• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерме бишенче бүлек

    Бөгелмә тимер юл вокзалы артык зур булмаганлыктан, юлга чыгучыларның байтагы платформа буенча урнашкан эскәмияләргә утырып узучы поездны көтәләр иде. Хәер, каршылаучылар аларга караганда да күбрәк иде. Эленке-салынкы йөргән кешеләр дә күренә иде арада.

    Шаклар катарлык, әмма монда да авылдагы шикелле, арада бар дөньясын онытып гәйбәт сөйләүчесе табылды. Әнә хатыннарның берсе үз тирәсенә берничә тыңлаучыны җыеп белгәнен-белмәгәнен бик “тәмләп” “сатып” тора:

    - Минем танышымның танышының күршеләрендәге яши торган бер хатынның килендәшенең эшендәге бер хатыннарга кунакка кайткан кодачасының “күзен буып” чегән хатыннары баласын урлаганнар икән. Валлаһи менә, әйтәм бит!

    Аның тыңлаучылары кайсысы ишеткәннәренә ышанды, кайсысы юк. Шулай да Вәзирә як-ягына каранып бала белән китеп барган энесен күзләргә кереште. “Бөтен юк-бар сөйләүчене Сталин да атып бетерә алмаган”,- дияр иде аның Минзәләдәге фатир хуҗасы. Аңа алай сөйләнеп торуы җиңел булган, анысы, чөнки нәселендә төрмәдә утырып чыккан кешесе булмаган. Әйтергә кирәк, ул вакытта әле үзе яшь кызның танышлары арасында нәсел-ыруыннан түгел, хәтта гаиләләреннән Сталин елларында “кыен күрми” калганнарны бармак белән генә санарлык булган.

    Сугышка “әдәм ите” кирәк булгандай, безнең ил тормышына да “йомычка” күп кирәк булган, күрәсең. Нигә шулай микән, бер бәхетсез ил башына шул чаклы кайгы-михнәтләр? “Яраткан бәндәсенә генә күрсәтә Һодай тагәлә нуҗасын”,- дигән артык гәдел булмаган гыйбәрәне дә исенә төшерде Вәзирә һәм “куен кесәсенә” үк салып куйган көрән төстәге ике бармак киңлегендәге катыркадан эшләнгән тимер юл билетын капшап яңадан алан-йолан улы белән энесен күзләде.

    Ярар, бала йөренеп арыса, поездда йоклап барыр. Чиләбегә иртәгә төш алдыннан барып җитәсе. Артык шау-шулы вагонга туры килмәсәләр ярый инде. “Әнә, киләләр гәзизләрем!”- Вәзирә тынычланып тирән итеп сулап куйды. Рәшит абыйсын муеныннан кочып аңа нәрсәдер бытырдый иде. Анысы да бөтен игътибарын биреп сабыйның “сайравына” кушылып киткән сыман итә.

    - Түтиләрне ничек итеп табырсың икән, апаем?- диеп кызыксынды хатын килеп утырган энесеннән.- Ничәнче автобус белән барасын белешмәдеңме?

    - Апа, лутчы мин Актүбәгә сугылып кайтам,- диеп уйлаган ниятен апасына җиткерде егет.- Роза апаларның хәлен дә белеп кайтырмын. Әрәмәледә айдан артык күренмәделәр бит... Ә Бөгелмәтти ул олыларга гына тансык туган. Гөмердә бер мәртәбә күргән кешене куркытып...

    - Миннән дә саләм алайса. Барысына да. Әллә соң бераз күчтәнәчемне дә биримме?

    - Шулай итәрсең шул,- диде үзен олыларча тотырга тырышкан уналты яшен тутырган егет кеше.- Күчтәнәч кирәк булса, ике атнаның берендә авылны урап кайта алалар бит алар, апа! Фәлән көн буе юлда син нәрсә ашап бармакчы буласың?- ул арада игътибарсыз калган сабый абыйсын әллә чеметә, әллә кытыклый башлады. Вәзир энекәшенең кечкенә бармакларын эләктереп икенче кулы белән “кәҗә күрсәтергә” тотынды...

    Әллә кай арада Вәзирәнең “адаш энесе” егет булып үсеп җиткән. Озакламый кыз-кыркынның акылларын алачак әле, бәхете булгыры. Яңадан кайчан күрешерләр микән инде алар? Ике-өч елдан отпуск алып кайткандамы, әллә соң аңарчы биш-алты еллар үтәр микән? Бөтен СССР буенча җил белән кипкән үлән төсле “себерелгәндәй” йөр имеш! Барган җирләрендә аларны нәрсә көтә? Бу сорауны үз-алдына бәләкәй малай гына бирмидер. Авылда озатып калган ата-ана да, туган-тумача да, күрше-күлән дә, каршында сөйләнеп торган “керпе-баш” Вәзир дә- барысы да күңелләреннән икеләнеп һәм шул ук вакытта аларга чын күңелдзн хәерле юл, барып төпләнәсе җирләрендә “уң эшләр” теләп калдылар.

    - Апа, ачуланма, мин Рәшиткә дә павидлалы пирашки алып ашаттым.- гәепле эш эшләгәнен аңлаган егет апасы алдында гафу үтенгәндәй итте.- Башта үзем ашап карадым, чит тәм килмәгәч, апаемны да сыйладым. Килешергә тиеш. Лимонадны бирмәдем, алма компотын эчте. Шулай бит, апаем?

    - Эче бозылса! Белеп тор, эләгәчәк! Үзеңнең бүксәңә килешкән бөтен нәрсәне дә!.. Бигрәк инде син бала-чага кебек!

    - Шуңа күрә газлы лимонадны эчертмәдем дә инде, апа!

    - Шшшшәп булган!..

    Ул арада “Мәскәү-Чиләбе” поезды килеп туктады. Бәхетләренә аларның вагоны вокзалдан чыгу ишегеннән артык ерак булып чыкмады. Вәзир апасының әйберләрен аларның утырып барасы урыннарына чаклы кертеп бирде. Вәзирә энесенең ялтыраган күзләр белән вагон эчләрен айкаганын күзәтте. Ярты сәгать кенә торасы поездга паровоз алмаштырасылар, диме, шуңа күрә проводник хатын да озатучыларны артык ашыктырмады. Бала яңадан абыйсының кулына сорады. Ана сискәнеп китте. Яңадан “елагын акыртыр” микән Рәшит?

    - Апаем, мин дә озакламый сезнең янга барып җитәчәкмен, шулай бит, апа?

    - Шулай итәрсең шул,- бәләкәчне елатмас өчен генә әйтелгән сүзләрне ана уйланмыйча җөпләп куйды...

    Хуш, кузгалып киттеләр. Шулай да бу малай актыгы энекәш “биләм салдыруны” нык ярата бит! “Актүбәгә кереп чыгам,”- диде бит. Күрше тирәсендәге капка төбе диярсең. Хәер, авылдан туры гына чыгып китә дә алмаган булыр иде әле усмер егет. Ә болай... сәбәпне сылтау итеп... “Башы түгәрәк” чукынчыкның! Исән генә йөрсен.

    Рәшит чынлап та арган икән. Поездның кузгалуы белән, ул “борынын төртә” башлады. Вагонга килеп керү белән аларга үзенең астагы урынын бушаткан егет бу хәлләрне күреп, малайны үзенең өстәге ятагына салырга кушты.

    - Пусть он лучше наверху спит.- Баскан җиреннән генә юрган кырыен матрасның тышкы кырые астыннан кыстыргалап куйды- бала кыймылдап алганда йокы аралаш килеп төшмәсен, имеш. “Берәр бәхетлесенең тормышында бик яхшы терәк булыр бу егет,”-диеп эчкерсез генә уйлап куйды рәхмәтле ана.- Никому мешать не будет. И мы его не потревожим. Вот только вот громко говорить...

    - Пустяки! У малышей сон крепкий,- диде янәшәдәге “белдекле” марҗа апасы.

    - Не говорите! Вот у меня...- карт урыс абзые да сөйләшүгә кысылмакчы булды.

    - Нет, мой малыш, если нарезвился, спит при любых обстоятельствах,- диеп гомуми бәхәскә Вәзирә “нокта куярга” ашыкты. А сегодня у него было очень много переживаний.

    - Действительно,- авызын чапылдата-чапылдата йокыга киткән сабыйга күз төшереп аларга урын көйләшкән егет башын какты.- Вы далеко собрались?

    - К папе,- Вәзирәнең тавышында шундый җылылыкны барысы да ишетеп, һәрберсе үзенең хшлләрен исенә төшергән сыман булды.- В Челябинске пересадку сделаем еще.

    - Вот и ладненько!- Егет яңадан киң итеп елмайды.- Я вам и помогу с вещами.

    - Как это то есть?.. – яшь ана берни дә аңламады.

    - В Челябе не приходилось бывать?- егет аңа көлемсерәгәндәй карап башкаларга күз кысты.- На его жд-вокзале?.. Тото и оно! Пересадочный узел, а не станция. С одной платформы на другую ой как топать и топать!

    - Неудобно как-то,- Вәзирә чынлап та бу чит кешедән, аны мәшәкәтләре белән борчудан уңайсызлана башлаган иде.

    - Бросьте ваше, неудобно, - егет артык сер бирмичә көлеп җибәрде.-Неудобно было бы по всему эшелону искать помощника для вещей. Что мы нехристи чтоли какие?!

    - Так я же не...

    - Не смешите меня! Это такая присказка! Мне всё-равно, кому помогать. Ничего не стоит. Хотя можно и носильщиков нанять. Но наш Челябинск не Ма-асква, и в носильщики муҗики не хотят идти, так что можешь и не найти таковых. Будь рада, мамаша, моей помощи!

    Чынлап та бу Чиләбенең ике вокзалы арасында, дөресрәге, ике платформасы арасындагы араны тиз генә үтәсе булмаганнар ана белән бала. Теге “юлдаш” егет яңадан бер күтәрешүчене тапты. Шулай итеп, анага малаеннан башка бернәрсә дә күтәрәсе калмаган иде. Вәзирә егетләр артыннан калышмыйча, аяк астына карый-карый әле җир асты чыгышларыннан, әле җир өстендәге күчеш күперләреннән атлавын белде. Егетләр дә, аны аңлап, адымнарын артык киң ясарга тырышмадылар... “Менә билетны да шулай җайлы гына компомтировать итсәм шәп буласы да бит...”- диеп уйлады хатын.

    - Ребята, спасибо Вам большое. Может быть, я Вам что-то должна?

    - За что такую обиду заслужили, мамаша?..- диде эре генә итеп егетләрнең икенчесе - Будьте здоровы, и привет папаше, бутуз!- Булышучан егет кечкенә малайның башыннан сыйпап алды.

    - И Вам не болеть, молодые люди! Огромное Вам спасибо! Пусть хранит вас судьба и бог!- Вәзирәнең бу рәхмәтле бәндәләргә күңеле тулган иде.

    - Мадам, Вам не надо билет прокомпостировать?- ул арада аларның янәшәсендә кырык-кырык бишләр тирәсендәге урта буйлы, тыгыз тәнле, муенсыз һәм шул ук вакытта бик елгыр булган ир.

    - А где, не подскажете?-Вәзирә дә алан-йолан каранып алды.

    - С вещами, да с малышом?- Ир “тешләрен ырҗайтып “кешнәп җибәрде”. - Бросьте! Я Вас умоляю! Вам на север, на юг?

    - Слушайте, я сама...- Хатын бу бәйләнчек ирдән шикләнеп куйды.

    - Людям надо уметь доверять, мадам!- “Ярдәмче” әллә чынлап аңа үпкәләде, әллә шамакайланды гына.- Пять копеек с Вас не возьму. У меня здесь в армейской кассе племяшка бронями распоряжается. Только остатки мест после них поступают на общую кассу. Так будете брать или как?.. Долго не думайте, иначе здеся и заночевать недолго...- Бу “шимбә улының” (Вәзирәдә аның каршысында яһүд кешесе басып торуында инде бер мыскал да шиге калмаган иде.) йөзе хәйләкәр ялтырап алды.- Так докудова Вам, мамаша?

    - Анжерка, по «большой дороге».

    - Знаем такое место, как же!- Ир үзен зур җиңү яулагандай хис итте. Әмма Вәзирәнең бу артык хәрәкәтчән иргә ышанасы килде. Икенче яктан, аның башка чарасы калган идеме әллә?- Ваш билетик, мадам!

    - А вдруг доплата?

    - После рассчитаемся!- “Маклер” күзен “матур итеп” кысты.- Никуда Вы от меня не денетесь!

    Яһүд өермәдәй урыныннан кубып кассаларга юнәлде.

    - Аб-бый!..- анасын әллә нинди уйлардан аерырга теләгәндәй, бала аны бер кулыннан тотты, бер күлмәк итәгеннән тартты.

    - Бик яхшы абый шул,- “Әнкәйнең безне юлга укып озаткан догалары кабул була ахырысы,”- диеп күңеленнән Әрәмәледә калган туганнарына рәхмәтен укыды юлчы ана. Баласы гына читкә ычкынмасын. Бу мәхшәрдә аны югалтуы бик ансат булыр.

    - Әт-тәй?!- Рәшит яңадан аваз салды. Поездда Чиләбегә чаклы тәүлек буе диярдек йокы “симерткән” баланың тыныч кына утырырга исәбендә дә юк иде.

    - Атаң янына яңадан ике көннән барып җитәбез, улым,- ана баланың өстен рәтләштергән сыман итте. Бигерәкләр дә атасы төсле сабый.

    - Ничек була ул ике көн?- Рәшит күзләрен зур итеп ачты.

    - Бер ятып йоклыйсың да, аннан ары яңадан бер ятып йоклыйсың, улым!

    - Мин хәзер йоклыйм алайса,- бала анасының ботларына башын салып күзләрен йомды. Вәзирә улына карап-карап торды да көлеп җибәрде. “Алай гына ансат түгел шул, улым ике тәүлек вакытны үткәрү!”- диеп әйтәсе килде анаың, тик аның бу аңлатмасы яңадан йөз сорау яудырасы иде.

    - Улым, йокларга ятырга әле иртәрәк булыр. Әле мин сине имезмәгән дә бүген!- аның шул сүзләрен әйтүе генә булды, әлегә чаклы көненә бер тапкыр- төнгә каршы гына имезүгә калдырылган бала анасынын кофта сәдәфләренә ябышты.- И-и, бала-бала! Ашыкма, әле кич җитмәгән. Монда сөт төшмәгән әле. Зур үскән кеше түземле булырга тиеш. Синең әтиең, Вәзир абыең шикелле зу-ур булып үсәсең киләме?

    Бала сүзсез калды. Ул әле байтак сорауга җавап таба алмый иде. Аның каравы көннән-көн аларны барысына да күбрәк яудырып читен хәлгә куя башлаган иде... Теге абзый да билет белән килеп җитте.

    - Мадам, вот ваш билет и проездной до Анҗерки.

    - Спасибо, Вы меня выручили.

    - С Вас пять рублей- дальше проедете в мягком купе со всем комфортом,- ир үзенә сузылган зәңгәр кыягаз акчаны кесәсенә ваемсыз гына салып куйды.- Плацкарты в офицерской кассе не оставалось. Чего вам мучиться в прокуренном шумном вагоне?

    - Всёравно спасибо!- Анасының сүзләрен җөпләгәндәй, малай да чит абзыйга куллары белән үрелеп киемен эләктерде.- Я бы точно простояла здесь до следующего пришествия...

    - Однако сильно сказали, мадам,- яһүди елмаеп башын селкеп алды.- Ведь Вы же не христианка! По всему видно...

    - А что такого я сказала?- Вәзирә аптырап китте һәм кинәт уңайсызланып китте.- Я Вас не задерживаю?

    - Да нет, я же посматриваю в зал!- “маклер” чынлап та алан-йолан каранып тора иде.- Вы же обмолвились- “до следующего пришествия”! “Христа” надо было договорить!

    - Даже не думала!- сүзнең кай тирәдә болганганын аңлаган хатын көлемсерәп куйды.- Догадываюсь, что хотела сказать “очень долго ждать”! Вас мне сам Аллах или Ваш бог послал, спасибо! Вас как зовут?

    - А называйте меня Моисеичем!- киң күңелле ярдәмче үзен белгертмичә калырга теләде бугай.

    - Так прямо и называть?- “Кем исеменә рәхмәтләремне укырга соң инде?”-диеп уйлап куйды Вәзирә.

    - Мы же для остальных все на одно лицо!- яһүди чынлап та телен тешләгән иде.- Плохо только не вспоминайте!

    - Да как так можно?- хатын ирнең шаяртыпмы әллә чынлапмы шулай сөйләшүен аңламый иде.- Даже в шутку так обо мне не думайте! И всё-таки, откуда вы взялись на мою удачу?

    - Долго рассказывать, хотя!..- “Моисеич” Рәшитнең үзенең сәдәфен эләктергән кулларыннан тотып аның бармакларын “чанагандай” итте.- Моя матушка до сих пор меня дирижирует... Понимаете ли, в сорок первом меня быстро забрили на фронт. А жили мы тогда в Жмеринке, это Западная Украина. Дома остались, вернее должны были бежать с тех краев, от войны мама, значит, баба моя и два малыша. Я велел брать им только самое ценное- всего всеравно не утащишь. Вот они и побежали. Не раз их бомбили, да ладно не из Белоруссии галопом, а с Украины. Там немец не так сильно наступал. Их везде помогали простые люди, кто чем мог. СССР сильная страна не советской властью, а простым народом! С тех пор я каждый день как на дежурство на пару часиков выхожу на узловую помогать простым людям. Вот кто-то любит на досуге водку выжрать, кто-то подраться, кто-то почтовые марки собирает. А я хитрый еврей. Мне не хочется гневить свою мать ослушанием, поэтому вынужден делать людям добро за то добро, которое они имели в эвакуацию. И остались мы в Челябинске, потому что это тоже СССР, и главное, чтобы драпать не пришлось в очередную войну. И увлечений, кроме этого у меня тоже нет. На коллекционирование нужны деньги, а у меня после войны народилось ещё еврейчиков- будь здоров! Моя Сара держит всю зарплату в своих маленьких, но очень сильных ручках. На “подраться” и “выжрать водку” у старого еврейчика нет здоровья. Кому-то огород копать надо куда-то ехать, поэтому хитрому еврею ничего другого не остаётся, как трясти своими ветеранскими книжками и орденскими колодками и выручать народ на жд-узле. Я- самый хитрый еврей, мадам. И мама довольна, и жена не ругается, и самому не накладно. Много денег не бывает, и всёравно их не соберешь. Но у меня хорошая должность и зарплата... Старый пархатый еврей, заболтал я Вас!- Яһүди урыныннан кузгала башлады.- Мой дед в восемьдесят был такой болтливый, а мне только пятьдесят! Посмотрите на билет- время прибытия- надо встречающему отбить телеграмму-я по пути и залечу на телеграф. Только черкните адрес и текст.

    - Нет слов, вы так мне помогли!- Вәзирә сумкасыннан кыягаз капшагандай итте. Ул арада ярдәмченең куен кесәсеннән урта зурлыктагы блокнот күренде. Химик карандашы белән. Барысын да хәстәрләгән “карт хәйләкәр көчсез” бәндә!

    - Всёравно я еще должен остался,- ир юлчы хатынга җиңелчә генә кулын селтәде. Вәзирә Гаязетдиненең адресын ятлап бетергән иде инде. Ул тиз генә язырга тиешле сүзләрне кыягазга төшерде.- Не обижайте излишней щепетильностью, мадам! Так я отобью. А Ваш поезд уже подали. Давайте я Вам помогу! Хотя нет, старому больному еврею этого делать нальзя. Я сейчас найду людей помоложе. Поезд литерный, там только военные будут...



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх