыбыз да бер көлештек тә, әткәй генә уйчан берничә тапкыр: “Да-а!”- диеп куйды. “Минем белән бәйләнмәгән булсаң, әллә кемнәр булыр идең син, анасы!”- диеп куйды ул берничә айдан соң. Иң билгеле һәм кызыклы хатларның берсенең авторы буларак, әнкәйгә “Дзинтарс” чыгарган крем сабыннардан торган җыелма бүләк тә тәтеде. Барыбызның да аның өчен күңелләребез булды.

    Ул арада аттестациягә дә ике айлар калып бара. Ә мин ул вакытта яңа гына чыга башлаган “Мәгрифәт”газетасын алдыра идем. “Татарстан яшьләре белән авызымның пешкәне бар инде. “Сарманга” күңел тартмый. “Нефтяник Дҗалиля”ны әйтеп тә тормыйм. Мин яңа гәҗит өчен язарга булдым.

    Озын-озак уйлап тормастан укытучының 1990нчы еллар Рәсәй җәмгыятендә тоткан урыны һ.б.ш. турында. Артык күләмле әйбер килеп чыкмады. Анысын да “печсәләр”, мин әйтәм. “Газетага язу файдага гына булачак”- диде бит “директор апа”. Мәкәлә озак көттермичә басылып чыкты. Бернинди үзгәртүләрсез. Миңа да ошады бит, чукынчык! Озакламый бер ходтан икенчесен дә язып җибәрдем. Монысы дингә караш турында иде. Анысы да шулай ук үзгәртүләрсез басылып чыкты. Аттестация дигәннәренә файда итү-итмәве шикле булып калды, әмма мин язуның чын тәмен белдем.

    Дистә еллардан артык вакыт узды. Мин инде күптән мәктәп эшен ташладым.

    Газеталар өчен дә язудан туктадым. Мактап языр өчен нәрсә күрмим. Күңелсез нәрсәләр турында язучыларның саны болай да хәттин ашкан.

    Бер-бер артлы әткәй белән әнкәй фани доньядан бакыена китеп бардылар. Мин эшсез өйдә ятам. Кәеф бернигә дә күтәрелми. Төн саен әнкәйне төшемдә күрәм. Матурдан киенгән. Кәефе дә шәп күренә. Мине тынычландырган була бу. Бер сүз әйтеп өлгерә алмыйм, уянып китәм. Борчылып төшкә кермәве яхшы әле, дим аның өчен сөенеп.

    Шуннан соң бер атна буе миңа бер үк төш керә башлады. Беренче төннең нәтиҗәсен генә чыгардым: начар түгел төш, рухы тыныч мәрхүмәнең. Нәрсә кеүргәнем аерма ачык исемдә калмаган булса да. Икенче төнне үзем йоклыйм, үзем төш күрәм, үзем йокы аралаш уйлыйм икән: “Нигә бер үк төрле төш керә соң әле миңа?”- диеп. Иртән барысы да онытыла тагын. Өченче төндә барысы да кабатлана. Мин, ниһаять, иртән уянгач та аны аерма-ачык исемә төшерә алдым. Дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче төннәр... Аптырап куям, язганнарымны бер дә ошатмаган мәрхүмәнең болай минем төшемә керүенә...

    ... Өйдә кампитыр булдырганнан соң ике еллап вакыт үткәннән соң гына татар шрифтын куя алдым мин, анысын да “Ватаным Татарстан” сис админы ярдәмендә. Нишләмәк итәсең инде замана техникасы белән артык дус булмаган бу маймыл белән?! Газеталар өчен материал да әзерләп караган булдым. Ни хәл итәсең, пессимистик рухтагыларын җибәрергә “кул күтәрелми”. Халык болай да аптыраган. Артык “һаваланыр” өчен нигез юк.

    Әнкәйнең елы якынлаша. әзерләнә генә башлаган идек, өченче көнендә хәлем начарланды. Инфаркт булган икән. Бернинди мәшәкәть тә борчымый, тик урын өстендә ятканда күкрәге дә кызышмый, ә башымда бер генә уй: “Әнкәйнең атна-ун көн буе болай төшемә керүенең берәр хикмәте бар микән, әллә бернинди нигезсез шулай килеп чыга микән?.. Әллә соң чынлап та яза башларга микән?”

    Һәм күңелемә “Ярәшү” сюҗеты килде. Калганнарын син беләсең инде, укучы дустым.

    Рашит Гаязетдин
    .
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх