• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерме җиденче бүлек

    Алар тимер юл вокзалыннан таксига утырып кайтты. Платформадан машина тукталышына чаклы сабый атасының муенына атланган, бер кулына авыр сумка, икенчесенең әллә ничек кенә терсәккә бөкләнгән кулы белән тоткалап иңенә элгән иде. Малай бертуктаусыз атасының чәченнән үбеп куллары белән маңгайларына сугып, берничә тапкыр аяклары белән авызына да кереп чыга язган иде.

    Вәзирә атасы белән малаеның мондый кыланмышларына исе китеп барды. Бала киемнәре төеп тутырылган чүпрәк биштәренең авырлыгы да сизелмәде. Карале син бу малайга! Бүген кичен яңадан йоклатып булмас инде. Мавыгып киткән көннәрендә шулай була шул. Әллә чит кешеләрнең күзен күтәрми Рәшит, әллә башка берәр сәбәбе бар...

    “Карыннары да ачкандыр инде гәзизләремнең! Әллә соң стансаның буфетына кереп чыгасы инде?..” Такси белән ярты сәгатьлек юл. Анда фатир хуҗасы иртәдән кухнясында әвәрә килә иде. “Хатын юлда арыгандыр инде, югыйсә бер елмаер иде. Атырга алып баралар мени үзен?! Әллә озын-озак юлга чыгып киткәненә үзе дә “не рпд” инде бу: алай дисәң дә...”

    “Победа аларны салмак кына шәһәр аша тору өчен Гаяз сайлаган бистәгә алып китте. Ире белән малаеның тамашасын күрмәс өчен хатын тәрәзәгә карап барырга тырышты. Менә корымлап торган завод торбаларына алмашка чистарак күренгән куп катлы кварталлар күренде. Аларга алмашка авыл йортлары. Яңадан катнаш урманнан соң авыл йортларыннан торган урамнар. Яңадан 2ч-дүрт катлы ак кирпеч йортлар. Җирләр чынлап та матур булырга лшап тора. Бирсен ходай!..

    - Ну, наконец-то!- Лена түти Гаяз гаиләсе белән кайтып кергәненә куллары белән саран кичке кояшны каплап һәм төнгә каршы иркенләп әдәм канын эчүгә керешкән вак черкиләрне үз өстеннән куалавыннан туктамыйча, күптән көткән кунагын каршылагандай сөенде.- Голубушка, мне надо к сыну на “Жильё” “нарисоваться”. А вы тут похозяйничайте! Гришаня всё знает.

    - Не беспокойтесь так!- диде уңайсызланып ир.

    - Погреб в Вашем полном распоряжении оставляю. Маринованную морошку кушать берите с темной кадушки. И груздочки только из банок! В светлой ишо морошка не подошла.- Үзенең балаларына диеп төйнәгән күчтәнәчләрен карт хатын эләктереп ишек тоткасына ябышкан җиреннән яңадан квартирантларына борылды.- Отдыхайте с дороги! Сыночка можете положить на сундук. Я , наверное, на пару- тройку деньков. Куму тоже навещу зараз! – Лена сөйләнә-сөйләнә үзенең баскыч төбенә чаклы килеп җиткәнен сизми дә калган иде.- Григорий, мил-человек, куриные яички забирать не забывай, не ровён час таёжные коты привадются... Ну всё, я поехала! Не стесняйся, доченька, у нас всё по-простому! Твой-то муженек мне справно за всё заплатил, так что не стесняемся! Не на базар же бежать в конце концов?!

    - Ну вот, Гриша, и ты стал полноценным женушкиным мужиком! – Лена үзенең кайда җыенып чыкканын оныткан иде ахырысы. Ул бала алдына тезләнеп, аны куллары белән капшарга тотынды.- И сынок то у нас папкин! Правда бабка болтливая попалась? Как зовут тебя, малыш-крепыш? Ра-шит, говорите? Красиво, но не понятно! На квартале не запомнят ни дети, ни соседи. – Фатир хуҗасы уйга батып торды.- Рашит... будет отныне Сашей!- атасының чалбарыннан эләктереп алган малай бу чит карчыкка ды кызыксынып карап торды.- Ну отпусти папку, никуда он больше от тебя не денется! Как клещ вцепился! Гляди, что вытворяет, пострел?! – Карчык ике кулы белән баланы үзенә тартып китерде, күтәреп алырга теләде.- Души, скажи, в тебе нет, старая балаболка, скажи! Твой папка, сынок!.. Ну и мамкин, конечно, а как же по-другому-то? Ну чё, заболталась я тут с вами, еще и надоедим дружка дружке! Спокойно располагайтесь, хозяйка! У меня ни клопов, ни мышей, слава богу отродясь не было! Да и на службу тебе рукой подать! Хатёнка конечно у меня маловата будет, да Гришка твой быстро свою избушку должен поставить! Чужая тётка, как бы ни была хороша, а всё-таки она чужой человек. Всё, я улетела к своим!..

    Ниһаять, өй эче тынып калгандай булды. Бала гына әллә ыңгырашып әллә ярсынып куйгалады. Вәзирәгә Рәшитенең мондый тәртибе бер дә ошамый иде. Тик нишләргә болар икесе белән. “Егетләр” сагынышкан иде. Бала әле аңларлык хәлдә түгел иде. Атасы исә аңларга теләмәгән төсле иде. Ана кеше исә күпме генә чит кешеләр ярдәме белән очрашмасын, юл үзенекен иткән иде. Моны аңлап алган ире дә хатынына:

    - Тамак кына ялгап алыйк та, без Рәшит белән кварталны карап кайтырбыз. Ә син,

    әнкәсе таянып алырсың. Карыйк әле, улым, Лена әбиең нинди әкәмәтләр әмәлләде

    микән? Әниең алдына утырып торасыңмы? Мин табынны хәстәрлим.

    - Әттә, минем әттәй!

    - Синеке, синеке, улым! Син зур малай бит инде! Әнкәбезнең ашыйсы бар, ял итәсе! Җибәр мине, ачтан үләбез ату!

    - Кил минем алдыма, улым! Әткәй бүтән бер җиргә дә китми безнең. Китеп кенә карасын, без аны тотып кыйнарбыз, йәме? Безне ятим итми генә торсын әле менә! Әйдә әле кул-битләребезне чайкатып алыйк, улым. Тагын кайдан ул “ирис” кәнфитен кулыңда эреттең? Чәчемне катырасың бит, улым! Атасы, синең эшең ме?

    - Үзең бит, диатез мазар булмагае, дип такрарлап тордың. Кайдан да булса “эләктергән” бу кәнфитне... Мин хәзер духовканы гына ачып карыйм да...

    Хатыны белән улы чистарынып кергәндә, Гаязетдиннең табыны әзер иде. Кайдан өлгергән диген?! Дөрес, тиз-тиз эшләнгән эш икәне яхшы күренә иде, тик иренең кыяфәте! Әртис-фәләннәрең бер читтә торсын. Сул кулының терсәк турысына ак сөлгесен элгән, әллә ниткән чит ил киноларындагы хезмәтче мени, башын чак кына алга игән һәм елмаер-елмаймас хатыны белән малаен табынга чакырып тора. Урта кул табын тирәсендә өч кенә урындык. Берсенең өстенә өстәмә тәхет формасында карават япмасы төрелеп куелган.

    - Минем улым зу-ур кеше! Ул үзе генә утырып ашаячак, шулай бит, әнкәсе?!

    - Карыным ачканы яңа гына үзен сиздерде. Нәрсәләр әзерләп бетергән инде безнең фатир хуҗасы? Рәшитнең корсагына ярар микән?

    - Ярарга тиеш, әнкәсе. Мин тёть Ленага артык мәшәкәтләнмәскә кушкан идем дә бит, салат-малатсыз да ярап куяр дигән идем...Барыбер фирменный кәбестәсен чыгарган бу. Кайнар ашка да фирменный кәбестә штие. Мин сиңа алай да чи кәбестәсен дә авыз итәргә тәкъдим итәм. Бернәрсәдә юк үзендә, бары тик әллә ничек кенә тозланган кәбестәсенә бераз гына төпле суган белән тайга үләнен өстәгән дә өстенә әрбәт мае сипкән. Тамагыңны туйдырма, кайнар ашка да урын калсын. Малайга да ярарга тиеш.

    - Тәмле ме, улым? Булды, калганын алып куям. Кичен яисә иртәгәсен дә ашарга була.

    - Кайнарына да кәбестә, дисеңме? Ачып бүл, булмаса, анысын да.

    - Телләрегезне генә йота күрмәгез! Дуңгыз ите түгел, Үзәк базардан татар карты саткан җирдән алдым,- ата башта улына ашның өстеннән бер чүмеч сыегын салып бирде һәм “әнкәсенә” бүлә башлады. Малай арыш ипиен, исеннән танып булса кирәк, чәйнәргә тотынды.- Әбекәй дә аштан турта таба алмыйча аптыраган иде. Мин синнән телеграмманы алгач та ит артыннан чапкан идем. Бәхетемә шундый “тәмле куллы” мөселман карты туры килде!

    - Аш чынлап та “знатнай” булып чыккан. Гөмеремдә ашап караган түгел. Сере нидә микән?

    - Ул чуенына бөтен саласы нәрсәсен берочтан салып таба белән томалап духовкасына тыгып куя да, аш иркенләп шунда пешә инде... Аша, улым, аша! Ипиеңне яхшылап чәйнәп бетер, зур үсәрсең! “Өстәмәгә” аш бирмим мин сезгә. Анысын да кичен, йә булмаса иртәгә җылытып ашарбыз. Хәзер без эремчек пилмәненнән авыз итәрбез. Аларча “вареники” диеп атала булыр ул әкәмәт.

    - Бер кабар җирем дә калмады, әткәсе!

    - Малай да берне генә каба, син дә! Җылытканнан соң әллә тәмле була, әллә юк!

    - Ну бу Лена апаңны! Кадерле кунагына да тими торган хөрмәт бит бу!

    - Яхшы апай ул, Вәзирә! Уңдым мин фатир хуҗасыннан. Рәхмәт яусын Савчукларга!

    - Таянып аласым килә. Бу компоты нәрсәдән тагын?

    - Үзеннән сорарсың, өч-дүрт көннән кайтырга җыена ич... Табын шул килеш калып торсын, теге чигүле чүпрәк белән генә каплыйм да... Син ятып ял ит инде, ә без Рәшит белән урам әйләнәбез, күршеләр белән дә танышырбыз...

    Ата кулына улын күтәрде дә өйдән чыгып китте. Ул, әйтерсең, кулына үзенең ике яше дә тулмаган сабыен түгел, ә берәр патша малаен тоткан иде- хәрәкәте сак, кыяфәте горур иде. Аларга очраган кешеләр елмаеп сәлам бирде, малайны сыйпаштырды, кайсысы шунда ук кесәләренә тыгылып күчтәнәч эзләде. Ата җитди генә баш тартып юлын дәвам итте.

    - Менә, улым, без шушында яшәячәкбез инде. Менә монда әнкәбез эшләячәк. Менә монда керергә ярамый! Анда сазлык, батып әрәм булачаксың, ишетсен колагың! Олы юлга да чыгасы булма, автобус яисә агач төягән машина астына эләгеп имгәнүең бар... юл аркылы тайгага да йөрмә- йә аю ботарлар, йә себер мәчесе буар. Ишетсен колагың улым!

    Гаиләсе белән кавышу ирне акылыннан яздырган, күрәсең. Үл тинтәкләрчә әле дөньяда атасы белән анасыннан башка берничә кешене генә генә таныган малаена әллә нинди бик файдалы, әмма аның улына карата урынсыз киңәшләрен бирүне дәвам итте. Ул арада алар үзләре йорт салып керәсе икенче Гайдар урамына да килеп җиттеләр. Аларны күреп алган Савчукларның Надясы йөгереп килеп булачак күрше абыйсының чалбарына ябышты:

    - Ты не к нам, дядя Гриша? Пойдем, у мамы ужин уже поспел!

    - Мы поели, Надюша! А к вам я обязательно зайду, вот только место дома сыну покажу и...- Гаяз улы белән урам буйлап хәрәкәтен дәвам итте.

    - Так всё-таки, дождались? Тогда я мамке хоть про это скажу!- үз өйләренә йөгермәкче булган кызый кинәт җитдиләнеп китте.- Вот радость-то какая, господи!

    - Менә, улым, бу безнең мондагы иң якын күршеләребез булыр инде. Бик яхшы кешеләр ул. Без хәзер аларга да кереп чыгарбыз. Озакка түгел, күренеп кенә.

    Савчукларның табыннары түгәрәк түгел иде әле. Өйдә Михаил телевизордан балалар өчен тапшыру карап утыра. Зоясы плитә тирәсендә кайнаша. Ачылган ишек тавышына ялтырап Юрка килеп чыкты. Надя тупса буенда керүчеләрне көтеп тора иде.

    - Что я говорила?- кыз сөенеченнән сикергәли башлады.- Дядя Гришин сын с дядя Гришиной тётей приехали! Во-от!

    - Что встали у порога, как чужие?- Михаил диванынан күтәрелеп прихоҗийга чыкты, кул биреп күрештеләр.- Проходите уже! Пусти малого к моим.- Ул бер Гаязның малаен башыннан сыйпады, бер бөтерчек кызын аркасыннан иркәләде.- Затрещит ведь, егоза!- Килеп балалы ир белән кул биреп сүзсез генә күрешкән малаена хуҗа җитди карап Гаязга күз еысты.- Юрка, проследи за ними! А мы тут по-соседски, отметим это дело!- Михаил кулларын ышкып куйды.- Зоюшка-лапушка, мечи всё, что у тебя в печи!

    - Спасибо, дядя Миша. Только что со стола мы.

    - Чудак-человек!- Михаил көлеп җибәрде.- Кто тебя тут голодным назвал? Уважь соседа, присядь с ним, поделись своей радостью! Не медведи, чай, сибирские! Бок о бок жить придется! Не ломайся ты, как красна девица!

    - Неудобно как-то...- үзенең Савчукларга мәшәкатьясавыннан Гаяз чынлап торып читенсенә башлаган иде

    - Да что ты говоришь?! – Михаил гырылдый-гырылдый көләргә тотынды.- Неудобно ему! Не уважаешь, да?

    - Там жена, а я тут...

    - А жену мы твою приглашаем завтра!- Михаил Гаязны җилкәсеннән кочып киң озын эскәмиягә утыртты.- И баньку растопим по такому случаю. Отвертеться уже не сможешь, упрямый татарин! И со всем моим великим семейством познакомим.- Күрше кухняга таба борылып хатынына дәште.- Зоя, ну как у тебя там?

    - У меня всё готово, отец!- Зоя кулларын ал-япкычына сөртә-сөртә, бер литрлы тимер круҗка белән куас чыгарды.- Гриша, ты кваску моего с клюквой не отведаешь? Для аппетиту? Водочки мы тебе и не предлагаем!

    - Ша, хозяйка! Нальем мы ему стопочку, а пить или нет, ему самому решать!

    - Спасибо, дядя Миша, а пить я сегодня не буду, не обижайся!

    - Тоже мне, обижаться! Ты молодец!- Михаил яңадан гади итеп Гаязның җилкәсенә орынып алды һәм зал ягында мәш килгән балаларга күз төшерде.- Надюха, вот кошку к карапузу не подводи! Неровен час, шерсть в рот попадет. Он же еще несмышлёныш! К слову, дочь, как тебе соседский хлопчик?

    - Халосенький такой!- Надя малайны кочаклап та алды, үпкәндәй дә итте. Тегесе дә читенсенергә уйламады.- Головастенький! И глаза то у него папкины!

    - Запричитала, как старуха!

    - Надя, я очень прошу тебя, не коверкай слова, хорошо?- Гаязның күңеле яңадан ташып китергә әзер иде. Менә бит нинди кешеләр бу Савчуклар! Вәзирәсенә дә ошарга тиеш алар!- Пусть сразу слышит только правильные русские слова!

    - А и то верно!- Михаил күршесенең әйткән сүзләре белән килеште.- Дочка, ты поняла? Дядя Гриша тебе правильно говорит. С куклами своими так разговаривай!

    - А можно, я его к нам приводить буду?- Кыз үтененч тулы карашын бер малайның атасына, бер үзенекенә ташлады.- Нянчиться...

    - Ишь, нянька выискалась!- Михаил пошкырып көлеп җибәрде.- Сопля!..

    - Миша!- Зоясы, күрәсең, иренә мондыйрак кисәтүне ясарга күнеккән.

    - Вот так вот, Грища! Посадил себе на шею бабу, теперь и разговаривать спокойно нельзя!- Булачак күршесенең тавышында Гаяз шаяртуны яхшы аңлап алды.

    - Дядя Гриша, а как твоего сына зовут?- Юрка зал ишегеннән телгә килде.

    - Ни тебе здрасьте, ни нам до свидания!- Зоя кычкырып көлеп җибәрде.- С этого и надо было начинать! Представь нам своего принца, чтоли?!

    - Для тебя, тётя Зоя, персонально он Рашит, а для всех остальных- Саша.

    - Сколько ему?

    - Год и десять.

    - Большой уже!- Михаил башын кагып куйды.

    - И смышлёный! Не поверишь! Всё-всё понимает.

    - Дядя Гриша, так можно я буду нянчиться с твоим сыном?- Надя яңадан сабырсызлыгын күрсәтте.

    - Ну разве можно отказать хорошенькой соседке в такой просьбе?!- Гаяз күрше кызына яратып карап алды.- Только если с нашей квартиры сюда забирать будешь, то только если Юрка будет рядом! А то наша мама очень строгая! Попадет и мне за то, что разрешил тебе нянчиться, и всем тут мало не покажется!

    - Юрка согласен!- Надя кычкырып җибәрде.

    - Ишь ты какая прыткая!- Михаил ботына сугып куйды.- А у него самого спросить не забыла?

    - Да согласен я!- Юрка олыларча җитди көлеп җибәрде.- Тем более, такой забавный малыш! Будущие соседи же!

    - Кстати, о соседстве!- Михаил итле бәрәңгесен ашган агач кашыгын алап зур коштабагына сөяп куйды.- Когда будешь участок просить? Надо столбить, твою мать! Или век хотишь у Ленки квартировать?

    - Сначала, хозяйка пусть на работу выйдет, для себя решит, что да как!

    - А вдруг участок кто другой займёт?

    - Чему быть, того не миновать!



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх