• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерме икенче бүлек

    Гаязетдин кәчтүменең түш кесәсендә йөрәген җылытып торган Вәзирәсенә язып салынмый калган хатын капшап карады. Бу бытырдык марҗа да туйдырып бетерде. Берүк якын тирәләрдә яшәп китәргә язмасын. Ир автобусның тизлеген әкренәйтә баруын сизеп, чынлап та үзенең тукталышына якынлашуын аңлады һәм утыргычыннан торып, ишеккә юнәлде.

    - Гриша! Так ты не забудь, вторая Гайдара, три. Захаживай! Чем богаты, тем и рады!

    Булса да була икән ич иренми торган җан! Гаяз барыбер, юл буе аны озын теле белән тилмертеп аңа бәйләнергә исәпләп барган бу юан хатынга баш какмыйча булдыра алмады.

    Автобустан алар алты кеше төште. Ник берәрсе тукталышка каршы гына урнашкан артык зур булмаган, тәрәзәләренә “Бакалея” ише сүзләр язылган такталар эленгән таш кибеткә керсен! Барысы да автобус кузгалганнан соң юлны аркылы чыгып ярыйсы ук төзек күренгән дистәләп агач йорт тезелгән кыска гына урам буйлап үтеп, матур итеп рейкалардан кадакланып эшләнгән койма арасындагы бик зур капкадан кереп, кайсысы кайда таралыштылар. Араларындагы бердән бер ирнең кайда юл тотуын төшенгәндәй, хатыннарның берсе аңа кулы белән кайда барырга тиешлеген күрсәтеп китеп барды. Гаяз барасы административ бина ерак булмаган икән ич.

    Биек фундаментка салынган бу артык зур булмаган агач йорт эченнән хлор исе дә килми иде. Алай да андагы кешеләр актан киенгән иде. Коридордан ике кабинетка ишекләр шәйләнде. Берсе ачык иде. Аннан контор өстәле артында утырган бер хатынның сөйләнә-сөйләнә счет төймәләрен шалтыратуы күренеп китте. Икенче ишек ачылып, анысыннан кырыклар тирәсендәге матур таза гәүдәле, кистерелгән һәм көдрәләткән җирәнрәк чәчле “бер апа” килеп чыкты. Аның артыннан бүлмә эченнән калын ирләр тавышы дәшкәне ишетелде.

    - Ну что, договорились, Ольга Мокеевна?

    - Да, Семен Степанович! Сама присмотрю, прослежу, отреагирую.- Хатын үзенең артыннан ишекне япты һәм коридорда таптанып тора башлаган Гаязны күреп алды. - Вы по какому делу, молодой человек?

    - Мне бы главного врача вашего...

    - У нас нет главного врача. Я- старшая медсестра. – Хатын үзенең дәрәҗәсен белгән кешегә охшаган иде.- Что случилось? Вы привезли кого-нибудь или... - Өлкән сестра Гаязга сөзеп карады. Зур мәртәбәле түрәләр шикелле....- Что-то не припомню Вас...

    - Простите, в горздравотделе мне сказали, что у вас есть место для работы!

    - Нам врачи не полагаются по штатному расписанию,- диде хатын, үзенең алдында торган ирне укымышлы врач итеп белеп..

    - Я не то сказал, видимо. Я для жены...- Гаязның эче пошкандай булды.- Она фельдшер, медсестра, одним словом.

    - Так, что же вы стоите? Вам к директору интерната!- Ольга Мокеевна дигәннәре кулы белән әле генә үзе чыккан кабинетка ишарәләп җил-җил урам якка чыгып китте.

    Иң беренче эш итеп кабинет хуҗасы – ул бу вакытта үзенә графиннан су агыза иде- “кунакка” да салып бирде. Гаяз түрәнең өстәлендә, моңа чаклы киноларда гына күрергә туры килгән зур, кул белән тоткасыннан әйләндереп “көч биреп” эшләтә торган, кара телефон белән стенада беркетелгән икенче җыйнаграгын күреп алды. Бүлмә почмагында тәрәзәнең ярты биеклегенә җитә торган сейф, ишек буенда зур күн диван урнашкан, стенада “кукуруз патшасының” зур сүрәте белән күкеле сәгать эленгән, бер-ике чүлмәк гөле зур яфракларын ялтыратып, кукыраеп, бу бүлмәгә бер үк вакытта пөхтәлек тә, “җан” да биреп тора... Эшнең нидә икәнен белеп алган иллеләр тирәсендәге бу түрә, ике метрдан ким булмаган калын гәүдәле, матур итеп кенә түгел, ә бәлки купшы итеп киенгән, үзеннән “тәмле ис” бөркетеп торган бу абзый Гаяз алдында “сайрарга” тотынды.

    - Вы понимаете, молодой человек... У нас постоянная нехватка медицинского персонала. Работа не из легких. – Түрә күнегелгәнчә, доклад сөйләгәндәй, “тезеп” китте.- Территория раскинулась на километр вглубь в тайгу и до самого болота. Это очень сложный функционирующий механизм. Заведение всесоюзного значения!- Ул кулы белән шкаф өстендәге әллә ниткән зур җиз “рюмкаларга” – “булачак сибиряк” аларның “кубок икәнен исенә тиз генә төшермәде- стенада матур итеп эленгән вымпелларга, почмакта кукыраеп торган кызыл байракка күрсәтте.- Около тысячи человек проживающего контингента. Сложного контингента, надо вам прямо заявить. Это, конечно, не больница, но люди в основном “в годах”. Как говорится, вот мне чуть за пятьдесять, а уже “там болит, здесь тоже”. А у нас проживают и люди, которым под сто лет. Старые каторжане, новые... неопределившиеся лица. В основном, люди одинокие, хотя есть и брошенные своими детьми. Есть инвалиды войны, и даҗе с детства. Немало и отсидевших уже при Советской власти. Ну да ладно.

    - У нас есть все необходимое для жизнеобеспечения- баня-прачечная-котельная-кухня, хоздвор со скотинкой. – Түрә бераз гына тын алганнан соң нотыгын дәвам иттерде.- Конечно, этого мяса-молока не хватает. Так ведь иначе отходы девать некуда! А так ничего не пропадает, да и нележачим есть, чем время коротать. Сами с персоналом и контингентом на участке овощи и ягоду выращиваем! И без этого тоже нельзя. Тело быстро дубеет без движения. Вот. Кстати, увидите и наш клуб- у нас не только кино, но иногда сюда и концерты приезжают. Кристалинскую ждем... А остальные здания на территории- это жилые бараки для наших дорогих престарелых и инвалидов. Показывать ничего не буду. Да и мало приятного смотреть на сирот- сам бы не глядел. Да вот уже через силу ещё пару лет и пятнадцать лет будет моему сроку директорствования...

    - Так что, привози свою супругу с сыном,- диде Терешенко үзенең әйткән сүзләренең Гаязга “ничек барып җиткәнен” чамалаганнан соң.- Примем от души! Совсем зарапортовался тут с тобой, дорогой ты мой человек! И забыл о самом главном! О наших условиях! Не видел, за болотцем, это по ходу следующая остановка автобуса, жилой квартал. Есть возможность выделить участок для постройки дома- с материалами помочь не могу, не обессудь! Ну а если коровку держать удумаешь, тогда милости прошу- покосом обеспечим. Дополнительно совсем рядом с нашим огородом картофельные наделы для наших работников- сколько надо будет, столько и возьмете! В квартале то участки всего на десять соток... Короче, осмотрись. Хорошо осмотрись! Должно приглянуться наше райское место. И за сына не боись, тут человек сто может с ним нянчиться... На квартал напрямки не ходи. Вдоль шоссейки... Хоть и не большое болотце, да как знать, на какой кочке... навернешься.

    Гаязетдин баскычка чыгып иркенләп тирән итеп сулыш алды. Як-якка каранганнан соң киерелеп җибәрде. Күпме вакыт утырылды микән бу лыгырдык түрәне тыңлап? Ярты көн үк ме, әллә биш минут кына мы? Төрле җитәкчене күрергә туры килгәләде аңа үзенең әле кыска гына тормыш юлында, тел байлыгы булганнарны да, телләренә “чебен төкергәнне” дә. Монысы “матур” сөйләде, якты чырай белән аны каршы алып, ашыкмыйча гына әңгәмәсен корды. Деловойга охшаган. Тик Гаязның гына аны тыңлый торган кәефе юк иде.

    ... Ул автобус юлына таба кире атлады. Кояш хәйрән үк күтәрелгән иде. Интернат коймасына ук терәлеп алты-җиде өйдән генә торган урам дисәң урам түгел, тыкырык кына да түгел сузылган. Үз иркендә яшәүчеләр урамы. Теге, Терешенко иптәш аларга вәгдә иткән урман поселогында да йортлар шушылай ук биек нигезгә салынган иде микән?

    Берничә палисадниктан матур итеп себер алмагачы күренеп тора. Җир өстенә якын урнашкан ботакларындагы җимешләр ярыйсы ук “кымтырыкланган”. Өстәгеләренә, күрәсең, куллары җитешмәгән. Гаяз алан-йолан каранып алды һәм бер үк вакытта уттай ачык-кызыл да “ата-яшел” дә булган бер ранетка алмасын өзеп җиңенә сыпырып тешләп алды. Шушындый матур алма үтеңне кайнатып чыгарырлык әче булып чыкты. Шулай шул, мондагы кырык-биш-иллеләргә җитә торган зәмһәрир салкыннарга гади алмагачлары чыдамый шул. Хәер, монысын да мәзәк өчен генә үстерми торган дыр хуҗасы. Өзеп кабарга вакыты җитмәгәндер. Астагы ботакларындагысыннан йә бала-чага йә кәҗә-фәлән “авыз иткән”, күрәсең...

    Күп булса өч-дүрт йөз метрга сузылган юлны Гаяз автобус юлы буйлап узды. Бер әби велосипедка атланып магазинга бара иде. Таныш булмаган ирне “атыннан” төшеп озак итеп карашлары белән озатып калды. Ир дә “уяу сакчыга” берничә мәртәбә борылып карады. Бу карчык дигәннәренә илле-бишләр тирәсе булырга тиеш. Әгәр әлеге түрә аңа квартал белән ике арада сазлык булганын искәртмәгән булса, бу бәләкәй генә куаклыкны себер табигатен белмәгән кеше бер әрәмә диеп кенә кабул итәр иде. Ә Гаяз бу тирәләрдә үк булмаса да, Уралның аръякларын яхшы белә. Урман өлеше төрледән-төрле биеклектәге агачтан, атак-сатак куаклардан торганы ерактан аерма-ачык билгеле икән, димәк монда урман түгел, ә сазлык, һич булмаса кисентеле участок була.

    Урам башындагы болдырда болында чемченүче берничә кәҗәне шул ук сандагы этләр саклап йөри иде. Әһә, йортлар ничава күренә. Төрлесе төрлечәрәк итеп салынган. Урам якка өч тәрәзәсе “карап” торганы да, алтылысы да бар. Шул яклап кына анда нинди кешеләрнең яшәвен белеп була микән?! Чит кешеләргә ачык күңел белән караганнарының биш-алты тәрәзәсе урам якка борылган булса, кеше сөйми торганының бер-ике генә микән?..

    Автобус юлы белән урам башы арасында бер-яклап бер йорт планлык урын, икенче яклап- икелек. Арттагы урам тулысынча тулган. Әллә ничә йорт яңа гына бетерелеп килә. Нарат каерысы, йомычка юньләп җыелып та бетмәгән. Ачыктан-ачык яткан яисә сөялеп куйган эш кораллары да күренгәли. Караклар юк микәнни монда? Шулай дыр инде күрәсең...

    Урам буйлап уйнаштырып йөргән берничә нәселсез эт килеп аны иснәп китте. Аларның үз гөмерләрендә беренче мәртәбә күргән бу чит кешене куркытырга, яисә аннан да бигрәк тешләргә исәпләрендә дә юк иде. Шәп өйрәтелгән маһмайларга охшап торалар- “эшләрен” чылбырда булганда гына үтиләр. Ә хәзер исз болар да “ялда”. Юри генә берәрсенең ихатасыннан әйбер-мазарын “чәлдереп” караган бул әле, бу сакчылар кай төшеңнән умырганнарын белерсең, дустым!

    Урам якка сигез тәрәзәсе белән карап торган бурасы карала башлаган йорттан озын какчарак гәүдәле иллеләр тирәсендәге ир йөгереп чыгып, Гаязга таба юнәлде. Анысы як-ягына каранып алды. Юк, бу абзый аңа таба килә иде.

    - Ты- Григорий?

    “Менә сиңа пәрәмәч! Мине кем белән бутавы микән моның?”- диеп уйлап өлгерде Гаязетдин.

    - Будем знакомы- я – Михаил, Савчук Михаил, моҗно просто дядя Миша.- Нәрсә уйларга белми торган бу “татар булмаган” кеше чит ир-атка киң итеп елмайды.- Чохо стушевавси, гарний хлопче? Моя хозяйка тоби с окошкив приметила! Так забыв чоли? Утречком в автобусе...

    - Простите, дядя Михаил...- диде ниһаять үзенең алдында иртән автобустагы “бәйләнчекнең” ире булуын абайлап.

    - Обидеть хотишь старого козака?- Себер кешесе “һөҗүмен” көчәйтә генә барды. Ул Гаязетдиннең бер җилкәсеннән, бер терсәгеннән эләктерде.- Айда до нашего щалашу! Как раз к обеду поспел!

    - Простите...

    - Заладил, бога-душу-мать!- Ул алдындагы җыйнак гәүдәле татарны җилтерәтеп алды.- Ждёшь, чтобы я тебя в охапку? Я могу ишшо!

    - С чего вы взяли, что я должен у вас сегодня обедать?- диеп һаман саен киреләнүен белде Гаяз.

    - Обидеть меня удумал, паршивец?- “Җирле” кеше “читне” ычкындырса да аның күзләренә сынап каравын белде.- Не по-сибирски это! Не по-людски, я бы сказал! Я тебе и “люлей” навешать могу, я чоловик простой! Сам не одолею, соседей кликну! Зоинька-лапушка все глаза проглядела.- Михаил ниндидер карарга килгәндәй, тынычланып як-ягына ишәрә итеп:- Видишь- по соседству пустыри красуются? Любой выбирай! Поможем, уси поможем!.. Что встал, как хрен? Истукан нерусский! Долго я тебя ишшо уламывать тут буду? Горилка стынет, твою нерусскую душу-мать! Зоинькка-лапушка знатная хозяйка у меня! Ты на ее габариты плюй! Сноровкой ее бог не обидел! А это в хозяйстве самое главное!

    Мондый “кыстау” алдында Гаяз көчсез булып калды. ӨЙ эченә үттеләр. Өйнең ялдысыннан килеп кергән бүлмәнең хәйрән генә өлешен алып торган өстәл, аның өч ягыннан урнашкан эскәмияләр, ишек турысында бик иркен тышкы киемнәр өчен булган элгечләр бу өйдә ишле гаиләнең тормыш иткәненә яхшы ишарә ясый иделәр.

    “Кунак” белән хуҗалар якыннанрак таныштылар. Анасы тирәсендә бөтерелеп йөргән дүрт-бишләр тирәсендәге булган кыз бала үзен “Надя” диеп таныштырды да, юкка чыгып торганнан соң, кулларын чайкаштырып табын тирәсенә урнашкан чит “дядя” белән атасы янына әллә колагыннан әллә “якасыннан” сөйрәп чыккан алакаем зур өч-төсле мәчесен күрсәтте. Анысы да үзен бик тыныч тота иде. Атасы аңа күзенең агын әйләндереп күрсәткәннән соң гына, кыз бала песине кулыннан ычкындырып җибәрде...

    Ашап та куялар икән ич болар! Башта әллә ничек кенә итеп тозланган гөмбәдән авыз иттеләр. “Исем өчен генә” кукыраеп торган аракыдан ярты стаканлап чөмергәннән соң, башка аның турында яңадан искә төшерүче булмады. Гөмбә янына тозланган помидор белән сало да туралган иде. “Ялгыш кунак” аларыннан да авыз итте. Михаил пошкырып куйды:

    - Думал, татарам грех!- диде ул хәйләкәр күзләре белән Гаязның кулындагы сало кисәгенә ишарә ясап.

    - Грех с голоду подохнуть, дядя Миша!

    - Вот это правильно, совсем по нашему, по-горняцки!- Михаил әллә Гаязга, әллә марҗасына күз кысып куйды. - Так, мне сегодня надо за мылом сходить, даҗе срочно. Сразу после посиделок вместе и прогуляемся, лады? Тут тайгой минут десять будет шагать! Места, Гаяз, у нас здесь знатные! Болота уже кончаются, и тайга не такая страшная. Берез много. Кстати, груздочки-беляки оттуда нарытые. “До мошки” и возвернемся! И банька будет к тому моменту в самый раз!

    - Неудобно, дядя Миша!- ә үзе бик сәерсенеп үз өендә ник ялгыш кына берәр авыз ачып караган Зояга карап алгалады. Юан “тәти марҗаны” алмаштырып куйганнар иде. Ул тәмләп тамагын туйдырган арада җилкәсенә генә салынган сөлгесе белән авызларын сөрткәләде.

    - Брось ты эти интеллигентские штучки! Неудобно щи лаптем хлебать, понимаешь! Верно я говорю, Заинька?

    Зоясы авызын бушатмыйча гына баш кагып Михаилы белән килешүен белдерде. Бу гаиләдә чынлап та бик тәмле һәм күп ашарга күнеккәннәр иде. Атнага якын өй ашын күрмәгән Гаязга Савчукларда бик рәхәт булып китте.

    - Моя Зоя тоже в интернате работала,- Михаил көчле итеп кикереп җибәрде.- Да после Надюшки пенсию оформила. У нас же с ней шесть детишков!- Хуҗаның тавышында горурлык хисе ишетелде. - Старшие дочери уже своими хатами живут, здесь же. Та-аких хороших хлопцев “охомутали”! Справных да работящих. Они тебе тоже понравятся!- Михаил булмаган мыегын сыпырып куйгандай итте.- Тоня за дорогой, Таня на первой Гайдара с другого конца, недалеко от “тропинки шахтера” строиться начали. Прибегают домой впопыхах. Ничего не скажешь, птенчики окрылились, вылетели из гнезда...- Карт елмаеп бер тын сүзсез генә ашап утырганнан соң, яңадан сүзен дәвам итте.- Вот. Старшой сын, Валерка, на шахте уголек рубит. На метро в Москву всё приглашают, да никак решиться не может от мамкиных харчей брюхо оторвать. Второй сын, Сашка, как закончит горный техникум в Анжерке, и даст бог, Родину защищать уедет... Юрка вон уже на “Жильё” учиться ездить начал. Пятиклассник! Неглупый хлопец. Озорной, правда. Так ведь не хворый же!- Михаил табын артында артык тыныч утырган кунакка күз төшергәннән соң сүзен йомгаклагандай итте.- Одно только и есть неудобство- школы нету. До пятого класса к татарам на двадцать шестой квартал пёхом через тайгу ходют, да это километра три всего, а потом уже в город катаются... Дак до зимы на лисипедах, а со снегом на лыжах, если не пешком. Привыкли уже. Да ты кушай-кушай, не клюй, как баба! И детям еще останется, у хозяйки чугунок ведерный. Слава богу, можем себе разрешить поесть вволю...

    Шахта начальнигы белән дә эшләр уңай хәл ителде. Кичәге кадровичка әйткәнчә, “проходкага, яңа күмер катламнарын ачып бирү бригадасына билгеләячәкләрен әйтте. Берәр айдан моңа чаклы булган дүртенче разрядын да үстерәчәкләренә ышандырды. Үзен яхшы яктан күрсәткән очракта, билгеле. Гаязетдин “иртәгәгә чаклы уйлар өчен” үзенә вакыт сорады, тик ул үзе өчен бер генә карарга инде килеп куйган иде- ул монда эшкә калачак. Гаязның түрә кабинетыннан чыгуын Михаил көтеп тора иде. Бер төргәк сабын белән.

    - Помочь при строительстве дома не обещал Силыч?- диеп төпченә дә башлады “бывалый” шахтер

    - Нет... – диеп җилкә какты Гаяз.

    - Правильно сделал.- Михаил Гаязның җилкәсеннән кочкандай итте.- Он руководитель толковый. Сначала присматриваться будет. Если приглянешься, то потом проси, что хошь. На твоей морде лица же немного “написано”!

    - И многим он помог?

    - Есть люди!- Михаил һәр сүзен “үлчәгәндәй”, ашыкмыйча гына сөйләде.- Не всем конечно... Народ ведь очень разный устраивается на шахту!- һәм барган җиреннән кинәт әңгәмәдәшенә борылып аның җилкәсеннән селкетеп алды.- Ну что, Гаязка, нравится тебе у нас?

    - Да как сказать...

    - Не мнись ты, бусурман!- Михаил Гаязның терсәгеннән эләктергән килеш ычкындырырга уйламый иде.- Скажи прямо! Или будешь до февральских метелей решать?

    - Дак ведь...

    - Вот Ёлкин чёрт! Это, паря, как с бабой! «Стоит» у тебя душа к нашему кварталу или нет?..- Михаил озын куе кашлары астыннан Гаяның күзләренә карарга тырышты.- Значит, нет...

    - Дядя Миша, я ведь так не сказал еще.

    - Но я до сих пор и «да» от тебя не услышал!

    - Нет, мне у вас нравится...

    - «У нас»?- Михаил тешләрен ырҗайтты.- Татарин, «ёшь твою мень»! Привыкай говорить: «У нас здесь!» Понел, или ещё тебе и по-другому растолковать?..- Хохол татарга кул селтәде.- Это дело надо горилкой замочить, Гаязка! Не подумай, что я сильно пьющий, но иначе удачи не видать. И зови свою хозяйку, пока участки по соседству «не ушли» каким-нить проходимцам...



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх