• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерме алтынчы бүлек

    Теге Алланың рәхмәте төшкере, үзен “Моисей улы” диеп таныткан, бик елгыр абзый чынлап та Вәзирәнең юл әйберләрен күтәрешү өчен хәрби киемле өч ир-егетне әллә кайдан гына табып китерде. Әле дә алар булган, югыйсә поездның ярты сәгатьтән дә артык Чиләбедә торуына карамастан, җиде-сигез вагон арасын Вәзирә малае белән бу чит кешеләр ярдәменнән башка үтәсе булмаган.

    Гади поезд тирәсендә була торган ыгы-зыгылан аермалы буларак, монда хәлләр ничектер шөбхәлерәк төсле тоелды яшь хатынга. Шул кыска гына арада да аңа ике тапкыр беләкләренә кызыл чүпрәк тасма бәйләгән хәрби патрульнең: «Проходим по своему маршруту, граждане пассажиры! Не смотрим по сторонам!” дигәнрәк җөмләләрен ишетергә туры килде.

    Сәбәбе дә бар иде шул. Бер вагон алдында бик зур йолдызлы погонлы, кызыл сырлы чалбарлы җитди “абзыйлар” тора иде. Арттагы вагоннарда исә тәрәзәләрендә Кызыл Хач эленгән генә түгел, ә алардан актан киенгән хәрбиләргә ияреп кайсысы кул таягына таянган, кайсысы башы яисә кулы бинтлар белән бәйләнгән солдатлар чыгып вокзал бинасы алдыннан ераккарак агылдылар. Бу бик үк күңелле булмаган күренешне тагын да шиклерәк иткән берничә кешене носилкага салып озаткан солдатлар да очрады.

    Күрәсең гади гарнизоннардан, яисә чәсләрдән, ул да булмаса, учение-мазар вакытында яра алганнары да булгандыр. Һәрхәлдә сугыш-мазар яисә чик буендагы кораллы конфликтлар турында халык арасында имеш-мимешләрнең ишетелгәне юк иде. Бу очраган яралы хәрбиләрне округ госпиталенә озатылулары булгандыр. Әйе, ак халатлы кеше кайда да һәм кайчанда кирәк шул.

    Күңелендә үзен ким дигәндә кино төшергән җирдә, ә кайчакта чын сугыш вакытында шикелле дә хис итте Вәзирә һәм шул мизгелләрдә ул ихтыярсыз улын күкрәгенә кысып кочаклап тотты һәм “Күрергә салмасын иде берүк, Ходаем!”-диеп теләде. Аларның багаҗларын күтәрешкән өч лейтенант егет арасында Моисеич та атлады.

    Ул бер егетләргә: “Короче шаг, ребятки, мамаша не поспевает“, бер хатынга: “Мадам, не извольте беспокоиться, телеграмму отошлю, Вас встретят в самом лучшем виде!“ диюен белде. Егетләр чынлап та тигез зур һәм тиз адымнарын баласын күтәргән Вәзирәнекенә яраклаштырып ваклаттылар һәм әкренәйттеләр. Хатын исә үз чиратында, баласы белән үзен ерак һәм билгесез Анҗерка тимер юл вокзалында аның Гаязы, бердән-бер Гаязетдине каршы алачагына шигенең бер тамчысы да калмаган иде. Дөресрәге, юк иде аның шиге...

    Ниһаять, алар вагон эченә кереп урнаштылар. Өч егетнең, әле яңа гына хәрби училишены бетереп, өр-яңа кительләрен купе эчендәге элгечләргә элеп күеп, җиңсез-сәдәфсез күлмәкләрдән генә калган килеш кәрт уйнаган җирләрендә борчып, урыннарыннан торып басырга мәҗбүр итүләренә уңайсызланды Вәзирә. Аны озата килүче егетләр юл әйберләрен идәнгә кую белән артык тоткарланмыйча юк булдылар.

    - Ну что, лейтенанты, разыграли нижнее место?- Тазарак гәүдәле кичәге курсант купедаш иптәшләренә тешен ырҗайтты.- Кто уступит попутчикам своё ниҗнее место?- Ике юлдашы да беръюлы торып басты һәм үзләренең урыннарын Вәзирәгә тәкъдим итте.

    - Спасибо, ребята! Мой «солдат» любит днем спать на верхней полке!- Хатын бу егетләр алдында үзен читенрәк хис итә иде, әмма ул урыннарның берсендә тукталды. Шунда ук аның багаҗын да ул сайлаган полканы тулысынча бушатып астына урнаштырып куйдылар.

    - Вы так не говорите!- Әлеге тазарак егет аның белән килешмәде.- До отбоя Ваш маленький солдат дислоцируется на моем верхнем месте. А после отбоя пост примет на нижней, которую Вы себе выбрали. Пральна я выражаюсь, лейтенанты?- Бу курсантның, үзе авылдан гына чыкканлыгы аермаачык сизелеп торса да, хәрби киләчәге бик яхшы чамалана иде. әнә ничекләр итем әмер бирә бит!

    - Мы только на пять минут!- Егетләр өчесе дә бергә ишеккә таба юнәлделәр.- Этого Вам должно хватить на то, чтобы полностью расположиться.

    - Совершенно зря, ребята, я уже... расположилась!

    Чыгып киттеләр. “Только на пять минут!” дигәннәре ярты сәгатьтән дә тизрәк узмады. Алар борылып кергәндә Вәзирә урын-җирләрен җәеп, улын имезеп өлгергән иде. Алар керү белән “танышу хөрмәтенә” чәй керттерделәр. Хатынның ай-ваена карамыйча малайга прәннек тоттырдылар. Китте танышу. Яшен тизлеге белән төрледән-төрле сораулар яуды.

    - И как нас зовут?

    - Сколько лет Вашему солдату?

    - Наверное, когда вырастет, все в космос по профсоюзной путевке будут летать...

    - Может еще и Ваш полетит?!

    - А папку он, наверное, сильно любит...

    - Можно, мы с ним будем играть? Ну пожалуйста, мамаша?

    Юлның калган өлеше беренчесенә караганда да күңеллерәк үтте. Бәләкәч тә яңа юлдашларына тиз күнекте. Вәзирәнең әнкәсенең кызына малайның тиз аралашып китүчән гәдәте турында әйткәне бар иде. Янәсе гел чит кешегә ияреп бер китеп югалса, диеп. Алланың рәхмәте, сәфәре начар кешеләр белән туры килмәде. Үзе тормышта булмаса, кем белә бит, бу яшь егетләр белән үзен ничек тотар иде... Урынсыз шаярып сөйләшмиләр, үзләрен тәртипле тоталар, ярдәмчел. Любой кызны үзләренә каратырлык...

    Ул ара да булмады, юлдаш абыйлары Рәшитне күтәреп вагон буенча киттеләр. Үзләренең купеларында барган “тере каурчак” белән мактану теләге иде микән, башка сәбәпләре булганмы, әмма алар беренче “обходтан” байтак табыш белән кайтканнар иде- егетләр кулларындагы, чалбар кесәләрендәге күчтәнәчләрне уен-көлке сөйләшә-сөйләшә өстәлгә бушатып бетергәч кенә, аның чын күләме күренде. “Хәзинәнең” барысы да бәләкәчнең корсагына ярый торганнарыннан түгел иде. Уенчыкларның да барысына да бала төшенеп җитә торганнардан түгел иде. Нишләтмәк итәсең инде бу “сакаллы сабыйларны”? Ничек диеп йөртәләр соң әле тәртип бозган хәрбиләрне ябып тота торган төрмәне? Ярый, ананың андый сорауга да җавап бирәсе юк бит инде.

    .... “Встречай нас двадцать пятого августа шесть двадцать вечера по Москве литерным поездом вагон восемь Вазира”. Кулына беренче мәртәбә телеграмма алган Гаязетдин сөенде, билгеле. Ничекләр килеп җитерләр? Малай анасын бик борчымады микән? Тумаган сабые үзен ничек хис итә микән?

    Аны шул телеграмма уңаеннан эшеннән бик ансат җибәрделәр. Ул Анҗерканың мескен вокзалына бер сәгатькә иртәрәк килеп баскан иде. Син ашыкканга күрә генә поезд хутын кыздырса иде дә бит!.. Нигә инде ул үзенең якыннарын Тайгага ук барып каршы алырга уйламаган? Инде алар очрашкан булырлар иде ич...

    Әле дә ярый янәшәсендә аның эч пошуын басар өчен шул ук поездны каршы алырга килгән татар карты туры килде. “Кемне каршыласын да аңлатып биргән иде югыйсә! Карале бу игътибар дигәннәрен!.. Хәер, үзенекеләрен каршылар әле, минекеләрне түгел...”

    - Хәләл җефетем көмәнле иде шул, бабакай...

    - Юл бик борчымады микән үзен?!.

    - Алтынчы аенда шул менә... Малай да кечкенә шул!..

    - Киресенчә булсын иде дә ул!..

    - Малаем зуррак, хатынымның авыры кечкенәрәк, дим...

    - И-и, бабай, мескен татарның бер булдыксыз ятим улы инде мин!..

    - Ирекле көннән якыннарымны шулай борчыр идем мени соң мин?..

    Ир үзен исергәндәй хис итте, әллә күңеле артык тулганга түземлегенең чамасы кимегән иде микән?.. Карт та үзенең уй-кичерешләрендә иде булса кирәк, әллә гөмерендә кичерергә туры килгәннәрне күңелендә барлап бу татар егетенеке белән чагыштырып тора идеме?.. Һәр хәлдә, ник кенә: “Эчемне пошырып тормасаң иде?!”- диеп әйтеп салсын бабасы. Киресенчә, ул әңгәсмәдәше тәмам “ычкынмасын өчен”: “Әйе шул, агайне, була торган хәлләр” дигәнрәк бер катлы, артык катлаулы булмаган сүзләре белән әңгәмәләрен шулай үстереп торды. Ә Гаязетдин хаман теленә салынуын белде.

    - Ул “литерный поезд” дигәннәре тагын! Нәрсә дигән сүз микән? Расписаниеләрендә дә куелмаган! Телеграмма ялгыш сугылгандыр инде...

    - Син дә шул ук поездны каршылыйм дисеңме?

    - Военный эшалон, дисеңме?..

    - Бәрәкәталла! Аңа “мондый” кешеләр утыра ала мени? Меня мин моннан армиягә алынганда да, Совгавань белән Североморски арасында да пассаҗирлар утыртмаганнар иде, бабай! Аннан ары, анда бит шартлар да!

    - Мал йөртә торганыннан шул утын ягып бара торган миче белән генә аерылып тора иде ич!..

    - Әйе, ун-унбиш минуттан килеп тә җитәрләр!..

    Поезд Анҗеркага килеп җитеп, паровоз торбасы тирәсеннән “саләм гудогы” яңгырады. Һәм башка поездлардан аермалы буларак, платформага башта тиз генә ун-унбишләпкешедән торган хәрби конвой төркеме төшеп таралды. Поездның монда күпме торасын Гаязетдингә билет кассасында әйтмәделәр. Әллә үзләое дә белмәгәнгә, әллә әйтергә “рөхсәт ителмәгәнгә күрә”. Бабакай белән икесеннән башка ике хәрби киемнән булган егет кенә үзләренең туган-тумачалары белән поездны каршылыйлар иде. Отпускаларын уздырып кайтулары, күрәсең...

    Менә сигезенче вагон баскычыннан бер яшь офицер төште. Әйберләрне кабул итеп алды. Аның артыннан икенчесе. Ул кулын вагон ишегенә таба сузды. Беренчесе анысына ярдәм итергә әзер булуын бөтен тән хәрәкәте белән күрсәтә иде. Вагоннан Вәзирә төшә иде. Гаязетдин һич икеләнмичә хатыны янына ашыкты. Ул арада вагоннан өченче офицер да төште. Аның кулында алан-йолан каранып торучы атасы янына киләче Рәшит иде. Гаязетдиннең йөрәгеннән купкан кайнар дулкын йөзенә китереп бәргәндәй итте. Хатыны аны күреп алган иде инде. Ул аңа тыйнак кына кул болгап сәләмләде. Малай да, поезддан чыккач башта анасына карады һәм аның карашына ияреп атасын күреп акырып җибәрде. Ничек кенә сабыйларча нечкә булмасын аның салган авазы, ул барыбер Әрәмәледәге чит ир-егетләр артыннан йөгереп баргандагы “елак тавыш” түгел иде. Бала үзенең атасын ялгышып түгел, ә сагынып беткәннән соң ниһаять күрешә алуларына сөенеп, платформадагылар гынә түгел, ә бәлки бөтен кешелек дөньясы да ишетерлек итеп, үзен күтәрешкән юлдаш абыйсының яңакларына суга-суга акыра иде:

    - Әттәй, минем әткәй!

    Атасының күзләре яшьләнеп чыкты. Ул инде газизләре янәшәсендә иде.

    - Ничек килеп җиттегез? Авыр булгагн дыр инде? Үзем белән алып киләсе калган!

    - Әттәй, минем әткәй!- бала ярсый-ярсый атасының битеннән, чигәсеннән муеныннан үбә иде.

    Атасы хатыны белән исәнләшеп бер кулы белән аны кочып, битеннән генә үбергә диеп үрелгән иде, хатынының карашы Гаязын, иренең аңа килеп терәлә язган иреннәрен кире чигенергә мәҗбүр итте. Әллә янәшәдә торган егетләрнең аларга төбәлгән кызыксынулы карашлары мы аларның бик кайнар күрешүләреннән тыйды микән?

    “Безнең миссия төгәлләнде!” дигәндәй, егетләр кире вагонга ашыктылар. Вәзирә белән Гаяз аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен һәм сәфәрдәге компанияләре өчен “рәхмәт” әйтергә диеп талпынганда, егетләр инде аларга вагон тәрәзәсеннән кызыгулы һәм елмаюлы карашлары белән “воздушный поцелуй» юллыйлар иде. Ир белән хатын аларга баш кагып: “Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, егетләр!” дигәндәй елмаеп кул болгадылар. Егетләрнең берсе бармагы белән атасының кулында әле хаман да тынычлана алмаган малайга күрсәтеп кулларын үргә ныгытып күтәрде. “Зу-ур итеп үстерегез малаегызны!”-диергә уйлаганы шиксез иде аның.

    Алар үз-ара килешенмичә поездның кузгалып киткәнен көтеп торырга булды. Малай атасын “ялавын” дәвам итте. “Теле булса”, акылы зур кешеләрнекечә булса ул, билгеле, әткәсен нинди дәрәҗәдә сагынганы турында да, аны ничек яратканын да аңлатып биргән булыр иде бу мәлдә. Атасы да улын үбеп алгалады. Оялып кына. “Кешеләр ни әйтмәс” янәсе. Әдәм баласы шулай көйләнгән инде ул. Теле ачылгач та хисләрен әкренләп яшерергә өйрәнә ул. Әйтерсен, бәләкәчнең бөтен уе әнә шул атасын ярсый-ярсый үбүендә һәм “Әттәй, минем әткәй!” дигәнрәк беркатлы сүзләрендә йомгакланган. Ул хәтта “яратам”, “сагынам” ише хисләрне дә теле белән аңлатып бирә алмый әле. Бөтен сүзне дә белгән атасы да “телсез” баласыннан әлләни ерак китә алмаган. Авыз тутырып, рәхәтләндереп, беркемнән дә оялмыйча, үзенең бөтен күңелен ярып сала алмагач. Шулай итеп бу мизгелләрдә бала да, аның газиз ата-анасы да бертигез көчсез иде. Яисә киресенчә, үзенчә гәҗәеп дәрәҗәдә көчле иде. Үзләрен биләп торучы хисләрне алар бик яхшы аңлый иде. Бу хәләт бик интим нәрсә булганга күрә генә, аны башкаларга аңлатып тору мөмкин һәм һич мәҗбүри нәрсә түгел иде.

    Шушындый киеренке очрашу мизгелләрендә дә Вәзирә алан-йолан карангаларга онытмады. Әйберләренә дә күз-колак буласы бар бит. Ә аның “ир сыныкларына” (күңеленнән хатын малае туганнан соң ире белән улые “берләштереп” әйтә башлаган иде) “ике дөнҗа-бер морҗа” булган иде. Көнләшеп үләрсең, валлаһи! Чирле әнкәсенең дә “бу тамашаны” күрсә, күңеле нечкәрми калмас иде! Үзләрен тынычландырып телеграм сугасы булыр әле!

    Алар янәшәсеннән генә сакалларын матур итеп калдырган бер карт авырлы яшь хатын белән узып киттеләр. Китсәләр соң, диеп исе дә китмичә калыр иде Вәзирә башка вакытта. Беренчедән, хатынның игтибарын аның татар картларына гына төс булган кыяфәте булса, икенчедән, алар үтеп киткәндә ул кешенең үзенә, дөресрәге, хатынның бил тирәсенә текәлеп каравы ташланды....



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх