• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Дүртенче бүлек.


    Кырык дүртнең август урталарында авыл буенча яшен тизлеге белән «Әмирҗанның тегеннән кайтуы» турында хәбәр тарала. Гәдәтләнгәнчә, башта Рангазардан йөрешкән дусының улы Хәдичәдән «сөенчегә» бер баш сарыгын җитәкләп алып чыгып китә. Бу хәбәрдән соң хуҗаның үзен бик озак – көне буе- көтеп алалар. Фатыйма белән Роза пычак белән кыра-кыра идәннәрен ике тапкыр юып, мунчага су ташып «төртеп җибәргән» арада, Вәзирә түбән очларны урый. И, әбисе шатлана, укытучы апалары эше бунча Сарман юлында кала.

    - Кызым, атаң безне дә урасын ие бер!

    - Әнкәй әйтте, сине безгә үзең менсен диеп. Үзе камырга тотынды.

    - Чуар тегермәненнән тарттырылган оны шәп чыккан мы соң, бәбием? Кешеләр эре көрпә булган монысында диеп зарланышканнар ие...

    - Әле яңа оннан көлчә генә пешкән ие, әбием, - бала әбисенең кулында монысында бер тәмле күчтәнәч мазар да күрмәвенә әз генә көенеп алгандай итте.- Бабайның җидесенә аппарган ие. Ул-бу сүз әйтмәделәр тагын.- Вәзирә яңадан өметләнеп карчыкка күзен терәде.- Он он була торган дыр инде ул.

    - Нәрсә салырга җыена соң, анаңны мәйтәм...- Үзенең «тәмле-тамак» булуы белән дан тотокан карчык күзләрен ялтыратып, оныкасының аркасыннан кочаклап, хәйләкәр сөйләндерә башлады.

    Ә үзе кызның кечкенә кулларын үзенең карчыклар күлмәгенең тирән кесәсенә төшереп җибәреп баласының чәчләрен сыйпаштыргалаган булды. Бераздан Вәзирәнең куллары әлеге дә баягы «ыштансыз» кәнфитне эләктергән иде. Әби мондый да ягымлы һәм беркатлы булган балачаганың теләкләрен бик яхшы аңлый иде шул. Гөмере буе башта үзенең өәм бертуган апасының ишле оялары аның тирәсендә чыр-р килде. Аларга алмашка балаларының балалары булды. Ул арада инде курше тирәсендәге бала-чага да аның җылы холкына ияләште. Ул барысын да үз тирәсендә барлап торды. Аларның күбесенә бу фани дөньяга килергә дә булышты. Алары да аналарына кушылып, «кендек әбиләрен» яратып, аның белән вак-төяк күчтәнәч алыштылар. Боларга бит әле Мәрҗәм кызы укытканнары да өстәлде. Мондый аеруча җылы мөнәсәбәтләр аларның балаларына һәм оныкларына да күчте. Һәр кергән өйнең түре бу оста һәм акыллы карчыкны каршы алырга әзер булып тора иде.

    - Берәр-нәрсә...

    - Шулай дисәң генә инде, балам... – «Карале син бу «кара чутырга»! Юктан да ничек куана бит үзе!»- каткан күчтәнәчне авызында әвәләргә тотынган баласына сокланып уйлап куйды карчык.- Булмаса, мин дә җыеныйм! Сәхипҗаннарга да кереп чыкмыйсыңмы? Белеп торсыннар! Дәкиҗаннарга да хәбәр ит! Яхшысынмас Тәскирәсе! Шундый сөенечле хәбәрне яшереп тормыйлар, кызым. Сиңа килешә- урам буйлап акырып чык. Атаңның малае юк бит инде! Элекке вакытларда ат менеп чапканнар сөенче хәбәрне...


    Салихатти белән Тәскирәттигә кереп чыккан арада авылның бу очында да бу хәбәр турында белмичә калган кешесе юк иде инде. Әбисе бик озаклап иң матур киемнәрен сайлады. Бар да әйбәт, бар да килешле чыгасы булган, бары тик наскиеның кунычы гына бушап суырылып аяк йөзенә үк төшеп азапламакчы икән. Анысына да җаен тапты илнең «кендек әбисе». Йон җебен җайлап кына алды да шунын белән наски кунычын бәйләп, балаклы ыштаны белән матурлап куеп үзеннән үзе бик кәнәгать калуын яшерә алмады. Инде өй бусагасыннан чыгып китергә генә торганда, Таибә карчык үзен үзе орыша-орыша кызына күчтәнәчнең саллырагын тоттырмаганына уңайсызланып, аралыктагы шүрлекне тикшереп, аннан яңадан нинди дер «мәмәй» тоттырды.

    Үзләренең очларына кайтып кергәндә Вәзирәне әбисе белән капка төпләрендә бөтен күрше-күлән җыелып көтеп тора иде. Көн дә булып тормый шул модый тамаша.

    Урамнан кайтырга тиеш булган ир үзләренең турларына тау башыннан гына турылап төшеп, тыкрыкларыннан «элек-электән үк» көйләнеп куелган «арт-капкадан» бәрәңге бакчаларына узды. «Йә, ходаем, диген! Гаиләм янына исән-амамн кайтып җитәр көннәрем дә бар икән бит!» Әмирҗан җилкәсендәге хәзинә биштәренең бавын бер тыгызлады, бер бушатты. Тамагына килеп тыгылган төер тынын каплагандай булды. Үзе гел бәрәңге бакчасын айкады. Уңыш шәп буласы ахырысы! Абзарның арткы стенасы буенда үсеп утырган кабакларга да исең китәр! Ну карап та куйган Хәдичәсе бакчаны. Ник берәр үсеп утырган чүп үләне күренсен! Уңды шул хатыныннан ир! Бер мәлен дә тик утырып тора алмаган «мулла кызы» көн күрер өчен иң кулай тормыш иптәше булып чыкты шул! Җыйнак кына итеп читән буенда оештырып куелган тирес өеме дә аңа сыерның исән калуын күрсәтте. Димәк, тамаклары да тук боларның!

    Әмирҗан ишек алларына узды. Бер җан иясе дә күренми, аның каравы урам ягында нинди дер җиңелчә шаулашу сизелеп тора. Мөгаен барысы да шунда дыр. Ир биштәрен коймага элеп куйды да капка төбенә халык янына чыкты. Күрешү артык хисле булмады. Ни дисәң дә, инде күрше тирәсендә толлар да өстәлгән иде. Әмирҗан Хәдичәсен, зур кызларын, әнкәсен колачлап капкаларыннан кысрыклап эчкә уздырып җибәрде. Вәзирә үзе үк алар арасында буталып кереп китте.

    Табын тирәсенә урнашкалаганчы ата яңадан барысын да барлап, кабат-кабат карап, кочаклап-сыйпап чыга. «Карале, Фатыймасы тәмам буй җиткергән. Бер-ике елдан үзен кияүгә дә сорап килә башларлар. Розасы да! И оялган була, сылукай! Өй эчләре чиста, өсләре бөтен. Аллага шйкер, бу көннәрне дә күрер көннәрем булган икән! Әнкәй-карчык та картайган бу араларда. Җитмешнең өстендә бит, ни генә әйтсәң дә...»

    - Хәдичәкәем, камырың мичтән чыгып качмас иде әле! Ниләр килештереп йөргән буласың? Менә мин хәзер моннан мәңге дә чыгып китмәм, бит инде! - Әмирҗан бер барып утырырга, бер аралык ягына кереп карчыгына сүз әйтергә белми тора. Тамагындагы «теге чукынган төер» дә иркенләп сулап торып җибәрергә ирек бирми тора, җитмәсә! Күзләре хаман нәрсә дер күзли. Дөресрәге, инде ун яшен тутырыга тиешле кара-чутыры Вәзирне эзли иде ерактан әйләнеп кайткан чорында ата кеше. - Ә малай...

    - Әмирҗан!..- Хәдичә кинәт хәлсезләнеп морҗа почмагына сөялде.

    - Улым, үзең киткәченнән үк, киләсе кышта ук, кызамыктан...- Карчык, сүз әйтә алмаса да, фикерен шулай белдерә алды.


    Ир бер тутырылган капчык шикелле сәке почмагына гөрселдәп тә ауды, аяклары белән болгата-болгата елый да башлады... Таибә карчык кызларга күз карашы белән генә алгы якка чыгып китәргә ым какты. Ул арада тегеләре ишеккә тотынып бусаганы атлап чыгарга җыенган җирдән, аталарының тавышы ишетелде.

    - Миннән курыккандай, мине яратмагандай... Кая болай ашыгасыз? Күчтәнәч төяп кайтмады шул атагыз ерак юлдан...- Шунда гына Әмирҗан олы кызлары белән Таибә карчык арасында уралган бәләкәй генә ябык гәүдәле бер кыз баланы күреп ала. Әбисенеке шикелле нечкә иреннәр, почык борын, яшькелт күз, лачын канатыдай чөелгән кашлар. «Бу бала да үземнеке түгел ме соң?!»- Ә син, балам, нигә болай миннән читләшәсең соң? Син бит минем Вәзирә кызым, шулай мы?! Менә бит, әнкәсе, миннән дә бәхетлерәк кеше бар микән бу дөнҗада?! Берсеннән берсе чибәр, берсеннән берсе акыллы кызларым бар бит минем! Җә, кайсыгыз миңа комганнан су салып кулларымны чайкатыр икән? Әйдәле, Вәзирә, синнән дә остарак бу эшне берсе дә башкарып чыга алмас.

    - Без мунчага да яккан иек, атасы!

    - Анысы да качмас!

    - Җә, утырышып бер дога, улым!


    Табын түренә самавыр менеп кунаклады. Аның тирәсенә бадыяны белән перәннек белән кәнфит шикелле «куян күчтәнәче», быелгы киптерелгән җир җиләге белән карлыган, аерым савытта беренче генә тапкырын баллаган умарта нигмәте. Иң азактан бәрәңге дуричмагы.

    - Ашларны мунчадан соң балалар өлгертер, әтисе!- Хәдичә, күңеле яңадан нечкәреп китеп оятка калмас өчен, җыен юк-бар сүз лыгырдарга тырышты. Ул табындагы әле бер нәрсәсенә тотынды, әле икенчесен кузгатты. Таибә карчык килененең терсәгеннән тотып тынычландыргандай итте. Кайда ул! Хатынның күңеле үзенә бүген урын табардай түгел иде шул.- Нәсел әтәченең ите каеры туны шикелле тыгыз- пешереп җиткерә алмадым. Ачулана гына күрмә инде, йәме?!

    - Ачуланмаган кайда инде!- Әмирҗан тирән итеп сулыш алды. Яңадан бүлмә эчен ялтырап киткән күзләре белән айкап чыкты. Кызлары бераз гына тынычланганнар иде. Вәзирәсе аңа читтән генә карап, әле дә читенсенгән бу ир белән «күз-качырышлы» уйнап утыра иде. Нинди дә рәхәт иде соң өйдә, үзенең балалары, карчыгы, әнкәсе белән янәшәдә утырулары. Килеп туган киеренкелекне бераз гына йомшарту теләге белән, ата яңадан сүзгә килеп мәзәк сөйләргә булды:

    - Чәй дигәннән, Рангазар чишмәсенең суы чәй чыгармый икән. Тәк, бөтен эчләремне юып кына төшерде, - әйткән сүзләренең нинди тәэсир калдыруын белер өчен Әмирҗан өй эчен яңадан айкап чыкты. Мәет чыккандай киеренке тынлык. «Күрдем боларның күңелен, этләрен корт чаккыры!»- диеп күңеленнән көрсенде ир.

    - Әйдә, булмаса, мунчага таба кузгалыйк. Кайсыгыз булса да, бу камыр-комырларны мич эченә каплап куеп торыгыз, суынмыйча җылы көенчә торсыннар шунда... Әнкәй, син дә Вәзирә белән мунча кермичә төшеп китмә, йәме?!


    Әмирҗан икенче көнне үк колхоз кәнсәсенә төшеп, Хәдичәнең өстеннән өстәмә эшләрне алдырып кайта. Әйе, үзе юк вакытта хатын бик бетеренгән иде шул. Аңа да «ял» дигән нәрсә бераз гына кирәк. Менә хәзер ул үзе да өйдә. Ул туйдырыр барысының да тамагын. Хәдичә генә ирен эшкә чыгарга ашыктыру ягында түгел иде. «Патша ялыннан» кайтмаган ла ул! Нинди кыенлыклар күргәнен бер сөйләр әле балаларга ишеттермичә генә. Сигез ел буе сөйләшенмәгән сүзләре байтакка җыелган булырга тиеш.

    Әмирҗан ял итүен ун көннән дә артыгын булдыра алмады. Лазутканың хәлләрен белеп кайтканда, ул МТСтан үзенә эш тә белешкән иде. Слоҗный молотилкаларына кеше кирәк икән. Тазалыктан бигрәк, ул нәмәстәкәйләрен көйләп эшләтә алырдай кеше бик урынлы буласы булган! «Кирәкле запчәсләре кайтып җитмәгән!»- диде түрәләре, югыйсә бүген үк чыкса да мишәйтләмәс иде.

    Лазутка-кордаш белән яхшы гына утырылды. Шуның әче балы элеккеге еллардагы шикелле бик аздан да дусларның телләрен ачты. Елизар Сергеичның болай ачылып китеп бер кеше белән дә сөйләшеп китә торган гәдәте юк. «Амирканны» да берсе дә эчкече буларак белми, анысы. Ул бары тик үзенең күптәнге ахирәте янында гына «исем өчен генә» күтәреп чәкештерә. Сугыш башланыр алдыннан гына тол калган борынгы дусты моннан берничә ел элек качып кайткан урыс миче кадәрле Мәскәү марҗасы белән кушылган булган. Боларның кочаклаша-кочаклаша сыйланып утыруларын баштарак өнәп бетермәгән Ксення Иванна, тора-бара боларга гел дә әһәмият бирми башлады. «Тәртип бозмыйлар бит». Күптән күрешмәгән кешеләр дә җитмәсә!

    Ике авылда беренче булып аның җан-дусы белде Әмирҗанның «тегендә» күргән бөтен михнәтләре турында. Кешеләрнең берсен-берсе ашау чигенә барып җиткән ачлык кичерүләре турында да. Төн саен ничәшәр кешенең үлүе турында да. Әмма аның үзенең борыңгы дусына болары турында артык сөйләп, аны борчыйсы килми иде. Ул бары тик үзенең «тегендә» бик «яхшы урнаша алуы» турында гына лыгырдады. Архангел ягындагы леспромхозга ул этаплпр җәяүләп диярлек куылып барып җиткәндә инде кыш урталары була. Лесоповалга барып җиткәндә Алабугадан этаплары чыгып киткәндә бирелгән өс киемнәренең тәнне җылы тотарлык бер нәрсәләре дә калмаган була. «Ристан командасының» чирегеннән артыгы «юлда салкын» тидереп, төрмәләре булган шәһәрләрдә калдырылып бара. Башкалары да боларга кызыкмас өчен конвой түрәсе аларга ул чирлеләрнең калганнары янына бераз гына соңлап барып җитәчәкләре турында тезелеп баскан саен тырышып лыгырдады...

    Буралган бараклар эчендә катлы-катлы төзелгән сәндерә-караватларда тыгызланып ял итеп яткан ристаннардан килгән искә ияләшеп киткәнче Әмирҗанга бик читен була. Ник шунда сабын ише нәрсә булсын? Бозлы су белән генә тәнеңнең керен юып төшереп кара әле син?! «Йомышыңны үтәгән саен комган» турында уйлау бөтенләй дә урынсыз. Халыкны бет баса башлаганнан соң гына этаптан этапка йөреп арыган «земский духтырларның» берсе бик каты торып: «Үләт-фәләннән халык кырылып бетсә, «товариш Сталин» берсенең дә башыннан сыйпамас!»- дигән ачулы сүзләреннән соң гына, чираттагы лагерь начальнигы эшеннән алынып үзе дә ераграк этап белән җибәрелеп анысының урынына башкасы билгеләнгәч кенә тәртипләр бераз гына яхшырган.

    Әмирҗан урман кисүгә бер-ике айлар чамасы гына чыгып өлгергән булган. «Серле чир» аның да башына җитә язган. Температурасы күтәрелеп, аңыннан калдырып, эчене бик каты йомшарткан әлеге хаста аны лагерь лазаретына алып барып яткыра. Ул авыр хәлдә шулай атна-ун көн тирәсе чиләнгәннән соң аңына килгәндә карт врач аңа, «үз итеп», бераз гына хәйләләргә киңәш итә. Ә үзе хаман бу татар кешесеннән күзләрен алмыйча уйланып тора... Әйе ул аңа «төкерекләре дә сызлап карамаган» блатной ятучыларга караганда күпкә яхшырак күренә иде.

    Һәм доктор әкренләп Әмирҗан белән якыннанрак таныша. Ул аның да Татариядән икәнен белеп ала. Аның «личное делосыннан» Сарман якларыннан икәнен дә белеп ала. Алай гына да түгел, ул аның үзенең бер туган апасының иренең гасыр башында урнашкан утарының күрше авылы кешесе икәнен һәм инде билгеле аның племяшларын да күреп белүе турында хәбәрдар булып ала. Әмма үзенең күрше алпавытларына нинди катнашы булуы турында әйтеп салырга әлегә ашыкмый. «Бер кабул ителгән карарның үзгәртеләсе юк,»- диеп әлеге миһербанлы врач ныклап торып «якташына» булышырга алына.

    Аларның элеккеге санитарының күзендә катаракта үсә башлап күрмәскә әйләнгәч тә, Әмирҗанны урман кисүдән лазаретка күчереп куялар. Үзе өчен мондагы эшнең бер читенлеген дә күрми ул. Аның өчен бары тик бер нәрсә генә бик авыр булып кала бирә- гаиләсе белән хат алышу мөмкинлегенең булмавы. Урысларның эшләре көйләнгән аларның. Гаиләләренең кечкенә рәсемнәрен саклап булса да йөртәләр кесәләрендә.

    Тик аларында да кыенлык килеп тугалый. Баштарак бер-берсе алдында мактанышып алган ирләр, берзаман берсен-берсе үрти башлый. Янәсе, кала-салаларында калган хатын-җефетләре тик кенә дә ятмый торганнар дыр! Менә китә шунда нервылар бозу. Бер ишесе күңеленнән ярсый-ярсый еласа, икенчесе йодрыгын йомарлап тел бистәсенә ташлана. Бер ишесе хәтта үз-үзенә кул салуга чаклы да барып җитә. Әйе, «зур җирдә» ниләр булып беткән булса, «кече җирдә» дә ул хәлләрнең барысы да булып ала.

    Бераздан Әмирҗанның эч китүләре ешаеп китә. Ул гына да түгел, санитар халкына тиешле ризык нормасы кечкенә булганлыктан, аның тешләре какшап коела башлый. Төшләренә мәетләр кереп тә интектерә башлагач, ул «знакумына» турыдан-туры зарланып ала. Үзенең йокысызлыгына да, саташулы төшләренә дә. Анысы якташына бром катнашмасы биреп тынычландырып караганнан соң, аларының файдасызлыгына тәмам төшенеп икенче фикергә килә.

    Азакы вакытларда кухняда тәртипләр бозыла башлаган була. Эч тифыннан чирләп киткән повавр халкын лазаретка салганнан соң анда экә «блатнойлар» тирәсендә таптанган әтрәк-әләмнәр барып урнаша. «Танышлык буенча», билгеле. Урнашуын урнашалар. Тик әзерләгән ризыкларының да ни сыйфаты ни тәме «ташка үлчим генә» булып чыга. Әле җитмәсә, комендант та бурлыкны сизеп аларны фаш итә. Менә шунда комендатура киңәйтелгән киңәшмә җыеп, кухняны куып таратып, яңа команда җыярга булалар. «Блатнойлар» белән киңәш тотмыйча гына. Чөнкә конвойдагылар да шул кухняның ризыгын бүксәсенә салып куя бит. «Яңа кухня командасына» докторның киңәше белән, башта «сынау шарты белән, Әмирҗан да билгеләнә. Анда да, аннан беркем дә: «Син ашарга пешерә беләсеңме?»- диеп сорау алган кеше булмый. «С мусульманами хотя бы из-за чистоплотности никаких проблем не будет!»- диеп әйтеп сала җыелганнарга доктор.

    ... Лазутка дусын әче бал белән сыйлаган арада анысының дуңгыз маеннан да тартынмавын күреп ала. Әмирҗан да анысының мәгәнәле карашы белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлады булса кирәк.

    - Главное дело, Лазутка-брат, знаш мы скока людей анда сидит?! Страшна многа, брат –Лазутка!

    - Что, Амирка, и все такие жа как ты, без вины что ли?

    - Да шул менэ. Такие сапчим не бинаватыйлар!

    - Ну тада дела совсем плохие у властей! Удивляюсь, как еще мы можем двигаться вперед на врага этого окаянного, када стока невинных мужиков сидит по всей стране?! Или всёж таке еся и виноватые средь них?

    - Хто их ызнаит инде, брат?! Вот менэ у нас тама сидели разный народлар. И настаяшный ворлар да, и какуй та палитичискийлар да... и такой крэстианнар да как я...

    - И как там? Не обижали тебя, Амирка?

    - Там- нет, малай! А менэ пака этапта хадил, была дела! Камерада сидим, иемэ? И вот пристаёт бит кто рядом сидит, правда мы, ди, чту мин амириканский шпиён, ди малай! Менэ бит, паразит какуй!.. А «там» пурядок был, Лазутка! Жалко тулькэ, мында, деревняда, дим, баба дочкалар белэн аставались! Улым, малайка белэн дим!

    - Слушай, Амирка, я дивлюсь на тебя! Ты и в лагере так коряво баил, да? Лана, я то тебя как самого себя понимаю...

    - Ну там я ваапщи малчал бит! Думай сам инде, с кем мин анда гаварить дулжен был? Патум мине адин хароший знакум сказал, монда такие как ты не гаварят, диеп! Блатнуй бурлар русча не разгавариваитлар бит! Вруди славалары да русский, а панять ничава ни магу. Аннары с ними апасна да бит! Менэ заставляли маладые ребятаны варавать складтан разный вещиларны. Чут ышту, нужик хыватают бит!

    - Понятное дело, Амирка! А вот скажи ты мне, эти, политические там не сидели что ли? Они бы не смогли управиться с этими жуликами?

    - И, малай, алар ваапще интересный кешелэр бит, туган!- Әмирҗан алан-йолан каранып алды. Дустының «яңа марҗасы да бәләкәй малаен ияртеп күрше тирәсенә чыгып киткәнгә ошаган иде.- Конвойлар да гаварили алар турында- гнилой диеп, «эчерек» ту ист!

    - Не понел, поясни?!- Елизар-кордаш әче балы салынган бидонын капкач белән каплап читкәрәк шуыштырып ахирәтенә киң итеп елмаеп карады.- Как ты стал сало шамать, Амирка?! Дивлюсь я на тебя! А разве это уже не грех у татар? Магометанский Аллах не простит тебя! Моҗет и самогоночку оформим?

    - Па-моему, умирать с голоду грех! Или делать так ыштубы людилар умирали! А самагунны мин питҗ не буду никада! Харам это! Аллах бит нас жить ыштубы ыздидал, шулай мы?

    - Я, дурень рас-такой, тебя отвлек малость. Так что там политические то? Что было с ними не так?

    - Ну менэ пасматри инде- сидят два политический.- Әмирҗан сүз сайлагандай, ашыкмыйча сөйләргә тотынды.- Обоенда да 58, пункыт 10.. ту ис измена Родина-мать! Дилить бит инде ничава! Бизабразие!

    - Ну и что? Делят?

    - Ы-ы! Ишшо как делят бит, чукынчыклар! Берсе Троцкийны мактарга начинает, хвалить, то есть. Икенчесе Бухарины мы, чортны мы...

    - А кто это такие, амирка? Просвети меня, тёмного!

    - Чорт белсен инде аларын. Сталиннын враглары дыр инде.

    - Откудова знаешь это?

    - Так бит дуслары булса, был бы город Бухаринск или Троцкий. Ты слышал про такие?

    - Вроде Бухара где то есть, Троцк совсем недалеко. Но это же не то...

    - Вот именно шул, Лазутка! Ызначит враги! Вот это политическийлар ысначала начинают кричать друг с другом, а патум с кулаками дируца бит!

    - Странно как то...

    - Менэ мин да так гаварю бит! И никто бит аларны не мижавает! Ник шунда утерешеп бетми халык.

    - Ну и дела... и часто такое такое было, Амир-дус?

    - Каждый раз бит, туган, как только два политическийлар рядом сидят! А жуликларга весело!


    Ул арада урысның да ак мунчасы өлгереп ике дус чабынырга кереп китте. Лазуткә анда да Әмирҗан артыннан күзәтүен дәвам итте. Ул дустының «тегеннән» тәмам ябыгып кайтканын әйтеп салмыйча булдыра алмады. Һәм шунда ук үзенең ялгышрак сүз ычкындырганын аңлап, булса кирәк, эшне икенчерәккә борып җибәрү ниятеннән, бер-ике сүз белән Хәдичәнең бик булган хатын булуын әйтеп дустын куандырырга булды.

    - Такая завидная у тебя баба, дружище! Моя молодуха даже после московских портних руки твоей так хвалит! Вот откудова у простой деревенской татарочки такое? Не хуже знаменитых шьет ведь? От бога наверное! И вот ты посмотри, у меня и в палисаднике и за баней тоже были посажены яблони и груши! А принялась у меня толька эта груша непонятная! У твоей растет всё! Может она коран ваш читает во время посадки?


    Әмирҗанга хатынының кай дәрәҗәдә булганлыгын сөйләп тормасалар да бик яхшы белә иде шул ул. Әллә дусты белән болай иркенләп мунчада чабыну сагындырган булган, әллә әче балы шулай тәүсир ясаган, әллә болай рәхәтләнеп сөйләшеп утыру үзенекен иткән, Әмирнең кәефе бик күтәренке иде. Хәдичәсе «болай гына» аның болай чыгып югалганы өчен орышкан булып кыпанмыйча калмас калуын, тик ул да аны аңларга тиеш бит. И сайрый, аның «урыс сандугачы»! канатлары да булган булса, һаваларга җилпенә-җилпенә күтәрелгән булыр иде...

    - Ты знаешь, брат, так мног волков развелось за последние годы! Чуют, ушел мужик на немца! Прямо под окошками так и воют, звери такие! За них премию хорошую дают. Ты как? Может в «Охотсоюз» пойдешь? А там какого зайчика возьмешь? Вон, прошлой зимой я тока между Буклами и Митрофановкой семь лис взял. Жизнь наладится, и прибыток какой-никакой будет от этого дела! Как ты, Амир? У меня есть знакомец в петровском Заводе. Перестал бегать. Так ружьишко мог бы и уступить под это дело?! У него же и пара борзых была. Но уже не щенятся. Но он, зараза, знает, где это племя заплутало- то ли за Мензелинском, то ли где то рядом с Елабугой... И для прибытку польза, и для здоровья! На печке что ли лежать день-деньской? Кровушку разогнать надоть малость, а то совсем захирееешь, брат...


    Бу хәрәкәтчән бәләкәй урысның сүзләрендә «толк» бар иде шул. Әмма ул әлегә дусына үзенең дә аучылыкка элегрәк кызыксынып караганын әйтеп салды. Ни дисәң дә, аларның нәселендә дә «бушка җил куып» йөреп дан казанган затлар бар иде. Ул бу урында ничек итеп әздән генә үзенең Сталинград сугышына штрафбатка китеп бармый калганын әйтеп узды. Архангел урманнарының берсендә үзе дә агач кискән Рокоссовский алар янына килеп бик татлы итеп сайрап йөргәненә ышанып, «Туган ил алдында» булган гәепләрен үз каннары белән юарга теләк белдерүчеләргә ияреп китәргә әзер булып җитешкән Әмирҗанны алпавыт Соколовның җанагасы кире үгетли алуын исенә төшерде.

    Ким дигәндә, ул «якташ татарын» үзенең өстеннән кемнең нахак гәепләр ташлап НКВДга хат язып җибәргәнлеген белергә тиешлеге турында исенә төшерде. Ә «киң итеп алганда» ул болайрак аңлатты эшне Әмирҗанга: бердән, Сталин утызынчы елларда хәрби маршаллар белән генералларны болай ук кырмаган булса Гитлер безгә каршы сугышны башлап җибәрергә батырчылык итмәгән дә булыр иде. Икенчедән, аларны сугышка китергә алынуның төп максатында «гәебемне каным белән юар өчен» диелгән түгел мени? «Нинди гәеп эшләдең соң син, якташ?»- диеп туры сорады алпавыт авылдашының абзасы. Һәм аңа «запущенная диарея» (даими эч китү) чире табып, инде «хәл ителгән» эшне туктата алды.

    Һәм шул сөйләшүләре вакытында заманында врачлыкка Казан патша университетында һәм Париҗның бик данлыклы университетында белем алган карт аңа, заготовкалары сакланган келәтнең янып бетүенең аның кулга алынуына сәбәп түгел, сылтау гына булуын, һәм әлеге утызынчы елларда ил буенча кайсы өлкәгә күпме кешенең урман кисүгә җибәрелүе, күпмесенең шунда чирләп үләсе, ә күпмесенең бик тиз генә атылып үтереләсе турында план төшерелүе хакында әйтте.

    Елизар-кордаш Әмирҗанның сөйләгәннәрен бик кызыксынып тыңлап утырды. Чит кешедән ишетсә, саташуга тиң хикәянең асылына «болай гына» төшенә алмавына эче пошкандай булды аның. Ул дусыннан, инде хәзер ниләр эшләргә җыенуы турында белешергә булды. Анысының әлегә башында бер генә аерма-ачык уй да юк иде. Тик ул, ни генә булса да, бүтән бер көнен дә бикләнүдә үткәрмәс өчен бөтен булган көчен дә куячагы турында ант иткәндәй әйтеп салды.


    Дәвамы

    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх