• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Тәүбә көче

    (бәян)

    Уникенче бүлек.


    Урыс капкасын ачып кергән мәлдә, тез астына нәрсәдер килеп төртелгәннән Гаяз егылып китә язды. Шул вакыт янәшәсендә Вәзирә дә булмаган булса, аунап ятасы булган да бит «кияү-егет». Кыз көлеп җибәрде:

    - Булдырдың, Трезор!- ул иелеп маһмай атасының колак артларын сыйпаштырды.- Бүтән куркытма инде җизнәңне.- Егеткә күтәрелеп карап:- Яратып шулай килеп төртелә торган гәдәте бар инде аның, Гаяз! Шулай бит, Трезор? Аның бу гәдәтен белмәгәннәр, көтмәгәндә аугалыйлар да.

    - Син этләр апасы түгел бит инде, болай начар сөйләшмә инде!- «Карале ничек тә «сайрый» белә икән бит бу!»- диеп уйлап куйды егет.

    - Ә нигә? Әткәйнең этләре без ашаганның барын да ашадылар! Тозлы кыярга чаклы яраталар!

    - Булмаганны!

    - Әткәйнең эштән кайтып: «Балаларның тамагы тук мы?»- диеп сораганын хәтерләмим мин.- Кыз әллә шаяртып, әллә чынлап атасына шелтә белдерә иде.- Аның каравы: «Этләрне ашаттыгызмы?»- дияргә онытмый!

    - Соң, алла колы, өйдә булганда синең өчен тел белән түгел, аш белән кайгырталар бит. Үзең тагын «аучы Әмир кызы» булып йөрисең!

    - Минем зарланып әйтүем түгел бит!- «Башыңны югалтырга ярамый. Аек фикер йөрт шулай!»- кызга янәшәдә басып торган сөя башлаганы секунд саен көчлерәк ошый бара иде.- Түлке син, әткәй «минем бурзайларым» дигәндә, аңа шикләнүеңне белдермә инде, йәме? Күңеле белән ышанган ул, аларның затлы аучы этләре булуында.

    - Ми-иңа!..- «Тапты берәү куркыр нәрсә! Ничек итеп үпкәләтмәскә соң инде үзен?»- Мин этләрне танымыйм бит! «Фил нәселеннән» дисәләр дә ышаначакмын.

    - Тешләгәннәре юк тыр!- Вәзирә елмаеп егетнең үзенең мыскыллырак бу сүзләрен ничегрәк кабул итү-итмәвен күзәтте.

    - Ник әле алар тик торганда кешене тешләргә тиеш?- «Чынлап та! Мин аларга тимәгәндә...»- диеп егет ихлас аптырады

    - Бар кайсыбер кешеләр...- киная белән сүзен башлады кыз.

    - Менә иртәгә сине килештерә алсам үземә!..- Егетнең фикерләре тынгы бирмәде. Ул бөтенләе белән «монда һәм шушы мизгелдә түгел» иде.

    - И, белмим шул инде!.. Әткәй нәрсә әйтер бит!- « Нәрсәләр генә әйтеп бетерерләр инде безгә? Мин, үсеп җиткән балаларым минем кебек кыланса, ничек тотар иде микән үземне?»- кызга моңсу булып китте.

    - «Ябешеп чыгарга да риза мин бу Гаязга! Яратам бит шушы чукынчыкны!.. Безнең әнкәй «ил сүз»ен авыр күтәрергә мөмкин шул!.. Юк, әнкәй «үзебезнеке»! Әнә ничек төнен сайраштылар «җегет» белән безне кое суына җибәреп! Так шту «бу яктан» тәртип булырга ошаган. Ә менә әткәй... Ничә еллардан бит үземә: «Фәлән авылның Фәлән исемле кешесендә сиңа «бик ярый» торган малай үсеп килә...»- диеп. Кем белә бит, «кодалашып куелган булса... Хәер, алай ук булырга тиеш түгел! Кәнтәен ярашлы нәсел эте белән аталандыпу түгел бит сиңа! Җитәрлек «су кабып» тордым! «Сөйләшергә» кирәк бу «дус» белән!»

    - Алар икесе дә бик акыллы күзле...- Ул арада кыюсыз гына нәрсә уйлаганын белдерде Гаяз.

    - Кемнәр?.. акыллы күзле, дим!- ««Югалып» торуымны тотты бит бу, кызлар!»- диеп куркуга төште Вәзирә.

    - Башыңны юләргә салып тору сиңа бер дә килешми, кызый! Мин Әтиең белән әниең турында...

    - Юләр!- Вәзирә көлеп җибәрде.- «Акыллы карашлы»- диясең калган!

    - Си-ин!- Гаяз, дулкынлануын да онытып, янәшәсендәге кызның терсәкләреннән эләктереп үзенә каршы ук тартып китерде һәм... үзенең нигә алай эшләгәнен онытып тораташ басып калды.

    - Ми-ин!..- Вәзирә үҗәтләнеп егетенең нәрсә әйтергә уйлаганын беләсе килде.


    Алар бер-ара бер-берсенә сүзсез карап торды. Беренче булып күзләрен кыз читкә алып, як-ягын айкап чыкканнан соң, һавага карады. «Нәрсә күрде микән ул анда?- диеп егет тә шунда карады. Аның күңелендә үзеннән канәгатьсезләнү хисе хөкем сөрә иде. «Бер мутлак булып йөр инде җир йөзендә. Каршыңда, янәшәңдә дөньяның бер алиһәсе шикелле зат басып тора, ә син бер алама сөрхәнтәй күк «матур» сүзләр дә таба алма инде! Ул теге буровой егетләре тирәсендә бөтерелә торган «деҗур» кыз түгел ич. Менә тотар да иртәгә кеше алдында башын юләргә атып тик киреләнеп торыр. Ә минем, ичмасам, андый хәлне кичергәнем дә юк... Их, тиз генә уздырасы иде шул якшәмбене! Әгәр дә әтисе яисә әнисе: «Кызым, нәрсәсенә кызыктың инде бу җегетнең? Ни буе, ни фасуны...»- диеп сорап та куйсалар?! Минем нәрсәм кешеләрне кызыктырырлык микән?»

    «Нигә оеды инде бу? Нәрсә әйтергә уйлады микән?.. Мине аңа бирергә риза булырлар микән инде әткәй-әнкәй? Яңадан кешеләр алдында сөйләшергә күнеккәндәй: «Башта апасы, аннан соң гына сеңелесе!»- диеп киреләнеп тормаслар микән? Анысы да, егерме дүрткә җитте бит инде! «Кемне көтә?»- диген син? Төскә-биткә курчак кебек минем Роза тутам! Чәче минекеннән сыеграк, корым-кара да түгел! Бармагын төкерекли дә шуңа урап, чигәләренә көдрә ясап куя! Бите дә җыйнак, гәүдәсе дә... Минем кебек кырыс та түгел. Ә кияүгә сорап миңа аннан алдарак киләчәкләр! Ул инде миңа үпкәләп тормас билгеле. «Насыйп эше, туганым!»- диячәк. «

    Ул арада икаесе дә сискәнеп китте. Трезор «пышылдап кына» ырлап җибәргән икән. Баксаң, алар әкренләп кенә «карт алма бакчасы»ның капкасына чаклы ук килеп җиткәннәр икән! Эт малае үзенә анда керергә ярамавын яхшы хәтерли иде. Димәк бу икесе аннан башка гына шунда кереп китмәкче?! Дөрес түгел мондый тәртип! Шуңа канәгәтьсезлек белдерүе булган Трезорның.

    - Шомыртлар арасында брезент белән эшләнгән чатырны күргән идеңме?- Сөйгәне ишетерлек кенә итеп сйләшергә тырышты кыз.- Ун-унбиш минут шунда сөйләшеп утырырбыз... каршы килмәсәң әгәр

    - Кем каршы? Мин ме каршы?- .- «Карале, ничекләр итеп «сырлап куя» сүзләрен! Тавышы! Уштан яздырырлык. Ничекләр түзеп торырга?..»- Гаяз күңелле һәм берүк вакытта читен хисләр диңгезендә төнчыгыр дәрәҗәдә чапалана иде

    - Чү, акырынма, тавыклар саташып күкәй салырга оя эзли башламасыннар тагы!- Күрше-күлән ишетүеннән курыкса да, егетенә терәлеп үк басырга уйламады Вәзирә.

    - Сиңа салкын булмасмы соң?- Гаяз шул мәлдә үзен әллә «кренч» әллә «пренч» диеп атала торган фасонда тегелгән пинҗәген фатирында калдырып чыкканы өчен орыша иде. (чынлыкта «френч» ирләр киеме фасоны - китель белән гади костюм арасындагы уртаклыкны хәтерләтә- авт.). коры сөяктән генә торган кыз бала түгел, үгез кебек сәләмәт ир-егеткә дә салкынча ич бүген!»- диеп яңадан үзен ачуланды егет һәм акланырга ашыкты: «Алдан ук кем белгән бит, җылы киемнең кирәге чыгасын!...»

    - Һавасы артык коры булганга нык суытты төнен...- «Безнең әтәч тә ояга менеп күкәй салды! Нәрсә турында сөйләшкән булабыз инде без, ә?»- кыз үзеннән бер дә риза түгел иде

    - Шуңа ошаган шул. Тәк, менә монда сырылган бөтиле юрган бар икән. Төренеп утырыйк булмаса.


    Гаязетдин хуҗаларча сырманы алып җиңелчә селкеде дә кызның җилкәсенә урап салды. Вәзирә ятакка утырганнан соң юрган читләрен ачып булачак киявен дә үзенең янына утырырга чакырды. Егетенең тыйнак кына читләшүен күреп алган кыз яңадан көлеп җибәрде:

    - Якынрак утырып садись, кызлар янына яңадан утырулар бик теләсәң дә эләкмәс!- «Гөмеремдә беренче яраткан егетем куркып чыгып йөгерә күрмәсен тагы. Үзе оялчан, үзе аз сүзле... Урынында икенче берәве булса бертуктамый тозсыз сүз сөйләп күңелеңне болгатып бетерер иде... Тукта, кызый! Син үзеңә нәрсә кирәген үзең дә белмисеңдер ахырысы!»

    - Аның каравы...- «Мин синең белән утырырга да, ятарга да бик риза!»- диеп күңеленнән башланган сүзен тышка чыгара язды Гаяз һәм нигәдер шаяртып:

    - Оятың кайда микән соң синең, чит егетләр белән... караңгы төндә...- «Үзе дә шаяртып сөйләшкәч, минем бу чиле-пешле сүзләргә үпкәләмәс әле...»- диеп сак кына уйлап куйды егет.

    - Күрсәтермен мин сиңа «чит егет»не! Менә иртәгә...- «Никәхтан соң, боерган булса!»- кыз тирән сулыш алды.

    - Сөйләмәле шул «иртәгә турында»!- «Юри үртәштерәме бу? Кызлар шундый инде алар! Әле үзләренә ярты тиенлек игътибар итеп өлгермәгән вакытта да кылтаялар. Ә монда мылиюн сумлык булды инде. Шулай да моның теле генә түгел, шаяртулары да бик урынлы һәм балдан татлы, майдан йомшак.»- Йөрәгем болай да үзенә урын тапмый...

    - Ә-ә-ә, белдеңме инде, өйләнергә җыенуның нинди авыр хәл икәнен? Бүтән беркайчан да өйләнеп маташмам, диген!

    Кыз егетнең терсәк тирәсеннән йомшак итеп «умырып тотты». Егет берни дә булмагандай утыруын дәвам итте. «Бер килеп эләксәң, «ычкынды» булмас сиңа, җаным!»- дигән бик рәхәт уйлар кунды җитешкән кыз күңеленә.

    «Ә соң минем үземә җиңел ме? Әгәр дә мәгәр бу кинәт кенә кыюланган егет кешесе иртәгә кире уйлап сүз башламаса, бүген клубта салып куйган «оеткы» иртәгә авыл буенча «матур гайбәт» булып таралса?.. Чит авыл кешесенә ансат ул. Ә минем монда әткәм-әнкәм яшәп көн күрә...

    Туры килгән бит авылы да! Үзләре дус түгел! Үзләре кирәкмәс җирдә әрсезләнеп торалар, егетләрен әйтәм! Инде берәр артык нык чибәр кыз булсам ие... Битемә ак-май ягып чыгарсаң да, «эт кызыгырлык булмаган» кыяфәтем белән... Ниемә кызыгып аптырыйлар соң авылныкылар?

    «Барысына ярарга» тырышып та йөргәнем юк. Җан тартмый инде берсенә дә, ә бу, минем чаклы гына буйлы булган егет заты бер кич эчендә үзенә каратты да куйды. Артык бер сүз әйтмичә, махсус берни эшләмичә... Сәер яклары бар инде бу гомер сөрешенең!»

    - Ант итүне җенем сөйми, Вәзирә! Бушка чыккан вәгъдәләр әз ме?- «Минем кәләшемнең чәчләреннән шундый дулкын бәрә! Йә аяктан егачак, йә йолдызларга күтәрәчәк!»- диеп үзенең шашып типкән йөрәген тыңлап утырды «кияү». «Чыгарга микән, юк микән,»- диеп изалануы дыр Вәзирәнең. Шуңа тын чыгармыйча утыра булыр, балакаем.» - Бии белмәгән төсле, иркәләвемнең дә әлләни фәтвасы булмас тыр,- диеп әйтеп салганын сизми дә калды Гаяз.

    - Нәрсә?- диеп талпынып җибәргән «кәләш»нең аягы ятак астында куелган савытны «егып сала язды». Шунда гына Гаяз рәхәт итеп утырган җиреннән торып кыз алдында чүгәләп җирдә ике кечкенә бидонны күреп алды.

    - Безгә монда күчтәнәч калдырганнар, Вәзирә! Нәрсә булыр икән ул?

    - Белми-им шул,- дигән булды кыз. Аның хәйләсе, акка кара ямаулык күзгә бәрелгән кебек, колакны «ертып» керде.

    - Монысы,- диде егет кеше беренче савытның капкачын ачканнан соң,- ниндидер җимеш суы. Алма дисәм...

    - Бу груша компотының суы!

    - Кайдан килгән Әрәмәлегә груша?..

    - Янәшәңдә тал үсеп тора мени? Көндезен әҗкәйгә умарта карашканда алан-йолан каранмадың мени?

    - Шушы төксе җимештән шундый тәмле исле нәрсә чыга мени?- диде егет, савытны ачып берничә йотым эчеп куйганнан соң.- Шикәр дә салынмаган күк, ә тәме...

    - Безнең әнкәйнең кайнатмалары да бик тәмле була шул!.. Шикәрдә түгел бөтен тәме! - «Аны пешерү серен бер әнкәй генә белә шул! Ничә еллар күрше-күлән аннан күрмешли бездән апчыккан җимештән пешереп карыйлар да чыгарып түгәләр, пешереп карыйлар да чыгарып түгәләр!»- диеп күңеленнән әнкәсе белән горурланып утырды кыз бала.- Икенче савытны да ачып җибәр әле, дустым!

    - Ачылмый торсын әле! Карт алдамаган бит мине. Анысында бал икәнен борын чамалады. Әйдә без анысын «борчымый» торыйк! Иртәгә иртән сөйләшүне башлаганда авыздан тәмсез исе килеп тормасын.


    Шулвакыт түр өй тәрәзә төбеннән нәрсә дер килеп төшкәне ишетелеп куйды.

    - Син үзең турында бер нәрсә дә сөйләргә теләмисеңме, Гаязетдин?- «Әнкәй йокламый икән бит! Безгә рәхәт ул! Сәләмәт кешегә. Ә чирле ана буй җиткергән кызын «сакларга» мәҗъбүр!. Көндезен: «Егетең турында бөтен нәрсәне дә сорашып куй!»- дигән ие бит әле. «Тагын сорарга уйламадың мени?»- диеп, «чәйнәп төкерер» тагы»- диеп «эшкә күчте» Вәзирә.

    - Нәрсә генә сөйлим микән соң инде?- «Гөмеремнең шушы иң бәхетле мизгелендә исемә төшерергә кушмасаң, ни булган булыр иде соң инде, гүзәлем?»- диеп Гаяз кәләшен күңеленнән «яратып кына» орышып алды.- Утыз җиденче елда әни үлеп өч баланы ятим калдырды.

    - Ул елны мин тудым һәм әткәйне алып киттеләр. Җиде ел «утырып кайтты».

    - Шул ук елны әти өйгә егерме яшьлек икенче хатын алды. Алардан Гаянетдин туды. Кырык бернең көзендә әтине сугышка алдылар. Бер хаты килеп өлгерде... Кырык икенче елда мин мәктәпкә йөрүдән туктадым. Кырык өчтә ике кыз туганым белән шул энекәшем мунчада ис тиеп үлеп киттеләр ә мин исән калганмын... - Егетнең теле үзеннән үзе ачылып китте.

    - Ник укуыңны ташладың? Үги каршы булганга мы?

    - Мин ояла башладым...

    - Нәрсәдән ул тагын?

    - Төпсез ыштаннан башка бүтән кияр киемем калмаганга. Сыйныфташларым да нык үртәшә иде сыман. Түзмәгәнмендер инде.

    - Әнкәй булмаган булса, без дә...- диеп нәрсә уйлаганын кыстырмый булдыра алмады кыз.

    - Үзе исемә төшсә дә... Аннан көтү көтүләр дә, капчык асып авылдан авылга хәер эстәп йөрүләр дә... Онытырга иде аларын! Бер тиенлек рәхәт күрмәде башкайларым...- үзен кызганудан егетнең яңадан күңеле тулды.

    - Мин дә кәлҗемә ашап үскән бала!- «Тотып бер иркәлисе иде үзен! Ярамый шул! Без барысына да өлгерербез әле, боерган булса!» Вәзирә тирән сулап куйды.- Бер үлән дә калмады болында...


    «Кайсысы өстәл кырыендагы урындыкны аска ук этеп куймаган инде? «Сатты» бит, каһәр! Минем кызым булдырды, ичмасам. Минем пылан борынча бара! Урам уртасында сөйләшмәүләре дә яхшы. Анда «җазылган пыртакулга» «су мулдан кушыла». Болай бик тәртипле генә тоталар үзләрен, балакайларым! Ишетмәгән генә булсалар ярар ие ауган урындыкны...»

    Хәдичә карчык азакы елларны шулай үзе-белән үзе дә сөйләшә иде. «Нәрсә көтә икән балаларны? Көндезен «Фал китабын» да ачырга онытылган. Дөрес, вакыты да тимәде шул. Өйдән кеше гел өзелеп тормады. Тозлы су сипкәннәр, диеп уйларсың. «Малайлар» мунчага кереп киткән арада гына да «колагын торгызып» Ахуния Галия кереп чыкты.

    Юк шунда әнкәсен кертергә! Анысы хет өлкән кеше. Аның белән сөйләшсәң дә шул «китап сүзе» була. Җәшрәкләре белән юктан да «кеше чәйнәүгә» керешәсең... Ми-иңа соң ник кирәк авыл җаңалыклары? Түгел, «Кемнең кемгә нәрсә» ниткәннәре»? Ярый хет, Галиясен мәйтәм, пычырагын артык ташымый. Беркатлы. Эчкерсез. Аның «уйнаштан гына туган» малаена күчтәнәч бирдем дә төртеп чыгардым шунда. Кунак җегетенең кемлеге турында бик изаланган ие дә. Башны саңгырауга салып, гел: « И, кызым, балаксыз ыштаннарны оныта күрмик, диеп, тәки тән тастымалларын шуның алдында әллә ничә тапкыр селкетергә туры килде!..

    Ә балаларның икесенең берсенә дә тел-теш тидерә торган түгел. Тәртипле. Кызым да, җегете дә. Булса да була икән бит ул шулай туры килеп торулар. Болайрак булса, иртәгә «кыз сорау» да булачак инде. Бернәрсә дә әзер түгел, ичмасам! Кыз бирнәсен әйтеп тә тормыйм!.. Никәхларын да артык сүзмаска ие... Бу җәшләрне!.. Ай-һай, бигерәкләр дә тиз җитешә! Әле кичә генә кызым җитлекми туган ие... Инде...

    Мәйтәм, шул ук Галия пыр туздырып: «Базарга Рәшит Ваһапов дигән җырчы килгән, түти! Лотыйның аты туарылмаган әле! Әйдә, булмаса, җилдереп кенә төшертик сине дә?»- дигәчен, талпынып үзем дә төшеп киттем тәпиләп. Хәлем китте-китүен, әле дә Сатира капка төпләрендә утыра иде. Шуның җанында чүгәләп тыңладык кәнчиртләрен. «Вәгдә» белән «Рамай» җырлангач та кеше-күлән күргәләгәнче өйгә таба титакладым. Яратмыйм шул авыл халкының хәл белешүен. Сүзләре арасында: «Әле хаман да үлмәдең мени?»- соравы колакны яргандай була.

    Кайсысыннан никәхны укытырбыз микән? Солтангәрәй абзыйдан мы, әллә Дәүләтгәрәй абзыйдан мы? Икесе дә халык арасында бик пачутта... Укуын да шәп укыйлар, үгет-насыйхатләре дә бик урынлы, «артык акыллы» чыкмый... Сәвиткә кереп гаризаларын биреп кую турында да исләренә төшерергә кирәк булыр әле, һич югында сәркәтип Шамилдән аның тәртибен белешеп чыгарга кирәк булыр. Әнкәсе, Кәримә түти дә кермәде әле бүген, хет ул булса да әйтеп китәр ие! Балаларның уенда да юк, ә мин кайгыртырга тиеш ул якларын да... Кәримәтти белергә тиеш җазылышу тәртибен. Нигә, карап тора торган малае шуның эчендә кайнап... Менә бит ничек тормыш дигәннәре көйләнгән: Шамилнең атасы ходай хезмәтендә, Дәүләтгәрәй картны мәйтәм, малае- влач эшендә...Тагын да колагымны куеп карыйм әле, балаларның тәртибе кай тирәдә икән?»...

    - Кара әле, Вәзирә, әбине күпме «стой смирно»га бастырып тотабыз анда? Әйдә кереп ятыйк. Иртәгә дә көн безнеке ич. Һодай да мине ярдәменнән ташламаса, монысында миңа да җае чыгар. «Бәхет» дигән бәлештән иң татлы өлеше...

    - Мине озата килеп бездә тоткарланмаган булсаң, мин синең нинди икәнеңне беләсем дә булмаган икән бит, Гаяз!- кыз көлеп җибәрде.

    - «Өметем» бар мы?- егет тирән итеп сулап куйды.- Бирүдә отказ булмас микән?

    - Әллә нәрсә сырладың! Аңламадым...

    - Телем арды ахырысы...

    - Тел монда причум? Баш уйларга тиеш түгел ме?! Кабатла, нәрсә әйтергә теләгәнеңне!

    - Әтиең белән әниең сине миңа бирергә риза булырлар микән?

    - Белмим шу-ул... Апа бит...

    - Тота да: « апа» ди! Ә соң син үзең нәрсә уйлыйсың болар турында? «Кистереп» әйтә аласыңмы? Мине яр-... Миңа кияүгә чыгарга риза мы?

    - Уйлап карарга вакыт бир син миңа! Кияүгә чыгу дигәч тә... «Чыгып тору» яисә «чыгып керү» түгел бит!

    - Яратмасаң...

    - Кайда ашыгырга?

    - Кияүгә! Әллә син... мине гел шундый яшь булырмын дисеңме?

    - Мин дә мондый булып калмам шул!

    - Сезнең башка хәл! «Кыз картаймый, бал әчеми»,- дияләр иде безнең якларда!

    - «Әчемәс сиңа! Әчетке белән тәртибен генә белергә кирәк аның!»- диеп өстәп җибәрәләр безнең тирәләр!.. Әйдә, кереп ятыйк, дустым! «Кунакка кайткан кыз»,- диеп тормас әткәй, деҗурдан кайткан вакытында йоклап ятканымны күрсә...

    - Авыз ачыла башлады бугай минем дә. Комганыгыз урынында микән?- Егет капканың каешын күтәреп ачып җибәрде. Эт яткан җиреннән генә «пышылдап» куйды.

    - Караштырып табарсың. Шул тирәдә дер, Гаяз.


    Егет лапаслар тирәсенә, кыз бәрәңге бакчасы түрендә, тыкырык киртәсенә терәлеп үк салынган мунчаларына китеп барды. Аның артыннан барган Трезор ишек төбенә сузылып ятты. Каравылның да ниндие! Таһәрәтен яңарткан егет кызның чыкканын артык озак көтмәде. Төштән соң гына мунча кергән кешенең бүгенге төнге су процедуралары артык сузылмады. Алар кичәге урыннарына кереп йокларга яттылар.

    Тик мондый төндә әдәм баласының күзенә йокы керә ди мени инде?! Бер үк вакытта татлы һәм борчулы төн бик озакка сузылган сыман тоелды аларның икесенә дә. Башларын бары бер уй гына каезлый иде. Егет: «Риза булып бирерләр микән инде миңа Вәзирәне?»- диеп борчылса, кыз: «Бәхетле булырбыз микән без Гаяз белән кушылып? Мин бәхетле итә алырмын микән инде бу хәйләсез һәм шундый тиз мине үзенә гашыйк итә алган егетне?»- диеп үзендә икеләнеп ятты.




    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх