• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Рамиль Гарифуллин

    Безнең заман чирләре

    Төзүчесе: Л.Н.Гыймадиева

    Балаларны зарарлы гадәтләрдән саклау дәресләрен психотерапевт, психология фәннәре кандидаты Рамил Рәмзи улы ГАРИФУЛЛИН алып бара.

    Бу җыентык ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен кулланма буларак тәкъдим ителә. Анда «Сабантуй» газетасында урын алган язмалар файдаланылды.

     



    Без гаҗәеп заманда — автоматлаштырылган, ме-ханикалаштырылган, компьютерлаштырылган ... чорда яшибез. Тормышыбыз яхшырганнан яхшыра, уңайлан-ганнан-уңайлана бара, әмма шул ук вакытта өр-яңа проблемалар, моңарчы күрелмәгән аңлашылмаучылыклар, җайсызлыклар, беренче карашка хәл итеп булмастай тоелган проблемалар туа тора. Нигездә — кешенең психологиясенә бәйле проблемалар. Алардан ничек котылырга? Бер-береңнең күңелен яраламыйча гына кыен хәлләрдән ничек чыгарга?

     

    МИЛЛИ КИМСЕНҮ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, милли җыеннарда даими катнашучыларны өч төркемгә бүләргә мөмкин: кызык карап йөрүчеләр, маҗара эзләүчеләр, эчке киеренкелекләрен «иреккә» җибәрү максатында дау куптаручылар. Немец психологы Альфред Адлер шәхес үсешен хәрәкәткә китерүче көч итеп өстенлеккә, уңышка, камиллеккә омтылуны, уртак максатка ирешү өчен башка халыклар белән хезмәттәшлек итүгә әзер торуны исәпләде. Шулай булгач, әгәр шәхеснең активлыгын арттыруда ярдәм итсә, милли кимсенү хисен дәваларга кирәк микән? Әгәр ул чиргә әверелмәсә, билгеле, кирәк түгел. Әмма еш кына бу хис төрле авыруларга, канлы бәрелешләргә китерә. Кеше туктаусыз җәберсенү, кимсенү, изелү хисе кичерә, ул нормаль яши һәм эшли алмый башлый.

    Милли кимсенү хисенең шактый еш очрый торган чагылышы — кешенең үзенең фамилиясен үзгәртүе. Минем күзәтүемчә, бу Мәскәү татарлары арасында бик киң таралган. Ягъни алар исем-фамилияләрен я руслаштыралар, я европалаштыралар. Садыйков Садиковка, Сәгыйть Сашага, Муса Мишага әйләнә. Мондый хәл артист халкы арасында да күзәтелә. Артык тупас кебек тоелган татар фамилияләрен кайберәүләр ансат кына итеп яңгыравыклысына алыштырып куялар. Юкса, әгәр кешене чыннан да шәхес итеп таныйлар икән, аның нинди фамилия йөртүе әллә ни әһәмиятле түгел бит. Тагын шунысы да бар: исем — психологик күренеш, аңа «кагылу» язмышыңны үзгәртүгә китерергә дә мөмкин.

    Милли кимсенү хисе белән рус телле татарларның 89 проценты, ана телләрендә сөйләшүче татарларның 19 проценты «чирли». Татар егетләренең 74 проценты армия хезмәте вакытында милли җәберләнү кичергән, аларның 24 проценты үз милләтләрен яшергән. Бүген дә татар балаларының 29 проценты үз телләрендә сөйләшергә ояла. Хатын-кызлар милли кимсенү хисе белән 3 тапкырга кимрәк чирлиләр, чөнки алар тормышка җаваплырак карыйлар, күбрәк башка мәшәкатьләр белән яшиләр.

    Бәхеткә, өлкәнәя барган саен кеше мондый кимсенүнең тирәнрәк сәбәпләрен аңлый, аңа объектив бәя бирергә өйрәнә. Соңгы елларда Татарстанның бөтен дөньяга танылуы, аның абруе үсүе дә мондый чирдән котылуда уңай роль уйный, һәр хәлдә, без киләчәктә милли проблемалар үзләреннән-үзләре юкка чыгар дип ышанабыз, нык үсеш алган җәмгыятьтә андый нәрсәгә урын юк.

     

    «ЙОЛДЫЗ АВЫРУЫ» ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үсмерләрнең 80 проценты эстрада «йолдызлары»на мөкиббән, үзләре дә шулар үрнәгендә танылган кеше булырга хыялланалар. «Йолдыз авыруы» ның башы — әнә шуннан. «Йолдыз авыруы» еш кына кешенең шәхес буларак юкка чыгуына китерә, эчкечелек һәм наркоманиягә сәбәпче булып тора — ни аяныч, моның шулай икәнлегенә еш кына бик соң төшенәбез шул.

    Кеше башта үз-үзенә нинди дә булса максат куя. Бу вакытта үл әле үсештә була. Инде теләгенә ирешкәч, башкача тормышның мәгънәсен тапмый башлый. Уңыштан башы әйләнә, күңел бушлыгын әлеге дә баягы зарарлы гадәтләр белән тутырырга тотына.

    «Йолдыз»ларга иңәүвәл «танылу» чире йога. Имеш, урамда, җәмәгать урыннарында аны таныйлар, исемен телләреннән төшермиләр, димәк, кешеләр аны яраталар, ул аларга кирәк. Әмма бу — үз-үзеңне алдау. Сине кешеләрнең танып белүләре белән чын мәгънәсендәге танылу, кемгәдер кирәклек арасында бернинди дә уртаклык юк.

    Бу чиргә ешкына теледикторлар, популяр программаларны алып баручылар дучар була. Экранда әледән-әле күренгәләп торучы йөзләр, дөрестән дә, хәтердә әйбәт саклана. Арадагы «танылу чире»ннән интегүчеләргә түбән тәгәрәү өчен еш кына түбән культуралы кешеләр «ярдәм итә». Бер «акча капчыгы»ның болай дип мактанып торуын ишеткәнем бар: «Сез аны /мәгълүм теле-диктор турында әйтүе/ әлләкем дип уйлыйсызмы? Мең тәңкә өчен теләсә нинди йомышымны үтәргә әзер ул минем.»

    Телевидение — наркотик кебек. Телемания чире йоктырган «йолдызлар» эфирдан китсә, коточкыч күңел төшенкелегенә бирелә. Кире кайтырга мөмкинлек туу белән генә ул мондый халәтеннән арынырга мөмкин.

    Гомумән алганда, «йолдызлар» ике төрле — табигый һәм ясалма юллар белән барлыкка киләләр. Табигый юл дигәне аңлашыла: кеше табигый сәләте белән, башкаларның ярдәменнән башка үзенә үзе юл яра, дан-шөһрәт аңа шулай килә. Ә ясалма юл белән /нигездә акчага корылган, байлыкка сатып алынган, яисә үз-үзең не сату бәрабәренә ирешелгән дан «йолдыз» га әверел-дерелгәннәрнең язмышы гадәттә аеруча аяныч төгәлләнә.

    Киресенчә дә булырга мөмкин. Сәләтле, һәммә нәрсәгә җиңел ирешә торган, кече яшьтән гел макталып торган, үз-үзенә сокланып яшәгән кеше бер көн килеп үсештән туктый. Ә күренекле кешеләрдән көнләшеп, үз-үзеннән канәгать булмаганлыктан даими эзләнеп яшәүче, дөрестән дә, киләчәктә уңышларга ирешергә дә мөмкин.

    «Йолдыз» авыруы —- куркыныч чир. Әмма ул чирне булдырмый калу бары тик кешенең үзеннән генә тора.

     

    ГАЙБӘТ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Соңгы вакытларда әле тегендә, әле монда үз-үзләренә кул салучылар турында ишеткәләп торабыз. Бу — замана чире, кешеләрнең тулаем психикалары какшау торганнан-тора күбрәк күзәтелә. Әмма еш кына бу хәлгә әшәке телле, көнче, гайбәт сөйләүдән тәм табып яшәүчеләр дә сәбәпче була.

    Гайбәт — гади мәгълүмат ул, аңа бары тик бу мәгълүматны бозып күрсәтә торган эмоциональ төсмер генә өстәлә.

    Шундый бер күренешне күз алдына китереп карагыз әле: төрле катлау халык утырган корабль ерак сәяхәткә кузгалды, ди. Кешеләр күпмедер вакытка еракта — ярда калган дөньядан аерылдылар; аларга кызык түгел, күңелләре нинди дә булса яңалыкка сусый. Бу очракта команда ни эшли? Моннан торып кына бортка популяр артистларны чакырып китертә алмый бит инде. Ярыйсы гына шәп психолог булган капитан пассажирлар арасындагы киеренкелекне йомшартыр өчен гайбәт объекты булырдай парларны яллый. Аларга публиканы шаккаттырырга кирәк, дигән күрсәтмә бирелә. Әлеге «гашыйклар» сәяхәт дәвамында мәхәббәт, хыянәт, көнләшү, аерылышу... кебек, эшсезлектән тилмергән халык рәхәтләнеп күзәтерлек кыланышлар уйлап табалар.

    Курортларда, ял йортларында да шул ук хәл. Бер төрлелектән туйган халык, дөресме, түгелме, үзләре өчен гайбәт объектлары эзләп таба, ышанса-ышанмаса да шулар хакында рәхәтләнеп сөйли.

    Гайбәтче гадәттә бөтен нәрсәне үзе аша күрә: кемдер аңа караганда әйбәтрәк яши, шуңа күрә ул аның кире якларын эзләп табарга тырыша. Ягъни, гайбәт ярдәмендә кеше үзенең чынга ашмаган хыяллары өчен кемнән дә булса үч ала. Шул ук вакытта аларга карата кире реакция туып тора, гайбәтчеләр һич кенә дә әйбәтрәк яшәми. Ә тормыштан канәгать, зирәк, көнләшә белми торган кешеләр гайбәт сөйләми, моның ише юк-барга вакыт һәм көч сарыф итми. Гайбәтчеләр исә читләрне генә түгел, үз-үзләрен дә эчтән кимерәләр, психик авыруларга дучар ителәләр. Гайбәт тормышны гарипләндерә. Моңа юл куймас өчен кеше үз өстендә эшли белергә, гайбәткә юл куймаска өйрәнергә тиеш. Сүз белән җиңә, рухыгызны сындыра алалар икән, димәк, сез зәгыйфь ихтыярлы дигән сүз.

    Шунысы да бар: сезнең турыда гайбәт сөйлиләр икән, димәк, кайсы ягыгыз беләндер ул сөйләүчеләрдән өстен торасыз дигән сүз.

     

    МОГҖИЗА КӨТҮ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Статистик мәгълүматларга караганда, Яңа ел бәйрәме алдыннан авыручылар кими. Ни өчен дип уйлыйсыз?

    «Тизрәк Яңа ел җитсен иде инде, борчу-хәсрәтләр искесендә калыр иде», — дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы сезнең? Бай табын, күз явын алырлык бизәлгән бүлмәләр, бәйрәм рухы, күңелләрнең әллә кайларга омтылган мәле. Серлелек тә бар монда, ниндидер могҗиза, гайре табигый хәлләрнең барлыгына ышанырга теләү дә. Иллюзионистлар тамашасына да шул максаттан йөрибез бит - юк нәрсә икәнлеген белеп торабыз, ә ышанасыбыз килә. Чөнки кешегә нәкъ менә могҗиза көтү психологиясе хас. Яңа елны көткәндә дә шулай: имеш, менә-менә нәрсәдер үзгәрәчәк, нәрсәдер булачак. Яңа елны ничек каршыласаң, тоташ елың да шулай узачак, дигән ышану да шуннан килә. Шул ышану кешедә яшәргә дәрт уята, авыру-сырхаулар турында да вакытлыча оныттырып тора.

    Ә аннан соң... Чүплеккә чыгарып ташланган чыршылар, аяк астында уралучы, кирәге калмаган чуар тасмалар күңелләрдә моңсулык уяталар, чынга ашмаган хыялларны, акланмаган өметләрне яңарталар. Тормыштан гайрәт чигү башлана, авырулар көчәя. Әйе, Яңа елны көтү процессы рәхәт, әмма шул процесстагы өметләрнең акланмавы кешедә электән булган, бәйрәм рухы астында яшеренеп яткан чирләрне тагын да ныграк катлауландыралар. Шушы хәл булмас өчен безгә бер нәрсәне истә тотарга кирәк: могҗизаны Яңа ел алдыннан гына түгел, һәр көнне көтәргә, шуның белән тормышыңны мәгънәлерәк итә белергә кирәк. Элеккеге хыял-өметләрне дә юкка чыкты дип сызып ташламыйк, кеше тормышында ул өметләр беркайчан да сүнмәскә тиеш — юкса, яшәү мәгънәсе дә сүрелү куркынычы бар.

    Гомумән, нинди генә булса да бәйрәм якынлашканда алда искиткеч зур тауга менү көтелә дип уйламаска кирәк. Кечкенә генә рәхәт күтәрелеш кебек булсын ул. Юкса, биектән «егылып төшү» күпкә авыррак булачак. Яңа елдан соң хастаханәләрнең кисәктән тулып китүе менә шуның белән аңлатыла да.

    Бәйрәмнәрдән соң нерв авыруларыннан интегүчеләрнең күпләп барлыкка килүе кешенең Яңа елга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә кулланучы буларак кына каравы белән дә аңлатыла. Чыршы төбеннән үзегезгә бүләк эзләп азапланганчы, бу бәйрәмне бүтәннәргә яхшылык эшләү өчен файдалана белергә кирәк. Бүләк әзерләргә, тәбрик итәргә онытмаска... Почта бүлекчәләренең котлау открыткалары җибәрергә теләүчеләрдән тулып торган заманнарны искә төшерегез. Хәзер ник алай түгел? Чөнки без бөтенебез дә хәзер кулланучыларга әйләнеп беттек.

    Могҗиза көтү, серлелеккә омтылу һәркемгә хас, чөнки без — кешеләр. Әйдәгез, ул могҗизаларны үзебез тудырыйк, әйләнә-тирәдәгеләребезне төрледән-төрле бәйрәмнәр белән куандырып торыйк.

     

    АЗАРТ ҺӘМ АФЕРИЗМ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Мәскәү вокзалларында читтән килгән йөзәрләгән кеше төрле аферистлар тырнагына килеп каба. Поезд көткәндә вакытны тизрәк үткәрү өчен, дигән булып, отышлы уен «бригадалары» пассажирларга үзләренең «уникаль» хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Халык тиз ышану-чан. Әгәр дә аңа нибары йөз сумга «SONY» магнитофоны тәкъдим итсәләр, бигрәк тә (уенда катнашу өчен беренче взнос шулкадәр тора). Икеләнеп торучы кунак «бөек алдакчы» кулына килеп эләккәнен сизми дә кала. Бервакыт шундый уенда бер ир белән хатын кыйммәтле телевизор отты, өстәвенә, ничәдер мең сумны кесәләренә дә салып куйдылар. Күктән төшкән бәхеттән күзләрендә яшь җемелдәде тегеләрнең. Оттырган кешегә сөенчегә дип коньяк сатып алып бирделәр, анысын да жәлләмәделәр. Берничә сәгатьтән шул урынга кабат килсәм, теге ир белән хатын тагын шунда бутала. Шул ук нәрсә кабатланды - башта видеомагнитофон оттылар, аннары - күз яшьләре, аннары - коньяк... Шулай да берникадәр вакыттан соң миңа бу бәхетле пар белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Алар чынлап та ир белән хатын икән. Вокзалдагы афера белән икенче ел шөгыльләнәләр, аларның иминлеге өчен «бригадир» җавап бирә. Шулай да үзебезгә дә бик сак эш итәргә кирәк, диделәр алар. «Сезгә шулкадәр ышаныч белдергән кешеләрне салкын кан белән алдап кайтарып җибәргәннән соң ничек тыныч кына ятып йокларга була?» - дигән соравыма алар болайрак җавап бирделәр: баштарак вөҗдан газабы кичерә торган булганнар. Соңыннан «бригадир» аларны вокзал халкын талауның гөнаһ түгеллегенә, монда нигездә акчалары җиңел кәсеп белән табылганнар уйный икәнлегенә ышандырган, «уен»га гадәти эш урынына йөргән кебек килергә кирәк, дип өйрәткән. Наталья фикеренчә, аферистлар ул кадәр үк намуссыз түгел. Кешеләрне алдый башлаганчы бер стакан шәрап эчеп куйсаң, үкенечле уйлар күңелдән китеп тора, вөҗдан газабы да ул кадәр җәфаламый, ди ул. Әмма шул рәвешчә эчкечелеккә чыкканнар да байтак икән. Күпләр болайрак фикер йөртә: бераз акча туплыйм да, китәм, аннары гөнаһларымны юа башлыйм, ди. Әмма бу болганчык сазлыктан ансат кына котылып булмый икәнлеген соңрак төшенәләр алар. Ул баткаклык сине суырганнан суыра бара. Аннары инде ике генә юл кала: я төрмәгә эләгәсең, я «бригадир» тырнагына килеп кабасың.

     

    АЛДАНУ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Күзәткәнегез бармы икән - төрле аферистлар тарафыннан бер үк кешеләр алдана. Андыйлар гадәттә һәр нәрсәгә тиз ышанучан, артык хискә бирелүчән була, алар белән идарә итү һәркемгә җиңел бирелә.

    Статистик мәгълүматларга караганда, халыкның якынча 12 проценты әнә шундый җиңел алданучылар булып исәпләнә, алар арасында хатын-кызлар ирләргә караганда 2 процентка күбрәк. Урамдагы теләсә кайсы 200 кешенең 20се, әгәр яңгыравыклы фирма исемен атыйлар икән, үзенә тәкъдим ителгән товарны, кирәге булмаса да, һич икеләнүсез сатып ала, яисә зур акчалар түгеп, мәгънәсез хезмәт күрсәтүдән файдалана.

    Андыйларга нинди киңәш бирергә соң? Могҗизалар кырындагы Буратино хәлендә калмас өчен, реклама акцияләрендә, отышлы уеннарда, һәм шуның ише башка нәрсәләрдә беркайчан да катнашмаска; акча белән бәйләнешле мөһим мәсьәләләрне ялгыз гына хәл итмәскә. Андый вакытта янәшәгездә салкын акыллы кеше булса, аның фикеренә колак салыгыз, һәр хәлдә, ул сезне ялгыш адым ясаудан тоткарлап калачак.

    Тәэсир итү көченең күп төрле формаларын үзләштергән оста манипуляторлар (алар нигездә тәҗрибәле психологлар була) ул 12 процент белән генә чикләнеп калмыйлар. Мәсәлән, нинди дә булса популяр фирма исемен атап, «бу продукция һәммә кешегә дә җитми, шуңа күрә гадәти кибетләргә чыгарылмый», - дип, аны тәкъдим итү тантанасына үзең белән паспортыңны алып һәм ирең (хатының) белән генә килергә тиешлегеңне, номерлар сугылган махсус исемлек буенча гына чакырылачагыңны белдерәләр. Мондыйларга «салкын акыллы» дигәннәребез дә килеп кабарга, кабалалы килешүләргә кул куеп, соңыннан бик зур суммалар түләргә мәҗбүр булырга мөмкин. Мәсьәлә шунда ки, манипуляторлар һәм аларның «клиентлары» тигезсез шартларда эш итәләр. Бу шахмат уены кебек — кемнең әзерлеге күбрәк, шул җиңә. Афераны оештыручы моңа алдан әзерләнгән була инде, «клиент»ка исә эш барышында төшенеп өлгерергә кирәк. Хәтта зур аналитик сәләткә ия булган кеше дә кисәктән өстенә ишелеп төшкән мәгълүматны тиз генә «эшкәртергә» өлгерә алмый. Шуңа күрә үзләре кул куйган кәгазьнең ни турында икәнлеген эш узгач кына аңлап ала.

    Манипуляторларга каршы торырга ничек өйрәнергә? Сезгә эмоциональ яктан түбәндәгечә басым ясарга тырышалар икән, димәк, алар — аферистлар, андыйлар-ны һич икеләнми читләтеп үтегез:

    — Сезне артык көч сарыф итмичә бик тиз генә зур байлыкка ия булачаксыз, дип ышандыралар (почта аша затлы конвертка салынган хатлар алганыгыз бармы сезнең? Ул хатларда гадәттә сезнең ниндидер конкурста җиңүегез, чагыштырмача бик аз гына акча бәрабәренә зур сумма алачагыгызга ышандырмакчы булалар. Ни өчен нәкъ менә сезне сайлап алганнар — бу сорау үзе үк сездә шик тудырырга тиеш).

    — Сезне бөтен авыруларыгыздан да терелтергә вәгъдә бирәләр (ни өчен бу бөек дәвалаучыны дөнья белми, ник ул клиентларын белдерү аша эзли?)

    — Үзләрен ихлас итеп күрсәтү өчен аферист фирмалар еш кына «югарыдагылар»ны катнаштыралар. Мәсәлән, «Без Мәскәү хакимияте белән берлектә эшлибез», «Бездә фәлән-фәлән атаклы кешеләр дәваланып чыкты» һ.б. Дөреслектә бу кешеләрнең әлеге фирма хакында ишеткәннәре дә булмый.

    — Нинди дә булса отышлы уенда катнашырга өндәгән, зур мөһер сугылган бизәкле сертификатларга да ышанмагыз, алар бер нинди юридик көчкә ия булмаган матур кәгазьләр генә, андыйларны хәзер компьютерда теләсә кайсы бала ясап куя ала.

    Үзегезнең җиңел алдана торган кешеме, юкмы икәнлегегезне беләсегез килсә, түбәндәге сорауларга дөрес итеп җавап бирегез:

    — Урамнан барганда чегәннәр, төрле дини секта вәкилләре сезгә «ябышучан»мы?

    — Иң беренче чиратта сез кайсын эшлисез: бүтәннәр үтенечен канәгатьләндерәсезме, әллә үзегезгә кирәкне хәл итәсезме?

    — Чит кеше борчуын һәрчак кайгыртып яшисезме?

    — Сезне «шәфкатьле кеше» дип атыйлармы?

    — Тирә-юнегездә ниләр барганлыгын сизмәс дәрәҗәгә җиткәнче яңа идеяләр эченә кереп чума аласызмы?

    — Сез иҗади кешеме?

    Әгәр дә күпчелек сорауга «әйе» дип җавап бирәсез икән, сак булыгыз — сез әнә шул җиңел алданучылар рәтенә керәсез.

     

    РЕКЛАМА ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Без хәзерге заман рекламаларының кешенең аңына һәм инстинктив күзаллавына ничек тәэсир итүе хакында социологик тикшеренүләр үткәрдек. Шул нәрсә ачыкланды: күпчелек фикеренчә, телевидениедә реклама роликларының эчтәлегеннән рухи ихтыяҗ, музыкаль бизәлеш акрынлап юкка чыга бара. Аларны зәвыксыз, тупас, кай-чакта хәтта затсыз сюжетлар алыштырды. Халык реклама сюжетларының әйбәт кинофильм барышында эфирга кисәктән килеп керүеннән зарлана. Бүгенге те-летамашачы «реклама» дигән монстр алдында көчсез, ул аны теләсә-теләмәсә дә мәҗбүри карап утырырга дучар ителгән.

    Югыйсә, дәүләт телевидениесе дәүләт хисабына яшәргә тиеш. Ә без аның реклама хисабына көн күрүен, рекламаның барлык программага диярлек үтеп кергәнлеген күреп торабыз. Телетамашачы тапшыруга кемнәрнең һәм ни өчен чакырылган булуын да хәзер яхшы аңлый. Артистлар да үзләренең клипларын экраннарга чыгарту өчен аз акча түкмәгәнлекләрен сөйләп торалар. Телевидениенең шушы рәвешле коммерцияләнүе тапшыруларның рухи һәм сәнгати дәрәҗәсен күтәрә аламы? Юк, билгеле. Иң аянычы шул — бу рекламаларда халыкны ялгыш фикергә этәрә торган, ачыктан-ачык алдашуга корылган алымнар кулланыла. Берничә мең кеше катнашында үткәрелгән социологик күзәтүләр телеэкраннардан рекламалана торган товарларның һич кенә дә анда тәкъдим ителгәнчә югары сыйфатка ия түгел икәнлеген күрсәтте. Рецептсыз гына сатып алырга мөмкин булган даруларны рекламалау аеруча куркыныч. Табиб буларак мин шундый киңәш бирер идем: организмыгыз күнеккән дарулар кулланудан да яхшысы юк. Иң куркынычы тагын шул: кайбер аптекаларда рекламаланучы даруга охшатып ясалган ялган препаратлар тәкъдим итә башладылар. Акча коллыгына төшкән бәндәләр бернинди гөнаһтан да курыкмыйлар шул.

    Рекламаның киләчәге нинди? Төрле МММнар, сәясәтчеләр, кашпировскийлар, чумаклар белән ахмакка чыгарылып беткән халыкны инде ансат кына алдап булмаячак. Ә реклама — төшемле эш, телевидение аннан баш тарта алмаячак. Шуңа күрә реклама хезмәтенә тагын да күренеклерәк шәхесләрне, тагын да акыллырак галимнәрне тартачаклар. Алар риза булачаклар — һәркемнең ашыйсы килә бит!

    Шуңа күрә рекламаның «сыйфаты» алга таба безне тагын да ныграк «куандырыр» әле...

     

    МАШИНА ЙӨРТҮЧЕНЕҢ ЮХИДИ ИНСПЕКТОРЫ БЕЛӘН АРАЛАШУЫ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Машина йөртүчеләрнең иң зур күпчелеге юл-пат-руль хезмәткәрләре белән очрашмас өчен бөтенесен дә эшләргә әзер тора. Статистик мәгълүматларга караганда, аларның42 проценты ЮХИДИ инспекторлары белән аралашканда гына түгел, алар белән очрашу ихтима-лыннан да (юкса, әле очрашып карамаган!) курку хисе кичерә. 31 проценты юл хәрәкәте кагыйдәләрен башка машина йөртүчеләр бозуыннан җәфалана. Юкса, бу саннар киресенчә булырга тиеш кебек иде. Ни өчен авто-сөючеләр белән инспекторлар арасында шундый каршылыклар яши? Алардан ничек котылырга?

    Бу, иң беренче чиратта, культура дәрәҗәсенең түбән булуыннан килә. Юл-патруль хезмәткәре белән бер тапкыр да очрашып карамаган машина йөртүче дә аның турында тискәре фикердә тора. Чөнки аның аңына башкалар тарафыннан инспекторның машинаны җәза бирү максатыннан гына туктатуы, вак-төяккә бәйләнүчән һәм ришвәт яратучан икәнлеге турында күрсәтмә салынган. Аның иң беренче чиратта тәртип сакчысы булуы турында ул фикер йөртә алмый.

    Олы юлга чыккач, машина йөртүчеләрнең үзара теләктәшлегенә исең китәр: каршыга килүче автомобиль «күзләр»ен чел-челт йомып ала икән, димәк, алда юл-патруль хезмәткәрләре бар, дигән сүз. Шоферлар шулай бер-берсен кисәтәләр, «гаишниклар» белән очрашкач булачак күңелсезлекләрдән саклыйлар. Ә Көнбатышта хәл бөтенләй башкача икән: бер шофер икенчесенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын яисә юлга тәрәзәсеннән чүп ыргытуын күрсә, шунда ук тиешле органнарга җиткерә. Болар моны бер-береңне сату дип исәпләмиләр дә. Аннары анда полиция хезмәткәре белән машина йөртүче арасында сүз көрәштерү бөтенләй юк: тиешле кәгазьләр тутырыла, штраф салына, каршы килеп маташуның бернинди файдасы булмаячагын һәркем яхшы белә.

    Бездә, киресенчә, һәр ике як өчен дә бер-берсенә басым ясарга мөмкинчелек калдырылган. Инспектор туктатуга, машина йөртүче әле кабинасыннан чыкканчы ук аңа ничек тәэсир итәргә икәнлеге турында уйлап куя. Акчасыз бер мескен булып күренергәме, зур бер башлыкмы, әллә бик нык ашыгыч эше булган эшлекле кеше булыпмы? Инспекторның кайсы төбәктән икәнлеген белеп алып, аның якташы булып кыланыргамы? Үзем дә элек милициядә эшләдем, дип, аның хәленә кергән булып сөйләшергәме? Минем бер танышым шактый еллар дәвамында машина йөртә, үзенең бер тапкыр да штрафка тартылганы юк, чатта торучы инспекторларга да нәфрәтләнеп карамый. Үзенең өсте-башы чиста-пөхтә, йөзе мөлаем. Инспектор туктатса, тиргәнми-сукранмый, аның хәленә кереп сөйләшә, мактап җибәрә, җаен китереп, берәр кызыклы вакыйга турында сөйләп ала. Мондый мөнәсәбәттән инспектор да йомшара.

    Ә бит инспектор — нәкъ безнең кебек үк кеше. Йөзәрләгән машина үтә аның каршыннан, бер көн эчендә генә дә ул дистәләгән тәртип бозучы белән сөйләшә, аларның һәркайсы штраф түләмәс өчен аңа нинди генә төрдәге психологик басым ясамый! Аңа үзен ничек тотарга, «баш авыртулар»сыз гына штрафны ничек түләтергә? Мәсәлән, контраст ысулын кулланырга мөмкин: мин синнән биш йөз сум алырга тиеш идем, хәерле булсын, йөз сумлык кына штраф язам... Яисә мин-минлегенә сугарга: нинди шәп машинада йөрисең, шул кеп-кечкенә штраф түләргә авырсынасың... Шулай да үзеңнең хаклыгыңа ышанасың икән, тынычрак һәм ышанычлырак булсын өчен машина йөртүчегә финанс планын үтәү чарасы итеп түгел, шәхес итеп карарга киңәш итәр идем.

     

    ФАНАТИЗМ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Фанатизм ул нинди дә булса ышануларга, карашларга соң чиккә җитеп бирелгәнлек, башка төрле фикерләр белән кискен төстә исәпләшмәүчәнлек. Безнең мәгълүматлар буенча халыкның 10-15 процентына фанатизм хас.

    Кешелек барлыкка килгәннән бирле жрецлар, сәясәтчеләр һәм башка төр «шаманнар» бүтәннәрне үз ихтыярларына буйсындыруның төрледән-төрле ысулларын уйлап таба торганнар. Фанатиклар - шундыйлар тарафыннан буйсындырылган кешеләр. Аерым шәхесләр тик торганнан гына фанат булып китмиләр, рухи манипуляция ясарга сәләтле кеше аның инстинктив аңына тәэсир ясый, үзенчә фикер йөртергә этәрә. Фанатизм ул кешене «бүтән үлчәнеш»тә яшәтә торган халәт.Тарихка гына күз салыгыз: бөек идеологлар булып исәпләнгән Гитлер, Распутин миллионнарча халык массаларын марионеткаларга әйләндерделәр. Чынлыкта аларның үзләренең дә төрле психик авырулардан интеккән булулары хәзер һәркемгә мәгълүм.

    Башкалар сүзенә һичбер каршылыксыз колак сала, гипнозга ансат бирелә, һәр нәрсәгә тиз ышана, күбрәк акыл белән түгел, хис белән яши торган кешеләрне фа-натка әйләндерү җиңелрәк. Әмма бер көн килә — аның күзе ачыла, ул элеккеге халәтенә кайтырга тели, ләкин өстендәге авыр йөкне ансат кына алып ташлый алмый, анда депрессия башлана. Казандагы психологик үзәккә ай саен кимендә ике-өч нинди дә булса секта корбаны булган авыру китерелә. Аларның фанатизмы инде соң чиккә җиткән, ул аны психик авыруга әйләндергән була. Андый пациентларның гарипләндерелгән психикасын тәртипкә китерү — бүгенге көннең иң кискен проблемаларыннан исәпләнә.

    Әмма моны табигый фанатизм белән бутарга кирәкми — ул күпләргә хас, анысын кешенең нәрсә белән дә булса мавыгуы дип атарга була.

    Әгәр инде сез гипнозга җиңел биреләсез, өшке-релгән суның файдасын сизәсез, һәркем сүзенә ышану-чан булуыгыз аркасында тиз алданасыз икән, димәк, сезгә манипулятор йогынтысыннан сак булырга кирәк дигән сүз.

     

    ҖИНАЯТЬЧЕЛ ОЕШМАЛАР ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Соңгы вакытта Америка психологлары баш вата: бүгенге Россия нәрсә ул? Бик озак вакыт бөтен илне бердәм идеология берләштерде: пионерия, комсомол, профсоюз һ.б. Ә бүген әллә никадәр мәгълүмат кыры барлыкка килде: әллә ничә төрле фикер, әллә ничә президент, иң аянычы — кемгә ышанырга икәнлеген берәү дә белми.

    Әле күптән түгел генә халык телевидениегә ышана иде, экраннар аша җиткерелгән сүзләргә шикләнеп карарга мөмкиндер дигән уй беркемнең дә башына килмәде. Хәзер исә аның кыен хәлләрдә калдырырга, алдашырга, ил идеологиясен белдерми генә түгел, хәтта халыкның агрессив реакциясен тудырырга да сәләтле икәне берәүгә дә сер түгел.

    Иркенлек алгач, җәмгыятьтә яңа социаль төркемнәр күренә башлады. Беренче планга акча «коючылар» чыкты, аларны күпләр «мафия» дип атап йөртә. Әмма алар-ның һәммәсен дә җинаятьчел төркемнәргә кайтарып калдырырга кирәкми. «Эшлекле мафия», мәсәлән, бизнес дөньясында ялгыз югалып калмас өчен төркемнәргә берләшкән кешеләрдән тора. «Җинаятьчел мафия» исә дәүләт законнары белән исәпләшкән очракта гына эш-леклегә әйләнә ала. Ләкин бу бик сирәк очрый торган хәл, чөнки анда катнашучылар нигездә җинаять дөньясыннан килгән кешеләр, башкаларны үзләренә буйсындыру өчен җинаятьчел үткәннәре тәҗрибәсен файдаланалар: хезмәттәшләрен «энә»гә утырталар, яшьләрне зомбилаштыралар, ягъни үзләренең пычрак эшләре өчен хезмәтчеләр тәрбиялиләр. Күп очракта кешеләр җинаятьчел төркемнәргә кушылып китүен сизми дә калалар. Бүген күпләр дингә мөрәҗәгать итә, әмма хәтта бу өлкәне дә җинаятьчел төркемнәр басып ала башлады. Соңгы вакытта акча эшләүгә юнәлтелгән төрле секталар барлыкка килде. Көнбатыштан дин әһеле битлеге астында илебезгә үтеп кереп, «рухи бизнес» белән табыш алып яшәүчеләр күбәйде. Гадәттә андый оешмаларга үз ихтыярлары белән барып кермиләр, аларның «идеологлары, зәгыйфь ихтыярлы кешеләрне өйрәнеп, аларга гипнотик тәэсир ясыйлар. Дөньядагы барлык халыкның 26 проценты әнә шундый куркыныч астында яши дип исәпләнә (шуның 20 проценты — хатын-кызлар). Бу — һәр дүрт кешенең берсе дигән сүз. Күңелдә халык массаларының хәерчеләнә баруы бу процентны тагын да арттырмагае, яшәү чыганагы эзләп, кешеләр мондый секталарга тагын да күбрәк тартылмагае, дигән шөбһә туа. Аннары инде әлеге баткаклыктан чыгуы бик авыр булачак. Әйе, бу катлаулы дөньяда югалып калмау бик авыр. Аферист кулындагы уенчыкка әйләнмәс өчен чын Кеше булып кала белүең кирәк.

     

    ФИНАНС РЕФЛЕКСЫ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    «Мине бай абзыйлар гына кызыксындыра. Шундый кешегә генә кияүгә чыгачакмын. Акчасыз егетне ир кешегә дә санамыйм...»

    17 яшьлек күршем менә шулай фикер йөртә. Аның өчен егет кешенең төс-кыяфәте, холкы, җәмгыятьтә тоткан урыны берни дә түгел, кесәсе генә калын булсын. Мондый кызлар гаиләдә үк «мин-сиңа, син-миңа» принцибында тәрбияләнә. Андыйлар гадәттә неврастениядән җәфалана, күз тоткан кешеләре ни сәбәптән дә булса байлыкларын җуйса, бу чирләре тагын да ныграк катлаулана.

    Шәһәр автобусларының берсендә шофер пассажирлар акча сала торган тартма янына Коръән китабы куйган. «Акча — пычрак нәрсә, — ди ул. — Шуңа күрә кичкә таба үземне начар хис итәм. Акча янында изге китап ятканда үземне тынычрак сизәм».

    Безнең Үзәк халыкка: «Хәерчелек яшәргә комачаулыймы?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Катнашучыларның барысы да «әйе» дип җавап бирсә дә, 60 проценты «тере» акчаны яратмауларын белдерде. Алар акча — явызлык, аннан тизрәк котылырга кирәк (ягъни, кулланылышка кертергә), дип фикер йөртәләр.

    Кешенең акчаны кая һәм ничек салып куюына карап та аның холкын билгеләргә мөмкин. Йомарлап, төрле кесәләренә тыга икән, аның өчен акчаның кадере юк, ул тормышка да җиңел карый. Әгәр пөхтәләп тиешле урынга урнаштырса, ул — исәп-хисап ярата торган төгәл кеше. Акча янчыгы да йөртми, кесәләре дә буш булган кешеләр дә бар. Ләкин алар хәерче түгел, киресенчә, зур байлыкка ия, алар өчен исәп-хисапны якыннары алып бара.

    Безгә бирелгән җавап авторларының 16 проценты гына үзләрендәге акчаның төгәл суммасын әйтә алуларын белдерде. Дустыңны югалтасың килсә, бурычка акча биреп тор, дигән фикердә торучылар да бар. Җавап бирүчеләрнең 87 проценты бурычка алырга тели, ләкин бирүче юк. Шул кадәр үк кеше бурычка биреп тору үзеңә зыян сала дип исәпли. 84 проценты бурычка акчасы бул-маганлыктан бирми, 24 проценты яхшы танышларына бирергә риза — ләкин күпмедер процент белән. 70 проценты хәтта иң якын кешеләренә дә бирми, үзе дә алмый, чөнки бу үзара мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерә, дип саный. Ә «яңа урыслар» дип аталган яңа катламның 60 проценттан артыграгы баегач һич тә бәхетлерәк була алмаганнарын белдерде.

    Ни аяныч, бүгенге көндә финанс мәсьәләләре иң якын кешеләр арасында да үзара мөнәсәбәтләрне көйләүче төп факторга әйләнде.

     

    ТЕРРОРЧЫЛЫК ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Безнең карашыбызча, хәзерге заманда террорчылык узган гасырлардагысыннан нык аерыла. Бүген ул төгәл бер максатка юнәлдерелгән, башлыча чәчәк атучы прагматик Көнбатыш белән социаль тетрәнүләр кичерүче Көнчыгыш белән ике арадагы каршылыкларга нигезләнгән. Россия исә шул каршылыкның чиктәш зонасы булып тора. Гаять зур сәяси һәм икътисади мәнфәгатьләр кискенләшкәч, террорчылык Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы сугышның яшерен формасына әйләнде. Аны тормышка ашыручылар кайвакыт террорчылык актларының бу катлаулы мөнәсәбәтләрдә нинди роль уйнавын аңлап та җиткермиләр, чөнки төрле идеология (милли, дини, хәрби) белән аңнары томаланган була. Аларны түбәндәге төркемнәргә бүләргә мөмкин:

    1. Финанс ягын гына кайгыртучы прагматиклар. Матди хәл начарланган саен андыйларның саны арта барачак.

    2. Җәмгыять алдында чыгыш ясаучы актерлар. Террорчылык актларын матбугат чараларында яктыртуны туктатсалар, аларның террорга катнашу теләге бетәчәк.

    3. һәлак булган якыннары өчен үч алучылар.

    4. Нәрсәгә дә булса (наркотикларга, бурычларына, җитәкчеләргә һ.б.) бәйле кешеләр.

    5. Милли патриотлар (дини шәхесләр).

    6. Агрессив кешеләр (сәбәпсез террорчылар).

    7. «Халык мафиягә каршы» тибындагы хәрәкәт активистлары.

    Шул рәвешчә, террорчылык актын оештыручылар аны башкаручыларның теләсә-кайсы төрен сайлап ала алалар.

    Заложниклар, куып алып кителгән автобуслар, метроларда, вокзалларда табылган шартлаткыч матдәләр турындагы хәбәрләрне кайвакыт без үзебезнең тирәдә була алмый торган хәлләр кебек кабул итәбез. Әмма уяулыкны җуярга ярамый — безнең арада да террорчылар барлыкка килергә бик мөмкин.

    Манипуляторлар кулына ансат килеп эләгә торган зәгыйфь ихтыярлы кешеләр генә түгел, хакимлек итәргә яратып та теләгенә ирешә алмаганнар да террорчы булып китәргә мөмкин. Бу кешенең акылыннан, психологик яктан ни дәрәҗәдә сәламәт булуыннан, шулай ук илдәге сәяси хәлдән тора.

    Террорчы булып тумыйлар. Мәктәптә укучы бәләкәй сугыш чукмарлары (аларның һичбер сәбәпсезгә дә куллары кычыта), урамда барганда: «Ник миңа ямьсез итеп карадың?» дип әтәчләнеп, ызгыш эзләп йөрүче егетләр (андыйларга авыру кешегә карагандай карарга, вакланмаска, читтәрәк йөрергә тырышырга кирәк), көннәр буе компьютер артында утыручы балалар (аларның тереклек дөньясына тартылу хисе кими) бездә борчылу тудыра, чөнки менә нәкъ шундыйларның киләчәктә террорчы булып китү куркынычы зуррак.

    Террор — бөтен планетаныкы гына түгел, һәр аерым кешенең дә «баш авыртуы» ул.

     

    ВАКЫТНЫ КАБУЛ ИТҮ ПСИХОЛОГИЯСЕ

    Беренче карашка гаҗәп тоелса да, вакытны еч төрле категориягә бүләргә мөмкин: астрономик, биологик, психологик.

    Әгәр кеше бик күп мәгълүмат агышы эчендә яши икән, аның өчен психологик вакыт барышы акрыная. Балачак шуңа да озаграк тоела. Үсә барган саен кеше бетен нәрсәне дә үзенә сеңдерә барырга иренә башлый, шуңа күрә вакыт та тизрәк уза кебек тоела. Әгәр инде бер генә нәрсә турында уйлап, бер генә төрле нәрсә белән шөгыльләнәсең икән, гомереңнең узганын бөтенләй сизми каласың.

    Кайчакта: «Бүген көн бигрәк озын булды», — дип уйлаганыгыз бармы сезнең? Димәк, ул көнне сезнең тормышта күп төрле вакыйгалар булган, сез күп нәрсәләр эшләргә өлгергәнсез. Кеше тоткынлыкта булса, яисә башына хәсрәт төшсә, аның өчен вакыт коточкыч акрын уза — «акрынлык»ны «озынлык» белән бутарга кирәкми. Кайберәүләр вакытны үзләре ашыктыра: андыйлар бүгенге көн белән түгел, киләчәккә яңадан-яңа, кайчак тормышка ашмас планнар корып яшиләр.

    Без үзебезнең пациентларга: «Элеккеге елларга караганда сезнең өчен вакыт ничә тапкыр кызурак уза кебек тоела?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 10 яшьтән 20 яшькә кадәргеләр 1,2 тапкыр дип, 20-30 яшьлекләр — 1,5 тапкыр, 30-40 яшьтәгеләр 2 тапкырга кызурак, дип җавап бирделәр. Ә 40-50 яшьлекләр гомер 4-5 тапкыр тизрәк уза башлады, дип белдерделәр. Ә бит вакыт тиз уза дип офтанып гомер уздыручылар тизрәк картая да.

    Үзегез белән менә мондый тәҗрибә үткәреп карагыз әле: сәгатегездәге секундомерны көйләп куегыз да, күзегезне йомыгыз, өч минут үтте дип уйлагач, ачып, вакытны тикшерегез. Әле бер минут, минут ярым гына үткән булса, димәк, сезнең өчен вакыт кирәгеннән артык тиз уза, нерв системагыз тынычсыз дигән сүз. Циферблатка өч минуттан артыграк вакыт узгач карасагыз, димәк, киресенчә, сез артык тыныч кеше дигән сүз. Төгәл өч минуттан карыйсыз икән, сез — вакытны төгәл сиземли һәм эшне дөрес планлаштыра торган пунктуаль кеше.

    Психологлар айга бер генә көн булса да сәгатьсез яшәргә киңәш итәләр. Бусы — вакытны җиткерә алмаудан җәфаланмас өчен. «Бәхетлеләр сәгатькә карамый», дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер инде!

     

     

    Рамиль Гарифуллин
    .
  • Рамиль Гарифуллин:
  • Клуб «донжуанов» (киносценарий)
  • Сон улыбкой на лице (трагикомедия в двух действиях)
  • Полёт над людьми психушки (психоаналитические рассказы, истории, миниэтюды, портреты)
  • Психология политического блефа
  • Книга кодирующая и излечивающая от алкоголизма (100 информационных кодов эффективно воздействующих на подсознание читателя, злоупотребляющего алкоголем, а также советы жёнам алкоголиков)
  • BOOK encoding & Curing Of alcohol dependence (154 encoding attitudes Effective influence on The Subconscious Curing of alcohol dependence Advice to relatives and friends)
  • Постмодернистская психология (введение в неклассическую психологию и нанопсихологию)
  • Энциклопедия блефа (манипуляционная психология и психотерапия)
  • Звёзды на приёме у психолога Рамиля Гарифуллина (Психоанализ знаменитых личностей)
  • На приёме у психолога Рамиля Гарифуллина (Стенограмма из кабинета психолога)
  • Научные статьи по психологии (статьи)
  • Иллюзионизм личности (Психология обмана, манипуляций, кодирования)
  • Непредсказуемая психология (О чём молчал психотерапевт?)
  • Психология креативности и искусства (учебное пособие)
  • Психологические рассчёты и просчёты нашего времени
  • Мордалы. Телеигра в ничто (Психотерапевтические истории, эссе, расследования)
  • Опасные психологические ловушки и культура катастрофы (Психология симулякров и блефа)
  • Кодирование личности от алкогольной и наркотической зависимости
  • Сиңа кем хуҗа?
  • Безнең заман чирләре
  • Сорагыз — җавап бирәбез
  • Психо-витаминкалар (стихи и эпиграммы)
  • Концепция психологических и психотерапевтических подходов к проблеме взяточничества и взяткомании в Республике Татарстан
  • Википедия как проблема национальной безопасности (Манифест о проблеме кибербезопасности Википедии)
  • Психотерапевтические этюды в стихах (Притчи и афоризмы)
  • Психопатология как модель при анализе неадекватного поведения США и проблемы мировой безопасности (статья)
  • История чувств о Казани (эссе)
  • Сценарий художественного фильма «Режиссер мозга»
  • Тайны казанского дворика (сборник рассказов)




  • ← назад   ↑ наверх