• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Җиденче бүлек.

    Өйгә кайтып кергән “аталарының” сөенчесен дә Хәдичә бик ашкынып алды:

    - Әле дә “бырач марҗаның” күзенә Вәзирәбез чалынып китте. Куллары кулларына йокмый, атасы! “Систра-фәлән куя уколларын,”- диеп уйларсың, валлаһи!- Ирен аралыкта комганнан агызып кул-битләрен юдырган арада, Ана бер туктамый үзенең “сайравын” белде.

    - Ул укол куюны син тагы, анасы! Нәрсә соң ул аның чаклы?..- “Исе китмәгән” иргә хатынының бүгенге кәефе нык хуш килә иде.

    - Алай димә әле син, атасы!- “Тартылып киткәндәй булды бу Әмир дә азакы көннәрдә”,- диеп уйлап куйды Хәдичә, иренең битендәге ярты көнлек “үсемлегенә” карап- Кемгә ошап, диген син! Бар балада патхут та, сабырлык та, бә-әк бар. Белдеңме шуны?

    - Сиңа караганда мин аны күптән белеп куйган идем инде. – Атаның да юк кына җирдән бирешәсе килеп тормый иде.- “Тегендә” мин ул уколларны үземә үзем дә ясап караган идем әле. Итсез тәнемә!

    - Булмаганны?!- Хәдичә иренә үзенең “шикләнүен белдереп” торса да, күңеле белән иренең әйткәннәренә ышана иде. “Нигә? Булганнан бар да була бит!”- Үзеңә үзең ме, атасы?! Мин булдыра алмас ием!

    - Аннан ары син әнкәйләрнең нәселен онытма! “Кендек әбиләре” бит, чүтеки!

    - Бала таптыруның бер авырлыгы да юк инде аның, атасы!- Карчык теләр-теләмәс кенә иренә каршы төшкәндәй итте.- Хайваннар әнә үзләре генә дә таба!

    - Син бүген нигә әле мин әйткәннәрнең гел киресен генә мыгырдарга торасың?- Ир бик тиз генә сөртенгәннән соң сөлгесе белән хатанының артыннан элеп эләктереп үзенә тартып китерде.

    - Ки-ит, зимагур! Балалар кайтып керсә?!- “Шушының җыйнаксызлыгы!”- диеп яратып уйлап куйды Хәдичә Әмирҗаны турында. “Ирем яшәгән саен якыная гына бара. Шушындый иң рәхәт вакытта чирләре дә булмый торса соң? Күрәсең, шулай “яраткан” дыр инде Ходаебыз! Берни эшләмәк түгел!”- Хәдичә бер мәлгә генә боегып алуын аралык почмагында калдырды.

    - Үтте инде гөмеркәйләрем шушы хатын белән!- диеп зарлангандай итте ир һәм иелеп чаршау астыннан өстәл тирәсенә күчте.

    - Табын өчен барысы да әзер, атасы. Капланган ризыкларны ачкалый башла, “карт төлке”!- Карчык мич авызы алдындагы самавырга иске читеген атландырып аның көпшәсенә һава куарга тотынды.- Бик тиз җырлап җибәрергә тиеш бу. Нәрсәләр бар анда, урыс якларын әйтүем?

    - Белмим! Мин урам буйлап йөрмәдем. Кеше-фәлән күрмәдем... МТСтан чыгып килешкә үк Никипыр үзләренә дәшеп кертте дә, киленнәре белән, чәй эчкән арада, гәпләшеп алдык...

    - Тукта, карт, төшенмим әле... кайсы-ниткән Никипыр инде ул? – Хәдичәнең арка артларына канат үсеп чыккандай булды. Ул ашыга-ашыга сөйләнергә тотынды.- Анда бер генә андый исемле урыс бар бугай... МТС очындагы Ивановны әйтәсең ме? Соң? Карале, кызны Сергейлары, малайларын әйтәм, селполарында эшкә урнаштыра алмас ие микән? Апасы шикелле сәүдә эшенә кереп китсә ни дә булмаган булыр иде.

    - Мин дә шуның турысында авызымны ачкан ием, теге чуваш киленнәре тотынды врачларының сүзен кабатларга.- “Әйтеп бетерим микән инде аналарына барлык ишетеп кайткан сүзләрне дә?”- диеп бер мәлгә генә икеләнеп торгандай итте ата.- Вәзирәнең булмаган осталыкларын кайтып сөйләгән барысына да “минуткаларында”... Онытып та торам икән бит, Нинаны әйтәм, иртәгәләргә үзе дә төшеп җитәргә җыена иде. Син анда “Зингерыңны” көйләп куя тор, карчык!

    - Нәрсәсен көйләп торасың инде аның, карт!- Карчык уйлаган фикерләрен “тышка чыгарып” мыгырданырга тотынды.- Миңа чаклы да ничә еллар теккән машинага чуртым булсын, дисең мени?.. Нәрсә тектерергә уйлавы микән Нина Сандрнаның? Тавары ниндирәк микән?

    - Сорап куярга башыма килмәгән бит, карчык... “Төшкәч- барысын да сөйләшербез,”- диде. Киптерелгән җиләкләреңне әзерләп торырга кушты, анасы...

    - Әйе шул!.. – Хәдичә яңадан бик тиз генә уйларына кереп чыкты.- Синең эштән кайтышлый Никипорларга кереп чәйләшеп-чәйнәшеп утырасыңны белгән булсам мы?..- Ул арада самавыр чынлап та “җырлый” башлады. Карчык аның көпшәсен алып куйды, сөлгесе белән тәтәй кәләпүшләрендәге “хан-заман мидалларын” ялтыратып куйды.- Урнаштыр инде бу “бүксәле җырчыны”, Әмир! Балалар да артык озакламас! Вафаларда гына иде малай... Әле дә ярый, анысын урыс ягында укырга “рәтли” алдык, атасы! Кулына тагуминт алып чыкканчы өйдә үз яныбызда булачак! Әйдә капкалый торыйк, булмаса! Әнә, син яраткан самавыр эчендә генә пешерелгән тавык күкәе! Җитеш әйдә!

    - Балалардан урлап ашагандай!- Ир мыгырдый-мыгырдый гына өелеп куйган җирдән берәм-берәм йомыркаларны алып “менгерә” башлады.- Көненә бер-ике тапкырын гына булса да ник бергә утырып ашамаска, диген син, ә? Шуларның йөзен күрмичә тилмереп үтә бит инде көннәрем!

    - Ач йөрмиләр бит алар, атасы! Ходайның биргәненә мең шөкер, патша нигъмәтләреннән үк булмаса да, бар да җитеш бит! Нәрсәләр тагын сөйләде Ивановларның бырач киленнәре?

    - Нинди врач булсын ди ул? Фершал, диген!

    - Алай димә син, карт!- Карчык та “исем өчен” бер күкәйне кулына алып аны әйләндергәләп карап торды.- Приюмнарында үзе генә утыра мы? Утыра! Булнисләренә яткырасы булса- сала мы? Сала! Ызначит, бырач инде! Халык та бик ярата бит үзен! Ә тешләрне ничек итеп “тарта”? Шту син, мала-ай!

    - Синең белән сүз көрәштереп була мы соң? Син дигәнчә булсын, анасы... “Кызыгызга ак халат бик нык килешәчәк!”- диде ул миңа, вәйт!

    - Ә мин, беркатлы җүләр, сиңа өченче көнне генә килеп киткән бырачларының кызыбызны өйрәтеп торганын юньләп сөйләп тә бирмәдем... Күз тиюдән дә курыкканмын дыр, атасы... Ничек шәп булыр иде бит! Күтенә сырган ыштан киюгә караганда, ак халаттан гына булса... Бөтен кеше үзенә “Вәзирә Әмирҗановна” диеп олылап һәм хөрмәтләп эндәшсә... “Кем кызы ул?”- дигәндә, “Менә Хәдичә кызы!”- диячәкләр үзен. Безгә дә пачуты булыр ие, дим. Кулы бик җылы баланың. Тәнемә хәл дә кереп киткәндәй булды әле, Әмир, дим. Әгәр дә гел дә арулана калсам, атасы?

    - Нигә? Тереләсең әле син, карчык!- “Чирли башламаган булсаң, син болай гына бөтерелә торган түгел иең шул, “мулла кызы”!”- диеп яратып һәм моңсуланып карап алды ир хатынына.- Хәл китә торган булган инде ул гөмер-гөмердән. Ә кызның лутчы бырач булганы! Монысында хаклык синең якта. “Әмировна” гына булса да, риза мин, карчык! Әмир кызы духтыр, вәйт!- Картның әллә нигә шамакайланып аласы килеп китте.- Хәдичәнеке түгел! Чөнки ХәдичОвна түгел ул, монысы булды бердән. Икенчедән, сәләт була калса, ул сәләт минем нәсел карчыкларыннан күчкән булырга тиеш аңа.

    - Синең белән сүз көрәштереп, мин җүләр утырам бит!- “Күпме усаллык та бар бит үзендә! Кызыбыз үзеңнеке, күрше Галихуҗаныкы түгел шул! Гәүдә чалымнары да, тач Таибә карчыкныкы, ул тапкандай! Хәйләсезлеге генә баланың безнең нәселдән!”- диеп уйлап өлгерде чирле хатын.- Ярый, кыз синеке генә, минем анда бер катышым да юк...

    - Икебезнеке дә, карчык!- “Кулымда күкәй генә бар. Тотып бер иркәләр идем үзеңне, Хәдичәкәем лә минем!”- диеп күндәм генә үзе белән килешеп утырган карчыгына карап алды ир.- Без, ике юләр, тотылмаган куянның тиресен тунап саткан юләрләр шикелле кыланган булабыз монда! “Ни булырга язган булса- хәере белән булсын!”- диген, карчык. Инде әкертенләп әзерләнә башласа да була торган дыр инде, имтиханнарына, диюем. Вакыт дигәнең бик тиз үтеп китә бит. Нәрсәләрдән укып барырга тиешлеген дә белмәгән баланың, кая да булса бырып керәсе бер мәзәк булыр иде анысы. Кичен чыгып йөрмәве шәп, тик кенә ятмасын иде ул. Эшеннән дә берничә сәгәть иртәрәк кайта алсын иде ул. “Таякларын” күптән эшләп алырлык кукуруз чүлмәкләрен суккан дыр инде! Мәзәк хәлләр җитәрлек, анасы! “Кукурузны Татарстан җирендә үстереп була!” дигән сүзләрне гөмерем булмаган булса ишетми дә үлеп киткән булыр идем... Гел ул гына эш түгел бит инде! Фершалларның куллары бик матур була аларның. Сөт-мазарда юып карасын мы әллә? “Чеби” чыкмаган, анысы, тик барыбер дә “интеллигент кулларыннан” бик ерак әле баланың куллары.

    - Әле керәсе укуларына кермәгән баланы кулларын сыер сөте белән дә юдырдың, атасы... Әле уенда нәрсә дер бит , Вәзирәне әйтәм...

    - Нинди нәрсә салып куйсаң, шул булырга тиеш! Син бит аның анасы!

    - Ә син- атасы!.. – “Карале моның холыкларын! Әле генә “шикәр төсле” Әмиремне кайсы җеннәр алыштырып өлгерде соң әле?”- диеп аптырап куйды Хәдичә.- Шуны да онытма! Үзе белән бу турыда сөйләштеңме әле?

    - Тукта әле! Кайсыбыз сөйләшергә тиеш соң әле безнең аның белән? Әйдә соң, икүәләп сөйләшик, булмаса!


    Кызлары белән “киләчәк турында” ата-ана сөйләшеп өлгергәнче, кичке чәй табынында Вәзирә үзе авыз ачып сүз әйтергә булды:

    - Мин, ахырысы, сестралыкка кереп укырмын, әткәй-әнкәй!

    - Бик кинәт кенә борылышка ошаган бит бу ниятең, кызым!- диде “сер бирмәскә” тырышкан ата.- Кичә- агроном, бүген бырач, иртәгә башкасы башыңа кермәс микән, кызым?

    - Ашыкмыйсың мы, Вәзирә?- диеп иренең сүзен күәтләргә тотынган Хәдичә, үзе яулык чите белән ялтырый башлаган күзләрен баласыннан яшерде.

    - Ә нигә, әнкәй, син бу көннәрдә мин ясаган уколларны: “Авыртмады”,- дидең бит!

    - Аларны куяр өчен генә укып торуның кирәге бар микән соң?

    - “Тегендә” әнә бөтен угаловниклар да үзләренә уколны төртеп кенә тордылар!

    - Аннан ары, кызым, эше бик авыр бит аның. Каршыңа гел авыру кешеләр генә килеп, гел зарланып кына торырлар. Бер вакыт эшеңнән тәмам туеп ташламассың мы? Үлем-китемсез дә булып бетми әле, итмәсә...

    - Мин уйладым һәм уйлаганымнан кире кайтасым юк! Керә алсам- тырышып укып бик яхшы систра булачакмын! Сүз бирәм. Миңа әзерләнә башларга кирәк булыр!

    - Иртәгә минем янга теге җәш Иванов марҗасы җөй эшләре белән тәшәргә җыенып җөри икән, диеп кайтып әйтте атаң, шунда сөйләшеп алырбыз барысын да. Синең ниятеңә каршы төшеп булмас инде, балам! Хәерлегә генә булсын, Вәзирә!


    Калганы бик тиз хәл ителде. Монда инде “Ниночканың” ягымлы теле дә, “Хәдичә-пасының” уңай торуы да, баштарак оялып читтән карап торган Вәзирәнең дә кыюланып Нина Александровнаны төрле сораулар биреп бер читен хәлгә куюы, бер чын күңелдән көлдереп алуы да- барысы да килеште. “Кунак” буш кул белән килмәгән булып чыкты. “Эш хакына” ул медиклар кия торган халат тектерү өчен артык гади дә затлы да булмаган ак чүпрәк алып төшкән булган һәм “түтигә” кызы уку вакытында киеп йөрсен өчен тегеп бирергә кушты. Һәм шунда ук киемнең фасонын да кыягаз кисәгенә сызып күрсәтә башлады.

    - Я бит еще не поступила, Нина Александровна! Не рано?

    - Привыкай! Всё будет зависеть от тебя. Мин дурюс айтям бит, Хэдичэ апа?

    - Бик дөрес, Нина үскәнем!


    Керү имтиханнары итеп, әлеге дә баягы урыс теле, белән тарих сайланды. Химиясе калган булса да бер нәрсә дә буласы булмаган булыр иде, тик анысы кызның узган җәйдәге “Тәтеш сәфәрен” исенә төшереп торыр диеп, СССР тарихын сайларга булдылар, мәгәр андый мөмкинлекнең булуы турында әлеге дә баягы Нина Александровна белешеп куйган булган. Ярдәм итәргә әлеге дә баягы Сармандагы укытучы туганнары теләкләрен белдерде, дөресрәге, Мөнибә апасының тарих укыткан ире, уен-көлкегә бик оста булган Әмирнең “Миргаҗәм баҗасы”.

    Вәзирәнең яңа хыялы турында әллә кайдан ишетеп алган туганнары, Яңа елларын каршылаганнан соң ук, ике бәләкәй балаларын да ияртеп кунакка килеп төштеләр. Җизнәсе кызның кулына биш-алты төрле “әкият җыентыгын” тоттырып, өлгергәнчә, “авыл җыеннарына чаклы” берничә тапкыр укып чыгарга, исендә калдырырга тырышырга кушты. Гәдәтләнгәнчә, балалары белән әвәрә килергә тотынган Вәзирәгә тутасы башын чайкап карап торды.

    Бәләкәй Светлана гәдәтенчә барысын да көлдереп үтерә язды. Кайдан нәрсәләр әйтеп бетерә бит апасына! Вәзирнең әллә кайсы уенчыгы белән әвәрә килә башлаган дүрт яше генә тулып узган Рөстәмнең кулыннан перәннеген “апасы” матур гына итеп тартып алды да “апаен” аралыкка мәҗбүри куля юарга кертеп җибәрде. Аннан “зу-ур апаның” Вәзирә апасына төбәлгән ачулы-эшлекле сүзләре ишетелеп китте:

    - Белмиләр бу йортта бала кадерен! Күпме зараза-микроб бит анда!..

    Вәзирә нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калган бер мәлдә Мөнибә апасы:

    - Бер дә исләрегез китмәсен! Бөтен Сарман сөйли башлады инде моның “акыллы” сүзләрен. Көне-көне белән безне дә тезеп бастыра әле бу бала! Энесенең кадерен бик белсә, яныннан китми баксын әнә. Ә син, үскәнем-Вәзирә, җизнәң әйткән киңәшләренә колак салсаң булып чыгарсың кеше! Менә тутаң шикелле,- диеп яшь матур хатын җилкәләрен селкетеп куйды. Аның бу хәрәкәтләрен барысы да бик хуш күрде.- Безнең Миргаҗам ул капитан кеше. Нарядын да биреп куя, йә башка тәртипкә китерә чарасын эзләп табар. Армиядә тәртип булырга тиеш!

    - Син карчык бу мәзәкләреңне кешеләргә сөйләп ышандыра күрмә!- диде читенсенгәндәй какча гәүдәле елмаеп торучан ир уртасы кеше.

    Бу кешеләр искиткеч матур пар иделәр. Шаярып сөйләшүнең дә тәмен белеп кенә әйтештеләр. Алар янында барысына да бик рәхәт иде. Алар, әйтерсең лә, сәхнәдән берәр тамаша карыйлар, кунакларны бүлдерергә куркып аларны күзәтеп тордылар. Барысының Хөсәеновлар турында да фикере бертөрлерәк иде: “Сөбеханалла! Бик күркәм гаилә!”

    ...Авылдашлары кызның планнары турында белми дә калды. “Шайтан ишетми калган очракта яхшырак булыр,”- диеп кисәтелгән “бырач Нина” да серне бер кешегә дә “тишмичә” калды. Шулай итеп, булачак медик кыз өчен бары тик “чүлмәк таптау” эше бераз гына кими төште. Чыра яктысында китап өстендә артык утырып та булмас иде...

    Җәй бик тиз килеп җитте. Булачак студент кыз җизнәсенә СССРның бөтен тарихын “уңышлы” гына тапшырды. “Бер хәрефен дә” төшереп калдырмыйча. Кызның атасы “баҗасы хөрмәтенә” бу утырмада гәдәти бер баш сарык урынына икене суеп ашатты.

    Бер генә нәрсә борчыды Әмирҗанны. Аны-моны уйламыйча кыз укыр өчен Минзәлә педучилищесын сайлап алды. Әйтерсең, башка җирендә юк андый уку йорты. Атасының андагы төрмәдә ничекләр чиләнүен белми шул бала! Ничек кенә онытырга тырышса да, анда күргән михнәтләрен, ата кешенең барыбер онытасы юк иде андагы күргәннәрен.

    Дөрес, аның өстендә Минзәлә төрмәсендә “кул уйнаткан” кеше булмады. Тик ризыксыз-сусыз тилмертүләрне, йокысыз төннәрне кичерергә күп туры килде аңа. Чакырып керткән саен, бер аңгырарак тикшерүченең: “Сезнең турыгызда яңа дәлилләр алынды. Озак тотмабыз. Хәл итәрбез инде.”-диеп теңкәсенә тиюләр аз булмады аның.

    Ничек итеп баланы шул тузанлы, котсыз Минзәләгә чыгарып җибәрмәк кирәк инде? Ә кызның чынлап та иң оста фершал буласы килгән, ахырысы! Бөтен мәдрәсәләр дә бертөсле үк булмаган шикелле, ул уку йортлары да төрле була торган дыр инде анысы. Бөтен таныш-белеш “ак халатлылар” да диярлек Минзәләнең фельдшер-акушерлык мәктәбен өстенрәк күрә төштеләр. Әгәренки эшләренең, кайда белем алуыңа карамастан, һәрдаим өстәп торганда гына файдалы булачагын әйтергә онытмасалар да.

    Ә нигә кызга булган-булган, институтына ук кереп укып чыкмаска? Баш бар диләр бит? Атаның бу хыялына балтаны район шифаһанәсенең бик абруйлы бер врачы салды: “Патша үлсә дә, икенчесенең тәртипләре анысыннан әллә кем үзгә түгел, Әмирҗан абзый!”- диде ул тәмләп куян бәлешеннән авыз иткәндә. Репрессияләнгән кешенең баласына техникумында белем алырга мөмкинлек бирсәләр дә әле, диеп уйлап куйды ата.

    “Бөгелмәдә укыган очракта фатир ягы да “Бөгелмәттидә” көйләнгән булыр иде дә бит! Ә Минзәләсендә кемне дә белмибез бит,”- диеп кызга сиздермичә генә лаф ордылар ата белән ана. Ачтан киселмәсә ярый инде бала. Анасы да вакыт-вакыт кире сарыплап утыра тагын! “Укыганының кадерен белергә яхшы булыр!” имеш. Нәрсәләр күрсәтеп бетерер үзеңә бу тормыш дигәнең, балам?

    Бик зур читенлек белән генә кызны Минзәләгә аракыга баручы машинага утыртып җибәрә алдылар. Авыл тирәсендә әле андый товарның бик нык үтә торган заманы түгел. Шуңа күрә дә машина ул тарафка сельподан ярты елга бер генә бара. Балага, кайда торымнан торымга бер арбаны икенчесенә, ә кайда исә “тәпи-тәпи” дә үтәсе булыр, ахырысы...

    Монысында керү имтиханнарын Вәзирә чынлап та чагыштырмача җиңел һәм күңелле бирде. СССР тарихын “бишлегә”, урыс теленнән излоҗение урынына диктант ясадылар- анысын “өчлегә” язды бала. Бу юлы ул имтихан нәтиҗәләрен белеп кайтып китәргә булды... Имтихан бирергә килүчеләрне дүрт төркемгә бүлгәннәр иде. Конкурс дигәннәре ул елны бик зур булган. Беренче “потокта” биреп котылганнар кайсысы кайда таралышкан иде. Документлары буенча кызны исендә калдырган җитәкче буларак борчылып йөргән абитуриентканы күреп алган “директор абзый” аны үзе янына чакыртып алды, сыек кына булса да чәй агызып бирде һәм тыныч кына кызның хыяллары белән планнары турында кызыксынды.

    Вәзирә үзенең алдында медучилишеның иң зур түрәсе булганын да онытып җибәреп, авылда чирле әнисе калуы турында сөйләп бирде һәм үзенең бик нык медик буласы килүен каушый-каушый бар белгән урысчасын “җимерә-җимерә” аңлатырга тотынды. Татар кешесе булып чыккан бу бик зур гәүдәле сирәк көдрә чалара башлаган җиңелчә генә тузгый башлаган чәчле ир кыз баланы бүлдермәскә тырышты һәм булачак студентканың сүзе беткәннән соң, аңа мондый билгеләр белән аның һич шиксез укырга алыначагы турында әйтеп тынычландырды һәм авылларына кайтып ял итеп килергә киңәш итте. “Тәтештән дә шулай ук кайтарып җибәргәннәр иде!”- дигән уй Вәзирәнең күңелен айкап чыкты. Аның шикләнүләрен ниндидер могҗиза ярдәмендә аңлап алган зур категорияле врач кеше елмаеп, кирәгеннән дә артыгын татарчалап ычкындырып ташлый:

    - Наным! Сезнең потоктагыларның өчтән берсә “икеле” алды. Калганнарының яртысыннан күбесе ике имтиханын да “өчлегә” бирде. Ә синең билгеләрең начарлардан түгел, балам! Син кердең, диеп исәплә. Ак халат тектерергә онытма! Матур чәчле сылу гәүдәле бала диеп тормам, дәресләргә кертмәм, аң бул!

    Директорның үзе белән шулай аталарча сөйләшүенә ышанып бетмәгән Вәзирә ни уйларга да белмичә карап утырды.

    - Ярый, Зарипова! Минем монда эшләрем байтак бүген. Син аңладың мы зу-ур абыеңның нәрсәләр турында алдыңда сайравын? Кайтып китәсең авылыгызга. Тәрбияләнеп, тазарып киләсең. Кәнсәдән вызовны да алып чыгарга онытма. Тик аны беркемгә дә күрсәтәсе булма. И бүтән штобы бу күңелсезләнүләреңне белмим дә, күрмим дә! Шылды мы?

    Аңлашылмаган кайда инде ул?! Яшәүләре шундый рәхәт булып китте кыз балага. Гел аның Миргаҗәм җизнәсе кебек якын булып киткәндәй булды бу урыс фамилияле, татар исемле директор абыйлары. Чын матур абый икән бит бу! Аның яныннан чыгып киткәннән соң кыз ашыгып авылга җыенды.

    Минзәләдән Мөслимгә чыгу юлында аны пар-ат җигелгән бер арба куып җитте. Аннан берәүнең сызгырып җибәргәне ишетелде. Баксаң, бу Ташлыярга ук кайтып баручы булачак сабакташы Равил белән егетнең авылдаш кызлары икән. *****

    - Кыдый, әйдә безнең арбага.- Егет бу мәлдә үзенең бик абруйлы укытучылар баласы икәнен оныткан иде, ахырысы. Аның сөйләшүе авыл карт-карчыкларыннан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде- Ату “шарикларың” юл борынча чәчелеп бетәр бит!- Равил әллә икеләнергә, әллә ялындырырга уйлаган кызны үзләренең арбасына ничек итеп утыртырга белми интегә башлады.- Әйдә, диделәр сиңа. Бүтән әллә дәшелә, әллә юк! Бу нәфис тәпиләреңә дә бераз гына ял булыр. Җакташ булсаң, җакташ бул, дигәндәй.


    Егетнең бер авылдаш кызы “ялгыш юлдашына” теләр-теләмәс кенә үзенең янәшәсендә урын бирде. Вәзирә үзенә төбәлгән артык игтибардан уңайсызланып кына шыгырдап бара торган арба өстенә “менеп кунаклады”. Егет бер-ара тын гына кайтты. Атларны куалаучы карт мыекларын сыпырып куйды. Күңелле иде аңа да бу җор телле “җәшләр” белән. Шулай да ул сүзсез тыныч кына кайта алмады.

    - Апаем-Рауыл! Кемлеккә укыячаксыгыз инде сез ул Миндәләгеддә? Менә кыдлар бенән барысы да аңлашыла да ди- фершал мазар, катыннарны караучы чистралар ди. Ә менә син, апаем, кем булып чыгарга инде исәп, примир, ә?

    - Мин, абзый шулай ук фельдшер булып укып чыгачакмын.

    - Ә-ә! Алай дисең мени...- Атның йөгәнен карт бераз гына бушаткандай итте. – И инде син, мәйтәм, минем карчык шикеллеләрне карап торачаксың инде...

    - Эшләгән җиремә килеп керсәләр, билгеле инде...

    - Апаем, чыкмас синнән духтыр! Әнә, атаң-анаң шикелле укытучылыкка китәсең булган, дим. Синең бит, ни буен-ни сыйрагың, дим, авызыңа бер төкерием... Кеше канына-бугына батып ятканчы... Тәпәч башы!


    Равил бу авыл карты белән сүз көрәштерүне үзе өчен артык эш диеп тапты һәм бераз гына уйга батып кайтты. Кызлар да: “Бу ниләр әйтеп бетерер микән үз-сүзле агайга?”- диеп уйлап аларны читтән генә күзәтеп утырдылар. Әкәмәт бүтән дәвам итмәде. Шулай салмак кына кичкә арба Чалпыга кайтып җитте. Равилнең әбисе куеп эчергән самавыр чәе алдында егетнең ата-анасы “кунак кызыннан” : “Укырга гел безнең аша гына йөрерсез, балалар, әгәр дә безнең малай да укырга керә алса!”- дигән киңәш-сорауларына тыйнак кына:”Әйе!”- җавабын ишетү бәхетенә ирештеләр.

    “Керми ме соң, Равил, андагы баш белән!” Әнә бит, чит Минзәләгә барып ике имтиханын да “бишлегә” биргән. Алай гына да түгел, бу хәлләрдән соң ничә еллар узгач ул уңышлы гына медицина институтын тәмамлап врач булып китәчәге турында хыялланып та карамагандыр аның әти-әнисе, әмма алар, билгеле, уллары тагы да югарырак биеклекләргә үрләп, фән дәрәҗәләрен яклап бөтен Татарстаныбызның карап торган бер йөзек кашына әйләнәчәген алар әле белмиләр иде. Менә бу, кызларның мыскыллап дәшкәннәренә дә кызык итеп борын тартып яисә кул кырые белән бер колагыннан икенчесенә чаклы ышкып “җавап биргән” сөйкемле унбиш яшьлек үсмер егетне үз вакытында “профессор Шәймарданов!” диеп сокланып һәм ихтирам белән дәшәрләр, илнең бик күп галиме аның фикере белән исәпләшерләр, аның кул астында эшләүне яисә фәнни эшләрен әзерләүне зур мәртәбәләргә санарлар диеп кайдан чыгып уйларга булыр иде микән соң?! Әмма бу шулай булып чыкты. Кызлар әле бик озак еллар үзләренең Равил белән үзләрен бер сукмак таптаулары белән танышларын, балаларын сөйләп таң калдырырлар, хәтта вакыт-вакыт үзләре дә ышанып бетмәсләр төсле тоелыр.

    Бу хәлләрдән соң ярты гасырга якын вакыт узганнан соң профессор Шәймарданов шәхси булмаган консилиумда Республика Клиник Хастаханәсенә четерекле хәлдә килеп ирешкән Кадыйрга катлаулы операциянеясарга кирәк!” дигән нәтиңәсен чыгарып, Вәзирәнең баш баласының гомерен саклап калганлыгын белми дә калган дыр әле. Элеккеге нечкә сыйраклы, калын толымлы сөйкемле кыз инде гомер еллары, җыелып килгән чирләре нык борчып чирле бер карчыкка әйләндереп куйган иде шул инде. Әмма Вәзирә бу чал чәчле мәхәббә гәүдәле карт профессорда сабакташын таныган иде. “Вакыт” исемле сихерче ир-егетләргә кулын куркыбрак сала шул! Карчык үзен танытып бергәләшеп белем алган якташына мөрәҗәгать итәргә әллә оялды әллә батырчылык итмәде.

    ...Торыр өчен дә монысында Вәзирәгә бик ипле кешеләр каралып куелган иде. Атасының элеккеге бер дусты аңа бик тәртипле гаиләне тәкъдим итте. Кечкенә генә булса да, кала бит! Калалыгыннан шул халыкның тәртипле булуы гына ошады Вәзирәгә. Фатир хуҗасының ире исполком атларын карый иде. “Апа кеше” өйне тәртиптә тотып торды һәм совхоз-техникумда ниндидер вак-төяк эш карап йөрде...

    Калган гәдәтләр гел авылча- ерактан су ташыйсы гына түгел, читтәге бәрәнге бакчасын да карыйсы иде. Ике-өч көнгә бер таңнан ук торып ипигә чиратка чыгып басасы. Карточкасы булса да, аның булуы һәрдаим сине ипиле итми шул әле. Җитмәгән вакытлары да булгалады.

    Әле дә ярый, әллә нигә бер инде эшли башлаган Роза апасы сеңлесенә посылка салгалады. Ачтан үтермәслек токмачы, ярмасы, очсыз перәннек-кәнфите дигәндәй. Бик ярап куйды апасының ярдәме кыз балага.

    Кышкы сессиягә бер-ике атна калганда Вәзирә, салкын тиеп, больницага эләгә. Анда да аны бары тик үзләрен укыткан яисә укытачак укытучылары дәваялачагына күңеле башта ышанмады. “Укуымнан артта калып куып тота алырмын микән?”- диеп куркуга калган студентканы докторлары тынычландыра. Беренче ярты-еллыкта хөнәри белем нигезләре генә, һәм әлеге дә баягы пассив практика гына. Аңа “танышлык белән” кан тамырына укол кую серләренә курсташларыннан күбрәк өйрәнү бәхете тәти.

    Дәрестә язып барган лекция дәфтәрләрен группадаш кызлары китереп торды. Группадагы яңалыклары да аннан читтә калмады. Баксаң, биш-алты кызны начар өлгергәннәре өчен укудан куганнар икән. Тагын ике кызлары механизатор егетләргә кияүгә чыгып укуларын үзләре ташлаган икән. Минзәлә театрының фәлән артисты хатынын сәхнәдә башка берәү тиеш булганча кочаклаганы өчен көнләшүдән икесен дә тотып дөмбәсләгән икән. Төрмәдә утыз елга якын палач вазифасын үтәгән “теге алакаем гәүдәле куркыныч карашлы” әдәмне лаеклы ялга озатканнар икән дә, анысы шул “әллә сөенеченнән, әллә кайгысыннан” атна буе бер кипшермичә эчкәннән соң ахыр чиктә “ашыгыч ярдәмгә” әләгеп “шешәнең икенчесе белән сыйланган икән”!

    Һәм кызларның иң онытылып һәм мавыгып сөйләгәннәре шул булган: Казаннан ук килгән бер укытучы-врач аларга “судебная медицина» буенча көн саен берәр пар кереп атна буе әллә нинди әкәмәт кызык та күңелсез дә хәлләр турында лекция укыган икән. Ул егетнең матурлыгы! Теленең ачыклыгы! Күзләренең ялтыравы! Һәм иң кызык хәлнең “шулай бер зур калада серийный бер кызларны алдап йөргән берәүнең үзе үк алдаган булачак медичкалар тарафыннан “коралсызландырылуы” булган. Үлем-китемсез тәмамланган бу хәлләрдән соң, кызларның берсе дә төрмәгә утыртылмаган, имеш!


    Дәвамы.

    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх