• История -Публицистика -Психология -Религия -Тюркология -Фантастика -Поэзия -Юмор -Детям                 -Список авторов -Добавить книгу
  • Константин Пензев

    Хемингуэй. Эпиграфы для глав

    Мусульманские праздники

    Тайны татарского народа


  • Полный список авторов

  • Популярные авторы:
  • Абдулла Алиш
  • Абдрахман Абсалямов
  • Абрар Каримулин
  • Адель Кутуй
  • Амирхан Еники
  • Атилла Расих
  • Ахмет Дусайлы
  • Аяз Гилязов
  • Баки Урманче
  • Батулла
  • Вахит Имамов
  • Вахит Юныс
  • Габдулла Тукай
  • Галимжан Ибрагимов
  • Галимъян Гильманов
  • Гаяз Исхаки
  • Гумер Баширов
  • Гумер Тулумбай
  • Дердменд
  • Диас Валеев
  • Заки Зайнуллин
  • Заки Нури
  • Захид Махмуди
  • Захир Бигиев
  • Зульфат
  • Ибрагим Гази
  • Ибрагим Йосфи
  • Ибрагим Нуруллин
  • Ибрагим Салахов
  • Кави Нажми
  • Карим Тинчурин
  • Каюм Насыри
  • Кул Гали
  • Кул Шариф
  • Лев Гумилёв
  • Локман-Хаким Таналин
  • Лябиб Лерон
  • Магсум Хужин
  • Мажит Гафури
  • Марат Кабиров
  • Марс Шабаев
  • Миргазыян Юныс
  • Мирсай Амир
  • Мурад Аджи
  • Муса Джалиль
  • Мустай Карим
  • Мухаммат Магдиев
  • Наби Даули
  • Нажип Думави
  • Наки Исанбет
  • Ногмани
  • Нур Баян
  • Нурихан Фаттах
  • Нурулла Гариф
  • Олжас Сулейменов
  • Равиль Файзуллин
  • Разиль Валиев
  • Рамиль Гарифуллин
  • Рауль Мир-Хайдаров
  • Рафаэль Мустафин
  • Ренат Харис
  • Риза Бариев
  • Ризаэддин Фахретдин
  • Римзиль Валеев
  • Ринат Мухамадиев
  • Ркаил Зайдулла
  • Роберт Миннуллин
  • Рустем Кутуй
  • Сагит Сунчелей
  • Садри Джалал
  • Садри Максуди
  • Салих Баттал
  • Сибгат Хаким
  • Тухват Ченекай
  • Умми Камал
  • Файзерахман Хайбуллин
  • Фанис Яруллин
  • Фарит Яхин
  • Фатих Амирхан
  • Фатих Урманче
  • Фатых Хусни
  • Хабра Рахман
  • Хади Атласи
  • Хади Такташ
  • Хасан Сарьян
  • Хасан Туфан
  • Ходжа Насретдин
  • Шайхи Маннур
  • Шамиль Мингазов
  • Шамиль Усманов
  • Шариф Камал
  • Шаукат Галиев
  • Шихабетдин Марджани
  • Юсуф Баласагуни




  • Гульчачак Галиева

  • Газзәбану (роман)
  • Барсам (хикәя)
  • Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык һәм Арча педагогия училищесында урта педагогик белем ала. Читтән торып укып, 1954 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. 1946-1952 елларда туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта. Шул елларда авыл Советы депутаты, җәмәгать тәртибендә үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе һәм авыл яшьләренең комсомол оешмасы секретаре вазифаларын да башкара. 1952 елдан Г.Галиева Казанда төпләнеп яши. Әүвәл шәһәрнең 26 нчы һәм 89 нчы мәктәпләрендә пионер вожатые, 22 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли, 1963 елдан Идел буе районының 18 нче эшче яшьләр урта мәктәбендә унбиш ел директор хезмәтендә була.

    Бала чактан әдәбиятка, туган телгә гашыйк Гөлчәчәк Галиева мәктәптә эшләгән елларында ук балаларга үзенең төп белгечлеге булган тарих фәненнән тирән белем бирү вазифасы белән генә канәгатьләнмичә, балалар күңелендә матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. Тора-бара үзе дә кулына каләм алып, көндәлек матбугатта әдәби язмалары, бигрәк тә аерым әдәби әсәрләрнең идея-эстетик эчтәлегенә, теленә кагылышлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән катнаша башлый. Аның узган гасырның туксанынчы елларында һәм яңа гасыр башында дөнья күргән «Татар хикәясе ни хәлдә?», «Без белгән Бакый агамы?», «Сөяркә булу гөнаһмы?», «Язучы кем өчен яза?», «Каләм алдым кулыма», «Милләт каһарманы», «Чын сәнгать әсәре булсын», Рәфикъ Юныс иҗатына багышланган «Шагыйрь, публицист...» кебек иҗат портретлары һәм тәнкыйть мәкаләләре, аерым караш-фикерләре әдәби җәмәгатьчелекнең бер өлешендә кайнар бәхәсләр кузгату белән бергә авторның каләмдәше Фәнис Яруллин әйткәнчә, «Үткенлеге, төпле дәлилләргә бай булуы, кешенең кемлегенә карап тормыйча, бары тик әдәбиятыбыз үсешен генә кайгыртып язылуы белән кызыклы». Г.Галиева көндәлек матбугатта әледән-әле күренә килгән «Сөенечләр бүлештек», «Күп укыган — күп белгән», «Туган телнең ләззәте», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Мәйдан тоткан егетләрдә өмет», «Ул былбылы иде милләтнең», «Мае беткән шәм шикелле», «Утларыгыз яктырак балкысын», «Сабада алган тәэсирләр», «Юксындырасың, бик тә юксындырасың, Гариф Бер-берсен яратышып кавышкан парның төрле тормыш сынауларына дучар ителгән мәхәббәт тарихын чын сәнгатьчә матур, бизәкле тел белән һәм психологик тирәнлектә тасвирлаган «Тулгак» повесте Гөлчәчәк Галиевага аеруча популярлык китерә. «Ел китабы — 2001» конкурсында II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән бу әсәр буенча күп кенә җирләрдә — Арча, Апае, Балтач, Саба районнарында, Казан китапханәләрендә, гимназияләрдә, мәктәпләрдә һәм музейларда укучылар конференцияләре уза, матбугатта повестьның идея-фикер эчтәлеген, әдәби-сәнгати сыйфатларын анализлаган күпсанлы уңай мәкаләләр басыла.

    2003 елда әдибәнең «Тулгак» әсәрен һәм бүгенге җәмгыятьтәге кешеләр арасында барган астыртын көрәшнең нигезендә акча, байлык, комсызлык ятуын һәм шуңа бәйле булган төрле бозыклык, әхлаксызлык күренешләрен фаш иткән «Өзелгән өмет» исемле яңа повестен, хикәяләрен, мәкаләләрен, истәлек язмаларын үз эченә алган икенче китабы басылып чыга.

    Г.Галиева — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


    ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

    «Газзәбану»

    Тулгак: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 255 б. — 2000 д.

    Өзелгән өмет: повестьлар, хикәяләр, мәкаләләр. — Казан: Идел-Пресс, 2003. —5356. —2000 д.


    ИҖАТЫ ТУРЫНДА

    Бакиров М. Авыртмас башка тимер таяк // Шәһри Казан. — 1997. — 20 июнь.

    Галиуллин Т. Яла теле еланнан яман // Шәһри Казан. —-1997. — 12 сент.

    Хисамов Н. Мин дә укучы // Шәһри Казан. — 1998. — 30 гыйнв.

    Галиуллин Т. Мин-минлек белән мин беләмлек бәласе // Шәһри Казан. — 1998. —3 апр.

    Ихсанова Л. «Тулгак»ның тулганган дөньясы // Шәһри Казан. — 1995. —

    Фәизов Р. «Тулгак» тоткан чакта // Мәдәни җомга. — 2000. — 27 окт.

    Әхмәтҗанова Н. Ургылыпл ар чыкты бу чишмә // Шәһри Казан. — 2001. — 10 март. Әхмәтҗанов М. «Тулгак» китабына карата фикерләрем // Татар иле. —

    Галимуллина Г. Нәрсә соң ул тормыш? // Шәһри Казан. — 2001. — 10 авг.

    Хисмәтулла. Сикереп ага кар суы... // Шәһри Казан. — 2002. — 4 гыинв.

    Хәкимова С. һәркемнең үз аты // Мәдәни җомга. — 2003. — 28 март.

    Болгарская Ф. Юк өметләр өзелмәсен иде шул! // Казан утлары. — 2003. —

    © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

    Әдипләр

    Гульчачак Галиева (Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева (Яхина))
    татарская писательница, публицист.




    ← назад   ↑ наверх