• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Уйлап чыгарылмаган хәлләр

    (кыска әсәрләр циклы)

    Кадерле укучым!

    Кем ничектер, ә минем башның күп кенә кызыклы хәлләргә тара торган гәдәте бар. Сөйли башласаң, кайсыбер кешеләрнең ышанмавы да бар. Ләкин, бу тупланмада бирелгән әсәрләрдә бары тик үзем белән генә булган хәлләр турында язачакмын. Хикәяләр хронологик рәвештә бирелмәячәк. Алар күп булыр һәм барысы да юмористик рухта язылыр диеп ышандыра алмыйм. Мин юморист түгел. Мин гөмүмән мәзәк сөйли белмим.


    УЯУ ЙОКЫ ЧҮЛМӘГЕ

    (уйлап чыгарылмаган мәзәк)

    Фаягөл апабызга багышлыйм.

    Әткәбезнең туганнан-туган энесенең кырыгына иртәрәк барып торырга иде исәбебез. Ни дисәң дә, ярты еллык ялымны алыр вакыт та җиткән, көнен генә Җәлил-Казан арасын урамый башлаганга да ун еллардан артык вакыт үткән. Башкалага алып барган бер көнлек командировкаларга бер өстәмә көнне “ябыштырып” күп санлы туганнарымның берәрсенең хәл-әхвәлен белешеп чыгуның бер кешегә дә зыян иткәне юк бит.

    “Хуҗаларым” белән яздан ук килешеп куйганча, ике атналык ялым октябрь азакларына туры киләсе иде, тик... Унысында үземнең Казан шифаһәнәләренең берсеннән өенә кайтартылып җибәрелгән туганымның хәлен белү нияте белән эштәге телефоннан гына шалтыратсам, җиңгәчәмнең тәмам югалган тавышын ишеттем: “Абыегыз үлгән, иртәгә җирлибез... Килә алсаң иде, үскәнем...”

    Шулай итеп алдан килешенгән отпуск вакытым “чәлпәрәмә килде” - бер айга кичектерүләрен сорарга туры килде. Ә срогы килеп җиткәндә, миңа “сюрприз итеп” түрәләрем ике атнаның ике-өч көнен генә ял итәргә “бирделәр”. Реклама бирәләр икән, Гәрәп Әмирлекләренә ял итергә кеше җибәрәселәр икән, болай да ял итергә теләгән халык хәттин күп буласы, имеш. Ярый соң, карап карыйк...

    Яңа Каравайда биш көн “ятасы”... . Ярдәмләшергә дә туры килер... . Алай да, бер көнен эшем буенча китап җыясы булыр. Бауман урамындагы эшләүче коллегаларымның берсенең узган очрашканда “юган” Европа тирәли круизының “әҗәтен дә кайтарырмын”, иншаллаһ. Шул ук көнне Камал театрындагы өр-яңа “Зәңгәр шәлгә” дә билетлар алып куярга кирәк булыр. Спектакль 19 ноябрьдә шимбә көнне буласы икән. Һич булмаса, Харис дуска алдан ук билетларны сатып алдырырга итәсе булыр. Ә без аның белән дүрт еллап интернет аша аралашкан кешеләр.

    Харисның да үзем кебек туризмда эшләгән кеше икәнен бары тик өч-дүрт ай элек кенә белдем. Казанга туристик семинарга барасымны аңа язып җибәргәннән соң, аның да шунда ук катнашачагын белдем. Язышканда хәл-әхвәл белешүдән башка политика, сәнгать, шәһәр яңалыклары турында хәбәрләшүдән башка сүз булмаган. Кайсыбызның нәрсә эшләп күпме акча эшләвебез кызыксындырмаган, күрәсең. Тагы да кызыграгы, мин Харисның өч атна элек кенә үзем барып йөрергә яраткан Гарифулла абыемнар белән уртак арткы койма аша гына үскәнен белдем. Аның бертуганы белән әнкәсе әле хаман да дүртенче Муромскийда яшәп яталар. Тормышны иң кызыклы китап-кинолардан да мавыктыргычрак нәрсә икәнен белмичә әйтмәгәннәрдер инде бик акыллы башлар...

    Намаз уку мәҗлесенә кагылган мәшәкәтләргә калган көннәре дә бик җитәсе...

    ...Син бер төрле план корасың, тормыш үзенекен “чыгарып күрсәтә”. Харис дуска түрәсенең башта чираттагы ялга Мисырга, аннан соң Гәрәп Әмирлекләренә рекламникка китәсе булу аркасында, аврал рәвешендә күп кенә эшләргә өйрәнәсе булган. Җитәкче моның башына үзе юк чакта эшләр өчен “ бөтен кирәкле нәрсәләрне” дә төеп тутыргандай итә икән, шуңа күрә билет кассаларында хәйрән озак итеп чират торып минем өчен билетлар алырлык вакыты юк икән кешенең! Булмасмы әле үземә ул якларны кайгыртып?..

    ...Без энем Ринат белән, күнегелгәнчә, азакы көнемнең эш вакытын өч сәгәткә кыскартып маршрут таксие белән Әлмәттән Казанның Тукай мәйданына барып төшкәндә кичке тугыз тулып киткән иде. “Комбинат Здоровьедан” егерме тугызынчы автобус белән Җилкага барып җиткәндә ун тулып киткән. Өченче Муромскийга “тәпиләргә” ун минутлар тирәсе вакыт җитте.

    Бик кыска гына вакыт эчендә бердән-бер улы белән ирен югалткан җиңгәбез капка-ишекләрен бикләп тота. Аның “мондый тәртибенә” читтән карап тору кызык та кызганыч та безгә... Гарифулла абыйның ышыгында апа кыюрак һәм тынычрак иде шул... Мин, гәдәтләнгәнчә, капка төпләреннән кесә телефонымнан шалтыратып ишек ачтырмакчы булам. Алдан килешенгәнчә, бу төнне, без киләсе булганга күрә генә аның белән кунарга иптәш хатыннарыннан яисә туган-тумачадан беркем дә киләсе түгел иде.

    Мин күзлегемне алып киергә ирендем һәм кәрәзле телефонымны энекәшкә тоттырдым. Тиешле номерны җыйганнан соң, ул трубканы колагына терәде дә, кинәт сөйләштергечне миңа тоттырды:

    - Абый, мә үзең !

    - Исәнме, Фаягөл апа!- дим.

    - Ә-ә? Кем бу?- диде трубкадан гел дә безнең апабызга ошамаган тавышлы хатын. Әһә, минәйтәм, берсе чүтэки “иптәшкә кунарга” килгән! Яхшы, курыкмас “Куян-йөрәк”, дим.

    - Кем булсын инде, мин бу, апа!- дим әле никтер хаман.

    - Кем соң син?

    - Бирегез әле трубканы Фаягөл апага,- дидем мин ахыргача шигемнең тамчысы да калмаганнан соң.

    - Нинди Фаягөл апага? Кем ул Сезгә? Нишләп йөрисегез Сез анда? Һәм кайда икән ул анда?

    - Шаяртмагыз әле, минем акчамны туздырып! Чакырыгыз Фаягөл апамны!

    - Кайдан алып?

    Ул арада залларының почмак тәрәзәсеннән тутабызның чаршау ачып караганын күрдем.

    - Әнә, апам үзе дә карап алды. Хәзер ачачак безгә капканы, -дидем.

    - Нигә капканы?

    - Ярый, тыныч йокы Сезгә!

    Аллага шөкер! Карыйк әле Фаягөл апабызның бүгенге “өйдәшенә”! Ишек ачылды.

    - Кем бар анда? Рәшит, сез ме?

    - Без булмый, җеннәр, дисеңме әллә? Катырып үтерә яздың бит бүген! Кайда ул тел бистәсе? Ун сумымны тиле бәрәндәй кимергәндер, чучка!

    Исәнләштек.

    - Үскәнем, нинди чучка? Нинди тел бистәсе? Әйттем ич, сезне көтәм дип!

    Тиз генә өй эчен карап чыктым. Сәер, әмма апабыз чынлап та берүзе генә иде. Ә мин алай булгач кем белән “сайраштым” икән? Күзлегемне кидем. Телефоныма текәлдем. “Азакы җыйган номерны” карадым! Кәһәр! Бер санын ялгыш җыйган энем! Әллә мин үзем бутаганмы?! Көлештек. Энекәш тутабызга аңлашылмаган “консумация” сүзен ычкындырды һәм озакка сузмыйча мәгәнәсен аңлатып та бирде. (чит илләрдә кибетләрдә яисә кафеларда потенциаль клиентларның телләрен чишкән арада янчыкларын да күбрәк туздырттыру өчен махсус каралган персоналның эше шул сүз белән атала). Апа җырлана-җырлана плитә тирәсендә кайнаша башлады.

    - Бар икән оятсыз кешеләр! Синең акчаңны бетереп!.. Мин андый очракта сразы “Не туда попали!”- диям!

    - Артык борчылма инде, апа! Аның каравы минем Казаныгызда яңадан бер таныш “мәткәм” булды!

    - Кайдан алып?

    - Номеры телефонда калды бит!

    Яңадан көлештек.

    Икенче көнне исәбем Бауман-Болак буйларын урап кайту. “Зәңгәр шәлгә” билет юнәтеп, егетләрне күреп чыгарга. Чыгып киттек энекәш белән икәү. Башкала үзәгенә булган сәфәр бу көнне уңышсыз булып чыкты. Театрга билетлар кассаларның һәммәсендә дә “чәчелгән” рәвештә- бергә ике кеше утырып карар өчен калмаган. Аеры-шаеры театр карарга энекәш “аяк терәп” риза булмады. Минем ул тамашаны бик нык карап кайтасым килә. Булмады инде! Мин Ринатка әле дә булса бәләкәй сабыйдай кабул итәм. Ул моннан бик оста файдалана сыман.

    “Сәяхәтче агентлыгындагы” егетләрем дә ишекләрен ачарга ашыкмыйлар... Хәерчегә җил каршы, дигәндәй. Аяк бетереп Казан үзәгендәге җепшек карны бутый-бутый тәмам хәлдән таеп Каравайга кайтып аудык. Бүтән бу юлы Казан үзәгенә чыкмаска диеп ант итеп.

    “Тукыран тәүбәсе”! Кичен Харис шалтыратты. Алдагы көнне теше сызлап төн буе йокламыйча чыккан, кичен генә күзен ача алган, зараза! Бу эштә булмагач, бөтен җиргә түрәсе үзе чабарга мәҗбүр булган. Шуңа күрә агентлык берничә мәртәбә бикләнеп торган. Минем телефоннан шалтыратуларыма да җавап бирмәде бит, кәбәхәт! Харис мине үзләренә “иртәгә” чакырды.

    Бармый хәлең юк! Тем более, сәбәбе бар! Булмаган очракта да, чын дуслар белән очрашыр өчен сылтау табарга тырышасың бит! Ә минем максатым- татар электрон китапханәсендәге уңышларымны, аяк-өсте генә булса да, “билгеләп үтү”. Ресторан-мазарларына “рәт тә юк”, хәер моны миннән көткән кеше дә юк.

    Икенче көнне Ринат белән бергәләп тиз-тиз генә Болак буенда урнашкан туристик операторларның байтак офисларын йөгереп, илле-алтмыш килограмм ялтыравыклы каталоглар белән зур рюкзакны шыпладык. Баумандагы кибеттән эчемлек белән кабымлыкны юнәттек. Минем уңышны егетләр белән “юдык”. Җитмәгән күрәсең, Харисның түрәсе үзеннән дә бер “урыс малаен” өстәтте. Үзенең чыгып китәсе сәфәрләрен “шомарту” нияте белән дер инде. Сизеп торам, миңа моңа кадәр “бик булганын”. Ни хәл итәсең бит, егетләр миравай, авызыма “егып салмасалар да”, кем әйтмешли “нихараша!” ...

    “Мәҗлестән” соң Каравайга кайтырга кирәк бит. Бауманнан комбинат буена бик күңелле барып җиттек. Электән үк (теге, Харисның откан круизын “юган” көннән бирле) танышып киткән, минем кебек үк язарга яраткан Адаш дус белән сөйләшә-сөйләшә бардык. Килеп туктаган автобус кына безнең җылы кочакларны аера алды.

    Иң арттагы урыннарга барып утырдык Ринат белән. Рюкзак урында. Харисны әйтүем, бая гына үзләрендә калдырып торырга тәкдим иткән иде. Икенче көнне кереп алырсыгыз янәсе! Калдырмый гына торсын әле! Сәбәпсез-нисез Каравайдан Бауманга барырга, минем башыма карт алаша типкән ди! Авыр төялгән, имеш! Мин алып кайтам мени аны?! Янәшәмдә утырып кайтучы бердәнбер энекәшем “эх!” тә димичә сөйрәде үзләрен!

    Автобус Болак буена борылганда, мин йоклый идем инде. Энем кабыргама төртеп: “Абый, кайтып җитәбез, бугай... Вертолетныйны уздык!” диде. Йокламаган, газиз әткәм белән әнкәмнең икенче “алтын баганалары”, минем өчен җанын да тәнен дә кызганмаган “кара-чутырым”! Вертолетный әле конечный түгел, апаем! Мин яңадан йокыга киттем. Икенче яктан берәүнең: “Автобус приехал на разворот. Вы не проехали своей остановки? А то я сам так разок три круга по Казани дал!”- дигәне ишетелде. “Я никогда не проеду свою остановку! Тем не менее, спасибо, родной!”

    - Таеп егыла күрмә, абый!- диде энем автобустан төшкәч.

    - Абыеңны җилкәңә салып кайтмагач аны, ничу монда “марҗаланырга!”- дигән булдым мин дә. Кичен җылыткан сыман. Әллә мине эчтәге “ягулык” саташтырамы?! Вакытны карадык. Тугызынчы ярты булып килә. Апабыз курыкмаса гына ярар иде! Безне мондый хәлдә күргәне дә юк иде моңарчы. Ачуланса ярый, аннан беркемнең дә үлгәне юк әле.

    - Апаем, син мине кайда алып барасың?- дидем мин энекәшемә, алан-йолан каранганнан соң. Урамны азагына чаклы барып чыктык, абыйларның йорты очрамады. Баксаң, өченчене үтеп, Муромскийның икенчесеннән киткәнбез икән! Аның каравы, аркылы урамга чаклы борылып чыгып кирәкле урамга кергәннән соң да берничә мәртәбә дөрес барганлыгыбызны тикшердек.

    Җиңгәбез телефонның шалтыравын да көтеп тормыйча, капкасын ачкан иде. Ну шуның өстенә кимичә урамда йөрүләре! Яшисе килми, имеш! Теләгәндә сразы “алып китми” шул ул! Аннан ары... Әй, барыбер дә безнең ике буын туганыбызның хатыны башка туганнарыбыздан күпкә якынрак безгә! Юморлары да, үз-үзен аямаулары да безгә килендәшен, үзебезнең мәрхүм әнкәйне хәтерләтә иде.

    Итле ботканы “бер кабып кына йоттым” да кереп караватка аудым.

    Төнлә уяна торган гәдәтем бар минем, туганнарым! Бу төнне дә шулай булды. Кухня ягында ут яна. Фаягөл апа торып иртәнге ашын әзерләргә тотынган мени? Болай ук “җиде төн тишегеннән”?! Сәер, кыймылдаган тавышы да ишетелми! Янәшәдә генә туганымның ятагы да буш. Тәмәке тартырга чыгып киткәндер инде! Ятам. Өй эчендә хаман да тавыш-тын юк. Ярый соң, “кече йомышымны” үтәп кермичә булмас.

    Кухня эче буш. Апабыз утын да сүндерми башлаган икән... Өй алдына чыга торган ишекне ача алмадым. Апабыз “совсем ычкынган”! Үзе куллана торган “төнге чиләге” чоланда. Безне аннан файдалана алдырмавына хаман эче поша, бәгырьнең! Ярый, апа кереп йоклаган, ди! Ә энем кайда соң, алай булгач? Столовый бүлмәсендә дә юк. Залга кереп ятмагандыр бит? Әллә нигә бер “арка төзәтәм”, диеп ялан идәнгә ятып йоклавын монда килгәч тә онытмаган, күрәсең! Вот зараза, ә?

    Залның утын кабызып карадым. Апаның ятагы җәелгән, кагылып та карамаган. Ялт итеп йокы бүлмәсенә кереп үзебезнең урыныбызны карадым. Энекәшнең дә мендәре шулай ук эзсез калган. Чукынсын, апаның яңадан давлениесе күтәрелеп егылган да, “скорый” чакыртып, алып киткәннәр. Ринат та шунда дыр. Ә минем өстән хәтта ялдына чыга торган ишекне дә бикләп китеп барганнар! Әллә, энекәштән апа шүрләп мили... вәт паразит, полиционерлар чакыртып, протоколлар тутыртып, алып киткәннәрме?.. Әллә, соң энекәшнең гәдәтләнгәнчә, атна-ун көнгә бер төн уртасында урам әйләнә торган төне микән бүген? Ә тутабыз аның белән Каравай буйлап йөри микән? Әллә... Нигә соң әле мин юкка башымны ватам? Алар анда һәр хәлдә икәүләшеп, ә мин монда!.. Сабый чакларымдагы шикелле үкси-үкси елыйсыларым килеп китте...

    Күпме “салындырып” ятмакчы буласың инде син?! Чык, эзлә, тап! “Төпләренә төш”, әмма тап үзләрен! Тем более, уянып та җиттең! “Йомышың” да иртәнгә чаклы түзә торганнардан түгел...

    Тордым... Ялды ишегенә тотындым. Яңадан көчле итеп этеп карадым. Ачылмады. Йозакка бикләнгән бит инде! Айны инде, Рәшит! Гөмер булмаганны! Йозак эчке яктан аерым бикләнә, кирәк чакта, тышкы яктан “ачкычсыз үзе бикләнә торган”. Сәер, әмма монысында ишекне ача алдым. Ялды ишеге аның каравы бикләнергә онытылган. Булган икән тамаша! Димәк, тутабыз чирләгән! Ә Ринат боларның ишеген исенә дә кертеп чыгармаган!

    “Оргсинтез” әллә нинди тавышлар чыгарып ярты һаваны яктыртуын белә. Бөтен Каравай тирән йокыга талган. Бер мин генә йкыдан уянып кайда барып бәрелергә, нәрсә уйларга белмичә каңгырып йөрим! Урам капкасы да “махом” ачылмады! Казан буйлап эзләп китәсе идем үзләрен!

    Өйгә кердем, кухня утын сүндердем, үзебезнең бүлмәнекен яндырдым. Исәбем- боларны көтеп алу. Үземә артык күңелсез булмасынга телевизорны көйләдем. Башымны мендәргә салганымны хәтерләмим. Күземне ачсам- Фаягөл апам җилкәмнән тоткан. Мин шунда ук сикереп утырдым:

    - Кайда китеп олактыгыз инде, ә? Бер-бер “хәл” булмагандыр бит? Ник мине уятмыйча гына? Өстемнән бикләп?!.

    Җиңгәчәй авызын ачып, башымнан сыйпап,хушыннан китә язып торганнан соң, мин дә әйтәсе бөтен зарымны “аттырып” бетергәннән соң телгә килде. Күзләре ялтырый иде

    - Үскәнем, без сине ачуланыр урында! Башта бел, аннан соң гына претензиеңне әйт!

    - Ринатны кайда куйдың, апа? Бар да тәртиптә ме?

    - Курыкма әле болай! Мәрхәбәләрдә ул. Йоклап ята. Кирәк дисәң, уятып алып чыгам үзен.

    - Кирәкми, йокласын! Нинди Мәрхәбә инде ул тагын?

    - Гарифулла абыеңны җирләргә диеп Ыргага чаклы кайткан күршем минем!

    - Ә, теге уңдагы чибәр, “укымышлы” әбиләрдә мени апаем?

    - Нигә син монда үзеңнең ниләр эшләп бетергәнеңне сорамыйсың?

    Ниләр эшләп бетерергә тиеш соң әле мин аның чаклы? Мин “тәртипле малай” бит! Шулай да кызык булырга ошаган. Давай сөйлә, дим.

    Кыскасы, мин кереп ятканнан соң, авыр күтәрергә ярамаган Фаягөл апа юынтык сулы ярты чиләген күтәреп бакчасына чыгып киткән. Энекәш аның артыннан ук тәмәке тартып керәсе иткән. Минем моңарчы үзенә: “Апаем, ишекләре тыгызрак ябыла, ныграк этеп яп, ату ачылып кала да, өй эчләре суына бит!” диеп ничә мәртәбәләр әйткәнем исенә төшкән күрәсең, Ринатның ишекне ябуы булган, инглиз йозагы бикләнеп тә алган. Кеше тие торганда ачкыч күтәреп ихата арасында йөрми бит инде!

    Энекәш тотынган өй тәрәзәләреннән кагып мине уятырга. Түти кухнясы белән өйалды арасындагы ишегенә кулы белән дә, аягы белән дә, әллә кайдан кулына килеп эләккән чүкеч белән дә сугып караган, тик бернәрсәнең дә файдасы тимәгән. Мин дә, моңа чаклы уяу йоклый торган буларак билгеле булган кеше “осечка биргәнмен”. Ә Ринат апага әйткән имеш, минем “мондый чакларда” өстемә менеп сикерсәләр дә уянмыйча йоклый алуымны.

    Вәйт дуңгыз, ә?! Нәрсәләр диеп сөйләгән бит тутабызга?! Абыйсына яла ягып! Белгән белсәмме?! Кырык бер ел элек чош “әткәм белән әнкәмә “заказать” иткән булыр идем үзен! Миннән башка да “алып кайткан” булсалар, үземнең башыма карап үстермәгән булыр идем!.. Хәер, без аның белән икебез дә дугыз елында туган кешеләр бит!

    Икенче көнне урамга чыккан җирдән үзләренең капка төпләрен кардан чистарткан Мәрхәбә апа мине үзе янына чакыртып алды. Исәнләштек. Картының нигә кар көрәмәве белән кызыксындым. Ашказанына операциядән соң авыр эшләргә ярамый икән. Көрәген миңа тоттырды. Ике кешене йоклатып чыгарганның хакын түләтә янәсе. Икенче килгәндә туры үзенә киләчәгемне әйттем. Көлеп ризалашты.

    Мин бик уяу йоклыйм, теләсә кемнән сорап белешә аласыгыз. Фаягөл апа белән Ринаттан гына сорамагыз!

    Рашит Гаязетдин
    юмореска на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх