• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рамиль Гарифуллин

    Сорагыз — җавап бирәбез

    Төзүчесе: Л.Н.Гыймадиева

    Балаларны зарарлы гадәтләрдән саклау дәресләрен психотерапевт, психология фәннәре кандидаты Рамил Рәмзи улы ГАРИФУЛЛИН алып бара.

    Бу җыентык ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. Анда «Сабантуй» газетасында урын алган язмалар файдаланылды.

     



    СОРАГЫЗ — ҖАВАП БИРӘБЕЗ

     

    АВЫРЫЙСЫҢМЫ? ДИМӘК, ГӨНАҺЫҢ БАР

    «Үз-үземне аңлый алмыйм. Бер нәрсәдән ямь тапмыйм. Әллә «айларга китеп югаласым килә. Иртә җитсә, көннәрен, кичкә керсәм, төннәрен ничек уздырырмын дип пошынам...»

    Төшенкелек. Моннан ничек чыгарга? Үзеңнең эчке халәтеңне җәмгыятькә генә сылтап калдырырга ярыймы?

    Төшенкелеккә бирелүчеләрнең 85 проценты үз хәлләрен һич кенә дә тышкы факторларга /тормыш авырлыгы, акчасызлык, сәяси тотрыксызлык Һ.6./ бәйләп карамасыннар! Төп сәбәп кешенең үзендә. Тәҗрибәдән күренүенчә, акчасы, бай йорты, машинасы булганнарда еш кына төшенкелеккә дучар була.

    Төшенкелекне, боегуны дин гөнаһ дип саный. Моны болай аңларга кирәк: «Мин гөнаһлы, шуңа күрә боегам». Димәк, сәламәтләнү өчен гөнаһтан арынырга кирәк. Дөрес, төшенкелек башка сәбәптән дә була, ягъни кай-гы-хәсрәт кичергән кешенең боегуы аңлашыла.Ә күзгә күренеп торган сәбәп юк икән, димәк, боегуың гөнаһтан башлана дигән сүз. Гөнаһ нәрсә ул? Кемгәдер зур каза китерү — кыйнау, куып чыгару, ниһаять, үтерү генә зур гөнаһ дип исәпләмәгез. Зур гөнаһ нәниләреннән җыела. Ә гомумән алганда, гөнаһ — синең Эгоның /эгоизм сүзенең тамыры/ үз-үзеңә генә хезмәт итүе ул. Игътибар иткәнегез бармы икән: хатын-кызлар, аеруча күп балалы хатыннар, неврозга ирләргә караганда сирәгрәк бирешәләр, чөнки алар үз-үзләрен балаларына корбан итәләр. Гомумән, хатын-кыз ир-аттан күпкә корбанчыл-рак, ул күбрәк үзен түгел, бүтәннәрне кайгыртып яши. Яңа гына бала тапкан хатыннарда невроз булмый, чөнки яшь ананың бөтен игътибары сабыена юнәлтелә. Ә менә баласы үсеп җитеп, мөстәкыйль яши башлагач, ана янә үз-үзен күбрәк ярата, үзен кызгана башлый һәм... авыруга сабыша. Кешеләрне үзегездән ныграк яратыгыз, сирәгрәк авырырсыз, дигән сүз бу.

    Аерым кешенең генә түгел, тулаем бер халыкның, милләтнең сәламәтлеге бар бит әле. Республика буйлап күп йөри торгач, мин шундыйрак фикергә киләм: татарлар - көчле, матур халык. Аның төшенкелеккә каршы торырлык көче бар, бигрәк тә авыл җирендә, чөнки анда традицияләр күбрәк сакланган. Авыл кешесендә эгоизм азрак. Ә менә шәһәрдә базар дип аталучы гыйфрит безне йотканнан-йота бара. һәр нәрсә доллар белән бәяләнә, һәр эштә — коры исәп-хисап, файда эзләү. Үз анасын да сатар чиккә җиткереп, шәһәр тормышы кешене гөнаһка һәм чиргә урый.

    Төшенкелек — неврозның бер төре ул. Ә невроз үзе берничә төргә бүленә. Әйтик, гап-гади алкоголизм — буда невроз. Йә булмаса яшәү максатыңны югалту, күңел бушлыгы — бусы да невроз.Бик сәер тоелса да, күңелдә бушлык хасил булганда психолог, психотерапевт менә мондыйрак киңәш бирә: кайгылы кешеләр янында ешрак булыгыз, җеназаларга йөрегез. Бу ни дигән сүз? Бу — кеше кайгысы үзеңнекен оныттыра, йә булмаса бушлыгыңны тутыра дигән сүз. «Контраст эффекты» дигән сүз бар. «Монда боларның шундый-шундый хәл, тирән кайгы, мин сау-сәламәт бит әле!» дип шөкер итү, әрвахлар белән сөйләшү, мәрхүмнәр рухына мөрәҗәгать итү— монысы һич кенә дә мистикага өндәү түгел, ә сәламәтләнү чараларының берсе. Үлгәннәр рухына дога кылу да чистарынуның бер юлы. Үз-үзен эзләгән кеше еш кына шул юлдан бара, дин белән кызыксынып китә. Яшәү максаты табуның иң идеаль ысулы, әлбәттә, иҗат. Чөнки иҗат теләсә-кайсы очракта да үз-үзеңне күрсәтү ул. Ә күрсәтер өчен башта йөзең, үзенчәлегең булу кирәк бит әле. Иҗат итегез, кулыгыздан килгәнчә нидер ясагыз, корыгыз. Боегырга вакытыгыз калмас.

    Күрәкараучылыктан иза чигүчеләрдә невроз белән еш авырыйлар. Бу очракта, әлбәттә, сүз физик күрәкарау түгел, ә фәлсәфи төшенчә хакында: ягъни үз-үзеңне зур системаның бер кисәге итеп күрә белмәү. Ә бит зур дөнья белән чагыштырганда синең шәхси проблемаларың бик кечкенә, бөтенләй чүп булып күренергә мөмкин. Әгәр син шулай карый белсәң, невроздан тизрәк «сикереп» чыга аласың дигән сүз.

     

    КЕМГӘ СӨЙЛИМ СЕРЛӘРЕМНЕ?

    «Ышаныпсөйләшердәйберкемемдәюк. Иңякыниптәшкызым, дустыммиңахыянәтитте-аңасөйләгәнбөтенсеремнебашкаларгачәчте. Хәзер бөтенесе дә миннән көлеп йөри. Дөньяда бер генә дә рәхимле бәндә юктыр ул, мөгаен.»

    Халыкта бер әйтем бар. «Дустыңа карап синең кемлегеңне белермен», диләрме әле? һәркем дусны үз ихтыяҗларыннан чыгып үзе сайлый. Сиңа да үзеңә тиң булырлык фикердәшләрне табарга мөмкин бит. Ә ул иптәш кызыңны син бүген генә белә башламагансың, моңа кадәр «дус» дип атап йөрткәнсең, рәхимсезлеген чамаламый калмагансыңдыр. Инде үзеңә хыянәт иткәч кенә, шул бер кешегә карап кына бөтен дөньяны рәхимсез дип атыйсың. Әйе, синең сүзләреңдә дә хаклык бар, әмма без бит барыбыз да шул рәхимсез дөньяда яшибез. Яшибез һәм көрәшәбез. Чөнки без ялгыз түгел, кирәк чакта бер-беребезгә ярдәм кулы суза алабыз. Әйләнә-тирәбездә әйбәт кешеләр дә бар. Бер мәртәбә ышанычны югалттым дип, күңелне төшермәскә кирәк, яшисе бар бит әле. Яңа дуслар белән аралашудан, очрашудан да курыкма. Үз эчеңә бикләнсәң, дөрестән дә, дөньяда юньле кеше юк дип уйлый башлавың бар.

     

    РУХИ ГАЗАПЛАР ШӘХЕСНЕ ҮСТЕРӘ

    «Миңа унбиш яшь. Буем ярыйсы, әмма бик ябыкмын. Базарда миңа яраклы кием табуы да кыен. Моңа бик кимсенәм...»

    Кимчелеклелек комплексы психологларга яхшы таныш нәрсә. Төрле сәбәпләр аркасында кеше үзен баш-калардак ким саный, түбән бәяли. Кимчелеклелек комплексы кешене эчтән кимерә, эчтән газаплый. Газапласын. Ул шуның белән файдалы. Рухи газаплар шәхесне үстерә, камилләштерә. Бу бик көчле этәргеч. Даһиларның күбесе бала чакта кимчелеклелек комплексы кичергән һәм нәкъ шушы кичерешләре аркасында даһи булган. Башкалардан аз беләм, дип уйлаганнар туктаусыз эзләнә, укый. Үзен физик яктан кешедән ким дип борчылган егет яки кыз физик камиллеккә ирешү өчен барысын да эшләргә тырыша: спорт белән шөгыльләнә, үзе өчен кулай күнегүләр эзләп таба.

    Дөрес, кимчелеклелек комплексының да төрлесе бар. Кайберәүләрне ул башкатыргыч, бәйләнчек уйлар белән интектерә. Андыйлар бу хәлдән ничек котылу турында уйламыйлар, башларын авыруга сабыштыралар. Бусы - чир. Бу очракта инде, һичшиксез, психиатр ярдәме кирәк була.

     

    ҺӘРБЕРСЕ ҮЗЕНЧӘ ЯРАТА

    «Өйдә торасым да килми. Әти мине бәләкәйдән аңламады. Мин рәхәтләнеп әтисез яшәргә риза. Аның бәйләнчеклегеннән туйдым. Әни дә әти яклы. «Атаң сине ярата, дөньяны ул алып бара, аңа каты бәрелмә, син бит үзең игелексез», - ди. Кайчакларда берсен дә күрәсем килми.»

    Бу - мәңгелек проблема, һәрбер ата-ана үз баласын үзенчә ярата, аңа бәхет тели, баласының да үзен шулай ук яратуын тели, шуны таләп итә. Тик алар беркайчан да бу теләкләренә ирешә алмыйлар. Ата-ана бала өчен күпме генә өзгәләнмәсен, бала кеше барыбер алар кебек үк өзгәләнә алмый. «Ана күңеле балада, бала күңеле далада» дигән әйтем юктан гына тумагандыр инде. Нишләтәсең, бу — буыннан буынга килә торган табигать кануны. Баштагы киңәшем — ата-аналар колагына: балаларыгыз сезне тиешенчә яратмыйлар дип аларга үпкәләмәгез, рәнҗемәгез. Вакыт җиткәч (үзләре әти-әни булгач), алар моны аңлаячак. Дөрес, мондый аңлашылмаучылык, киеренкелек бөтен гаиләләрдә дә булмый. Ә инде хат авторы яши торган микроклиматны ничек үзгәртергә? Теш дәвалау кабинетында тешне тиз генә суырып ташлап була, ә гаиләдәге бер көйләнгән тормышны алай тиз генә үзгәртеп булмый, аның өчен вакыт кирәк.

    Әгәр гаилә әгъзалары бер проблеманы бергә хәл итә алмыйлар, төрлесе төрле якка тарталар икән, анда тәртип тә, бер-береңә ихтирам да юк дигән сүз. Бөтенесен уртага салып сөйләшеп, бер-береңне аңларга тырышканда гына уңышка ирешеп була. Әйтик, ата кеше гаилә татулыгы өчен бармак та селкетми, үзе турында гына кайгыртуны таләп итә, баласы белән эчкерсез сөйләшүне белми икән, мондый гаиләдә аңлашу була аламы? Статистика күрсәткәнчә, ата-аналарның 20 проценты гына балаларының дусты, сердәше. Калган 80 проценты үзен хуҗа итеп кенә тота. Алар ашатучы, эчертүче, акыл бирүче, һәм, иң гаҗәбе, алар балаларыннан мәхәббәт, ихтирам көтә. Юк, тудырган, үстергән, ашаткан, киендергән өчен генә баланың мәхәббәтен яулап булмый. Киресенчә, кайбер гаиләләрдә әтисе әйбер алып баласын ул кадәр узындырмый да, әмма аның һәр күңел тирбәнешен тоя белә. Андый ата-анага балалар үзләреннән үзләре тартылалар.

     

    РУХЫҢ САФ БУЛСЫН

    «Әтием эчә. Кеше арасында аның өчен бик хурланам, үз-үземне кая куярга белмим. Әни мине, мин әнине жәллим. Аптырагач, аңа ияреп мәчеткә йөри башладым. Әмма анда да тынычлык тапмадым...»

    Димәк, син мәчеттә чын мәгънәсендә гыйлемле кешегә юлыкмагансың. Әгәр синең юлыңда фәлсәфи яктан тирән белемле, кешенең эчке дөньясын аңлый белә торган дин әһеле очраса, болай бәргәләнмәс, киресенчә, яралы күңелеңә дәва табар идең. Дин юлында да төрле кешеләр бар хәзер. Кызганыч, Аллаһе Тәгалә исеме белән сату итүчеләр, ягъни динем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүчеләр дә очрый. Намазын укый, мөселманча киенә дә мәчеткә йөри, әмма кылган гамәлләре, кешеләргә мөгамәләсе аның кальбен көзгедәй чагылдыра. Рухы саф, чиста булмаса.күпме генә гыйбадәт кылсаң да, бу — икейөзлелек, монафыйклык, коры косметика, тышкы кабык булып кала. Мәчеткә аяк баскан яшь кеше алдында менә шундыйлар очрамасын.

     

    ХӘЕРЧЕЛЕКТӘН КУРКУ —ЯСАЛМА КУРКУ

    «Әлекүптәнтүгелбарысыдаәйбәтиде. Берничә ай эчендә бөтен дөнья буталды. Хатыным, өч балам бар. Үзем төзелештә ташчы булып эшли идем. Икенче ай инде аягымны сындырып өйдә ятам. Идел буенда кечкенә генә йорт белән бакчабыз бар иде. Җәен анда ут чыгып, күршеләр йорты белән янып бетте. Әҗәткә акча алып, күршеләрне бәхилләттек. Ул акчаларны кайтарып бирергә җиһазлары белән фатирны сатсак та җитми хәзер. Балаларым булмаса, бу дөньяда бер көн дә яшәмәс идем...»

    Акчасыз калу — күпләр өчен фаҗига. Чынлыкта бу — кешенең билгесезлек белән очрашуы. Аны төрле кеше төрлечә кабул итә.

    Метафизик (яшәү белән үлем арасындагы халәт) күзлектән караганда, әлеге билгесезлек белән очрашкан кеше беттем, дип уйлый. Күп очракта бу үз-үзеңә кул салу, үлем белән тәмамлана. Андыйларда үз-үзен саклау инстинкты түбән, алар тирә-як мохиткә яраклаша алмыйлар.

    Психологик күзлектән караганда, билгесезлек бо-лай бәяләнә: «Әлбәттә, мин борчылам, әмма үлем турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Җитмәсә, әйбәтләп тотынсам, әле барысын да төзәтеп була.» Мондый кешеләр күңелендә өмет яши. Ә күтәренке рух — бу инде үзе үк башлангыч капитал.

    Матди күзлектән карап эш итүчеләр билгесезлекне бик җиңел хәл итәләр: «Ярар, бүген мин бик ярлы, ди. Ләкин киләчәктә, һичшиксез, хәл үзгәрәчәк».

    Психологик үзәк белгечләре үзләренә мөрәҗәгать итүчеләр арасында тикшеренү үткәргәннәр иде. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, һәр өченче кеше акчасызлык-тан курка. Клиентларга: «Тормышыгыздагы иң зур куркынычны нәрсә белән бәйлисез?» - дигән сорау бирелде. Җавап бирүчеләрнең 20 проценты боларны балачакта кичерелгән курку (өйдә ялгыз калу, урманда адашу һ.б.) белән, 8 проценты урамдагы сукбайлар, 4 проценты йорт-җирсез хайваннар белән бәйләде. Бик аз кешеләр генә билгесезлекне хәерчелек дип күз алдына китерә. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе: кешеләр хәерчелекнең үзеннән түгел, ә аның белән бәйле психологик кичерешләрдән куркалар. Ә хәерчелектән курку — ясалма курку. Әмма бу курку кайберәүләрне чынлап та сукбайга, хәерчегә, теләнчегә әйләндерергә мөмкин.

    Кешеләрнең чын бәлалары шунда ки, курку аркасында алар үзләренең чын мөмкинлекләрен оныталар. Ә бу мөмкинлекләр бәладән котылырга да, чарасызлыкны җиңәргә дә ярдәм итәр иде.

    Кешеләр шулай яралгандыр инде: аларга һәрвакыт нәрсәдер кирәк, нәрсәдер җитми. Теләкләр күбрәк булган саен газаплар да күбрәк була.

    Матди яктан караганда безнең барлык омтылышларыбыз да, соңгы максатыбыз да — акча. Ләкин бай булу ул әле бәхетле булу дигән сүз түгел. Моны бай булып караган кешеләр генә белә. Байлык үзе белән чиксез проблемалар, борчулар, уңайсызлыклар алып килә. Шуларның берсе — хәерчелектән курку.

    Ләкин хат авторының проблемасы бөтенләй башка. Авыр хәлгә ул тормыштагы объектив хәлләр аркасында тарган. Аңа бирергә мөмкин булган бердәнбер киңәш шул: бу дөньяга тугансың икән, ничек кенә авыр булмасын, яшәргә кирәк. Яшәргә һәм көрәшергә.

     

    КЫЗЫМ ИСӘН, ТИК МИНЕКЕ ТҮГЕЛ ХӘЗЕР

    « Кызым Наилә дүрт бала арасында иң юашы булды. Ягымлы да, тыңлаучан да иде. Кеше сүзенә бик карады. Вакытында кияүгә чыкмавына бик пошына иде. Кем булса да ярар, дип, бер исереккә чыкты. Аерылып кайтты. Бер юньле дусты юк иде. Гел каңгырап йөрде. Менә хәзер сектага йөри башлады. Христиан динен кабул иткән. Бер бүлмәле фатирда бер почмакта мин намаз укыйм, ул иконага карап гыйбадәт кыла. «Мин пәйгамбәр, мин Иисус янында», дип кенә җибәрә. Эшләгән акчасының күбесе тегеләргә китә. Сумкасы тулы китап, шуны сата. Ял көннәрендә диндәшләре өйгә җыела. Барысы да татарча сөйләшәләр, җырлашып утыралар, чукыналар, гыйбадәт кылалар. Бу хәлне мин бик авыр кичерәм.»

    Секталарга кемнәр эләгә? Иң әүвәл, психикасы бик үк сау булмаган, бик тиз ышанучан, чит йогынтыга җиңел бирешә торган кешеләр. Шулай ук рухи торгынлык кичерүчеләр, җәмгыятьтә үз урынын таба алмыйча каңгырып йөрүчеләр. Безнең бүгенге дөньябызда рәхимсезлек күп. Әйләнә-тирәдә үзен аңламауларыннан, дуслары юклыктан, комплекс, аралашу кытлыгы кичергән кеше өчен секта — бик шәп тозак инде ул. Берәр кайгы кичергән, күңелендә рухи җәрәхәт булган кеше анда бик тиз эләгә. Сектада аны башта сыныйлар (секта әгъзалары психологик алымнарны яхшы беләләр), төрле яклап аның характер үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Аннары аның ышанычын яулау чараларын күрәләр. Ниһаять, өйрәнеп җиткәч, аны үз максатларында файдалана башлыйлар. Кеше үзенең нинди тозакка эләгүен сизми дә кала. Сизгән очракта да аннан ычкынуы җиңел түгел. Шуңа күрә бу ана үзенең сүзе, ялвару-өндәүләре белән генә кызын дөрес юлга кертә алмаячак. Аңа Наиләне, һичшиксез, психиатрга алып барырга кирәк.

     

    ТӘМӘКЕНЕ НИЧЕК ТАШЛАРГА?

    «Мәктәптәукучыулымтәмәкетарта. Елый-ялвара торгач, мине жәлләп кенә булса кирәк, ташламакчы булган иде. Файдасы булмады. Сез берәр үтемле чара өйрәтмәссезме икән?»

    Әйе, бер башлагач, тәмәкене ташлау бик авыр. Ләкин һич тә булдыра алмаслык эш түгел. Моңа үзеңне әкренләп әзерләргә кирәк. Кеше нигә тәмәке тарта башлый соң? Димәк, аның күңеле тынычсыз, ул нәрсәгәдер борчыла, нәрсәдәндер канәгать түгел, аның неврозы бар. Аны борчый торган вакыйгалар узып киткәннән соң да ул тәмәкене ташлый алмый — ул зарарлы гадәткә аның организмы инде күнеккән була. Эшне нервларны тынычландырудан башларга кирәк, тынычландыргыч дарулар эчсәң дә зыян итмәс. Ит ризыкларын читкә куеп, сөт ризыклары, җиңелчә азык-төлек белән тукланырга кирәк. Тәмәкене каникул чорында — организм ял иткән чорда ташлау җиңелрәк. Күпме тәмәке тарту турында язып барып, көн саен берәрне киметә барырга мөмкин. Тартасы килгән минутларда көнбагыш ашап, кәнфит суырып юанырга була. Йоклар алдыннан ашамагыз, көндез күбрәк хәрәкәтләнегез.

    Рамиль Гарифуллин
    .
  • Рамиль Гарифуллин:
  • Клуб «донжуанов» (киносценарий)
  • Сон улыбкой на лице (трагикомедия в двух действиях)
  • Полёт над людьми психушки (психоаналитические рассказы, истории, миниэтюды, портреты)
  • Психология политического блефа
  • Книга кодирующая и излечивающая от алкоголизма (100 информационных кодов эффективно воздействующих на подсознание читателя, злоупотребляющего алкоголем, а также советы жёнам алкоголиков)
  • BOOK encoding & Curing Of alcohol dependence (154 encoding attitudes Effective influence on The Subconscious Curing of alcohol dependence Advice to relatives and friends)
  • Постмодернистская психология (введение в неклассическую психологию и нанопсихологию)
  • Энциклопедия блефа (манипуляционная психология и психотерапия)
  • Звёзды на приёме у психолога Рамиля Гарифуллина (Психоанализ знаменитых личностей)
  • На приёме у психолога Рамиля Гарифуллина (Стенограмма из кабинета психолога)
  • Научные статьи по психологии (статьи)
  • Иллюзионизм личности (Психология обмана, манипуляций, кодирования)
  • Непредсказуемая психология (О чём молчал психотерапевт?)
  • Психология креативности и искусства (учебное пособие)
  • Психологические рассчёты и просчёты нашего времени
  • Мордалы. Телеигра в ничто (Психотерапевтические истории, эссе, расследования)
  • Опасные психологические ловушки и культура катастрофы (Психология симулякров и блефа)
  • Кодирование личности от алкогольной и наркотической зависимости
  • Сиңа кем хуҗа?
  • Безнең заман чирләре
  • Сорагыз — җавап бирәбез
  • Психо-витаминкалар (стихи и эпиграммы)
  • Концепция психологических и психотерапевтических подходов к проблеме взяточничества и взяткомании в Республике Татарстан
  • Википедия как проблема национальной безопасности (Манифест о проблеме кибербезопасности Википедии)
  • Психотерапевтические этюды в стихах (Притчи и афоризмы)
  • Психопатология как модель при анализе неадекватного поведения США и проблемы мировой безопасности (статья)
  • История чувств о Казани (эссе)
  • Сценарий художественного фильма «Режиссер мозга»
  • Тайны казанского дворика (сборник рассказов)




  • ← назад   ↑ наверх