• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Бишенче кисәк.


    Әйтергә кирәк тер, Әмирҗан Архангел якларыннан бик нык үзгәреп кайтты. Аңа чаклы да уен-көлкене чит итмәгән ир, үзен бер «авыл җүләре» итеп тоткан мәлләре күбәеп китте. Элекке елларда ул һәр сүзен диярлек «үлчәп», тәмен белеп, чамасын югалтмаска тырышып әйткән булса, шаян сүзләрен дә урынын һәм чамасын белеп кулланган булса, хәзер вакыт-вакыт бөтенләй «ычкынып китте». Авыл арасында бит «акыллы юләрне» аңлар өчен бик күп акыл кирәк.

    Тиздән авылдашлары ирнең сөйләгән бөтен мәзәген дә бәйнә-бәйнә сөйләүдән туктап, ул уйлап чыгарганына үзләре дә өстәп җибәрә торган булып киттеләр. Әмирҗанның үзе ил алдында фаш иткән юләрлекләре дә бихисап булып чыга. Ул күңеленнән генә авыл арасында бары тик ике нәрсә турында гына авыз ачып сүз әйтмәскә тәвәкәлли- өйләре эчендә булган хәлләр белән сүзләрне һәм «патша политикасын». Аның мәңгелек дусты Лазутка да аннан якташ доктор белән очрашуыннан бигрәк, аның өчен коткаргыч диагноз белән «тегеннән вакытыннан элек» авылына, гаиләсе хозурына кайтып авуы турында бер сүз дә ишетми кала.

    Нигә аңа дустының башын үз кайгысы белән дә катырырга соң әле?! Ә карт доктор аш-су блогындагылар өчен үзе уйлап чыгарган, моңарчы бер зонада да кулланышта булмаган «плановый осмотр» вакытында, әйтеп куя аңа:

    - Тебя, Амирджан Динмухаметович (!), от фронта спасет только верный диагноз.

    Доктор «земелясын» чишендереп кушеткасына яткырып салганнан соң үзенең кул астында буталып йөргән борыңгы стаҗлы кокаинист «урканы» кабинетыннан чыгарып җибәрә. Шуңа да аларга бу бик файдалы сөйләшүне корырга «бер эт тә» комачаулый алмый. Шулай да, доктор тавышын сизелерлек басып сөйләшүен дәвам иттерә.

    - Притом такой непонятный для большинства народа, чтобы особых претензий ни с их стороны, ни тем более излишних вопросов у всевозмоҗных медкомиссий в военкомате или уже здесь не последовало. – Доктор нәрсә дер каршы әйтергә уйлаган Әмирҗанның бугаз алмасына төртеп кире кушеткасына яткыра.- Я тебе и анамнез уже начал потихоньку писать- наши медицинские записи никому здесь особо не нужны, а так, если потребуется, с их помощью мы докажем, что у тебя периодически возникали эпилептические припадки.

    - Ничего не понимаю, бит, Ваше высокоблагородие!

    «Ничек картайган бит бу «карт төлке!» Мине берәр хәйләгә тартып, җитәкчелегенә сатып, үзенә файда ясарга уйламый торгандыр бит бу «зәңгәр канлы зат»?»- диеп уйлап ала Әмирҗан һәм шунда ук үзенә үзе үк каршы чыга. «Юк ла! Нигә алай булсын ди? Балачак, үсмерчагымның дусты Сашканың анасы Полина Абросимовнаның туганнан-туган энесе булган бу какча гәүдәле, туры аркалы, аксакаллы борыңгы укымышлы земский брач диеп үзен миңа күрсәтте бит югыйсә. Патша хезмәтендә ким дигәндә ротмистр булып өлгергәндер әле үзе. Ни кызганыч, Сашканы гына кызыл бәндәләр тарафыннан унсигезенче елда кулга алынудан качып Әмирҗаннарның читән өстенә менгән җиреннән атып үтерәоләр. Бу агайның да Сәвит влачына файдасы нык тигән дер әле. Тиф, үләт шиккелле афәтләр утызынчы елларга чаклы гел каезлап кына тора бит хәерче илне. Халыкны кем коткарышкандыр дисең син. Ә менә бит кайда олактыралар бу бичараның башын. Ярый, кеше кайда да чирләмичә калмый. Халатының файдасы тими калмый бу Рәчәйнең нәселле дварянына!.. Шулай да, нәрсә уйлап чыгарды микән бу урыс?»

    - Брось это свое обращение! Мы «не в чине»! Я тебе объясню попроще. Видел, как парнишка падал с пеной во рту на прошлой неделе на вечернем построении?- Карт, Әмирнең исенә тизрәк төшерер өчен, сүз сайларга тотынды. Ничек итеп тиз генә аңлатып бирергә соң бу кешегә?- Ну этот, Мишка-мордвин, с фиксой во рту?!- Ниһаять, ул ирнең күзендә аңлашу чаткыларын күреп алды.- Вот точно «такой же спектакль» и тебе надо показать при большом скоплении народа. А начнут разбираться, - элеккеге патша офицеры күзе белән генә өстәле ягына ымлады,- скажу- а это и в «талмуде» зафиксировано- что обострилось во время твоей лёжки с брюшным тифом. Такое тоже случается, при каких то инфекционных заболеваниях, да к тому же сопровождающихся высокой температурой. Человек может прожить почти сто лет не осознавая, что болен, скажем, психическим недугом, а стоит подхватить серьёзную заразу, то и проявляется либо эпилепсия, либо шизофрения, либо сомнамбулия.

    - Ничего не понимаю бит...

    - Да это я тебе профессорскую лекцию тут начал читать.- Карт көрсенеп сакалын сыйпап куйды.- Короче, Зарипов, человек вдруг начинает падать в эпилепсии- как это присходит, ты уже видел. Или ему начинает казаться, что его преследуют, за ним шпионят, или подслушивают. Иные себя называют Наполеоном или Суворовым.- Үзенең яңадан мавыгып киткәнен сизенеп алган карт каушап куйды һәм яңадан «затлы нәселләрдә күнегелгәнчә, якташына «Вы» дияргә тотынды.- Но это для Вас будет сложновато. Чтобы прикидываться такими людьми надо кое-что и знать. А вот сомнамбулия- лунатизм- это пожалуй имеет смысл. Но учиться будет не у кого- в лагере таких не замечено пока. Слышали про лунатиков?

    - Кто такие?- Әмирҗан чынлап та кызыксына башлаган иде «бу акыллы абзыйның» фикер сөреше белән.

    - Вот человек вроде спит, но сам ходит сонный и по верхней кромке забора, и по коньку крыши. Его нельзя одергивать словом, иначе он может расшибиться на смерть! Надо попробовать что-то такое и Вам изобразить. Человека два если подтвердят «под протокол», то заключение мы сочиним без особых сложностей. Но и Вы, батенька, будьте так любезны, прикидывайтесь почаще дурачком. Иначе мне точно не суждено будет умереть в своей постели. Я конечно, пожил достаточно, но не хотелось бы терпеть унижения от всякого быдла. Тем более, и меня ждут мои дети, внуки... А так хоть какое то доказательство будет, что Вас не зря из лагерей отпустили. Но на войну, говорили вольнонаемные, уже начали призывать и тех, кому за 50 и тех, кому еще едва 16 стукнуло. А Вам же только 43, или сколько?

    - Скоро 44 будет.

    - Короче, прикидывайтесь. Поймите меня правильно, Ходжа Насретдин был умнейшим мужиком!

    Әмирҗан бу сөйләшүдән соң үзе өчен шулай итеп дөрес нәтиҗә ясап киләчәккә бик акыллы план корып куя. Башын дуракка салып үзен болай гаилә бәхетеннән мәхрүм итеп кыерсытканнарны фаш итәргә уйлый ул. Һәм ни генә булса да бүтән «бу тирәләргә» эләкмәскә диеп ниятли ул. Ил эчендә булган дус белән дошманны үз файдасына җигәргә диеп кайта ул туган якларына.

    Сталин төрмәсенә чаклы яшәгәнчә гөмерен дәвам иттерергә уйламый ул. Бер сукыр көчек сыман җитәрлек кыланды инде ул. Булды-җитте. Югыйсә, эшләрнең кайда таба барганын сизмәде түгел, бик сизде ул. Аңа чаклы күрше тирә авылларда кулга алынган кешеләрнең чынлап та «халык дошманнары» булуында аның бер шиге дә юк иде бит, югыйсә. «Кичә генә бармак белән ышкылып ясалган бәндә шикелле» үзен дә алып киткәннәрен көтеп яткан булыр иде мени акыллы кеше? Әнә бит, ул вакытларда күпме кешенең гаиләләре-ниләре белән дә бер төн эчендә юкка чыгып бетүе турында ил эчендә хәйран гына сүз йөрде бит уйлап караган кешесенә?! Әле дә ходай гомерен кызганмаган бәндәсеннән

    «Менә хәзер үзеңнең дә «кара эт түгеллегеңне» ничекләр итеп ил-авыл алдында исбатламакчы буласың инде, туган?»- диеп баш ватты авылына әйләнеп кайта алган гаилә атасы... Кирәк ме икән болай ук вакланырга? Әллә соң, доктор әйтеп күрсәткәнчә, башны дуракка гына салырга мы?


    ... Иректәге беренче кышында ук Әмирҗан авылдашлары танымаслык булып үзгәреп кайтуын аңламаган кеше калмаган иде. Бер ишесе: «Нәселләрендә булмаганны, дивана булып чыккан түгел ме соң бу Динмөхәммәтләрнең Әмире «тегеннән»?»- диеп аптыраса, икенчеләре шунда ук аларына каршы: «Аның күргәннәрен безнең башкайларыбызга күрергә салса, ыштаннарыбызны башларыбызга чөеп киеп куйган булыр идек барыбыз да!»- диештеләр. Һәм әйтергә кирәк, авыл бик тиз «яңа Әмирне» элеккесенә караганда күпкә якынрак күрә башлады.

    «Әткәй, фәләннәр алдында шулай диеп сөйләгәнсең икән,»- диеп «сүз җыярга уйлаган олы кызларының телен бик тиз кыскарту җаен тапты Хәдичә. «Атагызны тикшереп ятырга башларыгыз әле яшь!»- диде ана, һәм «аталарына» булган зарын, аның өчен болай уңайсызлануын күзгә күз генә әйтергә тырышты. Әмирҗан исә, хәләле алдында аклану урынына анысын кочагына алып иркәләп «оңгаен икенчегә көйләп җибәрү ягын карады. «Үзе белә торган дыр әле!»- диеп иренең тәртибе турында нәтиҗәсен чыгарып куярга үзендә акыл тапты хатын. Якыннары өчен барысын да эшләргә әзер булып торган Әмирҗан чын гаилә башлыгы булырга тиеш. «Балалары өчен әфтәрит» һәм Хәдичәсе өчен арка терәге. «Ирне ир иткән дә чир иткән дә- хатын» дигән фикергә буйсынган Хәдичә, бүтән ирен төзәтергә орынып карамады. Әлегә аталары өчен читенсенгән кызлары да акыл туплап сабыррак кылансалар, кемгә моннан артык зыян булырга тиеш соң әле? «Урамнан сүз ташу гәдәтеннән ваз кичтеререгә иде шуларны. Бөтен алама авызны да каплап бетереп булмый бит инде! Бөтен әйтелгән сүзнең дә синең файдаңа түгел икәнен аңлап үсәселәре бар шул әле балаларымның!»- диеп уйлап куя ана.

    Көз азакларына Хәдичә үзенең яңадан йөкле булуын аңлап ала. Баштарак ул моңа ни сөенергә ни борчылырга белми тора. Илдә сугышның әле беткәне юк. Ә монда мондый хәлләр. Килешеп бетер микән? Кайсысы белән киңәш тотарга микән? Икенче яктан караганда, кемдә кемнең эше булырга тиеш соң әле? Хәләл ире янында булганда. Авыл тирәсендә әнә уйнаштан бала тапкалаган кешеләр дә күренгәли... Ходай туасы баласына җитәрлек итеп ризыгын да җибәрә дигән бит Китабы да. Ярый, күрергә ни язган булса, шул булырга тиеш тер инде... Шулай да хатын үзенең икеләнүләре белән иң беренче ире белән бүлешә. Бер мәлгә генә аптырап калган Әмирҗан инде яңадан көч туплап өлгергән куллары белән «карчыгын» бөтереп күтәреп ала һәм сөенечен ничек белдерергә белмичә «аналарының» битеннән үбеп ала. Анысы тыпырчына башлый.

    - Кит, җүләр! Башым әйләнә... Кызлар күрер! Читен, атасы...

    - Юк сүз!- Күңеле белән үзендә дәрт белән дәрманның һәр икесенең дә ташуын сизгән ирне берниниди көч тә «акылга утырта» алырлык түгел иде.- Бәхетнең кайсы җире читен булырга тиеш соң әле аның? Тормыш дигән нәрсәнең төрле нәмәстәкәйләре булганын белеп үссеннәр, анакай-гыналары!

    - Килешмәгәнне!..- Хәдичә теләр-теләмәс кенә ризасызлыгын белдергән булып кыланды.

    - Кайсы китап язган монысын?..- Әмирҗан, тынычлангандай, сәке почмагына утыра, карышып торган хатынын үзенең тезләренә утырта.

    - Әле дә мәктәпләреннән кайтып җитешмәделәр. Оятыннан кайларга китеп барыр идең...

    - Таптың оялыр нәрсә!..- Ир хатынының башындагы яулыгын сыйпаштырып төзәтеп үзе дә тынычланырга тырышты.- Киткән Вәзир урынына монысы булыр, анасы!

    - Ике ай тирәсе булган көмәннең нәрсә булып туасын син кайдан белергә тиеш инде, атасы?- Хәдичә назландырып иренә карышкан булды.

    - Мин дә белмәсәм, күрше Галихуҗасы белергә тиеш мени, анасы?- Ирнең уены-чыны кушылып китүе икесенә дә рәхәтлек хисен өстәп кенә җибәргәндәй итте.- Мин әйткәч, Вәзирне табасың. И бетте-китте! Нербымны борчып утырма монда!..- Әмирҗан үзендә җитдиләнер өчен бик авырлык белән генә көч туплый алды.- Әгәр дә калхуз эше авыр дисәң, любый справкасын табып, эшеңнән туктатам, аңла шуны! Безгә сәләмәт малай кирәк. Берәр нәрсә ашыйсың килми ме, карчык? Бөгелмәне урап кайтырга тиеш мин, анда ниндидер тимер кирәк ди, станокларына... Син хәзер бөтен көчеңне малайга бирергә тиеш. Ник дөнҗалары чукынышып бетми. Калхуз эшен әйтәм!

    - Соң болай да бит, складлары гына калдырылды бит. Син кайткачыннан соң, миңа бик җиңелләште бит. Яхшысынмаслар «баш күтәрүемне». Илдә патша алмашынмаган бит әле!..

    - Анда, эштә дим, җил тимәс, дисең мени? Булмаса, Рассамаха җанына менеп берәр кәгазь әмәллим, ә? Көмәнеңне авыр күтәрәсең диеп. Бераз гына үзеңә дә ит кундырасы булыр.

    - Кеше көлдермә әле, дим, атасы!

    - Ярый, син әнкәй янына төшеп киңәшен тыңла әле! Ул нәрсә әйтер...


    Кырык бишнең май азакларына, сугыш бетүгә берничә атна гына узган вакытта гаиләдә чынлап та ир бала туа. Аңа исем сайлап интекмиләр. Вәзирләрнең монысы ныграк булып чыгар, диеп өметләнә барысы да. Шулай итеп ничә апасына юаныч, атасы белән анасына куаныч һәм мәртәбә булып нәсел дәвамчысы килә. Үзе белән мәшәкәте дә җитәрлек була аның. Аларыннан башка «баласының» «чагасын» кайда алып куяр идең?

    Һәм шул арада гаилә өстендә яңа бер болыт куера башлады. Мәкерле чир башта олы кызлары Фатыйманың тәнен сизелерлек итеп итсезләндерде. Участок хастаханәсенең табибы Сарманнан чакыртып китергән белгечнең шиген анализлар да дөресләгәч, Әмирҗан талпынып Сарманга үзе торып чаба, анда инде «дуслашып өлгергән» берничә кешесе белән киңәшләшеп карый. Барысының да фикере бер була: «Озакламый районга киләсе Казан профессорлары бригадасына берәр үпкә авырулары белгечен дә чакыртып алу».

    Туберкулез монысында аеруча тиз көчәя торганы булып чыга. Билгеле булуына берничә генә ай дигәндә баш бала үлеп китә. Яңа килгән бала кайгысыннан барысыннан да бигрәк Хәдичә кайгыра һәм үзе дә торган саен ешрак хәле китеп ята торганга әйләнә. Күрсәтмәгән докторлары калмый Әмирҗанның. Бу вакытта алары да чирләп яткан хатынны карарга тартынып тормыйлар. Чөнки аларның бурычларыннан гәйре яңа гына аучылыкка башы-ние белән кереп чумган Әмир-дусларының «бер тунлык» үзе үк иләп куйган төлкеләре әйтеп куелган була. Тик аларының да файдалары тими. Хатын «ни үле, ни тере» килеш вак-төяк эшләрен генә үзе үти торганга әйләнеп китә. Караган бер докторы анда бернинди чир дә тапмый. Ир дә, хатынының назландыра торган гәдәтен белмәгән килеш, нәрсә уйларга да белмичә аптырый.

    «Бөгелмә түтиенең» киңәше белән алар Ырымбур якларына да чыгып кайталар- анда бик оста «караучы» карчык бар дигәч. Анысы, күз дә ачтырмыйча: «Бозым эләккән!»-диеп әйтеп, алып килгән « күчтәнәчләрен дә алмыйча боларны кайтарып җибәрә. Хатынның колагына: «Гәеп чыбык-очы туганнарда, колак мендәре белән!»- дия. Иргә исә: «Бик көчле ясалган- миннән килмәячәк!»- диеп борчылуын яшерми үзеннән әллә нинди исләр килеп торучы, чәчләре-башлары куркыныч дәрәҗәдә тузган сихерче.

    Таныш-белеш исә, Хәдичәнең чирен сугыш елларында «кырык төрле эш эшләп» өзлегүнең нәтиҗәсе буларак кабул итәләр...

    Шулай итеп яңа гына теле ачыла башлаган энеләрен карап үстерү дә, өйдәге башка эшләрне эшләү дә ике кыз бала өстенә төшә. Авылда татар мәктәбе җиде-еллык кына булганга күрә, Розалары укуын үзләреннән егерме чакрым ераклыкта урнашкан Сарманда дәвам иттерә, Вәзирәләре апасыннан соң өч ел үткәннән соң уналты чакрымдагы Иске Кәшергә йөреп, атнасына бер генә авылга кайтып урта белем ала. Югыйсә Әрәмәле инеше аркылы гына Урыс Әрәмәлесендә урнашкан урыс мәктәбе дә бар. Тик анда татар балаларының бик санаулысы гына үз өйләрендә асылган казанда пешкән ризыкларын ашап уку бәхетенә ирешә ала. Күпме ялынып сорасалар да, әллә «тегеннән кайткан» кешегә шулай итеп өстәмә михнәтне ясыйсы итәләр тагын, әмма Әмирҗанның ике кызының берсенә дә артык мәшәкәтләнүсез уку насыйп булмый.

    Атна арасында, өйдән апасы Бөгелмәгә үк укырга чыгып киткәч, үзе булмаганда җитәрлек итеп коедан суын ташып куя торган була Вәзирә. Ике-өч мич тутырып ипиен дә салып китә, ни дисәң дә үзенә дә ике түгәрәкне алып китәсе бар бит. Керләрен юып-киптереп-төреп китү дисең ме... Ярый, бакча эшләре каникулга туры килә әле...

    Яше дә бара бит кызның! Дус кызлары белән клубка да чыгып керәсе килә башлый! Кызының торган саен чордашлары белән аралашу теләгенең зур булуы ата-аналарын куандыра гына. Үсмер чак бер генә була бит ул. әле кайчан гына кыерсытылган бүре баласыдай Саескан Халидәсен чәч толымнарыннан урам тузанын себерткән кызлары да тулган ай сыман матурланып, буй җиткереп килә!

    И, кызлары өстеннән әләк белән кереп җиткән «кыерсытылганның анасын» ничек булдыра алган булса, шулай озатып чыгарган Әмирҗан Хәдичәсе орынып Вәзирәсенең аркасын үзе суккан киндер сөлгесе белән «сыйларга» җыенган хатынының беләгеннән йомшак кына итеп эләктереп өлгергән иренен соравына каршы:

    - Мәктәпләреннән үк куып чыгарырлар микәнни баланы?- диеп бик ачынып әйтеп салган иде Ана. Вәзирә исә читтән карап торган тамашага караган сыман анасына, аның беләгенән тотып алган атасына туры карап торуын белә иде.

    - Анасы, дим! Башта нәрсә булганын аңлатсын иде бала!- «Ниләр генә кыландырырыр икән минем кызларым?!»- диеп ир бер хатынына, бер кызына карап алды. Хәдичәсенең күзләре бер үк вакытта куркынган да ачулы да иде.

    - Балам,- диеп бераз гына тынычланып авызын ачты әни кеше.- Атаң көтә! Аңлатып бир бу кыланмышларыңны... . Нәрсә диеп терәлеп торасың? Теге, «ярты каләмеңнең ачуын» әле дә кайтарасың мени?

    - Нинди ярты каләм инде ул?


    Хәдичә шунда Вәзирәләренең атасы кайтыр алдыннан гына булып узган «каләм белән дәфтәр» тарихын яңартты. Ата кеше рәхәтләнеп ботларын чаба-чаба көлде. Алар барысы да ул кичне яхшы ук исләрендә калдырды шул. Атасы кызларын ачулану урынына: «Бар, кызым, анаң дөрес сүз әйтә синең. Бүтән болай әшәке кыланасы булма!»-диюдән башкасына теләге булмый. Бала моңа бик исе китеп карап тора. Аннан да бигрәк әнкәсе аптырый. Монда нинди дә булса сер булырга тиеш иде. Шуңа күрә дә атасы тарафыннан сыйпалып өйдән чыгарылып җибәрелгән кыз ишек артында тыңланып торырга була. Ярый, апасының Сарманда укып йөөргән вакыты. «Бердән бер ир туганынынң да күрше малайлары белән «тырай тибүдән» кереп җитмәве килеште. Вәзирәгә шымчылыкта бүген берсе дә комачаулый алмый иде. Әткәй белән әнкәй үзләре генә вакытлы-вакытсыз чыгып аның килешми торган бу фигыле өстендә рисвай итмәсәләр инде.... «Нигә әткәй миңа күзенең бәбәген булса да әйләндереп карамады соң әле?»- диеп баш ватты кыз бала һәм колагын ишек яңагына «элде».

    - Бу ниткән тамаша инде, ягни мәсәлән, атасы? Кызың бу яшеннән үк башка балаларны тукмый башласа?! Ну тотып бер ярам әле мин ул бәхетсезне!

    - Тукта, чү, карчык! Алай димә инде син кызыбыз турысында!

    - Мин дә синең шикелле аны ботлап торыйм штули? Аңламыйм мин сине бер дә, Әмир!..

    - Балада әүлияләр зиһене бар, карчык!- Вәзирә әткәсенең тирән итеп сулыш алганын ишетте. «Кызык хәлләр! Нәрсәләр булып бетер икән?» Их, яннарында ук торса болай колаклар озаймас иде, анысы!

    - Беләсеңме, карчык, минем өстән җалу язып җибәргән биш кешенең икесе Саесканнар иде бит!

    - Кит аннан!

    - Менә шулай шул инде менә карчык! Теге, узган атнада куян бәлеше ашап чыккан НКВД кешесе сер итеп кенә ул кешеләрнең кем икәнлекләрен, нәрсәләр-нәрсәләр язып бетергәнен әйтеп бирде миңа. Пыртакулларын күрсәтмәде анысы. Тулке, аң бул, Хәдичә, берсенә дә болары турында авыз ачып сүз әйтәсе булма! Монысында алып китсәләр, тегесеннән ким булмаячак! Аннан ары бу тикшерүче егетне дә кызган!

    - И, картлач! Син мине теге... ни.... караңгы бер авыл хатыны дигәч тә... Нәрсәләр диеп язып бетергәннәр соң?

    - Көлсәң көл, еласаң ела инде! Теге Хәләф малаен солдатка озату мәҗлесен хәтерлисеңме? Шунда тәмәке көйрәтүчеләр тирәсендә кече йомышымны үтәгәндә бер аламасының: «Иптәш Кировны Горький атлы берәү аттырган икән!»- дигән сүзен ишетеп алып: «И, алайса озакламый сугыш килеп чыгычак икән!»- диеп әйтеп салганмын икән мин! Менә шул сүзне миннән яңадан ишетергә тилмереп йөрттеләр дә инде Сарман-Минзәлә-Алабуга арасын!

    - «Мин әйтмәдем андый сүзләрне!»- диеп авыз ача алмадың мени үзеңне яклап?

    - Мин болары турында узган атнада гына белдем шул! Рәхмәт, төрмәләренә! Анда булмаган булсам, мин әнә Шәрипҗан энекәш шикелле сугышта үлгән яисә Галимҗаныбыз шикелле кантуҗин булып та кайткан булыр идем! Барыбер гөмерсез булдылар туганнарым! Так шту, Вәзирәбез сизенеп «майлаган» тегеләрнең маңкаларын! Әле болай гына да түгел, без үзебез булмасак та, балаларыбыз, аларның балалары Саесканнарның иң бәрәкәтсез нәсел икәннәрен күреп исләре китәчәк әле!


    «Имәндә икән бит әкәлә!»- диеп уйлап алан-йолан каранды Вәзирә һәм тиз генә көянтә-чиләген эләктереп, тыкырыклырындыгы коега китте. Бу яңалыклардан түбән оч чишмәсенә төшкән булса да булыр иде! Тик анда төшкәч-төшкәч, әбиләргә дә берәр көянтә тәмле чәй суын кайтарырга вакыт җитмәс иде- әнә караңгы да төшеп килә. Иртәгә булыр тәмле чишмә суы... Менә әйтеп карасын яңадан Саескан Халидәсе аңа «Халык дошманы баласы атасыннан да зуррак дошман»- диеп!

    Бу вакыйгалардан соң да өч-дүрт ел бик үтеп киткән булырга тиеш. Халидә бүтән аңа кимсетеп ник берәр сүз әйтергә уйласын! Киресенчә, ул Вәзирә белән дуслашырга да уйлап карый әле. Тик, «шутиш брат»! Мондый алама белән бер басуга чүгәләп кече йомышыңны да үтәргә язмасын!

    Кызы клубка чыгып киткән кич саен әнкәсе бертөрле итеп борчылса, әткәсе икенче төрле итеп кайгыра иде. Авыл тирәсендә кызларына килешә торган берничә егет аламасы бар барын. Тик алары читтәнрәк карап торырга яраткан сыман тияләр. Ник дисән, Әмир андый кичләрне кызы тирәсендә гел инде олыгаеп беткән, «зыруслый», егетләрне генә күрә. Кыз капкадан бик тә чумып кереп киткән булыр иде, әнә, йә Дилбәре, тоткарлый үзен, йә Флүрәсе, йә Азыясы... Кешеләрнең сөйләшүенә дә катышып сөйләшмәгән кызы шулар янында «кич утырырга» мәҗбүр була шулай итеп.

    Ярый соң, халык алдында әшәкеләнеп тормас егетләре дә! Кызларның да барысы тәртипле балалар! Күз алдында бит. Ә әгәр дә берәр җае чыгып «кияүләр» аларны берсеннән берсен аера алып берәм-берәм озатсалар? Кыз белән «ул-бу» булмас, диеп өздереп әйтә дә алмассың шул! Ни эшләргә инде болар белән? Ичмасам, Трезоры да ау өчен көйләнгән эт! Теге Архангелдагы бозау чаклы сак этләре булса, кыз тирәсендә берсен дә тотмаслар иде...

    Кайчан гына вакыты җитеп кияүгә чыгып китәр инде бала? Роза апасына ошаса, ашыкмас әле монысы да! Мәктәбен «уртача» бетереп: »Мин авылда сезнең янда калыр өчен агроном булачакмын!»- диеп артык киңәш тә итмичә, Тәтеш совхоз-техникумына документларын почта белән җибәреп кайткан бит өченче көнне кире бала! !Белмим, нәрсә чыгар микән үзеңнән, балам? Сырган ыштан-реҗин итек киеп, тәмәке төтененә батып йөргән трактористлар белән аты-юлы белән сүгенә алырсың микән син?»

    Кайда соң болар? Клуб тирәсендә гармун тавышы да ишетелми башлады бит инде. Түбән оч әрәмәсенә үк өерләре белән төшеп киткән халык арасында түгел дер бит? Вәйт син, малай! Балаңның гуляйттән кайтканын көтеп йокыңны калдыр инде, имеш?! Тукта, тыкрыктан кайсылары дыр кайтып килә түгел ме? Бер шәүлә икенчесенә орынып-орынып, икенчесе монысыннан читләшеп куя.

    Егет белән кыз! Кайсылары микән? Һавасында йолдызлар да күренми ичмасам! Йө эчләрендәге янган чыралары да сүнеп беткән! Каравылдагы керәчин лампаларының берсен өйдә тотарга кирәк булыр. Эш түгел, болай итеп күз бетереп тору. «Тегеләр» тыкырык почмагында терәлеп катканнар. Ни алга китмиләр, ни артка бөкләмиләр! Вәйт сиңа, малай, син монда тор инде бер акылсыз албасты урынына! Килешмәгәнне! «Ашыктырырга» кирәк булыр үзләрен!

    - Трезор! Маһ-маһ! Тагын мәче куасың мени, у нәләт чаккыры! Хәзер шрапнел белән җиффәрәм тыкрыкларына!- диеп ата акырып җибәрә. Бу вакытта тыкырыкка да җан кереп алгандай була.

    - Җибәр, дидем бит, Рәис!


    «Рәис»- диде Вәзирәсе! Кайсысы булыр икән? Дәкиҗан белән Гыйшкыяларныкы эле клубка чыкмый торганнар дыр. Кайсы Рәис булыр микән соң? Ярый үзе кергәч, сорыйсы булыр! Карале, әрсез Рәисен дә! Кайда анда кызны атасыннан иһтирам йөзеннән булса да курку дигән хис булсын? Әмирҗан кече йомышын үтәгәндәй көчәнеп ыңгырашып бөтен авылның тынлыгын «залп белән» яңгыратып җибәрә. Егет көлгән арада, Вәзирә аннан ычкынып капкалары тирәсенә чаба. «Кызның башы исән сау калды монысында! Рәиснең кайсы-ниткән Рәис икәнен дә белербез анысы...»

    Дәвамы

    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх