• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерме өченче бүлек

    Озакка сузмыйча, Гаяз ике көннән соң “проходкага” эшкә чыкты. Савчуклар күпме үзләрендә торып торырга чакырмасын, ул аларның кунакчыллыгы белән ризалашмады. Болай да ишле булган гаиләгә кыенлыклар тудырасы килмәү беренче сәбәп булса, икенчесе- аңа гаиләсен монда кабул итәр өчен, яшәп китәр өчен куыш табып, эшләрне көйләп җибәрәсе бар иде. Башында , күңелендә, ашкыну, берәр эшне мөмкин кадәр тизрәк башлап төгәлләргә кирәклеген аңласа, аны бу хыялыннан бернәрсә дә туктатасы түгел иде. Ә бу, беренче карашка бик гади булырга охшаган “булачак күршеләрне”, аның тиктомалдан гына борчыйсы килми иде.

    Алай да, Гаяз Савчукларда беренче төнен кунып чыгарга мәҗбүр булды... Шахтадан кайтып, тамак якларын ялгап алганнан соң, хуҗаларга рәхмәтен әйтеп, чыгып китергә җыенган вакытта, ул бөтен документларын түш кесәсендә тоткан пидҗагын эленгән җиреннән таба алмыйча аптырады. Баксаң, бәләкәй Надя аларны “җыештырып” куйган икән ич. Әлегә чаклы бала-чаганың охшаткан кунакны шушындый тоткарлап калу ысулы белән Гаязетдин таныш түгел иде. Кызларын орыша башлаган Михаилны ул җиңеннән тотып: “Значит так тому и быть!”- диеп “күршеләрдә” кунып чыгарга булды.

    ...Гәдәтләнгәнчә, кичен “төп йортта” Савчукларның башка чыккан ике кызы да кияүләре һәм кечкенә сабыйлары белән килеп озак кына утырып киттеләр. Гаязны күпме кыстасалар да, ул кичен яңадан “берне генә” күтәреп куйды. Сынатырга да ярамый, беренче утырып калганда ук ялгыш “дуңгыз” булсаң! ... Гөмердә булмаганны! Аның “тәртибен көйләргә” атасы үстермәде шул. “Мышык-мышык” борынын тартып зарланучы һәм “оңгайлап” торучы анасы да хатыны туган елда гүр иясе булган. Ә ул, үзенең башына төшкән тормыш михнәтләренә ачу итеп, дигәндәй, юкка чыкмады. Киресенчә, “менә дигән” хатыны, бик тере, хәрәкәтчән акыллы, атасын бик нык яратучы малае бар. Әле яңадан да булырга тиеш, Ходай кушса. Их-х! Дөнья матур, дөнья киң... Ә бу Савчукларның мәҗлес корырга яратуларына килгәндә, яратсыннар! Гаязныкын ашыйлар-эчәләр мени? Акылларын җуймыйлар ич. Артык тавыш-тыннары да юк. Болар “андыйга” бер дә охшамаган. Югыйсә тормышлары бу дәрәҗәдә үк “түгәрәк” булмас иде...

    Ярым-түгәрәкләшеп телевизор алдына олы якка чыгып утырдылар. Өйдәгеләр ялык-йолык килеп зәңгәр яктысын балкытып, әллә ниткән әкәмәтләрне кешеләргә күрсәтеп торган әлеге “тартма-тәрәзәгә” карангалап алдылар. Гаязның ишеткәне бар иде “те-ле-ви-зор” турында, Гремячига да берничә гаилә Пермьнән сатып алып кайткан иде ул нәрсәне, тик карап кына өлгермәделәр. Аның өчен шәһәр тирәсендә буровой вышкасыннан да биек булган антеннаны корырга җыенып кына йөриләр иде әле андагы “влачлар”. Ә бу Анҗерканың читендәге торак кварталында һәр өч йортның берсендә тәрәзәләр элҗе-мелҗе килә иде яисә балкып китергә әзер иде.

    Ник дигәндә, түбә кыегыннан артык биек булмаган, пичтә күмер болгата торган кисәү агачыннан да катлаулы булмаган җайланма беркетеп куелган иде. Савчукларда исә анысы да юк иде. Артык каты да булмаган тимер-чыбыгыннан Михаилның малайларының берсе “пәрәвез” әшмәлләп стенага, Гәйсә пыйгәмбәр “почмагы” белән янәшә беркетеп, аның борынын телевизорга ялгап куйган иде. Бар бит тормышта әллә ниткән нәрсәләр!

    Әле электр утының нәрсә икәнен дә кайчан гына белгән халык, элек клубка агылган сыман, алдан ук билгеләнгән тәртип буенча әле бер йортка, әле икенчесенә агыла торган булды. Күчтәнәчен кыстырып. Савчукларда бары тик “үзләренеке” генә утыра. Аларга “крупно повезло”. Зоя кызларының берсенә күрше тирәләренең кемдә кино, кемдә спорт карауларын гына бер-ике сүз белән “тиште”. Халык арасында, клублар берничә елдан бетергә тиеш, дигән имеш-мимешләр йөри икән. Ә нигә? Булырга бик мөмкин.

    - Вот ведь какая история, братцы!- кәрт сугучы туган-тумачасының гәп куертканы арасында Михаилның калын, карлыккан сыман, тавышы аерылып торды.- Народу жрать нечего, коммунизьму строим, пнимаишь ли. Гагарина в космос запустили. КВНу вон играем!

    - Батя, да что ты снова!..- диде балалырының берсе.- Не надоело тебе демагогией заниматься?

    - Зараз, опять я, а не снова!- диеп киреләнде ата кеше.- Поделом Хруща «кирпичами угостили»! Что нам от его космоса то? ( Михаил Н.С.Хрушевны ул елларда магазиннардагы бушлыкларга, хуҗалык эшләрендәге башка хаталары өчен барган җирләренең байтагында төрлечә “каршы ала”- кулына нәрсә килсә, шуны ата, дәррәү кубып күмәкләшеп мыскыллау сүзләре акыра торган була).

    - Ой, закатают тебя в кандалы, батя!- чарасызлыктан уфылдагандай итте күзлекле Валерка, улларының өлкәнрәге.

    - Врешь, молодежь! “Те времена уже прощли”!- карт ансат кына бирешергә уйламады. Гаязның каршысында утырган кияүләрнең берсе җилкә сикертеп “яңа күршегә” күз кысты.

    - И на том спасибо надо сказать “кукурузнику”!- диде янәшәдә өстендәдге ал-япкычын бармагы белән бөтереп утыручы Зоя.

    - Ну так магазины же пустые, ядрёна вошь!- Михаил як-ягына карангалап үзен яклаучыны эзләде.

    - С нашей мамкой мы точно не отощаем, правда же , ребяты?- диде кияүләрнең берсе. Аның сүзләреннән барысы да дәррәү кубып кул чабышып көлеп алдылар.

    “Колакларын торгызган” кечкенә Надя белән Юрканы аналары кулындагы сөлгесе белән “өшкереп” йокы бүлмәсенә кертеп җибәрде. Алары барыбер ишек чаршавы артыннан “олыларның” әңгәмәсенә тыңлануларын дәвам итте. Әллә эче пошудан, әллә “яңа танышларын” ошатудан мы, Юрка үзенеңме, абыйларыныңмы пруҗиналы тартып уйный-уйный беләк-җилкә-аркаларга күәт өсти торган “уенчыкларын” күрсәтеп, аларны ничек итеп тартып-суза алуы белән мактанып алырга да онытмады...

    Икенче көнне иртәнге аштан соң Зоя Гаязны ияртеп кварталның Интернат өлешенә китте. Ире белән икесенең: “Никто окромя Ленки. Надо ее уломать!”-диеп берничә тапкыр кичәдән бирле кабатлаганнары аерма-ачык ишетелде.

    - Понимаешь, Гаязка!- Зоя егерме тугыз яшьлек, чандыр гәүдәле, күәтле ирдән дә тизрәк атлый иде. Гаяз аның тиздән мышный башлавын көтте. “Май катламы калын”, янәсе. Һе, мышнамый гына торсын. Салмак кына кыймылдап көйләрсең аның казармадай ишле гаиләсенең тормышын! Бу “тетя Зоя” әле күп тапкырлар шаккаттырыр Гаязларның бөтен гаиләсен!- Эта Лена очень солидная баба. Шахтерская вдова. Дети кто где. У нее светелка (берничә тәрәзәле тору бүлмәсе- авт.) свободная. На первое время сгодится... Тока смотри, милок, - Зоя Гаязның беләгеннән тотып алды.- С ней буду говорить я сама... Дома не кури! Хотя о чем это я? Ты же и с моими мужичками «за компанию» не того!.. Старайся не пить вообще- на дух не переносит. Прям “абыстайка” ваша! Но ее здесь все уважают. Ну, а остальное по ходу дела сообразишь. О-о-о-чень положительная баба! Как за себя ручаюсь! А то ить и у нас есть разные люди. Но и с обустройством своего жилья тоже не тяните...- Хатын яшьиргә игтибар белән күзләрен терәп торганнан соң киң итеп елмайды.- И жена твоя, наверное, такая же чудесная...

    Янәшәсендә бертуктамый матур итеп “сайрап” барган Зояны тыңлаган булып атлаган Гаязның күңеле ерак Әрәмәледә иде бу вакытта. Кайчанрак ала алыр микән инде ул отпускасын? Бер ел эшләгәннән соң гына булса, саргаеп-саташып үләсе монда бер ялгызы. Ике-өч ай эчендә үзен яңа җирдә күрсәтә алса, атна-ун көнгә бәлки җибәрерләр дә әле. Ник ул Вәзирәсен, малаен баштан ук үзе белән алып чыгып китмәде соң инде?! Аңгыра сарык тәкәсе! Берәрсенең моңа чаклы чирле анасын үлем тырнагыннан алып калганы булгандай!? Ленин бабай да үлмәгән булыр иде әнә...

    Лена белән Зоя кереп өй эчендә сөйләшкән арада, Гаяз ихата тирәсен карап басып торды. Вәзирәсенә эшенә чаклы “ике атлап-бер сикерәсе” ич. Ихата эчендә алтыга-алты зурлыгындагы төз нарат агачыннан утыз-кырык елар элек салынган нык йорт. Биш-алты түтәллек кенә бакча койма белән аерылып куелган. Палисадта Гаяз кичә җимешен татып караган алма агачы, бер миләш һәм бер шомырт куагы үсеп утыра. Ишек алды почмагында ике ишекле тактадан гына төзелгән сарай. Бер ишеге йозакта- күмер белән утын саклана торганыдыр инде. Икенчесеннән “керәле-чыгалы” берничә ак үрдәк (!) белән кечкенә ак тавыклар йөриләр. Аларның булуына карамастан,ишек алдында тип-тигез булып кыска камыллы үлән үсеп утыра.

    - Сынок, когда вещички перевезешь?- диде булачак фатир хуҗасы биек баскычыннан төшә-төшә.- И бабу с дитем? Не расхолаживайся, дружок, правду я баю (говорю), Зоя? Пойдем, покажу твои временные хоромы, ключ из связки отстегну.- Лена баскычның азакы сайгагында тоткарланып торганнан соң кире менә башлады.- Отныне пока будешь пользоваться. А к жениному приезду замок поменяем, а то ить из полной связки два последних ключа тока и остались. В подпол чоли запропастились... – Хатын бер җилкәсен селкетте, бер башындагы яулыгын төзәтте. - И о харчевании надо будет поговорить, милок! На казенной то еде далеко не протянешь. Так-то вот...

    - Скока тебе годков то? Двадцать девять говоришь?- Лена янында басып торган “подруҗкасының” барлыгы турында онытып бар булган игтибарын яшь иргә биргән иде. Зоясы Гаязга күз кысып: “Күрдеңме инде? Мин сине алдамадыммы?” дигәндәй елмаеп тора иде.- Погодки (бер яштә) с моим сыном, начица (значит)! На Җилье (шәһәрнең үзәгенә таба урнашкан бер өлеше) в шахтерском доме квартиру получили полтора года назад. Смешно ей-богу, на третьем этажу, а на кухне плита на угле! Прям как здеся, на кварталах! И коптит небо, как только невестка хлопотать начинает...

    - А телевизору у меня нет и не надо. Захотишь, вон Зойка приглашат, правду я грю, матушка? Ну или изредка в клуб сбегашш. Да там тока окромя наших инвалидов никого и нету! – Лена зарлангандай итте.- А и были бы... Норов у меня строгий! Шалить вздумаешь- прибью... – Хатын бәләкәй сөялле йодрыкларын йомарлап күрсәтте.- Да не о себе я! К старой перешнице ты и сам подъехать забоисся! Ты уже не сопляк, а отец семейства. Надо себя блюсти достойно. Слышь, Зоя, может “по чайку”? Такую чудную пачку сын притаранили на прошлой неделе. И не чай вроде. Глазов то нет- все не съездию никак в город новые сделать- а на упаковке маленькими буковками написано. Заваришь, и словно рассол пьешь. Калмыцкий чай однако! С козьим то молочком- ужас как вкусно получается! Попривыкла чтоли, Зоя?!

    Шул ук көнне Гаяз Әрәмәлегә чираттагы хатында кичергән яңалыклары турында язып салды. Элеккеге конне хәбәр җибәрмәвенең сәбәбен аңлатып һәм ниһаять үзенә хат азып салыр өчен адрес биреп.

    Хат язу дигәннән... Мәзәк хәл икән ич ул, туганнарым! Языр кешең булганда, аны язып тору үзе бер рәхәт икән ич! Гаязетдин читкә вербовка белән ач-ятим балачагыннан качып чыгып киткәндә, аның хат алышыр кешесе юк диеп әйтеп булмый иде. Тик барыбер күңеле тартмый иде, ике тутасының берсе яисә туганнан туганары белән хат алышырга. Авылдашларына аның әйләнеп тә карыйсы килми иде!

    Шул ук вакытта янәшәсендәге кешеләр хатларын ачып укыганда да аны бу хәл берничек тә кузгаткан сыман булмады. Иптәшләре аңа бары тик үзләренең башка хәҗәтләрен үтәгән сыман табигый күренделәр. Ә менә аларның укыган хатларына үзләре үк сөенгән, борчылган, яисә кадерләп куен кесәләренә салып саклап йөрткәннәрен ул бөтенләй аңламады яисә аңларга теләмәде. Бер юләрлеккә дә ошатып торды. Ничек итеп бер гади генә кыягаз бите үзеннән нинди дә булса байлык яисә бик кирәкле нәрсә була алсын ди?

    Армиядәге хатлар гел икенче хәл! Тончыкканда сулаган һавадай. Тик ни хәл итмәк кирәк, Гаязның әле ул вакытында да хат язышыр кешесе юк иде. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, хәттә утырып еласаң да... Ә аның чынлап торып онытылып-онытылып хат укыйсы, үзенең солдат казанышлары белән кемдер алдында мактанасы, эчендәгесен бушатасы килгән чаклары көн саен диярлек була иде. Слуҗакларының бер-икесе аңа “адресат” такмакчы булып карадылар да, ничек итеп бер белмәгән, күз күрмәгән кызлар белән тиктомалдан саләм алыша башламак буласың инде? Белгән урысчаң да шуның тиклем генә булганда...

    Аның каравы хәзер, Себердә беръялгызы яши башлагач, бөтенесе өчен дә Гаязетдин “ачуын алды”! Юлда килгәндә химия карандашы кулыннан төшмәде. Көненә икешәр-өчәр хатны салганы булды. Үткән тимер юл станцияләренең исемнәре белән сүрәтнамәләре дисеңме, юлдашлары турында хикәяләр дисеңме, күргән төш-теләкләре дисеңме. Берсе дә калмады. Булганнарына булмаганнары да бик шәпләп өстәлде. Рәхәт иде аңа хат өстендә утырулары. Бу шөгыль аны борчуларыннан һәм алардан да бигрәк сагынуларыннан һәм йокысыз төннәрдән коткара иде.

    Бөгелмәдә поездга утыргач та яза башлаган хатын үзе укып чыга башлаганнан соңгы беренче туган фикерләре һәм икеләнүләре нәтиҗәсендә Гаяз бүтән алай эшләмәскә булды. Әллә кайдан хәреф хаталары күзгә килеп керә. Ниндидер шикле, хәттә саташкан уйлар... Теге бер мескен этнеке кебек! Әйтеп яисә язып биреп кенә булмый бит теләгәннәрне! Соңыннан: “Их, Гаязетдин, болайрак язасы булган икән ич!”- диеп үз-үзен уттан алып суга да салып куйгандай итә. Нәтиҗәдә ул язган хатларын башка укып чыкмыйча, “шомартмыйча” гына җибәрергә була.

    Дүртенче шахта шулай итеп яңа проходчиклы булды. Бригадада аны бик тыныч кабул иттеләр. Сөйләшә башлаган сүзләрен дә аннан һич шикләнмичә дәвам иттерделәр. Аның ничек эшләвен бергәләшеп күзәтергә тырыштылар. өйрәтүләр баштарак файдалы була ич, аннан соң, эш шартларына күнегелә төшкәннән соң соңга калу ихтималы да зур. Җир астында бернинди вак-төяк тә юк ич! Бер юк кына хата зур хәләкәткә китерергә мөмкин!

    Өскә менеп душ астына баскан арада ир-егетләр уены-чыны белән сөйләнеп алдылар:

    - Гриша, ты так в лаве работаешь, словно всю жизнь здесь!- диде берничә айдан пенсиягә туктыйсы Митрич, бригадир.- Такой молодец! От души! Не ждал!

    - Так ему сам бог велел “на гора давать”!- диде сөртенә-сөртенә берсе.

    - А я бы, мужички, такой закон издал, в шахту тока нерослых мужиков принимать. Как в космонавты. Не слышали рази? Там только малорослых, начит, принимают, чтобы великаны ненароком бсе борта не покотцали...

    - Или говно высоких мужиков ракету обратно на землю не потащило!- егетләр көлеп җибәрделәр.

    - Ладно хоть не за столом, Афанасий, такое “на гора” выдал! Язык твой!..- ул арада бригадир яңадан тавышын көчәйтте.

    - Гриша, что ни слова не говоришь?- Савчукларның олы кияве сүзгә кушылды.-

    Ухайдакался на смене чтоли? Скажи, не скрытничай. И вообще, надо работать “в охотку” без особого напряга!

    - Да что вы, мужики? Не устал я!

    - Ну как тебе у нас?

    - Солнца и у вас тоже нет!

    - Эт точно! А чего базар наш не поддерживаешь? Может не понравились мы тебе?

    - Да хрен с вами, браты!

    - Дык он завсегда с нами, правда, мужики?.. Так чего же ты помалкиваешь то? Ох ты, бляха-муха! Мыло под тебя уплыло! Будь братом, подай!

    - Так ведь привыкнуть же надо!

    - И скока же надо выпить вместе, чтобы к нам привыкнуть?

    - Так у каждого своя мера, если верить докторам...- диеп башкаларның сөйләшүенә кысылды берсе.

    - Да отстань ты, Васек, со своими остротами! Ля-ля-ля, ха-ха-ха! Долдон!

    - Так самому молчание новенького не нравится. И моя балабольства тоже. Так какого же те надо, мил-бригадир?!

    - Кончится тем, что я те мыло с мочалом затолкаю!

    - Куда?

    - А куда достану, туда и затолкаю!

    - Прав не имеешь, родной!

    - Запиперазинил, как политрук! Хватит может уже “звиздеть”?

    - Оставь человека в покое! Бесплатно же! Не каждый клоун такое может вытворять!

    Көн артыннан көн үтә башлады. Шахта юлында сирәк кенә булса да Михаил Савчук очраганда:

    - Ну что, не раздумал, Гаязка? Ты, по ходу, наш адрес забыл! Семья по-прежнему собирается после работы. Когда совпадашшш, заглядывай! А то наша мать все скучает за тобой! Истинную правду гутарю, мил человек! И наверное уже пора спросить участок! Сруб с осени поставить, начит. Ты слушай старших, слыш али нет?

    - На днях и зайду, дядя Миша! Спасибо! И привет не забудьте передать тёте Зое!

    - Сам и занесешь, что за церемонии! Нам с тобой по близкому соседству жить, а ты шарохаисси! Так када тя ждать у нас, гришь?.. День, час хочу узнать!.. Семью ждешь?

    - Так ведь жена же не одна! Жду, дядь-Миш. Они у меня такие!..- күңеле нечкәргән ирнең күзләреннән яшьләр атылып чыкты.



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх