• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

    Язмыш сәфәре

    (повесть)

    Кадерле вә зиннәтле укучым һәм фикердәшем!

    Мин бу «әсәремне» әлегә бернәрсәгә дә өметләнеп язмадым, «Өметсез- шайтан!» дигән сүзләрнең асылын бик яхшы аңласам да. Кеше, бигрәк тә иҗат кешесе, үз гөмерендә бик күп нәрсәләрне аңлап бетереп эшләми бит. Шулай итеп «үзеннән үзе» бер саллы гына хикәя килеп чыкты. Һәр әдәби әсәр шикелле, ул тулысынча диярлек минем хыялымда туды, шуңа күрә монда күрсәтелгән геройларны чын тормышта табуы мөмкин түгел диярлек. Дөрес, аларның аерым сыйфатларын, тормышка булган карашларын еш очратырга була, әмма аерым сыйфатларын һәм аерым кешеләрдә. Бертөрле уйлап, икенче төрле итеп яшәп ятмаган, үз хыялларына тугры булып кала алган кешеләр еш очрамый, ә очраганнары миндә бары тик ихтирам гына таба ала.

    Әсәремнең төп идеясе- кеше үз язмышына үзе хуҗа булырга тиеш һәм ахыр чиктә ул нәрсәгә лаек булса шуңа ия дә булырга тиеш! Безнең тормышта бар нәрсә дә күпчелек кешеләр уйлаганча өметсез һәм керле түгел. Төп геройларымның кичерешләре моны ачык итеп күрсәтә. «Боларның булуы мөмкин түгел бит! Кемгә кызыклы булыр икән бер саташкан авторның беркатлы әкияте?»- дияргә уйлаган скептик укучыларыма һәм алардан бигрәк үземә җавап табасым килә. Минем өчен бөтен төрле фикер дә кызык һәм файдалы булыр иде, шуңа күрә Син, укучым, миңа электрон хатыңны язып салырга тартынып торма!

    Ихлас ихтирам һәм зур өметләр белән

    Автор.

    ***

    Изаел чираттагы сәфәрен ерак балачагы үткән Клюквинога барырга ниятләп юлга чыгып китте. Ул тәгаен гына анда берәр танышын очратасына да ышанып бетмәде. Еракта калган балачак бистәсендә кем генә калырга мөмкин икәнен дә әйтә алмас иде иллесен тутырган ир-егет. Ни өчен дигәндә, алар ерак тайга уртасында, сопкалар арасында урнашкан шахта кварталында яшәгән дәверләрдә аның инде бакый дөньяга күчеп киткән газиз әткәсе белән әнкәсе иң яшь кешеләр иде. Димәк, өлкән буын вәкилләреннән анда беркем дә калмаска бик мөмкин. Аннан Татарстанга күчеп кайтканнан соң әнкәсе үзенең берничә хезмәттәше белән хат алышуын бик тиз төгәлләде, Изаел үзе исә хат алышырлык яшьтә түгел иде ул чакларда.

    Башлангыч сыйныфларга да урман аша биш-алты чакрымнарны үтеп йөрисе, ә уртанчы һәм өлкән сыйныфларга инде шәһәргә үк барып укыйсы булганга күрә әти-әнисе үзләренең татар телен сагынудан бигрәк, балаларының тыныч балачаклары хакына, авылларында гына урта мәктәп булган Имәнлеккә кайтып төпләнергә булалар. Беренче чорларда еракта калган Клюквиноны алар барысы да сагынып бетә алмыйлар. Тормышларының бар ягы да көйләнгән. Бик ышанычлы дуслары һәм күршеләреннән бигрәк савыла торган ике сыерлары, «елап-елмаеп торган» эрбет наратыннан күтәрелгән зур йортлары, аларга мәңгелеккә беркетелгән печән покослары, иксез-чиксез катнаш урманнары белән андагы җиләк-гөмбәләре һәм искиткеч аңлаешлы булган табигате- боларның һәрберсен дә ата-аналар үзенчә юксынса, балалар үзенчә сагынды.

    Сагынырлык та иде шул андагы тормышны! Ник дигәндә, туган як бик кырыс каршылады ерактан күчеп кайтучыларны...

    Ерак Клюквино озак еллар төшләренә кереп йөдәтте барысын да. Әти кеше берничә тапкыр яңадан чыгып китәргә дә талпынып карады, тик аның артыннан күчеп йөреп гаҗиз булган хатыны монысында иренең теләгенә каты каршы чыкты. Купме контейнер тутырырга була, имеш, ике күченү бер поҗарга тора, имеш, балалар да чегән балалары түгел, имеш. Кыскасы, нәрсә әйтсә әйтте, тик үзенең карарын үзгәртмәде гаилә учагының сакчысы.

    Изаелның Себердәге балачак дуслары электән үк Мәскәү ягын каера иде. Анда укырга да күңеллерәк иде, эш табарга да: бер-берсенә булышырга тартынмыйлар иде алар. Бу гәдәт күптәннән аның бистәдәшләре канына сеңгән иде. Элегрәк башкалага барып төпләнгән өлкәнрәк туганнары, күршеләре, дуслары шулай итеп үзләре артыннан башкаларны да тартты.

    Тик күңел, сагыну дигән хисне бер басарга иде Изаелга. Һәм ниһаять- төшләрендә аны үзенә чакырып торган Клюквино озакламый аны каршы алачак. Салкын гына үзеннән читкә тибәрер микән, әллә җылы кочагына алыр микән? Кинәт кенә уйлады да Изаел, әллә нинди көчләр ярдәмендә, тәвәкәлләп юлга җыенып чыгып китергә булды. Сәфәр башын да озын-озак уйлап билгеләмәде.

    Беркөнне шулай Интернетына кереп чыккан арада ул тимер юллар сайтына кереп, билетларны читтән торып кына да алу мөмкинлегенең барлыгын белеп, аның ничек эшләнүе турында бик тиз шуннан ук белеп, үзенең «электрон янчыгыннан» файдаланып, үзенә «йомшак купены» беркетеп тә куйды. Артык купшылыкны яратмаса да, болай эшләү өчен аның җитди сәбәпләре бар иде- шулар арасында эшли торган эше дә.

    Юлга җыену үзенә күрә аерым бер маҗара булырлык иде. Юлга кирәк дип тапкан барлык нәрсәсен әллә ничә тапкыр җыеп таратканнан соң, Изаел гел буш кул белән, бары тик ноутбугын гына эләктереп чыгарга булды. Шуннан соң аның «балык җене суккан» Илгиз исемле бердән-бер бертуган энесе абыйсын үзенең бөтен балыкчы коралын алырга да мәҗъбүр итте. Янәсе, балыклы елгалар янында тукталып, балык тотмыйча кайту зур гөнах булачак! Болар янына алмашка юл киеме һәм ризыклар да кушылды. Шулай итеп ялгыз юлаучының «буш кул белән» чыгып киткәндә ике кулына өч багаҗ берәмлеге җыелды. Изаелның бик озак итеп чакыруына карамастан, энекәше абыйсының үгетләүләренә «бирешмәде», үзенең өйдә калуын белдерде.

    Сәфәргә чыгып китәргә бер атналар чамасы калганда, сәфәрче алар бистәсе аркылы Казанга баручы маршруткага үзенә бер урын алып куйды һәм түземсезлек белән ул көнне кәтә башлады.

    Изаелның микроавтобусы Казан тимер юл вокзалының кызыл бинасы каршысына төн утасына терәлеп үк диярлек килеп туктады. Ир-егет аның эченнән берүзе генә төште. Ул үзе белән юлга тәгәрмәчле чемодан, җилкәгә асып йөри торган сумкасында ноутбугын һәм юл ризыклары белән бер чыдам полиэтилен пакетны тутырып алган иде.

    Артык каранып тормыйча, Изаел кассалар урнашкан ак бинага таба юнәлә һәм бертуктаусыз халык ыгы-зыгысында андагы көтү залының ерак башында ике буш урынны күреп барып утыра. Һәм беренче эш итеп хиссез генә алан-йолан каранып ала.

    Төрле кешеләр йөренеп тора. Казан тирәсендә урнашкан кала-салаларына юнәлүче хәрәкәтчән яшь кешеләр, үзләрен тып-тыныч тотучы ерак сәфәргә чыгып киткән халык, командирлары җитәкчелегендә призывниклар командасы күренә.

    Тәрәзә буенда күпсанлы төенчекләр арасында күп балалы чегән гаиләсе урнашкан. Милиционерлар йөренеп, берничә кеше янына килеп документ сорыйлар.

    Изаел кесәсеннән күзлеген алып кия, кәрәзле телефонына карап сабырсызланып башын кага. Ул үзенең янында утыручы 60 яшьләрдә булган юлчы хатын белән сөйләшеп китә. Ышанычлы булып күренгән бу апа кеше карамагында калдырырга була Изаел чемоданы белән пакетын. Үзенә хөрмәт белән дәшкән ир уртасы егеткә карышып тормый бәрхет сезонын Кара диңгез буенда үткәрергә җыенучы хатын да. Таныш булмаган кешеләрнең әйберләрен карап торырга ярамавын да уйламый хатын. Таныш булмаган кешеләргә әйберләреңне калдырырга ярамавы турындагы кагыйдәне оныта Изаел да. Ул җилкәгә аса торган сумкасы белән кассаларга таба китеп бара.

    Изаел читтәрәк урнашкан касса тәрәзәсе янына барып баса, сумкасы кесәсеннән паспортын чыгара. Паспортын ачып эченнән бер бит компьютер тексты басылган кыягаз алып карый һәм аларны касса эченә суза. Изаел кинәт кенә ишетелгән тавыш ягына үзенең башын бора.

    Икенче касса алдында чиратта торучылар арасында борчылган бер хатын кассир белән сөйләшә. Ул пөхтә һәм тыйнак итеп киенгән, кыяфәте әллә кайлардан башка кешеләрнең күзенә ташланып тормый.

    - Сколько раз повторять? Сестренка, мне до Сковородино в общий вагон только один билет нужен ич, диеп!- хатын нык дулкынланып татар теленә күчә.- Ничә тапкыр әйтергә була инде Сезгә, ә?

    Кассир хатынының тавышы пыяла аркылы көчәйткеч ярдәмендә кискен яңгырый:

    - Женщина, на этот поезд ва-абще никаких билетов не осталось! А в общий вагон тем более! Последние 2 билета в купе до станции Агрыз есть, но и на эти места с Агрыза до Омска билеты уже проданы! Я Вам предлагала варианты с пересадками в других городах. Вас же не устроило время ожидания на них! И не задерживайте, пожалуйста, очередь!

    Борчылган хатын, болай җиңел генә бирешергә теләмичә, вакыты белән чиелдап җибәргәли:

    - Мне бит анда срочно надо барып җитәргә... кирәк! Телеграмманы да показал бит инде мин Сезгә! Нинди кеше соң Сез?

    Аның янәшәсендә генә чиратта басып торган утызлар тирәсендәге икенче бер юлаучы хатын-кыз, борчылган хатынны сабыр гына читтән күзәтеп торганнан соң, аны тынычландырырга тотына:

    - Элеккеге вакытларда булган бронирование тәртипләре күптән үзгәрде бит инде, апа! Сез бит безне чынлап та тоткарлыйсыгыз!

    Хатын хәлсезләнеп ыңгыраша ук башлый:

    - Бик аңлыйм да бит, үскәнем! Минем анда энем белән киленем үлеп ята ич! Балалары үксез калган ич! Ничек аңламыйсыгыз инде сез?

    - Без Сезне аңлаганнан Сезгә ни файда булыр микән соң? «Билетлар юк,»- ди бит бичә! Сез дә үзегезне артык борчымагыз болай, апа.

    Изаел тиз генә кассадан үзенә сузылган паспорты белән билетын алып, теркәлү өчен 100 сум акчасын кассирга бирә һәм әлеге хатын-кыз янына килеп баса.

    Хатын аптырап касса яныннан бер-ике адым читкәрәк, үзен кая куярга белмичә, бер кешегә дә күтәрелеп карамыйча көчсез тик басып тора. Изаел аңа бик кыска вакыт текәлеп карап тора һәм елмаеп әлеге хатынның терсәгеннән йомшак кына итеп тотып бик тыныч тавыш белән аңа дәшә.

    - Исәнмесез!- «Исәнләшүем булды. Нинди сүзләр әйтсәм, уңайлы булыр икән?»- диеп уйлап өлгерде егет. « «Башланган эш- төгәлләнгән эш!»- дигәннәрме әле нимес туганнар?»- Мин Сезгә булыша алам. Минем Сез барасы тарафка «ялгыш» кына бер билетым бар!.. Минем әйберләрем утыргычлар буенда калды.- Изаел артык көчле булмаган сөйләшүгә күчте.- Әйдәгез, шунда барып утырыйк та, барысын да хәл итәрбез.- Хатын үзенә сүз каткан бу сәер иргә шикле караш ташлап алан-йолан каранып, ярдәм эзли башлаган сыман була.- Сумкагызны күтәрешимме?

    Хатын бу көтелмәгән тәкъдимнән Изаелга тагын да куркыбрак һәм гәҗәпләнебрәк карый. Ул ике кулы белән каршысында идәндә торган уртача зурлыктагы юл сумкасына ябыша. «Әллә бу монда кеше талап йөри инде? Аллам саклый гына күрсен!»- дигәнрәк уйлар хатынның йөзенә бәреп чыккан иде. Изаел үзенең бу күренештән тыела алмыйча көлеп җибәргәнен сизми кала.

    - Сайланып торырлык вакытыбыз юк бит безнең, ханым!- Хатынның мондый мөнәсәбәтен көтмәгән Изаел, баштарак үзен ничек тотарга икәнен белми торды. Мөмкин кадәр гади итеп ул сүзен дәвам иттерде:

    - Минем поездга утырыр алдыннан гәҗит-мазар да алып куясым бар бит әле! Барып утырыйк инде әнә тегендә генә!

    Егет кулы белән үзенең әйберләре калган якка таба изәде. Хатын, чалынырга дучар булган мал хәлендә, хиссез һәм уйсыз Изаелга ияреп китә. Егет артына, бу бичара затка карана-карана, яңарак чемоданнарын калдырган җиргә ашыга.

    Изаел әйберләрен саклап калган баягы хатынга рәхмәтен белдерә һәм, утыргычтан полиэтилен пакетын алып, үзенең артыннан килеп җитә язган яңа танышына кулы белән бушаган җиргә утырырга ишәрә ясый. Анысы үз чиратында егетнең бер кулына, бер идәнгә, бер як-ягына карап басып тик тора. Изаел башын чайкап ала.

    - Утырып кына торыгыз әле минем урыныма. Менә бу чемодан белән сумкаларны да күзәткәләрсегез әле... бик авыр булмаса.- Тәгәрмәчле чемоданын егет утыргычка ук терәп куя да әлеге хатынның ризалыгын көтеп тормыйча, тиз генә сүзен дәвам итә.- Сезгә кибетләрдән бер нәрсә дә кирәк түгел идеме?

    Юлдашы әле дә аптыравыннан кайта алмыйча, баскан җиреннән генә җилкәсен кагып баш тартуын белдерә.

    - Ярый, алайса...- Изаел хатынны игътибар белән баштан-аяк күзәтеп чыга һәм тиз генә ниндидер фикергә килә.- Өстегездәге бу кофтаны үзегез бәйләдегез ме?- Бу сәер хатын һаман да сүзсез башын кага. Изаел аңа карап яңадан елмаерга мәҗъбүр була. - Сез минем әйберләремне сатып кына җибәрә күрмәгез инде! Мин бик озак йөрмәскә тырышырмын,- һәм ул тиз генә кесәсен капшап, канәгатьлек белән ашыгып кибетләр, буфетлар янына китеп бара.

    Изаел чынлап та иң баштан матбугат киоскысына барып сатучыдан тиз генә, артык сайланып тормыйча, берничә пүчтәк кенә кроссвордлы җурнал һәм бик нык сөенеп махсус энекәше өчен Л.Филатовның «Про Федота-стрельца-удалого молодца» китапчыгын сатып ала. Сдачасын чалбар кесәсенә салып китеп барганда гына ул кире борылып килеп ике чыдам бер төсле зурлыктагы һәм төстәге полиэтилен пакет сатып ала да сатучылар рәте буйлап ары китеп бара.

    Изаел киштәләргә куелган товарларны исе китеп карап йөри һәм кием-салым сатыла торган җирдә туктала. Ул игътибар белән анда куелган киемнәрне күзәтеп тора. Кызык хәлләр, моңа чаклы кибетләрне карап йөрергә артык яратмаган егетне бүген алыштырып куйганнар, диярсең! Хәер, ул моңа үзе дә сәерсенебрәк китте. Һәм үзе турында килеп туган шигенә ачыклыкны да үзе кертте. Ни дисәң дә, ул бит юл буе берүзе генә купе тиклем купеда утырып барырга тиеш иде! Ә хәзер үзенә берәр пиҗама-мазар алырга кирәксенде. Ни генә дисәң дә, егет чит хатын янында тез турлары юкарып «папайлана» башлаган спорт чалбарыннан ни йөзе белән барыр иде?! Биш тәүлектән арткан юл бит әле алда көтә! Ул хатынның да, «обший» вагонга ниятләп, ашыгып юлга чыгып киткәч, поездда киярлек җайлы киеме булмаска бик мөмкин. Халат-мазар килешеп бетмәс, ник дигәндә, кискен хәрәкәт ясаганда итәк чабулары ачылырга торган киемне ул бичара ошатмаска да мөмкин иде. Кайда соң монда гадирәк хатын-кыз күлмәге? Менә сиңа дөнья! Җилбәзәк кыз балаларга ярашлы сыйфатсыз ялтыравык тукымадан тегелгән фасонсыз кием белән бөтен киштә тулган. Ә «кеше киярлек» киемне эзләп интегәсең!.. «Ничек тиз уза гомер дигәннәрең! Мин дә малай-шалай яшеннән узганмын, ласа!»- дигән уй егет күңеленә кереп чыкты.

    Изаел яңадан сабырсызланып телефоныннан вакытны карап башын чайкап ала. Ул, үзенең ашыкканын белдереп мондагы битен мул итеп акшарлаган сатучы хатыннан үзенә ярашлы тыгыз тукымадан тегелгән парлы спорт костюмы һәм юлдаш хатыны өчен җылы һәм гадирәк хатын-кыз күлмәге күрсәтүен үтенә. Нигәдер Изаел йомшак мамык тукымадан хатын-кызлар күлмәген караганда, сатучыга аны «хатыны өчен» сайлаганын әйтеп сала һәм үзенең теленең йөгәнсезлегенә үзе үк аптырап китә. Кием-салымнарга өстәп егет яңадан табын өстенә каплавыч сатып ала һәм бу әйберләрнең барысын да әле генә алган пакетларның берсенә шыплап тутыра. Бер мең сумыннан сдачасын кесәсенә салганда Изаел күрше киштәгә күз ташлый.

    Анда да сатып алучылар күренми иде. Изаелның күзенә анда бәйләү җепләре ташлана. Әйе, әнкәсе исән булса, бу җепләрнең берничә төслесен ул һичшиксез аның кул эшләре өчен сатып алып кайткан булыр иде! Ул бу вакытта янә узган елны гүр ияләре булып өлгергән әткәсе белән әнкәсен исенә төшереп моңсуланып алды. Никадәр генә мөстәкыйль булса да, аңа барыбер ерак сәфәрләргә җыенганда аларның «уяу җитәкчелеге» җитми иде: әнә күпме нәрсә өйдә онытылып калган! Әнкәсе үз кулы белән тутырып куйган нәрсәләрен әткәсе юлга чыгып киткәндә генә ачтырып Изаелның үзеннән тикшертеп тутыртырга ярата иде. Әле озак еллар юксынырга ошаган ул газизләрен!

    Изаел ирексездән моңсу итеп елмая һәм киштә артында күңелсез генә басып торган сатучы кыз белән сөйләшә башлый. Иң башта ул үзенә берничә пар носки һәм кырынганнан соң куллана торган артык көчле исле булмаган су сорый. Шуннан соң гына бөтен фикерен туплап, егет сатучыдан бәйләү энәләренең сатуда булу-булмавы белән кызыксына. Сатучы Изаелга бик нык сәерсенеп карап ала. Егет, үзенең ашыкканын исенә төшереп, кызга үзенең бәйләү эшләрендә берни дә аңламавын әйтә һәм аңардан, «әнә теге куе яшел һәм алсу төстәге җепләрдән кофта мазар бәйләү өчен яраклы булган энәләрне» карап бирүен үтенә. Сатучы кыз, ниһаять, тынычланып, бер дә авырыксынмыйча, Изаелга бәйләү энәләренең кыл белән ялганганын һәм бер пар озын дюраль энәләрне суза. Изаел, аларның икесен дә алырга була, тиешле күләмдә ярым-йон җепләрнең ике төслесен сатып ала һәм аларны яңа пакетларның икенчесенә салып куя.

    Ул яңадан сәгатенә күз сала. Аның поезды килеп җитәргә унике минут вакыт калып бара. «Чыга башласаң да бик таман булыр! Чәй эчүне купега утыргач та өлгерербез әле. Ничу буфетта вакытны юкка чиратта төртешеп үткәреп торырга!»- диеп уйлап куя егет.

    Изаел әйберләрен саклап утыручы, үзенә юлдаш булырга тиешле, хатын-кыз янына килеп баса. Кыз, ни эшләргә белмичә, аптырап, шикләнеп һәм борчылып як-ягына каранып утыра. Бу тамашага түзәр хәле калмаган Изаел аңа елмаеп, уенын-чынын бергә кушып дәшә:

    - Бер ел вакыт үтеп тә өлгермәде, кире килеп җиттем менә!- Ул алып килгән пакетларын утыргычка куеп, кызга кулын суза.- Минем исемем Изаел була!- Тегесе аның сузылган кулын күрмәгән төсле тоела. Изаел, үзенең әллә нинди кимчелекләре өчен аклангандай, кызга: - Юл буенча бергә барырга туры килер бит... Сезнең дә исемегезне белергә рөхсәтме, ханым?

    Борчылган хатын егетнең үзенә таба сузган кулына игътибар итмичә:

    - Ләмига,- диеп коры гына әйтеп сала.

    Бик озак көттереп үзенә бер генә авыз сүз әйткән кызның сагышлы, әмма бик ягымлы тавышын ишеткән егет бер ара үзе дә телсез янәшәдәге утыргычка чүгәләп алганнан соң:

    - Шәп исем!- дияргә үзендә көч таба.

    Һәм шуның белән әйтергә сүз дә беткән сыман була. Изаел үзен ничек тотарга тиешлеге турында уйлана башлый. Аның әле генә «әңгәмәдәше» ягыннан очраткан корылыкка исе артык китмәде. Һәм егет, бер сүз дә әйтергә тапмаган җирдән, бераз гына уйланып торганнан соң, килеп туган тынлыкны яңадан үзе бозарга булды. Ул, гади итеп елмаеп җибәрде.

    - Минем мәрхүм әткәйнең яшьли гүр иясе булган сеңелесенең исеме бу... Сез Балык Бистәсе яисә Лаеш ягыннан булырга тиеш. Шулай бит, Ләмига?

    - Әйе... Сез кайдан белдегез?- шикләнеп һәм куркып дәште хатын.

    - Калган сүзләрне без поездга утыргач та сөйләшербез, ярыймы?- диде тыйнак булырга бик тырышкан егет кеше.- Хәзер әйберләрне җыеп перронга таба кузгалыйк инде, Ләмига!- Изаел үзенең авызыннан чыккан «артык төчегә тарткан» тавышына аптырагандай итте.

    Ул утырган урыныннан ашыкмыйча гына күтәрелә башлаган Ләмигага яңа гына тутырып килгән пакетларны күрсәтеп:

    - Каршы булмасагыз, бу пакетларымның берәрсен күтәрешегез әле, Ләмига?!- Егетнең юлдашының исемен кабатлыйсы гына килеп тора иде.- Носильшик яллап тормабыз, ЛӘмига. Зурлыгына карамагыз, бик җиңел алар!

    - Ничектер уңайсыз ич миңа...- «Ык-мык килде» яңадан як-ягына шикләнеп карап алган арада Ләмига. «Нинди кеше соң бу бәндә? Аңа миннән ни кирәк?»- диеп аптырады кыз.

    - Сезнең бер дә барасыгыз килми, ахырысы?

    Кыз урынында башка бер кеше булса, тотып бер җилтерәтә дә башлар иде Изаел, әмма ул болай эшләргә ярамаганын бик яхшы аңлый иде. «Мине бит Ләмигага ярдәм кулы сузарга беркем дә мәҗъбүр итмәде. Кыз үзе дә соранмады бу хакта. Шулай булгач, түзми хәлең юк, Изаел туган! «Бер кичкә кер мичкә!»- дигәннәрме әле борыңгы бабаларыбыз?»- диеп күңеленнән үзен тынычландырырга ук тотынды егет.

    - Тимер юл расписаниесе ашыктыра бит безне! Ярый соң, миңа бик авырга килсә дә, үземә генә күтәрергә туры килер барысын да!- диде сабырсызланмаска тырышып егет.

    - Сез мине дөрес аңламадыгыз, Илсур әфәнде...- дияргә башына килде әйтергә тиешле сүзен таба алмый интеккән Ләмиганың.

    - Мин Изаел булам!- диеп коры, әмма кырыс булмаган тавыш белән юлдашын төзәткән булды Изаел.- Ярый, вакыт көтми дидем бит. Ашыгыйк. Соңлап та килсә, егерме биш минут ук тормаска да мөмкин поезд дигәннәрең.

    Изаел бәйләү әйберләре тыгылган пакетны Ләмигага тоттыра, икенчесен җиңелчә генә үзенең тәгәрмәчле чемоданы өстенә беркетеп куя, җилкә сумкасының каешын көйләп муенына элә дә, өйдән үк алып чыккан пакетын «эшсез» калган кулына эләктерә.

    Алар артык ашыкмыйча вокзал эченнән платформага чыгу ишегенә юнәләләр.

    Ачык һавада Идел ягыннан салкынча җил исә иде. Алар платформа белән кызыл вокзал бинасы арасында куелган утыргычларның берсе янына килеп урнашалар. Изаел алып чыккан әйберләрен тәртип белән утыргычлар өстенә урнаштыра, тәгәрмәчле чемоданын аяк астында калдыра һәм Ләмиганың кулыннан алып чыккан сумкасы белән пакетын җайлап куярга булыша һәм як-ягына каранып ала.

    Платформада 7-8 кешеләр төркеме сабырсыз йөренгәлөп тора. Барысы да ярыйсы ук төянгән. Әйе, алар да безнең Изаеллар белән бер поездга чыккан булырга тиеш. Бер-ике генә төркемнең озата килүчеләре күренә. Шулай ук берничә гаилә булган бала-чагасына «сабак биреп» маташа. Бер кечкенә кыз баланы озата килгән әби-бабасы бер яктан икенче якка йолыккалап кочаклап үбәләр. Шул чаклы зур һәм җылы игътибардан бала гына үзен кайда куярга белмичә аптырап тора.

    Читтәрәк маневровый локомотивларның тавышы ишетелеп китә. Платформа өстенә берничә зур арба килеп чыга. Берсендә берничә почта тутырылган төрле зурлыктагы капчык белән посылкалар өеме күренә. Икенчесендә су шешәләре һәм башка ризыклар төялгән. Ул арбалар икесе ике тирәдәрәк килеп туктый. Азык-төлекне китерткән эшлекле хатын эре генә носильщикка, үзе уйлаганча, «үтә дә нык кыйммәтле күрсәтмәләрен» бирә. Ирнең моңа кәефе китә, ул әллә нигә ачудан шартлар дәрәҗәгә җитешкән...

    Тормышның төрле ягын кызыксынып кабул итүдән баш тартырга күнекмәгән Изаелны бу күренешләр бераз ялыктыра һәм аның ЛӘмига белән сүзсез генә торуларыннан эче пошып куя. Егет янәшәсендәге ханым-туташ белән нәрсә дә булса турында сөйләшәсен яхшы аңлый иде. Тик бу юлы аның гәдәттәге «тел бетлелеге» әллә кайда китеп юкка чыккан иде. Ул үзен бер «йомыкый юләр» хәлендә тойды.

    - Күзлегемне киеп тормам, хәтерләргә тырышыгыз, безнең урыннар дүртенче вагонда булыр, Ләмига ханым,- диде башка әйтер сүз таба алмаганнан Изаел.

    - Мин туташ, Изаел әфәнде!- диде ниһаять уңайсызланудан кызарып чыккан ЛӘмига

    Артык бер сүз дә әйтергә җыенмаган Ләмиганың шушы ике авыз сүзе дә егетнең күңелен җилкендереп алды. Изаел Ләмиганың уңайсызлануын «күрмәскә тырышты», әмма кызга сиздермичә генә аны тагын да зуррак игътибар белән күзәтә башлады. Идел ягыннан бик салкын җил исеп куйды, егетнең тәне ирексездән куырылып китте, гәрчә аның өстенә һава шартларына җайлап киелгән булса да. Һәм Изаел Ләмигага карап уйга батты: «Көзгә якынлашкан вакыт бит, ни дисәң дә. Ә бу мескеннең өстендә күлмәге өстеннән генә эленгән җәйге җылы кичләр өчен генә яраклы булган артык калын булмаган кофта! Ерак Көнчыгышта көз дә иртәрәк килә бит. Пальто яисә башка җылы кием алганга да ошамаган бу. Әйе, күңел тынычлыгың качкан вакытта, алай гына була инде ул...»

    Беръяктан шулай уйлаган егет, шул ук вакытта үзен кыз алдында, һәм аннан да ныграк үзе алдында, ничектер уңайсыз хис итә башлаган иде. Ул алдан ук үзенә берәр кап «җиңел» сигарет алмаганына күңеленнән генә уфтанып куйды. Вакыт уздырырга ярап куяр иде әле шунда. Һәм шушы мәлдә ул үзен бүгенге дуамаллыгы өчен дә орышып куйды. «Биш көн буена үзеңнең муеныңа «камыт» киеп куй, имеш! Чит кеше алдында «кычыткан җиреңне кашырга» да, иркенләп усырырга да җай чыкмасын, имеш!.. Ярый, бу хатынның болай ук кайгырасы килә икән, рәхәтләнеп кайгыра бирсен!» Егет күңеленнән: «Мин аның күз яшьләрен сөртеп торырга ялланмаган ла! Кирәкле поездына утырып китәргә булышуым да бик җитеп торыр әлегә!»- диеп нәтиҗәсен чыгарып куйды.

    Эх, төпчек һәм исән булган бердән-бер энекәше дә чыкмады бит Изаел белән бу сәфәргә, ничек күңелле булыр иде, югыйсә! Азакы көнгәчә кызыктыра алмады бит ул «шул кире җил сукканны»! Тукыран кебек үзенекен тик тукылдавын гына белде Илгиз: «Минем балачак елларым үткән җирләр түгел әле!» Юлга бергә чыккан булсалар, бер дөнья күреп кайтыр иде, ичмасам, кешеләрдән читләшә башлаган энесе. Нигә соң ул абыйсы кебек романтик рухлы түгел микән? Югыйсә, ул үзе уенын-чынын бергә кушып яхшы танышлары алдында масаеп: «Бер ата-ана балалары без! Икебез дә дуңгызлар» (дуңгыз елында унике яшь аерма белән туган бертуганнар). Бөтен анализлар да бер төсле. Кыяфәт-гадәтләребез генә туры килми!»- дияргә ярата.




    (дәвамы)
    Рашит Гаязетдин
    повесть на татарском языке.
  • Рашит Гаязетдин:
  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)




  • ← назад   ↑ наверх