• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гариф Галиев

    КАРАКОШ СЫРТЫНДА

    I

    1947 елның кышы иде. Тышта күз ачкысыз буран, ул бүген гүя ки бөтен авылны кар астында калдырырга тырыша, капка төпләренә күз ачып йомганчы сырындылар ясый, читән буйларына көртләр өя, каралты түбәләрен кар таулары белән тигезли. Һичбер нәрсәгә карамыйча, бөтен дөньяны туздыруында дәвам итә.
    Шушындый март бураннары башланган көннәрнең берендә, нәкъ төн уртасында, Сабир картның капкасын шакыдылар.
    Карт, өйдән чыгып капканы ачуга, атның Ташлыяр авылыннан икәнлеген белде һәм, көч-хәл белән капканы җилгә каршы тотып, атлы кунакны ишегалдының түренә, лапаска таба уздырып җибәрде.
    Чанадан төшкән кеше озын толыптан иде. Беренче карауга ук аның гәүдәсен туры тота алмавы күренде. Ул, абына-сөртенә, картның каршысына килде:
    — Бабай, исәнме! — диде, авызын җыя алмыйча.— Исәнме, бабай!— дип кабатлады шуның артыннан ук.
    Карт үзенең шәһәрдә укучы кияве Фатихның моннан берничә көннәр элек Ташлыярга хатыны Мәликә янына кайтканлыгын ишеткән иде. Беренче сүздән үк Фатихның исерек икәнлеген аңлап алды, аңа өйгә узарга кушты. Исерек каршы килмәде, кикерә-кикерә, өзек-өзек сүзләр белән картка әйтте:
    — Алай булгач, ба-бай, мин Сәйләнне дә алып керим, син атны үзең, үзең кара инде, ба-бай.
    Сабир карт Сәйлән исемен ишетү белән, тугара башлаган атны тәртә арасында калдырып, Фатих янына килде.
    — Әллә Сәйләнне дә үзең белән алган идеңме? Исерек тагын кикерә-кикерә җавап кайтарды:
    — Әйе, аны да алып кайттым, әбисе сагынгандыр,— диде.
    Сабир карт үз күзенә үзе ышанмыйча яңадан килеп чананы карады. Анда бер култык яшел печән белән бер чыптадан башка нәрсә юк иде.
    — Баланы кая калдырдың, кая куйдың баланы? — дип кычкырды Сабир карт, исерек киявенең каршысына килеп.— Кая калдырдың баланы, тизрәк әйт, миеңне карга чукыган нәрсә?
    Фатих кинәт уянып киткәндәй булды. Нәрсәнедер хәтерләп алды һәм исерекләргә генә хас бер тавыш белән сөйләнә башлады:
    — Шаулама, ба-бай, шаулама... Так, мин аны, бабай, Каракош сыртында утыртып калдырган идем бит...
    Карт, акылыннан шашар дәрәҗәгә җитеп, эшнең ничек булганын сорашырга тотынды. Исерекнең өзек-өзек сүзләреннән бербөтен тупланды. Сораша торгач, Каракош сыртына җиткәндә генә атның, нәрсәдәндер өркеп, чананы аударганлыгы һәм шул чакта Фатих белән Сәйләннең чалуга егылып калганлыгы аңлашылды. Фатихның, чанадан егылып төшкәч, Сәйләнне төреп, юл буенда утыртып калдырганлыгы, үзенең ат артыннан берничә чакрым җәяү йөгергәнлеге һәм, атны тотканнан соң, Сәйләнне таба алмаганлыгы, ниһаять, аны онытып, чанада йоклаган килеш авылга кайтып кергәнлеге беленде.
    Карт, өйгә кереп, хәлне карчыгына сөйләде. Икәүләп аһ орып тышка чыктылар, яртылаш тугарылган хәлдә, тәртә арасында торган атны ашыга-ашыга яңадан җигә башладылар. Карчык күршегә кереп бик тиз фонарь алып чыкты, аның артыннан ук фонарьның хуҗасы Хаҗиәхмәт үзе килеп керде, кызулыгы белен Фатихка сугып җибәрде.
    — Исерек килеш бала утыртып йөрергә сиңа кем кушты! Башыңа ат типкән нәрсә!..
    Бик тиз атны җигеп, Фатихны чанага төртеп аудардылар да, карт түргә, Хаҗиәхмәт чана башына утырып, Сәйләнне эзләргә чыгып киттеләр.
    Буран торган саен котыра барды. Алга да, артка да, як-якка да карарга ирек бирми, туктаусыз йөзгә кар бәрә. Сабир карт дилбегәне тотып атны әйди, Хаҗиәхмәт, кулына фонарь тотып, маяк төпләрен карап, юлның читеннән бара.
    Менә алар Каракош сыртына килеп җиттеләр. Икәүләп чанадан төштеләр, Фатихны да аягына бастырып, баланы кайда калдыруын сораша башладылар. Ул берсенә берсе капма-каршы сүзләр сөйләде, үзе, башын тота алмыйча, алга төнтәйде, туктаусыз төкеренде. Фатихтан мәгънә чыкмагач, Хаҗиәхмәт белән Сабир карт, юлның чалулы урыннарын айкап, Каракош сыртын берничә тапкыр урадылар. Сабир картны ат янында калдырып, Хаҗиәхмәт үзе юлдан эчкәре, кар белән капланмаган шәрә җирләргә кереп чыкты. Картның киңәше буенча, җил уңаена Каракош сыртының буена барып карады. Ләкин бала табылмады.
    Буран көчәйгөннөн-көчөйде, ат та тындаусызга әйләнде, үзләре һәр икесе дә манма тиргә батты, бу исә анарның үзләренең туңып-катып калу куркынычларын тудырганлыктан, Хаҗиәхмәт кире авылга кайтып, күбрәк кеше белән чыгуны кулай күрде.
    Бу фикергә Сабир карт та каршы килмәде. Каты буран булуга карамастан, Хаҗиәхмәт чанага аягүрә басып, дилбегәне тотты.
    Карт үзе атка аркасы белән кучер урынын алды. Икесе дә бер карауга бөтен басуны күрердәй булып, як-якка карана-карана, авылга таба юнәлделәр.
    Төннең бик вакытсыз чагы булуга карамастан, бала югалу турындагы хәбәр бөтен авылга таралып өлгергән иде.
    Кайтучыларны урам буенда ук каршы алдылар. Бик тиз кайсы кая таралышып, ярты сәгать эчендә яңадан җыелып җиттеләр. Егерме бишләп ир, колхозның иң яхшы атлары җигелгән берничә чанага утырып, Каракош ягына киттеләр. Күбесе сугышта йөргән һәм дөньяны күргән ирләр иде. Чана саен бер кешене юлдан җибәреп, башкалары фонарьлар тотып юлдан эчкәрерәк керделәр һәм, бер-берсеңә тавыш бирә-бирә, баланы эзләделәр.
    Бөтен ачуы белән котырынган буран баланы гүя шушында, аяк астында гына яшереп тота, аны гүя үзенең дәһшәтле канаты белән басып улый шикелле иде. Ул эзләүчеләрнең күзләренә бәрелә, авызларына каплана, вакыт-вакыт аларны аяктан егарга маташа иде.
    Сызылып кышкы таң атты. Каракош сырты артыннан кып-кызыл кояш күтәрелде. Күк йөзе чалт аяз төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган җепшек кар иртәнге салкын белән җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, ап-ак кар эчендә утырган кечкенә өйләр күренде. Каршыдагы Каракош сырты, зур тартышлардан җиңеп чыккан арыслан кебек, бөтен гәүдәсен сузып ял итәргә яткан иде. Төнге вакыйгадан соң ул авыл каршында зур бер көч иясе кебек күренә. Гүя, әйдәгез, аяз көндә тагын бер сынашып карыйк, дигән шикелле, халыкны көрәшкә чакыра, аларга тагын бер кат үзенең гайрәтен күрсәтергә җыена иде.
    Урамда Сабир картның капка төбенә җыелган бер төркем халык әледән-әле Каракош сырты ягына карый, яңадан һөҗүм итәргә хәзерләнә иде.
    Төне буе эзләп тә Сәйләнне таба алмыйча борылып кайткан халык төш алдыннан үзеннән-үзе туплана башлады. Иң элек, кулына агач көрәк тотып, Хаҗиәхмәт килеп чыкты.
    — Сабирның да, карчыгының да исәп белән башлары каткан. Болай тору ярамый, әйдәгез, яңадан эзләп карыйк, сабыйны ничек тә табарга кирәк.
    Авыр хәсрәтне барысы да үз йөрәкләре белән кичерәләр, Сәйләннең югалуы һәрберсен әрнетә иде. Берәү дә каршылык күрсәтмәде. Бик тиз арада берничә чанага утырып, Каракош сыртына таба яңадан чыгып киттеләр.
    Хаҗиәхмәт, үз гомерендә күп юл йөргән, бозлы яңгырлар, каты бураннар күргән кеше булганлыктан, арада иң тәҗрибәлесе иде. Авылдан чыгар алдыннан гына башланган җәяүле буран турында үзенчә фикер йөртте:
    — Безнең өчен иң кирәге шушы. Мондый җәяүле буран кар өстен себерүчән була. Белмәссең, сабыйның берәр өйберсе табылыр,— диде. Һәм шулай булганда эзләүнең җиңеләячәген сөйләде.
    Иртүк Ташлыярга, Мәликәгә хәбәр иткәннәр иде. Халык Каракош сыртына менеп җиткәндә, каршы яктан туры ат җигелгән чанага ниндидер бер яшь кеше белән утырган Мәликә күренде. Елый-елый халык арасына кереп, бергәләп Сәйләнне эзли башлады.
    Яшь ана, юлдан берничә генә адым эчтә, бер төп янында кинәт туктап калды һәм, калтырана-калтырана, башкаларны чакырып алды да кар астыннан аз гына очы күренеп торган бер төенчекне күрсәтте.
    — Ай, бу бит Сәйләннеке!
    Төенчек табылган урынны бик тиз казый башладылар. Берничә көрәк кар алып ташлауга, сабыйның ап-ак бәйләм оек кигән кечкенә тәпиләре күренде...
    Казып бетергәч, күз алдына гаять дәрәҗәдә аяныч күренеш килеп басты: сабый үзенең аягындагы итекләрен салып баш астына куйган; сыңар кулы белән кечкенә бер төенчек тоткан, ул төенчектә юлга чыккан чакта әнкәсе биргән чикләвек, конфет кебек әйберләр төйнәлгән; бишмәтнең изүләрен чишеп җибәргән дә гүя гамьсез, рәхәт бер йокыга талган...
    Аһ орып Фатихны каргадылар да сабыйның гәүдәсен алып кайтып киттеләр.
    Мәликә исә аны күмәргә бара алмады, башына килгән бу авыр кайгыдан түшәккә ятты.
    Бу җан әрнеткеч вакыйга болай гына калмады, эшнең ничек булуы белән хөкем органнары кызыксындылар. Тикшерү озакка сузылмады, Фатих берничә елга төрмәгә утыртылды. Карчык башына төшкән бу хәсрәтне күтәрә алмады, шул көннәрдә үк дөнья куйды.
    Сәйләннең гәүдәсен беренче күрүдән үк акылы зәгыйфьләнгән Мәликә көннән-көн кипте, корыды, хәлсезләнә барды. Ниһаять, акылыннан язды. Бөтен авырлык Сабир карт өстенә төште. Ул Мәликәне бу хәлендә калдыра алмады, аны, Ташлыярдан алып кайтып, үзе тәрбия итә башлады. Ләкин Мәликә рәтләнмәде, һаман артка китте. Сабир карт аның савыгуыннан тәмам өметен өзде.

    II

    Шушы кечкенә авылның бер өендә кышкы озын төннәр буе тонык кына булып ут яна. Анда Сабир карт үзенең акылдан шашкан кызы Мәликә белән җәфалана, аны бер ачулана, бер юата. Мәликә исә тәрәзә янына җәелгән урында, түшәмгә карап яткан хәлендә, һаман саташа, яшенле яңгырлар астында ниндидер сазлыклар аша чыгуын сөйли. Кай-чакта, сикереп урыныннан торып, әтисеннән үзенең ниндидер курчакларын таптыра. Сабир карт авыз эченнән генә:
    — Әй бала, бала, харап булдың бит, шул исерек аркасында никадәр кайгы-хөсрәткә баттык!..—дип, аңа Сәйләннең кечкенә-кечкенө ситсы кисәкләре, һәртөрле пыяла ватыклары тутырылган тартмасын китереп бирә.
    Мәликә башта мәгънәсез бер тавыш белән көлә башлый.
    — Кара әле, бусы минем киявем. Әйе бит,— дип, атасы Сабир картны сүзгә тарта.
    Шунда ук, курчакларны онытып, сәкедән төшә һәм, тузгыган чәчләре арасыннан әтисенә куркыныч караш ташлап, ишек янына килә. Андагы чөйдән картның сары тунын алып кия башлый.
    — Соңга калабыз, анда Сәйлән көтәдер, әйдә инде, тизрәк бул,— дип, картны ачуланырга тотына.— Нигә ике чана җикмәдең? Каракош сыртына барабыз ич. Сәйлән барып та җиткәндер инде,—дип, бер-берсенә бәйләнешсез сүзләр сөйли.
    Ике-өч минут үтми, Каракош сыртына баруны онытып, өстендәге сары тунның төймәләрен ычкындыра, яңадан сәкегә килеп утыра. Алдына тагын курчаклар китертеп, картны йөдәтә:
    — Син ашка чакырышлы уйный беләсеңме, әйдә, уйныйк,— ди. Шул арада ук карт тотарга өлгерә алмый кала, Мәликә яшен тизлеге белән ишекне ачып, яланаяк, яланбаш килеш тышка чыгып йөгерә. Котырынып искән салкын җилгә каршы такта капканы ачарга маташа. Жил ачарга ирек бирми, Мәликәне капка белән бергә этеп йөртә. Ул ямьсез тавыш белән әтисенә кычкыра:
    — Кил инде, ачыйк, Сәйләннәр кайткан бит, нәрсә карап торасың?
    Җил һаман көчәйгәннән-көчәя. Мәликәне көйләп тәмам арыган карт аны тагын юата башлый:
    — Кайттылар шул, кайттылар. Ул сине әллә кайчан өйдә көтеп утыра инде, әйдә керик,—ди.
    Мәликәне үз җае белән генә өйгә алып керә. Үзе һаман сөйләнә:
    — Әй бала, бала, харап булдың бит, Гайнетдиннекеләр алар гомергә жиңел акыллы булдылар. Аларга башта ук катнашасыбыз калмаган да бит, ни кыласың, чәчләребез бәйләнгән булгандыр инде,—ди.
    Аны көйләп урынга яткыра, өстәлдәге лампаны кысып, үзе дә мендәргә башын төртә. Ләкин әллә нинди куркыныч төшләр күреп уяна да озак вакытлар йоклый алмый. Картның күз алдына Каракош сыртындагы имәнлек килеп баса. Анда юан бер агач төбендә, баш астына кечкенә итекләрен куеп, бәйләгән оеклы тәпиләрен сузып Сөйлән яткан. Кулына, бик нык кысып, бәләкәй генә яшел кулъяулыгына юлга чыкканда әнкәсе төйнәп биргән чикләвек, конфетлар тоткан, йомшак мамыктан сырылган бишмәтнең чабулары ачылган, башындагы шәле чишелгән, бер кулындагы бияләе салынган...
    Карт, күз алдына шушы күренешләрне китергәч, мендәрдән ихтыярсыз башын ала да тезләрен чәнчеп торып утыра. Үзенең дә саташуыннан курка башлый. Өстәлдәге лампаның филтәсен калкытырга уйлый. Шунда ук, Мәликәнең тынычсызлана башлавын күреп, кире урынына утыра. Өй эчен тирән бер тынлык ала.
    Шулай озын төннәр үтеп, якты таңнар ата. Әмма Мәликә савыкмый, карт төнлә дә, көндез дә айлар буе аны сакларга мәҗбүр була.
    Кыш үтеп, язлар җиткәч, Мәликәнең хәле тагын да авырая төшә, кинәт ашый алмас була, аз сөйләшә башлый, вакыт-вакыт бөтенләй хәрәкәтсез яткалый.
    Бу хәл Мәликәне шифаханәгә илтү фикерен тудыра. Шул хакта колхоз идарәсе белән киңәш иткәннән соң, апрель башларында, дымык һавалы бер көндә Сабир карт, Мәликәне үзе белән янәшә утыртып, зур шәһәргә юлга чыга.
    Аны озатырга барлык авылдашлар килә һәм алар, барысы бердәй тавыш белән ачынып, тирән сулап куялар:
    — Әй бу аракыны... Ниләр генә китерми адәм башына!

    1954

    Гариф Галиев
    татарский писатель (1903-1985),
    НА ХРЕБТЕ КАРАКОША, рассказ на татарском языке




    ← назад   ↑ наверх