• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Махмут Галяу

  • Болганчык еллар (роман)
  • Мөһаҗирләр (роман)
  • Махмуд Галяу (Марджани Махмуд Галяутдинович) родился 23 ноября 1886 года в деревне Ташкичу Арского района ТАССР, в семье учителя. После окончания медресе, в 1904-1907 годы учительствует в Астрахани. Активно участвует в культурной жизни татарской молодежи города. Начинает писать небольшие статьи для татарских изданий, выпускаемых в Баку и Астрахани. Становится одним из организаторов юмористического журнала "Туп" ("Мяч") и выполняет обязанности секретаря.

    За прогрессивные взгляды и участие в революционном движении попадает в немилость, после чего уезжает в Оренбург. И здесь начинает заниматься издательской деятельностью, создает юмористический журнал "Кармак" ("Крючок"). На страницах этого журнала публикует несколько рассказов и юморесок. Занимается переводами на татарский язык произведений русских классиков - А.С.Пушкина, М.Ю. Лермонтова, Л.Н.Толстого. Работает в отделе народного образования в Башкирии, Центриздате народов СССР в Москве, в библиографическом отделе при Союзе писателей СССР.

    В двадцатые годы начинает работать в художественной литературе. Его очерки и рассказы пронизаны событиями, происходящими в стране, показывают социальные изменения, сложные взаимоотношения, психологические противоречия в сознаниях людей.

    М. Галяу - автор рассказов "Часы с кукушкой"(1928), "Узлы"(1929), "Один из многих"(1931), пьес "Пустозвоны"(1926), "Пугачевский бунт"(1927), исторического романа - эпопеи "Кровавые знаки".

    В тридцатые годы выходят книги писателя - "Муть"(1931), "Мухаджиры"(1933) и психологический роман "Кабулсай" (1934).

    "Муть" и "Мухаджиры"- произведения, вошедшие в золотой фонд татарской литературы. Они не были изданы на татарском языке в то время, и только в 1960-е годы их опубликовали на родном языке.

    В 1934 году М. Галяу становится членом Союза писателей СССР.

    Он писатель со сложной судьбой. В годы культа личности был репрессирован и погиб в застенках 12 ноября 1938 года. В 1957 году был реабилитирован посмертно. (museum.ru)


    Мәхмүт Галәү, чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

    Тормыш юлы

    Язучы хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы бер кадими мәдрәсәдә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни–сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов–Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга.

    Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда — Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, 1921 елда — Мәскәүгә чакырылып, анда «Шәрык» бүлегенә әдәбият бастыру эшләре начальнигы итеп билгеләнә. Мәскәүдә яшәгән елларында Мәхмүт Галәү Мәскәү комитеты әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант, әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

    Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 20нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).

    Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый: «Салам — торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Мәхмүт Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Беренче китап инкыйлабка кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының бунт күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Кызганычка каршы, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала.

    «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар. (wikipedia.org)


    Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) — XX йөздәге татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче — 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасының Арча өязе (хәзерге Татарстан АССРның Арча районы) Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туган. Авылда, әтисендә укып, башлангыч белем алгач, 1897 елда унбер яшьлек малайны Казанның бер кадими мәдрәсәсенә укырга кертәләр. Анда алты-җиде ел мөдәррисләр биргән һәм тормыш үзе өйрәткән белемнәрне үзләштереп, мәдрәсәне тәмамлап чыккач, ул 1904 елда Әстерханга юл тота һәм шундагы бер татар мәктәбенә мөгаллим булып урнаша. Әстерханда 1907 елның ахырларына кадәр яши. Шушы өч ел эчендә шәһәр татар яшьләренең мәдәни-сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган «Шәркый рус» һәм Әстерхандагы «Борһане тәрәкъкый» газеталарында кечкен-кечкенә мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елның 2 мартыннан Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (ул өч саны чыккач туктатыла) анда секретарь вазифасын үти.

    1907 елда М. Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. Шуның өстенә ул, шәһәрдәге революцион хәрәкәттә катнашканы һәм Әстерхандагы большевистик оешмалар белән бәйләнештә торганы өчен, полиция күзәтүе астына алына. Бу эзәрлекләүләрдән котылу максаты белән, ул 1907 елның ахырында Әстерханны бөтенләй ташлап китә һәм, Оренбургка барып, «Кәримев — Хөсәеневләр» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә.

    Әстерханда башланган журналистлык һәм публицистик эшчәнлеген М. Галәү Оренбургта да дәвам иттерә: иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган публицистик мәкаләләр, брошюралар иҗат итә, үзе редактор-мөхәррир булган «Кармак» исемле көлке журналында (1914—1918) фанатик руханилар, халык байлыгын талап кесә калынайтучы алпавытлар-мирзалар, искелеккә ябышып ятучы мөгаллимнәр һәм башка «милләт Хадимнәре» өстеннән ачы көлеп язган күп санлы фельетоннарын, сатирик язмаларын бастыра.

    М. Галәүнең бу чорда тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул рус классикларыннан А. Пушкинның «Буран» хикәясен, Л. Толстойның «Хаҗи-Морат» повесте белән «Крейцер сонатасы» хикәясен һәм поэзиядән А. Пушкин, М. Лермонтов шигырьләрен, аерым алганда, М. Лермонтовның атаклы «Пушкин үлеменә» исемле шигырен тәрҗемә итә. Шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре, бергә тупланып, 1912 елда Оренбургта аерым китап булып басылып чыга.

    Нашир һәм журнал редакторы буларак, М. Галәү татар халкы арасында аң-белем тарату, популяр характердагы фәнни брошюралар, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастырып чыгару эшенә күп көч куя, журнал редакциясенә талантлы яшь язучыларны туплый. Ул үзе дә төрле уку әсбаплары төзү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, 1911 елда ул беренче сыйныф (класс) балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һөнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра.

    Бөек Октябрь революциясен М. Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет властена хезмәткә күчә. 1919 елда ул Башкортстан Халык мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире булып эшли, 1920 елда Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, ә 1921 елда, нәшрият белгече буларак Мәскәүгә чакырылып, анда ПУРның «Шәрекъ» («Восток») бүлегенә әдәбият бастыру эшләре начальнигы итеп билгеләнә. 1922—1924 елларда М. Галәү Оренбургта әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, ә 1925 елда аны яңадан Мәскәүгә чакыралар. Ул Үзәк нәшрият (Центриздат) каршындагы наборщиклар мәктәбен оештырыша һәм соңыннан аның мөдир урынбасары булып эшли.

    Мәскәүдә яшәгән елларында М. Галәү җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул язучыларның Мәскәү комитеты члены, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант һәм башкалада татарча чыга торган «Коммунист» («Эшче»нең дәвамы) газетасы каршында әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында (М. Галәү 1938 елның 12 ноябрендә вафат була) ул СССР Язучылар союзы каршындагы тәнкыйть-библиография бүлегендә эшли.

    М. Галәүнең нәфис әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге егерменче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган социаль үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы, дәвамлы һәм үтә катлаулы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек гаять әһәмиятле, актуаль мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ. б. хикәяләр). Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый. 1924 елда, Оренбургта яшәгәндә, ул бер-бер артлы «Салам-торханнар», «Курчак туе» һәм «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Болардан аеруча соңгысы, «Пугач явы» исемле тарихи пьесасы игътибарга лаеклы. Бу әсәрдә автор, тарихи фактларга хилаф китермичә, сәнгатьчә формада халык рухының җиңелмәс бөеклеген, дәвамлылыгын күрсәтү юлында уңышлы адымнар ясый.

    Егерменче еллар ахырында М. Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Автор алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китап революциягә кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» да исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төкиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. «Сабак» исемле өченче китап рус-япон сугышы һәм 1905 елгы Беренче рус революциясе чоры вакыйгаларына, ә «Өермәләр» исемле соңгы дүртенче том Октябрь революциясе еллары вакыйгаларына нисбәт ителергә тиеш була.

    Ләкин эпопеяның беренче ике китабы гына язылып тәмамлана, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала. Беренче ике кисәге, русчага тәрҗемә ителеп, 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән аерым китап булып басыла. Татарча оригиналлары исә, шул заманның әдәбият белемендәге вульгар-социологизм тәнкыйтенә дучар булып, автор исән чагында басмага кабул ителмиләр, иң аянычлысы, 1937 елларда бу оригиналларның кулъязмалары да юкка чыга. Бары тик җитмешенче еллар башында гына бу ике роман, русчадан кабат тәрҗемә ителеп (тәрҗемәчеләре — Я. Халитов һәм Р. Даутов), татар телендә беренче мәртәбә дөнья күрә.

    «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары, язмышлары никадәр генә аянычлы булмасын, вакыт сынавын үтеп, бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

    М. Галәүнең революциядән соңгы авылда яңа тормыш кору, шул юлда кешеләр арасындагы сыйнфый каршылыкларны психологик планда сурәтләгән «Кабылсай» (1933) исемле романы да бар. Бу әсәр дә, төп оригиналында басылмыйча, заманында русча тәрҗемәдә генә дөнья күргән.

    М. Галәү 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була.

    БИБЛИОГРАФИЯ

    Төрки уку. Ибтидаи мәкт. Әлифбадан соң укытыр өчен кыйраәт. 1-җөзә.— Үзгәр., арттыр. 4-басма.— Оренбург: Белек, 1918.— 80 б.

    Пугач явы: (18 нче гасырның соңгы яртысында булып узган вакыйгадан.—-М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1926.—143 б. 3000.

    Салам-торханнар: Пьеса 3 пәрдәдә, 4 күренештә. Җәмәгатьчелек тарихыннан бер кисәк.—М.: Нәшрият, 1926.—91 б. 5000.

    Каяу: (Хикәяләр).—Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1927.—38 б. 3000.

    Күпнең берсе: Хикәя.—М: Центриздат, 1931.—46 б. 5000. Төеинәр: Хикәяләр җыентыгы.— Казан: Татарстан дәүл. нәшр., 1928.— 75 б. 3000.

    Чүлмәк тулгач: «Канлы тамгалар» атлы тарихи романнан өземтәләр.— М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929.— 79 б. 3000.

    Болганчык еллар; Мөһаҗирләр: Роман (Рус теленнән Я. Халитов һәм Р. Даутов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1968.— 536 б., 1 б. портр. 15 000.

    Болганчык еллар: Роман.— 2-басма/Рус теленнән Я. Халитов тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1976.—215 б. 15 000.

    Мөһаҗирләр: Роман (Р. Даутов тәрҗ. 2-басма.— Казан: Таткитнәшр., 1977.—319 б. 15 000. Рец.: Ахунҗанов Г. Тәрҗемә практикасында үзенчәлекле бер уңыш.—Казан утлары, 1969, № 12, 161—163 б.; Бакир Г. Болганчык еллар шәүләсе.— Соц. Татарстан, 1969, 31 авг.; Ганиева Ф. Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар дилогиясенең сюжет үзенчәлекләре.— Кит.: Татар әдәбияты мәсьәләләре. Казан, 1972, 160— 168 б.

    Муть: Роман/Пер. с татар. Г. Шариповой. Предисл. И. Бороздина.— М.—Л.: ГИЗ, 1930.-238 с.

    Мухаджиры: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. О. Д. Быстриц-Кей.— М.: Сов. лит., 1934 — 256 с. 7000.

    Кабулсай: Роман/С татар. пер. автора. Лит. обраб. С. Сапожниковой.- М.: Моск. т-во писателей, 1934.— 280 с. 5 200.

    Муть. Мухаджиры: Романы. [Послесл. Г. Кашшафа].— Казань: Таткнигоиздат, 1959.—456 с. 15 000.

    Муть. Мухаджиры: Романы/Пер. с татар. Г. Шариповой.— Казань, Тат-книгоиздат, 1982.— 448 с. 100 000 (Б-ка татар, романа). Рец.: Беляев Г. Романы М. Галяу.— Сов. Татария, 1960, 12 февр.; Мустафин Р. Страницы жизни народной.— Дружба народов, 1960, № 9, с. 250—252.

    Аның турында

    Фәйзи Ә. Мәхмүт Галәү.— Кит.: Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: (Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар). Казан, 1973, 113—118 б.

    Гыйльманова Ф. Язучы, журналист һәм публицист.— Казан утлары, 1968, №7, 57—59 б. Ганиева Ф. Әдип гомере: (Мәхмүт Галәүнең тууына 90 ел).— Казаң утлары, 1976, №9, 133—144 б.

    Гильманова Ф. Яркий, самобытный художник.— Сов. Татария, 1967,, 28 нояб. (adiplar.narod.ru)

    Махмут Галяу (Галяу Махмут Галяутдинович) (настоящая фамилия Марджани Махмут Галяутдинович, 1886-1938 гг.)
    татарский писатель, драматург, журналист, публицист, переводчик.




    ← назад   ↑ наверх