• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гариф Гомәр

    Үзебезнең авыл кешесе

    Гариф ага Гомәр безнең иң хөрмәтле, иң абруйлы авылдашыбыз иде. «Иде» дидем дә, сискәнеп куйдым. Шулай ук булдымы нияте? Әйе, үлем аны безнең арадан алып китте. Ләкин ул һәрчакта да тере булып калачак, чөнки Гариф Гомәр сымак, яңа әдәбиятыбызның, яңа культурабызның тәүге нигез ташларын үз куллары белән салышкан әдипләрнең гомерен үлем, ягъни «туды — вафат булды» аралыгы һич чикли алмый.

    Булачак язучы 1891 елның 10 декабрендә безнең Кәркәлетамактан егерме чакрым арада яткан Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килгән һәм Щунда тормышка юл алган. Ләкин без аны, әйткәнемчә, турыдан-туры авылдаш дип исәплибез һәм һич тә юкка түгел. 1948 елда аның бертуган сеңлесе Мәгъмүрә апа авылыбызга укытучы булып килде һәм, кияүгә чыгып, шушында гомерлеккә төпләнде. Шул заманнан алып язучы безнең авылга ялга кайта торган булып китте.

    Гадәттә, ул үлән күтәрелгәч, ямьле җәй айларында кайта иде. Аның күренүе белән авылда гадәти булмаган җанлану китә — аргы очтан түбән очка тиклем аксакаллар хәл-әхвәл сорашырга ашыга. Ә җиңгәләр, әби-чәбиләр, башка мәшәкатьләрен онытып, бәйрәмгә әзерләнгәндәй, җыкштырына башлый — юыласы юыла, ямаласы ямала, кыскасы, моңа тиклем ыштансыз йөргән малайлар да ыштан киеп, бөтәеп кала. Авыр еллар! Җиңгәчәйләр үзләре дә җыйнак киенеп йөрергә тырыша. Алла белсен ул язучы халкын! Урамнан үткәндә туктар да, аның, бары тик аның улын гына очратыр да, өс-башына игътибар итеп: «Син кем малае әле?» — дип сорар, төпченә башлар төсле...

    Ә безгә, һәркайда өлгергән тугыз-ун яшьлек малайларга — «җиңел кавалерия»гә — күлмәк-ыштандамы кайгы! Иң кызыклысы менә кайчан ул, менә кайчан! Гариф агайның, кулына кармаклар алып, Өязегә юнәлүе була, безгә шул минутта ук «чыбыксыз телефон аша хәбәр килә: «Чыкты!» Без зират артындагы таллыкта үзебез өчен уңайлы «позиция» сайлап алабыз. Кунак артыннан күзәтеп тору — үзе бер гомер. Моңа кәдәр күргән бер генә адәми затка да охшамаган ул. Бик җитди. Кайсы чакларда үзалдына сөйләнеп китеп, түш кесәсеннән куен дәфтәрен чыгара, аңа ниләрдер теркәп куя. Аннан, кашларын җыерып, тагын да уйга кала. Без аны «кырыс агай» дип атыйбыз. Чөнки без аның авыз тутырып көлгәнен күргәнебез юк. Безнеңчә, бу шулай булырга тиеш тә. Безнеңчә, язучы кеше бары тик кырыс кына була ала. Менә ул балык чиртүен көтеп арый булса кирәк, кармак сабын җиргә кадап куя да, ары-бире йөри, сөйләнә башлый. Бераздан кармагын бөтенләй оныткандай тоела. Без ул чакта, мөгаен, Некрасов сурәтләгән крестьян балаларын хәтерләткәнбездер. Үзара пышылдашу китә:

    — Ботинкасын кара, ботинкасын! Чабата шикелле үреп ясалган, ә үзе каеш, хи-хи!

    — Нәрсә югалтты икән ул, җирдән күзен дә күтәрми?

    — Тс-с!

    — Менә, исәр, кармагын балык сөйрәп китә инде хәзер!

    Китми торсын әле! Агай кармакны күз уңыннан бер дә ычкындырмаган икән шул. Ә дигәнче, бер чуртанны тартып чыгармасынмы! Балыгын күр син аның, олы кешеләрнең беләге буе хәтлем! Ахырысы, мондый зур балыклар бары тик язучыга гына эләгәләр. Ә без күпме утырсак та, маймычтан арттыра алган юк. Безнең Өязедә дә шундый зур чуртаннар булыр икән, әй!

    Көтмәгәндә безнең арадан кемдер пырхылдап көлеп җибәрә. Икенчебезнең баскан тал ботагы сынып китә — ул яр астына тәгәри. Ниһаять, без яшеренмәктән чыгабыз.

    Язучы безгә таба берничә адым атлый да туктап кала. Үзенә чакыра. Ачулы да, түгел дә кебек. Бер карасаң, елмайган да сыман.

    — Менә нәрсә, граф, — ди ул аяклары күн итектәй ялтырап, чебиләп беткән һәм бертуктаусыз танавын тарткан Камилгә мөрәҗәгать итеп. — Сезнең авыл балыклары чикерткәгә шәп каба икән. Миңа чикерткә җыегыз, егетләр. Бер чикерткә түшкәсенең хакы унбиш тиен көмеш...

    Ә-ә, менә нәрсәгә каптыра икән ул эре-эре чуртаннарны! Агаебыз хәзер бөтенләй мөлаем күренә. Язучы белән шулай йозгә-йөз карашып тору бәхетенә ирешкән «граф» танавын тарта-тарта безгә борыла да, эре кыяфәткә кереп, команда бирә:

    — һәркемгә бишәр чикерткә җыеп тапшырырга!

    Аннан безгә якынрак килә дә, язучы ишетмәсен дигәндәй, соңгы күрсәтмәләрен бирә:

    — Акча аласы булсагыз, карагыз аны! Ул — үзебезнең авыл кешесе, белдегезме?

    Камилне тыңламый мөмкин түгел. Ул бездән өлкән дә, буйга да таза. Без шау-гөр килеп эшкә тотынабыз.

    Үзебезнең авыл кешесе...

    Менә инде өч дистә ел үткән. Озын, катлаулы гомер юлы узды безнең атаклы якташыбыз. Заманның бөтен авырлыкларын, михнәтләрен үз җилкәсендә гадел татуы һәм, ниһаять, гомеренең соңгы минутынача армый-талмый әдәби йөк тә тартуы — бу инде халык ихтирамына лаек эш. Язучы намусы — халык, туган җир намусы. Таулар арасындагы уйсулыкларда күкрәп үскән имәннең тамырлары төптә һәм тирәндә булган кебек, Гариф Гомәр шикелле халыкчан язучының да иҗади җепләре тормыш төпкеле белән аерылгысыз бәйләнгән. «Тупсадан түргә» повесте гына түгел, аның һәр хикәясе туган як моңы белән сугарылган бит! Башкорт совет новеллистикасының тәүге карлыгачларының берсе булган «Фәйзулла бабай төрөпкәсе»н генә алыйк. «Көз. Өч көн инде туктаусыз яңгыр ява. Ике ягына агачлар утыртылган олы юл белән, аркасына бәләкәй генә биштәр аскан Шәрәфи китеп бара. Чабатасы тузып, үкчәләреннән юкәләре берәм-берәм сузылып чыгып, атлаган саен Шәрәфинең аркасына уч-уч пычрак бәрәләр...» Ни тиклем тормышчанлык! Безнең Әкчин-Миякә тракты бит бу! Юк, мин үзем йөреп укыган Миякә-Әнәч юлы! Ә чабатасы тузган Шәрәф мин үзем! Чөнки мин үзем бер генә тапкыр да яңа чабата кия алмадым — агайдан калганы минеке булды. Ә үзем, кызганычка каршы, чабата тукый белми идем. Я, ярый, без теманы читләтеп барабыз шикелле...

    Үзәге таза имәннең тамырлары тиз генә корымый, сиксән өч яшькә җитеп, алтмыш ел буе бертуктаусыз иҗат итү өчен бетмәс-төкәнмәс көч биргән җиргә, бу узаманны тудырган, үстергән ата-анага рәхмәт әйтәсе, аларның каберләренә чәчкәләр куясы килә...

    Тормышка чиксез мәхәббәт белән баккан күзләр беркайчан да картаймый икән. Аларда халык үзе кабызган изге ут сүнми, яшь нисбәтенә буйсынмый икән. Безнең иң өлкән авылдашыбызның чем-кара күзләре, Ртәңге чык белән сугарылган кара бөрлегән кебек, якты һәм саф иде...

    «Айдар туганкай! Элекке тегермән буасы тапкырында гына Өязене тоташ иңләп куаклык үскән: тал-тирәк. Өязе исә текә генә тауның борынын юып ага. Тау битендә җир җиләге тәмле булып пешә. Шуца була аягым таеп, таудан тәгәрәп төшеп киткән чагым да булган иде бервакыт. Әнә шул тау борынында, елганы басып үскән таллар төбендә, балык тотып утырганда, сандугач сайравына гашыйк булып, исергән чакларым була торган иде. Дөресен әйткәндә, балык тотам дип утыр-май да идем мин. Көн буе утырып та, таба төбен күмәрлек балык тота алмаган чаклар булгалый иде. Өязенең тургае, тугаен яңгыратып, бөтен тирә-якка моң өләшүче сандугачлар тарта иде мине. Тугайның, бүлкә-бүлкә булып утырган тау-түбәләрнең, сандугачларның моң-музыкасын бу хатымда (хатымда гынамы?) чак кына да сөйләп, тасвирлап бирә алмамдыр, әлбәттә. Их, ул сандугачларның сайраулары, туган! Беркайчан да бу тиклем моңны ишеткәнем нәм тойганым булмады сымак. Елгага карыйсың да, гүя, дулкын түгел, сандугачлар сайравы ярга кага...»

    Бу аның миңа, яшь авторга язган тәүге җавап хаты. 1969 ел. Мин — КАМАЗ башлангычы булган Түбән Кама химия комбинаты төзелешләрендә. Торган урыным — гомум ятак коридоры. Көндез эштә, кич клубта, кем әйтмешли, ВЛКСМның кала комитеты янында «Кама таңнары» исемендәге әдәби берләшмәне, «Нефтехимик» клубы янында җыр-биюе ансамблен, драма түгәрәген оештырып йөргән көннәр... Кыскача әйткәндә, вакытында ятмаган, вакытында ашамаган, энергияне кирәгеннән артык сарыф итеп, кайда басарга белмичә, ут йоткан чаклар... Кайда ул чаклар? Ләкин... темага әйләнеп кайтыйк. Әйе, әдәбиятта азрак «башлы-күзле» булып алгач, язучы белән инде якташ кына түгел, ә «үз кеше» сыйфатында очрашырга теләсәм дә, хыялым тиз генә тормышка ашмады — туган җирдән читтә яшәү сәбәпле, очрашу кичектерелә килде. Үземнең шигырьләрем кергән «Беренче карлыгачлар» җыентыгын Казаннан җибәргәч, мин аннан бик җылы җавап хаты алдым һәм без даими рәвештә хәбәрләшә торган булып киттек.

    Миндә әдипнең унлап хаты һәм котлаулары саклана. Хат! Нинди бөек әсәр ул кеше хаты! Искене яңарта, үлгәнне терелтә торган көндәлек әсәр, бөек әсәр бит ул, адәми хат! Гаепсездән гаепле йөргәндә аклый, хәтерне саклый ул адәми хат! Гариф Гомәр хатлары хәзер инде үзләре генә дә бер тарих. Ал арда язучының иҗатка, дөньяга карашы, үзенең тәрҗемәи хәле, көнкүреше чагыла. Шул ук вакытта иҗтимагый мәсьәләләр дә күтәрелә. Хәтердә, мин аңа язган хатымның азагын әдипнең миңа юллаган язмаларының бик кызыклы булуы, үземнең бер дә хат яза белмәвем, ягъни ашыгучанлык күрсәтүем турысында борчылу белән тәмамлаган идем. «Үтеп барышлый» гына тамган бу сөйләмгә әдип менә нинди мөһим гомумиләштерү ясый: «Хат — хат инде ул. Анда күбесенчә гади сүз була. Хат язар өчен күп осталык та кирәкмидер ул. Язганың аңлашылса, фикереңне аңлата алсаң, шул җиткән. Хатлашу — переписканы дәвам итүгә сәбәп булырлык мәсьәләләр дә бар, әлбәттә. Бервакыт әдип Фатих Кәримидән мин дәрес алган идем (Ырымбурда байлар мәдрәсәсендә укыганда). Ул: «Хат язышуны дәвам иттерү өчен, бәйләнеш өзелмәслек кызык темалар табып, фикер уртаклашу булырга тиеш...» дигәндәйрәк фикер әйткән иде. Күп еллар үтте инде аңа. Берәүгә хат яза башласам, шул әдипнең сүзләре искә килеп төшә дә, хатымны мавыктыргычрак итәргә тырышам. Кулдан килгәнчә инде...» Әдипнең шул ук хатында, мине ул заманнарда бик нык борчыган икенче бер мәсьәләгә дә җавабы бар иде. Хәер, бу хакта да аңлатма биреп китүем зарури сыман. Мин аңа үземнең Башкортостанны сагынуым турында, хәтта ансыз яши алмаячагым турында язган идем. Юк, уйлар бераз катлаулырак иде шул. Мин аңа үземнең канымда башкорт каны булган типтәр булуым, балачактан ике культура тәрбиясендә үсүем, урта мәктәпне саф татар телендә тәмамлавым, Казанда укуым сәбәпле, татар әдәбиятына кереп китүем, танылган татар әдипләренең миңа өмет белән караулары, ләкин туган җирнең ифрат нык тартуы турысында язган идем. Шунда ук Өфе егетләренең ешрак Казанга килеп, татар әдәбиятына керүләрен хәтергә төшереп, Казаннан Өфегә кайтучыларның бөтенләй булмавы һәм үземнең, кайткан хәлдә, тугандаш булса да, бөтенләй икенче — башкорт әдәбиятына сукмак сала алачагыма, урындагы иптәшләрнең миңа теләктәшлек күрсәтә алу мөмкинлегенә борчылу белдергән идем. Мине тәрбияләгән-үстергән ике халык, миңа тел һәм рухи азык биргән ике халык, күңелемә бер кояш булып иңгән ике тугандаш әдәбият алдында энә очы да керем булмавы, тик... нишләтәсең, тарихи шартлар — Башкортостан туфрагының башка тәрәккый итә алган хәлдә дә, башланып кына килгән иҗатымның тулы булмаячагын өстәгән идем. Шул ук хатымда Казан университетында укыганда үзем өчен бер сәер хәлгә тап булуымны теркәгән идем. Тарих-филология факультетының 60 нчы аудиториясендә булды шикелле ул... Мин, бары тик рус телендә генә белем алган булачак журналист, гарәп алфавитын өйрәнер өчен татар әдәбияты бүлегенә — фарсы теле укытучысы шагыйрь Мостафа Ногман лекцияләренә йөрим... Кояшлы көн... Кинәттән миңа ниндидер аваз килә...

    Өязекэй буйларында туган як гүзәлләре,
    Бергәләп колмак җыялар — гөр килә үзәннәре..

    Шигырь — саф башкорт телендә! Мин аны язып өлгерә алмыйм... Мин ниндидер исерек хәлендә иптәшләремә карыйм — минем бу кадәр шат булуымны күрә күрмәсеннәр инде! Кайдан бу тавыш? Әтием ягыннан нәселемнең — Кабакош башкортларының тавышымы бу? Әгәр бу сагыну гына булган хәлдә, язган шигыремдә — башкорт телен беркайчан да махсус өйрәнмәгән кеше (әлбәттә, әдәбиятны күп укыйм!) шигыремдә бер генә булса да орфографик хата булырга тиештер бит инде?! Ләкин, сәер хәл — хата юк иде...

    Гариф ага минем йөрәк моңымны аңлаган булып чыкты. Дөрес, кайтырга дәртләндерү белән бергә, ул, олы әдипләргә хас булганча, уйландырды да — уен эшмени яшь кенә башың белән икенче тапкыр әдәбиятка керү? «Монда кайту да ярыйдыр инде ул сезгә. Ләкин пароход капитаннары зуррак диңгездә йөзәргә яраталар бит...», — дип язды ул тәүдә. Аннан килеп, канат та куйды: «Әйбәт, әйбәт! Сандугач Өязе буенда сайрасын! Ә сез бөтен Миякә төбәген, алай гына да түгел, бөтен Башкортостанны яңгыратып сайрый торган җырчы әдип булып үсегез!» Менә бит ничек! Бер-ике кабат мактау сүзен төшереп калдырабыз да, без сөйләмнең азагын юлга алабыз: «Җырчы-әдип булып үсегез!» Ә җЬлы сүз яшь әдипкә — булачак әдипкә — ни кадәр кирәк!

    Уфага бөтенләй күчеп кайткач, без аның белән еш очраштык. Ул үзенең тирән, күзәтүчән акылы, искиткеч ягымлылыгы, бары тик өлкән буын әдипләргә генә хас булган тотанаклылык, итагатьлелек белән мине һәрчак таң калдыра иде.

    Ул авылга кунак булып түгел, аның үз улы, гади бер игенчесе сыйфатында кайта иде. Кайткан көненең иртәгәсенә үк, әлбәттә, үзе әйтмешли, «Түгәрәк Имән бабай»ны барып күрә иде. Ул анда озаклап утырырга ярата иде. Авылдашлар язучының көтмәгәндә генә печәнчеләр янына килеп чыгуын, урман авызыннан агач аударып маташкан ир аламасы белән каты бәхәскә керүен һәм башка шундый бик күп мәлләрне хәтерлиләр. Болар бөтенесе дә әдипнең гади күзәтүче генә булмый, тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылуын раслый. Әйе, авылым аның белән бәйле һәр истәлекне кадерләп саклый. Мәктәпкә керсәң, сиңа һичшиксез әйтерләр — менә бу класста Гариф Гомәр 1972 елда соңгы тапкыр чыгыш ясаган. Аңа багышланган әдәби почмакны аерым бер горурлык белән күрсәтерләр.

    Әлбәттә, безнең авыл күренешләре, аның кешеләренең сагыну характеры язучының әсәрләрендә чагылыш тапмый калмаган. Бу аның күп кенә шигырьләрендә, хикәяләрендә сизелә. Мәрхүмнең язу өстәлендә ниндидер язылачак хикәянеңме, әллә истәлекнеңме планы табылды. «Кәркәлетамакта балалар белән очрашу. Укытучы Гаяз Хәлимов оештырган иде...» дип башлана ул. Шунда ук менә нәрсә ди бит ул. «Минем язганымның һәрберсе үзем күргән, үзем белгән, үзем кичергән тормыштан. Шуннан тыш мин яза да алмыйм, язсам да — тормышчан булмый. Димәк, минем һәр шигырем, һәр хикәям — тормышның бер кисәге».

    Гариф ага Гомәр — безнең беренчебез. Районыбыз биргән әдипләр Мифтахетдин Акмулла, Төхфәт Янәби кебек беренчебез. Җиргә булган беренче язма мәхәббәтебез. Ә беренче мәхәббәт онытылмый.

    Октябрьдән соңгы елларда әдәбият, язгы ташу кебек, бөтен иңкүлекләрне басып, киңлеккә омтыла, бүгенге әдәбиятыбыз шушы киңлектән чигенмичә, моңарчы күрелмәгән тирәнлекләргә төшә. Гариф аганың «Тупсадан түргә», «Җаңыл» повестьлары исә башкорт совет әдәбиятының алтын фондына иңгән әсәрләр алар...

    «Әтием үз гомерендә дүрт хатынга җитте. Үз әниемнән башлап, бөтенесе дә үпкә чиреннән үлә тордылар. Үзем дә бу чирнең азаккы стадиясендә идем, совет һавасы ярдәме белән генә шушы 79 яшькә килеп җиттем. Өч улым, бер кызым — партия әгъзалары, врач, инженер, геологлар. Әтием батрак иде, хәерче гомерен кичерде. 21 нче елда ачлыктан шешенеп үлде...»

    Бай балаларына самавар куеп, сабак алу, җәй җитте исә, казах далаларында мүлдәкәлек -— ягъни укытучылык итү... Беренче бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы, ачлык, тиф... Илне аякка бастыру, күмәк хуҗалык оештыру өчен барган үлемсез көрәш, икенче бөтендөнья сугышы.

    Похоронкалар, тагы да ачлык, ике ел буена тишек үпкә белән сал агызу, шуның өстенә — туктаусыз иҗат, иҗат!..

    Түбән Кама Бөтенсоюз удар-комсомол төзелешендә эшчеләр темасына багышланган шигъри әсәргә тотынгач, авыр минутларымда мин аңа шикләр-икеләнүләр белән тулы хат яздым. Бер нәрсәмне дә яшермәдем. «Күрәсең, мин тормышны төптән белмимен, геройларым төссез туа. Алар миңа ышанмыйлар кебек... Бу әйбер бик коры чыкса, ничә ел буе түккән көчем, күз нурым бушка түгелме?»

    «...Әгәр син үзеңнең бушка эшләвеңне вакытында аңлагансың икән бу инде яхшы! Ә шулай да, һич ышанмыйм — хезмәт мәйданында язылган нәрсә бик үк «коры» түгелдер. Төзелеш, кешеләр белән ара-лашу — болар әдип өчен иң кирәкле шартлар! Хәзинә! Язу өстәлеңне пашлап, бригадага балта остасы булып киткәнсең икән, бик хуп! Мин кайсы вакытта, яшьләр өчен кайгырып куям — сезнең биографиягез юк, белемегез бар. Безнең киресенчә булды. Язучыга иң элек биография кирәк. Яшь язучыларыбызның күбесенең тормыш юлы нидән гыйбарәт?

    Авыл — вуз —редакция. Кайсылары армиядә дә булмаган бит! Күпләр тормыштан качканга күрә, аралашмаганга күрә, гражданлык тойгыларыннан ерак торган сүз тезмәләрен бер-бер артлы караштырып кына торалар — ашарга, киенергә кирәк бит! Кыска итәкле чибәркәе дә муенын сузып торса, ә?

    Җирдән, кешеләрдән аерым әдәбият юк.

    Киләчәктә азмы-күпме шагыйрь булырга хыялланган кешегә ул төзелешләр, кешеләр — киләчәк иҗат өчен бүген җиргә чәчелгән орлык бит ул!»

    Менә Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Бабичларның замандашы булган «артык традицион» әдәбиятта тәрбияләнгән шагыйрьнең шигырь формасы турында уйланулары, сиксән яшь өстендә торса да, форма мәсьәләләрендә безнең кайсыбер яшь шагыйрьләребезгә караганда күпкә яңа һәм прогрессив ул. Мин аңа: «Шигъри калып мәсьәләсендә үземне чикләмимен. Шигырь нинди формада телгә килә, шул формада язам». Әлбәттә, кайсыбер иптәшләр минем ирекле стильдә язуымны бик өнәп бетермиләр. Аерым редакторларга килгәндә, андый шигырьне басып чыгару түгел, укып та тормый, бер читкәрәк этеп куярга ашыгалар. Ләкин мин ирекле шигырьнең фикерне үз мизгелендә анык әйтеп бирүне чикләнмәгән мөмкинлекләрен күрәм», — дип язган идем. Инде әдипнең җавабына килик. «Минемчә, язу, яза алу яхшы. Язганында тирән фикер булсын да, шома төзелгән булсын. Яңа фикер, кеше әйтмәгән сүзне әйтергә, шуны табарга тырышу булсын. Ә синең хәзергәчә мине күрә, мине укый алган шигырьләрнең күбесе шундыйлар. Сокланам мин. Бәлки, мин башкалар анда күргән кытыршылыкларны, йогышсызлыкларны күрми торганмындыр. Ләкин бит һәркемнең үз зәвыгы, үз үлчәве бар. Берәүгә тәмсез әйбер икенче берәүгә тәмле дә, ямьле дә була. Мин Тукайның бөтен әйберен дә яратам, дисәм, дөрес сөйләмәгән булыр идем. Бар бит анда да аксаулар. Ләкин аны мин, гомумән, бик яратам. Соңгылардан мин Такташка караганда Туфанны яраттым. Ә нигә мин боларын сөйләп торам әле? Алар минем мактавыма мохтаҗ түгелләр бит. Ә син яза бир. Кемнең нәрсәне, кемне яратуы нәрсәгә кирәк? Кайберәүләр кояшны да яратмыйлар... Аттан ала да туа, кола да туа, дигән бабайлар. Дөрес сүз. Яз. Язганыңның гөлдәй гүзәле дә, күлдәй тирәне дә, көлдәй күкселе дә булыр. Ә гел генә шәп булса, чагыштырып карарга начарын кайдан алырсың? Чагыштыру өчен юри начарны язмассың бит инде. Яза-яза сайлана ул үзе: тик язганың үзең өчен генә түгел бит, кеше өчен дә кирәк, кешегә дә тәм, ямь бирерлек булсын...»

    Әлбәттә, миңа әдиптән мондый хатлар алуы зур куаныч, эштә дәрт бирә иде.

    Язучы, әйткәнемчә, туган ягы белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Аңа олы яшьтәге якташлары, мәктәп балалары хатлар язып, белешеп торды. Ул үзе дә туган ягыннан килгән һәр хәбәрне көтеп алды. Хәтта 8-9 яшьлек авыл балаларының исемнәренә тиклем хәтерли иде ул! һәр җәй саен үзе яраткан Өязе, Дим буйларына, Кәркәлетамакка, Төхфәт Янәбинең туган авылы Янәби-Урсайга кымызга кайта һәм укучылар, авыл халкы белән якыннан аралаша иде. Якташлары бүген аның әсәрләрен укып, туган төбәкләренең үткәнен күз алдына китерә, ал арда үзләре эчкән чишмә суларының тәмен, Дим, Өязе тугайларында күкрәп чәчкә аткан муелларның кабатланмас хуш исләрен тоя...

    Дистәләрчә китап авторы, күренекле язучы Гариф ага Гомәр үз гомерендә нинди генә жанрда көч сынап карамаган икән: балалар һәм олылар өчен шигырь, хикәяләр, повестьлар, бер актлы пьесалар, дистәләгән фель-етон-скетчлар... «Якты елга» исемле драмасы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында зур уңыш белән барган...

    Әлбәттә, язучының иҗат юлы катлаулы була. Ул бары тик уңышлардан гына тормый. Гариф Гомәр үзе әйтмешли, һәр тапкан таш асыл булмый. Бу табигый да. Заман үзенә кирәген генә сайлап ала һәм күп очракларда ялгышмый. Язучы бер хатында, әдәби осталык мәсьәләләренә кагылып, болай ди: «...Дөньяда мәшһүр булырга ашыкмагыз, үзегез «уңышлы» дип ышанган әйберләрегезне генә халыкка күрсәтегез. «Ашыккан — ашка пешкән», дигән борынгылар. Мин үзем яшь чагымда ашыга төштем шул... Хәзер үкенеп бетә алмыйм... Дөрес, безнең заманда әзерлек тә бүтәнчә иде. Сез бит әдәбият дөньясына зур әзерлек белән киләсез...»

    Бу сүзләрдә ни чаклы тыйнаклык! Көн-төн тир түгеп, мул уңын үстергән һәм киләчәккә мул өлеш калдырып, шушы өлештә бүгенгесеннән чыгып бәяләргә өйрәнгән игенче генә бу тиклем тыйнак була ала.

    ...Минем өстәлемдә һәвәскәр фотограф төшереп алган бер сурәт ята. Сиземләвем буенча, 1948-1949 елларда алынган булырга тиеш бу сурәт. Авылның сырт ягы — язучының сеңлесе Мәгъмүрә апа яшәгән оч Өянкеләр күләгәсендә бүрәнә. Бүрәнәдә икәү утыра. Берсе — Гариф ага Икенчесе — 6-7 яшьлек малай. Минем балачак дустым Җидегән авылы малае Дамир ул. Алар сөйләшеп утыралар... Хәзер бу өянкеләрнең сакланыг калганнарын «Гариф Гомәр өянкеләре», диләр...

    ...Моннан ун ел чамасы элек Уфаның Революцион урамында үзенчәлекле тантана булды. Гариф Гомәр яшәгән 49 нчы санлы йорткa истәлекле тактаташ куелды. Анда шундый сүзләр чокып язылган: «Бу йортта 1962-1974 елларда башкорт язучысы, РСФСРның атказанган сәнгать эшмәкәре Гариф Гомәр яшәде». Истәлекле тантананы ачуга багышланган митингта бихисап кеше катнашты — күренекле язучылар, композиторлар, артистлар, эшсезләр, укытучы яшьләр, студентлар... Чыгыш ясаучылар язучының татар-башкорт культурасы тарихында тоткан урыны турында берсеннән-берсе җылырак сүзләр әйттеләр.

    Бу минутта мин язучы өзелеп сөйгән Миякә басулары, Өязе, Дим буе тугайларын күздән кичерәм. Гүя, колак төбендә генә әдипнең үз тавышын ишеттем. «...Их, ул сандугачларның сайраулары, туган! Беркайчан да бу тиклем гүзәллекне ишеткәнем һәм тойганым булмады кебек... Елгага карыйсың да, гүя, дулкын түгел, сандугач сайравы моң ташкыны булып ярга кага...» Айдар Хәлим.

    1971.
    (Талант. Шәхес. Язмыш. 2007, Чаллы. 37нче бит.)



    Чыганак: © Adiplar.Narod.Ru

    Гариф Гумар





    ← назад   ↑ наверх