• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Кадерле укучым!

    Яңа бәянемне дә мин синең игътибарыңа өлешләп тәкъдим итергә булдым. Бу әсәремне дә син күңелеңә якын алырсың һәм уй-киңәшләреңнән читтә калдырмассың, диеп ышанып калам. Хикәямнең төп фикеренең асылы күмпе дер дәрәҗәдә исемендә чагылыш тапты. Аның төп персонажларының прототипларын эзләп интекмә. Ни генә дисәң дә, син әдәби әсәр укыйсың. Аз гына булса да, аларның уй-фикерләре автор күзлегеннән чыгып тасвирланган. Алар барысы да җыелма шәхесләр. Шул ук вакытта бәяндә күрсәтелгән вакыйгалар заманасында чынбарлык тормышта хөкем сөргән, шуңа күрә дә син геройларымның сыйфатларында, аларның уй-фикерләрендә күпме дер кртаклык яисә таныш чалымнар да табарсың. Әсәрдә кузгатылган проблемалар безнең чынбарлык тормыштан алынган. Әдәм балалары гел уңай гына була алмаган шикелле, минем бәянемдәге кешеләр дә шулай ук, бәндәчелек белән төрле ялгыш адымнар ясыйлар, дөрес булмаган фикерләр йөртәләр. Син дә, укучым, монда язылганнарны укыганда, берәр нәрсә белән килешмәскә мөмкин. Үзең теге яисә бу урында башкачарак итеп фикер йөртүеңне күңелеңнән билгеләп утәрсең. Хуш! Шулай була күрсен. Барыбызга да түземлек теләп калам, укучым! Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Иренмичә уйланыйк. Дөрес яшибезме без? Дөньялыкта үзебездән соң якты эз калдыра алырбызмы? Нинди ешлыкта Кеше үзенең кыйбласын алыштыра ала? Әйе-әйе, «кыйбласын үзгәртә» түгел, а алмаштыра алу турында сорау бирәм үземә, сиңа, барыбызга!


    Рәшит чит җирләрдә йөреп туйганнан соң туган авылында, дөресрәге, әнисенең туган авылы Әрәмәлегә, кайтып төпләнергә карар кылды. Тагы да төгәлрәк итеп әйтсәк, “карар кыла язды”. Нигә мондый икеләнеп торулар, диеп сорарга теләгән кешеләргә аерма-ачык итеп аңлатып бирә алам.

    Гөмер уртасының аръягына атлап чыккан ир-егет үзләренең гаилә тарихын бик яхшы хәтерли иде әле. Ул инде бер тапкыр “читтән кайтып төпләнгән иде” Әрәмәлегә. Моннан илле еллар элек, ул вакытта әле мәктәпкә генә керәсе башлы малайны биш яшьлек энесе белән аның әти-әнисе Кузбасс шәһәрләренең берсеннән алып кайтканнар иде.

    Бабасы үзенең сеңелесеннән калган йортны, нәсел-нәсәрләренең әллә ничә буынының кендек каны тамган планы-ние белән, үзләштерер өчен шахтадан “калын” кесә белән кайткан “кияү балакайга” бер мең сумга сатып бирде. Рәшиттән дә бигрәк аның әлегә бер авыз да татарча белмәгән Фәрит исемле бик тере энекәшенә бу торакны “йорт” диеп атавы җиңел бирелмәде баштарак. Аларның хәтерендә Себер шәһәренең читендә себер карагае белән наратыннан буралган унга-ун зурлыкта булган биек диварлы өр-яңа өйләре килеп баса иде. “Мондый йорт була аламыни?” дигән беркатлы чын баларча соравын исәпсез, көн саен диярлек яудырды бәләкәч әтиләренә.

    Хыялый ата кеше карашларын әллә кайсы тарафларга төбәп, кечкенәсен тезенә утыртып аркасыннан сөя-сөя, аны тынычландыра иде. Бу, алты почмаклы гына булса да, аны бер ягы гына торыр өчен көйләнгән “йортның” керогаз исе сеңеп беткән икенче ягын да торыр өчен көйләячәкләрен, ихатаны яңадан койма белән әйләндереп алачакларын да, кечкенә генә карлыган бакчасын киңәйтеп, анда “бабай бакчасындагы шикелле итеп” төрледән-төрле җиләк-җимеш агач-куакларын утыртачакларын да, ишелеп беткән мунча урынына “менә дигәнен” салып куячакларын да, ңилгеле шушы нигездә йортның әллә ниндиен төзеләчәген, һәм башка шундый хыяллары турында да иренмичә сөйләде ул.

    Рәшит эштән арып кайткан әтиләренең “әкиятен” ушы китеп тыңларга сабырлыгы да, “вакыты” да юк иде. Ул бит “баш бала”, ни генә дисәң дә! Аңа инде нечкә күңелле әтиләренең тезләренә менеп утырырга да, аның аркасына менеп атланып “баһбай уйнарга” да килешеп бетми иде! Карт әбиләре “үрчетер өчен” нәселле ала инә казлары утырып чыгарган дүрт бәбкәне каргалардан саклаган арада, инештә корым ябышып беткән савыт-сабаны юып-чистартып та менәсе, аларның турысында гына урнашкан “Зәки чишмәсеннән” яисә “Вәли коесыннан” су алып кайтасы да бар. Яшелчә бакчасында әтисе аңа аерым, энесенә аерым түтәл дә бүлеп бирде әле. Энесе дүрт бөртек борчак белән ике рәт кукуруз төртеп куйды һәм көненә өчәр тапкыр су сибеп аларның үсеп чыгуын көтеп тора башлады. Рәшит үз “кишәрлегендә” тирессез үсә торган кыяр белән бер түтәл төпле суган үстерергә тиеш иде.

    Боларга өстәп, аның көненә әллә ничә тапкыр тавык кетәклегеннән күкәй җыеп керәсе бар. “Себердәге тавыклар көненә бер генә тапкыр сала торган иде, әллә мондагылары өчәрне сала микән?!”- диеп уйлаган чаклары аз булмады Рәшитнең. Ә нигә салмаска тиеш соң әле? Әнә бит, аларның кетәклегендә авыл буенча җыеп китерелгән “ничә фамилияле” тавык нәселе рәхәтләнеп тормыш көтә иде. “Дәки Тәскирәсеннән” ялгыш алар өчен дигәндәй буталып “нәселгә калдырылган” икенче кара әтәч үзе генә дә ни тора! Ул әтәч белән булган “аеруча дуслыгын” олыгайган көнендә дә аерма-ачык хәтерләде ир.

    Аларның очында яшәүче “типтәрләр” песи яратмады. Барысында да капкын белән агу тычкан-күсе халкыннан саклый иде. Ә Рәшитләрдә агу дигәнне баштан ук кулай күрмәделәр. Әниләре, Вәзирә, “үзе сакланганны саклармын!” дигән гыйбәрәдән чыгып фикер йөрткәнлектән, агуны баштан ук ихата эченә кертмәде. Тычкан капкынына берничә тапкыр Фәрит “эләккәннән” соң, анысыннан да баш тартты. Бер җәй эчендә унлап мәче ияләштереп карады әнкәләре, тик алары да йортның әллә кай ягын ошатмыйча юкка чыга тордылар.

    Шуңа күрә Рәшит эшкә шул кара “батыр әтәчне” җигәргә уйлады да. Малай кетәклек хуҗасын сугышырга өйрәтте. Әтәчнең сарайдан күпме тычканны биздергәнен берсе дә әйтә алмады, тик бер нәрсәдә кешеләрнең шиге юк иде. Әтәч, абзар эченә “дрессировка остасы” килеп кергән саен, сөенеп анысының өстенә очып кунаклап канатларын кага-кага кычкырырга тотына иде. Касыйм бик озак әтәчнең бу “кыланмышларын” аңламый торды.

    Әнисе дә көн саен амбулаториясендә эштә. Энекәше Фәриткә дә “эш” эләгә анысы! Каз бәбкәләрен башлыча ул карый! Ашарларына гына сала белми. Юк ла, сала да белер иде, бәбкәләре кечкенәрәк чакта, инә каз моңа каты ысылдап күрсәткәннән соң, ул аларны читтән генә үзе кебегрәк нәни малай-кызлар белән уйнап йөргән арада күзәтергә ияләнде. Бәбкәләрнең канатлары чыкканнан соң да алар тирәсендә булды Фәрит. Казларга вакланган ипи белән бодайны, эчәр суларын Рәшит көйли иде.

    Ихата тирәсендә энекәше артыннан күзәтергә күз җитми иде шул. “Абый кеше” энесенең тик торганын бер дә хәтерләми иде. Нәселләрендә аңа бирелгән кушамат та бит “Ташбаш” иде. Белеп такканнар аңа шул “исемне”. Нәрсәләргә генә барып җитми иде бит Фәрит! Өйләренең түбәсеннән чаңгы киеп “шуып төшеп” аяк-кул сындыру яисә өй эчендә “мүкәйләп” сандык почмагы белән “сөзешеп” баш яру дисеңме, розеткага чәнечке тыгып ут сүндерү ме, яңадан нинди генә әкәмәтләр ясап күрсәтмәде ул. Барысын да булдырды шул Рәшитнең “Ташбаш апае”.

    Шуңа күрә дә, карт-әбиләре, “Әрәмәлегә Сөләй янган елны ук килен булып төшкән” авыл арасында бик абруйлы, “Лилин бабайдан да карт булган” Таибә карчык, әйтмешли, бу “ристанга” богаусыз башка чара табар хәл юк иде. Рәшитнең “Әнкәйгә әйтәм мин сине!” диеп куркытуын да тиз оныта иде тере малай. Әткәләренә әләкләп торуның файдасызлыгын бик тиз аңлап алды “абый кеше”. Сәер иде аларның әтиләре! Зурлар эштә чактагы тәртип өчен өлкән бала җавап тотты өлкәннәр алдында, ә тәртипсез энекәшен бары тик әнкәләре генә яхшылап орыша торган иде. Әткәләре бөтен ясаган шелтәсен уен-көлкегә борып җибәреп “бөтен тәртипне җимерә” иде.

    Рәшит тә артык әләкләшмәде анысы. Тора-бара ул энекәшен тыңлатыр өчен бик шәп алым тапты. Көннәр җылы булганда ул үзе кыймылдаган җирдән ерак түгел Фәрит булырга тиешле җирне акбур кисәге яисә чиләк-мазарлар белән чикләп куя торган булды. Һәм тыңлаусыз энекәшенә йодрыгын йомарлап: “моннан чыксаң, мин сине базга төшереп куям!”- диеп әйтә торган булды. Бу алым яхшы ук нәтиҗәгә дә китерде тагын. Аның “Ташбаш космонавт апае” караңгыдан курыкканлыктан, “чикне” бозмыйча үзен тәртә эчендә тотарга ияләшеп китте. Әти-әниләре әллә белде олы баланың хәйләсен, әллә юк, монысы инде ходайның үз кулында.

    Рәшит авылга кайтып яшәгән беренче җәйне үз гөмерендә беренче тапкыр әнкәсенең елаганын күреп таң калганын хәтерли. Һәр җирдәге шикелле аларның Әрәмәлесендә дә гәйбәт сөйләшергә яратучылар бар иде. Бер вакытны, ашыга-ашыга, берничә хатынның күрше капка төбендә көнбагыш чиерттергән арада көянтә-чиләген аскан малай да ишеттерерлек итеп: “Бигерәкләр дә эшсез тотмый бу Вәзирә олы малаен! Детдом-мазардан гына алгандыр ул аны!” – диеп сөйләшеп калганын беркатлы бала түкми-чәчми әнкәсенә кайтып җиткерә.

    Нәрсә әйтергә белмичә гаҗиз калган ана эшли торган эшен калдырып улын беренче мәртәбә алдына алып утыртып елый-елый сөя: “Авылда ул капка төбендә утырган апаларның сөйләгән сүзләрен тынлап йөрмә син, улым! Эш эшләп кеше үлгән булса, менә без әткәң белән үлгән булыр идек! Без хөкүмәт эшеннән кайтканда ишек аллары себерелмәгән, кош-кортлар каралмаган, чәй куелмаган булса да ул гәйбәтчеләр сине сүзсез генә уздырып җибәрмәсләр иде әле! Алар миннән көнләшәләр, улым. Аларның синдәй тырыш һәм акыллы бала табып үстерәселәре бар әле!”

    Рәшит шул сүзләрдән соң үзен тагы да олырак итеп хис иткәндәй булды һәм әнисен булдыра алганча юатып кочаклап үпте дә туктап торган эшен дәвам итү ягын карады.

    Ә күңелендә: “Нинди нәрсә микән ул “детдом” дигәннәре? Нигә аның әнкәсе шулай борчылды микән? Шундый ук начар микәнни ул сүз? Теге, аның үзләренең капка төпләрендә туплы уйнаганда әткәләре ишетеп орышкан “уйнаштан туган малай!” , яисә энекәшенең койма башына менеп: “Внимание-внимание, говорит Германия! Вчера под мостом поймали Гитлера с хвостом!”– диеп кычкырган сүзләре шикеллерәк микәнни? Нәрсәсе белән “әйтергә ярамый” торган сүз булганын Рәшит ул вакытта аңларлык яшьтә түгел иде әле.

    Икенче бүлек.


    Рәшитләрнең әтиләре “шыр ятим” үскән кеше иде. Казан ягындагы караңгы бәләкәй авылларның берсендә дөньяга беренче авызын салган малай биш яшендә әнисез кала. Өч бала өстенә йортка килен булып төшкән “үги белән” Гаязетдиннең “борчаклары” баштан ук пешми. Башланып киткән сугыш аларның авылын да ир-егетләреннән яздыра. Бер ел эчендә фронттан әтиләре бердән-бер хат язып җибәрә. Яшь хатын күпме сорашса да , “Волхов” дигән җирләренең кайда икәнлеген аңлый алмый. Икенче хат кәҗүнний булып чыга. Анда аталарының хәбәрсез югалганлыгы турында коры сүзләр белән язылган була.

    Шуның кайгысыннан да булса кирәк, ул вакытта әле бик чыдам һәм хәрәкәтчән булган, әтисенең әтисе һич көтмәгәндә, Карнаухка тегермәнгә бодай тарттырырга барган җирдән “алты потлы” капчыкка төшкән онны тегермән улагыннан ат арбасына китереп салган мәлдә “уһ!“ диеп җан бирә. Аннан соң озак та үтмәстән, гаиләгә кайгының “күмәклесе” килә- мунча кергәндә анда Гаязетдиннең 13 яшьлек бертуган Рәбыйга апае, 7 яшьлек Ләмига сеңелесе, “яңа әнидән” туып өлгергән дүрт яшьлек Раязетдин энекәше ис тиеп үлеп китәләр.

    Шулай итеп тулы ятим булып калган малай урамда кала. Әллә авыл советларында булдыксыз кешеләр эшләгән анда, әллә үги булса да , үксез булмаганнарны балалар йортларына урнаштыру тәртибе каралмаган булганмы, тугыз яше тулыр тулмас бала шулай итеп яшь хатын белән кала. Кайсысының дыр киңәшен тотып, баланы карт-корыга, гарип-горабага ияртеп күрше авылларның көтүен кәтәргә чыгарып җибәрәләр.

    Малай эш рәтен белеп, әмма бик тиз үпкәләүчән, һәм бер үк вакытта усал һәм нечкә күңелле кеше булып үсә. Мәктәптә укуы шул хәерчелек аркасында өченче сыйныфтан соң калдырыла. Җзйләрен тамагы тук була анысы. Көтүчеләргә булган кытлыкның файдасы тими калмый. Ә озын кышларын “буш тәгәрәтелгән бәрәңгесенә дә тамаклары туймый. Инде үсеп килә торган малайны “кыш чыгарга” диеп әле бер ерак туганы үзе янына ала торган була, әле икенчесе. Шулай итеп ул биш кышны биш төрле авылдагы карчыкта уздыра. Бик читен булса да, тормыш итәргә кирәк бит. Ул яшәгән йортларда бөтен эшне дә тартынмыйча ярдәм итеп көн күрә. Урманыннан бәләкәй чана белән коры-сарысын да, кәҗәләренә кирәк булган печәнен дә ташып хәленнән килгәнчә, “әрәм-тамак” булмавын акларга тырыша. Әммә кимсенү хисе аның гомерлек юлдашына әйләнә яза.

    Уналты яшен тутырган егет кайсысының дыр акыллы киңәшен тотып Томск тайгасына урман кисәргә вербовка белән китеп бара. Вербовка булгач, билгеле инде, юл чыгымнарын да каплыйлар, тамак та туя, кием салым белән дә булышкан сыман итәләр.

    Шулай итеп ул гомерендә беренче тапкыр “читкә” чыгып китә Кадыйрларның әткәсе. Бу сәфәренең файдасы- егетнең гомерендә беренче тапкыр тамагы туйганчы ипи ашавы була.

    Томск якларында ятим егет беренче паспортын ала. Анда документ тутырып утырган марҗа хатыны кәҗә билетыннан да кыйммәт булмаган “документны” ясап бирә. Ни өчен дигәндә, анда язылган бер мәгълүмат та дөрес булып чыкмый, исеменнән башкасы, билгеле. Фамилиясен, әтисенең исемен Балык Бистәсе төбәгендә киң таралган

    “-етдин”нән башка гына, бер җирендә “и” хәрефен “а” хәрефенә алыштырып, ә туган урынын “артык вакланып тормыйча” “Казан шәһәре” диеп кенә чәпиләр. Хәер, фамилиясенең дөрес булу-булмавында кемнең ни эше булсын ди, буын саен алмаштырылып килгәнгә күрә, Гаязетдин бабасының атасыннан башка буыннарның исемнәрен хәтерләми иде. Газиз әнисе ягын бигрәк тә! Әтисе өйләнер чак килеп җиткәндә ерак авылдан ятимә кызны хатынлыкка никәх укытып кына алып кайта. Ә инде егетнең чын исемен чит җирләрдә бер-ике сөрелгән Уфа татарыннан башкаларының әйтергә ни теләге, ни хәтере булмады. Барысы өчен дә шулай итеп Гаязетдин Гришкага әверелә.

    Олы калалардан ерак урнашкан Чулым леспромхозы егетне ашыгып килгән кырыс кышы белән каршы алды. Бөтен илдән кубарылып килгән Гаязетдин шикелле егет-кызлардан башка монда раскулаченный татар-урыс-мукшысы да, сугыш елларында ук куып китерелгән литвалылар белән бандерачылар да, шулай ук Сталин яратмаган калмыклар белән җирле “түрәләр” тирәсендә урнашкан уголовниклар бар иде. Патша заманыннан ук яшәгән каторҗаннарның балалары белән оныкларыннан башка леспромхозда үз-аеры старовер кирҗаклар гына төп халыкны тәшкил итәләр иде.

    Үзен ничек тотарга белмәгән татар егетен мондагылар бик тиз үз итә. Аның белән бергә килгәннәр арасында ул иң тиз ияләшеп киткән кеше булып чыкты. Ник дигәндә, башкалар монда ким дигәндә бер дус-ише белән килгән. Ә Гаязетдин беренче әбәте вакытында ук кырым татарлары белән калмыклар тарафыннан үзләре түгәрәгенә тартып китерелә. Хокүмәт ашына өстәмә рәвешендә өйләреннән килгән кыты-мыты, камыр ашларыннан да авыз иттерәләр әле үзен. Тартынып торуына бер дә игътибар итмичә! Урман кисү эшенә дә төп өйрәтүчеләре әнә шул абзыйлар була.

    Тотып “үгез җигәрдәй” ир-егетләр яңа килгәннәрне урман аудару серләренә төшендерә. Башлыча эшләр кул-җилкәдән эшләнә бит. Бер үк төрле эшен төрлечә көч кулланып эшләп була бит. Иң беренче аңлатылган кагыйдә- монда үз-узеңне саклау мәҗъбүри! Әллә ничә еллар элек бер исерек зимагурның агач астында калып гәрипләнгәнлеге турында иренмичә сөйләделәр башкорт агайлары. Икенчесе- күпме генә көчле булсаң да, ул барыбер “үлчәүле”- шулай булгач артык кабаланмыйча, җаен белеп кенә эшләргә өйрәнергә кирәк. Техникадан җимерелеп бетә язган бер танктан башка бер ат кына. Шуңа күрә аударылган агач башлыча егетләр көче белән елга ярына фисметрлап саллар итеп көйләнеп куела иде. Язгы кар сулары белән тиешле урынына тимер юлына һәм такта ярдыру складларына якынрак озатыласы иде.

    Бер ияләнеп киткәч, Гаязетдин да армыйча эшләргә күнегеп китте. Агачларны алар аркылы пычкы белән кисеп, укмаштырыбрак аударалар иде. Берочтан ботак-сатактан үткен балталары белән чистартып, туры көчле ботаклар ярдәмендә бүрәнәләрне тәгәрәтеп бик ансат кына оештырып бардылар. Язгы ташулар Чулым суларын күтәреп агымын көчәйткәндә аларның киселгән делянкада бар да тәртиптә иде инде. Менә шунда ныграк күренгән егетләрдән украин “дядьколары” үзләренә сал агызырга ярарлык егетләрне сайлап алып, бер-ике атна ныгытып яңадан әлеге дә баягы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Сайланып алганнар арасында Гаязетдин дә бар иде.

    Делянкалар торакларыннан ярыйсы ук ераклыкта урнашкан була, шуңа күрә атна арасында урман кисүчеләр эштән соң кайтып ава торга ярым-землянкада яшәделәр. Моңа чаклы да монда хатын-кызлардан башка яшәгән ир-егетләр, бер ял көне урынына җитәкчеләре белән килешеп, артык норма үтәгәнннәре өчен үзләренә атна саен диярлек өстәмә ял көне алу турында килешә алдылар. Түрәләре- үзенекеләр! Алар планны һәр вакытта бик яхшы үтәп чыгуның әнә шул эшчеләре белән дустанә яшәүдә икәнен аңлап эш йөрттеләр. Артык тавыш куптармыйча үтенеч белән килештеләр.

    Ашарларына алтмыштан нык өстә булган әллә белорус әллә украин карты әзерләп торды. Әрчисе бәрәңгеләрен генә армиядәгечә кичләрен, чистартып куя торган булганнар. Савыт-сабаны юарга салкында эшләргә ярамаган көннәрендә чирләп киткәнрәкләре кала торган булды.

    Ә инде ял кәннәрендә үзенә күрә бер күңелле булган. Беренче кичтә гомуми мунча ягыла иде. Тик анда Гаязетдин бер генә мәртәбә барып өлгерде. Бик тиз аны Габдрахман карт “прихотлап” алды. Кара мунчаның эссесен гаиләләре генә бетерәсе булмаган икән. Мунчадан соң “самавырны екканчы” чәй эчеп, сөйләшеп утырулар, әбисенең дурычмакларын авыз итү. Карт дусы ничә тапкыр кыстаса да, егет йокларга тулай торагына кайтып ава торган иде. Шул мунча кичләренең берсендә хәл җыеп утырган арада Габдрахман егетнең җилкәсенә орынып ала да, аңа үзенең буй җитеп уза язган кызын димли башлый. Гаязетдин ни-нәрсә әйтергә белми торган арада- ни дисәң дә аңа бит әле унҗиде генә булган була, ә Гөлфатыйма инде утызга якынлаша- карт көлеп җибәрә һәм өйләнүне “болай гына” икәнен, икенчеләй кызының чит урманнар арасында гомерлек чериячәген кайгырып әйтеп сала. “Олы җиргә” чыкканнан соң, әгәл дә теләмәсәләр, аерылыша да алулары турында көрсенеп өстәп җибәрә ата кеше. Егет бу йортта үзенә карата нигә “якты чырай” күрсәтүләренең асылына төшенеп, бүтән монда килеп йөрүеннән туктый.

    Моны гына белеп алгандай, Гаязетдинне башка “төпләнгән” кешеләр дә дәшеп ала торган була. Тик иртә ме соң мы, “җырлары” әлеге дә баягы туганлашу мәсәләсенә килеп төртелә. Егет берсенә дә күнми. Шулай, бер атнаны аны хәтта литвалы Яозас та үзләренә кунакка дәшә. Зур мәҗлес корасылары имеш. Ниндидер бәйрәмнәре диме, башка нәрсә ме. Мунчадан чыкканнан соң, билгеле. Ярый, хуш. Кунакка бик нык чакырганнар иде шул. Сөлге-мунчалаларын, алмаш киемнәрен алып, егет литвалыларның алакаем зур гына итеп төзелгән мунчаларына барып керә- һәм ни күзләре белән күрсен- монда шул халыкның барысы да өерләре белән юынып яталар! Карты да яше дә! Кызлары да карчыклары да! Гаязетдиннең башын әллә ничә төрле уй бер-бер артлы айкап чыга. Ул җәт кенә үзенең оят җирләрен мунчаласы белән каплый да, чыгу ягына таба юнәлә. Яозас көлеп моның терсәгеннән эләктереп ала да, тәбәнәк ләүкәгә көч белән утыртып куя. Үзе тыныч булырга тырышып, ялтыраган күзләрен бер читкә борып, алар монда бары тик юыначакларын гына әйтеп сала. Юынучыларга карау-карамау егетнең үз ихтыярында икәнен дә өстәп куя көр күңелле балтик биючесе.

    Ятим егет гөмерендә беренче тапкыр шул Чулым буенда кино карый! Аннан соң будачак тансысына да кала. Дөрес, ул сирәк-мирәк кенә булса да вальс әйләнергә чыгып та карамый. Чөнки беренчедән, ул бии белми, икенчедән элеккедән килгән гәдәте белән кимсенебрәк тора. Матур итеп киенеп алган санаулы гына кыз кыркын артыннан күзәтеп торырга, егетләр белән тәмәке төтенендә тончыга-тончыга кәрт сугарга, домино шакылдатырга, шашка-бллиард уйнарга ярата ул. Алар тирәсендә бик сирәк кенә литва егетләре дә чүгәләштерә. Әмма иң яраткан шөгыльләре бу озын сыйраклы егетләрнең бию белән бүтән хәрәкәтчән күңел ачу була.

    Себер язы ул елны кинәт кенә килеп җитә. Агач агызырга тиешле егетләр өчен сал җыелып бәйләнгән, аңа ботаксатактан куыш, аккан вакытта ягарга җитәрлек утыны, сухой паегы, багор ишеләре беркетелеп, елгя ярында ук урнаштырылган була. Егетләрне остаз Карпат сал-куарлары озатып бардылар. Калган урман кисүчеләр агачларны елгага төртеп төәереп кенә торды. Агач агызучылар чиратлашып салларыннан күзәтеп алан-йолан каранып, өелешкән агачларны таратып җибәреп бардылар.

    Иң беренче кичне үк ятим егет бер агачтан икенчесенә сикергән җирдән тигезлеген югалтып бозлы суга барып төшә. Үзенә иң якын булган мари егете Андрюха сөрән салып кычкыра һәм аңа ярдәмгә ашыга. Егетләр өлгереп батучыны сөйрәп чыгарганда чал сакаллы Мыкола да килеп җитә һәм котркарылучыга туры карап ала һәм аны куышка озатып өс киемнәрен алмаштырырга куша. Шуннан соң гына ул сызгырып җибәрә! Котырган тизлектә агып баручы агачлар ничек итеп Гришканы бәреп үтермәгән янәсе. Ә узе агып барган агачлар өстеннән кузгалган зыян күрүчене күзләре белән озатып куя. Аңа бу җитез егет бүген бер дә ошамый иде.

    Күп булса да, бер минуттан озак суда булмаган Гаязетдиннең шул кыска гына вакыт аралыгыннан моңа чаклы яшәлгән бөтен 17 еллык гөмере уз. Ач балачак еллары да, ис тиеп үлгән бертуганнары да, кырыс табигатьле әтисе дә, төрле кимсетүле сүзләр кычкырып артыннан калучы авылдашлары да, хәттә бу елларда бер дә исенә төшеп карамаган үз әнисе дә! Һәм иң сәере, ул авылда чакта сугыштан нык имгәнеп кайткан Зариф җизнәсен кул-арбасына утыртып Шәле урманына зелпе тамырын ботарларга менгән җирендә кара еланнар йомгагына юлыгып, аңардан коты очып бөтен тирә-якны да шаулатып: “Әни!” диеп кычкырып җибәргәнен дә исенә төшерә. Җизнәсенең күңеле нечкәреп, ир баланың өзгәләнеп әнисен ярдәмгә чакыруын өйгә кайткач шак катып һәм үрсәләнеп сөйләвен дә. Кеше җан биргәндә дә шулай бер мәл эчендә бөтен гөмерен күз алдыннан уздыра диләр бит, дөрес булса.

    Мыкола куышка кергәндә, Гаязетдин инде өс киемнәрен алмаштырган була. Ул егеткә биштәреннән горилкасын чыгарып бер стаканны тутырып агызып биреп эчәргә мәҗбүр итә. Салкын тиеп калмасын өчен. “Татарчонокның” күзләре әле дә булса бик боек карыйлар иде. Карт сал агызучыга бу бер дә ошап бетмәде. Ул эшлекле кыяфәт белән егетнең киемнәре астыннан аның тәнен капшап карады. Анысының кытыгы килүе генә “яңадан туучыны” көлеп җибәрергә мәҗбүр иткәндәй булды. “Ярый, тәнен корытып яңа киемнәрне киеп алырга башы килгән егеткәйнең!”- диеп карт гуцул Гаязетдиннең җилкәсеннән каккалап: “Будымо җиття!” диеп тавыш бирде. Һәм үзенең гөмерендә әллә ничә тапкырлар шулай коенып чыканын сөйләп алды. Егетнең ятим икәнлеген белгән карт, аның гомерендә барысы да тәртиптә булачагын да, үзе теләгән очракта, сакал бөртеге санынча “бала ясый” алачагы турында да, сүз уңаеннан, икенче елга договор төзеп тормаска да киңәшен әйтеп салды. Гомер буе урман кисеп йөрергә сөрелгән кеше түгел бит янәсе.

    Елгада ташу кимегәнче урманны алар яңадан ике тапкыр агызып өлгерделәр әле. Аннан сон урман кисүчеләр төркеме яңадан икегә бүленеп, яр буйларында эләгеп калган әрдәнәләрне чүпләп суга төшерде. Договор срогы тулганчы булган ай ярымын егет лесопилкада такта ярдыруда эшләде һәм алардан ерак булмаган Кузбасс шахталарының берсенә агач әзерләү цехына плотник булып эшкә урнашты. “Аска” төшәр өчен әле яше тулмаган була.

    Шахтада күмер кисүдә татарлар күбрәк иде анысы! Буйдак егетнең көннәре барыбер бертөрлерәк уза. Аны кичке мәктәпкә “кодалап” карыйлар. Бер-ике атна интегеп йөргәннән соң Гаязетдин аны ташларга мәҗбүр була. Вакыт та күп үткән. Башына бернәрсә дә керми. Урысчасы да авыз ачып сүз әйтерлек түгел. Әмма хезмәт кенәгәләренә һәм башка документларга аңа “җиде-еллык белем” диеп беркетеп куялар. Ни дисәң дә, армиягә алмаулары бар икән бит наданнарны!

    Гаязетдин солдатка өч ел күмер кисеп, дүртенче разряд проходчик булып алына. Плотник һәм шахта эшләрен белгән егетне махсус төзү чәсләренә хезмәт итәргә билгелиләр. Ул өч елын башта Сов. Гаваньда, аннан ары Североморскида су асты көймәләре туктала торган урыннар төзелешендә хезмәт итә. Армия срогы тулганда, боларны ерак, әмма бик җылы Абхазия шахталарына чакырып алалар. Бер ел дигәндә, анда китеп барган егерме “дембельнең” берсе дә калмый. Гомере буе мандарин белән хөрмә дә ашап булмый бит инде... Егет азакы елларда Татарстанда бик бай карамай ятмалары ачылуы турында ишетә. Аңа инде егерме бишенче яшь тә бара үхенә. Кем әйтмешли: “Тормыш котәргә үз татарың кирәк!”- дигән фикердән эш йөртеп Гаязетдин дә Минзәлә якларына юл тота. Геологоразведкага вышкомонтаҗник булып.



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх