
Шәүкәт Галиев
Туган тел
Туган тел — иң татлы тел,
Туган тел — иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма —
Туган телне онытма!
Без — тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без — «Туган тел»дән туганнар —
Без — Тукай оныклары!
Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйр. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны зат-сыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйр сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апае районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигыр җыентыклары басылып чыга.
Ш. Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы "Сабантуй" ("Яшь ленинчы") белән хезмәттәшлек итә.
← назад ↑ наверх