• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унберенче бүлек

    Әрәмәле базарының һәрберсендә дә дөя күреп булмый икән шул! Монысында да базарчыларның әллә кайсы җирләрдән килеп җитүләренә карамастан, ул тансык хайванны “күрү бәхетенә” ирешкән кеше булмады.

    Ярый әле Гаязетдин икенче айның получкасын кичә үзе белән эләктереп чыгарга онытмаган. Кызык һәм кызганыч килеп чыга түгел ме, үзенең инде өч айга якын бу тирәләрдә яшәп-эшләвенә карамастан шушындый күңелле җирдә булып өлгермәвенә аптырап торды егет. Хәер, бораулаучыларның бер елданг артык бу тирәләрдә торганнарының да кайсылары гына килеп күрә алды микән Әрәмәле базарын. Эшләре каты. Атналык вахталары дәверендә аның кайгысы түгел, атналык ялның ике-өч көнен бары тик “йокы симертәләр”. Калган көннәрен гаиләлеләре якыннары белән “әвәрә килә”, ялгызаклары “өч минутлык тән рәхәтен” кайгырта.

    Вәзир белән рәт арасында мал карап йөргән вакытта, алар тирәсеннән берничә тапкыр башка буй җиткергән кызлар белән Вәзирә дә үтеп китте. Һәрберсендә кызның юлдашлары алмашына торды. Ник шулай булмасын ди, кеше бит үзенең туган авылында! Аңа ияреп чыккан илле алты яшьлек Әмирҗан карт гәдәтенчә беренче очраган авылдашы белән “тел кайратып” калды. Менә бу урында Гаязетдинне дә таң калдырган бер төшенчәгә аңлатма биреп узарга кирәк булыр.

    Иртә белән төнге эшеннән өенә кайтып кергән Әмирҗан, кызын озата китерүчене күргәч үзенең исе китүен ничек тер яшерә алды. “Тәти егет” тә үзенең аптыравын күрсәтмәде, әйтерсең лә таныш кызларының әти-әниләренең йортында кунып чыгу аның өчен бик табигый хәл булып исәпләнгән. Кул биреп таныштылар да берни булмагандай, хуҗа кеше үзенең булган-булмаган хәлләре турында “әкиятләрен тезеп китте”. Ул шул чаклы мавыктыргыч итеп сөйли иде, хәтта кайсыбер шаккаттыра торган нәрсәләренә үзе дә чын күңелдән ышанып куя иде.

    Вәзирә берничә мәртәбә әткәсе өчен оялып та куйды, тик моны Гаяздан башка бер кеше дә сизми калды. Менә шул табын артында ата үзен берничә тапкыр “мин - фәләндәге карт”, диеп әйтеп салды. Аның беренче әйткәнендә нәрсә дер каршы белдерергә уйлаган кунак, икенчеләрендә инде бер дә исе китмичә “картны” тиеш булгандай итеп кабул итте һәм шул көннән башлап Вәзирәнең атасы аның өчен “карт” булып китте, егетнең күңеле читтән караганда бик хәрәкәтчән һәм көр күренгән бу кешене башка картлардан нык аерса да...

    Вәзир дә базарда таныш малай-шалайны очраткалады. Алар кыска гына вакытка кунакны бер-үзен калдырып читкә китеп бардылар һәм нидер сөйләшеп тә алгаладылар. Сүз, билгеле, “кунак абый” турында да булырга тиеш иде. Ул арада Гаязның күзенә берничә җирдә пәкеләр күренеп китте. Төрле зурлыктагы, бизәкле итеп эшләнгән. Аның өч җәпле пәкесе әле озакка чыдарга тиеш иде. Сәер, ник әле күпме товар арасында аның күзенә әнә шул корал ташланды микән? Үзенең буйдак биштәрен пәке белән тутырып куярга уйламый торгандыр бит?

    Ә нигә? Гөмер буе буйдак булып йөрер мени ул?! Аңа, “үз өе” дигән нәрсәне белмәгән бер ятимгә, Әрәмәленең югары очындагы Вәзирәләрнең әти-әнисе яшәгән йорт беренче килеп керүендә үк якын булып киткәндәй булды. Төнлә Хәдичә белән күзгә-күз калган мәлдә генә читенсенеп куйган егет, ананың авыз ачып әйткән беренче сүзләреннән үк үзен ничек тотарга тиешлеге турында аңлап эш итә башлады.

    - Сөйләп җибәр инде кем, олан, ата-анаң турысында!- Карчык егеткә карата коры һәм бер үк вакытта йомшак булырга тырышты.- Туганнарың, нәселең турында, диюем...

    - Белмим шул нәрсә әйтергә дә Сезгә...

    - Син, улым, мин сиңа шулай дәшсәм, каршы булмассыңмы?..

    - Юк инде, әби... апа!- егетнең күңеле тулды. Ул “җеби башлаган” күзләрен карчыктан читкә борды.

    - Якынгарак утыр әле, улым, бер сүзеңне дә юньләп ишетә алмыйм бит!- Хаста хатын башындагы яулыгын сыпырган арада колакларын ачкандай итте.- Әллә син миннән юкка гына оялып торасың, әллә минем колагым катыланды... Нәселең турында беләсем килә бит инде, ни дисәң дә, карчыкларның гадәте шул булыр...

    - Зыян юк.- Гаяз утырган җирендә генә кыймылдап алды- якынрак күчә имеш. “Ничек итеп сөйләшергә инде бу сөйкемле әби белән? Күптән бер кешенең дә минем теге...- Ни диеп атала соң әле? Тел очында гына! Әйе бит әле!- ... биография белән кызыксынганы булмады.” - Нәсел дип инде... Мин – ятим.- Егетнең бугазына яңадан төер төшеп утырды. Инде башкача үзенең тормышын күз алдына да китерә алмаган бу егеткә язмышы үксез һәм өметсез тоелды. “Әти-әниле кешеләрнең эшләре хутта ичмасам. Кыз сорарга да бергәләп баралар. Ә мин бөтен эшемдә дә ялгыз...”

    - Анысы да дөньяда була торган хәл, улым!- карчыкның күңелендә көчле җылы дулкын күтәрелде. Ничек сабыр һәм тыйнак тота үзен бу егет! Вәзирәсен дә әйтер идем, ничек апкерәсе итте тагын бу Гаязны. Күптән танышлар микән инде балалар? Эшләре кай тирәдә микән боларның? Сөйкемле балага ошап тора үзе. Кыен хәлгә төшердем бугай үзен!”-Кеше үзеннән үзе генә бу тормышка аваз салмый инде ул... улым. Белергә язган булса белермен әле мин синең дә әти-әниләрең турында. Кызымны Яңа-вылдан озатып килгәнең өчен зур рәхмәт яусын үзеңә, улым! Шундый инде ул безнең Вәзирә- сагына торган бала! Тик менә укуыннан соң эше генә чит авылда булып чыкты. Анда бит элек-электән Иске-авылга сыя алмаганнар күчеп утырган... Халкы артык тәртипле түгел анда...

    - Минем әни утыз җиденче елда үлгән, әти сугышта хәбәрсез...- Анкета тутыргандай, хиссез әйтеп салды күңелен ул арада йөгәнли алган егет.

    - Башка туганнарың бар мы?..

    - Бертуган апаем белән сеңелем һәм яшь әнидән туган энекәшем бар иде... Беркемем дә... юк... минем... бу тормышта...- егет яңадан үзенең түгелә башлаган күңелен көчкә иярли алды.

    - Кичерә күр инде мин кире карчыкны! Бик танышасым килгән иде үзең белән... нигә дер...- “Чынлап та нигә кирәк булды инде миңа чит кешенең тормышына кереп тору? Сораштыру түгел, теге Актанышның “көзге әтәченең” саләмен дә алмадым бит әле!”

    Карчык егетнең кулыннан эләктереп аны сыйпый башлады. Гаязның Хәдичәнең күкрәгенә капланып сабый балачагында үзенең әнисенә шикелле бер үксеп-үксеп елап җибәрәсе килде. Ул арада ишектән шаулап “су кайтып” керде.

    - Төнге убырлар кебек...- диеп әйтеп салды үсмер малай. Апасы аңа кушылып көлеп җибәрде.

    Аналары малаен ачуланырга да, кызының болай җилбәзәкләнүенә карата да фикерен ничек белдерергә белмәде. Хәер, аларның кәефләре бу мәлдә бик шәп иде... Алар әле яшь, сәләмәт, тәуфыйклы балалар, аллага шөкер!

    - Ярар, балалар, чәйләп маташмабыз бүген, йокыны тәмам качырып куюыбыз бар! Кызым, анда зур кәчтердә җимеш суы бар ие, савытларга бүлгәләп чыгар әле! Җенем кипте бугай... Миңа дигәнен ярты тустаганнан да артык бүлмә!..

    “Менә шундый инде безнең әнкәй!- диеп уйлап куйдылар беръюлы Вәзир белән Вәзирә.- Безне чәй өчен диеп “свеҗий суга” җиде төн уртасында чыгарып җибәрде, ә үзе соңынтын чәйне отменять тә итеп куйды! Хәер, аның кунак егете белән “борчагы пешкәнгә” ошаган! Нәрсә турында гәпләштеләр микән инде болар?”

    ... Ниһаять, төрледән-төрле пычакларның үзенең күңеленә килеп нигә күзләренә ташланганын абайлап алды Гаяз. Керпе башлы Вәзиргә берәрне сайлатасы булыр! “Каенишкә”! “Вәзирәнекеләр ризалашып кызларын миңа бирергә каршы булмасалар гына ярар иде дә! “Әби” бик тә- бик тә күркәм карчык! Минем үз әнием дә исән булган булса шундыйрак матур кыяфәтьле һәм сөйкемле бер әби кыяфәтендә булыр иде... Әти, билгеле, бу “Әмир карт” шикелле гади булмас иде. Коры холыклы, “кыска тәртәле” иде ул!” “Хәбәрсез югалган” атасын ихтыярсыз алтмыштан узган чагын күз алдына китерергә тырышып карады егет...

    Үзенә берәр пәке сайларга кушылганнан соң, Вәзир “сер бирмәгән” булды- “чит кешедән” үзенә әйбер алдыртырга риза булуын әйтеп салмады, шулай да күз кырые белән генә товар рәтләрендәге “пычак туганнарын” күзәтеп барды. Әгәр дә бу булып җитмәгән “җизнәй” чынлап та аңа пәке алып бирсә, әткәсе аннан башка югалган пәкеләрен таптырып йөдәтмәс иде инде...

    Бервакыт сатучылар товарларын яшерә башлады. Базарга килгән башка халык та урамның авыл клубы урнашкан башына таба оеша башлады. Егетләр дә шунда таба ашыкты. Гәрчә сәбәбен белмәсәләр дә... Клуб белән мәктәп арасындагы өрәнге бакчасында урнаштырылган җәйге такта сәхнә алдында тезелеп куелган шундый ук калын такта эскәмияләргә өлгеррәкләре килеп “кунаклаган” да инде. Якында яшәгән халык өеннән дә утырып карар өчен урындык-мазар алып чыгып тезә башлаган. Шунда гына егетләр яңадан сөйләшә башлыдар.

    - Әллә аю биетергә җыеналар инде монда, Вәзир-туган?

    - Әһә, әткәй дә Вәлиулла абзый янәшәсендә утырган, әнә!..- “Ничек итеп дәшәргә соң инде үзенә кеше алдында? “Вәзир-туган” имеш! Бик ансат бу зур абыйларның эшләре! Уйламаган җирдә җилкәңнән дә кагалар, исәнләшкәндә шатырдатып кулыңнан да кысалар. Әйткән сүзләрен дә “үлчәп сөйләшкәнгә” ошамаганнар.- Юк, Рәшит Ваһапов килгән, диделәр малайлар!

    - Кем ул тагын? Нинди кеше?

    - Вәйт аңгыра сарык!- Вәзир ярты адым читкәрәк басты. Күрсәтер бу “абый-җизнәй” малайга “аңгыра сарык”ны.- Шуны да белми!- Малай Гаязга “югарыдан” карап алды һәм тегесенең нәрсә әйтергә белми азапланганын күргәч, йошарды. – Апаем, ул менә дигән шәп җырчы, беләсең бик килсә! Нүҗәли син “Умырзая” белән “Вәгъдә” җырларын да ишеткәнең булмады?- Кечкенә егеткә бу кеше кызык та кызганыч та тоелды. Төндәге шикелле. Моңа чаклы чит кеше белән бер бүлмә эчендә кунарга туры килмәгән иде әле малайга. Шуңа күрә ул йокларга ятканда: “Бу кунак йоклаганда ничегрәк гырлый икән? Әткәй шикелле җиңелчә “сызгыртып” микән, әллә Түбән-оч әби шикелле ыңгыраштырып микән?”- диеп кызыксынды. Күпме генә тырышмасын, Вәзир Гаязның гырлавын ишетә алмады.

    Гаязның хәтеренә төште. Теге, себер леспромхозында эшләп алган елында ул куна калган татарларның берсенең өендә ишеткән иде бик йомшак һәм бер үк вакытта калын да булган ир-ат җырлавын, тик исеме турында гына сорашып калмаган. Исеме Рәшит икән бит аның. Ул арадада сәхнәнең арткы буенда аскы өлештә корылган ширма артында кыймылдашу аерма-ачык ишетелеп куйгандай булды. Җыелган халык үзеннән үзе “шым” булды. Теләсәң, кигәвен-чебеннәрнең очышканын да ишетеп булыр иде. Гаяз як-ягына әйләнеп кызны күзли башлады.

    Буй кечкенәрәк шул, әллә кемнәрне күреп бетерергә! Шулай да әллә ниткән күңел күзе белән ул аны эзләп тапты һәм аңа таба якынлаша башлады. Кешеләр төркемен җиңелчә генә аера-аера. Вәзирә дә әкренләп кенә аңа таба кузгалды. Бала-чагасы да, Вәзирнең баягы дусларын да кертеп, кайсысы агач ботагында, кайсысы койма башында “оялап” алган иде.. “Кунакка” ияреп йөрергә мәҗбүр булганга күрә генә алардан бүгенгә читләшкән малай үзен барыбер читен итеп хис итмәде. “Бәләкәй апасы” кияүгә дә чыгып куйса әле! Аның да җизнәсе булачак әле, вәйт...

    Егет белән кыз ахырда берсенә берсе нык якынлаштылар, күп булса өч-дүрт адымнар калгандыр.Шул вакытта сәхнәгә җил-җил җыйнак кына гәүдәле бик хәрәкәтчән ир-егет чыгып басты. Халык бер көчле тын белән: “Әзәл!”- диеп чыгарды. “Монысы да җырчы дыр инде! Йә, шушы авылның берәр кешесе дер әле,”- диеп уйлап куйды Гаяз. Ул ара да булмады, бу ябык кешенең дә кем икәне егетебез өчен ачыкланды.

    “Әмирләрнең кунак егетенең” баш ватканын күреп алган янәшәдә торучы бер хатын: “Апаем, бу бит Әзәл Яһудин! Бик мәзәкче әртис бит ул! Гел генә килеп торалар инде менәтерәк!”- диеп әйтеп салды да яңадан сәхнәгә бөтен игтибарын бирде... “Тел бистәсе”ннән соң чыгып җырлаган маһәббәт гәүдәле һәм ыспай киенгән җырчыны халык беренчесенә караганда да кайнаррак алкышларга күмде. Биюче хатынның үзбәкчә биегәнен күзәткәндә халык берничә тапкыр “аһ!” итте. Аның кискен хәрәкәтләре вакытында Гаязга да, менә хәзер бу биюче сәхнәдән йә егылып төшәр, йә һавага очып китәр төсле тоелды.


    ... Базардан кайтышлый, Гаяз үзенә зур шакмак төшкән мамык тукымадан тегелгән күлмәк алып җибәрде, янәшәсендә атлаган малайга өч җәпле зур пәке тоттырды һәм өйдә утырып калган “әни-карчыкка” артык чуар булмаган “француз” яулыгы. Чәй табынына бераз гына йөзем белән өрек җимеше дә үлчәтте.

    - Бу кадәре дә акча түгеп йөрүеңне бер дә килештермим мин, улым- үзеңнең дә дөнҗаң җитмәгән-ләсә!- дигән Хәдичәгә дә ул әйтер сүзен озак эзләп интекмәде:

    - Безнең якларда беренче тапкыр аяк баскан йортка күчтәнәчсез күренүне яхшысынмыйлар бит, Кәдичә-па.

    - Рәхмәт яусын инде, шулай итеп олылавың өчен, үскәнем!- диеп “Казан татарлары” телендә “түгәрәкләп” җибәрде карчык


    Алардан соң кайтып кергән Әмирҗан да, карчыгына атап, нәкъ шундый ук француз яулыгы белән шул ук җимешләрне тоттыргач, барысы да көлешеп алды. Иң соңыннан базардан җиткән кыз кайтып керде. Шул мәлне генә көткәндәй, егет утырган җиреннән купты.

    - Ярый, караңгылар төшкәләгәнче, мин китү ягын карыйм әле...

    - Ниткән китү ди инде ул, улым?- Карчык утырган җиреннән талпынып куйды.- Ә үзеңнең күчтәнәчең белән чәй эчеп алырга?

    - Балны икенче атнада гына суыртырмын дигән ием, мондый кунакны үзебезнең бал белән дә сыйламыйча җибәрми булмый бит инде!- диеп сүзгә Әмирҗан карт та кушылды.- Безнең авылда кызларын чит авылдан озатып кайтарган җегетләрдән умарталарын каратмыйча җибәрмиләр-терәк!-. Ата кеше хәйләле генә елмая иде.


    “Моның башына тагын ниндирәк мәзәк кереп оялады микән?”- диеп уйлаштылар кыз белән ана.

    - Нәстә терәлешеп каттыгыз инде анда?- Чәй эчелеп беткәч, Әмирҗан холыксызланган булды.- Берәр умартаны карап өлгерәбез әле! Мунча да булган әнәтерәк! Юынып чистарынырбыз да, керешербез, аллага тапшырып.

    - Әткәй!- Вәзирә атасының уеннан кире кайтарырга уйлады булса кирәк.

    - Мин сиңа, кызым, унөч ел инде әткәй!


    Барысы да аптыраудан күзләрен зур итеп ачып җибәргән Гаязга таба борылып моңсу гына көлеп җибәрделәр. Ярдәмгә яңадан Хәдичә килде.

    - Аталарын өтермәнгә алып-чыгып-киткәндә, Вәзирә туып кына калган ие! Әткәсен ул сигезенче яшендә генә беренче күрде, хәер әткәсе турында да шулай ук әйтергә була инде. Шундый-шундый эшләр, балам, тора-бара ни генә эшләр инде!

    - Әйе! Мин гәдәттә умартаны бер-үзем генә карый идем, бүген менә Гаязетдин белән икүәләшеп, язган булса!- диде карт матур итеп кыскартылган сакал-мыекларын сыйпаштырып.

    - Әткәй! Кортлар бит алар чага!- диеп әйтеп салырга ашыкты Вәзирә.

    - Ә мин үбәләр, диеп уйлаган ием!- диеп көлеп җибәрде ата кеше, ә үзенең ялтырап торган күзләре кунакны сыный иде.- Әй кызым-кызым!

    - Соң, син ярый да битлексез карарга күнеккән. Ә ул...

    - Зыян юк, Вәзирә!- “Әһә! Минем өчен курка икән бит бу курнус гүзәлкәй!”- диеп зур бер канәгәтләнү кичерде Гаяз.- Минем бабам да умартаны битлексез карый иде. Карашырмын Сезгә дә, Әмирҗан агай!

    - Улым, миңа авыз тутырып “син” диген син, вәйт булырсың кеше ичмасам!- “Яңадан минемчә китте эшләр!”дигән уйдан хуҗаның күңелендә бәйрәм иде.- Димәк умарта карашырсың инде миңа!- Карт үзеннән кәнәгать калып ботларына учлары белән шапылдатты.- Тәк, беренче мунчага җегетләр керә. Минем мунчамның эссесе бик көчле, сак булыгыз анда, малайлар! Вәзир, әйрәнне алырга онытма! Кызым, син анаңны кертерсең инде!..

    - Ярый карт, кунакка мунчадан чыкканда алмаш киемнәреңне бирерсең инде,- диде әлегә чаклы тыныч кына башын чайкап җилкә селкетеп утырган карчык.- Вәзирнекеләр ярап бетмәсләр!

    - Э-э!- Вәзир күз алдына кунак абыйсының өстенә үзенең күлмәк-ыштаннарын кигәнен күз алдына китереп кешнәп җибәрде.- Кайчы тоттырыйммы?- диеп сорады ул барысыннан да, кунакның кыска буйлы икәнен исенә төшереп!

    - Ну телеңә салынып та куйдың син бүген, малай актыгы!- “Тиеш булганга күрә” генә малаен ачулангандай итте Әмирҗан.- Минем үземнән дә күбрәк сөйләшкән кешеләрне яратмаганымны оныттың бугай син!.. Ярый, Вәзир, үзең белән ике чиләк салкын суны да эләктерерсең! Мин бүген мунчага берсенә дә дәшеп тормадым. Иркенләп түгерсегез анда!


    Гаяз нигә дер мунча кереп чыгуга да каршы килә алмады. Гөмүмән, ул хуҗаларның нәрсә эшләсәләр дә, риза булып торды. Артык “Болар минем турында нәрсә уйлап калырлар микән?” диеп баш ватмыйча. Югыйсә, башка вакыт булса, ул билгеле, чит кешеләрнең фикере белән исәпләшер иде, һәм әйтергә кирәк, кирәгеннән артык...

    Гаяз белән Вәзир чишенеп мунча эченә кереп кенә урнашканнар иде, артларыннан ук Әмирҗан да кереп җитте. Ярый, хуш. Беренче чабынырга ләүкәгә кунакны менгереп җибәрделәр. Чынлап та боларның мунчалары, үзенең тышкы кыяфәтенә карамастан, бик эссе булып чыкты. Башка кешеләр мунчага дәшкәндә үзен тыйнак тотарга күнеккән Гаязны бүген әллә кемнәр алмаштырып куйган төсле иде. Суларын дә үлчәп үзенә түкмәде ул. Себеркеләрен дә туздырып бетерә язды. Ул шулай үрдә котырганда ата белән ул идәндә юынган арада аны күзәтеп торды...

    Ләүкә чираты картка килеп җиткәндә генә калган икесе аның аякларындагы салынмаган ап-ак йон носкиларын күреп алды. Шулай итеп Әмирҗанның үзләре белән бергә тәүге мунча керешкән кешенең күңелен бераз гына тынычландырып җибәрүе булган дыр, күрәсең. Аның Хәдичәсе белеп әйткән бит, әнә нинди сөйкемле бит бу егет кешесе! Аның ясап торган мәзәгеннән көлеп торуы да эчкерсез бит аның. Моңа чаклы аның мунча тәмен татыган “кирәкле кунаклардан” Гаяз нык аерылып тора иде. Яхшы якка. Умарталар алдында гына артык сикергәләмәсә инде... Чандыр әмма саләмәт һәм көчле гәүдәле бу егет тә картка шулай итеп беренче көннән ошап куйды.

    Бу вакытта ана белән кыз да үзләренең мунча әйберләренең хәстәрен күрде.

    - Кызым, йә инде, әйт, кемең ул синең Гаяз?

    - Гади бер чирлем, әнкәй!- “Тотынды үзенең җырына, гәзизем! Нәрсә генә диеп җавап тотсам да, кеше ышанмаслык нәрсәләр бит!”- диеп уйлап куйды кыз кеше.

    - Бөгештермә, Вәзирә!- “Карале син монысының “тел яшерүен”!” диеп күңеленнән яратып ачуланган булды ана.- Арагызда “ул-бу” булып өлгермәде ме?

    - Әнкәй!- “Син мине белмисең мени инде, әнием? Синең йөзеңә кызыллык китермәячәкмен бит инде мин! Син бит мине түгел, ә үзеңне мондый шикләр белән борчыйсың!”- диеп үрсәләнде кызлар күңеле.

    - Була торган хәлләр, кызым!- бирешергә теләмәде ана.- Мин сиңа сорау бирдем, ә син аны җавапсыз калдырдың! Тәртибең начарланды, кызый!

    - Булып өлгермәде, әнкәй.- “Сине яратып кочаклап алсам, аңламассың, әнкәй! Нигә шундый “коры” микән соң син?”- диеп әнисә турында уйлады кыз бала. - Безнең арада “берни дә” булып өлгермәде! Ник сорыйсың син аларны миннән? Тик торганнан?

    - Әнә терәч, инде хәзер мин үземнең буй җиткергән кызымнан берни дә сорамаска тиеш мени?- Ана кызына әллә үпкә әллә ачу белдерде.- Син кияүгә чыгып киткәннән соң да әле миңа бала булып калачаксың!

    - Кияүгә диеп,- кыз анасыннан оялып куйды.

    - Ә син үзеңне бер дә кияүгә чыкмассың, диеп уйлыйсың мени? Буең җиткән, акылың артта калган синең, кызым!- Хәдичә башын селкеп үз-үзенә ышанмыйча кызына сокланып карады.- Йә, ниләр уйлыйсың инде син бу егет турында?

    - Нәрсә уйларга тиеш инде мин аның турында, синеңчә? Ике тапкыр кулын бәйләтергә кереп чыккан, моңа чаклы бер кич сөйләшеп алган кеше турында?- “Чыннан да! Нәрсә уйлыйм соң мин аның турында?” Кыз баш вата башлады.

    - Әй, “сырлап” та куясың инде, балам!- Карчык ярсып җибәрүдән тыелыр өчен азакы көчләрен тупларга тырышты.- “Турыдан сал”, кызым! Ул да бит әдәм баласы! Нәрсәгә дә булса өмет итеп килгән бит! Вакытында аңлашу кирәк бит! Аның белән!

    - Сүзне ул үзе беренче булып башларга тиеш бит, әнкәй! Аннан ары...

    - Артык озак уйлап торасы юк тыр, кызым, тик аның ул сөйләшүенә синең алдан ук әзер булып торуың хәерле булыр!

    - Ничек итеп?

    - Аның сиңа “Әйдә бергә булыйк! Чык миңа кияүгә!” фәлән-фәсмәтән шикелле сүзләренә синең җавабың әзер булырга тиеш. Егет халкы ул синең икеләнүләреңне үзенең файдасына “бөкләп” куя торган халык бит!

    - Нинди икеләнүләр инде ул, әнкәй?

    - Кызым, әйт әле миңа, бу бала синең гомереңдә беренче танышкан егетең ме?

    - Юк инде, син нәрсә, әнкәй?

    - Һәм, кайда инде алар, балакаем? Алар бит атаң белән анаң өендә кунып һәм мунчаңда атаң белән бергә чабынып ятмадылар!..

    - Кит инде, әнкәй! Бөтен таныш булган егетләр...

    - Ә мин сиңа нәрсә турында әйтеп каезланам соң монда, балакай-гынам? Нигә син аны ул сине Яңа Минзәләбашыннан Әрәмәлегә китереп куйганнан соң өйгә алып керергә иттең?

    - Нигә дип, караңгы төн иде...

    - Син аннан: “Озатып куй әле мине Әрәмәлегә!”- дидең мени? Инде аңа чәй дә эчертеп җибәрер өчен?

    - Әнкәй! Син мине кемгә саныйсың? Үземне чит егетләрдән ун чакырым юлны җиде төн уртасында “тәпиләргә” мәҗбүр итәргә...

    - Кайткан бит!

    - Ул үзе бит тәкдим ясады. Иярде диярлек...

    - Аны ияртергә... ул үгез, син сыер түгел ләсә! Ул сине ошатканга ошаган. Ә син аны, кызым? Ул сиңа ун чакрым юлны гына озатырга тәкъдим ясамаган, ул сиңа үзенә кияүгә чыгарга чакырган!

    - Әллә “ычкындың” инде, әнкәй!

    - Кызым!- Ана тавышын калынайтты- бу аның кәнәгәтсезлек билгесе иде.

    - Әнкәй, ачуланма, ялгыш!

    - И, Вәзирә-Вәзирә! Менә мин атаңа кияүгә чыгып ничә еллар яшәдем, ничә бала табып үстердем, икесен күмдем. “Мин сине яратам!”ны бер дә ишетмәдем. Үзем дә әйтмәдем. Күңелемнең иң тирән почмагына яшереп куйдым хисләремне. Әмма аңа карамастан без бер-беребезне яратабыз, кызым. Ышанма син кешенең сүзенә, ышан аның үзенә! Теге, кичке уенда такмак әйтешү түгел бит, җиңел генә “яратам”ны кешегә ычкындыру. Җә инде, мин бит көтәм, кызым, әйт нәрсәләр уйлаганыңны бу егет турында?

    - Мин бит аның турында бернәрсә дә белмим. Бары тик ул Балык Бистәсе ягыннан икәнен генә белеп өлгердем. Һәм вәссәләм!

    - Син аны хөкүмәт эшенә аласың мени? Ул тикшеренүеңдә ничә сорау әзерләп куйдың инде, балам?

    - И, белмим инде, әнкәй...

    - Шушының гөмердә булмагандай, авыз бөрештерүләре! Синең өчен бөтенесен дә әнә Мәчтүрәнең кызлары, бигерәк тә Вәзирнең яшьтәше белергә тиеш тер инде...


    Умарта караганда, карт белән егет артык хәрәкәтләрсез генә карап чыктылар. Челт аяз эссе көнне “чебеннәр” барысы да табыш юлында булган күрәсең. Очар юллары да еракка сузылганга ошаган. Вакыт инде кичкә авышканга карамастан, “чебен” халкы әле кайтып җитмәгән иде. Гаяз, әйтерсең, бөтен гөмерен шушы кешегә умарта карашкан - аның үтенечләрен алдан ук сиземләп ярдәм итеп торды. Беренче карашка гына уен-көлкеле, җиңелчә холыклы Әмирҗанның умарталары тиешенчә тәртиптә, бик көчле һәм яхшы табышлыга ошаган иде. Менә булдырган! Шулай да умарталары алдында аның ничек итеп мәзәкләрсез генә чыдавы егетне гәҗәпсендерде.

    Умарта каралып, алынасы магазин рамнар алынып “шалтатылгач” - картның үз телендә бу “медогонкада әйләндерелеп балы аертылгач” дигәнне аңлата иде- алар тиз генә мунчада чайкалып чыкканнан соң ял итеп утырдылар. Карт өчен, әйтерсең, бүген бу ялгыш кунак егеттән башка кеше юк иде. Ул бары тик аңа гына кортларының холкы турында сөйләп утырды. Кыз белән ана бер-берсенә тирән мәгәнә салып карашып утырды.

    - Син, улым, болай булгач, бабаңа да умарта карашкансыңдыр, иеме?

    - Караштым, диеп инде... Мин читтән карап тора идем. Берничә мәртәбә төтен генә өрдереп торырга өлгердем, агай! Бабай үлгәндә, миңа бары тик ун гына яшь иде ич...

    - Улым, бер белгәннәр онытылмый бит ул! Син аның пичәте белән кабып эч! Кичкырын, йөреп кайтканнан соң эчеп куяр өчен, мин сезгә бал сөзеп куярмын. Күпләп лыкынмагыз анда, ату “утырта” торган ул әче бал!

    - Мин, бит ... ни!

    - Берни дә түгел, балакай! Син бүген даслуҗил аны! Тик чамасын гына тот! Аракы шикелле пычрак нәрсә түгел ул. Чип-чиста, үзебезнең кортлардан алынгын кәрәз пичәтләреннән ул. Ә менә, икенче савытта киселгән уллардан...

    - Әткәй, дим!- Янәшәдә утырган Вәзирәнең әткәсенә эче поша башлаган иде.

    - Тора-тора да, шушы бала нирбымда уйнап куя!- Атаның кызына болай гына бирешергә исәбе юк иде бүген.- Әйе, киселгән уллар да кушылып әчетелгән бал егетләргә дәрт өсти ул, улым!

    - Ну шушыны!..

    - Егет безгә чит кеше түгел ул! Ярый, хуш! Балалар, мин каравылга таим инде. Тәртипле булыгыз, ыштубыты! Син, улым, Вәзирәне ияртеп алып чыгасың, исән-аман апкайтып та җиткер инде! Бердәнбер бәләкәчемне сиңа ышандырып җибәрергә булдым...

    - Апамны оныттың мени, әткәй?!

    - Икегез дә бердән-берләрем бит сез!


    Әрәмәле клубы Яңа Минзәләбашындагысына караганда күпкә күркәм күренде егеткә. Беренчедән, ул да буралган гына булса да, күпкә зуррак иде. Биек таш нигездә корылып куелган бу бинада сәхнәсе дә зур иде. Кино күрсәтер өчен җайланмалар эшләп тора торган махсус будкасы да бар иде. Һәм өстәвенә боларның бик чая һәм телгә беткән завклуб Әлфияләре бар иде. Ул үзенең утыра торган сәхнә артындагы бүлмәсеннән чыгып бильярд тирәсендә оешкан авыл егетләренең әле берсен әле икенчесен йа гармун тавышына, йә патефон тәлинкәсенә ияреп кыймылдаган кызлар янына төртеп чыгара иде...

    Вәзирәнең төп ихатасында булган вакытларда үзендә тәмәкесен көйрәтергә батырчылык тапмаган егет тә башка авыл егетләренә ияреп тартып керү җаен тапкалады. Һәм шунда ул үзенә әле берсенең, әле икенчесенең берәр авыл кызы белән таныштырырга теләк белдерүләренә гәҗәпсенде. Аларның читтән генә “күрсәткән” кызлары “аның” Вәзирәсе алдында берни дә тормаганын яхшы аңлый иде кунак егет.

    Әрәмәленекеләр артык усал булып чыкмадылар. Алар кунактан турыга суктырып: “Син Әмирҗан абыйларда ни эшләп кунаклап ятасың?”- диеп сорамадылар. Кунаклар булмый торган йортлар юк ич авыл тирәсендә дә... Кичә юл уңаенда Вәзирәнең: “Безнең авыл халкы читләрне сөйми”-дигәнрәк фикере бүген үзен тулысынча акламады. Егет һәр хәлдә шулай диеп уйлады. Ул бит кызның алдан ук үзенә күрә куркынычсызлык чарасын күреп куюы турында белми иде. Клубка төшкәч тә җаен табып, артык кешегә сиздермичә, үзләренә кода тиешле егермеләр тирәсендә булган Гышкыя Рәисен: “Кунагымны күз уңыңнан ычкындырасы булма, берәр дуамалы кыерсыта күрмәсен үзен! Миңа “ым кагырсың””-диеп сорап куйды. Кода бик чос булып чыкты. Үзе белән кул бирешеп танышкан Рәисне кунак егете янәшәсендә әллә күрде әллә юк.

    Бу кичтә, башкаларыннан аермалы буларак, монысында гармунчы егетләрнең берсе дә чыкмады. Берсе- Буралыга кызлар янына китеп барган, икенчесе Балтамагында туйга чакырулы диделәр. “Сигезле” яисә “бака туе” ише гармунга ияреп уйный торганнардан баш тартырга туры килде инде егетләр белән кызларга. Шуңа күрә патефонда бер тәлинкә икенчесен алмаштыра баруына чыдарга тиеш иде егет белән кызлар.

    Балачактан ук йөреп күнеккән җир булмагач, нинди генә матур һәм күңелле булмасын, Гаязны Әрәмәле клубы да бик тиз ялыктырды һәм ул тиздән авылның башка кызлары тирәсендә басып торган Вәзирәне ымлап үзе янына чакыра башлады. Анысы, айда булгандай, егетнең барын да белмәгән булып юк-буш сүз чәйнәп тик торуын белде. Ул арада кыз янына әле бер егет , әле икенчесе килеп сүз каткан булды, тик Вәзирә генә башын какты. Эче пошудан тәмам гаҗиз булган Гаяз каршысына кыз үзе дә килеп басты.

    - Әйдә, чакыр мине тансыга, Гаяз-етдин!- диде ул башкалар ишетмәслек итеп.

    - Мин бит ни... Әйләнә белмим бит...- диде әллә оялып әллә аптырап егет кеше.

    - Ә без тотынышып кына басып торырбыз,- диде елмаеп кыз.

    Бөтен авылына ул көнне алты-җиде парлы биюче булды. Вәзирә Гаязны җитәкләп уртага алып чыкканда, барысының күзе аларда булды. Егет оялуыннан идән ярыга төшеп китәр чиккә җиткән иде. Әмма кызны берүзен уртада бастырып калдыруны яхшысынмады. “Басып торырбыз,”-диде бит Вәзирә. Бастылар. Кыз егетнең җилкәсенә кулларын төшерде һәм салмак кына селкенә башлады. Шул мәгәнәсез “тере багана” алдында. “Тот инде билләремнән! Йә булмаса, терсәкләремнән! Шаяртма, дустым, аюны да биергә өйрәтәләр! Ичмасам, як-ягыңа каранып кешедән карап, кыймылдар идең! Ә-ә-ә! Аңладыңмы инде! Болай, “фасонын китереп”, “башкалар шикелле” вальс биюнең бер читенлеге дә юк икәнен.” Алар да, башкалар шикелле әйләнгәләгән, түгел лә, басып торганда пышылдашып алдыдар.

    - Ә син бик шәп биисең икән бит, Вәзирә!- диде үзенең уңайсызлануын җиңгән егет. –Чакырыр идең берәрсен! Мин, аю белән...

    - Үзеңне кимсетергә мин сиңа киңәш итмәс идем! Ә мондагы егет халкына килгәндә, Рәис кода гына әйләнә ала. Анысына да мин өйрәттем аны. Ну тиз “алдырды”. Урыс әйтмешли, “на ходу”. Ә калганнары синнән дә начаррак. Әле үз-үзләрен тотышлары да! Чыгып биергә риза булганнан ялгыш карар кабул итә безнең мүкләкләр!

    - Ялгышмыйсыңмы?

    - Мин шулай уйлыйм, дустым! Карале,- кыз егет ишетерлек кенә итеп көлеп җибәрде. Бу секундтан алар өчен клубта бер-берсеннән башка кеше калмаган иде инде.- Ә бит мондагы егетләр арасында минем хыялымны ишеткәннәре дә бар.

    - Минем белән дә бүлешмәссең микән, Вәзирә?- Егетнең йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгарга әзер иде.

    - Белмим шул инде, дустым...- кыз әллә икеләнде, әллә ялындырды.

    - Мин дә синең хыялың турында белергә тиеш бит, ә?

    - Кхм-ке-хем! Син минем билемнән ныграк тота алмыйсыңмы? Курыккандай. Колагың ераграк. Бөтен авыл ишетелерлек итеп “тишәсе” килми иде балачак серемне.

    - Балачак сереңне?- Егет кызны үзенә якынрак китереп терсәген ныграк бөкләде.- Хәер, анысы да кызык булыр минем өчен...

    - Мин дөрес әйтмәдем, Гаязетдин. “Яшьлек хыялым”

    - Сиңа ничә яшь әле, “карчык”?- “Шәп килеп чыгасы бит, малай!”- диеп, үзенең ялгыш ычкынган сүзеннән күңеле тагы да күтәрелеп китте егетнең.

    - Егермедән артык инде,- диде берни дә сизмәгән кыз.

    - Карт инде, бик карт. Йә, сөйлисеңме? Мин көтәм бит... Ярты юлда калдырмыйлар бит сөйлисе сүзләрне.- Кызның колаклары тирәсеннән ниндидер билгесез исерткеч исләр килеп киткәндәй булды. Хушбуй түгел. Ризыкныкына да ошамаган. Тән исе дә түгел. Мунча сабыныныкына да тартмаган. Егетнең бу исне үләр дәрәҗәгә җитеп иснисе килә иде. “Кызлар исе! Миңа чынлап торып ярату хисе “бәргән” бит!”- Гаязның күңелендә бары тик матур кичерешләр иде.

    - Кыскасы, диеп әйтер иде бер авыл гәйбәтчесе. Сөйлимме юкмы хыялымны?- кыз яңадан телгә килде.

    - Издеваешься что ли?- диеп үзенең урысчага күчкәнен сизми калды Гаяз. Әмма аның бу ачулы сүзләре дә бик йомшак килеп чыкты.- “Чыдыем бетә” бит!

    - Әткәй мине клубка чыгарга рөхсәт бирә башлаганнан бирле гел әйтеп килер иде:”Бер-үзең егет кешесе белән калма,”- диеп. “Янәшәңдә яңадан берәрсе булсын”- диеп.

    - Дөрес әйткән бит Әмирҗан абзый!

    - Мин дә: “дөрес түгел”- димәдем бит әлегә. Менә шул, унны бетергән елны чыгулар ешайды. Бервакыт кайтабыз шулай үзебезнең очка бер көтү кыз белән бер көтү малай, әйем лә егетләр инде. Кызларның барысы да үзләренең егетләре белән. Тыкырыкка чаклы, аннан соң парланганнар бер-бер артлы“башка чыгалар” торды. Берничә егет “про запас” ияргән иде. Шунда берсе миңа әйтеп салмасынмы: “Вәзирә, сиңа тагы нинди егет кирәк инде? Сайлар идең беребезне!”- диеп. Үзенә күрә минем егетем булмаганда ишарә иде. Бөтенесенең дә колаклары торды. Мин, юләр әйтеп салмыйммы: “Миңа дигәне кап-кара чәчле, зәп-зәңгәр күзле булачак!.. Һәм биемсез! Безнең татар карчыклары киленнәрен җәберләргә ярата!”- диеп. Кычкырышып көлделәр барысы да. “Шайтан булса гына инде, йә берәр мукшы-мазар!”-диеп. Мин дә киреләнеп: “Әгәр дә мәгәр, андыйны очратмасам, карт кыз булып картаеп үләчәкмен!”- диеп әйтеп салганымны сизми дә калдым. Үзем әйттем, тик телемне тешләргә соң иде инде. Алар көлештеләр дә оныттылар, ә минем истән чыкканы юк әлеге исәрлегемнең. Мине юләр түгел диген инде син, ә!

    - Ә минем күзләрем күк-зәңгәр бит, Вәзирә!- диеп хис белән әйтеп салды егет кеше.

    - Чынлап мы?- кыз янәшәсендәге Гаязның күзләренә тутырып карады.- Ярый әле монда электр көйләгәннәр. Синең күзләрең “алдакчы” төсендә.

    - Чынлап сөйләшәм бит мин синең белән!

    - Син “чынлап” та сөйләшерсең ул! Күзеңнең төсләре киемеңә карап үзгәрә синең!- Кыз көлеп җибәрде.- Алар яшькелт тә була ала, күк тә, шәмәхәдән киенсәң, андый да. Шакларың уштан язарлык хәлләр!

    - Нинди төстә инде минем күзләрем алайса?- Егет тә үз чиратында кызның күзләренә тутырып карады. Вәзирәнең яшькелт соры күзләреннән аның нәрсә уйлаганнарын аңлап ала торган түгел иде. “Сихри күзләр”, дигәнме әле бер шагыйр?

    - Мин... нинди итеп күрергә теләсәм, шундыйлар!- Вәзирә хаман да шаярып сөйләшүен дәвам итәргә чамалады.

    - Мин өйләнгән кызның бианасы да булмаячак!..- диеп тыныч кына кызны “кызыктыруны” дәвам итте Гаяз.

    - Анысы аерым нәрсә!- Егетне беренче күргәндәй төбәлде Вәзирә.- Шаяртып сөйләшә торганнардан түгел...

    - Кем әле сиңа, мине синең белән уйнап сөйләшә ди?- югалып калмады Гаяз. “Аңлады микән бу сөйкемле кыз бала минем хиләремне? Үзе белән сөйләшеп торулары гына да бик рәхәт! Мин үксездән дә бәхетлерәк бар микән берәрсе Җир йөзендә? Әле кочаклап та алсам үзен!..”

    - Нәрсә турында?- “Бу “тәти” егетнең дә теле ачыла түгелме? Казан радиосындагы диктор абый шикелле матур сөйләшә икән бит бу. Туганнары турында белешәсе булыр... Әнкәй дә әнә әйтә бит: “ Дус булып йөргән егетең турында берни белмәвең бер дә яхшы түгел, кызым,”- диеп”- кыз шулай диеп уйлап егетнең терсәгенә тотынып тәлинкәдән гырылдап чыккан музыка тавышын чамала бераз гына кыймылда алгалады.

    - Минем җәрәхәтләнгән кулым турында!- “Килештереп тә куя соң үзе! Юк инде, аның чынлап та йөрешкән егете булмаган. Укыган җирендә хисләрне аңларга өйрәтмәгәннәр моңа.”- диеп уйлады “биюләреннән” эче поша башлаган ир-егет.

    - Карале, онытып та торам бит! Ничек, борчымыймы?- “Вәйт җүләр мин! Аның киселгән кулыннан эләктердем бит! Чыдаса да чыдый икән кеше баласы! Ник берәр “Эх!” дисен!- Повязканы сизмәдем бугай мин...

    - Мунча пиченә ташладым мин аны. Бүтән кирәге булмаячак инде аның, Вәзирәкәй.- “Болай атлаган саен күрешмәбез дә микәнни синең белән?!”- диеп уйлады Гаяз.- Мин сездән кайтып китешли справканы Нина Александровнадан яптырымын инде... Бик дөрес итеп әйткән ул чибәр марҗа апасы!

    - Нәрсә турында инде?

    - “Үтерический” чибәр һәм сөйкемле кыз медпунктка эшкә урнашты, диеп.

    - Булмаганны... Бер шайтан таягы инде...

    - Ярамаган Тигәнәккә Шайтан таягы... Мин синең кулыңны сорасам, бирерләр микән инде?

    - Башта сорап кара!- Кыз көлеп җибәргән арада: “Шушы булды микәнни инде аңлашуыбыз? Ә минем ризалыгымны кем сорарга тиеш микән инде? Мин үзем сиңа чыгарга риза булмасам?!”-диеп уйлап куйды.

    - Син ничегрәк уйлыйсың?- “Яратамы, яратмыймы?”- диеп башын вата башлады Гаяз.-“ Кем белсен бу кызларны? Минем аларның өендә калдырган бернәрсәм дә юк бит. Миңа “читтән” караса, биленнән тоттырыр иде мени? Һәр хәлдә бу туташ мине чит күргәнгә тартмаган. Иртәгә кулын сорап карарга булыр. Минем өчеен ул якны кайгыртып торырга беркемем дә юк, ласа.”

    - Туйдырды клублары да. Әйдә кайтабыз, Гаяз!

    - Әйдә соң... Сөйләшеп бетермәдек бит әле!

    - Нәрсәсен чәйнәп бетерәсең инде “бозау чүбегенең”? Кайта-кайта сөйләшербез...


    Аларның ишеккә таба кузгалганнарын күргән берничә егет та урыннарыннан купты. Бары тие биек баскыч төбеннән егет белән кызга ияреп төшкәннәреннән соң гына, Вәзирә аларга дәшәнргә булды.

    - Рәхмәт, егетләр! Минем бүген озатучым бар!- диеп.

    - Син безгә: “валес та әйләнә белмәгән егетләр белән йөрергә теләмим!” сүзләреңне ничек аңларга кушасың инде, Вәзирә?

    - Кунагым янында бераз гына телегезне тыйсагыз иде, җегетләр.

    - Зыян юк, Вәзирә.- кызына ярдәмгә Гаяз ашыкты.- Бөтен сорауларыгызга да җавабын алдан ук әзерләп куймаган идек. Берлеккә гафу итәрсегез инде, егетләр!

    - Юк инде, ашыгып китмәгез инде сез! Аңлашырга иде!

    - Минем сезнең белән сөйләшергә дә аңлашырга да бер теләгем дә юк, малайлар! Киттек, Гаязетдин!- Вәзирә егтенең беләгенә бар көченнән дә ябышты.- Сорауларыгыз булса, иртәгә... Бәлки чыгарбыз да, артык күңелсез булмаса кичләре.

    - Тукта, кызый! Сез күптәнге дуслар мы?

    - Синең ни эшең бар инде, ап-паем?- Кыз ярсый башлады!- Әткәй бирмәгән сорайларны чит кешедән... Акылыма сыймый, слушай! Авылда урын иркен, торма безгә терәлеп. Бер кызыгы да калмады, слушай! Без синең белән озатышып йөрмәгән...

    - Үзең рөхсәт итмәгәч. Хаман саен: “Әле апам бар... Әткәй ачулана... Фәлән... Фәсмәтән...” “Төп башына утырттың, кызый бөтен авыл егетләрен...

    - Елап тору егет кешегә килешеп бетә торган шөгыл түгел ул. Бар инде, кереп кит клубка. Әткәйдән бер дә яхшы түгел. Кунагым хакына гына унбергә чаклы тоткарланырга рөхсәт итте. Болай да тоткарландык, ахырысы.

    - Кем ул сиңа кунак егете?

    - Артык төпченүең бер дә урынсыз синең. Авыл гәйбәтчеседәй кыланып торма инде болай. Тотма безне тоткарлап. Мин синең белән әлегәчә яхшылап сөйләшәм бит! Киттек, Гаязетдин. Терәлеп катып торма инде! Әткәй безгә нәрсә диде?!

    - Сөйләшү бетмәгән бит әле, Вәзирә! Әнә, авылдаш егетең дә...

    - Беләсеңме син, безнең авылда ничә егет барын? Атла давай! Түбән очта каласың килмәсә? Кайсы мәткәгә күзең төште, әйтеп сойләш, дустым!


    Кыз үзенең кунак егетен югары очка таба кысрыклый башлады. Авыл егетәре әллә ыңгырашып әллә мыгырдап баскыч буенда калды. Вәзирә белән Гаяз, әйләнеч булса да, Хаҗи тыкырыгыннан кайттылар. Бары шунда гына кыз бераз тынычлана алды.

    - Мин клубтан артымнан барган егетләрнең ике тапкыр берсен дә ияртмәдем. Күңелем үсми Әрәмәленекеләргә.

    - Бер сәбәпсез ме?

    - Син дә төпченеп торма әле ачуымны китереп!.. Иртәгә минем турыда авыл бер шаулап алыр инде... Нәрсәләр генә чәйнәп бетермәсләр...

    - Бер дә куркак кыз түгел идең бит әле, Вәзирә? Әллә яратып йөргән берәрсе бар мы?

    - Бар шул! Янәшәмдә атлап кайта. Син аны танымыйсыңмы?- Кыз ниһаят көлеп җибәрде.- Шундый-шундый эшләр...

    - Мондый бәхет минем өстемә ишелеп төшәр диеп беркайчан да уйламаган булыр идем мин! Иртәгә үк синең кулыңны сорыйм!- Егет кызны кулыннан тотты.- Син моңа нәрсә әйтерсең микән?

    - Карап карарга сүз бирәм.- “Шушындый була инде “кыз сорау” йоласы. Клубта низаг килеп чыкмаган булса, ничек булган булыр иде микән сүзләрең? Хәер, миңа синең янәшәңдә бик рәхәт. “Чит” булырга тиеш түгел син! “Минекеләр” дә сине бик яхшы кабул итте. “Уйлап карармын,”- дидем бит.”



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх