• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Радиф Гаташ



    31.03.2008 11:54

    Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле шагыйрь, «Казан утлары»ның шигърият бүлеге мөхәррире Рәдиф Гаташ республикабызның иң мәртәбәле бүләгенә - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Мәҗнүн шагыйрь, ярсу йөрәкле Такташның варисы, меңьеллык төрки-татар чичәннәренең дәвамчысы буларак танылган сүз остасының иҗатын бу рәвешле зурлау күпсанлы шигърият сөючеләрен дә шатландырды. Әлеге уңайдан без дә шагыйрь белән әңгәмә кордык.

    - Рәдиф абый, Сезне мәхәббәт шагыйре диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? 

    - Минем иҗатымны мәхәббәткә генә кайтарып калдыруны артык  тарайту дип саныйм, бу бик дөрес булмастыр. Мине инде лирик шагыйрь диләр. Димәк, дөньядагы һәр нәрсәне мин йөрәгемнән уздырып, тирә-юньгә хисләрем, мәхәббәтем аша карыйм. Һәр шагыйрьне мәхәббәте шагыйрь итә. Аның беренче татлы хисләре, сөюдәге югалтулары… Мостай Кәримнең шундый сүзләре бар:  

    Мине шагыйрь  ясадылар,
    Югалтулар белән сагышлар.
     

    Сәйф Сараи, Хәрәзми, Кол Галиләрдән килгән безнең борынгы төрки шигърияттә мәхәббәт гомумән дөньяны тотып торучы, җирне әйләндерүче, тормышның үзәген тәшкил итүче һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен, хәттә дәүләтләрнең дустанә яшәвен тәэмин итүче илаһи көч буларак күзаллана. Яшәешнең нигезендә мәхәббәт ята. Шуларны исәплим дә, үземнең мәхәббәт шагыйре булуыма горурланып куям.

    - Хатын-кызга мәхәббәт турында язганда аерым бер шәхесне күздә тотып язасызмы? Әллә ул Сез гомумиләштергән бер образмы?

    - Чынлап та, аерым бер шәхескә (яшьлек мәхәббәтеңнеме, чираттагы гашыйк булган кешеңнеме), билгеле бер затка багышлап кына язылган булса, бу артык үземчелекле (эгоистик), интим хиссият кенә булыр иде. Һәм ул алай гына мөмкин дә түгел. Күз алдыңда пәйда булган бер матур гына алиһә кыз бөтен дөнья үзәгенә кереп, синең тормышыңны, карашыңны үзгәртеп, шигъри дөньяда, поэтик образларда өр-яңа халәт тудырса, менә бу - мәхәббәт шигъриятенең үзәге була инде. Шуңа күрә, тезмә сүз, әлбәттә, гашыйк булудан башланып китә инде. Ләкин ул гомуми принциплардан, бөтен дөньядагы тәртипләрдән һәм миңа кадәр яшәгән шигьрият системасыннан читкә чыга алмый. Шул таләпләр үтәлгәндә генә, чын сәнгать әсәре туа ала. Ачык күңелдән, ихлас язу - үзе үк яратып иҗат итү дигән сүз. Кемгәдер аерым (атап) язу ул инде, минемчә, альбом сызмалары гына була ала.


    - Соңгы вакытта кайбер шагыйрьләр җыр тексты язу белән мавыгалар. Ә Сез, минем белүемчә, андый кәсеп артыннан кумыйсыз. Моны саф шигърияткә хыянәт итмәү дип аңларгамы?

    - Мин гомумән җыр өчен аерым текст язу дигән әйберне бик үк өнәп бетермим. Профессиональ композитор белән бергәләшеп килешеп язу бар. “Казанның кадерле кичләре” кебек язылса бик әйбәт. Ләкин җыр тексты язып, популяр булыйм әле дигән әйбер янына мин якын бара алмадым, бармыйм да. Чөнки, сез үзегез беләсез, эстрадабызда бик күп чүп-чар җыелган. Мин аларның сүзләрен тыңлаганда да шаккатам, телне белмәүләренә сыкрыйм. Аларның күбесе сәнгатьлелек дәрәҗәсеннән бик түбән. Халкыбыз әсәрләрен, классик җырларны бер дә ишетмәгән мени бу адәм, дип аптырап утырам. Гади җаваплылык хисе, табигый зәвыклары юклыкларына әрним. Матур тавышлы кешене дә үз итәр өчен ул күркәм, илаһи сүзле, мәгънәле сүзле җырлар башкарырга тиеш дип саныйм. Ләкин минем дә җырларым юк түгел. Халык яратып тыңлый торган әсәрләрем бар. “Гөлләр су сорый” (Р. Гомәров көе), “Күңелдә ике яз” (Ф. Әхмәтов көе), “Язгы ташу” (М. Макаров көе), “Безнең җыр” (С. Садыйкова) һ.б. Саный китсәң, минем җырларым да байтак икән инде.

    - Рәдиф абый, Сезнең фамилия Гатауллин бит. Ничегрәк Гаташ булып киттегез?

    - Яшьтән, студент чагында ук, мине Такташка охшатыпмы, дусларым Гаташ дип йөртә иделәр. Ә ул вакытта тәхәллүс белән йөрү гадәте юк иде әле, Совет чоры бит. Заманалар үзгәргәч, Гаташ исеменә кайттым. Беренче китапларым, калын-калын томнарым, чыннан да Гатауллин фамилиясе белән чыкты. Гаташ – ул минем характерны, ярсу табигатьне ача. Гаташ - мәңгелек сусау дигәнне аңлата. Төрекләрдә исә ул ут, ялкынны аңлата.

    - Сез яшь иҗатчыларны, бигрәк тә шагыйрәләрне, күтәрәсез. Бу - романтик шагыйрьнең мавыгуымы әллә татар шигъриятенең киләчәген кайгыртумы?

    - Тормыштан бирелгән таләп белән сәләт бу. Университет тәмамлагач та, Мөслим районы Уразмәт авылында укыткан чагымда да, әдәбият түгәрәге оештырган идем. Ул чорда Наис Гамбәр, Зөлфәт, Фәрит Гыйльми үсеп чыкты. “Казан утлары”на эшкә килгәннән соң да бу гамәлне дәвам иттем. Язучылар берлегендә 12 ел дәвамында шагыйрьләр секциясендә эшләдем. Яшьләр белән даими “кайнарга” туры килде. Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла - минем “кул аша үткән” егетләр. Казаннан Луиза Янсуар, чит илдә яшәүче Нурия Измайлова (Америка), Чулпан Зариф (Төркия) - искиткеч шагыйрәләр. Әле онытып торам икән: Киров өлкәсеннән килгән Рафаэль Сибат бар. 

    Талантлы шагыйрәләребез бик күп. Аллага шөкер! Егетләребез азайса да,  талантлылары юк түгел. Әйтик, Рифат Сәлах. Шулай да, хатын-кыз шагыйрәләр унҗиде яшькә җитлегә. Ир-егет әйтә алмаганны, үз алымын булдырып, фикерен оригиналь итеп әйтеп бирә ала. Дөресен генә әйткәндә, минем соңгы 10-15 ел гомерем  шушы яшь шагыйрәләрнең иҗатлары тәэсирендә яшәрде. Алар - минем бәхетем. “Казан утлары” журналында 33 ел буе шигърият бүлеге мөхәррире булып эшлим. Монда мин беренче чиратта яшьләрне үстерүгә игътибар иттем. Иҗатлары олпат журналыбызда чыгып бара, дөнья күрә, яктыртыла килә.

    - Ә гражданлык шигъриятен Сез ничек аңлыйсыз? 

    - Бер карасаң, газәл - мәхәббәт лирикасы гына. Әмма, икенче яктан, Тукай, Бабич, Дәрдмәндләр мәхәббәт жанры булган шигырьне чын мәгънәсендә гражданлык поэзиясе дәрәҗәсенә күтәрде. Әйтик, Тукайның “Көзге җилләр”,  “Өзелгән өмид” дигән шигырьләре - гражданлыкның бөек үрнәге. Фәлсәфи шигырьләр дә шул нигезгә корылган. Бу жанр совет чорында онытылып торды. Әмма 90нчы елларда алар кире кайтты, традицияләр яңарды. Җеп ялганып яңадан үзенең эзенә төште. Һәрберсенең үз юлы, әмма барысы да, ахыр чиктә, Тукай сукмагына барып чыга. 

    - Бүгенге шигърият турында нәрсә уйлыйсыз?

    - Шигъриятебез бик көчле. Бу өлкәдә җигелеп эшләүче 20 исемне атарга мөмкин. 

    Киң кырлы иҗади эшчәнлек алып баручы Рәдиф Гаташ мөхәррир һәм педагог буларак та, нәзакәтле Сүзе - күп санлы китаплары белән татар укучысында эстетик зәвык тәрбияләгәне өчен дә, һичшиксез, абруйлы премиягә лаек.                                     

    Мөршидә Кыямова

    Радиф Гаташ

    Радиф Гаташ: Надо творить с любовью

    31.03.2008 11:54

    Заслуженный деятель искусств Татарстана, выдающийся поэт, редактор отдела поэзии журнала «Казан утлары» Радиф Гаташ номинирован на  Государственную премию им. Г. Тукая. По этому случаю мы решили побеседовать с поэтом.

    - Радиф абый, Вас считают поэтом любовной лирики. Вы согласны с этим?

    - Я считаю неверным сведение всего моего творчества только к любовной лирике. Да, меня называют лирическим поэтом. Это значит, что я все  пропускаю через свое сердце и смотрю на окружающую среду сквозь призму своих чувства. Каждого поэта поэтом делает его любовь. Его первые чувства, потери в любви...
    В древней тюркской поэзии, дошедшей до нас еще от Саиф Сараи, Харазми, Кул Гали, любовь описывается как божественная сила, которая является основой мира, составляет центр жизни и обеспечивает отношения между людьми и даже мирное сосуществование государств. Вообще, в основе бытия лежит любовь. Поэтому, учитывая все это, я горжусь тем, что я поэт любовной лирики.

     

    - Когда Вы пишите про любовь к женщине, вы имеете в виду кого-то конкретно или это какой-то обобщенный образ?

    - Писать искренне, с открытой душой — это значит творить с любовью. А если писать, посвящая только кому-то конкретно - это уже, по-моему, не стихи, а альбомные эскизы.

    - В последнее время некоторые поэты увлекаются тем, что пишут тексты к песням. А вы, как я знаю, этим не занимаетесь. Вы не хотите изменять поэзии?

    - Я вообще считаю неправильным писать тексты специально для песен. Конечно, можно вместе с профессиональным композитором написать песню.  Вот так, например, писались песни «Казаннын кадерле кичлэре». Но я никогда не писал и не пишу стихи для песен только для того, чтобы стать популярнее.  Потому что вы сами знаете, сейчас на нашей эстраде звучит очень много некачественных песен. Я даже поражаюсь иногда, когда слушаю слова песен. Многие из них с художественной точки зрения осень слабые.

    - Вы поддерживаете молодые таланты. Это что, увлечение поэта-романтика или забота о будущем татарской поэзии?

    - Это требование и способность, которые даны от жизни. После окончания университета, когда я преподавал в деревне Уразметьево Муслюмовского района, я организовал литературный кружок. В то время выросли Наис Гамбар, Зульфат, Фарит Гильми. Придя в журнал «Казан утлары», я продолжил это дело. В течение 12 лет я в Союзе журналистов работал в секции поэтов. Я постоянно был среди молодежи. Газинур Морат, Ркаиль Зайдулла — это поэты, «прошедшие через мои руки». Луиза Янсуар из Казани, Нурия Измайлова из Америки, Чулпан Зариф из Турции — удивительные поэтессы, можно также отметить и Рафаэля Сибата из Кировской области. У нас очень много талантливых поэтесс. Слава богу!

    Муршида Киямова


    Источник: http://www.intertat.ru




    ← назад   ↑ наверх