• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унынчы бүлек

    Шул ук кичне алар клубта очраштылар. “Клуб” дисәң, исең китәр. Алты почмаклы йортны үзгәртебрәк корып куйганнар иде шунда. Колхоз белән авыл тормышында булган вакыйгаларның барысы да диярлек шунда үтә. Өстән явып торган кичләрдә егет-кызлар шунда сүз сөйләшеп, домино-мазар сугып утыралар. Егетләр аулак почмак артында тәмәке көйрәтештергәлиләр. Авыл кызлары ярыша-ярыша көнбагыш чиертәләр. Ара-тирә монда адашып яшьрәк гаиләле кешеләр дә күренгәли. Кичләр аяз торганда, шунда җыелган бар халык тиз генә арада кайсысы кайда таралышып та бетә. Берәрсенең мәҗлесеннән соң кунаклар да килеп кушылса, анда кара-каршы такмак әйтешү яисә “бака туе” ише биюле уеннар да булгалый. Тәрәзә төбенә өелгән патефон тәлинкәләре яңадан ятим хәлдә өсләренә калын тузан катламы җыеп өлгергән- нишләмәк кирәк, “Беларусь” атлы алакаем зур радиоалгыч яңадан төзек түгел. Алары булса, хет яшьләр төрле көйләр тавышына терәлешеп торырлар иде...

    Үзен “ияртеп чыккан”, шул ук медпунктта санитарка булып эшләгән Вәзирәнең фатир хуҗабикәсе Оркыя апаның терәлеп торган күршеләренең Әлмәт төзелешеннән ялларын җыеп кайткан кызларын клубта калдырып Әрәмәле кызы фатирына юл тотты. Иярә чыгарга ниятләгән берничә әрсез авыл егетен әллә ничек кенә кире бора алды усал кыз. Боларны гәдәтенчә бернинди уенга кушылырга уйламаган Гаяз да күреп алды.

    “Менә ичмасам корылык! Бернинди артык чәпчүләрсез ничек “тезә” алды бит бу чибәркәй авыл алабайларын! Шә-әп “итте” үзләрен! Вәзирә-па диеп дәште ме әле аның белән бергә ияреп чыккан кызый? Үзем дә инде, “өшегән кәлҗемә”, кыз белән үзем танышыр урында! Җебегән авыз!” Шулай уйлап куйса да, егет оегандай, әллә утырган, әллә авышкан урынында кала бирде. Күпмедер вакыт узганнан соң гына ул аңына килә язды, тик үзенең шулай никадәр онытылып утыруын гына абайламый калды.

    “Ничек кенә үзе белән артык кеше күзенә күренмичә күрешергә микән соң? Авыл җире бит, ни генә дисәң дә! Тик бүгенге кебек болай “авызың белән карга тотып” та булмый инде! Кызы да кызы, ичмасам! Патшабикәләрдән бер дә ким түгел. Чит авылда диеп җебеп төшмәде, оялып-нитеп тә, куркып та тормады тагын! Клуб белән фатиры арасында ул-бу була күрмәсен тагын, ходаем! Тик кызны хәзер кайдан эзләп табасың инде? Икенчеләй монда чыгып та тормас инде ул. Ошатмады бит мондагы хәлләрне. Егете тә бар дыр әле үзенең! Ә нигә булмасын? Үзе тәртипле, сөйкемле һәм әллә нинди сихерле бер кыз бала. Әрәмәлесендә микән аның сөйгәне? Башка җирдә микән? Мул тормышта буй җиткергән берәрсе дер инде ул бәхетле ир-егет заты... Кем дер артык бәхетле булыр бу медичка белән... .”

    Егетнең почмак артына барып тәмәке көйрәткәнен берсе дә күрми калды. Җәйге челлә чоры төннәренең берсе иде. Ерактан ябалак улап-сызгырып болынга таба юл алды. Чикерткәләр чикылдашты. Бер-ара чык та төшкәндәй булды. “Кызык, чык таң алдыннан төшми микәнни? Әле кичке унберләр тирәсе генә бит. Җитте-булды бүгенгә. Саһипҗан картның ак келәтендә җәелгән ястыклар минем кайтып аларны изүемне көтә булыр!” Гаяз тирән сулап урам буйлап “үзләренең очларына кузгалды”.

    “Ничек кенә итеп бу көннәрне тиз генә үткәреп яңадан кыз белән күрешәсе булыр микән соң? Әйе, дустым, муеныңда кәбестә күчәне булганда, шулай була инде ул! Каршына басарга да: “Егетең бармы синең?”- диеп сорарга үзеннән! Э-э, шулай сорамый гына тор әле! Ул бит медсестра! Ачуын бик китерсән, гөмерлек чиргә урап куяр тагын үзеңне!.. Беткән мени анда бер-бер дару-мазар?! “Уйла!”- дигәннәр бит инде сиңа, кабак-баш! Мондый хәлләрдә югары белемле инҗенер булсаң да, әлләни майтарасы түгел инде син! Ни эшләргә соң инде, ә?”

    “Җай” дигәнен икенче көнне үзеннән үзе табылды. Мунча ягырга ниятләгән Өммегөлсем карчыкка Гаяз да су ташышырга алынды. Тегесе күпме генә тыпырчынса да... Егетнең күңелендә балачакта үзенең дәү әнисенә су ташышканы иде. Җәрәхәтләнгән беләге дә үзен сиздерми иде. Квартирант аяк астындагы җиргә дә әһәмият бирмичә, кошлардай җилпенә-җилпенә, пар-чиләкләрендәге ярты суын чишмәдән юл буенча чәчә-чәчә ташыды. Әллә кайсы арада фатир хуҗаларының берсе керткән җирдән төшереп калдырган утын кисәгенә егет абынып, чиләкләре-сулары белән кара мунчаның түренә ук очып барып, инде җәрәхәте төзәлеп бетә язган беләге белән бөтен тән авырлыгы белән зур кайнар су савытына барып ауды һәм үрсәләнеп акырып җибәрде.

    Ярадан шаулап кан чәчрәп чыкты, Гаяз чиный-чиный медпунктка таба йөгерде. Ул юл буенча артыннан кызарып калган “суелган әтәч эзенә” күз салудан һәм шул ук вакытта аңын җуюдан куркып, ашыкты. Барасы җиренә кереп җиткәндә, анда әлеге дә баягы “авыл апайлары” ал-япкыч итәкләренә симәнкә кабыгын чүпли-чүпли гәп саталар иде. Төсе-бите качкан егетне күрүләре белән берничә елгыры торып, “чәй генә эчәргә” чыгып киткән Вәзирәне алырга диеп чапты.

    Ике капка аша гына яшәгән фатирыннан Оркыя апасын да ияртеп Вәзирә эш урынына бик тиз кереп җитте. Хәлнең нәрсәдә икәнен белеп алгач, ул янәшәсендә бөтерелгән санитаркасына: “Зарар юк! Ярасы чистарып кына калачак моның! Әйдәгез, узыгыз инде, рас килгәнсегез!”- диеп шәфкать туташы егетнең “таза” беләгеннән эләктереп бүлмәсенә таба этә башлады. Хатыннар пункттан чыгып китү ягын карадылар.

    “Мәзәк өчен генә булса да, мин сезгә берәр бала таптырыр идем! Болай ук кыланмасагыз да була бит инде!”- диеп уйлады кыз. “Шулай да ул хәзер миннән ярдәм көтә бит! Куркуыннан йөрәге ярылырга әзер бу “бичараның”! Үзенең бинтын алып килмәгән инде бу мескен. Ошап китте бугай моңа минем пункт тирәсен таптап йөрү. Бу авыл гайбәтчеләреннән бер генә ким җире дә юк бит моның!”

    Ярый әле, кабул итә бүлмәсе еракта булмаган, әле дә чирлеләр өчен ишек буенда да өстәмә урындык бар иде. Югыйсә, егыл да үл бу тамашаларга! Гаяз чак тере, кызның перевязканы чишә башлавын карамаска тырышып утырды. Күңеле болгана. Элекке кергәндә борынына төртелмәгән дару исләре дә ңөньясын айкап чыгара иде. “Ничек эшлиләр соң мондый шартларда бу медиклар. Косасыларым килә!”- диеп уйлап куйды егет.

    “Кылануы мы моның, әллә чынлап та шундый “батыр йөрәкле” ме бу әдәм баласы? Кайлардан җыеп китереп бетергәннәр, диген мондыйларны? Карале үзенә! Нгичек кара тиргә батып чыкты! Таптылар бер кызык! Бүтән эшем булмагандай, әзмәвердәй таза бораулаучыларны гына көйлисем калган иде ди! Әллә кытыгы да килә инде, ходаем?! Әллә юри генә кыланамы?”

    - Йә, нәрсәкәй эшләттегез инде, бу яралы кулыгызны? Болай булгач бер айлык эшегез калачак инде Сезнең, иптәш егет кешесе!- көлеп җибәрмәскә тырышып сөйләнә башлады кыз.

    - Ялгыш... булды... инде, туташ!- Нәрсә диеп җавап тотарга белмәде Гаяз.

    - Мин бит әле Сезгә “симулянт” сүзен ишеттермәдем, иптәш-товариш Чирле!

    - Мин монда кан югалудан үлә язып йөгереп килеп җиттем, ә Сез... .

    - Зинһар өчен көлдермәгез әле! Юри яраны ачып килгәнгә ошагансыгыз Сез! Сөйләгез, нәрсәләр булганын.


    Егет үзен кыздан кызгандырыр өчен телен кызганмады, ә анысы кычкырып көлеп җибәрүдән чак кына тыела иде. Ул ара да булмады, Оркыя апа ишекне тырмап кына башын тыкты да:

    - Апаем, безнең җен карчыклары таралышып беттеләр. Ашыкмыйча гына карасаң да була яралы солдатны,- диде.

    - Мине өйрәтеп тормасаң да була! Килгән кешегә пункт ишеге һәрвакыт ачык!- диде коры булырга тырышкан кыз. Ул арада ул шкафыннан фуроцеллин шешәсен алып ача башлады.


    Санитаркасы булмаган эшен табып, авыз эченнән “өченче төн тоташ кар” яудырды. Егетнең урындыгы артындагы тәрәз төбендәге яран гөленең яфракларына ябышкандай итте. Карлары чираттагы буранын көчлерәк уйнатканда, кыз санитаркасына ачулы караш ташлап, аны чыгарып җибәрергә уйлаган иде дә, тик анысы егетнең сыртына тыба бармагы белән төртеп, мәгәнәле итеп үзенең имән бармагын күрсәтте. “Шәпкә ошаган егет!”, янәсе. Вәзирә үзен ничек тотарга белмичә, көрсенеп куйды. Моны күреп алган Гаяз сискәнеп куйды:

    - Әллә куркыныч микән хәлләрем?

    - Әй, тынычланыгыз әле Сез! Фатир хуҗамның мәчесе авылдан алып килгән бер банка сөтемне аударган иде, шул исемә төште! Бигрәк тәртипсез апамның песие!

    - Бер дә алай кыйланмый ие, песикәем, апаем! Балага узуы дыр, бахырның! Гөнахасын кая куярсың инде! Ел саен җиде-сигез мәче баласының җанын кыям бит! Болай бик тәртипле минем песием!

    - И, безнең Ыргада ул песиләр...

    - Кайда-кайда, дидегез?

    - Туган авылымда, диюем!..

    - Тәк, булды-җитте! Туктатыгыз бу юньле-юньсез сүз сөйләп утыруыгызны! Оркыя апа, артыгын кылансаң, ставкаңны яртыга гына калдыртырга туры киләчәк!

    - Булды, Вәзирә-җаным! Аңладым. “Тулы” итеп үзгәртүең өчен дә рәхмәтемне әйтеп өлгермәдем шул! Хәзер идән чиләгенә хлорны салып җебетим әле!- диеп апа елгыр гына ишек тоткасына ябышты һәм үзен күреп торган кызга егеткә ымлап “матур итеп” күз кысып алгы бүлмәгә чыгып китте.

    Фельдшер кыз яңадан көлеп җибәрде. “Елмаеп кына торса, нәрсә булган булыр иде микән? Усал юка иреннәре дә бик матур күренә бит! Матур яшкелт зур күзләр, кош канатыдай кыйгач кашлар, бәләкәй очлы борын. Ә чәч толымнары!.. Ашыгып кергәнгә күрә косынкасын да бәйләп өлгермәгән иде. Кара-тут ялтырап торган чәчләрен икегә ярып шундый матур итеп җилкәсенә салган! Бу толымнарын таратып, бармакларың белән “тарасаң” иде ул!.. Әллә миңа, теге Нина-апа Александровна кисәтеп әйтеп куйган “ослоҗнение” дигәннәре ябышкан инде?.. Юк, бу кызның башына минем Әшнәктәге укытучы тутамныкы шикелле бизәкле калфак шундый килешеп торыр иде! Ирене өстендә кечтеки кара миңе дә бар үзенең... Бәрәкәт, муенында асылынып тора торган миңе дә әнә ничек калкып тора. Колак артында да... Уф, үләм бугай... Егете булырга тиеш бу медичка кызның. Ничү минем ише нәселсез алабайга аның турында хыялланып маташырга!”

    Вәзирә әлеге сары сыекча белән ачыла язган җәрәхәтне эшкәрткән арада егетнең битенә карап алды. Әлеге агарынуы да юкка чыккан. “Чыраена әдәм төсе кайтты бит моның!”- диеп уйлап куйды кыз.- “Әмма егетебез бик сабырсызга ошап тора. Кара инде мин кагылып киткән саен, чыраен сытып куюын! Әллә соң мин авырттырып кагылам инде?! Алайса нигә башка авырулар болай ук кыланып күрсәтмиләр икән? Юри генә ыңгыраша бу!” Үзенең резервыннан бинт төргәген алып кыз егетнең җәрәхәтен матур итеп бәйләп куя.

    “Куллары да куллары бу асыл кызның! Ягымлы, йомшак, гел шулай миңа ягылып торса иде! Мин үләргә дә риза!”- дигәнрәк “котырган” уйлар килде Гаязның башына. “Юк инде, туганнар! Мин, ахырысы юләрләнгәнмен! Матур итеп яшәргә тиеш мин моннан соң! Ярый, кызны үземнеке итә алмасам да, без дус булып та йөри алабыз бит! Ә нигә, дусларның туганнан да якынраклары булмый мени? Мин аны үземнән дә зуррак хөрмәткә күмәр идем! Их, кайда гына күреп ныгытып сөйләшергә соң үзе белән?”

    - Ә Сез бүген кич чыгасызмы, В-в-вәзирә?- Егет кыер-кыймас авызын ачып сөйләшә башлады.

    - Б-б-белмим шу-ул!- дигән булды Вәзирә һәм егетнең зәп-зәңгәр, күм-күк зур күзләренә карап көлеп җибәрде: - Абзар артына чыкмый калсаң да әллә ни булмас. Тем более, иртәгә отчет белән Урыс Әрәмәлесенә дә төшәсе бар. Бүген үк кайтып өйдәгеләр янында кунар идем- эш вакыты чыкканнан соң ярты сәгатьтән караңгы төшә. Әнкәй орышыр үземне, белмәс ул минем үзләрен ничек сагынганымны!

    - Бүген үк кайтырга кирәк Сезгә! Әрәмәлегә чаклы үзем озатырмын, әгәр дә каршы төшмәсәгез! Базарыгызны бик мактыйлар. Нина-апа да дөяләр турында сөйләп торган иде...

    - Э-э! “Базар саен дөя була”,- димәгәндер бит?- Кыз яңадан көлеп җибәрде.

    - Алай димәде, диюен дә... – Егет үзенең Әрәмәле базарын күрергә теләвен белдереп өлгерүе турында инде кызгана башлаган иде. Ул монысында инде кызның рәхәт итеп көлеп җибәрүеннән түгел, ә бәлки аның үзен мыскыллый башлавыннан шүрли иде.

    - Ярар, тынычлан! Базар иртәгә генә, дустым!- Вәзирә бу сәер, әмма бик күңелле кешегә үзенең “син” диеп дәшкәнен сизми дә калды.

    - Ә мин карт алашадай тыныч,- диеп җавап бирде Гаяз һәм үзенең ялгыш сүз ычкындырганын аңлады, әмма телен тешләргә инде соң иде. “Әллә соң бу даруларының исе минем башыма китереп типте? Әмма, кыз бүген минем белән, әле менә яңа гына, икенче төрле сөйләшә түгел ме? Шул ук бер авыздан, шул ук татарча сүзләр, әмма алар рәсми әйтелми инде. Әллә соң бу миңа гына шулай тоеламы? Тукта-тукта, ул миңа “син” димәдеме?! Белми-им! Димәгәндер. Ә менә “дустым”ны мин аның матур авызыннан аерма-ачык ишеттем!.. “Ансат сиңа пинсия!”- дияр иде безнең Зариф җизни. Бер дә тырышып карамыйча, алай гына җиңел булмый ул кызлар белән дуслашу! Минем “өчле-тугызлы “алашамны”” ишетми калды бугай кызый! Телем бер юләр сүздән соң икенче тозсызын “чәпеп” кенә тора!.. Мин гашыйк булганмын бугай! Бетте баш, калды муен тырпаеп! Шушы вакытта минем өчен сөенергә әти-әнием юк шул! Әнием җилкәмнән сыйпап миннән яшереп күз яшьләрен сыпырып торыр иде. Әтием эре генә итеп тамагын кыргалап алыр иде...” Егет бу уйлардан авыр сулап куйды.

    - Әллә яңадан авырттырдым инде?!- Вәзирә “чирленең” күзләренә ныгытып төбәлде

    - Зыян юк, туташ! Ялгыш тавыш чыгарган булсам да, синең монда гаебең юк... диярлек.

    - Соң...

    - Тәк, без килештек ме сеззз... синең белән?- үзенең бер нияткә тәвәкәлли язганын сизеп алды егет.

    - Нәрсә турында инде, ягъни-мәсъәлән?

    - Мин сине бүген эштән соң авылыгызга чаклы озатып куям! И һәм дә берәрсендә кунып иртәгә иртүк иң беренче булып базарга чыгып “баеп” кайтачакмын!

    - Безнең авылда постойга кертү гәдәте юк бит, туган! Базарчылар да Чуар белән Буралы, Буклы, Мәндәйдә тукталалар. Безнең авыл артык кунакчыл түгел ул. Таныш булмаганнарга, диюем!

    - Берәр салам эскерте табылыр әле минем өчен!- “ “Мине әллә патша малае диеп уйладыңмы? Ярамаган тагы миндәй тум-ятим кеше өчен!”- диеп чираттагы артык акыллы булмаган сүзләрен чак кына әйтеп салмады егет.

    - Саламның да иң җылысын һәм йомшагын табарсың, анысы!- Вәзирә икеләнә башлады.

    - Син миңа: “Әйе!”- диген! Минем теге очка акчага да кайтып киләсем бар әле!

    - Син мине дөрес аңламассың инде, Гаяз-эттттин!- “Әбиләрне көйләп, шуларда кунарга килештерсәң генә инде! Дөрес, апа белән икесенә генә ярап торган өй чит кешене дә кундырып чыгару өчен бер дә каралмаган! Ун чакрым юлны тегендә, унны кирегә бер кич эчендә әйләнсә дә, “Иртәгә яңадан базарга төшәсе килә,”- дигән була бит әле үзе!.. Тик бер-үзем генә авылга караңгыда кайтып керсәм, әнкәй борчылыр, әткәй элек-электән үк күз алдында буталып йөргән дилбегә белән “тунап” ташлар! “Фершал кызым” диеп тормаслар. Әй, ничу алдан ук баш ватырга. Ничек булса, шулай булыр. Йә берәр җае чыгып, танышларын очратыр әле шунда...

    - Ярар алайса, сагынмаган да булсаң, иртәгә иртүк төшеп китәрсең авылыгызга да, отчетларың белән дә! Ә бүген кич клубка бергәләп чыгарбыз, ярыймы? Бурычка тоткан бинтыңны ял көненнән соң кайтарырмын. Рәхмәт ярдәмең өчен! Болай булгач, яшибез икән әле, малай! Көт, кереп алырмын! - Егет күзләрен ялтыратып хисле итеп әйтеп салганын сизми калды. “Әле сизмәгәндер дә, аңламагандыр да үзе, минем аңа гашыйк булганымны!”

    - Кереп алырмын мин сиңа! Син мине клубка юлны синнән башка үзем таба алмам дисеңме әллә?.. Әрәмәле клубына!

    - Алайса, эштән соң авылыңа?- “Әйттем бит, егете туган авылында булырга тиеш туташның, диеп”- Гаязның кәефе төшеп киткәндәй булды, гәрчә ул хисләрен кызга белдермәскә тырышса да.

    - Кемдер мине озатып куярга теләгән иде...- Егет кызның әйткән сүзләреннән генә аның җитди яисә шаяртып сөйләшкәнен аңлый алмады.- Әллә берәрсе белән колхоз атын сөйләшеп карыйсы инде...

    - Ике авыл арасын тәпи-тәпи озак кайтасыңмы, Вәзирә?- диеп сорады Гаязетдин ак халатлы гүзәлдән.

    - Кайтуына ике сәгать, китүгә- өчтән артык була!

    - Мин сине аңламадым ахырысы...

    - Кем карап торган инде сәгәтенә! Бер-ике ай эшләсәм, карый башлармын да бәлки,- кыз әлегәчә кулына шул вакыт күрсәткән әйберне тагып карамавын әйтәсе килми иде. Оялудан түгел, ныгытып сорасаң да, аның сәбәбен аңлатып бирә алмас иде ул бу вакытта.- Кайтканда ашыгып-ашкынып кайтыла бит инде. Өйдән киткәндә бер дә китәсе килми, аның каравы. Шуңа күрә озак үтә юлы да ...

    - Анысы да дөрестер, Вәзирә! Минем кайтыр җирем булмагач, ул кадәресен белә алмыйм инде.

    - Озатып куярга риза инде алайса?..- Кызның күзләре янә егетнекен “бораулый башлаган иде.

    - Син озаттырырга каршы булмасаң гына...


    Бу “четерекле чирледән” соң пунктта бүтән килгән кеше булмады. Инде эш вакыты да азагына якынлашырга күп калмаган иде. Кыз бу вакытны “аптечный остаток”ны тикшереп язып алу өчен сарыф итте һәм үзенең остазы булган Нина Александровна өчен сорауларын уйлап утырды! Кешеләр белән ничек итеп ачуланышмыйча гына эшләргә соң? “Ихахай-михахайга” гына көйләсәң, эшнең җитдилеген онытуың бар. Гел коры гына да кыланып булмый. Халык читләшер. Кайдан гына табарга чама хисен? Авыл карчыкларының да “яратам” дигәннәренә артык ышанып булмый... Яшьрәкләрендә чир кайгысы түгел. Шулай булырга да тиеш инде анысы...

    ... Юлчылар Кызыл бакча турын узып сыек каенлык турына җиткәндә кояш инңе офыклар артына кереп качкан иде. Алар икәүдән икәү генә монысында сөйләшергә читенсенеп кенә янәшә атладылар.

    - Революциягә чаклы менә бу кырлар безнең әнкәйнең әтиләре, Иске Минзәләбаш бабай басу-урманнары булган,- диеп сүз башлады кыз.

    - Ә безнекеләр арасында байлар бер дә булмаган.

    - “Байлар”-, диеп инде син! Алар үз көннәрен үзләре күргән. Кеше яллап тормаганнар диярлек. Печән өстендә бер ике кешене дә, урак өстендә биш-алты. Кешенең. Авыл халкы бик ярлы яшәгән- тамакларын да туйдырырлык рәтләре булмаган бит, югыйсә!

    - Алайса раскулачиваниегә дә эләктергәннәр үзләрен,- диеп әллә нигә генә әйтеп салды кыюсыз егет.

    - Ничек кенә әле!- кыз бер-ике җөмлә белән гаиләсе турында сөйләгән арада, артларыннан берәү атка атланып килеп тә җитте.

    - Туры айгырга таптатып үтерәм мин сине, анаңны фәлән иткере!- атланган җайдакның авызыннан бер юнҗле сүз дә чыгарга ошамаган иде.

    Гаяз ничек тер югалып калмады, айгырның авызлыгыннан эләктереп аска таба каерды. Атның гәүдәсе башы артыннан җиргә таба иелә башлады. Ул арада Вәзирә дә аңына килә башлады:

    - Егет булсаң, үзең аяклан! Төш атыңнан! Кем икәнеңне белсәм әгәр!..

    - Минем сиңа бер дәгъвам да юк. Менә бу килмешәк...

    - Ах син шулаймы?! Ә мин кем алайса?

    - Син күрше авыл кызы. Пачти үзебезнеке!

    - Шула-ай мени әле! Кайчаннан башлап мин үзегезнеке булдым әле? Кайсыгыз белән булганымны да әйтеп бир, булмаса! Мин дә, бүген монда, иртәгә кәҗә авылында!.. Безнең әткәй атна саен прокурор белән мунчада чабына! Барыгызны да Себер кудырырмын, әгәр дә бу кеше янына якын киләсе булсаң. Атка атланыпмы, җәяүләпме. Аң бул! Башкаларга да әйтеп куй! Минем дә хокукым бар үземә егет сайларга! Бер дару гына бирем үзегездән имгәк ясармын!

    - Егет, диеп инде син тагын... Ни буе, ни бүтән җире... . Нәрсәсен артык күрдең инде син аның?

    - Әйткәннәр ие аны, яңа авыл егетләре берсенең берсе күңелен күрә диеп, мин тагын ышанмаган идем. Булган хәлләр икән тагын!.. Кай җире белән артык булганын минем үземә тикшерергә рөхсәт итәрсең инде, апаем! Бар, җилдер моннан! Син безне тоткарлап торасың!

    - Бер дә юкка хафалангансың, Вәзирә. Яклаучым булмаса да, мин шушы яшемә җитеп үземне башкалардан кимсеттермәдем! Берсенең дә миңа бармак белән кагылганы җавапсыз калмады. чәйнәп булса да өзәм мин андыйларны!

    - Булды, җитте, аңладым. Син аңладыңмы, “Яңа авыл тәтие”? Бу бораулачы егет синеке түгел, минеке булырга тиеш!

    - Син теге!.. ни...

    - Чәйнәнеп торма әле монда! Егет белән кыз булган җирдә өченче кешенең артык булганы турында да сезнең авылда белмиләрмени соң инде? Әллә атыңны мин үзем ашыктырыйммы соң? Алайса ул сине чөеп кенә бәрәчәк бит, апаем!

    - Ә безнең якларда егетләрнең чыннары иярсез-дилбегәсез атланып йөри,- диде нигә дер Гаяз.

    - Болардан егетлек көтмә инде син! Алар бер җәяүлегә атка атланып килә, коралсызга киртә булса да күтәрә, почмак артыннан көтмәгәндә бик оста булганга ошаган!

    - Син, кызый, алай ук димә инде! Ничә күзләп көткән чибәр бер кызны читтән килгән берәү җитешкән бит...

    - Сезгә дигән кызлар әле тумаган бугай. Ярый күп чүпрәк чәйнәп торма инде. Бүген була язган хәлләрне мин, түгел, без беркемгә дә сөйләмәбез. Безне Әрәмәледә көтәләр инде. Уян, җайдак! Югыйсә атыңны Гаяздан куркыттырам да, айгырың сине ...


    Ат ашыкмыйча гына кирегә бөкләде. Гаяз белән Вәзирә дә сырт өстендәге сыек имәнлек турын узганчы сүзсез бардылар. Теге үртәлгән атлы алабай артларыннан килми торгандыр бит? Ошамаган ... Егетләрне чамасыз үртәргә дә ярамый шул. Их, шунда ким дигәндә җитәкләшеп аласы иде дә бит, “авыл егетенең авызын томалау” сылтавы белән! Булмаса булмый инде ул андый хәлләр! Аларга кулларсыз да янәшә атлавы бик рәхәт иде. Әлеге имән урманчыгына җиткәндә килешенгәндәй алар көлеп җибәрделәр.

    - Шулай да атлы егет начар кешегә бер дә ошамаган бит, Вәзирәкәй!- егетебезнең күкрәк тутырып һава алып җырлап яисә һич югында ниндидер бик матур сүзләр акырып җибәрәсе килә иде. Ул кызга яңадан да якынаеп атлый башлады! Кызык, һавада җемелдәгән сирәк кенә йолдызлар яктысында да Вәзирәнең чәчләре белән күзләре сихерле ялтырыйлар иде.- Безнең монда кәперәюебездән куркып тормаган булыр иде. Таптатыр иде айгырыннан.

    - Килешмәгәнне!- “Ансат бу егетләрнең эшләре! Ул инде егеткә атланган ат турында, түгел лә, атка атланган авыл егете турында оныткан да! Ә минем йөрәгем әле дә урында түгел”, диеп юлдашына ни үртәлергә, ни ачуланырга белми атлады кыз.- Электр уты булмагач та, караңгы бер почмак түгел бит инде бу тирәләр дә!

    - Аның синең белән сөйләшәсе килгәндер...- “Тотып бер кочасы иде бу батыр йөрәкле кызны!”- диеп уйлаганда Гаяз ихтыярсыз тирән итеп сулап куйды.

    - Ә мин, аның синең белән диеп уйлаган идем тагын,- юлдашының ыңгырашканга ошаган тавышын сизмәгәндәй итте кыз.- Син бит шундый чибәр егет! Ошатмаслык та түгел үзеңне!

    - Яратасың син үртәшергә, кызый!- “Син мине чынлап ошатсаң иде ул! Мыскылламыйча гына. Күпме көч белән дәрт өстәр идең миңа, карачутырым минем. Ник мин кызлар белщн шундый кыюсыз микән инде?”- диеп үзенең икеләнүләреннән тәм табып атлады егет.- Әллә ниләрне беләсең тагын! Ә мин белемсез бер кеше.

    - Ошатмасаң, кире борыл!- “Борылмаса гына ярар иде! Әллә авыл егетләре өерләре белән берәр җирдә сагалап торалар?! Мине уптым мәсхәрә итәр өчен, егетне кыйнап ташлар өчен...”- диеп уйлап куйды кызый. - Юлны мин үзем дә табам!

    - Ә мин теге кара айгырдан куркам!- “Җырлап бирим такмакны моңа! Бик рәхәт итеп атлар идең бугай берүзең авылыңа! Димәк, синең, дустым, бердәнбер егетең юк инде! Булса әгәр, син гәйбәттән куркып, саграк кыланыр идең! Димәк миңа алга таба да синең тирәдә чуалырга гына түгел, ә бәлки күбрәккә дә өмет итәргә була әле!” Бер мәлгә җил көчәеп алды.- Миңа синең яныңда гына куркыныч янамый!

    - Кайсы якларда ул егетләр караңгы төшкәч тә кыюлана икән?- Егет кызның елмаюын тавышыннан ук чамалады.

    - Бөтенебез дә шундый бит без!- Әйтерсең, Гаязның теле хуҗасына буйсынмыйча теләсә нәрсә сөйли башлаган иде.

    - Кайсы як аңгырасы булуың турында сораганымны аңламадың мени, Этдин!- “Теләмәсәң дә, үпкәләтерсең бу кешене, валлахи! Әллә аңгыра, әллә игътибарсыз, чурт белсен үзен!”- диеп үртәлгәндәй уйлап алды Вәзирә.

    - Балыкбистинскийлар без, үскәнем, бик беләсегез килә икән.- “Нигә сораган булды инде мине туган якларны? Юк инде, мин үземнең үксез хәерче балачагым үткән ул якларны бүтән исемә дә алмаячакмын. Кайтып та күренмәм! Иң якын туганнарым Казанда төпләнәсе. Алары белән аралашмыйча булмас. Җир йөзендә тотып тора торган нәрсәләрнең берсе- туганнар белән аралашу, алар белән уртак үткәннәр белән бар булган бүгенге көн һәм өметле киләчәк. Карале, мин нинди акыллы уйлар уйлыйм икән бит әле!” Егетне бу уйларыннан кызның көчле көлүе бүлдерде. – Тагын нәрсә булды инде, анасы?- “Бик шәп килеп чыгасы! “Анасы”, диген!”

    - Ә минем сезнең якларда да булганым бар бит, дустым! Өч ел элек агрономга укырга керергә иде исәбем.

    - Ышанам. – Рыбныйда инде агрономлыкка да укыта башлаганнар микщнни?”- диеп уйлады Гаяз.- Тик безнең якларның кай төше шулай көлдергеч булды микән?

    - Рыбный пристаненда мин бер чибәр марҗа карчыгыннан шундый матур һәм тәмле алма сатып алган идем.

    - Шул әби көлдерде мени?- Егет сүзсез бармас өчен генә мыгырданып барды.

    - Ул сихерченең сүзләре...

    - Карчык сихерче дә булып чыкты мени инде алайса?

    - Ул миңа, “Безнең якларга килен булып төшәчәксең”,- диде.- Кыз, әйтерсең, янәшәсендә атлаган егетне күрми иде. Ул үзенең Тәтеш сәфәрен исенә төшереп барды.

    - Шәп әйткән бит чукынган карчык!- “Җыен юк-барга да ышанасың мени әле син? Беренче карашка алай уйламас идем мин синең турыда. Нык аягында басып торганга ошагансың син, Вәзирәкәй!” Егет бераз гына үзен югалткандай хис итте.

    - Әй, кем генә, нәрсә генә әйтеп бетермәс ул!

    - Шулай шул...- Егетнең кинәт кәефе бозылды. “Кыз мине ошатмаган ич. Ул болай гына...Сөйләшер өчен генә сөйләшә икән ич! Минем күңелем синең кубызыңа уйнарга әзер, матурым, ә синеке билгесез!”

    - Алда сазламыграк җир. Безгә барыбер бераз сулгарак бөкләп ике урман арасыннан үтәргә кирәк булачак. Монда юл өсте тигез түгел. Артык лыгырдап барма, абынып егылуың бар, имгәнүең...

    - Духтыр янда бит.

    - Борчагыңны сипмә әле болай! “Аллам сакласын!”- диген, юләр.

    - Бу урманнарыгызда чикләвек үсәме?

    - Дөресен әйтим, белмим! Мин җиләк җыерга яратам.

    - Кызганыч...

    - Киресенчә!- Кыз егетнең терсәгенә кагылып алды.- Беләсеңме, ничек күңелле! Каен җиләге, җир җиләге, кызыл-кара бөрлегән, барып чыкса, әз генә кура җиләге...

    - Җыелмый ла ул, җиләк дигәнең!- Егет үзенең балачакта ничек итеп Урыс Новоселкасы буендагы болынга җиләк җыярга барганын исенә төшереп көрсенде. Каен тузыннан үзе генә әмәлләгән янчыкка каен бер җиләк салган уруда учлап авызына озатканын исенә төшерде. Алай булганда, үрчеми дә үрчеми инде ул җиләк дигәнең!

    - Билгеле, җыелмый! Аны бит җыярга кирәк, юләрем!

    - Һы!- “Ул миңа “юләрем” диде бит! Мин АНЫҢ ЮЛӘРЕ!” Оялмаса, валлаһи җырлап җибәрер иде Гаязетдин.


    ... Алар Әрәмәлегә кайтып җиткәндә, авыл инде йокыга талган иде. “Егет кисәге миннән читләшеп адашып калмагае”, диеп Вәзирә Гаязның кулыннан эләктереп берсүзсез үзләренең капкаларына таба атлады. Ишек алдына узган мәлдә үк Гаяның аяк арасына зур бер эт килеп сарылды һәм җиңелчә ырылдап җибәрде.

    - Трезор, кагылма аңа! Менә шулай!- иелеп, кыз махмай атасының колакларын сыйпаштырып алды.- Син кычкырып тавыш бирсәң, бөтен Әрәмәле торып утырачак! – Вәзирә аерма-ачык итеп пышылдарга тотынды.- Тәртип бозма! Сагындыңмы апаңны? Өйдә бар да тәртиптә ме? Нәрсә терәлеп каттың инде, Гаяз! Килгәч-килгәч, чәй эчертеп җибәрермен инде мин сине! Әллә эттән куркасың инде син?

    - Юк ла...- Егетнең тыны әллә билгесезлек көткәннән әллә башка берәр сәбәптән ме кысылып киткәндәй булды.- Син эт турында бер сүз дә әйтмәдең бит!

    - Ә син аның турында сорамадың да!- Кыз яңадан көләргә тотынды.- Әйдә, бер өй эчләрен дә күреп чык!


    Ишек инде эчтән бикләнгән иде. Вәзирә эт белән сөйләшә-сөйләшә ишекне шакып алды. Бераздан берсенең ишек янына килгәне ишетелде.

    - Трезор, син кайда анда?- диеп дәште өзелә-өзелә бер тавыш. Эт ырлап алды. Шуннан соң ишекнең биге ычкындырылды.- Кем бар монда?- сорауны бирүче ун-уникеләрдәге малай булып чыкты.

    - Малай актыгы, кем барлыгы турында ишекне ачканчы сорыйлар, диеп ничә мәртәбә кабатларга була инде сиңа?- Бөтен күрше-тирә халкын уятмас өчен алар әөкрен генә сөйләшергә тырышты.

    - Ә Тризур нигә, апа?- Үсмер “егет” апасы алдында бирешергә уйламады.- Рас ул тавыш салмагач, нычит үзебезнекеләрдән берәү булырга тиеш, диеп уйладым инде!

    - Кире шайтан!- диде апа кеше тәмам йомшарып.

    - Әз генә башны эшләтергә кирәк бит инде! - Малай апасы белән тарткалашырга ниятли иде ахырысы. Ул ниһаять Вәзирә белән янәшә торган чит егетне күреп алды.- Ә син кем белән ул, а-апа?

    - Телеңә күбрәк салына башладың син, маңка!- Кыз энесенә яратып кыга ачулануын дәвам итте.

    - Кияү ияртеп кайткач та, үскән ди берәүләр!- диеп үзсүзлеген белдерде малай һәм ирексез читкәрәк тайпылып Гаяз җилкәсе артына качты.

    - Күп сөйләнеп торма монда.- Вәзирә Вәзирнең майкасының элмәгеннән эләктерде.- Балаклы ыштан кияр идең ичмасам, апаем!- Кыз күзе белән генә Гаязга ымлады.- Чит кеше алдында!..

    - Җиде төн уртасында өеңә килеп кергәч, артык чит тә түгел дер инде ул, апа!- диде тавышын тәмам басым энекәш.

    - Әнкәйнең хәле ничек анда?- диеп кинәт кенә кыз сөйләшүне җитдигә алмаштырып.

    - Тамагына көне буе сыек манный.- Малайның тавышында инде баягы бала-чага кирелеге урынына олы кешеләрдә генә була торган салмак һәм шул ук вакытта кайгыртучан кеше, хуҗа булган кеше чаткылары ишетелеп куйды.- Кичкырын өй эчендә кыймылдап та йөрде. Миңа да бәйләнгәләп алды әле. Димәк, бүген хәле арурак! Ник тер сине дә берничә тапкыр исенә төшерде. Сизенгәндер ул, иеме, апа? Ул һәр вакытта бөтенесен дә алдан белеп тора, иеме, апа?

    Гаяз бу ике бертуганның үз-ара тату гына гәпләшкәнен бугазына килеп төртелгән төерләрне йота-йота тыңлап торды. Кайсы арада тарткалашу шулай бик җылы һәм нечкә хисләргә үрелеп өлгерде соң әле?! Шәп энекәше үсеп килә бит кызның!

    - Апаем, берүк сүзен тыңла инде!- Вәзирәнең юлда арыганлыгы тавышында яхшы ук ишетелеп куйды.- Борчымаска тырыш үзен.

    - Мин борчымыйм да...- Әллә чынлап әллә яңадан шаяртып әйтеп салды малай.- Ул үзе юк җирдән бәйләнә һәрвакыт.

    - Ул бит әни кеше!- Кыз энекәшенең башындагы тырпаеп торган “керпе” чәчләреннән сыйпап алды.- Яхшылыкка өйрәтә безне... Ярый, сез монда калып торыгыз, минем чакырганымны көтеп торыгыз, мин әнкәй янына.


    Малай өстенә шаровар киеп куйды, җилкәсенә ниндидер юка телогрейка шикелле киемне салды. “Егетләр” баскыч төбенә утырдылар. Гаяз аяк очларына килеп яткан трезорга карый-карый кесәсендәге “Север” кабын капшап алды. Берне көйрәтсәң дә ярап куясы булган булыр иде, тик чит ихата эчендә, бу үсмер малай алдында... Ике егет бер-берсенә озак кына каранып тордылар. Кечкенәсе олысының үзен ничек тотарга белмичә аптыравыннан күңеленнән генә сөенеп тора иде. Ул монда хуҗа, ә бу “чибәр абый тыйнак булырга мәҗбүр ителгән кунак кына! Бер ике тапкыр тамагын кырып алганнан соң өлкәнрәге сүзгә килде.

    - Танышыйк мы соң әллә, егет кеше? Мин Гаяз атлы булам. Ә син кем исемле?

    - Кызык! Минем исемемне дә белмиләр икән!

    - Сезнең авылда әллә кул биреп исәнләшмиләр инде? Тот егетләр кулын! Ун булсын!

    - Нәрсә ун булсын?

    - Тәпәч башы! Шундый акыллы апасының энесе башын юләргә салсын имеш! Тамагым бик кипкән иде. Чыгар әле су-мазар!

    - Сине нәрсә белән эчертү турында әле карар кылынмаган бит әле!

    - Нәрсә, әле Әрәмәледә суга да интегәләр ме?

    - Кунак булсаң, тыйнак та була бел, апаем, җәме?!

    - Ярый, алайса, мин сиңа... каениш диярмен, ярый мы?

    - Әйтәм бит, кияү апкайткан диеп апаны!

    - Алайса, апаңның егете юк инде?!

    - Үзе дә сизенмәгән берәү була язган. Әнкәй тегене яхшы гына итеп “әтмәлләп” җибәргән.

    - Нәрсә эшләткән?

    Ул арада ачылган ишектән кыз үзе дә күренде. Ул читенсенгәндәй, ашыкмыйча гына, сүзен сайлап кына сөйләшергә тырышты.

    - Нәрсә әйтәсем килгән иде, Гаяз, безнең әнкәй ун елдан артык урын өстендә диярлек чирләп ята. Артык борчырга тырышма инде син аны! Самавырны соңрак куярбыз... Башта сөйләшеп алырбыз да... Әле дә йокламаган булган икән!

    - Юкка борчырга уйладык бугай без сезнекеләрне!- “Чирле булса да, исән булсын иде минем әнием!”- диеп үзеннән читенсенгән сыман Вәзирәгә әйтәсе килде егетнең.

    - Безнең әнкәйнең бер дә юкка гына “көйле хатын” даны чыккан. Ул безнең бик мировой! Булдыра алганча көйләп тора әле тормышны! Онытып торам бит! Вәзир, комган эчтә ме, тышта мы?

    - Лапаслар буенда ие, апа!

    - Бар инде, кунакка юлын күрсәт! Адаша күрмәсен. Ник терәлеп каттың инде, апаем?

    Кыз өй эченә кереп китте. Егетләр лапас буена юл алды.

    - Ниһаять, исемеңне дә белеп алдым бит, туган!

    - Күп сөйләнеп торма, йәме! “Йомышыңны” үтисең булса, “теге корылма” лапас артында булыр.- Малай кырысланып күрсәтергә чамалаган сыман иде.- Апа... әнә... адаша торган гәдәтең турында да әйтеп китте!..

    - Телең синең чыннан да артык озынга ошаган...- “Карагыз әле бу тишек борынга!”- диеп тәмам “үз итеп” карап куйды “кунак” “хуҗага”.- Көрәшәбезме соң әллә?!

    - Вәйт котырган!- Ышангандай, малай читкә бер адым ясады.- Ирләр белән көрәшергә мине! Таралган сөякләрне җыеп ала торган булмаячак бит!

    - Шулай булгач, телеңне бераз гына кыскарт.- “Вәйт булдырды “керпе-баш”! Егет булсаң, югалып калма инде син!” Гаяз бу мәлдә апасының энесен инде туганларча ярата башлаган иде.- Үзең белеп! Ул вакытта без синең белән дус та булырбыз әле, а-пппа-еммм!

    - Ә беләсеңме, син минем “во!-җизнәй” булырга тиеш бит!

    - Ә нигә син дә минем исемем белән кызыксынмыйсың алайса?

    - Беренчедән, син минем беренче “законный җизнәй” булганга күрә, мин сине генә просто җизнәй диячәкмен.

    - Үскәнем, әле мин синең апаңның үзе белән дә сөйләшмәгән, аның кулын сорамаган, үземә хатын итеп алмаган... Ә син “җизнәй” дә “җизнәй”! Тем более, “законный җизнәй”.

    - Артык куертма әле, син, булачак җизнәй! Синең өчен мин апам белән белән сөйләшмәм бит инде!..

    - Ярый, кулларымны юдыр инде, ка-е-ниш!- “Яшенә карап, әйтеп кара инде син моңа “бала-чага” диеп!”- Гаязның шаккатуының чиге булырга ошамаган иде бүген.- Туктале, сиңа ничә яшь соң әле? Әллә нәрсәләрне беләсең!

    - Унике инде!- Вәзир тирән итеп сулыш алды. Аның күкрәк читлеге киңәеп киткәндәй булды.- Озакламый мин дә өйләнәчәкмен инде.

    - Беркая да китмәссең. Син дә таһәрәтеңне яңартмыйсыңмы соң, каениш? “Фамилияңне яздың” бит “каләмеңне” тотып!

    - Ну син оятсыз да инде, абый! Әллә нәрсәләр сөйләп бетердең...

    - Менә шулай булганда дөресрәк булыр, үскәнем!

    - Аңламадым....

    - Никәхтан соң, боерган булса “җизнәй” диеп тә дәшә алырсың! Без бит әле апаң белән гади танышлар гына!

    - Сузмагыз инде, абый! Минем беркайчан да абыем юк иде. Син булсаң иде ул...

    - Булдымы инде, почык борын?! Безне эзли чыгачаклар ату...

    Чынлап та, алар баскыч өстенә җәелеп утырып та өлгермәделәр, Вәзирә чыгып аларны өй эченә дәште. “Чакырылмаган кунак” стенадагы зурайтылып эшләнгән пыялалы рам эченә куелган берничә кеше сүрәтенә, алар тирәсендә эленгән берничә матур тәлинкәгә, бүлмә почмагындагы иске фасон зур идән көзгесенә карап алды. Һәр тәрәзә төбендә берешәр чүлмәктә гөлләр чәчәк аткан. Дүрт ак яран гөленнән башка бер кына гөле “еламсырап” утыра. Иске киң карават өстендә бик ябык әмма бик ачык һәм саф йөзле карчык утыра. Төсенә карап кына аңа сиксән тирәсе диярсең. Тузган, бик йончыган чирле хатын. Ул үзе белән янәшә урын өстен итсез куллары белән сыпыры егетне үзе янына утырырга чакырды.

    - Кем атлы бала буласың инде син, улым?- диеп сорады ул кызының юлдашыннан.

    - Г-гаяз...- Егет көч-хәл белән генә җавап бирә алды.

    - Гаязетдин ул, әнкәй,- диеп ярдәмгә ашыкты Вәзирә. Апасының сүзләре малайга бик кызык тоелды. Ул пошкырып җибәрде. Монысында аңа берсе дә игътибар иткәнгә ошамаган иде. Ярый, бүген бит аның көне түгел иде. Шулай да булсын ди.

    - Мин дә бит, улым Кашафетдин кызы! Менә Әмирҗан белән гомер кичереп, балалар табып тәрбияләп үстердем...- Шуннан соң гына ул башкаларга сиздермичә генә малаена күзенең агы белән карап алды. Анысы моны сизеп, авызын бераз җыйды.- кызганыч ки, мондый кунакны аталары гына каршы ала алмады...

    - Ни булган тагы?- Гаязның коты чыга язды. Моны күреп алган малай ярдәмгә ашыкты.

    - Әткәй каравылда бүген. Ничава, иртәгә күрешеп өлгерерсегез әле! Бәлки...

    - Кызым, апаең белән коедан су апкерер идең, булмаса... Рас такуйга киткәч, сәхәргз самавырны биетмичә булмас, ахрысы... Кунакка “таза чәй” яңартырбыз, кызым!


    Апасы белән энесе бергәләп ишеккә табан кузгалдылар. Урыс пиче алдындагы аралык эчендә ике чиләк мөлдерәмә су белән эскәмия өстендә ак киндер тастымал белән капланып куелган иде. Вәзирә белән Вәзир ни диеп тә әйтергә белмәделәр. Хәдичә карчык яңадан телгә килде:

    - Әллә колак якларыгыз катыланды инде, балалар? Анда, казан артында, өченче чиләк булырга тиеш. Син улым миннән читенсенеп торма, якынрак утыр. Миндә йогышлы да куркыныч та хаста юк!

    - Апа, мин сездән курыкмыйм да, читенсенмим дә. Сезнең урын-җир өстендә...

    - Юк сүз, үскәнем! Тартынып торма.


    Суга җибәрелгәннәр, бүлмәарасындагы ишекне ябып өй алдына чыга торган тупсаны атлап чыкканда, түр өйдән әниләренең:

    - Балам, сөт бирим ме, кипкән җимештән пешерелгән суны эчеп куясыңмы?- дигән сүзләрен ишетеп өлгерделәр.


    Урамда “бер эттә тә күренмәде”. Вәзир белән Вәзирә бакча капкасыннан гына чыгып аталары егерме елдан артык элек казыган коега суга юнәлделәр.

    - Мескен, читен инде аңа чит өйдә бер-үзенә!

    - Кем ул тагын мескен? Ничава, көн була торган рәхәт түел ул, апа!- диеп яңадан теленә салынырга исәпләде энекәш.

    - Чит кеше диеп тә тормыйсың бугай син, апаем!

    - Әгәр дә әнкәйнең “чишендерүеннән” куркып чыгып качса, билгеле, “чит кеше” булачак ул...

    - Нинди чишендерү инде ул тагын?

    - Апа, син безнең әнкәйне белмисең мени? Бөтен кызыксындырган нәрсәсен белешмичә калмаячак. Менә: “Әйткән иде бу!”- диярсең!

    - Диярмен, апаем...- Вәзирәнең күңеле үзе белән түгел, ә өй эчендә калган иде. Ул энесе белән артык уйланмыйча гына сөйләшкән булды. “”Уртак тел” таба алрлар микән инде “тегеләр”? Нәрсә турында сөйләшәләр микән инде? әнкәй безнең “шул әллә телсез әллә кыюсызны” сөйләштерер микән?”


    Сеп-свеҗий су кайтып кергән мәлдә, Вәзир белән Вәзирә ни күзләре белән күрсеннәр, Гаязетдин Хәдичәнең бер кулыннан сыйпап утыра иде. Күңеле тулган карчык егетнең башыннан, җилкәләреннән сыпырып утыра иде. Икесенең дә күзләре җиңелчә дымланган. Ул төнне Гаязга “баш өстендә” түбә эзләп китәргә насыйп булмаган. “Каенишнең” үз-сүзлелегенә карамастан, ул үзенә урынны өй алдысының идәненә салып ятты. Үз сүзен үтермәс өчен генә анысы да урын җирен кунакныкы белән янәшә салып ятты. Икенче иртәдә Әмирҗан каравылдан кайтып кергәннән соң күргән тамашага нәрсә әйтергә дә белмәде. Яшьләр иртәнге чәй табынына җыелып утырганда, ата бер “кунакка”, бер кызына, бер карчыгына карап утырды.



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх