• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гульшат Галиуллина

    Татар теле лексикология

    ЛЕКСИКОЛОГИЯ ФӘНЕНӘ КАРГАН ТЕРМИННАРНЫҢ КЫСКАЧА СҮЗЛЕКЧӘСЕ

    Абстракт мәгънә - төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә. А. м. конкрет мәгънә нигезендә туа, шунлыктан, аны икенчел мәгънә дип атыйлар. М-н: батырлык, гүзәллек, сабырлык, аңлау.  Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы. Казан, 1985; Реформатский А.А. Введение в языковедение. М., 1996.


    Актив лексика - телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр. А. л. состав өлешен гомумкулланылыш сүзләре тәшкил итә. А. л. төп үзлекләре: 1) күпмәгънәлелеккә ия булу мөмкинлеге; 2) яңа сүзләр ясауда нигез булып тору; 3) башка сүзләр белән ярашу киңлеге; 4) телдә кулланылу тотрыклылыгы. Современный русский язык. М., 2001; Әхәтов Г. Х. Татар теленең лексикасы. Казан, 1985; Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексика. Казан, 1999.

    Алынма сүз - халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз. А. с. барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән А. с. телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына, м-н, капуста (рус) - кәбестә; бревно (рус) -бүрәнә. Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин, м-н, китап (г.) сүзенең татар теленә «книга» мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән А.с. мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә.

    Татар телендәге А. с. кулланылу активлыгына карап төп 3 төркемгә бүләләр: гарәп һәм фарсы сүзләре; рус теленннән кергән сүзләр; Европа телләренннән кергән сүзләр. Болардан кала татар телендә борынгы чорларда ук кергән һинд, кытай, монгол, фин-угор сүзләре дә кулланыла. Соңгылары, шул исәптән гарәп-фарсы сүзләре дә, татар теленә тулысынча яраклашканнар. Рус һәм Европа телләреннән кергән сүзләрнең бер өлеше (кулланылу тарихы зур булганнары) яраклашса да, ХХ гасырда А. с. үзгәрешсез кала. Бары тик Европа алынмалары гына, рус теле аша керү сәбәпле, шул телнең закончалыкларына буйсынган хәлдә үтеп керәләр. Бер төркем алынма сүзләр күп кенә телләрдә кулланылалар, алар халыкара лексика буларак билгеле (демократия, революция, конституция һ.б.). Кара: варваризм, экзотизм, калька.  Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке. - Казан, 1968; Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. - Казан, 1993. - 1-2 томнар; Әүхәдиев И. Ш. Гарәп алынмаларының фонетик үзләштерелүе турында // Татар тел белеме мәсьәләләре. 3 нче китап. - Казан, 1969; Хайруллин М. Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. - Казан, 1991.


    Антоним (гр. аnti- каршы, onуma- исем) - мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр. А., гадәттә, бер үк сүз төркеменә карыйлар. Мәгънәләренә карап А. берничә төргә бүленә: 1) әйбер, күренешләрне сыйфатын белдерә торган А.: кыю-куркак, ярлы-бай; 2) вакыт төшенчәсен белдерә торган А: иртә-кич, быел-былтыр; 3) процессларны каршы куя торган А.: яту-тору; менү-төшү; 4) әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган А.: озын-кыска; киң-тар һ.б. А. бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап, тел (контекстка бәйсез дә аларның капма-каршы мәгънәдә булулары аңлашыла, м-н, куркак-батыр) һәм контекстуаль (бары тик аерым очракларда гына капма-каршы мәгънә тәшкил итә торган сүзләр Кара: антитеза) төрләргә бүленәләр.


    Антитеза (гр. аntithesis - капма-каршы кую) - күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура. А. контекстуаль яисә окказиональ антонимнарның бер төре итеп карала. А. халык авыз иҗатында киң таралыш табып, бүгенге поэзиядә дә актив кулланыла: Кыю бер үләр, куркак мең үләр. (М.); Синең, яшьнәп, Дөньяга килешең иде. Минем, арып, Язмыш белән килешү иде... (Р. Фәйзуллин).  Хаков В. Х. Татар әдәби теле. Стилистика. - Казан, 1999; Ханбикова Ш.С. Сүздәге антонимик мәгънәләр//Лексика и стилистика татарского языка. - Казань, 1981.


    Антропоним (гр. аnthropos - кеше, onyma - исем) - кешеләргә эндәшү, атап мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган исем, ата исеме (отчество), фамилия, кушамат, псевдоним. А. телдәге башка сүзләрдән үзләренең индивидуаль характерда булулары, аерым бер кешене генә атаулары белән аерылалар. Җәмгыятьтә кешегә мөрәҗәгать итү өчен кулланыла торган билгеле бер кабул ителгән тәртип саклана. Бүгенге көндә татар телендә исем-ата исеме-фамилия (м-н, Бикташев Камил Ибраһимович) тәртибе киң таралган. Аерым очракларда, өстәмә рәвештә, кушамат, псевдоним да кулланылырга мөмкин.


    Антропонимика - кеше исемнәре, ата исеме кушамат, псевдоним, криптонимнарның (яшерен исем) килеп чыгышын, төзелеш- ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы. Тел белемендә теоретик, гамәли, поэтик антропонимика аерыла. Теоретик А. антропонимнарның барлыкка килү, үсеш закончалыкларын, теге яки бу этнос антропонимиясенең тарихи катламнарын, кушылу мотивларын, башка телләрнең антропонимик системалары белән мөнәсәбәтләрне, исем кушуда күзәтелгән йола-гадәтләрне, мода, дин тәэсирен һ.б. өйрәнә. Гамәли А. антропонимик сүзлекләр төзү, анторопонимнарның язылыш-әйтелеш нормаларын билгеләү белән, загс хезмәткәрләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Поэтик А. матур әдәбиятта, фольклорда кулланылган антропонимнарны өйрәнә. А. тарих, этнография, география, юриспруденция, әдәбият белеме, фольклористика, культурология, антропология белән тыгыз бәйле. Татар телендә А. фәне ХХ гасырның 60-70 елларында үсә башлады. Моңа кадәр аерым мәгълүматлар тупланып килсә дә, тирәнтен фәнни тикшеренүләр Саттаров Г. Ф. тарафыннан башкарыла. Бүгенге көндә татар тел белемендә А. багышланган фәнни хезмәтләр шактый.  Саттаров Г. Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? - Казан, 1989; Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.-Казан, 1990; Саттаров Г. Ф. Татарстан АССРның антропотопонимнары. - Казан, 1973; Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре сүзлеге. - Казан, 1981; Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан, 1989; Галиуллина Г. Р. Личные имена татар в ХХ веке. - Казан, 2000.


    Антропонимия - теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, ата исеме (отчество), фамилияләрнең тулаем җыелмасы. Кара: Антропонимика.


    Апеллятив лексика – күмәклек сүз.

    Арго (фр. аrgot) - бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы. А. төп үзенчәлекләре: 1) тар даирәдә генә кулланылу; 2) ясалма булу; 3) сөйләү объектын яшерү максатында кулланылу; 4) сөйләм теле чараларын киң куллану. А. сүзләр революциягә кадәр тегүчеләр, итек басучылар сатучылар, тукучылар телендә кулланылып, бүгенге көндә караклар телен тәшкил итә торган лексика санала: йомдыру (үтерү), фраер, академия (төрмә), калым (табыш). Кара: Жаргон.




    Архаизм (гр. achaios - борынгы) - Кара: искергән сүзләр.



    Астионим - Кара: ойконим.


    Афоризм (гр. aphorismos - әйтем) – кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия булган әйтем.


    Бермәгънәлелек - сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте. Андый сүзләрне моносемантик сүзләр дип тә йөртәләр. Б. м. сүзләрнең мәгънәви чикләре билгеле, алар бер предмет, төшенчәне атау белән чикләнәләр. Б. сүзләргә, гадәттә, терминнар керә. М-н, медицинада: бронхит, үт куыгы, кан тамыры; биологиядә: калканлы абага, мүк җиләге, пихта; лингвистикада: ия, җөмлә, нокта, баш килеш һ.б. Кара: термин.



    Варваризм (гр. barbaros - чит, ят) - чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. В. кабул итә торган телнең закончалыкларына тулысынча яисә бөтенләй буйсынмаган хәлдә телдә яшиләр: мадам, дэнди, хобби. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: baby, alma mater һ.б.

    Вульгаризм (лат. vulgaris - гади) - әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика. В. әдәби телне чүплиләр, чуарлыйлар. Матур әдәбиятта, публицистикада алар персонаж сөйләменең үзенчәлекләрен күрсәтү, тискәре образны сурәтләү максатыннан кулланылалар: дөмегү, чукыну, кату, мисез баш, хәчтерүш һ.б.  Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. - Казан, 1999.


    Гади сөйләм теле - әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирә торган, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар. М-н: бакыру, дөмегү, ми кайнау, олагу һ.б.

    Генетик анализ - лексик анализның бер төре. Сүзләрнең килеп чыгышларын, алынма сүзләрне татар теленә алынганда барлыкка килгән фонетик, морфологик, семантик үзенчәлекләрен, алыну юлларын күрсәтүне таләп итә. М-н: пычкы - гомумтөрки сүз, татар телендә пыч- тамыры белән пычак, печү сүзләре яши, аларның мәгънәсе «аркылы кисү» төшенчәсенә туры килә. Бу сүзне төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә , шулай ук фин угор телләренең кайберләрендә очратып була: удм. бызгы. Абитуриент - язма формада рус теле аша ХХ гасырда татар теленә алынган алман (немец) сүзе. Төп мәгънәсе - югары яки урта махсус уку йортына укырга керүче. Тамыры белән латин теленә барып тоташа. Татар теленә рус телендәгечә кабул ителгән, фонетик, семантик үзгәртелүләргә дучар ителмәгән. Өлешчә морфологик үзләштерү күзәтелә. Генетик анализ вакытында төрле типтагы сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп, сүзнең килеп чыгышын, башка телләрдә нинди вариантларда очравын өйрәнү кирәк. Кара: алынма  Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең кыскача-тарихи этимологик сүзлеге. - Казан, 2001; Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. - Казан, 1993, 1-2 т.; Севортьян Э. В. Этимологический словарь тюркских языков. - М.: Наука, 1974 т.1, 1978 т.2, 1980, т.3, 1989, т.4.; Словарь иностранных слов.- М., 1999; Шанский Н. М. Краткий этимологический словарь русского языка. - М., 1961.

    Гомумхалык лексикасы - әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.

    Гидроним (гр. hydor - су, onyma - исем) - барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы. Г. ономастиканың состав өлеше саналган топонимиканың өйрәнү объекты булып торалар һәм Г. өйрәнә торган тармак гидронимика дип атала. Кара: топонимика.  Гарипова Ф. Г. Иҗат баскычлары. Биобиблиографик күрсәткеч. - Казан, 2004; Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. - Казан, 1998.


    Денотат (лат. denotatum - аңлатучы, мәгънә белдерүче, күрсәтүче) - аталган, күрсәтелгән предмет. Сүзнең Д. булып предмет, күренеш, вакыйга, хис, процесс, төрле төшенчәләр, һ.б. тора. Кара: сигнификат.  Бәширова И.Б. Гомуми тел гыйлеме. – Казан, 2003.


    Денотатив мәгънә - сүзнең атый, предмет турында гомуми мәгълүмат бирә торган, стилистик бизәкләрдән азат мәгънәсе.


    Деонимизация – ялгызлык исеменең күмәклек исеменә күчеше: Мәҗнүн – мәҗнүн (башын югалтып гашыйк булган ир-егетне атау), Рентген – рентген (нурлары).

    Дериват – ясалма сүз.

    Десемантизация ( лат. de - кире кагу, гр. semantikos - билгеләү) – сүзнең лексик мәгънәсе югалу. М-н: буй – кеше буе, су буе.

    Деэтимологизация - сүзнең беренчел мәгънәсе югалып, сүз таркалмый торгангә әйләнү. Кара: этимология.


    Диалект (гр. dialektos - җирле сөйләш, шивә) - телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төре. Татар телендә 3 диалект аерыла: урта, көнчыгыш һәм көнбатыш диалектлар.

    Диалектизм - билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре. Д. төрләре: фонетик диалектизм - әдәби телдән аваз составы белән аерылып тора торган сүзләр (пычак – пыцак, гомер – үмер); лексик диалектизм – аерым территориядә яшәүчеләр арасында гына таралган сүзләр (кәлпәк, җома); морфологик диалектизм – грамматик формасы белән әдәби телдән аерыла торган сүзләр (бармай, китеген); семантик диалектизм – мәгънәсе белән әдәби телдәге сүздән аерылып тора торган берәмлек (каш – тау, көн – кояш);


    Диалектология – тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

    Доминанта (лат. dominans - төп, өстенлек итүче) - синонимик оядагы сүзләрне берләштерә торган гомуми төшенчә белдерүче һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз. М-н: кодрәт, куәт, көч, дәрман, хәл, җегәр, гайрәт синонимик рәтендә көч сүзе синонимик оядагы барлык сүзләрнең мәгънәсен дә берләштерә, телнең теләсә кайсы катламында иркен кулланыла ала, нейтраль мәгънәгә ия, телдә продуктив, актив кулланылышта. С. о. күләменә карап, доминанта сүз бер яки ике була ала. Синонимик рәттәге һәрбер синонимның мәгънәсе доминанта сүз белән чагыштырылып бирелә.  Ханбикова Ш. С. Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. – Казан, 1980.


    Жаргон (фр.jargon) - бердәй профессия, көнкүреш шартларында, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр. Икенче төрле сленг дип атау да очрый. Кара: сленг. Гомумхалык теленнән Ж. үзенчәлекле сүзлек составы, фразеологиясе һәм сүз ясалышы белән аерыла. Татар телендә Ж. сүзләр борынгыдан аерым бер һөнәр ияләре (тегүче, тукучы һ.б.) телендә кулланылып килгәнннәр. Гомумхалык сүзләре Ж. рәтенә күчкәндә семантик яктан үзгәреш кичерәләр, м-н, якынрак утырту - тегүчеләр телендә ваграк атлатып тегүне белдерә. Ж. лексика телнең үз сүзләре һәм алынмалар исәбенә тулылана (ычкыну - качу, мотор - машина һ.б.). Характерлары ягыннан Ж. сүзләр шаярту-ирониядән алып, тупас - вульгар төсмерләргә кадәр ия булырга мөмкиннәр. Ж. лексика, нинди иҗтимагый катламда куллануга карап, 2 төргә аерыла: киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган (яшьләр, студентлар телендә: телик - телевизор, картлар - армиядә приказ көтүче солдат, степа - стипендия, шпора, бомба - шпаргалка һ.б.); тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган Ж. Кара: арго. Җәмгыять үзгәргән саен, Ж. лексика составы да үзгәреш кичерә. Әдәби телгә Ж. сөйләмә тел аша, матур әдәбият аша үтеп керәләр, әмма аларның телдә кулланылуы нормалардан читләшүгә, телнең сафлыгына зыян китерә.  Мардиева Л. А. Жаргонная лексика в публицистическом стиле татарского языка как результата лингвострановедческой интерференции // Сопоставитлеьная филология и полилингвизм. - Казань, 2002, 180-182 с.; Рәхимова Р. К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы (туку, өсбаш, аяк киемнәре тегү, шәл бәйләү, итек басу буенча). - Казан, 1983.


    Зоонимика – ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы.  Саттар-Мулилле Г. Татар зоонимиясе// Татарстан хәбәрләре, 1994, 16 апрель.



    Идиома (гр. idioma) - сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә. Г. Ахунҗанов, татар тел белемендә идиомаларны тикшереп, алар составына фразеологик берәмлекләрне, мәкаль, әйтем, афоризмнарны, канатлы сүзләрне дә кертеп, «фразеология» термины урынына «идиоматика» терминын тәкъдим итә. Аларның 12 төрен аера: 1) әйтем (эт-баш, сыер-аяк), 2) афористик идиома буларак мәкаль (үзе юкның күзе юк), 3) әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр (болганчык суда балык тотмыйлар), 4) «фигыль+фигыль» калыбындагы идиомалар (үлә яздым), 5) аналитик идиома (ак өй, җан ачуы), 6) «мөстәкыйль+ярдәмлек сүз» калыбындагы идиома (күңел өчен), 7) ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар (әмма ләкин, иллә мәгәр), 8) лексик-грамматик идиома (ат чабышы), 9) кинетик идиома (аяк чалу, койрык болгау), 10) термин идиома (сару кайнау, көн тәртибе), 11) канатлы әйтелмә (чебеннән фил ясау), 12) образсыз идиома (искә төшү, аңга килү).  Ахунҗанов Г. Х. Татар теленең идиомалары. - Казан, 1972.


    Идиоматика – телнең идиомалар җыелмасы.


    Искергән сүзләр - актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр (м-н, хәзерге татар телендә аршин, бетек, ярлык һ.б. сүзләр). И. с. искерү дәрәҗәсе, сәбәпләре, кулланылыш характеры ягыннан бер-берсеннән аерылалар. Искерү дәрәҗәсе ягыннан караганда, бер төркем сүзләрнең мәгънәләре бөтенләй аңлашылмаска мөмкин, аларны этимологик хезмәтләргә таянып кына аңлатып була. Беришләре тотрыклы әйтелмәләр составында сакланып калганнар (җик күрү, сөмсере коелу). Кайберләре, мәгънәләре аңлашылса да, төрле сәбәпләр аркасында пассив лексика рәтенә күчкәннәр (м-н, советизмнар). Искерү сәбәпләре ягыннан И. с. 2 төргә бүленә: 1) тарихи сүзләр - кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет, күренешләрнең атамалары. Алар белдергән төшенчәләрнең башка атама, исемнәре юк: бояр, уезд, айбалта, ясак һ.б. 2) архаизмнар - предмет, күренешләрнең искергән атамалары. Төрле сәбәпләр аркасында әйбер, күренешләрнең исемнәре искерә, алар башка сүз белән аталып йөртелә башлыйлар. А. 2 төре аерыла: 1) семантик А. - актив сүзлек составындагы сүзнең искергән бер мәгънәсе (остаз сүзенең баш мулла мәгънәсе искергән); 2) лексик А. үз эчендә берничә төргә бүленә: а) саф лексик А. - бөтенләй искергән һәм башка лексик берәмлек белән алмаштырылган сүз (мәгыйшәт - тормыш, әл -кул); ә) лексик-морфологик А. - грамматик формасы үзгәреш кичергән сүз (бармыш - барган, сөйләмәк - сөйләргә); б) лексик -фонетик А. - аваз составы ягыннан үзгәреш кичергән сүз (гакыл - акыл, сыгыр - сыер, даг - тау, уйку - йокы). И. с. тарихи хезмәтләрдә алар белдергән төшенчәләрне атаганда - нейтраль мәгънәдә; тарихи романнарда тасвирлаган чорны, күренеш, вакыйгаларны, геройларның сөйләмен күрсәткәндә стилистик максатларда кулланылалар.  Зинина А. С. Проблемы устаревания и утраты слов в лексике татарского языка //Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. - Казань, 1980;


    Каламбур (фр. calambour - сүз уйнату) - стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану. Сүз уйнату матур әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә, еш кулланыла: Кара әле, кара, Каен яфрак яра, Каюм утын яра, Кулларында яра. (Р. М.) Кара: омоним.


    Калька ( фр. calque - копия, үтә күренмәле) – чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

    Калькалаштыру - сүзне кисәкләп - морфемалап бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү. К. чит телнең морфологик төзелеше, мотивировкасы кабул ителә. Лексик калькалар 2 бүленә: 1) семантик К.- сүзнең лексик мәгънәсе башка телдән, ә сүз ясалыш структурасы татар теленнән алына (м-н, ак тап, сайлау сүзләренең иҗтимагый мәгънәсе рус теленнән алынган); 2) структур-семантик калькалар, үз чиратында, ике төркемгә аерыла: а) тулы К. - сүз тулысынча тәрҗемә ителә (самоходный-үзйөрешле, головоломка-башваткыч); б) ярымкалька - чит телдәге кушма сүзнең бер өлеше генә калькалаштырыла (фотоснимок-фоторәсем, воздушный флот-һава флоты). Татар тел белемендә К. өйрәнү Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, Ш. Рамазанов, Җ. Бәдыйгый, Г. Камай, М. Корбангалиев, Ф. Фасиев, Ә. Ахунҗанов, М. Зәкиев, Л. Бәйрәмова, Р. Юсупов, Н. Максимов хезмәтләренә бәйле.  Ахунзянов А. Русские заимствования в татарском языке. - Казань, 1969; Максимов Н. Калькирование в современном татарском языке. - Казань, 1999; Юсупов Р. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. - Казань, 1980.


    Канатлы сүз - 1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм. 2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.

    Катахреза ( греч. katachresis – ялгыш куллану) – капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне бергә куллану, сүзнең лексик мәгънәсе исәпкә алынмау. М-н, кызыл кара (язу карасы, кара сүзенең мәгънәсе исәпкә алынмый башлый).

    Китап теле лексикасы - стилистик яктан чикләнгән, билгеле бер кулланылышка гына карый торган, нормага салынган әдәби сөйләмдә, публицистикада, фәнни сөйләмдә, эш кәгазьләрендә, рәсми стильдә, матур әдәбиятта кулланыла торган лексика.


    Койне (гр. koine dialektos - гомуми тел) – төрле диалект вәкилләренең даими иҗтимагый шартларда көндәлек аралашуда кулланыла торган тел төре (мәсәлән, шәһәр койнесе).



    Комоним - Кара: ойконим.



    Конкрет мәгънә - әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.


    Коннотация (лат. сonnotatio - өстәмә мәгънәгә ия булу) – сүзнең төп, атау, денотатив (кара) мәгънәсен тулылындырып килә торган эмоцональ-экспрессивлыкка, стилистик бизәк, төсмергә ия лексик мәгънә компоненты.


    Көнкүреш сүзләре – көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары. М-н: аш, ит, ипи, бәрәңге; өй, өстәл, урындык; пычак, кашык, чынаяк һ.б. Нигездә К.с. гомумкулланылыш сүзләре һәм диалекталь бизәкле көнкүреш сүзләре керә.


    Крептоним - антропонимнарның бер төре, «яшерен исем» дигәнне аңлата. Кара: антропоним.

    Күпмәгънәлелек - Кара: полисемия.


    Күчерелмә мәгънә - Кара: полисемия.


    Лексема (гр. lexsis - сүз) - сүзлек составының конкрет мәгънәгә һәм грамматик формаларга ия булган төп мәгънәви берәмлеге. Формаль һәм мәгънәви бөтенлеккә ия буларак, Л. бер сүзнең төрле очракларда кулланыла торган форма һәм мәгънә бердәйлеген гәүдәләндерә.


    Лексик мәгънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге. Л. м. аша сүздә реаль чынбарлыктагы предмет (өстәл, кашык, тәрәзә), процесс (бару, уку, карау), билге (ак, кара), мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Ул турыдан-туры конкрет күренешләр белән бәйле. Л. м. кешенең фикерләү нәтиҗәсе буларак, чагыштыру, гомумиләштерү, төркемләү кебек фикерләү процесслары белән тыгыз бәйләнгән. Тел белемендә Л.м. төшенчә белән чагыштырылып өйрәнелә. Кара: төшенчә. Л. м.-дә сүзнең предметлык төшенчәсе, башка сүзләрнең лексик мәгънәләре белән мөнәсәбәтләр, лексик яраклашу чикләре, нинди грамматик категориягә каравына бәйле лексик-грамматик төркемчәсе дә чагылыш таба.  Аспекты семантических исследований. - М., 1980; Баширова И. Б. Гомуми тел гыйлем. - Казан, 2003; Виноградов В. В. Основные типы лексических значений слова//избранные труды:Лексикология и лексикография. - М., 1977; Уфимцева А. А. Лексическое значение. - М.,1986.



    Лексик-семантик кыр - уртак лексик мәгънәгә, уртак төшенчәгә, функциональ охшашлыкка ия булган барлык сүзләр җыелмасы. М-н, “вакыт” лексик-семантик кырына карый торган сүзләр: ел, ай, сәгать, көн, төн, атна, озак, дәвамлы, тиз, күптән, тиздән һ.б.; Кыр составына аерым бер мәгънәви ягы белән әлеге төшенчәне бирергә сәләтле күпмәгънәле сүзләр дә керә. Лексик-семантик кырның нигезе, үзәге, перифериясе булу билгеле.

    Лексик-семантик парадигмаКара: лексик-семантик кыр.


    Лексика (гр. lexsikos - сүз) - телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы. Л. термины телнең аерым катламнарына (һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, диалекталь лексика һ.б.) карата да кулланыла. Л. лексикологиянең, аның тармаклары булган семасиология, ономасиологиянең төп өйрәнү объекты санала. Килеп чыгышы, иҗтимагый кулланылышы, функциональ үзенчәлегенә карап Л. төрле катламнарга бүленә. Җәмгыятьтә барган иҗтимагый, сәяси, иктыйсади вакыйгалар телнең лексикасында чагылыш таба, аның үзгәрешенә китерә. Телнең Л. ачык система тәшкил итә, аның составы даими үсеп-үзгәреп тора. Бер төркем сүзләр, искереп, төшеп калса (искергән сүзләр), икенчеләре исә туып, кулланылышка кереп торалар (неологизмнар). Телнең лексик составы тулылану берничә юл белән бара: 1) башка телләрдән сүзләр алыну Кара: Алынма, халыкара лексика. ; 2) сүз ясалышы модельләре ярдәмендә 3) сүзнең мәгънәсе киңәю исәбенә Кара: полисемия. Эчтәлеге ягыннан Л. : 1) мөстәкыйль (атау функциясенә ия, төшенчә белдерә торган сүзләр) һәм ярдәмлек сүзләргә; 2) конкрет һәм абстракт мәгънәле сүзләргә; 3) синоним; 4) антоним; 5) омоним мәгънәле сүзләргә аерыла. Л. стилистик яктан аерымлана, нейтраль мәгънәдәге сүзләр белән янәшә стилистик бизәкле сүзләр дә кулланыла.

    Телнең лексикасы төрле типтагы сүзлекләрдә туплана.

    Лексикография (гр. lexsikos - сүз, grapho - язу) - тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы . Л. ике төре - гамәли һәм теоретик Л. аерыла. Гамәли Л. төп функциясе: 1) телне өйрәтү, 2) туган телне тасвирлау (аңлатмалы сүзлекләр), 3) телара аралашу (икетелле сүзлекләр), 4) телнең сүзлек составын фәнни яктан өйрәнү (этимологик, тарихи сүзлекләр). Теоретик Л. төп функциясе: 1) сүзлекләрнең типларын билгеләү, 2) сүзләрне туплау, алар турында мәгълүмат бирү принципларын билгеләү. Дөньядагы барлык төр сүзлекләрен ике төркемгә бүләләр: энциклопедик (күпкырлы) һәм филологик сүзлекләр. Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма бирелә, алар турында карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла, төшенчәләрне белдергән күренешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турында мәгълүматлар бирелә. Энциклопедик сүзлекләрнең 2 төре аерыла: 1) универсаль (җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар) һәм 2) махсус (фәннең аерым тармагы турында системага салынган мәгълүматлар). Филологик сүзлекләрдә алфавит тәртибендә сүзләр туплана, аларның мәгънә, лексик-грамматик, стилистик һ.б. үзенчәлекләре күрсәтелә. Максаты, эчтәлеге, сүзлек шәрехнамәләренең төзелеше, нинди телдә язылуына карап филологик сүзлекләр түбәндәге төрләргә бүленә: 1) тәрҗемәи (сүзнең мәгънәсе башка телдәге сүз белән бирелә), 2) бер тел сүзлекләре. Бер тел сүзлекләре максаты, эчтәлегенә карап берничә төргә аерылалар: 1) аңлатмалы сүзлекләрдә сүзнең мәгънәсе, кулланылышы, грамматик һәм фонетик, стилистик үзенчәлекләре күрсәтелә; 2) алынмалар сүзлеге теге яки бу телгә икенче телдән кереп урнашкан сүзләрне туплый; 3) синонимнар сүзлегендә телнең синонимик байлыгы бирелә; 4) этимологик сүзлекләрдә сүзнең этимоны ачыклана; 5) диалектологик сүзлекләрдә телнең аерым шивәләрендә кулланылган сүзләр туплана, әдәби телдәге варианты бирелә; 6) фразеологик сүзлекләр телдә кулланылышта йөри торган тотрыклы әйтелмәләрне туплый, мәгънәләрен бирә; 7) орфографик сүзлекләрдә телдәге сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә; 8) Терминнар сүзлегендә телдә кулланыла торган терминнарга аңлатма бирелә; 9) ономастик сүзлекләрдә, максатына карап, төрле ялгызлык исемнәре, аларның мәгънәләре, килеп чыгышлары күрсәтелә.  Татар теленең төп сүзлекләре: аңлатмалы сүзлекләр: Насыйри К. Ләһҗәи татари: 2 томда. - Казан, 1895, 1896; Вәлиди Җ. Татар теленең тулы сүзлеге. - Казан, 1927; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда. - Казан, 1977, 1979, 1981; алынмалар сүзлеге: Баруди Г. Лөгате сәляссә зөбән өч тел: 3 басма - Казан, 1897, 1902, 1916; Ильяси Т. Гарәпчә-татарча мөкаммәл лөгать китабы. Әл - Мөфид. - Казан, 1912; Насыйрия Хәбирә бинте Габделкави. Мөлктәктат - әл - лөгать нам фарсы-гарәбиһәм төрки лөгате. - Казан, 1902; Сәйфуллин Г. Кечек лөгать. - Казан, 1912; Гарәпчә - татарча - русча алынмалар сүзлеге. - Казан, 1965, 1993; Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге. - Казан, 1994; синонимнар сүзлеге: Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. - Казан, 1962; Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге. - Казан, 1999; этимологик сүзлек: Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. - Казан, 2001; диалектологик сүзлек: Диалектологик сүзлек. – Казан, 1948 (Төзүчеләр: Җәләй Л., Шабанов Х., Камский А., Әмиров С.) ; Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан, 1969 (Төзүчеләр: Борһанова Н.Б., Мәхмүтова Л. Т., Садыкова З. Р., Якупова Г. К.); Тумашева Д. Г. Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек. – Казан, 1961; Тумашева Д. Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казан, 1992; Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан, 1993 (Төзүчеләр: Баязитова Ф. С, Рамазанова Д. Б., Садыкова З. Р, Хәйретдинова Т. Х.); фразеологик сүзлек: Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. – Казан, 1957 (Төзүчеләр: Борһанова Н. Б, Мәхмүтова Л. Т., Җәләй Л.); Русча-татарча фразеологик сүзлек. – Казан, 1959 (Төзүчеләр: Борһанова Н. Б, Мәхмүтова Л. Т.); Байрамова Л. К. Русско-татарский фразеологический словарь В. И. Ленина. – Казан, 1980; Әхәтов Г. Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан, 1982; Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – 2 томда - Казан, 1989. 1990; Сафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сүзлек – Казан, 2001; орфографик сүзлек: Алпаров Г. Татар теленең имла сүзлеге. – Казан, 1927; Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, 1931; Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, 1948 (Төзүчеләр: Хисмәтуллин Х., Гыймадиев М.); Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, 1983 (Төзүчеләр: Нуриева А. Х., Фасеев Ф. С., Мәхмүтов М.И); Татар теленең орфографик сүзлеге. – Казан, 2001 (Төзүчеләр: Ганиев Ф. А. , Сабитова И. И.); терминологик сүзлек: Медицинадан татарча атамалар. – Казан, 1929; Вәлитов Г. Химия атамалары. – Казан, 1931; Химия терминнары: русча-татарча сүзлек. – Казан, 1934; Табигать һәм биология терминнары. – Казан, 1935 (Төзүчеләр: Корбан М., Сафин М., Сәгъди Җ., Асманов Н., Шәфиев Н., Саттаров С.); Физика һәм метеорология терминнары. – Каазн, 1939 (Төзүчеләр: Галиев М., Мөштәри Х., Хөснуллин Х.); Русча-татарча математик терминнар. – Казан, 1949 (Төзүчеләр: Алексеев И., Халиков Х.); Русча-татарча психология һәм педагогика терминнары сүзлеге. – Казан, 1950 (Төзүчеләр: Горохов В., Касимов А., Хангильдин В.); Тел белеме буенча терминнар һәм әйтелмәләр сүзлеге. – Казан, 1953 (Төзүчеләр: Рамазанов Ш., Шакирова Р. Ф., Фазлуллин С., Җәләө Л.); Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан, 1958 (Төзүчеләр: Гыйззәтуллин Н. Г.); Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан, 1990 (Төзүче: Ахмадуллин А. Г.); Миннебаев М. М. Краткий русско-татарский толковый словарь медицинских терминов. – Казан, 1994; Сайфуллин Р. С., Хисамеев Г. Г. Толковый словарь – справочник по физике, химии и химической технологии на русском, татарской и английском языках. – Казан, 1995; Русско-татарский словарь терминов журналистики. – Казан, 1998 (Төзүче: Агзамов Ф. А.); ономастик сүзлек: Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан, 1981; Гарипова Ф. Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге. – Казан, 1990; Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан, 1998.


    Лексикология (гр. lexikos - сүз, logos – өйрәнү) – телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән. Л фәненең төп бурычлары: сүзне, аның мәгънәсен, мәгънә үсешен-үзгәрешен тикшерү; лексик һәм фразеологик берәмлекләрне, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү; сүзләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү; телнең хәзерге лексик составының тарихын, килеп чыгышын өйрәнү; сүзләрнең һәм гыйбәрәләрнең кулланылыш дәрәҗәсен һәм даирәсен билгеләү.

    Мәгънә - Кара: лексик мәгънә.


    Мәгънә тараю – телнең тарихи үсеше процессында яисә аерым контекстта төшенчәнең семантик күләме кимү, сүзнең берәр мәгънәсе юкка чыгу. М-н: борынгы телдә “тун” сүзе барлык төр өс киемен атаса, соңрак аерым бер кием атамасы буларак кына теркәлгән; “йорт” сүзе туган ил, туган җир төшенчәләрен белдерүдә киң кулланылса, хәзер ул тарайган, конкретлашкан.

    Мәгънә киңәю – телнең тарихи үсеше процессында яисә аерым контекстта төшенчәнең семантик күләме арту, ягъни арту, сүзнең берәр мәгънәсе барлыкка килү.М.к. күп очракта күчерелмә мәгънәлелек нигезендә барлыкка килә. М-н: каурый – кош каурые, язу каләме; йомгак – җеп йомгагы, нәтиҗә.Традицион лингвистикада күчерелмә мәгънә буларак карала.


    Метафора (гр. metaphora – күчү) – бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү. М. түбәндәгеләргә нигезләнеп барлыкка килә: 1. әйбернең форма ягыннан охшашлыгы нигезендә: кызыл алма – күз алмасы; чыршы энәсе – тегү энәсе; 2. әйбернең урнашу ягыннан охшашлыгы нигезендә: эт койрыгы – көймә койрыгы; өй түбәсе – баш түбәсе; 3. аваз охшашлыгы: бала елый – бүре елый; җил улый – бүре улый; 4. эчке охшашлык: кара урман – кара йөз. Тел белемендә М. 3 төре аерыла: номинатив метафора – образлыгы югалган, әйбер атамасы булып турыдан-туры хезмәт итә торган метафоралар (күз алмасы, сәгать теле, урындык аягы); когнитив метафора – сөйләм барышында чынбарлыкның чагылышы аша барлыкка килгән метафора ( кыя – текә яр; кыя – Алдында торган кыядан шикләнеп, яннарына бармаска булды (кешеләр төркеме күзаллана); образлы метафора – ассоциацияләр нигезендә туган метафоралар: күктәге йолдыз, спорт, эстрада йолдызы; энҗе – теш. Бу төрләрдән кала гомумтел М. һәм әдәби М. аералар. Гомумтел М. гаять дәрәҗәдә стандартлашкан, номинатив метафоралар (ай тулган, сәгать суга). Әдәби М. гомумпоэтик һәм индивидуаль төрләргә бүләләр: Гомумпоэтик М. укучы, сөйләүче тарафыннан образ, сурәт буларак кабул ителәләр (саф сөю, ак бәхет, сары сагыш); индивидуаль М. – автор тарафыннан уйлап табылган М: Кырларда яшел арыштыр, Дулкыны җанга таныш. Көтмәгәндә килеп басты Җанымны яшел сагыш. (Кад. Сибгатуллин).


    Метонимия (гр. metonymia – яңадан атау) – ике предметның янәшәдәш булуы нигезендә барлыкка килгән троп. Ул охшашлануга түгел, ә предметларның үзара бер-берсе белән нык бәйләнештә булуларына, бер-берсенә керешеп торуларына нигезләнгән. Метонимия нигезендә түбәндәге бәйләнешләр булырга мөмкин: әйбер һәм аның материалы– хрусталь – пыяла төре – ваза; процесс һәм аның нәтиҗәсе: эремә – металлны эрекәннән соң барлыкка килгән сыеклык, металл төре; эш, аның урыны: кышлау, җәйләү; форма һәм аның эчтәлеге: институтта ремонт бара – институт күп эшли; депутатлар съезды – съезд резолюция кабул итте; автор һәм ул иҗат иткән әйбер, әсәр: галифе, Мәһдиевне укыйм, И. Шакировны тыңлыйм; пространстводагы уртаклык тәрәзә –өй стенасындагы бушлык, дәрес аралыгы; әйбер һәм аның эшләнү урыны: һинд чәе, кашмир шәл, барнагыл, ливадия суы, шампань шәрәбе.

    Ялгызлык исемнәренең төрле сәбәпләр аркасында күмәклек сүзләре рәтенә күчүе шулай ук метонимия күренешен барлыкка китерә: ренген, меценат - Борынгы Римда шагыйрьләрнең яклаучысы, кайгыртучысы, Нарцисс – борынгы грек мифологиясендә елга алласы Кефиссның улы, үз-үзен яратучы кеше.


    Моносемантик сүз (гр. monos - бер, semantikos - мәгънә ) - кара: бермәгънәлелек


    Мотивлашу – беренчел мәгънәле сүз нигезендә яңа берәмлекләр ясалу. М. ике юлы бар: 1) семантик, ягъни мәгънәне күчерү юлы белән яңа берәмлек ясалу: сәгать йөри, күңел күзе; 2) сүз ясалышы ягыннан мотивлашу: җир-лек, җир-дәш.


    Нейтраль лексика - аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр. М-н: күз – бәбәк; аңлау – төшенү, башка җитү, отып алу, үзләштерү.

    Нейтраль мәгънә - стилистик бизәге белән аерылып тормаган, хис-кичерешләрдән азат мәгънә.


    Неологизм (гр. neos – яңа, logos – сүз) мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге (әйдәман, ваучер, чакырунамә, голкипер). Сүзнең яңалыгы һәм пассивлыгы аерым бер тарихи чорга бәйле, төшенчәсе әһәмиятле, югалмый торган сүзләр соңрак актив лексикага күчеп, гомумкулланылыш сүзләренә әйләнәләр. Н. төрләре: 1) лексик - башка телләрдән алынган сүз (менеджер, брифинг); 2) лексик-семантик – телдәге сүзләргә яңа мәгънә өстәлеп ясалган сүз (яңарыш, үр, йомгак, вакыйгалар сөреше); 3) лексик-грамматик – телнең үз морфологик чаралары ярдәмендә ясалган сүз (малкуарлык, эшкуар, сөюнамә); 4) окказионализм – язучылар, публицистлар, җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан стилистик максатларда ясалган сүз (каенстан иле (Р. Әхмәтҗанов), марткы Идел (Х.Туфан), мин Җирский (Р. Гаташ)).



    Номинатив мәгънә (лат. – nominatio) - туры мәгънә, ягъни предмет, күренеш, процессның, билгенең турыдан-туры атамасы. Бу мәгънә төшенчә белән, аның аерым билгеләре белән туры бәйләнештә тора. Аны беренчел, төп мәгънә дип тә атап йөртәләр. Туры, төп мәгънә төгәл чикләргә ия, мәгънә үсешендә беренчел дигән термин белән дә аталып йөртелә, чөнки мәгънә киңәйгәндә, үскәндә ул төп функцияне башкара. Сүзнең беренчел, төп мәгънәсе мәгънә төсмерләре һәм күренешләре өчен төп таяныч, иҗтимагый кабул ителгән нигез булып тора.


    Ойконим (гр. oikos- йорт, торак) – барлык төр торак пункт атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре. Шәһәр атамасы төшенчәсен белдерү өчен астионим, авыл атамасын белдерү өчен комоним термины кулланыла. Ойконимик терминнар составына торак пунктларның төрләре (шәһәр, авыл, бистә һ.б.), аларның состав өлешләре һәм каралты-кураларны белдерә торган атамалар керә. О. килеп чыгышын, үсеш-кулланылыш закончалыкларын өйрәнә торган топонимика тармагын ойконимика дип атыйлар, ә О. тулаем җыелмасын ойконимия дип йөртәләр.  Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан, 1997; Подольская Н.В. Словарь русской ономастической терминологии. – М., 1998; Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. - Казан,1998; Хадиева Г. Х. Ойконимы периода Казанского ханства. – Казань, 2004.


    Окказионализм - кара: неологизм.


    Оксюморон (гр. oxymoron – акыллы – ахмак) - антонимик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе: акыллы ахмак, тере мәет, кәбестә кебек беркатлы, газаплы мәхәббәт, күзле сукыр.


    Омоним (гр. homos – бертөрле, onyma – исем) – бертөрле язылыш, әйтелеш һәм грамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр. Бу төр сүзләр арасында мәгънә-төшенчә уртаклыгы булмый (сулау – су сибү, - сулыш алу.) О. түбәндәге юллар белән барлыкка киләләр: 1) полисемия таркалу нәтиҗәсендә. (ай – ай), 2) башка телләрдән кергән сүзләрнең татар теленең үз сүзләре белән аваздашлыгы нәтиҗәсендә (сабак – сабак, бал – бал), 3) әдәби тел сүзләренең диалекталь вариантлар белән тәңгәлләшүе (яфрак (агач яфрагы) - себерке, тәгаен (бәлки) – тәгаен (шиксез), 4) сүзләр төрләнгәндә: (Бабай, шаулап кара, Чыбык белән яра. Менә әйбәт чара – Шәрәф шәрран яра). Татар телендә О. ясалышлары, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеш, язылыш үзенчәлекләре буенча түбәндәге төрләргә бүленәләр: 1. Ясалышлары ягыннан: төп (тамыр) (ач-ач, яр-яр, төш-төш). ясалма: (көзге, алма, карама). 2. Лексик-семантик һәм грамматик О: лексик - бер сүз төркеменә карый (кабак, ай, бар – бар); лексик-грамматик - төрлесе төрле сүз төркеменә карый (яр, тап, үпкә); грамматик - ике төре бар: морфологик (омоморфема – төрле функция үти торган кушымчаларның омонимлашуы җыерчык, кызчык, муенса, барса); синтаксик (омомодель - төзелеше, формасы бертөрле, ә грамматик мәгънәсе төрлечә булган җөмлә яки җөмлә кисәкләре һәм әйләнмәләр: Китап – белем чишмәсе. Әйтерсең, укытучы китап тоттырмады, канат тагып җибәрле аңа). 3. Әйтелеш һәм язылышлары ягыннан :1) саф лексик – теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда да аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш (без, корт, яр, бит); 2) омофон - язылышлары төрле, ә әйтелешләре бертөрле булган сүзләр (ат алу – аталу, бал авыз – балавыз); 3) омоформа – аерым бер грамматик формада омонимлашкан сүзләр (Булмады миңа күңел ачу, Күңел ачу урынына артты ачу. (М. Гафури.) 4) омограф - язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр (арка, бал, кисәкчә, беелшмә).  Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л.М. Татар теленең омонмнар сүзлеге. – Казан, 1997; Сәлимгәрәева Б. С. Хәзерге татар телендә омонимнар. – Уфа, 1982.


    Ономатопоэтик сүз (ияртемнәр) – табигатьтәге, әйләнә-тирәдәге авазларга охшатып ясалган сүзләр (хи-хи, һау-һау, мияу) һәм алар нигезендә барлыкка килгән берәмлекләр (мыраулау, шапылдау).


    Ономасиология (гр. onyma – исем, logos – өйрәнү) - лексикологиянең әйбер, күренешләргә атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган тармагы.


    Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) – тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы. Ялгызлык исеменең төренә карап, антропоним, топоним (гидроним, ороним, ойконим, микротопоним, зоним, космоним һ.б. аерыла. О. фәне ялгызлык исемнәрен фонетик, морфологик, этимологик, семантик, сүз ясалышы яссылыкларында өйрәнә. О. тарих, этнография, археология, әдәбият белеме, текстология, география, психология кебек фәннәр белән тыгыз бәйләнештә яши һәм үсә. Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. - Казан, 1971; Саттаров Г.Ф Татар исемнәре ни сөйли? - -Казан, 1998.


    Ороним – ландшафт атамалары. Ономастиканың ландшафтларны өйрәнә торган тармагы оронимика дип атала.


    Парадигматик мәгънә - сүзнең контекстка бәйсез аңлашыла торган мәгънәсе.



    Пароним (гр. para – якын, onyma – исем)- яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр (адресат-адресант, экономия-экономика). Бу төр сүзләр төрле язылышка һәм яңгырашка ия булалар. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы. – Яр Чаллы, 1997; Абдуллина Р. С. Паронимнар һәм парономаслар//Фән һәм мәктәп. – 1997, №6,7.




    Парономазия (гр. paronomasia – якын аталу) – охшаш яңгырашлы сүзләрне махсус бергә кулланудан гыйбарәт стилистик алым.


    Патроним - антропонимик берәмлек, ата исемнәре, яисә ата исеме белән бәйле башка төр атама.


    Пассив лексика – көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә кереп урнашырга өлгермәгән сүзләр. Бу төр лексикага искергән сүзләр һәм неологизмнар керә. Кара: актив лексика, неологизм, искергән сүзләр.


    Полисемия (гр. polysemos - күпмәгънәле, күпмәгънәлелек) – сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы. М-н: Баш - кеше органы, акыл , санау берәмлеге, башлык, әйбернең башлангычы, ачыткы, оеткы салынган камыр, берәр нәрсәнең өске ягы, югары өлеше. Полисемантик сүздә барлык мәгънәләр дә үзара бәйләнештә яши һәм шактый катлаулы саналган сүзнең семантик структурасын барлыкка китерәләр. Бу төр бәйләнешләр барлык телләрдә дә бертөрле түгел, шунлыктан сүздәге күпмәгънәлелек халыкның миллилегенә, үзенчәлегенә ишарә итә торган бер күренеш булып санала. Сүзнең мәгънә үсеше - дәвамлы процесс, аны барлыкка китерә торган шактый гына сәбәпләр дә аерыла. Бу тел үсеш, җәмгыятьтә барган процессларның тәэсире һ.б. белән бәйле булырга мөмкин: сайлау – бәрәңге сайлау – сайлау алды агитациясе. Кара: номинатив мәгънә, метафора, метонимия, синекдоха. Сүзне күпмәгънәле дигәндә, аның аерым торгандагы, тик торган халәтен түгел, бәлки башка сүзләр чолганышында гына ачыла торган мәгънәсен әйтәләр.

    Профессиональ (һөнәри) лексикабилгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм эспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы. Алар шушы өлкәдә эшләүчеләр өчен актуаль, гадәти саналалар. М-н: медицина белгечләре телендә күз алмасы, калак сөяге, скальпель. Һөнәри сүзләрнең аермалы билгеләре: 1. сөйләмә тел, көнкүреш телендә кулланылу; 2. күп кенә һөнәри сүзләрнең терминнар рамкасыннан, кысаларыннан читкә чыгуы, аларның көнкүреш сүзләре белән аваздаш булулары (сафьян читек, болгар читек, каюлы читек); 3. мәгънәдә образлылык саклану (тегүдә еш атлату, йөреп тегү, уем салу, кабартма итәк); 4. сүз мәгънәсендә коннотативлык саклану, ягъни экспрессивлык, эмоциональ-бәяләү мәгънәсе алга чыгу: гимнастик снарад – кәҗә (кирелек мәгънәсе күзәтелә, күнегүләр ясау өчен шактый катлаулы снаряд, шул ук вакытта охшашлык та күзәтелә); 5. төрле эшчәнлек өлкәсенә караган атамаларның кисешүе, төрле өлкәдә бертөрле атама очравы: сыер тиресе, киптерү, басма (тегү, газета). Рәхимова Р.К. Татар телендә һөнәрчелек лексикасы. – Казан, 1985.


    Пуризм (фр. purisme > лат. purus - чиста) – телнең алынмалардан, ят элементлардан, диалекталь, гади сөйләм элементларыннан чистарту өчен көрәш. П. ике төрле ягы бар: уңай ягы булып туган телнең эчке ресурсларын мөмкин кадәр киң куллану, милли телне, әдәбиятны, мәдәниятны үстерү тора, тискәре ягы бу хәрәкәтне яклаучыларның субъективлыгынан, тел үсеше кануннарын аңлап җиткермәүләреннән гыйбарәт.




    Реэтимологизация – Кара: халык этимологиясе.





    Сема – ( гр. sema) – эчтәлек белдерә торган иң кечкенә компонент. Сема ярдәмендә сүзнең лексик мәгънәсе күзаллана.





    Семантика (гр. semantikos – билгеләү)– 1. Кара: мәгънә; 2. телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерелү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.



    Семасиология (гр. semasia - мәгънә, logos – сүз, өйрәнү) – сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.

    Сигнал мәгънә - төшенчә атамасы булмаган, бары тик аңа ишарә генә итә торган мәгънә. С.м. алмашлык, ярдәмлек сүзләр, ияртемнәр һәм ымлыклар ия, дип карала.


    Сигнификат (лат. significatumтабылу) – тел берәмлегенең төшенчә белән бәйләнеше. С. денотат белән турыдан-туры бәйләнештә яши. Денотат предметны атаса, С., гомумиләштереп, аның даими я булмаса, вакытлы булган билгеләрен үзендә туплый. М-н: “өстәл” сүзенең денотаты булып мебель төренә кергән конкрет бер төркем җиһазны атау булса, С. әлеге төркемгә кергән сүзнең конкрет үзенчәлекләрен күрсәтә, ягъни аяклары булган, өсте тигез такта белән капланган предмет.


    Синекдоха (гр. synecdoche – сүзгә-сүз, бергә күчереп алу) - сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү дигән сүз. М-н: Мыек, сәерсенеп, күзләрен миңа төбәде. С. күчерелмә мәгънәнең бер төре санала. Аны метонимиянең бер төре итеп караучылар да бар.


    Синоним (гр. synonymos - бердәй исемле) – мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүз – кансыз.

    Бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме синонимик оя (рәт) хасил итә. Синонимик ояда андагы сүзләрнең мәгънәләрен берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә торган, телдә продуктив кулланыла, барысы өчен дә төп, уртак, ситилистик бизәкләрдән азат сүз доминанта (Кара) була Синонимнарның аермалы (дифференциаль) билгеләре берничә төрле булырга мөмкин: эчтәлекләре ягыннан (агару – чал керү, чал төшү); синонимның нинди стильдә кулланылуы ягыннан (агару – кырпак төшү; ду килү, дуамаллану, җенләнү, тилерү котырыну – сөйләм теленә хас); эмоциональ-экспрессивлыгы ягыннан (ирония, иркәләү, ачулану, өнәмәү): ду килү – кирәген бирү, тетмәсен тетү, арт сабагын укыту). Аермалы билгеләргә карап, тел белемендә синонимнарның түбәндәге төрләрен аералар: Идеографик синонимнар – мәгънә төсмерләре белән аерылып торган синонимнар. Идеографик синонимнар телдә зур күпчелекне тәшкил итәләр. Фикерне төгәл, анык итеп җиткерүдә бу төр синонимнар зур роль уйныйлар. Идегорафик типтагы синонимнар берсе урынына икенчесе килә алмый, чөнки мәгънә төсмерләрен аермыйча куллану фикерне төгәл биреп бетермәү генә түгел, бөтенләй башкача аңлауга да юл калдыра. Стилистик синонимнар - төрле стильләрдә кулланыла торган синонимнарны атыйлар. М-н: Аның каравы Сүбәдәй, өй-юртасына кайткач, баш көтүчене дәшеп камчы белән ярды, кыйнады. (М. Х). Эмоциональ-эспрессив синонимнар - чынбарлыкка төрле мөнәсәбәт белдерө ягыннан аерыла торган синонимнар. М-н: Ул, нишләргә белмичә ашкынып, ярсып, упкынга ташлангандай, ниндидер башсыз тәвәкәллек белән, ике сакчыны як-якка этеп җибәреп, урамга атылды. (Г. Б.). Абсолют синоним - бер төшенчә бирү өчен кулланылган, мәгънәләре буенча тулысынча тәңгәл килә торган синонимнар. Бу төр С. мәгънә дифференциациясе юк. Сиңа, балакаем, аллаһы Тәгалә барысын да биргән, ходай синнән берни дә кызганмаган. (М. Х.) Ш. С. Ханбикова Синонимнар сүзлеге. – Казан, 1962; Ш. С. Ханбикова Татар телендә синонимия һәм сүзлекләр. – Казан, 1980; Саттаров Г. Ф. Синонимичные личные имена в татарском языке// Татарский язык: лексическая и грамматическая семантика. -Казань, 1984; Сафиуллина Ф.С., Ханбикова Ш. С. Синонимнар сүзлеге. Казан, 1999.


    Синтагматик мәгънә - сүзнең контекстка бәйле генә ачыла торган мәгънәсе.


    Сленг (инг. slang) - аерым бер катлам, профессия кешеләре телендә кулланыла торган сүзләр (шул ук жаргоннар). Кара: жаргон

    Стильара лексика - бөтен стильләрдә дә кулланыла торган, экспрессив бизәктән азат, эмоциональ яктан битараф булагн сүзләр: йөрү, сөйләү, шәһәр, авыл, ак, тиз һ.б.


    Сүз - үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.


    Сүзнең функциясе – сөйләмдә лексик берәмлекнең кулланылу максаы һәм мөмкинлеге. С.ф. өчкә юнәлештә карыйлар: коммуникатив функция – сүз аралашу, аңлашу, хәбәр итү чарасы; номинатив функция – сүз предметны атый; эстетик функция – сүз сәнгатьчә сурәтләү чарасы.

    Сүзлек - Кара: лексикография.

    Сүзлек составы - Кара: лексика.

    Тарихи сүз – кулланылыштан төшеп калган, югалган реалийлар атамалары. Алар пассив сүзлек сосавына керәләр. Архаизмнардан аермалы буларак, хәзерге телдә Т.с. синонимнарын табып булмый: гөбе, чулпы, ярлык, жандарм.

    Тезаурус (грек. thesaurus – хәзинә) – телдәге барлык сүзләрне җыйган сүзлек.

    Телдә дөнья картинасы – тел берәмлекләрендә, формаларында чынбарлык турында аерым бер тел коллективы күзаллавы, тел коллективының реалийларга мөнәсәбәте чагылышы.


    Термин (лат. terminus - чик) – бер мәгънәле, төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган сүз яисә сүз тезмә. Терминар, гадәттә, бермәгънәлелеккә ия булалар. Кара: бермәгънәлелек. Т. аерым төшенчәләрне бөтен төгәллеге белән әйтеп бирүгә сәләтле булырга тиешләр. Т. телнең аерым бер тармагы булагн терминология составында яшиләр, аларның үзләренә генә хас үсеш закончалыклары бар. Терминология – аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы. М-н: медицинада: бронхит, үт куыгы, кан тамыры; биологиядә: калканлы абага, мүк җиләге, пихта; лингвистикада: ия, җөмлә, нокта, баш килеш һ.б. Т. семантик яктан туры, номинатив мәгънәдә була, аның өчен контекст мәҗбүри түгел, чөнки Т. аерым бер терминология составында яши, аерым кулланыла ала. Шулай да телдә бер терминның берничә өлкәдә кулланылуы күзәтелә, ягъни кайбер терминнар күпмәгънәлелеккә ия була башлыйлар: басым (линг), басым – медиц., басым – тарих.

    Т. телнең башка лексик берәмлекләреннән аерып куярга ярамый, чөнки алар шул ук тел системасында яшиләр, аның закончалыкларына буйсыналар. Термин һәм гомумтел лексикасы өлкәсендә даими рәвештә сүзләр алмашыну бара. Гомумтел сүзләре, кайбер үзлекләрен югалтып (күпмәгънәлелек, башка стильләрдә кулланылу сәләтләрен), терминнар рәтенә күчәләр: чагылыш, элемтә.

    Кайбер терминнәр, киресенчә, гомумкулланылыш сүзләре рәтенә күчергә мөмкиннәр: бармак, тез , иңбаш. Детерминологизация күренеше – терминның әдәби телгә үтеп керүе.

    Терминнар бер (метатеза, вектор, нурланыш) яисә берничә өлкәдә (прогрессивлык, ассимиляция, инкубация, басым) кулланыла алалар. Бер төркем сүзләр исә гомумкулланылыш сүзләре буларак та, термин буларак та яшиләр: юл – гомумкул – тел белемендә, инженер – төзүчелектә; ия – хуҗа – лингвистик.

    Терминнарга хас тагын бер мөһим үзенчәлек – аларның халыкара булулары.

     Дмитриев Н.К. Грамматическая терминология в учебниках родного языка, 1953, Баскаков, Рамазанов Ш. Татар теле буенча очерклар, 1954, Ф. Фасеев Татар телендә терминология. 1970, Зәкиев М. З, Сүзлек составында терминнар һәм аларны тәртипкә китерү//Мәгариф, 1997.№4, Шәмсетдинова Р. Р. Медицинская терминология в татарском языке, Садыкова З. Р. Зоонимическая лексика татарского языка. Казань, 1994; Саберова Г. Названия растений в татарском литературном языке. Казань 1996; Рахимова Р. К. Терминология снаряжений упряжного коня в татарском языке // Проблемы функционирования, диалектологии и истории языка. Казань., 1998


    Топоним (гр. topos – урын, onyma – исем) - географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш ареалларын өйрәнә торган ономастика тармагы. Т. өйрәнә торган фән топонимика дип атала.  Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998, Шаһиев Р. Атамалар – тарих ачкычы. – Казан, 2004.


    Төшенчә - чынбарлыктагы предмет, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләрен чагылдыра торган фикерләү берәмлеге.


    Халыкара лексика – берничә кардәш булмаган телдә кулланыла торган, мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашыла, тормышның төрле өлкәләренә караган сүзләр: философ, компьютер, цивилизация, спорт.  Хайруллин М.Б. Проблемы развития лексической системы татарского литературного языка. – Казань, 2000.


    Халык этимологиясе - таныш булмаган алынма сүзнең мәгънәсен җиңел аңлашыла торган сүзләр җирлегендә аңлатырга тырышу. Х. э., кагыйдә буларак, җанлы сөйләмдә очрый, фәннилек белән бернинди уртаклыгы юк: трамвай – утырамбай, тротуар – плитуар.


    Фразеологизм - Кара: фразеологик әйтелмә.

    Фразеологик берәмлек - Кара: фразеологик әйтелмә.


    Фразеологик әйтелмә - мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтенлеккә ия булган, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә: балта суга төшү, ачык авыз, табак йөз. Телдә Ф. 3 төре аерыла: фразеологик ныгыма – компонентлары бик тыгыз бер-берсенә бәйләнгән, аларның мөстәкыйль мәгънәләре ныгыма мәгънәсенә туры килми торган, бәлки бергә килеп кенә фразеологик ныгыма мәгънәсен бирергә сәләтле сүзтезмәләр: борчак ату, шыр җибәрү, кот очу; фразеологик бөтен – компонентлары бер-берсенә бәйле булып та, алар арасындагы бәйләнеш бик көчле булмыйча, бөтен мәгънәсенә бергә килеп кенә ишарә итә торган күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр: теш кайрау, без капчыкта ятмый, көн күрсәтмәү ; фразеологик тезмә - төзелешләре ягыннан ирекле мәгънәдәге сүзтезмәләргә якын торган, компонентлары мәгънәсе белән тезмәнең гомуми мәгънәсе тәңгәл килә торган сүзтезмәләр: акылдан язу, юл уңу, күз йөгертү.


    Фразеология (phrasis –тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos - өйрәнү) – 1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы; 2. Телдә таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган лексикологиянең бер тармагы.

    Функциональ-семантик кыр – телнең уртак функциягә ия булган, аерым бер семантик категориягә мөнәсәбәттә торган морфологик, синтаксик, лексик, сүзьясалыш чаралары системасы.


    Һөнәрчелек лексикасы - Кара: профессиональ лексика

    Эвфемизм (гр. еuphemismos – яхшы сөйлим) - әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр: тазару – түгәрәкләнү, үлү – мәңгелек йокыга талу.


    Экзотик сүз (гр. еxotikos – чит) – аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары. Алар, нигездә, алынмалар рәтендә кулланылалар һәм туган телдә эквивалентларын табып булмый: самурай (япон), бишбармак (казах), лама (тибет, бундестаг (немец).


    Экстралингвистик фактор (лат. extra - тыш, франц. linguistique —тел) - телнең кулланылуына, яшәешенә тәэсир итә торган иҗтимагый-сәяси, мәдәни шартлар.


    Энантиосемия – бер сүзнең ике капма-каршы мәгънә белдерүе: дан – яманат, уңай сыйфат; асыл кош –контекстка карап, уңай мәгънәдә һәм тискәре мәгънәдә килә ала.


    Эпидигматик мәгънә (гр. еpidosis - өстәлү, кушылып китү) – күпмәгънәле сүзнең үсеш процессында барлыкка килгән, өстәлгән мәгънәләре: салу – кием салу, йорт салу, күз салу, юл салу.


    Этимология (гр. etуmon – чын, logos - өйрәнү) – 1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән; 2. Сүзнең килеп чыгышы. Э. сүзнең мотивлаштыру мөмкинлеген, сәбәпләрен өйрәнә, мәгънә үсешендә барлыкка килгән үзенчәлекләрне ачыклый. Э. 3 принцибы билгеле: 1) фонетик принцип – телдәге тарихи аваз тәңгәллекләре нигезендә сүзнең беренчел вариантын торгызуны максат итеп куя, 2) семантик принцип – сүз мәгънәсенең тарих дәвамында үсеш-үзгәрешен өйрәнеп, сүзләр арасында мәгънә бәйләнешен торгызуны максат итә, 3) сүз ясалышы принцибы – сүзнең беренчел төзелешен торгызуны максат итеп куя.


    Этимон (гр. etуmon – чын) – сүзнең югалган, әмма махсус тикшеренүләр ярдәмендә торгызыла торган мәгънәсе һәм формасы: чая, шаян, шаяру сүзләренең этимоны – йай/җай (җ>ч-ц, ч>ш). Беренчел мәгънә югалу сүзнең тамырдаш берәмлекләре белән һәм фонетик яктан, һәм семантик яктан бәйләнеше өзелү нәтиҗәсендә барлыкка килә.


    Этноним (гр. ethnos – халык, кабилә, onyma – исем) – төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары (төркиләр, болгарлар, татарлар, хазарлар, руслар, греклар һ.б.) Тел белемендә макроэтноним – зур, эре этник төркемнәрнең исем-атамалары һәм микроэтноним – зур булмаган милләтләрнең исем-атамалары аерыла.


    Этнонимика – этнонимнарның барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы.


    Этнонимия – этнонимнар җыелмасы.

    Этнографизм (гр. ethnos – халык , grahpo- язу) – аерым бер сөйләштә генә таралган, төбәк халкының гореф-гадәтен, көнкүрешен чагылдырган сүз. М-н, көймә - себер татарларында килен алып кайта торган арба; тәкә - Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында киң таралган ризык атамасы һ.б.

    Эмоциональ-экспрессив лексика (лат. expressio – белдерү) – сөйләмне тәэсирле, тирән мәгънәле итә, фикерне калкурак күрсәтә торган чаралар, хискә һәм тойгыга бай сүзләр. М-н: балакай, кызчыгым, сандугачым, пешмәгән, башсыз һ.б.

    Эргонимия - төрле оешма, учреждение атамасы булган ономастик берәмлек. М-н: кибет атамалары “Бәхетле”, “Ләйсән”; фирма исемнәре.

    Яңа сүз - Кара: неологизм

    Апеллятивлашу – ялгызлык исеменең күмәклек сүз рәтенә күчеше. Мәс., рентген, хрущевка, мәҗнүн.

    Билингвизм – билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире. Мәс., татар һәм рус икетеллелеге. ● Юсупов Р. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.

    Дублет (франц. double - икеләтелгән) – абсолют синонимнар. Мәс., дифференциация – аерма, орфография – дөрес язу, лингвистика – тел белеме.

    Контекст (лат. contextus– кушылма, бәйләнеш) – анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагменты, өлеше. Анализ максатыннан чыгып, микроконтекст – анализлана торган сүзнең мәгънәсен ачу һәм аның ярдәмендә барлыкка килгән күзаллауларны ачыклау өчен кирәкле берәмлекләрнең минималь җыелмасы һәм макроконтекст – сүзнең тулы бер тексттагы вазифасын билгеләү өчен кирәкле берәмлекләрнең күләмле җыелмасы аерыла.

    Космоним – барлык төр күк җисемнәре атамалары. Мәс., Чүмеч йолдыз, Сатурн, Тимер казык йолдызы. Аларны өйрәнә торган ономастика тармагы космонимика дип атала.

    Мифоним – мифларда, легенда, әкиятләрдә, риваятьләрдә урын алган, ономастиканың төрле өлкәләренә караган барлык төр ялгызлык исемнәре.

    Оним (грек. onyma) – кара: ялгызлык исеме.

    Онимлашу – күмәклек сүз яисә сүзтезмәнең ялгызлык исеме рәтенә күчеше. Мәс., ирек – Ирек, чәчәк – Чәчәк; ташлы яр – Ташлыяр.

    Поэтик ономастика (ономатопоэтика) – ономастиканың матур әдәбият әсәрләрендәге барлык төр ялгызлык исемнәрен, аларның барлыкка килү принципларын, стилен, тексттагы функциясен, укучылар тарафыннан кабул ителешен өйрәнә торган тармагы.

    Поэтоним – атау вазифасыннан тыш, текстта, әдәби әсәрләрдә эстетик, стилистик функция дә башкара торган поэтик антропонимнар. Мәс., Ә. Еники әсәрендә Акъәби исеме - чисталык, саф күңеллелек символы.

    Региональ ономастика – билгеле бер төбәктәге атамаларның үзенчәлекләрен өйрәнү белән бәйле ономастик тикшеренүләр.

    Семиотика (грек. semeion - билге, знак) - төрле мәгълүмат бирергә сәләтле билге, знакларның кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган фән. Гадәттә, милли традицияләр турында мәгълүмат бирә торган семиотик билгеләргә сүзләр, милли мәдәният күренешләре, йола-гадәтләр һ.б. керә, алар халыкның милли күзаллауларын, дөньяга карашын чагылдырырга сәләтле.

    Стиль (лат. stilus – язу таякчыгы) – тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

    Сүзнең эчке формасы – яңа лексик мәгънә барлыкка килгәндә атама нигезенә салынган билге. Мәс., “сирәкләнү, тыгызлыгы кимү” билгесе “кимү, азаю” мәгънәсен белдереп килгән сыеклану (белем сыеклану) сүзендә саклана; “әкрен хәрәкәтләнү” билгесе кешегә хас шундый сыйфатны аңлатканда ташбака сүзендә саклана. Кара: лексик мәгънә.

    Тавтология (грек. tautologia, tauto – шул ук, logos – сүз) – бертөрле, тамырдаш һәм охшаш яңгырашлы сүзләр, әйләнмәләрнең бер үк яки янәшә җөмләләрдә кабатлануы, шулай ук җөмләләрдә бертөрле кушымчаларның кабатлануыннан гыйбарәт стилистик төгәлсезлек. Мәс., Киләчәктә “Яшь йолдызлар” бәхетле йолдыз астында туган булсалар, әлбәттә, альбом чыгару бәхетенә дә ирешерләр. (Матбугаттан)

    Троп (грек. tropos – сөйләм әйләнмәсе, образ) – сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.

    Эргонимия – төрле оешма, учреждение атамасы булган ономастик берәмлек. Мәс., кибет исемнәре: “Бәхетле”, “Ләйсән”; фирма исемнәре.

    Ялгызлык исеме (оним) - әйбер, күренешләрне, кешеләрне башкалардан аерып, конкретлаштырып атый торган сүз, сүзтезмә яисә җөмлә. Бу төркем сүзләр исем сүз төркеменә генә хас булганлыктан, ялгызлык исеме термины киң кулланыла. Бирегә антропоним, топоним, зооним, астроним, космоним, эргонимнар керә. Ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән ономастика (кара) фәне шөгыльләнә.

    Яңа сүз – кара: неологизм.


    1 Сигнал мәгънәле сүзләрне күрсәтеп үтү җитә.





    Чыганак: Казан Даулет университеты



    ← назад   ↑ наверх