• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Cигезенче бүлек.


    Минзәлә район больницасында ятып чыгуының “файдасы” Вәзирә өчен шунда булды- аны физкультура дәресләреннән, спорт ярышларында катнашулардан мәңгегә азат итеп куйдылар. “Ник?”- дигәндә, үз гөмерендә беренче мәртәбә бик төпле һәм белемле табиблар тарафыннан тикшерелеп дәваланган кызда тумыштан йөрәгендә әллә ниткән, ул бары тик үзенең “Кардиология” дәреслегендә генә укып белгән чирләр таптылар. Укытучы абый-апаларының үткәргән консилиумы чыгарган нәтиҗә шундый була. Һәм яңадан өстәп: “Гөмерегездә бала табарга ярамый Сезгә, сеңелем!”- диеп татарчалап та урысчалап та өстәп куйдылар. Әле яшәп тә өлгермәгән кыз бала өчен бу сүзләрне ишетү, һәм бигрәк тә аларның мәгәнәсенә төшенү җиңел бирелми. Палата эчендә бер кеше белән дә сөйләшмичә, ялтыратып буялган диварлар белән акшарланган түшәм арасында күзләре белән бик озак вакыт йөртеп чыкканнан соң ул үзенең йокыга талганын сизми дә кала.

    Шул вакытта аның алдына бер җыйнак кына гәүдәле карт килеп баса. Түшенә үк төшеп җиткән сыек ак сакал. Башында, кызның әнкәсе сөйләгәнчә, бик катлаулы итеп сөлге уралган. Чалма, дигәнем. Чып чын Әбүгалисинә инде. Училище китапханәсе диварына эленеп куелган сүрәтендәге шикелле. Әммә картның монысы түгәрәгрәк йөзле. Чалмасы булмаса тач үзебезнең татар карты диеп белерсең. Ул йоклап яткан кыз янына килеп куллары белән читтән генә ишәрә ясап ала: “Борчылма, балам! Бар да тәртиптә булырга тиеш синең... “Гөмер китабыңда” шулай “язылып куелган”. Юкка үзеңне бетереп ятма, кызым. Балалар да үстерергә насыйп әйләгән үзеңә, Вәзирә, ир балалар. Тормышның бар булган рәхәтен дә михнәтен дә кичерергә язган сиңа, кызым. Бәхетеңне нидән табасың бит... Ә шулай да остазларыңның сүзләрен бөтенләй кире кагып бетермә. Чама белән генә...”

    Кыз уянып китсә, янында беркемне дә күрми... “Кем булды микән бу карт?” Вәзирә икенче ягына борылып ята. Йокы күзеннән чыгып качкан була инде. Кайдан килеп башына чалма ураган әлеге карт килеп чыккан аның алдына, диген. Әрәмәленең гөҗ килеп торган унбишәр дөя җыйган базарына да андый матур төс-кыяфәтле картларның килгәне юк лабаса. Аптырарсың, валлаһи. Әмма бик шәп юата алды бит үзен әлеге аксакал. Ничек аны ышанырлык итеп әйтте бит сүзләрен. Әгәр чынлап та Вәзирә, балалар табып үстерә алса, ничек яхшы булыр иде дә бит... Болар өчен ким дигәндә кешесен табып иргә чыгасы булыр инде. “Кит, юләр кызый! Унсигездән кияүгә чыгып куйсаң, иң яхшы шәфкать туташы килеп чыга инде синнән, әйе... Ә шулай да, кем булыр микән мин кияүгә чыгарга тиешле кеше?”

    Кыз үзен кинәт биләп алган күңел күтәренкелегеннән көлеп җибәрә һәм як-ягына каранып ала. Палатадашлары “тәмле һава” чыгара-чыгара йоклап яталар. Теге Куриягә каршы яр буендагы кечкенә мари авылыннан агуланып килгән Марпута үзе генә дә ни тора! Чат-ботларын як-яка ташлап, юрганнарын идәнгә үк очырып ята бирә кара чәчле сипкелле кыз. Кызык, әмма Вәзирәнең моңа чаклы ни авылларында, ни урыс ягында, ни башка җирдә кара чәчле сипкелле кешеләрне күргәне юк иде. Урысчасы чамалы, татарчасы бик тәмле әмма барыбер үзенчә әйтелгән бу Кама буе кызының үзенә барысын да каратып тора торган кызыксынучан холкы әсир итте студентканы да.

    Ярый, аның булачак кияве вакыты җиткәч беленер әле, ә менә бу карт бабай кем булды микән? Гөмүмән булды микән соң ул? Кичтән температурасы да күтәрелеп алгандай иткән иде... Әллә төнгә каршы эчертеп яткырган бром шулай тәэсир итте микән үзенә? Менә сиңа бер табышмак. “Бик нык якын күргән бәндәсенә генә юаныч һәм айныткыч буларак җибәрелә торган ходайның илчесе ул Хозур Ильяс, балам,”- диеп әнкәсенең сөйләгәне исенә төште Вәзирәнең. “Бик нык авыр чакларыңда гына каршыңа килеп басарга мөмкин ул. Тик: “Килеп минем бөтен бәләләремнән дә коткарыр ул!”- диеп кул кушырып утырырга ярамас, балам!”- диеп өстәгән иде ана ул ерак кичне. Менә нинди була икән бит ул әүлия карт. Берәрсенә моның турында сөйләсәң, җәт кенә хастаханәнең теге биек койма артындагысына барып эләгәсең инде... Ә шулай да, аның күңелендә шикләнү әле дә булса бар иде.

    Ул арада аның хәлен белергә Алабугада тикшерүчелеккә укып йөргән әнкәсенең Әнвәр исемле бертуган энесе килеп китте. Ничек килеп чыгасын сораган кыз туганына ул ат кебек тешләрен ырҗайтып: “Чаңгы ярышларына җибәрделәр әле менә...”- диеп куйды һәм җиңелчә генә үзенә “яңалыклары” турында хәбәр итмәгәне өчен Вәзирәне битәрләп алганнан соң, сүзне икенчегә таба борырга ашыкты. Үзләренең кечкенә чакта Минзәләбаш суында ыштан балагы тутырып зәңгелә балыгын тотуларыннан башлап, Миргаҗәм абыйларыннан “флотский саләмнәре белән карточкасын да салып җибәргән хаты турында әйтеп салды.

    - “Ул бит синең генә абыең түгел, нигә миңа да алып килеп күрсәтмәскә инде, Әнүәр?!- диеп ачуланырга уйлап карады кыз.

    - Икенчеләй алып килеп күрсәтермен, җәме, җәшти?! Борчылып кына ятма инде син. Кыш быел озын булырга ошаган. Кама өстеннән генә турылап илле чакрымны мин чаңгыда беләсеңме күпме вакыт эчендә үтә алам, апаем?- диеп шамакайланып алды кызның ир туганы.


    “Ә нигә үтмәсен ди безнең Әнүәребеә? Бик тә үтә. Карагыз әле сез аның бу ике митр гәүдәләренә. Бер грам ит тә юк үзендә- сөяк тә сеңер, һәм аларга үскән мускуллар!”- диеп уйлап куйды Вәзирә. Маңкалы балачак елларындагы шикелле ир-туганы кызга беләкләрендәге “тыгыз көчен” тоттырып ышандырды.

    - Ник Алабугага кермәдең инде укуыңа. Хет күңелле яшәр идек бит, апасы!- диеп уфтанып куйды мулла малае.

    - Әйе шул. Гел миндә генә тыгынып ятыр идең бугай! диеп уен-көлкегә көйләде кыз. -Бөгелмәтти анда миңа үпкәләп калган, диләр. Уфадагы әткәйнең туганнан туган сеңелесе дә ачуыннан шартлый язган, диләр. Теге, лилипут әртисләргә кием тегүчене беләсең бит инде син, кыланма әле! Сез бит бик күбәү! Ә мин бер-берәү! Берегезгә ярасам, калганнарыгыз үпкәләр, дигәнмендер, иптәш-товариш булачак әфисәр абый!

    - Калганнарында минем эшем юк, туганым! Алар берсе дә синең белән яшьтәш түгелләр. Минем кебек. Так ышту, минем сиңа дәхелем зуррак, белдеңме?

    Яшьтәш кан-кәрдәшләрнең монысында да сүз көрәштерүләре бернинди нәтиҗәгә китермәде. Ул үзеннән үзе тынды. Алар икесе дә бик тиз үтеп киткән вакытны кызгандылар...

    Өч атнадан кыз терелеп укуга чыкты. Беренче уку көне тәмамланганда аны Директор кабинетына чакыртып керттеләр. Дуб фамилиясен йөрткән бу татар абзые Вәзирәне каршысына утыртты да сүзен ничек башларга белмичә бераз гына үзен читен хис иткәндәй булды. Әйтерсең, монда ул студент, ә бу хастаханәдән соң яңадан да ныграк суырылып чыккан кыз бала аның түрәсе.

    - Үзегезне ничек хис итәсез соң, Зарипова?- диде ул шулай бераз кара-каршы утырганнан соң рәсми урыс телендә. “Теге тәмле чәен генә ясап эчәргә кыстамаса ярар иде.!”-диеп әллә нигә уйлап куйды кыз.

    - Рәхмәт Сезгә. Терелеп чыктым бугай...

    - Планнарыгыз ниндирәк соң, үскәнем?- диеп сорап куйды абзый татарчага күчеп. Вәзирә нәрсә дип җавап тотарга да белмәде. Директор сүзен яңадан дәвам итте.- Бер айга якын укуларыгыз калды. Куып тота алырсызмы, сеңлем? Читен булмасмы? Әллә академический отпуск аласызмы?

    Кызның күз алдына атасы килеп басты. Аның чирләп укуын өзеп торырга мәҗъбүр булган кызын ничегрәк каршы алачагын күз алдына китерергә авыр түгел иде. “Кызым, кукуруз чүлмәкләре сине сагынган булырга тиеш. Әнә сиңа озын кунычлы резин итекләрең. Вакытың заяга үтмәсен!”-дигәнрәк сүзләр булачак ул.

    - Борчылуларыгыз урынсыз, абый! Практиканы тулысынча үттем мин. Ышанмасагыз, укытучылардан сораша аласыгыз!

    - Болар турында алар үзләре үк бик тәфсилләп сөйләделәр инде. Укуларың гел укол ясау белән, шин салудан гына тормый бит, акыллым!

    - Лекция-конспектларны булдыра алганча күчереп куйдым. Калган булса да бер-ике көннеке булыр, абый.

    - Менә монысына кул куям мин! Булдырдың. Чын көрәшче, настояший медработник чыгачак синнән!- Вәзирә: “Сөйләшүебез тәмам булырга ошаган ахырысы,”- диеп күтәрелеп чыгып китәргә җыенды. Директор кул-ишарәсе белән генә аны кире утыртты.- Кызым, минем синең белән сөйләшергә тиешле сүзем бетмәде әле.


    “Кайдан килеп “кызым” булдым әле мин? Һәм кинәт кенә “син”?! Сәер...”- диеп уйлап өлгерде Вәзирә. Бик зур бу түрәгә ул нәрсә диеп җавап бирергә дә белмәде. Кызның каушаганын сизеп алган директор җиңел генә урыныннан кубып урындыгы артында урнашкан сейфының ишегенә ябышты. Вәзирә аптырап аның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырды. Абзый җирәнебрәк бер конвертны чыгарып кызга тоттырды һәм аны читтән күзәтергә тотынды. Вәзирә үзенә тоттырган конверт белән нәрсә эшләргә дә белмәде.

    - Укы-укы, балам! Сиңа бик кызык булырга тиеш ул... курыкма!


    Директорның тыныч карашы кызга бер ук вакытта чәнечкеле дә, кинаяле дә төсле тоелды. Вәзирә шулай да пөхтә итеп киселгән конверт эчендәге хатны чыгарып укый башлады. Башта ул берни дә аңлый алмады. Аерым хәрефләрдән сүзләр төзелде. Аларыннан җөмләләре дә килеп чыккандай булды. Әмма башта бернинди дә фикер туарга теләмәде. Бик күп сүз хаталары белән, килешләре дә дөрес кулланылмаган, кәкре-бөкре хәрефләрнең төрлесе төрле тарафларга “егылып” беткән. “Кыек сызыклы” дәфтәр битенә эре хәрефләр белән язылганнарны азагына чаклы “укып” чыкканнан соң, астында “Фәләненче елдан бирле партия члены, фәлән чаклы райком Грамоталары белән бүләкләнгән, авылның алдынгы колхозчысы, районның күренекле авыл хәбәрчесе, активистка Тимергалина” диеп кул куелган иде. Эшләрнең кайсырак тарафларда болганганын аңлап алган кыз директорга күтәрелеп караганнан соң, хатны конверка тыгып кире кабинет хуҗасына тоттырмакчы булды. Анысы гына хатны кире алырга ашыкмады.

    - Укыгыз, Зарипова, укыгыз! Сез бүтәнчә аны күрмәячәксегез. Боларны истә калдырмасак, гафу ителмәслек хата булачак. Хәтерләгәнсегез дер, өске почмагына “виза куелган”. Безнең кәнсәдәге полячка шундый аккуратистка инде ул. Әллә ничә дәфтәренә дә типчеп куйган әле. НКВДга, гафу Безопасностька, чаклы хатның эчтәлеге барып җитсә дә шаккатмас идем. – Директорның сүзләрендә әллә җирәнү, әллә шикләнү яңгырап алгандай итте.

    Вәзирә монысында инде ашыкмыйча укырга тотында. Хатта аның бөтен биографиясе бер җирәнгеч картаеп килүче авыл гыйбады күзлегеннән чыгып бәян ителгән иде. Төп фикере – Вәзирәне училишедан кудырту таләбе иде. Партия белән халык алдында торган бурычларны санга сукмаган халык дошманы баласы Совет иле өчен кукуруз үстерәсе урында калага чыгып качкан. Көн таләпләрен аңлаган кешенең бурычы бер генә булырга тиеш- авыл кызын кире авылына кайтарып җибәрү. Аны укытып чыгарырга хөкүмәт акчасын юкка сарыф итмәскә, партия йөкләмәләренә каршы фикер һәм эш йөртмәскә һәм башка шундыйрак “бик дөрес сүзләр төзелеп киткән иде.

    - Йә, нәрсәләр уйлыйсың болар турында, балам?- диеп, директор абзый янә “сиңа” күчеп сөйләшә башлады.

    - Ничек әйтсәгез, шулай булыр, абый,- диде “авылчага күчеп” студентка.

    - Мин синең фикереңне юкка сорадым мени, Зарипова?- Түрә тиз генә алдарак әзерләнеп куелган язуын ачып укыды.- Әйе, Вәзирә Әмирҗановна, мин Сезнең үзегезнең фикерегезне сорап беләсем килгән иде бит... . Кызык, сез имтиханнар вакытында да, ә аннан да бигрәк, булачак эшегездә тегенди-мондый матавыклык килеп чыккан очракта да шулай югалып калсагыз, ни-нәрсәләр килеп чыгасы турында мин уйларга да куркам!- Үзе елмаюын яшерергә тырышып, кызның күзләрен бораулый иде.


    Шул мәлдә үзенең хәленнән бигрәк Вәзирә өлкәнрәк курс кызларының директорның үз-үзен бик сәер тотышы турында сөйләгәннәре исенә төште. Икенче курста керә торган медицина психологиясе фәненнән семинар үткәргәндә укучыларын төрледән-төрле читен сораулар белән интектергәндә, тозаккка эләккәннәрнең “уйларын күз карашларыннан укый” икән ул. Булачак шәфкатьтуташлары директорның дәресләре булыр алдыннан төннәрен йокламыйча үткәрәләр икән. Дөрес, әлегәчә берсенең дә каушаудан аңын югалтканы булмаган. Хәтта бу фәннән барлык студентларның да билгеләре, башкалары белән чагыштырганда, күпкә яхшырак та булып чыга, ләкин нәрсә эшләмәк кирәк инде, курка булачак медик халкы директорларының күз карашыннан ук!

    - Сез, минем эшем беткән, диеп уйлый торгансыгыз дыр инде, Зарипова?!

    - Юк, иптәш директор... абый! Мин...

    - Әйт әле, үскәнем, синең бездә укып чыгып бик яхшы фельдшер булып эшлисең киләме, юкмы?!

    - Бик килә, абый! Ә хат?..

    - Мин бит нимыс белән мирикан өчен файдалы кешеләр укытмыйм. Тырышып укы, балам! Алай гына “усырак җилләре” булмый тормый ул тормыш булгач... . Җавап хатын бик тәмләп үзем язып салырмын. Авылыңда яңа давыл куптармас өчен, бу “активист сигналы” турында бернәрсә дә белмәсәләр яхшырак булыр. Әгәр дә мәгәр ул Тимергалиева үзе яңадан бәйләнә башламаса... .

    - Тимергалина, абый...

    - Миңа димәгәе, хет Әлләкемшина! Кайчаннан башлап әле фәннәр кандидаты, категорияле врач надан бер авыл хатынының хатыннан калтырап төшәргә тиеш ди?! Сталинның утызынчы еллары инде артта калган!

    - Рәхмәт Сезгә, иптәш директор!

    - Бар, укуыңда бул!


    Ике ятып бер төшеңә керми торган хәлләр белән ничек очрашасың бит?! Авыл эчендә үзен бер кеше дә сөймәгән, бары тик “кызыл китабы” белән генә халыкны өркетергә күнеккән теге җирәнгеч ничек иренмичә Минзәлә чаклы Минзәләсенә хат язып салган бит әле! Минем ни гаебем булсын, ди ил алдында? Әткәйнең дә гәебе булмаган. Күпме тинтерәтер микән бу тормыш дигәннәре бер гәепсезгә? Әнә, директор абый да “тырышып укы, яхшы медик бул!”- диде. Аның да тормышы бик җайлы бармагандыр әле... .

    Ул арада кызларга бернигә дә файдалы булмаган “дермантин ат өстеннән” сикерү урынына бал биюләре кертелде. Менә монысына инде кызларның барысы диярлек атлыгып өйрәнә башлады. Төркемнәрендә бер егет тә булмаганлыктан, кызлар фокстротларын да, венский вальсларын да, танголарын да бер-берсе белән әйләнергә мәҗбүр булдылар. Иң кызык булганы- минуэт. Аркаңны ныгытып катырасың да и залны әйләнеп тик йөрисед, тын алырга да куркып... Чыдыйлары бетеп йә берсе, йә икенчесе, йә барысы бергәләп, пырхылдап көлеп җибәрә төрлесе төрле авылдан җыелган авыл баласы. Нинди дер бик затлы нәселдән килеп чыккан укытучылары да “балаларга” ияреп көлеп җибәрә торган була. Ни кызганыч, яше инде күптән тиз биюләрдән узган. “Өйрәтәсе иде бу “терекөмешләргә” румбасын да, самбасын да!”- диеп табиб-укытучылары җыелып ял итә торган бүлмәләрендә үзенең хылы белән бүлешкән дә булган “баронесса”. Әллә ничек кенә Мәскәүдән үк берничә айга Минзәлә театрына җибәрелгән хореограф егетне килешеп куярга өлгерә алмадылар- театрдан башка педагогия училишесында “кылыч уйнарга” өйрәтеп йөргән Мәскәүнең затлы кунагы.

    Ул арада училишеда ял кичәләренең чираттагысы килеп җитте. Гәдәтенчә, булачак механизаторлар чакуры-нисез кереп тулган иде. Аларга куелган бары тик ике таләп кенә үтәлергә тиеш иде- эчеп кермәскә һәм бина эчендә тәмәкеләрен тартмаска. Сугышу турында сүзнең булуы да мөмкин түгел иде- бер “тотылсан”, бүтән бу тарафларны исеңә төшерүдән файда булмаячак! Шуңа күрә шәһәрдә башка күңел ачу чаралары булмаганлыктан, бу мөмкинлекнең кадерен авыл егетләре бик беләләр иде. Минзәләнең местныйларын медиклар кичке чараларга кертми иде... Педучилишеныкылар белән дә бер-ике тапкыр гына кара-каршы кунак чакырышу белән бетте. Анда да әздән генә тавыш зурдан чыкмый калды. Ике уку йортының да активистлары “кемнең кичәсе күңеллерәк узды?” бәхәсе белән башларын югалту дәрәҗәсенә барып җитә язганнар иде...

    Кызлар юкка гына механизатор егетләрне “фасонный” тансылар белән шаккатырмакчы булдылар. Исләре дә китеп карамады! Боларга “сигезле” булды ни дә, мариларның “тыпыртоны”, яисә урысларның “дробушкасы”. Димәк кызлар үзләренең бию осталыкларын башка егетләр өчен чарларга тиеш иде. Беренче курста Вәзирә тансыларда бер егет белән дә бер мәртәбәдән артык әйләнмәде. Гел кызлар белән генә... . Ни өчен дигәндә, алар берсе дә әйләнә белмәде. Билдән зур куллары белән тотынып үзләренә китереп кысулары булыр иде, кыз аларның бармакларыннан куллары белән эләктереп, алардан читкәрәк басып торыр иде. Шул да булды мы бию? Авылдагы кичке уен булса, “сөякләрен бер юар” иде инде шул “егет аламаларының”! Аларының да бу хәлләргә артык исләре киткәнгә бер дә ошамады. Ике егеттән артык җыелган җирдә алар элеккеге еллардагы шикелле кызлар турында түгел, ә “чирәм җирләрне ничек каезлаячаклары” турында сүз йөртте. Әйтерсең, башка җирдә бу хәлләр турында сөйләшә алмаслар иде... Кичәләрдән соң кызларны егетләр “тәртипле” генә итеп озатып куя торган иделәр- биш-алты кызны шуның чаклы диярлек егет. “Кияүләрнең” якыннанрак танышу теләкләрен “киленнәр” шаяруга әйләндереп җибәрә алдылар.

    - Исемеңне әйт әле, чибәркәй!

    - “Ник тудым” булам!

    - Андый исем була мени инде? Әйтеп сөйләш чын дөресен! Менә минем исемем, беләсең килсә...

    - Ә беләсем килмәсә?

    - Кит, сөйкемсез!

    - Мин бит сиңа ялынып тормыйм. Әле яңа гына чибәр кыз идем. Бигерәкләр дә непостоянный инде сез, егетләр!

    - Ну әйт инде исемеңне! Барыбер берәрсеннән сорап беләчәкмен бит!

    - Ә сиңа минем исемем ник кирәк? Белмәсәң, төннәрен минем исемем белән саташып уянмаячаксың бит!

    - Ә мин бәлки, синең исемеңне кушып берәр җыр язырмын...

    - Болар турында да кайда дыр ишеткәнме, укыганмы бар... Әйе, Җиһаншиннар уйный торган “Ак калфак”та булса кирәк...

    - Әйт инде, әти-әниең ничек итеп дәшә үзеңә?

    - Кызым, акыллым, былбылым... .

    - Ну яратасыгыз сез, кызлар, ялындырырга... .

    - Безгә ялынырга яратмасаң, әнә берәр егеткә ялын!..


    Икенче курс башыннан ук кичәдәге тәртипләр шактый үзгәреп китте. Яңа елга берничә атна калып барганда, Вәзирәнең, башка курсташларыныкы шикелле үк “постоянный кавалеры” булды. Аның квартир хуҗабикәсе таккан әлеге сәер сүзе Мәхүт исеме сәер яңгыраган Байсар егетен әллә ничек үстереп җибәргәндәй итте. Егетнең үз алдында, кыз алдында түгел. Беренче озаткан кичендә үк Мәхүт Вәзирәне нык ошатуы, аны үзенә хатынлыкка алуы, “инәкәенә” килен буларак төшерергә ниятләве турында әйтеп ташлады. Бик кызык хәлләр булырга ошаган. “яратасыңмы?”- диеп сорарга уйлаган кеше дә юк, ризалыкны әйтеп тә торасы юк... Кайчанрак уйларга микән инде? Ә, юк! Уйлар өчен вакыт бирергә дә уйлаган кеше юк бит әле! Вәзирә күрше төркемдә укыган Байсар кызы Нәсибәдән “егетенең” нинди гаиләдән булуы белән кызыксынды.

    Җиде ир-баланың иң өлкәне икән. Әле җитмәсә әби белән бабай да исән. Әтиләре сугыштан аяксыз кайткан. Иң мөһиме, кыз бу Сөн буенда туып үскән баһадир егетне гел яратмый гына түгел, аңламый бит. Тукыран кебек, гел үзенең сүзен тик лыкылдап утыра янәшәсендә... . Әле бит никаһлы хатыны түгел. Тора-бара ни булмас?! Ичмасам: “Яратасыңмы мине?”- диеп сорарга башына килсә Мәхүтнеңегетенең, Вәзирә һичшиксез: ”Юк!”- диячәк тә бит. Ә болай, үзе башлап тик торганда гына ничек итеп сүз башларга белми кыз бала. Инде нәрсәләр турында гына сөйләп бетермәде егет “кызына”. Радио шикелле, үзен ишетү-ишетмәве турында да кызыксынып карамады. Хәер, иске авыздан яңа сүзнең чыгасын кем өздереп әйткән әле. Йә, кетәклекләрендә кышка калдырылган бөтен тавыкларының мачлары булыр, йә авыл Сабантуенда кайсысын нинди алым белән болгавы турында сөйләр, йә дәресләре вакытында тракторның моторын ничекләр итеп сүтеп җыйганы турында бәйнә-бәйнә лыгырдаган булыр... .

    Икенче курс бик тиз үтеп китте. Механизаторларның укулары ике атнага иртәрәк төгәлләнде. Авылларына кайтып китәр алдыннан Мәхүт Вәзирә белән озак итеп урам әйләнделәр. Егет кагына-кагына гәдәтенчә “сайравын” белде. Вәзирәнең уенда иртәгә булачак “распределение”. Бирелергә тиешле азакы ике имтиханын уйламады кыз. Үзенең кайда билгеләнәчәге турында иде аның уе. Кем дер белеп алган, быелгы чыгарылышның байтагын “чирәм җир” белән Себер яклары көтә икән. Алары гына була күрмәсен.

    Авылда әнкәй аны көтә бит. Шапырынырга яраткан әткәсе кызының укуындагы уңышлары белән мактанып барысының да сабыр сагызын кайнатып бетергән диделәр. Ә нигә? Мактанырга тулы хокукы бар Әмирҗанның. Тик инде күп нәрсәне аңлый башлаган Вәзирәгә әтисенең урыс ягындагы чит хатыннар ягын “каезлавы” турында ишетүе генә бик читен була. Әнкәсе кызганыч. Юкны бар итеп, тырышып-тырмашып көткән бит ул аны “тегеннән” кайтуын. Икенче яктан, ышанып ты җитә алмый кызның күңеле бу тамашага. “Әткәй, шул сүзләр дөрес ме?”-диеп турыдан-туры сорар иде дә, аның бу адымына әнкәсе “кул куймас”. Аннан да бигрәк борчылып өянәге кузгалуы бар. Хәер, ил-авылда сөйләгән бөтен сүзгә “колагыңны торгызып” тыңлап йөрсәң... . Әнә әнкәсе дә бит: “Булмаган кеше гайбәт таратыр, гел булмаганы авыл буйлап сүз җыеп йөрер!”- диеп тәрбияләмәде мени аны? “Үпкән-кочкан-җилгә очкан!”- диеп әйтергә яраткан кайсыбер төркемдәш кызларына күңеленнән генә “... ә бәлкем әле кочмагандыр да....”-диеп күңеленнән бер-ара кушып җибәрергә күнегеп китте Вәзирә.

    Берничә тапкыр Мәхүт үзен алырга диеп Минзәләгә атасы килүе, аның булачак киленен күрергә теләве турында әйтеп сала. Кыз боларны ишетә, әмма ишетмәгәнгә салыша. Егет исә, аның үзен ишетү-ишетмәү белән күптән кызыксынмавын күрсәтеп өлгерде. Шулай булгач, Вәзирә күңеленнән генә: “Ала-ай икә-ән!”- диеп куйды. Тик ул Мәхүтнең булачак килененә үзенең нинди катнашы булуын белеп тә торасы килмәде. “Киленен күрәсе килгәч, күрер инде,”- диеп уйлады кыз берничә тапкыр.

    Икенче көнне дәүләт комиссиясе алдына кереп утырганнан соң, кыз үзен ничек тотварга белмәде. Сарманнан чакыру кагәзе нинди дер сәбәпләр аркасында килеп өлгермәгән иде. Министрлыктан килгән вәкил аңа: “Сезнең белән бернинди аңлашылмаучылык та юк, Зарипова. Шәхси чакыру буенча Актаныш районының Байсар участок хастаханәсенә балалар сестрасы булып...” Дуб җитди генә карашын аңа төбәгән..Менә сиңа Әрәмәле больницасы кайда була икән?! Кем чакыруы буенча? Мәхүтнең аяксыз атасы менә нинди эшләр көйләп яткан икән бит Минзәләдә атна буе... . Моннан да артык үзеңне мыскыл иттерүләргә барып буламы инде? Раз үзеңне яклап бер сүз дә әйтә алмыйсың икән, раз “егет” шундый “саңгырау һәм сукыр” икән, димәк аның белән араны кырт өзәргә кирәк булыр! Мин бер курчак мени аңа?

    Ничек кенә аны Минзәлә урамнарын айкарга чакырмасын, Вәзирә бер уйлаганыннан кире кайтмады. Аны алырга диеп кергән егеткә ул “баш сызлый-теш авырта,”- диеп янына чыгудан кырт кисте. Сөйләшүләре дә гел кешеләр алдында булды. “Бер-ике атнадан мин Сарман якларын урап кайтам әле!”- диеп әйтеп салды түземсезлеге беткән егет. “Ә нигә соң син миннән рөхсәт сорап маташмыйсың, дустым?”- диеп аптырап уйлады кыз... . Ничек итеп эшкә шул Актаныш якларына кайтмаска соң инде? Кем белән киңәшеп карарга соң инде? Юристлары да күп акча сорар инде... Стаоин заманасы да түгел бит инде. “Билгеләнгән” урынга кайтып өч елыңны эшләмәсәң, төрмәгә утыртып куймаслар мы?

    Ул арада четерекле сорауга җавап үзеннән үзе табылды. Күршедәге йортта гына фатирда торган курсташлары Розалина чирәм җирләргә бармас өчен ме, әллә чынлап та “шулай туры килгән ме” бер шоффер егеткә “скоропостиҗно” кияүгә чыккан. Һәм дирекциягә кереп распределениедән баш тартып чыккан. Аңа: “Сезнең белемегез югарырак булгач, сез ирегез артыннан түгел, ә киресенчә, ирегез сезнең артыгыздан китәргә тиешле бит!”- диеп тә карамакчы булганнар. Розалинаның нәселендә булган юрист бик гади итеп кызга аңлата: “Мәҗбүр итәргә беркемнең дә хакы юк! Син аларның “подъемный акчаларын гына алма. И теләгән җиреңә барып урнаша аласың!

    Димәк шулай итәргә туры киләчәк Вәзирәгә дә. Дипломын гына кешеләр белән бергә алмаска. Мәхүт аны ачуыннан урлап та китәргә күп сорамас. Аны кем яклый алсын бу Минзәләсендә... .

    Вәзирә дипломын кешеләрдән өч-дүрт атнага соңга калып килеп ала. Актанышлар аны ныклап торып саклап торган булганнар икән. Нәкъ ул Минзәләгә диплом алырга киткән көннәрне Мәхүт Әрәмәлегә “кыз нәселе” белән танышырга барып төшкән була. Беркемне дә кисәтмичә, беркем белән дә киңәшмичә. Кызның үзе белән бигрәк тә.Вәзирәнең Әрәмәледән гәдәтләнгәнчә таң тишегеннән чыгып китүен өй эчендәгеләр генә белеп кала. Алары да авыл буенча чәчеп йөрми. Төш вакыты якынлашканда “кияү-балакай” халыктан белешеп, Вәзирәләрнең төп йортларының капкасын ачып керә. Ул итагатле итеп Хәдичә белән исәнләшеп ала. Хуҗа хатын “кунакка” бик сәерсенеп карап тора. Мәхүт үзенең кем икәнлеген әйтеп сала һәм күзе белән өй эчен айкап чыга. Аңа бу йортта якты чырай күрсәтергә уйлаучы булмый. Ул кыенсынып кына урыс пиче тирәсендә торган эскәмиягә барып утыра.

    Хәдичә, бу егетнең моннан ун көннәр элек кызына атап язган хатын алып укыган булган икән. Шуннан чыгып эш йөрткәндә, анда кызының ерак Сөн буйларына мәҗбүри эшкә билгеләнүен дә, бик ишле нәселгә үзенең ихтыярына каршы билгеләнеп куелганы турында да аңлап була иде. “Әйтәм җирле, кияү чирле”, дигәндәй. Хатны алып укыгач та, Хәдичә кызының ни өчен кеше вакытында дипломын алмавын да аңлап ала. Соң, әгәр дә баланың уенда кияүгә чыгу булса, иң беренче эш итеп, ул анасына әйтергә тие иде түгел мени? Димәк, бу баланы “кунак итеп” җибәрергә кирәк булыр.

    - Мин сезнең кызыгызга өйләнергә җыенам бит, апа... әби...

    - Хуш, балам! Вәзирә үзе нәрсә уйлый соң? Килештегез ме?

    - Юк... почти... әйе, рриза булырга тиеш...

    - Беләсеңме, кызыбыз әле бик җәш. Өс-башларын да карыйсы булыр. Бер-ике җылын бик җахшылап кына эшләп алсын. Аннан ары булыр кияве дә... – Ананых күз карашы кинәт кенә кәефе киткән кунакка төшә.- Дустым, килгән җулың да җырак булган. Сиңа җал итеп алырга кирәк булыр. Түбән очта безнең бием карчык яши булыр. Шунда төшеп җал итәрсәң, җәме! Үзебездә калдырырга никакой да җарамый. Чүтеки ике җиткән кызым бар. Авылыбызда бик әшәке халык җәши. Даннарыбыз чыгып китүе бар, балам. Тайбәтти, диеп дәшәрсең, балам. Кәдичә җибәрде, дисәң, куып озатмас. Теләсә кемне җибәрмим мин аңа. Сиксәндәге карчык- кәефсез чагы булырга бик мөмкин, артык исең китмәсен бик миравай карчык ул безнең. Вәзирәбез дә сиксән җәшендә нәкъ әбисе булачак инде...

    - Үзе кайда иде соң, апа? Хәдичә дидегеме әле исемегезне, апа?

    - Бәгелмәгә диеп чыгып киткән иде, түтиенең хәлен белергә. Син аның Роза апасының булуын белергә тиешсең...

    - Ишетеп кенә, билгеле.


    Кияү балакай “постой” турында сөйләшкшн мәлләрдә арып-талып авылга кайтып төшкән Вәзирәне әнкәсе җәяүләп Иске Минзәләбашына “ерак әбисенең” хәлен белеп кайтырга җибәрә. Шулай итеп аның тарафына диеп авылга килеп төшкән кунвак турында кыз белми дә кала.

    Дәвамы.

    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх