• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Егерменче бүлек.

    Эшләреннән китү турында гаризаларын алар май башларында язып керттеләр. Яшь гаиләнең “маллары” артык җыелып өлгермәгән иде әле. Алай да, бөтен булган “өй җиһазларын” яшь гаилә, кайсысын күрше-тирәләренә “истәлеккә”, бала караватын Софа мадамның туган тиешле кешеләренә, таба-чуен-чәйнек ише кухня савытларын Рабигаттигә, калган нәрсәләрен үзләреннән “куышларын” сатып алган кешегә “придан” итеп тактылар. Кышкы һәм алмаш киемнәр белән савыт сабаны, шулай ук әкренләп җыела башлаган медицина буенча китапларны, төреп әллә ничә посылка белән Әрәмәлегә җибәрделәр. Малайларына унтугыз ай тулып егерменчегә киткәнлектән, аның “кече һәм олы йомышларны үтәүләре” инде җайга салынган иде. Шулай да юлга тиешле өч-дүрт комплект кием тыгылды.

    Күрше тирәләре һәм эштәге иптәшләр белән озату мәҗлесе дә артык шаулы булмады. Гаязетдин татарча көрәшергә өйрәткән бригадасындагы Артем исемле Сарытау нимесы гына атлаган саен уфылдап:

    - Может всё-таки передумаешь, Гаязка?- диеп өметләнде.

    - С кем мы будем ходить на стадион «болеть» за наших бедовых футболистов?- диеп кушылды Сергей атлысы.- Может, еще передумаете, Валя?- Ике метр гәүдәле әллә хохол, әллә Кубан урысы Вәзирәгә карап алды.

    Хатын баласын аркасыннан сыйпап башын чайкады. Аның узган җәйдә иренең бригадасы белән шәһәр стадионына футбол карарга барулары әле дә исендә иде. Барысы да хатыннары, бала-чагалары белән иде “егетләрнең”. Берсенең “маңкасы” аның шәмәхә күлмәгенең итәгенә туңдырмасын да катырып куйган иде. Өчесенең балалары боларның кечкенә малайлары белән бер тирәдәрәк иде- алты айдан алып ике яшькәчә.

    “Безнекеләрнең” капкасына көндәшләренең туп кертүе була (әллә киресенчә үк микән?), бөтен халык утыргычларыннан дәррәү кубып кычкырыша да башлый. Бу тавыштан сабыйларның кайсысыдыр куркып үкереп үк елап җибәрә. Аңа башкалары да кушыла. Кыскасы, ул көнне бригадаларының барлык “җан-атарлары” да футболны азагына чаклы карап бетермичә кайтып китергә мәҗбүр була.

    Берәр файдалы нәрсә карарга барган булсалар, диген! Бер туп артыннан кырыклап айгыр шикелле сау-сәләмәт ир-егет бөтен дөньяларын онытып этешә-төртешә йөгереп тибешәләр инде шунда... Ирләренең сыраларына “закуска итеп” өйләреннән алып килгән камыр-комырларын хатыннары белән балалары өйләренә ашый-ашый кайталар...

    ...Татарстанга алар нәкъ ике ел ярым элек килгән юл белән кайтырга чыгалар. Гаязның җилкәсендә үзе һк брезенттан әмәлләгән зур рюкзак. Бер кулында кара урта зурлыктагы чемодан, икенчесендә саллы гына сумка. Ана кечкенә баласын гына күтәргән иде. Аңа ире алдында читен дә, читен дә түгел иде. Бер караса, дөя кебек төянгән ирен кызганды. Икенче мизгелдә үк: “Ниеңне югалттың микән соң син минем туган авылымда? Дөрес, мин дә сагындым... Тик барыбер дә көйләнә башлаган тормышыбызны калдырып... Булмый иде мени соң отпускага гына кайтып килергә? Рәшитебезне дә шунда гына туган-тумачаларга күрсәтер идек?! Монда да гел күмер шахтасында гына эшләргә димәгән бит... Арматура заводына опалубка ясаучы итеп әнә минем алда чакырып тордылар. Кайда гына шулай акылсыз ашкынасың соң син? “Сыртыңа күрә таман”, юләрем! Әле мин сиңа яңадан шуның чаклы ук йөкне өстәп төяр идем!”

    - Вәзирә, нигә кәефең юк әле синең?- Гаязга хәләл хатынының шундый вакытта уйчан булуы артык ошамый иде.

    - Белмим!- “Тәки сизде бит күңелсезләнүемне!”- диеп уйлап өлгерде хатын.- “Ярый әле малай, артык тәртип бозмыйча, мине муенымнан кочып алган! Йоклап кына китмәсә ярар иде. Пароходта төне буе йөреп чыгарга мөмкин ату.”

    - Ә кем белергә тиеш, мин ме?- “Нинди ата-ана җанлы хатын бит, югыйсә, авылга артык кайтасы килмәде, ахырысы!”- диеп нәрсә уйларга белмәде ир.

    - Бәйләнмәле, дидем.- “Җан тартса да, аяк тартмый бит инде туган якларыма!”- диеп уйлавыннан кире кайтмады хатын.- Кайтабыз бит инде. - Әнисенең кырыс тавыш белән сөйләшә башлаганын ошатмаган бала көйсезләнеп шыңшый ук башлады.- Чү, улым! Хәзер барып утырабыз әнә теге эскәмиягә! Без әби белән бабайга кайтабыз. Әтиең авыр күтәренгән шул. Сине дә кулына алмый бит инде ул!

    - Бабай-әбиләр, башка туганнарың Рәшитебезне бер дә күрмәгән ич! Ә малай инде бар дөньясын бетереп йөгереп йөри, тетмәсен теттереп сөйләшә әнә! Күреп калсыннар, әнәтерәк мондый чагын да. Әйеме, улым?- диде мышнамаска тырышып улына күз кыскан булды ата кеше.- Розагызның да малаен күрерсең. Без дә баҗай тиешле туганыбыз белән танышырбыз. Артык борчылырлык бернәрсә дә күрмим әле мин, карчык.

    - Гади генә кайтып килүгә ошамаган бу, атасы!- Вәзирә малаеның маңгаеннан үбеп, температурасы булу-булмавын “тикшерде”. Бар да тәртиптә булырга ошаган. - Улыбызны барысы да күрсен , мин каршы түгел. Тик бу сәфәребез гади кайтып килүгә генә бер дә ошамаган,- диеп кабатлады ана..

    - Күңелеңне теләсә нинди вәсвәсәгә бирештермә әле син.- Ниһаят кечкенә вокзал бинасы эчендә булган буш утыргыч алдына әйберләрен урнаштырды ир. - Улым, синең бабай белән әбине күрәсең киләме?

    - Килә...

    - Әнә, күрдеңме, әнисе, Рәшитебезнең дә әби-бабасын күрәсе килә, ди!

    - Аңсыз сабыйның башын әйләндермәсәң иде син, карт! Нигә диеп иптәшләреңнең озатып куюларына каршы булгансыңдыр, болай ук кара тиргә дә батмаган булыр идең!

    - Әрәмәлегә чаклы озаттырмакчы идеңме?.. Мин үзем күтәрә алганча гына йөк алып чыктым ич, анасы! Авыр түгел, җайсыз гына булып чыкты... Бир әле миңа бердән-беремне!- Ата кечкенәсен анасыннан тартып диярлек алып иркәли башлады.- Шулай бит улым?

    - Сулай бит, әтиең!- диеп атасының муенына борыны белән кереп китте иркә бала...


    ... Җәйге сезонны ачу рейсына “Аркадий Гайдар” пароходы ярым-буш килеш кузгалды. Якын арага гына чыккан пассаҗирлардан аермалы буларак, Чаллыга чаклы ук төшүчеләрнең барысы да диярлек каюталы иде. Әле хәтсез генә бушлары да калган иде. Әйберләрне кертеп урнаштырганнан соң да пароход кузгалырга бер сәгатькә якын вакыт калып барганга күрә, Гаяз тиз генә юлга өстәмә ризык алып керде- ике тәүлек эчендә юл буе сабыйның гына бер кайгысы да булмаска мөмкин - әнкәсен ул әле дә әз-мәз имүен дәвам итә иде. Иренең: “Күсәк булып үсеп җиткән малаеңны күкрәгеңнән әллә аерып карыйсыңмы?”- дигәненә, анасы: “Мине Әнкәй ач сугыш елларында да биш яшемә чаклы имезгән әле!”- диеп аның авызын бик тиз каплады.

    Сөт, пешкән бәрәңге ишесен юлда туры килгән пристаннареннән дә чамаларга булыр. Балык консервалары, сыр, казылык, чәйгә кирәк-яраклар өстәлде. Бик кызыгып куйса да, Гаяз кызыл борыч белән тозланган дуңгыз салосын алырга батырчылык итмәде- аның Вәзирәсен яңадан дулатасы килмәде. Ысланган балык белән селедкасыннан да баш тартырга туры килде- исләренә кызыгып малайлары дулап үзенә даулый башларга мөмкин иде. “Бәләсеннән баш-аяк!”- дигәндәй. Кечкенәнең эченә активлаштырылган күмер әллә килешә, әллә юк ич. Хатыны белән улын юк-бар белән борчымаска уйлады ата. Ярмалар белән токмач ишесенә кытлыкны күрсәткән, ипигә дә тамагы туймаган Хрушев заманында балыкның төрлесенә тиенде халык...

    - Улым, күр әле, нинди матур урманнар анда!- Гаяз малаен өскә үк күтәреп, аңа яр буйларын күрсәтергә теләде. Кайда ул! Сабый тавыш салып, атасының җиңенә чатырдап ябышты. “Болай ук куркытырга ярамас улымны! Анасы күрсә, яңадан “өшкерәчәк” үземне!- Ярар, инде улым! Үскәч тә өлгерерсең әле бар дөньяны гизеп! Әниеңә әйтмә монда курыкканыңны, ярый мы?..


    Бала, ата-анасының борчуларын сизгәндәй, кичтән үк тирән йокыга талды.

    - И, бала, бала! Бер кайгың да юк шул синең гәмеңдә!- диде улына карап Вәзирә

    - Саташма, анасы! Ә безнең соң ниниди кайгыларыбыз бар аның чаклы? Туган авылыңа кайтабыз ич!

    - Мин сапланган җеп кебек инде, Гаяз. Синең кайтасың килде, мин иярдем. Декабрист хатыны шикелле.

    - Кемнәр соң ул декабристлар?

    - Патшага каршы бунт оештырганнар,- “Син боларны укып белмисең шул, атасы! Хәер, артык файдалы белем түгел шул бу тарих дигәннәре. Партиягә ничек файдалы диеп тапсалар, шулай тоталар да өйрәтәләр!”- диеп үзенең артык “чүпләнмәгән башлы” иренә карап торды хатын.- . Аларны узган гасыр башында Себергә сөргәннәр. Күбесенең хатыннары да ирләренә ияреп барган...

    - Син дә таптың чагыштырыр нәрсә! Без Әрәмәлегә кайтабыз ич!


    Чаллы пристаненә пароход өченче көннең иртәсендә килеп туктады. Төшкән халыкның күпчелеген, юлларын трюмда яисә өске палубада аяк-өсте яисә капчыклары өстендә чүгәләп килгән Аҗәкүл белән Бондюг кешеләре тәшкил итте. Гаяз белән Вәзирә шикелле Пермьнән үк утырып төшкәннәр артык күп булмады. Якын арадан килүчеләр берничә минут эчендә кайсысы кайда таралышып та бетте. Аларның эшләре җайлы- багаҗлары да артык күп түгел, кечкенә балалары да юк.

    Килешенеп куйганча, алдан Вәзирә сабыен кочагында күтәреп үргә таба ашыкты. Арттан “дөядәй” төянгән “әткәләре” менде. Азакы елларда, Әрәмәле сельпосына, Сарман райпосына, янәшә тирә районнарга, навигация башы белән күп кенә товарны Суыксуда урнашкан складлардан ташый башлауларын Әмирҗан балаларына хатта язып салган иде. Аның: “Кайтыгыз, балалар! Сагындык бит барыгызны да. Юллар да җайлана бит,”- диеп ачыктан-ачык язмыйча, әмма “юләр булмаган балалары” бик яхшы аңларлык чакыру ярылып ята иде. Болардан тыш, бабай һәм ата кеше көздән үк колхозлардан җыеп алып киткән симәнә бөртекләрен Чаллы элеваторында эшкәртеп кире кайтара башларга тиешлекләрен дә искәрткән иде.

    Ул “яңалыкларны” кызы белән кияве Чаллы пристанендә генә исләренә төшерделәр. Аның каравы, хатлардан белгән икенче яңалыкны ничек кабул итәргә белмәделәр алар. Баксаң, дөньясын шаулаткан Әрәмәле базарын шушы елларда гына таратканнар икән. Кем дер, үсеп килүче Әлмәт ише яңа калаларда да шундый сату-алу урыннары булырга тиеш, дигән карар кабул иткән булып чыкты. Бөтен җирдә дә андый ук көйләнгән алып-сату җирләре булып бетми, янәсе... Үзенә күрә байтак кына җирле халыкның көнкүрешен җайлап торган базарны гади авыл кешеләреннән күпсенүләре булган, күрәсең...

    Әлеге дә баягы, такта сайгаклы текә баскычлар. Әкрен менелмәде. Кечкенә генә булса да өмет аларны үргә ашыктыра иде. “Ә бәлки, безнең бәхетебезгә Сарман якларына кайтучы техника да булыр әле...” Вәзирә аяк астына карамаска тырышты. “Башым әйләнеп китеп, улымны төшереп җибәреп имгәтә-нитә калсам! “Сакланганны саклармын!”- дигән бит ходай тагәләбез дә. Атасының дәртләнеп-ашкынып кайтуына карале! Хәере белән генә була күрсен иде!”

    Ашыгып менүләренең файдасы да тиде. Берсенең туена кайтучы кунакларын алырга диеп Сарман исполкомының “бобигын” җибәргән булганнар. Шоферы Әмирҗанның күптәнге “эт кодасы” булып чыкты. Ул Ләке керәшене Вәзирәне танып аларны дәшеп алды. Парлы “ерак кунаклар” янына болар да бик җайлап кына кереп утырдылар. әйберләре турында алай ук әйтеп булмый иде. Аларны ничек туры килде, шулай тыгызлап арткы урыннар белән брезент тент арасына урнаштырдылар.

    - Кодалар, алга Әмир-дәдәйнең онугы белән кызы кунаклар инде! Розасы бит әле син, иеме?- диеп сорады телгә беткән шофер абзый.

    - Юк, мин әткәйнең кече кызы.

    - Духтырлыкка укыганы мени?! Ә! Сине “карт җен” читтә дигәние бит!

    - Кайтып киләбез, терәк, Аудаким-дәдәй!

    - Ничек хәтерлисе иттең исемемне? Күптән күрешкән иек җугыйса!.. Атаңның бурзайларының файдасын күреп тә куйдым. Ышанмыйча торган идем шул “карт төлкегә”! Үзләре куян ташыйлар, дигәненә! Чын әгәр, менә, ышанмасагыз, кодалар, чукынып та күрсәтә алам!..

    - Ташыдылар мы соң?- диеп кабат сорады кодагый.

    - Берәмләп тә түгел әле!- Шофер артта тыныч кына оеп бара башлаган Гаязга ым какты.- Бу әдәм баласы киявең була дыр инде?!

    - Әйе, Әмир-кодаңның кияве.

    - Братка ничаклы җәш инде, примир?- диде “дәдәй” Вәзирәнең малаена карап.

    - Ике тулачак... боерган булса... киләсе көздә.

    - Карале, ничек сурьюз утыра! Җокысы туймаганмы? Әй шушы Сарман җулларын әйтер идем. Кай араларда сазы кибеп тузанга әверелде, диң!.. Сармандагы тутаңнарга сугылмыйсызмы соң, тәтәй? Аларның да сезнекедәй бәләкәче бар бит! Дүртенчесен “әтмәлләгәннәр”! Картайдык инде, димәделәр! Тутаң яңадан да матураеп киткән күк миңа!

    - Син бигрәк тә күп сөйләшәсең! Җизнәй ишетсә...

    - Атаңның Миргаҗәм баҗасы менә шушы имән бармагыдай кеше ул!- Үзенә ясалган шелтәгә исе китмәде Аудакимның.- Шаяртканны да җахшы аңлый, үзе дә тәмләп сүләшә булыр! Балаңны “тәпи тотасы” булса, оялма! Була торган хәлләр, шулай бит, кодалар? Сезнең дә анда куак тирәләрен чамалап аласы бар дыр? Аерым акча сорап тормам! – Шоферның “кешнәвеннән” машинасы яңа бер көч белән сикереп алды. Аудаким, тынып, яңадан дусының кызына сүз кушты.- Ничек күрәсе иттем микән мин үзегезне?

    - Ходай гел үк ташлап бетерми бит әле үзебезне!

    - Ызнакумның кияве әллә телсез инде? Бер дә сүләшмичә бара, дим...

    - Арыган дыр ул, дәдәй!

    - Миңа да сүләшеп кайтсам, йоклап китмәскә җахшы булыр иде.

    - Мин сөйләшәм бит синең белән!

    - Әллә инде... үзебезнең татар кешесе түгел ме ул?

    - Һава суккандыр үзен!- диеп ерактан кайтучы “кодагый” да сүзгә килде...


    Җырларда җырлана торган Сарманның дүрт озын урамы да тузан эчендә утыра иде. Исполкомнар тирәсендә генә урамга түшәлгән вак таш та күпчелек урынында кубып аяк астында буталып шалтыр-шолтыр килә иде. Әле җәйге яллары башланмаганлыклары аркасында, Мөнибә апалары да өйдә булырга тиеш иде. Һәрхәлдә, ишле балаларының берәрсе булса да аларны каршыларга тиеш дигән өмет чаткысы бар иде сәфәрчеләрнең.

    Вәзирәнең җизнәсе узган елны яңа йорт җиткереп кергән. “Шырпы кебек” төз агачтан күтәрелгән өй аларны елмаеп каршы алды. Дүрт-биш сутыйлык ихата эче агач бакчасына әверелергә тиеш иде. Йорт тирәсендә күп еллык гөлләр үсеп утыра. Чулпаннар белән яңадан әллә нинди төрләре чәчәк атырга җыеналар иде. Апасы тавык та асрый башлаган икән! Дөнья булгач, барысы да кирәк шул. Рөстәмнәренең юанычы да күренеп китте- йорт куяннарының берничә читлеге.

    Аларга ишекне Наҗия исемле бик өлгер хатын ачты. Вәзирәнең укытучы апасының “борыңгы” ахирәте. Район оешмаларының берсендә җыештыручы гына булып эшләүче бу хатын бик күптәннән иде укытучылар гаиләсендә булышып йөрде. Еллар узу белән ул балаларның яраткан багучысы гына түгел, ә гаиләнең алмаштыргысыз әгъзасына әйләнгән иде. Эчкерсез холкы аны Мөнибәнең иң якын сердәшенә әверелдергән иде.

    - Әйдүк, балалар, түрдән узыгыз!- Кырыклар тирәсендәге, тәбәнәк калын гәүдәле әлеге елгыр хатын кунакларга сөлге чыгарды да, плитә тирәсендә бөтерелә башлады.- Үзегезгә артык күңелсез булыр, дисәгез, минем тирәдә чүгәләгез. Юлдан арып килгән булсагыз, урын җәеп бирермен, тамакларны бер туйдырганнан соң... Мин хәзер ашны кызулатырмын! Юлда карыныгыз ачкан булгандыр...

    - Җизнәйләр укытуда дыр инде, апа...- Бу йортта еллар узу белән, тәртипләр бер дә үзгәрергә ошамаган икән. Апасы кичтән үк ашның киләсе көн өчен ит шулпасын булдырып куя. Икенче көнне, кем туры килсә шул, бер утырып ашап бетерерлек итеп кенә порция белән пешереп ашый. Кайсыбер көнне гаилә өч төрле кайнар аш ашап куя шулай итеп.

    - Апаң әле генә кайтып китте. – Наҗия утырып бер ашарлык ашка бәрәңге чистарта башлады. Үзе бертуктамый сәйләшә.- Яңадан өчләрсез кайтып китмәс. Бүген “ике смена куа”. Миргаҗәмнең бүгенге эш тәртибен белмим... Кайтып килер әле, исән булса. Бүген кичкырын ние бар бугай... Пырпагандисты, диләрме... – Бер төрле машинаныкы кебек, бәрәңгесе дә туралып бетте Наҗиянең. Ул яңадан кулын тастымалга сөртеп, аш савытының капкачын ачып карады. Атасы белән анасы кулларыннан күчә-күчә утырган кунакларның сабыена карап торганнан соң, Наҗия яңадан телгә килде.- Төшер малаеңны, апаем! Уйнасыннар туганнар! Ату безнең Фаяз берүзе генә! Бүген минем белән сөйләшер-сөйләшмәс әнә! Нияз абыйсының да көе булмагандай, “гуляйт” ычкынды!

    - Ниязыбызга да мәктәпкә керәсе түгел ме быелын, Наҗия апа?

    - Дөрес чамаладың, апаем!- Наҗия ашка саласы макароннарны вакларга кереште.- Ходай кушкан булса, быел барыр инде. Нәрсәгә генә өйрәнә алыр микән инде, тиктормас? Укый белә, яза белә, әллә ничә меңгә тиклем саный әнә! Җир өстеннән ыспакуй гына йөри дә белми, мөртәт! Гел койма башыннан, күршеләрнең йөнтәс мәчесе мени! Ыштаннарын ертып бетермәгәе, дип йөрәкләрем “җу” итеп тора инде менәтерәк. - Хатын ике арадагы ачык ишектән генә идәнгә җәелгән матурлап эшләнгән юкарак сырма өстендә уйнаган ике сабыйга ым какты.- Кара инде, бу чукынчыкларны! Ничек тиз “иснәштеләр”! “Җан тартмаса да, кан тарта шул, бәгырьләрем!” Әйтәм бит мин сиңа, бер-үзенә күңелсез Фаязның, диеп. Улым, уенчыгыңны да бир инде кунак егетенә! Бергә-бергә бик күңелле була ул!

    - Рөстәм белән Светлана ничек соң?

    - Бик матур, апаем! Кыз быел сигезне бетерә. Малаебыз тәмам егет булып килә! Мыеклары төртә башлады инде! Кайтып җитәрләр әле шаулап, исән булсалар! Менә бу ашка да өлгермәгәйләре әле! Бик тәртипле балалар, аллага шөкер. Мөнибә-паңа “теге имән” ауды инде! Җизнәң дә... Озакка мы соң Сарманга, Вәзирә?

    - Утырмалап торырга исәп юк иде шул, апа! Әрәмәлегә кайтып килешебез. Менә, малайны да бер-очтан күрсәтеп чыгыйк, дидек...

    - Бәк тә яхшы уйлагансыгыз! Ял да итеп алырсыгыз. Мөнибә дә, ире дә бик туган җанлыклы бит, апаем!

    - Син миңа тутам белән җизнәмне сөйләп торма инде, Наҗия-па.- Сабыйлар янына барып чүгәли башлаган ирен күреп, Вәзирә аңа сүз кушты.- Кысылмале! Уйнасыннар берүзләре генә! Очлы нәрсәләр күзгә ташланмады. Бар да хәвефсез булыр әле!


    ... Сарман-Әрәмәле арасын да аларга тәпиләп үтергә туры килмәде. Кайсыдыр түрәнең персоналкасына утыртып җибәрә алды аларны Вәзирәнең район оешмалары тирәсендә буталып йөргән укытучы җизнәсе.

    Авыл аларны колач җәеп каршы алды. Әткәсе белән әнкәсенең сөенәселәрен белә иде Вәзирә, тик бу кадәр үк булырын көтмәгән иде. Алар өчен төп вакыйга “өлкән оныкның” кайтуы иде. Анысы да, ник бер ятсынып карасын! Әйтерсең, туганнан бирле бабасы белән әбисенең җылы кочагында һәм һәрдаим игътибары астында үскән! Бабасы аны яратып түшәмгә чаклы күтәреп чөйгәнгә дә гәдәттә андый вакытта чырылдарга яраткан бала акырып җибәрмәде, инде ярыйсы ук бөтәшкән әбисенең дә кыяфәте аны куркытмады. Берничә сәгать вакыт үтүгә, Рәшит инде егет булып җиткән әнкәсенең энесенә бер калмыйча тагылып ук йөри башлады.

    Малайның бер атасын гына көч-хәл белән малайларын артык иркәләүдән тыеп тора алган ана бу хшллшрдә көчсез иде. Йорт эчендәге никадәр зур кешегә бердәнбер “тере курчак” иде бит! Кызының борчылуының асылын аңлаган Хәдичә хәлсез генә башын кагып кызын үзенә тагын да якынрак утырырга чакырды:

    - Тормышларыгыз ничек, балам?

    - Яхшы, әнкәй, бик яхшы,- “Болай гына сорашуың түгел бит, әнкәй! Уеңда нәрсә икән? Борчылырлык бер нигез дә юк,”- диеп әнисенә әйтергә уйлаган җиреннән яшь хатын кире уйлады. Сораган икән, димәк аның кызы юктан да кәефе кырылуга юл куя.

    - “Бик яхшы” икәнен мин болай да чамалыйм.- диде ихлас күңеленнән Хәдичә. “Кызымның “кендеге минем карынымнан гына түгел, ә бәлки күңеле дә миннән аерылган инде. Нәрсә уйлаганын да аңлый алмый башладым. Тере кешенең кәефе алмашынучан болытлы көн кебек бит инде!”- диеп уйлады тирән зиһенле аек акыллы карчык.- Озакка кайтуыгыз мы, дип соравым иде, кызым...

    - Гаязыгыз бит, бер уйга килсә...- “Әнкәй әле дә минем өчен иң якын сердәшем булырга тиеш. Бәлки мин гел юктан да җил кубарырырга телимдер... Бөтен шигемне уртага салып сөйләргә кирәк булыр,” –диеп тәвәкәлләде Вәзирә.- Икеләнеп-уйланып тору дигәнне белми... Без бөтенләй эштән китеп кайттык. Син үзеңне ничек хис итәсең соң, әнкәй? Сызланмыйсыңмы?

    - Бер көенчә, Вәзирә!..- Карчык кызын борчымаска уйлады. Ул сүзнең уңаен борып җибәрде.- Әле узган атнада гына апаңнар кайтып киттеләр...

    - Алар ничек?

    - Кодагый да килгән иде! Җәскәрнең әнкәсен әйтәм... Рәфис Вәзир абыйсының муеныннан төшмәде... Апаңнар ике катлы хөкүмәт җортыннан фатир алганнар, диде. Кияү трахторда нефтедә, Руза шул магазиннар кантурында, кодагый Рәфисне өйдә карап утыра... – диеп бөтенесен тезеп салганнан соң, карчык яңадан балаларының боларына әйләнеп кайта алмыйча булдырмады.- Нишләмәк булмакчылар инде сез? Кайда “төртелмәкчеләр”?

    - Озак тормыйча эш табып урнашырга иде, әнкәй! Әткәй каравылда йөриме?

    - Көн-озын ир-ат халкы өйдә саруыңны кайнатып утырмас бит, балам....- Карчык үз уйлары диңгезенә чумып икеләнеп торганнан соң әйтеп салды: - Кызым, үзең дә ишетерсең әле... Атаң азакы елларда “ычкынды” димме... Ил-халык сүзен сөймәгәнемне беләсең... Кыскасы, урыс ягында берничә ятим хатынга булышкалап йөри башлады ул...


    Күпме ял итеп алырга кыстасалар да, Вәзирә икенче атнада ук Нина Александровна янына участок хастаханәсенең амбулаториясенә процедурный кабинетка эшкә чыкты. “Халык арасында” муртаймаска әйбәт була бит.

    Кияү кеше авыл тирәсендә генә эш эзләп карарга булды. Инде биш колхоздан бергә әйләнгән “Путь Ленина»да һәм МТСта аның эшлисе килмәде. Беренчесендә халык әле дә булса “таяк өчен бил бөгә” ич. Анда барып эшкә урнашмавының беренче сәбәбе шул булса, икенчесе- аның кулында авыл өчен юньле хөнәре булмауда, өченчесе исә- көннең кәефе булмаганда “арт санын тумкайтып” көн-озын пич башында ята алмавында иде. Гаязетдин авыл кешесе турында шундыйрак фикердә иде. Вышкомонтаҗникларга да барып карады ул. Эшләре түгәрәкләнеп килә икән ич. Карамай җир катламнарыннан табылган. Аны чыгара башлау гына ниндидер хөкүмәт даирәләренең кайсыдыр карарларның кабул итүенә килеп терәлгән, ди...

    Бер-ике атна ике авылны бер итеп “кунак ашына” йөреп ялыкканнан соң Гаязга вакытлыча эш табылган. Участок сырхауханәсенә урман кисешергә төп көч буларак чакырыла яшь ир. Хатынының күп вакытларда баш врач вазифаларын башкарып торучы остазы Нина Александровна алдында иренең яшь чагында урман кисүдә бер сезон эшләве турында искә алуының файдасы тими калмаган күрәсең. Ә бит больницада утызлап хезмәткәр исәпләнә. Амбулатория, стационар, лаборатория, кухня, прачечная, аптека...

    Сельпо өчен дә ел буена җитәлек урман аударасы булып чыкты. Монда әле дә директор булган Нина Александровнаның ире Сергей Никифорович командалык итә. Эшчеләре өчен, ничә авылга сибелгән дистәләрчә кибетләр өчен, урыс ягындагы пекарня өчен бик күп утын кирәк икән. Саный китсәң, бернинди счет төймәләре җитә торган түгел. Пешкән “хөкүмәт ипиен” дә күп ашый икән ич Әрәмәле халкы. Акчасы иркенрәк булган “слуҗашийлары”, билгеле. Болардан тыш больницада яткан чирлеләр, мәктәбендә тукланган укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, МТСы... Атна киче белән шимбә-якшәмбесендә Әлмәт базарына да алып баралар әле тагын күмәчләрен. Утын күп кирәк шулай булгач бу оешмага да.

    Елның ел буе урман кисеп кенә дә булмый ич, аннан ары аның өчен башлыча утын белән генә түлиләр. Аны да сатып алырлык авыл кешесе бармак белән генә санарлык. Әрдәнәләп сатып булмый ич инде анысын. Ә эш өчен тигән акчасы авыз ачып сөйли торган түгел. Бабай белән әби ач тотмыйлар, анысы, ничә ел өйләрен җылытырлык имән утыны кайтарып аударылган ич. Тик барыбер ни йөзең белән алар җилкәсендә утырмак кирәк?

    Хәдичә карчык картына тыкырык эчендәге тирән коеның бурасы ишелә башлаганын исенә төшерде. Материалы да, эшче куллар да булганда нигә тиз генә эшләп куймаска? Күрше-күләннән дә булышмыйча калмаслар. Уртак кое бит. Башлап йөрүчесе генә аның карты. Хатынының аның исенә урынлы акыллы киңәш биреп куюына сөенгән Әмирҗан шул ук көнне диярлек эшкә дә тотынды.

    Бабай матуррак күренгән имән агачыннан тигезләп кисеп куйды. Вәзир дә янда булды аркылы пычкыны тартышырга. Җир казу эшен аңлаган кияү башлыча кое авызында булды. Бишек сыман нәрсә корып шуңа утырып ул рәт артыннан рәтне иске кое бурасын алмаштырып киресенчә- өстән аска бабасы көйләп-әзерләп биреп торган кыска яңа бүрәнәләргә алмаштырып төште. Күрше тирәләренең ярдәме артык кирәк булмады. Алай да көн озын кое өстендә һәм эчендә эшләүчеләрне карарга килүче халыкның иге-чиге күренмәде.

    - Җөрмәс идегез монда эч пошырып! Эш эшләгәнне караганчы, пес итеп торганымны карар идегез, әнә!- диде Әмир карт тамаша кылучылардан риза булмагандай. Ә үзенә авылдашларының игътибары һәрвакыттагыча күңеленә нык хуш килә иде.

    Ул арада якын туганнары булган Саһипҗан абзыйларының яңа йорт буралары күтәрелеп беткән. Төгәл плотник эшләре генә калган икән. Түшәм белән идән матчаларын, ишек-тәрәз яңакларын көйләүдә төртелгән булганнар. Киявенең эче пошканнан гына түгел, нәсел-ил арасына яхшырак кертеп җибәрер өчен Әмирҗан киявен өй күтәргән халык янына алып төшәргә булды. Һәм аның бу ниятен тугуннан туган Саһипҗан агасы да уңай бәяләде.

    Ник дисәң, баштарак өмәдә катнашкан барлык “осталар” да кыюланып плотник эшенә алынмакчы булганнар. Ахыр чиктә кем дер җитәкчелекне үз кулына алырга тиеш иде. Дәрте белән дәрманы килешүе өстенә, монда эш көен белү һәм “фетнәсез күз” дә кирәк иде. Һәм бөтен халык алдында Әмирҗан киявенең моңа чаклы үзенә умарта ясауда бик еш кулланыла торган “закройник” исемле бик катлаулы рам уелмаларын өтереп куя торган коралның агач корпусын эшләп биргәнен исенә төшереп, Гаязны осталар алдында “үстереп” җибәрде. Әйткән сүз аткан уктай морадына иреште. Арада иң яшь ир-егет шулай итеп плотник эшләрендә җитәкчелеккә билгеләнде. Карап карасыннар инде барысы да “Ырга егетләрен”.

    Берсе “үзенен өлешенә” тигән тәрәзнең өске яңагын кирәгеннән юкарак калдырган булган. Моны шунда ук күреп алган Әмир кияве картларны янына чакырып гәепнең нәрсәдә икәнен аңлата башлаган.

    - Бердән, көч кул көче күбрәк кулланылган. Икенчедән, яңакларын гына түгел, ә өстенә салынган ничә рәт стена бүрәнәләрен дә тотып торасы ич ул, җәмагать! Икенче җәйгә үк дивар өсте ишелеп төшсә, мондә яшәүчеләр Фәлән абзыйны түгел, ә менә мине “матур итеп” искә алачаклар! Бик теләмәсәгез, башка кеше күзәтчелек итсен! Мин мондый “кылтыр” эштә катнашмаячакмын! Болай селкенеп йөрмәвем хәерлерәк булыр!

    - Кияү дөрес сөйли, әткәй!- диеп аның сүзен хуплады Саһипҗанның бердән-бер улы Гөлүс.- Белгән кешене тыңлау хәерле булыр.


    Өмә эшләре төгәлләнгән кичне Гаяз белән Вәзирә арасында бик кыска гына сөйләшү булып алды. “Карт бакчада”, әлеге дә баягы шомырт-миләш-груша тирәлегендә.

    - Карчык, мин ахырысы яңадан читкә чыгып урнашу ягын карап карармын.- Ир сүзен авырлык белән башлады. Тик ул боларны әйтергә тиеш иде.- Сиңа да эш ягы көйләнгәч кайтып алырмын икегезне дә...

    - Өчегезне дә, диген, атасы!- диеп оялып кына ирен төзәтте Вәзирә.

    - Аңышмадым әле...- Гаяз хатынының нәрсә әйтергә уйлаганын аңламый иде.

    - Мин яңадан узганмын...- Иренең үзенә еш кына: “Бөтен булачак балаларны да табып үстерәчәкбез, җаным!”- дигәнен исенә төшергән хатын, Гаязның фикерен алдан ук белеп тора иде.

    - Күпме?- Гаяз сак кына хатынын кочагына алып, борыны белән Вәзирәнең йомшак колак артына чумган иде.

    - Өченче айда.

    - Бәрәкалла!- Ирнең хисләрдән башы әйләнгәндәй булды.- Шаяртып сөйләшмисеңдер ич! Берәрсенә әйтмәдеңме әле?

    - Синнән алдаракмы? Белми торсыннар әле. Вакытыннан элек... йә борчыла башларлар, йә күз тидерерләр... тын алырга бир инде, Гаяз, дим!

    - Миннән дә бәхетле әдәм заты юк җир йөзендә, Вәзирәкәй!.. Болай булгач тем более моннан чыгып китергә кирәк! Минем балаларым нуҗа куреп үсергә тиеш түгел!

    - Ничек тиеш күрсәң, шулай эшләрсең. Дүрт ел бит инде, син кайда булсаң, мин шунда! Гаяз, дидем! Кешеләр күрер! Дуракланма инде!

    - Синекеләр дөрес аңларлармы? Каршы килмәсләрме?

    - Бу безнең тормышыбыз, атасы! Яңадан кавышканчы Рәшит кенә сагынып интектермәсә инде...

    - Мин үзем өчен куркам, анасы! Кушылганан бирле ике генә тапкыр атна-ун көнгә бәбәйләп ятканда гына аерым яшәдек ич... Көндә берәр хат язып салырмын... Син дә онытып бетермә инде, карчык, ярыймы? Эшеңнән срочно гариза язып китергә әзер булып кал, ярыймы, акыллым? Ну шушы Әрәмәле тирәсендә эшнең булмавы...

    Икенче иртәдә үк каравлыннан кайты кергән Әмирҗан иртәнге табын атында сүз башлады:

    - Кияү, утыннарны турап өясе иде. Кышлар башланганчы. Һыйдаяның да ике машина утынын әзерләп куясы иде...

    - Бабай, кайтарып куйган утынны гына үзегез дә эшен бетереп куярсыгыз!- диде кияү кеше.- Вәзиргә дә беләкләрен ныгытырга кирәк. Син үзең генә түгел монда. Мин Себер якларына чыгып китәргә булдым. Монда миңа эш юк икән. Болай болганып йөреп булмас. Булдыра алгач та хатыным белән малайны кайтып алырмын. Хәер-фатихагызны бирегез миңа.

    Гаязның юл капчыгы бик тиз җыелды. Аның читкә ялгызы гына чыгып китүенә бер кеше дә каршы сүз әйтмәде. Сүзләрендә һәм ниятендә дөреслек ярылып ята иде. Юләр бер ашкыну түгел. Киләчәккә өметле ышаныч бар иде. Кулы белгән хөнәре аны бер җирдә дә югалып калырга ирек куймас. Хатыны, малае, туасы балалары өчен яшәп китү өчен Әрәмәледә гаилә атасы ул мөмкинлекне әлегә таба алмады.




    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх