• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин

    Гарифҗан Мөхәммәтшин

    Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин 1941нче елның 12 октябрендә Балтачта туган.

    Бу дөньяда матурлык бар...

    
    Кеше булып җиргә тудың – алга ымсын, 
    Яшәү ямен татып кара – ул бер тылсым, 
    Изге юлда шәһит булсаң илең өчен, 
    Халкың сине изге итеп дога кылсын. 
    
    * * * 
    Ромашкалар кинәнгәндә чәчәк атып, 
    Җир сулышын тыңлыйм кайчак җиргә ятып – 
    Сызлана ул, ыңгыраша, әйтә кебек: 
    Мин кичергәннәрне, Кешем, кара татып! 
    
    * * * 
    Ничек кеше гомер итсен тыныч кына – 
    Баш очында элеп куйган кылыч тора, 
    Шул кылычны тизрәк өзеп төшерү уе 
    Күпме җәлладның уч төбен кычыттыра... 
    
    * * * 
    Аңлый алмыйм гамьсез, тыныч яшәүчене, 
    Аңлый алмыйм тирләп кылыч ясаучыны, 
    Хәят әле шундыйларны тудырганда 
    Кем ышаныр тынмас диеп яшәү чыңы... 
    
    * * * 
    Яшьлегемдә нидер калган онытылып: 
    Изге эшләр – өлгермәгән мин кылып, 
    Нидер көткән күзләр калган – моң тулып, 
    Хыялларым – ирешмәгән омтылып... 
    
    * * * 
    Сабый күзләренең керсез карашы... 
    Әнкәйләрнең ачы йөрәк ярасы... 
    Бармы бүтән җаны сукыр булганнарның 
    Күңел күзләрен ачтыру чарасы?! 
    
    * * * 
    Кайбер дуслар әйтә, син дип беркатлы, 
    Беләм үзем, ул дусларым мең хаклы – 
    Бу дөньядан кара эзли белми җаным, 
    Үҗәтләнеп эзли аннан гел акны... 
    
    * * * 
    Ыгы-зыгы, борчулардан тәмам туйдым, 
    Барын җыеп бәгыремә бикләп куйдым, 
    Көнем үтте, атнам үтте – мин үземнең 
    Бу дөньяга кирәк түгеллегем тойдым. 
    
    * * * 
    Шыбырдашып җиргә яфрак коела – 
    "Тәфтиләү"не көйләгәндәй тоела, 
    Гомерләрнең фанилыгын тоеп шулчак 
    Әрнеп-сулкылдап бәгырьләр кыела... 
    
    * * * 
    Бу тормышның була шундый мизгеле – 
    Ычкына кулдан хәятнең тезгене, 
    Кабат аны тезгенләргә көнең түгел, 
    Гомер көннәреңнең җитми йөз-меңе. 
    
    * * * 
    Таңнар үткән, көннәр үткән, кичебез, 
    Сәфәр чыгып, юлда калган ише без, 
    Төнгә калмый шул юлларның ахырына 
    Ирешергә җитсә икән көчебез... 
    
    * * * 
    Язмышларны һич кенә дә аңлап булмый, 
    Язмышларны һич кенә дә алдап булмый, 
    Яшәешнең Аллаһ биргән төп кануны – 
    Ялган белән хакыйкатьне ялгап булмый. 
    
    * * * 
    Мәнсезләргә яшәү җиңел анысы – 
    Нидер уйлап көясе юк, янасы, 
    Ник тудырдым бу баланы дөньяга, дип 
    Ут йота тик табып баккан анасы... 
    
    * * * 
    Мәхәббәтне сыный гомер агышы – 
    Аерылулар-сагынулар сагышы, 
    Сагынуларның ачылыгын сөйли кебек 
    Иелә-бөгелә кипкән елга камышы... 
    
    * * * 
    Каян килеп адашкан бу ак болыт – 
    Әллә бәхет күккә ашкан ак булып, 
    Кочаклыйсы килә үзен очып менеп, 
    Әкияттәге бер канатлы ат булып! 
    
    * * * 
    Минем күңелем шундый инде – "особый", 
    Я саташкан бер мәҗнүн ул, я сабый, 
    Иртә дими, кичен дими, эзләнә, 
    Аңлый алмыйм, нигә шулай гасаби!.. 
    
    * * * 
    Искә алса ихлас белән Әгъләсен 
    Оныта кеше нәфсенең дәгъвасын, 
    Тирәнрәк аңлый башлый Кеше булып 
    Яшәвенең җирдә асыл мәгънәсен. 
    
    * * * 
    Аптырыйм мин кайчагында байларга – 
    Хыялланалар очарга айларга, 
    Илдә май юк гади тормыш арбасының 
    Шыгырдаган тәгәрмәчен майларга. 
    
    * * * 
    Башкаларның фикеренә түзмисең, 
    Уңнан-сулдан һаман кара эзлисең, 
    Үз-үзеңә тик бер карап баксаң иде – 
    Һәркемдә дә юк шул күңел көзгесе. 
    
    * * * 
    Таң ата да, күзләреңә кояш бага: 
    – Ни кылырга ният бүген, Фәлән ага? 
    Зая үткән һәр көн саен кайтарасы 
    Бурычыбыз арта бара бу дөньяга. 
    
    * * * 
    Үз язмышын бәхет итеп үргән кеше, 
    Бәхет көтеп коры калган сүрән кеше, 
    Шундыйлардан гыйбрәт алыр бу дөньяга 
    Кеше булып яшим диеп килгән кеше. 
    
    * * * 
    Җаным яралы, дип кемгә зарланасың – 
    Бу дөньяда җан ярасыз кемнәр бар соң? 
    Үз яраңа түзеп була, дусларыңның 
    Дәваларга тырыш күбрәк җан ярасын... 
    
    * * * 
    Балачакта иярләгән атлар... 
    Үсмер чакта без бирешкән антлар... 
    Бәгырьләрнең иң түреннән суырып алып 
    Кем соң сезне җиргә салып таптар?! 
    
    * * * 
    Юраганнар кайчагында юш килә, 
    Теләгәннәр кайчагында хуш килә... 
    Тик алдана күрмә берүк өндә, диеп, 
    Андый хәлләр бары якты төш кенә. 
    
    * * * 
    Кеше күңеле сәгадәтле чишмә кебек, 
    Моңнар ага аннан саркып-тибеп, 
    Шул моңнарын аңлый белсәк, бер-беребезнең 
    Хәят чишмәләре бетмәс кибеп. 
    
    * * * 
    Табигатьтә нинди мизгел, күр син ә, 
    Ике чәчәк ашкына бер-берсенә – 
    Гашыйкларны кавыштыра алмаганга 
    Җирдә аунап чарасыз җил көрсенә. 
    
    * * * 
    Көн-төн ага җырлый-җырлый чишмәләр, 
    Серләре күп шул аларның чишмәгән, 
    Бәхетлеме учка алып чишмәләрнең 
    Сер-сихәтле салкын суын эчмәгән?! 
    
    * * * 
    Бер сорауга җавап тапмый йөрим күптән: 
    Ник атыла бу йолдызлар Җиргә күктән? 
    Йолдыз булып куенына атылырдай 
    Планеталар бу галәмдә юктыр бүтән! 
    
    * * * 
    Шушы җирдә без яшисе, белмибезме, 
    Әллә белеп колакка да элмибезме? 
    Яралыйбыз, пычратабыз, агулыйбыз – 
    Нигә болай мыскыллыйбыз җиребезне?! 
    
    * * * 
    Бу дөньяда сихри-серле көчләр бар – 
    Җанны җанга бәйли торган хисләр бар, 
    Шул хисләрне бәхет итеп үрер өчен 
    Яшьлектәге тиңсез айлы кичләр бар... 
    
    * * * 
    Сөйдек тә без, сөелдек тә – мең шөкер, 
    Күңелләргә шифа-бәлзәм шул фикер – 
    Сөю кадерен белгәннәргә гомер буе 
    Дога итеп кабатлыйсы бер зикер. 
    
    * * * 
    Ярый әле бу дөньяда гүзәллек бар – 
    Бер күрүдә үзәгеңне өзәрлекләр, 
    Гүзәллекне күрә белсәк, җанны назлап 
    Гомер буе безне сөю "эзәрлекләр". 
    
    * * * 
    Мәктәпләрдә юк мәхәббәт дәресе, 
    Ә бит юкса без мәхәббәт варисы, 
    Үзебезчә сөеп, үзебезчә, димәк, 
    Сөйгәннәрнең күзләренә карыйсы! 
    
    * * * 
    Таң беленде ерак офык читеннән, 
    Таң җилләре үбеп алды битемнән, 
    Синсез үткән тәүге төнем хатирәсе – 
    Тулган айның бер почмагы кителгән... 
    
    * * * 
    Сорарлар бит килгәч Тәңрең янына: 
    – Нинди өлеш керттең сөю фәненә? 
    Көнләшерлек түгел лә һич, әй Гарифҗан, 
    Сөйми-сөелми киткәннең хәленә! 
    
    * * * 
    Яши идем тыныч кына, битараф, 
    Бар дөньямны тетрәндерде шул караш, 
    Чәчләрем күк матур итеп хисләремне 
    Тара инде, сихри гүзәл чәчтараш! 
    
    * * * 
    Кеше җиргә елап туа, күрәсең, 
    Сизенәдер бер көн килгәч үләсен, 
    Аңлап ала җиргә юкка килмәгәнен, 
    Ятлап алгач бары сөю сүрәсен. 
    
    * * * 
    Кояш баткан керфекләрең арасына, 
    Ничек түзим ул күзләрнең карашына, 
    Уйламадым шул күзләрнең карашыннан 
    Йөрәгемә сулмас ялкын кабасына... 
    
    * * * 
    Гаеп итмә әле мине сүрән, диеп, 
    Хисләреңне яшерәсең тирән, диеп, 
    Хисләремне йөртәлмим шул уч төбемдә, 
    Һәр очраган җилбәзәккә бирәм, диеп. 
    
    * * * 
    Арып китсә җаным тормыш гаменнән, 
    Тәм тапмый башласам яшәү яменнән, 
    Искә алып синең назлы кочагыңны 
    Авыз итәм саф сөю бәлзәменнән... 
    
    * * * 
    Сөйгән ярың куенында бер гөл булсаң, 
    Узышларда ярсып торган дөлдөл булсаң, 
    Бу дөньяда яшәдем дип егет булып 
    Намусыңа әйтәләсең гадел булсаң. 
    
    * * * 
    Миңа синең очкын тулы күзең кирәк, 
    Оялып әйткән сөям дигән сүзең кирәк, 
    Алмагачтан әле генә өзеп алган 
    Татлы алмадан да татлы үзең кирәк. 
    
    * * * 
    Баласы күк иртә килгән сыерчыкның 
    Нигә, язмыш, мине болай кыерсыттың – 
    Иртә сөю, иртә көю – сәбәпләре 
    Йөземдәге һәрбер тирән җыерчыкның... 
    
    * * * 
    Шау хисләрен тота алмый йөгәндә, 
    Тәү сөюдән башын җуеп йөргәндә, 
    Тәүге коймак гел төерле була, диеп 
    Башына да китерми шул бу бәндә... 
    
    * * * 
    Карап тора, көлеп тора кендегең, 
    Кендегең үк әйтеп тора кемлегең, 
    Кендегеңә ялгыш күзем төшкән саен 
    Үз хокукын даулый башлый ирлегем... 
    	
    	
    МИДХӘТ ШАКИРҖАНОВ фотосы

    Wikipedia проектыннан
    Гарифҗан Мөхәммәтшин – татар шагыйре.
    Биография 1941 елның 12 октябрендә Арбор авылында туган. 1957 елда Арбор җидееллык мәктәбен, 1960 елда көмеш медаль белән Балтач районының Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында ук җәйге-көзге чорларда туган авылындагы «Татарстанның 30 еллыгы» колхозында атлы йөк ташучы, комбайнчы ярдәмчесе, бер ел комбайнчы булып эшли. 1964 елда Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, физика һәм производствога өйрәтү укытучысы белгечлеге ала. 1964-1968 елларда Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә физика, математика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли. 1968-1975 елларда – Чепья урта мәктәбенең физика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 1975-1977 елларда – Яңгул урта мәктәбе директоры. 1977 елның июлендә Г.Мөхәммәтшин хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1991 елдан – район хакимияте башлыгы урынбасары. Ул озак еллар дәвамында район тормышының социаль-мәдәни тармагына, төзелеш эшләренә җитәкчелек итте. Шушы чорда районның барлык авылларына заманча юллар, елгалар аша тимер-бетон күперләр төзелде, район тулысынча газлаштырылды, социаль-мәдәни объектларның киң челтәре барлыкка килде. Халык мәгарифе, сәламәтлек саклау, мәдәният һ.б. тармакларда тирән структур үзгәрешләр булды, аларның географиясе киңәйде, эчтәлеге баеды, сыйфаты яхшырды. Социаль яклау оешмаларының яңа, киң челтәре барлыкка килде. Г.Мәхәммәтшин мәктәп елларыннан ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләре республика матбугатында 1970 елларда еш басыла башлый. «Килегез, дусларым!», «Гомерлек язым», «Керим әле урманнарга», «Бәхет» кебек шигырь җыентыклары укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Балаларга багышланган «Уеннан уймак», «Серләвек», «Сүтелгән йомгак» китаплары дөнья күрде. Аның иҗатында җырлар аерым урын алып тора. Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, С.Садыйкова, Л.Батыр-Болгари, А.Хөсәенов, Ә.Шаһиморатов, М.Шәмсетдинова һ. б. танылган композиторлар аның шигырьләренә 60тан артык җыр иҗат иттеләр. Күп җырлары халык арасында киң популярлык казанды. «Керим әле урманнарга», «Яшьлегем кайтавазы», «Аулак өй», «Яшь сылуга» кебек җырлары төрле елларда «Татар җыры» фестивальләрендә лауреат булды. Аның җырлары Х.Бигичев, З.Сәхабиева, З.Сөнгатуллина, З.Фәрхетдинова, З.Билалов, В.Гыйззәтуллина, С.Фәтхетдинов, Г.Рәхимкулов, Г.Сафин, А.Фәйзрахманов һ. б. җырчыларыбызның репертуарында булды. Тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Төрек һәм немец шагыйрьләрен татар теленә тәрҗемә итә. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән «Газаплы күченү» романы, «Утыз рамазан вәгазе», «Пәйгамбәребез сөннәтендә тәрбия» кебек китаплар басылып укучыларга иреште. Г.Мөхәммәтшинның үткен публицистик язмалары еш басыла. Халык иҗаты әсәрләрен җыю, барлау, укучыларга ирештерү буенча актив эшли. Район һәм туган авылы тарихын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә зур эш башкара. Г.С.Мөхәммәтшин 1989 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Халык депутатларының уналтынчы-унтугызынчы чакырылыш район Советы депутаты, аның башкарма комитеты әгъзасы. Күп мәртәбә КПССның район комитеты әгъзасы итеп сайланды. Татарстан халыкларының беренче, Татарстан укытучыларының бишенче съездлары делегаты. Беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары эшендә делегат булып катнашты. Хезмәтләре өчен берничә медаль белән бүләкләнде. «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», Татарстан Мәгариф министрлыгының «Мәгарифне үстерүдәге хезмәтләре өчен» билгеләре иясе. 1991 елда Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе (советнигы).
    , Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин
    теги: Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин, татарский писатель, поэт
  • :
  • БАЛТАЧ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ




  • ← назад   ↑ наверх