• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рашит Гаязетдин

  • Язмыш сәфәре (повесть)
  • Ярәшү (фәлсәфи-хыялый тамаша)
  • Үч алу (бәян)
  • А дело было в Бутырске! (затянувшийся рассказ)
  • Тәүбә көче (бәян)
  • Язмыш сәфәре (оригиналь сценарий)
  • Уйлап чыгарылмаган хәлләр (кыска әсәрләр циклы)
  • “Язучылыкка” кереп китүнең янә бер юлы (автобиографиямә өстәмә рәвешендә)
  • Артымнан этеп торучым («уйлап чыгарылмаган хәлләр» циклыннан)
  • Сутошный день (из цикла «Были-небылицы»)
  • Пинок под зад или главный стимулятор (из цикла «Были-небылицы»)
  • Цена комплимента (из цикла «Были-небылицы»)
  • Мин 1959 елда Пермь өлкәсенең Гремячинск исемле кечкенә каласында дөньяга беренче авазымны салганмын. Бала гаиләсендә нәрсә күреп үссә, шуңа бик тиз ияләшә һәм башкача яши алмый, диләр. Бу күзәтү дөреслеккә килә торгандыр. Әти-әнием артык белемле булмасалар да, алар белән һәр вакытта төрле нәрсәләр турында сөйләшеп була иде. Алар мине бик кечкенәдән үзләре белән тигез рәвештә әңгәмә корырга һәм бәхәсләшергә өйрәттеләр.

    Чит җирләрдә яшәп туйганнан соң, алар туган телебезне, моңыбызны, халкыбызның бишеге булган, үзләренең кендек каны тамган Татарстаныбызны сагынып бүтән чит җирләргә чыкмаска диеп ант биреп кайттылар. Минем мәктәп елларым Сарман районының Татар (Базар) Карамалысы авылында узды. Белемне елга аша гына урнашкан Александровка урта (урыс) мәктәбендә, ел ярымны Җәлил бистәсенең икенче урта мәктәбендә алдым. Белгән туган телем газиз әти-әниемнең тырышлыгы җимеше диеп әйтә алам. Татар теленнән дәресләрнең мәктәбебездә булмавы әлеге вакытларга чаклы үзен нык сиздерә. Белемем буенча мин нимес һәм инглиз телләре укытучысы. Мавыгуларым буенча- санап бетермәслек түгел, күп нәрсә мине кызыктыра.

    Без бәләкәй чакларда авылыбызга килгән бер татарча тамашаны да калдырмыйча карап бардык. Озак еллар өебезгә «Казан утлары» белән «Азат хатын» басмаларын, төрледән төрле гәҗит алдырдык, бай гына гаилә китапханәбез бар. Кичләрен җыелышып укыган әсзрләр турында сөйләшә торган идек. Алардан миңа иң зур мирас булып Мөһәммәт Мәһдиев белән Аяз Гыйләҗев иҗатына гашыйк булуым, башкаларны тыңлатып тора алырлык итеп сөйләшү һәм әңгәмә кора алуым калды.

    Моннан егерме биш еллар элек татар гәҗитләренә мәкәләләр языша башлаган идем. Аларда язылганнарны күнегелгәнчә гаиләдә «уртага куеп» сөйләшә торган идек. «Татарстан яшьләрендә» басылган ике мәкәләм минем үземә үк «пешеп җитмәгәнлекләре» һәм андагы редакторларның кулы белән фикерләремнең кыйбласы үзгәрүе белән ошамады. Район гәҗитендә басылганнары исә башка шундыйлары кебек үк түрәләребез алдында «куштанлануга» кайтып калды. Моннан унбиш еллар элек, ул вакытта әле яңа гына басыла башлаган «Мәгърифәт» гәҗитендә бер-бер артлы бик кыска, әмма ул көн өчен үтемле ике материалым чыкты. Шуны да әйтергә урынлы булыр: андагы язмаларым «минемчә», бозылмыйча, бирелде..

    Үз гөмеремдә башка эшләр белән беррәттән мин күптираҗлы гәҗиттә һәм КамАЗ социологиясендә эшләп алдым. Болар миңа күпме дер дәрәҗәдә дөньяны яхшырак танырга этәргеч бирделәр. Моннан ун елдан артык вакыт элек үзем яшәгән Җәлил бистәсендә өч ел рәттән Сабан туе программасын төзеп алып барышырга да насыйп булды.

    «Әдәби әсәрләр» язырга тотынуым үзем өчен генә булды. Аларның байтагы чиле-пешлерәк булып үземнең кулым белән юкка чыгарылды. Берничәсе техник сәбәпләр аркасында (компьютер сафтан чыгып) югалды һәм аларга кире каятылмады. Ахырда берничә танышымның азган нәрсәләрем турында матур гына фикерләрен ишеткәннән соң, мин аларны әкренләп сезнең сәхифәгезгә биреп барырга батырчылык иттем.

    Бүгенге көндә мин Әлмәт каласындә сәяхәт компанияләренең берсендә эшлим. Моннан тыш инглиз һәм нимес телләреннән тәрҗемә эшләренә дә алынгалыйм. Алга таба, Алла боерган булса һәм күңелем сүрелмәсә, язарга җыенган әсәрләрем булырга тиеш әле.

    Рашит Гаязетдин (Шагапов Рашит Гаязетдинович)
    .




    ← назад   ↑ наверх