• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Юсуф Гарай

    ГАРАЙ(Гараев) Юсуф Ибрагимович (1904-88гг.), писатель. Поэмы «Тимер» (Казань-М., 1932г.), «Гулейфа» («Геләйфә», Уфа, 1937г.), документальная повесть «Банат Батырова» (Уфа, 1966г.; русский перевод М., 1963г.), сборник стихов «Письма землякам» («Якташтарга хат», Уфа, 1984г.).

    Учебники башкирского языка и литературы для средней школы.

    Репрессирован, реабилитирован в 1958г.



    Йосыф Гәрәй

    Язмыш

    Йосыф Гәрәй... Озын, катлаулы тормыш һәм иҗат юлы үткән язучы. Сиксән сигезенче елның мартында, көпә-көндез, Уфа урамында йөрәге ярылып, әдип дөньяны безгә, исәннәргә калдырып, китеп барды. Ә исәннәр нишләде? Турысын әйтик, аларның кайберләре бәгырьсезлек күрсәтеп, пычрак атып калды. Кылган эшләренә кылмаганнарын да өстәп, аның язмышына үтә берьяклы бәя бирелде. Сиксән биш яше дә билгеләнмәде. Бу язмаларым язучы шәхесенә берьяклы гына бәя бирүне кире кагуга, мәрхүмгә ташланган гаеп-нахакны җуюга аз гына булса да өлеш кертсен иде. Әй, язмыш, язмыш...

    Йосыф Гәрәйнең шәхесе хакында тормыш йөген бергә тарткан замандашлары, урау юллардан бергә килгән фикердәшләре язып чыгар, артык берьяклы, хәтта, әйтер идем, артык беркатлы сүз куертуларга ачыклык кертер һәм чик куяр дип көткән идем — булмады. Күрәсең, без кеше намусы өчен көрәштә һаман да культ кысаларыннан чыга алмыйбыз, матбугатны биләп алып, укучыда күмәк дөреслек, өер психологиясе тудырабыз, гүяки, кеше турында икенче төрле уйларга ярамый да, гүяки, кеше турында начар уйлау гына безгә бихисап ләззәт китерә.

    Әй язмыш, язмыш...

    Без әле рухи тазарынуның башына гына килеп кердек. Тазарынабыз дип яңадан пычранып һәм пычратып куймыйк. Ә бик мөмкин. Утызынчы еллар, гомумән, шәхес культы корбаннары турында сүз алып барганда аеруча сак, аеруча гадел булырга кирәк. Тормышта сәбәп һәм сөземтә бар. Русча әйткәндә, «причина и следствие». һәр яхшы һәм начар күренештә бар алар. Хәят дигән чынбарлык нәкъ әнә шул сәбәп белән сөземтәдән тора. Аларны бутамаска иде. Бер сөземтәне сәбәп итеп күрсәтә башласак, яңа корбаннар эзләсәк, бар җәмгыятькә яңадан «дошманлык» чирен сеңдерсәк, бу «сагыну» утызынчы елларга чакыру булып яңгырамасмы? Матбугат битләрен имеш-мимешләр, «теге агай хакында бу агай болай әйтте, бу агай хакында теге агай болай әйтте» дип күсәк күтәрә, корбаннар таләп итә башласак, кая барып чыгарбыз? Илле ел элек булып үткән гаделсезлекләрдән гаделлек эзләгәндә күңелең белән саф, белемең белән тирән, тоткан юлың белән гражданин булу һәм кеше язмышына кызгану-шәфкать аша карарга кирәктер.

    Хәзер инде республика матбугатында Йосыф Гәрәйгә кагылышлы мәкаләләргә мөрәҗәгать итик. Ул мәкаләләрнең берсендә шундый юллар бар:

    «Бөек Ватан сугышы елларында... төрмәдә утыра, соңыннан Урта Азиядә мәҗбүри эшләрдә йөри». Былтыр гына чыккан «Совет Башкорт-станы язучылары» дигән библиографик белешмәдә: «1940 елдан ул Урта Азиядә төзелешләрдә эшли. 1958 елда Уфага кайта һәм әдәби эш белән шөгыльләнә башлый(!)» — диелгән. Менә шулай!.. Билгелелек чорында Да күп нәрсәләрне үз исеме белән атарга базнат ителмәгән. Әйтерсең, 20 еллык «иҗади» командировкадан кайткан!

    Ә икенче бер мәкаләдә Зилаер районыннан (авылын ни өчендер күрсәтмәгәннәр) Бәхти Яров иптәш бик нык аптыраган кыяфәт белән бу шикләрне тагын да көчәйтә төшә: «Минем буын аны да (Й.Гэрәйне, —А.Х.) фаҗигале дәвер корбаны дип йөрде бит. Өстәвенә, хәтерем ялгыш-а, язучыга 60 яшь тулу уңае белән язылган мәкаләсендә Г. Әмири, , рәсми рәвештә ул версияне ныгытып та куйган иде. Тик студент чагыбызда гына без аның фин сугышына барудан баш тартып кулга алынганлыгын ишетеп шаккаткан идек».

    Монда тайгалак урыннар бихисап. Баксаң, Йосыф Гәрәй репрессиягә эләкмәгән, бу «җинаятьчегә әйләнгән бәндә» бары тик «фин сугышына барудан баш тартканы» өчен генә кулга алынган һәм... төрмәдә утырган икән. Аннан соң «Урта Азия якларында мәҗбүри төзелешләрдә эшләгән дә, егерме еллык иҗади командировкадан кайтып, язучылык эшенә тотынган», Әйе, аның үзенең репрессияләнүе бары тик «версия» генә икән, аны бары тик Г. Әмири генә «рәсми» (?) рәвештә «ныгыткан». Язучы ничек итеп «рәсми» ныгыта ала икән? Аннан, әгәр күз алдында тотылган иптәш «төрмәдән», ягъни «егерме еллык иҗади командировкадан» акылга зәгыйфь булып, рухи яктан җимерелеп, эчкечегә әйләнеп кайткан һәм, кайбер шундыйлар кебек, урам почмагына барып, дөньядан эзсез-нисез югалган, тәнкыйтьче (оппонент) сүзе белән әйткәндә, «иҗат эшенә тотынмаган» булса, бик тә әйбәт буласы булган икән. Кешенең уңай сыйфаты, җылы сүз әйтү урынына, кире сыйфатка әйләндерелә. Әйе, алтмы-шынчы-сиксәненче еллардагы библиографик белешмәләрдә репрессиягә эләккән шәхесләр турындагы мәгълүматлар бик саран бирелде — бу хәл, билгеле сәбәпләр буенча, барлык совет әдәбияты өчен характерлы иде. Без үткәннәр белән күңелне «тырнамаска, искә төшермәскә» тырыштык. Шуңа күрә дә торгынлык чоры дип аталды бит инде ул. Белешмәләр алар корбан-шәһитләр теләмәгәннән түгел, ә административ аппарат күрсәтмәсеннән чыгып шулай язылдылар. Шулай итеп, әгәр биографик белешмәдә сөрген еллары чагылыш тапмаса, аның өчен лагерь-сөргендә булган кеше гаепле түгел. Монда логиканы микроскоп белән дә күреп булмый: Сталин читлегендә утырган елларны илдән «качып, кайдадыр Урта Азия якларында эшләп йөргән еллар» итеп күрсәтеп, мәкалә авторы төшенчәләрне алыштыра, укучының зиһенен бутый һәм тагын да аппарат, система сәбәбен аерым шәхескә япсарып, аны биографиясен «яшерүдә» гаепли.

    Инде рәсми органнар биргән чын рәсми документларга килик.

    «Верховный Суд РСФСР. 18 декабря 1957 г., N 1585-пс 7. Справка. Выдана в том, что приговор Верховного Суда Башкирской АССР от 15 июля 1940 года, которым Гареев Юсуф Ибрагимович, 1904 года рож-дения, был осужден по ст. 58-10 п. 1 УК РСФСР, постановлением Пре-зидиума Верховного Суда РСФСР от 22 октября 1957 года отменен и дело прекращено за отсутствием в его действиях состава преступле-ния. Зам. председателя Верховного Суда РСФСР». Мөһер. Имза. (Текст тулысынча документтагыча китерелде).

    Сүзне, бәлки, шушында туктатып та булыр иде. Әмма укучыга күп нәрсә аңлашылмый калыр дип уйлыйм. Билгеле булуынча, 58-10 маддәсен ул заманнарда рогаткадан чыпчык аткан өчен бирмәгәннәр. Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, ВКП(б) һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнеп, ул ун елга ирегеннән мәхрүм ителергә һәм биш елга сөргенгә җибәрелергә (русча «поражение прав») хөкем ителә. Казахстанның Актүбә һәм Хромтау лагерьларында ун ел утырганнан соң, Урта Азия чүллекләрендә сөргендә була Йосыф Гәрәй. Тәнкыйтьчеләр бозып күрсәтергә тырышкан «төрмә» һәм «мәҗбүри төзелеш эшләре» менә шушы була инде. Йосыф Гәрәйнең репрессиягә эләгүен нигә укучыдан яшерергә һәм белмәмешкә салышырга тырышалар соң? Нәрсә, чынлап та «фин сугышына барудан баш тарткан өчен кулга алынган»мы ул?

    Куелган сорауга җавап бирер алдыннан язучы турында биографик мәгълүматлар бирү урынлы булыр кебек. 1904 елның 20 мартында Бәләбәй өязенең Базгыя авылында (хәзер Шаран районына керә) урта хәлле гаиләдә туа. Бәләбәй педагогия курсларында белем ала, берничә ел укытучы, инспектор, Бәләбәй кантон башкарма комитетында инструктор булып эшли. 1930-1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, урта командир дәрәҗәсендә запаска җибәрелә. Армиядән соң Баш-кортстан Мәгариф Комиссариатында кадрлар буенча инспектор, тел һәм әдәбият буенча гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1936-1937 уку елында Башкорт дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул чорда башкорт мәктәпләре өчен «Әлифба», байтак дәреслекләр һәм башкорт теле программаларын төзи. Бер үк вакытта СССР Язучылар союзының Әдәбият институтында читтән торып укый. Күп тә үтми, әдәбиятта актив эшләгән язучыны Башкортстан Язучылар союзының оештыру комитеты секретаре итеп сайлыйлар.

    Һәм... Хәзер инде куелган сорауга килик. РСФСР Верховный Судының җинаять эшләре буенча хөкем комиссиясе архивында Йосыф Гәрәйнең 1940 ел көзендә язылган «жалобасы» саклана. Машинкада уналты биттән торган бу язманы укыганда елыйсың да... көләсең дә. Барлык сорауларга да җаваплар бар анда.

    «Мин бернинди дә җинаять эшләмәдем, — дип тәмамлана ул. — Мин «Байрак — Ил» исемле шигыремдәге бер строфа өчен җавап бирәм, анда минем хатам бәләкәй түгел. Ләкин ул да мин хөкем ителгән кадәр авыр Фәзаны аклар дәрәҗәдә түгел. Иң авыр җәза — минем менә өч ай инде «халык дошманы» исемен йөртүем. Мин җәмгыятькә киләчәктә дә фай-Аалы кеше булачакмын, аның өчен үземдә җитәрлек дәрәҗәдә көч тоям. % кадәр каты хөкем карарын кире алуыгызны һәм җәмгыятькә файдалы кеше булуыма мөмкинлек бирүегезне үтенәм».

    Совет дәүләтенең «нигезләрен дер-селкеткән» һәм шагыйрь үзе дә «хатасы бәләкәй түгел» дип таныган нинди строфа соң ул? «Байрак—Ил» шигыре Башкортстан Язучылар союзы органы «Октябрь» журналының 1938 ел февраль санында басылган. Шалтырап торган патриотик, ул заманнар өчен табигый әсәрнең «илне аяктан еккан» строфасы менә нинди:

    Сталин тотканга,

    Байрак — Ил

    Ут сала һәр бәгырьгә,

    Һәр сантиметрыннан аның

    Владимир Ильич көлә...

    Сөргеннән кайткач, 1960 елда чыккан китабында Йосыф Гәрәй аны болай итеп үзгәрткән:

    Партия тотканга, байрак

    нурлана, балкый!

    Һәр сантиметрында аның

    Тере Ильич елмая.

    Шагыйрьнең 1940 елда язылган «жалоба»сындагы аңлатмага килик.

    «Мин совет язучысы өчен искиткеч авыр булган җинаятьләрдә — контрреволюцион пропаганда алып баруда нәм ВКП(б), Совет дәүләте җитәкчеләренә яла ягуда гаепләнәм. Мондый пычрактан үземнең ерак торуымны белеп, гаепләүләргә пунктлар белән аңлатма бирәм:

    1. «Байрак — Ил» шигыре үлемсез юлбашчыбыз коммунизмга алып барган СССРны кешелек авангарды, кешелек байрагы итеп сурәтли. Бер строфаны, соңыннан күренүенчә, ялгыш та аңлап була икән. «Сталин тоткан байракның нәр сантиметрыннан Владимир Ильич көлә»... «Көлә» сүзен мин «елмая» мәгънәсендә кулландым. Бу мәгънәдә ул сүз башкорт нәм рус әдәбиятларында нәм телләрендә кулланыла: «диңгез көлә» (М. Горъкий), кояш көлә... Халык «карточкага көлеп төшкән», «бала гел көлеп тора» дип сөйли. Строфаның соңгы ике юлын язганда мин Маяковскийныц «С каждого шва взывает Ильич» («В. И. Ленин» поэмасы) дигән юлын үрнәк итеп алган идем. «Елмая» сүзе — китапча, халык телендә еш кулланылмый. Строфаның «елмая» мәгънәсендә булуын аның редактура, цензура, корректура аша үтеп басылуы да раслый. Теге фикер соңыннан гына, мине гаепләүчеләр күрсәткәннән соң гына ачылды. Шигырь үзгәртелгән килеш минем «Яшәсен бәхет!» исемле җыентыгыма керергә тиеш иде. Антисовет мәгънә бирүне күз уңында тоткан идемме мин? һич юк: ул строфа — минем хатам, чөнки «бары тик үлеләр генә ялгышмый, чөнки алар бернәрсә дә эшләми». (М. Горький).

    2. «Ленин турында уйлар» шигырендә мин «мавзолей» сүзен каберлек өстендәге һәйкәл итеп аңлап (теләсә нинди сүзлекне карагыз), ((Политбюро нәм СССР — В.И. Ленинга куелган щ чын мавзолей менә нәрсә ул», — дип язам. Бу фикер белән Политбюроны Ленин идеяләре, уйларын саклаучы итеп сурәтлисем килгән иде: ул да бит безгә барлык СССР кебек Ленин-атабызны хәтергә төшереп тора. Ничек итеп мин бу шигырьдә иҗади марксизмны инкарь итәм икән, нич кенә аңламыйм. Әмма шигырь мондый каршылыкка очрагач, төрле карашлар тудыргач, мин строфаны бөтенләй үзгәрттем: «җирдә коммунизм төзеләчәк, дөнья аны сиңа багышлар (В.Ильичка мөрәҗәгать итеп әйтәм), сиңа торырлык бүтән һәйкәлне гасырлардан да таба алмаслар». Мин бу строфаны язганда иптәш Крупскаяныц Ленин үлгәннән соң әйткән сүзләрен күз уңында тоткан идем. Ул әйтте: «Ильичка һәйкәлләрне күп куярга тырышмагыз, күбрәк мәктәпләр төзегез, көтепханәләр, клублар ачыгыз, халыкны агартыгыз, аның сүзләрен халыкка җиткерегез — менә шушы юлбашчыга иң чын һәйкәл булачак» (цитатаны хәтердән генә китерәм, мәгънәсе тулайлыкка иманым камил). Монда нәрсә контрреволюцион икән — аңлашылмый. Ары табан, экспертиза раславынча, мин түбәндә китереләчәк строфа белән хөкүмәт җитәкчеләренең ролен инкарь итәм, имеш: «Күренмичә син Совнаркомда, буш креслоңа килеп утырасың. Син Молотовның колагына нәрсәдер пышылдыйсың нәм Калинин карт белән бергә (башкортта «фәлән-фәлән карт» дип иркәләп эндәшү бар) нәр указга кул куясың».

    1964 елда Уфада чыккан «Шигырьләр» җыентыгында Йосыф Гәрәй бу строфаны шулай итеп үзгәрткән:

    Күренмичә син Совминыңда

    Буш креслога килеп утырасың.

    Председатель колагына

    Карар пунктын әйтеп торасың.

    Председатель белән бергә

    Һәр законга кулың куясың...

    «Минемчә, безгә яңа тормыш төзүдә Ленин бүген дә ярдәм итә һәм йөз елдан соң да ярдәм итәчәк, — дип аңлатырга тырыша шагыйрь һәм коточкыч шартларда аның әсәрләреннән контрреволюция эзләгән эксперт комиссиясенә ярыйсы гына «тамызып» та ала. — Эксперт комиссиясе, мәсәлән, киресен раслый, Ленинны инкарь итә һәм аңа яла яга. Ә мин аның турында «Син яшисең бөтен җирдә, гүя һава, гүя яктылык», — дим».

    Йосыф Гәрәй гаризасындагы дүртенче пункт та гыйбрәтле.

    4. «Мин тагын шунда гаепләнәм: имеш, мин язучыларга шигърияттән патриотик тәгъбирләрне нәм совет сүзләрен алып ташларга киңәш иткәнмен. Мин һәрвакытта да язучыларга совет чынбарлыгы темасына язарга киңәш бирдем, Моны үзләренең күрсәтүләрендә шаһит Кәлимуллин да, хөкем вакытында Даянов, Рамазанов (Төхвәт Янәби, Кадыйр Даян, Гыйлемдар Рамазанов. — А.Х.) Һәм башкалар да раслады... Мин үзем һәрвакыт туган ил темасына яздым. Бу — иң мөһиме, чөнки контрреволюционер моны беркайчан да эшләмәс иде. Консультацияләр, әсәрләрне тикшерү вакытында һәм бу темага укылган докладымда мин бер үк сүзләрне кабатламаска чакырганмын икән, бу бит совет шигъриятенең сыйфаты өчен көрәш, ни өчен дигәндә, ун ел буе кабатланып килгән бер үк сүзләрне, бер үк тәгъбирләрне, чагыштыруларны, эпитетларны кабатлау шигъриятне үстерми. Андый шигырьләр безнең чынбарлыкны ярлыландыра, күтәрелгән мәсьәләләрне примитив яктыртып, теманың өстеннән генә шуа. һәр юлда һәм строфада матур сүзләрҺәм өйрәнелгән әйтемнәр, чакырулар, газета башларын куллану мондый төр шигырьләрне түбән сыйфатлы булудан коткара алмый. Бер үк сүзләрне кабатламаска дип мин киңәш иткән Кәлимуллин, Рамазанов һәм башкаларның шигырьләре белән дә шулай булды...

    5. Примитив шигырьләргә каршы чыгышларым белән бергә, мин газета-журналларда басылган әсәрләрне сызгалауда да гаепләнәм. Әлбәттә,көтепханә журналын миңа сызгаларга кирәкмәс иде, монда мин гаепле.Әмма минем шәхси китапларым, журналларымны сызып укуымда нинди антисовет нәрсә бар икән — һич кенә дә аңламыйм. Мин шигырьләрне ниндидер темага багышланганы өчен түгел, начар сыйфатлары өчен сызгалый идем. «Совет әдәбияты» журналында басылган Ленин һәм Сталин турындагы халык җырларын сызгаламадым, Маннурның бер шигырен уңай бәһаләдем. «Октябрь» журналының 1940 елгы февраль санында басылган Кулибаевның «Туганнар» шигырен сыздым, чөнки ул түбән сыйфатлы күренде, ә менә иптәш Сталин турындагы янәшәдә генә урнаштырылган әйбәт шигырен сызмадым.

    Шигырьләрне шулай сызгалап укуны мин һич кенә дә конпгрреволю-ция дип исәпли алмыйм, анда җинаять тә күрмим...»

    Алтынчы пунктка тукталу алдыннан минем анда күтәреләчәк мәсьәләгә бераз гына аңлатма биреп китәсем килә. Сүз анда эсерлар партиясенең күренекле вәкиле, революциягә кадәр дистә елга якын патша төрмәләрендә утырып, Октябрь революциясен кабул итмичә эмиграциягә киткән һәм шунда үлгән татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый турында бара. Билгеле булуынча, соңгы ике елда үзәк «Вопросы литературы», «Дружба народов» һәм башка газета-журналларда, шулай ук Казан матбугатында Гаяз Исхакый мирасына карата мәкаләләр, кызу-кызу бәхәсләр булып алды. Ничек кенә булмасын, Гаяз Исхакыйның иҗатын, бигрәк тә революциягә кадәр булган иҗатын, татар әдәбияты тарихыннан сызып ташларга ярамый. Хәзер Гаяз Исхакыйның революциягә кадәр иҗатын басып чыгару мәсьәләсе уңай хәл ителде: аның өч повесте «Казан утлары»нда, тәүге бер томлыгы китап нәшриятында басылып чыгачак.

    Әйе, 1940 елга, Сталин концлагере шартларына сикерик. Гаяз Исхакый исемен төрмәдә түгел, иректә дә телгә алырга ярамаган шартларда, гаделсез хөкем ителеп, үзе яклауга мохтаҗ булган мескен шагыйрь РСФСР Верховный Судына кадәр инстанциягә Гаяз Исхакыйны аңларга тырышырга киңәш итә... Куркак җанлы бер сатлык кеше эшли алыр идеме аны? Юк! Бу гражданин характерының чагылышы түгелме? Йосыф Гәрәй мөрәҗәгатенә килик.

    «Шаһит Сәгыйтъ Агишевның буржуаз язучы-эмигрантларга карата минем симпатияләрем турындагы уйдырмаларга килсәк, эш бөтенләй икенчерәк тора — аның шаһитлык күрсәтүләре чеп-чи яла ягу. Мин белмим, кайчаннан алып, бер «кыерсытылган» кешенең икенче кешегә яккан яласы хөкем карары өчен нигез булып тора ала икән? Мин эмигрант-язучылар Сөләйманов нәм Исхаковны буржуаз прогрессистлар дип атый идем, 1900 еллар башында алар шулай булдылар да... Агишев белән сөйләшкәндә мин аларныц әсәрләренең кайчан да булса тарихчылар өчен шул дәверне чагылдырган документ рәвешендә кирәк булачагын әйттем,..

    Мин җаным һәм тәнем белән Туган илгә бирелгән кеше. Туган илне сөймәс өчен минем бер генә сәбәбем юк. Мин, бер хулиган гына авыл малаеннан язучы булып җитешеп, ихтирам, абруй, кешелек бәхете яуладым, бу хакта минем ерак бабаларымның төшенә дә кермәгән — мин беркайчан да контрреволюционер булмадым һәм нинди генә шартларда да йөрәгемдә дошманлык хисе йөртмәячәкмен.

    Приговорның гаепләү өлеше менә шундый пунктлардан тора. Ләкин Үземне гаепләүдән төшеп калган пунктлар буенча да аңлатма биреп китәргә тиешмен дип исәплим.

    ... Миңа РККАда хезмәт итүдән баш тарту гаебе дә тагыла. Ул болай булды: миңа РККАга кадр булып барырга тәкъдим иттеләр, сорадылар: кичек карыйм? Мин үземә хас эчкерсезлек белән «командирлыкта артта калганмындыр, монда илемә күбрәк файда китерәчәкмен, переподготовкага җибәрегез», дидем. Мин чынлап та взводның кече командиры вазый фасына караганда әдәбият өлкәсендә күбрәк файда китерәчәкмен дип уйладым... Әгәр комиссия мине хезмәткә кабул иткән булса, аннан баш тартмаган булыр идем — нәм бу нәрсә дә миңа тагылмаган булыр иде.

    Мин нәр эштә дә үземне аямыйча эшләдем, шул эш аркасында йөгенүгә кадәр барып җитә идем. Язучылар союзындагы хезмәтемне бер батырлык итеп исәпләргә дә хаклымындыр: авыр шартларда, бер тиен акчасыз, хәтта эш хакы алмыйча да эшләдем бит мин. Язучылар конференциясендә ВКП(б)ның Башкортстан Өлкә Комитеты секретаре бу хакта мактап телгә алды. Мин бертавыштан яшерен тавыш бирү юлы белән идарә составына сайландым. Язучылар союзындагы эш дәверендә язучылар беренче тапкыр югары художестволы әсәрләр тудыру бурычы тирәсендә тупланылдылар. Мөхәммәтьяровның Ленин турындагы өлгереп җитмәгән поэмасы ише әсәрләрне кискен тәнкыйть итүем шуның белән аңлатыла. МинГ. Гомәров, X. Мөхәммәтьяров, Исмәгыйлев, Бурангулов н. б. әсәрләрендәге сәяси тотрыксызлыкларга күрсәттем. Дошман шулай эшли аламы?.. Мин башкорт нәм татар шигъриятенә Мая-ковский шигырен, аның стилен нәм формасын алып кердем. Минем формам белән шагыйрьләрнең бер өлеше килешмәве шуның белән аңлатыла. Үземнең туган илгә тугрылыгымны мин өч йөз шигырем, йөз мәкалә, дистәләрчә (тәржемә, шигырь, проза, уку әсбаплары) китабымда расладым. Ә менә минем турымда өч, хәтта ике строфадан чыгып кына фикер йөртәләр. Язучы турында ике строфадан чыгып кына бәна бирергә мөмкинмени?..»

    Менә шушы сораулар борчый лагерьдагы шагыйрьне. Илле елдан соң без бу җан ачынуларына кул селти алабызмы? Дөрес булыр идеме бу? Без бит кеше шәхесе, аның язмышы хакында сүз алып барабыз. Кайда бераз гына булса да мәрхәмәт дигән нәрсә? Хәрби комиссариатта «армиягә, хәрби хезмәткә бармассызмы?» дигән сорауга Язучылар союзының оештыру эшләре буенча секретаренең «иҗат эшен якынрак күрәм» дип әйтүе дә табигый бит. Действительный хезмәткә чакырып килгән повесткадан качып калу түгел. Әгәр ул шулай булса, замананың каты законнары буенча хөкем ителгән булыр иде. Күренүенчә, Йосыф Гәрәй «Кызыл Армия сафына чакырылудан баш тартканы» өчен түгел, ә шигырьләрендә «Совет дәүләтенә каршы контрреволюцион пропаганда һәм дәүләт җитәкчеләренә яла ягуда» гаепләнеп кулга алына һәм хөкем ителә. Фин сугышына бармау гаебен аңа инде доносчылар үзләре өсти.

    Кайбер иптәшләр Йосыф Гәрәйне бер дәлилсез язучыларга каршы репрессияләр оештыручыларның берсе итеп күрсәтергә тырышалар. Әдипнең матбугатта басылып чыккан мәкаләләреннән, җыелышлардагы чыгышларыннан өзекләр китерәләр дә, шуны дәлил дип уйлыйлар булса кирәк. Йосыф Гәрәйнең 1937 елның азагында Башкортстан Язучылар союзы пленумында ясаган чыгышына килик. «...Башкортстанда фашист ялчыларын тар-мар итү, әшәкелек, кабахәтлек, хөсетлек белән беррэттән, безнең җитәкчеләребез, юлбашчыларыбыз Куйбышев, Киров, Менжинскийны нәм совет әдәбияты байрагын күтәреп барган, Ленин-Сталинның якын дусты Горькийны үтергән ерткыч бандалар өстеннән булган соңгы суд процессы безнең сафларны тетрәтте. Дөнья культурасы кояшы, СССР әдәбиятының иң кешелекле юлбашчысына кул күтәрүчеләрдән нәр язучы җирәнә, нәфрәтләнеп күралмый. Язучыларны иҗат итүгә бөек патриотизм, Туган илгә сөю, юлбашчыларга, үлемсез Сталинга булган бетмәс-төкәнмәс сөю илһамлан дыра».

    Әйе, шул заманның теле. Фаш итү чире белән чирләгән җәмгыятьнең теле бу. Фаш итү, һичшиксез, патриотизм буларак тәкъдир ителә. Пленумда чыгыш ясаган һәр язучының теле шундый дисәк тә хата булмас. Ләкин моннан, әгәр язучылар пленумында бары тик шушы чыгыш булмаган хәлдә «Башкортстан бернинди дә репрессияләргә дучар ителмәгән, Афзал Таһиров, Даут Юлтый кебек күренекле әдипләр юк ителмәгән булыр иде» дигән нәтиҗә ясап булмый бит әле. 1937-38 еллар газеталарын актарып карасаң, аларда мондый «фашлау»лар тулып ята. Бүгенге фашла-учыларыбыз Башкортстан язучылары пленумында бөтен республика буйлап кузгалган «фашлау»ларга старт биргән вакыйганы — ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре А. А. Ждановның нәкъ шуннан алда гына, атап әйткәндә, 1937 елның сентябрендә Уфага килгәнлеген, ашыгыч рәвештә өлкә комитеты пленумын үткәреп, шуның нәтиҗәсендә республикада «Варфоломей төннәре»н оештырып киткәнлеген «оныталар». «Баганалар киселде, коймалар үзләре авар» — менә бит нинди әйтем калдырды тарихка Уфада Жданов. Гүяки Жданов — ул игътибарга лаек булмаган «вак нәрсә», бөтен ил буйлап культ касафаты да вак нәрсә, ә менә ниндидер Йосыф Гәрәйнең ниндидер җыелыштагы чыгышы — менә бу инде культ корбаннарына юл ачучының үзе! Бармы берәр дәлил? Уйлап карасаң, Йосыф Гәрәй, мескен, шушы культның һәм Ждановның Башкортстанга кара сәяхәтенең икеләтә корбаны бит. Дәүләтсез татар булганы өчен генә Ишенең бәхетсезлегеннән көләргә, аны изеп таптарга намуссызлар гына Җөрьәт итә. 1937-38 елларда Язучылар союзының оештыру комитеты секретаре сыйфатында язмышка тәкъдир ителүе — бу бит аның бәхетсезлеге. «0бком кушты» дигән сүз баш өстендә кылыч сыман уйнаган заманнарда язучылар оешмасы җитәкчеләреннән берәрсе нинди чаралар белән үзен «фашлау»дан читтә калдыра алыр иде икән? Мондый «фашлау»лардан Шолоховлар, Фадеевлар, Парфеновлар да котыла алмады бит! Имештер ки, «Сталинны данлаган». Кем аны данламаган!? Мәсьәләнең асылын Раскольников кебек сирәкләр, зирәкләр, алдан күрүче политиклар гына аңлаган бит! Сталинны мактап җыр, шигырь, бәет язмаган кешене табып карагыз ул заманда. Менә минем алда 1939 елда латин имлясы белән чыккан «Ленин, Сталин һәм Ватан» дигән шигъри мәҗмуга. М. Хәй, С. Кулибай, Рәшит Нигъмәти, Нәҗип Иделбай, Гали Ибраһимов, М. Сөндекле, Сәйфи Кудаш, Йосыф Гәрәй һәм башкаларның Сталин турындагы шигырьләре. 1938 елда Рәшит Нигъмәти төзеп һәм сайлауларга атап чыгарылган «Безнең тавыш» исемле шундый ук мәҗмугада «Беренче кандидат иптәш Сталин» дигән шигырь бар.

    Без киңәшеп, — сүнмәс нур чишмәсен, Халкыбызның бөек атасын, Кандидатның беренчесе итеп Иптәш Сталинны атадык...

    Бу юлларны Мостай Кәрим иҗат иткән. Нигә, без шушы шигырьләрг карап кына әдәбиятыбызның барлык вәкилләрен «Сталин кылычлары» дип атарга тиешбезме?

    Кайбер иптәшләр Башкортстан Язучылар союзы органы булган «Октябрь» журналының 1938 елгы январь санында басылган «Башкорт әдәбиятын социалистик реализмның киң юлына чыгарыйк!» дигән мәкаләдән криминал эзлиләр. Тәүдә аны бары тик Йосыф Гәрәйнеке генә итеп күрсәтергә маташтылар. Аннан мәкаләнең өч кеше — Йосыф Гәрәй, Г. Сәләм, X. Кәрим тарафыннан язылганлыгы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булгач: «Юк, аны барыбер татар Йосыф Гәрәй язган булырга тиеш, чөнки язу манерасы, теле аныкына охшаган», — диючеләр табылды. Шушы буламы моннан илле ел булып үткән вакыйгаларны ачыклауда ышандыргыч дәлил? Телгә алынган шәхесләрнең берсе дә инде исән түгел. Тагын шул сорау туа: ачык матбугаттагы мондый «фашлау» алар-ны «репрессияләрне оештыручылар» итеп күрсәтүдә дәлил булып тора аламы? Әлбәттә, бу мәкаләне бу өч кешенең берсе язгандыр, чөнки бер каләмне берьюлы өч кеше тотып яза алмый. Ләкин алар әлеге мәкаләгә бердәй хуҗалар. Бу әдипләрнең берсен дә көчләп кул куйдырмаганнар. Моның киресен уйлау өчен беркайда бернинди дә дәлил юк ич. Аннары, Йосыф Гәрәй үзе исән чакта җитәкче органнарның бу мәкаләне язарга әмер бирүләре, моның өчен кирәкле материаллар белән тәэмин итүләре турында сөйләгәне бар иде. Иң мөһиме, шушы мәкаләгә таянып берәүне дә хөкем итмәгәннәр. Ул бит эш узгач язылган. Шуны онытмаска кирәк.

    Инде хәзер матбугатта басып чыгарылган «Автобиография»гә килик. 1938 елның 20 январендә язылган ул. Теманы таркатмас өчен, андагы кайбер шәхси моментларга кагылып тормыйм. Минем карашка, Йосыф Гәрәйне үз каләмдәшләренә, иленә, җиренә хыянәт итүдә ши-каять-донослар язуда гаепләү өчен ул бернинди дә нигез бирми. Менә бу автобиографиянең, безнең тема яссылыгыннан чыгып караганда, «иң кискен, иң хәвефле» урыны.

    «Мин бераз тәнкыйть белән шөгыльләндем. Мин беренче буларак халык дошманы Кәлимуллинның «Тәүге танышу» (1935) дигән хикәясендә чынбарлыкны бозып сурәтләвен ачтым. 1936 елда Амантаевның балалар өчен китабының талантсызлыгын, кирәксезлеген, Әбдерәшитов китапларында тарихны бозып күрсәтүне ачтым, А. Ташровның балалар өчен китапларындагы җитешсезлекләрне күрсәттем. 1937 елда үз мәкаләмдә Безбородовныц «Большевиклар Себерне ачты» дигән китабын контрреволюцион тәрҗемә итүне фашладым, Дәүләтшинны фашладым, Көсәпкулов китапларында талантсызлыкмы нәм тарихны бозып күрсәтүне ачтым. Гомәровның шигырьләр җыентыгын, X. Мөхәммәтьяровныц тәүге шигырьләрен тәнкыйтьләдем... Мин үземнең Таниров нәм башкаларга каршы булган тәүге чыгыгиларымның (1935-36) йомшак нәм үткер түгеллеген таныйм».

    Күренүенчә, яшь тәнкыйтьче Й. Гәрәй төрле елларда язучыларның аерым әсәрләренә карата үз фикерләрен белдергән. Гомумән, шушы чыгышларын ул, Ждановлар килеп тормышыбызны кыйратып киткәннән соң, сәяси беркатлылык белән ышанып, сәяси сизгерлек итеп күрсәтергә тырыша. Бу бит иң гади әдәби процесс, тәнкыйди фикер алышу! Әмма шушы мәкаләләр нигезендә кайсы «халык дошманы» хөкемгә тарттырылган соң?! Аларның «хөкем эшендә» моны раслый торган фактлар бармы? Юк лабаса! Шулай булгач, ничек итеп без Йосыф Гәрәйне язучыларны репрессияләүдә гаепле дип раслый алабыз?! Шуннан да зуррак нахакны табып буламы...

    Дәлилсез гаепләү әдипнең иҗатына кимсетеп карау өчен дә бернинди нигез бирми. «Башкорт әдәбияты корифейларын фашлаган һәм тиргәгән кешеләр «утыз җиденче елдан соңгы әдәбиятта» аларны алыштыру гына түгел, бәлки әдәбиятны зәгыйфьлекнең соңгы чигенә Җиткерде, — дип яза, мәсәлән, бер иптәш. — Мисалга сталинчы принциплар өчен иң нык «көрәшкән» шул ук Йосыф Гәрәйне генә алганда Да, аның иҗаты балалар өчен язылган бераз шигырьләр һәм әкиятләр Дә, документаль повестьтан ары китмәде. Ә бит ул 1937-1938 елларда Башкортстан Язучылар союзының җаваплы секретаре булып торды һәм егылган «дошманнары» адресына яшенле утлар яудырды». Әйе, «егыл­ган дошманнарны» тиргәү һәм фашлау һич тә матур түгел. Аеруча язучы әдәбенә каршы килә. Ләкин без куелган шартлардан чыгып, тиргәү һәм тиргәлүдән читтә калмаган кешеләрне аңларга тырышырга тиешбез. Югарыдагы инсинуациягә килгәндә, анда логика табуы кыен. Нәрсә, «корифейларны алыштырган» һәм алар өстенә «егылганнан соң яшенле утлар яудырудан» читтә кала алмаган Сәгыйть Агиш, Әкрәм Вәли, Рәшит Нигъмәти, Хәниф Кәрим, Баязит Бикбай, Сәйфи Кудаш һәм башкалар китереп җиткердеме әдәбиятны «зәгыйфьлекнең чигенә»? Кайда тарихи диалектик дөреслек? 1940 елда ук әдәбияттан аерылырга һәм унсигез ел буе Сталин лагерь-сөргеннәрен татырга мәҗбүр ителгән Йосыф Гәрәйгә мондый гаеп ташларга ярыймы? Культ елларында һәм аннан соңгы чорда дәвам иткән катлаулы әдәби кризис өчен «1937-1938 елларда Башкортстан Язучылар союзында җаваплы секретарь булып торган» кеше берүзе генә җавап бирә аламы?

    Бераз шигырь, әкият, бер документаль повесть, имеш... Болай дип раслау зур гаделсезлек. Әлеге иптәш Йосыф Гәрәйнең иҗатын белми, белергә дә тырышмый. Утызынчы елларда безнең әти-әниләребез кем төзегән «Әлифба», уку әсбаплары, дәреслекләре, хрестоматиялары буенча укыды микән? Урын җитмәгәнлектән, мин аларны санап тора алмыйм. Алар бит башкорт диалектында беренче тапкыр чыккан дәреслекләр! Дистәгә якын! Кем таныштырды икән беренче тапкыр башкорт телендә безнең әти-әниләребезне мәшһүр Толстой, Некрасов, Маяковскийларның әсәрләре белән? Тагын да шул «зәгыйфь» Йосыф Гәрәй бит. Әгәр без бүген бик тә алдынгы, серкәбез су күтәрмәс дәрәҗәдә шәп икәнбез, тагын да шул әти-әниләребезнең якты рухы хакына «зәгыйфь» булса да халыкны агартырга тырышкан беренчеләребезне онытырга хакыбыз юктыр, шаять. Балалар һәм өлкәннәр өчен дистәләрчә шигырь, хикәя китаплары, Уфада һәм Мәскәүдә басылып чыккан документаль повесть («Банат Батырова»), тел гыйлеме, әдәби тәнкыйть, татар һәм башкорт халык исемнәре буенча, эчкечелеккә каршы һәм башка йөзләрчә мәкаләләр. Язучылар союзында тикшерү вакытында берничә иптәшнең каршы төшүе аркасында гына чыкмый калган һәм әлегәчә дөнья күрмәгән «Акай батыр» шигъри романы. Лагерьда ук языла башлаган һәм язучы бөтен гомере буена эшләгән «Акай батыр»... Аның өстенә шулай ук чыкмый яткан «Башкорт халык исемнәре» җыентыгы. Аның өстенә язучының өстәлендә ятып калган берничә башка әзер кулъязма... Болар бит барысы да «егерме елга якын дәвам иткән иҗади командировкадан соң» эшләнгән эшләр. Язучыны иҗади торгынлыкта гаепләргә ни хакыбыз бар?

    Кемнәргә һәм ни өчен кирәк булды соң Йосыф Гәрәй тирәсендә казыну?

    Бу сорауга җавап бирер алдыннын бераз гына булса да аның лагерь һәм сөргендәге тормышына күз ташлыйк. Йосыф Гәрәй Казахстандагы Хромтау лагеренда утырган чагында Хромтау поселогы больницасы хезмәткәре Газизә апа белән таныша. Хатыны аңардан ваз кичкән, шуның аркасында «халык дошманының» сөекле кызы Доллидан да мәхрүм ителгән Йосыф Гәрәй Газизәне бик ошата.

    — Без 1947 елның азагында таныштык, — дип искә ала Газизә апа. — Без, поселок больницасының шәфкать туташлары, төрмәгә барып тоткыннарга укол кадый идек... Йосыф тоткынлыктан 1950 елның 21 апрелендә котылды, язылыштык. Туган якка кайтырга ярамый иде. Безгә сөрген урыны итеп Урта Азия билгеләнде. Ул акланганнан соң, 1958 елның 13 мартында Уфага кайтып төштек. Кайту хиссияте аның «Уфага» дигән шигырендә бик ачык тасвирланган...

    Инде мин язмамның азагына якынлашып киләм. Әүвәлрәк куелган сорауны кабатлыйк: кемгә һәм нигә кирәк булды әле Йосыф Гәрәй шәхесе тирәсендә (кызганычка каршы, иҗатында иҗади «казыну» юк) 1988-1989 еллардагы казынулар?

    1987 елның декабрь башларында без аның белән Уфа резина-тех-ник изделиеләр заводы культура сараенда Уфа татар мәдәнияте клубын оештыруга багышланган җыелышта очраштык. Егермеләп кенә кеше иде эле анда. Уфа кадәр Уфада татар яшьләренең, гомумән алганда, татар Җәмәгатьчелегенең җыелып кичәләр, иҗтимагый мәҗлесләр үткәрү өчен бер урыны да булмавы һәркемдә борчулы уйлар уятты. Мин карт әдипнең мәдәни үзәкне оештыруда беренчел әрдән булып йөрүен күреп куандым. Без бу утырыштан матур хисләр, дәртле уйлар белән таралдык. Мин Йосыф Гәрәйне өенә кадәр озата киттем. Юл уңаенда ул башкорт һәм татар мәктәпләренең авыр хәле, туган телдән читтә «тәрбияләнгән» буыннар, УЛ гына да түгел, ике бертуган халык — башкорт һәм татар арасына кара мәче җибәрү максатында эшләнгән пычрак эш — татар мәктәпләренең көчләп башкорт теленә күчерелүе, нәтиҗәдә гомуми телсезлек күренеше барлыкка килүе, милләтара мөнәсәбәтләрнең катлаулану, капма-каршы кУю мөмкинлеге турында ачынып сөйләде. Ул бу хакта КПСС Үзәк Комитетына хат язган булган икән. Хатның уңай нәтиҗәсен көткән әдип югарыдагы органга чакырылган һәм анда аны биш иптәш ике сәгать буе сүккән Икән; сез бу хатны нигә яздыгыз? Йосыф Гәрәй бу «сөйләшүдән» чыккач, Урамда йөрәген тотып егыла. Күпмедер вакыттан соң ярымаңсыз яткан әдипкә «Ашыгыч ярдәм» чакырып, укол ясагач, аны өенә китерәләр...

    КПСС Үзәк Комитетына язылган хатның нөсхәсе минем алдымда ята. Мин аны китереп тормыйм. Бары шуны гына әйтәм: халыклар дуслыгы, милләтләр язмышы, социализм язмышы өчен борчылу белән тулы бу хат — интернационалист Йосыф Гәрәйнең мәдәни һәм гражданлык көзгесе ул. Бу хат өчен аңа рәхмәт әйтәсе дә килеп туган проблемаларны уңай хәл итәсе иде дә бит... Әмма тагын да сәбәп белән сөземтә бутала. Үзгәртеп коруда рәсми оешмаларга ярдәм итү йөзеннән шул чакта әле оеша гына башлаган татар мәдәнияте клубы һәм аның ун-унбищ бөртек әгъзасы беренче җыелыштан ук «милләтчелектә һәм экстремистлыкта» гаепләнделәр. Алар төрле активларда һәм матбугатта бөтенләй дәлилсез тәнкыйтькә дучар ителделәр. Шулай да милли клубларның бик тә кирәклеген озакламый тормыш үзе раслады.

    Ә теге көннәрдә Йосыф Гәрәй өстендә болытлар куеруын дәвам итте. Үзенең сиксән бишенче яшенә кереп килгән, әмма физик яктан төп сыман таза, үз тазалыгына беркайчан да зарланмаган әдип 1988 елның икенче мартында, яңа мәкаләсен күтәреп, Матбугат йортына килгәндә — «Трансагентство» каршында — кинәт кенә йөрәген тотып егыла һәм җан бирә. Газеталарда моңа кадәр гадәти булган кайгы күтәрешү хәбәре — некрологлар басылмады. Әдипнең табуты күп санлы укучылары, танышлары, гомумән алганда, Уфа җәмәгатьчелеге белән күмәк хушлашу урынына да куелмады. Туган-тумачалары, бер төркем якыннарыннан башкалар бу хәбәрне ишетмичә калды. Язучының гәүдәсе туган авылы Базгыяга кайтарып җирләнелде. 1989 елда әдипнең 85 яше уңае белән чыгачак «Банат Батырова» повесте темпланнан алып ташланды, кулъязмасы, башка чыгачак китаплары кулъязмалары белән бергә, нәшрияттан кире кайтарылды. Радио-телевидениедән исеме яңгырамас булды. Ә бит моннан ун ел элек барлык республика газета-журналлары, киң җәмәгатьчелек аның 75 яшен билгеләгән иде. «Бераз тәнәфестән соң, илленче еллар башында, язучының иҗатында яңа актив чор башлана, — дип язган иде «Советская Башкирия» газетасында шагыйрь Рәшит Шәкүр. — Ул элеккечә балалар әдәбияты өлкәсендә эшләвен дәвам итә, сабыйлар өчен шигырь нәм әкият җыентыклары чыгара. Озак нәм бирелеп документаль проза өстендә эшли. Республикабызның атаклы чөгендерчесе, Социалистик Хезмәт Герое турында язылган «Банат Батырова» повесте киц танылу тапты. Колхоз басулары эшчәненең мөлаем образын тудырган бу китап зур тиражлар белән Уфада нәм Мәскәүдә басылып чыкты... Йосыф Гәрәй укучыларга мәкаләләрендә тормышыбызның иң кискен мәсьәләләрен күтәргән публицист буларак та билгеле». Мондый бәһа белән килешми мөмкин түгел.

    Мин бу урында Йосыф Гәрәйнең тормыш иптәше Газизә апаның түземлеге, әдипне, аның иҗатын урынсыз пычратуларга каршы көрәше алдында баш ияргә тиешмен. Язучы белән бер тәмуг аша сынауларны исән-аман үткән карт коммунистка, татар халкының берсе булган Газизә ханым бүген демократия һәм билгелелек шартларында икенче авыр сынауларны үтәргә мәҗбүр ителде. Яла ягарга дигәндә бик тә җитез, оста иптәшләр гафу үтенергә дигәндә бер генә дә атлыгып тормыйлар... Гомер кичергән тормыш иптәшенең саф намусын саклап калу юлында Газизә ханым күп кенә рәсми оешмаларга, шул исәптән Башкорт АССР Дәүләт Иминлеге Комитетына да мөрәҗәгать итге. һәм яклау тапты. Мин бу язмаларымны рэсми документ белән башлаган идем, шундый ук рәсми документ белән тәмамлыйм.

    «Хөрмәтле Газизә Миншакировна! Сезнең 1988 елның 21 ноябрендә язылган хатыгызга түбәндәгеләрне хәбәр итәбез. Сезнең ирегез — Йосыф Ибраһим улы Гәрэев, туган елы 1904, БАССР НКВДсы тарафыннан 1940 елның 29 апрелендә кулга алынган һәм 1940 елның 15 июлендә БАССР Верховный Суды тарафыннан РСФСР УКның 58-10 статьясы буенча 10 елга тәзәтү-хезмәт лагерендә иркеннән, 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителгән.

    Яла ягуга корылып төзелгән бу эш буенча ул үз шигырьләрендә Сталинны тәнкыйть итүдә, яшь әдипләр алдындагы чыгышларында ирешелгән уңышларны бары тик юлбашчыга гына кайтарып калдырмаска, артык мактау белән мавыкмаска чакыруда гаепләнә. Болар барысы да антисовет агитациясе нәм пропагандасы итеп бәналәнә.

    РСФСР Верховный Суды Президиумының 1957 ел 22 октябрендәге карары белән БАССР Верховный Судының 1940 елның 15 июль приговоры гамәлдән чыгарылган нәм Й.И. Гәрәевкә карата җинаять эше, составында җинаять буямау сәбәпле, туктатылган.

    Хатыгызда куелган башка сорауларга җавап бирү мөмкин түгел, чөнки Дәүләт Иминлеге Комитеты даирәсендә андый мәгълүматлар юк.

    Комитет председателе урынбасары: (Имза). 1989 ел 15 январь».

    Йосыф Гәрәйнең «репрессияләрне оештыручы» булуын раслый торган мәгълүматлар, бәлки, бүгенге яла ягучылар кулында сакланадыр? Мәгълүм итсеннәр иде җәмәгатьчелеккә, нигә аны халыктан яшереп торырга? Әлегә язмаларны мин әдипнең 1947 елда лагерьда язылган бер шигыре белән тәмамлыйм. «Галимҗан Ибраһимовка» дип атала. Җыентыкларында да дөнья күргән бу әсәр.

    «Кызыл чэчэкләр»не таптадылар.

    «Тирән тамырлар»ны изделәр.

    Каргадылар сине «тутый кошлар»,

    Икейөзле аңгыра «сизгерләр».

    Мин яшердем сине йөрәгемә,

    Хәзинәңне күмдем күңелгә.

    Син яшәдең миндә серле булып,

    Ышандым:

    Син өстен үлемнән.

    Әйе, хакыйкать үлемнән өстен.

    Айдар Хәлим.

    1990 ел.



    Чыганак: adiplar.narod.ru



    ← назад   ↑ наверх