• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Язмыш сәфәре

    (оригиналь сценарий)

    (почти латино-американский расклад)

    Шагапов Рәшит Гаязетдинович

    423368, Татарстан, Сарман районы, Җәлил эшчеләр бистәсе, Ахмадиев ур., 9 йорт,40 кв.

    rashit_gayazetdin@mail.ru
    шулай ук иҗатым белән танышу өчен сноска: kitap.net.ru/gayazetdin


    Кереш сүз урынына.

    Кадерле укучым, ниһаять, бу нәрсәмне дә киң даирәгә җиткерер өчен вакыт килеп җитте. Ул моннан бер ел элек язылып бетте. Тулысынча уйлап чыгарылган, шуңа күрә героларымның реаль шәхесләр белән уртаклыгы бик шартлы гына булырга мөмкин. Булган очракта да йөздән туксан тугыз өлеше автор күңеленнән чыккан. Кем белә, бәлкем әле “Язмыш сәфәренә” нигезләнеп төшерелгән телесериал да дөнья күрер, анда шанлы театр йолдызларыбыз уйнап та күрсәтер. Бәлки ул кадәресе үк булмас та. Һәр хәлдә, мин синең алдыңда “мактанмыйча” булдыра алмадым. Материал җанр законнарына таянып язылган. Техник яктан. Якыннанрак танышканда үзең дә төшенергә тиешсең.
    Текстта очраган кайсыбер кыскартмаларга аңлатма.

    НАТ.- натура- табигатьтәге (ачык һавадагы) яисә бина-корылма эчендә булмаган күренешләр
    ИНТ.- интерьер- киресенчә, бина, яисә шул ук вагон эчендә бара торган вакыйгаларга кагыла торган текст.
    ТИТР- кино барышында экранда күренеп ала торган текст.

    Ышанам, бу эшем дә сезгә ошар һәм “Татарстан - яңа гасыр” телевидениесе үткәргән конкурста та тиешле бәяләмәсен алыр диеп.
    Ә хәзер, бөтен түземлегеңне җыеп, мөмкин булса, рәхәтләнеп укы.


    НАТ. КАЗАН ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫНЫҢ КЫЗЫЛ БИНАСЫ
    КАРШЫСЫНДАГЫ ТУКТАЛЫШ – АВГУСТ АЕНЫҢ БЕР ТӨНЕ
    Шәһәр арасында йөри торган бер микроавтобус килеп туктый. Аның эченнән ИЗАЕЛ төшә. Ул уртача гәүдәле, тыгыз тәнле илле яшьләр тирәсендәге ир-егет, юлда йөрер өчен ипле һәм һава торышына бәйле җылы кием кигән. Егет микроавтобустан үзе артыннан зур тәгәрмәчле чемоданны тартып төшерә, җилкәсендә асып йөри торган сумка белән шул ук кулында саллы гына бер полиэтилен пакеты бар. Ир-егет вокзалның тимер юл кассалары урнашкан ак бинага таба юнәлә

    ИНТ. ВОКЗАЛ ЭЧЕНДӘ КАССАЛАР ЗАЛЫНДА УТЫРУ УРЫННАРЫ
    Изаел әйберләре белән ашыкмыйча кассалар бинасына керә, як-ягына каранып кассаларга каршы рәттә буш урыннар күреп, барып утыра. Ул хиссез як-ягына каранып утыра башлый.

    Вокзал буенча төрле кешеләр йөренеп тора. Казан тирәсендә урнашкан кала-салаларына юнәлүче ХӘРӘКӘТЧӘН ЯШь ЕГЕТЛӘР һәм КЫЗЛАР төркемнәре (кулларында бик әз нәрсә тотканнар), үзләрен тып-тыныч тотучы ЕРАК СӘФӘРГӘ ЧЫГЫП КИТКӘН ХАЛЫК, КОМАНДИР җитәкчелегендә ПРИЗЫВНИКЛАР командасы үзенә игътибарны җәлеп итә.

    Тәрәзә буенда күпсанлы төенчекләр арасында КҮП БАЛАЛЫ ЧЕГӘН ГАИЛӘСЕ урнашкан. МИЛИцИОНЕРЛАР йөреп тора, берничә кеше янына килеп документ сорыйлар.

    Изаел кесәсеннән күзлеген алып кия, кәрәзле телефонына карап сабырсызланып башын кагып куя. Үзенең янында утыручы 60 яшьләрдә булган ЮЛЧЫ ХАТЫН белән сөйләшеп ала. Хатын Изаел белән килешенүен белдереп башын кага. Изаел урыныннан торып җилкәгә аса торган сумкасы белән читкә китеп бара.

    ИНТ. БИЛЕТ КАССАЛАРЫ АЛДЫ
    Изаел читтәрәк урнашкан касса тәрәзәсе янына баса, сумкасы кесәсеннән паспортын чыгара. Ул документы эченнән бер бит компьютер тексты басылган кыягазны алып карый һәм аларны касса эченә суза. Изаел кинәт кенә ишеткән тавыш ягына башын бора.

    Икенче касса алдында, Изаелдан ун-унбиш адымнар читтәрәк, чиратта торучылар арасында БОРЧЫЛГАН БЕР ХАТЫН, аның исеме ЛӘМИГА, КАССИР ХАТЫН белән сөйләшә. ЛӘМИГА пөхтә һәм тыйнак, әмма бик юка итеп киенгәнлеге күзгә ташлана, башында да юка гына яулык. Кыяфәте башка кешеләргә ташланып тормый торган.

    ЛӘМИГА
    Сколько раз повторять? Сестренка, мне до Сковородино в общий вагон только один билет нужен ич, диеп!
    (нык дулкынланып татар теленә күчә)
    Ничә тапкыр әйтергә була инде Сезгә, ә?

    КАССИР ХАТЫН
    (тавышы көчәйткеч ярдәмендә кискен яңгырый)
    Женщина, на этот поезд ва-абще никаких билетов не осталось! (А в общий вагон тем более!) Последние 2 билета в купе до станции Агрыз есть, но и на эти места с Агрыза до Омска билеты уже проданы! (Я Вам предлагала варианты с пересадками в других городах. Вас же не устроило время ожидания на них!) И не задерживайте, пожалуйста, очередь!

    ЛӘМИГА
    (бирешергә теләмичә, вакыты белән чиелдап җибәрә)
    Мне бит анда срочно надо барып җитәргә... кирәк!
    Телеграмманы да показал бит инде ич... мин... Сезгә!

    ЧИРАТТАГЫ ХАТЫН
    (сабыр тавыш белән)
    Элеккеге вакытларда булган бронирование тәртипләре күптән үзгәрде бит инде, апа! Сез бит безне чынлап та тоткарлыйсыгыз!

    ЛӘМИГА
    (ыңгырашып җибәрә)
    Бик аңлыйм да бит, үскәнем! Минем анда энем белән киленем үлеп ята ич! Балалары үксез калган ич! Ничек аңламыйсыгыз инде сез?

    ЧИРАТТАГЫ ХАТЫН
    (нервылана башлагандай)
    Без Сезне аңлаганнан Сезгә ни файда булыр микән соң?
    “Билетлар юк,”- ди бит бичә!

    Изаел тиз генә кассадан үзенә сузылган паспорты белән билетын алып 100 сум акчасын кассирга бирә һәм Ләмига янына килеп баса.
    Ләмига аптыраган, бер кешегә дә күтәрелеп карамыйча көчсез тик басып тора. Изаел итагәтьле елмаеп Ләмиганың терсәгеннән йомшак кына итеп тота һәм бик тыныч тавыш белән аңа дәшә.

    ИЗАЕЛ
    Исәнмесез! Мин Сезгә булыша алам. Минем Сез барасы тарафка “ялгыш” кына бер билетым бар!.. Минем әйберләрем утыргычлар буенда калды. Әйдәгез, барып утырыйк та, барысын шунда хәл итәрбез.
    (китеп барган җиреннән Ләмигага борылып)
    Сумкагызны күтәрешимме?

    Ләмига бу көтелмәгән тәкъдимнән Изаелга куркып һәм гәҗәпләнеп карый. Ул ике кулы белән янында идәндә торган уртача зурлыктагы сумкасына ябыша. Изаел, тыела алмыйча, көлеп җибәрә.

    ИЗАЕЛ
    Сайланып торырлык вакытыбыз юк безнең, ханым! Минем поезд алдыннан гәҗит-мазар да алып куясым бар иде! Тизрәк барып утырыйк инде!

    Изаел ашыгып китеп бара. Ләмига, хиссез һәм уйсыз, Изаелга иярә. Артына карана-карана, егет яңарак әйберләрен калдырган җиргә ашыга.

    ИНТ. ВОКЗАЛ ЭЧЕНДӘ КАССАЛАР ЗАЛЫНДА УТЫРУ УРЫННАРЫ
    Изаел әйберләрен саклап калган баягы хатынга башын иеп рәхмәтен белдерә һәм, утыргычтан полиэтилен пакетын алып, үзенең артыннан килеп җитә язган Ләмигага кулы белән бушаган җиргә утырырга ишәрә ясый.

    ИЗАЕЛ
    Утырып кына торыгыз әле минем урыныма. Менә бу чемодан белән сумкаларны да күзәткәләрсез, бик авыр булмаса.
    (Ләмиганың ризалыгын да көтеп тормыйча, сүзен дәвам итә)
    Сезгә кибетләрдән бер нәрсә дә аласы түгел иде ме?
    (кыз җилкәсен кагып баш тартуын белдерә)
    Ярый, алайса...
    (Ләмиганы баштанаяк күзәтеп чыга)
    Өстегездәге бу кофтаны үзегез бәйләдегезме?

    Ләмига сүзсез генә башын кага. Изаел аңа карап яңадан елмая.

    ИЗАЕЛ
    Сез минем әйберләремне сатып кына җибәрә күрмәгез инде!
    Мин бик озак йөрмәскә тырышырмын.

    Изаел тиз генә кесәсен капшый һәм, нәрсәдән дер канәгать калып, ашыгып кибетләр, буфетлар ягына китеп бара.

    ИНТ. ВОКЗАЛ КИБЕТЛӘРЕ РӘТЕ.
    ИНТ. ГАЗЕТА-ҖУРНАЛЛАР КИОСКЫСЫ АЛДЫ.
    Изаел килеп туктап бераз вакыт өстәл өстенә тезелгән матбугат басмаларын карап тора һәм ГӘҖИТЛӘР САТУЧЫ КЫЗНЫҢ игътибарын үзенә тарту өчен тамагын кырып ала.

    ГӘҖИТЛӘР САТУЧЫ КЫЗ
    (елмаеп, Изаелга борыла)
    Вам что-то нужно?

    ИЗАЕЛ
    Мне, пожалуйста, пару номеров “Зятёк”, пожалуйста!

    ГӘҖИТЛӘР САТУЧЫ КЫЗ
    Любитель кроссвордов?

    ИЗАЕЛ
    (бераз гына уңайсызлангандай)
    Да, знаете ли...

    Изаел тезелгән товар арасында Л.Филатовның “Про Федота-стрельца- удалого молодца» китапчыгын күреп ала һәм сөенүен сатучы кыздан яшермичә дәшә:

    ИЗАЕЛ
    Ничего себе! Кто бы мог подумать?! Покажите мне “Стрельца...”, девушка!

    ГӘҖИТЛӘР САТУЧЫ КЫЗ
    (сораган китапны алып Изаелга бирә)
    Вы фанат Филатова?
    (бик мәгәнәле итеп Изаелга карап елмая)

    ИЗАЕЛ
    Скорее да... . Сколько с меня?
    (кесәсеннән йөз сум алып, сатучыга тоттыра)
    Совсем вылетело из головы! Девушка, мне еще два пакета покрепче, если, конечно есть.
    Изаел кесәсеннән яңадан бер йөзлек акча чыгарып сатучыга суза, кыз елмаеп башын чайкый.

    ГӘҖИТЛӘР САТУЧЫ КЫЗ
    У Вас и так должно хватить, мужчина! Филатов издан “в одноразовом формате”!
    (калькуляторы белән акчаны исәпләп чыгарганнан соң
    Изаелга сдача акчасын суза)
    Точно! Мелочь, но это Ваша сдача!

    Сдачасын чалбар кесәсенә, гәҗит-фәләннәрен пакетларның берсенә салып, Изаел сатучылар рәте буйлап ары китеп бара. Ул киштәләргә куелган товарларны исе китеп карап йөри һәм кием-салым сатыла торган җирдә туктала.

    ИНТ. КИЕМ-САЛЫМ КИШТӘЛӘРЕ АЛДЫ.
    Изаел игътибар белән анда куелган киемнәрне карап уйлап тора. БИТЕНӘ МУЛДАН БУЯУ САЛГАН САТУЧЫ ХАТЫН беркемгә дә илтифат күрсәтмичә битен төзәтеп тора. Киштә алдында Изаелдан кала сатып алучы күренми.

    ИЗАЕЛ
    (кадр артында)
    Кызык хәлләр, ниемә кирәк булды инде миңа бу чүпрәк-чапрак кибете? Хәер, мин бит юл буе бер-үзем генә утырып барырга тиеш идем!.. Үземә дә берәр пиҗама-мазар алырга кирәк булыр! Ни генә дисәң дә, чит хатын янында тез турлары юкарып “папайлана” башлаган спорт чалбарыннан бармам бит инде! Теге бичара хатынның да, кечкенә генә юл сумкасына поездда киярлек җайлы киеме сыймаска мөмкин... Халат-мазар килешеп бетмәс, ник дигәндә, бердән, ул мескен кискен хәрәкәт ясаганда итәк чабулары ачылырга торган киемне ошатмас, икенчедән, халат белән эчке киемне ир кеше үзенең хатынына гына алып бирергә хаклы... Кайда соң монда гадирәк хатын-кыз күлмәге? Җилбәзәк кыз балалар өчен сыйфатсыз ялтыравык тукымадан тегелгән фасонсыз кием белән бөтен киштә тулган. Аның каравы “кеше киярлек” киемне эзләп интегәсең!.. Ничек тиз уза гомер дигәннәрең!

    Изаел яңадан сабырсызланып телефоныннан вакытны карап башын чайкый.

    ИЗАЕЛ
    (сатучыга)
    Покажите, пожалуйста, мужские спортивные костюмы на меня! Потолще материал и цвета не самые яркие, если можно!

    БИТЕНӘ МУЛДАН БУЯУ САЛГАН САТУЧЫ ХАТЫН
    (ялгыш җирдән килеп чыккан клиентка сөенеп)
    Знаете, Вам крупно повезло, поступление новой партии товара было только сегодня, вернее, вчера утром. Есть на любой вкус! Выбирайте!
    (эленеп торган товар ягына кулы белән күрсәтә)

    ИЗАЕЛ
    (югалып калгандай, беренче туры килгән спорт киеменә төртеп күрсәтә һәм елмаеп җибәрә)
    И еще, для моей “второй половины” платье из хлопчато-бумажной ткани, размер 46-48, рост 160 см, рисунок выразительный, но неброский покажите!

    БИТЕНӘ МУЛДАН БУЯУ САЛГАН САТУЧЫ ХАТЫН
    (бераз гына кәефе бозыла, коры дәшә)
    Всё перед Вашими глазами!

    ИЗАЕЛ
    (тыныч булырга тырышып)
    Дайте хотя бы пощупать руками!
    (кадр артында)
    Бу сөйләнүләремә генә колак салып карасагыз иде! Э-э! Кайдан килгән ди ул миңа “моя вторая половина”? Саташкан!
    Сатучы хатын тиз генә хәрәкәтләр белән Изаел алдына берничә халатны һәм күлмәкне прилавка өстенә салып куя. Изаел тиз генә ул киемнәрне уч төбе белән сыпырып карый һәм калынрак бер гадирәк фасонлы, алгы планында эре аерма-ачык чәчкә рәсеме төшкән күлмәкне сайлап ала.

    БИТЕНӘ МУЛДАН БУЯУ САЛГАН САТУЧЫ ХАТЫН
    (елмаерга тырышып)
    Вам это всё завернуть?

    ИЗАЕЛ
    Спасибо, да! И еще, будьте так любезны, пару-тройку красивых столовых салфеток!.. Моя жена любит красивые вещи! И посчитайте полную стоимость! Тысячи, надеюсь, хватит?
    (кадр артында)
    Ә менә монысы гупчим артыкка китте, Изаел туган! Туктат инде бу “Бала-чага уенын”, “Хыялый Хәйбүш”! “Моя жена”, имеш!

    Изаел акчаны сатучыга сузып, киемнәрнең барысын да пакетына тыгызлап тутыра. Аның күзләре янәшәдәге вак-төяк сатыла торган кибет киштәсенә төшә.

    ИНТ. ВАК-ТӨЯК ТОВАР САТУ КИШТӘСЕ АЛДЫ.
    Монда да сатып алучылар күренми. Киштә артында КҮҢЕЛСЕЗ БАСЫП ТОРУЧЫ САТУЧЫ КЫЗ эче пошыбрак хиссез генә товарларын “төзәтеп” торган була. Изаел анда сатыла торган бәйләү җепләрен күреп ала.

    ИЗАЕЛ
    (кадр артында)
    Әнкәй исән булса, мин һичшиксез бу җепләрнең берничә төслесен алып кайтып биргән булыр идем! Никадәр генә мөстәкыйль булсам да, миңа барыбер ерак сәфәрләргә җыенганда әнкәмнең “уяу җитәкчелеге” җитми: әнә күпме нәрсә төптән уйланмаган, күпмесе өйдә онытылып калган!

    Изаел ирексездән моңсу итеп елмая һәм киштә артында КҮҢЕЛСЕЗ БАСЫП ТОРУЧЫ САТУЧЫ КЫЗ белән сөйләшә башлый.

    ИЗАЕЛ
    Девушка, можно Вас побеспокоить?

    КҮҢЕЛСЕЗ БАСЫП ТОРУЧЫ САТУЧЫ КЫЗ
    (бар көченнән елмаерга тырыша)
    Да, конечно! Что Вас интересует, мужчина?

    ИЗАЕЛ
    Подскажите пожалуйста!
    (бармаклары белән бәйләү энәләре һәм бәйләү
    җепләре ягына күрсәтә)
    Вот с этими спицами можно будет из этой пряжи связать свитер или джемпер?

    КҮҢЕЛСЕЗ БАСЫП ТОРУЧЫ САТУЧЫ КЫЗ
    (көлеп җибәрә)
    Так Вы умеете вязать?
    (кинәт авызын уч төпләре белән каплый)
    Ой, простите меня! Конечно можно!
    (пыяла астыннан Изаелга ялтырап торган аксыл төсле озын бәйләү энәләрен алып күрсәтә)
    Но я бы посоветовала Вам вот эти длинные дюралевые спицы- тогда придется сшивать детали связанного между собой! А если будете вязать единым блоком, тогда, возьмите лучше вот эти, соединенные между собой леской или резиновой трубочкой!
    (Изаелга икенче төрле энәләрне суза)

    ИЗАЕЛ
    Спасибо Вам за помощь! Так, значит еще 8 мотков вот этой бордовой пряжи- она ведь полу-шерстяная? Я правильно понял?
    (сатучы Изаел белән килешеп башын кага)
    И 8 мотков вот этой темно-зеленой!

    КҮҢЕЛСЕЗ БАСЫП ТОРУЧЫ САТУЧЫ КЫЗ
    (елмаеп, җеп капларын Изаел сузган пакетка сала-сала)
    Больше ничего не хотите?

    ИЗАЕЛ
    Пару-тройку носков, пожалуйста. Наподобие искуственного шелка. Размер 25-27! Сколько с меня?

    Изаел бу киштә буенда да товар өчен акча калдыра һәм яңадан сәгатенә күз сала

    ИЗАЕЛ
    (кадр артында)
    Поезд килеп җитәргә унике минут калган! Чыга башласаң да бик таман булыр!

    ИНТ. ВОКЗАЛ ЭЧЕНДӘ КАССАЛАР ЗАЛЫНДА УТЫРУ УРЫННАРЫ
    Изаел әйберләрен саклап утыручы Ләмига янына килеп баса. Кыз ни эшләргә белмичә аптырап, шикләнеп һәм борчылып як-ягына карап утыра.

    ИЗАЕЛ
    (Ләмигага артыгын елмаеп, уены-чыны бергә)
    Бер ел вакыт та үтмәде, кире килеп җиттем менә!
    (алып килгән пакетларын утыргычка куеп, Ләмигага кулын суза)
    Таныш булыйк! Минем исемем - Изаел!
    (Ләмига аның сузылган кулын күрмәгән төсле тоела. Изаел, аклангандай, кызга)
    Юл буенча бергә барырга туры килер бит... Сезнең исемегезне белергә рөхсәт ме, ханым?

    ЛӘМИГА
    (үзенә сузылган кулга игътибар итмичә)
    Ләмига.

    ИЗАЕЛ
    (кызның дәшүенә сөенеп)
    Шәп исем! Сирәк исем! Матур исем!
    (кадр артында)
    Туарылып беттең бит син, бы-рат! Бигерәк артыгын кыланасың түгел ме? Хәтә, бу матур ханымда синең сүзләреңне үлчәү кайгысы түгел әлегә!
    (Ләмиганың корылыгына артык исе китми, елмаеп кызга)
    Минем мәрхүм әткәйнең яшьли гүр иясе булган сеңелесенең
    Исеме ул Ләмига. Сез Балык Бистәсе яисә Лаеш ягыннан булырга тиеш. Шулай бит?

    ЛӘМИГА
    (шикләнеп)
    Әйе... Сез кайдан белдегез?

    ИЗАЕЛ
    Калган сүзләрне без поездга утыргач та сөйләшербез, ярыймы?
    Хәзер әйберләрне җыеп перронга таба кузгалыйк!

    Егет утырган урыныннан ашыкмыйча гына күтәрелә башлаган Ләмигага яңа гына тутырып килгән пакетларны күрсәтә.

    ИЗАЕЛ
    Каршы булмасагыз, бу пакетларымның берсен күтәрегез әле?! Зурлыгына карамагыз, җиңел алар!

    ЛӘМИГА
    (як-ягына шикләнеп карап)
    Ничек тер уңайсыз миңа... .

    ИЗАЕЛ
    (сабырсызланып)
    Сезнең бер дә барасыгыз килми, ахырысы? Тимер юл расписаниесе ашыктыра бит безне!..
    (кызга игътибар белән караганнан соң елмаеп)
    Ярый соң, миңа бик авырга килсә дә, үземә генә күтәрергә туры килер барысын да!

    ЛӘМИГА
    (оялып)
    Сез мине дөрес аңламадыгыз, Илсур әфәнде...

    ИЗАЕЛ
    (коры, әмма дорфа түгел)
    Мин... Изаел булам! Ярый, вакыт көтми дидем бит. Ашыгыйк.
    Соңлап та килсә, егерме биш минут ук тормаска да мөмкин бит поезд дигәннәрең.

    Изаел бер пакетны Ләмигага тоттыра, икенчесен җиңелчә генә тәгәрмәчле чемоданы өстенә беркетеп куя. Җилкә сумкасының каешын көйләп муенына элеп, өйдән үк алып чыккан пакетын “эшсез” калган кулына эләктерә. Бөтен нәрсәләрен күтәреп Изаел белән Ләмига артык ашыкмыйча вокзал эченнән платформага чыгу ишегенә юнәләләр.

    НАТ. КАЗАН ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫНЫҢ ПЛАТФОРМАСЫ ТӨН
    Изаел алып чыккан әйберләрен тәртип белән утыргычлар өстенә урнаштыра, тәгәрмәчле чемоданы аяк астында. Егет Ләмиганың кулыннан алып чыккан сумкасы белән пакетын җайлап куярга булыша.

    Платформада 7-8 КЕШЕЛӘР ТӨРКЕМЕ сабырсыз йөренеп тора. Барысы да ярыйсы ук төянгән. Бер-ике генә төркемнең ОЗАТА КИЛҮЧЕЛӘРЕ күренә. Шулай ук БЕРНИЧӘ ГАИЛӘ булган БАЛА-ЧАГАЛАРЫна “сабак биреп” маташа. Бер КЕЧКЕНӘ КЫЗ БАЛАны озата килгән ӘБИ-БАБАСЫ бер яктан икенче якка йолыккалап кочаклап үбәләр. Мондый игътибардан бала үзен кайда куярга белмичә аптырый.
    Читтәрәк маневровый локомотивларның тавышы ишетелә.
    Платформа өстендә берничә зур арба барлыкка килә. Берсендә берничә почта тутырылган капчык белән посылкалар өеме күренә. Икенчесендә су шешәләре һәм башка ризыклар төялгән. Ул арбалар икесе ике тирәдәрәк килеп туктый. Азык-төлекне китерткән ЭКСПЕДИТОР ХАТЫН, эре генә, НОСИЛьщИККА “үтә дә нык кыйммәтле күрсәтмәләрен” бирә. Носильщик исә ачудан шартлар дәрәҗәгә җитешкән...

    ИЗАЕЛ
    (кадр артында)
    Бу Ләмига белән нәрсә турында булса да сөйләшәсе иде бит. Сүзләре дә әллә кайда китеп беткән!
    (Ләмигага)
    Күзлегемне киеп тормам, хәтерләргә тырышыгыз, безнең урыннар дүртенче вагонда булыр, Ләмига ханым.

    ЛӘМИГА
    (уңайсызланып кызара)
    Мин туташ, Изаел әфәнде!

    Изаел Ләмиганың уңайсызлануын “күрмәскә тырыша”, әмма кызга сиздермичә аны читтән күзәтә башлый.

    ИЗАЕЛ
    (кадр артында)
    Ала-ай икә-ән!.. Идел ягыннан төнге салкынча җил исә. Бу мескеннең өстендә күлмәге өстеннән эленгән җәйге кофта гына! Ерак Көнчыгышта көз дә иртәрәк килә бит. Пальто яисә башка җылы кием алганга ошамаган бу! Әйе, күңел тынычлыгың качкан вакытта, алай гына була инде ул... ИХ, теге җылытылган җиңел куртка да чемодан төбендә үк калган, әллә нигә шуны алып өстенә кидерергә башыма килмәде! Хәзер инде анда актарынып торырга соң! “Джэнтлмэн” кисәге, имеш! Оят булырга тиеш Сезгә, әфәндем!.. Хәер, бу “кыргый түти” барыбер минем киемемне кияргә риза булмас иде! Ярый, бер-ике минуттан поезд да килеп җитәргә тиеш! Бу арада гына артык туңып өлгермәс әле!.. Берәр кап сигарет аласы булган! Вакыт уздырырга ярап куяр иде. Биш көн буена үзеңә “камыт” киеп куй, имеш! Чит кеше алдында “кычыткан җиреңне кашырга” да җай чыкмасын!.. Ярый, бу хатынның кайгырасы бик килә икән, рәхәтләнеп кайгыра бирсен! Мин аның күз яшьләрен сөртеп торырга ялланмаган ла! Кирәкле поездына утырырга булышуым да бик җитеп торыр әлегә!.. Эх, төпчек һәм бердән-бер энекәшемне дә кызыктыра алмадым бит бу сәфәргә, ничек күңелле булыр иде, югыйсә!



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    сценарий на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх