Рашит Гаязетдин
Тәүбә көче
(бәян)Утыз беренче бүлек.
Кышын Гаязетдин йорт төзеп керер өчен корал туплады. “Нәрсәсе бар инде аның? Кибет-базарына чыгасы да, сатып кына аласы!”- диеп әйткәннәргә җавап итеп: “Кешесен белергә кирәк, дусларым! Ансат эш түгел ул, егетләр! Бигерәк тә, үзенә нәрсә кирәген аңлаган кешегә!”- диясем килә. “Дөрес татарлык” рухы да көчле сеңдерелгән була аңа. Ә безнең халыкның асылын тәшкил иткән алтын баганаларыннан исәпләнгән: “Корал эшләр-ир мактаныр!” әйтемен кайда куярсың?
Шул ук вакытта , үзе дә агач эшен начар белмәгән кеше булса да, Гаяз барыбер өлкәнрәк кешеләр алдында үзен уңайсызрак хис итә иде. Әллә сигез яшеннән әтисез калганга күрә, ул янәшәсендә туры килгән өлкәнрәк яшьтәге ир затларыннан үзенә киңәш формасында юлланган ярдәмне “рәхмәт” әйтеп кабул итергә һәрчак әзер иде.
Соңрак елларда, үзенә яшьләре белән “рухи ата” булырдай кешеләр бетеп туктаганда, “агай тиешле” кешеләр белән аралашудан да күңел азыгы тапты ул. Башлыча, аның өчен янәшәсендә булган кешеләр гел уңай сыйфатларга гына ия иделәр. Үзенең балалары үсеп җиткәндә, аның авызыннан иң еш ишетелә торган киңәшләреннән: “Бик начар диеп йөргән кешедә дә уңай сыйфатлар җитәрлек була. Һәм иң булдыксыз булган кешедән дә күп нәрсәгә өйрәнеп була! Теләгең булса... әгәр”- дигәнрәкләре иде.
Ә бу сыйфаты аны янәшә тирәсендәге танышлары арасында аерып җибәргән сыман иде. Кайсыберләре аннан әллә көнләшеп, әллә шаяртып аны: “Еврей шикелле һәр нәрсәдән дә үзенә файда табырга әзер- “диләр иде. Башта аның күңелендә: “Начар түгел ич гәдәтем,”- дигән фикер туа.
Һәрхәлдә, теге чегән карты кебек түгел инде. Баласына чишмәдән су алып кайтырга балчык чүлмәкне тоттырып чыгарганчы, кулына чыбык алып рәхәтләнеп бер сыртын каезлый икән бу. Шул тамашаны күзәткән икенче берәү моннан: “Ни өчен?”- диеп сорап куя. Ата кеше: “Биреп чыгарган савытны ватып кайтмагае!”- диеп җаваплаган.
Чит кешеләрдән көнләшүе дә бик үзенчәлекле иде Гаязның. “Карагыз әле сез әнә теге күршеләргә! Малайлары (кызлары) ничек дус, артык тавыш-тынсыз, матур итеп эшлиләр!”- дияр иде ул. Башкалардагы кимчелекләр “акырып тора торганнардан” һәм, аннан да бигрәк, үзенә зыяны тия торган булмаса, ул аларны күрми дә кала белә иде...
Шахта директоры чынлап та сүзендә тора торган кеше булырга ошаган иде. Октябрь бәйрәменнән соң ул Гаязны үзе янына чакыртты. Бригадир, смена һәм проходка начальниклары, баш инҗенер белән технолог, партком белән профком җитәкчеләре. “Гади күмер кисүче” бу түрәләр арасында югалып калгандай булды. Барысы да озын ялтыравыклы контор өстәлен уратып утырган. Башта директор үзе генә сөйләде. Ара-тирә Гаяз җавап тоткалады.
- Ну как, товарищ Шагапов?- кул биреп исәнләшкәннән соң Егор Силович Гаязны үзенә каршы өстәл артындагы йомшак урындыкка утырырга ишарә ясады.- Привыкли к проходке?
- Спасибо, Егор Силыч!- нигә чакырырганнарын сизенсә дә, Гаяз үзен уңайсызрак хис итте.
- “Спасибо, да!” или “Спасибо, нет!”?- Силыч әйтә башлаган сүзен тәмамларга уйлады ахырысы.
- Так ведь это не первая моя шахта!- шахтер елмайды.
- Поэтому и спрашиваю, Гаязетдин Шагапович!- кадрлар бүлегеннән махсус соратып алган документлардан күзен алган шахта директорына ияреп башкалар да Гаязга “сөзеп” карый башладылар.
- Муҗики мне нравятся.- шахтер сүзен ашыкмыйча дәвам итте.- Инженерная служба, технологи тоҗе толковые. И сменщики тоже еще не подводили!
- Готовься с осени принять сменную бригаду.- түрәнең эшченең аз-сүзлелегенә исе китмәде.- Ничто не вечно, вон «дядя Володя» на заслуженный отдых собирается, - директор янәшәдә утырган бригадирга ишарә ясады.- Так что будь готов! А пока есть время - учись всему, чему только можно.- Түрә кеше бермәлгә тынып калгандай булды.- А этого “стилягу” мы из лавы уберем!
- Какого стилягу?- Гаяз уңайсызланудан “эсселе-суыклы” булып китте.
- Струкина!
Гаязетдин эшнең нидә икәненә бик тиз төшенде. Ул бригадир урынына беренче мәртәбә калып торганда, шәһәрдән үк килеп эшли торган армиядән яңа гына кайткан озын чандыр бакыр чәчле сипкелле урыс егете белән лава эчендә сугышып китә язганын исенә төшерде. Соң, берни ишетмәгәндәй-аңламагандай, вак-төякне дә сорап торган була, породаны әз генә көрәгенә алып җир читенә җиткерерлек итеп селтәнүенә исең китәрлек! Ә җир астында бит һәр миллиметр исәптә. Кайсыбер җирләрендә җилкәңне җыймасаң - сыя торган да түгел... Анда башлыча баш көче белән эшлисе, ә беләк-җилкә көче белән түгел!
- Не думай, что мы здесь ничего не знаем!- директорга ияреп башка чакырылган түрәләр дә елмаештылар.- На одном конце лавы “воздух испортишь”, на другом вмиг тебе бумажку поднесут!
- Так ведь я...- Гаяз түрәләре белән аңлашырга теләде.
- Молодец, Шагапов!- Сүзгә бригадир “абзый” кушылды.- Коли человек-недоумок думает, что на глубине ни мозгов, ни совести не надо, то с ним валандаться...
- Только, прошу тебя, больше “словами аргументируй”, а не кулаками!- Партком җитәкчесе сүзгә килде.- Характер у тебя горняцкой породы, и, тем не менее, себя не запускай!- телгә бик оста, “ферт” итеп киенеп йөри торган “комиссар-политрук” та сүз эзләп аптырагандай итте.- Вместе будем «шлифоваться»... Может в вечерний горно-механический пойдешь? Мы тебе рекомендацию подпишем, разрешим только в первую смену выходить, да Егор Силович?..
- Спасибо, у меня только два или три класса! Сам не знаю уже...- диде Гаяз.
- Так я же бумаги смотрел твои!- баш инҗенер күзен акайтты һәм шахта директорына карады.
- Так записали, Егор Силыч!- Гаяз җилкәсен селкетте.- Иначе в армию бы не взяли!
- Ладно, бригадирствовать тебе техникум ни к чему. Была бы честь предложена...- диеп артык озын булмаган әңгәмәгә нокта куйды директор...
...Вәзирәнең дә эшләре бик тиз җайлангандай булды. Тик аның вакыт-вакыт үз-үзен хис итүе генә сәерләнде. Интернаттагы “контингентның” бик катлаулы булганын сөйләп киткән идек инде. Иң карт яшәүчегә туксаннан артык булса, иң яшьләре яңа гына бәлигъ булып балалар йортыннан монда күчерелгәннәр. Сирәк кенә булса да Вәзирә сменага барыр алдыннан эче пошып, хәле авыраеп китә торган булды, ә сменасында үлем-китем буласы булса, бер сәгать тирәләре аның эч тирәләре тулгак тоткандай булып интектерә иде. Бер-ике тапкыр мондый хәлләрне кичергәннән соң, ул мондый хәләтләреннән курка башлады, ә тагын да бераздан аларга күнегеп тә китте. Кеше кайчан да булса үлергә тиеш. Әҗәл чир рәвешендә сагаламаган очракта яшәлгән гөмер кыяфәтендә булучан бит...
Ул арада хатын үзенең яңадан ана булачагын аңлады. Беренче айларыннан ук ул үзен бик шәп тоймады. Нәрсә генә авызына капса да, косарга торды. Савчук Зоясының мүк җиләге дә булышмады. Тәвәкәлләп җыенып чыгып кына китәсе бит кала шифаханәсенә хатын-кыз табипларына, тик бу эш хаман кичектерелеп килде. Вәзирәне ул эштән дә әһәмиятлерәк башкалары биләп алды. Берничә айдан хатын бу читен хәлдән дә чыгу әмәлен тапты.
Ничек тер ул кизү торган кичне үзенең обходын ясаган вакытта, җиңел хәлле карчыклар барагында тегеләренең табыннарын күреп алды- пенсия алганнарына берничә көн генә үткән иде. Өстәл өстендә бер үк вакытта майлы селедка да, шоколадный кәнфит белән тансык кибет җимешләре дә. Вәзирәнең “авыз сулары” чылтырап чыккандай булды. Һәм ул икенче көнне үк кибеткә йөгерде...
Хатынының ыңгыраша-ыңгыраша бер кулында хәлвә, икенчесендә симез тозланган балыкны ашап утыруын күргәч, Гаяз башта аптыраган иде, анна соң ияләште. Плиточный шоеолад белән әфлисун яисә бананны шулай беркулдан “йомарлаганына” исе дә китәрлек булмады. Аның каравы булачак ана косуыннан туктады...Әлеге дә баягы күршеләре Савчуклар да аларны тынычландырырга ашыкты. “Андый” вакытында булачак ана әллә ниткән нәрсәләр таптыра икән.
Язга чыкканда йорт төзелешендә дә эшләр әкренләп кенә урыныннан кузгалды. Ярый әле көздән үк бүрәнәләр тәртипләп куелган булган да, балтаның бик җиңеле, әмма бик үткене сайланып куелган иде. Агач юнышу белән өчәр-дүртәр бүрәнәдән бура өлешләре пазлары алынып, бик җайлы гына итеп оештырылып, хәреф-саннар сугылып куелган иде. Җыела торган плотник метрының кирәге дә чамалы иде. “Болай да була икән ич!”- диеп үз-үзенә аптырады төзүче хуҗа.
Җир өсте кипшергәч тә Гаяз ярты еллык отпускны алып, эш сменаларын башкалар белән килешенеп бура күтәрү өмәсен оештыру ягын карады. Гаилә хәлләре түздерми иде. Хатынын туачак бәләкәч белән яңа йортның бусагасыннан атлатып кертәсе иде ич.
Этнең вакытлыча оясыннан соң төзелгән беренче вакытлыча булмаган корылма- “җәйге кухня”. Бик кирәкле корылма ул. Җәйләр монда бик эссе булучан, ә ризык гаиләдә һәрдаим әзерләнә. Гади күхняда ризык әзерләнгән саен мичкә күмер яксаң, өй эче мунчадан да көчлерәк кызачак, шуңа күрә һәр ихата эчендә дә, гәдәттә бакча эчендә шул корылма тора иде. Төрле кешенең төрлечә итеп уйланган һәм төзелгән иде ул җәйге күхнялар. Гаязетдин туры плитәле пич янәшәсендә генә җиде-сигез кеше сыярлык озынча өстәл белән ике кара-каршы утыргыч-эскәмия корган иде. Өстән яңгыр тимәс өчен брезент тарттырып куярга да онытмады. Ризык әзерләү өчен һәм табын оештырыр өчен савыт-саба белән әлеге дә баягы Савчуклар булышты. Авыры ерактан ук сизелеп торган хуҗабикә тирәсендә Зоя ярдәмләшеп йөрде.
Өй бурасы күтәрелеп беткәндә квартал халкы бәрәңгесен утыртып бетергән иде. “Йорт күтәрү” димәктән, ул бөтенләй Гаязетдин уйлаганча эшләнмәде. Күрәсең, “эш башлау уңаеннан тизләнеш” мәҗлесе көчлерәк булган. Ни генә булмасын, бураның бер тәрәзәсе дә булмаган диварын урам якка таба “каратып” менгерүләрен аңлаганда, стенаның яртысыннан күбрәге күтәрелгән иде. Аны сүтеп яңадан өяргә киңәш иткән берсенә каршы Савчук алай эшләмәскә кушты.
Сәбәбе- ул диварның тонъякка таба каравы- ә ул яктан кышын кар сырынтысының өелүе көн кебек ачык. Һәм йорт хуҗасының “ябык күңелле кеше” булуында түгел икән! Киләчәк кышлары карт хохолның хаклыгын күрсәтте- бөтен күршеләре тәрәзәләрен кар явып, җил көртне китереп өйгән саен ачып интеккән вакытларда, Гаязетдин бөтен урам баласының сөенече өчен ул кар көрте өстен аз гына көрәк белән төзәтеп өстенә берничә чиләк кенә су сибә иде дә, чана шуар өчен тау әзер була торган иде. Бер утырган килеш, Меренковларның да коймаларын үтеп, аларның ихаталары аша интернат белән ике арадагы озынча сазлыкка чаклы барып җитә торган иде бала-чаганың чанасы. Урам якка ялгыш күтәрелгән тәрәзәсез йорт дивары “махсус шулай итеп уйланган” булып чыкты.
...Хатынының чын бала тулгагы башланып “Скорый” машинасы алып киткәндә, йорт күтәрелгән,идәне җәелеп бетә язган иде, түшәме дә шулай ук. Аның каравы түбәнең эше тулысынча төгәлләнгән иде. Ишек-тәрәзәләрен утыртып бетергәннәр иде. Мич чыгарылмаган, өй базы казылмаган, түшәме җылытылмаган, бүлмә аралары бүленмәгән. Туасы бала синең бөтен “эшләрең дә наять” булып беткәнен көтеп тормый шул. Анасы әнә стеналарын яртысына чаклы гына мүкләп өлгергән. Аталары аналарын: “Мин өйнең эшен бетерергә тырышырмын, шуңа күрә атлаган саен сезнең яныгызга килеп тормам. Ул-бу срочно кирәк булса, интернатка шалтыратып әйтерсең. Берәрсе килеп әйтер”- диеп кисәтеп җибәрде.
Моңа чаклы анасының барына артык исе китмәгән баланы “алмаштырып куйдылар” диярсең. “Әткәй, әнкәй кайда?” соравын Рәшит минут саен диярлек атасына яудырды. Аны юатырга-уйнатырга алынган Савчук балаларының да ярдәме тимәде. Шул ук кичне аның “хәлен белергә” кергән бригадалары, урам күршеләре төзелеш эшен яңадан да көчәйтеп җибәрү ягын карарга булдылар. Гаязның: “Пока хозяйка рожает, мне с ума сходить что ли?!”- диеп бик каты каршы торганнан соң күмер кисүче егетләр килеп буталып йөрмәскә булды.
Тик күрше тирәсендәге биш-алты хатын кереп, өй стеналарының эшен бетерешергә теләүләрен белдерделәр. Зоя белән арт рәттәге Грибов карчыгы мүкләү эшен бетергәндә, башкалары ишек алдында штукатур измәсен “таптыйлар” иде. Рәхмәт төшкере Михаил Савчук дранка алып кайтып аударды һәм Гаязның ай-ваена карамыйча: “Твоя жена должна выписаться в нормальное жилище, а не в этот вертеп!”- диеп өйнең бер почмагыннан штукатурканы беркетеп тотасы дранчаны аркылы-торкылы кадакларга кереште.
Өйдәге бүлмәләр арасындагы стеналарны пичтән соң корырга булдылар. Урта бер җирдә үк урнашмаса да, ул бер үк вакытта кухняга гына түгел, ә бәлки, зал ягына да, йокы бүлмәсенә дә, тыштан килеп кергән прихоҗийга да җылы биреп торырга тиеш. Пич чыгаруның ние булсын мы? Үзенчәлеге бар һәр якның да. Себер якларындагы мичтә көн-оэын күмер янып тормаса, өй эче мәңге җылынасы түгел. Көненә өч тапкыр кайнар аш пешмәсә, кеше дә яшәү өчен энергияне җитешле ала алмый ич. Моннан тыш учакта һәр чакта күмер яна. Ул ягулык озакка җитер өчен мондагы халык, пичкә атыр алдыннан аны ваклый һәм кумер савытына берникадәр су салырга онытмый. Шулай иткәч күмер озаккарак җитә. Билгеле, су күп салынмый, чөнки ул янмый бит, ә бары тик күмерне чылатырлык кына итеп. Пич морҗасы шулай итеп төнен генә томаланып тора....
Биш көн тулгактан соң Вәзирә яңадан ир бала тапты. Монысының тәне дә атасының миңнәре белән тулы иде. Анасыннан бары тик өске ирен өстендәгесен генә “мирас” итеп алган иде.
Баланың дүрт саны да төгәл түгел иде. Уң яклап аның аягының табаны тигез һәм эчке якка нык бөгәрләнгән иде, ә кулының бармак сөякләре уралып бетеп бияләй шикелле ит белән уратып алынган иде. Йөкле вакыттагы токсикоз шулай итеп эзсез үтмәде. Ана бу хәлләрне “Әрәмәлегә кайтып киткәндә табылмаган малай өчен түләү”, “язмыш ялгышының каргышы” диеп кабул итте.
Бала тудыру йортында табиплар да, башка персонал да малаеннан баш тартырга үгетләделәр. өч көн буе төрле сылтаулар белән имезергә дә кертмәделәр. Ә Вәзирәнең күз алдына аның тәрбиясендә булган интернат үксезләре торды. Врачларны суд белән куркытканнан соң гына, малаен аның янына кертеп салдылар. “Яңалык” булганнан соң гына” килеп җитергә тиеш булган Гаязы аны бары тик малайларына дүрт көн булганда гына күренә алды.
(дәвамы)
повесть на татарском языке.
- ※ Обсудить на форуме
© Шагапов Р. Г., 2010-12 г.
© Материалы для публикации предоставлены автором.
© Опубликовано: 16.01.2012
← назад ↑ наверх @ почта kitap.net.ru @ заведите почту на kitap.net.ru






