• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унтугызынчы бүлек.

    Баланың беренче ятагы “кукыраеп” бүлмә почмагына кереп урнашты. Атасы аны әзерләп куйган карагай белән юкәдән кисеп-ышкып-юнып эшләде. Кораллары белән агачка кагылган саен ул: “Бабакай дөрес фикер йөркән булырга бик ошаган. Әнә бит учым ничек җылысын тоя. Малайга рәхәт булырга тиеш монда. Әнкәсе генә ошатсын иде инде,”- кебегрәк хисләр кичерде Гаяз. “Ниндирәк төскә буярга микән соң моны?”- диеп уйланганнан соң, ул агачны үз төсендә калдырырга булды. Ни дисәң дә, буяуның төсеннән бигерәк исе...

    “Завтра “выписка”, папаша! Не забудьте одеяльце! На дворе не лето... И не рано утром заявляйтесь. После обхода есть еще некоторые обязательные процедуры. Часиков эдак в одиннадцать-двенадцать. Вы поняли меня?”- диде дә, сестра атага карап башын какты. “Говори- не говори ему, всё-равно припрет на заре! Как совпала эта парочка, «баран-да-ярочка»?! Что муж, что жена. Вроде нормальные с виду, а присмотришься- чудные! Чуть не от мира сего...” Матур марҗа хатынының йөзе аның бөтен уйлаганын “сата” иде.

    ... Ана белән баланың өйләренә кайтасы иртәсе дә килеп җитте. Ана берничә айлар элек сатып алган төрледән-төрле “газовый” косынкалар, бер флакон “Красная Москва”яхшылап төрелеп куелган иде. Аларны аннан гына алып килергә күп акыл кирәк түгел. Гаяз карчыгына күптән түгел генә сатып алган көрән йомшак җылы күннән эшләнгән көзге аяк киемен алып килде. “Теге кичтә” өйдән хатыны домашнийдан гына “чыгып очкан” иде бит! Ул арада, дөресрәге, нәкъ малай туган көнне, Гремячида калын булып беренче кар ятты һәм язга чаклы бүтән эремәде. Октябрь аеның башы гына булуына карамастан. Бер үк вакытта һава температурасы да ун градус җылыдан бер көн ярым вакыт эчендә минус уннар тирәсенә “мәтәлләде”... Әйе, бу сиңа башка җир түгел, тәпәч башы! Төньяк Урал диләр аның исемен. Хатынының өйдән киеп чыккан плащын ир җылытылган көзге пальтога кичә үк алмаштырып куйган иде инде. Балаларын төреп кайтасы юрганнарын да, эчтән төрәсе пеленкаларын да, баш “кәпәчен” дә...

    ... “Килер микән инде атасы мине, түгел, безне, малай белән алмага? Боларын да, “ак халатлы туганнарымны”, әйтер идем, мине кичә үк кайтарып җибәрмичә!.. Анализларымны өченче көн алып бетергәннәр иде бит югыйсә. Әй килештереп тә куялар. Малай да бик яхшы хис итә үзен. Өйдә дә... бөтен нәрсәнең асты-өскә килде микән инде? Нәрсәләр эшләп бетергән дер инде анда малаемның әтисе... Хәмер исе ишетелмәде үзеннән... Кайларда йөри соң инде үзе?

    Нигә врачлар мине монда шушы вакытта тоткарлап торалар, диген син! Сәгать ничә соң әле ул кадәр? Хе! Мин ашкынам, диеп, вакыт бер дә ашыкмый икән! Әйтәм җирле, тышта караңгы. Җиденче ярты гына икән бит. Беләгемдәге “Чайка”ның тавышы “келтер-келтер”. Болай ишетелми, колакка тыксаң, кытыклап бетерә!..

    Шушы роддомнарның тәртибен әйтер идем... Балаңны тап та, аннан ары аны көненә фәлән тапкыр гына күр инде... Ә мин бит улымны юньләп карап та өлгермәдем. Атасын әйтеп тә торасы юк... Сестра: “Тәрәзәдән генә күрсәттем,”- дигән иде. Гаязетдинем баш-бармагын һавага чөеп: “Во!”- диеп сикергән, диде. Нәрсәсен “Во!” диярлек булгандыр инде ул арадан. Менә куеныңа алсаң син аны, күкрәгеңне дә каптырсаң, менә шул вакытта була инде ул “Во!” Хәер, ир-атның күкрәге... Үләм бугай инде саташып. Нигә бу вакыты үтми микән соң?”

    Яшь ана яңадан сәгатенә карап ятты. Тумбочкасындагы вак-төяге җыелып бетте. Киемнәренең калганнары да тыгылды. Күчтәнәчләр вакытлы палатадашларга өләшенде. Бигерәкләр дә чыдарлык түгел бу роддомнарында. Җитмәсә көзен калада булып узган дизентерия “вспышкасы” белән кайсыдыр мәктәптә килеп чыккан өч-дүрт сары авыруы мондагы болай да һәрвакыт хөкем сөргән абсолют тәртипне мәгәнәсез югары дәрәҗәгә чаклы үстергән. Әйтерсең, идән юа торган чиләкләренә санитаркалары хлораминнарын суга караганда да күбрәк тондырган. Бина эченнән вакыт-вакыт теге, сыерлардан кигәвеннәрне куркыта торган, креолин исе аңкыган сыман тоела иде. Ашыгып келтертәгән, иренең үзенә тәүге бүләк итеп алып биргән “чайкасы” гына телләрен алга чаптырырга ашыкмады...

    ... Мондагы персонал дигәннәренең дә Гаязда эшләре юк. Роддом да зур булмаган шәһәрдә урнашканлыктан, ярыйсы гына зурлыкта, әмма тудыручылар саны гына әлләни күп түгел. Ата үзенә үзе урын таба алмый. Эштәге дуслары да, күршедәге әлеге Рәбыйга карчык та, шул ук “мадам Софа” да бергә килмәкчеләр иде. Ата аларны ияртмәде. Аның мәлҗерәп төшкәнен күрерләр иде бугай! Аннан ары аның улы “аңа ул да, сиңа кем соң ул”?

    Менә шушы, бала тудыру йортының беренче кат ишек төбендә болганып-тулганым торганда ул, янәшәсендә берәрсе булса, эче пошып тормас иде, диеп уйлап куйды. Берәр мәзәк-әхрәт тә сөйләшеп алган булырлар иде әле. Яисә киресенчә, нервылары ярсып алыр иде. Ичмасам, гәҗит укый торган гәдәте тә юк бит Гаязның! Гади генә булган “Әлхәм” сүрәсен дә өченче кабатлавында буташтырды. Бу хәлләрдә “җан-тәслим” кылсаң да алай ук читен булмас иде шикелле. Вакыт дигән нәрсә һич кенә үтеп китәргә ашыкмый...

    - С вещами и на выход! Вот вам ваша «история»... Домой будет приходить патронажная сестричка. Она вам даст график прививок... Вы же знаете, коллега, ребенок первые месяцы просыпается только приложиться к маминой груди. Поэтому лишнего его не тормошите. Пусть растет здоровым и счастливым на радость таким замечательным маме и папе. И сами не болейте. Особенно не простывайте, а то женский организм очень податливая штука!.. Ну да ладно, меня другие женщины ждут.

    Старшая сестра чыгып киткәндә, Вәзирә аның халат кесәсенә косынкасын “чумдырды”. Баласын кабул иткән акушерка узган төнне деҗур торганлыктан, “Мәскәү маен” алып кайтып киткән иде инде. Беркем дә онытылмады. Ярый, хуш. Алдан ук барысын да кайгыртып кую шәп булды әле. Әнкәсенең: “Хәстәр кысыр булмый ул, балам!”- дигәнрәк киңәше бик урынлы булып чыкты. “Вакыты” җиткәч кенә, җибәрер идең “берни дә” аңламаган иреңне вак-төяк хатын-кызлар бүләге алырга. Монда бит ул бер ялгызы. Эштәге хатыннар эштәгеләр генә шул. Терәлеп торган күршеләрең дә дөнья бәясе кешеләр булсалар да, бары тик күршеләр генә. Бөтен йомышыңны алар өстенә аударып булмый шул...

    - Спасибо этому дому, а я пошла к своему! Девочки, это не постоянное место жительства! Недолго чтобы тут у меня! Не поминайте лихом. Там моего карапузика наверное уже «закрутили», бедненького!

    - Да, сестренка! Только твоего и пеленают так «железно»!

    - Не хворайте там!

    - Обязательно в гости припожалуем еще! И вы! Адреса наши знаешь. Так что милости просим!


    Ишек төбенә чаклы аларны санитарка белән әлеге “старшая сестра” озата чыктылар. Үзен куяр урын таба алмаган “ата” аларны күргәч тә, пыяла ишеккә таба атылды.

    - Папаша, стойте!- диеп акырып өлгерде тышкы ишек төбендә кизү торган икенче санитарка.- Сюда нельзя!

    - Хәлең ничек, анасы?- Гаяз бер “төргәккә”, бер хатынына карап торды.

    - Ике атна эчендә...- Вәзирә кулын селтәде.

    - Спасибо вам, девочки, за җену, за сына!- Атаның дулкынланудан авызыннан әйтәсе сүзләре “чыгар юлларын эзләп интегә башладылар”.- От души благодарен... инде менә!

    - Как вы собираетесь домой добираться?- Старшая сестра баскыч төбенә чыккан җирендә як-ягына каранып алды.- В такую стынь? Папаша!

    - За воротами «Победа». Начальник рудника выписал наряд. До полудня наша!

    - Ну, это хорошо! Жену пару месяцев береги от холода. И от перегрузок соответственно!

    - Это, доктор, вы ей самой скажите, пожалуйста! Меня же она не слушается! Снова полезет белье «чайкайть» на колонку!

    - Не преувеличивай инде, атасы!- Әле дә булса әйберләре белән баласын күтәреп торган шәфкат туташы белән санитаркага ымлап.- Кешеләрнең әллә нәрсә уйлап куюлары бар!

    - Ладно, сами разбирайтесь! Папаша, сына вам!- Гаяз улын курка-курка гына кулына алды. Дөресрәге, малайны каушап беткән атаның беләгенә сестра ипләп кенә салды.- Со всеми пожеланиями добра и счастья. Холодно, однако! А мы пошли, Никитишна!


    Аларны җылы итеп ягылган үз өйләре каршы алды. Әйберләрен күтәрешеп кергән шофер артыннан ишекләр ябылып өлгермәде, баланы нәрсә эшләтергә белми аптырап басып торган иренә карый-карый хатын өс киемен салып, иренең кулыннан баласын алып үзләренең урыннары өстенә салды.

    - Чишен инде син дә. Килгәч-килгәч, берәрне кунып та чыгарсың инде, атасы!- Ана куркып кына баланың юрганын бәйләгән тасманы чишеп таратып куйды.

    - Карыйм әле бер күзләремне тутырып!- Сандык өстенә генә бушлатын ыргытып ир кулларын ышкыштырып малае өстенә иелде.

    - Бала йоклый әле. Менә миңа кара! – Хатыны борылып иренә карады.

    - Сиңа карарга иртәрәк булыр әле, карчык!

    - Кит оятсыз, улыбыз ишетер!

    - Анысы да бар икән шул!

    - Тукта, синнән тәмәке исе килә, димме?

    - Әй, анасы, бер кап “Беломорны” атна буе тартам...

    - Менә нәрсә! Безнең улыбыз мондый начар исләрне... Мин аны коса-коса тугыз ай буе...

    - Булды, анасы! Картың бер юләр түгел ич! Син мине тәмәке көненә калган дисеңме әллә?

    - Никотин ат үтерә ул!

    - Мин хәзер!- Гаяз аралыкка кереп юынгычны шалтырата башлады.- Мин хәзер чәйне шаулатам. Пич духовоенда кәбестә ашы. Вильва артыннан мишәрләр китереп саткан симез тана итен эләктергән идем, ачуланмасаң...

    - Ишетсен колагың, улыбыз янына...

    - Аңладым, анасы! Улыбыз янына гына түгел, ә гупчим да тартмыйм мин ул шайтан төтенен бүгән...

    Ире пич тирәсендә кайнашкан арада, хатын өй эчен күз белән генә карап чыкты. Тәртип монда. Почмактагы балалар караватын исәпләмәгәндә... Тәки булдырган бит ире, юкка чыгармаган сөйрәп кайткан агач-такталарын. Вәзирә ятакның кырыйларын сыйпаштырып алды. Матур ясаган! Ботак-сатакларын да шомартып алып бетергән. Үзеннән ниндидер ылыслы агач исе килә. Артык көчле түгел, тик барыбер урман исен, ылыс исен аңлаган кешегә...

    Гаяз , алар Мордва Акташында яшәгән елларында, бер өмәгә агач йортны бетерешергә барган булган. Соңыннан авыл хатыннары Вәзирәгә килеп анда булган хәлләрне сөйләп киттеләр. Ирләр ял итеп утырган җирләрендә агач төрләре турында гәп куерталар имеш. Кайсысы таный агачны, кайсысы юк икән. Бәхәсләшеп тә алганнар. Әйе, хәлле кешенең өй бетергәне билгеле иде инде. Йортның төзелешенә түшәм-идән-тәрәз-ишекләреннән башка да байтак такта кергән булган.

    Лесоскладта үзе эшләгәнлектән, хуҗа сайлап алган булган икән барысын да. “Осталарның” кайсысы ике төр агачны “таныган”, кайсысы өчне. Плотник булмаган Гаяз китерелгән барлык материалны да аерган. Ирләр бит, бер тотынсалар, бала-чагаңнан да “тегеләйрәк”! Ирнең , “алай ук оста булгач”, күзен бәйләп агач төрләрен аерып каравын сораганнар. Таныган! Болай да барып чыкмагач, берсе такта кисәкләрен самогонка белән юешләп карарга киңәш иткән. Алай да булмаган икән!

    - Чәйнек тә кайнап чыкты. Әйдә, башта, ашлап алыйк!

    - Чү! Әллә суялармы? Бала йоклап ята, ә ул акыра!

    - Онытылган, карчык!

    - Ярый, мин кулымны гына чайкатыйм...


    Яшь гаиләнең күңелле ыгы-зыгылы көннәре башланды. Атасы өйгә кайтып кергән саен балада нинди дә булса яңалык көтә иде. “Елмая башламады мы улым?” “Утыра башламыды мы әле?” “Менә бер үсеп җитәр дә минем улым...” Анага да иренең уллары турында шулай кайгыртуы һәм кызыксынуы бик күңелле була торган иде. “Балабыз туды!”- диеп кенә алар арасында хисләр кимемәде. “Бала тугач ир-хатын мәхәббәте икенче, моңарчы булмаган югарылыкка менә,”- диеп әйтеп калдырган бер акыл иясе белән дә килешмичә булмый. Бер мәхәббәтне, бер игътибарны икегә бүлү түгел, икегә тапкырлау иде бу.

    Балага килешле берничә исем тикшерелеп каралды. Тансык башкорт туганнарныкы. Артык җитди дә түгел, гәрчә ата малаеның бөтен җирен “ялап” бетереп барса да... Кадыйр “кәдер” дигәнне аңлата. Кемнең баласы үзенә кадерле түгел?.. Аталары нәселендә булганча “-етдин”нәрне үзеңнән үзең кушмассың. Чит җирләрдә генә түгел, Татарстанында да андый катлаулы исемне очратам димә бүген. Югыйсә, “Ризатдин Гаязетдин улы” бик “саллы” чыгасы... “Миңле-Мулла” ишесе дә... Ул арада Гремячига Рәшит Ваһапов белән Усман Әлмиев концерт белән килгәннәр икән, диеп Гаяз өйгә кайтып хатынына әйтте.

    - Котырдыңмы әллә?- Вәзирә үзенең дулый башлаганын сизми калды.- Баланы өйдә калдырып...- диде нәрсә уйларга да белмәгән хатын.

    - Малайдан котылганда, син әллә акылыңнан да яздың инде!?- диеп хатынына әйтеп салды ир. - Йә инде, булды, анасы!- Вәзирәсенең аңа аркан борылганын күреп ир үзенең хатасын төзәтергә ашыкты.- Хәзер малай да шыңшый башлар! Сөтең качар...

    - Нәрсә әйтергә теләгән идең, сөйлә!- диде шулай ук бик тиз тынычланып алган ана.

    - Исеме дә бик килешле, мәгәнәсен белмим инде, кәниш. – Атаның ъз-ъзен тотышыннан бер фикергә килгәнлеген аңлавы читен нәрсә түгел иде.- Әбигә дә ошарга тиеш. Нигә баш ватып утырырга. Урамнан иртәгә мәчет яшендәге берәр чиста бабайны алып кайтырмын да...

    - Исем сайланмаган бит әле, атасы!

    - Вәйт мин аңгыраны!.. Син ничек карыйсың, улыбыз Рәшит булса?

    - Тукта әле, исемә төшерим әле...

    - Нәрсәне ул, әнкәсе?

    - Әнкәйнең чормада бик борыңгы бер китабы саклана бит...

    - Берәү генә дә түгел...

    - Минем әйтәсе килгәне берәү генә.

    - Соң?

    - Туктале, исемә төшерим әле!..

    - Нәрсәне, диеп сорау биргәнемне оныттыңмы әллә, карчык?

    - Исем... мәгәнәләрен... аңлатып... биргән... китап... иде... ул. Рәшит... Рәшит... Бик яхшы нәрсәләр турында сөйләргә тиеш ул. Алдан ук әйтеп куйган булсаң соң?!

    - Кызык якларың бар соң синең! Кайчан инде ул ягъни мәсәлән?

    - Искә төште! Борыңгы фарсы телендә бу исем “туры юлдан баручы” дигәнне аңлата. Бик яхшы исем сайлагансың бит балага, атасы! Баш ватып торасы да юк! Кайчан?

    - Нәрсә “кайчан”?

    - Исем куштырабыз?

    - Хет иртәгә, карчык! Кайчан да кайчан, аксакаллы түбәтәйле карт “әзер була”...

    Эт белән чыгып китә алмыйм бит инде мин, аны эзләргә. Син әзер булып тор. Кич саен, минем эштән кайтуыма тәмле ашың болай да әзер бит! Кунак сыенда, аллага шөкер! Өең дә җыештырылган. Белеп тор, любый көнне. Садакалык кына акча табылыр!

    - Дөрестән дә шулай бит!.. – хатын тамагын кырып алды.- Карале, картым, мине бит диспансердан эшкә сорап килделәр...

    - Башлана инде! – Вщзирщнеж иренә әле генә җиткерегән яңалыгы ошамавы күренеп тора.- Соң, мала- Рәшитебезгә ай-ярым гына бит! Үзең дә әнә, бер ит әсәре дә юк! Кемгә калдырмакчы буласың малайны?

    - Рәбигатти карашырга ризалашты инде.

    - Барысын да килештереп куйган! Имезүен дә Рабигаттиең имезер микән?

    - Профилактикага чакыралар мине. Графигы җайлы. Ике адрес арасында йөргәндә дә...

    - Кайчан?

    - Киләсе ай башыннан. Җаен табармын әле... Борчылма инде!

    - Өзлегәсең син болай чапсаң!.. Күпмегә килештегез Рабигатти белән?

    - “Күрше хакы”- диде карчык.

    - Алай булмый, хатын, акча ягын баштан ук сөйләшеп куегыз!

    - Ә нигә әле менә син сөйләшмисең соң?

    - Хатын-кызлар эшенә...

    - Соң, алайса монда да кысылма!


    Хатынының эшкә чыгу аркасында ата кеше дә сменалы эшкә күчте. Гел генә “шалкан бәясенә” бик яхшы күңелле күрше карчыгыннан малаеңны каратып булмый бит инде. Күңеленә ошаган татар картын Гаяз шәһәр урамыннан Вәзирәнең эшкә чыгарына ике көн кала табып алып кайтты. Әллә кайдан гына боларны сизеп алган Рабигатти дә “ялтырап” кереп җитте. Балаларына исем кушылды. Дин нигезләренә хилафлык китерелмичә, диде карт.


    ... Бүген дә эш авыр булмады диспансерда. Болгавыр гына. Ниһаят, бер-ике көннән еллык отчетлары да әзер булачак. Әтисе дә бер сәгатьләр тирәсе элек киткән дер... Ачылган ишек каршысына Рабига килеп басты.

    - Кайттыңмы, балам? Карале бу тамашага!- карчык пич буендагы кер бавына эленгән баласының биш пеленкасы белән иренең өч күлмәген күреп алды.

    - Мин берни дә аңламыйм, Рабигатти! Кичә кич кенә күлмәкләрен үтүкләп куйган идем бит...

    - Менә боларга кара, кызый!- карчык “кухняның” тартмалы өстәл өстендәге савытта марляга төрелгән сөттә җебетелгән ипигә ишарә ясады.

    - Мин бернәрсә дә аңламыйм, түти!

    - Малаең ач, күрше! Эшеңнән кушылган сабыйлар ризыгын Рәшитең яратып бетерми. Беркөнне атасы ашап утырганда, сабый холыксызланып үзен алдына алдырган булган. Атасының кулыннан ашап утырган арыш ипиен эләктергән бит! Шуннан шушындый ашатуга күчкән дә инде Гаязың!

    - Миңа бер сүз дә әйтмичә?! Киңәшмичә?.. Карале син бу арык колынчагына да! Төш вакытында имезеп киттем бит үзен! Җитми микәнни, түти?

    - Юкны сүләмәле! Ир балаң үсә! Киңәшеп карар идең ичмасам духтырлар белән, дим! Ярыймы, юкмы?! Ул атасыннан иртәгә тозлы балык яисә дуңгыз колбасасы сорар, анысын да каптырыр мени ирең?!


    Акыллы киңәш бирде бит аңа бу тормышны күп күргән ёщм яхшы аңлаган күршесе... Киңәш-табыш та итәрсең бабалар поликлиникасында. Артык зыян да булырга тиеш түгел сөттә манчылган арыш ипиендә. Бигерәк тә балада диатез ише афәт күзәтелмәгән очракта. Эче дә бу яшендә гел сыек кына була. Атасында да балага тозлы балык белән дуңгыз колбасасын гына ашатмаслык акылы бар, анысы.

    Тик менә анысының масаеп сабыйның бөтен йомышын үзенең өстендә үтәтүен генә һич кенә дә аңларлык түгел. “Малай шикле тынды мы, димәк ул хәзер йә кече йә олы “йомышын” үтәячәк! Ничу аның белән уйнап ятырга!”- диеп әйтә-әйтә дә туйган бит инде! Шушы көннән балада ялгыш рефлекс дигәннәре формалашып куйса, әгәр дә аның, атасының аның белән уйный башлаганнан соң гына, эчәкләре эшләп китә торган булса?! Үзе “бушангандай”, сөенгән була атасы. Югыйсә, Вәзирә бер тинтәккә кияүгә дә чыкмаган төсле иде. Баланы төнге чүлмәккә утыртырга әле иртәрәк булыр...

    Шулай матур гына яшәп яткан арада, аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды. Бөтен шахтерларны да язын-көзен профосмотр тота торган гәдәт буенча, Гаяз да торды. Аның үпкә куышында “караңгы тап” табылып, тирән тикшерелүгә язу тоттырдылар.

    - Карчык, булмаганны! Мин бит, тәмәкене ташлаганнан соң ютәлләми дә башладым! Тыным да тавышсыз, кысылмый! Бу аппаратларыгыз да сезнең гел ялгышмый, диеп булмый... Юкка хафаланма инде болай!

    - Ике көндә генә үтерми ул целикоз. Еллар буе аза-аза, үтерми дә, рәхәт тә күрсәтми! Чахоткадагы шикелле кан төкереп яшәсәң, күңелле булмас!

    - Булып өлгермәгәнгә нигә аптырыйсың соң син?

    - Эштән азат иттеләрме үзеңне? Димәк, хәл яхшылардан түгел!

    - Шундый , үзең үк әйтмешли, акыллы табиблар белән эшләгән җиреңнән син миңа булышырга тиеш. Бигерәк тә, ул әшәке хаста азып өлгермәгән җирдә...

    - Беләсеңме, мин карт фән буенча урынбасардан сорап карармын әле. Ул белми калмас. Патша заманыннан ук каторҗаннарны юк дарулар белән дә аякка бастырган доктор ул. Җаен белмичә калмас!


    Һәм җае чынлап та табыла. Дөрес, моның өчен хатынга бөтен шәһәрне бетереп ак үрдәк белән ак кәҗә тоткан кешеләрне эзләп китәсе булган. Организмда йоклап яткан чирләргә каршы торучы әллә нинди резервларны уятып эшкә җигә икән ак кәҗә сөте белән Пекин үрдәгенең күкәе! Хуш, ак үрдәк сатып алынды. Табыннан арткан, искерә башлаган ризыкка да “авыз” табылды. Югыйсә, гел Рабигаттинең тавыклары гына рәхәтләнәсе булган. Анысының да артык исе киткәнгә ошамады:

    - Бер ак үрдәгең янында өч-дүрт тавыгың да тамагын туйдырыр иде әле, кызым,- диде.


    Ак кәҗә сатып алып тормадылар. Күрше урамда яши торган грек марҗасының өч баш ак кәҗәсе булган икән. “Кулына да тимәгән” җирдән, ул хатын Вәзирәгә “болай гына да” бирергә риза булуын әйткән. Тик анысы, иренең холкын яхшы белгәнлектән, “күчтәнәчтән” баш тартып, көн саен, эшеннән кайтышлый, бер литр кәҗә сөтен “базар бәясеннән кайтышка” ала торган булды.

    - Гөмеремдә дә кәҗә сөте эчкән кеше түгел идем! Чи күкәенә түзеп була әле!.. Сөттән әллә нинди үлән исләре килә бит!..

    - Мине балабыз белән ятим итмәкче буласың мени?

    - Минем сезне ятим итергә теләгәнем дә юк бит, карчык! Ятимлекнең нәрсә икәнен әле генә оныта башлаган идем... Аллам сакласын, диген, карчык!

    - Шулай булгач, туклану реҗимы белән килешәсең инде, атасы!..

    Өч айлар үткәннән соң Гаязны тикшергәндә, теге “кара таплар” табылмады. Шулай да әлеге дә баягы карт докторның киңәше белән профилактика чарасыннан баш тармаска булдылар. Малай да тәпиләп китергә җыена башлады. Әти-әнисе белән “сөйләшә башлаганына” да бер ике ай узды. ****

    - Карале малайны! Аягын терәп басарга чамалап маташа! Тотынмыйча китеп барырга гына батырчылык итми!

    - Үткән гөмерләр, әнкәсе! Телен кара әле, бик кызык ачыла! Әйтсә әйтә матур итеп, булдыра алмаса, тын да чыгармый тора...

    - Соң, без бит аның белән “укакый телендә” сөйләшмибез. Шулай булгач, әкренләп булса да, ул матур итеп сөйләшеп китергә тиеш...

    - Син Әрәмәлене сагынмыйсыңмы, карчык?- диде бер фикергә килеп Гаяз.

    - Нидән әле бу соравыңны бирүең, карт?

    - Соң, бабай да әнә: “Баш оныгымны кайчан апкайтып күрсәтәсегез?”- диеп язган. Әбинең дә күңеле булыр иде. Үземнекеләрне сагынгандай, хис итәм бит, Вәзирә!- Гаяз тирән итеп сулап куйды.- Аннан... бу чи күкәйләре дә күңелне уйната башлады! Күптән туктатырга вакыт инде бу бимазалауларны....



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх