• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Алтынчы бүлек


    Агрономлыкка укырга теләүче яшьләр Кәшер мәктәбен тәмамлаучылар арасында берничә кеше җыела. Алар үз-ара килешенеп Тәтеш юлына бергәләп чыгып китәләр. Гөмерләрендә беренче мәртәбә өйләреннән болай җыенып чыгып китүнең күңелле яклары гына булмый, билгеле. Чаллыга икмәк илтергә диеп чыгып киткән Нурмый абыйсының кабинасында бик бөркү була ул көнне.

    Алай да, җәяү барган ише түгел инде. Әнә, дүрт-биш сәгатькә сузылган Әрәмәле-Кәшер арасын ярты сәгатьтә генә очып узалар. Кызның исенә теге Минзәлә елгасының Сарайлы бакча артларында гына булган бормасында билдән түбән бозлы суга төшеп китүләре төште. Өстендәге бөтен киеме генә түгел, киез итегенә алмашка киелгән “күтәртмәле чабатаның” билдәмәләре дә җебеп таралып беткән иде. Ул арада тиз генә Сарайлы кешеләре чыгып ярдәм итмәгән булсалар, ай-һай нәрсә булып бетәселәре булган булыр иде. Кәшергә бергә укырга барган иптәшләре китеп бардылар, ә Вәзирә ул көнне беренче һәм азакы тапкыр мәктәбендәге укуын калдырды... Дөрес, Сарайлы карчыгының әле генә томаланган мич башының җылысы бик тиз кызны җылытты. Киемнәренең кимшеренәсе дә бар иде бит. Ул Кәшергә икенче көнне генә барып җитте. Айкларында таралып төшкән “күтәрмә” урынына- үзенең бик саклап кына мәктәпкә киеп йөргән кызыл эчле галушы иде.

    “Олы кешеләрнең сүзенә катышып сөйләшергә ярамый, кызым!”- диеп тәрбияләнгән кыз бала ялгыш кына әллә нинди сүзләр ычкындырмас өчен, күрше абыйсының ишеткән сүзен ишетте, ишетмәгәненә артык исе китмәде. Ул янә үзенең Кәшердә “инә белән кою казуларын исенә тәшерде. Укучы балаларны фатирга кертергә теләп торучы кеше юк иде ул елларда да. Әткәсенең вәгъдә ителгән бер машина утыны белән кечкенә генә “фатир акчасы” бәрәбәренә кыз үзенең ике авылдаш кызы белән берсеннән берсе вак дүрт ир бала үстергән гаиләгә кереп урнашты.

    Көн аралаш исерек өйгә кайткан фатир хуҗасын бары тик Вәзирә генә тынычландыра алган. Ник дисәң, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп алган Хрәмәленең башка кызлары бик тиз генә фатир алмаштыру җаен тапканнар. Ә Вәзирә бер ай эчендә барысының да көен көйләүдән туеп туктаган иде, шуңа аларга ияреп чыгып китмәде, ә киресенчә, исерекнең айныган көннәренең берсендә: “Әгәр дә яңадан болай әшәке кылансаң, әткәйгә әйтеп, башка җиргә торырга чыгып китәчәкмен. Мин монда укырга диеп килдем! Өебез морҗасыннан тартып алып бер машина утынны кызганмыйча китергәнбез икән, бу әкәмәтләреңне йә туктатасың, йә икенчеләй бу турыда сөйләшеп тормыйбыз!”- дигән. Сөйләшү килеште тагын. Ир эчүеннән туктамаса да, бүтән исрек килеш хатынынн авыл буенча куып йөрүдән туктады.

    Бу шофер абый да бик күңелле кеше булып чыкты. Үзеннән берничә яшькә кечерәк булган дус кызы Флүрәнең бертуган абыйсы бит! Яшәүләре дә күрше тирәсендә генә. Юл буе кызның “егетләре” турында сагызын чәйнәп барды моңарчы аның тыйнак Нурмый абыйсы.

    - Укыган җиреңдә кияүгә чыгып куйсаң, Әмирҗан абзый белән Хәдичә-тәтәйне сагышта калдырырсың инде...

    - Юк сүз! Абый, мин беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын. Тим бүлиҗи, Тәтеш якларында. Анда бит чуаш белән мишәр генә! Булса, булсын үзебезнең татарыбыз!

    - Менә монысы дөрес сүз, акыллым! Син ишеттеңме, безнең Флүрәгә Баллытамактан яучылар килде бит өч көн элек. Ә ул синнән өч яшькә кечерәк!

    - Ризалык бирдегезме соң, Нурмый абзый?

    - Әткәй нык каршы торды. Ярый, күнделәр тагын. Бер-ике елларын түзеп торырга булдылар! Ирекле көннән кем унбиш яшеннән кияүгә барган ди? Үскәнем, син юкка гына болай өстеңә иң затлы киемнәреңне киеп юлга чыктың. Керләнеп бетәчәк бит! Ярамаган иде ме берәр пырастуйрак күлмәк-мазар!.. Үпкәләмә миңа, зур абыең шикелле бит мин сиңа, апаем!

    - Бәләкәчләрең зур булганнар дыр инде синең дә...

    - Ай үсәселәрен көн үсәләр бит, тишек борыннар! Кайдан үзләрендә шултиклем хәйлә?! Үз дигәннәрен алмыйча калганнары юк әлегә! Нәселдә булмаганны, төчеләнеп: “Әтием!”- дип тә әйтеп җибәрсәләр...

    - Яратасың ахрысы үзләрен, абый?!

    - Үземнекеләр бит!.. Агроном булам дисең инде алайса Вәзирә... Кукуруз үстерәм дисең инде...

    - Нәрсә кушсалар, шуны үстерергә иде исәп.

    - Миңа калса, синнән “менә дигән” бакчачы агроном килеп чыгар иде, тәтәйгә ошасаң, дим... Әмирҗан абзыйның быел да кыяр-помидорлары ярыйсы гына уңарга ошаганмы, үскәнем? Кайдан серенә төшенә алды микән үзебезнең татар кешесе?

    - Аның булган җирендә бик оста карт бакчасы туры килгән. Шул өйрәткән. Кыяр түтәлен суганныкын утагандай утарга ярамый икән! Су гына сибәсең дә и бетте китте!

    - Әрәмәле марҗалары да сездән гел өзелми бит! Без алардан аласы урында...


    Дус кызлары белән Вәзирә Чаллыда элеватор тавында очрашырга сүз куешкан була. Ул аларга чаклы ярты көн элек барып җитә. Пароход төнге унберләрдә киләсе. Кеше байтак җыелган. Таудан пристаньга төшеп җиткәнче баскыч сайгагы саен кеше чүгәләгән. Кыз карт абзыйлар тирәсенә барып утырды. Йокыга талмаса гына ярар иде...

    Вәзирә кичә кич клубта булган уеннарны искә төшерде. Азат чукынчык килештереп тә куйды. Азакы елларда кинәт кенә күрми башлаган Нурҗиян-аламаны и мыскыллап та куйдылар егетләр! “Сталин юк сезгә!”- диеп таягы белән кизәнгән “карачкының” таяк очыннан эләктереп, шул Азат әкренләп кенә бер сүзсез хатынны чокыр буена тартып китерде дә шунда төртеп төшерде. Анысы да: “Беләм, Вәзирә, син монда бит! Булыш әле миңа!”- димәсенме?! Кыз карчыкның хәленә кермәкче иде дә, егетләр аңа йодрыкларын күрсәтте. Шулай итеп сукыр көч хәл белән чокырдан үз көче белән мүкәйләп чыгарга мәҗбүр булды.

    Анысы гына җитмәгән иде, клуб сәхнәсе артындагы китапханәсендә дә ишеген тышкы яктан себерке сабы белән терәп бикләп калдырдылар үзен кичә. Кайда булган хәл ди ул, сукыр китапханәче? И, ярамаган ди алама Әрәмәлегә! Ә Алабугадан яңа гына укып кайткан авыл кызы Мөслим юлын таптый... Теге, печән өстендәге эт шикелле кыланып та куя бит җирәнгеч! Чама хисе дә юк үзендә. Оят турында әйтеп тә торасы юк!..

    ... Ниһаять үрдән түбән баручы пароход Чаллыдан кешеләрен утыртып бетерде. Ачык һавада җиләс. Кеше дә гел йөреп тора. Тынычлап ял итеп бара алмаслыгын сизенгән кызлар үзләренә урыннарны трюм эченнән карады. Баксаң, анда әлеге дә баягы чиксез элеватор баскыч төбендә Вәзирәнең янәшәсендә генә утырышкан кешеләр икән. Үзлренең бик күптәнге дусларын очраткандай алар кызны үзләре янына чакырып алды. Дус кызлары да монан ерак түгел чүгәләште.

    Егерме бишләр тирәсендәге “абый” кызга үзенең янәшәсендә утырган хатыны белән таныштырганнан соң, аның кайда баруы белән кызыксынуын белдерде. Монда пароходның машиналарының гүләве шактый ук көчле булганга күрә, “абый” да акырып сөйләште. Кызганыч ки, юлда арыганлыгы хәйрән булган мы, әллә ул моңа артык әһәмият итмәде ме, бу Карашай кешеләренең бары тик Казанга химия төзелешенә барганлыклары исендә калган.

    Тәүлек ярымга сузылган пароход юлы сизелмичә диярлек узып китте. Көндезен кызлар Кама ярларын күзәтеп барды. Үз гөмерләрендә беренче тапкыр ничә китаптан укып таныш булган елга акчарлагының ямьсезлегенә һәм әрсезлегенә исләре китеп торды. Янәшәдәгеләрнең берсе: “Осторожно, девчата! Эти твари и глаза могут выклевать! Не прикармливайте! Всё равно не отстанут и наесться не смогут. Пусть порыбачат!”- диде.

    Балык Бистәсе пристане буйлап алма сатучыларның рәтләре тезелгән иде. Пассаҗирлардан берәү: “Грешно не сойти здесь на берег и не отведать знатных яблок! Скока ездию, а вкуснее и сочнее не пробовал еще! За копейки и ведро яблок. Коммунизм!” – диеп башкаларны да үзе белән чакыра башлады. Хәер, аның болай дәшүен артык көтеп тә тормадылар юлчылар...

    Чынлап та теге бөдрә чәчле әдәм хаклы булган. Алмасының төсе дә, исе дә нык үзгә иде. Әткәсенең бакчасындагыдан болары бик нык аерылып тора иде. Бер сәгатькә якын торасы пароходның китәренә әле ерак иде. Шуңа кызлар үзләренә озаклап алма сайладылар. Ниһаять: “Доченька, просто так попробуй моих яблоков! Не пожалеешь!”- диеп дәшкән бәләкәй генә гәүдәле матур бер марҗа карчыгыныкын алырга булды. Җитмәсә,: “Кайсысын гына алып ашап карага микән? Барысы да бик тәмле булганга ошаган. Ичмасам, ник берәрсендә гер-фәлән күренсен?!”- диеп аптыраган кызга бу сатучының үзендә генә биш-алты төрле алманың булуы үзенә тартып китерде. Бер чиләк хакына чиләк ярымлап алма һәм берничә груша тоттырды мул куллы базарчы. “А с этим поосторожнее! Не на пароходе кушай! С ними простоишь перед уборной! От них поносит, миленькая. Но па-алезная вещь, эта груша! Дай бог тебе здоровья и жениха ладного, доченька! Может еще и Балыкбистиньского кавалера привалит?”

    Кама Тамагындагы пересадка бик кыска булды. Тәтешкә әллә ничә палубалы пароходның берничә сәгать кенә утырып баручылар өчеен билгеләнгән бүлектә бик тыгыз иде. Әле дә сөйләшкәләргә дус кызлары бар... Тәтеш баскычлары Чаллыныкыларга караганда әллә ничә тапкыр зуррак төсле тоелды кызларның барысына да. Очсыз-кырыйсыз җәелгән Иделгә карап тора-тора туктый-туктый менделәр алар ярдан.

    Чаллыдан әз генә зуррак булган бу шәһәрдә шулай ук җәяү йөрисе икән. Совхоз-техникумнарын да бик тиз эзләп таптылар. Документларын тапшырдылар, имтихан буласы көннәрен белделәр. әле дә яхшы, боларның тулай торагы бар икән. Алты урынлык үлмәләргә егермешәр кешене китереп тутырдылар. Ярый, керү имтиханнары вакытына гына бит! Идел яры өстендәге шәһәр бакчаларына чыгып әзерләнәсе булыр. Монда ике ел гөмерләренең үтәсе бар бит.

    Урыс теленнән диктантларын “көчкә-өчкә” языр инде. Ә менә химиясен һичшиксез бишкә бирәчәк кыз! Ник дигәндә, химияне аның белән Сарман мәктәбендә шул фәнне укыткан Мөнибә апасы кабатлап “тәртипкә салды”. Кәшердә аларга ул фәннән бер Казан мишәре кереп тинтерәтте. Әллә үзенең университетыннан соң ул үзенә башкачарак шартлар көткән булган, әмма ул укытучы кисәгенең кәефсезрәк булган чаклары күбрәк булып чыкты. Галстугын кайчан чәйнәп өзгәләвен көтеп үтеп китә аларның азакы ике ел укулары.

    Боларга өстәп, дәрес беткәннән соң укытучы абыйларының химиядә ничә тапкыр “ызначица» сүзен куллануы турында сыйныфташлар арасында иң кайнар “фәнни бәхәсләр” килеп чыга торган иде. Һәм Вәзирәләр елындагылар арасында бу фәнне яхшы белүчеләр шулай итеп табылмады... Аның каравы күпме мәзәк хәлләр булып торды. Март аенда мәктәпне Сталинның үлүенә багышлап линейкага тезделәр. Укытучылар бик борчылган иде. Мәктәп директорының авызын ачып сүз әйтә башлавына, әлеге дә баягы химик ярсый-ярсый еларга тотынмасынмы? Болай да үзләрен кайда куярга белмәгән укытучы халкы аптыравын көч-хәл белән тыя алды. Укучылар исә бу хәлләрдән әле бик озак “яраткан укытучыларының” кайгысын уртаклашып, аның янәшәсеннән узып киткәндә, химик та бик яхшы ишетерлек итеп, авыр сулап куя торган булып киттеләр...

    Вәзирәнең юлдаш кызлары кайсысы кайсы фәненнән коелып, Казанга эшкә китеп бардылар. Кыз һич көтмәгәндә, диктантын дүртлегә язды. Була бит шундый мәзәкләр! Кәшердә генә түгел, Әрәмәледә дә өчтән башкасын ала алмаган кеше чит җиргә барып, урысның һич аңлашыла торган булмаган орфографиясе белән дүртлегә язып чыксын имеш! Химиясеннән, үзе дә көткәнчщ, “бишле” эләктерде. Керү имтиханнарын тапшырып бетергәннән соң комиссия кабинетына кергән кызның кыягазларын актарып утырган чуаш абзые: “Это пустая формальность! Можете успокоить своих родителей! Вы зачислены на первый курс агрономического отделения. Ждите официального вызова. Место в общежитии мы вам дадим. Да, и не забудьте теплые, не очень новые носильные вещи и сапоги- осенью вас ждут колхозные работы, девонька!”

    Авылга кайту юлын хәтерләмичә дә калды Вәзирә. Бөтен авыл шаулап бер туктаган иде аның уңышлы гына укырга кереп кайтуы хакында. Бөтен кирәкле нәрсәләре тупланган биштәре тутырылып куелган иде. Ата-ананың кызларына биреләсе үгет-нәсыйхатләре инде “мең тапкыр” кабатланган иде. Августның егермебишләре тирәсендә аларга Тәтештән техникум комиссиясеннән хат килеп төшә. Анда кыска гына итеп, “кызганычка каршы яше җитмәү аркасында Зарипова Вәзирә Әмирҗановнаны укырга кабул итәр өчен һич нинди дә мөмкинлекнең юклыгы” турында хәбәр ителгән иде. Әгәр дә теләге булган очракта, аны киләсе елда да керү имтиханнарын бирү өчен көтеп калулары турында өстәмә җөмлә дә бар иде.

    Эшләрнең болай ук килеп чыгасын берсе дә көтмәгәнгә карамастан, барысын да ата кеше “айнытты”. Ул әллә кайдан табып җыйнак кына резин итекләр кайтарып ишекләре бусагасы буенда куеп: “Калхузларында эшеңне башта төрле эшләрдә башларга туры килер, балам!”- диде.

    Бер-бер артлы тезелеп бертөрле көннәр тезелеп китте. Хәдичә үз эченә кереп бикләнгән кызын ничек тынычландырырга белмәде. Артык каты бәрелергә теләмәде ул кызына. Андый саксызлыкка аның “кыскарак тәртәле” ире дә бар иде. Шундый кәннәрнең берсендә ишекләрен эчтән бикләп чирле ана үзе генә өйдә таянып торганда аның каршысында җыйнак кына гәүдәле ак сакаллы бик чистадан киенгән карт пәйдә була. Исәнләшми-нитми генә Хәдичә ятып торган сәкепочмагына утырып ул сүзен башлый:

    - Юкка өзгәләнмә, кортка! Бу кызың белән бар да тәртиптә булыр синең! Теләгәненә ирешер бала. Артык борчырга гына тырышмагыз. Бала хәтере әле ныгып җитмәгән.

    - Кем син? Ничек монда керә алдың?

    - Син мине бик беләсң булыр, Хәдичә! Хәтерләсәң, мин Әмиреңне көтеп ала алачаксың, дигән идем. Гел өметсез җирдән дә үзеңдә көч таба алдың бит!

    - Син Хозур...

    - Минем исемемне кычкыырп атап тормасаң да була. Әйе, мин ул әүлия затымын. Артыгын кабаланмыйча кызыңны күңкл төшенкелегеннән саклый күр. Син бит бик акыллы Ана! Син моны булдырырга тиеш! Ул киләсе елга теләгән җиренә барып укырга керә алачак һәм ил-көн өчен бик кирәкле кеше була алачак. Эшен бик теләп һәм яратып башкарачак.

    - Кем булачак соң ул?

    - Синең белән атасының йөзенә кызыллык китерә торган бала булмаячак ул. Син минем ялгыш сүз сөйләмәвемне беләсең, Хәдичә! Ххәер, сиңа минем кирәгем юк бит! Гәзиз әнкәңнең мирасы булган “Фал китабын” ешрак кулыңа ал! Гел генә мин янәшәңдә булмам бит... Бик игелекле тормыш көтә кызыңны, Хәдичә. Аңа басым ясап өйрәтеп труның әллә ни файдасы булмаячак. Үз акылы белән яшәсен. “Фал китабын” онытма...


    Карт ничек кинәт пәйдә булган булса, шулай ук юкка да чыга. Әйе шул, хәтерли Хәдичә бу ккарт белән элеккеге “очрашуларын”. Зур малайларын күмеп кайткан кичне “булып китә ул алар йортында. Анысында аларның сөйләшүләре монысыннан да кыскарак була. Анысыннан истә калганнардан “Күрәчәкләрне күрмичә кереп булмый гүрләргә” дигәне дә аерма-ачык исендә булыр... Ярый, бүген Вәзирәсе белән бергә утырып китап ачасы булыр.

    Әмирҗан ул көнне “озын ауга” диеп өйдән “таң тишеге белән” чыгып китә. Хәдичәсенә юлын бәйнә-бәйнә тезеп китә- Рантамактан- Ташлыяр аша Мәлләтамакка. Андагы дусында берне кунганнан соң Мөслим Карамалысы аша Хуҗәмәткә- анда куна икенчесен. Шуннан торып боз аша гына Бондюг аша Моҗгага. Андагы Ычтапанда кунып Лубян-Мамадышка чыга. Һәм Баграҗда кунып чыкканнан соң Әрәмәлегә бөкләргә тиеш була. Беренче вакытларында хатыны:

    - Сиңа монда беткән мени куян-төлкеләре, Әмир?!”-диеп ачыргалавына карамастан, ирнең үз киресе кире иде.

    - “Күрәсе кешеләрем дә бар, анасы! Аннан болай бикләнүдә Архангелда да байтак утырылды. Тыйма син мине бу эшемнән!

    - Адашып-нитеп калырсың, диюем, картым?! Буран-мазар да чыга калса?!

    - Мине адаштырырга “байтак-ярым кирәк булыр” әле ул, карчык!

    Атасының юлга җыенуын читтән генә күзәтеп торган Вәзирә көлеп җибәрмичә түзә алмады:

    - Баллы буена Мүк күле аша барып кайткандагы шикелле булса мы, әткәй?

    - Аңлатып сөйләш, кызый!

    - Син үзең дә яхшы аңлыйсың нәрсә турында сөйләгәнемне!

    - Кызым, мин дә белеп калыйм инде! Атаң белер ул!

    - Соң, уйлап кара инде, әнкәй. Безнең әткәй тиз генә куян куып кайтырга диеп безнең тыкырыктын менеп Мүк күленү китә! Әйе ме?

    - Тизрәк кыймылдат телеңне, балам!


    Ул арада тутырылып бетә язган аучы биштәрен читкәрәк куеп Әмирҗан да “бәләкәченең” сайравына колак салып утыра башлый! Анасы шикелле бу бала. Әз әйтер сүзен, берәгәйле итеп әйтер!

    - Ну менеп китте бит инде тау башы басуына...

    - Озатып куйдык бит инде атаңны, балам! Шуннан дим!

    - Бу Мүк куленә чаклы барып җитә дә- куйн алу-алмавы икенче мәсъәлә- шуннан юлын Баллы буена яисә Балтамагына ук дәвам итә! Әтләре турыдан яңа зыярат аша өйгә кайта. Бу исә килгән юлы белән- Мүк күле аша мәзәк ясый-ясый кайта. Шуңа авылда бер мәзәк тә уйлап чыгарганнар әнә- “Әмир куян куа диеп, син дә куян ку... тагы“

    - Кызык, болай ук әшәкеләнмә инде син!

    - Вәйт булдырдың, кызым! Син моның белән миннән биштәремне тутырышырга рөхсәт итмәвем өчен ачуыңны кайтарасың булыр ахырысы?!

    - Әткәй әнә үзең әйтмешли, сиңа булышырга малаең үсеп килә!

    - Минем болай мәзәк ясап йөрүемнән берсенең дә зыян күргәне юк, ләсә! Китсен янәшә тирәсенә мондый мәзәк даным! Ишеткәнең бармы икән, кызым, безнең арттагы тауның ничек диеп аталганын?

    - Әмир тавы дигәнен ме?

    - Әйе шул, кызым! Ә ни өчен икәнен беләсең ме?

    - Белмим бит. Кызыксынып караганым булды.

    - Минем дә, кызым! Димәк, атагыз начар кеше түгел сезнең. Тау кадәрле тауга исемемне кушкач. Югыйсә мин аны юктан бар итмәгәнмен бит. Әйтик, әбиеңнәр тирәсендәге Вәли коесын кем казып бура төшергәне, аны вакыты җиткән саен тазартып торучы кешенең кем икәнен барысы да яхшы белә. Яисә шул тирәдә үк Дәки җизнәңнең каезлап чыгарган чишмәсен генә алыйк. Алар “исем өчен” тир түккәннәр, ә безнең тау очрагында- бушлай килгән дан ул, кызым! Сиңа моннан берәр зыян булганы бармы, балам? Ярый, сезнең белән озак “чәйнәшкәннән” минем биштәрем үзеннән үзе тулмый! Карале син бу Вәзирләрен! Тагын әллә ниткән әйберләрен салып куйган бит! Ну үсә бездә шәп малай!


    Кич белән Хәдичә Вәзирәне янәшәсенә утыртып китап ачты. Әңгәмә артык кызык булсын өчен, ул сүзен кызының нинди егет очратып кияүгә чыгасыннан башлап ачты. Кияве кара чәчле, зәңгәр күзле, бик тере һәм кызу канлы әмма хәйләсез кеше, һәм әлегә чаклы күз күрмәгән кешесе булачак икән.

    - Әнкәй! Күз дә күрмәгән булгач, ул безнең авыл кешесе түгел мени?

    - Авылының исемен китап атамый шул, кызым. Балалары өчен үлеп тора торган кеше булачак. Әйе, моңа тиклем күз күргән хөнәр иясе булмаячак...

    - Нинди хөнәр микән соң ул, әнкәй?

    - Хаман да “бер балык башы”! Кайдан ул кадәресен үк белеп бетерсен соң китап? Теләгән белгечлегеңә укып чыкмыйча “кияүгә чыгу” җыруын көйләргә ашыкмый тор, кызый!

    - Ярый инде, әнкәй! Китап тагын нәрсәләрне әйтә?

    - Ул да арыды инде, балам! Икенчеләй бер ачарбыз әле. Кукуруз чүлмәкләрен сугу буенча заданҗаларын үти алдыңмы соң кичә?


    Ай артыннан ай үткән арада, гаилә эчендәге хәлләр артык үзгәрешсез була калды. Хәдичә хәлсезләнеп яткан бер көнне Әмирҗан врач марҗасын чакыртып китерде. Ул арада анысы үзе тирәсенедә бөтерелеп йөргән Вәзирәгә күз төшерде.

    - Кто это милое дитя?

    - Дучкэ, кызым! Вазира.

    - Какая хорошенькая! Наверное и вы в молодости красавицей были? Ничего не понимаю... Давление пониженное... ритмы сердца не очень четкие. Попробуем каждый день на ночь вот эти укольчики сделать. Сестер у нас не очень много. Может дочка выручит маму? Как, Уэзирэ? Попробуем?

    - Не умею ведь!

    - А ничего сложного, голуба! Вот тут в остатках матери есть витаминчик. Я тебе на тебе покажу, а ты точно так же маме и будешь делать. Рецепт я вам оставлю- в аптеке еще должно быть достаточно... Только учти, подруга, витаминка, которую я тебе сделаю, болезненный укол, а маме ты будешь колоть почти безболезненный. Главное, не бойся, и старайся, что бы ни случилось, колоть каждый день в одно и то же время! Договорились?! И записывай, как мама будет себя чувствовать! На память девичью не надейся! Мелочей в медицине не бывает! Усвоила?


    Дәвамы.

    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх