• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унсигезенче бүлек.

    Ике көннән, көндезге унберләр тирәсендә гаиләгә борчу-мәшәкәтьләре белән бәхет арттырып, ир бала дөньяга беренче авазын салды.

    - Мужичок, мамаша! А вы сами кого ждали?- диеп сорады акушерка хатын яңа гына туган баланың кендеген эшкәртеп хәлсезләнеп яткан яшь ана янына сабыен салганда.

    - Мне всеравно. Муҗ... – Һәм Ана тирән йокыга талды.

    Ул арада яшь атадан да чыгып сөенче хәбәрне җиткерделәр.

    - Поздравляю, папаша! У вас сын! Роды прошли сложные, но ситуация под контролем. Ваша жена как девочка-подросток!

    - Доктор...

    - Я сестра...

    - Можно мне жену проведать?

    - С ума сошел?.. Там родильный пост. Твою жену щаз выкатили в послеродовую реанимацию. На второй этаж... Короче, она спит и будет еще спать дня два. Отправляйся и ты отсыпаться, папаша!.. Да, рост 56, вес два восемьсот.

    - А когда можно будет?..

    - Похоже, тебе делать нечего!- Медичка аптырап торучы Гаязга карап алды, 1әм ниндидер хиссез тавыш белән кабаланмыйча һәм шул ук вакытта иркенләмичә, дәвам итте.- “Детское приданое” принеси, а если нет, то собирай! Жене бульончик не помешает! Курочку сможешь отварить? С лучком и слегка неподсоленный! Ну и фруктов там, шоколаду...- Хатын эчкә кереп бара башлаган җиреннән “яшь әти кешегә” карап алды, һәм елмаеп өстәде.- Да, и бутылочку молдавского «Кагора». – Ярты адымын акушерка Гаязга таба ясады.- Знаешь, тёмно-красное такое вино! Сухое, “марочное” купи! Не по восемь целковых! (Вакыйгалар бер мең тугыз йөз илле бишенче елда, акча реформасына чаклы бара. Күрсәтелгән бәяләрдәге саннарны ун тапкырга киметергә онытмагыз!) – “Кан” сүзен ишеткән ир яңадан “кыегая” башлады.- И не вздумай тут в обморок падать! Помочь будет некому! Мы выхаживаем только беременных и рожениц с малышами!- диеп кырысрак дщшкщннщн сож хатын яжадан йомшарды.-. Кстати, команду «отоспаться!» можешь исполнять и после передачки!- «Терәлеп” торгандай каткан Гаязны сестра акырып “уятты”. Тебе что, заняться нечем, папашка?

    - Спасибо, доктор! – Ниһаять «бәхетле ата» үзен кулга алгандай итте.- Большое Вам спасибо! Вы такая!..

    - Иди уже! – Ак халатлы бичә иргә башын селки-селки карады.- За эти три дня приняли четырех малышей, и никто из папаш здесь не проторчал!.. Вот бы так же всю жизнь ценил свою женушку!


    “Малаем туды! Мин ир бала атасы булдым! Аллага шөкер. Хатын да исән-сау, балабыз да! 65 сантиметр, диде. Туктале, минем терсәгемнең озынлыгын кайткач үлчәп карарга булыр. Теге, миңа йөкләнгән эшләрне анасы язып куйган дирмантин тышлы калын көрән дәфтәр кайда микән инде? Ярый әле үзенең эчке киемнәрен үзе әзерләп өлгерде, гел дә баш әйләнәсе булган... Бәбине беренче көнендә төрергә биләүләре бар микән инде бу хастаханәнең? Әллә сабыем анасының карыныннан чыккан көенчә шәрә ята микән? Салкын тидерсә?..

    Малайның “тәпиен юу”ны да оештырасы булыр, үзләре өйгә кайткалаганчы... Бер башыма күпме эш ава! Мин барысына да ничек өлгерермен микән? Бала әйберләрен сатып алыр өчен моннан берәр кәгазь-фәлән бирергә тиеш түгелләр микән?.. Әнкәсе аны-моны сөйләп өлгермәде ич. Димәк кирәк булмаячак. Уф, башларым катты инде!

    Малайлар уйный торган уенчыкларны язарга онытмады микән инде карчык? Мин Аңа агач ат сатып алачакмын! Рәхәтләнеп уйнасын атланып! Мин аңа гармун алып бирәчәкмен, бик оста баянчы булыр үскәч! Мин... Тукта, иң беренче эш итеп берәр шешә “Вермут” алырга кирәк булыр!“


    Кайтышлый гастрономга сугылып чыкты Гаяз. Бәхетенә, күрше тирәләрендә яшәгән нимес мы, яһүди ме булган Софа Кранц очрады.

    - Ну как? Вас можно, надеюсь, поздравить?- Сорауларын тезеп китте сөйкемле күрше.- С кем, дочкой, сыном? Всё в порядке? Супружница ваша как? Привет ей? Что здесь ищете?

    - Вот... купил бутылочку... сказали для крови после родов! Правда что ли? – Гаяз әле генә сатып алган шешәсен кыягаз каптан чыгарып күрсәтте.- Не знал.

    - Чудной ты, Гиз! – Софа күршесенә урыслар кебек “Гришка” – диеп түгел, ә кайсы дыр Татар-башкортыннан эләктергән “Гаязны” үзгәртеп “Гиз” диеп дәшәргә күнекте.- Не знал, что мужики в родах кровь теряют!

    - Так эта, как ее, сестричка из роддома сказала же!- Ир берни булмагандай әйтеп салды.

    - “Вермут” сам употреби, любезный!- Софа Гаязның маңгаена уч төбе белән кагылып алды.- А мадам надо “Вермут”.- Тын алганнан соң “затлы нәсел марҗасы” уйланып елмаеп куйды.- Вот когда я рожала своих, мне его силой в рот вливали! По 50 граммов, значит перед... или после, уже подзабыла... А-а, Аллах его знает!- Шунда ук ул үзенең ашыкканын исенә төшереп алды һәм борылып китә башлады.- Короче, па-па-ша, “Ка-гор”! Пойдем, провожу до прилавка. Ты еще не успел “поддать”?- Софа “төпченеп” күршесенең күзләренә “чумды”.- А мне за заботу одну карамельку дашь! Тебе же не жалко, не убудет. “Кис-кис” давай!

    - Давай грамм двести, взвесим. Детей тоже угостишь! Любят сладкое? Или мармаладу вон!

    - Да все уже без зубов!- диеп “зарлана” башлаган хатын, кулы белән селтәп ризалашты.- Ай да ладно, уговорил!.. Поздравить не забудь мамашу! От всего значит нашего семейства передай! Заходите, если что запросто, по-соседски. Всё покажем, всему научим! Только к моему “хозяину” без “запаха” чтобы! Нервный стал, после того как сам бросил...

    Күрше хатыны давыл сыман гаиләсе янына ашыгып чыгып китте. Гаяз тавык аласын исенә төшереп, пыяла астына куелган түшкәләрне сайлап басып калды. “Авыл тавыклары түгел шул инде болар. Мае да юк, бүтәкәләре дә алып куелган! Вәзирә тавыкның тиресе белән, башларын, “коерык” тирәләрен үлеп ярата. Ә боларның тавыкларының тиресе шәмәхә, башлары “прическа” белән, коерык саннары киселеп алынган. Яратып ашар микән инде? Базар көнен көтеп ала алсак, колхоздан килми калмас иде дә инде яхшы чебешләр. Врачларын да әйтер идем инде. Тавык шулпасы, дигән булып! Минем карчык лутчы балык ярата ул! Онга әйләндереп кыздырсаң...”

    Ул шулай да кушылган тавыкны үлчәтеп алды. Суган өйләрендә булырга тиеш иде әле. “Бу укруп белән петрушкаларын шулай зур итеп төреп куймасалар соң! Бер-ике ашка салганнан соң калганын ташларга мени инде? “Печән ашарга” мин ат түгел лә! Әйе, җиләк-җимеш суы да онытылмасын иде. Мин үзем свеҗийны тәмлерәк күрәм дә бит. Үзенең китабыннан карчык: ”Яңа туган балаларын имезүче аналар эшкәртелмәгән җимештән тыелып торсыннар. Сөтләрендә ниндидер бала корсагына килешеп бетмәгән ниләр барлыкка килүе бар,”- диеп укыган иде. “Сөт” димәктән, ул җитәрлек микән инде? Малай ач ятмый микән анда? Ул бит булачак гернәдир! Аңа ныклы тәрбия кирәк. Шәүлә кебек кенә катынның күкрәге дә инде! Күпме әйттем: “Юньләп ашап йөрмәсәң матри, егыласың!”- диеп. Ә монда тагын улыбызны имезәсе!”...

    Тавык шулпасы салынган пыяла банканы Гаяз, суынмас өчен үзенең кышкы бүрегенә тыгып, кулына беренче килеп эләккән “челтәр” сеткага салды. Аның янына “Кагор” белән йөзем согы шешәләрен дә тыкканнан соң, үзенең ялгышын аңлап алды. “Шәһәрчек буенча пыяла күрсәтеп бару килешмәс. Карчыкның “келдерфүл” сумкасына болар сыеп бетмәс инде. Әллә соң үземнең солдат заманыннан ук калган катомкига салып алыйм микән? Кайда соң Вәзирәнең магазинга алып йөри торган арурак чүпрәк-мазардан тегелгән сумкасы?.. Менә ич! Иң күренеп тора торган җиргә элеп куйган! Күзем чыккандыр инде, шуны да карап алалмагач... Ыштан-майка-оеклар камутта. Бәй, өстенә кигән иде бит. Аңа анда сандык тутырып ятмаса... Хәер, улыбызны булса да төреп яткырыр. Әнкәсенең тәмле дә баш әйләндергеч тә исләренә ияләшә торсын малай... Магазиннан яңаларын иртәгә алып чыгасы булыр... Берсе дә белми торгандыр минем малаем туганын... Эштәгеләрне җыеп утырырга кирәк, малай өйгә кайтып кергәләгәнче.”


    ... Үзенең аңсыз күпме ятканын хәтерләмәде Вәзирә. Өстенә иелеп, кан тибешен фонендоскоп ярдәмендә тикшергән карт сестраның ягылуыннан “уянып китте” ул.

    - Как ты, моя хорошая? Сбылась самая большая дурочкина мечта, это я, случай чего, о себе! Вас же Вазира зовут, Валюша? Вам говорить много нельзя! Щаз мы тебя живенько отсюда в общую послеродовую палату переведем. А там, через часок и красавчика твоего к мамке поднесем...

    - Долго чтоли я тут, сестра?

    - Для «своих» я Варя, а для остальных Варвара Михална. Ну в крайнем случае, тётя Варя. Поняла, голуба?

    - Тётя Варя, а долго я тут?

    - Как и полагается!

    - А какая ваша мечта сбылась, тётя...

    - Слушай, давай сразу без «тетки», ладно?! Сразу представила себя...- Матур хатын үзен күз алдына китереп карады бугай- шаркылдап көлә башлады: -... старой ворчливой пердовкой!..- Шулай ук кинәт җитдиләнеп, сүзен дәвам итте:- Не помнишь разве, племяша к вам ложили! С признаками начинающегося целикоза. (целикоз күмер шахталарының кайберләрендә, бигрәк тә Кизел бассейнындагыларында, күмер артык коры булганлыктан, тузаны бик вак җиңел була. Анда эшләүчеләр арасында бу авыру бик еш очрый. Ул вакытта кешенең ашкайнату органнарына, өске тын юлларына, һәм иң куркынычы- үпкәсенә- үтеп кереп андагы эчке лайла белән кушылып бетоннан да йомшак булмаган мәтдәне барлыкка китерә. Азактын шулар белән җәрәхәтләнгән органнарда төрле шешләр, шул исәптән яманнары да килеп чыгарга мөмкин. – авторның укучылары аңларлык телдә бирелгән аңлатма-искәрмәсе. ) - Вскоре после твоего ухода его выписали!

    - Как он?

    - Слава богу, «не подтвердился»!

    - Действительно!- Вәзирә ниһаять сүзнең кем турында барганлыгын исенә төшерде.- А «пятнышко» на снимке?

    - Недавнее, очень быстро текущее, простудное воспаление!

    - Как же упустили то? Вроде легко распознается!

    - С нашим то «паровозом»? Эй!.. не покурит- кашляет, а покурит- так еще больше! Приговаривает еще, беспутный: «От табака кашель мяхше становится!» Сам себя лечит, сам себя калечит, раздолбай!.. – Варя ишеккә тотынды.- В коридоре свежачок веет. Накинь одеяльце до подбородка! Щаз молодую санитарку «пригоню»!


    Палатада дүрт карават өстендә ике хатын ята иде. Берсе Вәзирәдән күп булса дүрт-биш яшькә өлкәнрәк булгандыр. “Икенчесе” белән, диде. Марфа диеп таныштырды ул үзе белән. Монысында да кыз табуы икән. Икенче хатын “кысырлардан”. Кырыклар тирәсендә. Бик купшы киенгән, үзен әллә кайда эшләвен әйтте. Антонида Елизарьевна исемле икән. Аның янына килүчеләрнең иге-чиге күренми иде.

    Марфа дигәне Вәзирәнең караваты тирәсенә килеп чүгәләп таныша башлады.

    - У тебя кто? Тоҗе дочка?

    - Сын. Два восемьсот. А у тебя?

    - Снова дочь! Жду свово ахламона!. Не появлялся еще мой! Наверное горе обмывает... Грит: «Ежели снова девкой опрожнисся, так и знай- прямо здесь обеих и оставлю!» Врет ить, гадина!- аның тавышында иренә булган чын мәхәббәте ярылып ята иде.- У меня мамо, свекруха, такая мировая тётка! Во мне душеньки не чает! Тем более, Алёнушка, старшенькая- ее «копия». А как “права качать” начнёт! Тока держись!

    - Может уже заткнёшься?- диеп икенче палатадаш үзенең почмагыннан тавыш бирде.- Запеперила уже! Чтобы не сказать больше...

    - Ой да перестань, сестричка! Будет и у тя рёв малышей! Еще и надоедят как следоват...- Марфа татар хатынының караватына терсәкләре белән сөялде.- Понимаешь, как тя, ... ?

    - Вазира вообще-то. Можно Валей... Тебе проще будет...

    - Вазира так Вазира уже! Вот скажи мне, а правда, что ты медичка у нас?

    - Да. Что в этом такого? Разница то!.. В данном положении вещей я такая же роженица, как и вы с нашей соседкой...

    - Всю жизню мечтала вот в белом халате расхаживать... чистенькая работа. Только крови я боюсь!

    - Ну вот видите, Валя! Белый халат ей нравится, а грязь нет! Шей и крои себе на здоровье и не дёргайся...

    - А вот скажите мне, ваш муж вам все время лилии носит. Ваши любимые?

    - Мои любимые флоксы и пионы уже отцвели. А еще берберы и крупные ромашки люблю. А от лилий грязная пыльца. Но мой муж же не разбирается, а потом каждый месяц только и делает, что себе новые сорочки покупает! Ладно хоть сам свои вещи стирает...

    - Вот, девочки, говорят, есть такие машинки, сами стирают, сами выжимают.- Бытбылдык марҗа күршесенең караватына менеп үк утырды.- Хотя бы с пеленками мороки не было бы... Вот ты слышала, Вазира? Каково бы нам бабам здорово зажилось?!

    - Рос бы малыш здоровым!..

    - И то верно.


    Әбәткә сыек кәбестә ашы керде. Тозсыз. Бәрәңгесе дә пешеп җитмәгән төсле. Тавыкның бөтен бер кабыргасы да эләккән. Ризыкларны керткән санитарка: “Кушай милая! Богатыря кормить же надо! А с чего молочку то быть, такой тощенькой. И ребенка загубишь, и сама занеможешь!”- диеп йөзен чыткан Вәзирәне “орышып” алды. Ул ашның шулпасын гына сөзеп эчте. Болай да сыек булган аштан аш савытында бер-ике кашык калория ятим булым калды. “Калорияләр кызганыч!”- диеп уйлап алды яшь ана.

    Аның каравы, икенчегә төелгән бәрәңге белән парда ярым пешкән ярым кыздырылган балык булган. Хатынның мондый ризыкны яратканын белгәндәй, аксыл тәнле камбаланың зур бер кисәген салганнар иде. Вәзирә балыкның исемен байтак исенә төшерә алмады. Киптерелгән җимеш компотыннан ул груша телемен эзләп тапты һәм круңкасын тумбочкасының түренә ук алып куйды.

    Ул арада кизү торган сестра ишекне киң итеп ачып, балалар салынган арбаны кертте.

    - Принимайте свое потомство! - Марфа үзенең кызын үзе барып алды. Сестра ананың мәш килүенә җылы караш белән карады.- Осторожно с головками!

    - Ой, ла ладно уж, не впервой, чай!- Хатын “эре генә” җавап тотты.- Спала моя Эвтибидушка?

    - Как ты ее назвала?- яткан җиреннән генә “кысыр марҗа” аптыраулы соравын бирде.

    - Никак пока. Это я просто так. Читала пару лет назад книгу толстенную. «Спартак» называтса! Прям как футбольная команда. Так вот там, девки, одна мегера, да нет вроде бы гетера была. Мужиками “круть-верть делала”, скажу я вам! Эвтибидой звали. А свою красотулечку мы Аграфеной, Груней то бишь назовем! У мужика бабку так звали. А что, не Марфуткой же, как некоторых.... - Хатын малаен сестраның кулыннан кабул итеп алган Вәзирәгә күз кысты һәм көлеп җибәрде.

    - Ну как тебе, сестренка, твой бутуз?

    - А вы не напутали? Мы с мужем оба смуглые и черноволосые. А это существо- совершенно беловолосое...

    - Дурочка ты моя!- Сестра баласын йомшак итеп беләкләренә салган хатынны җилкәсеннән кочаклагандай итте. Икенче кулы белән сабый малайны сыйпаштырды.- А еще медичка! Через пару дней- сама не заметишь, жгучим брюнетом станет! Или в родовых муках мозгов своих лишилась, мать?

    - Точно не поменяли?- Вәзирәнең йөзе яктырып китте.

    - Не чуди, Валя! – Сестра болар яныннан кузгалды.- А лучше после кормления распеленай и посмотри хорошенько на своего красавца! Только родился, а уже глядит на мир с таким смыслом!

    - А почему же он не плачет?- Үзенең борчылганын белдерергә ашыкты ана кеше.- Может он умереть? Нездоров может?

    - Брось сочинять! У всех детей разные характеры. Тебе ли не знать? Или тебе по сердцу было бы, чтобы он беспрестанно глотку драл? Щаз он окончательно проснется и тогда уже сиську ему в рот! Мужичок уже должен проголодаться... Ощупала себя? Из сосков молоко появляется?

    - Вроде есть.

    - Ну и замечательно... Муженек твой мимо меня не проскочил, случаем? Должен был кагорчик с бульончиком принести! Значит, второй сын у тебя, мамаша наша?

    - Прежний мертвым родился. Тринадцать месяцев назад.

    - Да не о том, я, голуба! Самый главный ребенок у тебя муж! Радость совсем его пришибла, кажется мне... И рад и утомлен! Как будто сам родил!

    - Ну не без его же участия!- Вәзирәнең беркатлы өстәмәсеннән ме, әллә ир-атларның бала табуын күз алларына китереп караганнан мы, барысы да көлеп җибәрде.

    “Кысыр” да читтә калмады. Сестра чыгып китте.

    Вәзирә баласын биләүләреннән бушата башлады.шуны гына көткәндәй, сабый авызына ике кулын да китереп ике баш бармагын бер очтан тач-тач суыра башлады. - - Бәбекәем минем, карының ачып өлгергәндер шул! Синең җүнсез әниең тамагыңны туйдырыр урынга...- диеп ана баласы белән татарчалап сөйләшә башлады.- Карагыз әле сез аңа! Ашыйсың да килмәсә, син бер курчак инде менә! Күзләрең әтиеңнеке. Битеңдә, түшеңдә, беләкләреңдә, арт битеңдәге барлык миңнәрең дә атаңныкы, улым! Үзе күреп белер микән инде, әтиеңне әйтәм! Миңа әйтергә булыр микән?

    Нәрсәләр эшләп йөргән була микән инде безнең әтиебез анда? Синнән котылганчыга чаклы ул да көтеп утырган диделәр бит бу ак халат кигән апаларың! Ярар, улым, ике рәхәт бергә килми ул! Күкрәгемне бирер алдыннан башта төрим инде мин сине. Ул ак халатлы апаларың шикелле тыгыз төрмәм. Кеше баласын кем дип тә белмиләр! Анасының карынында да бикләнгән-богауланган. Җитмәсә, туганнан соң да... Әнкәң “тәмле бармакларыңны” яшерде ме?! Һай ул анасын! Ярамый, улым! Тырнак асларында беләсеңме күпме микроб анда?! Белми торуың яхшырак булыр, улым! Ату яшисең килми башлар...

    Алып чыгып китәрләр шул инде сине янымнан! Әйдә, улым, кабып җибәр әле имине. Кыюрак! Үзеңнекен, хәләл ризыгыңны кабасың бит. Курыкмыйча. Сихәтлегең өчен, тамагың туйганчы им! Бәхетең белән, улым! Нигә куркып кына имәсең соң син? Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел бит. Йолдызларга алып мендең мине, улым. Рәхмәт сиңа, ходаем, мине бу ләззәтләрдән дә мәхрүм итмәгәнең өчен. Улым, йоклыйсың мени инде? Тамагың туеп өлгерде ме соң? Сөтем җитте микән сиңа? Бүксәңә килешер микән инде. Берүк, ходаем, мәхрүм итә күрмә баламны ризыгыннан. Берүк күкрәкләремә зыян сала күрмә! Минем улымның зур булып, акыллы, көчле ир-егет булып үсәсе бар.

    Ана да янәшәсендә яткан бәбие янында йокыга талды. Күкрәкләре ачылган килеш. Кысыр хатын боларның тынганын ишетеп яннарына килеп караганнан соң Вәзирәнең өске простынясын муенына чаклы күтәреп япты. Аның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган иде.

    Ул Марфага әйләнеп карады. Көндә эшләгән эш кебек. Анысы артык сүз сөйләшмичә кызын имезә иде. Вакыт-вакыт сабыен аркасыннан сыйпаштырып... Икесе дә нинди бәхетле болар! Балалары бар. Атна-ун көннәрдән соң өйләренә дә кайтып китәрләр. Ә мин?!. Артыгын “сакланган” булганмын. “Карьера”, “фигура” дигән булып. Совнархозда бер слуҗка инде. Сталин елларындагы йокысыз төннәрдән соң Хрушевның мәгәнәсез, эч пошыргыч нотыкларыннан соң минем нәрсәм калыр? Бары истәлекләр генә. Ә бу, Вәзирәнең дә, Марфаның да яшәр өчен дәрт белән көч. Яшәү мәгәнәсе гаилә бәхетендә. Балалары үсеп җитәр. Ходай алардан яңадан да бала кызганмас. “Коммунист” имеш! “Материалист” имеш! Ә бәбине хатыннарга барыбер Алла бүләк итә.



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх