• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Унөченче бүлек.


    Иртәнге чәй эчелеп беткәндә, кунак егете сүз башлады:

    - Минем Сезгә, Әмирҗан абзый, бик җитди сүзем бар... иде.

    - Күпме кирәк, улым?- Хуҗа үзенчә аңлап, гәдәтләнгәнчә сүзне озын-озакка сузырга уйламый иде.

    - Нәрсә... ул... күпме?- егет аптырап калды.

    - Бал сатып алу турында дыр бит әйтәсе сүзең?- Ата кеше күз чите белән генә тиз генә бер кызарып алган, бер агарынгандай иткән Вәзирәгә карап алды.

    - Икенчерәк мәсъәлә иде... Ничегрәк башларга икәнен белмим... Кәдичә түти, Әмирҗан абзый, мин ни...- егетнең башы әйләнеп киткәндәй булды. Бугазын нәрсә дер кытыклагандай итте.

    - Улым, башта үзеңне кулга ал инде син,- кунак егетенә ярдәмгә карчык ашыкты.- Әллә башта табын артыннан күтәреликме соң?

    - Рәхмәт. Мин алдым... үземне кулга!


    Ул арада шаулап ишектән туксаннар тирәсендәге бер карчык белән кырыклар тирәсендәге таза гәүдәле бер хатын күренде.

    - Исәннәрме сез?- диде хатын.- Кунак булганны ишеткән идек. Нигә шунда безне дә урап чыкмаска?- Кергәннәр икесе дә ике куллап өйдәгеләр белән күрешеп чыкканнан соң үзләренә утырыр өчен урын эзли башладылар.

    - Булдырдыгыз! Түрдән әйдәгез!- диде Әмирҗан. Гаяздан калганнары өй эчендә әле генә пәйдә булган кешеләргә аптырамады. Диванга утырган Гаяз белән Вәзир торып пич буеннан эскәмияне тартып шуңа утырдылар. «Яңа туган кунаклар» үзләре өчен бушатылган урынга утырып «амин тоттылар».

    - Ни хәлләрдә йөреш, әнкәй?- диеп телгә Хәдичә килде.- Эшләрең ничек, Мәрҗәм?

    - Безнеке... бер көенчә, түти.

    - Дәки Тәскирәсе кичә сине базарда күргәнен әйткәи ие, балам,- диеп Таибә карчык килененә дәште һәм сораулы карашын малаена төбәде.

    Әмирҗан, тәртип бозуда тотылган мәктәп баласы шикелле, бер хатынына бер башкаларга карап алды. Ул арада аралыктагы «нимес» шкафыннан өстәмә чәй савытлары алып чыккан Вәзирә дә Гаяз белән бер эскәмиягә килеп утырды. Вәзир апасының урындыгына барып утырды. Аның йөзендә кәнагатьләнү хисе иде. Апасы белән «кунак» абыйны ул да яхшы күрәчәк! Әмирҗан самавырдан заварка өстенә кайнаган суны шаулатты. «Бер күзе» белән хатынына сораулы караш салды. Анысы иренең күзләрен күрмәде дә. Ул картына әле генә бәләкәй чәйнектән агызып алган чәй белән чынаякларны биреп торды.

    - Әйтәм бит мин сиңа, әнкәй, ялгыш күргәннәр, диеп,- Мәрьям карчыкны тынычландырды..

    - Юк, сеңелем! Дөрес күргәннәр мине.- Хәдичә кичәге хәлләрне исенә төшереп матур итеп елмайды.- Тик мин базарга өлгермәдем.

    - Ә-ә?- диделәр барысы да.

    - Рәшит Ваһаповны Сатираларның капка төбеннән генә тыңлап мендем.

    - Ә без терәлеп торган көенчә ишетмичә дә калдык, терәк!- диеп үзенең үпкәсен белдерде би-ана.

    - Мин үзем дә анда төшәсемне белми калдым әле, әнкәй!

    - Синең турында түгел ие сүзем, кызым. Кәнчиртләре турында ие!- диде аптыраган карчык.- Бигерәкләр дә матур маҗик бит ул мишәр җырчысы. Түке гел татарча гына җырлай бит ул!


    Яңадан барысы да көлде. Әбигә, сиксәннән нык өстә булуына карамастан, «матур» егетләр хаман да ошый иде шул.

    - Күчтәнәч тә өйдә калган, түти!- диеп акланды Мәрьям дигәне.

    - Кичә базардан ике өлеш менде инде, нигә өнсез калып утырасың, карт?

    - Менә, әнкәй, кунак егете белән таныш! Гаяз, болар менә Вәзирәнең «якын эбисе»- минем әнкәй- белән минем сеңелем, Мәрьям булыр. Башланган сүз терәлеп калган ие бит. Дәвам ит, улым!

    - Мин сезнең кызыгызның кулын сорыйм,- диде Гаяз артык «сырлап» тормыйча. «Кыз сорау үзе читен дә түгел икән. Җавабын көтү генә...»-диеп уйлап куйды булачак кияү.

    - Руза үзе кайда соң?- диеп сорады Таибә карчык як-ягына каранып.

    - Әнкәй, ул Вәзирәбезне сорый бит.

    - Ә апасы кая кала?

    - Тик кенә тыңлап утыр инде, әнкәй!- диде үзенең эче пошканын яшерә алмаган Әмирҗан. «Кайдан туры килүләрен әйтегез шуларның! Ашка төшкән таракандай!»- диеп уйлады ул.

    - Мин шундый инде. Саңгырауның ишетәсе, белмәгәннең беләсе килә...

    - Ярый Гаяз улым, хуш. Инде, кызым, син ни әйтерсең безгә.- Ата кызына карата корырак иде.- Бу кешегә кияүгә чыгарга риза мы син?

    - Белмим бит, әткәй!

    - Кыз үзе, белмим, дигәч, минем җавабым билгеле, балалар.


    «Бетте баш, калды муен тырпаеп,»- диеп уйлады «булып җитмәгән кияү».-«Дөрес эшләде Вәзирә. Үземдә гәеп. Нигә миңа аның үзе белән башта барысын да иркенләп сөйләшмәскә иде?»

    «Иштем ишәк чумарын!»- диеп кыз үзен үзе битәрли иде.-«Хәзер Гаяз миңа точно үпкәләячәк! Төнлә бит ризалыгым турында «ым кактым». «Чүпрәк баш»! Барысы алдында хур иттем бит егетне!»

    - Кызның әле бирнәсе дә әзер түгел,- диеп аваз салды Хәдичә үзенең кыз бирнәсен исенә төшереп. «Боларга читенрәк булыр инде! Абзар тутырып сарык тәтеми шу-ул!»

    - Мин дә бит патша малае түгел.- Егетнең тавышында үпкә ише хис артык сизелми иде. Нишләмәк кирәк, үзенең ялгызлыгына ул күнеккән иде инде.- Калым ише нәрсәм юк. Димәк...

    - Мин риза, - монысын инде аңына килгән Вәзирә әйтеп салды.

    - Нәрсәгә риза, кызым?- диеп сорады Әмирҗан. Атаның тавышында гәҗәпсенү ишетелмәде.

    - Әткәй-әнкәй, мин Гаязетдингә кияүгә чыгарга риза.

    - Яхшылап уйладыңмы җавабыңны, кызым?

    - Әйе... мин яхшылап уйладым. Каушыйм нигә дер...- кызның аклану сүзләре артык ышанычлы яңгырамады.

    - Ярый, хуш балалар, ә туй мәсъәләсен ничек хәл итәрбез икән? Кайчан, ничек?

    - Әткәй, туй кирәк түгел миңа. Никәх мәсъәләсен хәл итәрсегез инде. Мөмкин кадәр тизрәк. Гаязетдин кире уйлап куйганчы,- дигәнен кыз үзе дә сизми калды. Аның азакы сүзләре барыннан да бигрәк булачак кияүнең күңеленә хуш килде.- Киләсе җомгада ук булмас микән?

    - Әйе, Әмирҗан абзый, мөмкин кадәр тизрәк!

    - Әй, балалар, балалар! Кайда шулай ашыккан буласыгыз соң сез? Ярый, сөйләшеп карарга тырышырмын, боерган булса. Аңа чаклы «тәртип бозмаска, ыштубыты!- диеп карт елмаеп бармагын янады.

    - Әткәй!

    - Беләм, кызым, бә-әк җахшы беләм. Килештекме, Гаязетдин балакай?

    - Мин риза, абзый!

    - Менә шулай! Ярый, кайсыларыгыз өстәп нәстә әйтә?- Карт канәгатьләнү хисе белән барысын карап чыкты. Карашы бер мәлгә генә кыз булып картайган туганында тукталып алды. Ул башкалардан яшерергә дә теләмичә күзләрен сөртеп утыра иде.

    - Бигерәкләр дә көтмәгәндә булды, - диеп беренче карчык сүз катты.

    - Җазмыш эше ул, әнкәй. Булачак кияүнең әнә «табасы кызган». Сиңа ничә җәш әле, улым?- диеп Әмирҗан Гаязга карады.

    - Ике атнадан егерме биш тула, бабзый.

    - Самай кан уйнаган бакыт. Улым, тормышны, кичә умарта караган төсле үткәрергә тырыш. Артык куаламыйча. Акыл белән.

    - Мин дә берәр сүз кыстырыйм инде, балалар, - сүзгә булачак әби килде.- Кабат-кабат сүз алып сөйләп тормам. Улым Гаязетдин, мин... сиңа... кызымны хәләл тормыш итәр өчен... риза... бирергә. Берничә насыйхәтемне онытмагыз. Беренчедән, «тормыш анаңны ормыш». Чатаклы-ботаклы вакытлары җитәрлек була аның. Береңне-берең сакларга тырышыгыз. Береңне-берең санларга тырышыгыз. Баштарак, начар көйләнгән эскерипкэ шикелле чаклары еш булыр. Түзегез.берегезгә берегез юл куегыз. Берегез берегезне ихлас, менә хәзерге кебек яратыгыз. Шундый чакта гына бик бәхетле һәм сәләтле балалар туачак. Арагызга җил дә керерлек булмасын! Миннән васыять итеп кабул итегез... Кызым, улым, килештекме? Булдырырга тырышырсызмы?

    - Рәхмәт, әнкәй!

    - Зур рәхмәт сезгә, апа!

    - Әдәм фәрештә түгел, - Мәрьям күтәреп басты.- Икенчегезнең кимчелекләрен үзегезгә яраклаштырырга өйрәнегез, кадерле сеңелем Вәзирә һәм дә син, булачак киявебез Гаязетдин! Бәхетле булыгыз!

    - Оныкчаларым кайчанрак булыр икән?- диеп беркатлы соравын кыстырды карт карчык.

    - Әнкәй!- диеп кисәтте берәүләре.

    - Әби! Мин бит әле кияүдә түгел,- диде Вәзирә.

    - Булгач та, беренчеләрдән син белерсең,- диде Әмирҗан. Әби шунда ук тынычланды.

    - Әйдәгез йомгаклап яңадан берәрне ясап эчик. Әнкәй, менә җимешләреннән кабып эч. Мәчтүрә керткән каймакны ягып... син дә, Мәрҗәм, авызыңны буш тотма инде. Җитеш! Карагыз әле, самавырын, ничек «җырлап» утыра.


    Киләсе атна кичендә ЗАГС кыягазы алынды. Җомга көнне никәх укыттылар. Шул ук көнне «кияү мунчасы» ягылды.

    - Дөрес әйткәннәр икән борыңгылар!- диде иртән чоланда җәелгән кияү ятагында уянган Гаяз. «Тәмле шул кәләш кочагы!»

    - Нәрсә турында?- Вәзирә ачылып киткән юрганын иягенә чаклы күтәреп япты.

    - «Өйләнгәннән соң кыскарган төннәр» турында, Миңлебикәм!- Кияү хәләл җефетенең җилкәсе белән муены арасындагы имчәк-миңенә кагылып алды. «Юньләп үптермәдең дә, кыргый боланым минем! Ияләшербез микән без мондый бәхетебезгә?»- диеп уйлады ул.

    - Кеше ишетер, юләр!- «Миңа бик тиз хуҗа булып алдың әле син, дустым! Куркып торасы булмаган. Барысы да бик шәп узды.»

    - Нигә син миннән ояласың? Нигә миннән үзеңне юньләп иркәләтмәдең дә инде? Сиңа әйтәм, Вәзирә!

    - Читен бит, ничектер...

    - Күнегергә туры килер инде, бик читен булса да! Син беләсеңме минем иң бәхетле кеше икәнемне? Кил яныма!

    - Ә син мине кайда диеп торасың соң?.. Торып чыгарга вакыт, Гаязетдин. Сарыкларны көтүгә куарга да вакыт...

    - Син Яңа Минзәләбашында булганда, Әрәмәледәге көтү чыкмый кала торгандыр инде...


    Үндүртенче бүлек.

    Эпилог.

    Беренче китапка йомгак, укучым белән кирәкле аңлашу.


    Бик күләмле килеп чыгасы әсәремнең беренче китабы шушының белән тәмам.

    Шулай булды инде. Артык җитди уйланмаган эштә аңлашылмаучылыкның килеп чыгасын көт тә тор. Тулысынча хыялда гына уйлап чыгарыласы кыска хикәяләр урынына шушындый бер нәрсә әмәлләнде, укучы туганнарым!

    Сүз уңаеннан берничә «башваткыч»ка аңлатма кертеп үтим. Бәлки, бу язмам сездә туган сорауларга өлешчә җавап та булыр.


    • «Әсәр»- тулысынча диярлек гаиләм тормышына нигезләнеп язылган. Төптән уйланып тотынган булсам, мин аның беренче кисәге алдында ук «ГӘЗИЗЛӘРЕМ- ӘТКӘМ БЕЛӘН ӘНКӘМ, АЛАРДАН АЛДА КИЛЕП КИТКӘН ТАМЫРЛАРЫМНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА» шикелле сүзләрне урнаштырган булыр идем. Тик нишлисең, эшләнгән эш эшләнгән инде. Баш белән түгел, йөрәк белән «уйланган»!


    «Башта язып бетерергә иде, аннан соң гына урнаштырырга!»-диючеләре дә табылыр. Шикләнмим, алай булса- дөрес булыр иде. Тик шунысы бар, мин үз-үземә артык ышанмый башладым. «Кем генә минем язмаларымны кызыклы диеп табар микән? Кем генә ахырына чаклы укып чыгар микән?»-шикләнеп куйдым. Башта. Һәм шикләнүләремне юкка чыгару максатыннан чыгып, «шулай» эшләргә булдым, ягъни әсәремнең язып бетергән бер өлешен биреп барырга. «Нигә әле кешене фәкать үзем өчен генә кызыклы булган проблемалар белән ялыктырып интектерергә соң?»- дигән шиктән соң кабул ителгән карарым булды бу.

    Әйтергә кирәк, аллага шөкер, әткәм белән әнкәмә рәхмәтяусын, ике яктан да булган нәселемә дан булсын, минем алып үскән тәрбиям мине көрәшче итте. Язган бер нәрсәм өчен дә оялмыйм һәм оялмаячакмын. Һәм минем өчен «алар» да оялмаячак. Чөнки мин үскәндә әйтеп гел әйтеп киленгән сүзләрнең берсе- «Эшне эшләр алдыннан уйла, балам, эшләп ташлаганнан соң үкенүнең ярты тиен бәясе булыр». «Сүзне куркып сөйләмә, әйткәннән соң курку файдасыз» дигәне дә бар иде әле.

    Әгәрдә мин сезгә хәзер: «Мин баштан ук укучыларны кызыксындыра алачагыма нык ышанган идем,»- дисәм, чын алдакчы булыр идем. Андый ышанычны үзем алдында һәр яңа өлешен биргәннән соң аклыйсым килә. Аллага шөкер, шулай була күрсен дә.


    • Җанр ягыннан ул чит ил әдәбиятында очраштыргалый торган «сага»га бик якын тора. Тел белгечләребез аның татарча терминын да белә торган дыр.

    • «Автор язучы булып кылана, нинди язучы булсын ди инде ул? Алай гына мин дә язам аны,»- диеп шик белдерүчеләргә җавабым бер- Әйдә, дустым, язып күрсәт! Матур һәм кызыклы әсәрләргә күңел беркайчан да туймый. Ә инде язучы булу-булмавыма килгәндә, шикләнүче тулаем хаклы! Мәктәптә укыган елларым күптән артта калган, ә яратып яза торган сочинениелар шөгыле сагындырды. Үземнән башка хет биш-алты кешегә язмаларым ошаган икән, мин моңа сөенечемне генә белдерәм һәм үз вакытларын минем «әсәрләремә» кызганмаган укучыларыма мин үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ үзем белән күзгә-күз утырып сөйләшкән әңгәмәдәшемә шикелле үк.

    • «Язганнарыңның хаталарын башта тикшерер идең!»-диючеләргә дә сүзем әзер. Корректор яллар өчен «көчем» юк. Үземнең татарча грамотам «шуның» чаклы гына. «Һәр надан кеше язучы булып китә башласа...»- дигәннәренә, мондый наданлыгыбыз өчен без генә гәепле түгел диеп җавап бирәм. Кайсыбер элеккеге елларда язган классикларыбыз телендә яза алмавым өчен артык «кызармый» башладым. Китапча татар телендә безнең кайсыбыз гына сөйләшә соң әле? Әдәби телнең нинди дәрәҗәдә кирәклеге турында тел белгечләре кайгыртсын һәм аны укыту шартларын да булдырсын. Киресенчә булганда, «әдәби» тел- ясалма, лаборатор тел булып калачак. Яисә беркем дә артык укымаучы «әдәби әсәрләр теле» буларак. Минемчә, бу артык кызык булмас иде. Китап кешеләр укыр өчен языла бит. Күпме кадәр генә мин монда: «Ә миңа барыбер- укыйлармы мине, юкмы,»- диеп тукылдап торсам да.


    Сүз сөйләгәндә генә дә тыңлаучың барлыгы-юклыгына игътибар итәсең бит! Ә калганы – русчалап әйтсәң «кокетство» була.


    • «Әсәремнең» алда язылачак өлешендә халкымның бик үк уңай булмаган башка сыйфатлары да урын алачак. Артык ачуланмагыз. Махсус килеп чыкмады. Монысын мин уйлап чыгармаган: «ЧИРЕН ЯШЕРГӘН ҮЛГӘН». Халкыбызга инде күптән классигыбыз Һади Такташ язып калдырган «һәр халыкның үз сволоче бар» дигәнрәк фикерен исбатлап тору урынына безгә киресен эшләп чынлап та Алла тарафыннан сайланып куелган халык дәрәҗәсенә чаклы күтәрелергә кирәк, дусларым!

    • Аңлагансыгыз дыр, текст еш кына геройларым (чын татарча «каһарманнар» сүзен кулланмаганымны гафу итәр кайберәүләр) исеменнән языла. Шулай үзем өчен кызыклы таптым. «Алар алай ук фикер йөртергә тиеш түгел инде!»- диеп шик белдерүчеләргә аңлатуым шул булыр


    - беренчедән, мин, автор буларак моны эшли алам- ни дисәң дә, документаль очерк түгел, ә Әдәби әсәр (!!!)

    - икенчедән, әткәм минем «бераз гына- 50 грамм тирәсе «кабып» куйса да, безне нинди дәрәҗәдә һәм ни өчен яратуы турында сөйләргә ярата иде, шуңа күрә аның ничек фикер йөртүе турында мин беләм. Ә текст нечкәлекләре- анысы автор осталыгы. ( Чынлап та артык тыйнак язылмады микән минем бу җөмләм?)

    - өченчедән, әнкәй... монысы турында инде, дусларым аерым сүз булыр. Горурланып һәм моңсулык белән күкрәк киереп әйтә алам, һәм бу сүзләремә бөтен танышларыбыз шаһит- мин әнкәйнең иң якын сердәше һәм дусты була алдым. Ул үзенең бөтен кичерешләре белән дә минем белән бүлешә иде. Кайвакыт яшемә «скидка» ясамыйча. Мин бәхетле идем шундый заттан туганыма, ул үзенчә шат булгандыр андый ул табып үстерә алуына...


    • Авылдашларымның кайберләре: «Ә минем турыда нигә бер сүз дә юк соң?»-диеп аптырарлар. Игътибар белән укып чыкканнан соң, барысын да аңларсыгыз. Акыллы безнең авылныкылар. Бөтенебез шикелле үк. Фикерләребез һәрчак дөрес булыр, гәмәлләребезгә килгәндә...


    Озын сүзнең кыскасы шул- әсәр әле төгәлләнмәгән. Гөмерләр киселмәсә, хәтер чишмәсе саекмаса, тел байлыгы ташламаса, укучыларымның күңеле сүрелмәсә ахырына чаклы язылып бетәр әле бервакыт. Бүгенге матавыклы һәм тиз тормышыбызда минем «нәрсәләрне» укыр өчен вакыт табуыгыз өчен зур рәхмәт барыгызга.

    Гәепләмичә калмагыз!




    (дәвамы - ИКЕНЧЕ КИТАП)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх