• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унҗиденче кисәк

    Чаллыдан аларны пароход Пермь пристаненә чаклы ике тәүлек алып барды. Бер атаклы язучы исемен йөрткән бу зур ирләр калошын хәтерләткән ике катлы пароходның икенче, чагыштырмача чиста булган, палубасында булган кечкенә каютада артык утырмады алар. Кешеләр арасында булырга тырыштылар. Бабай белән әби дә кияүгә шундый киңәш биреп озын билгесез булган юлга озатканнар иде.

    - И, мондагы якларның яме! Карале, Вәзирә, Кама елгасының киңлеген! Югыйсә үр менгән саен елга тараерга тиеш иде дә бит. Урманнарына карап шаккат әле бер!.. Әллә рестораннарына менеп ашап төшәбезме, карчык?


    Ир яшен тизлеге белән әңгәмәсенең оңгаен борып торды. Нәрсә сөйләп кызыксындыра ала соң инде ул хатынын? “Әнә калтыранып алды! Кочагыма алыйм әле үзен! Болай ярап бетмәс ату! Әнә, теге урта яшьләрдәге пассаҗирлар да беркемнән оялмыйча кочаклашып баралар.”

    - Менә шулай, дустым!- Гаяз өстендәге пидҗагын салып хатынының җилкәсенә салды һәм шуннан файдаланып кулын Вәзирәнең аркасына куеп җиңелчә кочаклады.- Икенче чыкканда, җылырак киенеп чыгарга онытма! Олы елга өстендәге һава мәкерле була ул. Без бит Себергә табарак барабыз! Салкын тидерә күрмә.

    - Мин туңмыйм бит, Гаяз!- Вәзирә хәлсез генә иренә карышты.

    - Беләм мин үземнең нинди батыр хатын белән яшәгәнемне!- “Бу кирелегең дә булмаса!”-диеп уйлап куйды ир.- Теләсәң, бер тапкыр да иярләнмәгән айгырны буйсындыра алачаксың! Тик...- ир сүз сайлый алмыйча басып калды.- Тик... батырлыкларның азагы һәр вакытта да бик матур төгәлләнмәскә мөмкин бит, Вәзирәкәй! Син чирләргә тырышма инде, җаным!- “Нигә соң әле бу “сатлык елак” бугазыма килеп бөялә тагын?”- диеп үзеннзн үзе уңайсызланды ир кеше.- Чирле анадан сәләмәт була туа алмый, акыллым! Безгә берсеннән берсе матур, берсеннән берсе акыллы һәм инсафлы балалар табып үстерәсе бар әле! Үзеңне минем өчен, үзең өчен, әнә шул балаларыбыз өчен сакларга тырыш син! Беләм, мин үземне генә белүче бер надан, йомыкый бәндә. Шуңа күрә син үзеңне үзең кайгыртырга тырыш инде. Һәрвакыт барысын да күреп бетермәвемне беләсең ич!

    - Син үзеңә карата алай ук каты сүзләр әйтеп маташма инде, Гаяз!- “Өлешемә тигән көмешем бит син минем! Һәм кирәгеннән артык үзеңә пычырак атып, кер кундырып торма, җаным!”- диеп уйлады хатын.- Синең нинди яхшы кеше икәнеңне мин баштан ук белдем. Начарлары, “әтәк-сәтәкләре” атлаган саен бит! Минем күңелемне күтәрер өчен генә үзеңне алай пычратма!

    - Син беләсеңме, Вәзирә, мин бит башта, син нидән соң авырып ятканда, сине эшеңнән китәргә мәҗбүр иттермәкче идем. Ак халатыңны бөтенләй салдырмакчы идем синең. Беткәнмени, янәсе, башка, тынычрак эш, диеп уйладым...

    - Нигә?

    - Кеше өчен үләргә дә әзер булып көн дә эшләп булмый бит инде!.. Ә аннан соң...- ир тынып калды.

    - Мин көтәм!

    - Нәрсәне?

    - “Түгәрәкләп” куй инде!

    - Хәтерлисеңме, безне парлап иң беренче тапкыр мәҗлескә барганыбызны?

    - Күп “йөрдек” инде без синең белән парлап мәҗлесләргә, Гаяз!- хатын моңсу елмаеп куйды. “Барган очракларда да ничәсеннән ашыгыч “йолкып” алдылар!”- диеп үзенең исенә төшерде Вәзирә.

    - Әйе шул...

    - Нинди мәҗлес турында иде сүзең?

    - Соң, Бикәсазда туйда булган идек бит!

    - Анысы монда причом инде, дустым?

    - Аралык эчендә тәгәрмәчле урындыкта утырып торган егетне хәтерлисеңме? Аяксызны, дим! Йә инде, Вәзирә! Исеңә төшер инде!

    - Аяксыз түгел иде бит ул! Йөри генә алмый иде! Сабый чагында талпаннан калган энцефалит...

    - Ярый, хуш, шулай да булсын! Син аңа: “Язган булса, синең туеңда да бер күңел ачарбыз әле!”- дигән идең. Бөтен халык алдында.

    - Әйттем шул. Һәм шулай булачак та!

    - Мин дә бит каршы түгел! Терелә күрсен. Күзләре бик акыллы күренде ул егетнең. Исеме ничек иде соң әле?

    - Кыскасы!..

    - Кыскасы, шул кеше синең аны өметләндереп җибәргән сүзләреңнән соң, табаннары кешеләрнең сыпырганын, кытыклаганын тоя башлаган, диде андагы кунакларның берсе. Алай гына да түгел, үзе өстендә үзе шөгылләнә башлаган, табанын идәнгә терәп “басарга” ниятләп йөри, диде.

    - Чынлапмы?- Хатынның күзләре җанланып киткәне яхшы ук сизелә иде.- Кем иде соң әле аның исеме? Туктале, танышкан да идек бит әле үзе белән!.. Юк, истә түгел...

    - Мин документларымны алып чыга идем, шул кода егетен баскыч төбендә очраттым. “Дустың” сиңа аның аша сәләм ирештерергә кушкан һәм киләсе сәләмен үзе килеп тапшырырга ниятли ди...

    - Өметсез шайтан... дигәннәр бит, Гаяз...

    - Шуңа күрә мин сине “эшеңдә калдырырга” булдым. Булдырасың, яратып башкарасың, тик барыбер барысын да онытып, үзеңә зыян китерү исәбенә түгел, аңладыңмы, матурым?


    АВТОРДАН. Сүз уңаеннан, түбәндәгеләрне язып китүне урынлы диеп саныйм. Тормыш аларны әлеге сырхау егет белән бу сәяхәттән соң унбер ел узгач кабат Әрәмәледә очраштыра. Ул вакытта әлеге ир-егет тулысынча терелеп, урыс ягында урнашкан зур гына тегү цехында югары категорияле кисеп-тегүче булып эшләп йөри иде. Чынлап та ул өйләнгән, хатыны белән бер бала үстерәләр иде. Ул кешенең бары тик кирәгеннән ныграк җиргә басып йөрүе генә аңа башка кешеләрнең карашын җәлеп итә иде. Башкача ул сәләмәт кешеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Әлеге кеше бу язмаларның авторына бик матур һәм чыдам кышкы пальто тегеп биргән иде. Һәм бик матур сүзләр белән аның әнкәсен тасвирлап өлгергән иде. Балалык беркатлылык аркасында сөйләнгән сүзләрнең асылына автор еллар үткәч кенә төшенеп җитте. Әлеге кешенең исеме истә Мансур шикеллерәк калган. Хәер, хикмәт исемдә түгел... .


    - Син миңа әтиеңнең кыз туганнары барын сөйләгән идең бит әле, Гаяз!- диде Вәзирә каютага кергәч.

    - Әйе, - диде аптыраган ир.- Шуннан ни булган ди, Вәзирә?

    - Исәнлегең турында хат язып саласы иде, ату сине исән дип белсеннәрме, башкачамы- диде йомшак кына итеп хатыны.- Бүтән туганнарың турында да сорашырга иде. Кан тартмаса да, җан тартырга тиеш, түгел лә, киресенчә... Кан-кардәшлек мәңгелек бит ул.

    - Барып урнашкач та, боерган булса!- “Минем хатынымда олы кеше акыллары да бар икән ич!”- диеп Гаяз Вәзирәсе өчен горурлык хисе кичерде.- Син үзеңнекеләргә хат язып салганда, мин дә апайларны хәтерләрмен... Ничек итеп онытып җибәрә алдым микән мин аларны? ... Үги яңадан кияүгә чыккандыр. Анысы миңа әһәмиятле дә түгел. Ике түтием исән булырга тиешләр. Ыргадагысы да, Шәледәгесе дә! Әле аларның балалары да...

    - Хат аша гына булса да, аралашырга кирәк, дустым. Син мине, сине өйрәтә, диеп уйлый күрмә инде!

    - Уйламыйча да булмый! Син бит минем акыллы, сабыр һәм беркатлы хатыным! Мин сине шуңа күрә дә ярата торганмындыр, карчык!..- Гаяз колачын җәеп хатынын яңадан кочаклап алды.

    - Кайларга яшәргә тап булырбыз микән инде, Гаяз?- Хатын иренең кочагына ныграк кереп китте.- Нәрсәләр көтә микән инде безне?

    - Яхшыга гына өметләник, җаным!- Гаяз бераз гына уйланып торды.- Ә кайда дигәндә... Беләсеңме нәрсә? Болай итик без!

    - Ничек итик?- Вәзирә кызыксынуын йөзенә чыгарды.

    - Эшкә чакырып эленгән игъланнар тактасына барабыз да, бармак белән төрткән бер җиргә барып урнашабыз. Хөнәрләребез туры килсә, билгеле.

    - Килештек, алайса!.. тик икебезгә дә ничек туры китерербез микән?

    - Авыл җире булмаса, бик җайлы булачак. Мин яңадан синең медпунктта эшләвеңә аяк терәп каршы торачакмын! Зуррак җирдә хастаханә дә зуррак була! Барысына да үзеңә генә чабарга димәгән!.. Ишетәсеңме?

    - Килештек...


    Искиткеч матур яр буе белән каршылады аларны зур кала - пароходтан төшүчеләрнең берсе аның озынлыгын дистәләрчә чакрымга сузылган диде- буеннан буена чәчәк ата торган клумбалар, игезәкләрдәй бертөсле киселгән агачлар. Газоннары төрле бизәкле чуен рәшәткәләре белән уратып алынган. (Боларны алар поезд көткән арада яңадан яхшылап карап чыктылар.) Урамнары да киң, чиста шәһәр, әмма монда салкынрак иде. Алар беренче игъланнар тактасына таба ашыктылар.

    - Син әйберләргә күз-колак бул. Ә мин үзебез торачак каланы сайлаячакмын!

    - Ә нигә мин түгел соң әле?- “Бу кеше яшәгән саен үзсүзләнә бара. Килер бер көн, минем белән киңәшләшүне нәрсә диеп тә белми башламаса ярар иде,”- диеп уйлап куйды хатын.

    - Чөнки... мин шулай билгеләргә тәкъдим иттем ич!- балачагаланып киреләнде Гаяз.

    - Ярый соң, кара, алайса!- “Ә кабул итсә соң? Аның карарларының уңайларын кайчан да борып куярга соң түгел бит, әгәр дә дөрес булып чыкмаса...”- диеп Вәзирә кабат уйлап куйды.- Син кайда барсаң, мин дә шунда бит инде, картым!

    - Тәк, укыйм, анасы! Для работы... поселок... село... поселок ... полустанок... станция... леспромхоз... поселок... Ә, менә! Город Гремячинск Чусовской район, угольный разрез... . следующие специальности... Боларның барысын да мин беләм, карчык. Киттекме шул Гре-мя-чинскига?!

    - Ничек барып җитәсен әйткәнме?

    - Ну да! Менә- “поездом” дигән! Әнә, янәшәдә генә тимер юл вокзалы! Киттекме шунда? Кире бөкләп булмас бит инде.


    Алар шулай итеп ярым уйнап, ярым ялгыш Урал таулары буйлап агучы берничә тиз агымлы болганчык инеш бергә кушылып Камага таба юл алган җирдә урнашкан, әле берничә ел элек кенә Сталин лагерьлары белән уратып алынган кечкенә генә шәһәргә барып урнашалар.

    Ир күмер кисә башлый. Хатын үзенә туберкулезный диспансерда эш таба. Артык сайланып торырлык булмый. Иң элек бернәрсә генә аның күңеленә ошый анда- зур булган бу хастаханәдә егермедән артык табип- күпчелеге бик югары категориягә ия икән. Союз күләмендәге смотрларда гел макталып килә торган бу диспансерда ул ныклап эшкә өйрәнәчәгенә бер тамчы да икеләнми иде.

    Үзләренә торыр өчен гаилә башта берәүләрдә флигель килешеп куя. Аны ремонтлап бетерүләре була, хәйләкәр хуҗаның читтән балалары кайтып төшә. Һәм яшь гаиләгә ике-өч көн срок белән торакларын бушатырга кушалар. Берсе шәһәрчекнең бер башында, икенчесе икенчесендә эзли торгач, бик арзанга куыш сатып алалар. Нигезе дә булмаган, идән такталары да кара мунчаныкы шикелле, дөресрәге, Гремячиның бөтен урам тротуарларындагы төсле, җир өстенә генә салынган. Түбәсе такта белән капланган, түшәм өсте “ике-сарылы” җылытылган.

    Менә шунда хатын үзенең иренең чын булдыклы булуына ышанып куя. Ул әллә кайдан гына балкалар юнәтеп, башта идән такталарын шулар өстенә беркетеп куя. Мичне сүтеп яңасын сала, түшәм өстен пычкы чүбе түшәп җылыта. Вәзирә дә тик утырмый. Акбур белән стена-түшәмнәрен агартып чыкканнан соң, ике тәрәзәсенә дә челтәр-пәрдәләр эленгәч, өй бөтенләй башка кыяфәткә кереп китә. Ире базардан үзенә “кул шомартыр өчен” фанер, вак-төяк тимер томыр сатып ала.

    - Боларын ниеңә диеп алдың инде?- диеп төпченергә уйлаган хатынына, ул:

    - Әй, үтеп бара идем, карыйм- сөялеп торалар. Кызыгып алып кайттым менә,- дигән булды.

    - Бездә монда алайса склад булыр инде,- диеп ни уйлаганын әйтеп салды Вәзирә. “Барыбер беләчәкмен, нәрсә “кырганыңны”. Син үзең дә аермачык белми торгансыңдыр, ник боларны сатып алып шәһәрнең теге башыннан сөйрәп монда чаклы апкайтканыңны”.

    Баксаң, Гаяз әлеге фанерадан зур гына сандык әмәлләргә булган. Хатынына да эше ошагач, ул икенче базардан яңадан юка такта белән бик җиңел “өч катлы” фанера алып кайтты. Вәзирәнең сорап торганын да көтмичә:

    - Бер-ике урындык белән савыт-саба шүрлеген мәтәштереп карарга иде исәп,- диде.

    Кыш җиткәнче ягулык мәсъәләсе дә уңай хәл ителде. Аларның “өенә” терәлеп үк салынган утын сарайларына ир йомычка белән бер машина таш-күмер кайтарып бушата. Нәкь шул көннәрнең берсендә аларга өйдәш булып Гаязның авылдашлары килеп төшә. Баксаң, аның авылда калган тутасы энекәшенә җавап хатын болар аша җибәргән икән. Адресы белән.

    Өй эчләре дүрткә биш метр чамасы булган әлеге бүлмәдә “вакытлы”, аерым торак тапканчы гына, аның авылдаш кызы яңа өйләнешкән кияве белән торып кала...

    Күпме мондый “өйдәшлек дәвам иткән булыр иде, беркемгә дә билгесез, тик авылдашларының яман бер гадәте ачыла. Болар монда “әзердән-бәзергә” яшәргә ниятләгән булганнар икән. Икесе дә төзелештә эшли, үзләренә торак эзләп карау уйларында да юк, тулай торактан бүлмә дә сорамыйлар. Җитмәсә, Гаязның хатыны пешергәнен ашап яталар, бернәрсә сатып алырга исәпләренә кереп тә карамый.

    Урын-җирләре генә дә юк. Аларга үзе әле генә әмәлләштергән зур сандык өстенә җылы юрган атканда, Гаяз әйтеп тә куя: “Бүтән бу рәхәт сезгә эләкмәячәк! Минем хатын чирләргә тиеш түгел. Үзегезгә раскладушка сатып алыгыз, башка урын-җир! Монда Әндри казнасы юк!” Берничә атнадан, Вәзирә ничек тыярга тырышса да, ире мондый әтрәкләрне өйдән куып чыгарырга мәҗъбүр булды. “Минем хатын сезнең нәселгә килен булып төшмәгән! Үзегез тапкан мәмәйне капсагыз файдалырак булыр,”- диеп өстәп җибәрә хуҗа.

    Ул арада гаиләнең яңадан “бәбәй алып кайтачагы” билгеле була. Вәзирәне шунда ук эшендә ята торган бүлектән профилактика бүлегенә күчереп куялар- ник дисәң, ачык формалы авыруларын башкаларга йоктырырга сәләтле туберкулезниклар да бик озаклап ята бит анда! Ир дә үзенең хатынын бик нык сакларга тырыша. Тик кайда ул! Барысын да сизеп өлгереп була мени? Хатын йә колонка буена чыгып салкын суда керен чайкап керә, йә ничәнче мәртәбә кулын “сүнеп бетмәгән” акбурга тыгып морҗасын акшарларга тотына. “Бала туганда барнәрсә дә “тиешенчә тәртиптә” булсын!”- имеш.

    Шулай итеп, булачак ана баланың дөньяга килгән вакытында бөтен нәрсәнең дә хәстәрен күреп куярга тырыша. Гаяз өчен бер дәфтәр дә башлап куйган әнә- кайсы кибеттән нәрсә алу турында. Әлегә алар “балага” бернәрсә дә сатып алырга ашыкмыйлар, ир белән хатынның алдагы бәхетләрен күпсенгәндәй, язмышлары тагын авырдан котылуны кайгы белән төгәлләмәгәе, имеш... Ире Вәзирәнең болай, бер магазиннан икенчесенә мавыгып йөгереп йөргәнен елмаеп якыннан күзәтергә тырыша. Ул да туачак сабыйларын күз алдына китерергә тырыша. “Малай гына булмас инде монысында да! Капкан саен калҗа, кочкан саен марҗа... тефү өстенә!.. тапкан саен малай ла!..”

    Уңышлы котылырга тиеш хатыны баладан. Әнә ничек бит! Ире яратып, көн дә ашарга риза токмачлы ашыннан үзенә җыйнак кына ит телемен кисеп, аннан бәрәңгесез-токмачсыз шулпасын гына сөзеп ала да:

    - Бала артык зур булып туарга тиеш түгел!- диеп әйтеп куя.

    - Ә син, дустым, кайдан көч тупларга тиеш, ярым-ач йөреп?- диеп борчылып куя ире.

    “Космыйча гына торсаң да, ичмасам! Барлы-юклы тамак ялгау белән... Болай да ашау белән артык мавыкмаган кешегә... Аппетит дигәннәре яхшырмасмы диеп әфлисун мы, мандарин мы алып кайткан ием үзеңә, үземә “тыгып” бетерергә туры килде! Кем белгән синдә аллергия дигән әкәмәт барын. Ярый хет хөрмәләре белән банан дигәннәре килеште тагын!”- диеп уйлап куйды ир хатынының тартылып киткәндәй күренгән иякләренә күз төшереп.

    Вәзирә капланып куелган җиреннән тозлы балыгын алып кимерә башлады. И ашап та куя инде хатыны ул селедкаларын. Терәлеп торган күршеләре Рәбига: “Малай көтегез! Малайлар тозлыны “ярата”!”-диеп әйтеп сала. “Булыр сиңа атлаган саен малай!”- диеп булачак ата күрше карчыгына шикләнеп карый. Ә үзе, көненә әллә ничә тапкыр коса башлаган Вәзирәсе өчен борчылып куя. Ахыры хәерле генә булсын иде инде!

    Ә шулай да аның хатыны шундый матур, йөкле булып йөргәндә дә! Көмәне урын алган җирләре генә түгел, тәнендәге башка җирләрдә урнашкан асылмалы миңнәре дә матур булып зураеп киткәндәй күренә Гаязга! “Бала көтәбез!”- диеп бөтенесенә дә акырып җибәрәсе килгән вакытлары күп аның. Авылларга да моның турында язып салмаган әле. Вәзирә бит: “Шайтанны алдан котыртып, юкка кеше борчып!..”- диде. “Алай да бала караваты өчен килешле материалын карап куйсаң бик вакыт. Анысын бит әле ашыктырмыйча киптерәсе дә бар. Чи агач материалы “елап” салкынны озак саклый ул, диядерие бабакай!”- Гаяз торган саен бабасының- атасының атасының - акыллы киңәшләрен исенә төшерә башлады.

    Бервакыт алты-җиде яшендә бабасының коралын алып “нәрсә дер ясарга” җыенганын күргән Шәйхетдин карт: “Барысы да үз вакытында булыр! Мин дә, атаңның дәү тутасы туганчы кулыма чүкеч тотып караган әдәм түгел идем!”- дигән иде. Сүзләренең асылы күпме еллардан соң, әле генә килеп иреште оныкның күңеленә. Бабасының “оеткысы” аның күңеленә шәп салынган, күрәсең...

    Ул арада Вәзирәнең тудыру йортына барыр срогы дакилеп җитте. Беренче уңышсызлыктан соң шушы авырлы вакытында Вәзирә ешрак табибларга күренергә тырышты. Шул каралуларның берсендә врачы: “Не бойтесь, голубушка, если что, есть вариант с кесаревым!”- дигән иде. “Бала бу якты дөньяга “үз юлы” белән килергә тиеш! Минем тәнемдә дә бернинди җәрәхәт эзләре калырга тиеш түгел!”- диеп уйлады хатын һәм табибына үзенең картасына үзенең пычак астына ятарга риза булмавын язып куярга кушты. «Только по жизненным показаниям» дигән өстәмәләрен язып куйды акушер-гинеколог.

    Хатынының беренче тулгагы тотынган кичтә Гаяз өйдә иде. Кайдан сизеп алган диген син- чираттагы ялының монысында бик файдалы үтәренә шиге юк иде. Ир машина эзләп чыгып чапты. “Ялгыш” очраган брезент өсле “вездеходтан” хатынын бала тудыру хастаханәсе алдында кулына күтәреп төшергәнен күреп торган карт санитарка:

    - Папаша, у нас же карета «скорой помощи» имеется, причем не одна! Загубите бабу!- диеп әллә сукранып әллә “мәгәнәсез тудыручыларны” сүгеп үзенең алдыннан кием алыштыру бүлмәсенә уздырды.

    Бик белгән алар ашыгыч ярдәм машинасының барын да - караңгы бер авыл түгел бит, утыз меңләп халкы булган шәһәрдә яшәп ятулары!.. Тик каушаган вакытында әдәм баласы андый нәрсәләрне түгел, үзенең исемен дә онытып исенә төшерә алмый шул...

    Ярый, хуш! Тулгак дигәннәре дә! Ярый әле өянәк бик озакка сузылмыйча, туктап ала. Алай булмаса тартышудан икең дә “җан тәслим кылырсың”, валлаһи! Вәзирәне ике ак халатлы хатын бала таптыру бүлегенә алып кереп киттеләр. Алар артыннан иярмәкче булган Гаязга акушеркаларның берсе:

    - Вы своё дело уже сделали, папаша! Позвольте теперь нам исполнить своё!- диде.

    - Если бы разрешили мужикам присутствовать при родах, то ни один бы из вас больше даже пальцем к жене не прикоснулся,- диде мыгырдап ишек төбендә кизү торган әлеге карт санитарка.- Первый чтоли?

    - Чего?- диеп сорады берни турында да уйларга сәләте калмаган ир.

    - Первый раз рожаете чтоли?

    - А, да... нет...

    - Не рано ли начал, папаша? Ножки потом бы обмыли малышу то!


    “Озакка сузылыр микән инде бу баланы табу?.. Кыз туар мы, ул мы?..”

    - И спиртным вроде не пахнет!- Карчык сөйләнүен белде. - Да не волнуйся ты так! У нас образцово-показательный роддом, милок! Всё будет нормально, сынок! Господь так придумал, что баба в страшных муках рожает плод своей любви. Других выходов и нету! Так то...


    “Акушеркага берәр флакон ислемай, карашкан систраларга берәр касынка-яулык, дигән иде анасы. Бу матур әбине дә “коры” калдырмаска иде.” Эче пошудан, хатыны, туачак баласы өчен борчылган ир йөренеп-йөренеп алды. “ “Үзеңне үзең кулга ал,”- диюләре генә ансат ул! Әйе, бу бала тудыру йортында ярдәмнәреннән ташламаслар, анысы... “Котылды” хәбәре кайчанрак булыр микән? Бик интегә микән инде анасы?”...



    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх